Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ


БИГИЕВ МУСА ЯРУЛЛА улы (1875—1949)—дин галиме, публицист, җәмәгать
эшлеклесе. Заһир Бигиевнең бертуган энесе. Ростов-Дон шәһәрендә туа.
1909—1910 елларда Оренбургта яши, «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта, аннары яңадан
Петербургка кайта, гөпләнеп кала. Татар вакытлы матбугаты туган коннән башлап, дини,
әхлакый, иҗтимагый мәсьәләләргә кагылышлы полемик мәкаләләре белән исеме таныла.
Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне
таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра
Басылган әсәрләренең кайберләре: «Кавагыйде фикъһийә» («Ислам дине нигезләре»),
Казан, 1910; «Иисанларың гакыйдәи илаһийәләренә бер нәзар» («Кешеләрнең дини
ышануларына бер караш»), Оренбург. 1911. «Озын көйләрдә руза». Казан. 1911; «Рәхмәте
илаһийә борһаилары» («Аллаһыныц рәхмәт лелегенә дәлилләр»), Оренбург, 1911; «Халык
нәзарына бер мәсьәлә». Казан. 1913 (Бу китаптан Россия шартларында Ислам диненең киләчәк
язмышы турында сөйләнгән бүлеге русчага тәрҗемә ителеп, «Мир ислама» журналында да
басылып чыга.)