ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР КАЯ КАЧКАН?
Белгәнебезчә, соңгы елларда татар милләтенең матбугат мәйданы нык кына киңәйде. Дөрес, дөньяның алга киткән бүтән халыклары белән чагыштырып караганда, безнең матбугат әле һаман да мескен хәлдә. Мисалга Балтыйк буе халыкларын китерү дә җитә аларда басмалар саны бик күпкә артык. Нәтиҗәдә, милли аң да нык югары. Шулай да. артта калган торгынлык елларын искә төшереп, без татарлар бүгенге хәлгә дә сөенәбез.
Ләкин безне бүген шунысы нык уйландыра ни өчен әдәби тәнкыйть үсми? Милли матбугат белән бер адымнан ул да үсәргә тиеш иде бит Ә безнең әдәби тәнкыйть исә соңгы елларда, киресенчә, бик тә сүлпәнәйде Аны хәтта «үлде» дияргә дә була кебек.
Б
Әдәби тәнкыйтьнең шулай сүлпәнәюен тарихи закончалыклы күренеш, дөрес күренеш итеп күрсәтергә тырышучылар да юк түгел Мисал өчен, безнең бер каләмдәшебез язучылар алдында элегрәк ясаган чыгышында әдәби тәнкыйтьне «торгынлык чоры җимеше» дип аңлатырга тырышкан иде Әдәби процессны кулда тоту өчен партия тарафыннан уйлап чыгарылган «дилбегә» сыманрак итеп күрә икән ул әдәби тәнкыйтьне
Мондый фикернең бик тә тар караш икәнлеген раслау өчен үзебезгә бер-ике генә сорау биреп карыйк. Тукайлар. Әмирханнар. Исхакыйлар чорында—ә урыс тормышын алсак. Белинскийлар. Добролюбовлар чорында «дилбегә» кирәк булганмы сон? Ул чорда бит әдәби тәнкыйть гөрләп чәчәк аткан!
Хәзерге чорның ирекле яшәүче, алга киткән бүтән милләтләрен алсак та. аларга «дилбегә» нигә кирәк икән соң? Аларда да бит әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть бүген актив хәрәкәттә: анда әдәби тәнкыйть буенча махсус журналлар басыла, том-том китаплар чыга, әдәбиятның актуаль проблемалары буенча галимнәр, белгечләр еш кына җыйналып сөйләшәләр
Әйе. бераз тирәнгәрәк һәм алгарак карый алсак үзебездә әнә шундый интеллектуаль көч таба алсак —без әдәби тәнкыйтьнең бүген татар халкына бик тә кирәк икәнлеген күрербез. Чөнки әдәбият турында, яңа гына басылып чыккан әдәби әсәрләр турында уйлана-уйлана (ә әдәби тәнкыйть ул — нәкъ әнә шул процесс дигән сүз) милләтнең зиһене үсә. фәлсәфи фикер офыклары киңәя, дөньяны тоюы нечкәрә, эстетик зәвыгы яңа баскычка күтәрелә Яна әсәрләр турында матбугат аша сөйләшә-сөйләшә милләтнең тагын да гүзәлрәк әдәби әсәрләр иҗат итә алу потенциалы да арта! Чөнки рухи, фәлсәфи яктан эшкәртелгән. ашланган «туфракта» яңа үсентеләр яхшырак үсә Ә кыргый, ташландык җирдә чүп үләннәре генә тантана итә
Үткән 1994 ел дәвамында вакытлы матбугатта басылган әдәби тәнкыйть әсәрләребез үзләре үк моны раслап тора Мисал өчен. Айдар Хәлим бер үзе генә дә «Ватаным Татарстан» битләрендә оч зур мәкалә бастырды 28 январь санында Рәшит Әхмәтжанов иҗаты турында. 15 июньдә Ямаш Игәнәй иҗаты һәм Кырым татарлары фаҗигасе турында, ә 4 ноябрь санында каһарман әдибебез Фәнис Яруллин иҗатыннан һәм тормышыннан берничә сәхифә бирде ул
Бу язмаларның өчесендә дә күренекле шагыйрьләребезнен язганнары милләтнең сәяси һәм әхлакый тормышыннан чыгып карала. Олы Иҗат һәм Чын Гражданлык турында фикер йөртелә аларда Әйе. милләтебез әле һаман да диярлек коллык хәлендә яшәп ятканда, безгә Иҗатчының Олы Гражданин булуы бик тә кирәк Айдар Хәлим соңгы елларда үзенең бөтен иҗаты һәм эшчәнлеге белән безне әнә шуңа чакыра.
Күрше Киров өлкәсендә яшәп ижат итүче каләмдәшебез Рафаил Сибат үткән ел шулай ук әдәби тәнкыйтьтә дә актив катнашты Аның шаг ыйрь Харрас Әюп иҗатына багышланган «Гомерлек Аргамак» исемле язмасы («Ватаным Татарстан». 29 июль саны) үзенчәлеге һәм шагыйрь иҗатын нечкә, тулы тоюы белән истә кала
Өлкән каләмдәшебез Гариф ага Ахунов, гадәттәгечә, үткән ел да төрле жанрларда бик актив эшләде Аның «Ватаным Татарстанмда (18 февраль саны) басылган «Колшәрифкә килү юлы» исемле мәкаләсе бу язма шагыйрь Әхмәт Рәшит иҗатына багышланган иде мина бигрәк тә ошады Биредә тирәнлек тә. киңлек тә һәм шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында җитди фикер йөртү дә бар
Тәлгат Галиуллиннын Равил Фәйзуллин иҗаты турындагы «Боз өстендә учак» дигән мәкаләсе. Газинур Моратның Ркаил Зәйдулла китабы турындагы язмасы да «җитди язма» дигән фикер калдыралар
Әдәбият галимнәреннән Нил Юзиевнең Тукай иҗатындагы бәхәсле мәсьәләләр турындагы. Фәрит Бәшировның «Бул яхшы, рәнҗетмә » исемле язмалары да. бу жанрда каләм уйнаткан башка авторларга үрнәк булыр дәрәҗәдә тирән акылны һәм кайнар хисне эшкә җигеп ижат ителгәннәр
Күренекле шагыйрьләребездән Шәүкәт Галисвнен. Гөлшат Зәйнашеванын. Рәдиф Гаташнын. Рахман Хисмәтуллинның кызыклы мәкаләләре булды Галим һәм педагог Мәхмүт Әхмәтжанов узган ел вакытлы матбугатта бик актив эшләде Ул «Каган утлары»нда «Шигърият аша тәрбия» дигән. «Татарстан» журналында Рәдиф Гаташ турында, шулай ук башка басмаларда күпләгән хезмәтләр бастырды.
Хәмзә Зариповнын мәрхүм шагыйрьләребез Фатих Кәрим белән Әхмәт Фәйзинең шигырьләрен табып дөньяга чыгаруы ла. галима Розалина Нурул- линанын Сәйфи Ку гаш турындагы хикәя сыман кызык язмасы да һәм башка мәкаләләр безнең рухи тормышыбызны баеттылар
Әйе. боларнын һәммәсе дә уку өчен кызыклы язмалар иде.
Ләкин, шулай да, тулаем алганда, безнең милләтнең поэзия тәнкыйте һич кенә дә канәгатьләнерлек хәлдә түгел! Матбугат битләрендә бик сирәк авторлар хакында гына сүз әйтелә. Ул сүз бары тик мактау рухында гына була. Хәтта дифирамбыга да якынлаша! Ә ел дәвамында басылып чыккан байтак кына шигырь китаплары, журналларда һәм газеталарда дөнья күргән шигырь бәйләмнәре гурында инде әйткән дә юк - алар тиешле реакция тудырмыйча, теге яктан да, бу як т ан да фикер ишетмичә калалар. Ә бит игътибар белән карасаң - нинди генә кызыклы шигъри әсәрләр чыкмый бездә! Чөнки, күз генә тимәсен, поэзиябез соңгы елларда бик матур җимешләр бирә башлады. Дөньялар болганган, авы-райган чакта хис-кичерешләр өлкәсе булган шигърия т. чыннан да, көчәеп китүчән була инде ул.
Ләкин без бит әнә шул үсешне күрергә һәм ул хакта язарга. уй-фикерләребез- не әйтеп чыгарга тиеш идек! Тик, кызганыч, әдәби тәнкый т ьчеләребез әллә кая китеп бетте безнең. Тәмам югалды алар!
Соңгы елларда «Казан утлары» журналы битләрендә шактый тына бәхәсләр. фикер алышулар үткәрдек. Хәтта, аерым бер әсәрне генә алып, шул нигездә генә дә шактый мәгънәле итеп сөйләшә алдык Әмма тәнкыйтьчеләребез анда да актив булды дия алмыйм Кат-кат мөрәҗәгать итүтә дә карамастан, аларныц күбесе дәшми калуын артык күрде. Әнә шул сәбәпле үткән ел дәвамында хәтта китапларга рецензия бастыру да бик нык кимеде
Газета редакцияләрендә дә шундыйрак хәл Шш ырь турында фикер әйтергә ни өчендер атлыгып тормый башладык Әйбәтме, бу начармы7 Юк минемчә, бу бик тә начар күренеш! Бу — рухи тәрбия җитмәү, мәдәният җитмәү билгесе!
Ә шулай да конкрет сәбәпләр нәрсәдә икән сон?
Минемчә, иң төп. иң нигез сәбәп шул: бездә, безнең мохиттә. талантлы шәхесне һәм талантлы әсәрне иң беренче урыша куеп уйлау, әнә шул принциптан чыгып эш йөртү һәм язу юк! Безнең күбебез, кол милләтләргә хас булганча, ин башта һәм ин беренче эш итеп көчле кешегә баш ияргә, матбугат аша аңа жылы мөнәсәбәтен белгерергә ашыга.
Ләкин андый язмалар укучыны да һәм тулаем әдәбиятны да. поэзияне дә ялгыш юлга таба тарталар Талантлы авторлар иҗатыннан игьтибарны читкә юнәлтәләр Мисал өчен, соңгы елларда нишләп әле Гамил Афзалның «Казан утлары» журналында һәм «Ватаным Татарстан» битләрендә басылган менә дигән шигырь бәйләмнәре безнең тәнкыйтьчеләрдә бер фикер дә тудырмады? Матбугатта аларның сүзе булмады Зөлфәт иҗаты да сонгы елларда күтәрелеш кичерә Без моны да күрмибез кебек Талантлы хатын-кыз каләмдәшләребез турында да матбугатта сүз әйтелгәне юк.
Әйе, алар җитәкче урыннар биләми Бәлки дуслары да күп түгелдер Ләкин безнең иҗади мохитебездә талант беренче урында торырга тиеш бит Бары тик талант һәм талантлы әсәр генә безне каләмгә тотындырырга тиеш.
Матбугатта әдәби тәнкыйтьне җанландыру буенча берничә тәкъдим дә белдерәсе килә.
Газеталарда шигърият турында фикер алышулар оештырырга кирәк. Элегрәк алар була иде. Бу — яхшы традиция.
Шулай ук басмаларда һәр елның иң яхшы әсәрләрен билгеләп барасы иде. Бу авторларда мораль стимул тудырачак.
Радиода «Бер шигырь» дигән тапшырулар циклын башлап җибәрүче табылмасмы икән? Бу тапшырулар—шигъри тәрбия һәм шигырьне аңларга, тоярга өйрәнү мәктәбе булыр иде.
Кыскасы, якын елларда үзебезнең поэзия тәнкыйтен актив итеп күрәсе килә Милли мәдәниятнең бүтән яклары үсеп барган бер вакыт та тәнкыйтьнең сүлпән яшәве белән һич кенә дә килешеп булмый