Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИНША


КАРА ХИКӘЯТ
Редакциядән. Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезгә тәкъдим ителәчәк бу әсәрне укып өйрәнгәннән соң бездә киңәшү, сөйләшү, икеләнүләр байтак булды: басаргамы-юкмы бу язманы? Чөнки бик тә көтелмәгән. күнекмәгән, безнен татар халкы күңеленә ят нәрсәләр күп монда. Мондый хәлләр бездә хас түгел дип. әсәрне читкә тибәрсәң, тормыш-яшәешнең күпләрдән яшерелгән «караңгы» почмаклары, ачы чынбарлык бер читтә кыелып калачак Тормышның кояшлы ягы күбрәк дип ышаныйк. Ләкин дөньяның кырыс-ямьсез яклары да житәрлек—бүгенге тормыш калейдоскобы моны ачык раслый.
Менә шуңа да бу язманы укучылар хөкеменә тапшырырга булдык Истән чыгармыйк: автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин. Тагын шунысы да бар. әсәрдәге ва-кыйгалар, мөселман мохитенә караганда, барыннан да элек бүтән кавем милләтләр хәятенә, җәмгыять череклегенә төбәлгән.
Әсәрнең 1976 елда язылган булуын да истән чыгармыйк.
Өй эше
акыйга юктан гына башланып китте диярлек
«Нинди начар сүз бит, ә! Аны башкасы белән алыштырып булмас иде микәнни, дип нәфрәтләнде өендә өлкән классларның өй эшен тикшереп утырган яшь, тол хатын, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мира Сергеевна, һәр сүзнең әллә ничә синонимы бар, ә ул әнә, ахмак, нинди шаяру гапкан! Мондый җөмләне ул үзе уйлап таба алмас иде. берәр китаптан күчереп алганы көн кебек ачык Язучылар ни язмас Укучыларга ирекле гемага сочинение бирәсең, шаккаттырып куялар кайчагында. Толстой, Горький, Шолохов, Маяковский әсәрләре буенча инде миллион инша язылгандыр, хәтта аларның типографик ысул белән басылган шпаргалкалары да житәрлек. Кулдан-кулга күчеп, елдан-
В
сл «шомара» барып, алар инде әдәбият классиклары дәрәҗәсенә күтәрелә баралар. Бүгенге утыз иншаның яртысы диярлек әнә шул йөремсәк шпаргалкалардан күчереп язылган, һәм. артыгын тикшереп тә тормыйча, берничә җөмләдән соң ук күбесенә күз йомып та «бишле» кхярга мөмкин». 1
Мира Сергеевна, шулайрак уйланса ла. вакыт инде соң булуга карамастан, әле һаман теге сүзнең синонимын таба алмыйча интекте. Якынча синонимнар күп булса да. аларның берсе унынчы класс кызы Лена Соловьева язган иншадагы сүз мәгънәсенә якын килми иде.
Кул аркасы белән иягенә таянып, язу өстәле каршында ярым йокым-сырап. укытучы йомык күзләрен ачарга кыймыйча, нрексездән үткәннәрен хәтерләде: «Минем Николайда күпме була иде ул! Кесәсе саен берничә пакет. Никадәр кирәге чыкса да. аны беркайчан үз исеме белән атамадык. Менә шуңа да хәзер мин аның синонимын таба алмыймдыр әле. Кызык. Николай табар иде микән? Юктыр. Хәзер ул. бәлки, пакетлар урынына, кесәсендә валидол йөртер иде. Йөрәге шаяргаласа да. ул миннән темпераментлырак иде. үбешү дигәндә сөлектәй ябышыр иде Нинди татлы чаклар! Сакланганчы, миңа иң дөресе бала табасы булган икән бит! Хәер, ул чакта без нибары студентлар идек, тулай торакта яшәдек. Әйтәсе дә юк. теге пакетлар безне нык коткарды ул чакта. Юкса кырыс заманнар иде. безне институттан сөреп чыгару берни булмаган-дыр. Бала белән кая барын сыеныр идем мин ’»
Уналты яшьлек Лена Соловьсваның нәфис куллары белән дәфтәр битенә язылган әлеге уңайсыз, алты хәрефле сүз. әгәр телдән әйтелсә, янәшәдәгс теләсә кемнең ачуын китерер, хәтта кайберәүләр канлы бәрелешкә хәтле барып җитәрләр иде. мөгаен Сүгенү-тиргәшү сүзенә үзенең мөнәсәбәтен күрсәтергә теләгәндәй. Мира Сергеевна сүзнең астына кызыл карандашы белән сызды. Монардан исә сүз тагын да усалрак, мәгънәлерәк, тагын да күзгә бәрелеп торучан кыяфәт алды
Әюр менә хәзер укучылары арасында булса. Мира Сергеевна үзенең интим хатирәләре уңаеннан нык кына кызарыр иде. мөгаен Чөнки бу хәтерләү гыйлемле, угыз яшьлек укытучы белән уналты яшьлек кызны дәфтәр бигендә «чәкешгергән». әмма үзенең килеп чыгышы белән икесенә мәгълүм булмаган баят ы сүзгә барып тоташа иде
Ялгызлыктан туйган Мира Сергеевна бу юлы. киресенчә, ялгызлыгына куанды һәм. Николайның рәсеменә карап, аның җылысын һәм иркәләвең тойды шикелле. Ул. Ленаның әле тикшерелеп гә бетмәгән иншасын бер читкәрәк этәреп, өстәл яныннан торды һәм янәшәдәге диванга HI гы. Күзләрен йомып, арканча яткан Мира Сергеевна бу мину i ларда. Ко лясына тиңләп, теләсә кайсы ирне куенына алыр иле сыман. Әлеге уйларыннан оялып, үзенә кул сузучы ирне терсәкләре белән этеп җибәргәндәй ит те дә диваннан күтәрелде, барган уңайга халатын рәтли-рәтли китап шкафыннан рус теленең орфографик сүзлеген тартып чыгарды.
Мира Сергеевна ин элек «Г» хәрефенә башланган «Ган » Гон. » тирәләрендә бармагы белән йөреп каралы, аннары синоним буларак туры килә юрган «П» хәрефеннән бер сүзне эзләде. Сүзлекнең монысын читкә куеп, рус теле синонимнары тупланмасын кулына алды. Лена язган уңышсыз сүз бер генә китапка да кертелмәгән иде
«Бәлки, чит телдән кергән сүздер», дип фараз кылды укытучы, сүзлекләрне киштәгә урнаштырып. Аның ышануынча, ул бүген ямьсез- күцелсез сүзне алыштырырдай синоним табарга тиеш иде.
Мира Сергеевна бернинди чит телне белмәсә дә. күңеле сизгәнчә, бу сүз. һичшиксез, француз теленнән кергән булырга тиеш Менә шуңа да француз язучыларымы н хикәяләрен карап чыгарга ниятләде. Әмма ни Мопассан, ни Виктор Гют о. ни Александр Дюма, пн Стендаль. ни Бальзак, пи Мериме. пи Эмиль Золя әсәрләрендә андый сүз очрамаганлык ган. янә диванга ауды. Анык кына ышанычы булмаганлыктан. французларны гаепләргә дә ашыкмады.
«Бу сүзнең грекчадан яисә итальянчадан булуы, гомумән, мөһим түгел. Моны соңрак та ачыклау мөмкин. Мин, рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, орфографик хаталарга күбрәк игътибар итәргә тиешмен. Ә бәлки Лена белемемне тикшерергә, класс һәм мәктәп алдында хур итәргә теләп, «о» урынына «а» дип махсус язгандыр. Дөресен әйткәндә, минем бу сүзне әдәбиятта очратканым булмады, институтта да болар хакында сөйләшү юк иде. Күрәсең, ул медицина әдәбиятында гына кулланыла. Анда да әле латинча, бөтенләй башкача әйтеләдер ул... һәрхәлдә. Ленаның хәреф хатасы чекерәеп тора. Тагын берничә хатасын табам да, «икеле» чәпим үзенә, һәм класска бәзен текстны кайсыдыр китаптан күчергәнлеген исбат итәчәкмен. Кайсы китаптан күчергәндер, хәзергә ачык кына әйтә алмыйм. Бу минем кимчелегем Әгәр кайсы китаптан икәнен белмәсәм—укучылар каршында хурлык! Әдәбият укытучысы теге яки бу фразаның кайсы романнан икәнен белмәсен әле... Толстой, Горький, Шолохов әсәрләреннән булса, мин аларны күз йомып та чамалар идем. Бу, күрәсең, тыелган әдәбияттан яисә 1964 еллардан соң күренгән китаплардан алынган. Хәрби-патриотик теманың көчәйгән чагы.. Миңа тәнкыйтьләү дә кыен, чөнки немецларны яклыйсың дип, берәр статья чәпәп куюлары да мөмкин! Соң бит әлеге «нәрсәкәй»не Сталинград янында һәлак булган немец офицерының саквояжыннан табып алганнар, һәрхәлдә, немецларның этлеге ягыннан кызыклы факт... Андый нәрсә сугышта нигә кирәк? Сугыш хәлләрен чагылдырган роман һәм кинофильмнарда немецлар хатын-кызны дорфа төстә көчләгәннәр, аннары атып үтергәннәр. Алайса теге саклагыч нигә кирәк аларга? Хатын-кызны көчләгәндә берәүнең дә гондон кулланганы юк ич. Ул бит бары яхшы ният белән кулланыла. Немецлар рус хатыннарына яхшылык бүләк итәргә теләделәр микәнни? Югыйсә, ни өчен саквояжларында алар презерватив йөрткәннәр? Менә табышмак. Ирләрнең күбесе хатын-кыз кайгысы турында баш ватмый бит. Кызык, сугыш темасына ирекле сочинение язган Лена Соловьева бу хакта үзе пи уйлый икән'’ Бу сүзнең чын мәгънәсен аңлый микән ул? Ә бәлки, гондон дигәнне дошманга каршы кулланыла торган граната, мина, яисә нинди дә булса яңа төр корал дип аңлагандыр ул? Көлке бер хәл... Ярар, немецларны куеп торыйк, үзең турында уйларга вакыт. Юкса иртәгә Сталинград янында мөшкел калган немецлар хәленә төшүең бик ихтимал... Укучыларым миннән: «Сугышта гондон нигә кирәк?» — дип сорыйлар икән, ничек дип җавап бирергә? Укучыларыңа үзең уйлаганның барысын да әйтеп бетереп буламы соң... Әгәр, яхшымы-начармы, бер язучы фронтовой гондоннар турында мактап язып чыккан икән, аңа каршы әйтүдән ни файда? Тискәре әйттеңме, бу бит—соцреализмга каршы чыгу булачак. Мине эштә тотмаячаклар аннары. Юу-ук! Өйдә үз-үзең белән сөйләшү бер хәл, класс алдында җавап бирү — бүтән нәрсә. Үзеңне борчып, акрынлап җыйналып килгән уйларыңны ачыктан-ачык әйтеп салдыңмы—хуш, мәктәбем, диген. Укучыларың, бәлки, «сатмаслар» да, әмма инде әти-әниләре, әби- бабайлары җай гына чыксын — кыйблаң өстәгеләр кушканча булмаса. бик тиз тәгәрәтәчәкләр. Син куйган «икеле»ләр яисә ата-аналар җыелышында катырак әйтелгән сүзләр бик тиз исләренә төшәчәк...
Мира Сергеевна төнге бердә генә йокларга ятты. Аның әле беркайчан да мондый ук кыен хәлгә төшкәне юк иде. шуңа да. авыр-ямансу уйларын читкә куарга теләп, мендәр өстендә байтак бәргәләнде. Аның ачуын иң нык китергәне теге хәерсез сүз генә түгел, ә бәлки югары класс укучысы Лена Соловьева язган иншадагы фикерләрнең кайсы әдәби әсәрдән алынганын төгәл генә белмәвендә дә иде.
Укучысы күбрәкне белдеме — бу инде укытучы өчен үлемгә тиң бер нәрсә. Урын-җир өстендә аунаганда Мира Сергеевна үзенең мораль үлемгә якынлашуын сизде. «Сочинениесен күтәреп, әллә директорга керим микән?—дип газапланды ул, кул-аяклары белән юрганны читкә
бәргәләп. Директор сугыш турында нәрсә белә сон, армиядә булмаган. 29 яшен төгәлләп кенә киде... Бәлки, дөньяда андый әсәр юктыр ул? Ихтимал, Лена аны уйлап чыгарган яисә идән асты самиздатында чыккан берәр китап кисәгеннән файдалангандыр! Самиздатта чыккан әдәбиятны, кулга эләксә, мин укырга тиешме0 Моның өчен эшеңнән колак кагу гына түгел, статьяга килеп кабуын бик ихтимал.. Юк. юк! Иң яхшысы, сугыш ветераннарының берәрсе белән әңгәмә корып карарга! Инша хакында берни әйтмичә генә. Ләкин ул ветеран үз укучьгл арыңның әтисе яисә бабасы булырга тиеш түгел...»
Мира Сергеевна әнә шундый уйлар белән ятып йоклады Күпмедер вакыттан соң ул, җиңелчә пышылдау һәм Колясының таныш иреннәрен тоеп, үзе дә сизмәстән диярлек эчке киемнәрен салып ташлады. Аркасына яткан килеш, ислемай исе сеңгән мендәрен үпте, кочаклады, татлы хиссияткә бирелде. Саташып уянганнан сон гына бу хәлләрнең татлы төш икәнлеген тойды һәм Николайның янәшәдә булмавы күңелен үкенеч белән тутырды. Үз-үзеннән оялды ул. үз-үзен нәфрәт белән кыйнады. Татлы-саташулы тойгылар аңа тирән яра ясаган иде. Менә шуңа да, бу халәтеннән тизрәк котылырга теләп, киенде, төшендәге үбешүләр, ә бәлки инде исәп дә булмаган Коляның сурәте артка чигенгәч кенә күңеленә күпмедер тынычлык килде аның
Бу тынгысыз кичтә Мира Сергеевна икенче кат йоклап китте. Бу юлы Ленаның өй эше турында уйламаса да. төшендә дөнья буйлап гизде: әле Сталинград яны сугышларында катнашты, әле ниндидер концлагерьга эләкте, әле ниндидер немецның саклагыч нәрсәсез генә көчләвенә юлыкты... Уянганда тәмам курыккан һәм кара тиргә баткан иде
Консультация
кенче көнне, эңгер-меңгер төшкәч. Мира Сергеевна бер ярты тотып Ватан сугышы ветеранына чаган аяклы ялгызак картка, эчү белән даны чыккан инвалид өенә килде.
Инвалид агай шактый кәефләнеп өлгергән иде инде, күчтәнәч яртыны күргәч, тәмам айныды, очрашу хөрмәтенә ярты стаканны рәхәтләнеп каплап та куйды. Аракыдан баш тарту аның өчен фаҗигагә тиң бер хәл иде.
Иван Фсдотыч. сез сугышта хатын-кызларны яраттыгызмы? дип, турыдан-гуры көтелмәгән сорауны биреп i ашлады кунагы, чөнки ул сүзне нәрсәдән башларга белмичәрәк юра иде.
Мира Сергеевна уртача матурлык!а булса да, сыңар аяклы, сакал баскан, ярым чиста сәрхүш кар! өчен генә түгел, хәтта яшь-булдыклы егетләргә дә дөнья гүзәлләренең берсе булып күренерлек иде.
Мин хатын-кызларны һәрвакьп яраным, сеңлем. Хәзер дә шулай... Сугышта бит янәшәңдә үлем йөри, ә үлем алдыннан хатын-кыз турында уйламыйсын инде. Андый чакта иңәүвәл якын туганнарың искә төшә. Туплар а I канда музалар тик юра. диләр. Кино караганың бардыр. М-да, анда хәт га мәетләр арасында да үбешүләр мөмкин Болар барысы да саташу, сеңелем Моны яр!ы юләрләр генә эшли.. Мин моның мисалларын күп ишет кәнем, күргәнем бар. Сугыш хәгәр нәрсә, тирә- ягында гел мәетләр, үзең дә көннәрнең берендә мәет булып куймагаең, дип уйлыйсын Госпитальдә исә хәлләр бөтенләй башка, анда инде тормыш-яшәү хисе аңкып юра! Миңа 30 яшь иде Мин анда яшь кенә шәфкать i ут ашы белән ихластан якынлашын киi гем. Болар, әлбәттә, минем аякны кискәч һәм яралар төзәлгәч булган хәлләр Аңа кадәр минем башымда хатын-кыз уе бөтенләй юк иде Ул чакта минем койка янәшәсендә бер галим яткан иле. 40 50 яшьләр тирәсе, һәрхәлдә, бездән
И
картрак инде. Мәхәббәт хакында, әй. фәлсәфә корып күрсәтә бу! «Хат .Щ- кызга мәхәббәт гомер буе дәвам итә. Ә инде гомер уза торгач, гамәлдән теориягә таба авыша башлый», ди торган иде ул. Мин ул чакта аның әйткән хикмәтле сүзләрен аңламый идем. Менә сез гыйлемле кеше, мөгаен, тәҗрибә белән теориянең аермасын яхшы беләсездер... Белмисезме? Ха-ха Менә монысы гаҗәп?!.
Мин, әлбәттә, чынбарлык һәм геопиянен нәрсә икәнлеген чамалыйм. диде Мира Сергеевна, югары белемле икәнен аңлатырга тырышып. Билгеле булганча, кеше тәҗрибәгә үзе белеп-тотып караган нәрсәләр аша ирешә Кулы гына түгел, күз һәм колаклары да шушы эшкә ярдәм итә. Кыскасы, кеше бөтен авырлыкны үз җилкәсе аша үткәрә, тәҗрибә туплый. Теория исә тәгълимат ул. Аның аша алынган белемнәрне гамәлдә сынап, тикшереп карарга кирәк. Гомумән. Иван Федотыч, теория белән гамәлне аерып карау бик кыен. Алар күренмәс җепләр белән үзара бик тыгыз бәйләнгән. Теория аңга, кеше күңеленә бәйле нәрсә Ә инде уйлый белмәгән организмнар бары гамәл белән яши... Кайсыдыр акыл иясе әйткәнчә, сөюнең дә теоретик һәм гамәли яклары бар Биредә мәсьәлә күпкә катлаулы, чөнки сөю формуласын әле берәүнең дә гөгәл генә әйтеп бирә алганы юк. Тәнең белән тоймаган, ләкин янәшәңдә диярлек торган мәхәббәтне теория дип билгеләргә мөмкин- дер
Инвалидның инде сүнәргә таба барган күзләрендә тере очкын кабынды Мира Сергеевна мәхәббәт хакында сөйләү өчен нәкъ менә ана керсен әле! Алар бүлмәдә икәүдән-икәү генә булу сәбәпле, бу хәл аңа төрлечә уйларга урын калдыра иде. Ул әледән-әле иске дерматин белән тышланган какшаулы урындыгын рәтләгәндәй итте, култык таякларына таянды да Мира Сергеевнаның рөхсәте белән стакан төбенә янә бераз аракы салды. Шуны авызына койганнан сон, арыш ипиен иснәде дә. тигез хокуклы әңгәмәләш роленә кереп, сорау бирергә ашыкты:
Шулаен шулай да. баш бит үзе дә кеше тәненең бер өлешенә керә. Адәм баласы баш миен кыймылдата икән, димәк, ул тәне белән дә эшли дигән сүз. Шуңа күрә теория белән практиканы ничек аерырга соң? Мин аптырап калдым...
Әйтәм ич. укытучы өчен, мәсәлән, дәрес бирү — практика, ә инде булачак шоферларга машина төзелешен аңлату — теория Димәк, баш мие белән генә ярату шулай ук теориягә керә Гамәли мәхәббәт өчен исә тәннең башка әгъзалары да катнашу сорала Бу мәсьәләләрдә. Иван Федо 1 ыч. сез генә түгел, башка бик күпләр дә бутала. Диамат аңлатуынча. аң -баш мие продукты, димәк, материянең, ягъни безнең тәнебез продукты Шушы мисалда диамат материянең—беренчел, аңның икенчел икәнен исбатлый. Ә рухны кая куясын? Аң материядән аерыламы, рух тәннән аерыламы—әле моңа бер генә галимнең дә җавап бирә алганы юк.
Инвалидны баштарак мәхәббәт темасы кызыксындырса да, хәзер инде Мира Сергеевнаның аң һәм материя турындагы фәлсәфәсе аны туйдыра башлаган иде. Шунлыктан ул. кирәксә-кирәкмәсә дә. искергән- таушалган борынын имән бармагы белән угалады, урындыгын күче- ргәләде, аның уйлавынча, ул әле көтмәгәндә килеп кергән бу хатынга яратуга сәләтле икәнен гамәли яктан да раслап бирә алыр шикелле иде. Әңгәмә темасын үзгәртәсе килеп, шуңа да Мира Сергеевнаның тукталганын көтә иде Сүз әйтергә теләп, берничә тапкыр талпыныш ясавы күгелҗем иреннәрен кыймылдату һәм өзек-өзек иҗекләр чыгарудан уза алмады. Ниһаять, тол хатын тәмәке төтене исеннән төчкерә башлады һәм менә шул чакта инвалидка үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек ачылды.
Мәхәббәт ул. кадерлем. катлаулы нәрсә. Әйе, рухка бик якын ул. Дөресен әйткәндә, мин кайсы беренчел, кайсы икенчел дигән нәрсәләр белән беркайчан кызыксынмадым Фән бит шулай аңлата: башта кеше
туган, аннары гына уй-фикерләре. Ләкин моның хатыннарга ни бәйләнеше бар... Каймакны янәшәңдә беркем булмый, ә тәнең мәхәббәт эшләренә әзер тора. Күрәсең, иң элек кешенең рухы-җаны уяна. аннары инде тәне... Салын җибәр азрак! Төчкерүне шундук бетерә ул.
Мин бит шампан шәрабе генә эчәм. Иван Федотыч. аракы йотканым юк..
— Төрле-төрле шәрабләргә караганда аракы файдалырак, дип саныйм Мәсәлән, мин эчәм һәм беркайчан да авырмыйм Хәтта төчкергән дә юк Күз тия күрмәсен тагын, ходаем..
м Хатын, бу сүзләргә ышанып, стакандагы аракыны көч-хәл белән эчеп куйды. Каршындагы әлкәш картка охшатып, өстәлдәге бердәнбер кабы-млыкны кипкән сохари кисәген иснәде. Мира Сергеевна төчкерүдән соң бүленгән сүзләрен дәвам итә башлагач, инвалид аңа аракы тәкъдим иткәненә үкенеп тә куйды. Хатын янә төчкерә башласын әле дип. тәмәкесен кабызды. Әмма хатын инде төчкерми иде. киресенчә, фәлсәфи уйларына гагын да ныграк, тирәнрәк кереп китте
Бу очракта сез хаклы. Иван Федотыч Андый хәлләр хатын-кыз белән дә булгалый Рухның беренчел, тәннең икенчел булуы мәхәббәт өлкәсендә генә түгел, җәмгыять тормышында да чагылыш таба. Коммунизм төзү этабында кешеләрне өр-яңадан үзгәртеп тәрбияләү, аның соңында сүз тыңлаучан монолит җәмгыять вәкилләре әзерләү нәкъ менә шушы күренешнең ачык мисалы. Бу очракта рух беренчел, чөнки кешене үзгәртеп кору өчен аның җанына үтеп керәләр. Хикмәт шунда ки. бу эш белән диаматка тирән бирелгән кешеләр шөгыльләнә.
Мира Сергеевна атеизм, идеализм, физика өлкәсендәге ачышлар, рухның гаҗәеп бер нәрсә икәнлеге хакында тагын әллә ничаклы нәрсәләр сөйләде әңгәмәдәшенә Парапсихология һәм телепатия хакындагы яна мәгълүматлар да чиггә калмады. Кешенең уй-фикерләре ерак араларга тапшырылуы, кеше организмындагы «пси» факгоры хакындагы хәлләрне карт аеруча кызыксынып, гаҗәпләнеп тыңлады
Хатын артык мавыгып киткәнен чамалады, ул бит бу әлкәш инвалид янына лекция укыр өчен кермәгән иде ләбаса! Педагогларга хас булганча, ул үзе теләгән төп мәсьәләнең чишелешен эзләде, шуңа ачкыч табарга тырышты. Ничек кенә җай табып, теге сорауга ачыклык кертергә сон’’
Җай чыкмаганлыктан. Мира Сергеевна бертуктаусыз фәлсәфә корды. әллә укытучылык, әллә хатын-кызлык горурлыгымы шунда, тон сорауга күчәргә ирек бирми иде Инвалид карт хатын-кызлар турында сөйләгәндә теге сорауны кузгату уңайсыз булса, ә инде парапсихология кебек югары материяләрдән сон оч тиенлек презерватив темасына күчүләре икеләтә авыр иде Мира Сергеевна кыюлык өчетт берничә йотым эчемлек капты. Шуны гына көтеп торган инвалид, форсаттан файдаланып. әңгәмәгә керергә ашыкты:
Паровозның пар белән эшләгәнен беләм. Ә менә нар беләтт эшли торган психологияне күз алдына китерә алмыйм Шулай да чамалыйм Ну. шайтан алгыры, гаҗәп булачак бит! Димәк, син өйдә утырасын һәм миңа үзеннен уйларыңны җибәрә аласың. Ә син, өеңдә утырган килеш, минем ниләр уйлаганны белә аласың микән, ә?
Галимнәр кешедә «пси» дигән матдә барлыгын исбатларга ният-ләнәләр Әгәр менә шушы расланса, сезнең дулкынга көйләнә алсам, сездәге фикер төрне. һичшиксез, укый алачакмын Әлс монысы мәсьәләнең бер ягы тына Кешедәге «пси» кисәкчәсенә таблетка һәм уколлар ярдәмендә тәэсир men. аның рухы-җаны белән идарә итү мөмкинлек.тәре ачыла Сез. Инан Федотыч. моның нинди сикереш, үсеш булачагын күз алдына кигерәсезме! Бу ифрат зур дәрәҗәдәге фәнни-техник прогресс булачак' Миллионнарча сәяси тәрбиячеләрнең кирәге бетәчәк, әллә ничаклы оешма тар. фәнни-тикшеренү институтлары ябылачак Ни партия, ни комсомо I. ни профсоюз. ни матбугат калмаячак Фәкать хөкүмәт һәм Дәүләт куркынычсытлыгы комитеты тына калачак Хөкүмәт оашлыгы-
нын фикер һәм директивалары газета-китаплар сыйфатында түгел, пилюли һәм инъекцияләр рәвешендә дөнья күрәчәк Димәк, хөкүмәт белән теләсә нинди чукрак яисә сукыр идарә итә алачак дигән сүз. Күпьеллык, кыйммәткә төшә торган күпме тырышлыклар, шул ук вакытта нәтиҗәсе ташкүлчим булган сәяси-юрбияви эш бала табу йортында ук нәни гражданин өчен нибары бер укол белән алышгырылачак. Икенче укол исә хөкүмәт башлыгы алышынган очракта гына ясалырга мөмкин. Шуңа күрә бу илнең гражданнары, икенче кат укол ясалудан куркып, үзләренең юлбашчысына мәдхия укып гомер итәчәкләр.
Алайса госбезопасность нигә кирәк? —дип. куркынган төстә сорады инвалид.
Халык арасында уколдан качкан яисә аның йогынтысына бирешми торган кешеләр дә табылырга мөмкин. Госбезопасность дигәнең менә шуларны йөгәнләү өчен кирәк тә инде... Сезнең, мөгаен, коммунизмда дәүләтнең үләчәге хакында ишеткәнегез бардыр. Ленинның «Дәүләт һәм революция» дигән атаклы китабында бу хакта ачык әйгелгән Ленин, дәүләтнең үләчәген дәүләтне ныгыту юлы эшләү мөмкин, дигән фараз үткәрә. Ленинның томанлы тезисларын бүгенге көнгә күчерсәк, дәүләтне ныгыту — деспотизм кулланып булса да. аерым бер илнең барлык халыкларын тоташ буйсындыру дигән сүз. Халыкның йөз процентын буйсындырганнан соң бу дәүләт үлә һәм тигезлек килә! Нәкъ менә шушы тигезлек тегесеннән дә рәхимсезрәк булган яңа дәүләтне барлыкка китерәчәк. Ленин биредә мәсьәләнең байтак якларын уйлап җиткермәгән. «Пси» дигән матдә-кисәкчәләрдән оста файдалана белгәндә генә сүз тыңлаучан бертөрле җәмгыять төзергә мөмкин. Марксистлар моны беләләр. әмма аларга барыбер кешенең рухы белән эш итәргә туры киләчәк.
Ишеткәнем бар бу хакта. Коммунизмда хәтта акча да бетәчәк, диләр. Бер яктан, бу бик яхшы. Никадәр мәшәкатьтән котыласың! Үтерү, талау кебек нәрсәләр һәммәсе акча аркасында килеп чыга бит. Банк, саклык кассалары да халык һәм дәүләт өчен бер җәфа инде һе. коммунизмда ничек булыр икән соң? Акча бетерелә икән, аракыны ни-нәрсә белән аласы икән.’ Төзиләр —ә мәгънәсе әллә нәрсә түгел. Арестантларны бушка ашаткан, киендергән сыман итмәкчеләр. Нигә миңа андый тормыш! Була торган хәл түгел бу. Коммунизмга ныграк барган саен без катырак эчәчәкбез Минемчә, дәүләт үлсә дә. аракы һәм акча беркайчан үлмәячәк...
Соңгы сүзләрен әйткәндә инвалид Мира Сергеевнага шундый итеп карады ки. өстәлдә! е шешәдә калган йөз грамм аракыдан башка, аның уенча, коммунизмга барып җитү мөмкин түгел иде.
Мира Сергеевнаның юньләп аракы эчкәне булмаса да. аңлады шампан шәрабләренә караганда монысы көчлерәк, тәэсирлерәк икән Күбрәк сөйләшкән саен алар Мира Сергеевна ачыкларга теләгән сораудан ераклаша бардылар. Юкса бер сорауга ачыклык кертер өчен генә алкоголик карт янына керде һәм аның белән табындаш булуга ризалашты ул. Кыюлык өстәр өчен әллә тагын бераз эчемлек кирәк булды микән.’
Каршында утырган ханымның уйларын укыгандай, сугыш ветераны сүнеп барган «Беломор»ын читкә чиртеп ташлады да. урындык артына таяна-таяна. шкафтан бутылкалы куе сыеклык тарт ып чьи арды. Маймыл бананны чистарткан бер сурәттә, тешләре белән калай бөкене каезлап алды да шешәдәге тозлы сыекчаны үзенең стаканына салды. Ана кушылып. Мира Сергеевна стаканы төбендә калган күз яшедәй чиста сыекчаны эчеп куйды.
«Зәһәр, шайтан алгыры, аракы ише генә түгел», дип ухылдады инвалид, стаканын каплап куйгач. Көмешкәнең сасы исеннән Мира Сергеевна читкә борылды, шул форсаттан файдаланып, сумкасындагы эченә эластик резин боҗра салынган ^әгазь пакетны капшарга өлгерде.
Сезнең бу «штука»ны күргәнегез бармы. Иван Федотыч? дип сорады ул. алдан ук әзерләнгән соравын, ниһаять, тышка чыгарып
Юньләп хәтерләмим дә инде. Оныгым аны портфелендә йөртә Минем яшьтә мина кирәге юк инде анын
Нервылары нык кына киерелгән булса да. Мира Сергеевна үзен борчыган, тынычлыгын алган сорауга җавап алырга теләп, соравының һәр сүзен иҗекләп әйтеп бирә алды: «Для че-го на вой-не гон-дон?» Инвалид, каткан һәйкәлдәй, селкенмичә утыра иде. «Әйтегезче. Иван Фсдогыч. сугышта нигә кирәге бар анын’ дип гайрәтләнеп китте ханым. Сез биг өч сугышта катнашкан кеше. Орден һәм медальләрегез бер кастрюльне түбәләмә күмәрлек. Мактанган булдыгыз тагын Ә үзегез гап-гади бала-чага соравына да җавап бирә алмыйсыз. . Тагын кабаглап сорыйм: нигә кирәк икән ул? Әйтегезче шуны»
Инвалид нидер әйтергә талпынып караган иде. җавап урынына авызыннан аксыл күбек чыгып, төбенәчә диярлек киселгән сыңар аягы ягына 1аба кинәт авып төште.
Когочкыч курку халәтен җиңеп. Мира Сергеевна урамга йөгереп чыкты. Тиз атлады, юл буе бер генә таныш-белешенә лә юлыкмады Монысы шатландырса, шул ук вакытта чирле, ялгызак инвалидның үзен генә шул хәлдә калдырып китү анын намусын талкыды. «Нигә эчтем, әгәр аек булсам, мин аңарга, һичшиксез, беренче ярдәмне күрсәткән булыр идем. Хәтта «скорый» чакырган булыр идем әле. -дип бәргәләнде ул. Әгәр минем, укы «учының, эчкече бер картка кергәнемне белсәләр'.’ Коточкыч! Нәрсәдер булачак, аерым статья белән эштән гөрләтеп куачаклар! Әгәр карт үлсә, «өрмә дигән сүз. Дипломнан мәңгегә колак кагачакмын Вәт. юләр, нигә әле шул балалар сочинениесе белән башымны әйләндердем! Ни телиләр, шуны язсыннар Ахмак баш аякларга тынгылык бирмәс, ди. Эшләр харап Нишләргә сон?»
Йорт почмагына сөялеп бераз еламсыраганнан сон ул, кинәт үзен кулга алып, инвалидка беренче ярдәм күрсәтү нияте белән алга таба кузгалды. Ветеран яшәгән йорт подъездында ниндидер бер хатын исәнләшкән иде. Мира Сергеевна җир тишегенә кереп китәрдәй дәрәҗәдә уңайсызлану тойды. Ирексезләп баскыч култыксасына таянды, чөнки аякларын атлар хәле юк иде Шула«*г да көч-хәл белән аска төште. дивар« а таяна-таяна урамга чыкты. Аңлады: мондый хәлдә ул инвалидка барыбер бернинди ярдәм күрсәтә алмаячак
Төшенә иде. каргнын өенә керсә, андагы хәлләрдән ул йә анын югалтачак, яки бөтенләй җан тәслим кылачак. «Аның янәшәсендә үлеп калу, җитмәсә, икәүдән-икәү, нинди хурлык булачак! дип. томанлы «ына уйлана иде ул. инвалид йортыннан ераклаша барып Беренче ярдәм күрсә« көндә. ихтимал. «авызга авыз» ысулы белән ясалма сулыш алдырасы да булыр иде әле. Аллам сакласын, шул хәлдә кочаклашкан килеш үлеп китсәң! Иртәгесен тикшерүчеләр, газетчылар син? фотога төшереп алачак Сенсацион фельетон әмәлләп тә куярлар: утыз яшьлек ханым 65 яшьлек инвалид карт кочагында эчеп үлгән, диярләр! Ә пакет кайда соң?.. Com ы гапкыр сорау биргәндә өстәл өстенә килеп төшкән иде. димәк, сумкасына кире салырга оныткан ул аны Бу инде фельетонга «ына түгел, чып-чын детективка гин Хурлыгы ни торачак!»
Шушы уйларына уралып. Мира Сергеевна черек койма белән бергә нәни бакча эченә габа аулы Аяклары исә тротуардан бераз гына чыгып юра иде
Хатын-кызлар айны гкычы
угышчан комсомол дружинасы членнары (ЬКД) сәрчүш хатынны якындагы айныткычка илтеп тапшырдылар. Бөгәрләнгән өске киемнәре, газаплы кыяфәте бирсдәгсләр өчен күпне аңлата иле Әмма Мира Сергеевна беренче мину «ларда ук аңына килде һәм
С
бернинди дә начарлык эшләмәвен тырыша-тырыша аңлатып, җибәрүләрен үтенде. Дружинниклар белән ул баштарак тыныч кына атлап барган иде. чөнки кызыл чүпрәк бәйләгән бу егетләр, ни әйтсәң дә. жуликлар түгел сәнә. Ләкин арадан бер үткенрәге күкрәгенә кул суза башлаган иде. хатын аның яңагына чалтыратып сукты. Шушы хәлне «кабартып», БКД членнары ике битлек рапорт язганнар иде.
Айныткычта аны капшап тикшерә башлагач, хатын бер милиционерның бармагын тешләде, анысы да рапорт язды. Шулай игеп, ярты сәгать эчендә Мира Сергеевна үз биографиясенә гомер буе да эшли алмаган күңелсезлекләрне туплап өлгерде.
Сорау алганда, тәҗрибәсезлеге аркасында, янә дә чираттагы хатасын кылды, үзен төзелештә эшләүче ташчы, бүтән адрес белән яшәүче Иванова Анфиса Петровна дип танытты. Яңакка сугу һәм бармакны тешләү гаепләре янына өченчесе рәсми документта теркәлгәнчә әйтсәк хакимият вәкилләренә каршылык күрсәтү, кул күтәрү, рәсми хезмәткәрләрне алдау кебек күңелсезлекләр бер бәйләмгә тупланды.
Селектор кнопкасына басып, дежурный яңа кешенең адресын, исем- фамилиясен. туган елын, эш урынын күз ачып йомган арада ачыклап биргәч. Мира Сергеевна нинди хата эшләвен бик тиз аңлап алды, тик соң иде инде. Матбугат, радио, кино аша бу кызыл погонлы егетләрне үз итеп өлгергән иде ул. укучыларын да төрле тәрбия чаралары ярдәмендә милиция хезмәткәрләрен хөрмәт итә белергә өйрәтә, яшүсмерләрне БКД членнары булырга чакыра иде. Ә хәзер нәрсә? .
Ә хәзер кораллы, тупас, тук кыяфәтле милиционерлар даирәсенә, рәшәткә дөньясына эләккән, махсус урындыкка бәйләп куелган Мира Сергесвнаның тәртип сакчылары хакындагы уйлары үзгәреш кичерә иде. «Димәк. Советлар Союзында барлык гражданнар төгәл исәптә тора, аларга эштә генә түгел, арестантлар сыман, милициядә дә досье- мәгълүмат тупланган. Гражданин эшкә конвойсыз йөрсә дә. аның артыннан КГБ. МВД, тагын илнең әллә ничаклы яшерен һәм яшерен булмаган оешмалары, агентлары дүрт күз белән күзәтеп тора икән... Баксаң, бу иксез-чиксез илне чорнап-саклап торган пограничниклар һәм ит ашап кына үскән овчаркалар чит ил шпионнарын һәм агентларын тоту өчен түгел, ә үзенең гражданнары, төрмәдән качкан арестант кебек, чит илгә чыгып качмасын өчен дә тырышалар икән»
Мира Сергеевнаны (хәзергә Анфиса Петровна) өске киемнәрен бер кат чишендереп, камерага кертеп яптылар. Анда сәрхуш кыяфәтле хатыннар байтак иде. Арадан берәве, почмаккарак елышкан да. күз яшьләрен чишмәдәй агызып елый. Борыныннан кан тама, күз яшьләре белән кушылып, алар икесе бергә идәндә әрекмән яфрагы чамасындагы карал- җым-кызгылт тап барлыкка китергән.
«Менә мине нишләттеләр тәртип сакчылары.—дип пышылдады ул кабарган, канлы иреннәрен кыймылдатып.— Үзем юләр, аларны телефон-автоматтан чакырган булам тагы. Янәсе, безнең подъезд төбендә! с яшүсмерләрне акылга утыртырлар, дип. Хулиганнар исә дружинниклар белән дуслар, әшнәләр икән. Мине шаһит итеп алып киттеләр... Менә шунда хәлләр үзгәрде дә куйды! Тегеләрнең дүртесен дүрт якка чыгарып җибәрделәр, ә мине медэкспертизага өстериләр Айныткычка җибәрүләреннән куркып, каршы киләм. Мин бит, чыннан да. бер танышымның туган көненнән әзрәк сыйланып кайткан идем. Бармадым экспертизага! Ә нәтиҗәсе нәрсә? Тотып яңакладылар, яла якты һәм каршылык күрсәтте, дип беркетмә яздылар. Мин аларны кыйнаган булып чыга, эх! Исемем Кла-ва ми-нем...»
Бу кичерешләрдән күңеле сынык Клава янә үксеп елады. Күз яшьләренә тәмам батканнан соң акрынлап тынычланды, хәтта йокымсырап китте шикелле.
Шуны гына көткәндәй, топчанга ныклап бәйләп куелган бер хатын селкенә башлады. Тәртипсез рәвештә таралган соры чәчләре аның ярты
битен диярлек каплап тора иде. Үз-үзе белән сөйләшеп, кемнәрнедер сүгә-сүгә. инде анысы сүз башлап җибәрде:
Барысының да җанын җәһәннәмгә җибәрергә кирәк. Кешене мыскыл итүче тәртип сакчыларына суд ясасаң иде ул' Андый явызларны иң явыз ысул белән җәзаласаң иде... Әйтик, казык башына утыртып...
- Хэ, хэ. дип сүзгә кушылды күршесендәге хатын Бездә мөмкин эш түгел бу. Алар бар тарафтан яхшы сакланган, бер бөртек чәчләре дә селкенми. Алар, ни кушылса, робот сыман шуны эшлиләр Ә менә киноларны кара син. халыкның аңын томалау өчен уйлап табылган нәрсә инде! Син телевизордан участок милиционеры Анискинны күрдеңме? Идеаль герой инде менә! Бу рольдә уйнаган артистны СССР Эчке эшләр министры Щелоков үзе мактады. Халык чын сәнгатьтән соцреализм сәнгатен аера белми.. Минем популяр театрда эшләгән чакларым бар иде. хәтта кинога да төшкәләдем. Ахыр чиктә ялган рольләр уйнау туйдырды мине Ул чакта затлы автомобильләрдә генә йөрттеләр, чынлап торган бокаллар белән шампанский тәкъдим иттеләр. Ә хәзер әнә. күргәнеңчә, политурадан да баш тартмас идем . Әйе. соцреализм белән чирләгән ил, болай тыштан карасаң, әйбәт кенә кебек, ә эче буш. сәламәт үсеш күренми анда. Социализм илендә канәгатьсезлек белдерүчеләр, алкоголиклар, карак һәм хулиганнар, хәтта янгын һәм су басулар да булмаска тиеш. Инде дә тугыз баллы җир тетрәү уза икән, ул бернинди җимерелү һәм корбаннарсыз гына булачак Поездлар сафтан чыкмый, авиация фаҗигаләре күзәтелми. Соцреализм чынбарлыкны үзең теләгәнчә күрергә тырышу дигән сүз... Колхозчы әнә утыз ел буена борыны белән җир сөрде, әмма ул крепостной крестьянга караганда начаррак хәлдә. Пи өчен ипчеләр сыйныфы алдынгы сыйныф дип атала’’ Чөнки ул корал һәм дубинка ярдәмендә крестьянны буйсындырды, аны бушка эшләргә мәҗбүр итте Пролетариат диктатурасы эшчедән жандарм ясады Авыр хезмәте өчен юньләп берни алмавы өстенә. муеннан салымга да батырдылар колхозчыны. Кечкенә генә җир биләмәсеннән һәм берничә баш малыннан дәүләткә ит. сөт. йомырка, йон. тире, бәрәңге, акча түләде ул... Шундый анекдот бар. Медицина институтында бер студенттан: «Исән чагында бу кеше кем булды икән?» дин сорыйлар, склетка күрсәтеп. «Колхозчы», дигән студент, ике дә уйлап тормыйча «Ә нигә эшче дип уйламыйсың?» Пыяла шкаф эчендәге склетның мәгълүм әгъзаларын күрсәтә-күрсәтә: «Чөнки итен, тиресен, йонын, йомыркасын тапшырган...» дигән студент, бик ышанычлы-белдекле кыяфәг ясап
Хи-хи-хи. дип көлемсерәде бәйдәге хатын Бәлки, бауларымны чишәрсең. Бөтен сөякләрем авыр!а Теге явызлар бер дә кызгана белми мине..
Чишә алмыйм, бауларыңны бераз бушатырга икән, анысы мөмкин Күрсәләр, тегеләр минем үземне дә синең белән бергә топчанга бәйләп куячаклар.
«Кыз-тәкә»
игге сезгә, зәһәрегезне чәчмәгез! Кеше түгел, адәм калдыклары сез. Тапканнар урын, тукмап ташлыйм юкса, хәшәрәтләр! дип кисәтте берәү, әзмәвердәй гәүдәсен калкытып. Дәшмәгез, әрәмтамаклар! Сөйләшер сүз тапканнар. о? Мондый сүзләрегез өчен aiарга кирәк сезне Политика сезнең ише бозаулар өчен түгел ул. Мильтоннар сезне жулик һәм бандитлардан саклый, рәхмәт әйтәсе урында, алар хакында авыз чайкап торасыз тагы. Сез. еланнар, биредә елга бер тапкыр буласыз, ә мин атна саен әләгем. Йоклагыз, мәхлуклар, мина ял итәргә кирәк'
Җ
Әзмәвер хатын әңгәмәчеләрне яман сүзләр әйтеп тынычландырды. Аннары әлеге хәлләрдән баганадай катып калган Мира Сергеенага таба сак кына якынлашты, аның өстендәге нәфис комбинацияне һәм гәүдәсенең матурлыгын күздән кичерә-кичерә, хатын тирәсендә бер әйләнеш ясап алды. Айныткычтагы пычрак, сәрхүш хатыннар арасына очраклы рәвештә килеп эләккән Мира Сергеевна үзен әле һаман да уңайсыз хис итә иде.
Күрче, синең өстендә өр-яңа ефәк комбинация икән, шайтан йоткыры! — дип, йомшак кына сөйләнде әзмәвер, әле һаман да Мира Сергеевна тирәсендә әйләнеш ясап Исемең ничек синең? Беренче тапкыр керүең, ахры? Мине Маша диләр!
— Анфиса—дип тын гына җавап бирде Мира Сергеевна.— Мин бирегә очраклы гына эләктем...
- Бирегә берәү дә махсус килеп керми, һәммәсе очраклы рәвештә эләгә. Мин биредә атна саен диярлек кунам, һәрчак очраклы килеп эләгәм. А ну-ка. үскәнем, чишен әле! Карыймчы. Ева костюмыннан ничегрәк күренәсең икән син. Аннары минем янымда ятарсың, җылытырмын сине, одеялымны калдырырмын... Иртән мине моннан куып чыгарачаклар. төи кунган өчен 25 сумым түләнгән инде. Курыкма, бетле түгел мин. А ну. җәһәтрәк бул, юкса ике күзеңне чокып чыгарырмын!—диде әзмәвер, ике бармагын икс якка тырпайтып. Бишкә тикле саныйм! Бе-ер...
«Ике» дигәнне санаганнан соң. Мира өстендәге комбинацияне аерып төшергән иде инде ул. Камерада берәү дә йокламый, югалып калган, юка һәм яклаучысыз Мира Сергеевна белән көчле, биек буйлы, ямьсез хатын арасындагы тарткалашны һәркайсы кызыксынып күзәтергә керештеләр. Киң җилкәле, сары мыеклары сизелеп торган бу хатын, беркемнән дә курыкмыйча, карлыккан калын тавыш белән фәрман бипә иде.
Мира Сергеевнаны куркытса да, әзмәвер хачын аның күзләренә кагылмады, билгеле. «Дүрт» дип санаганның соңында мәче елгырлыгы белән аның билдән түбәнге эчке киеменә ташланды. Тигезсез көрәштә Мира Сергеевна тагын җиңелде... Махмыр төшә башлаган хатыннар, тамашадан тәм табып, хахылдашып алдылар.
Бу вакытта камераның махсус тәрәзәчегеннән карап торган надзира-тель. җәмәгать бәдрәфе диварларында гына очрата алган кайбер тере «сурәтләр»не инде үз күзләре белән күреп, тәмам ләззәт кичерә иде. «Яхшы хатын! дип, авыз тирәсендәге селәгәйләрен ялады ул, комсызланып Әле болары чәчәге генә, лагерьга озатсак, җимешләрен алда күрерсең». Шулай дип сөйләнгәндә, надзиратель тешләнгән бармагын җиңелчә капшап куярга да онытмады. Яңарак китерелгән бер исерек дулый башлагач, шул камерага таба күчеп китәргә туры килде аңа.
Мыскылланган һәм җиңелгән Мира Сергеевна берни дә кыла алмас- лыгын аңлады һәм, каршылык күрсәтмәстән. әзмәвернең таләбенә буй-сынды. Иң читтәге караңгы бер почмакта бу тупас хатынның үз топчаны бар икән...
Төн уртасында, камерадагылар барысы йоклап беткәч, әзмәвер, табышына ташланган жанвар сыман. Мира Сергеевнаны сәер хәрәкәтләр белән үбәргә тотынды. Мираның кычкырасы килде, тик әзмәвер аны атныкыдай калын иреннәре белән нык томалаган иде. Мира тешләшә башлагач, әзмәвер аның борынын авыр-кыгыршы куллары белән шундый дәрәҗәдә томалады ки. буылырга да ерак калмаган иде. Мира Сергеевна, әйтерсең, үлем кочагына куып кертелгән иде. шуңа да ул алга таба юньләп ни селкенә, ни кычкыра алмады...
Канәгатьлек алганнан соң әзмәвер Мирага бүтәнчә кагылмады, ләкин янап куйды әгәр артыгын лыгырдыйсың икән, буып үтерәм. дип куркытты. Мира Сергеевна өчен шулкадәр әшәке минутлар булды бу, теге инвалид карт кочагында үлүең мең кат яхшырак иде шикелле бу мизгелдә.
„ Әзмәвер гырлый-гырлый йоклап та китте. Корбанына арты белән әйләнгән һәм казна одеялын җилкәсенә каплаган иде. Мира Сергеевна, үлем куркынычыннан котылуына әллә сөенеп: әллә гарьләнеп, тын гына елады да елады, һәм. ниһаягь. аңлады, аның янындагы бу бәндә гермафродит (кыз-тәкә) дип атала торган ярымхатын-ярымир лабаса. Студент чакта тыелган бер брошюра укыганы исенә төште, анда гермафродитлар хакында язылган иде. ләкин тормышта андыйларны беркайчан очратканы булмады. Хурлыклы, яшерен күз яшьләре менә хәзер аны кычкырырга. камерадашларын уятырга чакыра иде Шул ук вакытта белә: әгәр бу җирәнгеч очрак хакында гел ачсаң, хурлыгы фәкагь аның үзеңә генә кайтып төшәчәк...
Хөкем
чыклау. «сортлар»га аеру нияте белән, хатын-кызларны иртән айныткыч башлыгына чакыра башладылар сулның хөкем кара рын көтәр өчен кайсыларын КПЗга'. административ чара күрү өчен эшләгән җирләренә шалтыратып, кайсыларын иреккә чыт ару өчен кирәк бу. Бүгенге хатын-кызлардан өчесен КПЗга билгеләде тор Кичә төнгә кадәр елаган Клаваны. ким дигәндә, унбиш тәүлек мәҗбүри эш көннәре көтә иде. ә калган икесен күләмле штраф
Төш вакытларында Клаваны һәм теге ике хатынны «кара козгын» дип аталган махсус машинада, икс сакчы озатуында, район халык суды бинасына алып килделәр. Машинада тагын вак хулиганлык өчен эләккән ун ир-егет кисәге дә бар иде. Унөч кешене бүлмәгә алып кереп, стена тирәли тезеп куелган урындыкларга урнаштырганнан сон. конвоирлар бик җитди кыяфәттә ишек гәбенә сакка килеп бастылар Фәкать икәү халык судьясы һәм халык угырышчысы утырган хөкем бүлмәсенә гаепләнүчеләрне берәм-берәм чакырып керттеләр Хөкем эше тиз бара иде Чөнки халык судьясы, алдан ук әмәлләп куелган төрле-төрле рапорт һәм докладлар нигезендә, гаепләнүчеләрне бик ансат кына кысрыклый, кагыйдә буларак, аларны теләсә нинди штрафка яисә мәҗбүри хезмәт шартларына күндерә иде.
Болар бар да көлкеII Кораллы ике сакчыга карап. Клава күршесенең колагына пышылдарга җай тапты. Нужәди. биредәге гаеп те ләрнең берәрсе качарга җыена инде? Уйлап карасаң, безнең бит сукыр бер тиенлек тә гаебебез юк Аңламыйм, нитә безне шулкадәр нык саклый т.тр' Кемнән, нәрсә өчен? Болар бар да бала-чага уенын хәтерләтә. Әмма шушы уеп өчен миллионнар сарыф ителә, чөнки биредә уен башында тур акча алучылар утыра. Бандит, жулик, хулиган һәм каракларны хөкем итәсе урында, алар эчүчеләр белән шөгыльләнә Ә бит коммунизмны эчүчеләр төзи. Россиянең әле шушы хәт ле массовый алкоголизм күрене шен күргәне бар идеме’ Беркайчан да! Өйдә эчәләр, эшгә эчәләр, нртә кичен эчәләр, төнлә эчәләр, почмакта, руль артында, туалет та. мунчада, больницада, ресторанда эчәләр Начальниклар эчә, ирләр һәм хатыннар. укучы һәм укытучылар, бабайлар һәм апайлар эчә Кайгыдан да. шатлыктан да эчәләр, яңа әйбер алсалар эчәләр, кигкөн һәм кайткан хөрмәткә эчәләр, ятп ын чыкса, җир тетрәсә, жиде класс яисә диссертация тәмамлаган өчен, беренче һәм соңгы хезмәт хакы өчен эчәләр Ю гәрләр һәм акыллылар эчә. чирлеләр һәм сәламәтләр эчә. туган яисә үлгән көн уңаеннан эчәләр. Аракы, көмешкә, одеколон, динатурат. лак. кетон г агын әллә нәрсәкәйләрне эчәләр Кыскасы, бездә эчмәүчеләр юк диярлек. Әгәр безнең җәмгыятьтә эчмәүче табыла икән, өйрәтелгән ерткычка
II КПЗ «камера предварительного заключения’- тныннсн баш харефлареннт i 1 ган сүз
А
иректә ничек кыен бупгя ана да шул дәрэ^апл «иыр. уңайсыз булачак. Менә минем күршем күз алдында алкоголикка әверелде. Тамчы да эчми торган талантлы инженер иде. хезмәтләре журналларда басыла килде! Бетмәс энергиясен кая куярга белми яшәде Ике урында эшли башлаган иде тыйдылар, закон кушмый янәсе! Кичләрен өендә яшьләрне институтка керү имтиханнарына әзерли башлаган иде —анысын да туктаттылар. Шуннан шабашкага китте бу! Көчле, сәләтле яшьләрдән һәм инженерлардан бригада төзен, ял айларында колхозлар өчен сыер фермалары төзергә керештеләр Үзәк матбугатта чыккан фельетон аша тетмәләрен тетеп яздылар! Үзләренә һәм җәмгыятькә файда китерергә теләгәннәре өчен пычракка салып таптадылар . Янәсе, ул. коммунизм төзүчеләргә хас булмаганча, баерга омтыла икән. Бер сүз белән әйткәндә. аңарга хезмәт хакыннан тыш өстәмә акча эшләүне бар яклап тыйдылар. шуның белән кешенең балачак хыялын үтерделәр. Ул намуслы эшләп тапкан акчасына автомобиль алу турында хыяллана иде Үзегез беләсез, инженерның айлык акчасы ашау-эчүгә генә җитәрлек. Фельетон завод коллективы тарафыннан тикшерелде, инженерны «гаебен» танырга мәҗбүр иттеләр. Газета үзенең эшен эшләде, ир-егетне эшеннән кудылар, дус-ишләре аңардан йөз чөерде, хатыны китте! Аннары инде талантлы инженерыбыз ишегалдында, барлык коммунизм төзүчеләр шикелле, домино суга башлады, эчүгә дә сабышты. Хәзер инде ул чын алкоголик, тегеләр белән динатурат эчүдән дә тартынмый. Ул хәзер безнең ишегалдының почетлы уенчысы, аның хакында фельетоннар да язылмый. Юк- лы-барлы акчасын эчә. башкалар белән бер сафта атлый егет... Безнең идеологлар бүгенге алкоголизмның сәбәбен яхшы беләләр, әмма аңа каршы ничек көрәшергә икәнен чамалыйлар. Ә сәбәбе бер генә: Россиядә алкоголизм җәмгыятьне үзгәртеп кору, ягъни шәхси милекчелекне бетерү һәм гражданнарның иреген чикләү нәтиҗәсендә тамыр җәйде Эчүчелекне идеология үзе тудырды. Хәзер инде үзе үк аңа каршы геройларча көрәш алып бара. Димәк, үз-үзең белән көрәш дигән сүз. Алай була алмый! Менә шуңа да идеология эчүчелеккә каршы бары формаль төстә, күз буяу өчен генә көрәшә Дәүләт, үзен алкоголизм дошманы итеп күрсәтү ниятеннән, аракыга бәяне һаман күтәреп тора. Әйе. дөреслек бар кебек: кыйммәт икән эчүчелек кимиячәк... Ә тормышта киресенчә килеп чыга: бәяләр үскән саен эчкечелек тә арта бара Азат хезмәт кешесе исә. хаҗәте юк икән, аракыны бушка бирсәләр дә эчми... Алкашлар айлык хезмәт хакын бер атна дигәндә эчүгә тотып бетерәләр һәм шуның белән ил өчен кирәкле пролетарийга, гражданинга әвереләләр. Сүз уңаеннан. сез белмисезме, нигә халык суды дип атала икән бу тамаша?
Шуңадыр, күрәсең, биредә бит начальник һәм җитәкчеләрне түгел. гади халыкны хөкем итәләр. Хәрби трибунал да бар әнә. аны халыкныкы димиләр ич...
Ниһаять. Клавага да чират җитте, аны судьясы һәм утырышчысы катнашындагы хөкем залы бүлмәсенә алып керделәр. Республика исеменнән судья Клавага 15 тәүлек мәҗбүри хезмәткә тартылуы турындагы карарны игълан итте. Конвоир гаепле хатынны бүлмәдән чыгара баш- ламакчы иде. Клава үзенә кагылышлы хөкем карарын кире кагарга кереште:
Ничек инде болай килеп чыга? Мин подъездда көне-төне эчеп ятучы хулиганнар өстеннән жалу бирдем Тегеләр ишек-тәрәзәне вата, яшәүчеләрне кыйныйлар, бала-чаганы куркыталар, ә мин алар өчен 15 тәүлеккә утырырга тиешмен икән, ә? Юк. жалоба бирәчәкмен! Кайда прокурор, кайда адвокат, кайда шаһитләр? Кайда гадел хөкем?
Сез бит намуслы кешеләргә яла яккансыз, милиционерга суккансыз. БКД членнарына каршылык күрсәткәнсез. Шулармы раслап.' сигез имза салынган. Сезнең бу кыланышларыгыз зурга китә ала. ә без вак хулиганлык бәясе белән чикләндек. Үз эшегез, әгәр жалоба бирәм дисен икән, ким дигәндә, бер елга иректән мәхрүм ителүегез дә бар...
Үзенең кәйсезлеген танып, Клава алга таба дәшми калуны мәгъкуль санады Ә күңелендә ачу-хәсрәт казаны кайный һәм бу минутларда ул конвоирны яңакларга, судья һәм утырышчымы мәсхәрәләргә дә әзер иде .. Ләкин, хәле киткәнлектән, хатын берни эшли алмады һәм язмышы белән ирексездән ризалашты
Вак хулиганлык өчен хөкем ителгәннәр белән бергә. Клаваны да махсус машина белән шәһәр читенә урнашкан төзәтү-хезмәт лагерена алып килделәр. Ике катлы койма, аның өстендәге өчәр катлы чәнечкеле тимерчыбыклар, овчарка һәм күзәтү вышкасындагы солдатлар Клавага бик начар тәэсир итте. Лагерь биләмәсенә кергәч тә ул күз яшьләрен яшерергә тырышып кына еларга кереште.
«Елама, апа җаным! Кешеләр әле хәтта бер сәбәпсез 15 ел буе утыралар, ә сезгә нибары 15 тәүлек кенә биргәннәр. Барысына төкерегез, узар да китәр. Бирегә көн саен диярлек йөзләгән кешене китерәләр. Минем дә срогым нәкъ сезнекечә. Тынычланыгыз, югалмабыз әле' дип юата иде баягы әңгәмәдәше, интеллигент кыяфәтле яшь ир-егет Ну. җитте еламсырап барырга! Сүгенә беләсезме? Юк. әлбәттә Монысы начар... Яшертен елауга караганда, кычкырып сүгенү күпкә файдалырак, чөнки нерваларын рәхәтләнеп бушанып кала. Игътибар иттегез микән мин үз-үзем белән сөйләшергә яратам. Серен әйгеәм-әйтим. бу -сөйләшүем түгел, сүгенүем Кешеләр моны белмиләр һәм минем хакта «ычкынган» дип уйлыйлар. Мин бит кешеләр барында ярым пышылдап, эчтән генә мырлыймын. Ялгызым гына булганда исә шундый ачы итеп сүгенәм ки, моңардан хәтта үләннәр саргаерга, кабер гашлары телгә килергә, күктәге болытлар нарга әйләнергә, өермә кузгалырга һәм хәтта Мәскәүнең мәңгелек радиосы туктап калырга мөмкин' .»
Бу кешенең сәер сүзләреннән соң Клава, гипнозга бирелгән жан ияседәй, елавыннан туктап калды. Хатынның уйлавынча, бу денсез кеггге. диссидент яки кайбер органнарның яшерен агенты булса кирәк иде
Аерым ришвәт
зен әле һаман да ташчы Анфиса дип барганы өчен. Мира Сергее- внаны иреккә чыгармадылар, ә бәлки герле авыр исләр белән чорналган камерада ялгызын гына калдырдылар Кагыйдә буларак, шәхесе ачыкланмый горып. биредән берәүне дә урамга чыгарып җибәрмиләр иде. Менә шуңа да. Мира Сергеевнаның шәхесен ачыклаганга кадәр дип, аны вакытлыча рәвештә ялгызак камерага күчерделәр. «Ялгызак» дигәннәре коридорның иң теге башында иде Гәүдәсенә одеял бөркәнгән Мираны бу юлы надзиратель шунда алын китте Буш камераның ишеген сыңар кулы белән ачып кергән чакта Мира Сергеевна ялгышлык белән одеял почмагына баскан иде. җиңелче сөртенү сәбәпле, нәкъ менә шул чакта аның зифа-магур гәүдәсе ялангачланып калды Каушавыннан, ул тизрәк камера эченә атылды, одеял исә надзирательнең аяк аегында ятып калды. Тәртип сакчысы баштарак, анышмасган. би лендәге пистолетына ябышты, аннары гына кызыксынучан-йомшак тавыш бе тән эчке киемнәренең кая киткәнлеген сораша башлады Бу вакытта Мира Сергеевна, кечкенә куллары белән гаурәтен канлап, бер чигтәрәк басып тора иде Кичәге уңайсыз, акылга сыймаслык хәлләрдән сон ул инде, әйтерсең лә, бернидән дә. курыкмаслык сәер халәткә ирешкән иде. Аның уйлавынча, гермафродит белән йоклаган кеггге иң шапшак суны эчкән бәндәгә тиң, һәм менә шушы хәлләрдән соң ул нормаль ир-атка карага яхшы мөнәсәбәттә булырга тиешле кебек
Мин сезгә кичә игътибар иткән идем, яхшы киемнәрегез безгә ошаган да иде. Сез бит чнп-чиста эчке киемнәрдән идегез' Ген эчендә аны кем белән һәм нәрсәгә алмаштыгыз'’ Мөгаен, каргада уйнап отгырган-
Ү
сыздыр әле. Бәлки, таблеткага алмашкансыздыр? Сез наркоманка түгелме алай-болай? Йөз-кыяфәтегез андыйга бер дә охшамаган үзе. Бөркәнегез, юкса салкынча биредә,- - дип, надзиратель аңа одеялны сузды.
М-мин нар-ко-ман-ка тү-гел, киемнәремне дә бер нәрсәгә алмаш-мадым . дип елап җибәрде инде ялгыз камераның бердәнбер топчанын- да утырган Мира Сергеевна Мине... төнлә чишендерделәр .
- Кем сезне шулай чишендерергә мөмкин0 Ә-ә. кичә бит сезнең янда мыеклы Маша да бар иде Шулдыр әле, мөгаен. Таза хатын, ә? Ул бездә еш булгалый...
Әйе,- диде Мира, үзе тагын да ныграк елый башлады.
— Еламагыз, гражданка, кирәкмәс! Бүген кичкә эчке киемнәрегез табылыр. Болар өчен ул статья алачак, менә күрерсез...
— Юк. юк, иптәш милиционер! Аның белән каберең якын булмасын... Куркам мин аңардан. Үтенәм сездән, мине аның белән бәйли күрмәгез. Кыен булмаса, миңа эчке киемнәр алыгызчы. Сумкамда акчам бар. универмаг янәшә 46 нчы размер, икенче рост. Болар өчен мин сезгә, ни теләсәгез, шуны эшләрмен Тәртипле хатын мин. бирегә очраклы рәвештә эләктем. Әгәр азат итсәгез, бу—минем гомеремне коткаруга тиң булыр иде... Мин мәктәптә эшлим, сезнең айныткычта булу минем өчен үлем белән бер. Курыкмагыз, мин җилбәзәк хатын түгел..
— Аңлыйм, әлбәттә, ярдәм итәр идем дә. мин бит биредә үзем генә түгел. Хәзергә айныткыч бинасы буш диярлек, начальство сирәк була, ләкин ишек катында минем хезмәттәшем утыра Сез аның бармагын тешләгәннән сон ул рапорт язып ташлаган. 15 тәүлеккә утыртулары бик ихтимал. Телисезме, мин аның белән сөйләшеп карыйм, начальство кулына эләккәнче, бәлки, рапортын кире алыр? Дружинник язган доклад кәгазе дә хәзергә безнең өстәлдә ята... Барыйм әле, киңәшеп карыйм...
— Туктагыз, туктагыз! <">з миңа яхшылык эшләргә уйлыйсыз икән, мин дә җавапсыз калырга тиеш түгел... Нишли алам? Телисезме, мина якын килегез...
Гомумән, мин бик сак кеше... Бу җәһәттән минем запаска дигән «галош»ларым бар..
— Сез нәрсә, иптәш милиционер, минем беркайчан авырганым юк. Чиста мин. Уйнаш та кылганым юк . Ниндидер галошлар турында сөйлисез. Алар бит әллә кайчан модадан чыкты, авылда кисәләр генә инде...
— Сез мине гафу итегез... Икебез дә дөрес аңлашмадык шикелле. Мин бит... бөтенләй бүтән нәрсәне күздә тотып әйтәм..
Алар аңлаштылар. Бераздан Мира Сергеевнаның тәне тимер төймә һәм пряжка салкынын тойды. Әллә куркудан, әллә инде көтелмәгән ләззәткә тап булуданмы, надзирательнең маңгае манма тиргә баткан иде. Иркәләүләргә исе китмичә. Мира битараф бер халәттә иде. Күңеле сизүенчә. хәзергә телефон төбендә берни белмичә йокымсырап яткан кече сержант аны болай гына чыгарып җибәрмәячәк иде.
Айныткычтан киткәндә Мира Сергеевна аларның икесенә аракыга дип 20 сум акча калдырды һәм икенче атнада шалтыратырга вәгъдә бирде. Урамда ул үзен, гомер булмаганча, яңа тугандай бәхетле хис итте. Айныткычта кичергән газаплары, язмышы кыл өстендә эленеп торган сәгатьләр аңа ямьсез төш сыман гына тоелды. Үзе яшәгән йорт каршына килеп баскач, үз күзләренә үзе ышанмыйча, ул гаҗәпләнеп байтак басып торды әле.
Язмыш көлүе
ерничә көннән Маша, сәрхүш килеш айныткычта ниндидер кызны буып үтергәне өчен, ныклап торып «янды». Кызны кичекмәстән азат итү хакында ниндидер язма һәм машина килгәннән соң гына иртән аның үлгәнлеге ачыкланды. Аракыдан агуланган дип,
Б
ансат кына котылып та булыр иде. әмма кызның әтисе — йогынтылы зур түрә үлем сәбәпләрен җентекләп тикшерүне таләп итте Гермафродит гаебен танырга мәҗбүр булды
Сез аны ни өчен үтердегез9 дип сорады тикшерүче анардан.
Минем аны үтерергә уйлаганым да юк иде. үзенә үпкәләсен. Кычкырып куркытмакчы булды! Ул шаулый башлагач та. авызын кулым белән томаладым һәм ул кычкырудан туктады. Бәлки, тончыгудан курыккандыр. кем белсен Ул бик йомшак, матур кыз. төн уртасында мин аны кочакладым, иркәләдем Төнләме, иртәнме үлгән — белмим. Бәлки, аракыдандыр әле. чөнки хәйран исерек иде ул
Экспертиза раславынча, үлем төнге сәгать берләр тирәсендә килеп чыккан . Дәвам итегез!
Мин. гадәттә, кислород бирүне беразга туктатып торам, һәлакәтен сизеп, кыз һәммәсенә ризалашты. Үлем беттен дигән сүз. Кычкырмый икән, мин аңа суларга ирек бирәм Үпкәсенә кислород кергәч, ул янә кычкырмакчы итенә. Кислородны ябам да. куркынычны тагын исенә төшерәм. Нахалкаларны аңын югалтканчы әнә шулай тота идем. Күрәсең, бу юлы кранны ныграк япканмын Кыз үзе гаепле, түзәргә иде. ә ул тоткан да. минем башыма үч итеп, үлеп киткән
Кирәген генә сөйләгез, мине сезнең эмоцияләрегез кызыксындырмый. Бу эш белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез9
Хәтерләмим дә инде, байтактандыр Аңа кадәр минем үзем шикелле иптәшем, сердәшем бар иде Ул хатын-кыз булуны күбрәк яратты. Биш ел чамасы бергә яшәдек, ул да. мин дә канәгать идек. Берәүгә дә комачауламадык Үлде ул. мескенкәем, ташландык бер зиратка илтеп күмдек үзен. Аннары мин исерек кызларны ишек төпләрендә, караңгы почмакларда, вокзал тирәләрендә аулый башладым Шулай бервакыт очраклы рәвештә айныткычка зләктем. сәрхүш бер кыз минем кул астына килеп эләкте. Вәт иркенлек, дип уйладым! Ошап китте миңа биредә, шуннан соң ешрак эләгергә тырыша башладым Хәтерлисезме, берзаман айныткычлар, ничек әле хозрасчетка күчтеләр, планнары да бар иде План бар икән, аны үтәргә, хәтта ки арттырып үтәргә кирәк Бу мәсьәләдә мин аларга нык булыштым. Нишлим соң. миндә ирлек ягы көчлерәк. Тавышым, мыегым, физик көчем ирләрнекечә Телим икән, күп кенә ирләрне бер селтәнүдә сугып era алам Тракторда эшлим, кирәксә, аның алгы күчәрен күтәреп күрсәтә алам Телисезме, исбатлыйм...
Ничек инде сез моңа кадәр шулай яшеренеп йөри алдыгыз, ир кеше икәнегезне ничек сизмәделәр9
Бик гади бу. гражданин тикшерүче! Җәмәгать мунчаларына йөр-мәдем. үз мунчам сауналардан бер дә ким түгел иде Бер бидон сыра күгәреп керәм дә. ике сәгать чамасы рәхәт кичәм, бернинди шайтаныңда комачауламый Больницада беркайчан булганым юк. даруларның ни икәнен белмим Миңа мужикларның бәйләнгәне бар Яратмыйм шулар- ны. чөнки үзем мужик токымы Шулай берчакны порт тирәсендә бер исерек бәйләнде мина Юләр димә инде, хәт та ресторанга чакырган була Мин аңа шундый итеп чәпәдем «скорый» белән алып киттеләр үзен Ә постовой милиционер мактады мине «Этәр бар тык хатын-кызлар да синең кебек каты куллы булса, әллә кайчан тәртипкә дә. коммунизм!а да ирешкән булыр илек», дип. ачык авыз лар каршында кулымны кысты Ахмак ул. т еге милиционерны әй тәм' Әгәр барлык хатын-кызлар да минем сыман булса, кешелек дигәнен инде әллә кайчан яшәүдән туктар иде Бөтен хатын-кызлар минем кебек булса, ирләр нишләр иде икән9 Дөресен әйтеп сөйләшкәнгә ачуланмагыз, кеше башлы этләр, сарыклар, ике аяклы һөм ике имчәкче сыерлар дөньяга хуҗа булыр иде. мөгаен Ул чагында илнең ит һәм сөт планы, ай-һай. үтәлер иде микән’
Туктатыгыз бу әшәке фәлсәфәне! Җитте кыланырга! дип. шушы урында кырт кисте аны тикшерүче, кисәтүе артыннан ук урындыгын-
нан торып Эшнең асылы турында сөйләгез. Айныткычка сез ничек шулай махсус төстә эләгә белдегез?
— Бик 1ади ул, гражданин тикшерүче! Теләгән кадәрле аракы эчкәннән соң мин. гадәттә, милиция күбрәк булган урынга барырга тырышам. Сумка почмагыннан бер шешәне тартып чыгарам да, тегене йота башлыйм ә эченә су тутырылган була аның. Милиция егетләре, билгеле инде, елгыр машинасына утырта да мине кирәкле жиргә алып китә. Күп шәһәрләрдә булганым бар, күп кенә мильтоннарны исеме белән беләм. Алар мине Маша буларак беләләр һәм хатын-кызлар айныткычына ябалар. Анда инде мин. иптәш тикшерүче, нәрсә эшләргә кирәген беләм...
— Кисәтеп куям, мин сезгә иптәш түгел!
— Гаеплемен, гражданин следователь... Ә ничек анда, төрмәдә, мин гомуми мунчага йөриячәкменме?..
— Солдатлар сыман, саф белән тезелеп, уртак мунчага йөриячәксез. Анда аерым мунча юк.
Ә мине кайсыларына кушарлар икән — ирләргәме, хатын-кызлар-гамы? Хатыннар белән дөресрәк инде...
— Хатын-кызларны көчләгәнсең, үтергәнсез икән, димәк, сезне ирләр камерасына билгеләячәкләр.
— Ой. никадәрле хәтәр бу! Иң курыкканым шул иде. Алар бит мине көчлиячәкләр! Ирләр булып йөрүем үземә ошаса да. мин бит әле шул ук вакытта хатын-кыз да! Дөресрәге, кы-ы-ыз!—дип шартлап елап җибәрде гермафродит. Гәүдәгә курач кына тикшерүче каршында бала башыдай йодрыгы белән эре-эре күз яшьләрен сөртеп маташуы гаҗәп иде аның. Аның кул астына эләккән, аның табигать көче тарафыннан бирелгән көченнән рәнҗетелгән корбаннар ничек күз яше түксә, хәзер ул үзе дә нәкъ шулайрак итеп елый һәм тыпырчына иде.
— Танышыгыз һәм беркетмәгә кул куегыз.
— Мин ни укый, ни яза белмим...
— Алайса тамгагызны салыгыз!
— Гражданин тикшерүче! Үтенеп сорыйм сездән, мине атарга хөкем итсеннәр иде. ә... Үтенәм сездән, мәрхәмәт күрсәтегезче...
— Берни дә барып чыкмый! Сез аны аңлы рәвештә үтермәгәнсез. Сезгә «вышка» түгел, ун ел биреләчәк.
— Беркетмәне яңадан язып булмасмы, гражданин тикшерүче, мин бит аны аңлы рәвештә үтердем, сезгә ялганладым гына...
— Юк. ярамый! Хәзер сезне КПЗга алып китәчәкләр...
Шушы төндә гермафродит, тәрәзә рәшәткәсен һәм үз киемнәреннән оешкан баудан файдаланып, ялгызаклар камерасында асылынып үлде...
Эпилог
ира Сергеевна айныткычтан «чиста» гына чыгып киткәннән соң бер атна узды. Тормыш һәм эшләр элеккечә бара иде шикелле: инвалид, айныткыч һәм андагы хәлләр хакында берәү дә берни белмичә калды бугай.
Ләкин көннәрнең берсендә тугызынчы класс укучысы Мира Сергеев- наны бернинди сәбәпсез мәсхәрәләп ташлады. Үзенең укучыларыннан әле беркайчан да мыскыл күргәне юк иде аның. Эш укучының әти- әнисен мәктәпкә чакыру һәм ахыр чиктә гауга белән тәмамланды. Хикмәт шунда ки. Мира Сергеевнаны мыскыллаган укучының әнисе — теге көнне инвалид карт подъездында очраган хатын булып чыкты...
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, инвалид карт инде кабер эченә кереп яткан һәм «Эше» туктатылган булса да, прокуратура сугыш ветераны- 90
М
ның үлемен яңадан тикшерергә карар итте Стакандагы, шешәдәге һәм презерватив пакетындагы бармак эзләре Мира Сергеевнаныкы белән туры килгәнлектән, аны кулга алдылар. Тол хатын ялгызак инвалидны бозыклыкка этәрүдә, аны аракы һәм политура белән агулауда гаепләнә иде. Шушылар расланган очракта, аны төрмә көтәчәк Ләкин Мира Сергеевна ябык суд утырышының кызып килгән мәлендә «Сугышта гондон нитә кирәк?» дигән сорау биреп ташлады прокурорга һәм экспертлар, артык көч түкмичә генә, аны акылыннан авышкан дип бәяләделәр дә өлкәнең атаклы психбольницасына озаттылар
«Нигә кирәк соң ул? дип һаман баш ватты Мира Сергеевна. Өстендәге буй-буй халаты белән ул концлагерь әсиренә охшап калган иде. Сугышта нигә кирәк ул? Бу сорауга нигә соң берәү дә җавап бирә алмый? Әлеге сорауда мин бернинди ахмаклык күрмим, ә мине шуның өчен тоттылар да юләрләр йортына ябып куйдылар. Мин үземне һич тә юләргә санамыйм! Төрмәгә тыккан булсалар, хөкемне кире кагар идем Ә биредә, ни генә язма яисә сөйләмә, барыбер юләргә саныйлар Бәлки, боларның һәммәсе дә бирегә кайчандыр нормаль кеше булып килеп кергәннәрдер?» дип шикләнә башлады ул. тирә-юнендә кайнашкан авыруларга карап. Әнә бит, кайсыдыр берәү һавада нидер тотарга азаплана, кемдер карават аезыннан нәрсәдер эзли, кайсыдыр бик озаклап түшәмгә текәлеп тора, кемдер кычкыра, кулын селки-селки кемдер дирижерлык кыла. «Смело, товарищи, в ногу» дигәнне җырлаучылар бар. кайберләре «Советлар Союзы Гимны» һәм «Интернационал»ны көйләп күрсәтә. Тик боларның берсе белән дә кешечә, юньләп кенә сөйләшеп булмый иде. менә шуңа да Мира Сергеевна ялт ызак дөньясына барып эләкте. Кайчакны ул шифаханә хезмәткәрләре белән ихлас гәп корырга тырышып карады, әмма алар да «акылыннан язган» хатын белән әңгәмә куертуны кирәк санамадылар.
Әнә шулай итеп, юләрләр йортында ун сл яши торгач. Мира Сергеевна. чыннан да. үзе дә гәмам авышып бетте бугай Ләкин теге һәлакәтле сорауны кайчак һаман исенә төшергәли иде Бу сорауның җавабы еллар узган саен көчәя, фәнни яктан үткенәя бара иде «Бүгенге термоядер сугышта гондопныц нигә кирәге бар?» дигән сорауны биргән саен әзмәвердәй санитарлар аны кыйнап ташлыйлар яисә тимер караватка бәйләп куялар иде Хакимиятне үз кулында нык тотучы врачлар, горур психиаторлар исә аңа голопиридол дигән даруны һаман саен ешрак кадау сәбәпле, ул инде чынлап га акыл ягыннан зәгыйфьләнгән иде
Соңгы елларын Мира Сергеевна иректә үткәрде, дини бер карчык аны илле яшьлек, чирле, торыр урыны булмаган бәхетсез хатынны ссңлессдәй күреп, үзенең куышына сыендырды Хезмәт стажы җитмәгән- лектән. Мирага сукыр бер тиен дә пенсия акчасы түләнми иде. Кабарына ризык эзләп, шуңа да ул көннәр буе диярлек шәһәрне гизде, ашханәдәге калдык-постык белән тамак туендырды Ак чәчле, бөкрәйгән, ябык, иске киемнәргә уранган бу карчыкны бөтен шәһәр диярлек азмы-күпме чамалый. «юләр» дип йөртә иде. тик аның чын исемен, чыт ышын. яшен белүче генә булмады Кайчакны ул шәһәрнең үзәк телеграфына керә дә. казнаның бушлай ручкасыннан файдаланып, бөгәрләнгән кәгазь бигенә теге иншаның эчтәлеген яза башлый. Укучысы Лена Соловьева кайчандыр иҗат иткән язма бөтен сүзләре, хәрефләре, грамматик хаталары белән һаман да исендә һәм ул боларны үзгәртүсез диярлек кәгазьгә төшерә Калтыранган куллары исә кәкре-бөкре хәрефләрне шулкадәр «биетеп» яза. аның кайчандыр рус теле һәм әдәбияты укытучысы икәнлеген әйтсәң. моңа берәү дә ышанмас иде. мөгаен.
Урамнан барган чакта ул. шифаханәдә егерме ел буе кристаллашкан уй-фикерләрен кабатлый-кабат тын. үзалдына сөйләнергә ярага иде: «Берәүләр күпләр өчен, күпләр берәү очен» дигән төрмәчел принцип бердәм коммунистик җәмгыятьтә куәт ала барган заманда, бер үк полюстагы кисәкчәләр бер-берсеннән этәрелгән шикелле, гражданнарда бер-берссн-
нән акырынлап читләшәчәкләр, Философиядә бу күренеш психологик ярашмаучанлык дип атала Ясалма җәмгыятьтәге шушы хәл актив массалар югарылыгына кадәр күтәрелә икән, чылбырлы реакция башланачак һәм шпионаж, диверсия, агитация, коткыдан тыш та бу агым коммунизм идеологиясенең рәхимсез таркалуына китерәчәк. Булачак коммунизм илләрендә психологик сыешмаганлыкның зурлыгы егерме процент чамасы тәшкил итә. Инде шулары да үзен нык сиздерә килә: төрле-төрле чирләрдән рак. аллергия, акканлылык, инфаркт, психоз, караклык, көчләү, алкоголизм, үтереш һәм хәтта үз-үзеңә кул салулар — болар һәммәсе шушы факторга бәйле Оешып җиткән коммунистик җәмгыятьтә, психология киртәләрен уза алмыйча, бик күпләр һәлакәткә дучар ителәчәк. Йөрәгеңне кешеләргә бирәсе урында аны юкка чыгару, юк итү кыйммәтрәк булачак».
Шулай үзалдына сөйләнә килгән илле яшьлек «карчык», куркыныпмы. кайчак тирә-ягына карангалап та ала. Ләкин бер дә юкка: аның болай сөйләшүләре хәзер инде җәмгыять өчен тамчы да куркынычлы түгел, кешеләр исә моны акылыннан язган исәр бер бәндәнең саташуы дип кенә кабул итәләр иде.
1976.