КОТЛЫЙБЫЗ
САРМАН САНДУГАЧЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ
Сандугачлар кунып кайда сайрый'— Сарман буйларында тирәктә Җырларда мактап җырланган Сарман яклары — әдәбиятыбыз вә сәнгатебезгә шактый гына сандугачтай талантларын бүләк иткән як Бүгенге көндә күренекле язучы булып җитешкән, актив жәмәгагь эшлсклесс Мәдинә Габделхак кызы Маликова да әнә шушы җырлы, сандугачлы Сарман районының Мортыш Тамагы авылында 1935 елнын 5 августында туган. Балачактан ук әдәбиятка-сәнгатькә гашыйк кыз. җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң, башта Минзәлә педагогия училищесында, аннары Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Институтның тарих-филология факультетын уңышлы тәмамлап чыкканнан соң, ул — журналистлык хезмәтендә. «Чаян» һәм «Азат хатын» (хәзерге — «Сөембикә») журналларында эшли Бу елларда ул журналист буларак та, язучы буларак та осталыгын үсгерә Аның вакытлы матбугатта. «Азат хатын». «Казан утлары» һ б журналларда тормышның көнүзәк мәсьәләләрен яктырткан очерклары, матур-матур хикәяләре дөнья күрә 1967 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Юлдашлар» исемле хикәяләр китабы татар әдәбиятына тирән әхлакый проблемаларны тормышчан образларда чагылдыручы, үткен каләмле прозаик килгәнлеген бик ачык күрсәтә Шуннан сон анын акыл хезмәте кешеләре инженерлар, рәссамнар һәм башка иҗа г кешеләре тормышын, аларның катлаулы эчке кичерешләрен чагылдырган «Кояш күпере» (1973), «Казан каласы таш кала» (1967). «Янартаулар яктысында» (1977). заман зилзиләләрен сынмыйча кичә алган татар хатыны образын үзәккә алган «Яз1Ы такыялар» (1974) повестьлары басылып чыга. Аларның берсе дә укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый «Хокем» (1969) һәм «Адашканга юл кайда9» (1971) исемле маҗа-ралы повестьлары Мәдинә Маликованың детектив жанрда да уңышлы иҗат итә алуын күрсәтте
Тема һәм жанр төрлелегенә омтылу юнәлешендәге эзләнүләрен дәвам иттергән хәлдә, ул 1983 елда үзенең «Ак давылда гал бөресе» («Шәфкать») дигән романын «Казан утлары» журналында бастырып чыгарды, яратып, гыйбрәт алып карарлык сәхнә әсәрләре дә иҗат итте
Мәдинә Маликова, нәтиҗәле иҗади җимешләр бирүдән тыш. җәмәгать эшләрендә дә актив зшләп килә ул шактый еллар Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгьзасы, идарә каршындагы Матур әдәбиятны гарату комиссиясе җитәкчесе булды Хәзерге вакытта ул — Бөтентатар Кызыл Ай жәмг ыяте президенты буларак бүгенге катлаулы чорда күпләгән мохтаҗларга ярдәм кулын суза
Язучылык, журналистлык иҗаты һәм актив җәмәгать эшчәнлегеи исәпкә алып. Мәдинә Маликовага 1976 елда Татарстанның агказанган мәдәният
хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде, ул 1980 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясенә лаек булды.
Түгәрәк юбилее уңаеннан без каләмдәшебезне ихлас котлыйбыз, аңа киләчәктә дә мул җимешле иҗат сөенечләре, гаилә бәхете, җан тынычлыгы белән озын гомерләр телибез.
«Казан утлары» журналы редакциясе.
НАИП ЛАИСОВКА 60 ЯШЬ
Наип Хәбибназар улы Лаисов 1935 елның 10 августында Татарстанның Актаныш районы Түбән Яхшый авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. аннары. күрше Олы Имән авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, 1950—1954 елларда Минзәлә педагогия училищесында укый 1954 елның көзеннән 1957 елның июленә кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1957 1962 елларда Н. Лаисов Алабуга педагогия институты студенты. Институтның рус-татар филологиясе бүлеген тәмамлаганнан соң. аны рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында эшләргә калдыралар. Шунда ул 1967 елның көзенә кадәр башта ассистент, соңыннан өлкән укытучы булып эшли. 1967—1970 елларда Н Лаисов Казан дәүләт уни-верситетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм. аны уңышлы тәмамлагач, кандидатлык диссертациясе яклап, яңадан Алабуга педагогия институтына кайта Хәзер ул - Алабуга педагогия институты ректоры
Язучы буларак. Н Лаисов әдәбият белеменә караган фәнни хезмәтләре һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән билгеле. Аның Тукай иҗатының лирик-эстетик хасиятләрен ачуга, анализлауга багышланган «Лирика Тукая (вопросы метода и жанра)» исемле (1976) һәм М Мәһдиев. Ф Ганиевалар белән берлектә язган «Әдәбият теориясе» дәреслек китабы (1979) матбугатта уңай бәя алды Әдәби тәнкыйть өлкәсендә Н Лаисовны күбрәк поэзия проблемалары кызыксындыра. Аның М Җәлил. X. Туфан, С. Хәким, Р Харис, М Шабаев һәм башка шагыйрьләр иҗаты турындагы мәкаләләре теоретик яктан нигезле, дәлилле һәм заманча гомумиләштерүләре белән кызыклылар
Н. Лаисов — 1984 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Каләмдәшебезне юбилей уңаеннан кайнар котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар. олы шатлыклар телибез
«Казан утлары» журналы редакциясе