Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬ КЕМГӘ КИРӘК?


Нәрсә ул поэзия'.’ Кем ул шигырь язучы? Бүгенге болгавыр заманда әдәбият кемгә кирәк? Аны бүген үз теләге, эчке ихтыяҗы белән укучы бармы?
Килешәм, сорауларда иртәнге чык сафлыгы юк. борын-борыннан куела килгән бу сөальләргә җавапны Буало. Аристотель. Әбугалисина. Мәхмүд Каш- гари кебек акыл ияләре. Хафиз. Хәйям. Кол Гали. Сәйф Сарайдай шигырьләрендә сандугач сайраткан шагыйрьләр үзләре эзләгән Мәгәр хәзергәчә инсанны канәгатьләндерерлек җавапның табылганы юк. Бәлки, аның кирәге дә юктыр Чөнки һәр чор әлеге борчуларга үз эчтәлеген сала, үзенчә кабул итә. аңлата.
Шигъри сүзгә ихтыяҗ халыкның, җәмгыятьнең үзаңына, тормыш кимәленә бәйле рәвештә, дәверенә карап үзгәчә булса да. чал тарих күрсәткәнчә, сәнгатьнең жаны -шигъриятне яшәүдән туктатырлык көч дөньяда юк икән Ул мәңгелек һәрхәлдә, җир йөзендә бер генә акыллы зат калганда да. сурәтле фикерләүнең ярсу йөрәге тибүдән тукгамас «Безнең җырлар үрсәләнгән җаннарга терәк әле» дип язуы белән Лена Шагыйрьжан хаклы
Гаяз Исхакый гасыр башында иҗат ителгән «Ике йөз елдан сон инкыйраз» исемле хисси-мажаралы әсәрендә татар милләтенең бетүен, жнр йөзендә яшәт ән соңгы вәкилләрен тасвирлый Әдипне төшенкелектә, куркынычны күпертүдә гаепләүчеләр дә табылды. Хезмәт сөючәгг. язгы үренте төсле яктыга, кояшка тартылып торган халыкның мәңгелегенә ышанган хәлдә дә. Исхакый ут милләттәшләрен уяулыкка чакыра, битарафлык, наданлык, мескенлек, томаналык сазлыгына багудан кисәтә. Бу кисәтүнең ничаклы урынлы һәм вакытлы булуын төссез, җансыз, аңсыз «совет кешеләре»нө әверелүдән чак кына котылып калган буын яхшы күзаллый булыр. Гамьсезлек заманында ут чәчеп, буран уйнаткан төрки халыкларны шундый аяныч хәлгә төшерт ән сәбәпләрнең берсе булды
Ташка уеп куелган борыш ы Орхон-Енисәй язмаларында ук «Түрк будун. бик токсар ачсык өзәмсән» («Төрк халкы Бер туйгач, ачлыкны уйламыйсын- ), дип ачынып яза бабабыз.
Бер караганда, шигырь сугыш вә үлем, нәсел калдыру, иген игү. гамак ялт ау кебек кеше өчен иң ихтыяҗ нәрсә түгел кебек Адәм баласы анардан башка да яши ала төсле. Әмма бу ялгыш караш Теләсә нинди халыкның телен, моңын, холкын, фигылен шигъри сүз саклый, үстерә, күтәрә
Үз дәүләгчелетеннән мәхрүм ителгән, яшәешенең нигезенә үз кануннарын сала алмаган халыклар өчен әдәбият ул чакма ташыннан чыккан өмет уты, яшәү чыганагы.
Озак еллар дәвамында шигъриятне реалистик һәм романтик, иҗтимагый һәм лирик-шәхси төрләргә бүлеп өйрәнә килдек Әдәбият дәреслекләре очен бәлки анысы да кирәктер Әмма олы исәптән ки леп бәяләгәндә, поэзия ике төрле генә була ала Үз халкының мәнфәгатьләре, шатлыты-кайгысы. сөенече-көснече белән яш.иән шигърият һәм тыштан ялтыравык, заманчалыгы мөгез төсле алга чытып торт an агымдагы сәясәтне, хакимиятне шашынып мактаган, чынында исә битараф, ваемсыз тезмәләр бәйләме Берсенең эчке януы халык җанына барып тоташса, икенчесенең тышкы ярсуын сүндерү очен бер чиләк ачы тәнкыйть суы да җигә Соңгысы халыклар дуслыгы. Ленин турындагы мифлар фаш ителү. КПСС бетү белән үк. комнан ишелгән бау шикелле, юкка чыга, тарихи чор истәлеге булып кына кала.
Гадел шигърнят исә илһамны туган халкына мәхәббәттән ала Бу хисне гадиләшгерергә ярамый Туып-үскән илеңне, милләтеңне ярату анын очен арабыздан вакытсыт киткән Рәшит Әхмәтҗан кебек җанын, тәнеңне кызганмыйча көрәшә бетү тигән сүт «Бер елмайдым, биш моңайдым, сизмәдем дә таңнар
Н
атты».— дип язган иде шагыйрь Туфан, С. Хәким, Н Арсланнардан соң бу татар поэзиясенең чираттагы олы югалтуы.
Әдәбиятның бүтән төрләреннән аермалы буларак, поэзия һәрвакытта илаһи матурлыкка тартыла Ai ымдагы татар поэзиясендә мондый максатлы ом тылышның яна чоры тоталитар җәмгыять диварлары ватыла башлаган сиксәненче еллар ахырына туры килә. СССРны таркатуга алып чыккан хөррият җилләре, иман рухы кайту шагыйрьләрнең аңын, мүкләнә башлаган җанын уятып җибәрде Гамил Афзал белән бергә бу юлга Рәшит Әхмәтҗан, К. Сибгатуллин. М Әгъләмов. Зөлфәт. Р Зәйдулла. Г. Морат һ. б. шагыйрьләр чыкты Сынган- сындырылг ан милли рух ныгыды, мәсләк яңарды, үзгәртеп коруга омтылышны, гөнаһлы җәмгыятькә иңгән нурны эзләгән шигырьләр күбәйде.
Гамәл һәм сүз бердәмлегенә ашкынуның икенче чоры туксанынчы елларда. мөстәкыйльлек игълан ителгәннән сон башланды. Татар халкынын сәяси уянуга омтылуы, олы вакыйгалар агышына кушылып китүе, ярты-йорты булса да, бәйсезлек билгеләренең кабул ителүе шагыйрьләрнең күңел күзәнәкләренә тәэсир итте, иҗатка уятты. Тарихи фикерләү алга бәреп чыквы
Берәүләрне татар халкынын Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чоры, гасырлар дәвамында кан саркып торган азатлык өчен көрәше белән бәйле олы тарихы рухландырды Г Афзал «Сарматлар», «Тарих мең дә...». «Болгар бәете», «Болга рлар» кебек тарихи рухлы шигырьләрендә ерак үткәннең чал сәхифәләрен бүгенге көн, халыкның үзаңын уяту рухыннан килеп сурәтли.
Коммунистик режимның илне талауга, халыкны изүгә, сытуга корылган залимлеген дүрт юлга сыйдырган шагыйрь:
Большевиклар искелекне җиңде.
Яңа юлга чыгып шат булдык Яңа юлдан барган идек инде, Колымага килеп тап булдык
(«Яңа ю.г»)
Шагыйрьләр татар халкының тарихи шәхесләрен күтәрү, аларның тормышын. көрәшен үрнәк-өлге итеп күрсәтү юнәлешендә дә киеренке эзләнүләр альпт бардылар Татар әдәбиятын кырмавык кебек басып киткән большевик образларын Кол Гали. Колшәриф. Сөембикә. Батырша, Тукай. Сәйдәш. Туфан кебек олы һәм фаҗигале шәхесләрнең сыннары кысрыклый
Г Афзалның «Кол Гали». «Сөембикә сылу». Ә. Рәшитовнын «Колшәриф». «Сөембикә», Р Фәйзуллинның «Сәйдәш» әсәрләре олугларның исемнәрен мәңгеләштерү юлында мәгълүм казаныш булдылар. Хәсән Туфанга багышланган ике поэма К Сибгатуллинның «Туфан белән сөйләшү». Р. Зәйдуллиннын «Койрыклы йолдыз»—шагыйрь образын мәңгеләштерүдә яңа адым саналырга лаек әсәрләр.
Алга бару өчен артка борылып карый белү дә кирәк икән шул. Фаяз Фәнз «Кондыс кыйссасы» поэмасында Польша, Литва һәм Беларусьтагы татарларның ачылмаган тарихын, яңа теманы калкыта.
Ничәмә гасырлар дәвамында каберендә тыныч ята алмаган Чыңгыз хан турында шул исемдәге шигырендә Н Әхмәдиев нинди яңа сүз әйтә алыр икән, дип укый башлаган идем, әсәр без яшәгән каһәрле чор. шагыйрьнең үз шәхси хисе, рәнҗүе турында булып чыкты («Мескен икәнеңне аңлаулары хәнҗәр булып җанга кадала»).
Хыянәтне, үчлек, явызлыкны
Бармы тагын шулай җыйган җир Бүгенгеләр белән чагыштырсаң. Син фәрештә генә, Җиһангир
Тарих кешелек хәтере. Әмма хатирә диңгезендә мәңге йөзеп булмый. Халык бәгыре, халык җаны, матурлык һәм илаһилык җимеше поэзиянең үзәгендә бүгенге көн борчулары ятарга тиеш.
Гасыр күкесе С Баттал «Кеше иҗат миссиясен Үтәр өчен туа. Аның ничек үтәлүен Вакыт карап тора»,—дип бик урынлы һәм вакытлы кисәтә.
Каршылыкларны Галәмнән. Вакыттан эзләү бер хәл. Ә бит һәр кешенең үз эчендә катлаулы төерләр, үкенечле сагышлар, авыр таплар утыра. «Багышлау», «Аңлашуга өмет». «Син ышанма. Аллам, аларга» шигырьләрендә Лена Шагый- рьҗан шул хакта уйлана «Синең исем белән тырыша алар Адым саен сине алдарга».
«Гаделлеккә сусап алҗыган Кеше җаны өчен көрәш бара».— диюе белән К Булатова хаклы («Сок булса да...»).
X. Әюп «Авыл җаны». «Көй эзләү». «Су хәтере». «Көзге» кебек кечкенә күләмле. тыгыз эчтәлекле поэмаларында, күңел байлыгын, фикер иркенлеген эченә алган шигырьләрендә рухи дөньяга игътибарлы, тормыш киеренкелеген фәлсәфи уйларга төреп, төгәл һәм ягымлы игеп ачып салырга омтыла.
Үз-үзсмә урын табалмынмын
Кая куйыйм сине, авыл җаны'”
(«Авы.г җаны»)
Сина шатлык каян килсен. Казан. Сатлыклардан булган бәхетен’
(«Су хәтере»)
Йөрәктә бөреләнгән шигырь икейөзле була алмый, ул — сер саклый белми, эчсндәгссе тышында фикер сөрешендә, сурәтлелек чараларында Кайберәүләр поэзияне замана өчен файдалы, отышлы фикер-ниятләрне һәм кешенең рухи дөньясын хисси телгә салып биргән аралашу чарасы дип кенә кабул итәләр Бу да - хата караш Шигырьдә иҗатчының тынгысыз җаны, гаҗиз йөрәге ачылырга тиеш Менә ике мисал
Р Файзуллин алтмышынчы елларда фәлсәфи публицистик поэманыгг югары үрнәкләрен бирде: «Көрәшчеләр кирәк». «Гадиләргә гимн» Үз чоры өчен ачыш булган оу әсәрләр шагыйрьнең яшьлек романтикасын үзәккә алды Әмма хәзерге җәмгыятькә гадиләр дә. ул чорда кабул ителгән мәгънәдәге көрәшчеләр дә кирәк түгел икән
Шагыйрьнең «Нюанслар иле». «Минем әти». «Менә без дә үсеп җиттек, әни» шигырьләре, мәхәббәт лирикасы яши Беренчеләре шагыйрьнең зирәк акылында туган, игенчеләрендә шагыйрьнең шәхси тормышы, үз кичерешләре шигъри сынын тапкай
Шактый вакыт эндәшми торгач, габнгый булган үкенү-эзләнү чорын кичергәч. үткән елның азагында «Заман кемнең заманы?» исемле шигырьләр көлтәсен бастырды Р Фәйзуллин Кыска парчалары да тиешле дәрәҗәдә эшләнгән Берничә шигырьне эченә алган, төгәл исеме табылган «Көзге күкрәү» көлтәсе ихласлылыгы белән күңелдә кала Үзәктә жиглеккән. ир уртасы яшен үткән шәхеснең мәхәббәте, үзе һәм тормыш турында уйлануы яга. («Батыр калыр көч тоеп га. көрәшмәгән хәлемдә») Шагыйрьнең әле ачылмаган тормыш тәҗрибәсе, хисен йөрәге таянычы бар икән Аның уйланулары ышандыра
Язмыш иҗат кешесен туктаусыз сыный, җиз иләк аша уздыра Ренат Харис һәрвакы т җитәкче эшләрдә, хакимият дилбегәсен кулларында тотучылар кырында булды Ул хәзер дә иярле ат өстендә. Бу хәле шагыйрьлегенә зарар китермәде. үзенчәлекле, ачык сурәтле, кыю метафоралы, тормышның башкалар күрмәгән. сизмәгән кыйтгаларын, кыйблаларын ачын бирүдә киртә була алмады Шагыйрьнең Дәрдмәггд. Жалил. Фатих Кәрим кебек поэзиябезнең алтын багана ларына багышланган бәйләмнәре. «Рәссам». «Ат иярләү» поэмалары әдәбият тарихында урын алган әсәрләр
Шул ук вакытта Р Харис, башка шагыйрьләребез төсле үк. большевиклар Кылган гамәлләргә. Ленин турындагы әкиятләргә дә ышанды, аларны поэзиясе түренә керт гс Ә бит Шайтанга хезмәт итү эзсез кала алмый
Шигъри йөрәк бәргәләнде, эзләнде, алтын читлекне ватып чыгу юлларын эзләде Соңгы ике елла Р Харис гагар поэзиясенә Көнчыгыш шигьрияте рухын. Кандалыйлар мәхәббәтен алып кайтты «Өч үбешү». «Мәхәббәт шигырьләре» шуның ачык үрнәге Кемдер аның эротик поэмасын, мәхәббәтнең жаннан бигрәк төнне, тышкы матурлыкны, җенси юззәгне күтәргән өлешен кабул итмәс Мәгәр шагыйрьнең порнографик гүбән теккә төшмичә, хатын-кыз матурлыгын үзенчә күр.» һәм сурәтли алуын инкяр игеп булмый Бу төр шигърият укучыны кулда тогу, юта п мау өчен дә кирәк әле Р Фәйз\ г шн шикелле үк. шаг ыйрь иҗатының үзгә бер чорына кереп бара дип фараз кылырга нигез бар
3. Мансуров га Ленин.га пәйгамбәр һәм изге җан эзләвенә үкенеп, тәмам тәүбәгә ки ген. «Хогыр галәйһессәләмне эзләү» поэмасын ижаг итте Бу әсәрдә Кешелек тарихында һәм һәркемнең күңелендә явызлык белән имансызлык, вәхшилек белән миһербанлык арасындагы көрәш ята дигән фикер үзәккә алына:
Изгелекле Ата эзләренә
өммәтсезлек көн дә кел енбә
Пакьлөндергеч Хозыр
пәйгамбәрнең
ясинчысы
яши
кешедә.
Өлкәнрәк буыннан И Юзеев, Ә. Баянов, Роберт Әхмәтҗанов. Р Гаташ- ларның соңгы басмаларында тәүбә, үкенеч һәм милли рух көчәя баруы сизелә
Әдәбият һәрвакыт аңлауга, яклауга, ярдәмгә мохтаж Шул ук вакытта шагыйрьләр арасында туктаусыз ярыш, бәйге рухы яшәргә тиеш. Сибгат Хәким әйтмешли, бер-беребезгә төрткәләп тору лазем. _
«Бәйге» исемле сатирик балладасында Ә Фәйзи халык мөнбәрендә урынга дәгъва иткән бик кызыклы шигъри типларны дөнья яктысына тартып чыгарган иде
Дулкынлана диңгез шикелле.
Шау-гөр килеп, дала. Сайлый халык монда үз шагыйрен Бик зур бәйге бара.
Публицистика һәм проза өлкәсендә хәзер еш кына ярышлар уздырыла Асылында чичәнлек, ягъни үзара сүз әйтешү, такмак, фикер көрәштерү яткан шигырь өлкәсендә әлегә диңгез дулкынланмый, дала тын килеш кала килә..
Ә менә халык елмаеп сөйләү, аның язучысы исә кычкырып көлү сәләтен югалтып бара икән Сатирик поэзия Сәнди Мәндиев, тәвәккәл әби. Әсмабикә жаным-ахирәт, Шәрифулла күрше турындагы әсәрләрдә ирешкән үрендә калды Бүген мескен хәлгә төшерелгән әби-бабайлардан мыскыл итеп көлеп кенә ерак китеп булмас. Хәзер башка дәрәҗәдәге юмор кирәк. Ә сәяси сатира сәхнәдән үк төшеп китте.
Чын байлык —Син. Урлый алмыйм - куркам мин «Мәкәрҗәдән» ирең кайтып төшәр, дип. -
язуы белән Р Гаташ хаклы. Әлегә куркыбрак. шикләнебрәк, як-якка карабрак иҗат итәбез Беребезгә рәсәй «Дружба народов» орденын биреп. Е Евтушенко кебек, хөкүмәт алып барган сәясәт белән килешмичә, аны алудан рәсми баш тартырга кыюлыгы житәр идеме икән берәр татар шагыйренең?! Кистереп әйтүе кыен.
Поэзия тәнкыйтен сүтү—Дон Кихотнын жил тегермәне белән сугышуы кебегрәк гамәл булыр иде. Ул — юк. Яшьләр тәнкыйтькә килми Анын абруе бетте. Үз иҗатына ераккарак китеп карау сәләтен югалткан исемле шагыйрьгә сүз әйтү дә куркыныч Кем1ә кирәк бу заманда шәхси дошман?! Мәгәр шигърият турында сөйләшү юлына чыкканбыз икән, димәк, аның бүгенге торышы, хәле шатландырмый - анда барысы да ал да гөл түгел Яңачалык, кыюлык җитешмәү, фикерләүдәге торгынлык, элек ачылган юлдан атлау укучыны югалтуга алып килә
Үткәннәр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, гасыр ахырында шигърияттә үсеш күбрәк эчке уйлану, моңлану, сызлану рәвешендә бара Эзләнүләр күбрәк шигырьнең тышкы киемен яңарту, сүз-тел бизәкләре, тел чарлау өлкәсенә күчә Инде шәүләсе күренгән яңа гасыр башында ясалачак «шартлау»га әзерлек алып барыла.
XXI йөздә Тукай, Дәрдмәнд, Рәмиев кебек олы йолдызлар кабынсын иде татар поэзиясе гөмбәзендә!