Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төрле еллардан


САЛИХ БАТТАЛ—егерменче гасыр татар әдәбиятының иң мәртәбәле үзенчәлекле, олуг исемнәреннән саналырга хаклы. 1905 е.тнын августында туып, быел гына арабыздан киткән, озын һәм бәрәкәтле гомер иясе Салих Вәзих улы Баттал — безнең чор тормышын бөтен каршылыклары белән тулы ча1 ылдырган күпсанлы шигырьләр, поэмалар, шигъри һәм чәчмә повесть, романнар, драма әсәрләре, публицистика һ. б. авторы.
Ул—барыннан да бигрәк — халкыбыз, анын милләт буларак яшәве өчен нн кыен чорларда да каһарманнарча көрәшкән бунтарь, үзе дә легендага әверелгән зур шәхес, милли-нжтнмагый аныбызнын бер өлеше. Бу—бәхәссез. Әле киләчәктә әднпнен гомер һәм ижат юлы турында тулырак язылыр, төрле китаплар, хезмәтләр мәйданга килер.
Без бу санда С. Батталнын зур ижат мирасыннан сайлап, укучыларыбызны аш.ш шигъриятеннән кайбер үрнәкләр белән таныштырабыз.
Җүләрец көтә сине!
Ачык тәрәзәмдә гөлләр Кояшта ялтырыйлар. Җил иссә күләгәләре идәндә калтырыйлар.
Шул гына кирәк песигә,— ул сикереп, ул аунап
уйный, гөл яфракларының күләгәләрен аулап.
Чигенә дә берәр нәрсә артына посып тора, сикерә дә күләгәне идәнгә кысып тора
Эх, жүләр! дип мин аңарга. Йә. тоттыңмы? — дип сорыйм. Уйнавында дәвам итә мин көләм. шундук елыйм.
Песи жүләр. Тик күп уздым мин жүләрлеген аның өч ел юанын яшим тик күләгәң белән, жаным!
Сагынудан һәр көн саен син дә янымда минем, тик күләгә бу күзләрең, күләгә бөтен жирен!
Күләгәңне миңа биргән өмет кояшым ерак. Ха I-яфракларың уйнатып озак тррасың, озак.
Көннәр үтәр һәм неси дә уйнамый башлар, үсәр. Мин туктамам, юанырмын. Мин кеше шул Мин жүләр.
Тут ан HI ыма
Акса инеш чылтырап йә буылып, дулкынланып: ничек үтсә дә гомерем шатланып, йә моңланып.
безнең инеш суы көмеш Иделтә кушылып китә, минем гомер дә гөрелдәп илемә кушылып китә.
Ләкин нитәдер күңелгә бик якын туган ягым. Туган як бер генә шул ул, икенчесе юк аның.
Ныграк тарта бара ул мин ерак киткән саен:
13!
яратуым ла көчәя гомерем үткән саен.
Күктә очсам һәр болытта инеш тамчысын эзлим; җирдә йөрсәм һәр адымда синен язмышны күзлим.
Миннән башка инде синдә яшь буын үсте туып; чәчемә чал керле инде ерак постларда торып.
Адашмыйча, синнән алган гадел компасым белән, туган ягым, туфрагыңа инде кайтасым килә...
Печән чаптым
Печән чаптым Погон һәм наганлы киемнәрне салып куйдым да. бруствердан аэродромга үттем. Батып барган кояш нурында
Печән чаптым. Өченче ел инде кулга чалгы тоткан юк иде. Шундый сагынылган! Әйтерсең лә һәр мускулы тәннең, һәр җире әлегәчә богауланып торып, хәзер кинәт ирек алдылар! Ә чәчәкләр гүя киресенчә ял итәргә ята бардылар...
Онытылмаган. Эш соң онытыламы' — күзне йомып чабып карадым, нинди үләннәрнең чабылуын исләреннән сизә барамын
Пырхылдады, чалгы астыннан ук очып чыгын китте бер тургай. Аны аулап килеп кергән елан ялтырады киселеп урталай...
Таң алдыннан
Егетне уятты ана, караңгы иртә иде.
Торчы, улым, тәрәзәгә
кемдер чиертә, - диде.
Чыкты егет Ә анасы:
Улым.— ди.— кем ул. сөйләш! Ул — сугышкача әтисе утыртып киткән миләш.
Тан җиленнән тәрәзәгә бәрелә тәлгәшләре; чык коела, әйтерсең лә миләшнең күз яшьләре ..
Керәсе килми егетнең бу хәлләрне әйтергә... Их. керер иде өйгә ул әтисе белән бергә!
Тетрәнеп китә егет тәлгәш бәрелгән саен; күк күкрәү кебек тоя ул кыштырдауларын аның.
Торды анасы да. чыкты.
Ә егет күнгән инде илнең көчен тапкырларга эшенә киткән иде
Кар катламнары
Тышта, өйнең ишек кырында бер квадрат метр урында катлам артлы катлам эри кар. һәр катламның аерым сере бар.
Язгы кояш көлеп карады эрегән кар өсте каралды. Завод корымын да. көлен дә күрдем шунда ишек төбендә. Директорын күрше заводның унлап, шунда бераз мавыктым
Иртәгесен иргә торгач га ярдәм кулын суздым кояшка: себереп ат i ым корым катламын, яңа эзләр күрә башладым. Искә төште нәни ботинка аны киеп йөри Катенька. Күн букчасы аның кулында беренче кыш мәктәп юлында
Көннәр үтте, катлам эреде; киң, сузынкы бер эз күренде — авто тәгәрмәче сырлаган. Күреп калган идек бер заман — гөр-гөр итеп дәү бер машина туктап торды ишек каршында. Өй җиһазы аңар төялде, һәм ул яңа йортка юнәлде: зур семьялы безнең күршеләр иркен торакларга күчтеләр.
Менә соңгы катлам эреде. Ул иң элек яуган кар иде. Табып алдым зур бер сәдәпне. Хәтерләдем: төнге сәгатьне бер кыз торды шунда елышып, сөйгәненең кулын елытып, куеп йөрәгенең өстенә, күкрәгенә — пальто эченә. Пальтосыннан теге сәдәп тә өзелгәндер шушы сәгатьтә. Ә үзләре инде кавышкан бүген кайтты алар загстан. Мин аларны котлап баш ордым һәм сәдәпне кызга тапшырдым.
Кар эреде. Җитә инде май Поэзиягә илем шундый бай! — язып бетереп булмый шигырьдә бер квадрат метр җирен дә...