Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ СҮЗЕ


Исәнмесез, кадерле дуслар!
1972 елда беренче һәм соңгы тапкыр Казанда булдым. анда мин «Казан утлары» белән таныштым. Кайткач, журналга бик кыенлык белән генә язылдым (еракта яши идек). Менә шул вакыттан бирле ул. көтеп алган кунактай, ай саен килеп тора.
Басылган материалларның барысын да укый алмыйм Шулай да журнал килгән көнне аны жентекләп карап чыгам: нинди рәсемнәр бар. кемнәрнең әсәрләре басылган, тышлыгы ничек бизәлгән, кемнәр бизәгән, редколлегиядә нинди үзгәрешләр бар. тиражы күпме, хаталарны кемнәр төзәткән'’ Гадәттә, культура тормышындагы яңалыкларны укып чыгам (хәзер ул бүлек бик кызык түгел). Берничә көннән соң журналны тагын алып утырам. Петит белән язылган бүлеген түкми-чәчми укып чыгам. Яңадан әйләнеп кайтканда зур күләмле әсәрләрдән парчалар укыйм, озак итеп шигырьләрне карыйм. Кыскасы, чираттагы саны килгәнче, монысын аркылыга да буйга да «йөреп чыгам» Кайсыбер әсәрләрне башыннан азагына кадәр укыйм
Табиг ый ки. бөтен танышкан нәрсәләр белән килешеп бетә алмыйм кемгәдер ярарга тырышып язылган голлар да бар, чиле-пешле әсәрләр дә очрый, күңелгә ягышсыз язмалар да юк гүгел Инде шул азмы-күпме «кибәкләрхне алып ташласаң. аның астында, алтындай ялтырап, көшел яга.
Менә шул көшелләр өчен чиксез зур рәхмәтемне белдереп, сезгә хат язам Әдәбиятыбызны вә мәдәни мирасыбызны саклауда, аны үстерүдә, эзлекле рәвеш- гә халкыбызга җиткерүдә «Казан утларымның тоткан урыны үзенә бер аерым Әлеге «кыен» вакытларда да «Казан утлары» ышаныч чаткылары булып кала бирде. Төшенкелеккә бирелми, канатын төшерми, киләчәкне алданрак күрә белеп эшләгән кешеләргә сокланмыйча карау мөмкин түгел. Мәгърифәт четек эше дә зур булды. Мин үзем журнал аркылы татарлар, аларның тарихы, культурасы, киләчәге турында ару гына мәгълүмат алдым
Рәхмәт сезгә, фидакарь хезмәткәрләр!
«Журналны гагын да әйбәтрәк итеп ничек чыгарырга’» дигән сорау куясыз Мин белмим Миңа калса, аның килешмәгән жире юк Аннан үзегез дә бер урында таптанмыйсыз бит: эзлисез, табасыз, һаман алга атлыйсыз.
Мин үзем журналда нәрсәләр күрергә теләр идем шул турыда яза алам
I «Ата-аналар һәм балалар почмагы» Анда, бәләкәй генә өлешләр белән, балаларг а ана теле дәресләре, ә өлкәннәргә тел өлкәсеннән кайбер белешмәләр (күп сүзләрне дөрес эшләтмибез, җөмләләрне тәртипсез төзибез, тыныш бил- геләрсн урысларга охшатып куябыз).
2. Олы шәхесләрнең портретлары, аларга өстәмә рәвештә биш кенә юллык аңлагма
3. һәрбер санда бер генә бит әдәбият вә мәдәни мирас җәүһәрләреннән өлгеләр (оныкларыбыз белән бергә укыр идек). Монда күпме байлык, нинди көчле катлам Дәрдсмәнд. Ill Бабич, һ Такташ. Г Тукай турында әйтеп торасы да юк. Г Кутун. X Туфан. М Җәлил. С Сәйдәш. Р Ваһапов. I* Яхнн һәм башка дистәләгән, йөзләгән милләттәшләребез.
4 Гарәп хәрефләре белән басылган бер генә шигырь, чирек кенә бит проза (хәзерге әдипләрдән), болары хәрефләр истән чыкмасын өчен.
Мин белом, бу мәшәкатьле эш. өстәмә чыгымнар да таләп итә Шулай да
Бервакыт һ. Такташның кечерәк формат белән басылган китабын сатып алдым Мәскәүдән апам килгәч, аңа күрсәттем. Ул «Мокамайины укып жылады. Нинди юллар шулкадәр тәэсир итте икән? Шигырьне тагын бер кат укып чыктым- башыннан азагына кадәр көчле язылган. «Хат язсам да хәзер соңга калдым, укымассың минем хатымны » дигән юллар хәтердә уелып калды. Күпме әрнү, үкенеч, сагыш сизелә аларда! «Гасырлар һәм минутлар»ны укыдым— ул мине тетрәндерде.
Без бит шундый әсәрләрнең дөньяда барлыгын да белми үстек, балаларыбыз да бу өлкәдә надан калды, инде нәүбәт оныкларыбызга җитте. Әйе, алар урысларның олы шагыйре О Мандельштамны. башкорт халкының кабатланмас әдибе М. Кәримне беләләр. Ә хрустальдәй чиста X. Туфанны ишеткәннәре бармы икән?.
Туган тел турында уйлануларымны да язармын әле...
Мин гомерем буена шигърияткә гашыйк булып, шигъри юллардан илһамланып, көч алып яшәдем. Шуның өчен хатымны да «шигырь» белән тәмамлыйм.
Минем күңелемдә бер җыр туган иде.
Сүзләренә көе бәйләнеп.
Җырлый алмый калдым... Әллә шуңа микән. Ул җыр кайтты тагын әйләнеп.
Ләкин бик соң инде— аны җырлар өчен
Тик берәүгә олы сер итеп:
Дәрт учагы сүнгән, үткән яшьлек кайтмас Йөрәктәге бозны эретеп.
Әллә җырлыйм микән алсу таңда, Ишеткәннәр отып алсынмы?
Әллә җырланмаган җырым булып Хыялымда торып калсынмы?
Тормышыгызда бәхет, эшегездә уңыш теләп.
Ү. ХӘЛИЛ,
Өфе каласы