Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ТР ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ СЕССИЯСЕНДӘ
5—6 июль көннәрендә Татарстан Респу-бликасы Дәүләт Советының чираттагы сес-сиясе булып үтте. Анда күп кенә мөһим мәсьәләләр каралды
Сессиядә ТР Дәүләт Советының парла-мент контроле комитеты турындагы Закон проекты тикшерелде һәм кабул ителде Па-рламент хакимиятнсн вәкиллекле һәм баш-карма органнары хезмәткәрләрен яңа һөнәргә өйрәтү, аларның квалификацияләрен күтәрү буенча Дәүләт Советы каршында республика курсларының вакытлы положениесен раслады, курсларнын җитәкчесен билгеләде.
ТР Дәүләт Советы Чувашстан Респуб-ликасы Дәүләт Советының кызыклы баш-лангычын Россия Федерациясенең «Дәүләт пенсияләре турындагы Законымның 12 нчс маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы инициативасын хуплады Чөнки күрше рес-публика парламенты авыл хуҗалыгында ки-мендә 20 ел тракт орчы-машиннст булып эшләүчеләрне пенсиягә 55 яшьтән. 20 ел сы-ер савучы булып эшләгән хатын-кызларны 50 яшьтән пенсиягә җибәрүне тәкъдим итә
Республикада «Татарстанның атказанган җир эшләрен оештыручы» дигән мактаулы исем булдырылды һәм әлеге сессиядә аның положениесе расланды
Сессия эшендә Коми Республикасы пар-ламентарийлары делегациясе катнашты Икс республика парламентлары арасында үзара хезмәттәшлек килешүенә кул куелды
РОССИЯ ИЛЧЕЛӘРЕ— ТАТАРСТАНДА
Казанда Россия Тышкы эшләр министр-лыгы делегациясе вәкилләре булып китте Аның составында гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләр В Кузнецов (Төркия). 11 Стсгннй (Кувейт). А Алексеев (Пакыстан). Ь Головин (Уругвай). В Земский (Грузия) һ б. бар иде
Делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры Ф Мөхәммәтгани кабул итте
Очрашу барышында җөмһүриятебезнең тышкы икътисади эшчәнлеге. башка дәүләт-ләр белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләшү, фикер алышу булды.
ЗЫЯЛЫЛАР МӘНФӘГАТЬЛӘРЕН КАЙ1 Ы 1’1 ЫП
Июль башында Мәскәүдә Татар интел-лектуаль милек агентлыгы (ТАИС ) һәм Россия авторлык җәмгыяте (РАО) арасында үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.
РАО һәм ТАИС үз компетенцияләре чи-кләрендә Россия Федерациясе белән Татар-стан Республикасы территорияләрендә зы-ялыларның авторлык хокукларын яклау бу-енча тиешле шартлар тудыру турында йөкләмә алдылар.
ПРОФСОЮЗ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ КИҢӘШӘ
6 7 июльдә Казандагы Хезмәт сараенда БДБ илләрендәге профсоюз берләшмәләре җитәкчеләренең киңәшмә-ссминары үткәрел-де Аны профсоюзларның Гомумфелерацня- сс. Россиянен Бәйсез профсоюхлар федерациясе һәм Татарстан профсоюзлары федерациясе оештырган иде Семинар-киңәшмадә -Хезмәт ияләренең социаль-нкътиеадн мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү буенча профсоюзларның дәүләт органнары белән элемтәдә торуы турында» дигән темага олы сөйләшү булды.
РЕКТОРЛАР КАЗАНГА ҖЫЕЛДЫ
Мәркәзебездә 21 23 июнь көннәрендә Евразия университетлары Ассоциациясенең VI корылтае эшләде Ин өлкән уку йортла-рыннан саналучы Казан университетына Рос-сиянен һәм БДБ илләренең 47 университеты ректоры килгән иде
Корылтайда югары уку йортлары арасын-да үзара мәгълүматлар алмашу, белгечләр хәзерләүдә һәм фундаменталь тикшеренүләр өлкәсендә көчләрне берләштерү, фән һәм мә-гариф өлкәсендә кадрларга бердәм аттеста-ция бирү, белгечләрнең әзерлеген күтәрү си-стемасын тагын да камилләштерү турында эшлекле сөйләшү булды, җитди чаралар бил-геләнде
ЯҢА ВӘКИЛЛЕК
Татарстан Республикасы Президенты М Шәнмневнын 1995 ел. 3 июль Указы нигезен-дә. Рөстәм Салри Татарстан Республикасы-ның Австралия Берлегендәге тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде (Вәкиллек Аделаида шәһәрендә урнаша)
Р Салри 1945 елда туган, татар, югары бетемле Ул Аделаида университетын. Яна Көньяк Уэльс университетының менеджмент буенча Австралия югары менеджмент мәк-тәбен тәмамлаган, лингвистика һәм халыкара мөнәсәбәтләр бакалавры, бкзнес-админи- сграция магистры Рөстәм әфәнде татар, урыс, инглиз, алман. төрек, кытай телләрен белә. Ул. /Австралиянең Татар ассоциациясе президенты сыйфатында, күп мәртәбәләр Та-тарстан Республикасының суверен шг ын як
лап мөрәҗәгать белән чыккан, чыгышлар ясаган күренекле шәхес
ЯЗУЧЫ —МИНИСТР
Татарстан Республикасы Президентының 1995 ел, 3 июль Указы белән, тагын бер милләттәшебез — күренекле эшкуар һәм Язучылар берлеге әгъзасы, 41 яшьлек Рәшит Ахунов Татарстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләр министры итеп билгеләнде Монарчы ул, Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, «Ләйсән» кооперативы җитәкчесе, СССР Иҗат академиясе вице-президенты, «Халыкара коммерция берлеге» генераль директоры булып эшләгән иде
Р Ахунов Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов һәм әдибә Гөлшаһидә ха-нымның улы Аның тәрҗемәсендә татар язу- чыларының кайбер әсәрләре рус телендә дө-нья күрде, киң яңгыраш тапты
ШАГЫЙРЬЛӘР БӘЙГЕСЕНӘ ХӘЗЕРЛЕК
Мәскәүдә. әдәбиятчыларның үзәк йорты-нда. «Шагыйрьләр глобусы» берләшмәсенең чираттагы утырышы булып үтте Берләшмә рәисе Виктор Урин үзенең чыгышында төп игътибарны шушы елның августында Нью- Йоркта узачак «Шагыйрьләр турниры»на юнәлтте һәм аңа хәзерлек мәсьәләләренә киң тукталды.
Әлеге бәйрәмгә багышлап күләмле мах-сус шигъри җыентык чыгару да күздә тотыла Кичәдә катнашкан шагыйрь Әхмәт Саттарга Татарстан шагыйрьләре иҗатыннан әлеге җыентыкка әсәрләр сайлау эше йөкләнде
СЕБЕРДӘ —
«ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ КӨННӘРЕ»
11—18 июнь көннәрендә Иркутск шәһәрендә «Татар мәдәнияте көннәре» булып узды Анда Казаннан Татарстан мәдәният министрлыгына караган Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге хезмәткәре Илгиз Кадыйров һәм «Мирас» ансамбле катнашты.
ӘДӘБИ—МУЗЫКАЛЬ ОЧРАШУЛАР
Күренекле шагыйрь, әдип һәм драма-тург—Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Яруллин, хәләл җефете Нурсөя ханым белән туган ягы Ба- улыда. Кызыл Яр авылында булып, якташ-лары белән очрашты Нсфтьчсләрнен М Жа-лил исемендәге мәдәният йортында, аның үзенчәлекле тормыш юлына һәм киң колачлы иҗатына багышлап, әдәби-музыкаль кичә үткәрелде
Район хакимияте башлыгы Н Зарипов атаклы якташы Ф Яруллинга һәм аның ыша-нычлы таянычы булган хатынына, баулылар исеменнән кайнар рәхмәт белдереп, кыйммәтле бүләк тапшырды.
Журналыбызның бүлек мөдире танылган шагыйрь Рәдиф Гаташ Арчада булып, андагы педагогия колледжы студентлары белән очрашу-әңгәмә үткәрде. Ул алар- га «Казан утлары» турында сөйләде, сора-уларга җаваплар бирде Очрашуда шулай ук журналның авторы яшь шагыйрә һәм галимо Чулпан Зариф та катнашып, якташларын үзенең яна шигырьләре белән таныштырды
Ф Яруллин кебек көчле рухлы шагыйрь җилкәннәрен тормыш җилләре екканда да бирешмәгән батыр диңгезче Рәниф Шәрипов. республика үзәк шифаханәсендә эшләүче апасы — танылган һәвәскәр җырчы Люция ханым һәм «Казан утлары» журналы-ның бүлек мөдире, шагыйрь һәм публицист Шаһинур Мостафин белән бергә, туып-үскән төбәгендә Кукмара районының Аман- Оштарма, Березняк авылларында, район үзәгендәге мәктәпләрдә. «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә һәм музейда булып, әдәби-музыкаль очрашулар үткәрде Бирегә алар район мәгариф бүлеге (мөдире Р Ма-нсуров. очрашуларны оештыручы — Р Низа- метдннова) чакыруы буенча махсус кайткан-нар иде.
ГАРӘП КИТАПХАНӘСЕ ИШЕКЛӘРЕН АЧА
Гарәп мәдәни үзәге Казандагы 18 нче мә-ктәп базасында гарәп әдәбияты китапханәсен оештырды Сүрия Гарәп Республикасы һәм Кувейтның Мәскәүдәгс илчелегеннән матур әдәбият китаплары, дәреслекләр, методик ярдәмлекләрнең беренче партиясе килде инде Китапханә каршында гарәп телен өйрәнү курслары да