КАМА ҖИЛЛӘРЕ ЧЫНЫКТЫРГАН ЕГЕТ
Гомер буе үз күләгәсеннән куркып яшәүче, күңеленнән тезләнеп иҗат игүче язучылар да була. Иманлы каләм тотарга язмаган мондый әдипләр, җәмгыятьнең флюгеры кайсы якка борылса — шуңа каран гнз Г енә үз төсен үз<эргәләр. Кыю, ү з фикерен нәкъ вакытын-да ярып сала белүчеләр бармы, дигәндә, шундыйлардан һич икеләнмичә, яраткан драма i у pi ыбыз Туфан Ми- ңнуллин исемен ат ар идек.
Ул үзенең нжат дәверендә берничә дисгә драма әсәрләре язды, татар сәхнәсен күтәрегг барды, халкыбыг күңеленә хуш килерлек онытылмас каһарманнар (удырды, һәм алар, гулы бер i але- рея булып, әдәби дәвер гүреннән лаеклы урын алырлык. Пугачев явы чорында, империянең нигез ташын тетрәткән гагарлар арасында нинди генә баг ырлар булма! ан. Шу ндын.зарның берсен— Канкай утлы Бәхтиярне драматург, сәхнәгә мендереп, кабатланмас образ тудырды.
Муса Җәлилгә багышлап нинди генә жанрда әсәрләр язылмаган. Ә Туфан Җәлиле — башка... Аның «Моңлы бер жыр» пьесасында Җәлил һәм аның көрәштәшләре, батыр итеп кенә түгел, ә кеше жанлы итеп сурәтләнә.
Әсәрләрдәге гөп каһарманның кай-сысын a I асаи да tepe кеше, үзенчәлекле холыкка ия шәхес кү з алдына килә, i үн алар бешен арала яшәгән. Миләүшә. Диләфрүз, Мәрвән. атаклы ai карагы Шәкүр һәм башкалар. Шу ларның бөтенесен үз рухи канаiы аегына җыйган Әлмәндәр карг — гагарнын үзе шикелле мәш е үлемсез жан, баскычлардан елмаеп, күк катларына менеп бара...
Г. Камал исемендәге гагар Дәүләт академия театрының баш режиссеры Марсель Сәлнмжанов. һәм үз сабакта-шлары—гаҗәеп сәләтле артистлар го- ркеме белән берлектә Туфан Минну л- лин әнә шулай кабатланмас әсәрләр тудырды. бүген дә каләмен үткенләп тора.
Аның пьесалары үзбәк, мари, башкорт, рус, калмык, лезгин, лак. Дагестан сәхнәләрендә уйналды, күп телләргә тәрҗемә ителде. Тормышчан, көтелмәгән вакыйгалар эчендә лә кеше булып кадалган мавыктыргыч образлары Гу- фаннын башка милләт тамашачыларының ла йөрәген яулый алды.
Кама Тамагы районының Мәрәг Хуҗа авылыңда туып үскән Туфан I абдулла улы Миннуллиша 25 августта 60 яшь тула. Кайчандыр артист булырга хыялланып, Мәскәүлең М. С. Щепкин исемендәге театр училищесын бетергән бөдрә чәчле егет бүген инде олыгаю ызанына чыкгы. Т. Мин дип ү зе өчен генә шигырьләр язып йөргән, көлкеле нәни хикәяләрдән башлаган гөрелдек тавышлы Туфан оч дисгә ел зчендә зур
иҗат галәме тудырган драматург булуга иреште.
Ул—Татарстанның Г. Тукай, М. Җәлил исемендәге, РСФСРнын К. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.
Т) фанга үҗәтлек, тырышлык тумыштан бирелгән, ул аны үзенен күпьеллык иҗаты һәм яшәү рәвеше белән раслап килә. Халык депутаты буларак, тормышның эчендә кайнап, кырыс чынбарлыктан илһам ала.
Туфан ага. Сезгә—корычтай сәламәтлек телибез, иҗат чишмәләрегез кү- ■пармаклы булып, ургылып торсын.
Кәгазь — дәрья, каләм — көймә, бө-ятеңне әзерлә!
Редакциядә эшләүче каләмдәшләрең.
Аны халык ярата
уфан Миңнуллин гаҗәп талант иясе. Берсеннән-бсрсс оста, талантлы сәх- ■ нә әсәрләрен коеп кына куя, коеп кына тора. Ходай аңа оригиналь фикерләү сәләтен, тормышны ойрәнә белү тырышлыгын, аны чагылдыру осталыгын бер дә кызганмый биргән
Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли Аның һәр әсәрендә әллә никадәр табыш бар «Әлдсрмештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр», «Үзебез сайлаган язмыш», «Әниләр һәм бәбиләр», «Гөр-гори кияүләре» һәм башка бик күп спектакльләр болар бит татар тормышының энциклопедиясе. «Әлдсрмештән Әлмәндәр», гомумән, мәңгелек, классик әсәр.
Туфан, икенче яктан, татар сәхнә сәнгатьнең иң бай, иң мул, иң үзенчәлекле иҗат чыганагы. Безнең театр сәнгатен ул әйдәп бара, дисәм дә һич артык булмас. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи. Кәрим Тинчуриннар традицияләре бүген Туфан әсәрләрендә дәвам итә, үсә. Дөньяда яшәүнең тирән фәлсәфи мәгънәсен Туфан Миңнуллин әхлакый чисталык, пакь намус белән бәйләп, эмоциональ-тә- эсирлс, үтемле, гыйбрәтле, тормышчан итеп тасвирлый
Туфан Миңнуллин бәхетле талант иясе, чөнки халык аны күптән инде үз итте, яратты һәм ярата. Мин аңа тагын да иҗади уңышлар, озын гомер телим.
Минтимер ШӘЙМИЕВ.
Татарстан Президенты.
Чакма таш
уфан Миңнуллин белән безнең тормыштагы мөнәсәбәтләр төрлечә булды: без бср-берсбезне яраттык, Язучылар берлегенең арбасын бергәләп тарттык. Булды бер-беребезне өнәмәгән чакларыбыз да. Алары объектив сәбәпләрдән дә, субъектив сәбәпләрдән дә килеп чыкты.
Әмма иҗат мәсьәләсендә мин Туфанны беренче әсәрләреннән үк үз күрдем. Табигать биргән гомерлек таланты, чәч пәкесе кебек үткен, образлы теле, сәхнәне бик яхшы тоя белүе белән ул татар драматургиясен СССР дигән бөек илдә держава аренасына кадәр алып чыга алды. Җанга бер очрашуда урнашып кала торган милли образлары белән ул Кәрим Тинчуриннар мәктәбен яңа шартларда үстерә, камилләштерә барды. Бу нисбәттән аның туксан яшьлек Әлмәндәре мәңгелек. Аның кыю каләме аркылы Канкай батырлар, Тукайлар, Җәлилләр доньяга чыкты, гап- гади җир кешеләре, хезмәтчәннәр зирәк акыллары белән тамашачыларны таң калдырды.
Т
Рәсемдә (cj/ядан уңга): Хәсән Туфан. Сибгат Хаким. Туфан Мицнуллин.
Минем үземне тац калдырган нәрсә Туфан Мицнуллинныц үз холкы Мин аны чакма ташка тицләр идем. Чакма ташка игәү белән суксац. очкын сибелә. Туфанның чакма таш каләменә юлыккан тормыш материалыннан да дөрләп-дөрләп ут сибелә Туган җиренә булган бик олы мәхәббәте патриотлыгы да. туып-үскән авылын тергезүе до, мәчетләр, һәйкәлләр салдыруы да барысы да аны яратырга, хөрмәт итәргә, утыз ел эчендә ул иҗат иткән кырыктан артык сәхнә әсәре, аларныц беркайчан да бер-бсрсен кабатламавы, аныц усал холкын онәп бетермәүчедә рне дә аныц алдында, аныц сәнгате каршында ихтирам белән баш иярю мәҗбүр итә Татар драматургиясен Туфан Мицнуллин кебек фидакарь талантлар гына алга илтәчәк дип авыз тутырып әйтергә момкнн.
Гариф АХУНОВ.
Әлмәндәр I омере телим
7 О нч<‘ СЛАаРЛа Язучылар берлегендә «Тынгысыз каләм» исемле бик тә кызыклы / VF стена газетасы чыга иде. Мөхәррире Фаил Шәфигуллин аны чын мәгънәсендә одоби-юмористик газетага әйләндерде. Арттырып әйтмим, ул елларда язучылар очен аннан да популяррак газета булмагандыр. Фаил, берничә эпиграмма язуымны үтенеп, мица да морәҗәгать итте. Туфан Мицнуллинга багышлаш аны менә шундый иде
«Ат карагы»н язганчыга кадәр
Шагыйрь Туфан атын урлаган.
Тик. Мнцнуллин бәгърем. җанкисәгем.
Сннс карак диеп хурламам
Бу эпиграммага мин игътибар бирмәдем, аны язганны да күптән оныткан идем инде Соңгы елларда Хәсән ага Пуфанныц үзеннән соц чыккан «Гүзәл гамь» китабында шушы дүртьюллыкны күргәч, аптырап калдым Төзүчеләр моны ялгышып. Хәсән .на шигыре итен тәкъдим иткәннәр Минем фаразымча, ост азыбыз стена газетасыннан эпиграмманы укыган да. күчереп алган һәм шигырьләре арасы
на салын кушан. Димәк, Туфан энесенә һәм аның пьесаларына аеруча җылы караган шагыйрьне әлеге эпиграмма җәлеп иткән.
Ә Туфан Миңнуллинга килгәндә исә, ул, чыннан да, шагыйрь Туфан атын урлар! а барырлык батыр егет булып чыкты. Чакырса, мин дә барыр идем, әлбәттә... Әле дә. алтмыш яшендә дә. ат кына түгел, кыз урларга барырлык егет әле ул.
Гуфандагы драматургии талантым булса, эпиграмма гына түгел, аның үзе турында бер искиткеч драма яки комедия язар идем мин Каһарманы. Тинчуриннар- га гиң олы галанты Әмма үзе турында үзе язгандыр инде ул. Әлмәндәр аның үзе түгелдер дип кем әйтә ала?!
Туфанның үз атын урларлык яшь талантлар үсеп килүенә дә сөеник. Хәзерге яшьләр инде ат урлап вакланмаслар, авылдагы тракторына да кагылмаслар, әдәбиятыбызны бәхетле иткән ат-исемен генә урларлар әле дигән ометтә калыйк.
Илдар ЮЗЕЕВ.
Ихласлык
_ ешенең максаты гүзәллеккә ирешү. Әмма матурлыкны кушучка тотуда, күңел мөнбәренә оялатуда кеше уңганлыкка, намуслылыкка. игелеклелеккә һәм башка әйбәт сыйфатларга ия булырга тиеш. Бу хәл. әлбәттә, исбатлауны таләп итми торган хакыйкать. Шулай да юньле сыйфатларның дустанә җитәкләшүе әлеге олуг максатка-мәсләккә ирешүдә беренче шарт булуын гел искәрергә мәҗбүр адәм баласы. Шундый сыйфатлар арасында берсе башкаларына аеруча йогынтылыдыр. минемчә. Ул — ихласлык.
Туфан Миңнуллинның ихласлыгы башка яхшы якларыннан эшчәнлектән. дуслыкта тугрылыктан, тәвәккәллектән һәм башкалардан калкурак булып күренә миңа. Әйе. язганында да. бүтән гамәлендә дә ихлас ул. Укучылар һәм тамашачылар аның әсәрләрен тормышны эчкерсез чагылдырулары очен ихластан кабул итәләр. Әйе. язган һәр юлында риясыз Туфан. Моны, топ хезмәте җимешләре булган күп санлы пьесаларының һәркайсына аерым тукталмастан. аның «Көндәлек дәфтәреннән» җыелмасыннан парча-рисаләләрсндә дә ачык күрәсең. Шунысын да искәртик. Туфан Миңнуллинның уйланулары-күзәтүләре турында шундый әсәрләре җөмһүрият газега-жу риалларында унбиш елдан артык басыла килә, күңелеңдәген ачык- тан-ачык ихластан язу тыелган чаклардан бирле ягъни
Рәсемдә: Туфан Миңнуллин. режиссер Марсель Солимҗанов.
Әйс, бүтән гамәлләрендә дә ихлас Туфан Күңелгә кер тутырып, кешеләргә яхшылык эшләргә маташуның кылану икәнлеген, монафикълыгын. ихласлыктан мәхрүм I амәлләрнең игелек һәм изгелек саналмасын, ахыр килеп, кабул кылын- масын белә ул. Әгәр Туфан ялгышса (хаталану адәм баласына шулай ук хас , бу хакта дусларына, иш-иптәшләренә. хәтта танышы булмаган кешеләргә дә. яшермичә сөйли. Моның өчен исә ихтыярың нык, егетлегең кодрәтле булчы кирәк, һәм моның исеме тәүбә! һәм Туфан гүзәллеккә ялгышыңны танмыйча тәүбә итмичә. Я1ъни имансыз килеш, ирешеп булмавын күңеленә ихластан сеңдергән. Шуңа күрә Туфан халыкны үз итә. шуңа күрә халык Туфанны үз итә
Иманлы баһадирлыгың гел юлдаш булсын сиңа, Туфан тутан!
Мәгъсум ХУҖИН.
Югалмас сүз1
Хәсән Туфанга һәм аныу әдәби әнссс Туфан Мицнуллинга
Мәңгелеккә хөкем чыгаргандай
Ялгырады алтын күзлекләр
« Туфан искергән сүз» диеп хәтта
Әйттерделәр алар сүзлектән
Тавыш эчкә киткән кеше сыман
Булды чорның сырхау чаклары Әмма халык җанга кадерлек н Хәтер чормасында саклады.
Күпме авазларны йотты микән
Сикәлтәле чорның юллары?
Нидер сизгән сыман, бер авылда
Туфан атлы малай елады
Бер сәбәпсез ярсый бит нарасый.
Хәерлегә булсын, диделәр Белмәделәр, адаш абыйсының Эчкә йоткан яше иде лә...
Үсә тошкәч, малай көннәр буе
Кыр-болынны күпме гизмәде
Борчылудан гаҗизләнгән ана
«Туфан кайт», дип кон дә эзләде
Бала Туфан кичен кайта иде,
Борчулы он кире кайтмады
Офыкларны үтте юксынып ул,
Урады бик ерак якларны;
«Туфан кайт», дип кабатлады урман
Зур Тчфанны эзли кайтаваз!
Көткән җырлар сыман каңгылдашып Ничәнче кат илгә кайта яз...
Бала Туфан үсте Тау ягында.
Тиешлесен инде белде ул
• Шшырь Г Миннудлнннын 50 яшене язылган иле
«Туфан-исксргән» дип үртәгәндә Сер бирмәде, бары көлде ул.
Бер сәбәпсез көлә бит бу бала, Хәерлегә булсын, диделәр. Хәсән Туфан кайткан дигән сүзләр Газеталарны узып килделәр!
Бер сүзе дә югалмасын диеп, Туган телгә кайтты җан атып Сүз-намусны, җыр-воҗданны мәңге Искермәслек итеп яңартып.
Очрашыла икән исән булгач, Озын юллар да ул тар икән. Иңнән кагып әйтте олы Туфан:
Әдәбиятта энем бар икән!
Яшь Туфанның елгыр, шаян чагы, Ул үзенчә булмас дисеңме:
— Рәхмәт, диде адаш абыйсына,— Акладыгыз минем исемне!
Ә чал шагыйрь узган бар юлларын, Бар моңнарын җыйган шикелле, Җитди иде Олы миссиясен Шул мизгелдә тойган шикелле...
.Олы Туфан уе безгә калды. Киләчәккә китте эзләре...
«Югалмагыз.. » дигән васыять белән Сынап карый сизгер күзләре.
Сүз-намусны, җыр-воҗданны инде Энеләргә хәзер саклыйсы.
Ул аклады халык ышанычын. Безгә әле, безгә аклыйсы.
Шәүкәт ГАЛИЕВ.
16 ноябрь, 1985 ел.
Аның хатыны булу авырмы?
уфан инде укыганда ук үзен бездән ун башка өстен итеп күрсәтә белде. Әгәр дә Туфан артист булса, үзен драматургиядә шуның кадәр күрсәтә алмас иде. Чөнки сәхнә икенче өлкәгә күчүне гафу итми. Сәхнә аны «үтерер» иде кебек. Театрдан китү аның бәхете булды. Ләкин шул ук вакытта актер булса, ул үз теләге белән театрдан китмәс тә иде. Аңа, билгеле, үзенең сәбәпләре булды. Артык туры сүзле, үз фикерен һәрвакытта да ярып әйтә торган кешегә җылы урынга җайлашу, ай-һай, җиңел түтел шул.
Т
Рәсемдә. Туфан Миңнуллин хатыны Нәҗибә Ихсашмш һәм оныгы белой
«Драматур! Туфан Миңнуллин хатыны булу авырмы?» tun миңа cm кына сорау бирәләр. Чынлап та. Туфансыз мин натрда ничек яшәгән булыр идем икон? Мин һәрвакьп очраклы рольләрдә үстем.' Үземнең кочем, тырышлы! ым аркасында үстем. Дорсс, мин Туфан драматургиясендә бик күн рольләр башкардым. Бәлки УЛ минем остома бәхетем иттәдер. Туфанның әсәрләрендә уйнау миңа икеләтә авыр. Чонки ул әсәр Туфанның башында туганда ук. аның язылу процессы минем аша узган була.
Ике иҗат кешесенә бер түбә астында тормыш итү җиңел бирелми Шулай да без язмышыбыздан канәгать. Кызыбыз ӘлфНя педагогия университетында м.псматика укыта. Ике оныгыбыз бар. Туфанның язылачак әсәрләренә алар да илһам бирә
Нәҗибә ИХСЛНОВА.
7 ита/ктачмың иыык артистиагы
Сабакташ
актый гына олы яшьтәтеләрнең «Карале. гомер узын та бара, ә яшәлмә- Ц Ц ■ гәп дә», дигән сүзләрен сш ишетер! ә туры килә Чынлап та. юмер буе * Д " бер генә минутларын да әрәмгә У иырм.наи кешеләр генә шулай әйтә Торгандыр Иҗат кешесе бигрәк тә. Баксаң. безнең Туфаныбыз да ШУНДЫЙ ЯШЬКӘ килен җиткән икән Ә бит уйлап карасаң әле яңа гына Щепкин исемендә! е Театр училищесына укырга кергән идек лабаса. Күптән түгел генә Ильскаялар. Әбҗәлило- нлар. Уразиковуар тирәсендә буталып йоргән кебек идек Ә юмер уза Безнең Туфан гомумән яше белән дә. акылы белән дә безнең күбебездән оетенрәк иде
Укыган чорның бер кызыклы озеге искә тошә: фи миофнядән Илья Михайлович Бычков дигән бик шәп укытучыбыз бар иде Безнең белән янәшә курста УКУЧЫ рус курсы эчен шушы укытучыга имтихан тапшыруы бер газап иде Тегеләр берни
белми, күрәсең, белергә дә бик теләмиләр. Бер вакытны Илья Михайлович, үзе арганнан соң, тегеләрдән имтихан алырга Туфанны кертеп утырта «Ал шулардай имтихан!» ди Үзе Туфанны аудиториядә калдырып чыгып китә, һәм ала тегеләрдән Туфан имтиханны... Карале, бу урыс курсы бигрәк надан икән, берни белмиләр, дип сөйләнгәне әле дә хәтердә. Укыт ан вакытта ук ул яза башлады. Маяковскийның «Мунча» дигән әсәрен Миргалим Харисов белән икәүләп тәрҗемә иткәннәр иде Ул безнең диплом спектакле булды. Менә болар барысы аның күпкырлы талант иясе икәнлеген күрсәтә иде.
Әгәр дә без бүген 1961 еллардан башлап, тагар драматургиясеннән Туфан Мицнуллинны алып торсак, ул нинди ярлыланыр иде Мин һич кенә дә арттырмыйча әйтә алам: иң зур уңышлы рольләрем Туфан пьесаларында булды. Драма артисты очен әйбәт, тирән характерлы образлар кирәк. Туфанның «Моңлы бер җыр»ы Муса образына бөтенләй яңача Kapapi а мөмкинлек бирде һәм шулай ук башка бик күп пьесалары.
Туфанның иҗатына анализ ясый башласам, бик озак вакыт кирәк булыр иде, анысын театр белгечләре ясарлар. Мин Туфанга иҗат уңышлары белән бергә исәнлек-саулык телим, әле күп еллар без артистларны режиссерларны тәмле ризык, ягъни, шәп пьесалар белән тукландырып торсын иде
Ринат ТАҖЕТДИНОВ,
РСФСРныц һем Татарстанның халык артисты.
«Нихәл, таз?..»
_зрәк күренми торса, без аны сагына башлыйбыз. Кызык бит, ә' Кайбер ■ J кешеләрне айлар-еллар буе бер күрмәгән дә, исеңә төшермисең Дус-иш- ләрнең сине юксынып көтүе, синең дөньяда барльпыңны тоюы, шуңа сөенеп яшәве- зур бәхеттер ул. Туфан абый белә-сизә микән шушы бәхетен? Мөгаен, беләдер, сизәдер. Юкса ул да безне «Идел» журналында эшләүче яшь каләмдәшләрен сагынып килер идемени?..
Без аның кор һәм дәртле тавышын урамнан ук ишетәбез. Ул тавыш тәрәзәдән ургылып керә, редакция бүлмәләренә тарала, диварларга бәрелеп чыңлап ала
«Нихәл, таз?!», бу Туфан абыйның якын күргән кешеләре белән үз итеп, яратып күрешүе. Бервакыт мин үпкәләп. «Нишләп мин таз булыйм инде», дигәч, драматург «Син җегет кеше, җегетләр белән мин шулай исәнләшәм», диде.
Гадәттә редакциядә Туфан абый озак юанмый Аны каядыр мең төрле мәшәкать сагалый. Ләкин ун-унбиш минут кына утырса да, ул һөрберебезнең хәл-әхвәлен сорашырга өлгерә, нәрсә язасыз дип төпченә, тәмәке пыскыткан Ркаил Зәйдулланы аз язасың дип орышып ташлый. Ә безгә аныц тиргәвен тыңлавы да рәхәт. Чонкн Туфан абыйның һәр сүзе ихлас була. Шәхсән, минем үземә аның иң охшаган сыйфатлары да шул: төчеләнмәү, ялагайланмау, алдашмау. Әйтик, минем яңа әсәрем басыла. Әсәр турында иң беренче Туфан абыйның фикерен сорыйм. Хәтерен калдырмыйм дип урынсызга мактаганы яки үссснмәсен әле дип хаксыз тәнкыйтьләгәнен хәтерләмим. Ул барны бар. юкны юк дип, өздереп сөйләшә.
«Иделлгә Туфан абый килеп киткән көнне безнең һәммәбезнең дә кәеф күтәрелә, редакция җанлана, яшәрә. Ул күңел түреннән ниндидер бер якты нур сирпеп калдыра ахрысы. Шуңа күрә без аны сагынабыз да бугай Өч көн күренмәсә. «Туфан абый кайда икән?» дип юксынырга тотынабыз.
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.
Кош хокукы
Туфан Мицнуллшиа
Хакны әйтергә дә хокук кирәк.
Әйтим дисәң ярып турысын.
«Птичье право» дигән гыйбарәсе Искә килеп төшә урысның.
һава ярып әнә кошлар оча. Кош тоткандай яна күзләрең. Күкне иңләп очкан кошка баксаң. Искә килеп тошә үз хәлең.
Үз хәлеңне күршеләрдән сора Ут-күршеләр яши күршеңдә.. Хакны әйтергә дә хокук кирәк, Кош хокукы кирәк кешегә
Ут-күршеләр әнә ут салганнар Тарихыңа синең, телеңә. Ничә гасыр тарих пыскып ята. Казынабыз бүген Колендә.
Хакны әйтергә дә хокук кирәк.
Хакны әйтүчеләр илдә бер. Кошлар хокукына ия җаннар Кеше хокукына иядер
Хаклылар да, хаксызлар да сыйган Империя дигән калыпка Империя калыпларын ватып, Хор мәмләкәт төзи халыклар.
Ирек яуларга да хокук кирәк.
Сорап алып булмый ирекне. Кошлар хокукына ия халык Бәйсез халык димәк, ирекле!
һава ярып әнә кошлар оча. Син очасың бары төшеңдә. Кеше булырга да хокук кирәк. Кош хокукы кирәк кенит ә.
Газинур МОРАТ