БИТАРАФ КАЛДЫРМЫЙ...
Романның исемендә үк урын алган «тәүбә» сүзе—дөресрәге әле тәүбәгә килмәү берничә урында кабатланыла. Авторның бу сүзгә бәясе түбәндәгечә бирелә: «Зөлфия өчен ул бары үзен битәрләде. Күндәм генә, баш иеп, берни булмагандай. тук тормыш белән, табигать яменә, ризык тәменә сокланып кына яшисе иде дә бит, Сәет булдыра алмады. Нәфесе җиңде... Бу фани дөньяда һәр тайчыну өчен түлисе буласын белә иде ич ул... Соңарган тәүбәсен Ходаның кабул итмәсен чамаласа да, тыелган чикне үтте». Автор Сәет сүзләре аша безгә, зәңгәр күк астында яшәүче кешеләргә аваз сала, өч көнлек дөньяда иманыңа хилафлык китермичә яшәргә өнди. Әсәрдә «Идегәй» дастаннарыннан килгән үч алу, яманлыкка яманлык эшләү теләге эчтәлегенә салынган. Кеше каны җирдә ятмаска тиеш! Үтерелгән балага бәйле сөйләшү дә берничә урында кабатлана: Сәет участковый булып эшләгәндә үтерелгән бала өчен гаепле читтә калган булса, бу юлы инде «бер гаепсезгә корбан баланың» үче алына Гаеплеләрне бәйрәм ясап яткан кичләрендә, өйләрен бикләп алып, төркемнәре белән яндыралар. Әсәрнең башланып киткән өлешендәге, «Балам, кайсы миһербансызы рәнҗетә? Әйт үземә, мин аны... Хәзер кызган табага утыртам»,— дигән сүзләр әсәргә метафора булып килгәнлегенә дә шик калмый. Зөлфияне рәнҗетүчеләр Сәетләр төрткән утта янып үләләр. Ирләрне көчле иткән, үзләренең ирлеген тоярга, зур эшләр майтарырлык энергия өстәүче хатын-кыз матурлыгы турында да әсәрдә күп тапкырлар кабатлана. Ир дөнья ыгы-зыгысыннан арынып ял итә, самими бала хәленә кала, алдагы эшләргә көч җыя. «Анасы сөтенең муллыгы рәхәтеннән тончыккан бала кебек» иде Сәет Зөлфия куенында. «Төннәрен аз йоклаганда да иртән ял итеп, үзендә Салсал батырларны җиңәрлек көч сизеп уяна иде». Автор ир белән хатын арасындагы яратышу хисен, натуралистик кытыклануларга артык бирелмичә, бик табигый итеп, мәхәббәтне кешегә илаһи көч өстәүче, яшәртүче сыйфат итеп сурәтли. Хатын-кызның тәне табигать тарафыннан ирләргә ләззәт бирү өчен яратылган,— ди Сәет сөйгәненә. Әсәрдәге чагыштырулар тормыштан бик тә табигый алынган, кайбсрләрснә генә булса да игътибар итик әле. «Кызыл балчыктай яргаланып беткән иреннәр» Әхмәдиша картка туры килә. «Сөт суытырга салган бака тоткандай» була иде Вилсурга Северцев белән кул бирешү. Сәеткә телефоннан, Зөлфия турында тавышын үзгәртеп хәбәр итүче Наилә- Нонса сүзләре: «Кешелеген кызыл балчыкка ташлап кысыр кәҗә тоягы белән изә». Машинадагы йөнтәс кул «пычак белән сарымай кискәндәй» Зөлфияне карашы белән үтәли тишеп шөреп Регинага «нарат тактасыннан бәреп чыккан сары чәер төсле» ябышты һ. б. Бу чагыштырулар образларны тагын да тирәнрәк ачарга ярдәм итәләр. Романда бүгенге җәмгыятебез тормышы сурәтләнгән. Мафия тормышы, айдагы язылмаган законнар, тәртип ачып бирелә, яшьләр-студентлар проблемасы да үзәктә тора. Илдә тәртип урнаштырырга тиешле милиция хезмәткәрләренең дә югарыдагы басым астында көчсез булуы күрсәтелә. «Безнең илдә дөресен сөйләгән, хакыйкатьне ярып салган кешегә яшәү юклыгын, сәясәтнең пычрак нәрсә, көчленең кулында курчак фәхеш икәнлеген аңладым», дип, автор Сәеттән әйттерә ул фикерне. «Тәүбә» — җиңел укыла, уйландыра, геройлар язмышына берәүне дә битараф калдырмый торган әсәр