Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАУ ЧИШМӘСЕ КЕБЕК


___. па китап, яна әсәр белән таны- >1 шу укучы өчен зур вакыйга.
Ул аны тормыш кочаг ына. хисләр дулкынына алып керен китә дә истәлекләрне янарга, үткән тормышны уйла га. яшьлеген иск.) төшерә Йә үрнәк. йә гыйбрәт алырга мәжбүр игә
Язучы Рашат Низамиевнын урта һәм олы яшыәге мәктәп балалары өчен матур бер бәйләм итеп төзелгән «Кызыл кар яугач» исемле повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы әнә шундый китап. Ул. балачакның үзе кебек, саф сулы, уйчан, шаян, йөгерек тау чишмәсен хәтерләтә.
Повесть һәм хикәяләрнең төп геройлары авыл балалары, аларның әги-әниләре. авыл халкы, күрше-күлән, яшьләр. Язучы аларның холык-фнты- льләрсн, хис-кичерешләрен жылы. якты төсләрдә тасвирлый, авыр, фаҗигале хәлләрне дә читләтеп узмый Алар- да авыл табигате лә: таныш урман- кырлар. инсш-чишмәләр. салам гскерг- ләре. печән чүмәләләре, миләш, алмагач. көнбагыш һ б әсәрдәге геройларның яшәеше, тормыш-көнкүреше, хис- гойгылары белән бик тыгыз үрелә
Кешенең кем булуы, дөньяга карашы. ак белән караны, яхшы белән яманны аера башлавы, икенен берсенә тартылуы балачактан ук баш гана «Ьо- злы миләшләр» («Кар кеше») повестендагы тугы » яшьлек Госманны да автор әнә шул ак белән караны аерып торучы сызык остснә бастыра «Нәкъ шул минуттан дөнья урталай» а ак һәм карага бүленде Дөньяны бер сызык. фәка»»> бер сызык кыл урталай аерып гора Ул сызык мага и басып торган төштән уза Сызыкның теге ягына боры гып карыйсы килми иде. чөнки анда соры, карашы төсләр. Хәзер ик яхшысы алга таба кузгалу, ак дөнья белән очрашу һәм үзең дә шуңар» а тизрәк кушылып китү»
Әйе. сөлгеләргә. яулыкларга күчкәй ак төс татар халкының күңел сафлыгын. намус пакьлеген чагылдыручы символ —Рашат Низамиевнын по-весть һәм хикәяләрендә кин кулланыла, ул аны тагын да көчәйтеп, ап-ак дип тә еш куллана
Китап без укып, күнегеп беткән үрнәк пионерлар һәм комсомоллар яисә үрнәк гаиләдә тәрбияләнгән үрнәк балалар турындагы ясалма сюжетлардан тормый Дөрес. балалар әти-әннләрен- нән үрнәк алып, өйрәнеп яшиләр, ә шулай да аларга сабакның зурысын күбрәк табигать үзе. авылдашлары, иптәшләре бирә Алар эзләнеп, акны карадан аерыр» а өйрәнеп, дөньяны үзләренчә таныр» а өйрәнеп үсәләр.
Язучы, оста рәссам кебек, үзенең әсәрләрендә палитрадагы төсләрнең төрлесен һәм жетеләрен дә (ап-ак. ямь- яшел. зәп-зәшәр. кып-кызыл. чем-кара һ б.) куллана Алай гына ла түгел, киң кулланылыштагы әзер төсләр жи- ТМӘ1ӘНДӘ. ул сүзләр ярдәмендә әсәрләрнең эчтәлегенә һәм балаларның бай фантазиясенә туры килердәй бик күп төрле өр-яна төсләр дә иҗат игә Мәсәлән зәңгәрсу-яшьке »г. шома-зән» әр. күтслжем-яшькелт. карасу-яшел. яшел- лс-күкле. аксыл-көрән. аксыл-шәмәхә. аклы-кызылты. кызгылт-алсу, у г-кызыл һ б
Әйтик, татар телендә зәнгәрнс белдерә торган төсләрдән: зәңгәр, зәп-зәң- гәр. зәнгәрле-яшелле. зәнгәрле-кызыл- лы. зәңгәрсу кебекләре бар «Кызыл кар яу»ач»га автор болар» а өстәп зәң-гәрсу-яшькем». шома-зәңгәрләрнс таба Яшслнен телдә яшел, ямь-яше г. яшел-зөнгәр. яшелле, яшеллс-зәнгәрле. яшелле-кы тыллы. яшеллс-сарылары мәгълүм Әлеге китапта исә ул төсләргә яшел . ic-күкле, күгелжем-яшькелт. карасу-яшел төс гәр өстәлә Ак гөсләр- »ә аксыл-көрән. аксыл-шәмәхә. ак- ЛЫ-КЫ 1Ы.ТЛЫ. кызыл төсләргә кыз- гылт-алсу. кыиы.т»-карасу, ул-кызы.» кебек »өсләр ки re»» кушыла
Автор балаларның тос »әрнс. төсле рәсемнәрне яратуын, табигатьнең генә түгел, тормышның да төсләргә гажәепкүзәтү
бай булуын бик ачык тоеп ижат итә Хәер, бу хакта ул үзе дә бик ачык итеп әйтеп бирә: «Тормыш ул «ике икең дүрт» кебек төгәл кагыйдәләргә генә сыеп бетми. Яшәү формуласы күпкә, бик күпкә катлаулырак Иөз төрле төсе. тәме, мәгънәсе, шуңа өстәп тагын мең төрле нюанслары бар аиын. Бола- рны колтә-көлтә бәйләп, берәүнең дә алдына әзер килеш тоттырмыйлар Болар бөртекләп, тамчылап җыйнала барырга I иешле хәзинә» («Яшьлеккә хат»).
Әйе. тормыш төсләр белән генә түгел, төс-кыяфәте. төс-тәме белән дә катлаулы Тормыш палитрасының төсләргә бай булуы яхшы, әмма бертөслелек хәтәр: «Бертөслелек урап алган да. әле уңга, әле сулга этеп йөртә адәм баласын Бертөслелек хәтәр әйбер, кешене ул йокымсырата, чарланасы уй-хис- ләрсн читлектә тота». (Шунда ук )
Тугыз яшьлек Госман да. ак белән кара төсләрне аерып торучы сызык өстенә басып, әнә шул бертөсле, соры, караңгы төсләрдән качып, ак дөнья белән очрашу өчен карлы-бозлы чакрым-нарны. күз күрмәгән киңлекләрне ера- ера әллә ничаклы араны узарга әзер1
Китапның исеме дә төсле булган кебек, аның эчтәлеге дә төсләргә гаять бай. аны төсле китап дияргә дә була Алар, салават күпередәй, яшь йөрәкләр аша узып, уйлану-эзләнүләр. шат- лык-сөенечләр. борчу-хәсрәтләр. сөю- сәгадәтләргә сала.
«Кызыл кар яугач» язучының төрле елларда ижат иткән дүрт повестен («Бозлы миләшләр». «Кызыл кар яугач». «Урман эчләрендә урман». «Яшьлеккә хат») һәм унике хикәясен («Беренче мунча». «Өчәү». «Билгесез кыз «сурәте». «Көнбагыш». «Матур ялган». «Хат ташучы малай» һ. б.) берләштерә.
Әлбәттә, мәктәп еллары инде күптән артта калган укучы бу китапны укырга ашкынып тормас, балалар өчен бит. дияр Шулай да, китапны кулга атуга, ул зур кызыксыну уята, укый башлагач, туктап калып булмый. Моның үз хикмәтләре дә бар Беренчедән. Рашат Низамиев әлегә кадәр журна-лист һәм шагыйрь буларак танылган иде. чәчмә әсәрләрне ничек яза икән, дигән сорау кызыксындыра. Икенчедән, бүген мәктәп балаларына нинди әсәрләр тәкъдим ителә икән? Дөрестән дә. хәзер мәктәптә элеккеге октябрят, пионер, комсомол оешмалары, быргы- барабан тавышлары. «Без һәрвакыт әзер!» дигән дәртле рапортлар, звено, отряд җырлары, ярышлары, «пионер маршрутлары», комсомол җыелышлары. пионер галстуклары, комсомол значоклары, гомумән әйткәндә, «коммунистик тәрбия», аның атрибутлары юкка чыкты Кирәге булганмы алар- ның, гнулардан башка укучыны тәрбияләп буламы, хәзер аны нәрсә алмаштыра'’ Китапта болар берәр төрле чагылыш табамы"’ Өченчедән, прозаик буларак. Рашат Низамиев балалар өчен нинди телдә яза. аның үз стиле, янальпы бармы9
Кулына яна китап алган укучыны әнә шундый күптөрле сораулар кызыксындыра.
Шунысы игътибарга лаек, һәр әсәрдә авторның эрудициясе, бай тормыш тәҗрибәсе, гаять күзәт үчәнлеге. гәвә- кәллеге чагыла, әсәрләренең тәрбияви әһәмияте, үзенчәлекле гсл-стиле. аһәне булуы күренә. Повесть һәм хикәяләрдә билгеле бер эзлеклелек, герой һәм ва-кыйгаларның үсеш-үзгәреше игътибарны жәлеп итә Повесть һәм хикәяләрнең исемнәре дә уңышлы сайланган, алар эчтәлек белән бик тыгыз үрелгән-нәр. Дөрес, китапка икенче төрле исем биргәндә ничек булыр иде икән, дигән уй да күңелгә килеп китә...
Әсәрләрдәге вакыйгалар, геройлар «балачакның яшел сукмакларыннан» шома гына бармый: ул юллар тормышның үзе кебек катлаулы да. кырыс та. һәрдаим сынап та тора. Син нинди юлдан. кем артыннан, кая барасын, яшь дустым?
Әнә. «Бозлы миләшләр»дә тугыз яшьлек Госман инде үз юлын табарга омтыла Әйе. бу яшьтә үзенә юл эзләү — авыр һәрхәлдә, укьггучы апасы ана шулай дия сыман, ләкин малайның юлдан кире борыласы килми Ул классташлары— юньсез Сипкел Хәмит белән Саескан Сәмит кебек түгел: ул үзенә яхшы, ак юл эзли, үз әтн-әнисен эзли.
Язучы малайның язмышына битараф түгел, киресенчә, аның кичерешләрен ул үз йөрәге аша уздыра, шул турыда укучыга да ачыктан-ачык белдерә: «Ишетәсеңме, малай, мин сиңа гомер уртасыннан эндәшәм! Тормыш сине, кып-кызыл миләшләр кебек, матурлыгы белән кызыктырды Ләкин синең язмышка миләшнең ачысы, бозлы- сы эләкте Никадәр сәер тоелмасын, бозлары эреп төшкәннән соң андый миләш тәмле була. Миләштәге бозларны эретү өчен сиңа вакыт һәм тормыш- яшәеш тәҗрибәсе кирәк иде.
Беләсең микән, синең барлык кичерешләрең. яндырып яндырып минем йөрәк аша да узды Синең пакъ. керсез йөрәгең күтәрелгән биеклеккә асылда мин дә күтәрелдем. Синең фаҗигаң—
минем дә фажигам иде Ә фаҗига кешеләрне акган
караны аерырга, уйлый белергә һәм сафлыкка
ө йрәтә»
Авторның менә шушы ачыктан- ачык
мөнәсәбәте һәм мөрәжәгате анын бәген
әсәрләренә дә хас. үзенчә бер янадык булып тора
Тагын шунысы үзенчәлекле, язучы «Яшьлеккә
хат» әсәрендә укучыларны күп кенә күренекле
шәхесләрнең хикмәтле һәм гыйбрәтле сүзләре
белән дә таныштыра һәм алар бер китаптан
икенчесенә күчеп йори юрган таушалган әйтемнәр
түгел «Ә бәлки, һәр кешедә Моцарт
үтерелгәндер».. (Сент- Экзюпери). «Бер кешенең
үлеме фажига. ә миллионнар үлеме— статистика»
(Черчилль). «Күрегез әле. яшь вакытта мин нинди
ахмак булганмын ..» (Грэм Грин), «һәр кеше бер-
берсенә охшамаган тарих» (Каррель). «Упышка бер
селтәнүдә генә ахыргача ирешү мөмкин түгел Ана
сәгатьләп, көнләп ирешәсең» (Ромен Роллан).
«Кешеләр эзләгәнне бердәнбер роза чәчкәсендә
яки бер тамчы суда табарга мөмкин» (Сенг-
Экзюпери). «Кешедә егерме яшьтә - хисләр, угыз
яшьтә галант, кырык яшыә гакыл патшалык итә».
(Франклин) һ б. Мондый тәгъбирләр әсәрләрнең
эчтәлегенә бик төгәл гуры килә, алар укучыны
уйланырга, уйларга мәҗбүр итә. кызыксыну
тәрбияли
Әйткән сүзләре генә гүгел. бөекләр
тормышыннан кытыклы хәлләр дә байтак китерелә
бу китапта. Әйтик, унҗиде яшьлек Толстой үзендә
булган кимчелекләрне көндәлегенә язып куя һәм
гнулардан арыну өчен көрәшә Шул үрнәк г ә автор
үзе дә укучыларга мавыктыргыч эш тәкъдим игә:
бер баганага кешедәге уңай сыйфатларны
(ягымлы, юмарт, гадел, тырыш, сабыр, түземле,
кешелекле һ. б ). икенче баганага кимчелекле
сыйфат ларны (төксе, сатлык, саран, икейөзле,
алдакчы, ялкау. әләкче, битараф, сал. шәфкатьсез
һ. б.) яза һәм Толстой үрнәгендә начар
сыйфатларга картны көрәш ачарга чакыра һәм
моңа беркайчан да сон түгел, ди Әйе. автор хаклы,
менә монысы беркемг ә дә сон г үг е г бәбит ә дә.
әбиг ә дә. малайга да. бабайга да.
Мичуринның тырышлыгы. Юрнй Гагаринның
гомернең кадерен белергә чакыруы. Ьальзакнын
кеше күңелендәге тирбёлеш-күчеш.тәрне бик
дөрес һәм төгәл итеп сизүе, Тукан. Такташ Снбгат
Хәкимнәрнең кеше гәр арасын гагы яхшы
мөнәсәбәт гәре. Конфуцийның «Явызлыкка га ге г
гск бс тән җавап бирә төр» Пикассоның: «Мин н
тәмам, габам». Джон Гербергнын «Бер әти кеше
йөз укы т учыны алышгыра». дигән сүзләре.
Менделеев. Ньютон ачышларының серләре
барысы да китапны зур кызыксыну белән укырлык
итә.
Монда күренекле әдипләр, бөекләр
тормышыннан гына түгел, кирәкле урында татар
халык мәкальләре, геройларның жор сүзләре дә
игътибарны тарга арпа чәчеп солы үсмәс, ачу
алдан, акыл арттан йөри; дөнья булгач, юлга
чыкканда иптәшен үзеннән я.хшы булсын, талны
чыбык чакта бөгәләр, пәри башка, җен башка,
дөньяны жил болгата, адәмне сүз болгата;
матурлыкка күз кирәк, дөреслеккә сүз кирәк һ б
«Кызыл кар яугач» повестенда Шаһинурның
балачагы, тапкыр, зирәк булып үсүе, яшьлеге,
мәхәббәте. Әфган- стандагы һәлакәте берәм-
берәм укучы күз алдыннан уза. Анын дөнья белән
танышып йөрүләре турында укыганда ирексездән
Такташның шигъри юллары искә төшә:
Әкияттәге ике бала кебек. Каен башларына
үрмәләп. Ике ыштансыз малай донья белән
Танышып йөргән идек бергәләп
Бу повесть, хикәяләрдә игътибарны җәлеп
итәрдәй, әдәбиятта янадык булырдай алымнар
байтак. Әсәрне канатлы сүзләр белән башлау
яңалык бул- маса да. игътибарны туплау, кызыксы-
ндыру көченә ия Автор бу алымны киң куллана
Кайбер хикәя, повестьларның ахыры зур
гомумиләштерүче көчкә ия булган нәтижәләр,
лирик чигенешләр. эчкерсез киңәшләр белән тә-
мамлана.
«Бозлы миләшләр»не ул «Ишетәсеңме.
малай.» дигән мөрәҗәгать белән. «Кызыл кар
яугач»ны «Чынлап та шулай икән әкияг гәрнен генә
азагы матур бетә .» дип. «Яшьлеккә хат»ы
«Онытма: без тормыш өчен түгел, тормыш безнең
өчен» дигән юллар белән тәмамлый
«Урман эчләрендә урман» повестенда да
яшьлекнең ур гасыннан тормыш сызыгы үтә Аның
чиста, ак ягында лирик герой. Зөлфирә булса,
карашы ягында Дамир. Әүхәтләр юра
«Яшьлеккә хат» повесте авторның аеруча
уңышлы әсәрләреннән берсе Ул яшь замандаш
белән әңгәмәләр рәвешендә язылган җиде хаттан
юра Хатка бәйләнешле һәм хат формасында
язылган әсәрләр татар әдәбиятында шу гай ук бар
Мәсәлән. М Җәлилнең «Хат ташучы» поэмасы. Г
Кугу йнын «Тапшырылмаган хатлармы. Ә бу
китаптагы ха г парный үзенчәлеге шунда, автор бай
тормыш тәҗрибәсеннән. тупланган бик күп
материалдан
чьиып. яшьләргә ни рәвешле игеп тормышның саф.
ак Я1 ына күчү юлларын күрсәтә. Бу хатлар ашык-
пошык кына укыр очен түгел «Кайта-кайта язмыш-
лар. ялгышлар кабатлана, онытма: бу хатлар
ашыгып укыр өчен түгел!», ди автор.
Дөрестән дә. бу хатларны укучыларга гына
түгел, ата-аналарга. укытучыларга да ашыкмыйча
гына укып чытарга кирәк. Әнә бит авт орның
сүзләрендә никадәр хакыйкать ярылып яга -Әмма
ни кызганыч мәктәп үзенең шәкертләрен берничек
һәм беркайчан да яшәү фәненә, аның серләренә
өйрәтми Бүгенге педагогикада андый методика һәм
тәжрибә юк. Унжиде яшьлек кешене яшәү-тормыш
итү фәненә, сона калып булса да. тормыш үзе
өйрәтә башлый Аяныч, унжиде яшьлек кеше яшәү
фәнен үзләштерү дигәндә нәкъ менә унжиде елга
соңарган була инде! Аны. беренче чиратта, кулына
өлгергәнлек аттестаты биреп алдыйлар. Тормыш-
камы - нәрсәгә өлгергәнлек? Ну. бу чиновникларны:
яшь кешене үсендерү, юату, канатландыру өчен
нинди купшы. бизәкле, ялган термин уйлап тап-
каннар! Ә инде мен төсмер белән кайнап торган
олы тормыш кайдадыр читтә. укыган китаплар һәм
караган кинолар, әти-әни һәм укытучылар биргән
үгет-нәсихәтләр артында күмелеп кала».
һәр хат тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле
Андагы әһәмиятле фикерләрнең кайберләре белән
генә танышып үтик
«Бер алманың үсеп өлгерүе өчен генә дә
дөньяның нихәт ле көчләрен хәрәкәткә китерергә
кирәк. Кеше белән исә хәлләр тат ын да
катлаулырак Чөнки ул. табигать баласы, өстәвенә,
җәмгыять баласы да әле».
«Бездә мәктән тормыштан шулкадәр нык
аерылган алар. Сак белән Сок сыман, кушыла
алмыйча, икесе ике якта яшәп яталар шикелле».
«Мәхәббәт шулай ук эш. хезмәт, илһам,
иҗтиһат Кешедә шушы сыйфатлар бар икән, димәк,
мәхәббәт бар һәм булачак»
Әсәрләрдәге яшь геройлар тормышны.
хакыйкатьне әти-әниләреннән, китаплардан укып
кына түгел, күбрәк үз күңелләре аша уздырып,
табигатьнең үзеннән өйрәнәләр Андыйлар яхшы
күңелле, кешелекле булып үсәләр.
Хикәяләр дә истә калырлык, мавыктыргыч
итеп язылган. «Беренче мунчамдагы Фәнис белән
Роза. Сабиралар; «Өчәү»дә сугыштан аяксыз
кайткан Госман. Нәзифә. ■Билгесез кыз сурәте
»ндә рәссам Фатих белән Миңлегөл; «Көнбагышота
Кәрим; «Матур ялган»дагы Фәния; «Хат ташучы ма-
лай»дагы Назыйм. «Хуш исле ун чүмәләмдәге
Мирсәет һәм аның улы; «Беренче урындык»та
Гадел һәм аның әтисе; «Кайгумда урман
каравылчысы. "Ташлы тауда елмаюмда Артур һәм
башкалар тормыш сынауларына бирешмичә, алга
ак. якты юлдан атлыйлар.
Автор вакыйгаларны, геройларны
кичерешләрен зур осталык белән, үзенә хас тел-
стиль чаралары белән тасвирлый Повесть һәм
хикәяләр җиңел аңлаешлы. мавыктыргыч, йөгерек
тел белән язылган. Анда төрле эндәш, аеруча
парлы сүзләр күп Аларның саны берничә йөзгә
житә Шунын белән ул башка әсәрләрдән шактый
аерылып тора һәм авторның стиль үзенчәлеген
билгеләүдә шакт ый зур роль уйный. Парлы сүзләр
уй-фикерне белдерүдә зур көчкә ия. алар аны әзе
ачыклап тулыландыра. әле тәэсир итү көчен артты-
ра. әле вакыйгаларны серлерәк, тылсымлырак
итеп сурәтли
Монда телдәге әзер парлы сүзләр белән
бергә, автор кулланган бик күп яңа парлы сүзләр дә
бар. тулы-таза. елап-мышкылдап. сыгылмалы -
салмак, тормыш-яшәеш. сәер-бичара. тән-гәү- дә.
саргылт-йо.мры. эш-мәшәкагь. һ. б Мәсәлән:
"Шаһинур сыгылмалы-сал- мак хәрәкәтләр белән
«Тан атканда» көен сызып җибәрде»
Авылдашлары бу хәлгә шаккаттылар һәм
белделәр: тальянның ун ягын сул кулга, сул ягын уң
кулга көйләп-үзтәртеп куйган икән Кирам»
Повесть һәм хикәяләрне игътибар белән укып
чыккач, укучы күңелендә, сораулар белән бергә,
киңәш-табыш, теләк-тәкъдим сүзләренә, ягъни тән-
кыйди карашка урын калуы да сизелә.
Әдәби әсәрнең, нәфис сүз сәнгате әсәре
буларак, үз кануннары, үз үзенчәлекләре бар.
Шуларнын аеруча әһә- миятлесс: әдәби әсәрнең
композициясе һәм сюжеты, ягъни андагы образлар-
ның бср-берсенә бәйләнеше, вакыйгаларның
максатка ярашлы итеп урнаштырылуы: эчтәлекнең
нигезе, әсәрдәге вакыйгаларның билгеле бер
эзлеклеле- ктә агышы.
■ Кызыл кар яугач» әсәрендә авторның
композицион уңышы белән бергә. аерым
әсәрләрендә сюжет чылбырының тигезсезлеге һәм
йомшаграк булуы чагыла Дөрес, автор тасвирлауда
сюжетны үзмаксатка әйләндерми, ягъни
вакыйгаларның тышкы ягын эффектлы итеп
сурәтләү белән мавыкмый Аларда эчке
каршылыкларга, хис-той- гыны сәнгатьчә
тасвирлауга корылган талгынрак сюжетлар
өстенлек ала. Шулай да әдәби әсәрләрдәге
образлар һәм
вакыйгаларда конфликт йомшак булса, ул анын
тормышчанлыгын, тәэсирен сүрәнләндер»»
Шул ук вакытта повесть һәм хикәяләрдә авыл
темасы белән генә чикләнү дә күренә. Анда бүгенге
авыл тормышы. аның шәһәр белән бәйләнеше, ул
бәйләнешнең йогынтысы аз чагыла. Билгеле, автор
рухи сафлыкны, әхлак тәрбиясен үзәккә куеп бик
дөрес эшли, чөнки ул мәңгелек тема. Шулай да әдә-
би әсәрдә үз заманының сулышы, анын кискен
проблемалары да чагылырга тиеш.
Әлбәттә, тулаем алганда, бу искәрмәләр
китапның әһәмиятен, анын кыйммәтен киметми
Гомумән, «Кызыл кар яугач» — Рашат
Низамиевның бай тормыш тәҗрибәсе туплаган,
өлгергән, сәләтле прозаик булуын күрсәтә Аның
«Яшьлеккә хат» повесте татар әдәбиятына яңалык
булып керерлек Аны укып чыккач «Их. безнең
мәктәп елларында мондый әсәрләр юк иде шул»,
дип әйтүчеләр дә күп булыр. Ә менә яшьләр өчен
ул бик вакытлы мәйданга килгән әсәр. Аны яратып
укучылар күп булыр дип ышанасы килә
«Кызыл кар яугач» китабы балалар
әдәбиятына, татар прозасына килеп кушылган саф
сулы тау чишмәсен хәтерләтә Төз чыршылар, биек
артыш куаклары, абагалар үскән текә ташлы ярдан
бәреп чыккан тау чишмәсе дә. бер тапкыр татлы
суын эчеп, яныннан узсаң, аерылмас дустына, якын
сердәшеңә әйләнә бит