УКУЧЫ СҮЗЕ
Редакциябезгә төрле эчтәлектәге хатлар килеп юра. Аларнын бер өлеше гиз арада журналыбыз сәхифәләрендә урын ала, кайсылары исә, иҗтимагый әһәмияткә ия булса да, төрле сәбәпләр аркасында шактый озак дөнья күрә алмый.
Без бу санда әнә шулай озаграк Т01 карланып ягкан ике хаты бастырырга булдык. Чөнки аларда милләтебезнең табигый хокукларын, туган телебезне саклауга, милли мәдәниятебезне үстерүгә кагылышлы моһнм фикерләр бар. Тарихи тамырларыбызны ачыклап, кем.тетебезне искәртү, шул нигездә алда торган бурычларны барлау, татар! а зыян китерүче көчләрне фаш итү, уяулыгыбызны тергезеп, барлык киртәләрне атлап узып, тату, сәламәт тормыш белән яшәү—укучы ларыбызны әнә шундый мәсьәләләр кызыксындыра. Әнә шундый мәсьәләләрне колачла: ан хатлар искерми, алар уйландыра һәм көрәшкә чакыра. Кайчан язылуларына карамастан...
Кыйгы татарлары
КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре М Шакиров заманында бездә татар халкын башкортлаштыру, тагар мәктәпләрен ябып, башкортныкын күбәйтү, татар авылларын башкорт авылы итеп күрсәтү шаукымы башланган иде Шөкер, бу зарарлы хәрәкәт, ниһаять, туктатылды. Ләкин бу өлкәдә гаделсезлекләр тәмам төзәтелде дияргә иргә әле.
Башкортстан татарлары хәлен яктырткан, хакыйкатьне ачарга булышкан язмалар «Казан утлары»нда берничә мәртәбә басылды, алар өчен сезгә рәхмәттән башка сүз юк. Әмма алар гына һич тә җитәрлек түгел әле Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк
Башкортлаштыру хәрәкәте кызып барганда, мона каршылык күрсәтер өчен, без нәсел-нәсәбебезнең татар икәнлеген раслый торган эзләнүләр дә алып барырга мәҗбүр булдык Архив документларыннан ачыкланган кайбер мәгълүматларны сезгә дә җиткерәсем килә Мәскәү Үзәк дәүләт борыш ы архивыннан алынган җавапларда (№ 245.12.XII.1980. 12.1 1984 һәм 1985 елгы белешмәләр) түбәндәгеләр бар иде
«...1722 1723 елларда Оренбург губернасы Уфа өязендә беренче мәртәбә ясаклы татарларны. исәпкә алганда Кыйгы дигән ике авыл теркәлгән
Үрге Кыш ы ун хуҗалыкта ир затыннан 25 җан
Түбән Кыйгы тугыз хуҗалыкта ир затыннан 25 җан »
1795 елда бишенче ревизия материаллары буенча. Үрге Кыйгыда 52 гаилә яшәп, аларда 384 җан исәпләнгән Авылга нигез салучылардан мишәр Әмәй Котлый улы Көш ер каласыннан килгән Соңрак типтәрләрдән дә байтак кеше шушыггда тамыр җибәрт ән
«Еланлы авылы 1760 елда оеша Йомышлы татар Бигелде ашлык чәчү, печән үстерү, урманда җәнлек аулау, елгада балык тоту өчен урманлы-сулы җирләрне авылдашларына беркеттерә. шуның өчен һәр хуҗалык ел саен егерме бишәр тиен гүләп торачагы хакында акт языла Бу вакытта (1795) монда 66 гаилә. 276 жан исәпләнә
Юкәле авылына 1750 елда йомышлы татарлар нигез сала
Шэкияр авылына беренче казыкны 1761 елда типтәр Гомәр өч улы белән бергә каккан
Дүшәнбикә авылын 1762 елда Оренбургтан килгән татар Хәләлетдин нигезли.
Колмәт авылын 1782 елда Казан губернасыннан күчеп килгән утыз гаилә Локман хәзрәт Кәлимулла улы җитәкчелегендә кора
Арыслан авылын 1830 елда Бәләбәй өязе Татар Бишсндесеннән сөрелгән кешеләр нигезли.
Сонрак зур татар авылларыннан аерылып чыккан унлап яңа авыл барлыкка килә».
1795 елда югарыда саналган татар авыллары картага төшерелә һәм аларга, ясак гүләр өчен, актлар төзелә.
Вакытлар узу белән кайбер исемнәр үзгәрә, мәшһүр М. Шакиров дәверендә исә югарыда саналган кайбер авылларнын һәм башкаларнын милләте дә «алыш- тырыла» рәсми административ-мәйданый бүленеш белешмәлекләрендә алар «башкорт» дип теркәлә. Болай теркәү сонрак ул авыллардагы татар мәктәбен ябуга сылтау бирә!
Без кулга төшергән белешмәдә борынгы ата-бабаларыбызнын матди тормышы да яктыртылган «Татар-мишәрләр иген игәргә тырыша Яшьләре Оренбург чиге буенда казак булып хезмәт итә ныгытмалар төзи Хатыннары житен эрли, киндер суга, тула баса, кием тегә. Татарлар иркен-мул яши Башкортлар мал асрый, иген игәргә һәвәс түгел. Бия савып, кымыз ясыйлар, сыер сөтеннән әйрән әчетәләр, ит ашыйлар. Хатыннары жон эрли, тула баса, өс-баш киеме тегә. Башкортларны мул яши дип әйтеп булмый», диелә анда.
Хәзерге вакытта Кыйгы районы халкының йөздән илле жидесе — татар Әмма район гәзите башкорт телендә генә чыга Балаларыбыз татарча укыса да. көчләп диярлек башкортча гәзит алырга мәжбүр ителәләр.
Галимжан ХӘМИДУЛЛИН.
Башкортстан.
Мирас бүлешү генә түгел!
Хөрмәтле әфәнделәр! «Казан утлары»нын бер саныннан (№ 12, 1991) Ә Синугылнын «Бер мираска ике караш» дигән мәкаләсен укыгач, ниһаять, боз кузгалды, намуссыз галимнәрнен ялганнарын фаш итә торган заман килде, дип шатланган идем.
Тик бу юма журнал битләрендә дәвам иттерелмәде, ул гына да түгел. Миргазиян Юныс әфәнденең «Мирас бүләбезме?» дигән сәер язмасы да дөнья күрде «Акыллы булсан. дәшмә, юл куй», дигән принциптан чыгып язылган иде ул. Менә шул мәкаләне укыгач, озак уйланып йөрдем, әллә М. Юныс хаклымы икән, дип тә икеләндем. Әмма ахырда ризасызлыгым җиңеп чыкты
Бәлки Башкортстаннан читтә яшәүчеләр күзлегеннән караганда, сабырлык күрсәтү дөрестер. Уфада Акмулла яки бүтән язучы, сәнгать эшлеклесе турында ни сөйләсәләр дә. аңардан татарга әллә ни зыян юк сыман. Тик М. Юныс Башкортстанда яши торган бер миллион ярым чамасы милләттәшенең татар тарихы, сәнгате, күренекле кешеләре турында радио-телевндение. матбугат аша кон саен, сәгать саен агылган ял)ан. яла ягу ташкынын йогып торуын, моңа чыдау бик кыен икәнлеген күз алдына китерә микән? «Дәшмәү — ризалык билгесе», дигән хакыйкатьне дә онытмыйсы иде «Дөрес сүзне өй башыннан кычкыр!» — ди халык Безнең исә ирен кыймылдатырга да мөмкинлегебез чамалы. «Кызыл тан»нын авызы ачыла гына башлаган иде. аның баш редакторы Муса Молскевне, инфарктка җиткереп, эшеннән китәргә мәжбүр иттеләр. Айдар Хәлим, гәмуг утларында нык янса да. җәрәхәтле җанын саклый алды, тик ул да Татарстанга күчеп китәргә мәҗбүр булды. Без инде элегрәк киткәннәрен санап тормыйбыз Калганнары исә йә башкортка, йә урыска хезмәт итә Безнең бердәнбер таянычыбыз, яклаучыбыз, өметебез булган Татарстан зыялылары. ялганга күз йомып, тыныч кына яшәп яталар, шуны акыллылык саныйлар Егетлек ул ирек, гаделлек өчен көрәш. Акыллылык хаклык өчен көрәш I ә генә күренә ала!
Яһүдиләрне Израил, алманнарны Германия үз канаты астына ала. ә Татарстан укымышлылары башкорт матбугатындагы татар халкына һөҗүмнәрне, сафсата белән халык башын әйләндерүләрне күрмәмешкә салыша. Әйтик, радиодан җырларыбызны тапшырганда, «татар» исемен телгә алмас өчен нинди генә мөгезләр чыгарылмый «Сарман», «Карурман». «Агымсу»лар «халык йырзары» дип ата лып, бары башкортча гына җырлана Тыңлаучыда «татарның үз җыры юк икән, алар башкорт жырын гына җырлый икән», дигән фикер туарга тиеш инде! Шагыйрь Равил Бикбаев Оренбург шәһәрендәге Кәрвансарайнын башкортлар өчен башкортлар акчасына салынуын «дәлилләп», тулы бер тапшыру оештыра. Кәбир Акбашов бер радиотапшыруда (12.Х.1992) «татарның Г Камалы.
К. Тинчурины. башкортның Мирхәйдәр Фәйзие бар», дип сөйләп җибәрә Очраклы хаталану
түгел бу. Вакыт уза. мондый кешеләр үзгәрми, һаман ШУНДЫЙ «саташуларын» дәвам итә.
«Өфе тарихы» (Өфо. 1983) дигән китапны укысагыз. Уфа тарихында төп рольне
башкорт халкы уйнаганлыгы турында белерсез Югыйсә. 1897 елда Уфада 49275 кеше яшәгән,
шунын 6.4 проценты гына (3154 кеше) башкорт булган Шунысы кызык. 1920 елда
мәгълүматлар буенча. 93056 кеше яши. шу.тарнын 1200 жаны гына башкорт була! Тагын да
кызыгы фән докторы Юлдашбаевнын бер чыгышында «1922 елда бер башкорт та яшәмәгән
Уфаны Башкортстан башкаласы иттеләр», диюе булды. Әйе. бик сәер статистика бу!
Уфа ныгытмасының беренче ташларын салган татарларның оныкларына ничә гасырдан
соң шушы шәһәргә аяк баскан Бөрҗән. Баймак башкортлары «килмешәк» ярлыгын тагып
маташа. Гаҗәп!
Сүземне Акмулла исеменә бәйләп башлаган идем. Ана кагылышлы тагын бер мисал
1992 елның язында Уфаның бер мәдәният сараенда мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе булды,
анда Акмулла иҗатына да зур урын бирелде Тамашачыларның күпчелеге татар булуга
карамастан, анда берөзлексез «башкорт» сүзе генә яңгырап торды, бер генә тапкыр да «татар»,
«казакъ» исемнәре телгә алынмады «Башкорт халкының мәшһүр шагыйре». «Башкорт
халкының бөек улы». «Башкорт авылы Туксанбайда туып үскән»
Кичә тәмамлангач, аны оештыручы һәм алып баручы Р Солтангәрәева янына килеп
«Акмулланы өч халыкның шагыйре саныйлар, сезнең аны башкортка гына калдыруыгыз
хакыйкатькә туры килеп бетми», дидем Гайрәтле филология фәннәре кандидаты акланып
тормады, «мин һеззән күбрәк укыган!» диде дә. шап итеп ишеген ябып, бүлмәсенә кереп
югалды. Әйтерсен. дөньяда ул гына бердәнбер галим!
Ә бит шушы Солтангәрәсва. Акбашов. Бикбаевлар Казанга барып, татар белән
кочаклашкан-үбешкән булып, «халыклар дуслыгы» спектаклен куеп йөри Татарстан аларны
иркәләү, назлаудан бушамый'
Берничә ел элек Башкортстан телевидениесе Мостай Кәрим әнкәсеннән интервью алган
иде Күбәләк кебек кечкенә һәм җиңел гәүдәле, пөхтә киемле апа өендә гөлләргә су сибеп йөри
Журналист аның янына килеп микрофонын терәгәч һәм башкортча сораулар яудыра
башлагач, әбекәй чатнатып татарча җавап бирергә тотынды. Әмма журналист ханым шунда
ук аның татарчасын үз башкортчасы белән басты. Сорау да куя. шуңа җавабын да бирә,
әбинең исә авызы гына селкенеп тора Башкортлар татарчаны аңламас идемени'’ Юк. М Кәрим
анасының «башкорт» икәнлеген күрсәтергә кирәк иде «Ышандырдылар»!
Мәҗиг Гафури туган авылдан репортаж бирәләр гатарча сөйләүче бер кеше дә булмый
Шул ук хәл Мирхәйдәр Фәйзи авылы белән дә кабатлана Бет менә шушы ялганнарны йотып
яшәргә һәм М Юныска да рәхмәт укырга тиеш икән!
«Казан утлары» соңгы вакытта Башкортстан татарлары хәлен яктырткан дәлилле, төпле
мәкаләләр нәшер итте, бу безне бик сөендерде, билгеле Башкор- тстанда да сошы вакытларда
тагар милләте ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә кайбер адымнар ясалды Әмма
республикабызда халкыбызның нормаль яшәве һәм үсеше өчен эшлисе эшләр бик күп әле
Бигрәк тә шәһәрләребездә милли мәгарифне аякка бастыру, яшь буыныбызны тулаем туган
телендә укыту әле беренче адымнарын гына атлый Безгә туган телебезне кайтаруда.
рухыбызны милли мәдәният белән сугаруда Казанның, бигрәк тә галим нәребезнең,
язучыларыбызның, сәнгать эшлеклеләрсбезнсң ярдәме кирәк Бетне савыктыруда Татарстан
матбугаты бигрәк тә зур роль уйный ала. Сездә мәдәни көчләр җитәрлек Бары бердәмлек,
көрәш дәрте җитмәсә генә инде
«Казан утларымның һәр санында Башкортстан татарлары тормышы яктыртылсын. алар
катлаулы мәсьәләләребезне уңай хәл итәргә юнәлдерелсен иде
Сезгә уңышлар теләп:
Филүэө ИШ БУЛАТОВА.
Халык мәгарифе отличниг ы
Уфа шәһәре