БИШ ЕЛЛЫК ГОМЕРДӘ
Татарстаннын
ГI ремьср-мнннс т ры ФӘРИД ХӘЙРУЛЛОВИЧ МӨХӘММӘТШИН белән «Казан утлары» жу риалының нуб. шине I ика бү. id е редакторы, язучы Марсель Галиев әңгәмәсе.
— Татарстаннын Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәнгә быелнын август аенда биш ел тулды. Шушы еллар эчендә республика икътисади, сәяси, мәдәни як ган нинди укышлар! а иреште, дип уйлыйсыз?
— Икеләнмичә әйтә алам: биш сл элек татар халкының дәүләтчелегендә яңа эпохага нигез салынды. Әлеге биш сл эчендә күп нәрсәләр эшләнде. Республика игрихына. вакыйга булып, референдум кереп калды. Халкыбыз суверенитет очен «әйе» дип каный сүзен әйтте. Суверен Татарстаннын Коне гит униясе кабул ителде Шактый четерекле каршылыкларны үтеп. Татарстан белән Россия арасы нда килешү төзелде. Республикабыз ышанычлы адымнар белән бү тенте көндә дөнья аренасына чыкты, төрпе дәүләтләр белән һәрьяклы элемтәләр урнаштыру гамәлгә кереп бара Милләтара һәм территориаль конфликтларны тыныч тоз белән чишү алымын өлге итеп «Татарстан моделе» дигән термин бөтен дөньяга таралды.
Бу Татар халкынын милли аңы үсешенә көчле этәргеч бирде. Туган телнең яңадан терелүе, милли мәдәниятнең үзгә бер сыйфатта күтәрелеп алуы күт алдыбызда. Шушы дулкынны сүндермәү, нрешелтәннәрне ныт ы ту безнең уртак максатыбыз Әлбәттә, конституциядә билтеләнтән татар һәм рус тезләренең тигез хокуклылытын гамәлгә ашыру очен бик күп эшләргә кирәк әзе Бусы инде директив алымнар белән генә хәл итеп булмый торган катлаулы, чет рекәе мәсьәлә.
— Россия белән мөнәсәбәттә, Декларация кабул итмәгән реет блики һәм регионнар белән чатышгырг анда безнен нинди өстенлскләребет бар?
— Беләсезме, суверенитет игълан игү. факт буларак, эмоциягә күбрәк карый, гамәли тормышта әллә ни өстенлекләр бирми. Әгәренки ул Россия һәм дөнья илләре тарафыннан танылмаса. шактый күнелсезлекләр дә китереп чыгарырга мөмкин. Кайбер республикалар белән шулай булды да.
Безгә Декларациягә кергән төп маддәләрне Конституция белән беркетеп кую өчен тагын ике ел кирәк булды. Бөтенләй безнен позицияне кабул итмәгән Россия җитәкчелеген үзара аңлашыр дәрәҗәгә китерү өчен күпме түземлелек һәм үҗәтлек сорала иде һәм без мона. энә белән кое казыган кебек әкренләп ирештек. Дөнья сәясәтчеләре арасында абруй казанган Президентыбыз Минтимер Шәйми- евнең ихтыяр көче бу очракта зур роль уйнады. 1994 елнын 15 февралендә Россия һәм Татарстан арасында тарихи Договорга кул куелганнан соң гына һәм ул дәүләтара килешүләр блогы белән сипләнгәннән сон гына безнен Декларация гамәли тормышка аяк басты
Без нинди өстенлекләргә ирештек соң әле, дигән табигый сорау туа. Төп уңышыбыз шул Татарстан халкы хәзерге көндә үз тормыш-көнкүреше мәсьәләләрен үзе хәл итә. Әйтик, Россия законнарының кайбер маддәләре ошамый икән, без үзебезнекен кабул итәбез. Без тышкы икыисади бәйләнешләрне үстерүдә мөстәкыйльлеккә ирештек Салым-налоглар элек тулысынча Мәскәүгә җибәрелеп. яңадан андагы чиновниклардан ялынып-ялварып соранырга туры килә иде, хәзер бу салымнарның шактый өлеше республикада кала.
— Россия дәүләте җитәкчел эренен дипломатик мөнәсәбәтләрдә көч-янау кулланулары тарихта мәгълүм. Әйтик, Боек Ватан сугышы алдыннан (В. Молотов моны ачыкган-ачык әйтеп калдырган) Балгыйк буе республикасы җитәкчеләрен Мәскәү Кремленә чакыртып «эшкәртәләр». Нәтиҗәдә, әлеге илләр «үз теләге белән» СССРга кушыла. Бүгенге көндә дә, Мәскәү гот арылыгында сөйләшү ләр вакытында, тупас рәвештә басым ясаулар булгалыймы?
Үз чорында мондый этапны барыбыз да үттек. Яхшы хәтерлисездер Россиянең матбугат органнарында безнен суверенитетка каршы нинди көчле шаукым-кампания барды. Хәзер инде заман үзгәрде. Республиканың җитәкчеләре белән Россия коллегалары арасында төпле, эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты, дип ачыктан-ачык әйтә алам. Күп мәсьәләләрдә без уртак фикергә килә алабыз Әмма сәясәт ул барыбер сәясәт инде — анда көтелмәгәнлекләр дә килеп чыта Киләчәктә, бәлки, лаеклы ялга чыккач, истәлекләр язармын, ул чакта инде күп кенә кызыклы хәлләрне сөйләргә булыр...
— Татарстанның, кайчан да булса, чын мәгънәсендә мөстәкыйль дәүләт булачагына ышанасызмы?
— «Тулы мөстәкыйльлек» — бу инде реаль тормышта булмый торган абстракт категория. Хәер, моны тормышта бернәрсәгә дә җавап бирмәүче философлар хөкеменә калдырыйк. Мина Президент һәм республиканың парламенты тарафыннан бүгенге постымда бик зур җаваплылык йөкләнгән, моңа инде, әлбәттә, туган Татарстанның әйбәт һәм тыныч шартларда яшәргә тиешлеге дә керә.
Бу дөньяда барыбыз да бер-беребезгә бәйле. Россия картасы янына килеп карагыз әле. Татарстанның урыны кайда, аның җирләрен нинди елгалар сугара, нинди стратегик магистральләр кисеп үтә., образлы итеп әйткәндә. Мәскәү Россиянең йөрәге булса. Татарстан псә аның иң нәзберек җире... Сез мине дөрес аңларсыз дип ышанам.
Мин. реаль сәясәтче буларак. Татарстанның бәйсезлеген болай дип аңлыйм: ул бай. югары технологиягә ирешкән, фәне, мәдәнияте нык үскән, дөнья илләре каршында шөһрәтле, иң мөһиме—үз гражданнарының хөрмәтен казанган республика булырга тиеш. Моңа ирешү өчен безгә ай-һай күп эшләргә кирәк әле Шушы уңайдан АКШның беренче президенты Авраам Линкольниын сүзләрен китерсәм, урынлы булыр сыман. Ул болай дигән: «Илнең бөеклеге аның гап-гади кешеләренең яшәү дәрәҗәсе белән үлчәнә».
— Үз мөстәкыйльлегенә омтылган Чечнядагы фаҗигане дөнья илләре аңлап та бетерми кебек. Каргадан зурайткыч пыяла аша гына күренерлек ил-җиргә Россиянең кораллы армадасы басып кереп, анда корал сынау, хәрби күнегүләр тулы бер халыкны кыру юлы белән эшләнә. Бу варварлыкка Казагыстан. Үзбәк- сган. Кыргызстан, Төрекмәнстан кебек мөселман нлләренен бигараф калуын ничек бәялисез?
Менә сезгә тулы бәйсезлек хакында тере мисал Чечня уртак ярабыз. Россиянең хурлыгы Дөнья җәмәгатьчелеге бу бәләкәй генә илдә барган золымга үз хөкемен чыгарды. Безнең республика да Президент, парламент, киң җәмәга- 4
тьчелек бу мәсьәләдә киске» сүзен әйтте Шулай ук без чечен халкына гуманитар ярдәм кулын да суздык.
Дипломатик якны күздә тотып, мин аерым бер дәүләтләрнен позициясенә бәя бирергә ашыкмыйм Бу аларнын үз эше Шунысын да искәртим, мин илләрне дини мәнфәг атьтән чыгып аерып карау яклы түгел, бигрәк тә сүз гомумкешелек әхлагы, кеше гомере хакында барганда
— Без, тагарлар, океан уртасында бүленеп калган утраулар хәлендәбез. Республика чигендә калган миллионлаган милләттәш, тәребезгә һәрьяклы ярдәм йөзеннән шул регионнар белән килешүләр төзү ничегрәк куелган?
1992 елда үткәрелгән Бөтендөнья татар конгрессы бу проблеманы чишү мәсьәләләрен югары кимәлгә куйды Анда оештырылган Комитет Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләрне җайлау буенча мөһим эш башкара. Татар җәмгыятьләренен гәкъдим-үтенечләрен республика җитәкчелеге иг ы ибарсыз калдырмый. Дөресен әйтим, һәрчак ярдәм итә дә алмыйбыз, бигрәк тә зур финанс чыгымнары соралганда.
Монда бер юл бар үз гражданнары татарлармын милли мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен бюджет чыг ымнарын бүлеп бирүне урындагы хакимиятләрдән һәм Россия җитәкчелегеннән таләп итү Сонг ы елларда бу юнәлештә аз эшләнмәде Россия федерациясснен субъект лары белән төзелгән килешү ләрдә бу хакта аерым матдә бар Әлеге проблеманы анлап кабул итүче коллегаларга мисал итен Мәскәү администрация башлыгын. Омск. Астрахан өлкәсе. Башкортостан һәм башка республика җитәкчеләрен кигерергә була Ләкин барыбер илдә сан ятыннан икенче урында торган милләт өчен Россия хөкүмәте дәрәҗәсендә эшләнәсе күп эшләр алда әле Без милләт эшләре Министрлыгын һәм Россия федерациясе!ген региональ сәясәтен тәнкыйтьләп торабыз. Әгәр милләтләр проблемасы төптән уйлап хәл ителсә, конфликтлар да кабынмас иде. канлы учакларны сүндерүгә дә көч китмәс иде.
— Мәскәү вакыыы кумирларнын һәйкәлләрен кубарын азу, тарихи шәхесләргә яна һәйкәлләр ачу. храмнар төзү буенча ныклы эш алып бара. Рус халкының рухын торгызу буенча һәрьяклы сәясәт үткәрелә. Ә бездә... Митинг гарда кычкыру, матбугатта чан сугудан узып берни кыра а.ианыбыг юк. Инде зуррак проблемаларны санамасган, хәтта урам, колхоз исемнәре дә үзгәртелмәде бит. һаман шулай, халыкны каша батырган кешеләрнең исемнәре агалын йөртелә. Казан Кремлен реставрацияләүдә Мәскәү дә ярдәм кулын сузмакчы. Димәк, монда гагар архитектурасына караган истәлекле урыннарны торгызу булмаячак?
Сез үзегез үк җавап бирдегез, әйе. колхоз һәм урам исемнәрен алыштыру зур мәсьәлә түгел. Колхозлар совет хакимиятенен җимеше, исемнәре дә шуңа тәңгәл килә Исем үзгәртүгә карап кына асылы үзгәрмәячәк бит Авылны үзгәртеп корсак, яңа исемнәр дә пәйда булыр Урам исемнәренә килгәндә, ошыймы алар безг ә. юкмы алар берничә буын кешеләрнең тарихын чагылдыра түгелме' Мәскәү тәҗрибәсе шуны күрсәтә урам, мәйдан, метро тукталышы атамаларын дәррәү үзгәртеп ташлауны мәскәүлеләр бик җиңел кабул итмәделәр Мин итте моңа ки ткән чыгымнарны, адрес бутауларны әйтеп тә тормыйм
— Әйтик, Казанның Ленин урамына элекке чиркәү исеме — Воскресенская исемен кайтарсак, ничегрәк кабу г игәр идегез?
Тагар архитектурасы мәсьәләсендә сезнең пессимистик караш белән бер дә килешмим Кремльне реконструкцияләү программасында Казан ханлыгы дәверенә караган археологик казылмалар алып бару күздә тотыла Нәрсә табыла. барысы да сакланачак һәм халыкка күрсәтеләчәк Казанны яклаганда һәлак булучыларга истәлекле таш куюда гадел булыр Моңа инде беренче адым ясалды да Мөселманнарга Иске Таш мәчете кайтарып бирелде Риваятьләр 1552 елда һәлак булган тагар яугирләрс нәкъ менә шул урында күмелгән диләр
Мәчетләр хакында искә төшергәч шуны да әйтим, тагар архитектурасына караган һәйкәлләрдән Җәмнгь һәм Солтан мәчетләре яңартып корылды Сонг г,г елларда гына республикада йөзләп мәчет төзелде. Болардан кала тагын Казанда Иске татар бистәсен янарту. Болгарда һәм Биләрдә татарның изге корылмалары хәрабәләрен саклау һәм торгызу эше бара Карагыз сез. хәтта замана бинасын Казан консерваториясе дә Шәрекь стилендә яңартып корылды! Ышанасы килә, безнең башкалабыз Шәрекъ һәм Гарспнен гүзәл төсләрендә балкып торачак әле
— Борын-борышыдан панналар, ханнар, корольләр язучы-әднпләр белән килешен яшәүне хуп күргәннәр. Чонкн гәверне кеше йөрәгенә якын гел белән
язучылар теркәп калдыра. Бу җәһәттән Сез дә, Фәрид Хәйруллович, Президентыбыз Минтимер Шаймиев тә әдәбият-сәнгать кешеләрен санга суга беләсез. Ләкин... вәгъдәләр сүздә генә кала бирә. Китап нәшриятының хәле авыр. Газета- журналларның тиражы коточкыч кимүгә таба бара. Гонорарларны арттыру зурындагы указ финанс белән ныгытылмаган. Дәүләт житәкчеләренен иәкъ менә беренче таянычы булган язучы-журналисз ларга түләү бик гүбән дәрәжәдә. Күрше Башкортостан белән һәрчак чагыштыруыбыз юкка түгел. Аларның язучылары элек тә бездәгедән әйбәтрәк яши иде, хәзер дә шулай, һәм алар үз җитәкчеләренә һәрчак рәхмәтле булдылар.
— Килешәм, күпләр тарихны әдәби әсәрләр аша укып белә. Әмма тарихи темага язылган бөек әсәрләрне гадәттә монархлар ышыгында торучы әдипләр түгел, ә шул эпохадан соңрак яшәгән каләм ияләре яза.
Сез җитди проблема кузгаттыгыз. Әйе, талантлы язучы әдәби хезмәте белән тамак туйдыра алмый икән, бу инде хәвеф уята. Җәмгыять бер чиктән икенче чиккә ташланды: элек урта кул китаплар бихисап санда дәүләт хисабына басыла иде, бүгенге көндә исә чын талант ияләре дә матбугатта күренә алмый. Китап киштәләрен көнбатышның болганчык әдәбияты басты...
Экономика житди кризис кичергәндә, башка тармаклар кебек үк. китап басу, полиграфия эше дә авыр хәлгә тарыды Дәүләт ярдәменнән башка алар аякка баса алмаячак. Мәгариф, фән, медицина өлкәсен әйтеп тә тормыйм Бүгенге көндә нәшриятлар, күп кенә газета һәм журналлар дәүләт дотациясендә тора. Әмма республика бюджеты чикләнгән.
Бу чорда без якын арада көчәеп, республика казнасына салым-мая кертә алырдай тармакларга беренче чиратта ярдәм итәргә тиеш. Быелгы ел республика экономикасында борылыш елы булыр дигән өметтә торабыз. Халык хуҗалыгында эшләр җайга салынуга, китап басу эше дә алга китәчәк. Кешеләр китапларны да сатып алачак, газета-журналларга да күпләп язылачак. Реклама тотучы байлар. спонсорлар күбәер—менә шул чакта инде сезнең коллегаларның эшләре гөрләп китәчәк. Ул чакта, бай илләрдәге кебек, талантлы әдипләр, журналистлар дәүләттән бәйсез булачаклар. Шуңа омтылыйк.
— Икътисад турында кузгатканбыз икән, республиканың эре промышленность потенциалы (зур заводлар күздә тотыла) ни хәлдә? Аларнын якын елларда алга китү мөмкинлеге ничек?
— Ниһаять, промышленностьта гомуми күләмнең түбән төшүен туктатуга ирештек. Нефть чыгару арта бара, шин, полиэтилен, каучук һәм башка товарлар эшләү дә ныклы юлга салынды. 1993 елгы янгын афәтеннән соң «КамАЗ» да аякка басып килә. Кызганыч, быел кинофотопленка, магнитлы тасмалар, полимер пленкалар, электр машиналары эшләү, электр энергиясе бирү кимеде.
Күп кенә предприятиеләр базар экономикасына ярашып, конкуретлар белән ярышырлык продукция җитештерә башладылар. Боларга мин. тәүге чиратта. Түбән Каманың «Нефтехим», шин һәм Казанның «Оргсинтез» акционерлык җәмгыятьләрен кертер идем.
Ләкин машина төзелеше предприятиеләрендә хәл кыенлашты. Бу өлкәгә бит бөтен промышленностька караган эшчеләр санының яртысыннан күбрәге керә. Хәзерге көндә исә боларның промышленность җитештерүе биштән бер өлешне генә тәшкил итә. Хәрби заказлар кимү сәбәпле оборона предприятиеләре бигрәк тә авыр хәлдә калды. Күз алдына китерегез, элек Казан промышленносте эшләп чыгарганның 80 проценты оборона тармагына туры килә иде. хәзерге аяныч нәтиҗә йөз меңләгән казандылар язмышына китереп сукты. Дәүләт казнасын кайчандыр баеткан, торак фондын, шифаханәләрне, мәдәният сарайларын, сана-торий, пионер лагерьларын тоткан индустрия флагманнары бүген инде үзләре ярдәмгә мохтаҗ. Әгәр ситуацияне кулдан ычкындырсак, республика башкаласында социаль тетрәнүләр кузгалырга мөмкин. Без Россия хөкүмәте белән берлектә бу өлкәдә житди эшләр альт барабыз.
Кичектергесез максатыбыз — экономиканы тотрыклы хәлгә китерү, бу инде җәмгыять тормышындагы бөтен тармакларны да җайга салу дигән сүз. Татарстан икътисадны кризистан чыгаруның үз алымнарын эшли. Бу проектны гамәлгә ашыруда чит ил инвестициясе дә ярдәм итәргә тиеш, һәртөрле катлаулылык- лар, проблемалар гадәттән тыш күп. Татарстан бу авыр полосадан башка регионнарга һәм гомумән Россия Федерациясенә караганда алданрак чыгачак. Мин моңа ышанам.
— Чит ил белгечләре, эшкуарлары революциядән соң (1917) Россиягә капитал кертеп карадылар. Соңыннан аларны большевиклар талап, пыр туздырып бетер- 6
деләр. Бу сабакны алар мәңге оныта алмый күрәсең. Eyi eiire көндә дә сак кына эш итүләре шуны күрсәтә. Ә безнен республика белән җитди эшкә тотынырлык килешүләр ю иргә теләк белдерүчеләр бармы?
Бүгенге көндә Россиядәге тотрыксызлык күп кенә чнт ил инвесторларын куркыта Бу хәл безнең республикам да карый Моның өстенә. Татарстан милләтара конфликтлар учагы дигән стереотип Көнбатыш илләрендә әле дә яшәп килә Татарстанның сәяси яктан төпле рс!ион икәнлеген безнен яшь дипломатия бөтен дөньяга таныта бара Зур-зур чит ил фирмаларыннан "разведкага» көн аралаш килеп торалар Ин беренче аларны нәрсә кызыксындыра'’ Республикада татарлар белән руслар арасындагы. Татарстан белән Россия арасында! ы мөнәсәбәт. Республиканың тыныч көнкүрешенә бернинди куркыныч янамавына инангач кына бизнесменнар сөйләшүгә баралар
Хәзер!е чорда республикада чит ил капиталы кергән уннарча предприятиеләр уңышлы гына эшли башлады. Бәйсез экспертлар бәяләвенчә. Татарстан, инвестиция уңайлыгы ягыннан. Россия регионнары арасында беренче бишлеккә керә Чит ил фирмалары катнашында гамәлгә ашырылачак проектларның кайберләрең зурдан зурларын гына мисалга китерәм «ЕлАЗ-ны төзеп бетерү. Ауропада ин зур саналган химик һәм нефтехимик предприятиеләрне яңартып кору («Нижнекамскнефтехим», «Оргсинтез» Яна Менделеевск химзаводы). -Ка- мАЗ»ны торгызу һәм яңа технологиям көйләү; Казан аэропортын янарту
— Фәрид Хәйруллович, Сез «Премьер-министр көндәлеге» дигән китап язарга уйламыйсы змы?
Төп эшләр турында көндәлек матбугатта чыта тора инде. Вакыйгаларга шәхси бәя. хис-тойгылар!а килсәк, миңа да ахры, күп кенә дәүләт эшлеклеләре кебек үк. пенсиягә чыккач, каләм алырга туры килер Әлбәттә, сау-сәламәт будсак Бүгенге катлаулы, кызыклы борылышлар чоры мемуарлар өчен бай азык бирәчәк Язучылар да читтә калмас, дәверебез турындагы дөреслекне килер буыннарга юлларлар дип уйлыйм
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Эшегездә. гормышьнызда һәммә уңышлар сезгә.