Логотип Казан Утлары
Бәян

МОҢСУ ХАТИРӘЛӘР


Билгесез кыз елмаюы
—. — индидср бер акыл иясе: «Адәм баласының күңелендә хосусый Ц милекчелек хисен дөрләтим дисәң, аңа ашъяулык кадәр генә булса да жир бирергә кирәк», дигән, имеш. Әйе. бик дөрес әйткән. Мисалга әллә кая барасы юк. үземнән беләм. Васильево белән Ат.таш- кино арасындагы сыек кына урман буеннан дача өчен жир алганнан бирле күңел әллә нишләде. Аунап яткан такта-токта күрсәм. зләкгерә кайтам. Чүплеккә иске урындыктыр, арурак тактадыр, фанердыр, әрҗәдер ташлаган булсалар алам. Дачада ярап куяр Элек мондый иске- москыны үзем чыгарып ташлый торган идем, югыйсә, ә хәзер ташлау кая. һәммәсен җыям Инде шундый «байлыктан» фатирымның аран кадәрле лоджиенда борылыр урын да калмады Бу хәлгә хатыным Асылбикә баштарак ризасызлыгын белдереп караса да. соңыннан үзе дә мине уздырып, гегене-моны ташый башлады
Әле менә бүген җир казып арыгач, бераз бил яздырып кайтыйк дин. дачабыз янындагы урманга чыктык Монда да кул кушырып, бер-беребезгә карашын йөрергә вакьп юк. Күзебез, теге-бу очрамасмы дигәндәй, тирә-юньне күзли. Әнә нечкә генә каен кәүсәсе аунап ята Кайсыдыр юньсезе. себеркегә дин. ботакларын аннан-моннан i ына ботарлаган да ташлап калдырган. Урынын билгеләп китәбез «Кайтышлый алырбыз, теплица ясат анда кирәк булыр бу! ди хатын Калган нечкә ботаклары помидорларны бәйләп куярга ярар». Әнә тагын берничә кызыл кирпеч тәгәрәп ята Иске учак урыны. Болары сарай нигезенә менә дигән!
Чү. мондый затлы мәрмәр плитәне кайсы бае китереп ташлаган тагы-’ Иһи. шактый авыр икән үзе Әмма арба алып килсәк, хатын белән икәү ничек тә өстерәрбез әле. Плитәне җирдән кубарып, икенче ягына әйләндереп салган идем, имәнеп киттем. Ташның кыеклатып киселгән почмагыннан миңа яулыклы бер кыз елмаеп карап юра иде Бу хәлгә аптырап, хатынга карыйм. Аның, киресенчә, күзләрендәге елмаюы сүнгән, йөзенә моңсу күләгә яткан
Мин яшел үлән сабакларын йолкып, шулар белән плитәне сөрткәлә- гәч, елмаеп торган кыз сурәтенең аегына ташны уеп язылган сүзләрне
9* 131
аермачык күрдем. «Сабирова Мәгъмүрә Әхмәр кызы. 1934—1955 санә» һәм шунда ук ике юллык шигырь:
Үлгәннәрнең каберен бел.
Исәннәрнең кадерен бел!
Үлгәннәрнең каберен бел Ә бу каберне онытканнар, күрәсең.. Шуңа да карамастан, якты дөньяда нибары егерме бер ел яшәп, җир куенына кергән бу матур кыз һаман елмаеп тора... Үлгәннәр үпкәли белмидер, күрәсең. Мәрхүмә шушы тирәдәге берәр авылдан булгандыр инде. Авыллары йә таралып беткән яки. «перспективасыз авыл» дип. башка урынга күчергәннәрдер. Ә менә зират күченмәгән. Ул калган. Чардуганнар ауган, җир белән тигезләнгән, кабер өсләренә утыртылган агачлар гөрләп үсеп киткән дә кечерәк әрәмәгә әйләнгән... Каберләр онытылган. Ә бәлки онытылмаганпардыр. бу кызның якын туганнары үз сеңелләрен яисә сөекле апаларын һаман да хәтерлиләрдер, тик дөнья куып, бирегә килергә, ауган чардуганны торгызып, туганнарының моңсу елмаюлы йөзен сөртеп китәргә вакыт тапмый торганнардыр Бәлки, башка сәбәпләре бардыр...
Менә үземнең дә Кама аръягындагы ерак бер авылдагы газиз әти. әни. сөекле Кечкенә апам каберләрен кайтып күрергә, зиярәт кылырга күптән инде вакыт таба алганым юк түгелме соң?! Минем апамны бит чәчәк кебек вакытында сугыш еллары кыравы суккан иде. Ул барлы-юклы киеме белән, ач-ялангач килеш дүрт-биш чакрымлы күрше авыл мәктәбенә укырга йөрде. Абыйга булышырга дип. бәләкәй чана тартып, урманга утынга да бара иде. Шуннан кайткач: «Тирләгән килеш утырып ял иткән идем, йокымсырап киткәнмен. Утын кисү белән мавыккан Кечкенә әзи дә мине онытып җибәргән. Уянып китсәм, агач кебек катканмын, шундый туңганмын, әни!» дип. әрнеп әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә. Шуннан соң ул шактый авырып ятты. Аннары терелгәндәй булып, укуын дәвам итте. Үзенең кулы, вакыт-вакыт ниндидер җайсызлык сизгәндәй, иңбашы аша аркасына сузылып, шунда тукталып кала торган иде. Җылы вакытта да. аркам туңа. дип. кәҗә мамыгыннан үзе бәйләгән шәлен ябынып утырыр иде. Ул укуда да бик тырыш, эшкә дә бик уңган, чирак кыз иде. Сәламәтлеге шәптән булмаса да. яшьтәшләреннән калышырга теләми, җәйге каникул вакытларында, бигрәк тә урак җиткәч, колхозга төрле эшләрдә булышып йөри, йә ындыр табагында ашлык җилгәрешә, йә басудагы чабылган борчакны әйләндереп-әйләндереп киптерешә.
Фаҗига буласы көнне дә Кечкенә апа. иптәш-дус кызлары белән тырма күтәреп, борчак басуына киткән иде.
Алар көне буе баш түбәсендә янып торган кояш кызуын сулап, борчак теземнәрен әйләндереп йөриләр. Үлеп эчәселәре килә, телләре беләүләнеп. аңкауларына ябыша. Күзләрен мөлдерәтеп, авыл ягына карап-карап алалар, мәгәр кайтып китәр1ә ярамый. Әнә. Имәнсәр буенда кара айгырына атланган колхоз рәисе Әслах абыйлары күзәтеп тора.
Айгырның да ниндие әле: кеше талый торганы! Ат караучы Хәмәтьяр абзыйны берничә тапкыр җилкәсеннән умырып, башы аша ташлаганы бар. Ат караучыларны да куркытып, дер калтыратып торган бу юньсез Иблис пырагы-аты. ни гаҗәп, рәиснең үзеннән генә курка иде.. Аның камчысы бик зәһәр иде шул.
Әнә ул кызларга да: «Тизрәк кыймылдагыз!» — дип, кулындагы шушы зәһәр камчысын һавада болгап куя Шулай да. төштән соң. түземнәре төкәнә кызларның. Алар, көтүчене тыңламаган кырыкмыш тайлар кебек, күтәрелеп, авылга йөгерәләр Кызлар чаба, алар артыннан атка атланган рәис чаба Кызлар, арган-талган булуларына карамастан, җан-фәрманга элдертәләр Әмма рәиснең яллы бүре сыман айгырын узып буламыни? Әнә генә Әслахның арттарак калган кызыйларны чаж-чож иттереп камчы белән пешергәне ишетелә!
Ниһаять, кызлар, югары очтагы Габделлатыйф абзыйлар бакчасына җитен, шунда ат ачлар арасына чумалар. Рәис чыбыркысыннан котылу дигән сүз инде бу. чөнки Габделлатыйф абзыйның бакчасы үзе кечтеки бер урман шикелле ул. Урман булгач, чишмәсе дә бар инде аның. Кызлар шул чишмәдән туйганчы сап-салкын су эчәләр, тирләп-пешкән битләрен, муеннарын юалар. Рәис Әслах бакча киртәсе буенда сүгенгәләп йөри- йөри дә. кулын селтәп, китеп бара Үзе күрмәсә дә. кызлар ана гел күрсәтеп, үртәп-көлеп калалар Тынычлап, гагын учлары белән көмеш суга үреләләр. «Әй. яратам да соң шул. Габделлатыйф абзыйлар чишмәсенең суын! Мия би г чәйгә дә суны гел шуннан кигерәм. » дип, мактый-мактый. рәхәтләнеп эчә анам. Ләкин бу рәхәтлекнең үзенә әҗәл угы булып кадаласын белми шул ул.
Кечкенә апамның, каты салкын тиеп, тәннәре ут кебек кызышкан хәлдә авырып ягуы, көтмәгәндә шаулатын кан косуы, ике атна чамасы үлем белән гартышуы һәм, керосины бегкән лампа шикелле, таң алдыннан тетрәп сүнүе гомергә онытылмаслык әрнү булып, бәгыремә уелып калган.. Мин беренче мәртәбә үлемнең ни икәнен шул вакытта аңладым, газиз кешеңне югалту хәсрәтен, ятимлек ачысын беренче мәртәбә шунда кичердем Кечкенә апам мине җырлый-җырлый бишектә тирбәтеп үстергән туганым, урамда ата казлардан, усал малайлардан яклаучым иде би 1 Кечкенә апа дисәм дә. ул минем өчен зур иде Район сабан туйларында да. башка яшьтәшләре белән күңел ачыйм әле. дип. мине олау янында калдырып китмәс, кулымнан җитәкләп, төрле кызыклар күрсәтеп йөрер, ашыйсым килгәндә соңгы кисәген миңа бирер иде Анын «И энем, нигә син кыз булып кына гумадың икән?. » дип миңа яулык бәйләтеп караулары, шомырт кара чәчләрен туздырып. Тукайның Су анасы булып кыланулары, минем куркып калуымнан кәефе килеп, башын артка ташлап, шаркылдап көлүләре барысы да бүгенгедәй күз алдымда..
Мин янә кабер ташыннан моңсу гына елмаеп карап торучы кыз сурәтенә текәлем. Күземә чыккан яшь элпәсе аша ул җанлы булып, иреннәре хәрәкәтләнгән кебек күренә. «Әйе. апаң сине ничек яраткан, ә син аның мәшелек йортын зиярәт кылганың бармы сон.’» дип сорый шикелле ул миннән Ни әйтим, еллар узган саен туган гөбәккә кайтулар сирәгәйде шул. Бигрәк тә әти-әни вафат булганнан соң. Соңгы кайтуымда апам каберенең агач рәшәткәсе инде туза башлаганын күрсәм дә. яңартып торырга вакыг габалмадым. Казна эше белән берничә көнгә генә кайткан идем шул. Инде минем Кечкенә апамның каберендәге чардуган да шулай авып-түнеп, тузып-таралып ятмый микән0 Әх! Ә мин менә дача җирен рәппкәләү өчен такта-токталар җыеп йөрим.
Бу дөньяның фанилыгы, алдаучанлыгы турында күп укыганым да. еш ишеткәнем дә бар. югыйсә. Билгесез мәрхүмә алдында миңа бик уңайсыз булып китте. Карашымны янә хатыныма күчердем Ул га исәпкә-уйга калгандай гын гына басып тора.
Әйдә, кайтырга вакыг диде ул. кемнедер уятудан курыккандай әкрен тавыш белән
Әйе шул. кайтырга кирәк Кайтырга..
Без кайтыр юлга борылдык Дачабызга ала кайтырбыз дип карын килгән «төзелеш материаллары» онытылды Би песет кыт кабере яныннан болай да күп нәрсә алып китеп бара идек без Шуның өчен дә адымнарыбыз салмак-басынкы. башларыбыз аз гына иелгән иде
Скрипка ни әйтә?
. ның исем-пгәрифсн дә. кайсы авы шыкы бу гуын да хәтерләмим инде \ны без Скрипкачы бабай шп кенә атый идек «Скрипкачы бабай килгән!» дигән хәбәр ишетелүгә. Түбән очка кибет яны
на йөгерә идек. Чөнки ул. кеше күп йөри торган урын дипме икән, кибет янына туктала, кибет белән колхоз идарәсе арасындагы мәйданчыкта яшел чирәм өстенә утыра да. скрипкасын сыздырып җибәрә. Тагын шунысы: аның борыны юк. борын урынында алсуланып ике тишек кенә күренеп тора иде Беренче дөнья сугышында әсирлеккә эләккән дә. нимесләр кисеп алганннар. ди борынын. Кайсыбер кеше, төче ашаган, имеш, дип тә әйтә. Ләкин борыны булмау, ничектер, аны кимчелекле итеп күрсәтми, бик табигый кабул ителә, хәтта ки. скрипкачылар нәкъ менә шундый, борынсыз булырга тиешледер кебек тоела иде безгә. Хикмәти хода, скрипкасына кушылып җырлаганда әнә шушы ике алсу тишектән чыга торган авазлар, ничектер, аның уенына аерым бер төсмер бирә, ярдәм итә кебек иде. Хәтта скрипка моңы да аның әнә шушы борын урыныннан чыгадыр сыман
Скрипкачы бабай еш килми. Күрәсең, ул башка авылларга да бар- галыйдыр. Аны соңгы күрү, соңгы кат тыңлау аеруча хәтердә калган. Сугыш вакыты иде бу Язгы ташудан соң. юллар ачылгач та. килеп чыкты. «Скрипкачы бабай килгән!» дигән сөрәнне ишетүгә, мин дә абыйга ияреп, кәнсирт карарга киттем. Без кибет янына килеп җиткәндә, скрипкачы бабай үзен урап алган халык уртасына баскан килеш (утырырга әле җир юеш иде), үзе уйнап, үзе җырлый иде инде;
Германнар туп аталар.
Крипесне ваталар.
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз.
Кычкырышып яталар.
Халык тын калып тыңлый. Ак альяпкычлы җиңгиләрнең йомшарган борыннарын лышык-лышык тартып куюлары гына ишетелә. Шунда кемдер: «Их. бичаракайларым!..» — дип өзгәләнеп куя. Арадан кайсыдыр; «Бәз маладис, бабай! Шәп әйттең, афәрин!» — дип дәртләндерә.
Скрипкачы бабай моңланган, хәсрәтләнгән вә нәфрәтләнгән гавәмне бераз ял иттерим, кәефен ачып алмыйм дип микән, күңеллерәк җырларын әйттерә башлый:
Скрипкам тарый-тарый.
Тарый булса да ярый.
Кая безгә матур кызлар.
Хатын булса да ярый.
Сыер сука сукалый.
Бозау тырма тырмалый.
Яз җиткәнен шуннан беләм:
Кызлар артын боргалый.
Халык күтәрелеп көлә. Яшь кызлар да чырык-чырык көлешеп; «И-и. оятсыз!» дигән булалар Бабай шундыйларның берсенә күз кысып ала да. җырын дәвам иттерә:
Скрипкамның кыллары
Борыла-сырыла башлады Кая барсаң да тол хатын. Күңел аза башлады.
Аннары бабай авыз эченнән генә хикмәтле бер җыру әйтеп куя:
Калхуз каз ала микән.
Сәвит тары ала микән?
Казы да юк. тарысы да.-—
Кайдан табарга икән?
Каз ала кадала, тары ала — тарала булып ишетелгәнгә, бу җырдан да тыенкы гына көлешеп алалар. Скрипкачы бабай кәнсиртенен ахырына якынлашты бугай, болай дип җырлады:
Скрипка ни әйтә? —
Ун тин акча, дип әйтә.
Ун тин акча бирмәсә.тәр.
Кайтып китик, дип әйтә
Чыннан да. бабаң бушка гына җырлап тормас бит инде. (Югары очнып Галимҗан абый гына ул һәр кичне клубтан урам ярып, бушлай җырлап кайта.) Кешеләрнең күзе шунда гына аның алдына куелган буш эшләпәсенә гөшә. Эшләпәгә өч тиенлек, биш тиенлек бакыр акчалар гөшкәли Бабаң үз бәясен яхшы белә Шаярган булып, тешләшеп тә ала:
Биш тиен дә биш тиен.
Биш тиенгә нишлием?
Үзең карсак, домбер корсак,—
Синең белән нишлием9 -
Нишлисең, халык үзе дә ярлы шул Кем әйтмешли, авызын ачса, үпкәсе күренә. Скрипкачы бабай вак акчаларны алып, учында чылтыраткан булды да. бишмәт кесәсенә салып куйды. Ә скрипкасын ашъяулыкка кадерләп төреп, куенына яшерде һәм тамашачылары белән саубуллашып. күрше авылга габа кузгалды
— Яңадан кил. безне онытма. Скрипкачы бабай! .тип озатып калдылар аны.
Ләкин ул безнең авылда бүтән күренмәде. Аның югалуын төрлечә томанладылар. Кайсы, язгы ташу вакытында Чирмешәнгә багып үлгән икән. дип. кайсы берсе, авылларда сәвиткә каршы коткы таратканга Себер җибәргәннәр икән үзен, дип сөйләделәр. Ни генә булмасын. Скрипкачы бабай суга төшкәндәй югалды. Әмма аның җырларын авыл онытмады. җае чыккан саен җырлыйлар иде Адәм гомере чикле булса да. җыр үлемсез икән ләбаса. Җыр суда да батмый, утта да янмый Җырны Себертә сөреп тә, күңелләрдән җуеп та булмый икән. Бәлки, скрипка бигә әнә шуны әйтергә теләгәндер...
Сукыр рәнжү
_ дәм баласының рәнҗүе җирдә ятып калмый, үзен кыерсытучыга төшә, дигән сүз бар. Моның хаклыгына шикләнмим шикләнүен, әмма синең рәнҗүең үтеңне турыдан-туры кыерсытмаган кешегә дә төшәргә мөмкин икән. Мин менә шул турыда үзем белән булган гыйбрәтле хәлне сөйләп бирмәкче булам
Ул вакытта мин яшьләр гәзите редакциясендә эшләп йөри идем Өч кешелек гаиләм белән башта кеше почмагында, аннары уртак коридорлы бүлмәдә шактый ип теккәннән соң. ниһаять, фатир алу чираты миңа да килеп җитте. Нәкъ шул елда, яңа бер йорт төзелеп беткән икән, шуннан безнең редакциягә дә ике бүлмәле фатир тиячәк. имеш, дигән хәбәр таралды. Фатирның да ниндие әле: «обком йорты» дип ата.паныпнан1 һәм шушы «оҗмах почмагы» чират буенча мина тиеш, имеш Ышансаң ышан, ышанмасан ихтыярың. Редакциядәге миңа карата хәерхаһ кешеләр, бу хәлдә битараф булмаска, авыз ачып калмас өчен фатир артыннан йөри башларга киңәш итәләр Дөресен әйтим, әрсезлекне, үземә ни дә булса йо ткытт алу өчен эш йөртә белү сәләтен Хо тай мина Жәлләгән. Шулай да берничә кон кыюлыгымны тунлап, җай көтеп йөргәннән соң. ниһаять, тәвәккәлләргә булдым Мөхәрриребез белән сөйләшеп карарга Мөхәрриребез тырышып ииләгәннәрнен кадерен белүче.
кеше гозеренә илтифатлы, ипле кеше. Шушы хәл миңа кыюсызлыгымны җиңеп, аның ишеген шакып керергә көч бирде булса кирәк. Ул салкын бүлмәдә өстенә пәлтәсен ябынып, башына бүреген кигән хәлдә, гәзитәгә җибәрәсе материалларны укып утыра иде. Күтәрелеп миңа карады. Күзлеген салып, бармак битләре белән арган күз кабакларын уыштырып алды. Бүлмәсе суык булса да. хуҗаның күз карашы җылы иде.
— Йә. ни әйтмәкче буласың редактор— ырылдап тор абыеңа?— диде ул. гадәтенчә, жинелчә генә шаяртып.
— Абый. ни... безнең редакциягә бер фатир бирмәкчеләр икән дип ишеттем дә. шуны белешмәкче идем...—дидем.
Мөхәррирнең йөзе җитдиләнде.
— Шулай... Син ишеткәнсең генә. Ә менә кемнәрдер ул фатирны дәгъвалый да башладылар инде... Хәтта обкомга барып җиткәннәр.
— Соң. исемлектә минем чират лабаса...
Анысы шулай. Белмиләр түгел, беләләр. Ул өстәл тартмасын ачып, бер кәгазь тартып чыгарды да миңа сузды. Менә укып кара әле.
Стандарт кәгазьгә йомры-йомры хәрефләр белән язылган. Таныш кул шикеле. Әйе. шул икән. Әфтах абый. Чү әле. нишләп ул? Әле бит ул узган ел гына ике бүлмәле фатир алган иде ләбаса. Элек үзе яшәгән бер бүлмәне редакциядәге башка иптәшкә бирделәр. Шул зарланып торган иде. Әфтах абый бүлмәсенә ремонт ясатмый китте, алай гына да түгел, түшәмдәге иске люстрасы, ишегенә куйган йозакларына кадәр акча түләтте, дип... Чү әле. бу гозернамәнс язарга аны тагын нәрсә мәҗбүр ит те икән? Әһә. аңа панель йортта яшәү ошамый икән. «Бетон диварлардан һава керми, үзем дә. гаиләм дә авырыйбыз, яңа төзелеп беткән һәм безнең редакциягә тәгаенләнгән фатирны миңа бирүегезне сорыйм...» — дигән.
Әйе. җитди көндәш бу минем өчен. Әфтах абый — тәҗрибәле журналист. редакциядә күптәннән эшли, биредә күпләрнең остазы ул. Дөресен әйтергә кирәк, эшли башлавымның беренче вакытларында комсомол яшьләрнең булган-булмаган сәяси укуларын килештереп язарга үземне дә ул өйрәтте ләбаса... Димәк ки. өлкә комитетында башлап аның сүзе үтәр шул инде...
Ләкин «югарыда» чишелешнең башка юлын тапканнар булып чыкты. Дәгъвалы фатирны бездән алып, башка иптәшкә бирәчәкләр.— диде мөхәррир.— Тик син борчылма. Тагын бер йорт өлгереп килә, хрущевка... Шуннан сиңа ике бүлмә, һичшиксез, булачак. Кайгырма, өч-дүрт ай да узмас, яңа фатирга күченерсең...
Мөхәррирнең ышанычлы вәгъдәсе беркадәр тынычландырса да. борын салынды минем. Салынмыйча. Шундый шәп фатирга ия булам дигәндә генә кулыңа коры вәгъдә тотып кал әле! Әй. үзем дә беркатлы авыл гыйбаты инде! «Обком йорты»ннан оҗмах почмагы бирәләр, имеш. Бирерләр, тот капчыгыңны! Андый җәннәткә түрәләр генә керә алганны белмиммени мин?! Әфтах абый белән минем ишеләр «өстәгеләр» мәнфәгатен яклаучы фирканең төпсез капчыгына взнос дип аталган налог түләүчеләр дә. «партия дисциплинасы» камытын киеп, йөкнең авырын тартучылар гына бит...
Мин. эчемнән генә кемнәргәдер рәнҗи-рәнҗи. әнә шулай уйландым. Әмма беркемгә дә кара коелмадым, эчем тулы ялкын булса да. төтенен күрсәтмәскә гырыштым. Чөнки болай эшләүнең эшемдәге үзара мөнәсәбәтләрне чуалтудан башка нәрсә бирмәячәген чамалый идем. Хәер, мин башлап үпкәмне белдерер кешенең, ягъни Әфтах абыйның да ул көннәрдә йөзен кара болыт канлаган һәм ул болыттан кемнәргәдер рәнжү- каргыш яңгыры яварга әзер иде сыман...
Ләкин Әфтах абыйның холкы минекенә капма-каршы. Ул бер төрле халәттә озак торалмый Шундук ачулана - шунда ук кайтып та төшә, әле генә җитди була, бер минут та узмый — йөзе кояштай яктырган, шаярта- көлә. Тик шунысы: ул үзенә төрттереп шаяртканны бер дә яратмый.
үпкәли һәм шундук үпкәсен дә оныта. Фатир вакыйгасыннан соң да. бср-ике көн күзгә-башка күренми йөрде дә. бүлмәбезгә үзе килеп керде, һәм ни ишетим:
— Теге... фатирны алган Сабирны юк сугып үтергән бит. ишеттегезме? диде Әфтах абый төшенке тавыш белән
— Китсәнә! Кайсы Сабирны9 дидек без. бүлмәдәшем Зоммер белән беравыздан диярлек
Кайсы булсын, шул «Татарстан коммунисты»нда эшләүче егетне Гардиннар өчен стенага кадак какканда үткәргеч чыбыкка эләккән дип аңлатып бирде Әфтах абый
Тыныч кына әйтелсә дә. әлеге сүзләр миңа ток суккандай тәэсир итте Әй. бичаракай! Мин бит ул дәгъвалы фатирны кемгә бирүләре белән дә кызыксынмаган идем. Миңа булмагач, кемгә булса да барыбер түгелмени? Баксаң, анда якташым күченгән бултан икән. Сабирны мин университетта укып йөргән вакытыннан ук беләм «Р» авазын авызында чия төше әвәләгәндәй йомрылатыбрак әйтеп сөйләшә торган бик ягымлы, әйбәт егег иде. Актив һәм булдыклы икәнен күрептер, укуын тәмамлагач та, аны комсомол комигетына лекторлар группасы җитәкчесе итеп алдылар. Аннары ул «Татарстан коммунисты» журналына баш мөхәррир урынбасары булып күчкән иде. Дуслар ук булмасак та. үзара мөнәсәбәтебез җылы гына иле. Бер очрашуыбызда ул: «Икенче кызым туу белән котлый аласын, якташ. Шагыйрь әйтмешли, хатын кыз таба да. кыз таба. Бервакыт кияүләрдә кунак булып йөриселәр бар әле...» дип. шатлыгын уртаклашкан иде Әй. язмыш-язмыш! Үлемне икс каш арасында гына йөри дип. юкка гына әйтмәгәннәр шул.
Әфтах абыйның үз уе икән.
Адәм булдым дигәндә генә әрәм булган, бичара, диде һәм мина карап өстәде: Тәк шту, ул фатирга эләкмәвеңә шөкерана кыл
Мин ни әйтергә аптырап торганда, сүзгә «туры мишәр» Зоммер кушылды:
Йок инде, парин. син үзең шөкерана кыл! Сабир урынында син булырга тиеш идең бит.
Әфтах абыйның куе кара кашлары күзлек кысаларыннан өскә, маңгаена сикереп менде.
Нәрсә әйтмәкче буласың? Нишләп мин? Кешене ток сукканга мин гаеплемени, әкият?!
Зоммер тыныч кына дәвам итте:
Гаепле шул. парин. гаепле. Бу ипкә синең кирәкмәгәнгә кысылуың аркасында ул фатирга кеше рәнҗүе барып урнашкан иде. Ул рәнҗү сине көткән иде. тик анда бәхетсезлегенә күрә, бер гөнаһсыз башка берәү барып эләкте. Шуны белеп тор. парин
Әфтах абый чебен кугандай кулларын буташтырды
Кит. әкәмәт! Яман авыздан яхшы сүз чыгамы соң! һәм ул. ашытып. ишеккә юнәлде
Зоммерның мине яклагандай әйткән сүзләре күңелемә җиңеллек ките-рмәде. киресенчә, яна хәсрәт уты салды. Болай булгач, якташымның фаҗигале үлемендә минем дә дәһелем булып чыга түгелме сон’ Гик Сабирга рәнҗү минем башыма да кереп карамаган иде ләбаса һәм керә дә алмый иде. Ә шулай да Кеше рәнҗүенең кулы озын, күзе сукыр буладыр, ахры. Күрәсең, шулайдыр
Дуслык
әһәр тирәсендәге санаторийларда бултан кешеләр игътибар иткәннәрдер әлеге сихәт алу урыннарында койрыклы я т изүче- лар песиләр һәм маэмайлар шактый очрый Хәер, ял игүчс-
ләр дип әйтү дөрес үк булмастыр.— алар, биредә даими теркәлгәндәй, яшиләр, бала үстерәләр, картаялар. Шуңадыр, күрәсең, үзләрен табиблар. шәфкать туташлары һәм башка хезмәткәрләр кебек үк табигый тоталар, кунак булып түгел, хуҗа булып йөриләр. Тик, кайбер хезмәт күрсәтүчеләрдән аермалы буларак, алар ял итүчеләргә карата бик тә ягымлы, бик тә итәгатьле мөнәсәбәттә. Шулай булмый хәле дә юк. биредә сихәт алучылар койрыклы хуҗаларга дәгъва-мазар белдерми, теге яки бу дәваны таләп изми, юк даруларны сорап аптыратмый, киресенчә, үзләре аларның күңелләрен күрү җаен карый. Ашханәдә тамак ялгап чыгучылардан мыраубикә вә алабайларга калган кәтлит кисәгедер, сөяк-санак яисә балык койрыгы ише тәм-томнар эләгә тора.
Койрыклы хуҗалар сихәтханәдәге гомуми тәртипләрне дә яхшы беләләр. Бигрәк тә ашау һәм йокы вакытын. Шул мәл җиттеме, ашханә тирәсендә урала башлый болар.
— Беләсеңме, канәт. мәчеләр алар — хатын-кыз нәүгыннан, этләр исә— ир-ат сыман, талымсыз...— дип, аңлатма бирде миңа «Крутушка» санаториенда бергә ял итүче танышым Габделбарый абый.
Абый дим. чөнки заманында сугыш мәхшәрен узып, инде җиденче дистәне ваклап килүче булса да. җиңел сөякле какча гәүдәсеме, ачык күңеллелегеме, аны шактый күркәм, яшь күрсәтә иде. Менә шул абый ял итә башлавының тәүге көннәрендә үк бер кәкре койрык белән дуслашты. Башкалары арасыннан ул нишләптер арт аягына аксаклап йөри торган юаш кына маэмайны сайлап алды. Бу этнең төсе үз мыегы кебек сары булуы җәлеп иттеме, әллә инде аның башка ишләре сыман ашханә ишек төбенә үк килеп әрсезләнмичә, моңсу гына күзләрен мөлдерәтеп, бер читтә утыруы ошадымы, аксавы кызгану хисе уяттымы, белмим. Янына килеп чүгәләде дә:
— Нихәл. Сарбай? —дип, этнең башыннан сыйпады.
Теге алабае да, күптәнге хуҗасын очраткандай, йөнтәс койрыгын болгаштырып. дуслык билгесен күрсәтте. Аның электәге исеме ничек булгандыр, кем белсен, әмма ул үзенең яңа атына да тиз күнекте. «Мине хет чүлмәк дип атагыз, тик кызган мичкә генә утыртмагыз», - диләрме әле? Шуның шикелле, Габделбарый абыйның ашханәдән кайтышлый: «Сарбай! Сарбай!» — дип дәшүенә, культик-культик аксап, шундук килеп җитә торган булды. Бу абыйның ягымлы тавышы да. кәгазьгә төреп китергән күчтәнәчләре дә. «Аша. аша тартынма».— дип, башыннан сыйпаштырып куюлары да күңеленә бик хуш килә Сарбайның. Ул. койрыгын рәхмәтле болгый-болгый. алдындагы ризыкны бик гиз ялмап бетерә дә: «Ай-Һай, тәмле булды бу, тагын юкмы соң?» — дигәндәй, яшькелт күзләрен мөлдерәтеп. Габделбарый абыйсына карый.
— Йә-йә, нибарына канәгать бул, күп ашасаң, йөгергәндә .авырга килер үзеңә.—ди мәрхәмәтле абый, чал керә башлаган җиз мыегын боргалап.
Йөгерү димәктән, Габделбарый абый, һава хәленең нинди булуына карамастан, һәр иртәдә урман юлыннан сигез-тугыз чакрымны урап кайта, шунда Сарбайны да үзе белән ала. Бергәләшеп йөгерә алар.
Санаторийда булу мөддәте төгәлләнер алдыннан Габделбарый абыйның дүрт аяклы дустына булган илтифаты-кайгыртуы тагын да арта төште. Ул еш кына:
— Мин киткәч, бу мәхлук нишләр инде?—дип. уфтангалый башлады.
— Яна килүчеләр арасында синең кебек мәрхәмәтле адәмнәр булмый калмас әле, иншалла,—дип. юатырга тырышам мин аны.
Габделбарый абыйның какча йөзен янә елмаю нурлады:
— Беләсеңме, канәт. хайваннар белән дус булуның саулыкка да файдасы бар бит. Хәтта ки. аларны сыйпау да кешене тынычландыра. Әнәтерә, дәвалаучы песиләр турында гәзитләрдә дә яза башладылар.— Ул. нидер исенә төшкәндәй, иңбашыма кагылып алды. — Карале, канәт. соңгы вакытта Сарбайга игътибар иткәнең бармы синең, ә?
Нигә? минәйтәм.— Берәр хәл булдымы әллә?
Булды шул. Әйдә, күрсәтәм.
Ул мине үзебез торган өченче бинаның кояшлы ягына алып чыкты
— Сарбай, тихий час тәмам! дип эндәште ул.
Бина эргәсендә сары йомгак булып бөгәрләнеп яткан маэмай елтыр кара танавын күтәреп, йөнтәс кашлары астыннан елт кына карап аллы да яныбызга йөгереп килде, дустының аякларына сырпалана, иркәләнә башлады. Хәт та ул. ап-ак казык тешләрен күрсәтеп, елмая да шикелле иле
Күрдеңме, канәт? Күрдеңме, нинди егет булды безнең дустыбыз?
Күрмимме соң? Сарбайның элеккеге йолкыш туны шомарган-мату- райган. гәүдәсе елгырланган-җитезләнгән. ә иң гажәбе: ул инде хәзер аксамый диярлек
Габделбарый абый, мыек астыннан елмая-елмая. сүзен дәвам итте:
Минем карчыкка да күрсәтәсе иде Сарбайны. Юкса, картаймыш көнендә бала-чага кебек йөгереп йөрүдән нинди хикмәт табасындыр, дип битәрли ул мине. Менә Сарбайның йөгерә-йөгерә төзәлгән яралы аягын күрсә, хикмәтнең нидәлеген үзе дә аңлар иде. Шулаймы. Сарбай дус?
Сарбай, сүзнең ни турында икәнлеген аңлаган шикелле, йөнтәс койрыгын болгый-болгый:
- һау-һау! дип. өреп куйды. Гүяки ул: «Шулай, шулай!» дип әй гергә тели иде.
«Мин болай гына да...» лекке заманда ярлы-ябагайлар совет властеның ышанычлы терәге иде бит. Гәрчә бу герәкне ныгыту турында кайгыргмасалар да Әллә инде югыйсә шундый, авызын ачса, үпкәсе күренерлек адәмнәрне арттырып, совет җөмһүрияте үзен яклаучылар да күбәер дип исәпләде микән? Мондый фәкыйрьләр сугыштан соңгы елларда авыл җирендә аеруча күбәйде. Безнең авылның Нургали абзый шундыйларның берсе иде Ул кышын чабата үреп. Алпар базарында сата, шуның акчасына гереклек ию. малайларын укыта, җәен буш хезмәт көненә, яг ыш «трудәтнә»гә колхозның яшелчә бакчасын каравыллый. Яшелчә бакчасы яныннан узсаң, һәрвакыт печән белән коршып ясалган куышы янында башына иске эшләпә, өегенә ямаулы фуфайка, аягына исә шыгырдап торган яңа чабата кигән, кулындагы шома таягына таянган Нургали абзац басын торганны күрәсең. Каргаларны куркытырга куелган карачкы дип белерсең үзен
Нургали абзый, кыяр бир әле? дисәң. «Калхуз малы эчеңне тишеп чыгар...» дигән мыгырдау тавышын гына ишетәсең.
Ул шундый инде: хәттин ашкан намуслы, ачка үлсә үләр, әмма дә ләкин колхоз хәзинәсенә кагылмас Башкалардан да кагылдырмас Әй- тәм бит. үләм дип сорасаң да. аңардан сынар кәкре кыяр да алалмыйсың Безнең якта мондый кешеләр турында «Раштуада кар да алгымассың аңардан...» диләр
Менә шул Нургали абзый бер көнне колхозның кыр каравылчысына зарланып тора
Ну. урлыйлар. Ибрай энем, калхуз икмәген, ну урлыйлар Мин болай гына да. ну алай булса да. урлыйлар
Колхоз рәисен очратканда да шул ук сүзләр
Ну. урлыйлар. Исхак энем, калхуз ашлыгын, ну урлыйлар Мин болай г ына да. ну алай булса да. урлыйлар
Авыл җигәкчеләре картны игътибар белән тыңлыйлар да. тугрылыгы өчен аркасыннан кагып, мактап кию гәр. Күмәк хуҗалык малына шулай һәмишә күз-колак булып г орырга кушалар Ләкин алар шуннан башкасын ипләми юр. чара күрмиләр, чөнки беләләр: урламасан, кәкрәеп
ачтан үләргә генә кала. Болай да инде халык алабута, кычыткан, балтырган кебек табигать нигъмәтләре белән генә җан саклый. Шул үләннәр арасына ни дә булса кушып җибәрергә кирәк бит инде. Кесәгә салып, яки хатын-кызның яулык белән эченә бәйләп алып кайткан бер-ике уч бөртекне урлашу дип әйтерең бармы? Шулай да ул заманда йөз грамм ашлык урлаган өчен бишәр-алтышар елга хөкем итүләрен исәпкә алганда, өенә бер уч бөртек алып кайтуның никадәр хәтәр эш икәнен дә аңлау кыен түгел.
Бу хәлләрне Нургали абзый үзе дә яхшы аңлай. «Урлыйлар»,— дигәннән соң: «Мин болай гына да...»—дигән тирән мәгънәле сүзләре әнә шуны күрсәтә булса кирәк. Бу гыйбарәнең асылында: «Урлыйлар урлавын да. әмма бичарадан ничара урлыйлар. Мин исә үз хезмәтемне намус белән үтәвемне генә белдермәкче булам...» дигәнрәк мәгънә ишерелгән. Нургали абзац урлашучылар хәлен аңлаган кебек, җитәкчеләр дә картның тел төбен яхшы төшенәләр, шуңа күрә яратып, аның аркасыннан кагып китәләр...
Бүген әтисе турында болай язганым өчен балачакта бергә уйнап үскән Исламгали дус миңа үпкәләмәс дип уйлыйм. Мин болай гына, яратып кына яздым ла. Ну алай булса да. бар иде биз Нургали абзыйның шундый кызык гадәте...
1993—1994 еллар