Логотип Казан Утлары
Повесть

КАМЫШ БАРМАК, КӨМЕШ ТЫРНАК


Валлаһи газыйм: һәр әсәрнен үз язмышы! Бу повестьны 1969—70 нче елларда япанмын икән. Журналга илттем — басмадылар, җыен ii.iK.iapi а керттем—юшереп калдырдылар. Повесть Маня Ганина тәрҗемәсендә урысча дөнья күрде. Заманында мәшһүр урыс язучысы М. Ганина әсәрне яразып тәрҗемә итте, җыелышларда бзлсын. радно- телевидениеләрдә булсын, гел мактап сөйләде һәм анын В. Распутинын шушына охшаш темага язылган әсәреннән күп элек алда иҗат ителүен дә искәртергә онытмады. Белам, тема тирәсендә Мирсәй at а Әмир дә йөреп алды. Нишлисен, без барыбыз да бер үк кырдан уныш җыйдык ләбаса! Урысча каз-кат басылган повестемны татар укучысына җнзкерер|ә ниятләдем. Яратып, чын күнелемнән дулкынланып яп ап идем мин аны, хәзер дә яратам. Чын ата бар балаларын да тигез ярата ич.
АВТОР.
1
рты төн авышкач, Рәмзия дерт итеп сискәнеп уянды.
Бераз калкынды, биленәчә сыерылып төшкән калын юрганын кузгатырга да шүрләп, ун беләгенә таянып, тыңлана башлады. Шылт иткән тавыш ишетелмәде, дәү, караңгы өйнең бер-бер почмагында ичмасам ник таракан кыштырдасын!
Өйнең җылысы качкан иде, Рәмзия туңа башлады, калтыранды, ияге дерелдәвең һич тыя алмады, завыш-кара ишетелмәгәч, түшәгенә шуышты, салкын юрганын муенына шае тартып менгерде.
Инде өченче әтәчләр кычкырып, сүрән эңгер дөньяга иңгәндә, аның шик-шөбһәләр тулып авырайган мие томаланды, ул тирән, караңгы упкынга очкан сыман булды һәм тагын сискәнеп уянды. Торып караваттан аякларын салындырып, ялт-йолт ишек-тәрәзәләргә каранды, бу юлы зиһене тиз ачыкланды, ул сикереп төште дә боздай салкын ялангач
Я
идәнгә басты. Идән паласы белән кичтән ишек ярыкларын томалаган иде.
Җаны чак сакланган мич кашагасыннан тиз-тиз карманып, лампа эзләп тапты, шырпы чыртлады, аның матур уелган нәзек борын яфраклары ачы күкерт исеннән мелт-мелт итеп селкенеп куйдылар
Ул җиделе лампаның филтәсен мул итеп күтәрде, куркак яктылык артыннан ияреп өй эчен урап чыкты, ят бер нәрсә дә шәйләмәде Сак тыңлана-тыңлана ишек катына килде, иелмичә генә аякларына киез каталар эләктерде, суыкта ябышып каткан ишеккә үкчәсе белән ике-әч тапкыр типте.
Өйалдыңда да шикләнерлек нәрсә-кара сизелмәде. Ишеккә аркылы салынган имән бастырык урынында, тимер келә күтәрелмәгән Чолан ишеге дә әлүле. Ул чолан ишеген ачты да. авызын учы белән каплап, артына чи!енде. бераз көтте, шуннан соң гына эчкә атлады
Зур агач сандык. . Төрле күләмдәге тәпән-кисмәкләр Җилпуч һәммәсе дә тиешле тәртип белән киштәләрдә, идәндә тезелешеп утыралар. Түшәм такталары бәсәргән, кисмәк-чапчак кыршаулары сыкылы, бер почмактан сөңге булып сызылып кар кереп тулган, аның еш-еш күтәрелгән күкрәгеннән чыккан тын идәнгә төшеп җитә яза
Уг артыннан йөргән күз шуны раслады: барысы да ул куйганча, үз урынында
Тик нигәдер күңел шикләнә. Рәмзиянең куркулы күзләре белән янәшә шушы бәсәргән почмакларга тагын бер пар ят күз дә карап, эзләнеп торган сыман тоела..
Кузгалырга бик иртә булса да, ул яңадан ятмалы, тиз-тиз. әмма бөртекләп үз урынын җыештырды, мендәр-түшәкләрне каг-кат кабартты. һаман тыңланды, күзләре бер яктан икенче якка сикерделәр. Өзмәс нидер көтсә дә. берни үзгәрмәде, берни сизелмәде, көндәгечә иренеп кенә авыр кышкы таң атты.
Мичне ягарга кирәк иде. ул сырмасын киде, яулык почмакларын кыстыра-кыстыра өйалдына чыкты, басчырыкны күтәрде, келә шалтырады.
Эңгер-меңгер сыекланып килә. Күршеләрнең кече як тәрәзәләрендә сүрән ут яктысы, акшары купшакланган чуар морҗаларыннан юка гына төтен күтәрелә. Ул Мәфтуха апасының ишле гаиләсен, шуның аркасында иртә-кичен ял белмәс мәшәкатьле көнкүрешен уйлап, кат-кат көрсенде
Кичтән кар сибәләп торган иде. хәзер аязы i кан. яшь кар артыннан тынга кабынырлык суытып җибәргән Ул кар шыгырдавының рәхәтен тоеп, тамагын нәзек кенә кыргалап. йортыннан бер-ике сажин ераклыктагы курага таба китте. Кураның бирге башы сарай сыман бүленеп, стеналары нечкә бүрәнәләрдән салынган, балчык сылап җылытылган. Рәмзиянең бар булган аяклы малы дүрт баш сарыгы һәм унике тавыгы шунда яшәп ята Кураның аргы башында лапас, анда хуҗалык әйберләре, йорт кирәк-яраклары кузласы. «Уфалла!» арбасы, утыны-мазары саклана Ата-бабадан калып, чормада аунап туйдырганнан соң. лапаска чыккан киндер станы да. йоны-саламы тузган каз оясы да шунда.
Сарай ишеге турын узып, утынлыкка борылыйм дигәндә генә, ул, куркынып, туктап калды, хәле китеп, жиргә иелде. Өй ишеге яныннан ындыр капкасына кадәр, дәү-дәү эзләр калдырып, кемдер узып киткән иде. Эзләре дә өр-яңа. чекерәеп ярылып яталар
Ул. тиз-тиз борылып килеп, сарай ишеген ачгы. борынга җылымса абзар исе килеп бөркелде, куначада зарьп ып утырган тавыклар да пыр- ныр аның аяк астына очтылар Сарыклар берсен-берсе этә-этә муеннарын сузып, аның кулына үрелделәр. Ул. өйрәнелгән гадәге буенча, бишмәт кесәсеннән ипи катылары чыгарып, хайваннарга сузды, җиңел сулап куйды Бер. ике. өч. дүрт...
Ишеккә аркылы таяк элеп, ындыр капкасы янына ашыкты, карга баткан капканы иңе белән күгәрде, ачты. Зәңгәрсу тирән эзләр ындырда
тагын да ачыграк уелып калганнар иде. Кемдер койма аша гына элдергән дә. су буена төшеп киткән.
Ул Метри елгасы аша, теге якка. Кәҗә башы урамына, болай таба артлары белән утырган сирәк йортларга карады. Курку-каушаудан кемгәдер кычкырасы, ярдәмгә чакырасы килде.
Кем йөрер?
Нигә?
Урам капкасы бикле үк. койма аша йөргәнне Мәфтухаларның Сарбае ишетми калмас иде.
Ялгыз хатынның сарыгын урларга кергәннәр дисәң, яшь кар артыннан ук эз салып кем йөрсен? Аннары соңгы елларда якын-тирәдә бер дә андый этлек ишетелми бит!
Ни уйларга да аптырап, башы тәмам исәнгерәгән Рәмзия өенә керде, тагын чыкты, сарыкларны куып кертеп, сарай ишеген япты, эзләр артыннан ияреп, ындырга юнәлде. Иелеп-иелеп җентекләп карагач, ул узучының аягында күнитек булуын абайлады, әнә. эре-эре кадак эзләре ярылып ята.
Ул, кочагына утын төяп, өйгә керде, чыра телде, мичен кабызды, самовырына шаулатып су тутырды. Болар барысы да аның ихтыярыннан тыш эшләнделәр. Гүяки, ул шушы иртәнге мәлдә икегә бүленде, аның бер яртысы тилмереп, интегеп табышмакка җавап эзләде, икенче яртысы, үз җае белән чираттагы көндәлек вак-төяк эшләрне башкара торды.
Коры усак утыны чатыр-чотыр яна башлады. Ул. бишмәтен салмыйча гына, идәнен себереп чыгарды, күмер төшкәч, самоварын куйды. Мичен тарткач, исен алсын дип. ишеген каерып ачып, чәчрәтә-чәчрәтә бусагага каткан бозны чапты, өйалдыннан шыкраеп каткан керләрен кертеп элде.
Чынаягын авызына китереп чәй йотам дигәндә, капка кактылар, бая, каушавыннан ул аның тимер чөен суырып чыгарырга онытып кергән икән.
— Кем бар анда? — диде ул ят тавыш белән.
— Кемнәр йөрсен синең капка төбендә?—диде теге яктан хатын-кыз тавышы.
Рәмзия бригадир Хәтимәнең шәл чуклары арасыннан юаш кына елтыраган зәңгәр күзләренә нидер көтеп, сагаеп каралы.
— Әллә кеше дигәнең торып кына килә инде?—диде Хәтимә, каушаган чыраен күреп.
— Юк ла... Торуыма байтак иде дә, таңнан аңгы-миңге йөрим шунда. Әйдә, кер.
— Чирләп китмә тагын. Рәхмәт, керә тормыйм. Бүген яңа эскерт ачабыз, зират тавы өстенә менәрсез. Тимер көрәгеңне онытма дип әйтергә керүем, иртәрәк кузгалсагыз да ару булыр. Юл читенләшкәндер, яуды...
Яланөс чыкканга аның җилкәсе чемер-чемер итте, ул күңелен куркыткан шикле эзләр турында бригадирга әйтергә теләде, ни дисәң дә идарә әгъзасы, олырак кеше, бер-бер киңәш әйтә алмасмы, дип уйлады. Әллә ничек, кыймады, дөньясының эте-бете бар. кем йөрмәс, ялгыз хатын тәрәзәсе яныннан кем иснәнеп узмас, белер-белмәс чаң сугып, үз даныңны сатарсың, дип. үзен-үзе тынычландырырга да тырышты...
Тамагына аш үтмәде, бер чынаяк чәен суытып капыл-копыл эчте дә, ишегалдына чыгып чапты, мал-туарына ашарга салды, тавыкларга җим болгатты. Аннан шәльяулыгын ябынып, билен каеш чөелдерек белән кысып буды, күршеләре Мәфтухаларга кереп китте.
Күршесе абзар ишеген ачык куеп, сыерына башак болгата иде. Олы малае Мирхәйдәр балта белән салам тураклап тора. Мәфтуха аны улакка тарата да кап-кайнар комган суы белән пешекләп, учлап-учлап көрпә кагыш он сибә. Улак өстендә бөтерелеп пар уйный, иелгән Мәфтуханың йөзе күренми дә иде.
Таш тешәгәннән сон салган нем арышымны... Мич башында киптереп, ипигә генә тотармын инде дип җилләтеп, арулап алып барган ашлыгымны әрәм итеп бирде теге чулак нәләт! Арышын күрсәң иде син, Рәмзия, бөртеге-бөртеккә. корылыгын әйтәсеңме, кетердәп кенә тора иде... Шундыен арыштан четердәп торган зыянлы он ясады шул. исерек крич. Җитмәсә, әллә каян әрем тәме дә сеңгән. Чүп-чарның, әрем-мазар- ның орнатын да калдырмадым югыйсә. Ипи пешерсәм дә. ашамыйлар малайлар, юкмач-күмәчкә кушуны уйлаган да юк инде.
Вак иләктән үткәреп карарга иде.— диде Рәмзия, чиләктән онны чеметеп алып.
Уздырдым, уздырдым, уздырмаган кая ди ул. җиз иләктән дә иләдем, үзем белән шушы йортка иярә килгән бик һәйбәт борынгы кыл иләгемнән дә үткәрдем, өч пот он бит. гөнаһ шомлыгы! Шулайга китәр инде ул отыры. Рәмзиякәй! Толны тол итәләр, санламыйлар. Таш тешәт әннән соң фураж-мазар үткәреп алалар ие элек, хәзер ярар, дигәннәрдер, безнең ише кыек авызга бара дигәннәрдер, төртелмәс, дигәннәрдер.
Ул-бу сизелми тагын, диде Рәмзия онны ике учы арасында ышкып.
Кул сизмәсә дә авыз тоя! Ичмасам, сөте мулрак, куерак булсын дип. сыерыма башакка кушам.
Абзар почмагына мөгезеннән бәйләнгән кола сыер баядан бирле мөгрәп тора иде. Мәфтуха аны ычкындырып, улак янына алып килде, сыер, башын чөеп, күзләрен йомып, шундук башакны умырырга тотынды.
Ипләп! диде аның арт санын сөеп Мәфтуха. Чәчеп бетерәсең, явыз!
Ашказанына утырмас микән бу нәмәстәкәй, Мәфтуха апа?
Нәрсәне әйтәсең?
Вак таш диюем. Сыер малының корсагы дәү булса да, нәзберек бит ул. инә-мазар йотса да. корсагында йөртә, ди. Син оныңны ашаткан- ашаткан тавыкларына жим итеп тот.
Мәфтуха сыерының күәстәй җиленен коры чүпрәк белән сөрткәләп лора иде. калкынып ботын чапты:
Яшь кенә башыңнан әллә ниләр беләсең, Рәмзия Тормыш көтә башлавыңа кайчаннан дигәндәй, үзең, ипидер, миннән остарак. Шулай илим әле. бүгеннән ашалмам, боерган булса, йә эчәгессн-мазарын тишкәлән бетерер. Бар карап торганыбыз сыер, башы сау булсын!.. У-у. чулак нәләт! Илайлар нәселе шул... Әрәмнәр итле арышымны, ризыгымны кисте...
Бәланең башы-ахыры шул булсын, балаламасын, диген дә. май кан. Мәфтуха апа.
Иртәрәк купкан иде Рәмзия, күршесе сыерын савып бетергәнче абзар-кура арасында йөрешәләп кәгеп юрды. Шыпырт күзәткәләп ындыр капкасы тирәсен урап килде, шикле нәрсәләр күзгә-башка чалынмагач, бераз гынычлантаңдай булды. Икәүләп өйгә керделәр. Мәфтуха мичкә бәрәңге тәгәрәткән икән, өйгә тәмле ис таралган. Берсеннән-берсе чак кына олырак дүрг малай, күзләрен елтыратып, өстәл гирәсенә тезелешкәннәр һәркайсының алдында калын ипи телеме Малайлар күрше апаларын чын сөенү белән каршыладылар. Бәләкәй Мәрдән генә.
Рәмзия апа кергән! дин кычкырып куйды.
Утырып җибәр, диде Мәфтуха Рәмзиягә Бәрәңге күп. бергә- бергә ашарсың. Әле. аллага шөкер, кары явып китте, гышкы базымның өсте юка дип куркып тора идем. Хәзер мул булса да. язга саегыр әле ул бәрәш е!
Мәфтуха артыгын кыстамады, күршесенең кыланырга яратмаганын ул яхшы белә, сөтен сөзеп, чынаякларга салып өстәлгә гарагкач. малайлар берәм-берәм бәрәңгеле калай табакка үрелделәр. Рәмзия аларның атауларын карамас өчен чуар-чабар боз туңган тәрәзәгә борылды
Ашап-эчеп алгач, малайлар пыр туздылар, бишмәт, киез итек, шарф, бияләй бүлеш китте, бәргәләшеп тә алдылар, тузан туздырып шаярыштылар Барын хәстәрләп, малайларны мәктәпкә озатканда Мәфтуханың иртә саргайган маңгай тирәләренә бөрчек-бөрчек кайнар тир бәреп чыкты.
- Уф,— диде ул, сәке йөзлегенә арты белән терәлеп. Шушыларны әзерләп чыгару ярты гомерне ала.
- Мәшәкатьле булса да. җаның тыныч, алдагы көнгә өметең бар,— диде Рәмзия көнләшеп.
Әйтмә инде, дүрт бала белән тол калуның бәхетен ходай күрсәтмәсен. диген!
Аның шулай әрнеп әйткән сүзләре Рәмзиягә бик авыр ишетелде, ул: Анысы рас инде, тик ялгыз башка да бик авыр ла. диде. Бигрәкләр дә аз торып калдың шул Ике ай тулдымы?
- Ай да унсигез көн.
- һай. бигрәкләр дә бәләкәй шул. Ни тойган да, ни белгән әле син, хатын диярлек тә түгел. Без менә, мәрхүм Миңлебарием белән, ундүрт ел яшәдек! һай, гомерләр!..
- Ничек телең барып «мәрхүм» дип әйтә аласың'’
Мәфтуха бәбкәле каз сыман, аяк өсте генә бәрәңге капкалады. сөйләнә-сөйләнә табынлыкны җыештырды, көрсенә-көрсенә киенде, тәрәзәләргә карый-карый. яулык өстеннән калын шәл урады. Урамга чыктылар.
Рәттән ике өй көне буена кешесез кала иде, икесе дә шуны уйлап, бер-берсенә караштылар.
— Син тагын йокысыз яттыңмы?
Гел шулайга әйләнде бит. Мәфтуха апа.
— Җүләрләнерсең алайса,— диде тегесе аны әрләп.— Исән икән, бер кайтыр, үлгән икән, кыямәткә тиклем күрешмәк юк.
Күңелнең ышанасы килми, кайтыр кебек.
Күңел ышанмый да бит, нишлисең... Тик болай кайгырып җүләр- гә сабышырсың.
Алда да. артта да тупчымдай калын киенгән, тиз атлаудан бөкерәеш- кән хатын-кызлар күренсә дә, аларны куып та җитмәделәр, үзләре дә җиткермәделәр, икәүдән-икәү генә сөйләшенгән гәпнең кадерен саклап, тар сукмактан бер-берсенә юл биреп бардылар.
Рәмзия үз тәрәз төбен кемнеңдер сагалавын Мәфтухага әйтергә теләде, икеләнде, бары:
— Төне буе дерт-мерт итеп ятам шунда. Исламгәрәйнең үлгән хәбәре килгән көннән юньле йокы күргән юк,— дип зарланды
— Алайса, сиңа шул,—диде кискен итеп Мәфтуха.— Алдын-артын уйлап тормыйсың, тотасың да безгә күченәсең. Болын дәүмәлеге өендә ялгыз башың саташып бетәрсең, аллам сакласын. . Хәзер аның утыны да чутлы, керәчине дә агып тормый, сугышның башы гына, әле аның азагын белгән кеше юк... Ике солдатка өйдәш булып ничек тә тырмашып кышны чыгарбыз, язга күз күрер. Мартка — күңел шарт, диләр!
Килешерме соң ул? — диде Рәмзия шатланганын сиздермичә — Үзегез биш җан дигәндәй...
- Биш янына алтынчы сыяр, әй!..
Алар ишек тирәләрен калын кар сарган клуб турына җиттеләр Клуб белән бер ишек алдында идарә йорты. Ул арада Югары очтан төшеп килүче атлы күренде. Чана үрәчәсенә ялгыз ир таянган. Дилбегәсен сыңар куллап тоткан бу ир авылның беренче карлыгачы—сугышны үз күзе белән күреп, яраланып кайткан Зәбир иде.
Егет чик сагында иде, кадровойда Немецлар белән беренче таңда ук бик каты бәрелешеп, шушы сугышта уң кулы каты яраланган Зәбир, һич исәптә-санда югында, ир-атларын озатып авыл иңрәп я i канда, шинель итәген сөйрәп, кайтып төште.
Клуб турында үзенә юл биргән Рәмзия белән Мәфтуханы күргәч, ул кырын яткан җиреннән калкынды, атын тыйлыктырды. тегеләр утырырга ашыкмагач, ияген кагып, сәлам бирле дә. идарә ишеге төбенә үк барып тукталды. Бүрек колакчыннары күтәреп куелганга. Зәбирнең дәү колаклары иртәнге кояш төшкән клуб тәрәзәләре төсле кызарып яналар иде
Барып җиткәч. Рәмзия күтәрелеп карады, агарынып китте. Салам арасыннан Зәбирнең эре-эре кадаклар чуарлаган калын табанлы, зур күнитекләре тырпаен күренеп тора иде...
- Берәүләрнең кадерлесе гүргә кергәндә, бәбәген акайтып шушы иблис кайтты бит. дип. әрнеп пышылдады Мәфтуха
Зәбир авылның иң затсыз. Сабан туе саен җыен агай-эне — тиле таз җыелып сугыша торган атаклы Илайлар нәселеннән иде. Хәзеренлә төп йортларында хәлсез карчык әниләреннән башка кеше дә калмады инде. Илайларның олы-кечесе бәхет-тереклек эзләп, чит өлкәләргә таралышып беттеләр. Бу җәфалардан да котылыр көн бар икән дип. Кәҗә башы урамы кешеләре җиңел сулап кына торганда, күр менә. Илайларның кечесе сугыш башында ук котылып кайтты. Монысын авылда бер дә өнәмәделәр
Юньсезгә юл бирүче бер шайтандыр.— диде карт-коры. Ишле гаиләдән берәрсе кайткан булсачы. .
Мәфтуханың ярым әрнеп, ярым әрләп әйткән сүзләре шул фикерләргә куәт иде.
Әмма Зәбир, абыйлары күк күрше тавыгын урлап, тол хатыннар белән көмешкә чөмереп азапланмады, ерак дәдәсе янына тегермәнгә дә үрләмәде, агай-энесе белән тыйнак күрешеп, ил агаларына түбәнчелекле сәлам биреп, бер-ике көн кунак булгандай итте дә. эш сорап колхоз идарәсен.) барып керле.
Ниндиерәк эш табыйк икән? дип. идарәдәге хатын-кызлар аның яралы кулына карамаска т ырыш гылар
Атлы эш. диде Зәбир
Элегрәк елларны, әле күрше авылдан килеп, җиденчедә укып йөргәндә кинәт буыша сикергән Зәбир Рәмзияне авыл очына хәтле озата бар!алаган иде Үсә төшкәч, кичләтеп Рәмзияләр авылына кичке уенга да төшкәләдс. Тирә-як халкын дер селкетеп торган Илай токымыннан Рәмзия бер дә куркып тормады
Йөрер исәбем юк га юк. эзәрлекләмә. Зәбир абый, дип, егетнең юлын һәм сүзен кырт кисте
Исламгәрәйнең үлгән хәбәре Зәбир авылга кайгкач килгән иде. Авыл советыннан налог түләү квитанцияләрен алып кайтканда, кичке эңгердә Зәбир яшь солдатканың юлына аркылы төште, әмма кыеп сүз-кара әйтмәде. Баскан урыныннан кыймшанмыйча. күзе белән аны зарыгып озатып калды Зәбирнең күзләренең соры икәнлеген, борынының туры, килешле булуын Рәмзия беренче тапкыр шунда абайлады
Армиядән дә хатлар язып караган иде. шул убыр йөргәндер аның тәрәз төбендә, шиксез, шулдыр
Атлылар. җәяүлеләр акрынлап идарә янына җыелдылар, бригадир Хәтимә аларга соңгы сүзен җиткерде:
Кичәгенәк председатель белән карап әйләндек, эскерт бозланып каткан. Ипләп ачыгыз, бик әрәм-шәрәм итмәскә тырышыгыз
Зәбир сау кулы белән агының камыт тирәләрен, ыңгырчак асларын капшап торды да. хатын-кызлар чаналарга төялә башлагач, тагын Рәмзияләргә эндәште:
У гырасызмы. саламның иң йомшагын җәйдем, диде
Мәфтуха: «Утырмыйк шул Илай тәресенә», дип пышылдаса да. Рәмзия Зәбир чанасына менеп, салам арасына кереп чумды
Шау-гөр килеп, кысылышып чаналарга төялешкәч. Зәбир дә чанага килеп тезләнде, ат. хуҗасының әзер икәнлеген күреп, җайлап кына к> »- галды. чана табаннары күңелле генә чожладылар Башка олаулар Зәбир агы эзеннән тезелештеләр.
Рәмзиянең кыска бишмәт итәгеннән шундук ат җиле ургылып керде, ул саламга тирәнрәк чумып, Мәфтухага елышты.
Кәҗә башы урамын үтеп, инешкә төштеләр. Елга ярлары бөтенләй беленерлек тә түгел, кар каплаган, тик кайсыбер тушлый-тушлый каткан урыннарны җил ялан, сөяк кебек ялтыратып бетергән. Көрткә бата-чума инеш аркылы чыктылар, бераздан Зәбирнең көрән алашасы фыр-фыр сулап, зират тавын менә башлады. Хатыннар чанадан коелдылар, Зәбир дә дилбегә башын чанага ташлап, җәяүләде.
— Әй, дип кычкырды ул хатын-кызлар төркеменә.— Хәзер кемнең күпме бәрәңге лыгынганын беләбез!
— Май ашаганны да беләсеңме?..
— Оста.—диештеләр хатыннар.
— Кем артта кала, шул—бирән корсак.
Берәүнең дә шундый яман кушаматны аласы килмәде, чананың тар гына сызылып калган эзенә басарга тырышып, юлда бөялештеләр. Арттагы чанадагылар. юанлыгы, таза беләкләре өчен «бояр» кушаматы алган тимерче кызы Нурдидәне карга төртеп аудардылар, җыйнаулашып аркан тарткандагы кебек тотынышып тартып торгыздылар, кар сибештеләр, китте шау-шу, китте көлеш, күңелләр ачылып, элекке көзләрне, ашлык суккан чакларны, рига тирәләрен тутырып утырган биек-биек эскертләрне хәтергә төшерделәр. Көн җылынды. Гадәттә сагышлы юл булган зират яныннан шаулашып-көлешеп узып киттеләр.
Менеп җиткәч, барысы да ухылдап чаналарга аудылар, тыннары буылды, сүзләре киселде. Ул арада офыктан шактый калкынган кояш нурлары, тау киртләчләрен сарган кар кикрикләре энҗе-мәрҗән ябынган патша кәләшләре күк елкылдадылар.
Мәфтуха, мышнап туйгач, Зәбирдән: «Сыңар кул белән ничек эшләп йөрисең, сиңа болай да паюк чыгадыр бит?»—дип төпченеп барды.
Рәмзия шау-шу аралаш Зәбирнең җавабын ишетеп бетермәде, егетнең күнитекләренә күзе төшкән саен, үзенең ындырын кисеп узган куркынычлы тирән эзләр хәтеренә килде. Кемнеңдер аның йокысын сагалап, җәбер-җәзасыз гына аның хуҗалыгын таптап йөрүе күңелне бик рәнҗетә иде.
— Сине сугышка яңадан алмаслармы инде?- дип төпченде Мәфтуха һаман.
Бу юлы аның җавабын Рәмзия дә ишетте:
— Алсалар, бара беләм .. Юлы таныш!
Мәфтуха. Зәбирнең Илайлар нәселеннән икәнлеген тагын бер кат искәртми булдыра алмады:
— Коры куык,—диде.— Бик атлыгып торасыңдыр инде...
Түбән очның Фәрихә дә:
— Юкны сөйләмәсәнә. Зәбир акыллым, күк капусы ачылып, аягың- кулың, дүрт саның сау килеш, үз нигезеңә кайтып элгәшкәнсең икән, алай шапырынма. Әнкәңә куаныч, агай-энеңә юаныч дигәндәй, безнең тишек авыз ни сөйләмәс! — дип торды.
Калган хатыннар да аңа кушылдылар:
— Әйе-әй. безгә дә күз ял итәргә ир-ат калсын.
— Каныңны койгансың, Гитлерны кырырга кеше бетмәс.— диештеләр.
Мәфтуха гына тынмады:
— Шулай да, тегеләрнең берәрсен кәңкәйттеңме9 — дип сорады.
— Сугышта терәп атышу юк, апа,- диде Зәбир тыйнак кына.— Алар ата башлагач, карап тормадык. Кулда таяк түгел ие. мәгәр, йә бардыр, йә юктыр.
Аның мактанмавына, тыйнаклыгына, сугыш турында сүз чыкканда олыгаеп китүенә Рәмзия генә түгел, башкалар да гаҗәпсенеп бардылар. Зәбир күп сөйләшмәде, хатыннар аның авызыннан сүзне келәшчә белән тартып кына алалар иде.
«Дыр» белән «бугаймны егерме беренче елны чәчкәннәр иде дә, басуларда шымытыр гына үсеп чыкты,— дип, чәнечте Мәфтуха егетне
Тик Зәбир аның белән дә бәхәскә кереп тормады
Эскерткә жи гәрәк кар сизелерлек тирәнәйде, җил сызып-сызып сырт- сырг көртләрне 1ыгызлап өйгән, бозлы тауга охшаган тәбәнәк эскерт юаш кына ялтырый иде. Ул арада эскерт төбеннән ыргылып үр куяны агылып чык1ы, аны ай-һайлап, үр-рә кычкырып, озатып калдылар.
Хатын-кызлар дәррәү эскерт тирәсен, керәсе-чыгасы юлларны көрәргә кереште, башкаларның ай-ваена куймыйча, өскә Зәбир менмәкче булды Бояр Нурдидә өч җәпле үткер сәнәген бар көченә эскертнең боз бүксәсенә кадады, икенче сәнәкне эчкәрәк батырдылар, шушы баскычка баса-баса Зәбир сыңар кулы белән өскә үрелде, яралы кулын түшенә кысты, ниһаять, аралап, югары ниргәдәге көлтәгә ябышты. Бозланган көлтә арадан суырылып чыкмады, егетне чыдатты, хатыннар егеткә көч биреп, «һай» диеп акырдылар. Зәбир гәүдәсен селтәп, өскә ыргылды. Менеп баскач, аңа тимер көрәк ташладылар, ул тиз-тиз өсне кардан арчырга кереште
Колакчыныңны төшер ичмасам, диделәр ана астан.
Ничава! Зәбирнең авызы колакта. Түзәрлек!
Аның сыңар кул белән җайсыз селтәнүен, көрәк сабын корсагына терәп каерылганда кып-кызыл булып көчәнүен караштырып торган хатыннар түзмәделәр, ярдәмгә Рәмзияне менгерергә булдылар.
Арада иң җиңел сөяклебсз син. очып кына мен. диде Мәфтуха.
Зәбир көрәген сузып торды, хатыннар шаулап аны кул очына күтәрделәр. Рәмзия чырылдый-чырылдый очып китте, менеп җиткәч башы әйләнде, чак тәкмәрләмәде. Зәбир көрәген ташлап, аның биленнән кочты.
Карама аска,1 диде йомшак кына.
Рәмзия исенә килеп, аның кочагыннан ычкынды, нәзек, матур кашлары җыерылды.
Мин сине! дип янады ул.
Нишләтерсең? диде мутланып Зәбир.
Төрттем төшердем булыр, ранный дип тормам.
Ашыгып эшләгәч. Зәбир бияләен тез арасына кыстырып, учлап- учлап кар ашарга югынды
Ашама, бетәрсең, диде Рәмзия, олыларча кисәтеп
Солдатка кар куркынычмы, һәй
Син солдат түгел инде, безнең шикелле үк авыл кабартмасы.
Зәбирнең соры күзләрендә усал ут җемелдәвең Рәмзия үзе генә күреп калды, астагылар шаулаша башладылар.
Я грәк кыланыгыз, аякны таракан кытырдата
Утырмага килмәгән монда.
Зәбир белән Рәмзия тагын да җәһәтрәк көри башладылар, итекләре белән карны эшереп аска койдылар, типкеләп, таптап каралылар. Ниһаять. почмакган беренче ниргәне тузгыттылар
«Ничек, ни хәлдә?» дип. астагылар бер турга килеп сөрлекте. Зәбир белән Рәмзия манма тиргә төштеләр, икенче катны куптардылар, һаман тоташ яңгыр үткән иде. дүртенче ниргәгә хәтле эскертнең үзәгенә су төшкән булып чыкты. Башаклары гына түгел, саламына тикле бурсып, күгәреп юра иде. Хатыннар боектылар, Зәбир кычкырып ук җибәрде
Бетсенг ә эшләнгән эш бу! Кем куйды бу эскерт не?
Шакгый бәхәсләшкәч. Нурдидә: «Имән урамының бәләкәй Хәйбери куйган ккерг бу .чырга тиеш», диде
Итегенә олтан сала белмәгән ләчтә кабартмага эскерт тикле эскерт не ышанганбыз икән, диде әрнеп Мәфтуха
Белгечне күрше авылдан чакыртып булмады шул. вакыты шундый иде. дип офтанышты хатыннар
Тагын истәлекләр, тагын хәтергә төшерүләр китте
— Кәрлә Садыйк куя иде ул эскертне. биш-алты егет көлтә атып торыр иде, үрепләр дә барыр иде менә, талдан кәрҗин үрәмени, шон- нык...
— Аны әйтәсеңме авызыңны кыеш-мыеш китереп, чат Карамның атасы Сөләйман картны хәтерлисезме икән, ун ел торсын эскертең, егерме ел. яңгыр суы каз өстеннән шыбырдагандай агып кына төшәр ие...
Зарлансаң, зарланмасаң бер авыз, моннан болай акыл булсын, дип, биш чананың бишесенә дә бозланган көлтәләрне төяделәр.
— Болар ни. аллага да ярамас, мулла да ошатмас, дигәндәй, чәчүгә бармас, хайван ашарлыгы да калмаган,— диде әрнеп Мәфтуха, үзенең әрәм булган өч пот онын хәтерләп.
- Кырда калдырып булмас, хөкүмәтнең тишек-тошыгы күптер, берәр җиргә ямауга үтәр әле,—диде бояр Нурдидә
Төштән соң йөкчеләр үзләре генә киттеләр, калган хатыннар рига янындагы сушилка калайлары өстенә бозлы көлтәләрне тезеп, мичкә кабызып җибәрделәр. Икенче олау белән кайткач. Зәбир җылынырга дигән булып сушилкага керде, тик ачы соры төтен куелыгында Рәмзияне күрә алмады. Алар бер-берсенең тавышларын ишетеп, кычкырып сөйләшүләрендә ниндидер эчке мәгънә сизенеп, уңайсызланып тордылар.
Кышкы кысыр көн узып та китте. Кайтканда Зәбир иртәгедән дә ныграк ымсынып, көтеп торса да, Мәфтуха белән Рәмзия аңа утырмадылар, җәяү кайттылар, юл уңаенда кибеткә кагылдылар. Кибетче Зәйнәп, сыткылы битенә кат-кат алсу кершән яккан, урта яшьләрдәге, мул артлы хатын, калын түше белән буш прилавкага яткан да, аякларын шакы-шокы бер-берсенә бәреп, лач-лоч сагыз чәйни иде
— «Барина»га биетәме? — диде Мәфтуха, сыкылы кибет почмакларына ишарәләп.
— Көен сайлатып тормый...
— Ни хәбәрләр ишетелә? — дип сорады Рәмзия
Кибет уртасындагы түшәм терәү баганасына радио табасы эленгән иде, Зәйнәп кечкенә, майлы күзләре белән аңа карап алды.
— Әйбер-кара юк.
— Сөйләмиме?
— Сөйләштергәли.
— Безгә файдалы сүзләр ишетелмиме?
— Рәмзиянең Исламгәрәе белән Мәфтуханың Миңлебарие кайтыр дигәннәре юк. Сугышалар да сугышалар ’
— Синеке исән-сау йөреп кайтсын. Зәйнәп,— диде Мәфтуха сабыр гына.
Минем бүлтереккә ни булсын?
Хатыннар, рәнҗеп, урамга чыгып киттеләр.
— Тозсыз.— диде Мәфтуха ишек шартлап ябылуга.—Лесник Фәй-зерахман белән типтерә башлаган, диләр. Бар икән агай, туймас тән дә булыр икән, кыз чагында ук килгән кунак егете Зәйнәп куеныннан чыкмады.
Ул бу сүзләрне җирәнеп, нәфрәт белән ачу катнаштырып сөйләде, Рәмзия уңайсызланып, озак кына дәшми барды. Мәфтуха кинәт ашыктыра башлады, сыер савасы бар. малайлар сугышып бетмәделәрме икән, җил күтәрелсә, өйнең коты калмас, мичкә дә якмый булмас, дип. туктаусыз сөйләнеп кайтты, һич көтмәгәндә:
— Илай тәресе күзен синнән алмый.— дип кыстырды
Рәмзия дә нәкъ шул турыда уйлап килә иде. гаеп өстендә тотылган кешедәй, ык итеп куйды.
Көндәлек кичке эшләрне караштырып, кош-кортларны барлап, са-рыкларга ашлы сулар эчерткәч, аны тагын ялгызлык сагышы биләде. Ләкин бүген ул хискә эчкәрге куркыну, шөбһәләнү өстәлгән иде.
Башлап куйган оекбаш бар иде, шуңа тотынды, инәләре авыраеп, бармаклары бик тиз талдылар.
Бүгенге таңда ул үзенең яклаучысыз, ялгыз һәм көчсез икәнлегенә тагын бер кат төшенде, гомергә шулай булып калачагын исәпләп көяләнде, янды. Кемгә барып сугылсын былтыр гына чит авылдан килен булып төшкән Рәмзия"’ Йомышың төшсә лә. кайгын ттнеә дә. уртаклашырга бер Мәфтухаларга йөгерәсең Тагын аларга барып керде
Дүрт малай өстәлнең дүрт ягын сарып, дәрес әзерлиләр. Урталарында сыек кына яктылык сирпеп. бишле лампа яна Рәмзия кергәч, малайлар чышын-пышын нидер сөйләшеп аллылар, ул аларга комачауламас өчен кече якка узды
Мәфтуха ипи изә иде, беләкләрен сызганып ташлагач, кызарынып яшәреп киткән, кулларына күз иярми Аны-моны сөйләшкәләп. вакыт кыскарттылар. Рәмзия, килеп кергәндәге төсле үк читенсенеп, кабыл- тибел генә саубуллашып, чыгып кит ге.
Капкасын бикләргә дә онытып өенә керде, озаккарак сузарга тырышып чишенде, урынга яткач, киерелде-сузылды. тиз генә йоклап китә алмады.
Җәяүле буран кузгалып тора иде. өе турындагы бер генә чыбыклы телефон баганасы сызланып-сызлаттып чожлады. ул. берни ишетмәс өчен, колакларын калын юрган белән томалады, берни күрмәс өчен чытырдатып күзләрен йомды Җил көчәйгәннән-көчәйде. телефон чыбыгы тагын да ныграк гүләп, аның йокысыз уйларын бик еракларга алып китте
Өе Мәфтуханыкыннан суыграк түшәге сап-салкын иде Шулай да үз өеңдә үз көең, дип уйланды ул Өйдәш булып керсәң, җайлы яклары да бар, җайсыз яклары да җитәрлек Мөгаен, кермәс Рәмзия Язга тиклем түзәр, аннан төннәр кыскара Күз күрер әле тагын Шуңа да. кеше гомере, диләр ич аны.
2
шекне кат-кат кактылар.
Рәмзия байтактан уянса да, торырга ашыкмады, гүя. ул күптән бу дөньяның ыгы-зыгыларын ташлап киткән кеше, бу шакылдатуда, ишек төбендәге җан иясендә аның бернинди эше, мазасы калмаган иде
Тагын дөп-дөп итен шакыдылар, ул айнып китте, төш кенәмс әллә дигән сыман, маңгаен сыпырып карады, тавыш тагын кабатланды Рәмзия бүген бер тамчы да курыкмады, ашыкмыйча гына ишек катыннан эзләп алып, киез катасын киде, иңенә бишмәтен салды, яулык бөркәнде.
Кем йөри анда"’
Мин идем әле.
Шунда гына ул: «Капка ачык калганмы, әллә тагын?..» дип уйлады.
Кем ул —син? Рәмзия үзе теләгәнгә караганда йомшаграк тавыш белән үз итеп сорады
- Танымыйсыңмы әллә: койрыклы җен! диде тавыш шат кына.
Ю-ук. диде ул. күптән таныса да
Зәбир мин. Зәбир, ач
Ач булсаң, туеп кит'
Аның ярым уенлап әйткән сүзе егетне дәртләндерде, бөтен гәүдәсе белән ишеккә ятып, тагын бер кат дөбердәп а т ты
Бусагаң яныннан борма. Рәмзия, диде ул йомшак кына
Хатын калтыранган куллары бе тән бастырыкны суырып алды, аны почмакка сөяде, келәне тете яктан Зәбир үзе күтәрде.
Кара төндә нитә кеше куркытып йөрисең"’ диде Рәмзия тачыл- датып.
Егет һаман үзенчә аңлап, сүзне җинелчәгә борды Көндезен чакыруын бу адымы бусы"’
И
— Көндез ичмасам кеше төсле керер идең, кара төндә бакча шүрәлесе күк аркылы-торкылы йөрмәс идең...
Егет караңгыда карманып, көлеп җибәрде:
— Көндез ярамый, язык була.
— Тол солдаткаларны чүпләргә керештеңме? -диде кинәт ярсып Рәмзия - Муен тамырыңа берне тамызырмын!
Хатын юан бастырыкны элдереп караңгыга кизәнде, саллы күсәк егетнең кайсы төшенәдер тиеп китте.
— Чү. чү. Рәмзия, ипи шүрлеген җимермә,—диде ул җылы гына.
— Чыпчыклар көләр бит, чынкый уйласаң... Кеше-мазар күреп калса, гел юкка исемеңне сасытырлар. Кичә нишләп йөрдең тәрәз төбендә?
— Нишләп дип... Шакырга кыймадым. .
— Бүгенгесе — соңгысы шушы. Зәбир абый, үпкәләштән булмасын, моннан болай келәмә кагылсаң, разбуй салып күршеләрне җыярмын, бел. Ир хатынын үлчәү табасына салырлык итмә, егет.
— Эх,—диде чын күңеленнән әрнеп Зәбир,- Мин бит кеше төсле бер сөйләшеп утырырга дип кенә килдем.. Дөньяныкын белмәссең, әллә бар гомер, әллә юк гомер. Начарлык эзләсәм, башка капкаларны кагар идем, әрсез алабайга җим табыла! . Үзләре авызга керәм дип торалар. Рәнҗетергә, кимсетергә сине сайлар идемме? Ни начарлыгыңны күрдем? Куйчы, Рәмзия, үз-үземә урын тапмаганга йөз суымны түгеп киләм ихатаңа... Киләм дә кайтып китәм... Бүген менә шакылдаттым, чыдарым калмады.
— Кирәкмәс, Зәбир абый,—диде йомшап Рәмзия.— Моннан болай йөрмә, берүк.
— Начарлыкта түгел уем,—дип. ышандырырга тырышты солдат.
— Кеше карбыз түгел, аны ярып карап булмый Мин ир хатыны.
һәм ул күңеленең йомшап китүеннән куркып, тагын бастырыкны кулына тотты, егетне этеп диярлек болдырга чыгарды.
— Куасыңмы?
■— Җитәр. Зәбир абый, артыгы кирәкми. Маемлатмасын.
— Хуш, алайса.— диде аптыраган Зәбир.
— Хуш. хуш.
Икенче көнне ригада Зәбир белән Рәмзия тагын очраштылар. Төндә очрашмаган да төсле сәлам алыштылар, егет бер-ике уен сүз әйтеп көлдерде. Рәмзия Зәбиргә карамаган да кебек иде. Мәфтуха соңыннан
— Аның гына түгел, синең дә күзләр яна башлады, кызый. Капкаңа буяу якмасыннар, сагай,—диде.
Бу сүз Рәмзиягә бик авыр ишетелде, ул күрше апасының сизгерлегенә рәнҗеде. Чыннан да ир белән ай да унсигез генә көн торып калган тол солдатканың күңеленә ниндидер вәсвәсә, эзләнү, ризасызлык салып калдырган иде Зәбир төнлә... Әле монысын ят күзләр сизенеп алдылар, әгәр эш зурга китсә?..
Кичкә таба аның карары бер иде.
— Инде шундый шигең дә тугач, иртәгәдән сезгә күченәм. Мәфтуха апа! —диде ул.
Күршесе куанды:
— Бары —бергә, югы уртак булыр, Рәмзиякәй, ачкүзләнеп кагы- шып-сугышып тормабыз, икебез — ике тол. уртабызга җил кертмәсәк. бер җай алып яшәрбез,- диде.— Тик иртәгә күченмәссең, иртәгә чәршәмбе, җомга көн башлаган эшнең ахыры ару була, тагын бер тәүлеккә чыдарсың, иншалла.
Йолаларга исе китмәсә дә, Рәмзия бу юлы тиз ризалашты.
Чәршәмбе көн авыр узды, көлтәгә киткән атлылар. бата-чума кич- кырын гына кайттылар, өзмәс җил. туктаусыз әче төтен кайтарып торганга сушилкадагы хатыннарның күзеннән елгадай яшь акты Икенче юлга барып тормадылар, атлар да. йөкчеләр дә хәлдән тайган иде
Авыл советыннан чыккан дежур урам буйлап йөрде, кемне урамда, кемне ишек алдында тотып алып, кайберәүләрнен өенә үк кереп, яңа хәбәрләр таратып чыкты:
Ише1мәгән ишетсен, ишеткән күршесенә җиткерсен, ягъни, бүгенгесе кичтән, хәтерләп кала күр. бүгеннән, тәрәзәләрегез нык томаланган булсын Саламнан юрган сырасызмы, иске-москы белән ябасызмы, анысы шөхсиян сезнең иректә, иллә мәгәр, кем йортыннан тычкан уты хәтле яктылык күренсә, ул дошман самолетларына хәбәр бирүче булып саналачак. ут иясе сугыш заманасы закуннары нигезендә каты жәзага тартылачак Районнан шундый әмер килде, Авыл советының боерыгы шул, белеп торыгыз, ишетми калдык димәгез.
Рәмзия бу яңалыкка бик гаҗәпсенде, фронттан бик-бик еракта булган, гаулар-урманнар артында утырган, кышын кар көртләре арасыннан морҗалары гына күренеп калган Югары авыл тәрәзәләрендәге чепи утның дошманга ни хаҗәте булсын? Кем белә аны Югары авылны9 Әллә сугыш дигән афәт монда ук килеп җитәргә итенәме?..
Кулыннан эш төште хатынның, күченергә дип әйбер-караларын барлап, хәстәрләп йөргән җиреннән, барын ташлап өстәлгә таянып, байтак миңгерәүләнеп утырды.
Әнә ич, имеш-мимешләрне ничек мул тараталар. Мәскәү киткән икән, дип тә сөйләнделәр Тәрәзәләрне капларга закон үзе куша, димәк, монысы хак. хәвеф артканнан-арта бара дигән сүз...
Пошынып. Мәфтухаларга керде
Нихәл итим икән? дип киңәш сорады.
Бүгенгә ут яндырып азапланмассың. Минем малайлар лапаста салам мата үрәләр. Иртәгәдән бездә буласын, - дип тынычландырды аны күршесе.
Ул. ут якгысы төшәр дип, кече учагына ут та кабызмады, салкын аш ашады. Итле токмач суык булса да, тәмле иде Ятыр алдыннан гадәтенчә ишегалдына чыкты, абзар-кура тирәсен әйләнде Буран һаман тынмады, бөтен дөнья, җир-күк тереклек сүнгән кебек дәһшәтле караңгылыкка чумган. Көндәгедәй дә ныграк шомланган Рәмзиянең шушы буран белән котырынасы, түбә кыегыннан аска очасы, авылны, үзләрен кара язмышка дучар иткән фашист мәлгуньнәрне әллә ниләр эшләтәсе килде.
Мендәрен изеп такталагач кына, йокыга талды Рәмзия Төшенә тәмугтагы сумала казаннары, эссе таба ялатучы койрыклы җеннәр керде, шулар янында сельпо рәисе, кызыл танаулы өч иякле Мөхәммәтгали басып тора, имеш. Мөхәммәтгали симез йодырыгы белән Гитлерның башына алагаемга берне кундырды, аннан бер якка ямьсез сыйпанган чәченнән эләктереп алды. Сумала казанында әле батыра, әле калкыта... Казаннан чыкканда Гитлерның тешләре шакы-шокы киләләр, имеш .
Шак-шок...
Ул иң элек урам тәрәзәсенә барды. Телефон баганалары сыкрый- сыкрый сызланалар, буран әче, ачы iавышлар чыгарып, өй бүрәнәләрен төрле яктан капшый иде. «Әй, әйләнә кыл дилбегә».—дип кабатлады Рәмзия, ярым саташып.
Тәрәзәгә тагын чирттеләр. «Авыл совет ынннандыр! Исламгәрәй турында хәбәр бардыр!» дип уйлады ул кинәт айнып. Киез катасына кар тутыра-тутыра җилдә өшеп, калтырап утырган капка янына килде, шакучының кемлеген сорашмады, коч-хәл белән ачты, ургылып кергән җил чак кына аны бәреп екмады
Уяг паммы. Рәмзия?
Ни кылануың инде бу. Зәбир абый? диде ул бердән тузынып Ни мыскыллавың бу?
Әйдә, керик, диде Зәбир аны кызганып Туңасың.
Кермәгән кая. керәбез! диде ул ярсып. Үзе туңып, бөкшәеп, өйгә атлады, Зәбир аңа иярде Кучкардан шырпы эзләп тапкач кына, бүген уг яңдырырга ярамаганлыгы исенә төште Кар якгысы белән сүрән
яктыртылган өйлә икәүдән-икәү генә караңгыда утыру читен иде читенен, нишләмәк кирәк, заманасы шул... Ул, ярдәм эзләгәндәй, аркасы белән мичкә килеп сөялде.
Кызлар йөзек салабыз дигәннәр иде Берсе юк Урамнар тазар-тылмаган моржа кебек караңгы... Борчымам дигән идем.. Башымны алып олагыр почмак юк...
— Нигә шуның үчен миннән аласың, Зәбир абый?
— Синең янга нигә килүемне беләсең... Күптән, яшь чактан ук... Тик ул чакта җүләр булынган...
— Исламгәрәйне яратып чыктым. Зәбир абый.
— Беләм.. Ләкин, авылда булсам, кемгә тияр идең, анысын карар идек... Армиядә калдым.
Бу хәсрәт сөйләшүнең беребезгә дә хажәте юк ләбаса!—дип өзгәләнде хатын, сердәше жылы мичтән җылы көч алып.
Шул кадәрле үк күңелең катканмени?
Мин ир хатыны. Зәбир абый Күрәчәгем шулдыр. Исән булса, бер кайтыр, кайтмый калса... Кайтмый калса...
— Кичер, Рәмзия.
Бусага яныннан кузгалырга да базмый торган олы гәүдәле егетнең тавышында шулкадәр наз. якынлык бар иде. Рәмзия чак кына кычкырып жылап җибәрмәде. Бер генә минутка аның күңелен икеле-микеле уйлар биләп торды да, хәтер дулкыннары өстенә ап-ачык булып Мәфтуханың кисәтүле сүзләре калыкты. Ул идәнгә шуып төшкән шәлен иелеп алды, салкын, коры тавыш белән:
— Башкача ярамый. Зәбир абый.— диде.
Шулай да егет кулын сузмыйча булдыра алмады, бармаклары Рәм-зиянең яңагын эзләп тапты, сөйде, калтыравыклы тавыш белән:
— Кусаң да, кумасаң да, ниләр генә әйтсәң дә. барыбер син минем йөрәк түремдә... Сау бул, Рәмзия, кичер!..—диде.
Аз үттеме вакыт, әллә шактый ук уздымы, тәшвишкә төшкән хатын анысын абайламады, нәкъ баягы кебек үк итеп тәрәзә чирттеләр. Тик бу юлы урамнан түгел, ишек алдыннан, ул ята торган карават янындагы тәрәзәгә кагылдылар. Рәмзия юрганына ныграк төренде, тавыш чыгармады. чиртү эре яңгыр шыбырдагандай кабатланды, тагын, тагын. Ул тәрәзәгә таба күтәрелә төшеп:
— Йөрмә, ачмыйм,— дип кычкырды.
Ул арада шакылдатучы ишеккә киткән булып чыкты, өйалды ишеген дөбердәтте, Рәмзия ачуына буылып, сикереп төште:
— Йөрмә дип бәбәгеңә бәреп әйткән бит инде, тагын ни кирәк сиңа, ачарбак?!—диде ул өй ишегеннән башын тыгып.
— Рәмзия,— диде ишек артындагы карлыккан тавыш.
— «Алла» дип ялынсаң да, юк. кит!
— Мин бит бу, ач тизрәк.
— Оят кирәк, ыштыр бит!—дип яман сукрана башлаган хатын, кинәт шып тукталды, өйалдына чыкты, тыңланды.
— Рәмзия. Рәмзия дим, бу мин, Исламгәрәй.
— Ах, яхшыдан яман туган көчек! дип чәрелдәде хатын,—Авыл советына явит иткәнне теләдең ахры син. бүре?! Тимерчегә барып телең таптатып килдеңме? Мин сиңа тинтәк кәҗә бәтие түгел!
Үзе шулай дия-дия бастырыкны күтәрде, кабаланудан аягына төшерде, ухылдады. Ишек артындагы җигү сакаллы, шинельгә төренгән сәер кешене күргәч, «энекәчем» дип кычкырды, дәртләп артка тайчынды, аргы белән ишекне терәде. Ишек биреште, көчле куллар аны эләктереп алдылар. Ул суган, тәмәке исе аңкып торган сакал арасыннан Исламгәрәйнең коры авызын көчкә эзләп тапты.
Ачык калган ишектән өйгә әрсез суык кереп тулган иде. Рәмзия дер-дер калтырады, тиз-тиз ут яндырды, үзенең күлмәкчән генә икәнен 22
күреп оялды, җәһәт-җәһәт өс генә киде, яулыгын чөйде. Шуннан сон гына, аркасын мичкә терәп, әрсез түземсезлек белән үзенә текәлеп торган ирен чишендерә башлады
Исламгәрәй танымаслык үзгәргән иде
Кара-соры таплы-таплы шинеленең итәге чачакланган, шинель астында юкарак кына гимнастерка, аның да терсәк төпләре кат- кат ямалган, муенына ураганын шарф димәссең, бозау муенчагы кебек шомарып, ялтырап беткән. Гимнастерка якасын ычкындырганда күкрәгендәге төк бөртекләре арасында кыймыл-кыймыл килеп йөргән җирән, эре бетләр күренде Бер мизгелгә җирәнеп күзен йомды Рәмзия, аннан ирен кызганып, башы белән аның күкрәгенә капланды.
Бетергәннәр икән, бетергәннәр сине!
Монда кайтып җитә алгач, кая инде бетү!. Унбер көн кайттым Вокзал идәне белән вагон идәне булды урын Бит юган юк.
Ә Бөгелмәдән ничек?
— Караталлар спирт илтә барганнар Алар Түбән авыл аша йөриләр икән Шунда кадәр аларга утырдым, аннан җәяү..
Ничек адашмадың?.
Ул аны этеп диярлек идән уртасына чыгарды, шүрлектән иске газет алды, аны идәнгә җәеп, иренең кием-салымнарын шунда ташлый барды Кергәч тә ире идәнгә ташлаган шактый саллы капчыкны да шунда китереп куйды.
— Үрмәләп дигәндәй кайттым Син мине кем дип белгән идең?
— Ә?
Ачуланып, сүгеп ташладың ич
— Ә-ә... Зәбир абый дип белдем.
Исламгәрәй чишенүдән туктады, хатынының кулын иңбашыннан этәреп куйды:
Нинди Зәбир ул тагын?
Бар бит. Илай Зәбире. . Ул ранный булып кайтты.
Шә-әп! — диде зәһәр генә чалшаеп Исламгәрәй. Сезнең хәлләр монда әйбәт икән! Җылы ой. йомшак түшәк Без анда ил-җир өчен кан-яшь коеп ятабыз, Илай тәреләре монда кайтып солдаткаларны кым- тырыкларга тотынган Мужет син аны үзен дәшеп китергәнсеңдер, айгырны ярсытып әвәл бия кешни торган була!
Ни сөйлисең син. Исламгәрәй? Рәмзия коелып төште. Ни хакың бар1’
Әйтәләр иде аны иптәшләр, катынга ышанма, диләр иде «Без кан түгеп яткан чакта җанкайларны кемнәр ала икән кочакка?!» дип җырлыйлар иде. Рас икән!..
Исламгәрәйнең кызарган кабаклы, эренле күзләрендә моңарчы ул бер чакта да күрмәгән ямьсез ут кабынды, ул куркынып иренең калак сөякләре шырайган арык тәненә, эре-эре кыеш кабыргаларына, искергән пужар пумаласыдай шыксыз, шакшы сакалына, ят сүзләренә шаккатып карап горды, өшепме, куркыпмы һаман калтыранды
Исламгәрәй, җаным, җитәр дим. телгәләмә бәгыремне! Хәл- әхвәл сорашу юк, тотындың ямьсезләнергә! Үле хәбәрен килгәнгә ни чаклы вакыт узды, ышанмасам да. кыйналдым Ансатмы әллә' Инде үзен күзгә күренгәч, тагын да читенрәк
Рәмзия бер җылады. бер көлде Исламгәрәй «үле хәбәрең» дигәнне ишеткәч, хатынын ямьсез кабаландыра башлады
Килдемени? Кая аның язуы9 Китер тизрәк!
Рәмзия ул язуны Исламгәрәйдән килеп калган дүрг хаг белән бергә санлык төбенә үк салып куйган иде, актарып табып, шуларны а гып бирде Ире шатланып, сөенеп, күзен уйнатып шуңа ташланды, кәгазьләрне әүвәл кат-кат иснәде, юка кәгазьләр аның әрлән чокырыдай гarray тишекләренә чак кереп китмәделәр.
— Әһә!.. «Батырларча үлде» дигән... Кая күмелгәне әйтелмәгән. «Батырларча»... Бусы яраган! «Үлде» дигән, менә монын белән килешеп булмас!.. Үлми торсын әле Исламгәрәй Үләргә дураклар да җитәрлек анда.. Камалышта калдырып чыгып киткәч, үлде дип уйлаганнардыр... Үлмәдек!.. Батальоннан сигезәү булса да чыктык... Алар бит безне ташлап киттеләр... Полк! Танклар, пушкалар чигенде... Үлми торсын әле Исламгәрәй!..
— Синең тамагың ачтыр?.. И-и, сорамый да торам... Караталларны үзең белән алып менәсең калган, чәй эчеп җылынып кунарлар иде.
— Менми торсыннар әле.. Мин аларга үземнең Югары авылдан икәнлегемне әйтмәдем дә.
— Нигә, Исламгәрәй?
— Белмирәк торсыннар... Миндә бер исәп бар... Кая ниең әзер?
— Хәзер аш җылытам.
— Нинди җылытып тору, китер ятьрәк!
— Кабаланмасана. Башта юынып, тазарып ал, карачы бу тырнакларыңны, тәмамысы сабан төрәннәренә әйләнгәннәр.
— Үз кулым үземә, ятьрәк китер Баш исән калгач, ярар! Әнә бит, үлде, дигәннәр... Штабы-ние белән безне сазлык арасында камалышта калдырып киттеләр бит, тәреләр!..
Ул коштабакны хатыны кулыннан тартып диярлек алды, ипи телемен ике-өчкә сындырып, өресе туңган шулпага салды, аннары коштабак читеннән голт-голт итеп чәйнәми-нитми генә йотарга кереште. Шакшы сакаллы, йотлыгып аш шопырдатучы солдат гаиләдә бердәнбер бала булып үскән, иркә һәм шактый тәрбияле Исламгәрәйгә бер дә охшамаган иде.
Рәмзия аның алдына пар күгәрчен чигелгән сөлге китереп салды, Исламгәрәй өстәлдә бер сынык икмәк калдырмады, сөяк кимекләренә тиклем чәйнәкләп, йотып бетерде. Чиста сөлгегә өреле сакалын сөртте, аннан учларын тезенә ышкыды, көчләп диярлек Рәмзияне тезенә утыртты, үбәргә үрелде.
— Кабаланма,— диде хатын ишетелер-ишетелмдс кенә.— Юынып, тазарып ал башта.
— Юк,— диде аяусызланып Исламгәрәй. Аның каткан тырнаклары, йонлы сыртлы бармаклары хатынның тәнен рәнҗетеп күкрәк, бил тирәләрендә буталыштылар.
— Йә инде, ошамаганны кыланма!
Ул аның келәшчә кебек кочагыннан көчкә ычкынды, ире тоткалаган тулы күкрәкләре әрнеп сызладылар.
— Әһә, теләмисеңме? Илай Зәбирләре окоп солдатларыннан чистаракмы?
— Тиле,—диде ул чак җыламыйча түзеп,— хәзер су җылына.
Юындырганда ул ирен тагын да җентекләбрәк карады, кендектән түбәнрәк, корсакның уң ягында тулышып торган ике башлы зәңгәрсу чуанны, купшакланып-купшакланып аерылып чыккан көрәнсу тән тиресен күргәч, үксеп җылап җибәрде:
— Бетергәннәр сине. Исламгәрәй!
— Бетерми торсыннар,— дип мырлады җилкәсен комган астына куйган ире.— Юк! Болай булгач юк инде...
— Сал... ыштаныңны да...
Рәмзия аның бар кием-салымын җыештырып өйалды почмагына суыкка чыгарып ташлады.
— Иртәгә эссе мунчада барын өтеләрбез. Исламгәрәй, син озаккамы?
— Озатасың да киләме әллә?
— Авызыңнан җил алсын.
Исламгәрәй идәндә күлләвекләр ясап, балалар төсле су чәчеп, мыр- лый-мырлый юынды.
— Өебез бераз суыграк, утынны жәлләп ягам. Нигә кайтасы ңны алданрак хәбәр итмәдең? — диде хафаланып РәмзияМунчалар ягып, әзерләнеп торыр идем... Ай. аллам. Мәфтуха апанын исе китәр инде!
Ай. рәхәт... Арканы тагын бер ышкы әле. Шәп. шәп... Астанрак. өстәрәк. менә-менә, оясы шунда!.. Хәбәр итәргә жае булды ди сиңа!.. Менә, менә рәхәтнең оясы шунда!
Аларның кызу эшләрен бүлеп, ишек дөбердәде.
Шәрәтән Исламгәрәй, җыланга баскан кебек, мич арасына сикерде.
— Кем ул?
Аның куркуын күреп, агарынган Рәмзия:
Кем булса да барыбер түгелмени?—диде.
Ярты төн бит' Бар әле. ач. карыйк әле яныңа кем йөрүен! Без кан эчендә йөзгәндә өйлә тәкәләр үрчеттегезме?!
Ачам, диде җиңеләеп Рәмзия Үзең күрерсең!
Тукта!
Тагын ни бар?
Ачма! Килгән юлына китәр! Олаксын!
Ярамас. Син әллә ни уйларсың
Ишекне нык-нык дөбердәп теләр.
Шайтан, дип сүгенде Исламгәрәй.— Чык инде, җай табып озат үзен. Минем кайту турында ләм-мим... Телең тешләнгән булсын, бел аны?
Ни.ә? диде бик аптырап Рәмзия
Анысы... хәрби сер!..
— Кайтуың да сер түгелдер инде? Анысын халыктан ничек яшермәк кирәк?
Соңыннан, соңыннан! Ишекне җимерәме, тинтәк Анасын!! Бар олактыр шул ач тараканны
Рәмзия аптырап, өй эчен караштырды, кулына эләккән яулык, чүпрәк-чапракларны тастагы суга ыргытты, өйалдыма чыкты, каушап, тотлыгып:
Кайсыгыз йөри анда? дип сорады.
- Нишләп ишек тә ачмый торасың? диде яман чәрелдек тавыш Җил гөжли бит. ишетмәдем.
Закун бозып ут кабызырга кем кушты? Әйдә, хәзер үк советка төш! Биш йөз штрафыңны каерсыннар әле. Кага-кага катып беттем! Әллә үз теләгемнән йөримме, закун йөртә!
Гөлбикә апакаем, - диде каударланып Рәмзия. Бөтенләй онытып җибәргәнмен, хәзер сүндерәм. җебетергә керләр салган идем
Ул өстәлдә утырган лампаны алып, тиз-тиз уфылдап сүндерде Җиде юн уртасында нинди кер ул? — диде Гөлбикә тыңланып. Йокым качты бит. апакаем..
Шулай анысы, шулай, диде борынын лыштырдатып дежурный хатын. Тик онытмыйча тәрәзәләреңне хәзерлән томала Күрсәләр, икебезгә дә ару булмас, закун каты.
Ул Гөлбикәгә ияреп, капкага кадәр килде, ишекләрне җентекләп бикләде. өй1ә кергәч, һушын җыя алмыйча беркавым басып торды. Күлләвекләрне лыч i ырлатып, аның янына Исламгәрәй чыкты
Рәмзия!
Уф. котны алдын...
Аллашырга өйрәнгән син'
Тышта буран котырганнан котырынды, өйнең соңгы җылысын алып бетерде, телефон баганалары бер-берсен сагынышып җылаштылар Рәмзия үз аяклары янында Исламгәрәйнең йонлач ботларын, сыйракларын сизеп чирканып, ятсынып яны Аңа бик җайсыз, рәхәт түгел, чамадан тыш кыен иде Аның кичәге кебек ялгыз каласы, әнә шул ятим телефон бат аналарына кушылып, үксеп-үксеп җылыйсы килде Исламгәрәйнең назы аяусыз, иркәләве тупас, куллары чалгы янавычы сыман кытыршы иде. тимер богау кебек каты.
өнлә Исламгәрәйнең эче авыртты, ул, авыр ыңгырашып, уңга- сулга тәгәрәде, кочагына Рәмзияне алгач кына, аз-маз тынычлангандай булды.
Рәмзия караңгылы-яктылыда уянды, иренең бер якка ауган каты чәчләрен, төнлә киезләнгән каты-чәнчүле сакалын сыйпап-сыйпап карады. Битенә ялгыш кагылып китүдән Исламгәрәй чәчрәп уянды:
— Ә? Нәрсә бар? Кем?..
— Йокла, йокла!..
Рәмзия торып җыештырына башлады, су җылытып, тиз-тиз идәнне юып чыгарды. Исламгәрәй юрган астыннан күзен елтыратып, аны күзәтеп ятты.
— Рәмзия!
— Торасыңмы әллә?
— Сөйләшеп алыйк... Кил, яныма ят.
Ул ятмады, сагаеп кына ире кырыена караватка утырды.
Без камалышта калган идек, окружениедә, аңлыйсыңмы?
— Аңлыйм.
— Аңлыйсың, пычагым! — диде кинәт кызып Исламгәрәй,-—Аны күрмәгәи кеше аңламый да... Бөтен ягыңда кораллы немецлар! Танклар уза, самолетлар үкереп оча... Күктә дә, җир астында да сиңа котылмак юк... Коры мылтыгыңны кочаклап, тәбедәге тычкан кебек миең түнеп ягасың... Ни ашарга, ни эчәргә . Берни юк... Сине бөтен армия, командирлар. полклар ташлап чигенгәннәр.—Тәүлекләр буе баш калкыта алмый ятасың да ятасың.
Ул бераз гына сынап, чекерәеп карап торды.
Без менә шундый җәһәннәмнән сугыша-сугыша үз ягыбызга чыктык Яхшы ага балалары чебен күк кырылып калды.. Чыккач медаль бирделәр... Капчыкта ул, әнә, калай тартмада... Вагон идәнендә аунаганда түшемә тагарга оялдым. «Батырлык өчен» дип атала... Шуннан унбиш көнгә ял бирделәр...
Син өйдә унбиш кенә көн торасыңмени?
— Белдең, диде авызын чалшайтып Исламгәрәй.— Унбер көне юлда узды инде аның...
— Алайса...
Ире аңа сөйләргә ирек бирмәде, учы белән һаваны ярып туктатты:
- Дүрт көннән мин Урал ягында булырга тиеш. Безнең частьны шунда җыячаклар.
Исламгәрәй,— диде ул тагын җыламсырап.— Нигә моны кешегә әйтергә ярамасын? Батыр башың белән ил күзеннән качып ятмассың бит инде...
Моңа кадәргесен сөйләргә була,—диде Исламгәрәй түшәмгә карап. -Менә моннан ары нишләргә?..
Рәмзия хәтеренә төшерде;
Сакал кыра торган пәкеңне онытып киткән идең. Кайтырыңа булган икән, алып биримме?
Кирәк түгел,—диде Исламгәрәй, ияк астын кашып.
- Урыс пубы төсле йон җилбердәтеп йөрмәссең инде.
— Тимә, торсын.
- Болай адәм танырлык җирең дә калмаган бит.
Танымасалар, кыз ярәшергә барасым юк. Шуны колагыңа киртлә. моннан болай сиңа да, миңа да телне тыярга өйрәнергә булыр. Хәтәр заманага эләктек!
Нишләргә уйлыйсың соң. Исламгәрәй?
Ул арада көн тәмам яктырды, ишек алдында көчле шау-шу ишетелде, кемнәрдер ур-ра кычкырып, ишеккә ташландылар. Исламгәрәй яткан җирендә ап-ак агарынып, телсез калды.
Т
— Нинди тилеләр анда? Нардуган түгелдер бит?
Белгән юк. диде Рәмзия, ишекне ачып
Рәмзия апа! дип кычкырдылар малайлар ишек тавышын ишетеп Безне әни җибәрде. Күчерешергә кердек. Ач!
Әй. ходаем, диде хатын аптырап. Йоклап калганмын бит . Менә әкәмәт! Балакайлар, мин әле юньләп киенмәгән дә. Җитешкәч, үзем дәшәрмен. Әниегезгә рәхмәт лиегез.
Рәмзиянең Мәфтухаларга күченергә тиешлеген белгәч. Исламгәрәй пыр туздырды:
Нинди акылсызлык бу?! Ниндиен йорт-җиренне ташлап, чегән сыман күченеп йор тагын! дип җикеренде.
Ни эшләргә кушасың соң. Исламгәрәй? Үзең ни кылырга уйлыйсың? Син ир кеше, сүзеңне әйт Мин берни дә аңламыйм, башым катты, әйт бер сүз!
Мине шул юлдан җәһәннәмгә тагын чыгарып җибәрер идеңме әллә?! — диде кинәт Исламгәрәй.
Ир башы белән ат башы күрә, дигәннәр
Рәмзия иренә күзен күтәреп карарга да базмады, ни әйтсә дә. Ислам-гәрәйгә авыр ишетелер, рәнҗеше төшәр дип курыкты. Шул ук вакытта иренең күзендә елтыраган зәһәр утлар аны тагын да ныграк борчыдылар. Исламгәрәйнең тел төбендә әле ачыкланып бетмәгән әшәке бер ният, усаллык ята кебек тоелды.
Тездән кан эченә чыгып китеп, шунда башым олакса, сиңа җайлырак булырмы ’ Берсе китсә, әнә. икенчесе искәнеп йөри бит!
Исламгәрәй! дип кычкырды ул бар көченә.
- Акырма! Ишетерләр!.
Теләгәнеңне эшлә, диде ул ишетслер-ишетелмәс.
Исламгәрәйнең каны качкан иреннәрендә елмаюга охшаган нәрсә күренде.
Менә ярар, диде ул канәгатьлек белән. Иң әүвәл. Мәфтуха апаларга кереп, аны көйләп чык. соңыннан күз күрер. Авызыңны чамалап ач!..
Мәфтуха пыр-пыр килеп ишекле-түрле өн җыештырып йөри иде. Рәмзия, бишмәт төймәләрен ычкындырып, суык бусагага утырды Башында гаҗәп чуалчык, сүрән уйлар кайнады
Моңарчы Мәфтуха аның гаянычы, киңәшчесе, иң якын кешесе булып килде. Бер көндә ирләрен сугышка озаттылар, сентябрьнең уртасында икесе дә бер атна эчендә тол калдылар Мәфтуха дүшәмбе көнне. Рәмзия җомгада. Тормышлары да. көнкүрешләре дә. кайгылары да, серләре дә уртак иде. Уртак иде. икесенә дә җиңелрәк иде.
Рәмзия киң күңелле киңәшчесен читкә тибәрергә, бергә үрелеп барган юлны кырг кисеп, икегә аерырга керде
Уңга китсәң уңарсың, сулга китсәң тунарсың.
Кайда уң. кайда сул беркемнән сорап булмый.
Ни бар? Чирләмисеңдер лә? диде аның мыштымлыгына игътибар биреп Мәфтуха.
Я нбашлар сызлаш т ы ра
Гөнаһ шомлыгы, авыр күгәреп эшлисең бит
Баш га әйләнеп тора
Өшегән миләш кертмме? Күңелне ачып -җибәрә
Ис тидердем, ахры
Мәфтуха ана ышанмыйча карады.
Нигә малайларны бордың, озатасы кешең бар идеме әллә?
Сөйләп тә куясың кайчак, диде Рәмзия, коты чыгып
Төн уртасында ут яндырып, пәри туе ясаганыңны күрмәделәр дисеңме ’ Ак сарыгымның җилене тулган, шуны карарга чыксам, келпет- кәнсеп Кереп чыкмакчы идем дә. таракан буласым килмәде
Рәмзиянең эче жу-у итеп китте.
— Бәрәнләдеме соң?
— Күрәсең бит, юк.
— Мин мунча сорарга кергән идем, Мәфтуха апа,—диде ул, ниһаять, актык көчен җыеп.
— Турысын әйт, Рәмзия,—диде Мәфтуха яратмыйча —Өйдәш бул-маска уйладым диген.
— Ни әйтсәм дә, аптырадым инде.
— Ертылмаган җирне ямап маташма, аңлыйм.
— Әнә. шушы айда гына ничә хатынны марига урман кисәргә җибәрделәр бит, Мәфтуха апа. Окопка да хатын-кызны кыдырып алалар. Әгәр дә мәгәр сезгә күченеп яши башласам: «Өең аулак, карар кешең юк»,—дип, окопка озатсалар?.. Фатих кызы өч атна гына булып кайтты, әллә нинди яман чир эләктергән, диләр. Үтә хәтәр ди анда хәлләр!.. Бер башым яшәп ятсам, тереклегемнән аерып җибәрмәсләр дип тә уйлыйм.
Башта тырт-пырт торган Мәфтуха, аның бу сүзләреннән акыл табып, тиз үк ризалашты:
— Анысы бар икән әле, гөнаһ шомлыгы. Каян башыңа килде диген? Минем гомергә уйлап табасым юк. мөгезсез сыер күк окобына да чыгып китәр идем Бер эләккәч, котылырсың аннан. Дус. дошманына ходай күрсәтмәсен. Ярар, дөнья үзе өйрәтер әле. чәй эчик тә ятрәк төшик.
— Бүгенгә өйдә калсаммы әллә дигән идем.
— Ялкау тамырың бүрттеме?
— Белмим инде, белмим.
— Мунча яксаң, бездән дә утын ал.
Ишек ябылгач та, Исламгәрәй мич арасыннан чыкмый торды
— Капканы бикләдеңме? — диде ул кырыс кына.
— Көпә-көндез бикләнеп утырырга, әллә син, хәзер үк шиккә төшәрләр!
— Дөнья ул, Рәмзия...
— Булмас, Исламгәрәй, болай яшәп булмас!
— Тагын мәетләр белән уралып ятырга чыгып кит. дисеңме9 Бет симертергә! Үлгән атларның кабыргасын кимерергә9!
— Ил бар, көн бар!.. Халык бар!
— Халык?.. Миңа мылтык биреп, шушында кал, сакла, диделәр. Немец урап алганда кайда иде халкың? Кайда иде илең?.. Ат тоягы эзеннән эчкән сулар!.. Теш белән чәнечкеле тимер чыбыкны кимерә идек!..
— Әллә мин әйтәм, Мәфтуха апага серне ачыйкмы9
— Тиле! — дип, көлемсерәде Исламгәрәй. Ул хатынның болай да күзе очлы, теле — без. Мине бетертәсең киләме?..
— Болай яшәп булмас! — дип ычкындырды Рәмзия кинәт.
— Әллә мине гомерлеккә кайткан дип беләсеңме? Менә язга хәтле генә түзим, фронтка үзем чыгып китәм!.. «Батырлык өчен» медален миңа юкка гына бирмәделәр... Сугыш озакка барачак әле ул. көчле ул немец, бик көчле.. Кышны гына, салкыннарны гына уздырыйм инде!
Иртәнге төче коймактан соң, Рәмзия мунча якты. Исламгәрәйнең керләрен ныгытып кыздырды, төннекне ачык тотып, кабалана-кабалана аларны юып, киптереп алды.
Мәфтуха эштән кайтканда Рәмзия мунчаны күптән булдырган, үзе юынып чыгып, малайларга, «җыйнаулашып барыгыз», дип әйтеп калдырган иде. Мәфтуха мунча хәлен белешергә үзе барды, чүмеч белән ташка су салды, борылып чыкканда бусага янындагы ярыкка кысылган ялтыравык әйбергә күзе төште. Иелеп алды - кулында солдат киеменнән өзелгән йолдызлы төймә иде. Ул, төймәне өенә алып кайтып, малайларга күрсәтте:
— Бу нәрсәне кайсыгыз төшереп калдырды? - диде.
— Без түгел,— диделәр малайлар
— Миңа бир. әни,— диде бәләкәй Мәрдән.
Мәфтуха кече як сәкесенә утырып, шактый уйланды .. Төнлә Рәмзия тәрәзәсендә уйнаган шикле күләгәләр хәтерендә иде. Өченче төн дә Илай Зәбиренең кар шыгырдата-шыгырдата турларыннан узганын күреп калган иде...
Бераздан ул балалар янына чыкты, авыр сулап, һәм кисәтеп.
Рәмзия апагыз янына кереп йөрисе булмагыз!—диде.
Рәмзиянең көне пешеренеп узды, казанда ит кайнады, самавыр туктаусыз җырлады, тик өй эчендә тып-тын, бәйрәмнән бигрәк, мәет күмүне хәтерләткән күңелсез тынлык, бушлык иде
Кич белән чиста күлмәк-ыштан кигән, аруланган Исламгәрәйне кочаклап, Рәмзия бик озак җылады.
Нигә кеше төсле генә кайтмадың9 — диде ул кат-кат
Исламгәрәй хатынын түгел, тышта улаган жил тавышын, тәрәзәләргә ябылган салам маталарның кыштырдавын ныграк тыңлый иде. тешен ыржайтып, көлеп кенә куйды.
4
арган көнне барды эшкә Рәмзия, бармаган көнне юк. Мәфтуха да. малайлар да бимазалап кереп йөрмәделәр Зәбир дә шул кичтән соң кагылмады Исламгәрәйнең кочагында яралы аккош төсле тырпылдап яткан чакларында яшь хатынның сызланган күңеле әллә ниләр теләп бетерә иде. Өсләренә Мәфтуха килеп керсен, дип. уенда ялвара иде ул. кара төн уртасында тәрәзәне Зәбир шакысын, дип, өзгәләнә иде. Ичмасам, шушы билгесезлек, шушы ялган яшәү кырт киселер иде, азга гына булса да онытылып торыр иде. Исламгәрәй үзе дә Рәмзиянең хәлен күреп, ярсуларын аңлый кебек иде
Кар киткәнне дә көтә алмам, китәрмен мин! дип. көн саен диярлек кабатлап торды. Ләкин көннәр гаҗәп акрын үттеләр. Үз хәлен кешеләрдән яшерер өчен Рәмзия мең төрле хәйлә уйлап бетерде. Исламгәрәйгә ярау гаҗәп читен иде. Берәр сүз әйтә башласаң, ул йә теленә ни теләсә, шуны әйтеп сүгенә, йә булмаса, сабый балалар күк үкереп җылар- га тотына.
Бер көнне, тотты да:
Болай ит син, диде Миңа аракы алып кайт.
Син эчми идең бит, диде Рәмзия, аның тәкъдимен ошатмыйча.
- Эчми идем, эчәрмен.
Ничек итеп, кемгә дип алып кайтыйм9
Кемгә аласың дип сорашып торганнар иде ди!
Ил-күз бит ул. Исламгәрәй Карт-коры бар. хатын башым белән аракы аламмы Җитмәсә, тол башым белән
Сорасалар, даруга кирәк диярсең.
Бармыйм да, йөрмим дә.
Үләргә юлга чыгарга ята торган солдатның шул бәләкәй генә гозерен дә тыңламыйсың инде9 Изәсең? Яхшы-ы. Илай мөртәтенә, мөгаен, алган булыр идең, ә?
Рәмзиянең икеләнүен күреп, ул үзенчә үгет бирде:
Түбән авылга төшеп ал Анда сине карап тормаслар.
Хазын бәләкәй төенчеген тотып, урта юлга ла житмәде, артыннан бастырып атлы куын җиз ге. Караса Зәбир, бер үзе утырган. Көн артык суык булмаса да җилле, хәтта Зәбир бүрек колакчынын төшереп бәйлә! ән. бу үзгәреш аңа басынкы, юаш кеше кыяфәге керткән. Егетнең өстендә фил колагы дәүмәлегс якалы толып-чикмәи.
Утыр. әйдә, диде ул. чикмән итәген кайтарып.
Рәмзия үрәчәгә тезләнде.
Рәхмә!
Җил каршылан исә. өшерсең Мондарак кил
Б
— Мин монда. Түбән авылга гына...
— Э-э-э...
— Вак-төяк йомышлар бар иде.
— Әллә мин барасын ишетеп, юлга чыктыңмы дип торам!
Зәбир ак, таза тешләрен күрсәтеп, көлеп җибәрде.
Түбән авылда, дим Кибетләренә дә кагылырмын, димен...
- Менә моннан соң «алла юк» дип әйтеп кара!.. Күземә күренәсең дип торам, Рәмзия.
Тол кешенең шул инде, бөтенесенә үзе чаба..
Сөйләшәсе дә килми иде Рәмзиянең, авыз йомып барырга да уңайсыз.
— Үзеңнең кая барыш болай. Зәбир абый?
— Безнеке билгеле инде.— диде Зәбир каядыр еракка карап.— Воен-коматка барам. Әнә ич. ыжгырып килә немец. Ачы сызгыртып куа башлаганчы, барып җитәргә кирәк.
- Ә кулың?
— Кул кычыта! . Үтереп кычыта. Бармаклар чак-чак кыймылдый башлады.
— Алмасалар. әллә добровуль китәсеңме?
Зәбирнең соңгы сүзләре мактанган сыман яңгырады:
— Нигә китмәскә'.’ Китәргә исәп.. Менә син бара торган Түбән авылның Сәйфелмөлекне беләсеңдер инде, заманында председатель дә булып йөрде, кызыл төпле ыштан кигән агач комиссар!.. Шул комиссиягә каралырга тәмәке суы эчеп бара. ди. Йөрәге начар дип калдыралар икән тегене. Шул Сәйфелмөлекләр белән бер юлда йөрергә хурсынам... Хатын итәгенә ябышып ятучылар бер ул гынамы?.. Ә фашистны кем тукмап җибәрер? Илне кем арулар?.. Ерткыч бит ул, ерткычтан да әшәке. Язып баралар ич. аңлатып баралар... Җылап калыр кешем юк. бала-чагам муеныма тагылмаган, сөйгән ярлардан бәхет булмады.. Мин барып җиткәләгәнче кул үз урынына утырыр әле! На-а...
Аларның кабаланмавын сизенгән ат аякларын санап кына атлый иде. Зәбирнең төксе т авышын ишеткәч, арт санын сикертеп, бер-ике мәртәбә лырт-лырт юыртып алды.
Рәмзия егеткә күтәрелеп-сынап карады. Зәбирнең бер дә шапырынып бармавын аермачык күрде. Күзләре уйчан-моңсу егетнең, маңгай җыерылган, иреннәре кысылып-кысылып китә. Рәмзия шәл яулыгын чишеп җибәреп, аның янына чикмән итәгенә утырды.
— Сине ала күрсеннәр берүк, диде ул кинәт чын күңеленнән.— Тик исән-аман йөреп кайт Ходаем, медалеңне елык-елык ялтыратып, дөп-дөп басып, түшең киереп Югары очтан Түбән очка шае биш кат ура! Якты көндә, көндез ура! Бөтенесе күрсен.. «Илай Зәбире кайткан».— дип. райун гөж килсен!
Зәбир аның күзендә яшь күреп сәерсенде..
Авылга җитәрәк Рәмзия атны туктатырга кушты.
— Төшәсеңме? — диде Зәбир моңсу гына.
Шушында калыйм инде. Зәбир абый.
Кырда җәяүле буран себерелә. Рәмзия чана юлына төшкәч, ат. хуҗасының сүзсез ихтыярына буйсынып, байтак кына кузгалмыйча торды.
— Сау бул алайса. Рәмзия.
— Исән-сау йөри күр. Зәбир абый, юлың уңсын!
Зәбир иркәләп кенә дилбегәне какты
— На-а. малкай!
Рәмзия атлынын урамга кереп күмелгәнен көтеп торды, шуннан соң гына буталчык адымнар белән атлап китте, бераз баргач, кибет ягына — уңга борылды. Бәхетенә каршы, кибет ачык, кеше-кара юк диярлек иде. Ул ике шешә аракы алды, аларны. кешегә сизелмәслек итеп чүпрәккә
төрде, биләгән бәбәй тоткан кеше кебек, чайкала-чайкала. алдына-артына карамыйча Югары авылга кайтып китте.
Зәбирнең чана эзе күмелеп бетмәгән иде. Ул юл буе шул эзләргә карап уйланды Исламгәрәй сүзләре белән Зәбирнең сөйләшүен чагыштырып карады...
Ире, ул көткәнчә, аракыга комсызланып ташланмады, башта бөтенләй чит нәрсәләр турында сорашты.
Юлларда кеше күпме?
Юк диярлек...
Кая олакканнар алар, кешеләр, дим?
Кыш бит. басуда суык кына, жиле үзәккә үтәрлек.. Ул җилнең көче, әрсезле! е. уйсу җиргә кар ташуы турында озаклап сөйләде
Кар байтакмы?
Яуган болай. кашлак җирләрдә дә калын гына күренә
Авыл тирәләрендә милиция-мазар күзеңә чалынмагандыр?
Юк алай Нигә болармы сорашасын? Исламгәрәй, нигә сорашасың?
Тәк кенә.
Ак-кара күренмәде, йөгердем дә йөгердем.
Шуннан соң !ына Исламгәрәй төенчекне чиште, шешәләрне алды, язуларын укыды, парланган пыяланы чалбарына ышкыды Аннары эре- эре итеп икс суган гурады. калын-калын итеп ипи кисте, шешәнең берсен ачып, кырлы стаканга мөлдерәмә аракы салды. Бәләкәйрәк чәй йомыры- сы сайлап алып, аңа эчемлек койды, йомырыны Рәмзиягә габа этәрде
Салам маталар белән тоташ томаланган тәрәзәләрдән сыек яктылык кереп гора. Маталарын көндез дә кузгатып тормый хәзер Рәмзия
Мә. эч.
Эчте. ди. язмаганны.
Син эчмәсәң. мин дә тотмыйм, диде Исламгәрәй тискәреләнеп.
Ире шулай каты сөйләшкәч, ул эчми булдыра алмады, йөгкереп- буйлып саи-салкын аракысын чөмереп бетерде. Исламгәрәй аннан тизрәк исерде, куллары калтыранды, теле көрмәкләнде.
Бетерде Рәчәйнс немец, диде ул күз яшьләрен агызып Яшә- мәк юк хәзер безгә' Үлгән үлеп калыр, исәннәргә дә көн булмас'
Ил бик зур бит. Исламгәрәй, дип Рәмзия йомшак кына каршы төшеп маташса да. ныклап ук карышырга батырчылыгы җитмәде.
Китәм! диде Исламгәрәй өстәлгә йодырыгы белән сугып Сугышка чыгып китәм. Сал аракысын, әллә кайтып була яңадан, әллә юк. бәхилләшик! Туп-туры утның эченә илтеп тыгалар инде мине О-ой. ул немец танкларының үкереп килүе!
Җибәрмим, дин чырылдады кинәт Рәмзия Үз янымда тотармын!. Баз казырбыз, такта җәярбез. шунда качып яшәрсең. Ничек тә саклап калырмын
Исламгәрәй сиздермичә генә аның йомырысына аракы өстәде, эчми эчкән Рәмзиянең башы шаулады, чигәләре сулкылдап торды, ул уфылдап өстәлгә канланды
Җибәрмим. Исламгәрәй, җибәрмим! дип үкседе
Куйчы, язмаганны, диде Исламгәрәй киреләнеп Китәм дигәч китәм!
Үзе туктаусыз сугыш i а күргәннәрен сөйләде, мәетләр аша атлап йөри идек. диде, елгалар тулып адәм каны акты. диде, камалышта чакта әрекмән тамыры кимереп, аңкаулар шешеп бетте, диде
Төнне алар тыныч диярлек уздырдылар Рәмзия кече яктагы баз капкачын ачып куйды, лампа готын идән астына төште Бәрәңгеләрнең бер якка өелгән булуын күрде. Исламгәрәй баз чокырын тирәнәйтеп, бер якка ләхет кебек урын да көйләп куйган, аны калын, киң гакта белән ябы та торган да иткән. Рәмзия өйдә юк чакларда эшләгәндер, мөгаен
Баздан бик аптырап менсә дә. Рәмзия иренә аны-моны әйтмәде, дәшми-тынмый эшкә чыгып китте. Көз көне, озакка сузылган яңгырларда. хатын-кыз ашык-пошык кая эләкте, шунда куйган эскертләрне тизрәк казып чыгарып, игеннәрне сугып бетерәсе бар иде.
Өйдә читен, эштә, иптәшләре арасында тагын да кыенрак иде Атлаган саен ялганларга, һәр сүзне үлчәп, чамалап ычкындырырга туры килә иде.
Исламгәрәйне базда асрау көннән-көн авырая барды...
Рәмзиянең һушын алган бер яңалык булып алды Ике дус кыз — авылның фельдшеры Сәкинә белән быел гына укытучылар институтын бетереп эшкә килгән Зоя Лобкова үзләре теләп, армиягә китәргә язылганнар икән, гөрләп-җылашып шуларны озаттылар.
Зояны якыннан белмәсә дә. Сәкинә белән бер мәктәптә укыдылар, хәзер очрашканда да тәмләп сөйләшкәлиләр иде Йомшак табигатьле, басынкы, уенга-жырга оста җыйнак гәүдәле бу кыз сугыш арасына ничек барып керер икән? Исламгәрәйнең котын алган танкларга, самолетларга каршы көрәштә Сәкинәләр. Зоялар ни майтара алырлар?
Аны тетрәткән икенче яңалык—немецләрнең Мәскәү янында тар- мар ителүе булды. Ригага төшкән агитатор Мәшфиканың сүзләрен ул бар хатыннардан да йотылыбрак тыңлап, кат-кат сораулар бирде, һәм, ни өчендер, бу соңгы хәбәрләрне Исламгәрәйгә җиткермәде.
Чатнама суык төннәр...
Төн урталарында әле анда, әле монда бүреләр уларга тотына. Алмаш-тилмәш улашалар, явызлар. Тегермән тавы башында берсе улап аваз салса, аулак үзәннән, зират тирәсеннән башкалары күтәреп ала.
Куркыныч, шомлы...
Догалы авыл төннәрендә бүре авазларыннан өркегән кешеләр сугыш кырларына чыгып киткән якыннарын аерата гаҗизләнеп сагынышалар.
Рәмзиянең генә күңелендә — авыр таш. телендә — богау йозак, йөзендә— кара пәрдә.
Яңа ел төнендә Рәмзия чыдамады, йомыш тапкан булып урамга чыгып китте.. Берәр генә чыбыклы телефон баганалары тынып, оеп калганнар. Ник бер җирдә күңел җирсетерлек ут чаткысы күренсен!.
Күк гөмбәзе бәләкәй генә калган, йолдызлар ишлелектән кысылышып тартышалар, кыймыл-кыймыл киләләр, алар күкне җиргә сөйрәп төшерерләр кебек тоела. Әнә алар, күпер аръягындагы талга сарылып, аның шәлбер ботакларын тагын да түбәнрәк игәннәр Кап-кара шомлы офык сызыгы аның көчсез аяк очыннан гына уза кебек
Исламгәрәй янына керәсе килмәде хатынның... Телефон баганасына барып сөялде, шушы сыңар чыбыкка ялганып, уйлары еракка, яшьлегенә кайтып китте. Аның бер чакта да бүгенге кебек үк бәхетсез булганы юк иде. Йөрәген телгәләгән шәхси бәхетсезлеге ил язмышына, халык бәхет- сезлегенә үрелгән иде. Шуның өчен Рәмзия бер ялгызы бу серле йомгакны чишәрлек тә, аңларлык та хәлдә түгел иде...
Беркөнне ишегалдында утын ярып маташканда үзләренә кереп килүче шинельле, йолдызлы фуражка кигән ирне күреп, коелып иңде
Беттек.— дип пышылдады аның суыктан яргаланган иреннәре.
Нихәлләр бар. Рәмзия, диде солдат. Аның соры күзләре иркәләп. ягымлы карадылар.
- Син икәнсең. Зәбир абый.
- Курыктыңмы?..
Күземә күренәсең дип торам.
Көндез кермисең дип сүгә идең, менә көне җитте, килдем.
Әйбәт иткәнсең. Зәбир абый.
- Кичә повестка килде. Рәмзия.
Аның жылыйсы килеп китте, кунакны өйгә чакырырга теләде, каушап. әрле-бирле сугылды.
Шулаймыни, Зәбир абый? Саубуллашырга кергәнсең икән.. Әйдә. өйгә уз. кер. җылынырсың
Керә үк тормам. Рәмзия!.. Вакыт тар.. Аннары, җайсыз да
? Шулай дисеңмени?.. Зәбир абый, танклардан курыкмыйсыңмы
Күзгә-күз очрашканда куркыныч.. Авызыңны ачып торсаң, сыт- маңны сызарлар Авыз ачып тормасаң, үзең чәнчелдерерсең.
Берүк, исән-сау йөр инде. Зәбир абый
Күңелендә өермә булып купкан сүзләрдән ул нибарысы ШУЛ арны әйтә алды.
Рәхмәт яхшы сүзеңә. Рәмзия,—диде солдат йөзе ачылып Синең сүзең миңа бик кадерле Син минем беренче мәхәббәтем. Яшьли сөйгән дустым... Бәлки соңгысы булып та син калырсың, дөнья хәлен белү, әйзү кыен. Әмма менә шушы яхшы теләген өчен бик-бик рәхмәтләр яусын сиңа. Кайтам әле мин. кайтыр күк тоям . Мине кисәрлек кылыч коелмаган, мине тишеп үтәрлек пуля табылмаган. Шунысы бик аяныч, синең белән рәтләп сөйләшеп булмады Аңлатып булмады. Шома сөйли дә белмим, Рәмзия, әмма күңелем тулы уй. телем тулы тәмле сүзләр..
Нигә болай дисең, Зәбир абыкаем'.’
Син мине санламадың. Илайлар тамырыннан үсеп чыккан кәкре ботак дип кенә карадың... Беләсеңме, йомшак агач төбеннән генә вак куаклар үсеп чыга, ә каты агач имән, өрәңге, каен орлыктан шыталар
Аңлыйм. Зәбир абый.
Үләргә китмим, белеп, ышанып зор Кояш кебек әйләнеп кайтырмын. Егетең яңаклары алланды. - Сирәк-мирәк кенә мине уйлаштырсаң. кош теледәй хатыңны жәлләмәсен миңа бүтәне кирәкмәс тә!
Язармын. Зәбир абый, берсен дә җавапсыз калдырмам, диде Рәмзия чын күңеленнән.
Хәзер өеңә ник кермәгәнне аңладыңмы инде?
Юк. диде агарынып хатын
Өйдә син ышанып та бетмәс идең Башкача уйлар идең
Зәбир җайсыз гына аның салкын кулларыннан эләктереп алды. үзенә таба тартты. Рәмзия куркынып өй тәрәзәсенә, аннары урам якка каранды. егетнең кайнар иреннәре аның борын тирәсенә кагылдылар. Ул үзе дә сизмәстән аңа талпынды, сыенды, сискәнеп ике куллап егетне капкага этәрде:
Ак юл сиңа. Зәбир абый, бәгърем!
Сау бул. минем Рәмзиям, онытма!
Капка ябылгач та. аңа үтә күңелсез булып калды, эчен ниндидер шом басты, егылып китмәс өчен ул имән кискәгә утырып хәл җыйды Битләре ут кебек янды, картаеп, арып, авыр аякланып ярым караңгы өенә керде Менә җанын куркытып баз капкачы шапылдады, мич арасыннан соры к ү ләгә а т ыл ы т I ч ы к г ы.
Син: анаңны фәлән-төгән, әрсез әрлән белән ни гомер суган сатып тордың? Ә?!
Килгән бер кешене куып торырга, мин синең бәйдәге этеңме әллә?..
Исламгәрәй бу юлы сүгенеп кенә калмады, сөякчел нык йодырыгы белән аның касыгына китереп төртте, хатын тәкмәрләп барып төште, ире кая эләкте, шунда аны төяргә тотынды
Рәмзия җыламады, киресенчә, ире суккан саен аның зиһене ачыклана барды, тәнен басын торган албасты җиңелде, ире мышкылдап аның аяк очына идәнгә утыргач, елмайгандай ит те.
Җүләр, диде ул ап-ачык итен.
Бирермен мин сиңа җүләрсңне. дин гыжылдады Исламгәрәй.
Үтем җүләр. мин. диде Рәмзия, ертылган җиңен кулы белән сыпыргалап.
— Сөйрәлчек марҗа!
— Сугышка чыгып киткәндә хушлашырга дип кергән кешегә бер җылы сүз әйтми чыгардым. Якты чырай күрсәтмәдем. Илдә булмаган хәл: бер чынаяк чәй эчертмәдем... Үлемгә китеп барган батыр егеткә бер бүләк бирмәдем.
— Үтерерсең Илай малаен, бар.— диде һаман мыш-мыш килеп Ис-ламгәрәй.—Сугышта йөреп яраланган дисеңме әллә син аны? Үз кулына үзе атып кайткандыр әле!
— Ничек? диде шаккатып Рәмзия.— Әгәр бөтен ирләр синең төсле булсалар, ничек барыр иде бу тормыш, шуны уйлап карыйсыңмы?!
— Бик беләсең килсә, үзең барып кара!
— Сәкинәләр киттеләр, куркып тормадылар.
— һе, алар бит ул!
Шушы көннән, шушы кичтән алар бер өйгә сыешмый башладылар.
5
шләргә, эшләргә, эшләргә!..
Исламгәрәй мөртәт өчен эшләргә, Зәбир батыр өчен эшләргә...
Рәмзия салам күтәрсә, чүмәләсе белән өерли, бишәр потлы капчыкларны үлчәү табасы яныннан чанага бер үзе чыгарып сала Утын түмрәннәре аның балтасы төшүгә урталай ярылып китәләр...
Бүген ул эштә үтә кәефсез йөрде. Ашлык суыралар иде, алар Мәфтуха белән, кул алмаш җилгәргеч әйләндереп тордылар. Төштән соң ике тапкыр Рәмзиянең башы әйләнеп китте, күз аллары томаланды.
— Белдеңме.—диде аны битәрләп Мәфтуха.— Өзлегерсең бер дип әйтмәдемме?.. Егерме биштә чахут алып тәпи суза башласаң, исенә төшәр, соң булыр.
Рәмзия учларына төкереп, җилгәргеч сабына барып тотынды, башы әйләнгәнне сиздермәде, иреннәрен кысып, кичкә кадәр эшен куймады.
— Туктал диләр сиңа! — дип җикеренде Мәфтуха.— Җенең котыртамы әллә?.. Бар, ял ит.
Рәмзия башын гына чайкады...
Февраль ахырлары иде инде, түбәнең кояшка караган кыегында кар челтәрләнде, тәрәзәгә кадакланган калын салам маталар көннәр яктырган саен хатынның эчен ныграк пошырдылар.
Шундый кичләрнең берсендә, кичке аштан соң, алар Исламгәрәй белән тагын сүзгә килделәр.
— Исламгәрәй.— диде ул,— әйбәтләп кенә әйт әле. . Менә көннәр дә җылыга китте, бүген тамчылар тәгәрәде. Эш язга бара. Син китәргә уйлыйсыңмы, юкмы?
— Куасыңмы?—диде Исламгәрәй, кашыгын куеп.
— Ачыклыйсым килә, шуңа соравым.
— Кая бара алыйм ди мин хәзер?
— Менә бер заман сугыш бетәр...
— Тиз генә бетми әле ул!..
— Син дә, мин дә базда качып ятсак, бетмәс иде дә бәлки...
Исламгәрәй кашыгын атып ук бәрде:
— Куа алмассың! Син хәзер минем белән бер казыкка бәйләнгән!.. Үз вакытым белән чыгып китәрмен! дип ысылдады.
Иртән ул караңгылы-яктыда Мәфтухаларның ишеген какты.
Чыгып керче, күрше.
— Ни булды. Рәмзия, чыраең калмаган.
- Хәтимә апага әйт, бүген эшкә төшмим. Районга барам.
— Больницагамы әллә?
— Анда күз күрер...
Э
w Вакытың булса, кибеткә кагыл, куык-мазар күренмәсме. Кичә малайлар куыгымны ваттылар
Ул яңадан өенә кереп тормады, башын түбән игән килеш тиз-тиз атлап, район юлына төште.
Озак барды, күп уйланды Рәмзия Районга җитәрәк аны ике атлы куып җитте, ләкин чаналарга шыплап диярлек ир-атлар төялгән иде. алар ялгыз тәпиләгән хатынга шук-шаян сүзләр КУШЫП, такмак әйтеп уздылар.
Хәрби комиссариатны ул бик яхшы хәтерли иде. Былтырнын җәендә. июнь кичендә, әнә теге койма буенда алар Исламгәрәй белән хушлаштылар...
Хәзер дә ул коймаларга атлар бәйләнгән. Чаналарга саран салынган печән тирәсендә мур кыргыры кәҗәләр Ишек тирәсендә толып кигән өлкән агайлар янында хәтәр генә тәмәке пыскытып, яшьрәкләр басып гора. Арада бер-ике солдат киемлесе дә бар Кояшта эреп чыккан ат тизәген таратып, чыпчыклар туй итәләр. Чыр да чыр киләләр Ишеккә якынрак килергә куркып, ул байтак таптанып йөрде, аяклары туңа башлагач кына, керүчеләргә ияреп, коридорга атлады. Тәмәке төтене, ыгы- зыгы. җылашкан-көлешкән тавышлар, аңа былтыргы җәйне, былтыргы Исламгәрәйне хәтерләттеләр.
Ул кешесезрәк ишекне чамалап, шуны ачты, эчкә атлады. Билен киң елтыр каеш белән буган пеләш кеше папка күтәреп чыгып килә иде. Рәмзияне күргәч тукталды.
— Абый, диде Рәмзия оялып кына, армиягә кайда язалар монда?
Медперсонал? диде пеләш авызын бөрештереп
— Нәрсә, нәрсә?
Врачмы, медсестрамы?
Түгел идем шул.
Элемтәчеме?
Әйе.— диде шатланып Рәмзия. Җиденче классны бетергәч, авыл-ларындагы почта бүлекчәсендә елга якын телефончы булып ут ырган иде ул. шуны хәтерләде
— Әйдәгез әле. диде елтыр башлы кеше. Рәмзияне үз артыннан чакырыгГ.
Кечкенәрәк бүлмәгә барып керделәр:
Янбулатов. диде пеләш өстәл артында утырган озын, чандыр кешегә. Тагын бер иптәш килде. Элемтәче.
Гаризаң кайда? диде Янбулатов Дипломың үзең беләнме?
*Таризам юк. мин белмәдем.
Янбулатов көтеп горырга кушлы, үзе кем белендер телефон аша сөйләшеп алды, аннан торып, тәмәке кабызды Шулчакны Рәмзиягә күзе төшеп, сораша башлады Рәмзиянең аяклары җылына төшкән иде. лием кирегә'кит мәсә ярар иде дип. тагын курка-туна башлады Аның элемтәчелегенең ташкүлчим икәнлеген Янбулатов ярты сүздән аңласа да. һич ачуланмады, киресенчә, хуплады, мактады, гаризаны үзе әйтеп яздырды Иң ахырдан, сез ирдәме, ирегез кайда, дип сорады
Бар иде, диде Рәмзия аска карап Сугышта үлде
Кәгазегезне алып калам, диде Янбулатов Иптәшләр белән киңәшербез Иртәгә комиссия. Безгә элемтәче хатын-кызлар бик кирәк Аз-маз тәҗрибәгез булгач, шуның өегенә әйбәт теләгегез бар. бик тиз өйрәнерсез Иртәгә сәгать сигездә монда явится итегез.
Килермен, диде Рәмзия кыска гына итеп
Саубуллашып чыккач, ул. иң элек. Мәфтуханың гозерен үтәп, хуҗалык кибетенә кагылды. Куык сорагач, аннан көлделәр Кибеттән ашханәгә керле, ике стакан кайнар чәй алып, шуны өеннән килгән ипиен ашый-ашый эчте Ашап-эчеп алгач. туп-туры колхоз фатирына төште, авылдашларының очравыннан да курыкмыйча, шунда кунды.
Иртәнге җиделәрдә үк хәрби комиссариат ишеге төбенә килеп басты. Сигез тулгач, каралырга килгән ирләр белән бөялеп эчкә керде Кичәге Янбулатов аны танып, иптәшләренә күрсәтте, Рәмзияне чиратсыз гына алга уздырдылар.
Врачлар янына кергәч, аңа чишенергә куштылар. Башта кан басымын үлчәделәр, йөрәген, үпкәсен тыңлап карадылар, кәгазьләргә барын пөхтәләп язып куйдылар. Элек ни белән авырдың, бала-чагаң бармы, дип сорадылар. Шуннан чыгарып җибәрәбез дигәндә генә, үзара нидер пышылдаштылар. Рәмзияне тагын өстәл янына чакырдылар. Арадагы хатын-кыз врач аны күрше бүлмәгә дәшеп кертте.
- Нигә безнең башны бутап йөрисең, күгәрченкәем?—диде ул тата-рчалап.
— Нишләп, апа?—диде аптыраган Рәмзия.
— Синең авырың бар ич!
Булмас.— дип калтыранды аның иреннәре.
— Ирең сугышта үлгәнме әле синең?. Кайчан китте дисең?.. Июньдә үк?.. Шәп. шәп!.. Шуны яшерер өчен фронтка барырга булдыңмы?..
Врачның һәр сүзе таштай авыр, һәр хөкемендә җирәнү һәм ачы нәфрәт ишетелде. Шәрәтән Рәмзия ир-ат арасына барып кергәндәй түшен, ботын капларга, ябарга тырышты:
Булмас, булмас, юктыр.— дип кабатлады.
Үзендә барган үзгәрешне ул элегрәк тә сизенә иде. дөресрәге, соңгы көннәрдә шикләнә башлаган иде, әмма андый хәлләр аның яшь организ-мында элегрәк тә булгаладылар. Көзге пычракларда, Исламгәрәй кайтырдай күп элек тә, авыр, тынгысыз көннәр-төннәр йокламыйча уздырганда, аның тәне капризланып, числоларны, кагыйдәләрне бозып таш- лаштыргалый иде... Соңгы сырхауларны кышкы җилләр алып килде, язгы җылылар җирдәге туң белән тәндәге җәфаларны да эретеп бетерер дип өметләнгән иде
Коридорда берәүгә дә күтәрелеп карамады Рәмзия. Барысы да аның хурлыгын беләләрдер, мыскыллыйлардыр кебек тоелды аңа.
6
л бәкегә төшеп үләргә уйлады.
Район үзәге тау башындарак утыра, таудан көнбатышта, тирән иңкүлектә Зәй елгасы ага. Рәмзия моны яхшы белә иде. военкоматтан чыгуга туры аска төшеп китте.
Бата-чума байтак кына барды, эзләнеп, караштырып йөрде, җил кискән күзләреннән бөртек-бөртек яше изелеп чыкты, бер җирдә дә бәке күренмәде. Итек кунычыннан кар кереп тулып, ике аягы да лычма су булды, әмма ул яшәү турында, саулык турында түгел, үлем турында гына уйлады.
Елгага туры төшә торган урам уртасында марҗаларның водопровод колонкасыннан су алып маташуларын күргәч, үзеннән-үзе көлде. «Кайда ди ул монда батып үләрлек бәке!»..
Ишек алдыннан чана тарткан ике-өч бала йөгереп чыкты. Ике кыз. бер малай. Олырак кыз алдан чана тартып бара, калганнар чанага утырырга теләп, ике яклап йөгерешәләр, егылалар. Рәмзия авызын ачып, аларның чабышып, көлешеп узуларын көтеп торды һәм кинәт арадагы өченче кеше турында — карындагы бала турында уйлады. Аягым дымланды. салкын тиеп, аңа зарар булмаса ярар иде. дип хафаланды. Тнз-тиз фатирына кагылды, ипи төреп тоткан яулыгын икегә ертып чолгау ясады, оекбашларын тимер мич авызында киптерде. Шуннан соң гына юлга чыкты. Көн чалт аяз. тик һаман салкынча иде. Ирнә күперенә төшкәндә аны ике атлы куып җитте, юл сабып көрткә баткан хатынны болай гына
У
калдырып узмадылар, алдагы атлы аны утырырга чакырды. Сәлам алышкач, кайсы авылныкы син. кая бардын болай. дип сораштылар
Военкоматка ирем турында белешергә бардым.— диде ул.
Азлылар заготскотка гына баралар икән, күперне узып берәр чакрым үткәч, сулга борылып керделәр Шулай да Рәмзия хәл алып өлгерде, моннан ерак калмый инде, ипләбрәк атлаганда да була.
Мәфтуха капка төбенә чыгып баскан да. кулын каш өстенә куеп, район юлын караштырып тора иде. Рәмзияне танып, ана каршы китте.
Саулыкмы, тынычлыкмы. Мәфтуха апа9
- Бигрәк озак йөрдең, куркып беттем Кайларда булдың?
Кибетләргә кердем. Куык сораган идем, юкны ничек бирик дип. көлделәр генә.
Бер хат бар иде. кичәдән бирле сине көтә.
Рәмзиянең арган аяклары гәүдәсен чак тотып калдылар.
— Миңамы? Кемнән?
Солдат хаты. Фамилиясе ачык түгел. Укырга кыймадык Ирен Исламгәрәй зурында берәр хәбәр язалармы әллә?. Безнекеләрне белүче табылмаганмы?
Мәфтуха Рәмзиягә ияреп, өйгә үк керле.
Сап-салкын. кием-салымнар теләсә ничек ташланган. Күршесенең өенә күптән кермәгәнгә Мәфтуха тәртипсезлекне гажәп итте.
Ачкычыңны калдырган булсаң, мичеңә ягып куяр идек Әй. агай Чиләктәге су чирый башлаган бит Кош-кортларыңны, сарыкларыңны барлап, ашатып яптым . Әй. әйтергә онытып зорам икән, ак сарыгым бәрәнләде, үзе төсле түп-түгәрәк ике бикәч бәрән китергән Балалар бәхетеннән булгандыр инде...
Ул берни ишетмәде, берни күрмәде, чишенмичә-нигмичә җыелмаган карават өстенә барып утырды
Хаг Зәбирдән иде. Ашыгып укый башлады
«Рәмзия, исәнме, авылдаш'
Менә фронтка килеп тә җиттек Кулга күз тимәсен, төзәлде Үземнең элекке частька эләгә алмаммы дигән идем, анысы ук булмады, дускай Ничава. монда да үземә охшарлык иптәш tap җитәрлек икән. Якташ tap да байтак кичә генә Сарсаз егетен очраттым Белмисеңме икән. Мөхәммәдиев фамилияле, җөй te иренле. Ибраһим ат /ы. Сезнең замандаш булгач, беләсеңдер дә. ул сине әйбәт белә икән. Авыл хәбәрләрен сорашып җанымны алды Монда хәлләр үзгәргән, дошманны тукмарга дип атлыгып торалар. Үзең язмассың инде, исән чакта мин сызга ит торырмын. Үпкә измәссең.
Сау бул. камыш бармагым, көмеш тырнагым'..»
Иң ахырда ике генә юл җыр өстәлгән:
«Гөл былбылын, былбыл гөлен
Сагынгандыр, билгеле. «
Кемнең гөл. кемнең былбыл икәнлегенә хатта ишарә булмаса да. Рәмзиянең күз керфекләренә ачы яшь килеп бөялде.
Исламгәрәең исәнме әллә? диде түземсезләнеп кәгеп утырган Мәфтуха. „ _ , „
’ Әй. апакаем! Белмисен биз син бер нәрсәләр дә! дип. Рәмзия аның янына сыгылып төште.
Ирен I урындамы?
Рәмзия башын селкеде һәм кинәт Исламгәрәйне хәзерләп, тыңлана башлады Бат тиресеннән бер завыш-кара ишетелмәде
Юк ла. диде ул шәл почмагына күз яшен сөрткәләп Яшь чактагы белеш егет язган
Мәфтуха конвертны кулына алып, хатның кайчан язылуын, күпме килүен чутлап, егетнең исемен сорашып, шактый тинтерәтте Аннан тагын суык мичне капшап
Бакчы, аягындагы кар да эреми бит. бәрәңгеләреңә суык төшмәгән булса ярый!., дип зарланып алды. Соңыннан үзләренә керергә кыстый башлады Сөтле өйрә куйган идем. әйдә, ачыккансыңдыр. Ак сарыкның бәрәннәрен дә күрерсең
Рәмзиянең Мәфтуханы тизрәк чыгарып җибәрәсе генә килә иде.
Рәхмәт, диде ул. Мичкә ягып җибәрим инде, шунда ашарга да куярмын.. Карыным ач та түгел .
Тик Мәфтуха чыгарга ашыкмады, район хәлләрен сорашып утырды. Врачта булдыңмы, ни диделәр, нигә куна калдың, дип. барын белеште.
Исән йөреп кайткач ярый инде, югыйсә, әллә ниләр уйлап бетердем. Заманны да аңлап бетермәссең дигәндәй, яхшы кеше бар дигәндәй, яманы да тулып яга. Әнә. Кәҗә башы урамында Кайнар Гаптериләрдә берәү кунып чыккан. Солдатмы шунда, юлчымы, эт белсен Иртән торсалар, солдаттан җилләр искән, толып тун белән ике пар итекләре дә юк икән. Чит-ят кешеләрне авыл советы рөхсәтеннән башка кертмәскә дигән әмер бар Өй борынча тикшерү чыгачак, дип тә сөйлиләр...
Мәфтуха чыгып китеп, капка шыгырдаганга байтак вакыт узса да. ул мич каршысында басып торды да торды
Нигә әйтте инде Мәфтуха соңгы сүзләрне?
Күреп калганмы, сизеп белгәнме'.’ Әллә Рәмзия өйдә югында Ислам-гәрәй бер-бер эш кылып ташладымы?
Ул баз капкачы өстеннән узган саен сагаебрак атлады, астан кыш-тырдау һәм тамак кырган тавыш көтте. Берни дә ишетелмәгәч, капкачны күтәрде, сузылып, шыпырт кына
— Исламгәрәй. Исламгәрәй' дип эндәште.
Тавыш-тын ишетелмәгәч, янып торган мичтән чырага ут элдереп, базга төште. Исламгәрәй качып яткан ләхетнең 1аза тактасы каерылган, чокыр ярым күмелерлек итеп балчык ишелгән, ишелгән балчык өстенә өч-дүрт чиләк бәрәңге сибелгән иде. «Әллә, ходаем, басылып үлеп ятамы?» Такта, тарта торгач, шуып ук чыкты, чыра зәһәр ис чыгарып сүнде, ул кулы белән балчык астын капшап карады, берәү дә юк иде...
РЭКЙия баз капкачын ябарга онытып, өйне караштырды, өйалдына чыкты. Чолан идәне күтәрелгән, нигезне ныгыткан олы гына имән бүкән урыныннан тәгәрәп чыккан иде.
Бер түшкә сарык, байтак кына шикәр, ипиләр, җылы кием-салымнар, тагын шактый нәрсә-каралар урыннарында юк иде.
«АИлага шөкер, диде ул олыларча куанып, киткән икән, киткән, хәерле юл булсын, инде моннан бодай акылын җуймасын1» -дип укынды Рәмзия.
Онытылып өйгә керде, кече яктан борылганда чак кына базга барып төшмәде. Караңгы баз авызынг! карап коты чыгып, узганнарны уйлап, куркынып басып торды. Әгәр Зәйдә бәке тапкан булса...
Әллә ниләр күрерсең бу дөньяда!.
Эшләре беткәч, иркенләп, озаклап чәй эчте Зәбирнең хагын тагын бер кат укып чыкты. «Гөл — былбылын, былбыл гөлен» дигән җиренә җиткәч, үксеп җылап җибәрде.
Ләкин бу үзенең соңгы җылавы икәнен ул белми иде.
Икенче көнне иртә-таңнан. бригадир әйтмичә үк. эшкә төште. Яз җитә, чәчү җитә, аларның Куйбышев исемендәге колхозы сортлы орлык хуҗалыгы булып. Рәмзияләр. Мәфтухалар бөтен күрше-тирәләрен сортлы чәчүлек белән <әэмин итәргә тиешләр иде
Рәмзия «ВИМ» машинасында ашлык суыртты Иреннәрен кысып, ялны онытып эшләсә дә. анда элекке җитезлек тә. уенчалык та юк иде. Яз якынлашкан саен киңрәк ачыла барган офыкларга текәлеп, урамда- тыкрыкта бәләкәй малайлар очраганда ул озаклап карап тора иде.
Төннәрен ул сагаеп-саташып йоклады, тора-бара бу сагаю онытылды, ул тәрәзәсен томалаган юешлектән авырайган, тынчыган маталарын кубарып атты.
Бер гөнне кар өстеннән шыбырдап эре ләйсән янгыр явып узды. Җылытты. Шул төндә мәктәпнең хәрби кабинетыннан мылтык һәм ике пачка патрон урладылар. Милиция килеп, сорашып та йөрде Кәҗә башы урамында рәттән ике төн ут чыгып, дүрт йорт утырып янды. Шу ларның берсе Илаиларның гөп йорты иде. Зәбирнең карчык әнкәсе чак-чак чыгып котылган икән, дип сөйләделәр.
Кешеләрнең «Мөгаен генә төрттеләр боларга». дип сөйләшүе Рәмзиянең күңеленә тагын ямьсез, әшәке уйларны борып кайтарды
Март урталарында аны военкоматка чакырып, повестка килде. Теге вакытта көлен каршылаган, елмаеп озаткан Янбулатов буген шактый кырыс иде.
Ирегез Исламгәрәй турында хәбәр алынды Ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән... Димәк, исән дигән сүз Хәзер аның белән хәбәрләшмисезме?—диде ул.
Иренең исәнлеген ишеткән хатын күтәрелеп бәрелергә тиеш булгандыр да. Рәмзиянең ачуы, үче шулкадәр зур иде. ул күзләрен идәнгә терәп, сабыр гына тыштан утырды да:
Юк,- -диде. Ишеткәнем дә, белгәнем дә юк
Күңеле тыныч та, тынычсыз да иде аның.
Әмма ике йортны бергә тетрәткән коточарлык хәл булып алды
7
алку урыннар кардан арынып, сукмаклар төшкәч. Югары авыл малайлары һәр елдагы кебек балта-борау тотып, шешәләр, банкалар асып, урманга каен, өрәңге суы эчәргә йөри башладылар. Мәктәптән яшь гайлар күк чабышып кайталар да. кояш җылысы сүрелгәнче. каен суының хуты туктаганчы дип. Чүке елгасы буйлап урманга чыгып китәләр. Сукмак тау битеннән барганда иң коры юл шул якта Мәфтуха малайлары Рәмзияне ике тапкыр яз сые татлы су белән сыйладылар инде.
Якшәмбе бик матур, кояшлы булды. Мәфтуханың дүрт малае гөрләшеп лапас күләгәсендәге карны чәчтеләр, ишек алды бозын вакладылар Берочтан Рәмзияләргә дә кереп, аның язгы эшләрен караштылар Үзе ул авыр эштән сагаеп, өендәрәк утырды, иске-москы күлмәкләрен бозып, бәбигә чүпрәк-чапрагын әзерләргә керешге. Малайлар эш бетергәндә кояш җылысы ару тына иде Ни арада җыенып, чыгын киткәннәрдер, күз бәйләнә башлагач. Мәфтуха аптырап. Рәмзияләргә керде. Искәрмәстән тып итеп идән уртасына баскан күршесеннән куркып. Рәмзия чүпрәкләрен тиз-тиз мендәр астына яшерде, күтәрелеп карады
Малайлар кайтып җитми, диде пошынып Мәфтуха
Уйный юрганнардыр
Аякларын бик чылатмасалар ярый да Урманда кар әле
Мәфтуха борчылып чыгын китте, ул кире әйләнеп кергәндә язгы, зәңгәр караңгылык куерган, ябулы тәрәзәләр белән кичне каршылаган Ют ары авыл урамнарында шомлы гынлык иде Рәмзиянең кече як тәрәзәсе эчтән одеял белән томаланган булганга, ул күбрәк кичләрен шунда утыра.
Кайттылармы? диде ул. Мәфтуханың аяк тавышын ишетеп.
Инде каршы барыйкчы. Рәмзия, күңелем әллә нишли, иләсләнә
Тиз-тиз киенеп, таякка таянып, кыптыр-кыптыр Чүке ягына таба киттеләр Олы су аркылы салышан. язгы сулар талап хәлсезләнгән иске күпер икс хатынның авыр аякларын тыңлап, шытырдап калды Авылны
К
чыгып, күмер базлары яныннан тауга менә башладылар. Байтак баргач, каршы яктан сөйләшкән тавышлар ишетелде.
— Әнә алар! -диде Рәмзия, көчкә тын алып.
Шулар бугай,—дип килеште Мәфтуха да, тик аның тавышында курку һаман бетмәгән иде.
— Малайлар!—дип кычкырды Рәмзия.
Менә төркемнәр бер-берсен аерырлык дәрәҗәдә якынлаштылар.
— Әнкәй, дип кычкырды Мирхәйдәр.— Мәрдән кайттымы?
— Юк. диде Мәфтуха хәлсезләнеп.— Сез бергә йөрмәдегезмени? Әй, улым, улым!..
Малайлар аякларын көчкә сөйрәп, арып-талып әкрен генә киләләр иде.
— Бергә бардык, бергә йөрдек, ничек аерылып киткәндер, искәрмәдек... Белгәч, эзләдек тә ни, табалмадык.
Рәмзия: «Иң элек авыл советына, идарәгә кайтып әйтик, кеше җыеп килик»,— дип үгетләсә дә. Мәфтуханы тыярлык түгел иде. Кечкенәрәкләрне кайтарып җибәрделәр дә, Мирхәйдәр белән өчәүләп урманга таба чаптылар.
Әнкәсен очратып. Мәрдәннсң өйдә юклыгын белгән Мирхәйдәр, үзен гаепле санап, очып-очып бара башлады, ачыгуын, арганлыгын онытты. Рәмзиягә алар тизлегенә бару кыен булса да. аны-моны әйтеп тормады, ике кулы белән эчен тотып, терек-терек, абына-сөртенә йөгерде дә йөгерде. Мирхәйдәр юлны яхшы хәтерли икән, «әкренрәк, монда чокыр», «монда пычрак» дип кисәткәләп барды.
Күгелҗем соры урман аларны сак тынлык, шомлы бушлык белән каршылады. Уянып килгән бөре исләре, черегән яфраклардан аңкыган татлы-баллы исерткеч исләр киңәйгән борын тишекләреннән ургылып кереп, үпкәләрне кытыкладылар Беравык тыңланып торгач. Мәфтуха җан өзгеч тавыш белән:
— Мәрдән, улым! — дип кычкырып җибәрде.
Өчесе дә тын тартырга базмыйча тыңладылар. Мәфтуханың тавышы шунда ук, якындагы дымлы ботаклы агачларга бәрелеп сүнде.
— Мәрдән. Мәрдән!..
— Каен суын кайда эчтегез9—дип сорады Рәмзия.
— Аю аланында гына, әнә тегендә!
Мирхәйдәр артыннан эчкәрәк керделәр.
— Менә мин тишкән каен,— диде ул.— Шешәсе дә шул килеш тора. Т улган.
Мәфтуха белән Рәмзия йотлыга-йотлыга салкын, баллы су эчтеләр.
Әнә тегендәге каенны аңа тишеп бирдем. Анда аяк асты корырак.. Бераздан ул килеп миннән борауны алып китте. . Шуннан белмим, күрмәдем бугай мин аны...
Караңгыда агарып утырган дәү каен янында шешә дә, борау да. малай да юк иде.
— Без моннан эзләдек инде. Көек аланына хәтле барып җиттек.
— Тизрәк, тизрәк!.—диде Мәфтуха.
Кычкыра-кычкыра Көек аланын уздылар. Яныкка барып җиттеләр. Туктап, күмәк кычкырып карадылар Куркыныч, юеш урман караңгы һәм тавышсыз-өнсез иде.
Көек аланыннан сулда тоташ каенлык иде, хәтсез вакыт шунда әйләнделәр.
— Чүкедән ерагайсак, адашырбыз без,— диде Рәмзия.
— Тизрәк, тизрәк,— дип. ашыктырды Мәфтуха.
Куелыкка кергән саен кар тирәнәйде, чокыр-чакырларда тездән су ялтырап ята иде. Башта аларны әйләнеп-урап үтсәләр дә. соңра игътибар итми башладылар.
— Мәрдән. Мәрдән!..
Тик урман аяусыз тын. буш һәм салкын иде...
Яргы төн авышканда. Чүке ярларын чамалап, авылга кайттылар.
Иртә-таңнан оөтен авыл ду купты. Көне буе җыелып эзләделәр, кагылмаган почмак, үтелмәгән сукмак калмады. Мәрдән табылмады Өченче көнне Мирхәйдәр үз ише олырак малайларны җыеп. тагын эзләргә керештеләр. Бу юлы аларга Сарбай да ияргән иле. Малайлар таралышып. җиде-сигез чакрым уздылар, калын, кара урманның уртасына Тутай суы якларына барып җиттеләр Шунда Тугай суы янында, куак төбендә утырып үлгән Мәрдәнне Сарбай табып алды
Малай бер аягыннан резин итеген салып, шуның өстенә утырган, уң кулы белән шома юкә агачына ябышкан. Суыкчандыр инде, иреннәре зәп-зәңгәр булганнар, кап-кара күзләре ачыК иде .
Төпчеген җирләгән көн Мәфтуха өчен ин кара, ин авыр көн иде
Исән-аман йөреп кайтса, әтисенә ни җаваплар бирермен,—дип. кыйналды ул...
Хәзер Рәмзия кичләрен күбесенчә Мәфтухаларда урала, аларда күңелсез булса, икәүләшеп өйнең коры нигезен^чыгыггутыргалыйлар
Соңгы ике көндә җылы яңгырлар явып узды, җир тәмам пешеп, күпереп китте, колхозлар чәчүгә чыкт ы
Чәчүдән кайткан Рәмзия хәл алырга караватка яткан иде. үзендә ниндидер үзгәреш сизде. Кулы белән тотып карагач, тәне кызышып- янып китте: яңа кешенең йөрәге тибә башлаган иде
Шул төнне таң яралганда аның ишеген кактылар Кем йөри анда? диде ул. иренеп кенә.
Эндәшмәделәр, сак кына ишекне кытырдаттылар
Уянуы да. кузгалуы да бик рәхәт иде. Күзне иркәли шушы сызылып кына килгән язгы таңнар! Ул берни уйламыйча, борчылмыйча, тыныч- салмак адымнар белән өйалдына чыкты, ишекне ачты. Болдырда шинель якаларын күтәреп, посып, бөкшәеп Исламгәрәй басып тора иде. Ул. Рәмзиянең югалып калуыннан файдаланып, мыштым гына аның култык астыннан өй эченә таба узды.
Рәмзия мич буена басты. Исламгәрәй, эре-эре пычрак эзләр калдырып, өстәл янына узды, уфылдап утырды, авыр-авыр игеп йөткеренде.
Күкрәкне изә шушы ютәл, дип зарланды
Дәваламыйлармы?
Рәмзия үзенең шушы сүз белән авыз ачуына гаҗәпләнеп куйды. Исламгәрәй ачуны, нәфрәтне сизмәде, һаман үз сүзен тукыды
Ике яктан китереп кыса, чыдап булмый,
Тагын нигә кайттың? Каян?
Сагындым.
Тик хәзер качып яга алмассың, бөтен кеше күрә.
1lopcone ’
Ул елмайгандай игеп, корсагына төртеп күрсәтте. Исламгәрәй күз генә төшерде дә корык-корык ютәлләргә тотынды
Ничава. Илай тәресенә сылтарсың, барыбер себерелдегез ич'
Аның күзләре зур булып ачылдылар
Мәктәп мылтыгын син урладыңмы’
Ире баш чайкады:
Юк Нәрсәгә ул миңа’ Яз җитте, җылы Шушы ютәлне генә бетерсәм, сут ышка чыгып ки тәм Ютәл белән йөрү куркыныч Кызганмыйсың син мине, дәваламыйсың' Дәвалансам, ютта чытар идем Ю гол белән кем мине отрядка алсын’ Партизаннар ятына үтеп чыгарга кирәк мина. „
Ялганлап угырма. оятсыз, диде Рәмзия, ачы яшенә тыгылып Исламгәрәй, алама тезенә сакалын тилерә-тидерә. үксергә кереште
Куркыныч! Эт тормышында яшим Ни ашарга, ни эчәргә! Күкрәкне изә!
Ә мин сине барып әйтсәм’
Әйт. диде туктаусыз жылап Исламгәрәй.—Бетер тушы дурак башымны' Котылыр идем каһәрле дөньясыннан! Куркыныч, бер башыма куркыныч!..
Башыңның кадере булмагач, нигә аны качып асрыйсың?
Көннең яктырганнан-яктыра баруын алар икесе дә сизенделәр. Ис-ламгәрәй сүзне-эшне кыскарак тотарга кирәклеген аңлап, тагын да катырак җыларга тотынды, аннан шып туктады.
Чит кеше түгел лә мин сиңа! . Йөрәк астыңда баламны йөртәсең?!. Жәллә бераз...
Жәлләп нишли алам?
- Әйдә минем белән, күр... Хәзер вакыт тар. . Әзерләнебрәк ашар- га-эчәргә китерерсең...
— Бармыйм,—диде Рәмзия кинәт.
Бармасаң. үзеңне үтереп, йорг-жиреңне көлгә әйләндерәчәкмен, миңа хәзер ике дөнья бер!..
Куркудан бигрәк, шушы мәхлукны кызгануга охшаган хис Рәмзияне баядан бирле икеләндереп килә иде. аның буш янауларын ишеткәч, ул, көлемсерәп, жыена башлады.
— Әйдә!..
Ындыр буйларыннан Метри елгасына төштеләр. Үзәннән бара-бара зират ягына юнәлделәр. Су тирәнәйткән ермаклар буйлап тау башына менделәр...
Уф .. Әнә Рәмзияләр тузгыткан эскерт төпләре.. Байтак көлтәләр кар аегында качып калган икән. Хәтимәгә әйтергә кирәк әле, менеп җыйсыннар, мал-туарга ашатырга булса да ярар.
Тиз үк урманга керделәр. Исламгәрәй эз чуалтыр өчен генә зират тавына менгән икән, урманга кергәч тә ул. Тугай суы ягынг» борылды. Әле шырлыклар аша узып, әле ачык җирләрдән бара-бара байтак җир үттеләр.
Яндырып үтерәсең,— диде Рәмзия, бер-ике тапкыр зарланып.
Тизрәк, ерак түгел инде...
Байтак кына урап та йөрделәр, ахрысы, әллә Исламгәрәй эз бутарга гына теләдеме, ниһаять, тукталдылар. Ире кипкән иреннәрен ялап:
Монда,—диде.
Ул берни дә күрмәде.
— Кайда соң синең өнең?
Менә монда, нарат астында,—диде Исламгәрәй, иреннәрен канәгать кыйгайтып. Нарат коры урында үсә. . Мин аның тамырларын кистем, ике ай казыдым шушы чокырны Ике ай балчыкны читкә ташыдым, елгага. Тугай суына. Хәзер әйбәт анда. җылы, тик дымсу.. Ютәл күкрәкне изә!. Мин сиңа турырак юл күрсәтермен. Ашарга китер, дарулар. .
Тере килеш кабергә төшеп яткансың икән.— диде хатын, әрлән тишеге кебек шомарып беткән чокыр авызына карап.
Исламгәрәй, як-ягына карана-карана. шушы урынга ничегрәк туры юлдан килергә кирәклеген өйрәтә башлады. Рәмзия кузгалып китәргә җыенгач, тыңлаучан әнчек эт кебек, аңа ияреп барды:
— Килерсеңме? Ашарга китерерсеңме? — дип кабатлады.
Юк
Кил. кил. яме... Монда минем үземә генә бик куркыныч!..
- Сугышта куркыныч, монда куркыныч... Көтмә!
Рәмзия кояшны чамалап, туп-турыдан авыл ягына китте. Бераздан артында агач ботаклары шартлап сынды, күзләре акайган, ап-ак агарынган Исламгәрәй аның артыннан чаба иде.
Әнә. ишетәсеңме? — диде ул, Рәмзия янына килеп тезләнеп.
Нәрсә бар? Бүреме?
— Син берни дә ишетмисеңмени?
Юк
Әнә ич! Тыңла әле. Әнә тагын, җылап. үксеп йөри.
— Саңгыраумы әллә син?
Берни дә юк лабаса. Ник баш катырасын?!
Бала жылый ич Явыз рухлар мине шулай котырталар Җеннәр, убырлар! Бу Мәфтуха апа малае йөри
Каян беләсең син аны? диде кинәт чәчрәп Рәмзия
— Белом...
Каян?
“Исламгәрәй үкереп жылытГжылый'сөйләп бирде4
— Төнлә адашып минем янга килеп чыкты Тавышын ишетеп, чәчләрем үрә торды. Җылый-җылый йөгерә
Ә син? Нигә янына бармадың?
- Ничек күреним ди мин ана? Ул мине белә бит! Таныса, бетте диген!
Рәмзиянең сүзе, өне бетте. Исламгәрәйгә карата булган сонгы кызгану. жәлләү шундук юкка чыкты, үз куллары белән сөйрәп, аны Мәфтуха янына алын кайтырдай булды. Ир хатыны күңелендә нинди уйлар өермәсе тузгытканын дөрес төшенде, ахрысы, тиз-тиз сөйләргә кереште:
— Син чамалап.. Безне асарга дигән бауның юкәсен бер агачтан тунаганнар Яшерер идең, корсагыңда языгың бар.. Әгәр, мисалга әйтим, чагам дисен икән, икебезгә дә көн юк' Капут'
— Кит? Якын килмә'. Хәзер тыңла, балаңны кызганып, аңа карасы ягылыр дин кенә түзеп калам . Бүгеннән монда, безнең жирдә эзең булмасын! Теләсәң кая олак! Тикшерермен, әгәр икенче килгәндә монда булсаң, рәхим-шәфкать көгмә!
Рәмзия Мәфтуханы кочаклап озак кына басып торды, жылый алмады. күңелендә күз яшен эретерлек җылы, йомшаклык юк иде—
Язгы чәчүләр бетәр-бетмәстә төньяктан бик көчле давыл килде, яшелчә бакчасының коймаларын, капкаларны аударып, телефон чыбыкларын өзеп бетерде. Гомер кузгалмаган ташлар таудан тәгәрәп төшеп, инеш буйларын чуарладылар, күпер-басмалар урыннарыннан җиңел генә кубып, агып киттеләр. Ташу икенче көнне дә тынмады...
Өченче көнне инеш аша басма салып ятучылар Рәмзияне үткәреп җибәрделәр Яшь хатын чак кына алга иелә төшеп, тешләрен кысып. Чүке буйлап урманга таба китте. Аның чыраена карарга куркыныч иде. шуңа күрә балга осталары, кая барасың, нигә, дип сорарга да базмадылар
Ул Исламгәрәй янына бара иде.
Җил-давыл вак-гөяк агачларны гына түгел, юан-юан каеннарны да шартла 1ЫП урталайга сындырган иде Анда-монда юл аркылы озын* озын чыршылар авып ягалар.
Озак барды Рәмзия Юлы озын булса да. уе кыска, ачык иде
Менә билгегә алган юан каен Моннан туры төньякка барырга кирәк Янган урман Моннан сукмак уза
Исламгәрәй базының өстендә утырган нарат га гамыры-ние белән җиргә иңгән иде Балчык-тамырлар арасыннан сыңар кул күренеп гора. Кул янында VK мылтык көпшәсе ялтырый Таныш ку i Әнә эре-эре сары тырнак лар Гырнак асларына кан катыш балчык каткан
Ул. когы чыгып, беравык кетен торды Аннан иелде, гезләнде, кушучлап балчык алды, ашыг ын-агпыгып кулны, мылтык көпшәсен күмә башлады Кул гиз күмелде, елтыр көпшә генә бирешмичә маташты. Бераздан берни беленерлек түгел иде инде Наратны кузгатсалар гына инде .. У г корыган яфраклар җыеп килеп чокырга тутырды
Кичкә таба почта кыз ана бер хат калдырып чыкты. Ул укыды да иреннәрен тешләп. Мәфтухаларга керде
— Мә. укы,—диде ул.
Тагын ни хәбәр икән, ходаем? —дип. Мәфтуха хатны курка-курка гына алды.
«Сезнең ирегез Зәбир Рәхмәтуллин Калинин фронтында батырларча һәлак булды... Аңа үлгәннән сон Кызыл байрак ордены бирелде ..» дип язылган иде анда. Язу астына командирлары кул куйган.
Ике хатын, ике тол бер-берсенә сыенышып, байтак кына кайгырышып утырдылар. Иң элек Мәфтуха кузгалды, кече як шүрлегеннән бер нәрсә эзләп алып. Рәмзиягә сузды.
— Мә.
Аның кулында ялтырап торган солдат төймәсе иде.
Төсе итеп тотарсың... Көзен Зәбирнең керләрен юганда мунчада төшереп калдыргансың...
— Төймә генә калмады,—диде Рәмзия ап-ачык итеп.
— Беләм. Шунысы гына аяныч, ике елда ике тапкыр тол калдың.
— Хәзер җиңелрәк...
Рәмзия, ниһаять, җылап җибәрде...
Беренче кырпак төшкән октябрь таңында Рәмзия тыпырдап торган малай тапты. Мәфтуха кендек әбисе булды.
Малайга Мәрдән дип исем куштылар. Авыл советында «Рәхмәтуллин Мәрдән Зәбир улы, туды 1942 елның 27 октябрь числосында»- дип теркәделәр.
Бәби чәе эчәргә кергән күрше-күлән:
— Шушы тиклем ошаса да ошар икән, нәкъ менә Зәбирнең үзе инде, суйган да каплаган,— дип, шатлана-шатлана Рәмзиягә күчтәнәчләрен, бүләкләрен тапшырдылар.
Тәүге карлар очкан кичләрнең берсендә Илайларның өлкәне Зәбирнең әнкәсе Миңлезифа карчык та кыптырдап аларга килеп җитте, оныгын кулына алгач, озак кына текәлеп торды, тонык күзләрен яшь белән юып:
— Төпчегем, Зәбирем икән шул!—диде
Кыш урталарында Рәмзия белән Миңлезифа карчык бергә тора башладылар...
1969—70 e.i.iap.
Займище — Казан.