Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


МӘСКӘҮДӘ —
ТАТАРСТАН КӨННӘРЕ
29 майла Мәскәүгә. «Татарстан көннә- рс»н
үткәрү өчен. ТР Президенты М Шаймиев
җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының
рәсми делегациясе килде. Аның составыңда
Татарстан Премьер-министры Ф Мөхәммәтшин,
Республиканың беренче вице-премьеры Р
Моратов, Казан мэры К. Исхаков та бар иде.
Шул ук көнне Казан вокзалында Татарстан
кунакларын Мәскәү ипи-тоз белән каршылады
Аннары Мәскәүнен 3 нче Котельнический
урамында — Мәскәү елгасы ярында
Татарстанның вәкаләтле вәкиллегенең яңа
бинасын ачу церемониясе булды
30 майда Мәскәүнен «Росссия» Үзәк дәү-
ләт концерт залында, «Татарстан көннәре»н ачуга
багышланган тантаналы кичәдә. Россия хөкүмәте
рәисенең беренче урынбасары А. Чубайс һәм ТР
Премьер-министры Ф Мөхәммәтшин чыгыш ясады
Әлеге вакыйга уңаеннан. Россия Президенты Б.
Ельцин котлавы да игълан ителде Аннары Россия
һәм Татарстан гимннары яңгырады Соңыннан
җөмһүриятебезнең сәнгать осталары зур концерт
күрсәттеләр. Боларның һәммәсе Бөтенроссия
радиосыннан турыдан-ту- ры трансляцияләнде.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы
Президенты М Шаймиевнең Мәскәүдәге
журналистлар йортында матбугат конференциясе
булды.
31 майда. Сахалинның төньягында көчле
җир тетрәү һәм гаять күп корбаннар булу сәбәпле,
матәм көне игълан ителде. Татарстан артистлары
бу көнне куелган спектакльләрдән кергән акчаны
каза күрүчеләр адресына юлладылар.
1 июньдә Татарстан Республикасы һәм
Россия Федерациясенең Мәдәният министр-
лыклары арасында зур Мәдәни хезмәттәшлек
килешүенә кул куелды Мөһим документларга
Татарстанның мәдәният министры М. Таишев һәм
Россия мәдәният министрының беренче
урынбасары К Щербаков култамгаларын
салдылар.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы
язучылары делегациясенең Россия Федерациясе
Язучылары берлегендә каләмдәшләре белән
очрашуы булды Анда Россия Язучылары берлеге
идарәсе рәисе В Ганичев. Татарстан
Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,
шагыйрь Р Харисов, Татарстан Язучылары
берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев. Россия
Язучылары берлеге идарәсенең беренче
секретаре Н Ляпин. «Казан утлары» журналының
баш мөхәррире Р Файзуллин. Татарстанның
халык язучысы Г Ахунов, әдибә М Маликова һ б
катнаштылар Очрашуда Россия һәм Татарстан
Язучыларының. Татарстан Республикасы һәм
Россия Федерациясе арасындагы Шартнамә
шартларында, үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре
тикшерелде.
2 июнь көнне Татарстан композиторлары
Россия композиторлары йортында Мәскәүдәге
коллегалары белән очраштылар.
Шул ук көнне Россия Федерациясенең
Милләтләр эше һәм региональ сәясәт мини-
стрлыгында Мәскәүдә «Татарстан көннә- ре»ндә
катнашкан җөмһүриятебез вәкилләренең зур
төркемен кабул итү булды Министр урынбасары X
Боков кунакларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать
итте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары
Р Харисов җавап сүзе белән чыкты Аннары
Татарстан сәнгать осталары зур концерт
күрсәттеләр
Мәскәүдә «Татарстан көннәре» Измайлов
паркында, дистә меңләгән милләттәшләребез
катнашында. Сабантуй бәйрәме белән
төгәлләнде
ТАТАР ЖУРНАЛИСТЛАРЫ БЕРЛӘШӘ
19—20 июньдә Казанда Татарстан, Рә- сәй.
Бәйсез дәүләтләр Бердәмлеге һәм Балтия
илләрендәге татар газеталары, журналлары һәм
телерадиотапшырулар редакцияләре
мөхәррирләренең ике көнлек семинар* киңәшмәсс
булып үтте «Милли журналистика һәм та тар
язмышы» дигән исем астында узган әлеге гаять
мөһим чараны Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты, Татарстан Министрлар
Кабинеты. Президент аппараты. Мәгълүмат һәм
матбугат Министрлыгы. «Татарстан» дәүләт
телерадиокомпаниясс һәм «Татар-информ»
агентлыгы белән бергә оештырды
Семинар эшендә Татарстан хөкүмәте ба-
шлыгы Ф. Мөхәммәтшин. Бөтендөнья татар
конгрессы Башкарма комитеты рәисе, академик И
Таһнров. Мәгълүмат һәм матбугат министры И
Әхмәтжанов. «Татар-
информ»- агентлыгы генераль директоры У
Богдалов һ б. катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Семннар-киңәшмәдә катнашучылар Бө-
тендөнья тагар журналистлары берлеген төзү
турындагы фикерне як тап чыктылар һәм шул
көнне анын Үзак Шурасы да сайланды
Ссмннар-кинәшмәдә Һәм Бөтендөнья татар
конгрессының Башкарма комитеты утырышында
катнашучылар татар халкына мөрәжәгагь кабул
иттеләр Анда милли бердәмлекне ныгыту
кирәклеге ассызыклап әйтелә.
БАШКОРТ ХАЛКЫ КОРЫЛТАЕНДА
1—2 июнь көннәрендә Уфада Бөтендөнья
башкорт халкы Корылтае булып узчы Анын эшендә
Татарстаннан Премьер-министр Ф. Мөхәммәт шин
җитәкчелеген тә рәсми делегация катнашты.
КЕШЕ ХОКУКЛАРЫН ЯКЛАП
7 -8 июнь көннәрендә Истанбул шәһәрс- нсн
«Чинар»» кунакханәсе конгресслар залында «Чечен
Республикасындагы вакыйгалар яктылыгында кеше
хокуклары мәсьәләсе» дигән темага халыкара
симпозиум булып узды Анын эшчәнлегендә АКШ,
Төркия. Польша. Литва. Латвия, Казагыстан, Үзбә-
кстан, Әзәрбайҗан. Татарстан һәм Чечен
республикаларыннан кеше хокукларын яклаучы халык
депутатлары, күренекле галимнәр, язучылар катнашты
Әлеге олы мәҗлестә Татарстан Дәүләт Советы
әгъзасы. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ринат
Мөхәммәдиен катнашты. «Татарстан җәмәгатьчелеге
һәм парламентының Чечен Республикасында дәвам
иткән канлы вакыйгаларга мөнәсәбәте» хакында
чыгыш ясады.
ПОЛЬШАГА,
ГАДЕЛ КУ ТУЙ КАБЕРЕНӘ...
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе
урынбасары, шагыйрь Зиннур Мансуров һәм әдип
Рөстәм Кутуй Польшада булып кайттылар. Алар
моннан 50 ел элек Згсж шәһорендә җирләнгән мәшһүр
ятучыбыз Гадел Кутуйның каберенә зиярәт кылдылар.
фронтовикның баш очына Татарстан туфрагын
саллылар, татарча һәм полякча язулы венок куйдылар
Матәм тантанасында шәһәр хакимияте вәкилләре,
поляк язучылары, журналистлар катнашты
Моннан тыш, Казаннан килгән кунаклар Лодзь
шәһәрендә Польша язучылары һәм тәрҗемәчеләр
оешмаларында. Ю Пилсудский исемендәге үзәк
китапханәдә оештырылган очрашуларда булдылар,
поляк татарлары турында тулырак мәт ьлүматлар
белән таныштылар. Татарстан белән Польша ара-
сындагы мәдәни багланышларны яңа нигезлә киңәйтү
җәһәтеннән ун -фикерләре белән уртаклашг ы лар.
АБАЙ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШ ЛАП
Тугандаш ка гах халкының бөек ә тибс һәм фикер
иясе Абай Көнанбаевнын (1845 1904) тууына 150 ел
тулу уңаеннан. Татар-
стан Фәннәр академиясе. Г Ибраһимов исемендәге
Тел, әдәбият һәм тарих институты 23 майла фәнни
конференция үткәрде Анын эшендә Татарстан һәм
Казагыстан галимнәре катнашты.
ЯЗУ ЧЫ-ГАЛИМГӘ—» Р ХӨРМӘТ
6 июньдә Татарстан Фәннәр академиясенең Г
Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих
институтында күренекле язучы- галим,
республикабызның Г Тукай исемен дәге Дәүләт бүләге
лауреаты, академик Әбрар Гыйбадулла улы
Кәримүдлинный тууына 70 ел тулуга багышланган
тантаналы җыелыш булды Аны Фәннәр Академиясе
Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасының
Милли китапханәсе үткәрде
Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде,
бүләкләр бирелде Шушы >к тан- тана барышында ана
Кол Га зи исемендәге халыкара премия дипломы һәм
медале дә тапшырылды
ЗӘЙ ХАЛКЫ АЯЗ ГЫЙЛӘЖЕВНЫ
ХӨРМӘТЛИ
Зәй төбәгенсн Урта Баграж авылында
Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйлә- жев туып-
үскән йортны, район һәм шәһәр хакимияте башлыгы
Рәшит Хәмәлиев инициативасы белән, яхшылап
ремонтлап. <ш- ләнә-тирәссн һәм чишмәсен дә
тәртипкә китереп, әдипнең үзенә кайтарып бирделәр
Июнь башында әлеге йортны төп хуҗа га- рына А
Гыйләжсв белән хатыны Нәкыя ханымга тапшыру
тантанасы булды Аида атаклы әдипнең якташлары,
фронтовик язучы Гурин Тавлин. Тукай бүләге лауреаты
Мөдәррис Әгъләмов. шагыйрь Хәйдәр һәм шулай ук
район үзәгеннән, күрше шәһор- авыллардан килгән
күпсанлы кунак.тар катнашты.
Хакимият башлыгы Р Хәмәлиев белдер тәнчә,
киләчәктә район үзәгендә әдәбият һәм сәнгать музее
ачылачак Анда Зәй төбәгенең күренекле кешеләренең
тормышы һәм ижаты киң чагылдырылачак
КИЕВТА —САБАН ТУЕ
3 4 июнь көннәрендә Украинаның башкаласы
Киевта татарларның олуг бәйрәме Сабан туе гөрләп
үтте Анда Татарстаннан килгән кунаклар да Чаллы
төбәге галимнәре. Түбән Камадан «Пардуган»
ансамбле (җитәкчесе Н Әхмәпшш)'. Ә т- мәт. Азнакай
шәһәрләренең сәнгать осталары һәм Казаннан
«Ватаным Татарстан- «Мәгърифәт». «Шәһрн Казан»»
газеталары журналистлары да катнашты Татарстан te
легациясенең Украинага барып кайту чыгы мнарын
Чаллы шәһәренең мил тәтнәрвәр егетләре бертуган
Нәфис һам Рәфис Ка шаповлар тулысынча үз өсләренә
a т гы.тар A тар чи r җирләрдә яшәүче милләт тәтиләре-
безгә Киспг.ны -II I 1,>|||., һ.,ч I I ч k.i;, lk, мендоге татар
җәмгыятьләренә айлы м.ш.т ралы сәгатьләр,
буйсынмас бүре сурәте төшерелгән яшел әләмнәр,
тарихи кнтаптар бүләк иттеләр