Логотип Казан Утлары
Шигърият

Биеклек


Сүземнең чиштем бәен — һичнигә карамадым.
Үрләде аралап ул Вак куак араларын.
Син, әле, имән, бик яшь... Куаклардан биектә Имәнне сукты яшен
Кара күмергә калгач. Ничек инде мин дәшим Дәшмим, дәшмим, дәшмим, дәш...
Биегрәк, димәк,— көчле.- Ди1ән кеше кая ул? Биег рәк булган саен. Арта бара кыйналу...
Аһ. бу сихри биеклек! Биеклектә жир яме Алыштыра яшь үсенте Яшен орган имәнне...
Халәт
Тышта кыш, диләр. Ә мин ышанмыйм. Язгы киңлеккә.
Назга очам мин.
Марат ЗАКИР (1969) чшь шагыйрь. «Иде 1» журналының t>) зек махәррире. Шигырьләре һә." проза әсәрләре бе мн көндәлек матбугатта күренеп ки ide Жур- назыбызда беренче тапкыр басы ш
Канатларым да Йолкынган үзе. Ак каурыйлары Тышта ни эзли?
Очалмагач әгәр. Нигә соң канат?! Ат син аны. кыш. Ат йолыккалап!
Безләргә очу...
Күмеп дөньясын, Каурыйларым хет Кар булып яусын.
Керфеген тапсын Пакьләрдән пакьнең — Урамнан барган Сөйкемле затның.
Чылансын күзе Ул гүзәл затның.
Мин бу халәттә Пакьләрдән пакьмен.
Хәл-халәтем шул — Төтенсез морҗам. Бу халәттә мин — Нәзберек бер җан...
Кыш — кыш икәнен Үзем дә беләм.
Назны күмде кыш Карлары белән.
Тышта — кыш,—диләр, һаман ышанмыйм.
Халәт-очагымда Назга очам мин.
НОКРАТ
(Мәдхия)
Халкым сыман булдың сабыр, И Нократ — Көмеш елгам! Гасырларның төпкелендә — Син үткән озын юллар...
Ил телендә — Көмеш елга, Кем телендә- башкача... Үткәннәрен онытканның Туган телен таш баса.
Телне дә. әйе. таш баса.
Ятса әгәр ил йоклап.
Саф килеш сакла чишмәңне. Егәрле бул, и Нократ!
Сабырлыкның чиге чыга Зилзиләләр башланса. Ярларыннан куба Нократ. Чишмәләрен таш басса!
Янганда безнең йөрәкләр Сыкрап, сыкрап, әй. сыкрап, Дулкын кага ярсып-ташып Чулман, Идел һәм Нократ.
Килер әле безгә дә бер Иманлы, гадел шөһрәт. Типсеннәр гаярь чишмәләр. Мең яшә син, и. Нократ!
Бул син мәңге-мәңгелеккә Көзгесе —якты вә пакь — Мамадыш дигән төбәкнең,— И Көмеш елгам-Нократ!
...Ашыктыра алсу җиләк:
— Тизрәк, тизрәк, әй, тизрәк!
— Печәннәрем оча җилгә — Җайлап куяр җай сирәк
Ак күлмәкле алсу җиләк (Булса була — ымсыну)!
Кирәк шәйдер дә бит үзе
Бу сылуга буйсыну
Болытларга аша башым (Булса булыр — очыну') Җиләк ае түгел юкса Җәйнең кибән очы бу.
Аның да берзаман (котәм) Толымнары сүтелер!
һәм кибән очыннан җиләк Болыт-күлгә сикерер.
Болыт-күлгә сикерер дә. Төнбоектай су керер Шунда гына төнбоектан Назлы нурлар сирпелер..
Инде җәйнең кибән очы Җиләк ае, аһ. үткән Ашыктыра алсу җиләк
Яңгыр килә төш күктән..
Үтеп китте болыты да.
Очланды ла кибәне Хәтерләтеп торыр мәңге Кипкән җиләкнең тәме