ТАҖИ ГЫЙЗЗӘТНЕҢ РЕАЛИЗМЫ
ТУУЫНА 100 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН
илгеле булганча, зур һәм житди сәнгать әсәрләрен тудыру ул алдан уйлаганча гына барып
чыга торган нәрсә түгел. Ул каршылыклы һәм газаплы, өзлексез үзгәрешләр кичереп бара
торган процесс Кайбер очракларда тәмамланып беткән әсәр белән художникның алдан
уйланган фикере арасында шактый гына аерма да була Лев Толстойнын «Сугыш һәм донья»
романын гына алып карыйк Аныц декабристлар турында язам дип керешкән әсәре эшләү
дәверендә язучыга каттый рәвештә үзенең логикасын гага башлый, әдипне чирек гасырга
чигендереп, тасвирлау өчен гасыр башланган елларны, аннан 1812 елгы Ваган сугышы чорын
алырга мәжбүр итә Бу күренеш башка кайбер язучыларның әсәрләренә дә хас. Минем әти
Тажи Гыйззәт ижагын да кырыйлатып узма:ан ул.
Мәсәлән «Ташкыннар» трилогиясе Әсәр башта таррак планда күздә тотыла. Моның
турында әтинең шәхси архивында! ы бер документ сөйли Бу аның Язучылар союзы идарәсенә
1936 елның 5 декабрендә ирештергән гаризасы Анда түбәндәге сүзләр бар «Мин хәзерге көндә
«Семья фажитасе» исемле әсәр өстендә эшлим Әсәремнең темасы: «1914 - 1917 еллар,
империалистик сугыш нәтижәссн- дә урта хәлле крестьян семьясында туган Шәйморат
абыйның семья фажитасе ..» Авторның искәрт үе буенча, ул әсәрне көчле драма итеп бирергә
уйлый, әсәрен 1937 елнын августына язып бетерәчәген белдерә
Шушы документтан күренгәнчә, әсәр башта семья фажитасе планында уй- ланыла. Ләкин
язылу процессында гаять зур үзгәрешләргә дучар була Әлбәттә, ул үзгәрешләр төп персонаж
дип күздә тотылган «Шәйморат абый»нын «Биктимер карт»ка әверелүенә генә кайтып калмый,
үзгәреш шактый жигдирәк һәм аның социаль мәг ыгәсе. эчтәлеге дә башка Моны исбатлау өчен
әсирне ижат итү процессындлг ы кайбер этапларга күз ташлыйк
1937 елның октябрендәге бер язмасында Тажи Гыйззәт «Ташкыннар» әсәренең гөп идеясе
турында болан ди «Авылның ярлы-батрак. урта хәлле креегьян- нәренең империалистик сугыш,
февраль буржуаз-демократик революциясе аша Боек Октябрь социалистик революциясенә
килүләрен художество образлары белән бирү » (Т Гыйззәт Әсәрләр. 4 томда. 4 нче том Казан.
1978. 231 б .). Шушы ук фикер тагын бер документ га. ул да булса «Ташкыннар»нын премьера-
сыннан кайткан кичне (1937 елның 5 ноябре) ягын калдырган истәлегендә чагыла һәм ул бигрәк
ю жыинак. төгәл рәвештә 1938 елның 8 февралендә башкорт театры режиссеры Имашевка язган
хатында ачыла (Имашев «Ташкыннар»ны
Б
Уфа сәхнәсендә куючы). «Кыскача әйткәндә.— дип яза Тажи Гыйззәт. «Ташкыннар» әсәре
крсстьяннәрнен империалистик сугыш, буржуаз февраль революциясе аша Боек Октябрь
социалистик революциясенә килүләрен күрсәтә.» (Шунда ук, 234 б.)
' Әсәр Татар Академия театры сәхнәсендә зур уңыш казана Ләкин әти үзенең иҗат җимеше
белән канәгатьләнми Моның сәбәбен ул 1941 елның июнь аенда (сугыш башланганчы)
түбәндәгечә белдерә: « әсәр язылып беткәч тә. шушындый зур тарихи чорны крсстьяннәрнен
революция!ә килүенең барлык этапларын бер генә әсәрдә күрсәтеп бетерү алга куелган
максатны тулысынча ачуда, бай. катлаулы вакыйгаларны киң яктыртуда , образларны,
характерларны тулы итеп бирүдә бик зур кыенлыклар һәм чикләүләр тудырганы күренде
Нәтиҗәдә әсәр кирәгеннән артык тыгызландырылган булып чыккан иде. Мондый әсәрне
сәхнәдә кую өчен театрга да. тулысынча тирәнлек белән анлау-тәэсирләнү өчен тамашачыларга
да җиңел түгел иде.
Шул сәбәпле, әсәрнең беренче вариантын язып бетергәч тә, миндә аны сонра. югарыда
күрсәтеп үтелгән һәрбер аерым чорны үз эчләренә алган өч пьеса — трилогия итеп эшләү
фикере туды һәм бу эшкә мин керештем дә инде (шунда ук 240—241 б ) Билгеле бултанча. Тажи
Гыйззәт үзенец максатына ирешә: трилогиянең соңгы, өченче кисәге (беренче кисәге «Шомлы
көннәр», икенчесе «Даулы көннәр», өченчесе «Данлы көннәр» — К Г.) 1948 елны язылып бетә.
Документлардан (әлбәттә, беренче чиратта «Ташкыннар - трилогиясенең үзеннән)
күренгәнчә. Таҗи Гыйззәтнең иҗат ителгән әсәрне баштагы күзаллавы һәм аны язып бетергән
реаль гәүдәләнеше арасында аерма чамасыз зур Безнең өчен әсәрнең үзгәрү юнәлеше дә зур
әһәмияткә ия: башта ул семья фажигасе планында күрелгән булса, язылу процессында киң
полотнолы халык эпопеясын тәшкил иткән социаль драмага әверелә.
Мисал өчен Т Гыйззәтнең тагын бер танылган әсәрен—«Наемщик» музыкаль драмасын
алып карыйк. Бу әсәрен язу өчен әти кечкенә генә бер факттан файдалана. Ульяно вск шәһәрендә
яшәгәндә күршедәге бер ломовой извозчик ана үзе белгән кызыклы гына вакыйганы сөйләп
бирә Ниндидер мулла, солдатка алынасы улы урынына бер егетне яллап, улын солдат
хезмәтеннән йолып кала. Шушы фактны Т Гыйззәт «эләктереп алып». «Наемщик» пьесасын
ижат итә.
Бу пьесаның да беренче варианты чагыштырмача тар темага, әнә шул Иманкол мулла белән
наемник Батырҗан арасындагы мөнәсәбәткә корылган кечкенә генә әсәр булып чыга Пьеса
сәхнәдә уйнала, үзенә күрә азмы-күпме уңыш казана. Ләкин автор аның белән генә
канәгатьләнергә теләми, әсәр өстендә эшләвен дәвам итә. аны социаль коллизияләр белән баета,
геройларны, гомумән, бөтен сюжет линиясен конкрет тарихи шартларга, алар тудырган социаль
экономик мөнәсәбәтләргә буйсындыра. Нәтиҗәдә, әсәрнең җирлеген Казан губернасында 1861
елдагы крестьян күтәрелешләре тәшкил итә башлый Ә Иманкол мулла белән Батырҗан
арасындагы мөнәсәбәт, әсәрнең исемен билгеләүдә роль уйнавын дәвам итсә дә. социаль
әһәмияте ягыннан икенче рәткә чигенә, әсәрнең кызыклы бер коллизиясе булып кына кала Мин
биредә «Наемщик» пьесасының музыкаль драма итеп эшләнүенә кагылмыйм. Бу- бөтенләй
башка һәм мөстәкыйль мәсьәлә.
_ Яисә тагын бер әсәрне искә төшерик. Тажи Гыйззәт аны язу өчен үзенең әтисе белән әнисенең
тормышында булып узган кайбер вакыйгаларны файдалана Шулай. 1922 елда «Талир тәңкә»
пьесасы барлыкка килә. Әсәр сәхнәгә куела, авторга күпмедер куаныч китерә Ләкин.
«Наемщик»нын тәүге варианты кебек, бу да авторга зур канәгатьләнү бирми Сәбәп шул ук
теманың тарлыгы, әсәрдәге коллизияләрнең, драматург тоя. аңлый башлаганча, социаль
яңгыраш биреп бетерә алмавы. Моңа ул зур әһәмият бирә, аны үзе өчен принципиаль мәсьәлә
дип саный Бу турыда Т Гыйззәтнең театрлар адресына юнәлдерелгән мөрәҗәгате сөйли Аның
эчтәлеге түбәндәгечә:
Редакциягә ачык хат
Минем татар сәхнәсендә уйналып йөри торган «Талир тәңкә». «Наемщик» исемле
әсәрләремне Главлит. Гублит. Улитләрдән моннан сон татар сәхнәсендә куйдырмауларын
сорыйм. «Талир тәңкә» моннан сигез еллар элек язылып, иәфәсәт һәм сәяси яктан күп кенә
кытыршылыклары бар иде. Бу кимчелекләр «Наемщик»та да күп иде. Әдәбият, сәхнә
мәйданында эшләүче иптәшләрнең, шулай ук Мәскәү үзәк татар театры художественный
советының күрсәткән
күзәтмәләре белән янадан төзәтеп яздым Моннан сон сәхнәгә куярга теләгән театрлар ,
труппалар һәм драмкружоклар кулымдагы яна нөсхәләрен алып куюларын сорыйм
Т ГЫЙЗЗӘТОВ
«Кызыл Татарстан». 1929 ел. 9 май.
Шунлыклап Таҗи Гыйззәт 30 нчы еллар башында бу әсәренә янадан кайта һәм аны. үзе өчен
яңара, камилләшә барган принциплардан чьн ып. үзгәртеп иҗат итә. Әсәр 1934 елда Татар
Дәүләт академия театры сәхнәсендә «Чаткылар» драмасы рәвешендә үзенен яна гәүдәләнешен
таба
Тажи Гыйззәтнең үз әсәрләре өстендә күп эшләгәнлеге, аларнын күбесен кат-кат төзәтеп,
яңабаштан язганлыгы турында аның белән бер заманда яшәгән артистлар һәм язучы халкы
яхшы белә иде. бу турыда матбугатта да әйтелмәде түгел инде. Тажи Гыйззәтнең әлеге
сыйфатын гадәттә аиын тырышлыгы. үз хезмәтенә таләпчән каравы дип бәялиләр Бу әлбәттә,
хак сүз. Ләкин алай әйтү мәсьәләнең асылын ачып җиткерми әле Нәрсәдә 1енә соң ул асылы'’
Тажи Гыйззәт артист һәм драматург булып 20 нче еллар башында формалаша башлый.
Аның иҗат юлындагы беренче адымнары татар драматургиясе һәм театры өлкәсендә аңа хәтле,
шулай ук аның заманында яшәгән традицияләр •җирлегендә башкарыла. Әлбәттә, милли
традицияләр бер калыпта тына түгел, алар төрле. Бер төрлеләре язучылык эшенә керешкән
артистны сокландыра, ана ниндидер йогынты ясый, икенчеләре, киресенчә, аның тарафыннан
кабул ителми, кире кагыла. 20 нче еллар азагы һәм 30 нчы еллар башында Т Гыйззәт, кайбер
тискәре традицияләрне тәнкыйтьләп, яңа эстетик программа сайларга керешә Соңгысы исә
язучының аңында билгеле бер установкалар рәвешеңдә яши башлый Ул нинди булса да
теоретик положениеләр формасында булмаска да мөмкин. Алар беренче чиратта язучының
аңында, аның чынбарлыкны того, ана бәя бирү һәм шулай ук сәнгатьнең объектив
функцияләрен, аның нинди булырга тиешлеген аңлау, бертөрле критерийлар рәвешендә яши
Тажи Гыйззәтнең художество эстетик критерийларын аңлауда аның гүбәндәге сүзләре ярдәм
итәргә тиеш «Кайбер язучылар, дип яза ул. авы i тормышыннан алып язылган драма әсәрләрендә
кыз белән егег арасындагы мәхәббәтне гөп тема иген алалар да. шул чорның политик, экономик
шар г ларын юмалан калдыралар.» (Т Гыйззәт Әсәрләр. 4 томда. 4 иче том. Казан. 1978. 230 б
Ассызык минеке К. Г.).
Аңлашыла ки. шушы принципларны гәнкыйгь күзлегеннән бәяләгән язучы үзе ниндидер
башка кретирийлар белән эш игәргә омтыла һәм шушы яңа критерийлар, әйтергә мөмкин,
язучының эстетик программасын билгели дә. аның иҗат процессы белән җитәкчелек игә Ул
язучының башта фәлән төрле итеп (өстәнрәк, тирәнгә кермичәнрәк) уйлаггыпан темага,
образларга, коллизияләргә төрле «төзәтмәләр» кертергә, аларны шактый үзгәртүдә роль уйнарга
мөмкин Т Гыйззәтнең кайбер әсәрләре өстендә, югарыла әйтелгәнчә, каг-кат эшләвендә, аларны
конкрет тарихи чорның социаль- экономик элементлары белән сугара баруында ул реализм
методының логикасы, аның кушуы буенча эшләү нәтиҗәсе дип карарга кирәк
Ф Энгельс язучы Бальзак турында шундый сүзләр калдырган «Мин. дип әйтә ул,
Бальзакнын «Кешеләр комедиясен» укып, хәтта экономик детальләр ятыштан да шушы чорның
барлык экономии тары, тарихчылары, статистлары язганга караганда күбрәк белүгә иренлем»
(Әсәрләр. XXVII т. 29 бит). Бу сәнгатьтә аналитик алым, яг ыги реалистик метод кулланганда
шулай була Чын реализм әсәре башка методлар бе гән ижаг ителтән әсәрләрдән нәкъ тиунын
белән аерылып тора да: ул художество чаралары белән кокрет илнең, конкрет халыкның.
конкрет чорда булган хасиятләрен нәкъ чынбарлыкның үзендәгечә. конкрег рәвештә ачып сала
Тажи Гыйззәт үзенең югарыда аталган әсәрләре өстендә каг-кат эшләгәндә шушы әсәрләрнең
геройлары хәрәкәг иткән чорларның конкрет шартларын, аерым кешеләр һәм социаль
төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләрен ачу г а б.к ым ясый Мәсәлән «Чаткылар» ы «Талир
теңкә* ь> яратышу гына түгел, бәлки дөнья хәт ле социаль-политик проблемалар Авыл халкы
белән Сабир Ишбулднн арасындагы конфликт га абстракт (берәү горе «ярлы». икенчеләре
«бай») рәвештә генә түгел. Каршылык заманча конкрег Сабир бай. Столыпин реформасы ачкан
мөмкинлек гәрдән файда ланып, община җиренең ни яхшы өлешен ү генә умырып ала Аннары
крестьян халкын кемне алдап, кемне куркытып, юмалап, кемнең кайчандыр атып юрган
бурычын гүли алмавыннан файдаланып, юк бәягә генә аларнын имана ларын үхләштерә lily тай
итеп, әсәрдә тимерче Гаязның юлына төшкән көндәше традицион сюжетлардагы кебек
абстракт «бай малае» гына түгел, ул конкрет тарихи чынбарлыкның конкрет социаль-политик
характеристикаларына ия бултан конкрет «бай малае», конкрет фигура.
Бу реализм. Шушы метод турында сүз йөреткәндә аны ялгыш аңлату да еш кына очрый
Янәсе, реализм ул чынбарлыкны «дөрес чагылдыру» методы. («Правдивое объективное
отражение действительности»). Болай әйтү фәнни яктан дөрес түгел. Әгәр дә без реализмның
асылын «дөрес, объектив чагылдыру» дип бәялибез икән, ул вакытта башка методлар) әйтик,
классицизм яисә романтизм) «дөрес, объектив чагылдырмый» дигән нәтиҗәгә урын
калдырабыз. Чынлыкта исә реализм ул чынбарлыкны аналитик алым белән чагылдыру.
Классицизмда да. шулай ук романтизмда да ул бик саран бирелә. Фонвизинның «җитлекмәгән
егет» пьесасында һәр персонаж ниндидер идея рупоры Шуны персонажларның исемнәре генә
дә әйтеп тора: Правдин. Софья. Милон Скотининнар. Вральман һ б. Биредә персонажларның
психологик кичерешләренә, шулай ук аларны чолгап алган экономик детальләргә (аналитикага)
әллә ни урын юк М Горькийнын «Давыл хәбәрчесе» шулай ук Такташның «Җир уллары»
әсәрендә дә -шул ук хәл: аналитик алымга урын калмый. Әгәр дә реалистик әсәрләрдә дөреслек
бар икән, ул беренче чиратта, нәкъ аналитик алымның нәтижәсе дип каралырга тиеш. Аналитик
алым. Энгельс әйткәнчә, әсәрне экономик (һәм. әлбәттә, башка әһәмиятле) детальләргә бай итә
дә.
Тасвирлана торган предметны аналитик алым белән, конкрет (мөһим) детальләр аша бирү
өчен, әлбәттә, күпне белергә дә кирәк. Тажи Гыйззәт үзенен язмаларында нәкъ шуны игълан
итә: «Ташкыннар» әсәре өстендә елга якын эшләргә туры килде. Чөнки авылның ярлы-батрак.
урта хәлле крестьяннарының империалистик сугыш, февраль буржуаз-демократик революциясе
аша Бөек Октябрь социалистик революциясенә килүләрен художество образлары белән бирү
өчен бик күп укырга, шул заманны бик нык өйрәнергә туры килде» (Шунда ук. 231 б.) Моның
шулай икәнлеген исбатлау читен түгел. Т Гыйззәтнең шәхси китапханәсендә! е тарихка
багышланган китаплар анын төрле билгеләре, комментарийлары белән чуарланган.
Мәсәлән, ул мәзәк кенә башланган «Наемщик» әсәрен иҗат итүдә (ломовой грузчик
Кәлимулланың наемщиклар турында сөйләве) Т Гыйззәт күп этаплар кичерә Югарыда
әйтелгәнчә, әсәрнең уннан артык варианты яши Бу турыда минем махсус язган зур мәкаләм
басылып чыккан иде («Наемщик» музыкаль драмасының драмасы» «Ватаным Татарстан». 1992
ел. 237—241 саннар) Либретто өстендә эшләү белән бергә ул. туктаусыз рәвештә әсәрнең
социаль эчтәлеген тирәнәйтү, аның социаль мотивациясен тарихи чыганаклар белән генә
чикләнмичә, өстәмә рәвештә эзләп, үзе тапкан фактлар белән ныгыту, гомумән әсәрдә барган
вакыйгаларны һәр яктан дәлилләү белән шөгыльләнә
Татар җирендә крепостной коллык булганмы, юкмы- бу мәсьәлә, минем уемча, ахырга
хәтле тикшерелеп җитмәгән әле. Рәсми чыганаклар буенча Казан губернасында ул (крепостной
коллык) рус авылларына гына кагылган Болай әйтү өчен дәлил итеп шуны файдаланалар
тарихка Безднадагы восстание гына кереп калган Билгеле булганча, анда рус крестьяннары
күтәрелгән, ләкин җәзаланучылар исемлеге арасында берничә татар фамилиясе дә бар Шуннан
чыгып (?). безнең тарихчылар «татар җирендә крепостной коллык булмаган» дип бара лар.
Моны нигезгә салып, татарның милли характеры турында да нидер әйтергә телиләр әле. Ярый,
бу мәсьәләне калдырып торыйк Безне бу очракт а кызыксындырганы башка нәрсә Ул да булса,
әтинең әлеге мәсьәлә буенча эзләнүләре, табышлары Ул Казан губернасы тарихы буенча күп
чыганакларны актара Әлеге чыганаклар хәзер дә әтинең шәхси китапханә киштәләреннән
төшкәне юк. Ләкин «Наемщик» әсәре өчен иң мөһим материалны ул шулай да үзенен күзәтүләре
нигезендә табуга ирешә Укучыны ялыктырудан берникадәр уңайсызланып, мин шулай да
әтинең архивында табылган бер материалны кигерер идем Материал кулъязма рәвешендә Ул
аны «Тирсә хәбәрләре» дип атаган
Әти үзенен язмасында:
«Тирсә» дигән сүзнең кайдан һәм нидән алынганын әйтүче кеше таба алмадым». ди.—
Асылда бу элекке алпавыт Котлыкай морзаның кол крестьяннары авылы.
Мин аларнын «Мордыби» (дөресе Морза-би. булса кирәк) авылы белән ике арадагы
утарларын һәм пыяла заводларын хәтерлим Зур-зур йортлар, төрле каралтылар Кара урмандай
бакчалар, тегермәннәр бар иде Хәзер алар- ның берсе дә юк, әлбәттә. Ләкин алардан калган
паркларның күп кенә зифа буй агачлары хәзер дә үсеп утыралар Күрәсең, бу алпавыт андый-
мондыйлардан
гына булмаган. Парклар салып яшәрлек булгач, экономик, культура ягыннан да алдынгы
аристократлар булганнар Тирсәдә хәзер дә халык алар торган җирләрне «Бикә бакчасы». «Бикә
тегермәне». «Бикә болыны». «Бикә басуы» дип йертә Чөнки бу алпавытлар нәселенең соңгы
буыны Шәрифә бикә исем те бер алпавыт хатынының хакимлек итүенә бәйләнгән Шәрифә бикә
заманында үз утарын >а гына түгел, хәтта янәшә-тирәне кулында биеткән гаярь хагын булган
Анын гурында бик күп легендалар сөйлиләр Бу тирәләрдә татар морзаларының утарлары күп
иде Мәсәлән: I Биектау. 2 Мордыби. Тирсә. 4 Нажар 5 Чишм.
6 Шаршады 7 Балтач. 8 Бакыр заводы. Бу авылларнын барысы да татар морзаларының кол
креегьяннәре бултаннар.» (Татарстан Үзәк музее фондыннан ТГ 13 -6).
Мин үзем шуңа да игътибар иттем. Кайчандыр Кама буенда Мурзиха дигән пристань бар
иде (Алабуга районында шул исемле авыл бар.) Яңгырашы белән ул рус атамасы кебек. Ә
яхшылап уйлап карасаң, ул да бит «морза» дитән сүздән барлыкка килгән. «Мурзиха» димәк,
морза хатыны. Ә нишләп шушы җирләрдә кайчандыр татар морзаларының утары булмаган дип
уйларга кирәк икән' Тирсә җирләренең крепостной режимда булуы турында татын бер момент
әйтеп тора Билгеле булганча, Пугачев Уралдан Казанны алырга килгәндә анын сафларына күп
кенә татар крестьяннары да кушыла. Кемнәр иде сон алар9 Пугачевын Казан губернасы
җиреннән узган юлы күп нәрсә турында сөйли Ут нәкъ Тирсә. Баржы пунктлары аша уза. һәм
шушы юлда үзенә гаскәр җыя Әгәр крепостнойлык булмаса. иминлектә һәм изүдән азат халык
«крестьян патшасы» сафларына басарт а теләр иде микән?
Таҗи Гыйззәт «Наемщик» әсәрен эшкәртү, камилләштерү пронессында аны һаман шушы
чорга хас социаль-экономик һәм политик «детальләр» белән баета бара. Вариантларның
берсендә ул махсус рәвештә татар зыялыларының алдынгы вәкиле морза малае Зәкәрия
персонажын кергә. Аның фикерләре («Россиядә крепостной режимны тизрәк юк итү. манифест
кирәк, югыйсә аңа кара крестьян массасы үзе ирешәчәк») Шәрифә бикә. Бикташ һәм бигрәк тә
бикәнең улы Аскарикларның фикерләвенә капма-каршы
Ләкин безнең театрларыбыз сәхнәләрендә, бигрәк тә «Наемшик»нын Муса Җәлил
исемендәте опера һәм балет театры сәхнәсендә соңгы куелышын алтайда, бу нәрсәләрнең исе
дә калмаган, әлбәттә. Билгеле, опера либреттосы шактый кысанрак була. Шулай да мин сүзне
әсәрнең реалистик планда иҗат ителүе гурында алып барам, һәм сүз беренче чиратга шуның
гурында бара да
Татар азучыларының Бөек Ватан сугышына кадәр тишкән фоторәсемдә Гажи Гыйззәт
беренче рәттә (уңкап дүртенче/ утыра
«Ташкыннар» трилогиясе Тажи Гыйззәтнең нжат юлында иң зур казанышы иде. әлбәт тә
Ьу әсәр, әйтергә мөмкин, бәген татар трамакртиясендә дә аерым урын алып тора Анын Татар
тәү тәт академия театры сәхнәсендә!е спектакле дә шундый ук зур дәрәжәтә иреште Шушы
театрның танылган артисты Хәким ата Сәлимжанов болай пш япан ндс «Ташкыннар» ык-ктакте
театрда үзенә бер эпохаль тос аллы Ул анюрнын тына түгел, балки Татар академия театры
коллективының зур иҗат бәйрәме булды» (X Сәлимжанов Артист язмалары Казан. 1966. 168
б.). Бу фикер бәхәссез кебек, ләкин хәзерге заманда күп нәрсәгә бәяләр үзгәреп бара бит инде
Шул исәптән Октябрь революциясенә дә Шуңа күрә бәлки «Ташкыннарнга бирелгән бәя дә
яңабаштан каралырга тиештер'’ Мондый фикер! ә карата (әгәр дә ул туа калса) берничә сүз
ә йтми булмый
Тажи Гыйззәт Октябрь революциясен чын күңеленнән куанып, зур өметләр белән каршы
алган кеше Моны аңлау читен түгел булса кирәк Тормышның ачысын-төчесен татыган,
дөньядагы гаделсезлекне үз җилкәсендә җитәрлек тойган ул Аның күз алдында берәүләр балда-
майда йөзеп, гел рәхәттә чшәсә. икенчеләр, киресенчә, гомерен газапта, михнәттә кичерә. Алар
ничек кенә чиләнмәсен. юксыллыктан котыла алмын Революциягә хәтле әтиләрнең гаиләсе
нәкъ шулар рәтендә яшәгән дә Аның атасы Кәлимулла һәм анасы Фатыйханын алты малае
булган, һәм шул гаиләгә бер аршын жир юк Чөнки Кәлимулла — башка авылдан, ул Фатыйхага
йортка кергән кеше Димәк, килмешәк. Ә иске авыл йолалары буенча, килмешәккә жир бирелми.
Шуның өстенә Кәлимулланы авылның ниндидер куштанын кыйнаган өчен төрмәгә дә утыртып
куялар Хатыны Фатыйха 6 бала белән кала Олысы Таҗетдингә 11 яшь. Кәлимулла срогын
тутырып кайтса да. озак яши алмый кара авырудан (рактан) үлеп китә Менә шуннан барысы да
аңлашыла инде Әти үзенең «Тәрҗемәи хәлендә» болай язган
«Әти төрмәгә алынгач, семьяда иң зур бала мин булганга, бөтен авырлык әнкәй-мәрхүмә
белән минем жилкәдә иде Баржы-Умга авылында (хәзерге Әгерҗе районы —К. Г.) мин ялланып
урак урмаган, жир сөрмәгән, ашлык сукмаган, урман кисмәгән, йөз сулары түгеп ярдәм сорама!
ан йортлар бик сирәк Бераз үсеп алгач, 1911 елдан башлап Гөлширмә. Иж. Бондюг. Воткинск
заводларына эшкә йөри башладым. Ул заводларда грузчик, жир казу, утын кисү, таш вату кебек
эшләрне тиеннәр бәрабәренә эшләргә туры килә иде Ике-өч ел шулай, ярым батрак, ярым сезон
эшчесе булып, шәһәр белән авыл арасында йөргәннән соң. 1913 елны Иж заводына эшкә кереп,
тоташтан алты ел шул заводта эшләдем». Авылның кайбер кешеләре совет власте башлангач та
Фатыйха карчык белән аның улларына жир бирмәү ягында торалар әле. Әтинең энесе Зыятдин
абый әти үлгәннән сон инде миңа шуны сөйләгән иде. Боларны җирсез калдыру хәбәрен әтигә
җиткергәннәр (ә ул бу вакытка инде авылдан аерылган «шәһәр кешесе» булып киткән). Зыятдин
абыйның сөйләвенчә, әти авылга кайта да. власть башында утырган абзыйларга револьвер белән
янап (!). гаиләсенә жир бирдертә Шуннан соң авылда Кәлимулла токымына караш бөтенләй
үзгәреп куя. боларны артык җәберләмиләр, ә Зыятдин абыйны хәтта сельсовет секретаре итеп
тә сайлап куялар
Революция әтигә күп нәрсә бирә Ул совет заманында авы лда алып барылган сәясәт белән
канәгать булмаса да (әти һәрвакыт колхозчының кыерсытылуы турында ачынып сөйли торган
иде), культура өлкәсендә барган сәясәтнең аңа артист һәм драматург булып үсәргә мөмкинлек
ачканын яхшы аңлый, шуны тәкъдир итә иде Хәзерге вакытта Октябрь революциясенең
нәтиҗәләрен берьяклы гына (тискәре) бәяләү, аны гомумән «зур афәт» дип язулар ешайды,
кайберәүләр революция адресына әрләү сүзләрен әйтми калуны үзләре өчен үкенечле була
күрмәсен дигән кебек, «жае чыкканда» аны типми генә узалмыйлар Берәүләр гомумән социаль
революцияләрне бөтенләй «кирәкмәгән», җәмгыять үсешенә бөтенләй «чит нәрсә» дип әйтергә
ашыгалар.
Моны ничек аңларга инде? Политик авантюристлар тарафыннан тудырылган
конъюнктурага ярарга тырышумы? Бәлки Ләкин ул гына түгел. Социаль революцияләрнең
«законсызлыгы» турында сөйләнеп йөрүче адәмнәр алар кем генә булмасын— үзләренең
дуамаллыгын гына күрсәтәләр Чөнки җәмгыятьтәге процесслар, табигатьтә кебек ук. һәм сан.
һәм сыйфат үзгәрешләренә дучар Җәмгыятьтә сыйфат үзгәрешләре (шул исәптән
революцияләр) ешрак, чөнки биредә үзгәрешләргә субъектив фактор кушыла, һәм аның роле
ифрат зур Бу—диалектиканың төп законнарының берсе
Ләкин моңа каршы болай әйтүләре дә бар Әгәр дә инде социаль революцияләр котылгысыз
икән, нишләп соң алар бездә. Россиядә генә? Нишләп алар башка илләрдә юк. башка илләрдәге
кешеләр, революцияләрсез дә яши бирәләр»9.. Сорау четерекле тоелса да. аңа жавап бирү читен
түгел Җәм!ЫЯ!Ь чыннан да. сыйфат үзгәрешләресез. революцияләрсез яши алмый Алар барлык
илләрдә дә бар Ләкин социаль революциянең кораллы, канлы бәрелешләрсез башкарылуы да
мөмкин, һәм билгеле очракларда ул шулай бара да. Кораллы бәрелешләр. гражданнар сугышы
— шул очракта туа. канчан да ки искелек белән яңалык арасындагы каршылыклар тирәнгә
җәелгән, ә социаль төркемнәр арасындагы
тартышулар hap яктан да коммромиссыз. килешмәүчелек характерында бара. Бу бигрәк тә
Россия жирлегснә хас тенденция. Анын сәбәбе нәрсәдә'’ Беренче чиратта. Россия башында
торучы идарә итүчеләрнең гасырдан гасырга килгән консервативлыгы. искегә ябышып ятулары.
Моны бәлки рус милли характерының үзенчәлекле бер күрсәткече дип тә карарга кирәктер.
Әйтик, империяче.т рухта фикер йөртү, ачы тәҗрибәләрнең булуына да карамастан, һаман
халыкның күп кенә вәкилләре аңында тотрыклы рәвештә яшәп килә. Бу исә жәмгыять организ-
мындагы каршылыкларны куертуга, төрле ризасызлыкларны көчәйтүгә китерә
Әлеге мәсьәләгә килгәндә. А. С Пушкинның түбәндәге сүзләрен искә төшерик: «Не
приведи, господь, видеть русский бунт — бессмысленный, беспощадный» Бу сүзләрне ул рус
алпавыты офицер Петр Гриневтан әйттерә. Анын күзлегеннән караганда, бунтлар чыннан да
«мәгънәсез», чөнки Россия тарихында аларнын берсенең дә куелган максатына ирешкәне юк —
һәр кайсы бастырылу, тар-мар ителү белән тәмамланып килгән. Ә инде «беспощадный» икән —
бу чыннан да шулай — ул рус чынбарлыгында изүнең рәхимсезлегеннән килеп чыккан нәрсә
генә Рәхимсезлек — һәр яктан да: моңа хәтле изелеп килүчеләрдән — каты уч алу рәвешендә,
бунтны бастыручы хакимлек иткән сыйныфлардан хәерче халык моннан соң артык баш
күтәрергә базмасын өчен! Ә хәзер әйтегез инде: Европаның кайсы илендә бер социаль
төркемнәрнең икенче төркемнәрне изеп яшәве Росси ядагыга караганда артыграк һәм
шәфкатьсезрәк булды икән’
Моның сәбәбе бердәнбер түгел, әлбәттә. Ләкин төрле сәбәпләр арасында православие
диненең үзенчәлекле роле турында әйтмичә булмый. Аның кануннары арасында бигрәк тә берсе
калкып тора: «Бог терпел и нам велел» Әйе. рус халкы түземле булды. Ләкин анын бу сыйфаты
ике яклы: һәм уңай, һәм тискәре Уңай Я1Ы бигрәк тә илебездә индустрияләштерү уздырган
чорда. Ватан сугышы елларында чагылган булса, тискәре ягы — изүчеләрнең вәгъдәләренә
ышанып, алардан шәфкатьлелекне. гаделлекне көтеп, үзләрен тагын да рәхимсезрәк изүләргә
юл куюда. Шул ук үзенчәлекләр (йогынты рәвешендә) Россия жирлегендә яшәгән башка
халыкларга да хас булды.
Ләкин яманлыкка түзү мәңге була алмый. Сан үзгәрешләре иртәмс. сонмы, сыйфат
үзгәрешләрен китереп чыгара Бу хакыйкать шул ук «Ташкыннар»да Биктимер карт
монологында чагыла. Авылда солдаткаларның бунтка күтәрелеше буенча барган допроста
«Аларны оештыручы синме9» дигән сорауга ул. яшеренеп торырга теләмичә, «әйе мин», дип
жавап кайтара. «Җирсез-сусыз килеш, нужа белән карап үстергән балаларымны сугышка
кудыгыз түздем, ди ул Актык атымны, бердәнбер сыерымны алып, тормышымны җимердегез—
түздем Алма чәчәгедәй кызымны алдап, намусымнан көлделәр — аңа да түздем Улларымның
берсен каторга, икенчесен кара кабергә тыктылар. Мирвәли бәбкәм әйтмешли телемне аркылы
тешләп булса да түздем Ләкин авыл халкының еллар буенча түккән күз яшьләрен, ятим
балаларның, карт-корыларның газап чигүләрен күреп чыдамадым икмәкне халыкка өләшергә
мин өйрәттем»
Шулай, түземлекнең чиге була. Изүгә түзү дә чиксез, чамасыз түгел Бунт, революция аның
котылгысыз нәтижәсе Шуннан чытып, «безгә революцияләр кирәкми» дип шаулап йөрү ул -
беркатлылык Ат җиккәндә арбаны алга кую бу «Революция безгә кирәкми» түгел (әгәр дә
моның өчен социаль нигез туган икән, ул бездән сорап тормый инде, социаль төркемнәр үзләре,
стихияле рәвештә хәрәкәткә киләләр), төрле изүгә, алдауга, илебезне һәлакәткә илтә торган
башка кабахәтлекләргә каршы актив позициягә чакыру сорала.
Югарыда әйтелгәннәр «коры сәясәт» дип кенә кабул ителмәсен иде Сүз һаман әле реалистик
методның хасиятләре турында бара Социаль-экономик шартлар Тирән эчтәлекле, бигрәк тә
халыкның яшәешен киң колач белән тасвирлауны «күздә тоткан» әсәр бары тик мәт ьшуклар
хиссияте яисә кызыклы маҗаралардан юрган «тукыма» белән генә чикләнә алмый Ләкин әнә
шул яшәү шартлары, әлеге дә баягы социаль-экономик «детальләр» художникны алдан
уйланган геройларын, аларнын кылтай эшләрен, характерларын кинәт үзгәртеп куярга, башка
төрле күрсәтә башларга мөмкин Мәсәлән. А С Пушкин үзенең бер дустына «Евгении
Онегин»нын финалы хакындагы фикерләре белән уртаклаша «Ты знаешь, какую штуку
выкинула Татьяна, она замуж выскочила», ди Бер караганда берни түгел кебек Кем өйләнмәгән
дә. кем кияүгә чыкмаган” Ләкин Татьянаның кемгә чыгуы бар бит әле. Ул югары чиндагы
әфәндегә, генералга чыг а ШУНЫҢ белән Та т ьяна кимсетелгән, юаш провинциаль
барышнядан мәркәзнең күренекле дамасына әверелеп китә Яңа шартларда аның холкы,
характеры, үзен тотуы барысы да үзгәрә Ә Онегин’’ Тәкәббер җилкуар егет кичә генә мескен
хәлендә булган хатынга үзенең йөрәгендә ялкынлы хисләр таба Ләкин
аңардан тискәре җавап алып, җиңелгән хәлдә кала. Яхшы Хәзер инде унлап карыйк. Әгәр дә
Татьяна үзе кебек бер провинциаль дворянга чыгып куйган булса, мондый метамарфозалар
булыр идеме? Бик шикләнәм Нәкь менә шул кешеләр тормышының социаль-экономик
шартлары соңгы нәтиҗәдә аларның ихтыяҗларын, максатларын, омтылышларын һәм. әлбәттә,
әхлакый нормаларын. кыланышларын, характерларын билгели Нәкъ реализм кануннары
к ушканча.
Шушы яктан караганда. Т. Гыйззәтнең «Алсу таң» әсәренең язылу тарихы, хәтта аның
драматик язмышы тагын бер жанлы мисал булып юра Әти аны Татарстанның 30 еллык
бәйрәменә туры китереп, иреш үләребезнең тантанасын гәүдәләндерү планында иҗат
итәргә алына. Ләкин реаль чынбарлык, бигрәк тә авыл хужалыгы өлкәсендәге
җитешсезлекләр һәм тирән каршылыклар, әсәрне бәйрәм төсендә күрсәтүдән бигрәк, еллар
дәвамында колхозчы халкын азаплап килгән проблемалар чолганышында тасвир итүне
ихтыяж итеп куя
«Алсу Таң» драмасы «алсу» төстә генә башланып кизә Баш герой колхоз
председателе Мортазаның хатыны шәһәрдән кайтып төшә Ир белән хатын бер-берсен
сагынганнар Мортаза талантлы һәм көчле шәхес Колхоз рәисе буларак, ул башка колхоз
җитәкчеләре арасында беренче булып планнарны тутыра, дәүләткә вакытында ашлык
тапшыра, колхозчыларга натуралата түләүне тизрәк өләшергә омтыла. Бу начармы?
Киресенчә, яхшы кебек чөнки Мортазаның бу карары популизм фәлән түгел. Ул практик
максатларны алга куя: беренчедән, колхозның ашлыкны куярга урыны юк; икенчедән,
ашлыкнын тиешле шартлар булмау аркасында бозылуы бар; өченчедән, аны саклау өчен
кемгәдер түләргә дә кирәк әле. Шуңа күрә иң яхшысы— колхозчыларга өләшергә. «Әйдә,
үз икмәкләрен үзләре сакласыннар», —ди ул. Мортазаның фикеренә парторг һәм кайбер
колхозчылар каршы төшә. Алар бүленми торган фондны арттыру ягында. Бу очракта
колхозчыга натуралата түләү өчен азрак кала. Аның урынына күмәк хуҗалыкның көче арта
төшә. Бу да хаклы кебек Каршылыкмы? Әлбәттә, каршылык, сугыштан соңгы
чынбарлыгыбызның конкрет каршылыгы бу Шушы ике якныи кайсына күбрәк орынырга
кирәк булгандыр язганда — белмәссең. Ләкин ул чынбарлыкның конкрет хасияте иде
Күмәк хуҗалыкларда бу экономик «детальләр» тирәсендә бәхәсләр (шуньш өстенә
югарыдан «өйрәтүләр») аз булмагандыр
Әсәрдә күрсәтелгәнчә. Мортазаның тагын бер четерекле проблемасы бар — колхозның
электр станциясе төзүе. Татарстан авылына электр уты 50 нче елларның уртасында гына
килде. Аңа хәтле колхозлар—кем ничек булдыра — үзләре гидростанцияләр төзеп
азапландылар һәр колхозның хәленнән килә торган нәрсә түгел иде бу. Шунлыктан андый
200—300 киловаттлык станцияләрне берничә авыл колхоз күмәкләп төзи торганнар иде
Ә Мортаза исә яңадан —үзенчә, янадан—берүзе гидростанция бирәчәк же- гәрлекне
файдалануда ниндидер кечкенә генә өлешкә йөз тотып түгел, бәлки тулысынча үз авылы
(колхозы) өчен алырга тели ул. Заманның принциплары буенча, бу — индивидуальлек
психологиясенең гәүдәләнеше иде Начар, әлбәттә Ләкин мәсьәләгә икенче яктан да карап
була бит. Мортазаның карашы буенча, гидростанцияне 4 колхоз бергәләп төзегән
тәкъдирдә, бүрәнәнең юан башы яңадан аңа—алдынгы колхоз башына төшәчәк Мортаза
алдан ук белә, күмәкләп файдаланылачак энергия өчен иң зур чыгым нәкъ аңардан
соралачак Ул болай ди: «Җитәр инде, күп булыштым Ел саен орлык альт торалар. Ашлык-
ларын сугып бирәм Корма жибәрәм » Чыннан да. коллективизм шәп нәрсә булса да. ни
кадәргә хәтле ялкау белән булдыксызларга (авылдашларыңның авызыннан өзеп) ярдәм
итеп килергә?.
Әсәрдә барган вакыйгаларның коры схема түгеллеген мәхәббәт коллизияләре дә. төрле
мәзәкле интригалар да исбатлый. Ләкин эш анда гына да түгел. Вакыйгалар монда конкрет
социаль-экономик шартлар чолганышында, конкрет экономик «детальләр»
сугарылышында бара. Конкрет детальләр аша (колхозның шушы конкрет чорда йөз баш ат
өчен яңа абзарлар салуы, икс автомашина ала алуы, тимер ходлы арбалар булдыруы, клуб
салуы, сокланырлык идарә йортын төзүе һ. б.) без 40 нчы еллар азагы 50 нче еллар башы
колхозларының хәлен, экономик мөмкинлекләрен, колхозчыларның шәхси хәятен.
омтылынГларЫн белүгә ирешә алабыз. Бүленми торган фондның устав кушканча
микъдары (кимендә 15 процент), колхозның ул вакытта әле шартнамәләр буенча, төрле
предприятиеләргә акча күчерү актлары, ә берәүләрнең контроль системасы булуына
карамастан, төрле законга каршы, шухыр-мухыр операцияләр ясый алулары һәм башка
шушындый конкрет детальләр аша без 40—50 нче еллар авылын, аңа хас
булган проблемаларны аңлауда җыйган белемебезне тагын да арттыра, тирәнәйтә алабыз.
Бу — художестволы тасвирлауда аналитик алымның нәтиҗәсе
Әсәрдә Мортаза һәлак була. Геройның һәләкәте аның авантюр план белән эш итүенең
нәтиҗәсе дип күрсәтелә («мин-минлек корбаны»). Ләкин аны символик ишарә рәвешендә,
киңрәк планда талантлы шәхеснең социаль каршылыклар чолганышындагы һәләкәте дип
Төшенергә дә була
Әлбәттә, бу — Татарстанның юбилее өчен иҗат ителгән драматик әсәр — шушы
тантаналы вакыйгага җавап бирерлек булмаган. Аны төрле яктан тәнкыйтьлиләр. чөнки ул
драматургия өлкәсендә «конфликтсызлык теориясе» хакимлек иткән заманга туры килгән әсәр.
Шулай итеп «Алсу тан» драмасы сәхнәгә куелмый кала.
Әти үзенең иң соңгы чыгышларының берсендә (1954 сл, 13 май) болай дип язган:
«...безнең Татарстан шартларында, конфликтсызлык теориясенең әле һаман да яшәп килүен
күрергә туры килә. Бу теорияләрнең колы булучы тәнкыйтьчеләр, әдәбият, сәнгать өлкәсендә
эшләүче иптәшләр «бу - тормыштагыча түгел», «бу характерлы түгел», «бу типик түгел» дигән
терминнар күзлегеннән, драма әсәрләрен тәнкыйть итеп килделәр. Күп вакытта аларның
язмышларын да кире якка хәл кылдылар.
Шуның нәтиҗәсендә конфликтсыз, көрәшсез, фәкать уңай якларны гына чагылдыра
торган кызыксыз, коры риторикадан торган әсәрләр тудылар
Бу. әлбәттә, тормыш эчендә кайнаучы, һәрбер уңышыбызны зур көрәшләр белән җиңеп
алырга өйрәнгән тамашачы ларыбызны канәгатьләндерми иде...
Сәнгатьтән, әдәбияттан тормыштагы якты якларны гына күрсәтүне таләп итү -табигатьтә,
җәмгыятьтә булган каршылыкны, яңалык белән искелек арасындагы көрәшне инкарь итүгә
кайтып кала» (Т. Гыйззәт. Әсәрләр. 4 томда 4 нче том, Казан. 1978, 391- 392 б )
Бу яктан караганда, әтинең иң соңгы (башланган, ләкин тәмамланмаган) «Туктаровлар
язмышы» дигән әсәрен таг ын да өметсезрәк финал көтәр иде дип саныйм мин. Югарыда
китерелгән чыгышында әти: «Соңгы вакытта район үзәге работниклары тормышыннан зур
күләмдәге «Туктаровлар язмышы» исемле әсәрем өстендә эшлим. Быел көзгә бетерергә
тырышам» (шунда ук 393 б.) дигән иде. Анда (архивта бер пәрдәлек текст кына саклана) баш
герой райком секретаре. Яңадан шул авыл, колхоз крестьянының проблемалары Беренче
пәрдәдә үк баш герой Туктаров үзенең «кем икәнлеген» күрсәтә башлый Яңадан шул югарыдан
таләп ителгән центнерлар, литрлар, гектарлар, сөяк сындырт ыч сәясәт, басымнар, куркытулар,
җәзалаулар. Уйлыйм ки. мондый сюжетның барышы шактый зур конфликтларга китерергә
тиеш иде.. Чөнки әле пьеса башланган гына. Шигем юк. ул да тирән реалистик планда хәл
ителәсе әсәр булган.
Кыз белән егет мәхәббәтен. Т. Гыйззәт әйткәнчә, «гөп тема итеп алып», сурәтләү
тукымасын җыр-бию. мәзәкле сүз ярышлары белән сугарып, шул ук вакытта чынбарлыкның
«башка» (әмма мөһим!) якларын «читтә» калдырып иҗат ителгән драма әсәрләре дә реализм
үзәнендә урын алалардыр, әлбәттә Ләкин бу көнкүреш реализмы (бытовой реализм) була
Җәмгыятьнең тормышын конфликтсыз гына һәм уңай, берсеннән-берсе камилрәк
геройлардан гына төзеп, әсәр тукымасына кешеләрнең, социаль төркемнәрнең бары тик
идиллик мөнәсәбәтләрен генә сыйдырып язылган драма әсәрләре (әгәр алар сәнгать кануннары
буенча, образлы итеп эшләнгән икән) шулай ук реализмга йөз тотучан булыр. Әмма бу инде
тенденциоз реализм үрнәге
Чынбарлыкны аналитик алым белән, димәк, анын бәген катлаулыгы һәм барлык
каршылыклары аша эмоциональ-образлы чаг ылдыру болар инде кин пландагы, сәнгатьнең
югары таләпләренә җавап бирерлек, ташламасы г. чын реализмга хас сыйфатлар. Безнең татар
драматургиясендә андый үрнәкләр аз . түгел. Т. Гыйззәтнең мирасы да (һәрхәлдә аның күпчелек
әсәрләре) шушы таләпләргә җавап бирерлек дип уйлыйм