Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨСЛӘРДӘН — «ИРТӘ ЯЗ»


1980 1990 елларның нәкышчс-рәссамнары арасыннан Рифкат Шәйхулла улы Кәримуллин
үзенчәлекле урын алып тора Ул сурәтләү рәвешендә әллә нинди алымнарга барырга мөмкин,
әмма дөньянын гармоник матурлыгы. «әшьялар торышы . матди-гамәли яшәешнең гоюлы.
күрүле. ишетүле ягы ia ана һич яг түгел.
Татар сәнгатенә ул билгеле бер кысаларга сыя алмый торган, каршылыклы шәхес булып
килеп керле, пумаласын идея сулышыннан яралган төсләргә манмыйча, кеше күңеленең
кыллары сон дәрәжәдә тартылырлык кимәлго җиткерерлек хисле табигать манзараларын
тудырды Аның әсәрләренә каран баккач, цивилизация, болгавыр җәмгыятьнең сату-алулы,
базарлы көнкүреше артка чигенә, рәссам рухы гүя беренчел сафлыкта, керләнгән чынбарлыкны
инкяр итеп, самими нурларда коена Ана мондый билгеләмәләр ябыштырырга мөмкин
‘импрессионист■>. «романтик» Картиналарында тыг ыз. урыны-урыны белән бер-бсрсе өсгснә
калынайтып салынган буяулар... Шулар аша эчтән, бик тирәннән серле төс сирпелә, рәссамның
тынгысыз рухы шулай көйри диярсең
Р Кәримуллин пейзажларында тормышның үз сулышы. Әнә ул. борынгылык төсмере
биргән көрәнсу-яшел төс. бакый заманнарның гореф-гадәтләрен уятучы көлсу жир төсендәге
фон «Үткәннәр белән күрешү». Шомлы дәвер». «Курай» — болар бабаларыбызнын узганы,
борынгылар эпосы
Пейзаж эчендә рәссам гажәп оста итеп, хәтта күз карашын талдырырлык дәрәжәдә төгәл
сызык тар белән гамәли күренешне бирә белә, һәм кинәт кенә пумаласын көчле-тәвәккәллек
белән борып җибәреп көтелмәгән штрихлар ясап куя. бөтенләй яңа аккордлар таба. Үз
җирлегебездә ныклы юнәлеш алган нәкыш мәктәбенә т угрылык саклаган хәлдә, рәссам аны
импрессионизм ачкан яңалыклар белән лә баста һәм ике полюсны бергә кушып, үзгә бер
яссылыкка килеп чыга Рифкат Кәримуллин һава авырлыгын, эңгер сулышын буяулар телендә
тасвирлый, гамәлдәге әйберләрне ачыграк төсләр белән каймалап, җаны иңдерелгән яссылык
тудыра һәм аларны «төтенсу нлаһ»ка манып, япон-кытай сәнгатендәге чалымнарга якыная
Композицион яктан кайбер әсәрләре саран гына сайлап алынган мотивларның кристаллик
төен гәнеше сыйфатында абстракциягә, миражга төреп бирелә Мона мисал_итеп «Багышлау»
картинасын китерергә мөмкин
«Йорт». «Кеше». «Агач» дигән әсәрләрендә ул эчтәлек киеренкелегеннән форма таралып
төшмәсен өчен, реаль җирлекне сиздергән хәлдә, импрессионистик алымга бара, романтик дәрт
белән буяуларны кыю сала
Туксанынчы еллар азагында инде рәссамнын сәләт-кодрәтс тагын да ачыграк сизелә
башлый, ул сәнгатьнең портрет, нәкыш, натюрморт кебек төрле төрләрен колачлап ала
Рифкат Шәйхулла улы 1935 елның 23 мартында җөмһүриятебезнең Теләче районында
туып үскән Казан сәнгать мәктәбен бетергәннән соң төрле урыннарда эшли 1972 1995 елларда
төрле зональ һәм бөгенроссия күргәзмәләрендә катнаша Аның әсәрләре Татарстан. Россия.
Торкия. Германия. Франциянең музейларында һәм аерым шәхесләрдә саклана
Рифкаткә генә хас булганча, зәңгәрсу-ак гаммада башкарылган, агач сыннарын, адәм
сурәтләрен күк-җир белән бер сулыш итеп, бер халәт итеп тасвирлаган «Иртә яз» әсәре Р
Кәримуллинның могҗизалы нәкышенең гүзәл чагылышы Монда бихисап төсләр тантанасы;
алсу-көмсш пәрәвез билгеләре аша туган кодрәтле яшь дөнья — яз. язгы хозурлык.