Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бу языклы дөньяда

Кулга каләм, дөрес, сирәк алам, Ә шулай да шактый күп язам. Кайчагында үзем уйга талам Кемнәр укый аны? Ник язам?
Җаннар ярып язган әйберләрең Югалмасмы шушы кәгазьдә? Бик ихтимал шулай булуы да Басылмыйча ятса әгәр дә.
Ә аларда без яшәгән көннәр. Без кичергән хәвеф аларда Гүя чорны ачар каберлекләр, Көннең йөзен ачар авазлар.
..Каберлеккә барып йөрим әле. Дөрес ансы: йөреш бик сирәк. Ә базарга менә барганым юк. Акчасызга базар ник кирәк .’.
Белмим, ни өчендер Тынгысыз бу җаным Беләмдер, мөгаен. Рәте юк дөньяның. «Хөрлек» дип. «Милләт» дип Күпме сүз куерттык.
Асылда мөлкәт юк.
Милләтне оныттык.
Белекле кешенең
Кирәге калмады.
Түрдәге урынны Җаһ илләр яулады.
Нишләдем мин? Ни кыландым Бу языклы дөньяда?
Ни кылсам да, ни җуйсам да Җавап тотмыйм, сорама!
Нишләсәм дә. ни кылсам Хөкемдары сез түгел! Киялегсн үзем күрәм. Үзем бары, сез түгел!
Кемне телим шуны сөйдем. Үз күңелем, үз тәнем.
Үз гөнаһым үзем түлим. Сорамагыз бүтәнен.
Нишләсәм дә, ни кылсам да Бу языклы дөньяда.
Минем эшем! Шуның өчен Кагылмагыз сез аңа!.
Торыйсын — Җафрак бәйрәме
Торыйсын. тешемдә күрдем Атылган йолдызсыман Сызылып үтте яшьлегем. Абайлар турысыннан
Җафрак бәйрәмнәре җитсә.
Ләкедә, Торыйсында.
Җыела идек уенга Абайлар турысына.
Ияреп кайчак бәйрәмнең Өлкән кунакларына.
Кузгала идек Бат ыраж Йә Сарсаз якларына.
Юк иде юкса ул чак га
Туган да. тумача да
Куныплар йөрдек шул чакта Туганнар булмаса ла.
Бәйрәмнәр төптән бүленгән Аталып авылларга. Питравы Ләкеләрнеке. Торыйсын Багыражга.
Кемгә кум, кемгә печнәчәм.
Кемгәдер кода килә Иртәдән алып кичкәчә Аш йөри өйдән өйгә.
Кемдә бал. кемдә пүрчинкә — Табында бар булганы.
Гаҗәеп кунакчыл иде Керәшен авыллары.
Үз көе бала-чаганың. Үсмернең үз кызыгы Ә кырда, алан, яланда Яшьләрнең үз уены.
Егетләр, кызлар ярыша.
Җыр аша сер. сүз куша. Күз кыса, ымнар кагыша. Парлаша, озатыша.
Суларда кызлар «яр бага». Кем кемгә кайчан китә? Торыйсын кушкан парларны Покрауда туйлар көтә.
Торыйсын. Яфрак бәйрәме. Яшь каен яфраклары. Күңеленнән китми кемнең дә Беренче сөйгән яры.
Тик миндә анысы булмады. Минем бит. әйтсәм әйтим. Туп-туры икенчесеннән Башланды мәхәббәтем
Аның беренче дигәне Шул ерак Торыйсында Ничектер югалып калды... Абайлар турысында.
Ә бүген кайтты төшемдә Яңадан җанны сызып. Абайлар йорты өстендә Атылган йолдыз булып.
Авыша көн-гомер кич ягына. Сүнде менә тагын бер шәме.
Бирешмим дип тыпырчынам гына. Үткән инде язның иң шәбе.
Бирешмим дип тыпырчынам гына. Инде җисем-бәдән тетелгән Акылына күнмәс җор җан гына Әллә ниләр көтә бу көннән
Акылына күнмәс җор җан гына Язлар диеп һаман шәбәя. Якынлаша гомер азагына. Пыскып кына сүрән шәм яна
Тау ярылды, аерылды Яр убылган.
Ата шайтан үзе чыккан
шул упкыннан.
Чыгу белән йөнтәс кулын безгә сузып.
Сүз башлады «Туганлашыйк!» — дигән булып. Шайтан белән туганлашып, кем ни откан?
Моңа барыр бары тарихны
оныткан...
Кызганычка каршы әле
имансызлар
Җитәрлек шул. Ә упкынга Халык чумар.
«Туганлашкан» түрә үрә, өстә калыр:
Алар һаман рәхәт яшәү җаен табыр.