Логотип Казан Утлары
Шигърият

Баш иям — ияләргә


Илдар Әхсәнов исемен укучыларыбыз яхшы белә. Ул — шигырь мәйданында илленче елларда күренә башлап, аннан шактый еллар Әлмәт төбәгендә тормыш һәм иҗат эзләнүләре белән кайнап, җнтмешенче-сиксәненче елларда инде ныклап аякка баскан, китапларын чыгарган һәм бүген, ышанып әйтергә мөмкин, поэзиядә үз зрыны булган шагыйрьләрдән. Анын шигырьләрен, бер сүз белән генә, эзләнүчән, кырыс тормыштан килгән уй-фәлсәфәле, халыкчан, монлы иҗат дип бәяләп булыр иде.
Юбилее белән котлап, бу санда тәкъдим ителә торган яна шигырьләр шәлкеме дә шул хакта сөйли, безнеңчә.
Наз
Башны башка куеп, һай. бахбайлар Иркәләнә шундый наз белән, Болай нәзакәтле яратышкан Адәм затын хәтта аз беләм.
Күзләрендә —гакыл, бәхет нуры. Башлар башка, сөеп, куелган. Мәгънә сирпи йөзләр, югыйсә бит Тик агачтан алар уелган.
Күккә сузып зифа муеннарын.
Татлы үбешәләр микәнни9 Рәссам кулы белән Ходай биргән Бәхет диешәләр микәнни9
Шул бахбайлар мәхәббәтен көнләп. Нигә икән үзәк өзелә?
Берсе булсам иде туларның дип. Хыяллана рәссам үзе дә.
Җил дә үтмәс бер-берснә башлар Сыенганнар шундый наз белән. Мондый сөю-сөелү тылсымын мин Тиңлим кодрәт биргән яз белән.
Айлы төндә
Кайсы урман тарафыннан Пәйда булган, күр әле. Җиде төннең уртасында Сәфәр чыккан Шүрәле Тынгы беткән хозурында. Кая сиңа тынгылык9 Ахырзаман якынлаша. Карурманнар кырылып. Тернәкләнмәс инде бүтән Җәнлек тулы аланнар Әкиятләр дөньясына Тәмуг уты салганнар Кайсы урман хозурыннан Мәхрүм калып, күр әле. Адәми зат иҗтиһатын Барлап йөри Шүрәле. Бу соң нинди галәмәт ди. Каршысында таш урман. Тәрәзәләр үз язмышын Иблис җанга тапшырт ан Тонык яна төнге утлар. Коруныдыр пәрдәләр; Моңсулыкмы күзләрендә Шүрәленең, әллә әр9 Күзәгә ул таш оясын. Өнсезлеккә таң калып Яшәү табигатен җуйган Соңты үлән, тапталып Кемнәр ыңгыраша анда. Кемнәредер типтерә; Шәүлә булып урам иңли Шүрәлегә тиң өрәк Айлы төндә фатирсызлар
Кай тарафка сыенсын? Этләр өрә, фәкыйрь затка Таш илендә кыен соң! Айлы төндә шул каланы Бер күзәтеп йөр әле. Уфтанадыр гомер бакый Көлемсәр җан — Шүрәле...
Ияләр
Рәссам Әхсән Фәтхетдиновнын иҗат күргәзмәсен карагач
I
Эчтән балкый тансык илаһи нур, Сыгылып төшкән моңнардан — Сер иясе дигән бу балкышка Өннәребез соңарган.
Соңарган ла үкенечкә каршы, Заманалар буталган;
Кайтыйм дисәң мәгәр асылыңа, Үзең белән бер Аллаң. «Ияләр»нең бөтен фаҗигасен Иясезлек биргәндер;
Ерак тамырларның ялгануы Кабат туу белән бер. Газаплыдыр бу яңарыш юлы, Денсезлекләр газабы;
Милли тетрәнүгә терәр икән Иясезлек сабагы!
Кыргый империя базарында Татар өстән сатыла;
Үги булмас идек болай. без бит Иясезләр заты ла!
Кылыч кисмәс диеп, безгә тагы Башны күпме иясе?
«Ияләр»дә милләт тамырлары.
Җитми хәтер генәсе!
Уала тау-ташлар. болгана су, Күктә йолдыз атыла;
Дөнья имин барыбер яратылган Кавемнәре хакына.
Баш иям мин изге «Ияләр»гә, Җан тартканга баш иям.
Тамыр көчен тоеп ләйсән яңгыр Шифасыдай яшь коям. Төсләрендә үгисенгән чалым. Ә рух сөрелгән чорлар.
Йөрәктә — ут, газиз ияләрем Кайчангача йончырлар?..
II
Ияләр күп. Яшәү гамьнәренә Ия кеше башлап син үзең. Морҗаларда йөри җил Иясе, Керфек какмыенча төнозын. Әле ничек адәм баласыннан Бөтенләйгә Иман качмады. Исәннәргә баглап айлы кичтә Дога укый кабер ташлары Тәрәзәгә ятып, гаярьләргә Бәддогасын ата Убырлы.
Белми явыз хәят, уй башында Затлы Тукай сүзе торырны. һич юк үлем, тормыш дәвам итә. Бу хәтлссе безгә сер әле...
Айлы төндә үз әшнәсен сагынып. Ишек ачып керә Шүрәле Татлы и балачак хыяллары. Нәкъ кояшлы алан хозуры Бар табигать белән бербөтенлек Аңлы затны җирдә тудырды. . Әйләнеп тә тулганып төн кичә Ияләрнең бөек Иясе: Чын инану хисен кайтарырга Янасы да әле көясе.