ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
Кояш бата...
Нарат очларында гына соңгы нурлар әзрәк янасы.. Тиен булып сикереп, шул нурларда килә иркәләнеп каласы!
Әнкәй күзләрендә соңгы якты сүнә Ярты дөньям сүнә. Шашырлык! Юньле гамәл кыла алырмынмы Җирдә теге дөньяларда кавышырлык?
Җай ахырында язылган шигырь яки юбилейдан соң...
Качарга миңа, китәргә бу чытык кәефтән! Дөрес, мин картлыкның җәтмәсенә эләккән! .
Йә. хода, мин генәме яр1Ы гасыр кичкән? Ә кемнеңдер ул гомерен төрмә-зиндан «эчкән»..Гыйбрәт ал ятимнәрдән, гарипләргә кара...
Нәселеңнең агымында син әлегә —кораб!
Сөенә бел, бәйдә түгел «чатлы баганапдаI.
Син һаман үзәктә әле Җиһан яңарганда!
Кирәксә - тау бул. кирәксә — үзән булып кал.
Кешеләрне рәнҗетмичә Үзең булып кал!
Онытма, син Мәхәббәттә сәбәп кенә түгел!
Шигърият язмышында сәдәп кенә түгел!
Сулышыңа карап җырла, көрсенмә, йә көрсен. Язмыштан сора илереп: җиңел үлем бирсен!
Эз
Җир. Галәм. Дөнья үзе тора гел хәрәкәттән. Җанлының һәр кузгалышы - бер эз ул бәрәкәткә, яисә һәлакәткә...
Вакыт мәңгелек саналса, тере матдә булса — җан, Гомер кардиограммасына һәрбер эзең салынган.
Күзәнәкнең күчешен дә эз дип санарга була.
Иманлы икән максат-эзең — хәтта янырга була!
Бер максатка җиттем дисәң, яңасы алга баса.
Эзләнү дә «эз» сүзеннән алынган икән ласа!
Сабый яңа тәпи баскан. Җирдә беренче эзе! Сизми - үзен күзәткәнен бөтен дөнья күзе...
I Заманында хатыннарына хыянәт иткән азгын ирләрне баганаларга бәйләгәннәр дә, аякларын ике ат белән як-якка тарттырып ботарлаганнар
Гомер-очкын...
Төнге учактан сикереп очкын, иярмәкче иде дә җилгә (җилнең җилфер ялы мәңгелек!)... керфек тибрәнеп алганчы, караңгыда эреп юк булды.
Тартыш-көрәш. сөю-яну сыйган безнең яшәү ласа бу мизгел! Гомер сурәте лә бу очкын
Яңа кабер
Яңа гына соры балчык өеме иде Көрәкләр биегән өслектә әнә хәзер — кызыл гөлләр...
Чын төсләр соңрак булыр: җәен яшел.
кышын —ак кар җил-яңгыр иңдергән озынча түмгәктә.
Язгы бер тойгы
Колакка тыгылган мамык күк чокырлар эченә кар яткан.
Ләйсән ява коеп. Шул юештә
Кызлар итәгенә ут капкан!
. Минем дә гамьле уй. онытылып, яшендәй атылды яшь чакка!
Байлыгыңны кочаклап ят картлык чүлмәгең белән! Мин синең сатлык күзеңнән кендегем белән көләм!
«Ялганчы!» сүзе дә сиңа аз шул. ярамас инде. Әгәр Оятның күзе булса, сиңа карамас иде!
Мин исә гүбәнлегеңә Биектән карап торам. Тимим. Язмыш үзе сине вакыгган талаттыра.
Төрле чагым булды — ярлы, бай чагым... Ә күңелдә һәрчак ШАТЛЫК йөрттем яшереп тә...
Ә кайчакта бар дөньяларга кычкырып!
Шул коткарды мине бүгенгәчә.
II
Дүрт кылым бар иде Сазымда. Берсе сүзем иде—аңламадылар. Берсе көем иде — тыңламадылар. Берсе күзем иде — карамадылар... Тик бер кылым калды хәзер,— ул — Син!
Җанны аңлап карыйсыңмы?
Туры карый алырсыңмы? Тыңлый-тыңлый арырсыңмы?
Хак тәгалә белә микән?..
Язмышымда упкынмы Син? Әллә — төп терәк? Ирексездән тамыр җәйдең, җанда Гөлтирәк!
Болай да ярсулы йөрәк — булды кушйөрәк.
Сине кисеп ташлыйм дисәң — кушкылыч кирәк!
Теләсәм андый кылычны, бәлки, табармын...
Тик аны үз күкрәгемә ничек кадармын?
Ул камышлар...
- Без — шигырьдә кавыштык
Ул камышлар серлелеген аңлар өчен яшь шул Сип! Гомерләрнең аермасын тамырлары яшерсен.
Ул камышлар әйләндеме? —.
Безнең башмы әйләнде?
Күзендәге очкыныңнан күңелемә нур иңде.
Ул камышлар колагыңа миннән нинди сер әйтте? ' Тәнеңнең калтыраулары акылымны исәрәйтте...
Ул камышлар өскә ава билне ныграк кыс сана! Тәннәр ялкын. Тирә-юньдә тоташ яшел ут яна...
Ул камышлар сызлангандыр сынганда, сыгылганда...
Кыяклар кисә бәгырьне ө-з-е-л-е-п с-а-г-ы-н-г-а-н-д-а!!!
Париж гүгел. Пар-Иш!
Безнең атамабыз!
Иш-Пар булып яратканнар безне А га-Анабыз.
Шуңа да Ир белән Хатын диеп аталабыз!
Тапканга артык сөенмим Соңрак күбрәк югалтам.. Ни бәрабәргә икән дим. Сине бүләк итте таң?
Якты чакта көне буе Сине уйлап егет мин. Төнен «тота» сискәндереп «Картлык» дигән рэкэтмен.
4, «К. У - № 7
49
Син әлегә яшьрәк бит!..
Көзге кара төндә тамды күз яшем. Нидән тамды?
(Ак кәгазьдә йолдыз чагылды).
Искә алдыммы —
Вакыт — бәләк-чукмар булып тетеп, сытып киткән Гомерне?
Язгы алсу таңда тамды күз яшең.
Нидән?
Борчылма!
Караңгы төннәрдә, шомлы җил шавыннан сискәнеп уянсаң, сыену табырлык.
юата алырлык кадерле кешең бар — борчылма!
Кайгылар ишәйгән борчулы көннәрдә, күңелең тулышып, сыгылып төшкәндә тураеп торырга таяныр кешең бар — борчылма!
Акылың җуярлык шатлыклар килгәндә, Җир хисен югалтып. Күккә ашам дигәндә, кочагыннан чыгармас ышаныр кешең бар — борчылма!
Сискәнү
— Икебезгә бер очтан кистереп алдым. — Бергә күммәсләр шул...
(фараз-диалог)
«Мәңгегә бергәбез!..» диеп кәфенлек бүләк иттең.
«Мәрмәр! •> дип йөргән гомерне бу гамәлең көл итте.
Вөҗүдне өнсез итте.
Җавапсыз калмыйм, диеп мин Сиңа гөл бүләк иттем.
...Соң эшем: ләхет катында — яңа чәчәкләр көтү.
Ill
Гел «Җиңү»дән торган гомерләр!
Бер матур май көнне торабыз, имеш, Күк катларында чиратта.
Киенеп-ясанып килгәнбез Тагын чыктылар медальләр «Әрәм үткән гомер өчен!»
Бетте ул,
бетте ул.
бетте ул Кешегә иярен көлүләр!
Болай да артымда бер көтү гилеләр шаркылдап йөриләр.
Тон
Үләксә исеннән исергән ялгызак бер Шакал Күккә карап оеп улады.
Йомры Ай аяз күктән тулышып балкып гора!
Күренеш
Балконнан карап торам.
Күләгәң очыңда кош юра.
Үттең — киттең!
Кош калды —асфальтлы җирдә.
Сурәтең калды күңелемдә.
Бу кон...
Еланнар терелгән көн...
Сират күперен чыкмый гына акчалыларга җәннәткә юллама бирелгән көн
Уйландым: минем гомерем «ике-икең—биш»тән тора... «Яшәдем!» дигән бер фигыль сиксән килештән тора!
Төбенә хәтле эч син Мәңгелекне!
Шәүлә-узгынчылар ялмансын!
...Корыр чам да. шулай торадыр күк гел яшь. яшелмен, дип алданып
Син күргәндә яшен инде үлгән була. Без күргәнне Яшьлек күптән күргән була.
Эч пошырып янда: «мин яшьмен» дип, маймылланып Картлык йөргән була...
Урыска рәнҗеп туелган. Төреккә — ерак. .
Кош булып, күңелем аша елый туфрак
Ялгызлык гаҗәп нәрсә ул— Өметең исән чакта. Иш яралган ялгыз берәү уйласа синең хакта.
Ятим
«Минем бер нәрсәм дә юк! Мин гел «юк»тан торам...»
Кайдадыр бүреләр улый.
...буран котыра.
Быелгы бу кара ел...
Апрельдә җәй булды. Талантлар- кырылды...
Берничә бөртек калды Шигърият кырында!..
Син мине бүтән каргама! Каргасаң җаным туңа. Каргышыңнан үзендә дә Яңа борчулар туа.
Сугыш соңы еллары бу...
Букча аскан теләнче карт, көртләр ерып.
Айга карап юл бара.
Шулай була еш кына...
Төбәп еракка мылтыктан аттым. Аяк арамнан бер куян чапты.
Уйнаш-көлеш. көлеш-уйнаш!..
Соңы була җанны кыйнаш...
Бу заманда
Хакыйкатьнең күзенә карап, күңелдән чәчрәп яшь чыга!