ХАЛКЫБЫЗНЫҢ КӨРӘШЧЕ ГАЛИМЕ
ӘБРАР КӘРИМУЛЛИНГА 70 ЯШЬ ТУЛУ УҢАЕННАН
Ходайдан бирелгән иң зур бүләкләрнең берсе — безне шушы якты жир йөзенә яратуыдыр, мөгаен Бу җылы, ягымлы кояш астында Җир кешесе булып яшәүгә, үзенә бирелгән Гомернең тәмен, ләззәтен, кадерен белеп тормыш кичерүгә ни җитә! Әлеге олы сөенечне мәңгегә саклап калу омтылышы безнең аңыбызда гына түгел, ә бәлки инстинкт тойгылар рәвешендә бөтен нерв күзәнәкләребезгә салынган Шуңа күрә, үз тереклег сбез һәм барча табигатьнең яшәеше безгә чиксез бәхет китергән кебек, һәрбер жан иясенең якты дөнья белән хушлашуын күрү -бездә шулкадәр үк авыр хис уята. Кызганыч, әмма безнең цивилизацияле заманыбызда мондый югалтулар кимү генә түгел, киресенчә, арта бара «Кызыл китап» төшенчәсенең аңыбызга ныклап торып кереп урнашуы да, планетабызның эколог ик һәлакәт зонасына килеп керүе дә, тулы бер халык-милләтләр язмышының жир йөзеннән бөтенләй сызып ташлану куркынычы астына куелуы да. шыксыз Чернобыль, канлы Әфган- сган. кайнар Чеченстан вакыйгаларының шаһиты булу да безнең яшәү чорына туры килде Хәер, үз милләтебезнең кара язмышы да алай бик яктыра барганга охшамаган Классик язучыбыз Гаяз Исхакыйнын «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дип белдергән мәгълүм сүзләрендә күрсәтелгән вакытның кыл уртасына житеп киләбез
Замандаш галимебез Әбрар Көримуллинның бүген эчтән сызланып «Кая китә бу гагар?» дип. Кешелеккә сорау белән мөрәҗәгать игүе дә тикмәгә түгелдер Милләтебезнең юкка чыга баруы безнең өчен абстракт төшенчә генә гүгел шул. Менә бишенче гасыр дәвамында инде без аны һәрдаим күреп һәм бөген күзәнәкләребез белән тоеп-кичереп яшибез Шу нысы г ажәп. күпләребез инде бу процесска бөтенләй игътибар итмәскә дә. игъгибар иткәндә исә. шахмат уенында йөрешләрне алдан санап чыгарган кебек, инкыйразнын нинди баскычларны үтеп килгәнлеген ачып салган «фәнни механизмы» турында фә- лсәфө-гәп корырга да өйрәндек халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре юкка чыга бару. дине, иманы какшау, теле оггыгылу - болар милләтнең бетүгә йөз гогкан иң ачык симптомнары, әлбәттә, әмма, дип юатабыз без үз- үзебеше. бу әле аның үлеме түгел Милләтнең чын үлеме аның үзаңы юкка чыккач кына килә. Ник дисәң, тел. мәдәният — күбрәк җисми чынбарлык бу гыгг магериальләшкән. ә үзаң исә башлыча- жанда һәм ул хәтернең чишмә башы, анын йөрәге Бу фаразда дөреслек бардыр, мөгаен «Манкорт» сүзе токка гына XX гасыр атагында «спид», «геноцид» сүзләре белән янәшәдә чорыбызның игг дәһшәтле һәм куркыныч бер символик төшенчәсенә әвере-лмәгәндер!
Әбрар KaptixtyiiuH аш бүшассида.
Боек мәгърифәтчеләребез халкыбызның үзаңын уятуны һәм саклауны, баба- ларыбызның кем булуын, үткәненнән без нинди мирас кабул итеп киләчәккә ни нәрсә илтергә тиешлегебезне аңлатып, күрсәтеп бирүне үзләренең төп бурычлары итеп санаганнар Бу уңайдан К Насыйри. Ш. Мәржани, Р Фәхретдинев һ. б.ның башкарган эшләрен искә төшереп узыйк.
Замандашыбыз академик Әбрар Кәримуллинга да. күрәсең. Ходай Тәгалә әнә шундый — татар халкының үзаңын саклап калу, димәк, аны үлемнән йолып калу кебек зур изге миссия йөкләгәндер?!
Бу фикер күңелдә очраклы гына тумый, әлбәттә. Белүебезчә, татар халкы талантларга ярлы халык түгел. Кешелекнең фән һәм сәнгать өлкәсендәге үсешенә дә ул үзенең лаеклы өлешен кертеп килә Хезмәтләре дөнья фәненең бүгенге үсеш дәрәҗәсен билгеләгән мәшһүр академикларыбыз, исемнәре бар кешелекне таң калдырган даһи талант көченә ия сәнгать әһелләребез, дөнья күләмендә дан- шөһрәт казанган беренче дәрәҗәле спорт йолдызларыбыз да шактый. Әмма аларның ничәсе генә бүген язмышын үзен тудырып үстергән халкы язмышы белән бәйләп карый һәм аның әрнү-борчуларын күнеленә якын итеп яши икән?! Үзенең газиз халкын саклап калуга гомерен багышлаганнары ничәү икән9! Кызганыч. әмма аларнын кардәшлеккә битарафлыгы милли тәрәккыятькә берни дә кертмәү генә түгел, милләт өчен алар үзләре дә юкка чыга Ә бит шәхеснең зурлыгы, ахыр чиктә, шушы милли аннын дөрес куелышын да үз эченә ала түгелме соң? Бүген безгә әлеге «уңайсыз» — «интим» темага да ачыктан-ачык сөйләшер чак җиткәндер, шәт!, һәрхәлдә, минем мона иманым камил, милли мәсьәләне әнә шулай үзәккә куеп, фәлсәфи ноктадан чыгып фикер йөрткәндә генә без шәхесләрнең асыл йозен. «кемнең кем булуын» ялгышмыйча, төгәл итеп билгели алачакбыз Әбрар Кәримуллиннын татар халкы һәм кешелек җәмгыяте алдында башкарган эшләренең асыл мәгънәсен, аларның үзкыйммәтен дә. һичшиксез, бары тик шушы күзлектән чыгып кына дөрес аңлап һәм бәяләп була.
Әбрар Кәримуллин исеме киң катлам мәдәни җәмәгатьчелектә татар мат-багачылыгының һәм татар китабының тарихын җентекләп өйрәнгән зур галим буларак билгеле. Бу, һичшиксез, шулай. Әмма галимнең хезмәтләрен басма сүз, матбугат, китап тарихы белән генә бәйләп күз алдына китерү, миңа калса, анын тоткан максатларын нык тарайту, эшчәнлегенең асыл мәгънәсен һәм кыйммәтен дөрес бәяләмәү, фидакярлеген бөтенләй күрми калдыру булыр иде Сүз биредә бу эшчәнлекнең күпкырлырак, киңрәк һәм күпкә тирәнрәк булуы турында гына бармый Сүз эчтәге ялкын. Ходайдан аңа үз халкына карата бирелгән көчле мәхәббәт тойгысы хакында бара. Минемчә. Ә. Кәримуллин татар матбагачылыгы белгече — библиограф һәм китап белеме галиме генә түгел; әлеге гаять мөһим фән тармакларын аякка бастырып ул, барыннан да бигрәк, «безнең бабайлар надан булган» дип йөргән татарга аның чынлыкта кем икәнлеген инкяр нтеп булмас саллы дәлилләр белән раслап, күрсәтеп бирүгә иреште, һәм мин моны татар халкының чын тарихын янадан торгызу итеп кенә дә аңламыйм... Бу — татар халкының язмышын ойрәнү фәненә нигез салу! Дөрес, биредә «фән, галим» сүзләре янына «шигърият, шагыйрь» дип тә өстәү кирәктер Чөнки халык язмышы стихиясендә бәргәләнүче иҗат кешесе ул- һичшиксез. Шагыйрь! Әбрар Кәримуллинны да. бер генә юл шигырь язмауга да карамастан, үз халкының тугры шагыйре дип атыйсы килә. Шунысы кызык, анын иҗади эзләнү — эш методларында да, язган хезмәтләрендә дә. эшчәнлегендә дә. көндәлек яшәеш- аралашуларында да «академизм» стилен күрмисең. Салынган эз-буразнадан бару - аның табигате өчен ят нәрсә. Аның иҗаты язын ташыган елга кебек, үз агар юлы-үзәне булса да, бөтен кыр-басуларны тутырып иңләп ага.
Ул хәрәкәтчән, актив, сайлаган һөнәре — эш юнәлеше белән китапханәдән яисә мәгарәдән чыкмыйча казынып гомер үткәрергә тиеш кеше булса да. табигате белән анда акыл җыеп утыручы галим-суфыйлардан ерак тора Ул — сүзне турыдан яручы, ихлас, самими, гади, беркатлы Шул ук вакытта гаять эмоциональ. кызу канлы, романтик рухлы Ниндидер дәрәҗәле рәсми форумнар рамкасы аңа кысан. Әмма милләтнең язмышына кагылган берәр четерекле мәсьәлә килеп туганда, ул гыйльми аудиторияләр мөнбәрендә, зур җыеннарның үзәгендә, меңләгән милләттәшләребез кайнап торган ташкын митинглар мәйданының трибунасында! Аңарда эчке хәрәкәт бар. ут бар. ялкын бар. яну бар. Үзе мөкиббән китеп яраткан халкының ул чын-чынлап галим-шагыйре. Көрәшче галим-шагыйре! Чөнки ул тумыштан; табигате белән, язмышы белән көрәшче, һәм, әйтергә кирәк, талантының тулысыңча ачылуы өчен мөһим булган «объектив шартлар»дан да ул шактый «уңды»- «Бөек Октябрь революциясенә кадәр татарлар грамотасыз булган» дигән кара, ялган ярлыкны милләт өстеннән
алып ташлар өчен генә дә аңа дистә еллар кирәк булды Бу уңайлан. Ә Кәрн- муллинның тагын бер алыштыргысыз сыйфатын ассызыклап үтәсе килә ул сүз кылычын кыю болгаган «аксөяк» көрәшче түгел, ә бәлки халыкның бүгенге ихтыяҗын исәпкә алып, аңа һәртөрле «кара эш»тән тайчанмыйча хезмәт күрсәтеп КИЛГӘН турылыклы милләт хадиме дә. Халык язмышына караган һәр мәсьәләдә мондый сизгерлек һәм фидакярлек күрсәтү теләсә кемгә бирелми Халыкка хезмәт күрсәтү өчен аның ихтыяҗларын нечкә тоемлап, авыруларына дөрес диагноз куеп эш итә белү кирәк. Мин бу сыйфатны табигать бүләге яисә тупланган белем хәзинәсе дип кенә карамыйм, әлеге үзлеккә ия булу өчен үз язмышынын халык язмышы белән күпмедер аваздашлыгы, ягыш тормыш әче- төчесен билгеле бер дәрәҗәдә татыган булуың да сораладыр Бу - алшартлар» исә Ә. Кәримуллин биографиясенең буеннан-буена сузылган. Ул яшәп үткән гомер һәм иҗат эшчәнлеге авыр да. кызыклы да. каршылыклы да. гыйбрәтле дә. Язмыш аңа һәртөрле каршылыкларны һәм сынауларны аз җибәрмә! ән
Әнә ул, бәләкәй Әбрар, башка бик күп чордашлары кебек үк гамьсез сабый, туган авылы Чәбия-Чүрчидә беренче сыйныфка укырга килгән Монысы бик күпләребезнең башлангыч тормыш юлына охшаш Инде менә моннан сон аның биографиясе елдан елга катлаулана бара, дөнья нужасын, тормыш каршылыкларын язмыш аның гомер юлында берсе артына икенчесен куя тора Икенче сыйныфка инде ул үз авылларыннан 4 чакрым ераклыктагы күрше авыл мәк-тәбенә йорсп укый башлый Бишенче сыйныфны Әбрар туган авылыннан 9 чакрым чип ә булган Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга керешә. Көн саен 9 чакрым барып. 9 чакрым кайтып мәктәп юлын таптавы нәни балага бик ансат булмагандыр.. 7 класстан сон Әбрар Мамадыш педагогия училищесына укырга керә, тик матди кыенлыклар аңа укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирми Урта белемне ул үзләреннән 22 чакрымдагы Саба урта мәктәбендә алып чыга Монда укыган чакта да Әбрар тулай торакта яшәп, һәр шимбәдә дәресләрен калдырып, азык-төлеккә һәм яңа чабата алырга үз авылларына кайтып йөри. Татар акаде-микларының үсеш юлын киләчәктә кемгә дә булса өйрәнергә туры килсә, бәлки бу тәрҗемәи хәлләр дә гыйбрәтле тоелыр'’
Инде моннан соң Ә Кәримуллин- нын хезмәт биог рафиясе тезелеп китә: колхозчы, хисапчы, укытучы, солдат Болары гадәти михнәтләр Әмма тормыш юлында зуррак сынаулар да көтеп тора икән бит әле. Әбрар мәктәпкә кергәнче үк. биш яшендә үзенең иң якын кешесен әнисен югалта (күмәкләштерү елларында авыл укытучысы булган Сафия Мөхәммәтгата кызының гомерен 26 яшендә кулаклар өзә). Ун-ны бетереп, зур хыял-өметләр белән олы тормышка аяк баскан 16 яшьлек Әбрарны 1941 елның дәһшәтле сугышы каршы ала. Әтисе Гыйбадулла абзый фронтка сугыш кырына чынап китә. 1943 елда инде Әбрар үзе дә армия сафларына алына Үсмер егетне, гади бер авыл малаен. инде сугыш чын-чынлап сынар: а керешә Ул солдат-автомагчы. разведчик. 82 ммлы миномет наводчигы сыйфатында фронт буйлап сут ышчаи юл уза Курск дугасындагы сугышларда. Украинаны. Румынияне. Венгрияне. Чехословакиянс азаг игүдә. Ерак Көнчыгышта япон милитаристларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша Монюлия. Кытайдагы Үлем далаларын. Хин1зн тауларын кичә Ничә ел гәвамында янәшәсендә генә аны үлем сагалый Үзенең 18 яшен 19 яшен. 20 яшен ул яралану һәм контузияләр белән үткәреп җибәрә Шәхси батырльны өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике тапкыр «Батыр тык өчен» медале һ 6 медальләр белән бүләкләнә 1947 елда
Әбрар Коримуичн хороч хеимпипя. Кытай. Порт Apmvp. /946 <• i
яраларына бәйле төстә Әбрар демобилизацияләнсп туган авылына, тыныч тор. мышка кайта. Сөенечен кабат болыт каплый —cyi ышга алган яраларыннан әтисе дөнья куя.
1948 елда, ягъни жиде елга сузылган тәнәфестән соң, Ә. Кәримуллин белемен күтәрү телә| е белән Казан университетының татар бүлегенә укырга керә. Зур, тетрәткеч cyi ыш вакыйгалары гадәти-көндәлек тыныч тормыш михнәте белән алышына бер якта —сагынылган уку. белемгә сусау, киеренке акыл хезмәте, икенче якта матди кысанлык, буш вакытларда товар вагоннары бушату, елга портындагы төрле эшләр, урам җыештыру, утын кисү, җәй айларында урман әзерләү, төзелештә эшләү
Укып бетереп. Казан университетының фәнни китапханәсендә өлкән китапханәче. фән буенча директор урынбасары, сектор мөдире булып ун елдан артык эшләү дәверендә дә каршылыклар кимеми генә түгел, киресенчә, артып, берсе артыннан икенчесе алышынып кына тора.
Ә Кәримуллин биредә, бер яктан, профессиональ белеменең җитмәвен тойса (һәм ул библиотекарь, библиограф профессиясен үзләштерү өчен Ленинград дәүләт культура институтына читтән торып укырга керә), икенче яктан, аның татын да бер мәсьәләдә «күзе ачыла»: үзе укып чыккан университетта бу елларда татар халкының тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын, матбагасын, сәяси фикерен, аның урыс һәм дөнья тарихында тоткан урынын аңлатуда шактый тенденциоз, берьяклы эш алып баруын, биредә ялган белән ярымхакыйкатьнен бик оста бергә үреп алып барылуын ачык төшенә.
Татар язуында ике тапкыр хәреф алышыну гарәп язулы материалның күпләп юкка чыгуына китергән Әмма аның, төрле юллар белән исән калып, китапханә фондына килеп кергән кадәресе дә яшь белгечне шаккатыра. Монда йөзәр мең татар китаплары саклана икән ләбаса! Ә алар киң җәмәгатьчелеккә генә түгел, хәтта студентларга һәм аларның укытучыларына да билгесез кала икән! Әле. җитмәсә, «Татарларда революциягә кадәрле тоташ грамотасызлык булган, үз басма китаплары булмаган, басылса да Коръән, һәфтияк. догалар гына. » дигән фикер рәсми хакимият башлыклары тарафыннан һәрдаим ныгытыла килә Балачактан гаделлеккә омтылган Әбрарның күңелендә халыкның тарихын каралтырга, анын мирасын мескенләндерергә. үзаңын юкка чыгарырга юнәлтелгән бу сәер сәясәт гаҗәпләнү. 1арьләнү тойгысы, әрнү уята; тора- бара максатлы көрәш, үҗәтлек, җиң сызганып эшкә керешү дәрте кузгата.
Беренче эш итеп ул иске татар китапларының каталогын төзи башлый. 5—6 ел дигәндә аларның исемлеге укучыга тәкъдим дә ителә Ә Кәримуллин татар теле һәм тел белеме, әдәбият тарихы һәм әдәбият белеме, фольклор. Татарстан тарихына караган фән тармакларында аерым күрсәткечләр төзүгә керешә. Болар барысы да татар һәм Татарстан фәнни библиографиясенең оешу башлангычын, аның нигезен тәшкил итә. Шул ук вакытта бу елларда китапханә фондын иске кулъязма китаплар белән тулыландыру да җайга салына; экспедицияләр оештырыла башлый, чит ил фәнни оешмалары белән китап алмашу да кабат яңартыла Нәтиҗәдә- Европа, Азия. Америка. Австралия илләренең икс йөзләп югары уку йорты һәм фәнни оешмалары белән тыгыз бәйләнеш урнаша Шулай итеп, 11 ел дәвамында җитәкче һәм фәнни эшне оештыручы буларак. Ә Кәримуллин Фәнни китапханәдә профессиональ мәктәп чыныгуы уза.
Әмма бу эшчәнлекне үзләренчә күрергә тырышкан «сизгер» сәясәтчеләребез дә якында гына йөри икән Ә Кәримуллин шәхесе тирәсендә дә кара болытлар куера бара Берничә тапкыр Өлкә комитетына чакыртып, үзенең библиографияләренә репрессияләнгән «шикле» галим-әдипләрнен хезмәтләрен дә керткән өчен аңа җитди гаеп ташлыйлар. Аны панисламизмда, пантюркизмда, революциягә кадәр чыккан татар басмаларын мактауда гаепләп язылган яла хатлары да җыела башлый һәм, ниһаять. 1963 елда аның «Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917- 1960» китабы кулга алынып, юк ителә. Татар Өлкә комитетына үз белдете белән эш итәргә яраткан Ә. Кәримуллинны акылга утырту очен җай чыга Махсус, чираттан тыш бюро җыеп, аның эше карала «Дело»сына кертеп, аңа кискен шелтә белдерелә, үзе директор урынбасары Вазыйфасыннан азат ителә. Соңыннан ачыкланганча, бу—Н. Хрущевның шәхси күрсәтмәсе буенча эшләнә Татар китап палатасы директоры әлеге библиографик белешмә- китапны сатуга чыгып җиткәнче үк инде Үзәк Комитетка җибәр!ән була. Китапта исә бөтен әдәби җыентык һәм альманахларның, шул исәптән, «Ленин-Ста- линмга багышланганнарынын да тасвирламасы бирелә Шул нигездә библиограф-автор Кәримуллин Сталинга дан җырлауда гаепләнә 1964 елда. Н Хрущев генераль секретарь постыннан азат ителгәч кенә. Ә Кәримуллинга беркадәр
иркенрәк сулыш алу мөмкинлеге туа. Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтына кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә алына
1968 елда Ә. Кәримуллин татар театрының энциклопедиясе дәш әйтерлек «Татар сәхнәсе (1917 —1967): Әдәбият күрсәткече» исемле хезмәтен тәмамлый. Шушы ук елда «Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яна чыганаклар» дигән тема! а кандидатлык диссертациясе яклый Галим биредә, татар матбагачылыгының тарихын яктырту белән беррәттән. гомуми китап белеме мәсьәләләренә дә киң туктала, монографиясендә ул. совет китап белемендә беренчеләрдән булып, басма сүз тарихын өйрәнүдә зур әһәмиятле булган милли китап теориясен эшли. Ә. Кәримуллин раславынча, китапның язылу теле, авторның милләте, әсәрнең китап булып басылган урыны, оригинал яисә тәр- жемә булуы һ. б.. үзлекләре аның функциональ максаты, ягъни теге яки бу халыкка хезмәт итүе белән берлектә каралырга тиеш. Бу факторлардан чыгып эш иткәндә, милли китапның берьюлы берничә халык өчен милли китап булу ихтималы ачыла.
диссертацияне әзерләү дә. аны яклау да галим алдына өр-яңа проблемалар, сынаулар китереп куя Эш шунда ки. беренчедән. хезмәтнең темасы тыелган темаларның берсе булып исәпләнә һәм ул СССР Фәннәр Академиясенең тик-шеренү профиленнән читтә тора; икенчедән. диссертант аны фәнни жнтәкче- сез. аспирантурасыз. Институт эшеннән бушаган арада планнан тыш башкара. Өстәвенә, бу теманы өйрәнү галимнең гарәп язуын әйбәт белүен, шулай ук гарәп, фарсы, төрек һәм бо-рыш ы төрки телләрдә дә күпмедер мәгълүматлы булуын сорый. Ә инде эш барышында авторга билгесез күпме яңа чыганакларны фәнни кулланышка кертеп жибәрергә кирәк булуын әйтеп торасы да юк теманың исеме генә дә бу хакта күп нәрсә сөйли... Ничек булса шул рәсми һәм рәсми булмаган бар каршылыклар артта кала, хезмәт гыйльми Совет тарафыннан югары бәяләнә (күп кенә галимнәрнең аны «докторлык диссертациясенә торырлык» дип бәяләве дә юкка гына түгелдер). Әлеге хезмәт 1971 елда китап булып та басылып чыга Партия оешмаларын бу тагын бер кат хафага төшерсә дә. киң катлам җәмәгатьчелек һәм белгечләр, шул исәптән чит ил белгечләре дә. аны бик җылы каршы ала.
Әмма Институтта элеккечә үк бу теманы аның эш планына кертмиләр. Шуңа ул биредә план буенча библиографик хезмәтләр гозү эшен дәвам итә Шундыйлардан без аның «Татар фольклоры һәм фольклористикасы»ның 300 еллык үсешен чагылдырган библиографик тасвирламасын атый алабыз
Кызыклы парадокс, әмма факт галимнең моннан соңгы төп гыйльми хезмәтләре дә «тыелган темага һәм «планнан тыш» буш вакытларда эшләнә: 1970 елда ул XX йоз башы татар китабы тарихы буенча докторлык диссертациясен тәмамлый Әмма Институт җитәкчелеге хезмәтне тикшерүгә чыгарудан баш тарта Күп тырышлыктан соң, автор аны шулай да тикшерүгә куйдыруга ирешә кырыклап галим чакырыла. Күп сәгатькә сузылган фикер алышу тардан соң. хезмәт яклауга тәкъдим ителә. Монография 1974елда аерым китап булып га басыла, бик күп белгечләр тарафыннан (бигрәк тә чит ил белгечләре тарафыннан) кайнар яклау таба Әмма диссертация буларак галим аны бары тик 1978 елда гына яклый ала
1983 елда Ә. Кәримуллиниын «Реформадан соңгы Россиядә татар китабы» дип исемләнгән яна монографиясе китап булып басыла Шулай итеп. Тагар Китабының революциягә кадәрге чорын яктырткан трилогия тарихи яктан бер
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк.
Очрар Кәримуллин Президент М 111 Шай-миевкә халыкара бүләк тапшыра. 1992 ел.
бөтенлек ала. Бу зур хезмәтне тоташ укып чыкканнан соң, әлбәттә, татар халкының үткәне һәм бүгенге мәдәниятенә, аның мәгариф, әдәбият, иҗтимагый фикер үсешенә. Россия һәм Дөнья тарихында тоткан урынына бөтенләй икенче бер күзлектән карамый мөмкин түгел.
Соңгы елларда Әбрар ага совет чоры татар китап тарихына караган берничә яңа китабын бастырып чыгарды
Шул рәвешчә. Халыкның хәтере булган Китап язмышы - Ә. Кәримуллин- ның үз язмышына әверелеп яши. Бу фундаменталь хезмәтләр аша ул татарның үзаңын үстерүгә сөйләп бетергесез зур өлеш кертте. Әлбәттә, аның әһәмиятен әле без бүген гиешенчә күз алдына китереп бетерә алмыйбыз, төгәл бәяне, мөгаен, киләчәк буыннар әйтер. 40 елдан артыкка сузылган фәнни ижат гомерендә галим гуманитар фәннәрнең күпкырлы тармакларын үз эченә алган дүрт йөздән артык мәкалә, күләмле алты китап-.монография, дистәдән артык библиографик җыентык чыгарды. Әдәби тәнкыйтьче сыйфатында да Ә. Кәримуллин гаять актив ■лили. Дистәләгән әдип, галимнәребезнең библиографияләрен хәзерләде. Ул — К Насыйри 111 Мәржани, Г Тукай, Г Исхакый. К. Тинчурин, Г Коләхмәтов, Г. Бәширов. М Хәбибуллин, Җ. Тәржемәнов, X Рахман. Д Фәтхиләр иҗатының аерым аспектларына багышланган күп санлы мәкаләләр авторы. 1974 елда Язучылар берлегенә әгъза буларак кабул ителде. Бүгенге көндә галим иске басма татар китапларының җыелма каталогын (1722—1917 еллар) төзү эше белән җитәкчелек и гә Татарстан һәм Татарстаннан тыш регионнарда 1917—1932 елларда татарча китап басу тарихын өйрәнә.
Әмма биредә без кабат ассызыклап үтәргә кирәк табабыз: Ә Кәримуллин I омере буе библиография һәм китап тарихы мәсьәләләрен үзәккә куеп эшләсә дә. аның гыйльми эзләнүләренең төптән җигелеп тартып баручы көче ул — Татар халык язмышы белән бәйле Тышкы фәнни темалар артында берникадәр капланып торган бу төп юл соңгы вакытта шактый тулы ачылып китте шикелле.
Хәер, сиксәненче елларның урталарында ук әле галимнең татар халкының этносын һәм этнонимын, ягъни аның исемен һәм җисемен ачыклауга багышланган кулъязма китабы (ул елларда аны бастырып чыгару мөмкин булмаган бер эш иде), кулдан кулга күчеп, бөтен татар зыялыларын әйләнеп укылып чыкты. Бу монографиянең китап булып Казанда татар һәм рус телләрендә өч тапкыр басылып таралып бетүе. Мисырда гарәп телендә, кыскартылган вариантының Токиода япон гелендә дөнья күрүе — бүгенге көндә дә аның киң катлам татар укучысының игыибарын үзенә жәлеп итүе хакында ачык сөйли. Күрүебезчә, монда галимне кулына каләм алырга мәҗбүр иткән төп сәбәп — милләтебезнең каршылыклы-фаҗигалс язмышы. Китап татар халкы өстенә «тарихи» өелгән яла-пычрактан аны аз булса да арындыру омтылышын алга куеп ижат ителгән. Гаҗизлектән, күрәсең, автор халыкка килгән бу әче язмышның билгеле бер сәбәбен аның исеменә бәйләп тә күрә. Әйтергә кирәк, исем белән җисемнең тәңгәл килү-килмәү мәсьәләсен болай шактый җилле генә тотып селкү милли хәрәкәт юлында кайбер бәхәсләрне дә көчәйтеп җибәрми калмады («Болгар» тарафдарлары һ б ). Әмма исемне алыштырып кына язмышны алдап булмавын яхшы аңлаган укучы, әлбәттә, мәсьәләнең бу ягына алай бик зур игътибар бирмәде, аның очен китапта бу каршылыкның эчке тарихи механизмын ачу мөһимрәк иде.
Ә Кәримуллин халкыбызның тарихи язмышын күп яклап һәм кайчакта һич көтелмәгән яклардан чыгып та яктыртуга ирешә. Аның әнә шундый характерда! ы - майя. инк. ацтек, сиу-хока. аймара индеецлары теленең төрки телләр белән генетик уртаклыгын ачкан тикшерүләре дөньяның күп кенә белгечләрендә зур кызыксыну һәм хуплау тапты Бу новаторларча яңа идеяне үз эченә алган хезмәт Яңа Дөнья һәм Океания утрауларын үзләштерүгә, халыкларның бөек күчеш тарихына, аерым халык һәм расаларның формалашу тарихына башка күзлектән карау кирәклеген күтәреп чыга.
Соңгы елларда Ә. Кәримуллин төп игътибарын халкыбызның бүгенге һәм киләчәк тормышына юнәлтеп, халык язмышын ачуга та1ын да якынрак килде. Республикабызның ижтимагый-сәяси тормышында да ул гаять зур активлык күрсәтте; татар халкын милләт буларак аякка бастырып. Татарстанның суверенитетын ныгытуга үзеннән лаеклы өлеш кертте. Аның вакытлы матбугатта басылып чыккан берсеннән-берсе үткенрәк, гаять актуаль проблемаларны күтәреп чыккан дистәләрчә мәкаләләре әнә шул хакта сөйли Аңа Бөтентатар «Милли мәжлес»е тарафыннан «Татар халкының мәшһүр улы» исеме бирелү дә очраклы түгел, әлбәттә.
Шулай и геп. Ә Кәримуллин. минем уемча, бүген үз стихиясендә, үз темасы канатында, үз миссиясен башкара.
Көрәшче i алим-шагыйрьнен укучыларга тәкъдим ителгән әлеге китабын мин. исеменнән үк күзгә ташланганча, авторнын үз халкы язмышына багышланган төп Гомер китабы итеп күрәм. Китапнын беренче бүлегендә татар халкының диаспора тарихы, ягъни чит илләрдә «адашып» яшәгән милләттәшләребезнен гыйбрәтле, авыр язмышы яктыртыла. Китапнын икенче бүлеге исә татар язмышын читкә чыгып түгел, ә бәлки Рәсәй Татарстанның эчке проблемаларыннан үзәктән торып ачуга корылган. Әмма алар бер-берсеннән аерылгысыз Аларнын һәрберсендәге проблемалар шагыйрь-галимнен йөрәге, вөҗданы, идеалы аша уза'
Гомере буенча нинди генә зур каршылыкларны җиңеп яшәп килмәсен. Әбрар Кәримуллин. минемчә, барыбер бәхетле йолдыз астында туган. Барыннан да бигрәк, ул. үзендә көрәш рухын саклап калып, газиз халкына һәрдаим кирәкле кеше булуы белән бәхетле. Үзе өчен иң зур дәрәҗәнең халык мәхәббәте икәнен ул яхшы белә. Аның сүзе, чын шагыйрь сүзедәй, абруйлы Башкарган эшләре чын академикларныкыдай саллы. Хезмәтләрен кемнәргәдер ошамый дип кенә танымый һич мөмкин түгел
Ул Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Республикабызның Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әг ьзасы, Хезмәтләре үзебездә дә. чит илләрдә дә киң мәгълүм. Ә. Кәримуллин бик күп чит ил фәнни оешмаларының мактау кәгазьләре, медальләре, мактаулы титул һәм исемнәре белән бүләкләнгән Ул Халыкара библиография ассоциациясенең, Халыкара Биографик үзәкнең гыйльми советы әгъзасы. Гуманизм һәм Гаделлек өчен көрәштә Халыкара парламент конфедерациясенең Дәүләт се-кретаре һәм илчесе Аның тарафыннан ул -Маркиз оф Туран» дигән мактаулы исем һәм берничә орден белән бүләкләнде. Ә Кәримуллинның исеме төрле мактаулы, абруйлы энциклопедик сүзлекләрдә урын алды. Биредә шунысын да искәртеп үтик, әлеге Халыкара исем, бәйләнеш-дәрәҗәләр, миңа калса, аның өчен аерым бер кадер-хөрмәткә ия һәм моны галимнең дан-шөһрәткә омтылышы итеп кенә карарга һич ярамый Аның сәбәбе күпкә аңлаешлырак һәм гадирәк Гомер буе гаделлеккә омтылган һәм гаделсезлек эчендә иза чиккән, гомер буе шуннан котылырга омтылган кешенең читтән үзен аңлап һәм хуплап әйткән җылы сүзгә мөнәсәбәте игеп аңлыйм мин моны Шул ук вакытта, үз исеменнән дә бигрәк, халкы исеме Халыкара арената күтәрелүгә ихлас сөенү дип тә күрәм
Чыннан да. милли Язмышларны гадел хәл итү бөтендөнья халыкларының уртак бурычы түгелмени?! Чеченстан кебек канлы җинаятьнең шаһшы булу бөтендөнья халыкларының вөҗданы тапталу түгелмени?' Бездәй мөстәкыйльлеккә. тигезлеккә, чын бәхеткә омтылып яшәгән халыклар азмыни Җир йөзендә?! Шуңа да гаделлеккә таба томумкешелек атлаган һәрбер адым безнең өчен аеруча кадерле тоелмыймыни.” Шушындый чын интернационализм һәм гуманизм тойгысын күңеленнән кичереп, иңенә автомат асып, канлы сугыш, үлем дәһшәтен кичеп, ярты Европаны һәм Азияне тәпиләп узмадымыни Әбрар 18. 19. 20 яшендә' Гомумкешелек бәхете өчен көрәш тойгысы, көрәш дәрте кимрәкмени аңарда бүген?!, һич ток! Бүген аның өчен Тормыш, димәк. Милләт һәм Гомумкешелек язмышы тагын да кадерлерәк Бүген аның өчен Көрәш мәйданы тат ын да киңрәк, максаты тагын да мәгънәлерәк Чөнки ул көрәшче-солдат кына түгел, ул бүген бөтендөнья халыкларының т омумкешелекнең уртак көрәшчесе, шатыйрь- галиме!..