Логотип Казан Утлары
Повесть

КЕРӘШЕН КЫЗЫ

Ул якларга барасым билгеле булгач та. ничектер кинәт кенә Якты Күл авылы исеме төште. Дөресрәге. Якты Күл үзе түгел, кайчандыр шул авылда ике-өч тапкыр очрашкан керәшен кызы Начтый. Начтый димәк- тән. алар туу турында таныклыкларына язылган исемнәрен бервакытта да тулысы белән әйтмәсләр. Әллә ничек матур гына итеп бозарлар да. килештереп кенә бүтәнчәрәк әйтерләр. Николай аларга Микулай булыр. Алексей Әлүш. Пелагия — Палка. Екатеринасы Кәти. Начтый дигәнемнең дә чын исеме Анастасия. Питәй җизнинеке Петр. Виркә җиңгинеке Вера иде. Ул чакта без, татар малайлары, анарның чын исемнәре ничек икәнен белмәгәнбездер дә инде, ихтимал, артык кызыксынмаган- быздыр да.
Якты Күл дигән керәшен авылыннан да уңдырышлы җирләрдән, урман-су буйларыннан мөселманнарны куган заманнарда Зәй якларындагы Светлое Озеро дигән урыс авылыннан күчереп утыргылганын белми идем әле. Менә шулай күчеп килгәннәр дә алар, тирә-якта җитмеш- сиксән чакрымгача урыс авыллары булмагач, гел татарлар-башкортлар белән аралашып, телләрен онытканнар. Әмма диннәрен саклаганнар һәм инде йөз елдан артык керәшен атамасын йөртәләр икән.
Якты Күл керәшеннәре белән без бик дус яши идек. Аның билгеле бер сәбәпләре дә бар. Әмма алары турында аз гына алдарак әйтеләсе булганга, хәзергә тукталып торыйм. Хәзергә без юлда. Без дигәнем — үзем һәм сәбәпчесе шушы юл булган тынгысыз уйларым..
Иң башта шул ике-өч тапкыр очраштык дигән Начтый искә төште. Исән микән ул? Авылында микән? Әллә, хәзерге замандагы бик күп кешеләрнеке кебек, язмышы аны да кайнаргадыр илтеп ташлады микән?
Беренче очрашуыбыз... Әйе. әйе. ул көнне әнкәй мине бик иртә уятты. Кичтән һәр көндәгечә көтүлектә сыер саклап, үзем кебек малай-шалайлар белән учак янында әкиятләр сөйләшеп, чыр-чу килеп, төрле уеннар уйнап, тәмам арып-талып, таң беленә башлаганда гына кайтып ятканга болай иртә тору газапның да газабы иде. Бүген Якты Күл керәшеннәрендә бәрәңгегә барасыбыз алдан ук сөйләшенгән булганга, тормыйча да кала алмыйсың.
Әнкәйне хәйләләп булмасмы, тагын ярты гына сәгать, ун гына. юк. ике генә минут йоклап булмасмы дигән уй белән иске юрган астыннан чыктым да урыннан күтәрелә башладым Әнкәй ишек яныннан китүгә яңадан юрган астына чумдым. Әмма хәйләм барып чыкмасын үзем дә белә идем инде Минут та үтмәгәндер, әнкәй келәткә әйләнеп керде Өстемнән юрганны йолкып алды да кулымнан тартып торгызды һәм иркәләп чәбәкли-чәбәкли, ишек алдына чыгарды Мин. эче-гышы кызыл балчык белән сылап, өстеннән ак балчык белән агартылган сал кынча читән келәттән аерыласым килмичә генә, юынгыч янына барып бастым. Белеп торам, йокым тизрәк ачылсын өчен әнкәй юынгычка салкын кое суы салып куйган Монда да йокым ачылмаса. кар базына салкын катык алып менәргә төшереп җибәрәчәк. Ике бармакны гына чылатып, күз тирәсенә тигезеп алдым да читәнгә эленгән сөлгегә сөртенгән булдым. Юыну шуның белән тәмамланды. Ярый әле базга төшәргә туры килмәде. Әнкәй:
— Бар, улым, өйгә кер. катык өстәлдә,— дигәч, йокыдан айнып бетмәгәнгә. күзләремне йомган килеш, чайкала-чайкала өйгә кереп, өстәл янына утырдым. Сыек сөттән оетылган салкын кагыкны агач кашык белән чөмерә башлагач, эчкә суык йөгерде, йокым ачылгандай булды Балчык кәндидәге катыкны ничә секундта башкарганмындыр, мин ишек алдына чыкканда әнкәй, бәләкәй арбаны тәртәсеннән тотып, капка төбендә басып тора иде инде.
Әйдә, улым, хәере-рәхмәте белән кузгалыйк. Көн кыздыра башлаганчы атлап калыйк, диде ул.
Мондый юлларга чыгу беренче генә түгел анысы, курыккан юк Кичә үзем белән бергә сыер саклаган малайлар-кызлар рәхәтләнеп йоклап калганда миңа Якты Күлгә чаклы егерме чакрым теркелдисе
Арбаны әнкәйдән алдым да, ул килеп җит кәнчс коена торырмын дип, Сөнгә таба элдерттем Мондый иртәләрдә шунысы рәхәт, ялан аякларың белән чыклы бәбкә үләннәре өстеннән сыптырасында, Сөн буена җитүгә, киемнәреңне салып ташлап, арбан-нисн белән суга кереп китәсең. Ә-ә. юк. башта ялтыр-йолтыр килеп су өстендә сикерешүче чабакларга, вак- төяк кызылканатларга кызыгып карап торасың икән әле. Аннары гына су[а кереп китәсең Арба тәгәрмәчләрең бүртенә юра, үзең исә суга чумасың. Сөннең җылы кочагыннан аерылып, сөртенми-нитми генә күл- мәк-чалбарыңны кигәч, салкынча һавада бераз дерелдәп аласың. Андый чакта инде йокың гына түгел, бөтен уй-кайгыларын кача. Дөнья рәхәте!
Ләкин бу юлы рәхәтлек кичереп, хыялланып торырга туры килмәде. Ялт игеп әнкәй дә килеп җитте Ул чабатасын салып, күлмәк итәкләрен җыештырып, суга керә башлаганда, мин арбаны сөйрәп, китеп бардым Бу турыда Сөн тирән түгел. Борылып карамасам да. беләм, әнкәйнең кендегеннән булыр, чөнки минем муеннан
И-и суның рәхәтлекләре, иемс, улым, ди әнкәй, кинәнеп
Юри генә сораган була инде ул аны Минем йокым ачылганмы-юкмы икәнен тикшерү өчен генә. Сөн аркылы чыкканда эчке киемен салмаганга, күлмәге ябык тәненә ябышып тора үзенең
Нигә эндәшмисең? Су җылымы, улым?
Җавапсыз калмас өчен генә: «Э-э» дип мөгрәп куйдым
Шуннан сон шактый озак сөйләшми-нитми генә атладык. Бер чакрым үттек микән, икенеме, җиденеме анысын кем санаган Барыбер төшкә чаклы егерме чакрым үтәсе.
Инде әнкәйнең күлмәге кипте, минем исә авыз кибә башлады Сең- герән урманына керер алдыннан әнкәй миннән арбаны алмакчы булды. Буш арбаны гына үзем тарталмыйммы соң инде бирмәдем
Әмәкәй болынына да җиттек. Их. шушы болынның матурлыклары! Әллә ничә чакрымга сузылган эскәтер шикелле тип-тигез җир ул. Чәчәкләре дисәң дә чәчәкләре. Берсе икенчесенә һич кенә дә охшамаган тагы. Бар сарысы, бар саи-сарысы, алсуы, шәмәхә төслесе, кызгылты, кып- кызылы. зәңгәре, зәп-зәңгәре Ә монысы, менә монысы ни төсле? Ничек икән бу төснең исеме° Шулай сокланып чәчәкләргә карап барганда абындым да егылдым.
Ни-нәмә таптың, улым? Миңа да бир әле.
Егылганга ачуым килсә дә, әнкәй көлгәч, үземә елмаеп куйдым.
— Мә, ал, түлке яртысын гына, дигән булдым.
Җитәр, улым, бераз утырып ял итеп алырга кирәк. Әнә теге куак ышыгына сыеныйк.
Әнкәй беләкәй арбаның күчәр ягына чүмәште, мин тәртә ягына. Агач күләгәсендә шул чаклы рәхәт иде Бераздан тамак кибү дә онытылды, арыганлык бетте сыман. Мин яңадан тирә-ягыма күз салдым, һәм кинәт тагын теге чәчәкне, үзем төсенең исемен белмәгән чәчәкне күреп алдым. Шуны өзеп алыйм дип. сикереп торган идем, әнкәй шыпылдап җиргә утырды.
— Әнкәй, ни-нәмә таптың? Мина да бир әле.
Әбиеңнең койрыгын таптым. Әйтми-нитми торалармыни, арба чөйлектереп!
Әнкәй үзе ачулана, үзе көлә чынлап ачуланмый икән әле. Теге чәчәкне өзеп алдым да дөньямны онытып, карый башладым. Уртасы һәр чәчәкнеке төсле сап-сары, таҗ яфракларының төбендә күтәрелгән саен сыеклана баручы куе зәңгәр сызыклар сызылып киткән. Таҗ яфрагының бүтән җирләре Чыннан да, нинди төс соң бу? Шулкадәр дә матур төс булыр икән! Бу төснең исемен белүче бар микән?
Әнкәй, бу нинди төс?
— Бумы'’ Бу ни инде бу Әйдә, улым, кыздыра башлады. Тизрәк атлыйк әле.
Әнкәйнең арбаны үзе тартып киткәнен сизмәдем, чәчәгемне күзләремә бер якын китереп, кулымны бер ераккарак сузып атлыйм да атлыйм икән. Тагын нәрсәгәдер абынып, кулым белән юл тузанын «сөртеп» алдым.
— Бер юлда икешәр әйбер тапмыйлар инде, улым. Бик алҗыттымы әллә?
Юк ла. шушы төснең исемен беләлми карап кына барадырыем ла. Ничек соң моның исеме, әнкәй?
Бу төснең исемеме9 Бу ни инде, улым... Ташлале. юк белән баш катырмале... Соңга калмагаек.
Мин чәчәгемне чалбар кесәсенә салдым да тәртәгә ябыштым. Буш арбаны икәүләп таргып баруы кыен ла ул. Берең озын, берең тәбәнәк булгач бигрәк тә. Бераздан әнкәйнең, алҗырсың бит, улым, диюенә карамый, арбаны үзем генә сөйри башладым.
Кояш кыздырганнан кыздыра. Маңгайдан елга булып тир ага. Юл тузанында аяк табаннары пешә. Карын ачты. Авызда төкерек кибеп бетте. Ә күңелдә — теге чәчәк. Ничек икән соң аның исеме? Төсе нинди исем белән атала икән? Андый төстәге буяу була микән?
- Әнкәй, тәки әйтмәдең бу чәчәк төсенең ни икәнен.
Э-э, әнә килеп тә җиттек, улым. Якты Күлгә Тагын бер тын атласак, алла боерса. Питәй җизнәң генә өйдә булсын. Аның бәрәңгесе дә әйбәт, кыйбат та сорамый.
Чынлап га. керәшен авылына килеп җиткәнбез икән. Әнкәй әйтмешли. тагын бер тын атлауга, Питәй җизниләрнең капка төбенә килеп туктадык. Безне тәрәзәдән күрептер инде, каршыбызга Виркә җиңги йөгереп чыкты.
И-и кодаем, кунаклар килә икән. Безгә килүегезме? Әйдәгез, әйдә, үзебезгә, үзебезгә. Бүтәнгә килсәгез дә. башта безгә керегез. Ризык авыз
итеп чыгарсыз, кодай биргәненнән. Питәй. ишетәсеңме дим, җегетен ияртеп. Әнисә килен килгән. Мактап кына җөрисез икән, аш өстенә килеп төштегез Әле генә бәрәңге пешеп чыкты. Начтый кызым, бар әле катык-сөт алып кер. Баздан сыра да менгер. Җегетнең тамагы кипкәндер. Җегетен бигрәк матур, Әнисә килен. Кайда бу чаклы тузанга манчыдың аны? Җул бик тузанлы мыни суң, исемен ничек әле? Җуынып җибәр. Сездәге Сон суы бездә дә бар ул.
Виркә җиңги, уенын-чынын бергә катнаштырып, үзенең керәшен ши-вәсендә текелди- текелди, безне ишек алдына алып керде. Болдыр өстендә безне Питәй җизни каршылап тора иде.
Бернинди туганнарыбыз булмаса да, без аларны. Питәй җизни. Виркә җиңги, дип йөртәбез. Шулай дигәнне үзләре дә яраталар. Безнең авылда һәр өйнең Якты Күл керәшеннәреннән берәр «җиңгие» йә «җизнәсе» бар. Исәмәт базарына барганда безнең авыл аркылы үтәсе булганга. Якты Күл керәшеннәре дә шунда туктап ял итәләр. Еш кына кичтән килеп кунып га чыгалар. Аннары иртүк торып, бездән биш чакрымдагы Исә- мәткә китәләр. Керәшеннәрнең базарда сатыр әйберләре күп. Чөгендер, кыяр, кишер, суган ише әйберләрне гел алар гына сата диярлек
Минем белән күрешергә кулын сузып, Питәй җизни болдырдан төште.
— Кәбир дә килгән икән. Исәнме. Кәбир дус.
— Исәнме. Питәй җизни. Тик мин Кәбир түгел, Хә-бир. Хәбир диген.
— Ник, мин дә Кәбир дим бит инде. Безнеңчә шулай була инде ул. Әйдәгез, жуыныгыз да өйгә керегез.
Кулны-битне генә түгел, тез тиңентен аякларны да юып җибәргәч, арулар онытылып кипе. Ашыйсы килү генә күрше абыстай түгел икән, тизрәк ойгә керү ят ын каердым
Ярмаланып пешкән кайнар бәрәңге янында куе сөттән оетылган салкын катык та булса, миңа бүтән берни дә кирәкми. Ә монда тагын тозлы кыяр, кишер кушып тозлаган кәбестә. Виркә җиңги каерып торып кисеп, алдыма бер гелем арыш ипие дә куйгач, дөнья бөтенләй түгәрәкләнеп кит ге. Ашка башта олылар үрелгәнне генә көтеп тордым да. Питәй җизни, әйдә, җегет, сынатма, диюгә, «утыз икем»нс эшкә җиктем. Ипи сындырып кабудан бушаган арада бер кулым ярмалы бәрәңге ташыса, агач кашык тоткан икенче кулым катык салынган балчык табак белән авыз арасында очып йөри башлады. Кәбестәсен-кыярын да кырыйга куймадым.
Әллә тамагым туя башлады, әллә Питәй җизнинең миңа елмаеп карап алуы тәэсир итте, дәртемне бераз гына басарга туры килде. ҖиТмәсә. әнкәй дә ишетел ер-ишетелмәс кенә.
Чәйнәбрәк аша. улым, дигәч, кашык тоткан кулым бигүк җилпенми башлады.
Тимә, килен, җегеткә. Аларның әле үсә торган чаклары. Аша. җегет. аша Ашаган малда өмет бар. Виркә. ипиеңне жәлләмә, кисеп куй
И-и кодаем. кем жәлләсен! Күрми дә торам икән. Менә, менә Рөкәтләнеп аша. җегет
Виркә жиңги яңадан кисеп куйган ипигә кагылырга ярыймы, дип, әнкәйгә карап алдым да. аның тарафыннан кисәтүле караш сизелмәгәч, монысына да тотындым.
Кодаем. онытып та торам, сатарга дигән бәрәңге баздан чыгарылмаган бит әле. Базны карый торырга кирәк. Мин чыгыйм әле. Виркә. Сез чәй эчкәч чытарсыз, дип. Питәй җизни урыныннан кузгала башлады
Әнкәй: мәшәкатьләнмәгез, үзебез төшеп алырбыз әле, дисә дә, Питәй җизни, жас бар аның, икс-өч капчык кына монда өстә дә бар ул барын, сезгә эсбижнен биреп җибәрәсе килә. дип. чыгып китте.
Виркә җиш и
Начтый, тойт. кайда җөрисең, чәй китер, дигәч кенә, мин Начтый безнең белән өстәл янына утырмаганын күрдем
Әнисенеке кебек үк нәфис җитен сүсеннән үзләре шакмаклан суккан киндер күлмәк кигән Начтый ялтырап торучы зур җиз самавырны көчкә күтәреп өстәлгә китерде. Берәүгә бер күтәрелеп карамыйча, берәүгә бер сүз әйтмичә, ул барыбызга да чәй ясап бирде. Әллә кайдан гына алып, агач банкага салынган бал. кызыл эремчек эченә бер йомарлам май батырылган керәч тәлинкә китереп куйды.
Әйдә, кызым, үзең лә безнең белән. Нишләп син дә утырмыйсың?
Җук, минем эчәсем килми әле.— диде кызый.
Олылар җанына утырмый ул. Әдәте шулай. Ояла Виркә җиңгинең миңа төрттерүе булдымы бу. әллә чынлап та олылар белән бер өстәлдә утыру гадәте юк иде микән. Начтый икенче бүлмәгә чыгып китте. Хәер, кунаклар килгәндә олылар янында утыру бездә дә бик үк хупланмый инде анысы. Эчендә бүре уласа да. кунакла^р кузгалып китмичә. табын янына килү түгел, карап тору да тыела. Йә кече бүлмәдә көтеп утырасың, йә өйдән үк чыгып торасың.
Кызыл эремчек белән балларына бик кагылмаска тырышып кына, әмма ипи телеме өстенә майны мулдан ягып, чәй эчеп утырганда Виркә җиңги ипиемне алды да мае белән буташтыра-буташтыра калын итеп бал сылап бирде.
Берсе дә сатып алган түгел. Бөтенесе дә үзебезнеке. Рәхәтләнеп сыйлан.
Яшиләр дә соң керәшеннәр! Катыкны куе сөттән оеталар. Бәрәңгене ипи белән ашыйлар. Баллап-майлап, кызыл эремчекләр белән чәй эчәләр. Ә без бәрәңгене дә алардан сатып алабыз. Күңелгә шундый уй килде дә. чәй чәшкәсен ничектер өстәлгә куеп, күтәрелеп карадым. Анда, мин караган якта, бүлмә ишеге төбендә елмаеп, Начтый басып юра иде. Карашларыбыз очрашуга, ул ишек пәрдәсе артына чумды. Мин ишек пәрдәсенең дә хуҗаларның күлмәкләре төсле шакмаклы киндердән эшләнгәнлегенә игътибар иттем.
Авылда, керәшен әкәйләре (хатыннары) кыш буена сүс эрләп, киндер суга, ирләре киез ката баса, арба-чана ясый, шуңа алар мул торалар, дип сөйләнәләр иде. Хак икән. Әнә бит, тәрәзә пәрдәләре дә үзләре суккан киндердән. Буй-буй киндердән.
Тамагың туйса, бар. улым. Питәй җизнәң янына чыга тора. Хәзер мин дә чыгып җитәм. Әйдә, алайса, бер амин.
Әнкәй кул күтәреп, дога кыла башлады да. нишләп миңа кушылмый дигәндәй, аптырап. Виркә җиңгигә карады. Аннары алар берсе бер сүз әй 1 мичә көлешеп алдылар. Әнкәй яңадан кул күгәреп, ялгыз гына амин тотты. Виркә җиңги аны көтеп торды. Шуннан соң Виркә җиңги торып басты, почмакка карап, иелә-бәгелә чукынып алды. Әнкәй аны көтеп торды.
Теге чакта сездә, аштан соң торып, мин дә почмагыгыздан сурәт эзли-эзли аптырап беткәнием,— диде Виркә җиңги —Сез кул күтәреп амин кыла башлагач кына, үземнең җалгышканымны аңлаганысм. Әй көлешкәниек.
- Э-э шул. Әле мин дә. нишләп амин тотмый бу дип торам. Онытып җибәргәнмен. Ярар, рәхмәт аш-суыгызга. Исәнлек-иминлек белән, кай- гы-хәсрәтсез яшәргә язсын.
Әнкәй шулай рәхмәт укый калды. Мин ишек алдына чыктым. Анда, алды ачык такта сарай эчендә. Питәй җизни агач мичкәләр, әллә нинди тартмалар арасында мәш килә иде.
Булдымы, җсгст. Булса, кил әле монда. Мин сезгә астан биреп торырмын, сез Начтый белән алып, шунда җайлаштырып куя торырсыз. Кызым, боларын читкәрәк этегез, диде дә. Питәй җизни базга төшеп китте.
Дөресрәге, әлеге такта сарай эчендә баз барын мин ул төшеп киткәч кенә аңладым. Ә Начтый кай арада чыккандыр, анысын сизмәгәнмен дә икән.
Хуҗа кеше, мыш-мыш килеп, баздан яңадан-яңа мичкәләр, өсте калдаулы агач чиләкләр, тартмалар чыгара тора Начтый белән без аларның кайсын сөйрәп, кайсын шуыштырып, читкәрәк ташый торабыз. Кечерәк буйлы булса да, Начтый эшкә миннән ныграк икән. Мичкәләрне уйнаклатып кына йөртә. Минем дә сынатасым килми бит инде, каударланып киткәнмен дә, авыр гына бер агач чиләкне этеп барганда әйләндереп җибәрдем Чиләк капкачы ачылып китте дә ишек алдына тозлаган кыяр сибелде. Начтый «прых» итеп читкә борылды. Мин. ашыга-ашыга. түгелгән кыярны чиләккә тутыра башладым.
Аудардыңмы? Саграк кирәгие. Җарар. маташма. Рассулы түгелгәч. барыбер эшкә җарамый ул. Дальше саграк кыланыгыз.
Үзебездә булса, моның өчен мине тотып ярган булырлар иде инде. Хәер, безгә каян килсен ул тозлаган кыяр. Кәбестә-кыяр гозларга. без керәшенмени!
- Кызым, менә монысын икәүләп апкигегсз Алма катыштырып тозлаган кәбестә бу Җук. туктагыз, үзем
Чираттагы мичкәсен чыгаргач, Питәй җизни шулай диде дә. бик кадерләп кенә кочып, лапаска кертеп куйды. Ул арада Начтый минем аркама төртеп тагын бер пырхылдап алды. Төртсә сүзем юк. әмма пырхылдавы ачуымны китерде. Ләкин нишлисең, ул түгел, мин гаепле, кыяр чиләген мин аудардым бит. пешмәгән Каш астыннан гына На- чтыйга караган идем, ул тагын пырхылдап куйды
Күпме вакыт үткәндер, бу нәрсәләрне ташый-ташый мин инде арып беттем. Ярый әле Виркә җиңги белән әнкәй дә чыгып җиттеләр. Алар да шактый гирләгәч. Питәй җизни, эш бетүен аңлатып, иркен сулыш алды.
Кая капчыкларыгыз? диде ул. Писмилла әйтеп, үзегез тутырып алыгыз.
Ә-ә. шулаймыни? Ярар. ярар. Улым, мин базга гөшәем. син. алып, капчыкка салып торырсын. дип. әнкәй базга төшәргә әзерләнә башлады.
Җук, анда ике кеше төшәсе. Бәрәңге астагы базда бит.
Бу кадәр чиләкләрнең, мичкәләрнең ни өчен шулай чыгарылуын мин базга төшкәч кенә аңладым. Баз икс катлы булып, бәрәңге астагысында икән. Анда төшү өчен башта базның беренче катын бушатырга кирәк булган икән Әнкәй астагы базга төшеп китте. Ул биргән чиләкне мин. агач баскыч буйлата сөйрәп, өскә менгерә тордым Миннән Виркә җиңги ала барды. Шулай әрле-бирле йөри торгач. Виркә җиңги:
Килен, чыгыгыз, булды, диде
Моны ул мин соңгы чиләкне баз авызына сузганда әйтте. Шул арада, әллә каян килен. Начтый чиләккә үрелде.
Кит, әни, үзем, диде ул. Минем өчен чиләкне кем алса да барыбер иде. Ләкин чиләк Начтый кулыннан ычкынды да бәрәңгеләр, дөбер- шатыр. минем башка коелды. Әллә юри аударды инде Начгый бәрәңгеләрне. Яңадан төшеп чиләккә тутырырга туры килде
Әнкәй белән без баздан чыкканда Начгый ишегалдында күренмәде Ә бәрәңге ике капчыкка тутырылып, капчык авызлары бәйләп куелган иде.
Бу әйберләрне кире төшерергәдер бит инде’’ диде әнкәй Әйдәгез. бергә-бергә төшереп куйыйк
Җук. баздагы бәрәңге чыгарылгач кына төшерелә болар, диде Питәй җизни
Бәй. бик күп бит анда бәрәңге. Ничек чыгарып бетерерсез икән'’ Мондагы әйберләрегез җылыда бозыла торган әйберләр түгелме соң’ Koiiii.ip бик wee гора
Питәй жизни сатарга дигән бәрәңгене әле киләсе атнада гына чыгарырга җыенган булуларын, кеггге яллап та куйг айлыкларын, әле безгә искермэг он-пәжемәгән бәрәңге биреп җибәрәсе килгәннән генә баз ачуларын. кеше таба алсалар, бүген үк чыгарт асыларын. габалмасалар. иртәгә калдырасы тарын әйткәч, әнкәй чартлап ябышты. Алай безнең өчен генә
булгач, әйдәгез, үзебез чыгарышабыз, дип караса да. Питәй җизни дә, Виркә җиңги дә риза булмадылар.
Әнкәй:
— Без эштән курка торган кеше түгел, бергәләшеп сәгать эчендә чыгарып бетерәбез, кайда куясыз, элеккечә шул келәтегезгә ташыйсызмы.—диде дә базга төшәргә үк әзерләнә башлады.
Чарасыз калган Питәй җизни башта нигәдер кояшка карап алды, аннан:
— Җарар суң. барыбер кеше чакырасы, дип. ризалашуын белдерде.
Яңадан баз Яңадан бәрәңге тулы чиләкләрне баскычтан сөйрим. Инде алҗып беттем. Чыгарасы бәрәңгенең иги-чиге күренми кебек. Ник кайтып китмәвебезгә үкенә үк башладым.
— Пиримин ясап алыйк.— диде шул чакта Питәй җизни Чык әле. җегет. Килен, син дә. Җартысы булды. Чәй эчкәч, базга үзем төшәрмен. Көн дә кичкә авышл ы, инде бүген кайтып жөри алмассыз Иртәгә иртүк кенә китәрсез.
Әнкәй дә бик арыгандыр, ахрысы. Каршы килеп тормады. Әллә инде башлаган эшен ярты юлда калдырасы килмәде.
— Ярар соң, диде ул.— Мин дә киткәндә үк өйдәгеләргә, бүген кайтып житәлмәсәк. көтеп интекмәгез, дип киткән ием.
Көндез нык кына тамак туйдыргангадыр инде, минем ашыйсым килми иде. Бер чәшке чәй эчтем дә. рәхмәт әйтеп, урыннан кузгала башладым. Питәй җизни миңа гаҗәпләнеп карап алды
Нишләп бер дә ашамадың, җегет? Арытканмыни? Арыганда башта шулай ашыйсы килмәгән кебек була ул. Аннары эчәгең сызгыра башлый Начтый. син кайда? Әнә ипи белән теге чиләгегездән тозлы кыяр алыгыз да урманга барыгыз. Каен пиннеге кисеп кайтырсыз. Бүген— мунча көне бит.
Начтый өстәлдән ике кисәк ипи эләктерде дә йөгереп чыгып китте. Мин ишек алдына чыкканда ул. бая мин аударган агач чиләктән кыяр алып, барысын бергә шакмаклы киндер чүпрәккә төреп маташа иде. Капкага җитеп килгәндә безне Питәй җизни туктатты да. үзе абзарга кертеп куйган мичкәсеннән алып, тозлаган ике алма бирде.
— Озак җөрмәгез. кайткач мунчага су китерерсез, дип калды ул.
Начтый урам буйлап йөгерде, аннан калышмаска тырышып мин юырттым.
Урман дигәннәре авылга терәлеп үк торган куаклык икән. Начтый шунда килеп җиткәч кенә, йөгерүеннән туктады. Кулындагы төенчеген шапылдатып җиргә ташлады да. шакмаклы күлмәк итәген җилпеп алып, үзе дә үлән өстенә утырды.
— Әйдә, атыйбыз Бу авылга килгәннән бирле Начтыйның беренче сүзен ишетүем шул булды. Тавышы матур гына икән, күгәрчен гөрләвен хәтерләтә.—Син нәрсә җаратасың? Мин тозлы алма җаратам. Син?
Гомеремдә тозлы алма кабып караганым булмаса да. яратам, дигән булдым. Арыш ипие белән тозлы кыяр, тозлы алмадан да тәмлерәк ризык юктыр дөньяда! Кыяры кетер-кетер итә. Алмасын капканда авызга теш араларыннан ургылып су тула. Әллә алма суы. әллә теш төбенең үзеннән чыга белгән юк.
Начтый кыярын йә алмасын тешли дә миңа карап, кеткелдәп көлеп куя. Үзе туктаусыз сөйләнә. Сөйләнә, дисәң, дөрес тә булмас. Ул. әллә ничек, күгәрчен кебек гөрли иде. Кеткелдәп көлгәндә шулай микән, әллә үз тавышы шундыймы аңлавы читен.
Менә ул соңгы кисәк кыярын кабып йотты да. мөселманнарча кулын күтәреп, пис-пис-мулла дип пышылдый-пышылдый. дога кылган булды. Аннары кинәт сикереп торды да мине төртеп екты. Үзе йөгереп куаклыкка кереп китте. Мин дә аның артыннан кергәндә ул инде, куаклык читенә чыгып, чәчәкләр-үләннәр өстеннән йөгерә иде. Мин. әлбәттә, аны куып тотарга, үзен дә 1өртеп егарга тиеш идем. Әмма күпме генә
йөгерсәм дә, аны куып җитә алмадым. Начтый юри генә әкренрәк йөгергән була да. мин эләктерәм дигәндә генә, тагын кош кебек очып китә Сынатасым килми генә бит. Тик бу кызны куып тоту һич мөмкин түгел иде. Менә тотам, менә бер-бер җиреннән эләктерәм дигәндә генә йә уктан атылып алга омтыла, йә берәр куак артыннан әйләнеп уза да. мин килеп җиткәнче, телен чыгарып, мине үртәп ала. Инде җан ачуларым чыга башлады. Нишләтәсемне белмәсәм дә. ну. тотсам нишләргә белермен. дим гегеңө.
Әллә абынды, әллә ялгыш атлады. Начтый кинәт кенә үлән өстенә җәелеп барып төште. Йөгереп килүгә, мин дә аның өстенә капландым. Сөрлеккәндә берәр нәрсәгә тотынып калырга тырышу галәмәте белән, мин нәрсәнедер чытырдатып эләктереп алдым Егылганда шакмаклы киндер күлмәгенең итәге, бот төбенә кадәр күтәрелеп. Начтыйның тәне ачылган, мин аның тез капкачын умырып тотканмын икән. Шунда ук аның... күлмәктән башка эчке киеме булмавын да күреп алдым Тәнем чымырдады, кинәт башым әйләнде, үзем, күргәнемнән оялып, мәлҗерәп калдым. Секунд та үтмәгәндер, Начтый сикереп торды, үрмәләп тора башлаган җиреннән мине тагын төртеп екты да. йөгереп кит мәкче булды. Мин аның аягыннан эләктереп алырга өлгердем Начтый. бераз алгарак иелде дә, элеккечә кеткелдәп көлә-көлә. ике кулы белән ике җилкәмә басып, мине җиргә иңдерде. Шәп йөгерүе өстенә көчле дә икән үзе. Мин шактый кыенлык белән тезләнгәндә ул да. кулларын җилкәмнән җибәр-мәгән килеш, үләнгә тезләнде. Безнең күзләребез очрашты һәм. йә ходай! Мин аның күзләрендә иртән болында очраткан теге чәчәкләрне күрдем. Нәкъ шулар, нәкъ шул чәчәкләр төсле иде аның күзләре. Аларга карап, мин яңадан коелып төштем
Миңа карап. Начтый шундук җитдиләнде, шакмаклы күлмәгенең тирән кесәсеннән кыныга тыгылган зур пычак чыгарды
- Әйдә, пиннск кисәбез, —диде ул.
Мин пычагын аның кулыннан алдым да каен ботакларын кыеп-кыеп төшерә башладым. Начтый аларны җыеп кырыйга чыгара горды.
Син пиннекләрне бәйлә, мин мәтрүшкә җыям, диде ул һәм куаклар арасына кереп югалды.
Мин киселгән каен ботаклары яткан җирдә үсүче теге чәчәкләрне күреп, аптырап калдым. Аларны өзеп алдым да шуларга текәлдем
Нәрсә карап торасың, нигә пиннек бәйләмисең? Мә, мәтрүшкәләрне кыстырып бәйлә. Нәрсә ул кулында9
Чәчәк бу. Начтый. Карале. Начтый. бу нинди төс дип атала? Нәкъ синең күзләрең төсле үзләре Нинди төс дип атала соң бу?
Әле генә мәтрүшкә сабаклары тотып елмаеп торган Начтый кинәт уйчанланды, иелеп, каен ботакларын кочагына алды да авылга таба йөгерә башлады
Безне җугалтканнардыр анда
Чәчәкләремне, иртәнге кебек, чалбар кесәсенә салдым да мин дә аның артыннан йөгердем. Начтый белән уйнап-шаярып. вакыт үткәнен сизмәгәнбез дә икән.
Без кайтканда инде баздан бәрәңгене дә чыгарып бетергәннәр, мунча ят ытт, томаларга да өлгергәннәр иде Әнкәй белән Виркә җиңги, безнең капчыкларны бушатып, аларга ярылган бәрәңге күзләре тутырып утыралар иде Әнкәй миңа усал гына карап алды. Үзе ачуланганын сиздермәскә тырышып:
Әйдә. кил. син дә ярыш. Менә Виркә җиңгәннәр безгә бәрәңге урынына бәрәңге күзләре генә биреп җибәрергә булды әле, рәхмәт инде, диде.
Соңгарак калгансыз шул бәрәңге утыртырга, май ае бетеп килә бит. диде Виркә җиңги
Шул орлыгы җитмәү инде, җире казып куелган, югыйсә. Хәзер утыртасы тына Рәхмәт инде сезгә. Әле тагын киләсе булыр ие Болай
булгач, иртәгә утыртып бетерәбез инде, алла боерса. Бүтән килеп йөрисе булмас.
Әнкәй белән Виркә җиңги, шулай сөйләшә-сөйләшә, ике капчыкны шыплап бәрәңге күзе белән тутырдылар. Капчыкларны арбага салып бәйләгәч, мине мунчага, беренче парга җибәрделәр. Анда әштер-өштер юынып чыгуга, йокларга яттым.
Әнкәй мине кичәгедән дә иртәрәк уятты. Виркә җиңги, пешереп төйгән бәрәңгегә арыш оны кушып, боламык болгаткан икән. Сары май салынган кайнар боламыкны тиз-тиз капкаладык та. рәхмәтләр әйтеп, чыгарга әзерләдек. Юлда ашарсыз, табагын Исәмән базарына барганда үзем бер алып кайтырмын әле, дип, Виркә җиңги боламык та төреп бирде. Без чыгып киттек. Начтый өйалды идәнендә тыныч кына сулап йоклап калды.
Хәзер инде арба тәртәсен, теләсәң-теләмәсәң дә, икәүләп сөйрәргә иде.
Авыл башына җиткәндә әнкәй, ишетә күрмәсеннәр, дигәндәй:
— Урыс-керәшен белән дус булсаң, балта-пычагың янында торсын, дигән булалар. Бер дә дөрес түгел. Аларның да гөрлесе бар шул. Әнә ничаклы бәрәңге күзен бушлай бирде Питәй җизнәң. Бушлай алырга уңайсызлангач, баздан бәрәңге чыгарган өчен бирәм. дигән була. Бүтән чакта ике капчык бәрәңгене бер пот бодай онына гына алыштырып бирәләр ие.
Авылдан чыгып бераз атлагач, каршыбызга таба килүче Начтыйны күреп алдык.
— Бәй. кызым, син йоклап калган иең түгелме сон? Каян болай?
— Бозауны көтүгә кудым.
Әнкәй:
— Бозауны?..— диде дә тукталып калды.
Ялганлый Начтый. билләһи, ялганлый. Бердән, бозау көтүе болай иртә чыкмый, сыерлардан соң гына чыга. Әле сыерлар да чыкмаган. Икенчедән, бозау куган булса да. безне узып китмәде бит. Ындыр артыннан гына сыптырган бу — керәшен кызы.
— Бездә җәй көне Майдан була, июньнең беренче жәкшәмбесендә. Майданга килегез. Әнисә түти. Табакны да шунда алып килерсез. Исән булыгыз, Әнисә түти.
Карале, кара, табакны да, диме? Йокламаган, тынлап яткан бит бу кызый Майдан була. ди. Алар Сабан туен шулай Майдан диләр. Тора-бара табак та. Начтый да, җинги-җизниләр дә онытылды. Әнкәй, әнкәй белән бергәләп ике капчык бәрәңге күзе салынган арба сөйрәүче үзем генә калдым. Хәер, табак бер тапкыр искә төшкән икән әле. Сеңгерән болынына җитеп, суык боламыкны бармак белән эләктереп каба башлагач. Ялгышам. Начтый да бер тапкыр искә төшкән икән Боламыкны ашагач, бармакны сөртим дип үләнгә үрелсәм. Начтыйның күзләре төсле теге чәчәкне өзеп алганмын. Бу юлы инде аның төсе ничек дип аталуын әнкәйдән сорап тормадым. Ул төскә үзем исем кушкан идем инде — Начтый күзе. Миләүшә дигән төс тә бар лабаса. Миләүшә дә кызлар исеме бит. Ә бу — Начтый күзе булыр.
Авылга бик соңлатып, төштән соң гына кайтып җитсәк тә. җыйна-улашып бәрәңгене утыртып бетердек. Орлык җитте. Ярты чиләкләбе артып та калды әле. Анысын әни өмәгә килүчеләргә пешереп ашатты.
Икенче көнне мин. ничектер кулны чалбар балагына тыккач, бар-магымның йомшак әйбергә төртелүен сизеп, нәрсә икән дип алып карасам. теге чәчәкләрне тартып чыгардым. Алар төссезләнеп, ямьсезләнеп, бөрешеп беткәннәр иде. . Миңа моңсу да. күңелсез дә булып китте.
_ _ л елны нигәдер Виркә жиңги дә табагын алырга кермәде, керәшен Майданына барасыбыз да искә төшмәде. Икенче елны гына әнкәй, Исәмәт базарында Виркә җиңгине очратуын, шушы якшәмбедә аларда Майдан буласын, мине кунакка чакыруларын әйтте. Берәр күчтәнәч салып, табакларын да алып барырсың, диде Сабантуй иртүк башланасы булганга, дустым Ясәви белән шимбә көн төштән сон ук юлга чыктык Ясәвине дә Микулай җизнәләренә кунакка чакырганнар икән.
— Кыстасалар да, иртәгә анда кунып ятмагыз, төш авышуга кайтырга чыгыгыз, дип калды әнкәй.—- Бәрәңге кәтмәнлисе бар. ишегсен колагыгыз.
Без башта Ясәвинең Микулай җизниләренә кердек Аннары мин. аны калдырып, Питәй җизниләргә киттем. Виркә җиңги белән Начтый каядыр киткәннәр иде. Питәй җизни белән куыклы лампа яктысында чәй эчкәч, мин йокларга яттым. Иртән уянганда да Начтый өйдә юк иде. Майданга китте, диделәр. Китсә китәр, аны күрәсем генә килеп тормый әле. Алай да. әллә ничек, теге чәчәк күз алдымнан ялтырап киткәндәй булды. Сеңгерән болынында нишләп карамадым икән, быел да үсә микән ул чәчәк?
Мин ашап-эчеп урамга чыкканда, бер төркем керәшен малайларына ияреп, Ясәви дә килеп җитте. Аларда шундый гадәт икән, таныш булмаган кешеләр белән дә кул бирешеп күрешәләр. Шулай иткәч, без, барыбыз да күптәнге дуслар кебек шаулаша-шаулаша. Майданга китгек.
Әле Майданда көрәш-мазар башланмаган Майлан буласы җирдә керәшен кызлары җырлый-җырлый түгәрәк әйләнәләр иде Аларның түгәрәкләре дә бик кызык икән, бездәге кебек түгел. Бездә башкалар җырлап әйләнгәндә уртада бер кеше кала. Җыр бетеп, такмак әйткәндә ул берәрсен чакыра да икәүләп бииләр. Аннан баштагы кеше башкаларга кушылып әйләнә башлый, икенчесе түгәрәк эчендә кала.
Әйләнүен болар да әйләнә, түгәрәк эчендә кеше генә юк Җыр бетәр- бетмәстән уртага берсе чыга да бии башлый Башкалары кул чабып такмак әйтеп тора.
Золото-ой радиатор.
Золото-ой карбюратор, Золото-ой регулятор. Золотой магнето.
Такмаклары шундый. Җырлары татарча, такмаклары урысча
Икенче урынла да түгәрәк әйләнәләр иде Керәшен малайлары безне шунда алып китте. Анда да шул ук уен. анда да шул ук «золотой магнето» Бу мина бик кызык тоелды. Магнетосы бер үк булгач, нигә бер җирдә генә әйләнмиләр икән болар? Без монда да озак тукталып тормадык. өченче түгәрәк ягына киттек. Билләһи кызык, болар бүтән җыр белмиләрдер, ахры Монда да «золотой магнето»га бииләр иде
Тагын шунысы кызык, керәшеннәрдә япь-яшь кенә кызлар да. буй җиткәннәре лә. олырак җиңгиләр дә. картаеп беткән әкәйлар дә шул такмакка кушылып бииләр икән Безнең сабантуйларда гел яшьләр генә бии.
Без өченче түгәрәк янына килеп туктагач, олы гына яшьтәге бер әкәй, кулын чәбәкли-чәбәкли уенны туктатты
Кунаклар килгән, кунаклар! Кызлар, җегетләрне каршылагыз! Борька-а. җегетләрне уенга алып кер’
Безнең белән килгән малайларның берсе Борис исемле икән, шуңа кычкыруы булган икән әкәйнең. Борька ике әйткәнне көттереп тормады, бөтенебезне гүгөрәк әйләндерә башлады Җырларының сүзен белмәсәк тә. Ясәви белән без дә кушылдык
Менә «золотой радиатормга җитүгә уртага бер кыз атылып чыкты да җилкенеп-җилкенеп биергә кереште. Күзләремә ышанмый торам, бу — Начтый иде. Биеп бетергәч. Начтый миңа таба күзен сирпел кенә алды да. яңадан түгәрәккә тотынды. Яңа җыр башлангач. Борька минем колагыма гына:
Хәзер биергә синең чират, дип пышылдады. Мин аңламыйча аңа карагач,— син Начтыйларның кунагы, Начтый биеде, хәзер сиңа тиеш, әдәт шулай, дип аңлатты.
Менә сиңа мә! Керәшен гадәте шулай икән, кунак булгач нишлисең, буйсынырга туры килә. Җыр бетәр-бетмәстән уртага сикереп чыктым да, үземнең татар Сабантуенда түгел, ә керәшен Майданында икәнемне онытып, татарча биеп җибәрдем. Такмакның яртысына биегәч, тагын керәшен «әдәтен онытып» Начтый каршына килеп бастым Үзебезнең авылдагы «дастуин» егетләр кебек кыланып, башымны игән булдым, кулымны суздым һәм тагын бер тыпырдап алдым. Үзен биергә чакыруымны аңлап. Нач!ый да озак көттермәде, кулларын кош канаты кебек җилпи-җилпи. каршыма тыпырдап чыкты. Мин аның кулын эләктереп, үзебездәгечә сигезле ясап әйләнмәкче идем, такмак та бетеп китте Халык бер мәлгә шым булып калды. Ул арада теге безне уенга чакырган әкәй. рәхмәт яугыры. такмакны яңадан кабатлап җырлады:
Золото-ой радиатор.
Золото-ой карбюратор...
Инде туктарга да вакыт җиткән иде, әмма такмакны тагын-тагын кабатладылар. Начтый белән без яңадан сигезле ясап, култыклашып әйләндек. Бию беткәндә минем күзләрем беркемне дә күреп асрырлык- танырлык түгел иде. Бөтен түгәрәк аллы-гөлле, яшелле-зәңгәрле буяулардан гына тора иде. Кая барырга, кай якка атларга белми аптырап торганда, йодрыклаган кулларын югары күтәреп, селки-селки кычкыручы Борьканы шәйләп алдым. Нәрсә кычкыруы булгандыр, аңламадым, шулай да аның янына йөгердем. Мин килеп җиткәч, кулымнан эләктереп алды да бер генә сүз әйтте:
Маладис!
Ул арада түгәрәк яңадан кузгалды. Кая атлаганымны белмичә, мин дә түгәрәккә иярдем.
«Золотой радиатор» яңадан бер-ике тапкыр кабатлангач. Борька мине түгәрәк читенә тартты.
— Җитте, киттек моннан. Агу кадерең бетә.
Нигә алай дип әйтүе булгандыр, ул чакта төшенмәдем. Борька безне халык арасында озак йөретте. Көнбагыш (аларча — айбагыр) алып сыйлады. Ике-өч тапкыр сыра эчерде. Хәзер беләм инде, аларның сыра дигәне без белә торган сыра пиво түгел, ипи квасы икән. Тәмлелеге — телеңне йотарлык! Аннан тагын, кунак икәнеңне белсәләр, ул сыраны сатып бирмиләр, бушлай гына сыйлыйлар икән Кунакны да. кунакны ияртеп йөрүче хуҗаны да Ул көнне Ясәви белән минем аркада сыйланды инде керәшен малайлары! Хәер, алар болай да бушлай эчкән булырлар иде: квас сатучы әкәйләр — үз әниләре бит.
Шулай күңел ачып йөргәндә, без Начтыйны яңадан очраттык. Белгән юк, әллә без аны очраттык, әллә ул — безне.
— Озак җоклыйсың икән, мин торып чыгып киткәндә дә җоклап калдың,— диде ул.
Бергәләп биергә өлгерсәк тә. әле «исәнме» диешергә өлгермәгән идек, исәнләшүе шушы булды Мин ни әйтергә белми торганда:
— Кыз-кагыннар җөгерүеи карарга онытма, мин дә җөгерәм,— диде дә китеп тә барды.
Керәшен Майданында уеннар тәртибе безнең Сабантуйдан шактый аермалы икән. Көрәшне дә түбәтәй кигән бабайлар алып бармый, әтәчле
колгага менү дә юк, уеннарда да олысы-кечесе бергә катнаша. Төрле җирдә түгәрәк әйләнәләр, бииләр, җырлыйлар. Яше-карты бергә.
Менә бераздан Борька «хатыннар җөгереше» башланганын әйтте. Мине төрткәләде дә, әнә киләләр, дип. бер якка чапты. Халык икегә аерылып, коридор ясаган (анысы бездәгечә), коридор буйлата йөгерешче «хатыннар» килә.
Авызына чырамы, шырпымы капкан, бите-йөзе акбүрдай ап-ак «катынмны безнең яннан үтеп киткәч кенә таныдым. Ул Начтый иде. Кара син аны. бөтен керәшен «катыннары» арасында иң шәп йөгерүче икән. Икенче-өченче килүчеләрне ул егерме-утыз адымнар артта калдырган иде Башка йөгерешчеләр дә авызларына нидер капканнар, аларның да йөзләре агарган. Әмма берсенеке дә Начтыйныкы кебек үк түгел иде.
Борька белән без озак көтеп тормадык, Начтый артыннан йөгердек. Без барып җиткәндә Начтый шырпысын ташлаган, үзе күкрәген тота- тота, иелә-бәгелә көч-хәл белән генә сулыш ала. Бераз туктап тора да тагын кузгалып кигә. Сулышы кабудан авызын зур ачып, тирән сулый да тагын иелә-бәгелә әллә нинди хәрәкәтләр ясый Шунда ук. кулына яулык тотып, Виркә җиңги килеп чыкгы.
Менә, кызым, бүләгең. Нинди матур җаулык! Ай-ай-ай. ай-ай-ай. шулай үзеңнс-үзсң бетерәләрмени! Шул чаклы чабалармыни! Сиңа икенче килсәң җарамаганмыни. ай-ай-ай!
Виркә җиңги шулай такмаклый-такмаклый кызын битәрли.
Борька мине бу тамаша яныннан чигкәрәк этәрде
— Начтый үзенә җаулык кына биргәннәрен аңламый әле кызулыгы белән, диде ул. Беренчегә эрҗин кәлүш тиеш ие. Җыл да шулай бирәләр ие. Бераз тынычлансын да барып котларбыз үзен. Әдәт шундый. Чүтеки беренче килде бит җизнәгезнең кызы
Әмма миңа аны гиз генә котларга туры килмәде әле. Инде тынычлан-гандыр. сулышы тигезләнгәндер дип барганда Начтый чирәмгә яткан да үкси-үкси елый иде. Виркә җиңги аның янына чүгәләгән, нидер сөйләнә, әрлиме, үгетлиме белеп булмый. Менә ул Борька белән мине күреп алды да, аз гына елмайгандай итеп, бөтенләй башка назлы тавыш белән тезеп китте:
Тукта, Начтый кызым, тор дим. әнә кунагың сине котларга килгән.
Начтый, аз гына башын күтәрегг, ягггьле күзләре белән безгә таба карап алды да, яңадан үләгггә төртелде Мин аның күзләрендәге теге чәчәкләрне күрергә теләгән идем, булмады. Начтый йодрыгы белән җирне кыйный-кыйный такмаклый башлады:
Мине алдадылар! Җүри мыскыл иттеләр мине!
Виркә җиңги безгә, китегез, дигән ишарә белән кулын селтәде. Борька сизгер икән мине сөйрәп диярлек читкә алып китте.
Аңлаган, үзенә тиешле бүләкне бирмәгәннәрен аңлаган. Моны җә алдаганнар, җә җалгышканнар. Беренче килгәч, бүләге дә беренченеке булырга тиеш. Шуңа кимсенә ул. Бегге. җәренге җыл Мәйданына чаклы җылыйачак ул хәзер.
Борька, кунагы алдында хур булуына Начтыйны кызганыпмы, хикмәтне әле генә аңлый башлаган мине кыен хәлдән чыгарыр өченме, шулай өзгәләнә иде. Минем Начтыйны тизрәк яңадан күрәсем, нәрсәдер әйтеп, тынычландырасым килде. Тик нәрсә әйтергә икәнне генә белми идем Миндә хәзер үк Ясәвине эзләп табып, авылыбызга кайтып китү теләге туды. Шул хак га әйткәч. Борька аптырап калды.
Начтыйны күрмичәме.’ Бер сүз дә әйтмичәме-’ Майдан бетмичәме? Питәй җизнәңнен көмешкәсен эчмичәме’ Питәй җизнәң авылыгызга барып кыйнар үзеңне! Кунагын сыйламый җибәрсә, аңа хурлык лабаса
Болай бултач. авылга тиз генә кайтып китеп булмый икән әле. Минем пи хәлдә булуым тәэсир ит теме, үзе бер-бер нәрсә уйлый идеме Борька да күңелсе тләнде Мин исә ул чакта моңа бәя бирерлек түгел идем әле
Каршыбызга керәшен малайлары белән Ясәви килеп чыкты Барысы да бик шатлар, кызып-кызып нәрсәдер сөйләшәләр, бәхәсләшләр, көлешәләр Беренче тапкыр күрүем—Ясәви авызына папирос капкан.
Кайда йөрисез сез?—диде ул көлә-көлә.— Без көмешкә эчтек. Сезне табалмадык.
Керәшен малайлары миңа сүз әйтмәделәр, Борькага ташландылар.
Кунак җегетен сыйламагансың да син, Борька Бездән аерылып, җүри әллә кая киттегез. Кэзер без сине тотып кыйныйбыз, Борька. Кыйналасың килмәсә, әйдә, безне сыйла. Борька.
Борька авылдашларының «әдәтен» яхшы белә иде. ахрысы. Ул да сүзсез калмады, үзе үк аларга һөҗүмгә күчте.
— Ах, әле сез шулаймы? Бездән качып сыйланып жөрисезме? Без сезне эзләп табалмас дип белгәниегезме? Давай сыйлагыз безне! Җугисә, мин сезне...
Югыйсә нишләтәсе булгандыр Борька авылдаш малайларын. Анысын әйтмәде. Әмма бер төркем малайга шул сүзләре җитте. Алар шунда ук Борьканы юмалый, аңа ялагайлана башладылар. Бәхәс башта мәйданга уен карарга, аннары авылга кайтып сыйланырга дигән килешү белән 1өгәлләнде.
Без төп уеннар бара торган мәйданга (майдан түгел, майдан булса, алда әйткәнемчә, сабантуй дигән сүз була, ә мәйданның ни икәнен беләсез инде) нәкъ кирәкле вакьпында килеп җиткәнбез икән. Калын- калын такталардан биек кенә итеп эшләнгән күпергә баскан бер абзый, ике кулы белән рупор ясап, як-ягына борыла-борыла сөрән сала иде.
— Чернова Анастасия, Начтый. син мондамы? Катыннар җөгерешен- дә пирвый килгән Начтый. монда булсаң, бүләгеңне килеп ал. Патамуш- ты бүләк итеп җаулык сиңа җалгыш бирелгән. Әрҗин кәлүшең белән ак наскиеңны килеп ал. Җаулыгың да үзеңә калсын. Ә, нәрсә? Әйе. әйе, Виркә түти килеп алса да җарый.
Абзый күпердән төшә башлауга:
Краснов дәдәй. бир үзем илтеп тапшырам.— дип. Борька аның янына чапты. Бераздан ул, тутый эләктергәндәй шатланып, кулына ялтырап торган бер пар кәлүш һәм ап-ак фабрика оекбашы тотып, безнең янга килде. Малайларга шунда гына көтеп торырга кушты да мине үзе белән ияртеп алып китте.
— Менә, илтеп бирәбез. Син бирәсең. Җалгышканнарын аңлатырсың үзенә. Җаулыгың да үзеңдә кала дип әйтергә онытма.
Мин бу эшкә бернинди катнашым да юклыгын әйтеп, барсаң үзең генә бар, шушында көтеп торырмын, дигәч, Борька элеккедән дә ныграк шатланды сыман, һәрхәлдә, ул чакта миңа шулай тоелды. Борька ничек ашкынып йөгереп киткән булса, бер-ике минуттан шулай ук чабып килеп тә җитте.
Авызы колак артына җиткән.
Бирдем. Алмас дип курыкканыем. Алды. Әйдә киттек сыйланырга. Әйдә, Кә-би-ир!
Без малайлар белән Якты Күлгә кайттык. Кояш эссесеннән әлсерәгән өянке күләгәсенә тезелешеп утырдык. Керәшен малайларыннан бер-икесе, тиз генә өйгә кереп, ипи сыныклары, тозлы кыяр кисәкләре, буш стакан һәм бер шешә көмешкә күтәреп чыкты. Борька стаканга тутырып көмешкә салды да миңа сузды. Үзе, стаканын кулына тоткан килеш, миңа карап, җырлап та җибәрде. Күренеп тора, җырны ул әллә кайчаннан белә, үзенә бер тәм табып, әмма минем хөрмәткә җырлый иде:
Сулар гына буйлап барган чакта-ай
Көмеш тәңкә таптым әлләри Көмеш тәңкә безгә әлли ни. Көмеш тәңкә безгә берни түгел, ләй. Бер утырулары әллә ни...
Алдарак та сыйланып өлгергән кызмача Ясәви кеткелдәп көлеп алды да, гомергә керәшеннәр арасында яшәгән малай кебек, бик белдеклеләнеп. мине өйрәтергә кереште.
Монда шулай. Җырлап бирәләр, җыр әйтеп эчәсең. Җырлап та стаканыңны алмый торсаң, тагын җырлап бирәләр.
Аның сүзләрен раслагандай. Борька икенче җырны башлады. Ләкин бу җырның бер өлешен шунда ук үзе уйлап чыгарды бугай ул.
Көмеш балдаккайлар. ай, кигәнсең. Кунаккайлар булып килгәнссн. Питой җизниләргә килгәнсең Питәй җизниләргә генә килмәгәнсең. Рәхмәт дустым. РӘХМӘ1. хөрмәт нтеп. Безнең арабызга кергәнсең
Мин да калышмаска булдым. Стаканны алдым да җырлап җибәрдем:
Безнең урам аркылы
Ага суның салкыны Акмый ла суның салкыны. Яна йөрәк ялкыны
Керәшен малайлары башта бер-берсенә караштылар, аннан елмаешып куйдылар, аннары инде көлешә үк башладылар.
Җыруны үзләренчә җырлады инде бу. үзләренчә.
Булсын, беренче тапкыр гына бит әле. Өйрәнер әле.
Җырымның бу габын рухына туры килмәгәнен аңлау миңа оял иде. Әмма Борька тагын мине кыен хәлдән бик тиз чыгарды, җырлый-җыр- лый. стаканын тагын түгәрәктән әйләндерә башлады Ул чагында миндә, шешәдәге тизрәк бетсен, миңа килеп җитмәсен, дигән теләк кенә иде. Әмма син уйлаганча гына булмый икән шул ут. Стакан түгәрәкне ике дә әйләнде, өч тә, дүрт тә. Чиратым җиткәч, мин берәр йотым гына йота бардым, рәхмәт әйтеп стаканны кире бирә тордым Ләкин җырламадым. Җырла дип кыстаучы да. башкача көлүче дә булмады Рәхмәт яугыры. керәшен малайлары минем тәҗрибәсезлекме аңлаганнар иде инде
Унбишләп малайга бер шешә көмешкә бушаткач, башкалар үзләрен ничек хис иткәндер, минем җиңелчә генә башым әйләнә, көләсем, шаярасым килә иде. Без. шау-гөр килешеп. Майданга киттек. Андагы халыкның да барсына да рәхәттер, бөтенесенең уйнап-көлеп. җырлап- биеп, күңел ачып кына йөрисе киләдер, берсенең дә кайгы-хәсрәтс юктыр кебек тоелды миңа Чынлап та шулай булгандыр Бер җирдә түгәрәкләнеп утырганнар да кысташа-кысташа сыйланалар Икенче урынла гармунга кушылып җырлыйлар Өченче төбәктә тузан туздырып бииләр. Без килеп туктаган урынла, нәкъ иртәнге кебек, түгәрәк әйләнеп, бии-бии җырлыйлар иде. Кай арада мине күреп алгандыр. шүлвакыт түгәрәктән Начтый атылып чыкты да яныбызга килеп туктады
Чистый җугалдыгыз бит сез! Кайда җөрисез суң сез. Борька.’ Кунакны талчыктырып бетергәнсеңдер инде
Начтый үзе шулай сөйләнеп, Борьканы тиргәгән була, үзе ана әйләнеп тә карамый, күзе гел миндә Көмешкә җиле минем дә кыюлыкны арттырды. ахрысы. Әрсезләнеп. Начтыйның күзләренә карадым Теге чәчәк төсле күзләр нурлар чәчеп балкый иде. Ул нурлар минем күзләрем аша. барлык тамырларым аша узып, рәхәт кенә итеп йөрәк уртасына килеп кагылдылар. Йөрәгемне чәнчеп-чәнчеп алгач, яңадан бөтен тәнем аркылы йөгереп, колак яфракларымны кызыштыра башладылар
Кем нәрсә әйткәндер, кайсыбыз моннан китәргә тәкъдим ясагандыр, хәтерләмим, бераздап без тет е вакыт та каен пиннегесындырган куаклыкта идек инде 11иләрсөй. тәшкәнебез дә истә калмаган, бәлки берни сой.тәшмәг өнбездер дә. бары 11ач т ыйнынничә яшьтә булуымны сорат аны т ына онытылмаган. Мин. унөчтә, тигәч, ул ничектер дерт итеп сискәнеп куйды сыман
— Ә мин унбиштә,— диде ул нәүмизләнгән тавыш белән.
Унбиштә? Шушындый кечкенә генә кыз унбиштә булырмы" Мин дә гаҗәпләнеп аңа карадым. Шул каравымда беренче тапкыр аның күлмәге эченнән матур гына кабарып күренгән күкрәк йомрыларын шәйләдем.
— Әйдә, үскәнем, өйгә кайтыйк. Ачыгып беткәнсеңдер инде,— диде Начтый сүрән генә.
«Үскәнем» диюе белән үтерде дә салды бу мине Бераз йөрик әле дияргә теләдем - телем әйләнмәле. Тагын нәрсәләрдер әйтергә теләдем—сүзен табалмадым. Начтыйдан аерылып. Майлаша китәргә теләдем— кыюлыгым җитмәде. Башымны иеп, үземнән бер-ике адым гына алдарак атлаучы кызыйга иярүдән башка чара калмады.
Сукмак читендә генә үсүче «Начтый күзен» күреп алдым да ачу белән өстенә бастым, аяк табанымны әйләпдерә-бөтерә. чәчәкне изәргә керештем Бу хәрәкәт кинәт кенә табанымны утлы күмергә баскан кебек көйдереп алды Ялкыны аякларым аша узып, башымны тубалдай кабартты сыман. Күзләрем берни күрмәс булып томаланды. Шактый вакыт сукмакны күреп түгел. Начтыйның аяк тавышына гына ияреп бардым.
Ишек алдына кайтып җиттек. Кызый мине өйгә чакырды кермәдем. Нәрсә булды, ачуыңны китердемме әллә, дип, үпкәли башлагач кына, ана ияреп керергә мәҗбүр булдым. Эре шакмаклы киндер ашъяулык җәелгән өстәл өсте төрле ризыклар белән тулы иде. Бигрәк тә тозлы кәбестә- кыярлар, гөмбәләр, бик еш күренми торган пироглар, теләмәсән дә. өстәл янына чакырып тора иделәр
Нигъмә1ләрне бер-ике кабуга. Начтый пудра савыты кадәр генә пыялага салып, болганчык сыекча китерде.
— Эчәсеңме?
Көмешкә эчәргә һич теләгем булмаса да. юри. Начтыйга үч итеп, эчеп җибәрдем.
— Үзең дә эч!
— Җу-ук, миңа җарамый.
Алайса, тагын берне бир.
— Сиңа да җук.
Начтый миңа карады да көлеп җибәрде. Бу көлүе, минем ни өчен икәнен үзем дә белмәгән, аңа булган бөтен ачуымны юды да төшерде.
Табын яныннан күтәрелгәч, без яңадан Майданга килдек. Ясәвине эзләп таптым да. Виркә җиңги белән саубуллашып, кайтып китәргә булдым. Ул башта бу турыда ишетергә дә теләмәде Әнисә килен, куып җибәргәнсез дип әйтсә, мин минават булырмын, дип. үпкәли үк башлады Мин. үҗәтләнеп, һаман үз сүземдә торгач, җитәкләп үк диярлек Питәй җизни янына алып китте. Алып китте, дип инде, алар шунда, якында гына, сыйланып утыралар иде.
Питәй, дим, Питәй. карале. Кунак җсгете безне җаратмаган. Кайтып китәм, дип куркыта.
Питәй җизнинең сүзе кыска булды. Ясәви белән икебезне дә кулдан гына сөйрәп алды да, табынга утыртты.
Китәргә кузгала башлагач, тагын калырга кыстадылар. Ясәви бер сүз әйтмәсә дә. кайтып китүебез минем өчен хәл ителгән иде инде. Дәлилем: әнкәй кайтырга кушты, бәрәңге күмәсе бар. диде. Ышандыра алдым, ахрысы. Виркә җиңги кесәләребезне чикләвек, көнбагыш белән тутырды да. без, рәхмәтләр әйтеп, кузгалдык Безнең тарафтан итагатьсезлек булгандыр инде. Борькалар белән саубуллашып тормадык. Без киткәндә башкалар көлсшә-көлешә шаулашып, безне мактый-мактый әллә ниләр сөйләнеп калдылар. Начтый гына бик күңелсез, хәтта алай гына да түгел, ниндидер сагышка дучар булгандай, безне озатып калды...
Шактый вакыт сүзсез атладык. Аяк атлавы җиңел булса да. гәүдәне тотуы кыен иде. Җитмәсә, күңел болгана башлады. Ясәвигә әйткәч, ул:
- Әйдә йөгерәбез. Тирләсәң бетә ул, дип куйды.
Без бер-ике чакрым йөгердек. Башка вакытларда, йомыш төшкәндә, унар чакрымлы авылларга да бертуктамый диярлек йөгереп барып кайткан чаклар була иде. Бу юлы бик тиз хәл бетте. Ярый әле Сөи буена килеп җиттек. Як1ы күлдән безгә кайтканда бормаланып агучы Сөнне өч тапкыр кичәсе Монысы — беренчесе иде. Күшегә башлаганчы, чума-чума су коендык Эсседән сон су коену хәлебезне шактый гына яхшыртты
Сөн барылмасы саен тукталып, соңгы тапкыр үзебезнең авыл янында су коенып чыктык та, караңгы төшә башлагач, безнең кар базы өстенә җәелгән иләнмәгән сыер тиресе өстенә сузылып яттык Әлеге тире ничә җәй инде безгә йоклар өчен урын-җир хезмәтен үти иде Бу юлы да иртәнгә чаклы рәхәтләнеп черем итгек
Сыер саварга чыккан әнкәйнең, бәй, сез кайткан идегезмени9 Ярар, бәрәңгене кәтмәнләп бетерергә кирәк, дигәненә уянып торып басмакчы идем, эчем авыртуга түзә алмыйча, кире егылдым
Бәй. сиңа ни булды, улым9
Әнкәйгә җавап биреп торырлык хәлем юк иде. бәдрәфкә йөгердем Анда ике-өч тапкыр кереп чыкканымны сыер сауган җиреннән күреп торган әнкәй ни булуы турында ныклап торып төпченә башлады
Бозык әйбер ашадыңмы әллә?
Юк. бер әйберләре дә бозык түгел ие.
Тавышымның калай табак каккан кебек карлыгып чыгуына үзем дә гаҗәпләндем Әнкәй исә шунда ук нәтиҗә ясап өлгерде
Алайса, көмешкә эчергәннәр бит сезгә. Бала-чаганы шулай ит- мәсәләр! Татарны бетергән шул аракы инде ул. Эх. беткән баш. беткән баш! Мин сине шуңа дип җибәрдеммени?! Күңел ачып кайтсын дин җибәрдем бит мин сине. Ясәви, син дә тор әле. Синең дә эчең китәме?
Әнкәй әрли дә әрли, минем аны тыңларлык рәтем юк икәнен дә уйламый. Эчем генә түгел, башым да авыртканын үзем генә бсләм Ниһаять, әнкәй, «парын» чыгарып бетереп.-ачуланудан туктады Этлә кызганды, әллә мине яңа «һөнәргә» өйрәтергә теләде.
Бар. әнә, юка гына итеп ипи кисеп ал да өстенә мул игеп тоз сибеп чәйнә. Эч авыртуын бетмәсме
Шулай эшләгәч, бераздан, чыннан да. эч авыртуым басылгандай булды. Бәрәңге кәтмәнләвемнең рәте булмаса да. көндезге ашка чаклы өйгә керен күренеп йөрмәдем. Әмма үз-үземә ант иттем: бүгәнчә гомеремдә дә бер тамчы хәмер йотмам!
Инде әнкәйнең дә ачуы басылган иде
Болай кыланып йөрсәң, керәшен кияве итәрбез әле үзеңне Әнә өч атнадан үзебездә Сабантуй буласы Шунда бер керәшен кызын ярәшеп куярбыз
Ачуланулары да шуның белән бетте Мин дә тизлән бу хәлләрне оныттым. Начтый күз чәчәге дә, Начтый үзе дә алай әле генә исемә төшмәде. Кышкы каникул вакытында безне мәктәптән район үзәгенә концерт куярга алып киткәннәр иде Шул кичтә Исәмәт базарына барган җирләреннән Виркә җиңги белән Начтый бездә кунып чыкканнар, мина сәлам әйтеп калдыртаннар. диделәр
Кунып кына китсәләр дә. Начтые, апага ияреп, клуб урынына да йөри торган кәнсәләргә кичке уенга чыгарга өлгергән әле. Ясәви сөйләде, минем апа белән Начтыйны Сәлим озата барды, ди Минем апаның үзенең берәүгә дә биргесез менә дигән егете бар Шулай булгач, теге шалапай Сәлим Начтыйны озаткандыр инде, дип уйладым
кенче елның Сабантуенда Начтый белән Исәмәттә очраштык. Без.
ТДГ яшүсмерләр. анда атларыбызны, арбаларыбызны чигү.те сөлге-
ЯОр тастымаллар. төрле чүпрәк-чапраклар белән бизәп, дугадар-
га кыңгыраулар тагып, бөтен шартын китереп барган идек Начтый белән берничә дус кызы, ике-өч малай, җиңгиләр-җизниләр, гадәттәгечә, берьюлы Сабан туе да карарга, аз-маз сату итәргә дә килгәннәр иде.
«Кардәшебез» булганга. Начтыйга Сабан туе күрсәтү дә апа белән миңа йөкләнгән иде Мин бераз алар белән, аннары үзем ише малайлар янында озак кына күңел ачып йөрдем. Бервакыт Сабан туе мәйданыннан шактый читтә «золото-ой радиатор» җыры ишетелгәч, шунда киттем. Уенда күпчелеге керәшен яшьләре, сирәк-мирәк кенә безнең апалар булса да, алар уенга «төзәтмә» керткәннәр иде. Җыр барганда түгәрәк эчендәге кеше аннан чыкмый, такмак әйтеп бию башлангач га, ул биергә үзе теләгән кешене үзе чакырып чыгара иде. Килеп җитүемә мине дә түгәрәккә керттеләр. Уртада Исәмәтнең Сәгыйть исемле малае, бик килештереп, алпан-тилпән килеп, кыланып йөри иде. Биергә ул минем апаны чакырды. Шунда ук Начтый тыпыр-тыпыр бии-бии уртага керде дә каршыма килеп басты. Без сигезле ясап бер генә әйләнергә өлгердек, такмак бетте, яңа җыр башланды. Башкалар белән яңадан түгәрәк әйләнергә җыенган гына идем, әйдә сыра эчеп киләбез, дип, Начтый мине түгәрәк читенә алып чыкты. Сыра сатучы бер җиңги янына килдек. Начтый сорап тормыйча гына икс стакан сыра агызды. Көн инде шактый эссе булса да. сыраның салкынчалыгына гаҗәпләнеп, рәхәтләнеп эчеп куйдым. Начтый кайчан кайтасылары турында җиңги белән бер-ике авыз сүз генә алышты да без китеп бардык. Ләкин Начтый нигәдер «золотой радиатор» ягына түгел. Сабан туе мәйданы ягына атлады.
— Хәбир, безнең әрәмәдә быел теге чәчәкнең, и-и. күплеге!
Начтыйның мине керәшенчә итеп Кәбир димичә, исемемне дөрес әйтүе гаҗәпләндердеме, мин башта аның нинди чәчәк турында сүз әйтүен анламыйчарак тордым. Инде аңлагач та. сүз таба алмыйча, шулаймыни, дип кенә куйдым. Аннары бераздан, матурлармы соң, дип өстәдем.
— Бәк матурлар. Түлке чәчәк барыбер чәчәк инде ул, кеше түгел... Матур чәчәк беткәнмени?!.
Безнең сөйләшү шуның белән тәмамланды да сыман. Мин көрәш барышын карап, мәйдан читендә калдым, Начтый «золотой радиатор»га биюче апалар янына китте. Мин әйләнеп килгәндә тагын керәшен уены уйнап яталар иде. Уеннарына да керәсем килмәде, читтән генә карап тордым, һаман шул түгәрәкләнеп басканнар да уртага бер кешене керт-кәннәр Шуңа карап әйләнә-әйләнә җырлыйлар.
Бөгелмәле-сыгылмалы Көянтәң бардыр әле-е. Кара кашлы, ак чырайлы Сөйгәнен бардыр әле.
Беләм, бу уеннарын элек тә күргәнем бар иде. Уртадагы егетнең йә кызның йөргән кызы, йә егете булмаса. шулай дип җырлыйлар. Булса инде, сөйгәнең диясе урынга шуның исемен әйтәләр. Шул уртадагы кеше йә үзе җыр белән җавап бирә, йә түгәрәктән берәрсен сайлап ала да тегеләре такмак әйткәндә парлашып бииләр.
Әнә, әнә. уртада Шалапай Сәлим басып тора. Аның белән йөрергә бер кыз да риза түгел. Кемне кушып җырларлар икән? Бу кызыксынуым мине якынрак килергә мәҗбүр итте.
Кара кашлы, ак чырайлы Начтыең бардыр өле-е...
Начтый, диләрме? Сиңа тагын Начтый. И кыланмышы! И кыланмышы! Җырлап җавап бирер микән, биергә берәрсен чакырыр микән? Мин шуны уйларга өлгермәдем. Шалапай Сәлим, әтәч кебек кукраеп, бер-икс сикерде дә. Начтый каршына барып басты. И ала карга! И козгын! Кулларын җәеп, тыпырдап торуын кара син аның! Начтый синең белән биергә чыгамы соң инде! Начтый ул... Чыга бит, ә?! Чыкты шул.
Әйтәм аны. Майдан-Майдан. Сабантуй-Сабантуй, дип атлыгып тора. Башы-күзе әйләнгән икән. Шул вокзал ышпанасы Сәлим генә төс тә инде сиңа!
Көн кичкә авышкач, апа Питәй җизнидән безгә кунарга керәселәрен- кермиселәрен белеште. Ат җигеп килгәнгә кунып тормыйсыларын әйткәч, Питәй җизни. Виркә җиңги белән саубуллаштык та, үз юлыбызга китеп бардык Бу вакытта Начтый алар янында юк иде. Мин аны күрә алмадым Шуннан сон да ничектер бүтән бер генә тапкыр да очрашырга туры килмәде
...Инде менә дистәләрчә еллар үткәч, шул вакыттагы истәлекләрне хәтердә яңарта-яңарта, алар авылына якынлашып киләм Моңа чаклы нигә аны бер булса да күрергә вакыт тапмадым икән соң мин? Гаҗәп Исәнме икән ул Начтый — билгесез чәчәкне хәтерләтүче сәер күзле керәшен кызы.’ Авылында яши микән? .
Якты Күлгә җитеп, авыл Советына кердек, колхоз ашханәсенә барып тамак ялгадык. Кич белән яңадан авыл Советында очраштык. Ләкин берәүгә дә Начтый белән кызыксынуымны әйтергә базмадым. Ничектер җае да чыкмады шикелле.
Эшлисе эшләрне башкарып, сөйләшәсе сүзләрне сөйләшеп бетергәч, фатир хакында белештем.
— Фатирыгыз әзер. Питәйләргә кайтасыз, диде авыл Советы рәисе.
— Питәй җизниләргәмени? ,
Бүлмәдәгеләр көлешеп алдылар.
— Безнең Питәй «җизни» булып өлгермәде әле. Өйләнмәгән җәп- җәш җегет.
Мин шунда гына сүзнең барысыннан да ныграк көлеп утыручы Петр исемле агроном егет турында баруын аңладым Без инде мондагылар белән «син»гә күчеп, алар да минем «пачти якташ» икәнемне белгәч, шактый ук дустанә мөгамәләгә күчкән идек
Ә-ә. син дә Питәй исемле бит әле. Кем малае соң син?
— Сергийнең.
— Кайсы Сергейнеке?
Кызыл Сиргийнең.
— Мин «кызыл» кушаматлы Сергейне хәтерләмәвемне әйткәч һәм сөйләшә торгач, аның озак еллар авыл Советы рәисе булып эшләгән, теге Майдан көнне күпергә басын. Начтыйга «эрҗин көлүш белән наскиен» килеп алырга кушкан Сергей Краснов икәне ачыкланды. Әлбәттә Краснов булгач. «Кызыл Сергей» була инде. Агроном Питәй аның оныгы икән Мин үзебезнең Питәй җизни белән кызыксынуымны белдергәч, аның да, Виркә җиңгинең дә инде әллә кайчан бу дөньядан китүләрен әйттеләр
Кәзер өйләрендә сукыр Начтый җалгызы гына җәши, диде рәис
Сукыр Начтый? Ничек сукыр?! дип сорадым аптырап. Ничек, сукырайдымыни ул?
Әйе-е Җарамаган көмешкә эчеп...
Авыл СовеI ы рәисенең бу җавабын ишеткәндә мин Питәйнең калтыранып куюын һәм карашын читкә яшерергә тырышуын күреп гаҗәпләндем Җыелган кеше алдында моңа игътибар иткәнемне дә сиздермәдем. Начтый турында бүтәнчә сүз кузгатмаска булдым Җае чыкса, Питәйдән сорашырмын әле. дип кенә уйлап куйдым
Җае да бик шз гуры килде. Питәй бик сүзчән егет икән Өйләре авылның ип чигендә булганга, без рәхәтләнеп сөйләшеп кайттык
Нач1ый гүти бит ул мин белә-белгәннән җалгыз җәши. дип сөйләп кигге Пшәй. Беренче ире Борька дәдәйне мин әзрәк кенә
5 .к у.м>«
65
беләм. Комбайнчы ие. Бик пиридавай комбайнчы ие Авыл музеенда ордены да тора иде. Менә шул комбайнда урганда Сөннен теге Жагындагы басуга чыгасы булган аның. Әйткәннәр аңа. җә күпердән урап чык. җә трактор килгәнне көтеп тор, дигәннәр. Бу турыдан комбайн белән чыгып булмас. Сөннең ләмле жире, дигәннәр. Борька дәдәй вакытын бушка уздыра торган кеше булмагандыр инде. Көтмәгән. Сөнгә кереп киткән. Уртасына җиткәндә генә тәгәрмәче батып, бер урында әйләнә башлаган. Бер җак тә1 эрмәче ташлырак җиргә туры килгән, батмаган, икенче җагы ләмне чокыган да комбайны кыегаеп ава башлаган. Ава башлагач, нишләсен инде, сикергән бу. Сикермәскә кирәк булган аңа, җугисә. Машинадан ауганда сикермәсең, үзе читкә алып ата бит ул. Бу да шулай булырые әле. Ә ул сикергән дә судан калкып чыкканчы өстенә комбайн ауган. Комбайн бер җире белән эләктереп су астында калдырган аны. Бөтен район белән җылаша-җылаша күмделәр үзен. Аларын мин белмим. Начтый түтинең җалгыз җәшәгәнен генә белә.м..
Мондый фаҗигале хәлне тыңлавы бик авыр булганга, без бераз дәшми бардык. Аннан соң, малай чактагы танышым теге Борьканын фамилиясен белмәсәм дә, Петрдан шуны сорадым, комбайнчы Борисның шулмы-түгелме булуы белән кызыксындым. Петр, әлбәттә, анысына җавап бирә алмады. Фамилиясе Евдокимов булуын, музейда фоторәсеме дә барлыгын, иртәгә иргән кереп карасак, бәлки таныячагымны да әйтте.
— Анда бит аның җәш чактагы фотосы. Хәзер ул менә сезнең жәш- ләрдә, җә бераз гына олырак булыр ие.—дип куйды.
— Борька дәдәй беренче ире иде. дисең. Начтый түтиең яңадан да тормышка чыктымыни?
— Чыкканые. Ансы жаңарак кына әле аның. Биш-алты җыл да җуктыр. Ансын мин дә җакшы беләм. Сезнең як татары ие ул. Исеме ничек ие суң кәле? Без аны Сергей дип йөрттек. Ну бик эчәдерие инде. Шул эчүе белән үлде дә. Баштарак бик сизелмәгән дә ие. Ну. тора-бара чистый алкаш икәне беленде. Үзләрендә булмаса, Начтый түтине авыл буйлата самогон эзләтеп жөртәдерие инде. Бармаса. тотып кыйный икән Шулай берчак Начтый түтидән сораганыем дә әле. нишләп шул алкашка түзеп торасың, ку да чыгар, чыкмаса, үзебез куабыз, дип. Начтый түти күңеле җомшарып. җылый-җылый сөйләгәнне үземә Җаратам бит. әллә кай төшен ошатам дип әйткәнне. Җаратсаң, кыйналып тор инде алайса, дидем дә бүтән сүз катмадым.
Безнең як татары кем булды икән ул. дип уйларга өлгермәдем, без инде Петрның өенә кайтып җиттек. Шыгырдап торган нарат бүрәнәдән биек итеп салынган йорт, керәшеннәрчә итеп челтәрләр белән бизәлгән кәрнизләр, тәрәзә яңаклары, төрле буяулар белән буялган урыс капка. Йорт каршындагы баганада яп-якты булып янып торучы электр яктысында болар барысы да аеруча матур күренәләр. Начтыйның язмышы белән кызыксыну сәбәбеннән, мин. әгәр бик ашыкмаса. Петрдан бераз капка төбендә утыруыбызны сорадым.
— Начтый түтиең үзе дә эчүгә сабышкан идемени? Көмешкәдән сукырайды, диделәр.
Электр яктысында Петрның тагын ничектер—калтыраныпмы, уңай-сызланыпмы куюын шәйләдем. Әмма бу юлы да сәбәбен сорамый торырга булдым. Бәлки сүз уңаеннан аңлашылыр да әле. Кеше уңайсызлана икән, аны борчу килешми.
— Эчүгә сабышкан дип инде. Хәзер эчмәгән катын җук бит ул. Кайсылары ирләрдән дә шәбрәк сала. Түлке Начтый түти андый түгелие. Анысын точно әйтә алам. Ну, барбер самогоннан сукырайды, диләр бит инде. Значит, шулайдыр.
Начтыйның сукыраюы турында сүз чыкканда Петрның ник уңайсыз-лануын барыбер белә алмадым. Сорарга да кыенсындым. Җайлап кына. Начтыйны күреп чыгасым килүен әйткәч. Петр җанланып китте.
— Әйдәгез соң, барабыз да керәбез,—диде ул.
— Бу вакытта унайсызрак бит инде. Йоклый да торгандыр.
— Жук. җокламый әле. Анысын точно беләм. Әйдәгез, әйдә
Ник әйткәнемә үкенеп, кыенсынып кына кузгалдым. Начтыйлар өе янына җитеп, тәрәзәсендә ут янмавын күргәч, шуны әйткән идем. Петр баягы кебек кычкырып көлеп җибәрде.
— Сукыр кешегә нигә ул ут!
Петр капканы да. өйалды ишеген дә үзе ачып керде. Өйалдыңда ут яндыргач кына, өй ишеген шакыды. Эчтән хатын-кызның карлыккан тавышы ишетелде:
— Кем бар анда? Кер.
Без ишекне ачып керергә дә өлгермәдек, өй эчендә гөлт итеп ут янды. Ишек төбендәге электр кабызгычы янында бераз гына Виркә җиңгине хәтерләтүче, җилкәсе бөкрәйгәнрәк. шуннандырмы буе да шактый тәбәнәк күренә, йөзе җыерчыклар белән тулган, нечкә муенына утыртып куелган төсле чал чәчле башы аз-аз гына калтыранып китүче, ап-ак чырайлы карчык басып юра иде.
— Исәнме. Начтый түти! Кунак алып килдем сиңа.
— Исәнмесез, дидем мин дә
Шулаймыни? Кунакмыни? Сине урамда көлүеңнән үк таныдым инде. Пигәй. Кунагың кем суң? Мин белгән кеше түгел, ахрысы Таныштыр.
Петрның ничек таныштырырга белми аптырабрак торуы миңа сүз башларга җайлы гына булды.
Сез мине оныткансыздыр инде. Анастасия Петровна Без. Питай җизни. Виркә җиңги дип
Ай батюшки, ай гуспыди! Онытаммы суң! Кәзер үк танып алдым тавышыңнан Хәбир, син би! бу! Синме бу? Сине дә очратыр көннәр бар икән! Исәнме. Хәбир җаным! Ай гуспыди!
Начтый үзе. исәнме, дип күрешергә кулларын сузды, үзе түргә таба китеп барды.
Йа кодай. ничекләр килеп чыгасы иттең? Ничекләр игеп онытмадың безне? Нинди җазмышлар ташлады туган җакларга? Сине әллә кайчан Казаннарда тора дигәннәр ие бит инде. Ай. гумерләр. гумерләр! Исәнме. Хәбир! Әйдә күрешик.
Начтый әллә көлә, әллә җылый. һәрхәлдә, гавышы сызланып-әрнеп чыга иде. Мин аның коры, салкын кулларын учымда озак кына кысып тоттым. Ул да кулын ычкындырырга ашыкмады. Читлектәге кош кебек калтырануын да яшереп маташмады. Бераз тынычланган сыман иткәч, түрдән урын күрсәтте
Сукыр әкәйнең өендәге пычракка багып үләрмен дип курыкмасаң. утыр әле каршыма. Күрмәсәм дә, тыңлыйм әле үзеңне. Сөйлә, ничекләр җәшисең? Пет р, син дә утыр, басып торма.
— Казанда яшәвемне ишеткәнсез икән инде. Гаиләм бар. балаларыбыз. Яшибез инде шунда...
Аларын беләм. Дөньҗа киң булса да. кешеләр сөйләп тора бит. Балаларың барын да беләм. Уңдыңмы суң катыннан? Балаларың әйбәтләрме? Үзеңә охшаганнармы?
Минем хәлләрдән шулкадәр хәбәрдар булуына гаҗәпләнсәм дә. кешеләр сөйләп тора бит, дигәч, безнең авыллар белән һаман да аралашалардыр. шуннан ишеткәлидер, дип уйладым.
Аның белән сөйләшүебез дәвам иткән саен Начтый холкындагы теге чактагы чалымнарның гел шул килеш калуын тойдым. Хәзер инде мин аны бетәшкән бер карчык и юн түгел, нәкъ шул элеккеге чәчәк күк күзле керәшен кызы дип кабул итеп утыра илем. Кызганыч, тик бер генә нәрсә бик кызганыч, мин аның күзләрен генә күрә алмый идем Их. үткән гомерне бер генә минутка кире кайтарып булсачы!.
Нач1ый түтиенең тормышы гурындл Петр миңа азмы-күпме сөйләгән булганга, артык гөпченеп тормадым Ике ирдән дә бәхете булмаган.
ахырда тол калган хатынның ярасына тоз саласым килмәде. Йоклыйсыгыз да бардыр, дигән булып, китү хәстәрен күрә башладым
- Нинди җоклау ди әле ул? Минем бит караңгы төшкәнен көтәсем җук. Көнем дә. төнем дә караңгы минем кәзер. Төннәр буе менә шулай чигү чигеп утырам да, урамда кеше тавышлары ишетелә башлагач, таң атканын белеп, җокларга жатам.
Өстәлдә таралып яткан чигү җепләрен. чигелә башлаган бер тастымал башын да күргәч, бераз аптыраган идем, бу сүзләрен дә ишеткәч, мин гаҗәпләнүнең чигенә җиттем.
— Чигү чигеп, дисезме? Күрмәгәч, ничек соң инде ул?..
— Күз күрмәсә дә. бармаклар күрә бит.
— Ә төсләрне, төсләрне ничек аерасыз?
— Кайчак кешеләрдән дә сорыйм. Җүгыйсә, төсне генә бармаклар да күрә икән аны. Берсе җылырак аларның. берсе салкынрак Бер төс шомарак була икән, берсе кытыршырак. Менә монысын бөтенесе арасыннан. ә. дигәнче аерып алам.
Начтый эшли башлаган тастымал башын сыйпаштырды да бармагы белән бер җиренә төртеп күрсәтте. Анда нәкъ үз төсендәге Начтый күз чәчәге чигелгән иде. Тәнемә электр тогы тоташтырдылармыни! Башым әйләнеп, авып китә яздым. Ярый әле Петр бик тиз ярдәмгә килде.
Менә шундый инде ул безнең Начтый түти. Көне-төне чигү чигә дә шуны сатып баеп жата Нәрсә генә чиксә дә. абизатсльне шушы чәчәген калдырмас. Нәрсәсе бардыр инде шуның? Каенлыкта да бетә торган түгел бит инде алар. Әйтәм бит, чәчәк чигеп баеп жата.
Начтый гел генә теге чактагы күгәрчен гөрләгән тавыш белән көлеп куйды.
— Баерсың! Акчагызның бик кирәге барые! Үзләре бирмәсә. алмыйм да мин аны. Алганнары да шунда жата. Искеләре дә алыштырмаган көе әле. Перестройка акчалары, дип көләм мин алардан. Перестройка бишлеге белән бүгенге илле меңлеге! ез минем өчен икесе дә киагазь.
Начтый өстәл тартмасын ачып җибәргән иде. анда, чыннан да. яна акчалар белән туксан өченче елга кадәргеләре бергә буталганнар иде. Начтый тартманы этеп куйды да:
Эркетирлар килеп алганчы җатсыннар шунда, дип гөрләтеп көлде.
— Ярар, Анастасия Петровна, без китик инде.
— Озакка килдеңме суң? Үтеп барышлый гынамы — әйтмәдең дә.
— Озакка түгел. Эш бетте. Иртәгә китәрмен дә инде.
Шулаймыни-и? Җарар. кереп хәлемне белүеңә рәхмәт. Киткәндә хушлашып чыгарга онытма инде. Анысы синең элек тә саубуллаша торган гадәтең җугые җугын. Очрашмасак. хуш. Хәбир. Мин жүләрне гаепләмә.
- Нинди гаепләү ди ул. Исән булсак, очрашуын да очрашырбыз. Анастасия Петровна
Каян килгән Анастасия Петровна да Анастасия Петровна инде, җә! Ич җугы бер генә тапкыр. Начтый. диген, ичмасам.
— Ярый. Начтый. хуш. үзең гаепләмә
Без хушлашып чыгып киттек. Начтый ишек төбендә басып калды. Инде өе күренмәслек ара киткәндә дә аның тәрәзәсендә ут янып тора иде әле.
Иртән шоферым белән Петр машинабызга бензин салырга киткәндә. Анастасия түтиең белән хушлашып чыгыйм инде, үпкәләмәсен, мине шунда гына килеп алырсыз, дип Начтый өенә кереп калдым. Киләсемне белгәндәй, хуҗабикә мине идән уртасында каршылады. Инде кояш чыгып күтәрелгән булса да. электр лампасының янып торуын күргәч, мин. исәнләшүгә, утны сүндердем.
- Сүндермәскә иде. Хәбир. Кичә кич җандырган көе мин аны җүри шулай калдырдым. Син килеп кергәч, өем нурланган ие. шул нур озаграк
саклансын дип җүри сүндермәдем. Хушлашырга гына кергәнсеңдер. Хө-күмәт кешесенең вакыты җуктыр Әйдә, озата чыгыйм үзеңне
Ишегалдына чыктык та теге беренче килүемдә Питәй жизни чыгып баскан болдырга утырдык. Дөрес, болдыр да. өй үзе дә ул чактагы түгелләр иде инде. Ләкин төзелешләре, тормышлары гел шул иде Хәтта түбәсе капланган, алды ачык баз өсте дә миңа таныш иде. Начтый миңа аларны күзәтеп торырга урын калдырмады, вакьп тар икәнен белеп, тизрәк сөйләшеп калырга тырышты Мин дә аны аңлап, аны сөйләтергә тырыштым.
Вакыт бер чакта да җитми инде ул. Анастасия Петровна. Безнекеләр килеп җиткәнче булса да, сөйләгез әле үзегез турында. Кичә күп тә сөйләштек, аз да булды
Начтый мин инде белгәннәрне дә. белмәгәннәрен дә тезеп китте. Комбайнчы Борис, чыннан да. теге мин белгән Борька икән. Начтый артыннан күпме йөрсә дә, кыз башта ана карамаган Соңыннан, инде сазаган кызга әйләнеп калмас өчен генә, аңа кияүгә чыгарга ризалык биргән Торуын әйбәт торсалар да. балалары булмаган Шулай да. Начтый аның үлемен бик авыр кичергән. Хәтта бервакытны эчкечелеккә сабышып алган. Ләкин, үзе әйтмешли, «бу җаман адәттан кодай саклаган». Эчүен ташлаган һәм шуннан сон грамм да капмаган. Әмма аның иләс-миләс йөрүен эчүгә сылтаганнар. Бу хәл икенче ирен йортка керткәч, бигрәк тә еш кабатлана башлаган
- Ул чакта мин фермада сыер сава ием. Төн буе иремне көйлим, үзем куган бетсә, күршеләрдән эзләтә иде. Иртән эшкә барганда аяк га басып торырлык хәлем булмый ие. дип дәвам итте Начтый Ә кешеләр шуны исереклеккә җурыйлар. Күзләрем кызарып, битләрем шешенеп барган чаклар да жыш була торганые. Нигә куып чыгармадың, дисенме? Җараттым мин аны. Яшь чагында өзелеп сөйгән бер жегеткә охшатып җараттым.. Җаратуым хакына эчүенә дә түзә ием Кыйнап торулары бик авыр булды. Бер дә кызганмый суга ие Төрмәсендәге кебек Com ы тапкыр кыйнавыннан менә шулай калдым инде, сукыраеп
Мин әлегә бу ирнең кем булуын сорарга базмадым Эчемнән генә теге безнең авыл Сәлимедер дип уйлап куйдым. Петр да. Сергей дип йөрттек, ди. Начтый да төрмәсендәге кебек, дип куйды Мин дә биг Сәлимнең ябылуда булуын ишеткән идем. Димәк, шул инде
Ничек алай сукыраеп калдың, аңламадым Гафу иг. Начтый
Аңламассың шул. Сиңа, бәлки, көмешкәдән дип сөйләгәннәрдер. Дөрес ансы, көмешкәдән, ләкин үзем эчкәннән түгел. Бер көнне айныр- айнымас уянды да. эчәргә даулый бу. Үземнеке беткән чак ис Бик нык җәшереп куйган җартыдан башкасы Көн дә. көн дә эзләп йөргәнче дип. бер чирек кайтарып бирдем мин аңа. Үзем эшкә киттем. Көндез кайтуыма вич эчеп бетергән Тагын (аптыра. Бүгенгә генә түз инде, бер чирек эчеп бетергәнсең дип тә карыйм. Җук. таптыра Теге жәшергәнне алып биргән ием. ансы да жарамады. Кемгә дип җәшердең аны дип бәйләнә Бәйләнде-бәйләндс дә. шундый иттереп сугып җибәрде Чәчрәп барып төштем Ишек җаңагына башым белән бәрелеп, аңымны җуйганмын. Күпме җагканмындыр, ансын белмим Ул көнне эшкә барма! ач. иптәшләр килгәннәр дә Начтый ире белән икәүләп исереп жата. дип. чыгып киткәннәр Төнлә торып караватка менеп түндем. Ул идәндә аунап калды Икенче көнне иртән дә эшкә чакыра керделәр. С^з әйтерлегем җук. ыңгырашып кына алдым. Тагын исерек, дип. чыгып киттеләр Кичкә таба тырышып-тырмашып торып басканыем. ул һаман җага. Әллә суң баш аегына мендәр салыйммы, дип карасам, тәне сап-салкын. Үлгән. Җарып карагач, җанын үлгән диделәр. Ул көнне кешегә әйтергә курыктым Татын иртән кереп багыр-багыр сөйләнәләр, сүзләрен анламасам да. Iавышларын ишетәм. үзләрен дә томанлы гына күрәм Күмделәр инде Күмәр!ә дә кешеләр артыннан гына ияреп бардым Абынып егылганда да. кайгыдан шулай инде бу. диделәр. Начар күрүемне берсенә дә
сиздермәдем. Ату кыйнаганын әйтәсе була ие. Әйтергә курыктым. Хурландым да. Бөтенләй сукырайганымны белгәч, ире җанын үлде, үзе көмешкәдән сукыраеп калды дип чыгардылар. Менә ике җыл инде, шулай дип, гайбәтемне саталар.
- Гафу ит, Начтый, мин дә шулай дип ишеттем бит...
Шулайдыр. Кеше теле тик тормый бит ул, сөйләнә. Белмәсә дә сөйли. Ә чын-дөресен бер кешедән кала берәү дә белми.
Кем ул? Петрмы әллә?
Начтый бераз гына тынып торды да авыр сулап куйды
Ие, Петр. Азрак кына туганлык та булгач, үзе дә гел жакын иткәч, мин исән чакта беркемгә дә сөйләмәскә тәре тоттырып ант иттердем дә әйттем. Ә син аның ул икәнен каян беләсең?
- Юк. белмим. Үзең бер кеше генә белә дигәч, әллә Петрмы дип уйлавым гына иде.
Сезнекеләр дә бик озаклады әле. Исән-имин генә йөрсеннәр берүк.
Озак килмәүләре бик әйбәт булды әле. Ихлас сөйләшергә мөмкин булды, Анастасия Петровна.
- Җә инде, Начтый дигәнен бик матур әйтәсең бит Шулай гына диген инде...
Аерылышу бик авыр тәэсир калдырмасын дип, мин әз генә шаяртып алырга булдым:
Яшьли сөйгән теге татар егете белән нишләп кавыша алмадыгыз соң? Сер булмаса әйт әле, Начтый.
Сере жук. Минем аны өзелеп сөйгәнемне белмәде дә бугай ул.
Күрешкәнегез дә булмадымы?
Аның беләнме? Очраштык, ләкин күрмәдем.
— Аңладым... Димәк, син аны әле яңарак кына, күзләрең күрми башлагач кына очраткансың, шулаймы?
Шулай була инде, очраттым. Инде үлсәм дә үкенмим.
Син бит чыгып йөри алмыйсындыр Әле күптән түгел генә очрашкач, шушы як кешесе буламыни инде ул?
Шушы җагын шушы җакныкы. Кәзер читтә.
Кунакка кайткан идемени? Эш беләнме?
- Анысын белмим. Әйтмәде.
- Үзең сорамадыңмыни?
Читтән нигә кайталар? Менә үзең ни җомыш белән кайттың суң? Кунаккамы, эш беләнме?
Минме? Мин командировкада.
Алайса, ул да командировкада була инде.
- Аңламадым.
И-и кодаем! Нүҗәли әлегә кадәр аңламаган идең? Әллә аңламаган булып кыланасың гынамы? Нүҗәли җәш чакта бер дә сизмәдең? Үзең бит инде ул, Хәбир, үзең. Җарма инде җөрәгемне. Зинһар, кызган сукыр карчыкны.
Мин сүзсез калдым. Хәзер инде машина килсә дә. чыгып китәрлек хәлдә түгел идем. Ник сорадым, ичмасам! Ник төпчендем. Нигә кирәге бар иде миңа моның?!
- Гафу ит. Начтый! Зинһарлап сорыйм, гафу ит мине. Сиңа авыр буласын белгән булсам, сорашмаган да булыр идем. Югыйсә, ул чакта да гыйшык хәлләрен сиздерешмәгән идек бит.
Ничек инде сиздермәгән?! Теге чәчәкне өзеп алып, синең күзләрең шушы чәчәк төсле икән, дип күзләремә өздереп караучы син түгел идеңме? Җаратмаган кеше алай карый алмый ул...
Менә ничек икән! Бер очрашудагы бер сүз кешенең гомеренә җитә икән бит. Әй, бу дөньялар! Ул чагында чәчәк кенә өзмәгәнмен. Начтый бәхетен дә өзгәнмен булып чыга түгелме соң?!
Күзләрем сукыр булса да, ул чәчәкне әле дә күреп горам мин, Кәбир. Су сибеп үстерәм мин аларны. Күңелемдә генә түгел, бакчамда 70
да. Ышанмасаң, әнә. барып кара. Баз артындагы алмагач җанында буе ике адым, аркылысы ике адым буш җирем бар. Икебезгә берәр адым. Бернәрсә дә чәчмим мин анда. Үсә торган җирләрендәге кебек булсын дип, кыр үләннәре кайтарып утырттым да, араларына күп итеп шул чәчәкләрнең орлыгын сиптем. Рәхәтләнеп үсәләр. Барып карыйсынмы?
Ышанам. Начтый Тик, зинһар, кыстама Баралмыйм
Дөрес итәсең. Син аларны барып күрсәң, минем соңгы өметем дә өзелер ис. Ә мин әле син бер килеп күрерсең дигән өмет белән жәшәдем Шулай җәшәрмен дә, карт җүләр. Әнә, машинаң килә, ишетәсеңме?
Мин күрмәгәнне ул күрә, мин ишетмәгәнне ул ишетеп тора икән. Чынлап та, капка төбенә машина килеп туктады. Мин керәшен кызы Начтыйның күрә торган бармакларын, кулларын кысып тоттым да авырлык белән генә пышылдадым:
— Хуш, Начтый! Хуш. Анастасия Петровна!
Хуш. Хәбир Тик. зинһар өчен, өйгә кереп утны җандырып чык.
Мин. аның теләген үтәп, өйгә кердем һәм электр лапмасын кабыздым. Мин әйләнеп чыкканда Начтый сукырларга охшамаган ышанычлы адымнар белән баз артындагы алмагачы ягына кереп бара иде.
Бераз баргач, шоферым тәмәке алырга дип. авыл кибетенә кереп китте. Аңа ияреп мин дә керсәм, киштәдә теге вакыттагы Мәйдандагы төсле ялтырап торган эржин кәлүшләрне күреп алдым. Шунда ук башыма бер уй килде. Ак носки гына юк иде. Бер пар кәлүш сатып алдым да шоферга кире Начтый өе янына барырга куштым. Тик Начтый бакчада да, өйдә дә юк иде. Дәшеп карасам да. җавап бирүче булмады Ә өйдә электр лапмасы янып тора иде
Истәлегемне өйдә генә калдырып ки!сәм, әллә таба Начтый. әллә юк Тапса да каян килгәнен белмәячәк Ә минем белдерәсем килә. Күршеләренә калдырсам, әллә ни уйлаулары бар. Якты Күл авылында Начтыйның серен сакларлык бер генә кешене Кызыл Сирги малае Питәйне генә белгәнгә, авыл Советына кереп, иясенә тапшырырсың дип. эрҗин кәлүшләрне аңа. Петрга биреп калдырдым
Авыр уйлар белән тулган кайтыр юлымда Начтыйның. сине очраттым. инде үлсәм дә үкенмим, дигән сүзләре генә колагымда чыңлап торды. Кызык өчен генә әйтмәгәндер ул аны. чын күңеленнән әйткәндер. Берничә ел элек үзем белән дә шулай булган иде бит
Ул чагында республика онкология хастаханәсенә кереп ягарга туры килгән иде. Унбиш кешелек палатада кешеләр гел алышынып тора Көн саен дүрт-биш яңа авыру керә. Көн саен ике-өч кеше савыгып чыгып китә, ике-өч кешене хастаханә ишеге алдындагы кызыл кирпечтән салынган тәрәзәсез бинага кертеп куялар. Аларны аннан туганнары килеп, елый- слый алып китәләр Миңа да гел операциядән соң шул кызыл кирпеч бинадан алып чыгарлар кебек тоела иде. Операциягә кадәр шул турыда, балаларымның, хатынымның баш очымда елап торулар турында уйлый- уйлый. тәнемә кызыл тимгелләр чыга башлаган иде Инде әҗәл белән килешкән дә кебек идем. Тик бер генә теләгем бар иде: моннан нинди генә авыр хәлдә чыксам да, исән чыгарга. Чыгарга да. туган авылыма кайтып, Сөи буйларын, малай чакта аунап үскән чәчәкле болыннарны бер генә тапкыр булса да күрергә. Шул бәхеткә ирештергән өчен корбан чалырга Исән дә чыктым, гаиләм янына да үз аякларым белән кайттым Сөн буйларын да. нәкъ балачактагы кебек сакланган болын кисәген дә күрдем Язмышым өчен Аллага рәхмәт әйтеп, теләгем үтәлде, инде үлсәм дә үкенмим, дип кабатладым Чын күңелдән әйткән идем мин ул сүзләрне Начтый да чын күңелдән әйткәндер
Корбан чалырга тына һаман чират җитми Нәзерем тотмагае! Ходай үзе сакласын.
1994.