Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУШ, ИБРАҺИМ АГА!

Аяныч ки. 1995 елның 1 июль көне татар язучыларына тагын бер кайгы альт килде—әдип, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Зиннәт улы Нуруллин арабыздан китеп барды. Ибраһим Нуруллин 1923 елның 18 апрелендә Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Питрәү авылында дөньяга килә. 1945 елда, сугышта авыр яраланып кайткан солдат. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә; соңрак, аспирантураны тәмамлагач, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый. Галим буларак, ул үзенең эзләнүләрен Г Тукайның ндея-эстетик карашларын өйрәнүдән башлый һәм бөтен гомерен шуңа багышлый Ниһаять. 1957 елда И Нуруллин шагыйрьнең җанлы образын бербөтен итеп күз алдына китереп бастырырлык фәнни-нәфис әсәрен — «Габдулла Тукай исемле китабың язып тәмамлый Мәскәүдә (1977) һәм Казанда (1979) «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә басылган бу хезмәте өчен И Нуруллинга 1982 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Бу үзе үк символик мәгънәгә ия иде —гомерен Тукай иҗатын өйрәнүгә багышланган әдип якты дөньядан «Тукайлы» булып китеп барды. Соңгы елларда И Нуруллин татар әдәбияты классигы Г Исхакый иҗатын кабаттан халыкка кайтару уе белән яшәде һәм эшләде. Хуш. Ибраһим ага! Урынын җәннәттә булсын. «Казан утлары» журналы редакциясе.