САНДУГАЧНЫҢ БИШЕК ЖЫРЫ
Әллә инде Күктән иңгәнгәме: җырда — илһам, тылсымлы көч. ашкын хыял, серле хис...
Күкне Җиргә тоташтырган моң күпере — җиде төс.
Әллә Җир туфрагын сизгәнгәме: җырла - шатлык, кайгы-хәсрәт, омтылыш, яшәү көче...
Күктән куылган Адәмнең мәңгелек үкенече. .
20.3.95.
Үз теләгем белән бу дөньяга Килмәгәнмен,
Табигатькә кирәк булганмын. Якты җиргә сөенеп бага-бага. Көлмәгәнмен.
Сөрән салып елап туганмын.
Үз теләгем белән бу дөньядан Китмәмендер.
Олуг көчне зурлап китәрмен. Чиксез яшәтүне Җир-анадан
Көтмәмендер —
Илаһи мон тыңлап китәрмен.
...«Юктан бар иттең, дип.
Бардан юк иттең...» дип,
Тып-тын гына җырлап китәрмен...
5.3.95.
ИКЕ СОНЕТ
Ана сандугачлар ник сайрамый?
Җир гамьнәрен алар оныта. Оясыннан аерыла алмый. Туар балаларын җылыта.
Ата сандугачлар сайрый нигә?
Аяз таңнар чыгын эчкәнгә.
Алар сайрый сөенечле көйгә — Аналарның моңы күчкәнгә.
Шул чагында китә күңел тулып. Сихри моң тирбәлә тирәктә. Сандугачның бишек җыры булып. Оялый ул безнең йөрәктә
Ана үзен хистән тыяла. Моңның чыганагы —ояда.
Көтмәгәндә генә килде ул яз. Кырларда да карлар аз иде, Мәхәббәтем — кояш, күңел —аяз. Ташып килгән иртә яз иде. Әмма ул яз үкенечле булды: Җылыдан соң салкын китерде. Аерылдык, җаннарыбыз туңды. Кырлардагы уҗым шикелле. Күпме еллар килде язлар алып. Күпме ташу кайтты ярына. Күңел оча һаман канатланып Тәүге мәхәббәте янына.
Чын мәхәббәт — иртә йә соңмы.- Сафландыра җанны —суынмый.
1995.
Без
«Без һәммәбез Гоголъмең «Шинель аеннан чыктык, а Дәресләрдә еш кабатланган тәгъбир
Сез шулайдыр, ә без башкачарак. Ертык ыштаннардан атлап киттек «Туган телиле Казаннарга карап. Такташ «Мокамаен» ятлап кит гек. Без Гогольнең «Шинель»еннән түгел. Әтиләрнең шинеленнән чык i ык Корчагиннар сезгә яттыр бүген. Ә без «корыч булып чыныктык» Павел Морозов та үрнәк иде Шәп анадан, шәп атадан чыктык. Без тормышка (кырыс сабак бирде). Үзебез үргән чабатадан чыктык Заман безнең үзәкләрдән үтте. Назламады рәхәт тынычлыкта. Корал биреп, походларда йөртте. Ярап куйды кайчак корычлык та. Тимер иләк аша чор үткәрде.
Бик аз калган буын-нәселле без Яшерсәк тә яра авырIканны. Күңел йомшаклыгын яшермибез. Гел-гел хәсрәт диңгезендә йөзеп. Әллә бабайларның каны күчкән Күнеккәнбез кайгыларга түзеп. Елыйбыз тик шатлык-сөенечтән..
4.3.95.
Ис китәрлек булмаса да Башымда акылларым. Чит итмәде, якын күрде Дусларым, якыннарым Йолдыз алып кайтам диеп. Күкләргә агылмадым. Йөрәк кушканча яшәдем: Сатмадым, сатылмадым. Белсәм дә рәхәт яшәргә Өлешем-хакым барын. Читләтеп үттем дөньяның Көмешен-ал тыннарын Башкорт ларның сәсәннәрен. Казакъның акыннарын Юлдаш иттем. Юлбаш иттем Йөрәгем ялкыннарын Әкрен генә сөйләдем мин. «Тыңла!» дип акырмадым. Ишетте ерак тарафлар. Үз игте якыннарым Ис китәрлек түгел дә соң Башымда акылларым
Әүлия үк булмасам да, Дәрвишләр затыннанмын...
23.2.95.
Озын төннәр йокламадың. Күзләреңне йоммадың. И эрләдең, и эрләдең Гомереңнең йомгагын. Бәйләп бардың ялганганын, Читкә аттың ялганын.
Өзеп ташлый алмаганын — Нишләтерсең калганын9 Җиңел генә чиштең кебек Катмарлы төеннәрен. Юкка гына түгел микән Чиштем дип сөенгәнең? 11 бәйләдең, и бәйләдең Утырып, боек кына. Әллә инде бәйләгәнең Бияләй, оек кына.
Көндезен дә, төннәрен дә Тырышып, онытылып Ни эрләдең, ни бәйләдең Җаннарны җылытырлык?
11.3.95.
Указлы шагыйрь булганчы, Указлы мулла булсам. Бәлки, деннән язмас идем. Гел изге юлда булсам. Соң аңладым илһамымның Күкләргә бәйләнгәнен. Илаһи шагыйрь икәнен Мөхәммәт пәйгамбәрнең. Шик ярала иң-иң тирән Җирендә күңелемнең: Табига гьнең бик үк камил Баласы түгелмендер... Рәхмәт, тәңрем, әле дә мине Бу җирдә Адәм иттең. Тик кызганыч, гомеремне Заяга әрәм иттем. Үкенсәм дә артта калган Имансыз елларыма, Сыялмыйм шул Мөхәммәтнең Катгый кануннарына. Указлы шагыйрь булганчы. Указлы мулла булсам. Бәлки, деннән язмас идем, Гел изге юлда булсам...
Ул даһины исән вакытында
Нигә, нигә сакламадык соң, Җаны рәнҗетелгән, туңган чакта. Нигә, нигә якламадык соң?
Читкә сөрелгәнгә, кагылганга
Ярдәм кулы сузу бик кирәк
Хәзер - һәйкәл... чәчәк, алкыш, хөрмәт Җылы караш ташка ник кирәк?
1.2.95
Үзгәрәм
Мин элекке түгел инде.
Үзгәрдем.
Бик әз күрәм. нуры сүрән Күзләрнең.
Мин элекке түгел инде.
Үзгәрдем,
Дуслар сизә йомшаклыгын Сүзләрнең.
Дошманнарга карата да
Үзгәрәм:
Таш урнына шигырь белән Сүз бәрәм!
1995
Яшик әле...
Фасил Әхмәткә
Яшьлек елларыбыз җан өшеткеч Җайсыз-көйсез иде.
Беребезнең - кияр киеме юк.
Беребез ойсез иде
Язмыш безнең баштан сыйпамады.
Үзе күргән аклар.
Гарипләнде тәннәр, сүнде шәмнәр, Исән калды җаннар
Җанны эшкә кушып, тешне кысып.
Горур атлап киттек.
Берәүне дә өйле ителмәдек.
Әмма көйле иттек.
һәр мәҗлестә аек булмасак та.
Аек булдык җырда.
Шаккатырлык эшләр кылмасак ia.
Лаек булдык чорга!
Бер көй тапкан кебек җиде нота До-ре-ми-фа-соль-ля-си..
Сирәк-мирәк тостлар тота-тота.
Тормыш агуларын йога-йога.
Илдар. Фасил яши.
Кайберәүләр, бәлки, «мескеннәр» дип.
Көләләрдер бездән.
Без рух белән, дустым, көчлерәк бит
Хәтта үзебездән!
Яшик әле тормыш агуларын
Шактый киметкәнче.
Йөрәк — телгәләнеп, үзәк — өзгәләнеп, Җанда көй беткәнче!
1993.
Бу нинди җир?
Бу нинди җир
Ауган нарат, сулган каеннардан Тамыр исе килә.
Бу нинди җир?
Өзгәләнгән, корган тамырлардан Тимер исе килә.
Бу нинди җир?
Кемгә генә барып кагылсаң да.
Хәмер исе килә.
Бу нинди җир9
Сайрап-җырлап торган табигатьтән Кабер исе килә.
20.9.93.
Авыру уй
Хуш исен гөлләр чәчәр дә Сәхрә-болынга дәшәр. Бездән соң кемнәр килер дә Бездән соң кемнәр яшәр? Алар да уйларлар микән Үзебез уйлаган күк? Кабергә чәчәк куймаслар... Үзебез куймаган күк...
1993.
Бурлаклар
Идел буендагы бурлаклардай, Тормыш йөген тартып барасың. Хәлдән таеп арып каласың да Сүгенәсең туктап: «Анасын!..» Бар да. бар да халык җилкәсендә: Кемнәр генә анда менмәгән... Миллион — өзелә-сузыла аркан тарта Кәеф-сафа кора- мең адәм.
Мин дә тарттым алар пароходын. Мин дә бераз гына бурлакмын.
Гамьсезлегем шулай арта-арта. Яшьлегемне иртә югалттым Бар да. бар да халык җилкәсендә. Бик соңарып шуны аңладым Мин акчарлак булып күтәрелдем. Бурлаклардан һаман калмадым. Акчарлакның ачы авазларын Тыңлый-тыңлый. халкым, уйлап бар Өзелерме аркан йә түземлек. Булырбызмы мәңге бурлаклар9 .
Әзерлиләр заман давылының Җимергеч зур хәрабәләрен. Бик сагындым инде авылымның Сандугачлы әрәмәләрен.
Әллә җаным тарткан туган якның Кошы булып кына сайрыйсы? Әллә инде Ирек дошманына Калкан булып, кылыч сайлыйсы? Ишетерсезме соңгы җан авазын Әрәмә йә мәйдан ягыннан: Шатлыктанмы, әллә яраданмы Сандугачның җаны ярылган *.