Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘРСӘ УЛ ТАИС?


Татарстан Президенты М. Шаймиевнең 1993 ел. 2 июнь Указы белән республикабызда Татар интеллектуаль милек агентлыгы (ТАИС) оешкан иде. Бу оешманың эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Аерым алганда, язучыларга кагылышлы мәсьәләләр ничек хәл ителәчәк? Авторлык хокукының объектлары булып ниләр санала? Кыскасы, әнә шундый күп кенә сорауларга Сездән җавап ишетү урынлы булыр иде.
Рәфкать Кәрам и,
язучы. Татар интеллектуаль милек агентлыгы директоры:
— Оешманың төп эшчәнлеге, аңлашылса кирәк, әдәбият-сәнгать әһелләренең хокукларын яклау, юридик нормаларның дөрес үтәлешенә йогынты ясау Авторлык хокукы дигәндә исә монысы нинди дә булса объектив формада яшәүче әсәрләргә кагыла, кулдан язылган яисә машинкада басылган әсәрләр, нота текстлары, халык алдында телдән сөйләнгән чыгышлар, тавыш һәм видеояз- малар. сурәт дөньясыннан рәсем, эскиз, картина, сызым, кино-теле-радиосцена- рийлар, скульптура казанышлары һ. б. Тәрҗемә, эшкәртүләр, аннотация, реферат, инсценировка, оранжировка, энциклопедия, антология кебек хезмәтләр дә шушы даирә мәйданына керә.
Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, авторлык хокукын дәгъваламый торган хезмәтләр дә бар: мәсәлән, рәсми документлар закон, суд. хөкүмәт карарлары, дәүләт символлары һәм билгеләр (байрак, герб, орден, акча), халык авыз иҗаты әсәрләре, вакыша һәм фактлар турындагы хәбәрләр Идея, метод, процесс, система, ысул, концепция, принцип, фактлар шулай ук авторлык хокукына кертелмиләр.
Авторлык хокукы, автор үзе үлгәннән сон, 50 ел буена саклана. Авторлыкка һәм исемгә хокук, авторның репутациясен яклауга хокук вакыты чикләнмәгән. Автор вафатыннан соң аның хокукларын варислары һәм махсус оешма яклый ала. Әгәр берәр әсәр автор үлгәннән соң басылып чыга икән, авторлык хокукы шулай ук 50 елга кадәр саклана.
Кызганыч ки. безнең татар әдипләренең байтагы Сталин заманында репрессиягә эләкте. .Автор репрессияләнеп, үлгәннән соң реабилитацияләнә икән, анын хокукларын яклау вакыты акланган елның 1 гыйнвареннән исәпләнә. Тагын бер үзенчәлек бар. әгәр автор Бөек Ватан сугышында катнашкан икән, өстенлек рәвешендә, аның авторлык хокукын яклау вакыты 4 елга кадәр озайтыла.
Авторның варислары законда күрсәтелгән хокукларны яклый алалар. Әгәр варислары булмаса, бу хокукларны махсус оешма, ягъни нәкъ менә безнең агентлык (ТАИС) яклый ала
Безнең Республикада хәзер Россия Федерациясе законнары гамәлдә йөргәнлектән. авторларның хокукларын бозган өчен гражданлык җинаятьләре һәм административ җаваплылык дигән нәрсәләр үз көчендә кала. Үз хокукларын яклау очен. кирәксә, авторлар билгеләнгән тәртиптә судка, арбитраж хөкеменә мөрәҗәгать итә алалар.