ӨЧ ХИКӘЯ
Кыз куенына кергәнче...
1941 елның ноябрь азаклары. Тышта карлы, җилле буран. Ә землянка эчендәге мич янында җылы Мәскәү өчен канкойгыч сугышлар бара. Урал—Идел арасыннан китереп тутырылган тагарлар да бик күп бу сугышларда. Шуларның бер төркеме бүген кич мич тирәсендәләр. Сагынган авылларын, бала-чагаларын, хатын-кызларны исләренә алып, байтак утырдылар. Шул, төрле сөйләшүләр арасында берсе Гыйният Папайга мөрәҗәгать итте:
— Карале. Гыйният! Син егет чагыңда, Зәйнәп артыннан йөрегәндә. теге Югары очтагы Лотфулла Чулак йортында, аулак өйгә керәм дип. бик кызык маҗарага эләккәнсең, дип сөйлиләр иде. Шуны үзеңнән ишеткән юк. әй. Сөйләле шуны, ә?
Гыйният көлеп җибәрде:
Кит. Сәйфи! Аны сөйләсәң, үзеңнән үзең көлү була бит. инәңнең күлмәге! Чыннан да. адәм көлкесенә калдым бит мин анда. Зәйнәп белән кунам дип...
Утка керосин салды бу. Бердәм булып шаулаштылар Сөйләле, Гыйният!
— Ялындырма инде, Папай! Син кызык итеп сөйли беләсең бит...
— Тартынма, бар да үзебезнекеләр монда
Гыйниятулла авылдашларына шаян очкыннар чәчеп торган күзләре белән карап алды:
Ярар алайса, тыңлагыз! Сөйлим әле! Яшьлек юләрлеге бит. Ошамаса, гаепләштән булмасын...
Егерме алтынчы елның көзе үтеп, яңа гына йомшак, ак кар төшкән чак иде. Аулакка дип, авылның Югары очына менеп киттек. Ни өчен Югары оч дисәгез, сәбәбе бар аның Минем Зәйнәп белән бик кызып йөрегән чак. Ә Югары оч Лотфулла Чулакның хатыны Зәйнәпнең үлгән әнисе белән бертуган бит инде, анысын үзегез беләсез. Киттек шул Лотфулла Чулакларга менеп. Казак Газизе гармун тарта, мин сиңәйтим. түзсен генә йөрәкләр! Мин үзем ул гармун тирәсен белмим бит инде, юк белән мактана алмыйм. Газиз, алай-болай югары очлар белән сугыш чыкса, дип караган иде. мин тегене тиз бастым Мин әйтәм. югары очлар үзебезгә биргәләүләре ихтимал, тик мал кадерен белә торган халык бит
алар. дим. Күбесе вак-төяк белән булса да сәүдә итә торган адәмнәр, тими алар гармунга, дим. Газиз әйтә, тимәсләр сиңа. ди. Ярар, мин әйтәм. җир аегыннан тапсам табармын, янасын алып бирермен, дим тегеңәргә Киттек менеп. Таш күперне чыкканда кычкырып җырлап җибәрдем, мин сиңәйтим. белеп торсыннар югары очлар Папай Гыйни- яте менеп килгәнен. Газиздән башка тагын өчәүне иярттем: Әбеч Хәмитен. Тапгкергән Һадиен. Әбеч Сәхиен. Хәмит бармаска итеп карышып караганые. сугышалар алар. дип. аңа әзрәк биргәләп алырга туры килде. «Нәрсәдән шүрлисең, минәйгәм. без бит синең белән Абсаттарлар нәселеннән!» Мин әйттерәм. миңа ияреп болар. Һади тумыштан чатан бит инде, икс таяк моның култык астында. «Тук та тук» бу тун юлга теге таяклар белән. Вәг. чукынчык әй, анда сугышалар дип ник бер сүз әйтсә, атлавы атлау чатанның. Тавышы да көр генә. Базар урамын үттек, безгә каршы ул-бу дәшкән кеше юк. Хәниф бай кибете мөешеннән борылганы- ек торалар болар. Сөйләшеп куелган буенча. Газиз гармунны тарттыра. мин сиңәйтим. чыда гына. Туктау юк. үзебез җырлыйбыз, үзебезнең баруыбыз бару. Әмма санап-барлап чыгарга ла өлгерлек боларны Төп-төгәл алтаулар. Кар яңа төшкән вакыт, читән буйларында кош-корт юк бит инде. Газиз белән мин алдан, теге өчәү арттан. Мин чыкканда ук. сугышырга җиңел булсын дип. калын киенмәгән идем. Шуңа күрә атлавы да җиңел. Бишмәтне салып очырсаң, аларга тотынырга урын юк бит инде. Сугыш башланган көйгә тәгәрәткәнче берсенә бирәсең дә. шул уңайга читкә сикерәсең. Тик бер җиреңне дә тоттырма. Тотсалар, аннан соң яткырып кыйный башлыйлар, җибәрмичә Бик уяу булырга кирәк Теге Хәмит Пиреч кебекләр андый чакта казыкка үрелә башлый Эш аңа китсә, хәтәррәк инде.
Тик ул кичне сугышырга туры килмәде, йодрык белән дә. казык белән дә. Әйе. шуннан киләбез җырлап «Гәзизәкәй»не Без килгән Кибет тыкрыгы киң бит ул. Нәкъ тыкрык уртасында Таһир Җеннең. Күчер Латыйф бабайның капкалары Шул җирдә торалар болар алты егет Барысы да югары очлар Чамалап киләм тегеләрнең кем икәнен Балак Фәррахе. Бугаз Кәбире. Әпгә Миңнеәхмәте, Гршавай Зиннәте
Мин дә бар идем анда
Ы-ы! Гали дә шунда тора олпат гәүдәсе белән иң артта
Ярар Килен җиттек яннарына, кузгалмыйлар бит болар Бастык каршыларына килеп Дәшми үтеп китәргә ярамый, арттан бирүләре бар Тегеләр дә шым. без дә. Шуннан Бугаз әйтә: «Нишләп йөрисез монда, адашкансыз бит?» ди Мин әйтәм: «Кайт ып барабыз Түбән очка. Атар- ванывка аша», дим.
Тагын көлешеп алдылар Чөнки авылның Атарванывка дип йөреткән урамы Югары очтан да остә булып. Түбән очтан әнә шул Югары очны үтеп барасы.
Йә. йә. Гыйнияг. шуннан?
Шуннан. Әптә әйтә: «Безне дә ияртегез әле. гармуныгыз да бар икән», ди Сугышасы да килә болар белән. Зәйнәп белән дә кунасы килә бит. малай! Нәрсә лиләргә?
Кая берне кабызыйк әле. йөрәкнең әллә кайсы җирләре кузгалып китте, малай, рәхәт итеп...
Әйдәгез, мин әйтәм. гелән генә сугышырга димәгәндер бит ин- ДС Алдап котыртып торырга ул кичне теге Пиреч Хәмиге булмагач, ботар да тынычлар Китгек җыйнаулашып, өскә менеп Әптәнең тавышы ниндилеген үзегез беләсез бит инде. Ул башлап алып китә «Урам көе»нә, без кушылабыз. Җыр өзә үзәкләрне! Шундый чакларда минем иллә лә яшисе килә инде, егетләр!
Менеп җиттек Лотфулла чулакларга. Керлек йортларына Тәрәзәләре гчтән юмаланган, утлары күренми Ә эчтә чыркылдашканнары ишетелә кызларның Аллага шөкер, монда болар! Тыңлап, тыңлап карый-
быз. тик аңлап булмый, нәрсәледер уйный болар. Тәрәзәдән караучы да күренми. Әйтерсең, без юк ишек алдында. Шул хәтле җырлап килгәнне ишеттеләр бит инде, саңгырау түгелләр. Тәрәзә чиртеп карыйбыз, тавы-шлары бетте, тик ишекне дә ачмый болар, тәрәзәдән дә карамыйлар. Нигә икәнен азактан гына белдек. Лотфулла чулак Гәйнәгә ссңлесенә кунака киткәндә, күршеләре Шөшле Хәдичәсен калдырган икән йорт карарга. Шул албасты карчык ачтырмаган тегеләрдән: «Ачсагыз, кайткач Лотфуллага әйтәм».—дигән. Ярар. Сәгатьтән артык булашып карадык— юк кына бит малай, кертмиләр. Шуннан әлеге Бугаз Кәбире әйтә: «Синнән дә рәт чыкмады, Гыйният, иң яхшысы сезне тыкрыктан үткәрмәскә булган икән».—ди. Китте минем кан кызып. Чыннан да, мин. Гыйният булыйм да. керә алмыйм, имеш. Өстәвенә Зәйнәп өй эчендә бит инде. Аның, ай-һай. шәп чагы иде малай! Кочаклыйм дисәң, үзе елышып сылана да куя. берәр җиренә кул тисә, өйрәтелмәгән кырыкмыш тай кебек сикереп-сикереп китә инде
Шуннан, бүрекне кырынрак салып уйлап тора идем, нәрсә эшләргә икән дип, теге Чатан Һади уйлап чыгармасынмы нәрсә эшләргә кирәк икәнне! «Әйдә, өй башларына менеп, морҗа төпләрен чокып төшик»,— ди бу миңа. Чатан диген инде син аны. этлеккә ясап куйган кебек. Каян уйлап таба диген. Күршеләре Шагырларның баскычларын алып кереп, өйләренә сөяп куйдык та. киттем мин менеп түбәгә. Ә дигәнче морҗа төбенең саламын йолкып, бер зур гына тишек ясадык та. мине кулдан тотып шул тишектән өй кые!ы астына төшерделәр. Ярар. Вәт шунда инде аның иң хикмәтле җире башлана.
Лотфулла Чулак теге Герман сугышыннан уң кулын өздереп кайткан бит ул. Гомере буе сыңар кул белән ничек эшләсен инде авыр эшне. Көзге көннәрдә шул. халык суйган мал тирәсендә йөргәләп. эчәк-бавырны арзанрак хакка алып, шуны тазартып, кадаклап базарда сату иткән була. Шул эчәкне җыеп тутыра торган зур бер чаны бар икән моның. Аның шулай икәнен җен белсенмени инде, анда барып йөргән булмагач. Ярар. Мин хәзер салам түбә астына гөшеп сөрмәләнә башладым. Караңгы тегендә, күзгә төртсәң дә күренерлек түгел. Шырпы сызар идең, шикләндерә. ут-күз чыгаруың бар Кайда абынып, кайда сөртенеп, кайда үрмәләп, түшәм читенә килеп җиттем. Килеп җиткәнче ару гына итеп ике тапкыр маңгайны да бәреп алдым Шуннан соң өй ишегенең кай тирәдә икәнен чамаларга итәм. юк. белеп булмый. Чөнки мин Лотфулла Чулакның өенең ишеген күрү түгел, кайсы якка ачылганын да белми идем. Ярар. Төшәргә кирәк бит инде хәзер чоланга. Кул белән ябышып, гәүдәне аска салындырып, ике аяк белән кармалап карыйм, берәр нәрсә дә юк бит, анасын саткыры Шуннан, ни булса шул булыр, дип, Аллага тапшырдым да, сикердем түбәнгә. Сикердем и чулт теге, сасы эчәк тутырылган чанга!
Мич эчендәге ялкыннарны селкетеп, землянка эчендә көлү авазлары яңгырады. Кайсысыдыр яткан сәндерәсеннән егылып төшә язып, көлүнең көчәюенә тагын да өстәмә сәбәп булды. Авылдан чыгып киткәннән бирле Зирекле егетләренең болай шашып көлгәннәре юк иде шикелле. Бу турыда беренче тапкыр ишеткән Абдулла Акмалов. күз яшьләрен гимнастерка җиңе белән сөртә-сөргә, Гыйнияткә ялварды:
— Шуннан, Гыйниятулла абзый, шуннан?!
— Шуннанмы?
— Ы-ы?
— Шуннан, шул инде. Түбән очның атаклы егете Папай Гыйнияте бугаздан эчәк бугы эчендә. Шул. шуннан соң...
Көлешүнең азрак басылганын көтте дә дәвам итте:
Баш кына чыгып тора сасы судан, ә аяк чанның төбенә дә тими. Чанның кырына тотынып чыгарга итеп карыйм, кул белән тартылам, юк. булдырып булмый. Теге чанның эче аска табан киңәя икән Төбе авызыннан зуррак. Ярар, көч-хәл белән, ничек җитте алай чыктым мин тырыша
торгач. Ярый әле. без морҗа төбен чокый башлагач. Газиз гармун уйнатып егетләрне биетә башлаган иде. Өй эчендә кызлар, күрәсең, шуларны күзләгәннәрдер инде, иллә минем чанга төшкәнне сизмәгәннәр, әй. Ишектәге келәне табып күтәрдем дә. сыз ишек алдына. Ишек ачылганны ишетеп, егетләр йөгерешеп килгәннәр иде. мине күргәч, башта аптырап калдылар, аннары эчләрен тотып көләргә тотындылар. Ул өстән ага. ул үзем буялган, ул сасысы тегенең, мин сиңәйтим. Кая ди инде ул аулакка керү кайгылары! Нишләргә хәзер? Әптә әйтә, әйдә безгә киттек, берәр юнен табарбыз әле шунда, ди. Кит. мин әйтәм. монау көйгә мин ничек барыйм сезгә, дим. Газиз әйтә, әйдә елга буена, шунда юарбыз киемнәреңне, ди. Киттек төшеп. Югары очлар да безнең белән. Мин. сез егетләр, барыгыз, үз эшләрегезне карагыз, дип ычкындырган идем. Бугаз әйтә: монау хәтле кызык ташлап китәргә әллә син безне дүрәкләр дип беләсеңме, ди
Инешкә төшеп җиткәч, мин баштанаяк чишенеп ташладым Бүрек кенә коры, калганнары тоташ буялып беткән. Миңа кайсы тунын, кайсы чалбарын, кайсы күлмәген салып бирде. Утырам яр башында дер-дер калтырап. Әй юалар тегеләр боз ватып минем киемнәрне чайкап-чайкап, әй юалар. Нык юдылар инде, рәхмәт егетләргә Шуннан, юып бетергәч. Әптәләргә барып, тегеләрнең мунчасын яктык та. киемнәрне киптердек. Ярты төн үткәч кенә көлсшә-көлешә таралыштык
Иртән иртүк, теге Лотфулла чулак йортында күз-колак булып калган Шөшле карчыгы безгә туп и геп килеп тә җиткән. Туп-туры безгә Иртәнге чәйне эчеп утыра идек, килеп керде бу. Чәйгә кыстап карый әни моны, утырмый бу. «Нәфисә кызым, синдә киптергән аксыргак бар дигәннәрне, шуны әзрәк бирмәссеңме дип килгән идем, ди Колагымның эче шешә башлады, шуңа ябарга иде», ди бу. Үзе сорый үзенең күзе миндә. Әнинең җавабын кәгеп тормады, тагы икенчене сөйли дә башлады бу. «И-и-и илаһикәрим. Гыйниятуллаң, чын ясау, дастуен егет булып үскән икән. ди. Өйләнергә дә вакыты җиткән инде, дигән була. Минем күз күргән менә дигән кызларым бар. берәрсен димлимме әллә үзенә?» ди • Минем әни нәрсәдер сизенде, ахрысы, теге карчыкка ияреп китте Үзе мине мактый: «Әйтмә инде. Хәдичә түти, зерәләр дә үсте, агасының кул арасына ныклы керле монавы ике-өч ел эчендә, ди. Бүген дә караңгылы- яктыда чыгып киткән ие. бөтен мал-туарны карап, эчереп, абзарларны тазартып керде әле», ли. Янәсе, минем өйдә кунганны белдерә инде теге убырлы карчыкка. Әни тегене кыстый-кыстый табынга утыртты Бер самавыр чәйне эчеп бетереп, кайтып китте теге
Атнага якын белә алмадылар теге чанга кем төшкәнен. Югары очлардан да чыкмады, бездән дә Чыгар иде. Лотфулла чулак әтиләргә әйтеп, барыбызның да кирәкне бирдертә бит инде аннары Бер атнадан артыграк вакыт үткәч, тете эш барыбер килеп чыкты бит. әй! Бер көнне кич бәрәңге ашап утыра илек, әти мәрхүм миңа болай ди «Син. малай актыгы, төнлә нәрсә эшләп барып кердең анда Лотфулла чулакның сасы чанына?» ди Мин дәшмим инде, кая ул дәшү Аңардагы кул бит. Үзегез белә торган идегез инде нинди кеше икәнлеген Бүген сукса, иртәге дә яңаклар кызышып йөри торган иде. Мин дәшмәгәч, әзрәк басылды да әнигә әйтә «Мин хәзер чыгып ятам, сөйләш малаең белән үзең генә. Өйләндерертә вакыт бу юньсезне. ди Этәр үзенең күзе төшкән берәр нәрсәсе булмаса. иртәгә мин үзем табып бирәм анарга менә дигәнен, ди бу Җитәр аңа. минем йөземә кызыллык китереп. Югары очта морҗа төпләре тишеп йөрергә», ди. Аныкы сукты да. күпте дә бит инде, әйт те бет те. Әнигә, иргәгәәйтермен, дип. киттем чыгып. Бардым инде эзләнеп Ике Су арасы Төхфәтнең өе янына Байтак йөредем Зәйнәпне сагалап, юк бит. малай Шуннан киттем башка чыккан абзасы Ибәткә. Чатан булса да. ир-егетнең шәбе ул минем Ибәт кайната Өенә кереп сөйләштем моның белән икәүдән-икәү генә. Җибәрде бу хатынын Зәй-нәпне алырга.
Шунда сөйләшеп килештек икәү. Киттем кайтып. Әллә җирдән, әллә күктә очып кайттым, әле дә белмим шуны. Икенче көнне үк яучылар җибәреп, сүз дә куешты әтиләр. Ай үтүгә гөрләтеп туй да ясап ташладык. Зиреклене дер селкетеп...
Гыйният сүзен бетереп, дәшми утырды да янчыгын чыгарып, тәмәке урый-урый, өстәп куйды:
Менә калды инде хәзер Зәйнәбем минем дүрт бала белән бер ялгызы. Фәридә, Халит, Фәрит, Флүрә. Ниләр генә күрәселәр бардыр инде егетләр. Ходай үзе сакласын. Арка белән Мәскәүгә килеп терәлдек бит. Моңарчы бөтен мәмләкәтләрне җиңеп килде бит бу Гитлер мәлгунь. Танклары, самолетлары, автоматлары күп нимеснең. Нык кырыла безнең халык...
Землянкада тынлык урнашты. Әле генә шартлардай булып көлешкән кешеләрнең һәркайсы үз уена батып, үз кайгысында йөзәргә тотынды...
Фатыйма
урислам үзләренең Каенүзәк мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң. атасы аны Пугач патша вакыйгаларыннан элек үк тирә-якка даны таралган Зиреклебаш мәдрәсәсенә укырга илтеп бирде. Кышын ул шунда ятып укыды, җәйләрен үзләренең авылында атасына булышып үткәрде. Мәдрәсәдә укыганда икенче кышны ук Фатыймага күзе төште аның. Балалыгы үтеп, буй җитә башлаган Фатыйма авылдагы иң чибәр кызларның берсенә әйләнеп бара иде шул Зифа буйлы, эшкә дә уңган булып, уналтысы тулып килгән чакта кызый Нурисламнан гыйшык хаты алды. Имәндәй таза гәүдәле Нурисламның аны язарга сүзе дә, башы да җитмәс иде, мөгаен. Үзе дә шуны аңлап, сабакташы, ышанычлы шәкерт дусты Тәтер Арслан егете Зөлкарнәйгә гыйшык серен ачты. Тегесе мәсьәләне тиз аңлады. Шул көнне кич үк алар икәүдән-икәү генә Зөлкарнәй атасының солдатташ дусты Ситдыйк Бүреләрнең мунчасына кереп утырдылар да Мөхәммәт Шакир мәхдүм кибетеннән сатып алган шәм яктысында Фатыйма чибәргә хат язарга тотындылар. Зөлкарнәй нәрсә язасын хатның башында Нурисламга әйтте. Тегесе, аңлап бетер- мәсә дә, ризалыгын белдереп баш какты. Зөлкарнәй аннан соң гына, кәгазь битенә ул сүзләрне тезәсе итте. Нурислам әле дә аптырый: шулкадәр йөрәктән чыккан ялкын кебек гөлтелдәп торган сүзләрдән ничек ул кәгазь битләренә ут капмаган икән дә. ничек үзләре шул мунчада янып үлмәгәннәр икән?!
«Кайсы җирләре ошый соң кызның?»- дип сорады Зөлкарнәй. сәлам сүзләрен язып бетергәч. «Чишмәгә суга барганы», диде Нурислам. Шуңардан соң, Зөлкарнәй хатка болайрак итеп тезде: «Синең иртән искән җилләрне ияртеп, тәңкәләреңнең чыңлаган тавышлары белән безнең ки яшь йөрәкләребезнең мәхәббәт кылларын кузгатып үтеп китүеңә түзәр әмәлләребез калмады».
«Тагын нәрсә эшләгәне ошый?» — диде Зөлкарнәй. «Тешләрен күр-сәтеп елмайганы»,— диде тирләп чыккан Нурислам Шуңардан соң Зөл-карнәй болай дип язып куйды: «Энҗе кебек ап-ак тешләрең арасыннан чыккан сүзләреңне ишетеп, елмайганыңны да күреп калсам, ул көнне дәрестә хәлфәләр сөйләгәнне аңламыйча тал чыбык белән сугыласымны белеп барам мәдрәсәгә. Аркам буйлап тал чыбыгы чыжылдап йөрегәндә дә, һәрчак синең шул елмаюларыңны уйлап назланам» Мәхәббәт тирәсендә тәҗрибәсе күп булган Зөлкарнәй. хатка шундыйрак җөмләләрне тезә-тезә, бер утка тыкты Нурисламның зур гәүдәсен, бер суга салды. Хатны язып бетергәндә Нурислам шабыр тиргә төшеп, берәр нәрсә аңлаудан узган иде инде. Азаккы җөмләне, шунлыктан. Нурисламнан
Н
сорамый гына Зөлкарнай үзеннән өстәп куйды: «Ай туган күк йөзендә. Тик, ул Ай тулганда, сиңа булган мәхәббәт утларында янып бетеп, мин көлгә әйләнгән булырмын инде»
Зөлкарнай кебек ир-егетләрнең асылы сирәк дөньяда. Тик япун сугы-шыннан кайта алмады. Порт-Артур дигән калада ятып калды башкайлары...
Шул хатган китте инде Фатыйма белән качып-посып күрешүләр, тәрәзәләре эчтән томаланган өй эчләрендә сирәк-мирәк очрашулар, ул гыйшык хатлары, ул янчык-кулъяулык. алка-йөзекләр алмашу. Өйләнү турында сүз кузгаткач. Нурисламның атасы, кырма сакал-мыегы астыннан елмая төшеп, азрак уйланып эндәшми торды да бер генә сорау бирде:
— Эшкә уңганмы соң?
Нурисламның тотлыга-тотлыга биргән җавабын тыңлады да. эшне озакка сузмыйча. Зиреклебашка яучылар да җибәрде. Тик эшләре уңмады: Фатыйманың агасы Калтай Вагыйз яучыларны кире борды. Килгән яучыларның тәмле телләрен тавыш-сүз чыгармыйча тыңлады да:
— Санга сугып килгәнсез, рәхмәт. Сүзегезне тыңладык, аңладык. Тик гаепләштән булмасын. Миндә Чуаш Тавы ягына бирә торган кыз юк. Бердән, тискәре як. икенчелән, бездә Зиреклебашларда сезнең якларга моңа кадәр кыз бирү йоласы булмады. Өстәвенә, ни олы урманыгыз. ни юньле суыгыз юк. Сезгә биреп, кызымнан гомер буе тизәк таптатасым килми.— дип сүзне бетереп куйды
Соң бит кем. кода буласы кеше. Вагыйз кордаш, ике яшь күңел бер-бсрсен ошатканнар икән, без аларны кавышудан мәхрүм итмик инде Аннан кызыңның төшә торган җире дә бик әйбәт. Ул ата-анасы егетнең: киң күңелле, инсафлы, мал йөртә белә торган кешеләр. Ул агай-энесенең зыялылыгы, уңганлыгы! Сезгә кода була торганнарның дөньялары бөтен, мал-туарлары бик тә күп. йорт-җирле кешеләр
— Ул нәрсәләр безнең үзебездә дә җитәрлек Кешегә сорап чыкканыбыз юк, Аллага шөкер, эшлибез. Сүз безнең яктан шуның белән бетте, йәгез. амин тотып, хуш иттек.
Яучылар китте...
Алар кигкәч. күзләрендә өмет сүнде Фатыйманың. «Кызың егетләр белән чуала, син. күзең чыккан, нәрсә карадың?» дип. Фатыйманың әнисенә дә Tlpy гына эләкте. Тик ишек алдыннан йөгереп кергән энесе Кәрим атасының кулыннан чыбыркыны тартып алып, гәүдәсе белән әнкәсен каплады. Ундүрт яшьлек малай гына булса да. курыкмый иде Кәрим агасыннан. Әнкәсенең аркасындагы чыбыркы эзләренә балавызлы май белән сөрткәндә, әнисе. Фатыймага әтисенең яучыларны нигә кире боруының сәбәбен ачты: ”
...Каһәр суккан Калтай! Мөртәт! Үзенә шул Каенүзәкгән кыз бирмәделәр аңа егет чагында. Йә. инде, шуны онытмаган бит. бәген очратагг каенүзәклеләрдән гомере буе үч ала Сине анда биргәч, кода- кодагый дип барып йөрешергә кирәк була бит инде «Кайсы Вагыйз’» дисәләр: «Сон теге елны безнең авылдан кыз бирмичә борганнар иде бит. шул Вагыйз инде», диячәкләр Шуңа күрә бирмәде ул сине Ярар инде, кызым, язмыштан узмыш юк. дигән бабайлар Өлешеңә тиеше чыгар әле. Алла бирсә, елама! Син ул Каенүзәк егетен берүк оныт инде
Чыкмады бүтән Фатыйма аулакларга да. кич утыруларга да Нурисламнан хат алып килгән малай-шалайны ла кире борып җибәрде Курыкты әтисеннән Фатыйма, аннары әнкәсен дә кызганды Язмыштан узмыш юк. дигән сүз белән килеште.
Тик Нурислам аны оныта алмады. Яучыларның юлы уңмыйча, буш кайтып кигкәч, Нурислам мәдрәсәне ташларга уйлаган иде дә. вакыйгалар исә бүгәнчә килеп чыкты. Эшне көтелмәгән якка Зөлкарнай борып җибәрде Барысын да ул оештырды
Февраль бураннары кузгалгач, урладылар алар өчәүләп Фатыйманы Әнкәсе \ н әч кенә белде Фатыйма ул эшләрнең серен Мәрхүмәгә
гомере буе атап намазлар укыды, корьән чыгартты, гарип-горәбәгә хәерләр бирде, кергән теләнчеләрне һичкайчан да буш чыгармады. Үз кызын урларга ярдәм иткән ана кеше. Яратмаган ир белән гомере үткәнгәме, әллә яши башлаганнан бирле кызу канлы Вагыйзның йодрыкларын татып яшәгәнгәме, кем белеп бетерсен, Бибигайшә картыннан үзенчә үч алгандыр, бәлки. Ут күршесе, әхирәте Шүрәле Хәсбиямалы белән серләште дә, шуның аркылы Нурисламга әйттерде: «Урласын да куйсын!..»
Төштән соң башланган буран, ут алуга ныклап котыра башлады. Шул кичне мич алдында кыстыбый пешереп маташкан Бибигайшә намазлыкка менеп кунаклаган картына мич мөешеннәп үрелеп карады да кызына эндәште:
Кызым, бар, тиз генә сыерларны савып кер әле!
Тавышы тонык, сәер иде Бибигайшәнең шул сүзләрне әйткәндә. Тик намазлык өстендә оеп утырган Калтай Вагыйз да, кызы Фатыйма да аны-моны сизенмәделәр Кыз зур агач чиләк, комган белән җылы су, сыер җиленен сөртергә йомшак чүпрәк алды да киенеп, чыгып китте. Чыгып китте дә. шул көе гаип булды. Инде савып бетереп, керер вакытлар үтте, ә Фатыйма юк та юк.
Бу бала нишләп керми икән, бик озаклады бит? Бар әле, улым, апаңны карап кер, әллә сыер тибеп, чиләген аудардымы икән?—дип. Бибигайшә Кәримне чыгарып җибәрде. Аягына башмак чабата эләктереп, Кәрим кабаланып чыгып китте. Кире әйләнеп кергәндә аның хәле-тыны бетеп, йөзе ап-ак иде.
Апа юк анда. Чиләк белән комганы гына аунап ята! -диде ул. көч-хәл белән.
Намазлыкта озын муенын бер уңга, бер сулга боргалап, намазын очлап килгән Вагыйз Калтай песи җитезлеге белән ыргылды тышка. Абзарда Фатыйма, чыннан да, юк иде. Читән аша көрт ерып чыгып киткән, инде буран карлар өеп каплый башлаган берничә кеше эзләрен генә шәйләп алды Вагыйз. Күп уйлап тормады, энесе Сәләхнең иң шәп атларын җиктерде дә, чанага күсәкләр тутырып, ике озын сүс аркан салып, алты кеше кыз каракларын куа чыктылар. Вагыйз тиз анлады бу кем эше икәнне. Атларын февраль бураннарында ак күбеккә төшереп. Чуаш юлы белән куды алар. Тик юллары уңмады. Качкыннарны таба алмадылар Чуаш Калиновкасын чыккач, каршы очраган юлчыдан төпченеп карадылар: тик бушка. Юлчының өшегән иреннәреннән чыккан сүзләрне ишеткәч, атларын кире бордылар. Чөнки качкыннарның Ка- енүзәккә бармыйча, бүтән якка киткәннәрен аңлады алар. Арадан берсе:
- Син. Вагыйз кордаш, күңелеңә авыр алма, ай-һай. ул егет кызыңны ерак алып китеп тормагандыр, күптән җылы түшәктәдер инде алар. дип ычкындырды.
Шул сүзләрне ишеткәч, Вагыйз Калтайның ачуыннан тешләре шыгы-рдады Атларны кире Зиреклебашка кудылар..
Уйлары шул җиргә җиткәч. Нурислам һәрвакыт күңелләнеп китә. Фатыйманы эләктергәч, ул төнне алар Каенүзәк ягына түгел, бөтенләй икенче якка сыптырдылар. Күчердә карчыгадай җитез Тәтер егете Зөлкарнай иде. Аллы-артлы җиккән ике ат. Зиреклебашны чыккач. Тәтергә хәтле булган егерме биш чакрым араны әллә җирдән үтте, әллә күктән очты. Атлар шәп. чана башындагы Зөлкарнай кулында озын чыбыркы, ә Нурислам куенында, зур толып эчендә өнсез калган назлы Фатыйма...
Ә маҗара болай булды. Кыз сыер саварга чыкканда өч егет читән артында толып тотып, көрт эчендә көтеп яталар иде. Фатыйманың кар яктысы абзар эченә төшсен дип ачык калдырган капкасыннан аңарга Нурислам башта ипләп кенә дәште. Эндәште дә. аннан соң нәрсә әйтергә белмичә каршысында басып торган кызны кочагына алып күтәрде һәм читән ягына ыргылды. Фатыйма куркуыннан, бигрәк тә куанычыннан, калтыраган куллары белән егетнең муеныннан кысып кочаклады. Оныт-
маган идс шул ул да сөйгәнен. Фатыйманы тиз генә читән аша алып, егетләр авылның икенче урамына чыктылар. Бүре Садрыйларының ишек алдындагы җигүле чанага тиз-тиз төренеп утырдылар да атларны Тәтер юлына кудылар. Буран улаган карлы урамнар буш иде. Нурислам куенына кереп сыенган Фатыймада әтисеннән курку әсәре бөтенләйгә юкка чыкты. Бер мизгел эчендә ул дөньяда атасыннан да көчлерәк, тәвәккәлрәк ир-егетләр барлыгын аңлады. Бөтен авырлыкны үз өстенә алып, күзгә-күз зур йодрыклы ире белән торып калган әнисе турында да ул: «Берәр юне чыгар әле. Кәрим өйдә бит»,— дип кенә уйлап куйды. Фатыйма өчен артка юл киселгән, алда аны сөйгәне белән яңа тормыш көтә иде инде.
Тәтернең Абдулла мулла аларга никах укып, зөфаф кичәсен рөхсәт итте. Зөлкарнәй шул төнне үк кире Зиреклебашка кайтып китте; ә качкыннар, Зөлкарнәйнең атасы белән әнкәсе йортында калып, шунда атнадан артык тордылар. Ахырда Зөлкарнәй яшьләрне Каенүзәккә илтеп куйды.
— Булды, тынды Зиреклебаш. Бабаң буласы кеше, икс көн элегрәк Әмәтгали дигән берәүне яллап. Каенүзәккә җибәргән. Әтиең шуңа сиздергән; «Улым килен алып кайтты, өйдә инде», дип. Иллә шәп кеше икән, каян белгән, каян ишеткән диген. Кичә чуашлар Калиновкасыннан бабаңның энесе Сәләх белән өч кеше кайттылар. Сине эләктерергә дип. саклап ятканнар. Юл ачык хәзер, әйдә илтеп куям үзегезне»,— диде Зөлкарнәй аларга.
Карлы юллар белән, Зиреклебашны уңда калдырып, урыс авыллары Артюховка, Барановка аша латышларның Банковкасына чыгып, Каенүзәккә кайтып төштеләр. Шул көннәрдән сон Нурислам мәдрәсәне ташлады. Агасы да каршы килеп тормады
- Без игенче халык, дөньяда шуңардан да изге эш юк. Йөрмә башкача! диде.
«Калтай Вагыйзның кызын урлаганнар икән», дигән хәбәр Зирск- лебашта өйләр, урамнар, утырмалар, сиртмәле кое яннары, тыкрыклар буйлап шау-гөр килеп йореде. «Кем икән? Нинди курыкмас йөрәкле егет икән? Ничекләр итеп урлады икән’» дигән сорауларны җавапсыз калдырып, авылны гөж кигерде Ай-Һай. елгыр иде дә соң ул елларда Нурислам! Өч ел буена Вагыйз Калтай аларны күзенә дә күрсәтмәле. Каенүзәккә үзе дә бармады. Зиреклебашка аларны да китертмәде
Өч ел тулып үткән бер вакытта Вагыйз әче суык төндә Дидү ягыннан кайтып төште. Йөк тарткан атны, капка ачкан Кәримгә тоттырды да. шыкырдап каткан чабаталарын бер-берсенә бәрә-бәрә. өенә юнәлде Бусага аша үткәч, ияреп кергән суык томаны аша хатыны Бибигайшәнең тантаналы игеп боерган тавышын ишетте:
Тизрәк яп ишекне, балага суык кертәсең!
«Нинди бала тагын?» дип уйлап алды Калтай. Суык болыты таралгач, күзе күргәненә үзе дә ышанмыйча телсез калды: Бибигайшә янында аяк-кулларын гөрле якка салып, төпсез ыштанлы, ялтырап торган такыр башлы ике яшьләр чамасындагы йоклап яткан малайны чамалап алды. Бу Фа I ыйманын улы. ягыш Вагыйзнең оныгы иде. Юлдан арып-талып. өшеп-туңып кайткан Вагыйз аның шулай икәнен хатынының йөзен күргән уңгайга ук аңлады: Бибигайшәнең биге каз мае белән майланган кебек тантаналы ялтырый иде. «Картәтәй» буласы кеше карлы киемнәрен салырга да оньнып. сәке йөзлегенә килеп утырды да елап җибәрде. Егерме биш елга якын бергә торып, гомергә иренен күз яшен күрмәгән Бибигайшә гүти дә йомшарып кипе. Лышык-лышык т анавын тарткалап, чыкма!ан яшьләрен сөрткәләп, картының тула оегы өстеннән бәйләгән чабата киндерәләренең очын эзләде. Үзе шул вакыт эченнән генә белгәннәрен укыштырып, ходаеннан иренә миһербанлык бирүен сорап ялварды.
Тора-бара шул төпсез ыштан кигән малай Вагыйз картның күңелен йомшартып, яңа гына ачыла башлаган ярты-йорты теле белән «та-тә-ти,
та-тә-ти» дип такылдап картәтисенең башына атланып йөри торган булды. Дүрт көн үтүгә, икенчегә авырлы хатынын артлы чанага утыртып, Зиреклебашка Нурислам килеп төште. Әрләшү-үпкәләшүләр булмады. Сагынышкан хатын-кыз мич артында елашты, пышык-пышык серләште. Ирләр, әз-мәз сүз белән бер-берсен сынаша-сынаша. алгы якта утырдылар Хатын-кыз кичен күршеләргә чәйгә кереп киткәч, Калтай Вагыйз бисмилласын әйтмичә генә мич башындагы унбиш чирекле мичкәдән әче бал агызып алды да. Бибигайшәсе пешереп куйган итне табагы белән сәкегә китереп утыртты...
Дәшмәс Хәсән
өхфәтулла бабай капкадан кереп килгән бажасы Хәйбулланы ачык йөз белән каршы алды.
Әйдүкләр киләсең, баҗа!—дип, ике кулын исәнләшергә сузды.— Әйдә уз!
— Әссәламмәгаләйкүм!—диде тегесе.— Исән-имин яшәүме, баҗа- абзый!
— Аллага шөкер! Әйбәт кенә, сезнең хәер-фатихада яшәп ятабыз. Сүз тыңлап килүеңә рәхмәт. Хәйбулла. Урамнар бик көртле, үзем бара алмадым сезгә. Инде сиксәнне куам бит атлаулары авыр кар ерып. Ә йомыш зур сиңа. Ишек алдында сөйләшә торган сүз зүгел. әйдә керик өйгә. Шунда киңәшербез.
Төхфәт бабай, яше байтакка карамастан, үзеннән шактый яшьрәк баҗасына ярарга тырышып сөйләшкән кебек иде. Утны-суны кичкән, кырык беренче елгы каты сугышларда да үлмичә кала белеп, исән кайткан Хәйбулла шунда ук карт баҗасына үзенең кирәген тоеп алды. Дөнья көтеп, барлык җирдә иң башта үзенә файда чыгара белергә өйрәнгән мие эшли башлады: «Нәстәгә дип чакырды икән бу мине9 Бик кирәгем чыкса, азрак әче балын авыз итеп булмасмы икән моның?»
Төхфәтулла бажасы карт булса да, япун сугышыннан алып кайткан, урыс солдатларыннан өйрәнгән, үзе дә бик үк яхшы түгел инде дип исәнләгән, гадәте буенча, бик арыган чакларында, сирәк кенә табыннарда әче балны салгалый иде. Чөнки, көннәр буена, пима төпләп, тишек итек-читек төзәтеп, яңаларын тегеп, кәкрәеп каткан карт сөякләрне азрак кына булса да язып җибәрергә файдасы тия кайчак шул әче балның.
Өйгә керделәр. Анда әзерләнеп бетә язган аш табынына зур таба белән бик тәмле исләр чыгарып, кабартып пешерелгән гәрәбәдәй сап- сары тары коймаклары кигереп куйды Төхфәтнең хатыны Газзә түти. Кечкенә, йомры гәүдәле, дәшмәс, үзе бик тә эшчән, уңган хатын ул. Ире Төхфәт белән яшь аралары утыздан артык булса да. алар бик тату һәм бердәм яшиләр. Газзә түти — Төхфәтнең икенче хатыны. Беренчесе дүрт баласын жим итеп калдырып, арыш урагында колхозлар чыкмас борын ук, басуда капылт кына үлеп кипе Шуннан соң Төхфәг. күрше башкорт авылыннан, ире үлгәч, кире агасы йортына кайткан Газзәне соратты. Газзә. башкорт иреннән чуен кебек кара ике малаен ияртеп кайткан иде. Атасы ул малайларны үз йортында калдырды да. бирде Төхфәткә кызы Газзәне. Дүрт ятим бала өстенә килде Газзә. Ирен карт диеп тормады, теге дүрт балага өстәп, тагын дүрт бала тапты Төхфәткә Ятим калган нарасыйлар үсеп җитеп, барысы да башлы-күзле булып, дөнья көтәләр инде. Тик бер улы белән бер кияве генә сугыштан кайта алмады Төхфәтнең. Инде менә Газзәдән туганнары да үсеп җитеп, башлы-күзле булырга вакытлары җигеп килә. Шуларның иң олысы, улы Хәсәннең инде солдат хезмәтеннән кайтканына да ике ел тулып, өченчегә китте.
Кул юып. бисмилламы әйтеп, табынга утырыштылар. Хәйбулла йөгерек күзләре белән ашъяулыкка тезгән нигъмәтләрне тиз генә барлап чыкты. Тик габында әче балны таба алмыйча, күңеле сүрелә башлады.
Т
Газзә түти табынга кирәк ашамлыклар китереп бетергәч, киенеп, тавыш- тынсыз гына чыгып китте. Баҗалар мул табында икәүдән икәү генә утырып калдылар.
Төхфәт бабай сәкегә үрмәләде. Гөжләп шаулап утырган самавырга, аның янында утырган зур гына, сары фарфор чәйнеккә канәгатьлек белән карап, елмаюын басты
— Ярар. Хәйбулла! Ходайга шөкер итеп, чәй эчеп алыйк Шунда сөйләшербез дә.
Хәйбулла тамагын кыргалап алды да. һәр сүзенә үзенә кирәк мәгънә биреп, теләген баҗасына җиткерергә тырышты
— Чәй эчкән бар ла ул. Әле генә чәй яныннан торып килү иде. Син чакыргач, бик кирәктер дип ашыгып килгән идем лә ул...
Төхфәт карт, елмаюын ап-ак сакал-мыегыннан чыгармыйча, самавыр янындагы сары чәйнеккә үрелде. Шул чак Хәйбулланың борыны үзенә кирәк исне сизеп алды. Ул таныш, йомшак, күңелне күтәреп җибәрә торган әче бал исе иде. Аның күзе тиз-тиз табын өстеннән тагын бер кат йөгереп үтте дә. Төхфәт кулындагы сары фарфор чәйнеккә текәлде. Ис шуннан иде, мөгаен. Әллә чыннан да инде
Баҗасының өметен аклап. Төхфәт ике кулына тоткан сары чәйнектән үзбәк касәләренә «сары чәй» әче бал агыза башлады. Икесе дә кеткелдәп куйдылар
— Тот. баҗа! диде өлкән баҗасы Төхфәт.— Алла үзе ярлыкасын, бала умарта балы гына. Сиңа атап койган нәстә бу. Зур йомыш кушарга ниятлим үзеңә. Бер-икене алыйк, барын ашыйк, аннан соң киңәш-уңаш итәрбез. Синең ярдәмгә мохтаҗ без карчык белән
Бер касә әче балны эчү белән, ул чажлап баш миенә барып та керде һәм әче бал исеннән рәхәтләнеп утырган Хәйбуллага тагын да күбрәк итеп ләззәт өстәде. Олы баҗасын тагын да ныграк хөрмәт итеп, аны тагын да ныграк яратып карады аңарга.
Төхфәт үзенең бүгенге сүзләрен, хәрәкәтләрен алдан ук хәстәрләп, барлап куйганга, бик белеп эш итте. Кече баҗасына тагын берне салып бирде. Үзен дә онытмады. Шуннан соң гына сүз башлады. Хәйбулла, сәкедә җәелеп утырып, баҗасын тыңларга әзер иде. Чөнки гөжләп утырган самавыр яныннан Төхфәт баҗасы алдына күчеп утырган сары чәйнекнең эче тулы шатлык, кинәнү иде Ходай кушып, олы баҗасына бик кирәге чыккан булгач, ул чәйнекне бүген ныклап эшкә җигәргә була.
— Бөтен өмет синдә инде. баҗа.
Ай. кулдан килсә, эшлибез аны. җимертеп Нәстәң бар. сөйлә дауай!
Менә бит нәстә! Минем олы малай Хәсән бит инде
— Әйе. Үзе каяле ул?
— Эштән кайтмаган. Әртилдә итек тегә, пималар төпли
Ы-ы. эшләсен әйдә! Без дә эшләдек яшь чакта җимертеп
Төхфәт сүз барышының читкә китүен теләми иде.
Анысы шулай, эшләсен. Тик минем сөйлисе сүзем аның эше турында түгел, бүтән хакта
Сөйлә, баҗа, сөйлә.
Менә инде, иншалла. саллаттан кайтканына да өченче ел китте Эшкә уңган, төс-кыяфәте дә бар.
Ы-ы. малай шәп синең. Тач үзең. баҗа.
Хәйбулла, сүзнең кай тарафка таба агыласын чамалап, сәкедә тагын да ныграк men җәелеп утырды. Үрелеп. Төхфәт артында, дивар янына өелеп куел тан дүрт мендәрнең иң зурысын. иң астагысын тартып алды, терәлеп утырасы килә моның.
Инде бу ел шушы Хәсәнем егерме алтысын тутыра. Башлы- күзле итәргә вакыт җит те Үтеп китүе дә бар вакытының
Хәйбулла кыска гына men көлде:
Әйдә, әзрәк гүләйт игеп алсын. Өлгерер әле камыт кияргә
Төхфәтнең күзләрендә ризасызлык чагылып үтте. Тиз генә аны яшерде дә, үрелеп касәләргә бал койды. Дәвам итте:
— Алай дисең дә бит әле син! Алай түгел шул. Ходайныкы башкача шул. Йөреми беркая да ул бала. Кич алтыдан соң кайта эшеннән. Юына. Ашый-эчә дә тагын шул итек-читеккә, пима төпләргә утыра . — Көрсенеп алды: — Ә теге чыркылдык кызлар уенда да юк. Ярар, кылубларына теге урысча кочаклашып биегән тансы-мансыларына бармасын да, ди. Аулак өйләргә барырга була бит инде. Юк...
Күбрәк сөйләп ташлап арыды Төхфәт. Шунлыктан мәсьәләнең төбеннән тотып чишәргә булды:
— Тот баҗа, җиппәр!
— Киттек, баҗа!
— Сине чакыру шул малай өчен. Яшь чагында син би-ик зәһәр егет идең. Ул Югары оч, ул Түбән оч. ул Ясаклы, Чишмә башын әйткән дә юк. Син шуларның кызларын би-ик... э-э... әййе, күргән егет идең бит, мин әйтәм. Әййе. Инде, кырыкны узсалар да. сине һаман сагынып сөйлиләр бит шул озын чәчләр. Кыскасы, баҗа, минем бу дәшмәс малайны өйләндерергә булышлык ит инде син. Югыйсә. Ял- маннарның Ибәт картлары кебек буйдак булып торып кала бит бу мәхлүк җан.
Хәйбулланың беркайчан да форсатны кулдан ычкындырганы юк иде. Касәне бушатты да, аны Төхфәткә табан сузып, хуҗаларча боерды:
— Тутыр, жәлләмә! Кешесенә туры килдең бүген, баҗа! Булдырабыз моны. Алла боерса!
Голтылдатып балны эчте дә, табадагы өелеп торган коймакларның иң астына тыгылып, майлары агып торган ике коймакны тартып чыгарды. Тиз-тиз чәңдоп ддарны йотты да Төхфәттән сорады:
— Киленнең ниндирәге кирәк сезгә, дауай, сөйлә!
Төхфәт азрак уйланып торды.
— Килен буласы нәстә, иң әүвәл, эшкә уңган булсын...
— Шуннан9
— Икенчедән, төсе-башы да кешегә күрсәтерлек б\ псын nine К . белән аралашып, дөнья көтәргә бит Хәсәнемә
— Ярар да ди. Шуннан9
— Аннан кеше кебек сөйләшә белә торган да булсын инде Ике дәшмәс бергә туры килсәләр, аларның баласы ничек итеп сөйләшергә өйрәнсен, ди.
— Өйрәнерләр. Исән булсыннар. Ә белем ягын ничек күз алдыңа китерәсең.
— Белем ягынмы?
— Әйеме!
— Хәсәннеке биш класс инде. Моныкы алты, җиде тирәсе булса җиткән. Күп укыган кирәкми. Борынын чөя башлый
— Беттеме, теләкләрең?
— Нәселе ышанычлы нәсел булсын. Даны чыккан кирәкми — малай юаш.
— Булды, җитте. Сал, дауай. балыңны. Бар андый кыз сезгә! Бар! һәр яктан да сез теләгән кебек. Тик үткенлеге дә бар инде. Ата баласы.
— Мин беләмме?
— һи-и, белмичә тагын! Әптер кызы!
— Кайсы Әптер ул?
— Соң белмәскә! Хатыны үлгәч, биш ел элек бездән өч чакрымдагы Дәминбай авылына ике кызын ияртеп барып, йортка керде. Башкорт Сәхипҗамалга. Бик тату торалар. Әййе.
— Ә-ә, теге Байморат Хәйбрахманы энесе Габдеррәхимне әйтәсең икән.
— Самай үзе. Зур кызы читтә, Ташкин ягында. Ә кечесе. Вәсиләсе үзе белән тора. Буй җитеп килә инде. Унҗидедә, ди. Калхузда кыяр. 64
кәбестә, кишер үстерә. Әптернең үзенә охшап, иллә дә уңган инде. Үзе чибәр, үзе уңган, үзе үткен
Төхфәт уйга калды. Аннан сон борчылулы тавыш белән сорады:
Без юашларны тыңлар микән сон ул?
- Анысы Хәсәнеңнән тора инде. Синнән, миннән түгел. Хатын-кыз шәп. уйнаклап торган ат кебек бит ул. Аңарга яхшы йөгән, көчле кул кирәк Тыңла-ар. тыңлата белсә-ә...
Ут алынгач кына Хәйбулла ава-түнә кайтырга дип чыкты Капка төбендә саубуллаштылар
Иртәгә көндезге берләр тирәсендә мин ат җигеп килермен Хәсәнеңне әзерләп куй! Өч ярты ак аракы булсын, бер чирек бүгенге кебек балың булсын Бер каз куй. Барып, килешеп кайтырбыз, дип уйлыйм Әптер үзебезнеке. Шунлыктан, башкорт бичәсен көйләргә генә кала инде...
Икенче көнне өйлә тирәләрендә бурлы бия җигелгән, хуш исле яшел печән тутырылган чанада Хәйбулла белән Хәсән. Дәминбай авылына карап, юл тоталар иде. Кыйбла ягыннан искән җил яуган карны бергә җыйнап, юлга аркылы йөгерек буран чыгарып, юлга ак кар телләре тезгән Көр бия йомшак кына юыртып, чананы җиңел генә итеп тартып бара. Юл тын һәм буш. Шул тынлыкны тик Хәйбулланың сөйләнгән тавышы гына боза. Ул каеш дилбегәне тотып утырган Хәсәнгә, булачак бабайларында үзен ничек тотарга кирәклек турында «әйбәт күрсәтмәләр» бирә.
Син. дәшмәсләрдән булсаң да, анда ялгыш күп сөйләп җибәрмә Күп ашама, күп эчмә Ул нәрсәләр бар да минем өскә йөкләнәләр Ни күрәсен мин күрермен. Шунлыктан, иң авыры минем башка төшә. Кыз яшь. шәп Шуңа күрә син аңарга кыска гына итеп бер генә текәләп кара. Шул җитте. Синең вазифаң шул..
Исенә төште:
Синең ул кызны хет күргәнең бармы соң?
Юк.
Исеме Вәсилә. Йомры гына, түгәрәк, тулы гына кыз. Бар нәстәсе дә Ходай биргәнчә, барысы да үз урынында. Егет куенына керерлек булып үсеп җиткән. Сиңа тагын ни кирәк Тик күбрәк сөйләнеп, эшне боза күрмә Югыйсә, сез дәшмәсләрнең дә теле ачыла бит кызлар күргәч Аңладыңмы?
Ы-ы!
Менә шулай диген син Калганын булдырабыз аның Тик Ходайдан Хәйбулла абзацның исәнлеген сора Бүген ничек кенә булса да. килешеп кайтыйк Аша үтүгә үзем барырмын тагын, кәнкрит сөйләшеп, туй вакытын билгеләргә.
Ике авыл арасындагы Гайшә куагы дигән җиргә килеп җиттеләр Дәминбайга барып җитәргә тау төшәсе генә калды
Башкорт авылына барып кергән уңайга, килгән юлга аркылы сузылган бердәнбер урамны кисеп үттеләр дә. кечкенә тыкрыкка кереп кипе юр. Аннары ашы уңга, елга яры буйлап сузылган урамга бордылар Тагар Әптер абзалары йортын елганың уң ягына, иркенгә чыгарып салган
Гомере буе иркенне яраттылар алар Байморат нәселләре. Ай-Һай. абзасы Хәйбер белән йодрыклап сугышырга шәпләр иде алар Минем малайчак шулай...
Сөйләп алып кигә алмады килеп җиттеләр. Әптернең капка астыннан кечкенә гәүдәле, кәкре аяклы, җирән бер эт кисәге тәгәрәп чыкты да. эш тапканына сөенгәндәй, болар тирәсендә бөтерелә-ботерелә өрергә, чәбәләнергә югынды.
Кит әле. киг моннан! диде Хәйбулла чанадан гөшешли. Синең кайгың юк безлә Безгә бүтән нәстә кирәк
Э1 г авышын өйдә дә ишеттеләр. Киң итеп ишек ачылып китте дә. анда иңенә тун салган тәбәнәк гәүдәле, юантык бер ир күренде.
— Кем йөри анда? — диде ул хуҗаларча. Танып алды Син инде әллә, Хәйбүш? диде ул. Ни эш бетереп йөрисең? Әйдүк, уз әйдә.
Ике авыл бер колхоз булганлыктан, Хәйбулла Дәминбай авылы очындагы Чишмәле аландагы умарталыкта эшли. Шунлыктан Дәминбай башкортлары аны яхшы беләләр.
Хәйбулла бусаганы атлый-атлый сәлам бирде:
— Әссәламегаләйкем бу йортка. Исән-имин яшисезме?
Сәкедә аякларын бөкләп утырган, азрак кара-кучкыл йөзле, инде олы яшьләрдә булуына карамастан, чибәр генә хатын аларны ачык йөз белән каршы алды. Урыныннан да кузгалды:
Ходайзың рәхмәт төшкере йәндәре! Кунактар лабаһа! Узыгыз, сишенегез, утырышыгыз. Кунак былырһыгыз!
Хатыннан башка тагын, сәке йөзлегенә утырган, алсу йөзле, кара чәчле, йомры гына, килешле җыйнак гәүдәле яшь кенә бер кыз да бар иде.
— Менә калхуз һолоһо — әпсүген сүпләй инек әле. Кызым Вәсилә менән икәү генә. Әптерәхимде кушып булмай, ир булгас. Сабата тукый Әптерәхим.
Кызга мөрәҗәгать итте:
— Ал, кызым, был һолоны ла, паднусты ла. Бар теге якка сык. Шунда сүплә. Без монда килгән кунактарза карайык
Кыз килгәннәргә соры-коңгырт күзләрен сирпеп кенә алды да, тиз генә җыйналып, чыгып та китте.
— Нәмә эшләп йөрөйһегез кышкы буранда өйзә генә утырмайсак?
Эй-лә инде. Эт өрер, бүре йөрер, дигәндәй инде без. Сезнең авылга йомыш төште дә, килдек әле менә. Хәсән белән икәүләп.
Башкорт бичәсе сораулы күзләрен Хәйбуллага текәде:
— һуң беззең авылга йомош тип килгәс, туры безгә килеп тә кергәс. ул йомошогыз беззәмени инде?
Башкорт бичәсе үткен зиһенле булып чыкты, сөйләшүне үз кулына ала да башлады. Хәйбулла башын аргкарак биреп көлгәндәй итте.
— Ай, сездәдер инде. Әптер абзый белән бергә күп эшләдек, минәй- тәм. башкорт еңгәне дә күптән күргән юк. Барып хәлләрен белеп кайтыйк әле, дим, Хәсәнгә. Менә килдек...
Әптер, мыегы астыннан гына елмаеп, дәшмәде. Бичәсе табын әзер- ли-әзерли сөйләнде:
— Шулайдыр инде, әйе. шулайдыр. Йәй көндәрендә эрәдем торган умарталыктан керергә вакытың юк. һине бөгөн нәмә кысып китерзс икән. —Ул Хәсәнгә сынаулы итеп карап алды.— Был кустым кем бала- һы булды һуң әле? Мин бер зә күргән кеүек түгелмен.
— Бу теге итек-читек тегүче Төхфәт абзый малае. Хәсән.
— Нишләп мин белмәем аны. Ситтә күп йөриме әллә?
Юк ла, үзебезнең авылда яши. Солдаттан кайтканына ике ел булды инде. Күп эшли, чыгып йөреми. шунлыктан күренми.
— Кайда эшли? Калхуздамы?
— Ю-у-ук, нишләп калхузда булсын ди?! Әртилдә, акчага эшли. Итекләр тегә, пималар төпли. Читек тегүнең иң шәп остасы ул районда...
— Э-эй. шулаймыни! Беззең авылда менә Морзагыл агай үлгәннән һуң итек, ситек остаһы калманы. Бима төпләргә лә кеше юк Байтак йыйналды тишек бималар, һезгә биреп йебәрергә көрәктер мөгаен?!
— Хәсәнгә эләксә, төпли инде ул аларны. Тик безнең йомыш иске пималар җыюда түгел бит әле.
Башкорт бичәсе нәрсәдер сизенә башлаган кебек иде. Ул Хәсәнгә карап-карап алды да, Хәйбулланы тыңламыйча аңардан сорады:
— һин, Хәсән кустым, әллә һөйләшә лә белмәйһең инде. Бер һүз әйтмәнең кергәннән бирле.
-— Тартына ул...
һуң тартынырга ни? Урын юк ла. Кыз һорарга килмәгәндер бит инде, тартынып утырырга..
«Чукынган гына башкорт бичәсе икән бу!» дип уйлап алды Хәйбулла. Карчык сүзләреннән соң бүлмәне тынлык басты Шул тынлык карчыкка күп нәрсәне аңлатты. Ул инде «был татарзарзың юньле эш белән йөремәгәннәрен» аңлады. Аларны сөзеп карап чыкты
— Хәйбулла, һине күргән көйөнсә һул күзем тартыша башлагайне Аннан һуң йөрәгем һикерергә тотондо. һинең тәккә генә йөрөмәгәнеңде без бөтен авыл менән беләбез. Бу татар юньле эш менән генә килгән булһа ярар ине тигәйнем мин. эсемнән генә, Һин монда
— Тукта, бичә, —диде Әптер абзый.— Китер итеңне, ашыңны Күп сөйләп ташладың. Кирәкмәгәнне. Ашатып, эчерик кунакларны. Аннан белешербез
Бичәсеннән каршы бер сүз дә чыкмады Тик хәрәкәтләре кискенләште. Кул юып, утырыштылар. Хәйбулла, Хәсән алып кереп ишек төбенә куйган, кара букчага үрелде
һин, Хәйбулла, токсаеңа үрелми тор әле!..
Үзе, елмаеп утырган картына үтерә торган караш ташлап алды
- һез әллә беззең кызды самалап, әллә ысыннан да берәр намә кылырга уйлайһызмы? Әйт Сасыктан асык! Токсаең калып торһын! Әйт!
Хәйбулла, каршы якка ниятләре ачылганны күреп, турыдан-туры атакага күчте:
Без бик изге эш белән килдек сезгә, чыннан да Менә шушы ст е гкә кызыгыз Вәсиләне сорарга дип килдек.
Күрше бүлмәдә нәрсәдер чылтырап идәнгә төшеп тәгәрәде Сәхипҗамал аны ишетмәде дә, сәрмәнеп сәке йөзлегенә утырды Күзләре очкынланып, зәһәрләнделәр һәм берничә тапкыр ачып яба торгач кына, калын иреннәреннән сүзләре килеп чыкты
һез, шыкылдап юрган гагарзарга кыз бирергә, әллә монда дивана башкорт бисәсс бар тиеп белдегезме?! Ә? һы-ы! Хәтта тат арса ла бер һүз һөйләй белмәгән бер пәпәне алып килгән дә, кыз һорай! Ошонарта кызымды биреп, кейәү тиеп кайһу йеренә эндәшеп була’! Ә’ fix \к үз кызымнан ла артык итеп карагг үстердем мин аны. бирмәйсм!
Әптер килеп кысылды
— Туктале бичә! Шаулама! Сөйләшик, сорашыйк!
Бичәсе басылмады
- Так та ток килеп тазарса гына булһа ла һәйдәшә лә белмәгән бер., и-и... ошоңа кыз бирергә, әллә! Йук та, булмай за. болашмаг ыз за Бирмәй-йем! Бетте, китте Ул тырыгыз, ашагыз. гоксаегызга кермәйһегез
Аштан зур булып булмый. Тавышсыз гына утырдылар. Шапор- шопыр китереп, ачуланган күңелләрен басарга тырышып. токмачлы ашка тотындылар Тик Әптер генә Хәйбулланың күз карашып >.тәкгерен, аңарга нәрсәдер аңлатмакчы булды бугай Ләкин Хәйбулла барлык өметләрен юк итеп, башын күгәрмичә токмач ашый иде инде Өметсез- лектән гәүдәсе дә кечерәеп калды Ул күрше әтәче белән сугышып, җиңелеп читән тишегеннән качып кайтып кергән мескен әтәчне хәтерләтә иде...
Булмады бу эш. диде ул Юлга чыкканда ук теге Чаган I а риф очраган иде. шуңа уңмады юл. Ярый әле атны гугармаг атгыек Җигеп торасы була иде
Хәсән аз гына уйлап торды да. кинәт кенә сикереп горды һәм букчасыннан ике яргы аракы кигереп чыгарды. Башкорт бичәсенең авызы ачылганчы аларны табынга кигереп утыртты
Сезгә ризыкка дип алып килгән нәстәие, кире алып кайтып б> т- мый инде аны Шушында төгәллик тә. аннан соң хуш ит тек I аен гәпләп булмасын
Бә-ә-әй! диде башкорт бичәсе Матур игеп һәйдәшә бетә та баһа бу егетен һинең, Хәйбулла!.
Кыз алудан өметен өзгән Хәйбулла җавап бирмәде. Хәсән Әптер абзыйга эндәште:
— Бу йортның хуҗасы син инде монда, Габдеррәхим абзый. Кая, хатыныңа, яисә кызыңа стаканнар китерергә куш.
Хәсәннең телгә килүенә, аның сүзләренә исе киткән Сәхипҗамал карчык. Әптернең әмерен дә көтмичә, сәкедән арты белән шуып төште дә теге якка чыгып китте. Ул аннан бик зурдан булмаган бәллүр стаканнар тотып килеп чыкты.
— Сал. Габдеррәхим абзый! Без бик озак утырмабыз. Юлчының юлда булганы яхшы!
Әптер дә көттереп тормады, яргыны ачты да. беткәнче дүрткә бүлеп, стаканнарга тигез итеп салып чыкты. Берсен бичәсенә тоттырды. Хәсәнгә карап, барлык зәһәрлеген җуйган Сәхипҗамал карчык, иренә буйсынып, бәллүр стаканны калтыраган бармаклары арасына кысып, өнсез калды.
— Исән-имин яшәгез! Картлык көннәрегездә тыныч, имин итеп, муллык белән яшәргә язсын! — диде дә Хәсән, кабаланмый гына салганны эчеп куйды. Хәйбулла аның кыйланышына авызын ачкан көенә карап катты. Ул Хәсәннең әлегә кадәр бер тамчы да эчмәгәнен белә иде. Аннан да битәр, егетнең түгәрәк-түгәрәк сүзләр сөйли белүе шаккатырды Хәйбулланы. Хәсән исә аңарга карамыйча, алдындагы зур табактан бер кабырга алды да, аны шатырдатып кимерергә тотынды. Табындагылар да сүзсез генә эчеп куйдылар. Хәсәннең гик торганнан ике яртыны әрәм итүенә ачуы чыккан Хәйбулла моны хуҗаларга сиздермәскә тырышты Шулай да аның һәрбер хәрәкәтендә ризасызлык чагылып-чагылып куя иде.
Башкорт бичә янә телгә килде:
— Йә, картлас! һуңыннан ашарһың! Кой тагы ла берәрзе! Булгас- булгас парлы булһын...
Хәйбулла һушына килә башлады. Гаҗәпләнеп, Хәсәнгә карап алды: «Менә сиңа Төхфәтнең дәшмәсе! Үтерде бит бу мине!» Карчыкка ияреп җөпләде:
— Әйе шул! Өчәү дә итәрбез, дүртәү дә, ризыкка язган булса!
Хәмерне йотып куйгач, башкорт бичәсе татар картына боерык бирде:
— һин, бар. сыгып аттарын карап кер. Тугарып, бесән һал. Әйбәтен һал, тугай күрәне булмаһын.
Сугыш еллары узып, беренче башкорт ирен шул сугыштан кайтара алмаган, шул елларда һәм сугыштан соң күп нужалар күреп яшәгән башкорт бичәсе Сәхипҗамал түти кайвакыт кәефләнеп алырга ярата иде. Дәшмәс Хәсән аның шул ягын ничектер чамалап алган күрәсең. Ул арада Хәйбулла абзасы да һушына килеп, такмак әйтә-әйтә. башкорт бичәсен биетергә тотынды. Кыза башлаган бичә бармакларын шарт-шорт китереп, сәкедә азрак селкенеп утырды да, сикереп үк төште. Сәке астыннан бик чибәр кызыл итекләр тартып чыгарып, аякларына киде:
_ — Иәле, Хәйбулла! Әйт әле такмактар! Бер басып алайык әле! Йөрәккәйзәр басылмасмы икән лә!!!
Хәйбулла такмак әйтте. Сәхипҗамал бармакларын шарт-шорт китереп, кызыл итекләр белән такмак көенә идәнне шакылдатып, бик матур итеп биеп китте. Карчыкның йөзендә хәрәкәттән, эчкән хәмердән матур булып алсулык йөгергән. Биегән җиреннән такмаклаган кебек итеп тезеп тә киттер
— Йәшерәк сактарымда-а. аяктарым авыртмаган сактарда-а, менә ошолай итеп баса торгайны-ым ми-ин!!!
Дер селкетте идән такталарын Сәхипҗамал - башкорт бичәсе Аннары итекләрен салмыйча тына урынына менеп кунаклагач. Әптергә эндәште:
— Ай-Һай, шәп тә татарзар бит болар карт, карале! Әллә уйлашаек- мы икән, ә? һин нәрсә әйтерһең, ә?
Әптер үз бичәсен шәп белә иде. Аның уена ут өстәде:
— Хәйбулласының шәплеге синең белән миңа кирәге юк. Ә егете чыннан да шәп. ахрысы, карчык
Әйе шул, карт! — диде бичә Үзе күп тә һөйләшмәй бит әле ул. Ә төптән эш итә белә. Карале нисек итеп китереп сыгарзы бит: ризыкка язганны, ти бит! Иомарт кеше был, тас ысын башкорт менә!
Чиреге белән әче бал кара букчадан килеп чыккач, карчык үрелеп, Хәйбулланы битеннән үпте:
— Үзең дә маладис. егетең лә маладис! Бигрәк безгә кулай кияү алып килгәнһең. Әйзә тагын әйттер әле теге башкорттар тураһындагы такмагыңды!
— Була ул, нигә әйттермәскә ди.
Шулчак теге яктан Вәсиләнең тавышы ишетелде
Әни, бирегә чык әле!
Карчык бер минуттан кире чыкты
һәкс астында ярты капсык һоло бар икән. Шуны һорай.
Хәсән сәке астыннан солылы капчыкны үрелеп тартып чыгарды да карчыкка карады.
— Бар. кертеп бир. кустым. — диде Сәхипҗамал. — Күреп булһа ла китәрһең. Кызыбыз шәп беззең.
Хәсән кереп киткәннән соң. Хәйбулла карчыкны сөйләндерергә тотынды. Сәгатьтән артык вакыт узгач кына, хуҗабикәнең исенә Хәсән килен төште. Тиз генә теге якка кереп китге. Авызы ерык хәлдә кире әйләнеп чыкты.
- һе! Ул дәшмәһең һинең һоло сүпләшеп, кызыбыззы көлдереп ултыра. Алар анда пар күгәрсендәр кеүектәр илаһым
Иренә аптырап карады
Куаекмы әллә боларзы, карт'’ Бу дәшмәс нәмәстә алып китә бит кыззы һизә минем йөрәгем! Ай-һа-ай. татар гиген инде һип моны. Башкорттан ла шәберәккә сыгып бара был Төхфәт малае Хәсәнегез
— Төхфәтулла абзый нәселенә бирсәк, хур булмабыз, бичә! Аның балалары бик тә эшчәннәр.
Шулай тиһеңме. карт?
Шулай дим. карчык
— Э-эй-лә-ә...
Авыл ут алып, тагын ике-өч сәгать вакыт узгач. Әп гер картның ишеге алдында җигүле чанага Сәхипҗамал карчык Вәсилә кызына әйберләрен төяшә иде Төяп бетергәч. Хәсәнгә ике куллап ябеште
һөйләшенгәнчә. икс көннән беззе килеп алырһың. Әйе. Атаен* әсәсң менән туй тураһьптда һәйдәшеп, килешеп куярбыз, кияү Күңелемә бикләр зә охптапып. тиунлыктан кыз һинеке
Чанада башын иеп утырган, инде ныклы гына исергән Хәйбуллага кулы белән төртеп алды:
OHIO тиклем яхшы эш тесак юкка сыгарманы бит бу исәптәй! Сак калдык! Ярый әле үзең тотондоң. кияү Исән-hay кайтып ететез. Аллага тапшарзык! Кыз һинеке!
Канканы ача башлагач, еларга ук тотынды
Ай-Һай. үткер гатарзар икәнһегез! Бирмәм тигән инем татарга юк каршы тороп булманы.
Ире Әп терт ә тотынып, кызны алып киткән атлы чанага елый-елый карап торып калды
Кузгалып киткәч, шактый гына исергән Хәйбулла үзенекен сукалады
Мин килгәч була ул. Әйе була ул. Әйт гем бит мин була дип... була ул. Була дигәч, була!
Хәсән алда, дилбегә тоткан Хәйбуллага дәште:
Авылны чыкканчы Вәсиләне, әйберләрен карап бар Төшеп кал-масыннар Гауга менср алдыннан әйбәтләп утыртырбыз Сине дә
Калмый! Төшми! Ни эшләп бездән төшеп калсын! һы...
Елга бозына төшкән урыннарда юл сикәлтәле иде. Елганы чыккач, Бурлы бия кыска гына текә ярга юл белән үрмәләгәндә, Хәсән, арттан кычкырган тавышка борылып карады да, көлеп җибәрде. Анда, чананы куыл җигәргә ашыгып, бер кочак печән күтәргән Вәсилә йөгерә иде. Үзе көлә:
Туктатыгыз атыгызны! Мине калдырып, кая киттегез?! Исерек булса да, Хәйбулла да чана артыннан йөгергән «килен»не чамалап алды: И-и-и, Хәсә-ән! Хатынның шәбе эләккән бит, әй, сиңа. Карале, печәнне дә җыеп алып өлгергән, үзе йөгерек тә икән әле. Үз ризыгы белән йөгерә бит әле ул. Булды бу! Булды!