Логотип Казан Утлары
Хикәя

СӘМРУГ КОШ

пас ягыннан килгән колга буйлы егет, җәтмәгә эләккән балык кебек, авызыннан ләм-мим сүз чыгармыйча күзләрен елтыратып тәк утырса да, доцент Мифтах Сәләхетдинов аңа «өчле» куйды. Керү имтиханнарын алучыларга өстән, егетләрне кире бормаска, дигән катгый әмер төшерелгән иде.
Начар билге алган авыл кызлары, ачы язмышларына ризалашып, укытучыга ни өчендер рәхмәтләр әйтеп, җылый-җылый чыгып китәләр. Шәһәрнекеләр үзләрен башкачарак тота Әнә җыйнак гәүдәле, гыйнвар кары кебек ап-ак чырайлы Казан кызы, кабырга астына энәсен төртеп, Мифтахның кәефен бозып чыкты.
Мии риза түгел. Рәтләп тыңламадыгыз, өстәмә сораулар бирмәдегез. Апелляциягә язам, барыбер укырга керәм,— дип тузынып сөйләште.
Нишләмәк кирәк, укырга керүчеләрне имтиханчы сайлап алмый. Кайда янгын — шунда җибәрелгән янгын сүндерүче кебек, укытучы да гариза биргән яшь адәми затны сыный, тикшерә, бәясен куя. киләчәгенә язмыш мөһерен суга.
Бүген соңгы көн. Ниһаять, котылдылар авыр җәзадан. Мифтах иркен сулап, өстәлдәге кәгазьләрен арттарак шудырып, кулларын өскә күтәреп, рәхәтләнеп киерелде, оешкан кан күзәнәкләрен уятып җибәрде. Бәхетле мизгелне, елак бала тавышы чыгарып, ишек ачылу бүлде. Бүлмәдә бер ир пәйда булды Күңеле нидер сизенгән Мифтах, керүчегә игътибар бирмичә, кәгазьләрен җыештыруны дәвам итте.
— Сулешерга керек иде. Бик важно.
Үз телен оныткан татар шивәсе аһәңе килгән якка карамыйча гына:
- Хуш. Тыңлыйм сезне.—дип шөгылен дәвам иттерде доцент.
Мин минбыттан. Ибатулин Илдар булам. Максудович
Яратып, иркәләп әйтә. Әйтерсең лә, элеккеге фирка исеменнән эшче халкына затлы бүләкләр өләшә.
Мин двойка алган Шафикова Ләйсән турында. Ул — миңа никто. Ятим бала. Соседлар без. Мифтах рөхсәт сорап та тормыйча, янәшәдәге урындыкка оялаган әрсез зат ягына борылып карады Имәнеп китте. Мондый кыяфәтле бәндәне янында түгел, урамда да очратканы булмагандыр анын. Юк. гарип-горабә дип булмый аны Буе да уртачадан калкурак Чандыр гәүдәне эченә алган соргылт-яшел куртканы элеккеге СССРның бүлгәләгән картасы шикеллерәк шакмаклы аксыл чалбар дәвам итә. Ә менә йөзе. Аны хәтергә кадаклап кую өчен ике кат күрешүнең хаҗәте юк. Көл сипкәндәй аксыл чырай. Бите шул чаклы кечкенә Күзне, йөзнең яртысын каплаган калын пыялалы олы күзлек астыннан кош томшыгы кебек бәләкәй борын чыгып тора Нечкә иренле, агач кашык та сыймаслык җыйнак авызны түбәнгә таба бөтенләй юкка чыккан аскы ияк тәмамлый. Уртача йодрык хәтле генә башны йомшак кәзирүкле кепканы хәтерләткән кәпәч томалаган.
Йөзе кемнедер, нәрсәнедер, ниндидер җан иясен искә төшерә. Мифтах аны бүре, мәче белән чагыштырып карады. Юк, берсе дә батмый. Олы кошка якынлыгы бәхәссез. Мәгәр нинди очар затка охшаганлыгын тәгаенли алмады. Сәер тойгы калдырды күңелендә чакырылмаган кунак
Ихтыяҗ чыкканда, кырыс сөйләшә белү осталыгына ия иде Мифтах Нәфис улы. Якыннан белмәгән кешенең аркасыннан чымырчык суык үтәрлек иде аны зыңлаганда.
Мин сезне белмим, кем иптәш Дөресен әйткәндә, белергә дә теләмим Минбыт белән бүрәнәләрем бүленгән. Гафу итегез, бәя куелган. эш беткән. Кыз ифрат йомшак, әзерлеге юк Аңа ничек тартсаң да, «икелеидән артык бәя куеп булмый иде.
Гаҗәеп хәл, кошбитнең кырыс тавышка кечтски иягендәге йоны да селкенмәде.
Оценка дурес куелган. Понимаете, ятим кыз. Соседлар Әтисе үлде, пьяница иде Әнисе медсестра. Миңа алар никто Ну, мин помогу! Жалко ведь баланы.
Кигге-китте сөйләнеп, берүк нәрсәләрне кабатлый Җитмәсә, авызында ботка пешерә
Тәкате корыган Мифтах кайчы белән бау өзгәндәй кырт кисте:
Минем белән сөйләшү файдасыз. Заяга вакыт уздыру гына. Миннән хәзер берни тормый. Хушыгыз!
Үзенчә кискен, катгый итеп әйтте кебек Теге бәндә аны әллә ишетте, әллә юк. һәрхәлдә, җитди кабул итмәве, күренеп тора.
Понимаете, минем оченге ул кем де тегел Кыз жалко Мин үзем Сахалинда гуын-үсксн. Казанда биш ел гына живу Минбытта эшлим Министр здравоохранениены яхшы беләм. Нового. Финанс-экономиче- скийда знакомый профессорларым күп. Кыз жалко. Апелляциягә бирик әле? Минбытта эшлим мин
Анысы сезнең хокукыгыз. Апелляциягә дә бирә аласыз, жалоба да яза аласыз.
Юк. мин андый человек тегел. Мине ул кыз кем де тегел. Минбытта иплим Кирәк булырмын.
Сөй төшүдән тәмам алҗыган. Ходай тәгалә гарык иткән бу афәттән ничек булса да котылу турында гына хыялланган Мифтах кулын селтәде
Барыгыз, сөйләшегез, мин каршы түгел.
Саха чин як щрында үскән озын кулларын селти-селти, «кош» очып та китте Кемнәрнең башын кашргандыр. нәрсәләр вәгъдә иткәндер, анысын алла белсен Кабул итү комиссиясенә чакырылган Мифтахтан, «ике- лс»не «өчле»1ә тәки төзәттерделәр Башка фәннәрен яхшы тапшырган кызга мәктәп укучысы статусын яңага алыштыру өчен бик җиткән иде бу Ярым ятим икәнен дә искә алганнар, күрәсең
Өлкән имтиханчы буларак. Мифтах студентлыкка дәгъва И1үгә хакы булган яшьләр белән әңгәмә уздырырга тиеш Бу сөйләшүнең бер тиенчек фай тасы булмаган кебек, әллә ни зарары да юк иде. Шулай кабул me ион Иң соңыннан Илдар Ибагулин белән бәхетле кыз керделәр
- Зур авырлык белән үттегез институтка.—дип башлады сүзне җава-плы кеше. - Кадерен белергә кирәк. Тырышып укыгыз Белемегез әллә кем түгел. Үзегез дә чамалыйсыз булыр
Укырга керүченең ата-анасы, гаилә хәле турында сораштыру кабул ителгән.
- Әниегез кем булып эшли.
— Медсестра.
— Әтиегез?
Ак чырайлы кыз сискәнеп уянып киткәндәй булды. Йөзенә кызыллык йөгерде. Ян белән утырган Илдар ягына төртеп күрсәтте Янәсе, әттәсе биредә утыра.
Башка берәү булса, сорашыр, төпченер иде. Мәсьәләнең шактый катлаулы икәнен шәйләгән Мифтах елмаеп кына куйды. Минбыт әһеле кызның тән хәрәкәтен күрмәмешкә салышты. Гүзәлне чыгарып җибәрделәр.
- Сез миңа понравились. Я не такой человек Яхшылык эшлисем киле,— дип сүз башлады Ибатулин.
- Рәхмәт. Рәхмәт. Миңа берни кирәк түгел.
Сез дөрес тегел атесез! Менә без живем. Мин үзем Сахалиннан. Татарча начар сулим. Аракы эчәбез, хатыннар белән йоклыйбыз, сатабыз, сатылабыз. Кемнедер... үтерәбез. Дураками прикидываемся Шул халебезге привыкли. Бер уянып китесен. На тебе кемнендер взгляды. Кем ул? Син узенме, другой человекмы? Юк. ул синең долг, ничек әле Казанча, бурычын. Мин бурычлы кала алмыйм Мин минбытта эшлим. Мин...
Илдар үзенә бер дәрт, көч белән илһамланып, онытылып, сүзләрне бутый-бутый, урта бармагына күгәрчен башы хәтле алтын балдак кигән кулларын һавада болгап сөйли. Аңа ышанасы килеп китте доцентның. Эчкерсез, ихласлы күренә бит.
— Соң нинди изгелек эшли алырсыз икән соң инде миңа? Болай гына соравым
— Машинагыз бармы? Автомобилегез?
Каян килсен ди ул. Окладта утырам. Хатын —балалар врачы Ике малай үстерәбез. Әнә хәзер бәяләр нинди? Машина безнең өчен - тилеләр хыялы.
Илдар Максуд улы. Сахалин татары, урыныннан сикереп торып, бүлмә буйлап йөренеп алды. Йөзе тагын да тартылды, кечерәйде, куллары озынаеп, тезләрен узып китте.
- Можно сделать. Машинаны атэм.
— Ничек итеп? Миндә андый акча юк.— диде тавышында өметсезлек, чарасызлык тулы хуҗа.
— Оештырып була. Москвада бер фирма есть. Машинаны бик деше- вога алып була. Мин минбыт егетләренә, финанс-экономическийнын ике профессорына сделал.
Мифтах ышанырга да, ышанмаска да белми утыра. Дон Кихотмы, Хлестаковмы, әллә үзебезнең милли Саламторханмы бу? һәр адәм ба-ласында җиңел тормыш ягына үгетләп яткан сары шайтан утыра. Бәлки...
Доцентның яңа танышы шул арада күп санлы кесәләреннән кәгазь белән ручка чыгарып язарга, санарга ук кереште
— Акчаны анларга сдаем. Каждый месяцка 200 процент чиста прирост. Биш-алты айда новый машина алып була.
Гамәл нияттән тора. Йөзенә искитмәүлек, илләм битарафлык пәрдәсе төшерергә тырышса да, эчен пәри тырнады, кабих комсызлык кытыгын уятты. Аңыннан бәйсез төстә сорап куйды.
— Арзанын ничә айда оештырып була, дисең инде?
— «Таврия»,—диде Илдар тантаналы рәвештә. Андыйны ике-уч ме- сяцта можно организовать.
Каз каңгылдар һәр җирдә, ир абыныр тар җирдә, диләр шул. Танышы Барыйның «Таврия» маркалы машинасына кызыкканы исенә төшеп, бәгырен телгәләп үтте. Әче дару капкан баладай төкереген көчкә йотты
«Тавриямнсң ишеге икәү генә инде аның. Җайсыз, —дигән булды үзенең машина тануына сокланып.
— Хазыр дурт ишеклене выпускают. Может шундые попадется.
Хыялы чүпрәле камыр төсле уянды доцентның. Менә өйләре каршында затлы ат кебек борынын өскә чөереп, ап-ак машина басып тора. Мифтах абзагыз уң як ишекне ача да, йомшак җирләрен чәбәкләп, малайларын аргка гөйи. Машинаны беренче күрүдә хатынының авызы таҗрая, өнсез кала. Ә ул исе китмичә генә ишекне ача. табигать бизәген алга утырта. Үзе ишекне яба. юк. менә бу хәтлесе ярамас Эш хакым синекеннән артыграк дип болай да муенга атланып бара. Хикмәт акчада гынамыни? Абруең булсын, сүзең үтсен, кеше бул!
Шуннан, гәүдәсенә мөмкин кадәр җиңеллек биреп, алгы утыргычка үзен ташлый да чалбарын аска тартып куйгандай итә. Аңлаган кеше кебек, алдындагы аллы-яшелле саннарга, рәсемнәргә баккан була, шуннан соң гына ачкычны бора. Машина, хуҗасының кулы кагылуын көтеп кенә торгандай, тавышсыз гына ут ала һәм, урыннан дәррәү кузгалып китү өчен, газ биргәнне көтә. Чукча турындагы мәзәктә әйтелгәнчә. Мифтах дурак түгел. Ашыкмый. Йөрәген тиешенчә җылытасы бар машинаның. Ул, хатын-кыз кебек, үзенә иркә мөгамәләне ярата. Каударланма, абзый, ди. Автомобиль бик якын, шәхси әйбер. Аның холкын- фигылен яхшы беләсе. Үзенең уйлануларыннан бик мәмнүн-канәгать калды доцент
Шул арада Илдар тәрәзә буена барып басты. Уйчан һәм эшлекле рәвеш алды. Мифтах тәрәзәдән иңгән яшеллек шәүләсендә яңа мөхлисенең олы уйлар, саф, изге ниятләр белән яшәвенә ышанырга тиеш иде. Гайре мәгъкуль фикерне аның хуплыйсы килде
Мин яңа марка «Москвич» алырга предлагаю Биш ай, ну полгода кутерге туры килер. Предварительный взнос ике миллион Бер өлеше яшел булуы желательно.
Аңышып җитмәдеме, әллә инде башын җүләргә салырга булдымы, Мифтах сорау бирде:
Нинди яшел?
- Доллар инди. Мин Сахалинда туып үскән. Кешеләргә добро делать яратам. Счастливый итесем киле. Финанско-экономический профессорына машина бирдем Яңа минздрав миниегрын беләм..
Таныш нотыкны янәдән тыңлап бетерергә хәле җитмәде доцентның.
Күпме кирәк була инде дисез?
Ике миллион, минимум. Пятьсоты зелененькие.
Нечкә иреннәрен түгәрәккә бөкләде дә. күзлек аша борын очына карап, дәвам итте:
Минем бер друг бар Майор милиции Сорыйдыр: «Син аклар яклымы, кызыллар яклымы?» Мин а тәм яшелне яратам Шуннан не пристает. Яшел цвет тынычлата.
Иргә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, дип, тәвәкәлләде Сәләхетдинов Гөнаһлы җәмгыятьнең берәр төрле нурлы ягы булырга тиештер ич? Максуд абзый малае дилбегәне үз кулына алып, акча юнәтергә ун көн вакыт бирде дә. гаип булды.
Эзләгән корт бал габар, эзләгән ир мал табар, дип юкка гына әйтмиләр икән Тегеләй итте, болай әйләндерде, саклык кассасында хатыныннан яшереп ют кан акчасын (күпме алып кайтсаң да, юкка-барга туздырып бетерә) алды, бурычка чумды.
Көтмәгәндә, уйламаганда машиналы булып кую өмете нишләтми икән адәм баласын. Кызган табага эләккән борчактай сикеренде. зык купты Машиналы булса, хатыны «доцентик» дип мыскыллавыннан туктар иде хег.
6 «К У» г**
81
Ибатулин бераз соңарып, 17 сентябрь көнне офыкта пәйда булды. Офык дигәнебез институт коридоры иде Югалып торуын җиңел, егетләрчә аңлатты.
Машина куаладым. Москвадан. Үземә. Хазыр тошып багабыз.
Доцентның җавабын, ниятен көтеп тә тормастан, җиңеннән тотып, аска алып китте. Әнә бераз читкәрәк куелган табышы мәгърур басып тора. Юеш ком төсендә. «Москвич» атлы арбаның иң соңгы казанышын кулына төшергән.
Моның пять скоростей, диде Сахалин татары.— Москвадан чыккач. мафия хвостка басты. 200 мен акча требуют. Теге гора башында бирермен, дидем. Скоростька чыктым, газга нажал, девягкалары белен хур булып артта калдылар. Йөртеп карыйсызмы? Юктырмы, ладно тогда, свой йөртерсез.
Машина эчендә утыралар. Илдар арабасын кабызып җибәрде. Йөзендә нәүмиз салмаклык. Теләгенә ирешкән бит егет. Арзан бәягә кулына нинди затлы машина төшергән. «Волга»дан аермасы юк диярлек.
— Минем идеалым бар.
— Нинди? дип сорап куйганын сизми дә калды доцент.
- Ботен кешегә помогать итү, всех бәхетле ясау
Дөньяда иң ачы нәрсә дә. иң төче нәрсә дә тел. дип дөрес әйтәләр икән. Гарип телле Сахалин татарының шул сүзләреннән Мифтах коры чыбык төсле шартлап сынды. Хатыны гомере буенча «син каты бәгырьле, миһербансыз», дип битәрләп йөрткән дәүләт доцентының күңеле тулды, соры күзләренә тозлы төерләр килеп бөялде. Кырында утырган битсез, чырайсыз, күзлек белән күп кесәле курткадан гына торган кешегә булган рәхмәт хисләре җылы агым булып, эретелгән бәлзәм, сары май төсле баш мие, лепелдәвен ешайткан йөрәге, тәненең барча уылдыгы аша үтеп, салкын үкчәсенә төште. Котып тавын да җылытты. Кытыршы теле белән сихерләде дә куйды үзен. Сәләхетдинов дулкынлануыннан, каушавыннан күршесенең кулын гына кыса алды Ә куллары нык иде Сахалин татарының.
Акчагыз азырмы?
— Бераз җитми әле.
Сузарга нельзя. Мин поехал.
Шул күрешүдән соң Илдар кайнар тәнгә ябышкан каен себеркесе яфрагы булып китте: телефоннан шалтырата, кафедрага сугыла, бинадан чыгып барганда очрата. Кара кайрак ташы кебек, тынгы бирми.
Ашыгик! Вахыт уходит!
Мифтахны өмете хәлиткеч адымга этәрде. Урыс акчасын, долларларны аерым-аерым ак фин кәгазенә төреп, үзе өчен зур байлыкны Илдар кулына тоттырды. Фәлән иптәштән фәлән чаклы бурычка акча алдым, дип ышаныч кәгазе яздырмакчы иде. Машинада булган сөйләшүдән соң, шул кәгазьне сорарга оялды. Сүз кодрәтенә буйсынды Шундый риясыз, гөнаһлыларга җанын бирергә, бөтен тагар халкына бәхет өстәргә омтылып торган, яралы йөрәгеңне кулы белән бәйләргә әзер әүлия кешегә ничек ышанмыйсың да. ниндидер намә яздырып, ничек кәефен бозасың!
Илдар акчаларны каударланмыйча гына алды, иркенләп санады вә кәгазьләрдән арындырып, күп санлы кесәләренә бүлеп куйды. Михнәт белән җыйган хәзинәсен карашы белән чит кесәләргә озатканда, ни өчендер Мифтахка моңсу булып китте. Әмма үзен бик тиз кулга алды:
Рәхмәт инде сезгә яхшылыгыгыз өчен:
Без ведь татарлар. Татар кешесе шедрый и доверчивый ул. Мин — Сахалин татары. Кешегә долгка бир, курыкма, ышан, не торгуйся. Сиңа уннан бере кире вернется, яхшы. Спасибо ать.
Ошбу сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшенеп тә җитмәстән. Мифтах күңелен биләгән җылы тойгыдан һаман да арына алмыйча:
Рәхмәт, рәхмәт, Илдар дус,— дип кенә әйтә алды.
Сез артык стеснительный, ничек әле. оялчан. Күзләрегез...
— Мин хатын-кыз түгел лә,—дигән булды Мифтах. Үзенә рәхәт иде. Ярый, мин побежал.
Көтмәгәндә бөтен булган, бурычка алган акчаларын җиде ятка тапшырган хөкүмәт доценты егеткә нәрсәдер әйтергә тиеш иде
Кайчан күрешәбез?
— Бурчылмагыз. Я Вас найду. Мин яна министр здравоохранения белән бер йортта тора идем
— Адресыгызны да белмим. Телефоныгыз да юк. Каян табармын сезне?
- Мин сам найду. Волноваться итмәгез!
Туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә җиңеләеп калган Мифтах, кулын изәп, уку бинасына кереп китте Милләтнең менә шундый изге, кешелекле балалары читтә каңгырып йөри...
Көндәлек мәшәкатьләр белән үзең аша узган вакытны сизми дә каласың. Сәгате көнне, тәүлеге айны алыштыра, адәм баласының гомере шулай үтә дә китә. Миф>ах Нәфис улы Яңа елны өендә генә каршы алды Сахалин татарыннан хәбәр юк. Илдарның теге вакытта санап күрсәтүенә ышанганда, «Тавриямлек акча инде декабрь уртасына ук җыелган булырга тиеш иде. Күрәсең, егет үзенә тиң итеп. «Москвич» алып бирергә уйлагандыр. Хәбәр тотып алса, ярыйсы иде дә. Гел күренеп йөр\ дә кирәк түгел инде анысы. Дустан дошман күп. дигәндәй.
Яңа ел алдыннан Мифтахка салкын бәрде. Дуңгыз елының икенче көненә кергәндә тәне кызышты, температурасы күтәрелде. Гомерендә беренче тапкыр диярлек кырынмады да Өйләдән соң телефон шылтырады. Кемгә нәрсә кирәк икән, дип Мифтах үзе алды трубкәне.
Это Ибатулин Илдар Күрешергә надо
Ашыга-ашыга сөйләве нәкь аныкы Илдар үзе. Ура! Машина Остап Бендер нәрсә әйткән әле? Машина - не роскошь, а средство передвижения. дигәнме?
Соң өйгә килегез. Адрес сездә бар бит
Юк. телефон только дали.
Мифтах ничек килергә кирәклекне өйрәтте. «Бер частан сезде булам», диде Сахалин татары
Аш-су бүлмәсендә кайнашкан хатыны сорашмыйча гүзә алмалы
Кем борчый анда?
Бер мафиозник, диде Мифтах тәкәббер генә. Мафия белән аралашуның гавам арасында бик абруйда икәнлекне чамалый иде хуҗа Шулар белән танышлыгыңны әйтеп, теләсә кемне бәреп егып була.
Нәрсә кирәк аңа?
Соңрак белерсең, белгәч, йөгереп килеп үбәрсең. Мин әле кыйлан- ган булырмын, кирәкми, дигән булырмын
Тәк. Димәк, машинага чират җиткән Аны Мәскәүдән үз хуты белән алып кайтырга гуры килер, дигән иде Илдарчик Әгәр бүген, йә иртәгә үк юлга чыгарта кирәк булса. Шоферлык таныклыгы булса да. йөртүе әллә кем түгел. Юл ерак, һәр яңа машинаны мафия каравыллап гора, ди тукран борын. Юк. юк. башка аны ямьсез исем белән хурламас Пәрәмәч кебек тулы биткә, кыпчакның бәрәңге борынына өйрәнгәнсең. Димәк, ул үскән Сахалинның дымлы, сулы, юеш һавасы, чит җир мохите киңәер! ә. җәелергә ирек бирмәгән.
Тукта, берәр тәҗрибәле кешене үзе белән машинаны алып кайтырта кодалыйсы булыр. Теләсә кемтә серне чишәргә дә ярамый биг әле. Карта авызлар җитәрлек Хатынының энесе оста шофер лабаса. Ул шуңа хәбәр салды Ләкин тегесе тиз генә килешмәде
Жизни, минем бер дә вакыт юк Үземнең машинаны карыйсы бар Ярый, ялындырасы булсаң, кеше табармын
Бердәнбер жизнәсе, институт укытучысы белән бәхәскә кереп торуның төшемсез икәнен чамалап (ике кызы үсеп килә, укырга кертәсе була), тавыш кыйбласын үзгәртте:
Ничек әйтсәң, шулай булыр, жизнәкәй. Бер сәгатьтән әзер. Команда көтәм!
Мифтахның кәеф-сихәтләре күтәрелеп китте, кырынып ташлады, тә-ненең ясалма кызулыгы да кимегәндәй тоелды аңа. Кешене сөенеч яшәтә икән.
Илдарга ишекне үзе ачты, бик якын вә көтеп алган газиз кардәшен каршылагандай, ике куллап күреште, аркасыннан сыйпап, залга алып керде, ишекне яхшылап япты. Күрәсең, дуңгыз елы аңа бәхет алып килергә чамалый. Күпме мөмкин мескен булып, ятлардан миһербанлык көтеп яшәргә?! Чичәннәрчә шигырь әйтеп җибәрә язды.
Ибатулинның өстендә шул ук куртка Юан пыяла артына, тирәнгә кереп урнашкан хөсетсез күзләре берни сиздерми. Кунак. Яңа ел белән тәбрикләп, вакыт уздырып торуны кирәк тапмады. Үгезне мөгезеннән алды.
Мифтах Нефисевич, аз гына осечка булды. Бурчылмагыз! Все будек о’кэй Фирма прогорела. Сволочь БХСС килеп счетларын арестовать иткән. «Москвич» везде 22 миллион тора, а монда шестка йибере- лер. Ничек, почему? Лавочканы закрыли Февральде мин тагы еду. Булыр. Пока акчаны китердем әле.
Мифтах берни аңламый. Колаклары тыгылды. Ни сөйли бу кош битле инсан, аңа нәрсә кирәк? Әйтерсең лә, кызышкан тәненә чиләге белән бозлы су тондырдылар.
Шул арада Сахалин татары курткасының сансыз кесәләренең берсеннән әзер кәгазь кисәге, каләм тартып чыгарды. Туктаусыз сөйләнә- сөйләнә. язды, сызды, санады. Сүз белән фикер бердәмлегенең нәтиҗәсен — доцент колагына тукыды. Дөресе, үтә күренмәле пакетка төргән акчаларны сабый хәлендә утырган Мифтахның сәлперәйгән кулына төртеп кертте.
Сезге ике миллион акча Считайте! В сентябрьдә долларның курсы низкий иде. Җитми иде. 200 тысяч үземне добавил. Эни говорит, кеше ренҗеп утырыр. Отнеси, бехилен ал. дир.
Какса-сукса да замана, яшим әле. егетләр, дигәндәй, Сәләхетдинов озын кулларын туктаусыз хәрәкәтләндергән, каршысында утырган затка күтәрелеп карарга үзендә көч тапты. Маржа кешесенең туң балыкныкы төсле бер урында катып калган күзләренең төсен билгеләве кыен. Суы кипкән күл төбе төсле. Аскы ияге бөтенләй юкка чыккан Шулай да кыяфәтендә, үз-үзен тотышында хәйләкәрлек, этлек сизелми сыман. Күктән бер гөнаһсызга сөрелгән фәрештә диярсең үзен.
Температурасы янәдән чикерткә төсле өскә сикерде Мифтахның. Ул инде санны санга кушарлык хәлдә түгел иде. Төп башына утыртуның ни икәненә ул соңрак төшенәчәк. Акчаны санап алырлык мөмкинлеге дә юк хәтта. Ишекнең теге ягында, эш кылган булып, хатыны кыштырдый. Колаклары затлы нәселле этнекедәй үрә торгандыр инде.
Ясалма кеше—робот төсле төргәкне чалбар кесәсенә шудырды. Сахалин татары каршысында таштан уелган сындай басып торган Мифтахны, сатлык Иуда төсле кочаклап үпте дә. сөяксез телен әйләндерүен дәвам итте:
— Скоро Китай мин барам. Несте нужно — привезу! Ну. пока!
Бу фани дөньяда Илдар Ибатулин белән соңгы күрешүе турында хәбәрдар түгел иде әле тышкы ишекне ябып, лып итеп кәнәфигә барып утырган дәүләт доценты.
Аның ялгыз каласы, ташка төшкән бәллүр пыяладай уалган зиһенен, ватылган тәнен җыясы, нәтиҗәләр ясыйсы килә. Кичен бик каты салган кешенекедәй башы чатный. Кая инде ул безнең илдә шәхес иреге дигән нәрсә була алсын ди? Кайгы-хәсрәтең белән күзгә-күз карашып калырга кем ирек бирсен, ди инде сиңа? Чуар халатыннан йомры тезбашларын алга ташлый-ташлый, Мифтахның хәләл җефте керде. Янына килеп кунаклады.
Кем иде ул? Нәрсә кирәк аңа? Ник чәйгә утыртмадың?
Хатын-кыз сорау бирә башласа, бер белән генә чикләнмәс
Башка вакытта югалып, каушап калуның ни икәнен белмәгән, сыртка салдырмаган мәче кебек, гел аякка гөшкән Мифтах нәрсәдер уйлап чыгарырлык, ялганларлык хәлдә түгел иде.
Беләсеңме. Мөршидә. бу мафия малае миңа арзанрак бәягә машина юнәлтеп бирермен дигәнне.. Кызы керде укырга. Мин бераз ярдәм иткәнием...
Мөршидә ханым барча җитезлеге белән урыныннан сикереп торды Ой. шәп булыр иде ул... Иеме? Барып чыгар диме соң мафияң'.’ Юк шул. Без өйләнгәч төн кыска, диләрме әле Фирма янган Пожар булган бик көчле.
Нигә ул хакта миңа әйтми йөрдең? Темнила!
Иргә кычкырган әтәчнең башы авырта. Сюрприз ясамакчы идем
Мөршиденең сөмсере коелды. Олы кунаклар киләсе көнне мичтә бәлеше янган диярсең.
Нишләп эч пошырып йөри алайса? Телефоннан гына әйтсә Әшәке хәбәрен.
Хуҗа кеше тавышына гөрттерүле. кинаяле юмор чаткылары үрләтергә тырышты:
Мафия бит. Серлелек төсмере, төтен, томан кирәк аларга
Булдыксыз алып-сатулар белән аралашмасаң тагын. Мафия мондый үләт булмый. Әйткәнендә тора.
Хатыны белән килешкән хәлдә дә. Мифтах матурының тизрәк бүлмәне калдыруын теләде. Аның кайгысы башкала иде Уң як чалбар кесәсендә бүлтәеп, бүселеп яткан акча беленмәсен Киң учын куеп, аягын аяк өстенә ташлап карый, урыныннан торып, бердәнберенә ян белән басып. Наполеон позасын кабатлый. Ә агач акча бәйләменең күләме вакыт узган саен зурая баргандай тоела. Исәп-хисап, бурычларын түләгәч, ул калганын, әлбәттә инде, хуҗабикәсенә кайтарып бирер Кая илтсен ул аны Каш-котыда ут ырмаса да, түләүле сөяркәсе юк.
Мин азрак ятып торыйм әле, хатын. Температурам күтәрелә бугай.
Йоклап китмә! Тиздән ашарга утырабыз!
Фән әһеленең хәле, чыннан да. мөшкел иде.
Шул ягудан чын-чынлап хасталанып кипе Сәләхетдинов Авыруга китергән көчле кичерешләр дулкынының каян килгәнлеген үзе генә белә Үпкә, рәнҗү хисе, эчтән януы, гарьләнүе аны аяктан екты. Җаны үксеп- үкссп елады.
Акчаларын санап карагач, аскы ияксез мөҗәһилнең үзен кычкыртып «печеп» киткәнен аңлады. Ул акчаны кайтарган көнне бер долларның кимәле дүр> меңгә меигән иде. Димәк ки. аның 500 тәңкә яшеле үзе гене дә Илдар tain аналы тапшырган акчага гора. 700 меңе дә өч ай эчендә шактый үскән булырга тиеш иде.
Иш янына куш дигәндәй, икенче көнне бичәсе эштән тагын бер «яңалык» I open кайтты. «Ялгап акчалар күп таралу сәбәпле. 50 меңлекләр алышына, юкка чыгарыла икән. Бер иллелегем бар иле. көчкә алыштырдым, дип. үзе дә сизмәстән иренең йөрәгенә үткен без белән кадап алды. Чөнки Ибатулин калдырган акчаларның барысы да диярлек иллелекләр иде.
Аңлашылды. Акча белән уйнау ихтималын ишеткән озын колак, бурычын ашьпа-кабалана китереп аударган Бер өлешен
Кырык бишен алыштырган доцент Сәләхетдинов үзенең шундый ахмак хәлдә калганын хәтерләми Беркатлы һәм йомшак күңелле, хәерче галим-голәмә халкын аллауның, сүз белән эретүнең җаен гапкан бит бер балаклы манкорт. Ул еш телгә алган хисап институты укытучылары да шулай ук муеннан нәҗестә угырмыйлармы икән'.’ Хезмәпэшләре?
Гарьләнүдән йокысыз калды. Әллә нинди кабахәт төшләр күрде. Албасты. Ширин бабайлар, юха еланнар, шайтаннар белән булышты, шабыр тиргә батып, куркып уяна торган булып китте Юк-бар өчен акылдан язарсың, дип шөлли калды. Үзен теләсә нинди җисемле сынландыруны кулланудан тартынып тормыйча әрләде: шыр тиле, дивана, ахмак, надан, кем инде сиңа тиктомалдан чирек бәясенә машина китереп тоттырсын. Аның максаты долларлар суырып алу булган Шул кәсеп белән тамак туйдыручы шакал икәнен сиземләве кыен идемени? Йөзеннән, үзен тотышыннан, теленнән күренеп, эчкеченең авызыннан бәреп торган махмыр исе шикелле аңкып тора бит аның нинди нәселдән икәнлеге...
Алдакчыны тозлап-борычлап әвәләгәч, бераз җиңеләеп киткәндәй булды. Мәгәр йомшак ятакта иркәләнеп, чирләп ята торган вакыт түгел иде. Хәрәкәт итәсе, акчаны каядыр урнаштырасы... Долларга алыштыру ниятен сайлады акылы.
Бәяләр кискен күтәрелү, имеш-мимешләр таралу сәбәпле, акча алыш-тыру нокталарының күбесе ябык булып чыкты. Шөкер, «Совет» кунак-ханәсендә эшли икән. Таныш-белеш юкмы икән дип, як-ягына карана- карана, чиратка басты. Табигый ки. ул кассага килеп җиткәнче, долларлар сатылып бетте. Бу гамәл барып чыкмагач, бурычларын өләшергә кыйтыклады доцентыбыз.
Өенә соң гына. арып, хәлдән таеп кайтты. Эңгер-меңгер халәтендә теге мафия кешесен күрде. Каты итеп әрләде үзен: «Егетем, сез абзый берни аңышмый калды дип фараз кылсагыз, нык ялгышасыз. Кәсепче икәнегезне беренче күрүдә үк сиземләдем,— диде доцент үзен күтәребрәк куюны кирәк санап.— Бу кешедә намус заты аз-маз гына калмадымы икән, дип сынап карарга булдым. Иманыгызны сары шайтанга, нәфескә саткан кеше булып чыктыгыз... Жаль... Артык акчаларым югын беләсез. Сез сораганны байтак вакыт җыйдым. Югары уку йорты укытучысы башым белән базарга чыгып, җилдә җилфердәтеп хатын-кыз эчке киемен сатып утыра алмыйм ич.
Сезнең хакта фикеремне ачыктан ачык әйтимме? Кемнәндер ишетергә тиеш сез аны. Беренче очрашуда ук сезнең вак жулик, проходимец, шулер, прохиндей икәнегезне аңладым. Бу төшенчәләрне татар телендә дә аңлатып була. Тик сез аны татарча аңламассыз Минем каргышым төшәр, балаларымның өлеше тотар! Гомеремдә беренче кат чын күңелдән рәнҗим мин. Тамагыңа балык сөяге булып кадалсын миннән урлап үзләштергән акчалар...»
Шулай берничә көн саташып, нотыгын үз-үзенә сөйләп һәм һавага өреп йөргәннән соң. бераз тынычлангандай булды мөгаллим әфәнде. Алдакчыны эзләп тә карады. Исем-фамилиясен хәтерләсә дә, эшләгән, яшәгән урыннарын белми иде. Еш телгә алынган «минбытта» андый кеше табылмады, һәрхәлдә, кадрлар бүлеге аша үтмәгән.
Шунда апелляция белән укырга керергә ярдәм иткән кызый исенә төште. Эзләп тапты кәгазьләре арасыннан. Шәфикова Гүзәл икән. Аны табып сөйләшүнең файдасы булмастыр. Әтисенә кайтып әйзер дә. теге «кош» кояш чыгышы якларына очып та китәр.
Бердәнбер әмәл кала, кыз беренче имтиханын бирергә тиешле укыту-чыны табып, «ярдәмен» сорарга. Җиңел шөгыль түгел бу. Гадәттә, кемгәдер уңай бәя куюны, билгене күтәрүне сорыйлар. Ә биредә шуның киресен эшләүне үтенәсе була.
Сынау алучыга: «Арзан бәягә машиналы буласым килгән иде дә. бу абзагызны ыштанын салдырып, кырмыска оясына утырттылар, җәзасын гөнаһсыз сабыйдан алырга булдым», - дип, дөресен әйтәсеңме'.’ Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә шулай җиңел аңлашу, дөресен ярып бирү алымы яшәсә, шәп булыр иде дә. Юк шул, без аңлы тормышыбызның күп өлешен алдау, ялганлау, шомарту, хәйлә белән уздырабыз. Хакыйкать ачы. аны әйтергә йөрәгебез, тыныбыз җитми.
Ояла белү сәләген ахыргача жуеп бетермәгән Нәфис агай малае, соравын түләүле уку өчен кертелмәгән акчалар, ялган документлар белән бәйләп, буталып бетте.
Гозер белән мөрәҗәгать иткән танышы егет кеше булып чыкты
Аңлатып горма. Син сорагач. Вуз укытучысының бөтен байлыгы - «бишле»дә. көче - «икелемдә.
Шәфикова беренче имтиханын бирә алмады... Калганнары өчен кимсенеп сорап торасы да булмады. Югары уку йортында студентның язмышын тәүге сынау хәл итә Беренче фәннән эт койрыклы билге алса, бу—туачак бәхетсезлекнең ныклы нигезе Түбәнге баскычта ук сөрлеккән талип- талибәнең якты киләчәгенә, ил гыйлеменә өлеш кертүенә кем ышансын да. үзен хөрмәт иткән мөгаллим беренче билгене чыгарган, дөресе, берни дә куймаган коллегасына ышанмыйча, күзле бүкәнне, шыр наданны тыңлап, заяга вакыт ын уздырып утырсын, ди. Фәннәр, наданлык шикелле үк. үзара бәйле тормыш чылбырының боҗралары. Үрмәкүч пәрәвезне үрә тора
Кыскасы, икенче укытучы элек куелмаган тамгага тулы ышаныч белдереп, алдында калтыранып утырган адәм баласына мондыйрак нәтиҗәсен ирештерә:
Мин сезгә уңай билге куя алмыйм. Имтиханга әзерләнмәгәнсез... Лекцияләрне калдыргалагансыз... Болай ярамый Теләгегез булса, тагын бер кереп карый аласыз! Тик белмим
Өченче имтиханны алучы мөгаллимнең эше бөтенләй җиңел. Аның мәчесе куян тота Вөҗдан атлы әкәм-төкәмнең борчылырга да әхлакый хакы юк. Ике фәнне аударган студент ничек инде ул алып барган иң катлаулы, авыр һәм иң кирәкле предметны беренче керүдә үк уңай бәягә тапшыра алсын, ди Тузга язмаганны Үз фәненең бәһасен, абруен төшерүгә юл куймас!
Менә шул мантыйк кануннары иләгенә эләгеп, Сахалин татарының күрше кызы өч сынауның берсеннән дә уңай нәтиҗәгә лаек була алмый
Әрсезлек бар икән үзендә Доцент Сәләхетдиновны эзләп таба.
Исәнмесез? Мин Шәфикова Ләйсән булам.
Хәтерләмим. Безнең авыл кызы мәллә?
Юк ла. Миңа апелляция белән институтка үтәргә ярдәм иткән идегез.
Искә Iэшергәндәй булам.
Шул ук ап-ак чырай, тар, арык җилкәгә сибелтән соры чәч Тагын да ябыгып, кечерәеп, кәҗә бәтие хәтле генә калган. Имтиханнарын тапшыра алмаганга борчылганга охшый
Соң. тыңлыйм сезне Миннән тагын ни кирәк’ диде доцент, кызның әлеге бичара хәлгә төшүенә өлеш кертмәгән кешедәй, шактый дорфа итеп
Шәфикованың хәле мөшкел булудан хәбәрдар булса да. зарыгып көткән кешесе бу бәләкәч гүгел иде. Шәриф Камалның депутаты кебек, алдан әзерләп куйган нотыгын күңелендә кат-кат әйләндереп, тегенең үпкәсенә, бавырына, бәгыренә төшәрлек итеп чарлап (аның уенча), үзен шулай туктаусыз чыбыркылап, кыздырып, ул аскы ияксез тти бәндә, ни кош булган жан иясе белән очрашуга өмет иткән иде
Менә теге килеп керә бүлмәгә. Берни булмагандай лып итеп урынлыкка утыра. Ләйсән турында сүз катуга, үтенечен әйтүгә, Мифтах бармакларын уйнатып әйтеп куя:
Иптәш, әүвәл минем биш йөз яшелне өстәлгә чыгарып сал! Сәясәтчеләр әйтмешли, шул алшарт үтәлсә, әңгәмәбезне дәвам иттерербез
Тегесе куртка кесәләреннән әллә нинди квитанцияләр, кәгазьләр чыгарып саный, сөйләнә, күзгә Сахалин томаны җибәрә башлый Мифтах инде ирлек мәктәбен узган кеше. Бу юлы җиңел генә алдатмас!
Доцентның бу хыялы да чынбарлыкның явыз матурлыгына бәрелеп чәлпәрәмә килде Кыз. кулындагы кечтеки кулъяулыгын уталый-уталый. сүзен дәвам ит те:
— Мин өч фәнемне дә тапшыра алмадым. Бик яхшы беләм дип масая алмыйм, әмма башкалардан, һәрхәлдә, «өчле» билгесе алганнардан ким- хур сөйләмәдем.
«Мин бит сездә эшләмим. Ул факультетка катнашым юк», дип үткен пычак белән акмай аша гына үтмәкче иде дә. ялкынсынган мие, зиһене теленә ачкыч бирде, сорау тартып чыгарды.
— Теге ир кеше. . Кем әле... Илдармы? Ул кайда хәзер?
Кызый һич көтелмәгәнчә, читлеккә эләккән бүре баласыдай күзләрен зәһәр уйнатып, кистереп җавап бирде:
— Ул юк. Юкка чыкты.
Кыска җавап доцентның яралы җанына тоз сибү белән бер булды. Аның әльгазиз яшел яфраклары да мәңгелеккә, галәм киңлекләренә очып киттеләр дигән сүз иде бу.
Ничек инде ул юкка чыкты?
Ләйсән бу юлы сүзне тагын да кыскарак тотты. Кулларын як-якка җәйде дә, авызын сабый балаларча бөрештереп: «Тю-тю!..»—диде.
Мифтахның бәлеш төбенә үк төшәсе, беләсе, ачыклыйсы килүе табигый иде. Шәфикованы сөйләтте, ачы хакыйкатькә барып җитте
Ибатулин Сахалиннан кайткач, нәкь менә алар яши торган катта бер бүлмәле фатир сатып алган. Ләйсән исә, әнисе белән өч бүлмәледә яшәгән булган.
— Ни өчен яшәгән идек дип, үткән заманда әйттең әле.
— Фатирыбызны бүлдек.
— Әтиегез аерым яшиме? Ул аерылып., чыктымы?
Кыз Мифтах ягына бу юлы күзләрен мөлдерәтеп, әрнеп, үрсәләнеп карады. Бу абыйга барысын да сөйләргәме, юкмы икән, дип үзен борчып алгач, алдында утырган кешенең кызыксынып тыңлавын күреп, фикерен дәвам иттерергә булды. Эчендәгесен җитди кешегә сөйләп, бушанасы да килгән иде аның.
— Юк ла! Теге абзый. Сез белгән Ибатулин фатирыбызны бүлде. Әтием үткән ел вафат иде. Сезгә әйткән идек кебек.
Ләйсәннең дулкынлана-борчыла сөйләвеннән Мифтах шуны аңышты. Сахалин татары күршесе Хикмәтулланың, ягъни Ләйсән әтисенең салырга яратканын сизеп алган да, кичләрен гел үзенә «капкаларга» чакыру йоласын керткән. Бер ящик «Рояль» атлы спирт алып кайткан. Ашамыйча эчү гадәте әтисенең бавырын, бөерен череткән, соңрак йөрәге тоткан. Агуланган, дигәннәр. Ярып, тикшереп тормаганнар.
Салкын чишмә суы капкандай тешләре камашты Мифтахның.
— Ибатулин безгә күчте,—дип дәвам итте кыз Мин аны «папа» дип атарга <иеш булдым.
— Үз фатирын нишләтте?
— Җавабы әзер иде. Минеке түгел иде ул,—диде. Безгә пропискага керде, тулы хуҗа булып алды. Бер ел чамасы узгач, әнигә, миңа көне- төне бәйләнде дә, фатирыбызны бүлде. Безгә ике бүлмәле хрущевка, ана кирпеч йорттан бер бүлмәле эләкте.
— Әниең авыр кабул иткәндер.
— Ул әти белән дә интеккән иде. Тик мондый явыз, хәйләкәр, гасаби кешене күргәнем юк иде әле. ди. Байтак кеше безгә аның машина алып бирәм. дип алдалап алган бурычларын сорап килде. Куркытучы, яна-учылары да булды. Безгә акча каян килсен! Менә шул. Дөрес, мондый мәшәкатьләр белән рәтләп укый да алмадым Әмма «өчле»лек беләм мин абый...
Фикерен тәмамлады да, Сәләхетдинов ягына олыларча үпкә катыш җитди караш ташлады, тагын нидер өстәргә иткән иде дә, кулын селтәп, тиз-тиз чыгып китте.
Кызый бәян кылган хәлләр аңа ифрат авыр тәэсир итте. «Йөзем ак. күңелем пакь», дип үзен тынычландырырга тырышса да, барып чыкмады. Бер дустының яраткан гыйбарәсе колагында чыңлый: ир-ат гоме
рен ачы телле, көнче хатын белән ашамыйча эчкән хәмер генә бетерми, үпкәләү белән ваклашу күбрәк кыскарта. Доцент Сәләхетдинов ваклашты. кара чәүкә үчен чыпчыктан алды Кызыйга эшләгән этлеге исенә төшкән саен җаны. үтәли жилгә эләккән яфрак кебек лепелдәде, йөрәге парә-парә килеп телгәләнде
Кызга ничектер ярдәм итәсе булыр, дигән фикерне күңеленә беркетеп куйды.
Машинага мөнәсәбәттә фикере үзгәрде Ахмак бер хыял булган икән ул. Йөртү тәҗрибәсе дә килделе-киттеле кешегә андый пырдымсыз аргамакның ниемә хаҗәте бар Берәр җиргә китереп сыларсың, тырышып җыйган малың бер мизгелдә күккә очар. Әле үзең исән калсаң! Арбасы булса, куярга урыны, гаражы кирәк. Өй янында тотсаң, угрылардан саклап, үзеңә тышта кунасы була. Машиналы булу баш авыртуы эзләү, теш сызлавы алу гына ул. Гомумән, ни чуртыма кирәге бар мина машинаның. Эшли торган җиремә астыннан тимер тәртәләрен суыра- суыра тимер әрҗә-трамвай унбиш дәвыйкәдә илтеп җиткерә, бакчага поезд дигәннәре алып бара. Машинасыз кайгы-хәсрәтсез. вакыт-ар- гамакны үземә буйсындырып, үз җаема гына яшим әле рәхәтләнеп
Әмма машина җене, дөресе, түләп бетмәгән бурычлары аны үз җәт-мәсеннән тиз генә ычкындырмады Әле хуҗасына долларларны кайтарасы бар иде.
..Хәзер доцент Сәләхетдинов туган анасына да дөресен әйтә алмас: ул чын-чынлап йокыга талган идеме, әллә изрәп, боламыкланып киткән вакыты гына булдымы? Акылы ком сәгате кебек эшли һәрнәрсәне ап-ачык хәтерли. Бер мәлне йокы бүлмәсенең урамга чыккан почмагы машина капоты кебек ачылып китте. Аннан, кабык түшәмне күтәреп, әнисенең яшереп куйган тәмле ризыгын чәлдерергә келәткә кергән малайдай бер җан иясе төште. Доцентның язу өстәленә аягымы, кулымы белән таянды да. идәнгә, аксыл келәмгә төшеп басты.
Сәләхетдинов башын күтәрде, ике кулы белән мендәренә ябышты. Коты очудан бигрәк, чакырылмаган кунакны яхшырак күрәсе килде. «Бу йә Әҗәл, йә Язмыш минем арттан килгән. Берсе җанымны теге дөньяга алып китсә, икенчесе сары йортка тапшырыр» кебегрәк ямьсез уйлар өермәсе миен көйдереп узды. Әүвәл иң борынгы мәҗүси затка маймылның бер Iәренә охшаган җан иясенең куллары канат булып чыкты. Калын күзлекле кечкенә йөзен очлы, озынча томшык алыштырды.
Канатларын җәеп, җилпенеп куйды. Фәнни мәкаләнең язу өстәлендә яткан битләре, давылга юлыккан йомычкалардай, бүлмә буйлап очып йөри башлады. «Болай да язылып бетмәгән гыйльми хезмәтем, шайтан алгыры, зав. каф. өшерәчәк». дигән ямьсез уй зиһенен игәүләп үтте.
Шул арада түшәмнән иңгән зат телгә килде:
Әй. син суалчан. Сахалин татары синарга бурычлымы?
Әйе. 500 доллар тиеш ул миңа, диде Сәләхетдинов. Үз тавышын үзе ишетмәде
Ренҗеп ятасынмы?
Уйларга бер минут та вакыт бирелмәгән. Канатлар җилпенә, язу өстәлендәге кәгазьләр тишектән очып чыгып китә тора
Рәнҗүдән ни файда? Бурычка алганисм Түлисе була.
Шунда сөйләсәң кеше ышанмаслык хәл булды. Кош томшыгы белән саргылт-яшел курткасының күп санлы кесәләрен актара башлады Ала- рдан мөселманнар байрагы төсле куе яшел йөзлекләрне алып. Мифтах ягына ата башлады. Унны ташлады. Үзе мыскыллап, явыз итеп ыржайды
Бу хәлдән тан калган доцент мәрхәмәтле кошка исем эзләп зиһенен болгатты. Ләкләкме? Ул ак төстә бугай. Әниләре каргышы төшеп, күрешә алмыйча саргайган Сак белән Сокларның берсеме?
Халык иҗатында могҗизалы, беркем күрмәгән әкият и Сәмруг кош бар т үгелме әле’’ Шул үзе микән әллә, мур кыргыры?
Кош янә телгә килде:
— Танысынмы, свой долларларны?
— Таныйм дип. Алар бар да бер төсле.
— Бери, алар синеке!
Томшыгы белән җыеп алып. Мифтахның йонлы күкрәген каплаган ак җәймәле юрган кырыена ук китереп куйды. Мифтах кулларына алды. Әйләндереп-тулгандырып карады, кат-кат санады. Барысы да Сәмруг кош әйткәнчә.
Бурычын кире алуга тәмам өметен эзгәч, көтмәгәндә акчаларының ике тапкыр артып кире кайтуыннан өнсез калган доцент иске сумала кебек каткан иреннәре аша көч-хәл белән берничә сүз кысып чыгара алды.
— Сезне кем дип белик?
— Мин — Сәмруг кош. Алла колы. Ишеткәнен бар? Мин беркемне обижайт итмим.
Тавышында, әллә каян, балачактан килгән бераз үзгә, бераз таныш чалымнар ишетелгәндәй булды. Хәтерли алмады.
— Эни сказала.— диде дә, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, канатларын җыеп алды һәм түшәмдәге тишеккә кереп китте. Капот шап итеп ябылды.
Күңеленә исәп төште доцентның. Тиз генә долларның бер өлешен Рәсәй акчаларына алыштырырга кирәк. Калганы бурыч түләүгә китәр. Суыткычлары, юыртып барган мәлгә чыгымчы аттай, тукталып калды. Түбән Кама тарафларыннан энесе җибәргән тана боты йомшап, сүлен агызып ята. Яңаны — чит илдә эшләгәнен алып, шатландырыйм әле хатынны бер. Болай булгач, отты бит әле абзагыз. Ниязга бурычын да чыгарып сала, яңа суыткычлы да була.
Өстенә зәңгәрсу күлмәген, иске коңгырт кәстүмен, пальтосын киде дә, атылып урамга чыкты. Акчаларны чалбар кесәсенә тыкты, сул кулын да шунда калдырды. Берәрсе долларга кызыкса, теләсә нинди Гали батырны, урам мафиясен бәреп егарга әзер булып, уң кулын чытырдатып йомарлады.
Эт чаба дип, бет чаба дигәндәй, ашыкты. «Совет» кунакханәсенә ничек барып җиткәнен хәтерләми. Касса ачык. Сап-сары чәчле, озын кара керфекле кызга эре генә биш данә «яшел»не сузды.
Тиз генә алыштырып бирегез әле?
Кыз акчаларны алды. Утка күтәреп карады, сәмәнне каядыр тыкты, аннан түгәрәк ак төймәгә басты. Шул арада күрше бүлмәдән килеп чыккан ала-кола киемле ике кораллы егет безнең доцентны култыклап алдылар.
— Киттек, абзыкай! Без сине күптәннән көтәбез. Берничә банкны утырткан идең. Үзең дә яхшы каптың.
Мифтах кулларын, гәүдәсен ычкындырырга тырышып карады. Кым-шана да алмады.
Җибәрегез мине! Акчамны аласым бар. Жалоба бирәм. Мин — дәүләт доценты,—дип кычкырды ул.
Әһә, әле доцент башың белән ялган акчалар ясап, шуларны таратып йөрисең икән!—диде омончыларның берсе.
— Бөтен хикмәт шул укыган кешеләрдән чыга. Тикшерерләр, ачык-ларлар.
— Мин беркая да бармыйм. Акчамны аласым бар.
Менә алар синең акчаларың, фальшивомонетчик!
Шунда гына доцент үзен ялган долларлар тапшыруда гаепләүләрен аңлады. Үкенечле сагыш тулы күз карашы белән әле генә кулында тоткан «яшелмләрне сыйпап үтте. Йә хода, бар икән күрәселәрем! Юк. боларга аңлат ырга, акланырга кирәк.
— Мин чын акчалар тапшырдым. Әнә президент башы ярылып ята.
Президент башында эшең булмасын. Акчалар ясалма. Каян алдыгыз аны?
Дөресен ярып салмыйча, болардан ычкынып булмасын бөтен тәне, ашказаны белән сизенгән доцент Сәләхетдинов мәсьәләгә ачыклык кертте.
Миңа аларны аларны... бурычымны кош алып килде. Калдырып китте.
Нинди кош? Сез ни лыгырдыйсыз?
Сәмруг кош!
Омончылар, сары чәчле кыз, чиратта торучыларга бер-берсенә сәерсенеп карашып алдылар. Кулга алучыларның өлкәне зур җиңү яулаган Америка индеецлары кебек шатлыклы авазлар чыгарды
Без ул Сәмруг кошын күптәннән эзлибез! Бу кушамат безгә яхшы таныш. Ниһаять, ялган акча сугучыны да тоттык, дөнья-күләм наркобизнес белән бәйле кешене дә эләктердек. Ике көймәнең койрыгын тоттык. Ходай биргән нинди бәхетле көн!
Икенчесе аны куәтләде.
Киттек, киттек, абзыкай, син безнең өчен кадерле кунак. Ин югары хуҗалар зарыгып көтәләр сине!
Мифтахны ике яктан култыклап, җилтерәтеп алып киттеләр. Ул карышты, тыпырчынды, үзе Сәмруг кыяфәтле Ибатулинга охшатып, туктаусыз сөйләнде.
Мифтах, дим! Мифтах! Сиңа ни булды? Бастырыласың түгелме?
Ул таныш тавышны ишетеп, авырлык белән генә уянып китте. Кара болыт төшкән күз кабакларын көчкә күтәрде. Фирәзәдәй яшел таш күзле хатыны Мөршидә төрткәли икән
Доцент тонык күзләрен түшәмгә юнәлтте Күк капусы ачылмаган. Бераз күтәрелә төшеп, өстәлгә күз салды, һәммә нәрсә үз урынында. Ярый әле барысы да төшендә генә булган икән. Чәнчелеп китсен лә, Әмерикә президентының пеләш башы төшерелгән акчалары. Безгә бәхетне алар китермәс, мафия әһелләре дә алып бирмәс, ахрысы.
Башка вакытта уятса, йокларга бирмисең, дип мыгырданырга яраткан доцент Сәләхетдинов бүген хатынына рәхмәтле иде Сөеклесенең ачык тезенә ялган акчалардан котылган кайнар тозлы кулын салды.
Әмма Мифтах хатынын ялгыш аңлаган булып чыкты
Сиңа килгәннәр анда.
Нәрсә? Кемнәр?
Сине сорыйлар. Нияз диме шунда. Долларлар алып торгание. срочно үземә кирәк, ди. Бар, үзең аңлаш!