Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР РЕКЛАМЫ: КИЧӘ ҺӘМ БҮГЕН


, _ аманыбыз шаукымыдыр инде, башка күп кенә яна төшенчәләр белән бергә реклам сүзе дә халык сөйләмендә булсын, матбугат, радио, телевидениедә булсын ешрак ишетелә-күренә башлады. Хәер, әдәби телебездә ул инде күптәннән йөри -Татар теленең аңлатмалы сүзлеге-<ндә бу сүз ике мәгънәдә теркәлгән: 1. Файдаланучыларны, кулланучыларны, сатып алучыларны, тамашачыларны һ б. тарту, аларнын игътибарын җәлеп итү максаты белән үткәрелгән чара: 2 Кемнең дә булса дикъкатен юнәлтү өчен берәр кеше яки берәр нәрсә турында хәбәр, мәгълүмат бирә, игълан итә торган белдерү, плакат, афиша, вывеска һ. б ш.
Шулай да бүгенге буын кешеләре аңында реклам төшенчәсе ул әле әйтелгән чараларның басма рәвештә, башлыча матбугатта һәм радио, телевидениедә бәян ителүе. Татар аңында ул элек-электән нәкъ шул мәгънәдә генә килгән дә басма сүз белән, газет-журнал белән реклам аерылгысыз. Беренче сәяси сүзлекләрнең берсендә (аны күренекле драматург, публицист һәм тәржемәче Галиәсгар Камал төзегән) бу төшенчә болай теркәлгән: алучыларның дикъкатен жәлеп итәр өчен нинди дә булса бер мал хакында басылып таратылган яки гәзитләрлә бастырылган игълан. (Камал Г (Мөтәрҗим) Русча-татарча соясы лөгать Казан. Әчет. 1918. 106 6.)
Габдулла Тукай. Галимҗан Ибраһимов һәм башка әдипләр реклам төшенчәсен нәкъ шушы мәгънәдә, нәкъ менә матбугат белән мөнәсәбәттә кулланганнар да. Сүз башлыча туры, уңай мәгънәсендә алынган. Тискәре төсмер салу очраклары да бар Г Ибраһимов. мәсәлән. "Китап игъланнары- мәкаләсендә (-Йол-дыз». 1912. 4 март) «Игълан башка, куык вә реклам башка», ди Реклам бу урында, куык кебек үк. арттыру, ялганлау мәгънәсендә
Классикларыбызның кайбер фикерләрен алда да телгә алырбыз әле. ә хәзергә игътибарны бу терминны аларның реклам дип язуларына юнәлтеп китик. Утызынчы елларга чаклы фәкать шулай язылган. Дөресе дә шулай: тамыры латинча гесвато — кычкырып эндәшү. Русларга ул французчадан алышан. ә безгә исә руслардан кергән Хәлбүки. а га беткән алынмаларны кыскартып куллану (рам. фанер, кукуруз, канфет. газет һ. б.) закончалыгы бу сүзгә дә катгый кагыла. Төрекләрдә дә. мәсәлән реклам
Реклам төшенчәсенең матбугатка бәйле төсмере ни сәбәпле "Аңлатмалы сүзлек »кә теркәлмәгән һәм әдәби телдә кулланылуы да 40—50 ел буе сүлпәнләнеп торган? Беренчедән, бу төшенчә дә сәяси идеологиягә капкан, сыйнфый караш астына алынган. Бар иде капиталистик реклам, бар иде социалистик. Болар капма-каршы төшенчәләр саналганга, капиталистик рскламга хас бөтен нәрсә уңае да. тискәресе дә бер чыбыктан сөрелеп, гел яманланды гына Икенчедән,—ул беренче сәбәптән килеп чыга, капиталистик реклам массакүләм информация чараларыннан аерып ысыз икән, димәк ки. социалистик рекламга андый бәйләнеш мәҗбүри түгел. Чыннан да. бу эш партия-совет матбугатының төп вазифаларына керми иде. ул дәүләтнең махсус оешмаларына йөкләнгән, реклам бирүчеләр белән рекламны бәян итүчеләр арасында арадашлык шулар кулында: ике тараф да үз белдеге белән берни эшли алмый иде Татар газет-журналлары да ярты гасыр буе шушы тәртип белән яшәде
Соңгы елларда хәл үзгәрә башлады: бер яктан, товар җитештерүчеләрнең, көнкүреш хезмәте һәм башка (сәнгати. мәдәни, юридик, медицина һ б ) хезмәт күрсәтүчеләрнең, сәүдәчеләр һәм кәсепчеләрнең мөстәкыйльлегенә берникадәр юл куелу, икенче яктан, массакүләм информация чараларының да чагьшз i ырмача иркенлек алуы, гомумән дә. демократия, хәбәрдарлыкның борын төртә башлавы
реклам өлкәсенә дә йогынтысыз калмады. Татар рекдамы да хәрәкәткә килде дияртә була.
Бүген ин мөһиме, безнеңчә, бу хәрәкәткә бармак аша карамаска, игътибарлы булырга кирәктер. Ни өчен? Иң әүвәле, ул һәркайсыбызга кагыла — җитештерүчегә дә, кулланучыга, арадашчы-сәүдәгәргә дә. Димәк ки. реклам ул. фәнчәрәк әйтсәк, иҗтимагый күренеш Шуңа күрә дә аның массакүләм информация чаралары белән бәйләнеше дә табигый һәм закончалыклы Аннары, чамалавы кыен түгел җитештерүче һәм аның товарын алучы бар икән, ягьни сәүдә яши икән, татар моңа гамьсез кала алмый, сәүдә аның милли аңында, канында. Риза Фәхретдин әйтмешли: «Кырмыска шикәр тәмен ничек белсә, татар да сәүдә тәмен шулай белә» Ә сәүдәне инде рекламсыз күз алдына китерү мөмкин нәрсә түгел.
Бүген татар рекламын ни көтә, ул нинди булырга тиеш? Чү. тукта! Вакытлы- вакытсыз, белер-белмәс тәкъдим-күрсәтмәләр бирергә кабаланабыз түгелме!'.’ Алыш-биреш ул ике тарафның үз эше. үз мәсьәләләрен үзләре хәл итәр; рекламга да идеологиянең, сәясәтнең тыкшыну-кысылуы гайре табигый саналырга тиештер.
Шулай бу эшчәнлектәге мәҗбүри, котылгысыз хакыйкатьләрне хәтергә төшереп китү дә зыянга булмас. Иң башта, рекламчылык әлбәттә, икътисад, сәүдә канун-кагыйдәләренә таянган хәлдә милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне дә тибәрмәскә, шул ук вакытта халыкара әхлак һәм хокук законнарына, ягъни гомумтанылган тәртипкә дә нигезләнергә тиеш буладыр
Күрәсез, реклам кәсебен ныклы нигездә тернәкләндереп җибәрер өчен фәнгә дә эш җитәрлек әле гореф-гадәт, традицияләрне, әхлак, әдәп, кануннар нидән гыйбарәт, ата-баба нинди уңыш-казанышларга ирешкән булган, нинди-нинди сабак, гыйбрәтләр калдырган һәммәсен фәнни нигездә бөртекләп өйрәнергә, шуларга таянып, шулай ук фәнни нигездә, тәкъдим-рекомендацияләр әзерләргә кирәк. Ә ниндиерәк кыйблалар күздә тотыла соң?
Реклам милләтнең үзаңы, гореф-гадәте белән бәйле булганга, аның тәҗрибәсен халыкның үз тарихыннан, беренче чиратта аның язма мирасыннан, аерым алганда, матбугат елъязмаларыннан эзләү мәслихәттер Матбугатыбыз тарихы, шул җөмләдән газет-журналларыбыз да шактый тирән өйрәне пән булса да, кызганыч ки, реклам тарихы, әлеге дә баяты. апа карата сыйнфый караш хөкем сөргәнгә, бер читтә кала килде.
Тулаем алганда, татар рекламының тарихын да. бүгенгесен дә ике тармакка аерып өйрәнү кулайдыр беренчесе газет-журналга бәйләнмәгән реклам (товар ярлыклары, афиша, игъланнар, проспект, каталог, альбомнар һ б). Аларның үз чирагында язма-басма. тавышлы-әйтмә һ. б. төрләре була, һәр төренең үз тарихы, үз алымы, юнәлешләре- татар эшмәкәрләренең, сәүдәгәрләренең, шулай ук рсклайчыларының күп гасырлык бай тәҗрибәсе җентекле өйрәнүне көтә
Икенчесе газет-журналга бәйле реклам. Татар матбугатының беренче газет, журналлары ук эшне рскламнан башлаган — аларга биг ин башта үзенә укучы табарга кирәк булган, аны җәлеп итү өчен үзенә-үзе реклам бирергә мәҗбүр булган. Татар матбугаты чәчәк аткан чорларда (1905 1908, 1917 1919 елларда) чыккан кайсы гына газет, журналны алма, һәркайсынын беренче битендә ин күренекле урында күзгә бәрелә торган шрифт белән, мөмкинлек биргәндә төрле сурәт, нәкышләр, хәтта төсле буяулар белән бизәлеп, тәэсирле итеп язылган үз игъланнарын күрәсең Берничә гелдә язылган булыр «Вакыг» газеты, мәсәлән, үзе турындагы рекламны инглиз, рус телендә дә биргән
Шулай итеп, матбага чаралары, нәшир, журналистлар ул елларда рекламны үтемле итеп язу, аны укучыга җиткерү, ничек тәэсир игүен өйрәнүдә нык остарганнар, тәҗрибә туплаганнар Шуңа күрә алар реклам бастырырга теләүчеләрне дә яхшы аңлаганнар, үзара файдалы мөнәсәбәт урнаштыра башлаганнар Уртак омтылыш белән, укучыларның да фикерен искә ала-ала. акрынлап реклам мөнә-сәбәтенең тәртип-кагыйдәләре бөртекләп туплана килгән
Әлбәттә, төрле газет, журналда бу гәжрибә төрлечә Ул журналист, мөхәррирләрнең рекламга карашына, реклам бирүчеләрнең кем булуына, байлыгына, реклам хуҗасы белән нәшир арасындагы мөнәсәбәткә, янә дә бүтән шарт- сәбәпләртә бәйле Әйтик, безнең анда «рскламчы газет» дип яманаты чыккан газет та бар иде. «Бәянелхак» Шиксез, мондый фикер бездә Г Тукай әсәрләреннән тамып-гамып җыелгандыр. Бу газетный реклам сәясәтенә карата аның бик тә әче. үтә дә чәнечкеле гыйбарәләре бер генә түгел Мәсәлән «Күг алдыбызда һәр «заман» «хакыйкать» булып. «хак»ны кычкырып, «итланелхак» игмәк тиештер хәтта сыра заводы ачылуы хакында булса да» (Тукай Г. Әсор.юр 4 томда. 4 т. Казан. 1956. 63 б.)
Күрәбез ки. шул чордагы матбугатның үзеннән үк рекламчылык хәрәкәтенә җәмәгагьчелекнең, укучыларның һәм дә реклам бирүчеләр белән реклам басучыларның үзләренең мөнәсәбәте дә ачыклана Әйтик. «Карчыга» журналында басылган менә бу юллар күп нәрсә сөйли кебек: «Байлар, морзалар вә муллалар жырын жырлаучы газетларга байлар һәр жәһәттән ярдәм кылышсалар да. безнең ксби эшче халык файдасына язучыларга алар ярдәм итмиләр, бәлгакыч (киресенчә- Н И ) безгә һәр хосуста аркылы килеп, журналыбызны туктатырга чара эзлиләр» (Карчыга. 1907. №9.2 б.).
Сүз дә юк. рекламга. реклам бирүче белән аны басучыга ул дәвердәге төрле караш, төрле фикер гомумән алганда бу тормышчан күренешне йә хурларга гына, йә хупларга гына нигез була алмый. Фактта реклам тулаем кабул ителгән, иҗтимагый кирәкле дип саналган объектив күренешкә әверелгән инде. Г Тукайның реклам белән үз максатларында артык мавыгучыларны утлы табага бастырып язылган фельетоннары басылган газет, журналлар үзләре дә рекламнан бик оста файдаланганнар лабаса.
Димәк ки. шул чор өчен иҗтимагый әһәмиятле күренештән бүген дә эшкә яраклы нәтиҗәләр табылуы бер дә гайре табигый түгелдер. Шул ук «Бәянелхак» газетын алып карыйк Мәсәлән, ул вакытта матбугатта фотодыр, бүтән сурәттер әле юк дәрәҗәсендә, тоташ битләр — «яп-якты» хәреф, сызыктан гына тора, бертонлылык хөкем сөрә. Ә менә рекламчылар үз игъланнарын җанландыру, карашны җәлеп итәр өчен төрледән-төрле сурәт-клишеләр тәкъдим итәләр: герб-символлар дисеңме, машина-техника, пароход-паровоз сурәтләре дисенме, күренекле шәхесләрнең йөз. кыяфәтләреме — болар аерым игъланны гына түгел, ботен газетны җанландырып җибәрә. Укучыны мавыктырып кына да калмый, ә бәлки анарга өстәмә мәгълүмат, белем дә бирә.
Гомумән дә. ул еллардагы игъланнарда беренче нәүбәттә укучыны күз алдында тоту омтылышы сизелә Әйтик. «Бәянелхак» үзенең төп укучысы шәһәр эшмәкәре, сәүдәгәр, байлары дип белә. Ә андыйлар русчасын да «сукаларга» тырыша Шуңа күрә алар игъланнарны русчалы-татарчалы бирүне хуп күрә.
Шул ук вакытта, уйлый китсәң. Тукайны да аңларга була: татар халкы патша хакимияте, үзенең дә кара көчләре белән күптән тартыша-көрәшә Ниһаять. 1905 елны инкыйлаб чыккач кына яулап алуга ирешкән газет, журналларын беренче чиратта үзенә, үзенен азатлыгы, тәрәккыяте мәнфәгатенә, үзен белемле итү. агарту ихтыяҗларында файдаланырга тели Нишләп кайбер газетлар аерым байлар, кәсепче, сәүдәгәрләр мәнфәгатен генә кайгырта-’ Нишләп әле аларда рус промышленник, фабрикантларының, чит мәмләкәт капиталист, алыпсатарларының игълан, рекламнары көннән-көн күбрәк басыла? Җитмәсә, һәр игълан диярлек русчалы-татарчалы? Тукайга—газет, журнал татарга, татар әдәбиятына, татар теленә хезмәт итәргә, аның үсешенә өлеш кертер! ә тиеш дип хыялланган, шуна кыйбла тоткан, жанын-тәнен кызганмаган зыялы затка, газетный һәр юлының, һәр хәрефенең кадерен белгән әдипкә—шул кадерле урынның русчага исраф булуы бик авыр кабул ителгән Моңа бәгыре ачытканын ул яшереп тә тормаган, җае чыккан саен шуннан ачы көлгән Бер фельетонында ул. мәсәлән. «Бәянелхак» мөхәррире Сәйдәшевне болаерак «чеметеп» ала: «Мөхәммәтхан Чәйдәшев: «Тулстуй. Тулстуй. әмма аның үлеме аркылы игълан җыярга юл ачыла биз Атнасына өч чыга торган «чүплегем»дә яңадан бер кат урысча мәкалә дәреҗ итәргә (кертерга — Н И.) мөмкин була бит Тулстуй үлде, да здравствует сыра заводларының игъланнары'» (Тукай Габдулла Әсәр tap 4 томда. 4 т. Казан. 1956. 66 б.)
Ялгышмасам. хөрмәтле укучым язманы уку барышында да тарихи фактларны бүгенге белән чагыштыра килә, нәтиҗә дә ясый булса кирәк Әйе шул. бүген дә кайбер газет, журналлар (мәсәлән. «Татарстан яшьләре». «Кызыл тан». «Татарстан» һ б (реклам материалларының теленә талымсызлык күрсәтәләр, ва- кыт-вакыт «чеп-чи» русча игъланнар чирек, хәтта ярты битне биләп ала. тышлык- ларыннан чекрәеп тора Билгеле инде, бай рекламчыга ярарга тырышыла Ә газет укучы мәнфәгате ник санга сугылмый? Ул бит газет, журналга иң башта ана телендә укып бару ниятеннән, аннары, һәр юлыннан зиһенгә дә. җанга да яңалык, рухи азык алу өметеннән языла. Ул да акча түли, өстәвенә алдан түләп куя
Әлбәттә, русчалы-татарчалы текстларның да файдалылары була транспорт, элемтә расписание-тәртипләрс. русча әдәби, сәнгати әсәрләргә, яңалыкларга бәйле HI ьланнар һ. б. Аларына күпчелек каршы түгел бит Гомумән дә. халыкның. укучыларның күпчелеге мәнфәгатьләрен истә тотканда, рекламный аны бирүче белән бастырып чыгаручының матди ихтыяҗлары гына түгел, ә бәлки күпчелекнең рухи, әхлакый мәнфәгатьләре дә туры килеп төенләнердәй яклары аз
түгел. Матбугат ин башта шу ларын үзәккә куярга тиештер. Монда тел мәсьәләсеннән дә бигрәк эчтәлек алга чыга. Бүгенге укучы рекламный эчтәлек ягын ничек кабул итә? Бу хакта сүзне озакка сузмыйча, бүгенле-кичәле газетларда басылып чыккан ике генә хаттан өзек китереп китәбез «Телевизорда токымлы мәчеләр турында тапшырулар ешайды. Эт-мәче өчен махсус әзерләнгән ризыклар белән дә тамаша кылалар. Бусы — реклама эше Шундый авыр заманда, минемчә, болары артык ачуны китерә торган нәрсә .» (Татарстан хәбәрләре. 1993. 12 март); «Кызыл тан»да шушы көннәрдә. «Лигас» фирмасы калай банкаларда конссрвланган ананас һәм бананнар тәкъдим итә. дигән реклама белдерүе чыкты Юк инде, господа-әфәнделәр! Безне ананас-банан ашатып алдатмакчы. капиталистлар табынына сөйрәп утыртмакчы буласызмы? . Бәрәнге менә безнең ананас! Без аны туйганчы ашарлык үстерәбез Язга таба гына шыта башлый Подваллар шәп түгел безнен. Әлегә хәтссзен чыгарып түгәргә туры килә. Менә шул безнең өчен авыр мәлдә тәкъдим итсәгез икән Бәрәңге тәкъдим итсәгез икән, димен мин» (кызыл таң. 1993. 24 февр Шөкер, үзебездә әле туры Тукайның жор рухы сакланган икән, рекламга да без аныңча карый алабыз икән
Шул хакта, ягъни рекламный тулаем халык өчен, шушы газет, журналны укучы күпчелек өчен, милләтнең тәрәккыяте өчен әһәмияте турында уйланганда янә тарихка мөрәҗәгать итү мәслихәттер. «Еракка китеп кара син. еракка китеп кара » Уйлый калсаң, бу киңәш бик урынлы да түгел кебек, реклам бит ифрат та минутлык хаҗәт. Нинди товарчы, хезмәт күрсәтүче яисә сәүдәгәр бүгенгене бер читкә куеп, тарих өчен игълан бирер икән!'1
Шулай да мин үзем, мәсәлән, гасыр башында басылган күп кенә реклам материалларын бүген дә кызыксынып укыйм Нинди факт, мәгълүматлар, вакыт каршылыгын жинеп чыгып, бүгенгәчә кызыклыгын, әһәмиятен саклый алган сон? Рекламчылар. сез дә мыегыгызга урый барьп ыз әле
халык өчен бик кирәкле, күнгән көтелгән әйбер, товар җитештерә башлау гурында өр-яңа мәгълүматлар.
фән. техника, медицина дөньясындагы прог рессив якалыклар.
мәңге искерми торган әдәбият, сәнгать, әхлак темаларына караган хәбәрләр;
милләтебез өчен, туган ягыбыз өчен горурлык тудырырлык ядкарь булып калган истәлекләр;
кешеләрдә миһербанлык, олы күңеллелек, ихтирам хисе, башка җан ияләренә карата мәрхәмәтлек кузгата торган мәгълүматлы игъланнар һ б. ш.
Рекламный эчтәлеге генә түгел, аны бәян итүнең, басып чыгаруның үзенчәлекләре. башкаларны кабатламыйча, калып-штамплардан качып, яңа а гымнар табуы да иҗади табыш булып кабул ителә
Татар матбугатында да еллар узып та шул сыйфатларын җуймаган реклам- нар аз түгел. Бер генә мисал кигерим И. II Харитонов басмаханәсе рек гамын («Вакыт» һәм башка галетлардан) мин кабат-кабат укыдым, кайгып-кайтып күздән кичердем, хәтта үзенә күрә бер анализ-тикшеренү кебек нәрсә дә у г кәрдсм
Игълан газетный гадәти бер почмагында әлләни чекрәймичә, басынкы-тый- нак кына урнашкан булыр, шулай да ул тчке бер ягым тык белән, хәтта серле бер тылсым белән димме, үзенә гартын гора Бирелеп укый башлыйсын Нәрсәсе белән ул бүген дә үзенә җәлеп итә?
Ип әүвәле, рекламчы үзе мәгълүм кеше Иван Николаевич Харитонов заманының алдынгы карашлы, тәрәккыять өчен тырышучы шәхес Әнә шул сыйфатлары белән ул тарихка да кереп калган Аның басмаханәсе Каганда татарча китап басуга иң зур өлеш керткән оешма булган Биредә дөньяви халыкка, аның белемен үстерүгә хезмәт игә юрган әдәбият басыла, гагар әдипләренең күпчелеге бу гипог рафияне. аның хуҗасын хөрмәт игә. әсәрен шун га бастырырга тырыша Басмаханә гарәп шрифт ларын у ге ясый үзе коя. бу төнә ге- шгә ул казанышларга ирешә, иң мөһиме, ул үз китапларын басу ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмый, шрифтлар белән бантка басмаханә гәрне дә тәэмин игәргә омтыла Реклам менә пгушы максатка тәкъдим ителгән дә
Әлбәттә инде, үтмәс товар кодалаучы гадәти белдерүләрдән ул бер башка өстен әрсезләнеп яисә ялагайланып өндәми, товарны шапырын мактамый үзе койган гарәпчә-татарча шрифтларның өстенлеген ышанычлы дәлилләр ое гәп исбатлап бирә, хәрефләрне кою шартларын, тәртибен үтемле игеп юшендерә. хәреф коюда) ы яңалыкларны да җиткерә (озакламый бакыр хәрефләр эшләнәчәк икән) _
Татарның тотып караса гына ышануын «хуҗа» яхшы белгән күрәсең игълан басмаханә коеп бирә торган хәрефләрнең (кегль) барысын ла кертеп җыелган.
ягъни рекламда ук товарның үзе тәкъдим ителә. Димәк, һәр хәреф, һәр тамга үзе— мәгълүмат, информация чыганагы.
Эшмәкәр буларак та. рекламчы буларак та Харитонов эшлекле, «хәйләкәр». Шушы ук рекламда ул «кстати» дигән кебек кенә рус хәрефләрен кою белән шөгыльләнүен дә искәртә. Маңгайга бәреп әйтми, ә жаен таба— Кырымда чыга торган «Тәрҗеман» газеты хуҗасы-мөхәррире Исмәгыйль Гаспралының Харитоновка русча язган хат тексты китерелә. Гаспралы басмаханә коя торган татарча хәрефләрнең чыннан да югары культуралы, яхшы сыйфатлы булуы белән соклануын, аларны сатып алачагын хәбәр итә.
Бу материалда янә басмаханә эшләп чыгара торган бизәкләү чараларын да күрәбез, ул, мәсәлән, милли рухтагы, полиграфия казанышы да саналырлык, сәнгатьчә эшләнгән орнамент сурәте белән дә бизәлгән
Тарихчылар белә, элекке реклам текстлары, әлеге мисалдан да күренгәнчә, үзенә күрә бер тарихи чыганак та була ала. Мәсәлән, гади генә игъланнардан да мәгълүм шәхесләрнең шөгыль, чыгышлары, күренекле труппаларның, артистларның гастрольләре, теге-бу тарихи оешмаларның, фиркаләрнең барлыкка килүе, эшчәнлеге гурында мәгълүмат табып була. Үзем шәхсән Көнчыгыш фронт газетасы «Кызыл яу»ның 1919 елгы саннарын укыганда игъланнардан кайбер фактлар теркәп куйганмын: 27 янв Камил Якуб Уфаның профсоюзлар җыелышында чыгыш ясый; 5 февр. Уфада «Бәхетсез егет» спектакле куела һ б
Өстәвенә, мондый табышларны публицистик алым буларак та файдаланалар. Күптән түгел язучы Мөхәммәт Мәһдиев үзенең «Шәрыкъ» клубы турындагы язмасын нәкъ менә газетага басылган игъланнан башлап җибәргән иде: «Бик күптәннән бирле көтелгән, махсус клуб Декабрь 1 дә кич 7 сәгатьтә, ачылды. Клубка уңайлы фатир хәзергә табылмаганнан, мувәкъкать буларак клуб «Болгар» номерында булып торачак Клуб һәр көн иртән сәгать уннан өчкәчә, кич алтыдан унбергәчә ачык булачак. Әгъза булыр өчен иске әгъзалардан ике кешенең тәкъдим итүе һәм общий собраниенең кабул итүе кирәктер. Клубның уставы татарча һәм русча басылган. Шәрыкъ клубының хәзергә 666 члены бар» (Йолдыз. 1907. Ns 201).
Аннары, һәр басманың, һәр газетный рекламчылык эшендә үз йөзе, үз ижат алымнары бөртекләп җыелган, өйрәнү, сабак-гыйбрәт алу өчен һәркайсы кызыклы лабаса. Әле генә телгә алган «Кызыл яу» газеты, мәсәлән. 1918 елда аерым хәрби фронт, армия органнары булып чыга башлаган татарча газетларнын берсе Бик үзенчәлекле, авыр шартларда чыгуына карамастан ул рекламчылык иҗатын дәвам иткән. Эзләнгәннәр, тапканнар. Әйтик, реклам текстлары рәсми фәрман, боерык рәвешендә дә, бик кыска, телеграф тасмасы кебек «тыгыз» игъланнар булып та. аерым шәхес яисә рәсми оешма исеменнән язылган ачык хат. мөрәҗәгать итеп тә бирелгән.
Кыскасы, рекламчылык эше лабораториясе буларак һәр басма кызыклы, игътибарга лаек. Барла, өйрән генә!
Ә менә совет хакимияте башлангач, матбугат партия-совет органнарына әверелгәч, хәл кинәт үзгәрә. Дөрес, күп кенә газеталар мәсәлән, «Көрәш» (Уфа). Исмәгыйль Рәмиев күзәтүенчә « мөмкин кадәр әзер материал, декрет, карар, хитап, игъланнар белән тулып чыга иде». Әмма бу инде ижЪди рекламчылык булмыйча, бәлки өстән төшерелгән директиваларның баса башлавы иде.
Соңгы ярты гасырда партия-совет матбугаты реклам белән махсус шөгыльләнмәде. дигән идек Шулай да ул чорда да рекламчылык бөтенләй ябылмады. Реклам бюролары эшләде, алар матбугат, радио, телевидение белән бәйләнештә торды, матбугат шулар тәкъдим иткән төрле реклам, игъланнарны баса бирде. Мондый эшчәнлек алымында да игътибар итәрлек яклар булмый калмагандыр, бөтенләй үк кул селтәмик; болай да инде без бер яктан икенче якка ташланырга күнегеп беттек, безгә ак икән, бернинди тапсыз, кара икән, дөм кара булсын Ә тормышта алай булмый ул.
Димәк, революциягә кадәрге реклам хәрәкәтенә гадел, объектив карарга өндәвебез бу чорга карата да көчендә кала Чынында бит безнең әле! ә нәтиҗә ясарга хакыбыз да юк. чөнки мәсьәләне фәнни нигездә, гомумкешелек кануннарына таянып өйрәнәсебез бар. Хәзергә тик кайбер күзәтү. Хәтирәләребезне генә уртаклашып китик.
Мисалга, илленче-алтмышынчы елларда без. яшьләр, газетлардан киноанонс- ларнын фотосурәтләрен көтеп ала идек «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») күбрәк аларның үз укучыларының зәвыгына туры килгәннәрен яшьлек, мәхәббәт, гүзәллек, каһарманлык хисләре кузгата торганнарын бирер иде. бүгенге кебек шәрәлизм, секс-мекс белән мавыкмас иде.
Яшьләр газеты үзе оештырган әдәбият гүгәрәгенен киләсе утырышлары турындагы белдерүләрен котеп алу да истә калган. Ул утырышларда яшь язучы- ларнын әсәрләре тикшерелер иде. кин җәмәгатьчелек катнашыр иде Көннәрдән бер көнне минем дә «Елга шаулый» дигән хикәямнең тикшереләчәге турында игълан басылды. Хәзер дә шул газет соңыннан басылып чыккан хикәянең үзеннән дә кадерлерәк ядкарь булып архивымда саклана.
Ул еллардан калган гомумирак тәэсирләргә килсәк, гомерне матбугатка биргән кеше буларак, барлык журналист зарның уртак фикередер дип ышанып әйтә алам: ул дәвердә реклам эше чын журналист эше. иҗади эш дип саналмый иде Өстән килә торган, чиновниклар үтәргә тиешле «кәҗүнни» бер шөгыль дип канга сенеп калган Хокүмот һәр предприятиегә, сәүдә оешмасына реклам максатында азмы-күпме акча тоту караган, реклам бирүчеләр шуның узешгән артканын әлеге бюрога аны республикада чыга торган газет ларга алдан планлаш- тырылган микъдарда бирә бара, ә реклам татарча ничек басыла, укучыга барып җитәме анысы белән төпле кызыксынучы булдымы икән? һәрхәлдә мин. ре- кламны басмадыгыз, дип. соңга калдыгыз, дип яисә, начар сыйфатлы, дип бәйләнгәннәрен, тәнкыйть иткәннәрен хәтерләмим
Гомер буе газет укыган кеше буларак та әйтә алам ул елларда укучы да реклам белән даими кызыксындымы икән’ Монда суз аерым очраклар гурынла бармый, андыйлары күзәтелә иде. мәсәлән, аерым кешеләр газетный дүртенче битендә аерылышу турындагы игъланнарны укып мавыгыр иде Кино-театр, һава торышы, заем һәм лотерей тиражы таблицаларын күзәтеп горучылар булыр иле. сонрак инде радио, телевидение программалары күпләрне кызыксындыра горган булып китте һәрхәлдә болар барысы да мәгълүм бер штамп калып белән башкарыла, монда чын рекламчылык. иҗади журналистлык юк дәрәҗәсендә иде
Штамп димәктән, ул еллардагы рекламчылыкның тискәре якларына килгәндә. аның ин зур зарары туган телебезгә астыртын сугуда булды. Ин тун. иң катып калган чиле-пешле тәрҗемә дубляж галетларында да шул реклам материалларында булыр иде Шулар инде телне. Хәсән Сарьян гыйбарәсе белән әйткәндә, корт кебек әкрсн-әкрен генә кимерделәр Бәланең тамыры да тирәндә. Я пыш- масам. Габдулла Тукай да иң «колке» тәрҗемә «үрнәкләрен» жыеп язган <|»слье- тонына да (тәрҗемәчеләр арасында ул «чыктым аркылы күпер» исеме белән йөри) сүз. әйләнмәләрне үг заманында чыккан газет рекламнарыннан алган Ул елларда бит әле реклам теле дә чагыштырмача «татарча» булган
Ә безнең заманда инде «газет теле» дигән бөтен бер тискәре күренеш-атама барлыкка килүгә, минемчә, нәкъ менә партия-совет органнарының газет битләрен дыңгычлап тутырган рәсми документ .тарының, съезд, конференция, сессия беркетмәләренең, әлеге дә баяг ы. шу г реклам-бюро игъланнарының «кәлҗемә» тәрҗемәләре г аепле дә.
Бик тә аяныч, шул туң тәрҗемә штампларыннан матбугат сөйләме әле һаман арынып бетә <01мый. Реклам телендә үзгәреш гомумән дә бик сизелми әле Кутыр-кугыр. шадра-шадра катып калган «үрнәкләр», телебезне зәгыйфьләп, әле дә чекрәеп торалар. геләсә нинди яхшы эч тәлекле, теләсә нинди матур бизәлешле рекламный тәэсир көчен киметәләр, юкка чыгаралар Татарча булмаган, калька әйләнмәләр дисенме: «Спортлото» һәм «Спринг» уеннарында катнашып, сез гур әйбер яки акча отарсыз Бакчаны помидор, кыяр культура тары алып гора (биләп юра кирәк), күп сүзлелек, артыклыклар дисеңме никахлашу сарае, куп санлы сораулар бирергә мөмкин, чеп-чи русча алынмалар дисенме: коллектив (күмәк кирәк) карау өчен заявкалар (гариза кирәк) кабул ителә һ. б
Хәер, болары, ягъни реклам нггчэнлегенен бүгенге хәле, рекламный жанр буларак асылы, аның гелен-стилен камилләштерү юллары болар инде үзенә бер тема