Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИНЕМ БЕРЕНЧЕ ГОМЕРЕМ


ИСТӘЛЕКЛӘР’
Еллар тыныч, чикләр тынычсыз
а тип абыйның армия хезмәтенә китүен хәтерлим. 1915 елтылар шактый иде. Никрутның йоласы шул: берничә көн кала эштән бушап, саубуллашу мәҗлесләре була. Дуслар-яшьтиләр. кара- каршы тезелешеп, кочаклашып алалар да. тальянга җырлый-жырлый урам әйләнәләр, һай. матур иде җырлары, гайрәтле иде үзләре, көр иде тавышлары, горур иде! Малай-шалай күз дә алмый ияреп йөрибез, абыең белән мактансаң да ярый, һәркем мактана да алмый... Эчкәнен буена сеңдерә алмаган берәрсе әтәчләнсә, хәбәр авылга тарала... Хатип абыйлар әйбәт йөрде, калай әтәчне тыңлатырлык абруе да бар иде.
Тыныч еллар, әмма Ерак Көнчыгыш тыныч түгел Хатип абыйны шул якка җибәргәннәр. Бер хатында: «Без китәбез...» —дип тарафын язган иде: Халхин-Гол вакыйгалары аңа да кагылган. Кайткач та сөйләргә ярамаган. Алай да бер вакыйга колакка чалынган, радистның окопына кызылармеец киеменнән самурай төшә дә чәнчеп китә. Хәйләкәр. мәкерле, ди алар. Хатип абыйга охшатам дип. чик сакчысы рәсемен ясыйм, мылтык тоткан, бинокль таккан, янында «Юлбарыс»ы. теге, кинодагы ише... Буркасын җилфердәтеп җилгән Чапай сурәтен дә төшерәм. Танклар ашкынып алга бара—шундый ул безнекеләр! «Өч танкистмы бигрәк тә.
Шәкерт абыйның армиядә төшкән төсле фотосы бар. бигрәк матур. (Ул чакта андыйлар юк. күрәсең, буяп эшләнгәндер). «Истәлек өчен начар гына төшкән карточкамны җибәрәм...»—дигән икән, чак кына мутланып алуыдыр, ул чакта шулай язалар иде. Петлицада ике өчпочмак— взвод командиры ярдәмчесе, күкрәгендә «Осовиахим». «Вороши-
1 Ахыры Башы 5 нче санда.
ловский стрелок» значоклары. Кайткач, бусына Мәсгут тә кызыкты, мин дә тагыл каралым. Хатип абыйны тыңлаганнар авыр сулады:
Сугыш ерак түгел. Хәтәр булачак... Өйрәнеп кайткан командирлар беренче чиратта китәр...
Күңелгә куркыныч иңә. җанга борчу төшә. . Әле хәзер дә бик еракта ишетелер-ишетелмәс тальян моңлана сыман. 1940 ел Тынмый тальян, югалмый-өзслми. тик гасабиланып өзгәләнми — бәхилләшер көннәр ал- дарак әле..
Хатип абыйның шул чакта — 23-25 яшьләрдә гаскәри киемнән төшкән рәсемнәрен алып карыйм. Беренчесе 1938 елның апреле, соңгысына. «1940 елның 28 сентябре» дип язылган. Татищеве тимер юл станциясендә. бер гөркем командир булачак курсантларны алырга кайткан Шәкерт абый моңсу күренә, хәсрәтле сыман. 1941 ел күләгәсе төшкән диярсең киләсе сентябрь аныкы түгел бу дөньяда. Бәлкем, шуңа да караңгыдыр ул сурәтләр кара дөньядан караган сыман
Кара тышлы җырлар дәфтәре
— рак Көнчыгыштан кайтканда Шәкерт абыйның җырлар дәфтәре бүтән иде: йомшак кара гышлы. кесәдә йөртергә уңайны сайлагандыр. Ул чакта теллән төшмәгән русча күчерелгән җырлар: «Три танкиста», «Катюша». «Если завтра война». «Прощание» Бу соңгысы «Саубуллашу» татарчага тәрҗемә ителгән, класста җырлый идек Аерылганда кыз үзенең сөйгән егетенә:
«Әгәр үлсон. бик кннат үл.
Яралан жицел гсно ■■
ди. Әнә шул «кинәт үл» аңлашылмый Шулай теләргә ярый мени’ Теләк яхшыга гына була ич Үлем тазабы кичермәсен, дигән икән, соңлап белдем. Ә Хатип абый, язмышын сизенгәндәй, белеп җырлаган
Сугышка киткәндә ике дәфтәрен дә калдырган иде Кызыксам да. сорыйсы итмәдем, үзе кайтыр, тон йортта саклансын Ни үкенеч юкка чыктылар Эвакуация белән кайткан яшь җилкенчәк, чормадагы төрле кәгазьләр белән бергә, учак тергезергә тоткан Абый үзе сугыш утында янган көннәргә үк туры килмәде микән әле..
Элегрәк тә. аннан соң да безнең халыкта авыл тарихлары, шәҗәрә, борышы ки rail, язмалар, нәсел-ыру хатирәләре төрле сәбәпләр белән бетә килгән. Саклау гадәте үзе дә юкка чыккан Аның урынын тамьсез- лек-хәтерсезлек дигән хәтәр чир яулап алган
Кара портфель белән мин мәктәпкә йөрдем. Шәкерт абыйныкы күрегез!
Кылыч төсле тимераякта шуарга өйрәндем, күрәмсез Шәкерг абыйныкы!
Шәкерт абыйныкы ише җырлар дәфтәре ачтым Ерак Көнчыгыштан кайткан кайберләрең искә төшереп, язын куйдым Үзем җыйган халык җырлары да күп Абыйга ияреп башлат ан идем, соңрак үз шигырьләрем дә кушылып, ялганып кит ге
Көтелгән «көтелмәгәнлек»
__ акчыллык дигәндә. Бибигайшә апага берәү дә җитмидер! Әле 2* күптән түгел, сабан туе көнне, сандыгыннан оек алып сеңелем Наҗиягә бүләк иткән
— Хатип күчтәнәче Ленинградтан алып кайткан иде.
— Соң, апагынам. кырык ел узган лабаса!
Үзе кайтыр, хатынына булыр, дип тордым. . Өр-яңа бит?
Өр-яңа итеп саклый белә апа әйберне. Өмет саклаткан, өмет. Сугыштан соң. кырык алтынчы елны, Ярхәм җизни кайтып төшкәч тә, идән асты базыннан бодай башаклары төшерелгән, сургычлы пичәте чайрап яткан чирекле аракы алып менә—туфракка күмеп биш ел саклаган!
Әле сүз кузгатасы листовка да апада иде. Хатип абый һәлак булгач, сорап алдым. Ерак Көнчыгыштан алып кайткан, район газетасы зурлыгында. «Күрсәтергә ярамый»!—диде абый, бер почмагында «Частьтан алып чыкмаска!» дигән кисәтү бар. Шушы сер, тыюлар ярты гасыр саклаткандыр. Үзе хезмәт иткән взвод исеменнән «Частьның барлык сугышчылары, командирлары, һәм политработник- ларына мөрәҗәгать» бу РККАның XXI еллыгын каршылауга багышланган. Имзалар: «Взвод тапшыруы буенча, кече командирлар. Ильвич, Идиатуллин, курсантлар: Лещенко, Фролков. Марченко» Бу саргаеп беткән кәгазьне кулыма алам да, шул елларга кайткандай булам:
«...Күптән түгел бөтен дөнья Кызыл Армиянең көчен һәм кодрәтен күреп таныды. Корыч полкларыбызның дәһшәтле көчен иң беренче булып, җиңел уңышка исәп тоткан япон сугыш чукмарлары үз сыртында татыды. Кызыл Армия сугыш провокаторларына сабак бирде».
Бусы — Халхин-Гол вакыйгалары хакында. Кабынып килгән сугыш уты да биткә бәрелә сыман:
«Чикләребезнең теге ягында герман, итальян, япон фашистлары башлаган икенче империалистик сугыш ялкынлана. Теләсә кайсы мизгелдә ул канлы ялкын безнең чикләргә күчәргә мөмкин. Фашистлар социалистик илебезгә каршы сугыш әзерли».
(Без әзерләнәбез каршы торырга. Әзерләнә ил, әзерләнә полководецлар... Халхин-Голда 16 сентябрьдә сугыш хәрәкәтләре туктатыла — анда комкор Жуков. Солдат белән маршал очрашмас, әмма нәкъ ике елдан аларны немецлар һөҗүменә каршы Ленинград оборонасы көтә...) 1939 ел... Әнә шул шартларда армиядә хезмәт иткән Хатип абый
Кан коюлы фин сугышы илне тетрәтеп алды. 1940 елның көзендә абый армиядән кайтты, тыныч түгел иде җаны...
Армияне үттең, яшең дә бара... Өйлән, Хатип!—дип өндәде туганнар.
— Ятимнәр калдырасым килми...—диде, уйчанланып. Запастагы ка-дровый командир дөнья хәлләрен шәбрәк белгән, күрәсең.
Мин листовка укыйм:
«Безнең совет халкы һәм аның Кызыл Армиясе дөньяда иң кодрәтле һәм көчле армия, фашист агрессорларга каршы, кешелектә мәгълүм булган иң гаделдән гадел сугыш алып барачак. Безнең сугыш һөҗүмчән булыр. Кызыл Армия дошманның барлык чикләрен үтеп, үз җирендә кыйнаячак».
Бусы Хатип абый турында әйтелгән урын:
«Без. иптәш Мельников подразделениесенең кече лейтенанты Балаба- ев взводы курсантлары һәм командирлары, үткән уку елында сугышчан һәм политик әзерлектә уңышларга ирештек. Отделение командиры Идиатуллин. үзенең отделениесе белән 4 гомум баллга иреште һәм берләшмәдә беренче урынны алды. Әмма бу уңышлар чик түгел, алар тагын да яхшырак булыр һәм булырга тиеш тә».
Листовкада шул чорның сурәтләре: сул читендә нарком Ворошилов, уңда — Сталин Ярыш йөкләмәсенең берсе мондый: «һәр сугышчыны Ленин-Сталин партиясе эшенә бирелгәнлек, революцион уяулык һәм социализмның барлык дошманнарына, партия һәм халык дошманнарына нәфрәт рухында тәрбияләргә».
Хәрби тактика буенча, билгеле инде, «һөҗүм һәм атака» темасын үзләштерәсе Магур әдәбият китаплары «Икмәк». «Кочубей». «Мин хезмәт халкы улы» буенча әңгәмәләр уздырырга Бусы рухи әзерлек. Без дә мавыгып укыдык ул әсәрләрне. В Катаев повестеның соңгы җөмләсе истә: «Безнең байракта бер генә тап та булмаска тиеш!» Хәзер беләбез Сталин таплаган җинаять эзләре аз булмаган Күпме стратег полководецлар, хәрби белгечләр кырылган .. Бусы да сугышка «әзерлек». Гитлер файдасына. .
Листовка — шул дәвернең бер документы. «Көтмәгәндә» башланган сугышның нинди әзерлек белән көтелгәнен күрсәтә Авылда кичен янгын сарае янында гәп корган ирләр сүзендә шул. халык дипломатиясе белеп- чамалап тора. Сугыш ялкыны су сибеп сүнми икән, яшен янгыныдай «кара сыер сете»нә дә бирешми, кеше каны кирәк, миллионнар каны
Көтелгән көтелмәгәнлек... Армиядән кайткач. Хатип абыйны авыл яшьләрен өйрәтергә куштылар Яшүсмергә иң кызыгы кече калибрлы винтовкадан ату. Тик ул көнне мылтык шартлаудан таллардагы бихисап каргалар тузгып күтәрелә, яман чарылдашып чәүкәләр чайкала, бик озак тынычлана алмый
...Элекке янгын сарае урынында сугышта һәлак булганнарга һәйкәл юра. Мин тыңлап, яратып карап торган абыйлар да шунда, исемлектәге 169 авылдаш арасында.. Ул исемлек үзе сугышка каршы исемлектер, анда Хатип абый исеме дә бар .
Трибунал
истовкадагы «революцион уяулык» турындагы сүзләргә бәйләнешле шөбһәле бер хәл Хатип абыйны Ерак Көнчыг ыштан хәрби трибуналга кайтарган Без ул чакта. 1940 елның җәендә, әткәй эшләгән район үзәгендә идек. Уйламаган-көтмәгәндә Хатип абый кайтып төште! Мин сөенечтән урамга чабып малайларга мактанырга әзер, әмма, т-сс. шаулама, диделәр. Ай буе поездда кайткан, кием алыштырмаган, 1ыкрык буйлап шым гына Бәрле елгасы буендагы мунчага төштек. Керләнгән эчке киемен йомарлап мунча чормасына ташлады күрсәтәсе, мәшәкать тудырасы килми. Соңыннан, әнкәй аларны юып. өтеләп биргәч, аптырап калды, рәхмәт, аптый. диде
Кеше күзенә чалынырга теләмәүнең сәбәбе бар икән: военкоматта эшләүчеләргә юлыгудан саклана монда тукталу каралмаган. Трибунал коточкыч сүз. абый бик борчулы Шаһит итеп чакыралар Бергә хезмәт иткән егетне. Киев хәрби округына күчерелгәч, кулга алганнар Язмышы Хатип абыйның ни әйтеренә бәйле. Якласа үзе зләгүебар Кыл өстендә, кыл өстендә... Иптәшне дә коткарырга кирәк Шул уй-ния г белән бара ул. Тагын бер шаһит бар. тик анысы тиешле урынга җиткергән кеше каршы шаһит Гаепләү дигәне бигрәк юк нәрсә аркасында, минемчә көндәлек язган өчен' Ни күргән, ни уйлаган шуны гына язган ич! Шуның өчен ун ел төрмә, йә агарга... «Илле сигезенче статья» дип куркып әйткәнне еш ишетәбез. олыларның телендә ул (Ярты гасырдан соң А Солженицинның«ГУЛАГархипелагы»әсәрен укыгһнда ю гыкгым. көндәлек язмалары да гаепләүгә нигез булган 58 нченең 10 нчы пункты )
Гомеремдә көндәлек язарга ничә омтылып, ничә ташладым Ак кәгазь сере тарт гы да. сагай г гы да мин аңа ышанып бетә алмадым Шәкерт абый вакыйгасы кисәтеп-өркеген калдырган. Бар язганым һава торышы иде Күңел торышы ничек, аязмы-болытлымы. берсе дә юк Болан да онытмам сыман иде Күп еллардан соң. әдәби мохит тә өлкән әдипләр белән аулакта серләшкәнне дә язып куймадым Кем кулына кермәс, кемнең күзе төшмәс сүз иясе өчен җаваплы син Ай-Һай. үтә саклыктан котыла алырбыз микән канга сеңгән, җанга сеңгән ул безнең...
Трибуналдан кайтканда Шәкерт абый Кайбыч урамыннан иркен атлан. шат елмаеп йөрде! Мин дә зур адымнарыннан калышмаска тырышып. яныннан терт-терт киләм — аның кебек буласы иде! Иптәше котылган. абый курыкса харап буласы икән. Четерекле эш, сират күпере кичкәннәр...
Суд хәлләренә халыкның мөнәсәбәте үзенчә: «төрмәне дошманыңа да теләмә, анда кеше саен бер кирпеч бар ди. көферлегеңә төшмә», диләр. Тормыш-яшәешнең үз рәте-тәртибе бар. Бәхетсез Павлик Морозов үрнәк була алмады, күңел кабул итмәде— безнең әхлакка ят иде ул. Бусын да эчтән тына идек, һәр очракта үзең хәл ит чуалчык чорлардан узганда да буялма, иманыңны югалтма...
Хәтердәге хәзинәләр
■ әрле хәлләр, тәэсирләр күңелгә, хәтергә катлам-катлам түшәлә И Еллар юшкыны күмсә дә. хисләр ташыганда хәтер елгасы вак- төякне юып ташлый, онытылган хәзинәләр яктырып-ялтырап ачыла! Уйлана торгач, ярты гасыр элек югалткан монгол акчаларын — тугрикларны шулай таптым: Шәкерт абый Халхин-Голдан алып кайткан иде. Көмеше-бакыры. эресе-вагы: баганалап төшкән язулар, сәер гербы күз алдымда яңарды. Монголия җирендә булуын раслаган дәлил алар. Кайда булуым ачылыр — кеше күзенә чагылмасын бу акчалар, дигән иде Күпме гомер үткәч, гасыр азагында хатирәләрдә буласы икән кыйммәте... Хәстәрле Бибигайшә апа ерак җирнең тагын бер истәлеген саклаган: җиңел генә, йомшак кына колак мендәре ул. киек үрдәк мамыгыннан икән. Кулыма алып утырдым — әйтерсең лә ярты гасыр буе абыем җылысын саклаган...
Матди нәрсәләр көнкүреш юлдашы гына түгел, яшәвебез, рухыбыз шаһитлары да: кешенең төсе итеп карыйсың. Кеше китә, аны хәтерләткән ядкарьләр кала. Чорлардан сөзелеп музейларга күчкән әйберләр бар Гаилә, нәсел-ыруның буыннан-буынга күчкән үз хатирәләрен дә саклыйсы иде. Бу гамәл ата-баба абруен онытмый яшәтү мәдәнияте бит: нәсел- ырулардан милләт җыела.
Үземдә ниләр калган соң? Әткәйнең фронттан язган хатлары, фото-рәсемнәр. кара савыты, стена сәгате, шахтер лампасы, шахтер көрәге. Бабамнардан ни калды? Шәҗәрә Төп йортта кыйбланамә бар иде. хәзер ул шигыремдә генә.
Менә шулай һәр буын үкенә саклыйсы калган, ди. Син дә үкенерсең. Гамьсезләр өлешсез калмый үзеңне дә онытырлар Уйланыйк: гыйбрәт легә гыйбрәт бар.
Җиде генә түгел, җитмеш җиде бабадан килгән уртак хәзинә бар. Ханнар, падишаһлар казнасы түгел, халкыбызның мәңгелек мирасы, иманы туган телебез ул! Берүк, риваятькә әверелеп. Кабан күле хәзинәседәй үткән заманга чумып эзләрлек хәлгә калмасын иде Хәтер югалса— хәтәр! «Безнең нәсел!»—диген һәр нәсел милләтнең тере тамыры ул! Хатип абый миңа шуны төшендергән, шуның белән күңелдә калды.
Фин сугышы
__ ышкы яшен. Киноларда гел күрәбез: Кызыл мәйдан өстеннән күкләрне тутырып самолетлар оча. җир тетрәтеп танклар ашкына, шаг колонналарда бихисап байраклар талпына, дәртле җырлар агыла! Алга! Алга!—илебез алга бара, аңа каршы торырдай көч юк дөньяда!
Ә бер көнне тушы ташкын барды да терәлде — Маннергейм линиясенә абынды Ничек инде шул картага печтик кенә кысылган Финляндия көчле армиягә каршы тора ала? Кышкы яшендәй булды, көтмәгәндә башка сугып миңгерәтте бу хәлләр. Ленинград тирәсендәге кызылармеецлар җиңеп чыгар кебек иде дә. сугыш корбан сорап ерак авылларга җитеште, күпләрне эченә суырып алды. Бик якында икән әле генә озаткан кешеләрнең үле хәбәре килеп өлгерде Кыска гына сугыш илне тетрәтте, безнең ипи гелеменә дә үрелде: халык кара таңнан чиратка чыга, әткәй бер бөтен икмәк алуына шатланып кайтты .
Яралылар кайгкач сөйли: финнар баш калкытырга бирми, ут яудыра карга, бозга капланган армеецлар өши. туңып үлә. Кара тунлы командирларны снайперлар чүпләп юра: агач башына оялаган «күкемнең каян атканын белмисең, чаңгы эзе юк. ул сине күреп тора, ул анда алдан килеп кунаклаган. Бетон ныгытмаларын туп алмый — снарядларны сикертеп читкә очыра... Финнәр чая халык тумыштан чаңгыда. «Финкам дигән хәтәр хәнҗәрне дә шул чакта белдек Күз алдымда китеп харап булган кешеләрне беләм. Аеруча истә калганнары бар..
Елап калыр балалары Яраткан укытучыбыз ул. кара тутлы, кара күзле, зифа егет. Читтән килгән, монда ялгызы, шуңа моңсу, уйчан микән? Чаңгыда оста йөри, кызыктырып безне дә ияргә. Мин аны армиядәге Хатип абыйга охшатам. Сугыш башлангач ук укытучы абыйга хәбәр килде. Чаңгыда чая йөри, дигәннәр. Андый чакта:
Елап калыр балалары юк, диләр, анысын да ишегтек.
Сугышның кан коюлы. кагы икәнен белеп өлгергән идек. Абыйның күзләре мөлдерәмә озатырга һәммәбез җыелып килгәч, чак тыелып торды Ә без тыела алмадык. Кочагына җыеп, аркадан сөеп хушлашты, ул да безне ярага иде.
Кит те абыебыз, иске мәчет янында бергәләп чаңгыда йөргән таллыкта озатып калдык. Кара күзләре керфек какмыйча әле дә текәлеп тора: бер караганда Хатип абый, бер караганда абый, абый ничек әле исеме’ Исемен, фамилиясен хәтерләмим. О ты Кайбычга икс ай гына укыган идем шул әле. Алексей гүгел идеме'’ О/тыгылмас исеме «абый» булып калган. Киткәч, кырык көн узды микән, хәбәре килде һәлак булган... Ул көнне малайлар, кызлар бергәләп еладык. Елап калыр балалары юк. дип ялгышкан военкомат күбәү идек без...
Язмыштан дезертир юк
алкин Китүче авылдашларны военкоматта күрен калабыз II безгә кереп бәхилләшеп тә чыгалар Ярхәм җизни дә алынды. -*■ Курсант чакта басмачыларга каршы көрәшкән, командир булган Таза гәүдәле, шофер ут. Көчле кешеләр сабыр була, борчылганын сиздерми. сәфәр чыккандай гына Ленинград туганнарга баргалап йөри иде. Әле кеше өчен борчыла:
Палкин югалган, ди. Аны эзлиләр, авылда да сораштылар Ни булды микән?
Авыл советы председателен өйгә Беләм мин аны көяз кеше, пөхтә, ак якасы күренеп юра. френч кигән булыр, галифесе күн гәпле, килешле, күн итеге ялтыр-йолтыр Шаярткан булып, җитәкчегә хас өстенлек белән көлсә дә. гиз генә җитди кыяфәткә күчә Кызыл борынлы, әзрәк тыңкышлыгы ла килешеп юра.
Әле дә күз алдымда, без уйнап йөргәндә яшел чирәмле урамнан кәс-кәс атлап бара иде Авылның хуҗасы, совет власте кешеләр язмышын хәл кылучы, идарә итүче. Күрше йортка карап:
Каро. бу Сабирзянны. тагин юрт гыргизган? дип гаҗәпләнде «Сабирзян» аерым хуҗалык, өсте-өстенә салым өеп. ызбасын сүттереп
саттырган иде Палкин. Дүрт балага куыш кирәк бит — калдык-постык такта-бүрәнәдән кораштырмый нишләсен...
Авылның командиры шыгырт-шыгырт басып уза, хәрби кием ятышып тора үзенә. Кая инде ул чабаталы Гайнетдиннәргә аңа тиңләшергә! Әллә шуңа көнләшеп:
— Хәрби киемне хезмәт итеп аласы бар әле аның!—диешәләр үзара. Палкинның тавышы кискен, боерулы — атакага барган сафлар алдында күрәсең. Менә, килде ул көн дә — «Если завтра война...» Җыенды да, биштәр читләренә бәрәңге төенләп җилкәсенә элде, китте чабаталы егетләр—ике уйлый торган эш түгел:
— Бездән генә калмаган, ил белән. Исән булсак—сау кайтырбыз! Аллага тапшырдык,— диделәр.
Фин сугышы бетте, кайгысы калды: хатыннар тол, балалар ятим. Әле генә тормыш бөтен иде... Ярхәм җизни исән-сау әйләнеп кайтты. Кемнәр бар — кемнәр юк, сораштыра:
— Палкин табылдымы?
— Табылды,—дип, әткәй сөйләп бирде. Армиягә алынып, хәрби киемнең үзгәсен кигәч, фронтка барган эшелоннан качкан. Зур урындагы абыйсына аркаланмак булган. Барыбер трибуналга эләккән. Расстрел... Язмышы гыйбрәт-кисәтү булып калды. Ә Сабирҗан абый Ватан сугышыннан соң кырык ел яшәп, авылның иң өлкәне булып дөнья куйды. Ипле нигезендә Вагыйзе көн күрә, колхозда эшли.
Ярхәм җизнинең солдат капчыгыннан мин белмәгән әйберләр чыкты. Кызыл йолдызлы бер бәләкәй тартмасын бүләк итте. Пластмасса дигәнен шунда белдем. Боз салып учактагы күмергә куйган идем, чаж-чож килде дә гөлт итеп кабынды... Яна икән ләбаса! Кызылармеец әйберсе шундый чырт була микәнни? Фин учагы сүнсә, немец пожары көйрәгән. Корыч танклар да гөртләп кабына икән... Җизни тагын бер пластмасса «патрон» күрсәтте, чәнти бармак хәтле генә. Исем-фамили- яне, адресны язганнар: сугышчы һәлак булса, шуннан карап өенә хәбәр итәләр...
Латыйп. Иртә-кичен күреп күнеккәнбез: яңа пешкән икмәк төялгән әрҗәле арба як-якка чайкалгалап, су буендагы пекарнядан кибеткә менеп бара. Юл һаман үргә, аты сузылып тарта. Урта буйлы базык олаучы дилбегәсен каккалап янәшә килә. Атка кычкырганын, сөйләшкәнен ишеткәнем юк. Зур битле, киң иякле — андыйлар зур ихтыяр көченә ия дигән бер китапта — елмаймый торган кеше. Бетмәс-төкәнмәс уена бирелгәндәй бер атка, бер тәгәрмәчләргә караштырып атлый да атлый...
Әрҗәле арба көтеп алынган чак: фин сугышы чыгып, ипи чиратында мәхшәр купкач, таныш олаучы күренми башлады — сугышка алынгандыр. яшь бит әле. Ул арада кем йөргәндер — әрҗә эргәсеннән күреп күнеккән Латыйп абый атлый сыман. Кан коюлы сугыш-бәрелеш тынды. Өшеткән кыш үтте. Җәй җитте. Челлә көндә хәбәр таралды:
— Дезертир тотканнар!
— Урманнанмы?
— Мунча кергән җирдән эләктергәннәр!
Шул якка йөгердек. Бәрле буенда икән ул мунча, пекарня кырында.
— Трибунал инде аңа,—диеште ирләр.
— Атарлар...
— Сугыш бетте, кем белә...
Каршысына юлыктык: кулларын артка куеп, ике милиционер алдыннан... Латыйп абый атлый. Битендә бөрчек-бөрчек тамчылар, изүе ачык, юеш күлмәге аркасына ябышкан... Бүтән күрмәбез дип. үлемгә барган кеше итеп карыйсың. Йөзендә курку да, уңайсызлану да юк. Беркемгә дә карамый, беркемне күрми, җиргә текәлеп, кара коелып бара —монда түгел инде, киткән инде... Аның ни уйлаганын кем белгән: «Эләктем...» дигәндер. Ә бәлкем, качып йөрүдән котылдым, дип барадыр, бу көннең бер килерен көткәндер...
Кайнар икмәк исе аңкытып әржәле арба узды, олаучысы үзгә иде. Дезертирга ипи бирәләрме? Элекке олаучының күпме ризыгы калган икән ,’ Тәрәзәсез фанер әрҗә төрмәне хәтерләтә.
Фин сугышының кышкы челләсе үткән, җәйге рәхәт көн: сугышсыз, тыныч көн Исәннәр әйләнеп кайткан, элекке эшенә керешкән. Беткән су1ышңын атыласы пагроны калганмы кыеласы бер җан ак кәфен - күлмәк киеп киттеме? Кем белсен. Аңа кызганып түгел, ятсынып карыйлар. тормыштан китеп баручы итеп.. Язмышын — кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмый, аңардан кача алмыйсың. Язмыштан дезертир юк...
Сагынам...
выл урамыннан ял тырап-кызыктырып үткән беренче лисапид безнең хыял иде Кечкенә арбаларны кара-каршы куеп, алмаш- тилмәш этешеп йөрү түгел инде: җиңелдер, җитездер оча гына! КайбычГа мин дә йөрергә өйрәндем Иярдән аяк җитмәгәч, рам арасыннан әйләндердем. Беренче кузгалгач та чак тыкрыкка борып өлгерлем Элдертә генә, илтеп баганага сылыймы. Бәрлегә чумдырамы дип торам, дулаган ат сыман котны алды. Каушавымнан тормозны онытканмын Аннары кибеттән ипигә дә лисапидта йөри башладым авылдашлар килсә, аларга. күршеләргә дә ташыйм Иярсез йөргәнне күреп исләре китә. Бу мине үсендереп җибәрә: Бакырчыда күрсәләр иле! Кыңгырау челтерәтеп олы урамнан үтсәң, мәктәп яныннан* Колагымда җит кыңгырауның көмеш тавышы, күз алдымда шул жиз-алтыннын кояшта чагылышы Әле җәйге каникул Ул кыз да көзен бишенчегә барыр
Сагынам мин авылны Су буйларын, тал арасыннан йөгергән сукмакларны Дусларны.. Ерактагы зәңгәр тасмага ымсынып карыйм калын кара урман шул - сигез чакрым чыгасы Шосселә су.на борылып, вышка яныннан кергән арба юлы. көпчәк багып-чумып алган сулы чокырлар, анда йөзгән дегет тапларының салават күпередәй уйнап калуы төшләремә керә. Өндәп-дәшеп торган татлы омтылышым барын үзем генә беләм Авылны дип. сабакташ кызны сагынам Исемен үз аллыма да әйтә алмыйм... Лисапид белән җәлт кенә кайтып әйләнәсе иде* Ниятем чын булып тоела: җилләр җиләсенә кинәнеп, тизлек канатында ничек барам, барам! Кайтып җитәм. ул очрый, куышып уйнагандай, тота алмыйсың, дип үртәп, елмаеп ала да. тагын йөгерә, йөгерә, ерагая Урман аркылы үземне генә җибәрмәсләр шул..
...Чокырчакта күргәч рәхәт бер кайнарлык кузгалуын, күз карашыннан сирпелгән илаһи көчкә тартылуым турында уйланам Мәхәббәт булды микән ул. илһаммы'.’ Илһам мәхәббәтне уяттымы, әллә мәхәббәт илһамнымы? Бар илһамы.м белән мәхәббәт иҗат иттемме? Ни булса да. бәпкә саклаган сабый чатымда матурлыкка сокланып күңелдә уянган илаһи көч Күп нәрсәләр белдем, илһамны мәхәббәт тән. мәхәббәтне илһамнан асра алмадым бугай Бәлкем, икесе бербөтендер? һәркем үз күңел сәләтенчә иҗат итен, мәхәббәте сәләтемчә илһамлана
Зәңгәрләнеп сызылып-сузылып калган яшьлек урманнары, тойты- хисләре. хыяллар сагындыра Мәхәббәтнең, илһамның тарту кече ул Машиналар бармый, самолетлар очмый күңел канат тары гына җитә ала ул көннәргә. Ә бит иярсез лисапид җитәрдәй генә ара иде!
А
Бәхилләшүе булган икән...
нкәйнең үксеп елаганын күргәнем бар. Әткәй еламый дип белә идем, тәтәй вафат булгач күрдем. Бусы— икенчесе. Гадәттә, көләч, шаян әткәй ямансу иде ул көнне. Кичен, куенына сыендырып:
Мин әти яшенә җитә алмам, улым. дип куйды, тавышы калтырады. Күзләрен күрсәтмәс өчен читкә борылды, һидият бабайның 54 яшендә дөнья куюын беләм... Нигә әйтте әткәй моны:
Синең үсеп җиткәнеңне күрә алмам., -дип кабатлады.
Ник куркытасың малайны, диде әнкәй дә. шикләнеп.
Мин инде унынчы яшьтә, иркәләр чак түгелдер. Болай тулышып кочаклавы саубуллашу сыман Әткәй тәне, әткәй исе шундый үз. кадерле. Аның янында рәхәт, тыныч. Канат астына сыенган бәпкә кебек мин...
Бәхилләшү сыман тоелды болай сыктавы. Аерылу мөмкин мени, дип әрнешеп сискәндем. Сәбәбен әйтмәсә дә, төшендем: сугыш та сугыш, башланмагае, дип өнне алалар Авыл өстенә үрмәләгән шыксыз дәһшәт, боз болытыдай бу сүз. игенне теткәләр афәттәй Олылар сүзе колакка керә, тынгысыз аларның җаны, шул шөбһә бимазалап тора. Берәр әйбер алу турында әнкәй сүз кузгатса:
Әй. безнең гомергә җитәр әле.. Булганының рәхәтен күрергә насыйп булсын.— ди әткәй. Гамьне качырган, тормышка дәртне сүрелдергән сугыш шомы... Кыямәтнең герман җиреннән ябырыласы сер түгел, ничә ел телдә шул гына:
Безнең бодайны савар-савар да. ут булып өскә явар .
Ак җирлектә күпертеп ак чәчәк чигелгән урын япмабыз бар. Әткәй шуны ябынса, әнкәйнең йөрәге кузгала:
Алмасана, шуны... кәфен сыман.
Соңыннан әнкәй:
Мин ятуга йоклап китәм. Ә_ул, төнлә уянсам да. әрле-бирле йөри, тәмәке тарта.. дип искә алды. Йортны, безне кайгырту үзенә калып, хәсрәтле уйлардан йокысы качкач, аңлаган әткәй хәлен:
Ир аркасы - кала аркасы, җаным тыныч булган,— дип офтана. Иркәләнеп-шелтәләп әйткән сүзләре өчен үкенеп, югалту ачысын сизгәндер.
Авылдан чыгып киткәндә, бәхилләшер чакта әткәй мине йомыш белән түбәночка җибәрткән. Йөгергән идем, килеп өлгерә алмадым, дип сызландым. Кайтмаска китәсен белгән, аерылу авыр булыр, дигән. Әнкәй моны соңыннан әйтте. Бик соң булгач...
«Әти яшенә җитә алмам...» дигәндә бәхилләшүе булган. Әтисе яшенә җитәргә дә унбиш ел калды «һәлак» дигән сүз «вафат»тан алдарак йөри. Кинәт башланса да. куркып көтелде сугыш, ир-егетләр гомерен алдан ук кыскарткан, тыныч тормыш, яшәү тәмен агулап торган...
Ул мине күрмәде...
_агыну татлы тойгы. . Ул кызны күрермен дип көн саен дәресне көтеп алу гына түгел лә- мәктәптән ел ярым аерылып тордым. Бүген мине күрүгә йөгереп килер дә:
Кайттыңмы?—дип елмаер, бүтән китмәссеңме?—дияр дә. сагынганын сизәрмен Мин яңадан үз мәктәбемдә. Коридор кайнап тора, бәрелеп-сугылып малайлар йөгерешә, кызлар чуала. Мин аны эзлим. Каушыйм үзем: күргәч тә ни диярмен? Ул ни дияр?
Ерактан күреп алдым. Әнә ул... Малайлар сөйләшә, көлешә мин якын килергә курыккан кызга исләре дә китми ичмасам Ник ул гына шулай сөйкемле, аерылып тора9 Ашкынып көтүемне күрмәсен дип. читкә караган булам. Әнә ул якыная, йөгерүдән бит алмалары алсуланган. Ул гына шулай ягымлы карый, ул гына.. Тыным кысыла. Ә ул берни булмагандай узды да китте! Күрмәде... Ашыгадыр, звонок булды Ә ник күрергә тиеш серемне, сагынуымны белми лә .. Күрмәвенә эчтән генә шат та үзем, иркен сулап куйдым барыбер сүз куша алмас идем. Бәлкем, ул да күрмәмешкә салышкандыр дәрестә күз төшереп алыр әле? Әйләнеп тә карамады бармы син. юкмы.
Ул мине күрмәде. Шулай да рәхәт мина. Класста булуын белү рәхәт. Тәрәзәгә борылган булып, очраклы гына, гамьсез генә күз ташлаган булам. Ул күрмәсә, мин аны күрәм! Урман аргында. зәңгәр офыклар эңгерендә түгел хәзер. Тагын шуны да күрәм арабыз. Кайбычтагыча. ерак. Унсигез чакрым гына микән әле? Хыялымда чакта якындарак иде.
«Аңламыйсың, күңелем тәрәзәсен...»
— әктәптә укыганда сәхнәгә менмәдем, уттан курыккандай кача идем: ничек йөзләгән кеше алдында чыгып сөйләргә мөмкин?! Сакаулык телгә аяк чалып торгач Бүтәннәр өчен борчылып та хәлдән таям Ә бит җырлыйлар да әле! Клубта олимпиада, безнең класс та катнаша. Әнә. Сырурҗиһан. бит урталары чокырланып торган оялчан кыз. ничек сәхнәгә менде микән? Йомыш белән керсә лә. авызын томалап. әнкәй янына почмакка ашыгучан:
Миңлебикә апгый. -дип пышылдап әйткәндә дә тартынып тора. Ә монда танымассың, тыныч карап, салмак аглап чыкчы Моңаебрак калган сыман:
Акламыйсын күплем тәрәзәсен Читтән кемнәр килеп какканын
дип. матур итеп җырлап җибәрде. Җырламый, эчендәге cai ышын уртаклаша сыман...
Җырга көйләнгән, шуңа моңсу күренәдер. Я рагу турында җырлап буламы? Күз алдымда үсеп киткәндәй булды әнә ниләр бар күңелендә. Кемгә икән бу сүзләр? Мине телдән калдырган сабакташ җырласа яшерен ишарә дип I орыр идем. Ул арада а н ы н исемен әйттеләр Нинди җыр сайлады микән?
«Карак песи»!
Менә сиңа кирәк булса! Заһиг микән, шаркылдап куйды. Шигырьне беләбез, аны җырлап га буламы?
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр
Җырлый классташ, рольгә кереп, песигә бармак янаган итә. Ялгыш- маса ярар иде. тирләп үк чыктым, туры карарга кыймыйм.
Мияу, мияу пескәем.
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзен ашап киткәнсең
Шаулатып кул чаптылар, мин дә кушылдым Җырдан ишарә эзлә, әйтерсең лә аның уенда син Карак песи читтән генә йөри. Әкәмәт бу юрмыш дигәнен, әлеге «ак май»ны шактый сакларга туры килде шул. Язмыш га шаян икән, кинаясе булган.
Сыруржиһанның күңел тәрәзәсенә чиртүче күрше Шәмәк егете булды. Еллар үткәч, сәхнәдән инде үз шигырьләремне укып төшкәч, күрше авылда бер сылу кыз килеп исәнләште. Сырурҗиһан кызы икән! Бит уртасындагы сөйкемле чокырына чаклы охшаган. Бала чактагы теге концерт турында кызык итеп сөйләмәкче идем, өлгермәдем, тыйнак кына китеп барды —егете көтә, ашыктыра. Бер-берсен аңлашкан яңа яшьлек бусы безнеке ядкарь генә инде... Күз алдымда балачакның күз камаш- тыргыч сәхнәсе, классташым, яшерен хисләрем. .. Тәрәзәдән генә карыйм үткәннәргә, юк инде, кабат кичереп булмый ул хисләрне, сагынып кына була. Тәрәзә чиртергә инде кыюлык та бар. буй гына җитми 1941 елның язына...
...һәркайсыбыз үз хисләре белән мәшгуль, күзләре үз Мәгъшукасендә. Ә бит син аңламаган күңел тәрәзәләре дә калган икән. Театрда бер әби килеп сүз кушты:
- Таныйсыңмы?
Төбәп соравыннан сизендем, күптәнге таныштыр. Әнисенә охшатып таныдым... Исемен әйткәч, сөенеп куйды — сабакташ кызларның берсе. Кырык ел инде күргән юк иде. Хәл-әхвәл сораштык. Сүзне бүлеп, соңгы кыңгырау чылтырый, урыныма ашыгам.
— Мин сине гомер буе сагындым...
Миңа әйтелгән сүзләр иде бу. Уйламаган-көтмәгән кызлар авызыннан... Ни дияргә белмәдем, сүзсез киттем. Менә шулай — «аңламыйсың күңлең тәрәзәсен читтән кемнәр килеп какканын...»
Сәхнәдә кемнеңдер мәхәббәт тарихы. Соңгы пәрдә...
һәйкәлдә — эт...
апаев. Чкалов. Челюскинчылар... Атаклы кешеләр турында күп язалар, исемнәре телдән төшми, рәсемнәре гел күз алдында. Тагын үзең тартылган шәхесләр була, кай ягы беләкдер якын алар. Академик Павлов турында урысча китап алган идем. Сәер кеше ул бер карасаң, бик үзенчә, дингә ышануын да яшерми, ә үзе — галим! Кешенең баш миен өйрәнә, шартлы рефлекслар дип. этләрдә тәҗрибә ясый. Миңа шул маҗаралар кызыклы, галим турында ни күрсәм дә укып барам.
Сәер түгел диген эткә... һәйкәл куйдырган! Пырдымсыз картның килешә-килешми дип тормыйча, үзенчә кылануымы? һәйкәлдә юлбашчылар була Шул урында горур басып эт торсын әле! Интектергән өчен ярлыкасын дип эшләткән ул моны. И. П. Павловны сурәтләгән рәсем бар: ике кулын йодрыклап язу өстәленә куйган. Бусы да гаҗәбрәк — бүтәннәр бит каләм тотып утырган була. Ахрысы миңа «алай түгел, болай ул!» дигән холкы ошагандыр. Кай ягы беләндер Зиннәт бабама тартым бугай...
Еллар узды, гомер авышты. Павловның үзсүзлеләнеп өстәлгә куйган йодрыклары ачылды — матбугатта чыккан хатларын укыдык. Ил язмышы хакында үз фикере булган, бөек дигән юлбашчы белән бәхәсләшергә җөрьәт иткән. Гомер буе уемда-фикеремдә булды —каян сизгән диген бала күңеле? Кылган гамәле эшендә күренгәндер. Өстәлгә төшкән йодрык. эткә һәйкәл дә — килешмәү, бәхәс билгеле. Юлбашчылар пьедеста- лендә этне күргән кешенең баш миендә дә «шартлы рефлекслар» эшкә җигелгән. Миллионнар баш мие белән идарә итәргә алынган ил башы үзе шартлы хәлдә калган...
Үлем түшәгендә ниләр кичергәнне дә әйтеп яздыра галим соңгы минутынача фәнгә хезмәт итә. Культ дигән афәтнең һәлакәтен дә әйтеп калдырган. Үз тәҗрибәләре белән мәшгуль, сәясәттән читтә дип күрсәткәннәр. ә ул җәмгыятьнең «баш миен» дә алдан күрә алган. Гасыр башында илдә беренче булып Нобель премиясе алган ул - 1904 елда ук!
Әткәй туган ел бу. озын гомерле академик озак яшәү серен белгән ак сакалын җилфердәтеп велосипедта, кышын чаңгыда егетләрчә җилдергән Ә ус. уйлары тагын да җитезрәк булган икән, кешене уй яшәтә!
Сокланган кешенә охшарга тырышасын. Ку мирлар да гомер буе лаек булырга тиеш алар да сынала, заман алмашканда какшамый калганы сирәктер. Павлов. Короленко Бер караганда, көтелмәгән күршелек, әмма акыл ияләре буларак янәшә икән алар, бердәй үз иткәнмен
Ә һәйкәлләр9 Килде көне, барын да рәттән түнтәрделәр, җимерергә дигәндә Рәсәй маһир да. өлгер дә. Унҗиденче елгы революция шаукымы аударган балбалларны Павлов күргән, бушаган пьедестал баскыннарын да заман сулышы өреп төшерде бусын без күрдек Павлов куйдырган һәйкәл кымшанмый: җәфа чиккән эт үз урынында Эт күрмәгәнне күргән миллионнар язмышында тәҗрибә ясалган чорга ишарә Павлов түгел, дәвере сәер булган Галимнең сәерлеге, бүтәннәргә охшамавы, ярашмавы нәкъ тиешлесе дөресе икән.
Буш блокнот
лга башы урманыннан чикләвек корыгы җыеп кайтабыз. Кечкенә арба белән инде Урманчы күрмәгәе дип. яна-пешә кырга чыктык.
Ксшс-кара юк. туктап гын алыйк.- диде әнкәй Гүелдәү ишетеп күккә карыйм: парадтагы сыман почмаклап тезелгән өч самолет килә!
Хәсрлегә булсын, ешайдылар, дип борчыла әнкәй. Ә мин кинодагыча. мотор гөрләвендә куәт-кодрәт тоям, горурланып күзәтәм. Күктә очсалар да. җир тетрәп кала! Кесәмдә Кайбычтан алып кайткан бик әйбәт блокнотым бар. карандашы да кыстырып куелган. Иң-иң кирәкле нәрсәдән башлармын дин йөрим, һаман буш көе Вакыты шушыдыр шигырь үзеннән-үзе язылырга тора:
Бсзнен илнен чиксез җирендә.
Самолетлар оча күгсидо
Без дошманнан курыкмыйбыз.
Батыр кызылармеецлар тора чигендә!
Дәрт-кодрәтем күк күкрәткән самолетларга тиң! Шундый итеп язармын' Әйтергә теләгәнем күп. күплектән сүзләр тыгылган Ник болан, дип аптырыйм, тамагымда гарьлек төене Юл гүбән таба, күчәр җиңеләйде. ә күңелдә авыр Шигырь юллары бирешмәде
Блокнотны озак сакладым «Беренче омтылыш», имеш, «тарих өчсн»ме. яза алырымны исбат игәрмен дипме? Буш битләре үзенә тартып та. үртәп тә юра
Кечкенә арба белән утын таптыйм, күктәге самолет белән рухланам Җирдән аерылганмын шул. Чор җырлары тәэсирендә булганмын Күңелемнең җирдә калуы хәерлегә икән, чын илһамга лаф орулар ят Ашыкма. алда сугыш сатышлары Дүрт ел эчендәге югалту ачыларын, кайгы- хәсрәтен кичергәннән соң тына килер шигырь Күктән көткән, көтеп ала алмаган бу көн 1941 елның мае иде.
Әткәйгә үпкәләдем
әйгс челләдә нәүрәптән сөт-катык алып мен дигәндә йөгерәм генә анда салкынча. сөтле чүлмәк, гөмбәләгән такта исе Яланаяк карга басып алуы кызык «пешерә». Әмма бу җиләс рәхәтлекне язын тутырып калдырасы бар
Нәүрәп галәмәт зур. Башта әткәй төшеп, ут ягып җибәрә. Тычкан I ишекләренә төтен тулсын, бөҗәк-мөҗәкләр бетсен дип ыславы. Капкачын ачып җилләткәч, себереп чистартып чыгарасы. Тупсадан кар сала башлыйбыз Сусыл, авыр ул- кәрәздән бал саркыгандай, көрәктән агып-тамып бара Кояшта җемелдәгән карны әткәй шакмаклап кисә, аннары рәттән алып ташый. Миңа шул пөхтәлек ошый, кызыгып эшлим. Шахтер көрәге ипле —егет чакта Донбасстан алып кайткан. Лампасы да бар. анда немецчә язылган — күмер мәгарәләренең серле ачкычы шулдыр күк...
Әледән-әле нәүрәпкә төшеп, тупса астына өелгән карны эчкәрәк күчерәм, таратып, тыгызлап менәм. Язгы сусыл кар исе, төтен тәме кушылган чак кына баш әйләнерлек нәүрәп исе. Өскә чыккач, күз алларым әлҗе-мөлҗе килеп тора Нинди якты, җылы, салам түбәләрдән чупыл-чупыл ешлап тамчылар тама: төнлә туңган боз пәрдәсен тишеп чупырдый, чыпчыктай сөенеп коена. Уяна табигать! Борынгы бабайлар Яңа елны нәүрүз дип, тикмәгә язын бәйрәм итмәгән. Баш очыннан кыр казлары үтә, безнең бәпкәләр дә шулай тезелешеп үссен дип, каз оясына салырга коры салам чүплим Язны алар башлап җибәрә сыман:
— Киек казлар!—дип, сөенче алгандай бер-береңә күрсәтәсең, кулыңны каш өстенә куеп, күзләрең талганчы, казлар зәңгәр күктә эреп югалганчы озатасың. Мондый татлы минутлар язын гына була..
Кыр казлары күңелне иләсләндерде, елганы шушы моңлы тавышлар уятадыр. Әнә. малайлар Чирмешәнгә боз акканны карарга, акмаса күсәкләр белән кузгатып, каерып, өсте-өстенә өелешеп челтәрләнгән боз бәллүрләрен коеп йөрергә чапты! Бабай белән тугани абый җәтмә күтәреп балык сөзәдер... Салихулла белән мин дә чүпләшер идем! Көзге кыйпыл- чыгы сыман яктырып сикерешәдер чабаклар, ташбашлар Яңа балыктан язга кузгалган саф-салкын зәңгәр боз исе — ирек-иркенлек. яңарыш исе аңкый. Ә мин монда.. Малайлар ерганак ера. буа ясый. Китә инде, китеп бетәр инде бозлар, күрми калырмын Ә без—күрдек, дип мактанырлар... Сабантуй сыман көтеп алган бәйрәм бит! Шакмак-шакмак кисеп кар ташу кинәт кызыксыз булып кала, мәшәкатькә әйләнә. Күрә бит инде әткәй иптәшләр шабыр-шобыр узганны. Бар малайлар шунда лабаса! Нәүрәбе дә тула белмәде — гуҗ карын икән чистый! Тупса — авызын ачып һаман кар көтә... Төш тә тигезлә: тыгызлаган саен озаграк ташыйсы, күбрәк ташлыйсы... Мөлдерәмә тулсын дигәнме! Дигән инде, анысын беләм —басыла бит әле ул. аптыраганнан әйтәм.
Башлаган эшне бетерик,— ди әткәй, —ярты юлда калмасын!
Ул да минем хәлне белмәгәч... Шундый үпкәлим, үземә үзем шундый жәл тоелам — кызганудан күңелем тула. Әткәйгә күрсәтми генә үпкәлим, соңыннан белер әле... Карандаш алып, чоланның ак юкә бүрәнәсенә язам. Берзаман китеп барсам, сагынырсыз әле (ә минем яракларга китүем инде чын сыман...). Шушы язуны күреп укыр әткәй, ник кенә дияр, иптәшләре белән дияр, уйнарга җибәрмәдем, дияр Сагынып сулкылдаган әткәй-әнкәйне дә кызганам- ничек күңелең ташымасын. Әнә бит алар киек казларга түгел, мин очып киткәнне карап офыкка текәлгәннәр, минем моңлы тавышымны ишетәләр...
Яз иде, сәбәпсез ашкындырган, күңелне ташудай актарып-кузгатып мөлдерәмә тулган яз иде Бүтән язлар болай түгел, бусы әллә нигә үзгәдер сыман Хәзер аңлыйм шикелле: тулышкан хисләрне әйтергә сүз таба алмавым, берзаман шигырьгә бушанасы тойгылар бөелү —шул кочсезлегем җылаткан, шулай татлы авырттырып шигъри бәпкә борынлаган Китәрмен, сагынырсыз дип алда көткән аерылулар йөрәккә каккандыр. Китүләр бик якында икән. Мин түгел, әткәй китәсе... Сугышка китте, кышын җылынырга утын китергән, челләдә сөт-катык әчеп әрәм булмасын дип җәйлек кар да салып калдырган Бергә каршылаган соңгы яз икән.
Җәен әче төтен исе бетәргә тиеш иде дә, әллә күзне әчеттерә яшьләрне агыза. Җылый бит. җылый дип үртәүче әткәй булмаганга ул... Теге чакта күңел нечкәрү — назлану булган, иркә бала үпкәсе. Сискәнеп китам: ә соң эленке-салынкы йөри, киреләнә дип әткәй үзе үпкәләмәде микән? Дәшми генә кар ташыган иде Күңелендә ниләр булган да, җанын ниләр борчыган? Сугыш дип язалар, сөйләшәләр иде. ил өстенә, ир башына нинди дәһшәт килүен белгәндер ул. кайткач сорармын әле. Чолан бүрәнәсенә сырлаган сүзләргә карамаска тырышам — андагы җыр кисәкләре өчен дә оят...
Киек казларның китүен әткәй окоптан карап озаткандыр. «Киткән казлар кире кайта, кайтырбыз абзыкайлар». дип юангандыр. Ничә язлар үтте, әткәй күреп мактасын дип нәүрәпкә карны дыңгычлап тутырдым. җәйге эсседә кайтса, әле дә бар икән, дип исе китсен, дидем Кайтмады. Ерак балачакта бер нәүрәп салкын сагыш калды, җәйге челләдә эремәс үкенүләр калды. Эчтән йоткан яшьләр дә эретә алмады, кыр казлары да баш өстеннән язын, көзен юксынуны яңартып очтылар Әйләнеп кайтмаска дип үткәннәргә очкан көннәрем еракта инде. Сагынуларым да, үпкәләрем дә үземә генә калды.
Сугыш...
_ w абдельхак җизни лесничий кардонда яшиләр Фазылгәрәй абый- Д ~* дан хат килдисә, шунда йөгерәм — көткәннәрен беләм. сөенеп каршылыйлар. Абый ФЗУда шахтада эшли инде. Горловка, дигән адресында. Кардон авылдан ерак түгел: башта кырдан, игеннәр арасыннан барасы, урман кергәч тә якын тына Яратам мин сөенеч илтергә Тын урман почмагы, аулак урын да тарта Мунчала күле тымызык, кара суы тынлыкны тагын да куертып, әкияти төс бирә, монда могҗизалы хәлләр булыр сыман Укыган китаплар тәэсиреме, әллә кан хәтере тоя күлгә батырылган юкә кабыгы исе. төтен исе. аулак урман - ерак бабайлардан бит...
Җизниләр якын күреп тора, монда табын да үзгәрәк кунак сые Башны мендәргә төрттем исә. эреп китәм. агачлар шаулавы җай гына тирбәтә. Урман ыгы-зыгысыз яши. авыл түгел инде, моннан узучыларда сирәк...
Сугыш! Сугыш...
«Нинди сугыш’’ Кемнәр сугыша?» Дөбер-дөбер аяк тавышлары, ишек ачып-ябулар. . Куркыныч хәбәрне йокы аралаш ишеттем Шаулашып кешеләр кереп тулды, шомланып сөйләшәләр:
Радио әйтте: бомбага тоткан. Киев. Одесса. Львов
Десант ташлаганнар!
Немец басып кергән.
Менә, сауды-сауды да Гитлер Үзебез симерттек
Котым очып уяндым, як-ягыма карыйм, аңламый торам: мин кайда соң әле? Десант монда төшкәнме’’ Урман кисүчеләр сөйләшә икән Җизни күренде, телефонны бора Ә-ә. мин аларга кичен хат китердем бит Карангы төште дип. куна калдырдылар Абый Украинада, бомбага тоткан җирләрдә Ул нишләр’
Сугыш. Урманнан авылга сулышым кабып, күкрәгем кызышып йөгердем Сөенеч китергән идем, яман хәбәр алып кайт ам Сугыш! Авыл инде белә, авыл инде купкан, шаулый Бүген үк чыгып кигүчеләр бар Военкомат тиз өлгергән Ашыгыч! Саубуллашып урам әйләнергә дә вакыт юк Сугыш! Ки 1 үчеләр машина кузовына төялде Ярхәм җизни шунда хәл итте:
Арт raiы урамнан булса ла бер урыйк Үкенечкә калмасын!
Үзе дә машинасы белән китә РККА дип янбашына язылган «Ярхәм» кушаматлы аргамагын да алачаклар Кузовка мин дә менеп кысылдым.
2 «к У.М»6 17
җизнине озатам. Иртәнге салкынча җил биткә бәрә... Китүчеләр җырлый, калучылар елый... Сугыш. Машина ашыга, тыгыз җилдә җырлар өзелеп кала:
Герман жире кара үлән.
Йә кайталам. йә үләм...
Китүче абыйларның кулы җилкәмдә, баш өстемдә кайнар сулыш. Сугыш, сугыш!
Йә кантарбыз. йә кайтмабыз.
Сау булыгыз, туганнар.
Сугыш... Кара болыттай ябырылып, өермәдәй өерелеп, ир-егетләрне авылдан, кыр-болыннардан. сөенечле көннән, якыннары кочагыннан йол- кып-кубарып чыклы иртәдә ут эченә алып китте. Җизни мине басу капкасы янында туктап төшерде. Киттеләр... Әле кайчан гына колхозның беренче машинасы сөенеч алып кайткан иде: җизни белән Җиһанша абый — Әгъзамның әтисе беренче шоферлар Хәзер машина сугышныкы...
Үкси-үкси көлгәнбез...
әкъдир сабырлыкны сыный да. бәяли ахрысы. Озата алмадым дип г Д үкенеп йөргәндә сөенеч: әткәй чакырган! Казаннан! Авылдашлар
күргән, җыелу пунктындамы, барып өлгерүебез ихтимал икән Сәгате белән чыгып киттек, очып кына бармадык микән йөз чакрымны.. Җитешербезме?
Үз йортлары белән яшәүче абзыйларда очраштык. Гражданская урамында. Әткәй рөхсәт алып чыккан. Сагынышканнар инде, күрәм лә... Кукмарадан тугани абый да килгән, ул хезмәт армиясендә. Тимер хутлы арбага пар ат җигеп, йөк ташый икән. Тугани аптый да Гыйльмулласы кырында тартынып кына аска карап, тыелып кына көлемсери. Табында без китергән авыл сые: каклаган каз. кызыл эремчек белән май. Хуҗалар кайдадыр, бүген без хуҗа, самавыр безгә җырлый. Бодай башаклары төшерелгән шешә дә бар.
Сөенештек, сәбәпсез дә көләсе килеп тора. Әткәй шат. үтә җанланып мәзәк арты мәзәк сибә, «тозлыраклары» да чыга. Без бар дип тормый, бу үзгәрешне күреп алам: солдатчадыр.. Ашык-пошык җанлылык инде, вакыт бик аз бит:
— Онытып торыйк әле дөньясын!—ди әткәй.
Соңыннан төшендем: сугышны, аерылуны онытыр өчен шаярткан икән, җан тынычлыгы булмаган ул көлүдә. Без. беркатлылар, моны сизмәгәнбез Көлү тулгагы Салих белән мине тәмам чыгырдан чыгарды. Бер-беребезгә карашабыз да хихылдыйбыз, һич тыела алмыйбыз. Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» драмасын укыган идек. Гыйльмениса карчыкның тикшерүче урыска җавапларын, тылмач старостаның әкәмәт тәрҗемәсен искә төшерәбез:
Вот бит. летом на травах гуляет, чикерт-чикерт. тырт-тырт...—ди Салих. Мин өстим:
— против чорта, шайтан бумагы. калдонски бугамалитея баранчук- лары бает...
Тәгәрәшеп көләбез, яңаклар авыртып бетте. Бу нинди шаукым, туктап булмый:
— Если грехами умирает булса, там-та-ра-ра далуки дөньяда...
нашенекы Мөхәммәтанский бух. как ваш свинья, тәмугта жарит будет, говорит.
Инде табында көлү тынган. Атаңнан яхшы түгел, дип. әнкәй пышылдый. Көлдек тә көлдек, ахрысы, гел бергә булырбыз, дип белдек Әткәй белән ни сөйләштем соң? Юньләп тыңладыммы диген, бер тутырып күзенә карадыммы.
Баш га тугани абыйны оза1тык. тимер хут арбасына менеп утырды да. таш юллан шыңгырдатып китте. Ул сугышка түгел, тылга сугыш яшеннән узган. Әткәй мина әйтә:
Безнең казарманы күрәсең киләме?
Анда бит ишек төбендә часовой, винтовкасы штыклы
Кертерләрме соң?
Таныш ул. сөйләшеп куйдым.
Уздык тимер капкадан. Мылтыклы егет ияк кагып калды. Чыгарырлармы? Әткәйдән аерылып калсам, монда мине кем белә1
Менә, шушында йоклыйбыз, диде әткәй, клубтай бүлмәгә кергәч. Ике катлы сәндерә-караваглар тезелеп киткән һәркайсына тигез игеп ак җәймәләр ябылган, юка гына мендәр, одеалы бар Мондый пөхтә, чиста урын командирлар өчендер
Бусы минеке, дип. әткәй икенче каттагы берсен сыпырып куйды. Мендәрен күтәреп, әнкәй бәйләгән йон күлмәген күрсәтте, ышанмас дигәндер:
Әнкәңә сөйләрсең. Безнең әйбәт монда.
Капкадан кереп-чыгып йөри ала. таныш эшен йөкләгәннәр ипи Өләшеп тора икән. Ак халат киеп Шуңа урыны чистадыр «Монда әйбәт», ди дә. ApiKa тарап йөргән, күпереп торган чәчен кыркып алгангамы, ябыккан сыман Яңаклары багыбрак юра. зураеп калган күзләрендә борчылу, иреннәре калынрак күренә Ике битендәге элек елмаеп торган сызыклар тирәнәйгән, көлгәндә дә сагышлы Кулларын иңемә сала да. чигкә борыла бугаз төене кыймылдап куя эчтән җы- лый. яшен йогуы Минем ул төен юк. иягемдә уенты да юк. ә бит әткәйгә охшагансың, диләр..
Улым, син каласың минем урынга. Сеңелеңне кара, әнкәңне
«Сеңелеңне кара» дигәне таныш. әнкәйне әйтүе сискәндерде. Дәшми генә тыңлыйм, мондый чакта әйтелә торган сүздер. Әткәй мине гимер капкадан чыгарды. Үзе теге якта, бик күп шинельлеләр арасында калды. Часовойга папирос биргәнен күрдем
Сезне озатырга чыгармын әле! дип кычкырды, кул болгап. Тагын нидер әйт те. шау-гөрдә күмелде. Чыккач әйтер әле
Иртәгесен көттек, иләп тә бардык часовой үзгә, сөйләшми, якын да кигерми. Сырма кигән абзыйлар килеп тулган. Берсе әйггс
Төнлә эшелонга төяп озаттылар. Фронтка!
Безнең янга чыгар ара булмаган Күп көлсәң, жыларсын. диләр, артыграк көлгәнбез «Җылыйсы килгән бала атасы сакалы белән уйный» булып чыкты. Ни дип көлгәнбез әле: «Если умирает булса, гам-га-ра-ра далуки дөньяда...» Бер дә ерак түгел икән ул мәхшәр без авып а җәяүләп кайтып ирешкән арада эшелоннар чаптырып фрогпка җиткәндер
Ник шулкадәр уйсыз-гамьсез булдым икән, дип үзалдыма оялып йөрдем. Авы гдан чыгып киткәндә, улыма авыр булыр, дин. юк йомышны бар игеп, гүбәночка озаткан. Мин тиле Казанга соңгы күрешүгә дә китап алып бардым, авыз ерып калдым Әткәй ни уйлаган u.ip . Уйлаган ул бу юлы да күтәренке күңелле булып уйнаган Мин тагын «түбәночта» калганмын .
. Сугыш чоры кыт лыгыннан күченеп-чәчелеп йөрүләрдән бик аз әйбер эләгеп калган. Әмма нар алюмин касәне әлеге очрашу истәлеге итен саклыйм 1950 елны ул хакта теркәп тә куйганмын
«Казанда әткәй икс бокал биреп җибәрде
Кайткач дуслар, туганнар белән мәҗлестә күгәрербез әле! дигән иде. насыйп булмады Гомердә бер генә була юрган тантанада гуемда күтәрермен, өмет тулы сүзләрен хәтерләрмен...»
«Әткәйгә хат» поэмамда (1957) шул хакта яздым:
Кайткач күтәрербез, дигән рюмкаң Мөлдерәмә итеп тутырдым Мөлдерәмә тулы күзем белән Буш урнына карап утырдым
Әткәй яшеннән узганга шактый инде. Әмма әткәй һаман да олы. сагыну юксынуда мин һаман баламын...
«Без китәрбез, ахры...»
_ _ өн саен олау-олау төялеп авылдашлар фронтка китә. Бу хәсрәтле К «сабантуй» төркеме түбәночтан югарочка, басу капкасына тиклем шаулап бара. Без, малайлар, иярәбез. Кабатлана торгач, тамаша кебегрәк булгандыр. Шул озатуларда гамьсез балачактан аерылдык... Әткәйләр китте - йортта ир заты итеп безне калдырып китте. Җырлары калды. Үзәк өзгеч бәхилләшү моңнары, яшьле күзләр, яшьле сүзләр. Тальянның сер бирмәскә тырышып үксүе... Кара кайгы тыгызланып, сөреме күңелгә түшәлгән: сагыш ташкүмере бәгырьне көйдереп һаман көйри, һаман яна. Ул күренешләр күңелдә сүтелә, гел сүтелеп бетә алмый, тамакта ачы төер булып тыгылып кала...
Авыл советы янына озатучылар җыелган. Хатип абый да китә. Уйлары авыр иде, кайтмасын сизенә иде. Сугышның дәһшәтен, гаскәр тәртибен белә — утка каршы иң беренче булып командир сикереп чыгарга тиеш... Ак күлмәктән, кара костюм кигән, елмаерга тырышып, егетләрчә сүз әйтә:
— Гитлерның эшләпәсен салдырып кайтырбыз!—ди. күтәренке рухлы күренә. Әмма авыр иде аңа. чыраена күләгә төшкән. Кузгалдылар. Яңадан килеп. Мәсгут белән мине, моңаеп калган энеләрен кочагына алып үпте:
— Фамилияне дәвам итүчеләр сез. Сынатмагыз!
Бик якыннан күрдем, бик аңладым. Күз яшьләре тойгыларны ачыграк күрсәтәдер. Ачы яшьләр кибәр, күңелдән эзе китмәс... Басу капкасы чик, теге якта — китүчеләр юлы. алар язмышы. Хатип абыйның соңгы җыры шул яктан яулык болгый:
Без китәрбез, ахры
Казан. Мәскәү аркылы: Өстемдәге ак күлмәгем Кәфен булыр, ахыры
Үзләре чәчкән игеннәр, кырлар белән дә күз карашы сыйдырганча колачлап-кочаклап хушлашкан алар. Ерактагы тонык кына күк күкрәве тынычсызлап-сызлап уйларын тарткан, алар инде бездән аерылган...
1941 елның июнь азагы бу. Мәсгут биш яшьлек сеңлесе. үги әнисе белән җәйге ялга кайткан хәлдә бүленеп калды... Дошман Ленинград капкасы төбендә. Хатип абыйның соңгы юлы да шунда туры килгән... Армиягә чаклы эшләп тә кайтты ул анда. Бабайның ике улы шунда төпләнеп яшәде, ә өлкәне сугыш башлангач алынып, озатучылар күз алдында баржаларын немец бомбага тоткан.. Ленинградка безнең фамилиянең дә мөнәсәбәте бар «Хатип абый ничек шунда күченеп калмады микән?» дип уйлый идем. Мәңгелеккә калырга язган... Җырын да:
Без китәрбез, ахры.
Ленинград аркылы...
диярлек. Ватан сугышы тарихына китте алар. Мәрьям апа тагын бер җырын искә төшерде:
Германия жирлөренда
Булмасын каберләрен
Җыр-теләкнең бусы да рас килгән үзебезнең җирдә калды ..
Авылда басу капкасы юк хәзер. Сугышта югалганнарны эзләп китте мәллә... Яңадан бастырасы иде. мәңгелеккә күчкәннәрнең соңгы бусагасы шунда ич. Саф-саф тезелгән исемлекләрен шул баганаларда күрәм...
Рәсемнәре ап-ачык...
__ исмә миңа нимеч теле9 Өйрәнмим! диючеләр аз булмады. — Ң Китабын алып караган идек, бөтенләй күңел кайтты — безнең баш җит мәле түгел. Яңа килгән укытучы Шәриф абый Ис- мәгыйлев класска кереп, авызын шундый матур килештереп-бөрёштереП әй I те немец сүзләрен ярат гырды да куйды. «Анна унд Марта баден». дип сиптерәбез генә. Җәй буе зәңгәр мыеклар чыкканчы коенганны искә төшерә, җае килсә-килмәсә дә шуны әй ген куябыз Китаптагы иң беренче җөмлә ул. беренче танышлык, шуңа истәдер.
Рус 1сле укытучысын, ничектер, фамилиясе белән әйтә башладык Ежов абый. дип. Базыграк гәүдәле, кояшта янган йөзендә елмаю балкыткан ак тешләре, кыска җиңле ак күлмәге килешеп тора. Фамилиясе русча булса да. Кайбычтагы Алексей абый кебек Тәрбит ягыннан, керәшен татары. Ул тирәдән укыган кешеләр, укытучылар күбрәк чыга, диләр.
«Шәриф абый» да «Ежов абый» дип. юк йомышларны бар итеп, класстан чыгармый торабыз, алар тирәсендә без. Күрәләр яратканны, эне-сеңелләредәй сөенеп керәләр үзләре дә класска
Кинәт сугыш... Башта Шәриф абый китте:
Немецчә белгәннәр кирәк, дип сөйләштеләр. Разведчик, йә тылмач булыр.
Ежов абый да озак тормады, рус теленнән тылмач кирәкмәстер инде рәттән алалар. Тора-бара үпкәләдек бугай немец теленә, янә суындык сугышка да шул гаепле! Инде ничек фашист телен өйрәнмәк кирәк?
Яраткан укытучыларны алыш i ыру җиңел түгелдер яна килүчегә Ятсынып, элеккесен юксынып текәлә күзләр. Әле генә такта янында мөлаем абыйлар иде. Kai ы иген, басым ясап әйтсәләр дә, көлемсерәп куярлар үзебезнеке иде...
Фин сугышына без елап озаткан моңсу карашлы, уйчан Алексей абый янына гагын икәү барып басты һаман елмайган хәлдә, япь-яшь алар. Тоныкланмый, саргаймый сурәтләре күңелдә ап-ачык. Хатип абый кебек егетләр. Күпме яратуларны үтермәк булган сугыш. Үтергән дә...
Ак сандык
браһим абый. Гөлсем апа бездән өч өй аша гына. Әнкәйләр И йомышка йөрешә. әткәйләр дус. Ибраһим абый тартыныбрак елмаючан. аз сүзле, үтә сабыр кеше Агач эшенә маһир, чәчләре дә йомычкадай бөдрәләнеп юра Беркөнне ан-ак сандык күтәреп кергән Китап-дәфтәрләреңне сакларсың, дип. минем алга куйды. Бик шатландым! Сандык серле урын, әнкәй. ыгәйлар актарганда, әйберләрне кузгатып. Iаслап тутырганда иллә лә кызык әллә ниләр килеп чыгар сыман борышы заманнан Мин дә сандыклы булдым! Капкачы тупсалы, юкә тактасы гин-тигез салсаң су торырлык! Кемнеке икәне күренсен, эчке яктан капкачына ягын куйдым
«1937 ел. 22 март. Язучы һ. Шәүкәт »
Язасы да килеп тора — беренче классны бетереп киләбез лә! .
Осталар юмарт була, кеше сөендерүдән тәм таба. Ибраһим абый өстәл артына буем җитәрлек итеп култыксалы биек урындык та ясап бирде. Ә сандык иң кызыгы, үз почмагым: китап, дәфтәрне, каләм- карандашны тезеп куям. Капкачында янә бер язу өстәлде:
«һидиятуллин Ш 1940 ел. 25 март Язучы. .» имзам да сырланган. Язучы дигәнем туры килер дип кем белгән — язмышын да серле сандык...
Ибраһим абый сугышка киткәндә иптәшләре белән урам әйләнде, алар җырлаганда уйчан гына йөрде. Сүзсез генә китте, хәбәрсез югалды.. Истәлек сандыкны шәһәргә күченгәндә дә калдырмадым. Вак-төяк нәрсәне бушаткач, бала чактагы «автографларым»ны күрдем. Сандык буш түгел икән — Ибраһим абый, әткәй исән көннәр хатирәсе.. Сабыр холыклы күршебез хәтер сандыгымның бер почмагында түзем генә көткән Онытмадым мин аны. Хат ыны Гөлсем апа да күз алдымда. Колакка катырак кешеләр гел күңелле нәрсәләр турында сөйләшәләр дигәндәй. һәрчак көлемсерәр... Берсе аз сүзле, берсе ишетеп житкер.ми. шулай да бик матур аңлашып яшәгән ир белән хатын. Елмайса да. эчендә нинди утлар янганны үзе генә белгәндер — сүнгән очкыннарның көле чәчләренә сибелгән...
Ибраһим абыйның үзе сыман кара бөдрә чәчле Рафисы бар иде. Улым кала, нәселем яшәр, дигәндер. Тик ул баланы Чирмешән тобасы алды шул.. Коенырга йөгергәнен күрдем, ах. җибәрмәгән булсам, дип үкенәм. мине тыңлый иде! Ул көнне булмаса, иртәгесен барыр иде — язмышны алдап буламы. . Әтисе бу кайгыны белмәде —аны сугыш чоңгыллары йотты. Кызы исән, нарасый иде. әтисен хәтерләми. Очраткач, ядкаре турында сөйләдем — ак сандыкта ак шатлыклар, кара кайгылар да янәшә.
Суган — сагышкамы?
г — өштә суган күрсәң сагышка, диләр. . Ул елны колхозның яшелчә [ бакчасында гел булмаганча суган уңды: куш йодрык чаклыдыр.
йомры-йомрыдыр. алтын-сарыдыр. Өндәге суганны юрамыйлар да, 1941 елның көзе иде...
Колхоз ул елны шактый файда күргәндер. Сатарга дип Казанга олаулар йөрде. Бер юлысында. шыгырдап пышылдашкан каплар, капчыклар өстенә кунаклап, әнкәй белән без дә калага киттек. Үр булдымы төшеп тәпилисең, атның сулышын тоябыз ла. Юлның Осланга хәтлесе исемдә юк. Казан дип. нинди икән дип. хыялланып үткәнмен. Беренче бару ла!
Ослан тавыннан ачылган манзара хыял ише генә идеме! Еракта - түбәндә балкыган бихисап утлар, муенсадай тезелеп юрганнары, йолдызлардай төрле якка сибелгәне дә чекерәеп торган якты иде! Менә нинди икән ул шәһәр! Өченче ел Кайбычка килгәндә электр балкышына ис киткән иде. Казан - әкият икән: офыктан-офыкка җелтер-җелтер җемелди. күренмәгәне, офыкка күмелгәне күпмедер!
Идел буена төштек, чиркандырып су салкыны каршылады. Соңгы паром киткән, өлгермәдек. Күрдем, дигәнең, калага кердем дигән сүз түгел икән, читтән кызыгып торыгыз, дидер... Төнгә дебаркадерда калдык. Көзге суның сулышы, җиле җелеккә үтә. кая анда йоклау йөреп җылынасың. Яктысын якты монда, җылысы да булса!
Казан урамнарыннан үттек, ә менә эчтән күргән, фатир кергән беренче йорт онытылмас — Мөхәммәт абыйларда булды. Шәһәр манзарасыннан кнм сокланмадым бугай. Ул аның иркенлеге, түшәмгә җитеп утырган әкәмәт гөлләр, шыплап тутырылган китап киштәләре, пыяла шкафлар Өстәл, урындыклар да затлы, без күрмәгәнчә Өске катка бүлмә
эченнән бормалы баскыч үрмәли. Менеп күрергә җае чыкмады, идәнгә кожаннар җәеп йокладык, ничә олаучы бит Якташлар дип. ачык йөз белән каршылап, чәй эчерделәр. Олаучылар да рәт белә сарайга капчыгы белән суган керттеләр. Суганы — профессорлар ашарлык кына шул Әйтмәдем бит әле. Мөхәммәт абый чын профессор ул. Шуннан мәртәбәлерәк исем юктыр да. «Безнең Мөхәммәт!» дип бик олылыйлар үзен, атаклы якташ. Галимлеген, галилеген зурлап сөйлиләр. Казан каласында беренче төнем, баш куеп йоклаган почмак-түрем Щапов урамындагы йорт булды
Бсләм. бу йорттан кеше өзелми Тау-тау эшләр, йөкләр, авылдашлар Мөхәммәткә бара Мөхәммәт үзе лә Тау ягына кайтып йөри, халыкның хәле бик таныш аңа. йомыш белән килсәләр дә тиешле «тау»га бара Мөхәммәт. Аның сүзе үтә. ул юлын белә, законын таба ул гына коткарыр! Дөнья булгач, нинди генә йомыш төшмәс диген һәркем аны үз гозерен үтәрдәй урында эшли дип белә Әле дә исемдә, районга йөреп-йөреп тә рәт чыгара алмагач. Хәтимә апа да. ызбалык бүрәнә юлларга соңгы өмет белән аңа китте:
Агачлар башлыгы Мөхәммәткә бармый булмас! диде Көлеп җибәрдем. Чыннан да. СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел. әдәбият һәм тарих институты, дигәнне каян белсен ди.
Казанга күчеп килгәч. Мөхәммәт абый белән җыелышларда очраша идек Нихәл, якташ! дип. гадәтенчә елмаеп кулын суза. Минем әни Олы Бакырчыдан, синең әбиең Колларныкы'
Әллә ничек үтә ул гомер дигәнен Бергәләп туган якка кайтырбыз, дип гә ниятли идек Якташлар да безне бергә җыярга базмады бугай, үзебез дә ашыкмадык. Кала мәшәкатьләре үз өермәсенә бетереп ала торгач, үкенечкә калды...
Казан бусагасын атлап кергән әлеге йорт яныннан үткән саен 1941 елның көзен хәзерлим, кабат керергә форсат чыкмады
Казанга мин суган олавына утырып кердем. Әчесе дә. төчесе дә булгандыр. Әмма сагышлы дия алмыйм. Суганны мин бодай да яра гам банан, шәфталу сыман «җәннәт җимеше» түгел, ул сине ел әйләнәсендә ташламый. «Суган турат анда елыйм, исемә тешәсен дә» дигән шаян җырны да яратам сер бирмәгән халык. Елар чакта да яшь аралаш көлгән Бәлкем, шуңадыр, унике елдан соң килгәч, беренче эш урыным «Чаян»да булды
Соңгы чик
атип абыйның һәлак булуы 1941 елның 9 сентябрендә Авыл сове гына килгән «кара пичәт»не командованиенең рәсми язуын хәтерлим «Сезнең ирегез антына тугрылыклы калып, батырларча һәлак булды. » диелгән Бәлкем, ялгыштыр? Әле киткәненә күпме генә «Сезнең ирегез», диелгән, ә ул өйләнмәгән Төрлечә юрадык кесәсендә сөйгәненең адресы булды микән'’
Олы Кайбыч кешесе Бари абый, фамилиясе Хәйруллин бугай, яраланып кайткан, авылдашларны очраткач сорашкан
Хатипның кемнәре бар? Алайса, апасы килсен, дип әйтеп җибәргән Кырык икенче ел. арыш башакланып килгән чак Унсигез чакрым үтеп. Бари абыйның өен сорашып таптык Ашыкканбыз әле йокысыннан тормаган иде Иркен бүлмәдә, гәрәбәдәй сары идәнгә җәелгән урыны Без кергәч кузгалып, киенә баш галы Бәдән те. газа кеше. к\л- башы тирәсендә умырылып кергән тирән яра эзләре күреп аллым Тизрәк Хатип абый турында беләсе килә
Бари абый уйланып, гаепле сыман аска карабрак, әкрен генә сөйли, калын иреннәре дә яра иелер күк мондый хәбәрне җиткерү җиңе гме Әмма, вәгъдә иман, адрес алмашканнар: исән кайтсаң туганнарны күреп әйт..
— Ленинград янындагы таулыкта, сентябрьдә... Немецләр якын ук килеп басты.. Танклар, автоматчылар күп, үрмәләп менеп җиттеләр... Без аз калдык. Сергач мишәрләре бар ие, алар әйтте:
— Чигеник, Хатип, бетәбез...
Приказ юк! Ярамый!—диде Хатип. Казанда ук командир итеп куйганнар ие...
«Безнең абыймы, ялгышмыймы?»—дип торган идем дә, инде таныйм: шундый иде Шәкерт абый, әйткәнендә торыр.
— Борылып карасак. Хатип чалкан ауды... Ике көннән ул биеклекне барыбер яңадан алырга туры килде. Безне тыңлаган булса.. Шартлагыч пуля йөрәге турыннан кереп, аркасыннан чыккан. Авыз-борыныннан кан киткән.. Ординарецы мишәр егете иде, яндыргыч шешәсе кулында шартлаган. Хатипның кесәсендә тотылмаган кулъяулыгы бар ие (Фәйтүнә апа бүләгедер?), битенә яптык. Икесен янәшә салып җирләдек, ашыгыч булды. Кабер беленмәслек итеп кәс тездек. Фашист туздырмасын дип. Кадер киче иде, мишәрләр дини халык, догасын да җиренә җиткереп укыдылар.
— И Хатип, болай кадерләп күмү безгә тияме әле... —диделәр.
(«Кадерләп күмү» — унөч яшьлек малайга аңлашылып җитмәгән иде. хикмәте булган: әле дә җир өстендә калган сугышчы сөякләре табыла. Ярты гасырдан соң...)
Бари абыйга карыйм да, уйлыйм: менә, исән калган, ярасы да төзәлгән. Хатип абый да кайта алыр иде, безнең алда басып торыр иде. Соңгы өмет тә киселде: үз күзләре белән күргән, үзе җирләгән кеше сөйли. Куен дәфтәрен, пәкесен, көзгесен, бер кыз карточкасын кайтып тапшырасы икән, госпитальдән күчеп йөргәндә югалтканнар...
Ышандырып сөйли дә барыбер күңелдә төен калды: ник чигенделәр икән? Ник калдырганнар абыйны? Нәкъ сөйләгәнчә булды микән? Ә бит яшерсә дә белмәс идек, булганны сөйләде. Рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык. Тыныч көн, кояшлы басу юлыннан атлыйбыз. Әле генә ишеткәнне җыеп-сүтеп, төпченеп киләбез. Ничек игсәң дә. «һәлак» дигән сүз... Менә шунда инде, өйләнергә өндәгән якыннары:
— Елап калучылары күбрәк булыр иде. .— дип юандылар.
Урманга кердек. Без дүртәү: әнкәй. Бибигайшә апа. Мәрьям апа. мин. Кызурак атлаган булабыз, бу тирәдә качкын күргәннәр, ди. Әнә. беркөн- нәрдә дезертирны авылдан казаклар чатына хәтле куып, урманга кергәч тотып алдылар. Ашарга эзләп килгән. Без дә йөгерешеп бардык. Яралы кулыннан шуышкан марлясын төзәткәләп. Галәтдин абый ярсыды:
— Без кан койганда, син монда —дип башлаган иде. авыл советыннан бер абзыйның тегеңәргә сукканын күреп:
— син дә монда.. Тимә! Кыйнарга хакың юк. җилкә калынайтып ятасың!—дип кулыннан тотты. Фронтовик шул — авыл советыннан да курыкмый!
Дезертир — адашып авылга кергән ябага бүредәй куркынган карашлы. Җитүле җирән сакаллы, мескен иде. Юк. Шәкерт абый чигенмәгән, качмаган, ул горур егет! Күпме авылдашлар китте сугышка, кайта алмасын сизенеп китте— язмышыннан качмады. Кырык еллап идән астында. җир тишегендә дер-дер посып яткан мескен бәндәләр бар икән. Горурлыгы сынган, үзен югалткан алар. Кеше дигән кешенең чигенмәс чиге булырга тиеш. Абыебыз шул чиктә калган. Намусыннан чигенмәгән. Ленинград блокадасы башланган көн булган ул...
Немецләр... Каратунда
-ууе аРа колонна булып агылып, көтмәгәндә килеп чыкты алар, япан кырга өелгән туфрак тавы артыннан күрми дә калганбыз. Немецләр! Берничә малай гына идек, болар бит таптап-сытып китәчәк.
Җиргә сеңеп, күзәтеп ятабыз ни булыр? Ә алар агыла да агыла безне күрмиләр. Немецләр. Озын буйлы таза ирләр Мондый авылдашлар сугышка китеп бетте. Нишләтерләр9 Курыксаң да. кая барасың Явызга охшамаган үзләре. Алай дисәң Як-якка каранып берничәсе үлән арасы-на посты... Качып калмакчылар! Авылга барып керсәләр — харап итәр-ләр... Болар исә бил каешын чишеп, хаҗәтен үтәргә чүмәште. Немецләр дә шундый ук икән, бар җирләре дә
Колонна узды, тузан басылды, иркен сулыш алдык .
- Пленныйлар чуен юлы салырга китергәннәр
— Идел буе немецләре — безнекеләр бу!
Нимес безнеке була диме?! Солдатлар сакламас иде
Безнеке дә. түгел дә — Идел буе немецләре... Сугыш башлангач, алар- га ышаныч беткән - төпләнгән җирдән куганнар. Армиягә дә алмыйлар — ничек мылтык тоттырасың —кай якка борыр бит әле
«Немец» сүзе дә куркыныч Ә бит безнең авылда да бар —«Афзал мимеч». Кушаматы ник андый дип башка килмәгән элек. Кич пожарный ызбасында сүз иярә сүз чыга:
Мимеч эшкә бик оста, маһир халык, дип сөйли 1914 елда плендә булып кайткан бабай. Безне дә чуен юлында эшләткәннәр ие. Унбиш- егерме кеше рельскә килеп ябышабыз - кыймылдатыр хәл юк. Ачлыктан киселдек, җүн җиткән. Карап-карап торды да ике мимеч. рельсне ике башыннан алып күгәрде дә китте! Бездән көләләр Ай-Һай. мимечтәге тәрт ип, эшне җиренә җиткереп куя инде. Герман җиреннән мин чалгы алып кайттым. Корычы яхшы, шәп кисә. Кылычлары да үткен Ә болар, безгә чуен юлы салучылар әби патша заманында күчеп калган токым
Плендә булуы хакында бер генә сөйләмәгән, хәзер бүтәнчәрәк тыңлыйсың. Чирәмне кайчы белән кыркып үстерәләр, ди. Сугышка китүчеләр дә: «Герман җире кара үлән», дип шуны җырлыйлар. Җик сызганып чирәм кыркыган куллар автомат тотып кешеләрне кыра Ни җитмәгән, шулай әйбәт яшәгәч, ник басып кергәннәр? Аларнын да җыры бар, алар да җырлый «Хальт» дип, эт өргәндәй өзеп-өзеп тешләп алган сүзләрдән ничек җыр була икән? Менә шулар токымы Карат унда. Немец нсмецкә каршы юл саламы? Тизрәк килсеннәр дип тырышмыймы. эчендәген кем белгән. Карга күзен карга чукымас
Карагун, Карагун базары, дигәч, ул авылда тунлылар йөри, базарында кара тун саталар дип күз алдына китерә идем Шунда немецләр. Идел буеннан булса да, барыбер имәпгеч
...Ярты гасыр инде Тау ягына поездлар йөгерә Идел буе немецләре салышкан тимер юл Казанны якынайтты, юлны җиңеләйтте. Ул араны куна-төнә ат белән, йә җәяүләп үткән чакларны хәтерләүче сирәктер. Әсирләр сугыштан соң илләренә озагылды немецләр лә. японнар да. Үзебезнең немецләрнең генә куылган-куггтарылган нигезләренә үзләре салган юлдан кайта алганнары юк Алар өчен сугыш һаман да бетмәгән. Гаспсезгә сөрелгән халыклар төрле җирләргә сибелгән Нахакка рәнҗетелгән, каһәрләнгән Кырым татарлары кебек Хаклык үзе бар ул. килеп кенә җитә алмый: юллары начар, юллары чуен түгел
Э-ва-куа-ция...
ашта эвакуация дигән яг сүз килде, аннары сугыш ягыннан хатын- ■-2 кыз. бала-чагалар төялеп олаулар кайтты Сугышка китүчеләрне -и-ж озаткан арбалар ул көнне буш түгел иде Безгә бу яңалык тамаша, алар хәлен төшенсәк тә. бергә сагышларлык түгел әле Ленин* град-Мәскәү кайда да. без кайда Дөрес, авыр улап-ыңт ырашып. өйләрне селкетеп самолетлар үтә. Шулай да. сугыш ерак сыман иде Баксаң, утлы давыл кагын-кубарып ташлаган кешеләр дулкыны безгә дә килә
Кытлык, ачлык афәте юк әле, кайгыртып ярдәм итү, юату дисеңме — хәлләренә керде халык, үз булып, кушылып киттеләр, өйдәш булдылар. Авырлыкның моннан соңгылары беребезне дә читләп үтмәде.
Кайтучылар үзебезнең халык -татарлар иде. Бер көнне урыслар да узып китте. Озак юл килгән кызлар, хатыннар тау астында таллар арасында инеш күреп, анадан-тума чишенеп, суга ашыкты. Керсәләр, оят җирне томаларлык та түгел—су тубыктан гына... «Оят — Мәскәүдә кыйбат», - диделәр микән, без шәмбә кабалый торган сап-сай ташлыкта аягүрә басып юына башладылар Тузанга батып ничә көн кайтканнар — оятны уйлап торырлыкмы. Малай-шалайга нәрсә, читән артына ябырылып. тын да алмыйча яр астын күзәтә. Юынырга «булыша» торгач, читәннән ашып үскән зәһәр кычыткан пешергәнне дә сизми калганнар. Бу хәтлесен каян беләсең, дисәң, ни бит инде, мине дә чакты затсыз кычыткан...
Авылдан озатасы авылдашлар, ерактан килеп туласы «давыллашлар» агымы алда икән әле...
Буразна астында окоп...
_ _ зба өстеннән узган самолетларны карап озатам: әнә ул, очкыч Ы карынында сугыш бара, баш өстеннән уза бомбалар, ычкынып төшә күрмәсен Болары инде кызык китергән «яраплан» түгел Летчиклар күз төшерсә, бәрәңге бакчасында кызыл балчык чыкканны күргәндер. Авыл советы һәр йортка үз окобын казырга кушты Ике күрше бергә дә ярый без Низаметдин абыйлар белән. Әрбәлеккә көлтә ташый торган юл. алар да колхоз булгач, кирәге бетеп, сукмакка әйләнеп калган иде. Шул ызанны аркылы кисте окоп чокыры. Ишек ике яктан да йөгереп чыгарга да посарга. . Бармы — бар диярлек булсын, кушкач казыйбыз инде. Күтәрелеп бомбовозга карый кеше, күләгәсе йөзеннән үтә:
— Монда качып буламы...
Ашыктыралар: кем белә бит, әнә нимес килә дә килә . Сталинград янындагы Камышинга җиткән, дөмбер-дөмбер туп тавышлары шуннан киләдер, шөбһәләнгән йөрәкләр белән бергә кага. Ә күрше абзый безнең якка керебрәк казымакчы. бакчасын бозасы килми: яңа бәрәңге өлгертеп ашарга әле исәбе...
Испалнитель, тәрәзә кагып, тагын бер әмер җиткерде: кичтән ныгытып томаларга—утның яктысы төшмәсен штубы! Ут алынгач карап йөриләр, сискәндереп рамга сугалар:
— Томалагыз! Якты күренә!
Сукыр лампаның ни яктысы, күпме генә саркып төште микән9 Алай да. үзебез чыгып карый-тикшерә торган булдык.
Бомба ташларлык ни бар инде, военный әйбер юк бит? Завод дип тимерче алачыгын, склад дип буш келәтне бомбага тотсынмы9— дип көлүчеләр булса да, бу сүзләре урамга «төшми» иде. Тәртип тикмәгә түгел, каргадан карап табарга тычкан уты да булыша, ди. Әнә бит. бер самолеты Идел күперенә җиткән, зениткалар куып җибәргән бомбасын читкә ташлап качкан, ди... Радио, телефон юк авылда, хәбәрне чыбыксыз имеш-мимешләр китерә. Ни булыр, ни күрер газиз башлар? Сугыш әллә кайларда түгел, әнә кайда гына, бакча башында —самолетлар китеп күмелгән Коллар ягында... Буразна астындагы окоп -баласы гына, алда әле «атасы»—«окоп елы» булып телдә каласы...
«Окоп елы»ның башы...
коп казырга куалар!
—■ ■ Бу хәбәр «сугыш» дигәннән ким кузгатмагандыр авылны, бик яман шом салды
Эшкә яраклы беркем калмый!
Аңга килеп өлгерер ара юк. теләсәң нишлә, тиз генә җыенып китәргә. Клуб тулы хатын-кыз ах та вах килә, елаш-сыкташ. һәркемнең үз хәле хәл. Укытучыбыз Сәнгать абый парторг, салкын клубта тавышы карлыгып беткәч тә каг-кат аңлата, үгетли Безнең авыл кешеләрен читкә, еракка җибәрәләр, ә читләр монда килеп тулачак Ник алай? Үз өеннән йөреп эшләсәң ни була? Кышка каршы кияр кием, ашар ризыгы ни сон Өйдә ничек гә үтә. Балалар өелеп кала, кем карар9 Бернинди сәбәп исәпкә алынмый!
Чирмешәннең сул ярыннан, авылны кисеп, танкка каршы чокыр казылачак траншея Бөтен җиргә ДОТлар. ДЗОТлар. блиндажлар төзеләчәк.
Монда җитсә, нимес танкы чокырга төртелеп каламы
Ничек ажгырып килә, каян тына узмаган, нинди елгалар, ермакларны!
Болары сак кына әй(елә. коткы таратучы диярләр дә эшең бетте, окопны үзеңә казырсың.. Авылга бик күп солдат киләс? Штабы, машина, тракторлар белән хезмәт армиясе Кая урнаштырырлар? Окоп казыр< а килгән йөзләгән кеше кайда торыр9 Сугышка күпме ирләр китте, урман турарга, торф чыгарырга, тимер юл эшенә нихәтле хатын- кыз озатылды Инде окоп казырга. Урын буласы авылда Шушы мәхшәр. кан елаштан соң халык төшенде: ерактагы сугыш безгә дә җитешә Немец танкларына каршы чокыр әзерләгәч .
1942 елны «окоп елы» диделәр бездә. Тау ягында. Числалык елыннан иртәрәк сугыш чыккан елның котсыз, салкын көзендә, без Яңа ел каршылый торган клубiа хәвефле җыелыш белән башланды ул...
Безнең капкада «4»ле саны
_ вылга солдатлар килеп тулды. Мәктәп аларныкы, укулар гук- талды. Йорт саен солдатлар урнашты Хуҗадан сорап-ннгеп торыш юк. чынап капкаңа бак ничә солдат керәсе акбур белән сызылган. Цифрлары солдат буе хәйләләп киметерлек гүгел. Ул хакта уйлама да. класс тактасы гүгел ул сиңа эләгерсең! Безнең капкадагы «4»лс дә чекерәеп юра югарочтан ук күренерлек, бигрәк тырышып язганнар. Йортына, гаиләсенә карап авыл советында хәл кылганнар, килүчеләрне урнаштырырга кирәк бит Окоп казырга Мөрәледән килгән ике кыз бар. берсе Сәгадәт Кайбычгагы күрше Фаизә апаның сеңлесе Күреп, әнкәй үзе чакырган иде. Солдатларны да кушкач, без тугызау буласы Гадәти авыл ызбасы гүрлә сәке, аш өстәле, урындыклар, эскәмия Ишек катында сыерга лакан Комган да шуида гора юынырга Мунчакта бозау, мич аралыгында бәрәннәр яфрак кетердәтә. Почмак сәке астында каз оясы. Өйнең чиреген мич биләп гора, аның каравы мич башында йокларга урын бар
Безгә нинди солдатлар керер гин көтәм. күзем ишекгә. Дүртнең берсе взвод командиры
Здравствуйте. апа! дип. беренче ул ачты ишекне Уртача буйлы, ачык йөзле, фамилиясе Журавлев Аның артыннан иелебрәк атлаган озын буйлысы тагарча исәнләште Кудряшов, керәшен гагары икән Ябыграк, ач яңаклысы. бусагага басып үпе. башы тимәде Мансуров
Соңыннан кергәне өлкәнрәк, сүзсез генә ияк какты да ишекне япты, салкын кермәсен дип, ныгытып тартып куйды — Лапшин. Мансуров — укытучы икән, чемодан күтәргән культурный Башкаларның иңендә солдат биштәре, бавыннан тотып иңгә элгәннәр. Чишенделәр, урнаштылар. Бездә кыш чыгасы хәрби «өйдәшләр» менә шулар.
«Ишек бавы — бер алтын...»
_ ичен өйдә кеше күбәя Башта солдатлар кайтса, ишегалдында К казлар тавышын ишетүгә, Журавлев атылып ишеккә килә. Ачып кертергәме? Тот капчыгыңны, ике куллап тотып тора ул тотканы, үзе көлә-көлә сорый:
— Как фамилия?
Кызлар да чая җавап бирә, «кобылья» диме, оялып тормый Русчаны аңлап та бетермим, ә Журавлев тәмам кәефләнә, ул яхшы аңлый — көткәнен ишетте бугай. Ишекне сөздерә-сөздерә шактый интектергәч, «җылынгач» кына өйгә үткәрә. Тегеләре туңып-күшегеп, арып кайткан, пыр туздырырлар дисәң, авыз ералар, күзләре дә көлә. Фамилия сорау болар- га да ошаган. Журавлев югында кызларны Мансуров каршылый. Командир барында тыелып торган, аның да бик сөйләшәсе килә кызлар белән:
— Кертмибез, ишек бавы — бер алтын!
— Безнең апа — мең алтын! ди Сәгадәт. Бу бит кияү каршылаганда әйтелә торган йола. Кергәч тә төртмәле сүзләр тукталмый, тик ачуланыш юк, уен гына. Кудряшов көлемсери, Лапшин дәшми, күкрәгенә кулын куйган да, акшарланган мичкә текәлеп уйга талган. Шул «экран»да хатынын, балаларын күрәдер, яшь-җилкенчәк егет-кызларнын үз эше, дидер...
Уен бер яклы гына бармый, кызлар алдан өлгергән көннәр дә була. Ул чакта инде Мөрәле чибәре сайрата:
Ишек бавы бер алтын,
Безнен апай мен алтын:
Җылыныйм дисән. бер алтын
Бир, җизни,— тыш бик салкын!
Үзе чырык-чырык көлә:
— Как фамилия?—дип тә интектерә. Чатнатып русча сөйләгән була, кыюлык бар үзендә. Шатурда — торфта эшләгәндә откан сүзләре ярап тора...
Кичләрен кызык була, өшеп-туңып кайтканнар җылынып җитә. Салкында бүрәнә шартлый, сискәндереп ала—суык бабай «мылтык ата». Сугыш барын онытмагыз, дигән шикелле. Журавлев язу-сызуларын карый, көндәлек эшкә йомгак ясый да, тынычланып, сәкегә менеп аяк бөкләп утыра. «Апа, ачуланма»,—дип әнкәйгә ымлый да. кызлар белән ике арада мәзәк сүз, тапкырлыкта ярыш башлана. Тик йокларга ятканда гына урын җитми иде:
о— Рәттән җәегез!—дип фәрман биргән була командир. Шаяртып сөйләнсә дә, тәүфыйкълы иде Мөрәле кызлары. Әнкәй белән киңәштеләр дә, дүрт егетле өйдән авылдаш кызлары янына күчәргә булдылар. Йорт аша гына, үпкәләп чыгу түгел. Сәке тар булса, күңелләр иркен дә. кыз баланың үз әдәбе, үз урыны бар. Эштән соң Сәгадәтләр кич утырырга керә, элеккечә кызык була. Фамилия сораулар, «ишек баулары» кабатлана: йоласын юксынудыр, яшьлекнең бер уены гына, чынлап кияү-кәләш булып фамилия алыштырыр чак түгел. Вакыты җиткән-җитүен. кызларның алмадай пешкән чагы Шулаен шулай да бит. бит алмасына салкын «үпкән» эзләр генә өстәлә — «окоп елы» тамгалары, нинди заман икәнен әйтеп тора. .
«Окоп елы»
—- она хәтле «салкын кыш» дигәнне төрлечә әйттеләр Зәмһәрир суыгы! диде әбиләр Очар кош туңып таш булырдай, диде бабайлар.
Төкерек җиргә гөшкәнче бозга әйләнә! диде абзыйлар.
Зәмһәрир дигәнгә әлләни исем китми, ә менә егылып төшкән кошларны күрдем Төкерек боз булганны да күп сынадык Бу елгы салкын турында һәммә кеше бер төсле әйтер:
«Окоп елы» салкыны..
1942 елның исеме булып калды ул. Гомердә булмаган салкын, диделәр. Урамга чыгуга, пешереп, өтеп ала! Чеметкәнен тоеп, йон бияләй белән уып өлгерсәң ярый ла... Сизми дә каласың борын очың, битең агарып куя Шуңа күрә каршыга килгән кешене кисәтеп
Битеңне у' дисең. Ашыгып ышкый башлый. Әкренләп кызара югала ак тап. Соңарсаң, карала... Очрашкан кешеләр бер-берсенең көзгесе күзегеп, искәреп гора. Анда да яшьләр шаярта
Тешең өшегән! дип теш агарта. Башта сискәнеп алданасын. Ә бит дөрес гә сыман теш гә ак. Егет-кызлар суыкта да елмаеша
Өйдән-ойгә йөгереп үтү түгел, көне буе япан кырда, кискен җилдә лом, кәйлә белән тун чокыйсы Солдатлар ни барын шинель астыннан кия Кудряшов ябынып йоклаган одеалып җылы көе җайлап кына өстенә урый. Каешын бугач, ипле була. Лапшиннын җиңсез арка җылысы сырмасы бар. Сәгате җитмичә кырдан җибәрмиләр. Җир казуның, төгәлрәге чокуның нормасы бар Кайткач, өшегән авызлар йомшагач, зарланып алалар:
Ай-Һай, җире таштыр! ди Кудряшов.
Бакырчының җире тимердер, лом астыннан очкын чәчри! ди Мансуров.
Киледә кисаптай гөя торгач, чикләвек чаклы куба инде
Борчак хәтле диген!
Учак ягып эретәләр күпме генә йомшата гун бик тирән киткән, үзәккә ү I ге! Җирнең дә үзәгенә үк үткон инде әллә башка елларда алай ук булмый иде. Аяк-куллар өшү. салкын тиеп егылулар күпме кеше имгәнде ул дошмансыз окопларда. Иң зәһәр дошман салкын иде Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәнгә күркәм сабырлык бирсен
Солдатлар белән беррәтгән. төрле авыллардан җыелган хатын-кызлар да гун кимерә таләп бер Салкынны бергәләп каһәрлиләр дә, фронтны кайг ырталар:
Ничек түзәләр микән анда. Без әле җылы өйгә кайтып авабыз.
Файдалы яг ы да табыла
Кәкерәйсен әле фашист мәлгунь! Шул кирәк ана! Таракан кебек катсыннар!
Салкын гел безнең яклы фашистны гына өшетә икән Әнә бит. шулай диләр дә:
«Икенче фронт» шушы инде салкын безнең союзник!
Җылы җәй хыял. өмет. тик шикләнү дә бар
Җәй көне нимес тагын ыргылыр
Журавлев Сталинградка китә...
үтәренке күңел белән, көлә-елмая кайтып керде, туктаусыз сөйләшә. шаярткан игә. үзе әйберләрен җыештыра Иптәшләре сүрән, уйга калганнар.
Кайчан*
— Менә хәзер, җыендым-киттем!
— Кай тирәгә микән?
— Сталинградка, диләр...
Журавлевның фронтка китүе. Мондагы эшләрдән котылам, дип шат-лануымы, әллә борчылуын яшерүе...
— Кайнаган су юкмы? — дип сорады, ипи кисәге ашады — юлга чыгасы. Киенде, саубуллашты да, бусагадан атлады. Ачык чырайлы, ихлас егет иде. Тиеш чакта ачуланса да. кайтып төшәр, шаяртып куяр. Миңа ул командир түгел, каш җыерып та карамый, энеседәй күрә. Ияләшенгән, ул киткәч, күңелсез булып калды. Сугыш ерак түгел, менә ничә көннән ул эченә керәчәк. Командир беренче булып бара —исән калырмы? Хатип абыйның ике айдан ук үлгән хәбәре килде.. Кичкә таба, әнкәй кайтып кергәч, билгеле инде, яңалыкны әйттем:
— Журавлев сугышка китте. «Апа, спасибо!»—диде.
— Ашадымы соң?
— Ипи ашады. Кайнаган су сорап алды.
— Ә бәрәңге? Мичтә, чуенда... Ник алып бирмәдең?!
— Уйга да килмәгән...
Онытканмын. Әллә каушаудан инде. Мин дә җыенганын карап тордым, иптәшләре белән бергә. Бәрәңге суда гына пешсә дә. калкып күренгәне кызарган, кетердәп тора... Журавлев искә төшә дә. күңелне үкенү тырнап ала: эх, ничек искә килмәгән?
— Үзе дә әйтмәгән инде...—дим әнкәйгә.
— Кеше сугышка китте. Атаң да кемгәдер фатирга керәдер, аны да шулай онытсалар —дип офтана әнкәй. Тагын да кыенрак булып китә. Сталинградта кайнар бәрәңге буламы әле, юкмы...
Журавлевларның Сталинградка китүе хак икән. Адресны алганнар иде, хатлары гына булмады. Язып өлгермәгәннәрдер.. Берәрсе очрамасмы дип, баштарак сораштыра идем, белүче булмады, үзләре дә хәбәр бирмәде. Вәгъдә иткәннәр иде юкса. ДЗОТның үлем уты белән кистереп торганына каршы барган шул алар Монда өши-туңа әзерләгәне торып калды, кирәк җирдә анысы булмагандыр да әле...
Кизләү өстендәге ДЗОТ
ики тауда, кизләү өстендәге ДЗОТның амбразурасы безнен тәрәзә- 1> гә туп-туры төбелгән — күзгә-күз карашып торабыз. кУт сиптерә
башласа, җир белән тигезләр бит... Чын бу — уен түгел. Окоп казучы солдатлар, төрле районнардан кубып, туң җирне чокырга килгән йөзләрчә кешеләр дә, берсе дә уен эш түгел...
ДЗОТ бүрәнәләре ничә колачлап та җитмәслек, юан-юаннар, кабыгын каезлап, әрчеп, шомартып, җиренә җиткереп кар өстендә бурадылар. Тирән казылган оясына төшереп утырткач, кайсы бүлемнәргә таш тутырдылар. Өстендә аркылы-торкылы бүрәнәләр әллә ничә кат. катлам-кат- лам таш-туфрак өеп куелган. Тау биегәя төште, шом оялады аңа...
Сталинград әзерләткән, ДЗОТның кирәге чыгар, дип исәп тотылган, күз төшкән саен борчып куя Фронт ерагайган саен куркынычы кими, юашланды ДЗОТлар, ДОТ лар Ниһаять, язын эчләренә кереп карый алдык, амбразурадан челтәр пәрдәле тәрәзәбез, тамчы гөлнең тамам- тамам дип торган кып-кызыл чәчәкләренә хәтле күренә. Шөкер әле. шундый кайнар тамчылар чәчрәмәде...
— Кирәкмәгән җиргә казытканнар! —дип сүз куертучылар бар.
Шул хәтле кешене өшетеп-интсктереп. —дип тә куялар Хәзер инде ни сөйләсәң дә була. Теге чакта фашист кая җитәрен кем белгән?
Карлар эреп, җир ачыла төшкәч, без малайлар Каенсар тавына сибелгән блиндажларга «разведкага» киттек. Трофейлар да табыла: лом.
кәйлә, көрәк, носилка.. Алары хуҗалыкта ярады—тик.мәгә былчыракка чумып йөрдекме. Блиндаж бүрәнәләре дә әкренләп сүтелде, каядыр урнашты. Танкка каршы траншеялар. туңнары эреп, читләре ишелә башлады. Кирәксез алар хәзер Җир тәнендә, ямалып килгән яра сыман, кызыл балчыклы ярлар..
Сынаулар бетте! Сынаулар алда...
•w je* әктән канаты астында, шау-шулы булса да тын почмакта — ваемсыз булганбыз. Нәрсә ул дәрес әзерләү, контроль эштән, сынаудан шүрләү! Шул ардан котылдык та. башка — уй. күңелгә борчу керде. Тормыш биргән мәсьәләнең җавабы дәреслек артына язылмаган. укытучы да юк үзең чишәсе
Ак келәтне җыештырып, укып-язып утыру өчен элекке прилавкада урын әзерләдем Язганым җырлар җыю һәм көндәлеккә. «Бүген көн болытлы, кояшлы» дип теркәп бару. Уйлар-шөбһәләр күңелдә кала Мәк гәп гадәтеме, аерыла алмыйм кәгазьдән — ап-ак билгесезлек гәп яңалык көгәм. Ни икәнне үзем дә белмим
Бригадир мин укып бетергәнне бик зарыгып капка төбендә көтте бугай. Ниһаягь. дип. әнә. кәлиткәне киереп ачып килеп керде. Елмаюы капкага сыймас, куанычын яшерми ул. Юк-юк. сынауларны «отличноига биргәнгә түгел, әһә. син минеке хәзер! дип керә ул. Мәктәп төшкә хәтле иде. гөшгән соң
Зиратлар башына сабанга!
Аның хәлен дә аңлыйбыз: кеше кирәк, бар эштә безнең ише үсмерләр Атларны Салихулла белән бергә җиктек. Белмәгәнне ул күрсәтә, камыт - дирбия. сабан тирәсе минем өчен яңа. әтисенә ияреп колхоз эшенә йөргәннәрдән түгел элекке кибетче малае. Парлап җиккән агка ике дилбегә кирәкми икән, ялгыша яздым Аның каравы, үземә бригадир тезгене бик җигкән
Колхозла герле эшләр башкардык, һәрберсенең үз кызыгы, әмәле бар. төшенәсең, җиренә җиткереп эшлисең. Әмма ни хикмәттер, монда үземне вакытлыча хис игәм Нәрсәгә ышанам, нигә өметләнәм. кая атлыгам? Әткәй кайгыр да. үзгәрер дөнья, дигәнмен укуым ялганып китәр. Тәкъдирдә бүтәнчәрәк икән соңгы хаты инде язылган, юлда, килеп я га Мәк гәп сынаулары бала-чага уены булып артта калды Алда тормыш сынаулары, сугыш елларының кискен сораулары Син инде бала түгел, син инде укучы түгел үз тормышыңны язучы.
Без менәсе таулар
әсн дә. кышын да җәяүләп Казанга баргаларга туры килә Бер әйләнү ике йөз чакрым Җәяү дигәч тә. нужа арбасын, йә •^7^0 чанасын тартып барасы Кич кунмый җитеп булмый. Мулла иле тирәсендә бугай, фатирга керәбез Ярты юл чамасы микән, артыгракмы. «уфалла»нын спидометры юк. кем белсен
Исең китмәле безнең халык ике тәгәрмәчле шушы арбага нинди исем тапкан бит! «Уфалла» зарланып-сыкранып гүгел. сер бирмәс җорлык белән әйткән. Юкса, «җиңел арба» гел авыр була, таудан төшкәндә генә әзрәк ял бирә Кул алмашып әнкәй белән икәү тартабыз Сизәм. мине күбрәк ял HI гермәкче. гик моңа карышырлык көч калмаган.
Җәйге эсседә, тузанлы юлдан көне буе атлыйсын Бетмәс-төкәнмәс, туйдыргыч юл. аның һәр адымын санап үтәргә кирәк Алда күренгән Бишбатман тавы һаман якынаймый «Уфалла»ны кемнәр әйтә, кемдә
хәсрәт — шул әйтә» дип, мөнәҗәт көенә сузып-сузып куя әнкәй. «Уфал- ла»ны кемнәр тарта, кемдә нужа — шул тарта»,—дим эчтән генә.
Гел моңаеп кына үтелмәгән лә юллар, йөкне җиңеләйтеп көлешеп тә алалар. Сәхнәдә бөтерелеп сөендерер өчен, мөлаем-иркә тавышы белән сайрар өчен яратылган нәзәкәтле яшь укытучы турында сүз булып ала. Бишбатманны беренче күргәч тәмам коелып төшкән:
— Әле бу тауны да менәсеме...—дигән дә Ләбибә, елап җибәргән. Аның бу сүзләрен гел шушында искә алалар. Асыл зат чибәркәйнең хәленә кереп әйтү, «Шулай инде, җанкисәгем, менәргә туры килә, елал тау сөзәкләнмәс»,—дип, үз-үзенә көч биреп алудыр. Без менәсе тауга кем менсен Аның каравы үтелгән-сүтелгән юлларга биектән сүз салгач, җиңел була!
Ослан тавыннан карагач, хәзер инде Казан балкып-шатланып кар-шыламый, дөм караңгы ул якта: кала утларын яшерә—дошман күзеннән яшерә...
Шәһәрнең бер тыкрыгында немец танкларын күргәч, имәнеп киттем: чиркангыч тәреләр ыржайган, свастикалы самолет та шунда. Фашист билгесен кәгазьгә төшерергә дә ярамый, ә монда, урамда, ап-ачык ята... Фронттан кайтарылган икән. Тагын бер безнең уттан үтәсе, кызыл йолдызлы танк ясарлар. Урамга ташлау урын юктан түгелдер: күрегез, дошманны җимердек, менә ул аяк астында — танклары, ватык самолеты — канатсыз!
Казанга кышын томанлы-салкын көнне тезелешеп баруыбыз күз алдыма килә. Чана — «уфалла» түгел, үзе шуа, җигелеп тартырга була, кулга тотасы юк. Берең арттан таяк белән этеп килә. Ару-талу белән бергә ачу җыелган, чана да мөгезе белән тез астына сөзеп, йө үкчәгә басып куйса... Бара да бара хатыннар бер-бер артлы. Кәрванга марҗалар кушылды, «знакум»нар да калага сәфәр. Урысчалары чамалы булса да. нужа теле уртак, аңлаша әнкәйләр. Йомарлам май. ит бара чанада. Артканнан түгел, җитешмәүдән илтә базарга, балалар авызыннан өзеп илтә—налогка, заемга түлисе...
«Художник булырга монда укыйлар микән?»—дип, зиннәтле бинага галәмәт биек имән ишекләр ачып караган идем дә, чигендем — әйтерсең лә култыклап түргә уздырырга җыеналар... Хыялым исән торсын, ябыйм тизрәк...
Хыялым дигәннән, шул Мулла илендә микән, кайтыр якта фатирга кердек. Мин унөчтә булсам, әйдә сигез яшьләрдәге сабыр, уйчан малай бар. Әниләр сөйләшкәндә аның янында булдым. Китаплар алган идем. Берсен. Кави Нәҗми хикәяләрен, бүләк итеп калдырдым. Соңыннан искә төшеп кызырткан бер гамәл булды: истәлеккә дип яздым. Ниндидер тиле уй: берзаман шушы язуны табарлар әле... Ирешәчәк ниятләр хыялда гәүдәләнә, диләр. Шигырь яза идем микән әле? Әлбәттә инде, ул китап күптән юкка чыккан, абзыйга әверелгән малай да теге очрашуны оныткан. Минем истә — соңыннан оялуым сәбәпчедер... Үз китабымда бул- маса да, беренче автограф...
Аягүрә йоклап йөрүчеләр..
окы ястык теләми, без идек ул аягүрә йоклап йөрү,челәр. Тәкатең Д/д калмагач, нишлисең... Пар ат белән сөрелгән җирдән барам.
Тырма тешләренә үлән җыелып әвәләнә башлаганчы, йә постромка бавы өзелгәнче, кантарга абынып чабата башы чыкканчы атлыйсын да атлыйсың. Әле таң сызылып кына килә, уянып җитмәгән кырлар томан- юрган астында талып-изрәп черем итә... Ә син аяк өстендә, ерак басуга килгәнсең, кулыңда әллә ничә ялгаулы-төенле дилбегә. Салмак кына, бер җайга киләсең, дилбегәң тартылыбрак торуын тоясың... Бушамаган, димәк, барасың, йокласаң сиздерә ул дил-бе-гә, дил-дил-бе... Менә шул
арада күзләрен йомылып — йоклап аласын! Чеметемләп-чемегемләп эләкте-рәсең. җыясын черемне Йокы мичкәсе булганга түгел, мичкә бушаганга Бу арада төнге сменага йөрелде, көндезен лә килә бригадир: кеше җитми, безгә кушмый, кемгә барсын? Йокы ул кинәт, авыр капчыктай баса, күз алларың йомшак кына томаланып кала Бер йокың өч-дүрг адым буладыр инде. Мохтаҗның йокы ямаулыклары Өзек-төзек «тырмалап» җыйган йокылар берәр чакрым җыеладыр әле Ча-кы-рым. ча-ча. Тагын күз йомылган'
Аяк өсте йокларга да осталык кирәк Авыз ачып йөрсән. беттем диген Йөзләгән тешле тырма, артын уйната-уйната. кантарлар өстеннән сикер- гәли, аягына гөшүс котырган эттәй батырып алып җир буйлап өстерәп китүе бар. Кантар канга буялган чаклар да булмады түгел. Атлар бик ажгырып тормый анысы, туктау дигәндә сизгерләр Алар да төнге сменадан кайткан, эчләре-эчкә ябышкан, гыжлап сулаганда кабыргалары гармун күрегедәй йөри Алар да барган уңайга черем итеп ала: парлап җигелгән, алмаш-тилмәш унайракзыр ул.
Йокласаң да күзең ачык булсын Әнә беркөн мин эшли торган кишәрлек башында икәү көтә. Ерактан таныйм, берсе — укытучыбыз, теге кызның әтисе! Каушый калдым Икенчесе сыйфат комиссиясе Афзал абый
Тырма тешләрен чистарта тор! Җыелган чүпне җир башына гарттыр!
Укытучым исә бүтән сыйфатка игътибар итте. Кулын җилкәмә салды да. умыртканы санагандай бармакларын йөгертеп үтте:
Егет кеше сер бирмәскә тиеш!
Яклап әйтүе булдымы, шыр сөяктән көлебрәкме? Ни уйларга да белмәдем Алар киткәч, җилкәмне кармалап карыйм ябык шул. кычыткан суы эчеп ни Егет кәмәше. Хәер, унбишенче яшь лә!
«Аягүрә йоклап йөри», дип. оешмаган, уңмаганга әйтәләр. Без оешкан идек, уңган кояшта янган идек, йоклавыбыз да тырышлыктан! Аннары. гел аяг үрә йокламый идек Иң рәхәте, тәмлесе агка а тланып барганда. Бер җайга т ирбәлеп. оеп кына киләсең Тәнен бишек тәге чат ын тансыклаган. шуңа татлыдыр бу йокы Ат сырты ястык түгел инде, әлбәттә, палас җәйгән сәке дә түгел сырт кылычы киндер талкыгычтай каезлый, туный синең сөякләр дә үткенлектә калышмый бит Аптырагач ян белән атланып карыйсын, ничек кенә боргаланмыйсын кая юньле йокы! Атның камыты сугып, муены-түше чи иткә калса, ат сырты синең «утыргыч»ка суга. Бер дә көлке түгел, бәла ул ерак басуларга ат җитәкләп җәяү йөреп булмый лабаса. кичкә таба аяк атларлык хәл калмый болай да
Йокы. йокы. йокы. Безнең хыялларның берсе иде «Тәмле йокылар йокладым сабый чакларда гына», дип. ни икәнен белмәгән, бүселеп йокы симерткән чакта җырлаганбыз. Ә хәзер төш күреп гә өлгермисең, төшсез безнең йокылар күз ачып йомган арада төш яралып өлгерәме Әнә. ерак басудан кайтып, атны кәнүшнигә илтеп, өйгә ирешкәнче төн куерган. Мендәргә башны төрт тем генә, ул ара да булмый, әнкәй уята
Тор. бәбкәм, тор . Әнә. Ситдыйк Рифкате кәнүшнигә китте!
Әллә бу Рифка тиен йокысы килми микән.’ Мин кайтып җиткәч тә әле аның тау «тарттырасы» бар Ашау белән йокы икесе бер чама такы- гокы инде Фронт тан кайт канлар сөйли: анда да шулай көне-төне поход барганда солдатлар аягүрә йоклый, ди Безнең сыман Ә бит үзебез дә солдатлар сыман икән'
«Икенче фронт»
улындагы гәҗитне селкә-селкә. Харис шалашлар арасына йөгереп төште:
Малайлар, сугыш туктаган! Менә, монда язганнар, ГЫН-
лагыз..
3 «к у.»»
Сүзләрен йога-йота, ашыгып-кайнарланып сөйли. Берсеннән-берсе уздырып шап та шоп биешкән бәләкләр тынып калды, кызып эшләгән малайлар шалаштан атылып чыкты. Харис район газетасына төртеп- төртеп күрсәтә:
Менә, менә — Коминтерн таратылган!
— СУГЫШ туктаган, дидең бит?
— Туктый инде, болай булгач! Партия беткәч. Гитлер сугышны туктата!
— Партия бетә, димәгән ич?
— Коминтерн беткәч, партия дә калмас...
Харис мавыгучан, шәрран ярып сөйли Куркыныч сүзләр әйтә, ничек инде ВКП(б) бетсен ди? Аннары ни була. Ай-Һай. шулай ук микән9 Җыйнаулашып кат-кат укысак та. жиде класслы баш җитмәде төбенә төшәргә...
— Гитлерны алдар өчен Сталин хәйләседер?
Америка. Англия «икенче фронт» ачсын диптер?
Ачылды инде «икенче фронт», тылда ачылды кырыла халык ачтан...
Бусы инде аптыраганнан гаҗиз, көтә-көтә көтек булгач, союзниклар- га үпкәләп әйтелә. Инде 1943 ел. «икенче фронт» ачылса менә, сугыш та бетәр иде...
Шалашларга таралдык, коры куаныч булып чыкты Харис хәбәре. Гомергә шул- кабыныр да абыныр.
Бу хакта оныткан идем. Элегрәк булса, онытмасам да язмаган булыр идем, сабакташның исемен әйтмәс идем. Харис хәбәре расланасы гәҗит ярты гасырдан соң киләсе икән партиянең эше бетте. Гитлер да, Сталин да. хәтта Харис авылдаш та юк инде.. Ә сугышның яңалары кабынып тора, сугышлар тукталмый әле. Ил эчендә «икенче» генә түгел, әллә ничәнче фронтлар—сугыш утлары кабынып-кабынып йөрәкләрне пешергән, җаннарны кыйган болгавыр еллар бу...
Атның да паспорты бар...
« л азагында колхозда инвентарь барлау үткәрелә 1943 елның декаб- Дч* рендә. хисапчы буларак, мин дә катнаштым. Салкын, ә ялан кул язарга кирәк: арба-чана абзар-кура тирәсендә, сабан-тырмалар да карга күмелеп ята. камыт-дирбия келәттә Бары шул инде: ватылып- жимерелеп. таланып-тетелеп беткән... Барлау вакытында белеп шаклар каттым, атның паспорты бар икән! Кушаматы, төсе, туган елы язылган. Бездә булса иде! Койрык бозга каткан шул — паспортлы атны паспортсызлар җигеп йөри...
Атларның да хәле мөшкел. Иртән кәнүшнигә төшкәч. к^гәРәмгә калганнарны бергәләп аякка бастырабыз. Аякландыра барасын — ава торалар Яңадан күтәр: корсак астыннан ике дилбегә үткәреп — дүрт малай, бишенчең—койрыкка Ябык булса да- авыр сөяк, койрыклар шыгырдый. Бастыргач, кузгалып китәләр тагын. Чәчүлек төяп кырга чыгасың, сабанга җигәсең. Ерак басуда егылса, күтәрешер кеше килгәнне көтеп аласың...
Арык инде атлар, бот сөякләре гырпаеп тора дилбегәне салып йөрерлек. «Дядюшкин» кушаматлысы бигрәк шыр Харис белән алмашлап җигәбез, «дилбегә элгеч» дип шаяртабыз, үзебезнең иңнәр ни элер- лектер... Әмма нәрәт куа — чыбыркы белән куа. Солы белән куасын беләбез дә. . Харис бер көнне чыгымчылаган атын кузгата алмагач:
Колагын чәйнәдем , -ди, аптыраганнан көлеп. Кирелектән түгел, хәлсезлектән инде бахбай. Ниләр генә күрми ир егеткәй белән ат ба-
шы! — Постромка баулары кырык төенле, өзелгән саен койрыктан кыл йолкы... Элек урамда уйнаганда: «Аг койрыгында нәрсә?» дип сорыйлар да. «Аллаһеәкбәр дога кыл!» дип. әйбереңне кесәгә салалар иде. Инде атлар үзләре аллаһеәкбәр.
Кайда ул юртакларның сабантуй, кушкапкада җилдән җитез очкан дөлдсл чаклары' Эре сөякле, нәселлесенен янбашына «РККА» дип тимер кыздырып басылган, алар фронтка озатылды. Күтәрәмгә калганнан ни җәбәлә. . Сәламәт ат гомер буе аяк өсте, аунап-пошкырып буыннарын гына язып ала. Авыру малкай гына ята. Җигәргә килгән атын тоякларын як-якка ташлап катып калган чаклар да булгалый тора
Ат башы өчен үз башың белән җавап бирәсең кайсы кадерлерәктер әле дәүләт каршында Колхоз малы дигәндә закон каты 1өрмәдән расстрелга хәтле. Үлгән атны Чирмешәпнән ветврач килеп акт 1өзегәиче саклап торалар. Ветсанитар Гарифулла абый Харисның әтисе, атның башын, йөрәген алып өлгерергә 1иеш үлгәнлеккә дәлил Ачлыктан шешенгәннәр урап алган, тын гына көтәләр. Чормадагы чабагач бауларына чаклы пешереп ашалган. «Минингит» дигән баш авыруы таралды. «Ат кайгырсын, атның башы зур», дип шаяртканны белом, аның да башы авырга икән
Ат итенә өмет баглап торучылар янында Миңнулла абый ла күзгә чалынды кебек Ябыккач, тагын да озынрак, чайкалып, түнеп күләгәдәй тора. Карарга килде микән? Сәмруг кошка атланып очканда, диңгез өстендә хәлсезләнә башлагач, бот иген кисеп биргән баһадир турында әкият сөйләгәне бар Куркыныч иде әкият, имәшеч иде. чынлык тагын да хәтәррәк .
Йогышлы авырудан үлгән атны, әле суынып та җитмәгән кое. тизрәк авылдан ерактагы үләт чокырына илтеп күмәргә куштылар Нәрәтне үтәргә Корбангали белән киттек. Көн кичкә авышты, тирән итеп чокыр казыдык, үлчәп-чамалап карадык, авыл малае аны гына белә Арбаны якын китереп, икәүләп атны төшерү әмәлен таптык. Тик менә күмеп бетергәндә сеңерләре язылып, аяклары җир өстенә калкып чыкты. Нишләргә’ Чокырны тирәнәйтергә соң инде. Беребез тоягыннан баса, икенчебез балчык, кәс өя. Булды. Кайтырга борылдык Әйләнеп карасам, атның аяк тары әкрен генә күтәрелә, тоягындат ы балчыклары коела Әйтерсең лә. йөреп бетермәдем әле. дин торып басарга җыена Бер-беребезгә караштык та. урман буендагы эңгёр-менгер кырдан авылга ашыкт ык Паспортсыз инде, малкай, син дә хәзер беркая китә алмассың.
Корбангали сугышка алынды, гаскәр паспорты хәрби билет Кечкенәрәк буйлы, үзе елмаеп, шадралары көлеп торган, кан чакларда яшь әтәчтәй кабынып та куючан. мәзәкчән егет иде Хат-хәбәре килеп торды, элемтәдә, ут астында чая йөри дип. ординарецы турында командиры язган, батырлыгы өчен әллә ничә орден биргәннәр Бу яңалыкка сөенеп йөргәндә үлгән хәбәре килде Биле авыртып, бөкерәеп калган әнисе тагын да сеңә тонне Корбангали Я тмышы исемендә булганмы? Бер оч малайлары идек, икс яшь кенә аермабыз Сугыш вакытында бу да күп берәү ут сызыгында, берәү яшәү ягында Энесе Әкрәметдин белән без Корбангали ат тарын җигеп сукага йөрибез
Ат дигәндә, әткәй колхозга җитәкләп төшкән алмачуарны әйтми кала алмыйм Колхозда атларны элекке хуҗасы исеме белән йөртәләр
Әнә. «Гали» белән «Ярхәм»не җигәрсең! дип. нәрәттә атап әйтелә. болар авыр йок тарта торган эшкә йөри
Җизни үзенең «Ярхәм»ен туксанынчы елда да искә ала;
Нәселле иде Читкә китеп ипли башлагач та. кулга кергән беренче акчаны әтигә җибәрдем, әйбәт тарантас, дирбия ал. дип Ул чакта тарантас хәзерге машина кебек абруйлы иде'
Ике улы «Жигули» белән кайт кан. ү зенеке Рәпти тнске ишегалдында, ә ул авылның беренче шоферы, тарантасын сат ына! Ир-стетнен күңелендә иярләш он ат ятар, дигәннәре шулдыр..
«Галипне күргән саен, «безнеке» дип, горурланам: ни җитте түгел лә! Әмма атыбыз мине танымый.. Малайлар алдында борылып бер кешнәп куйса ни була! Суырылып колхоз йөген тарта, ияләшмәгән ул миңа: улагына солы салып, ялын тигәнәктән аралап, сызгырып су эчерсәң, белер иде. Мин кечкенә чакта илткәннәр кәнүшнигә. Хәзер аны көн саен бер кеше җигә, куалый...
Бүтән атлар күтәрәм чак га да күпердән такыр-токыр тояк тавышлары тәгәрәтеп үткән алмачуарым әле дә күз алдымда Ачлык күперен ул да үтә алмады. Бу «Гали» дә сут ыш корбаны... Шул ук елны әткәйнең соңгы хаты килде Корбан Галиләр. Корбангалиләр, исемнәре төрлерәк булса да, язмыш бер...
Паспорт алыр яшь җитте, гормыш безнең җилкәдә, без тартасы дөнья йөген Колхозда йөз төрле эш көтә - фронт икмәк сорый Хыяллар, өметләр күңел тулы. Паспорт кына юк Китәргә акылы булса, атларга да тәтемәс иде ул...
Ат дигән ветеранның да кирәге бетте, сугыштан соң батыр - кадерсез. . Нужа йөген бергә тарткан юлдашларны сагынам, юксынам. Район газетасында «Ат югалды» дигән белдерү күрсәм, соңгы малкайлар да баш ташлап китте микән, дип торам. Паспорт та бар. инде игътибар юк... Бәлкем, нәкъ менә шуңа бәгырь кырысланганга заманасы күтәрәмгә калгандыр.. Тагын без күтәрәсе.
Сайламаган саз...
әкыйрьлек кимсетә, миңгерәтә, кешеләрдән читләштерә. Тор- д 11 мыш ормыш. кырыс, авыл — тырыш, гайрәтле нәсел нигезен.
дә файдалы җиргә кора, йомшак-җебегәнгә кайтышрак урын кала.. Шәпине дә чогырчак сазламыгына кысканнар. Бәрәңге бакчасын су басканга ман тый алмый диләр дә. дәртсез, үз хәленә күнеккән ул. язмыш хөкеме белән килешкән. Хәерчегә җил генә түгел, су да каршы - язгы ташу, җәйге яш ырлар үзәк чокырыннан төшеп үзәккә үтә. Ялангач тәнгә эт талагандай иске тун элгән абзый җылына алмый интеккән. Исеме дә таланган Шәфигулладан Шәпи калган. Чәпәгәннәр «Шәпи»не. хәллерәк агайга базмаслар иде. Сазга гына түгел, балага да «баткан». Бөтенләй ялкау түгел икән үзе.. Мохтаҗлык баткагыннан кем йолып алыр?
Чирмешәи агымы белән түбәндәрәк. Тәкәрлек Сазлыгына Сабиржан абый нигезе баткан. Буразнасында җәен дә су. яралган бәрәңгесе дә чери. Елның елында шулай, миңгерәми хәлең юк таяныр җирең саз. . Ходай тәгалә күк капусы ачып бәхет яудырса гына. Ә бит иң якын бәндәсе буларак, иңәүвәл Сабирҗапга иңәр иде могҗиза. Мулла абзыеңда тәртә арасына керен, саваплы «уфалла»ны бисмилла әйтеп ипле-тәртипле генә тарткан заманда Сабиржан фани дөньяви шөгыльгә вакыт сарыф кылмас, бар уе. бар гамәле, вәгазе ахирәт булыр . Күзләр шар ачык, тыңлаучысын да күрмәс күккә гекәлгән. мәңгелеккә. Сирәк тешләр арасыннан шарлавыктай сүз коела. Кайчан күрсәң дә шундый хәлдә, куллар күкрәктә көрәктә түгел. Әкәмәтрәк алла бәндәсе, диебрәк карыйлар ана. Дөньяда гаме булмагач, тамаг ына ни каба, нинди тәгам җыядыр? Үзе изге зат булды ди. нужа кимсеткән сабыр Сабирасы, балалары бар Ходай тәгалә авырлыкны яраIкан бәндәмә бирермен дигән-диюен...
Малае Вәяскарнәй белән беренче класска йөрибез Укырга хирыс түгел, әтисе күбрәк үз сабагына тарткан. Бер көнне укытучысы Сылу апа килә:
Авырый мәллә? Ник укырга йөрми, малаегыз кайда?
Сабиржан абый ирендә әвәләгән догасын бүлми генә, тәсбихын сыңар кулы белән Iарткан көе кисәү ала. мич янына килә. Кәҗә бәрәннәре яба юрган куышлыкка кисәүне сузып, мичтән күмер тарткандай:
Әгузебилләһи минәшәйтанирражим. чык. Вәяскарнәй. алла боерса! ди Малай, укытучы килгәнне шәйләп, чарасын күреп өлгергән икән. Аргы белән чигенеп чыга, тик аны укытучылар әкият юге шалкан кебек I артсалар да икенче класска чыгара алмадылар. Барлы-юклы сәләмәсе белән мәктәптә күренәсе килмидер, шелтә ишеткән жиргә кем атлыгып торсын
Тәкәрлек. Чогырчак нужа сазлыгыннан кем коткарыр дигәндә, кай-гыртучы бар. совет влачы вербовщик булып кулын суза:
Яна жиргә күчеп китегез! Юлын гүлибез, сыер бирербез, йорт салырсыз! — дип кызыктыра. Кай якка булса да «Яна жир» диләр. Тагын яңа жир ачканнар, кеше кирәктер, дип беләбез. Анда нишләр микән болар? Вербовщик-яучының да планы бар. аяк урынына тояк, сан булсын да жан булсын. Күчерергә дә ансат буш тагарак җиңелрәк Иң тырышларын, кулак гамгасы сугып, буяулы йоргларыннан бушлай гына сөргәннәр инде яна жиргә
Килә дә җитә җиңел аяклы-җиңел куллы вербовщик, авылдан гел суыра да тора. Каерып алган азау тештәй, йорг урыннары актарылып кала... Нужа таратты татарны. Нужа-вербовшик. налот-нужа белән дәүләт үзе гараггы. «Нинди иркен минем туган илем»нен барлык почмакларына сипте милләт ирегенең чиреге генә туган җирдә..
Тәкәрлекгә бер бакча урыны буш калды: тирәли тоткан рәшәткәсен сагын киттеләр толлык бәрәңге булыр. Очсыз-кырыйсыз шпал-рәшәт- кәләр узып ничек барып ирештеләр микән, югалып-таралып бетмәделәрме? Ишет тек. шөкер, әле күптән түгел, кызымы, малаемы. Себер ягыннан авыл советына хат язган, нәсел-ырудан кемнәр исән, дип сораган, хәтер өзелмәгән икән әле
Үз сазлыгыңнан арынсаң да. чит җиргә «базып» каласың бер киткән кайта алмый шул. туган якка юллаучы яучылар күренми, анысын оешIырмыйлар Шулай да кайт кадыйлар Сугыштан сон Гыйльфан абый Үзбәкстаннан күченеп, нәкъ шул тәкәрлек сазлыгын сайлап утырды. Көлде авыл халкы:
Сусыз якта сазга сусагандыр!
Укымышлы кеше, укытучы үз ихтыяры белән лычма суга нигез сала...
Аннан бит җиде жир читенә качалар'
Авыл советы перси дәтеле Солтан да
Бакалар оясына килеп утырдың. Хафизов! дип кисәтә. Гыйльфан җирдә казынуын белә.
Син килерсең әле кыш көне кыяр сорап! ди. кыяр-кынмас сөйләшми. тавышы көр чыга Авыл Солтаны да үзенчә акыл бирә бит
Ә сип авыл советына килерсең: мондагылар жылап йөрде, бүтән пажма бир. бәрәңге чери, дин. Минем әйтүем булсын'
Үзбәксгап кояшында янган-ысланган, кипкән җимештәй Гыйльфан үзсүзле булып чыкты Кырпы бүреген маңгайдан этәреп, кәс каезлый Афзал хәзрәт баҗасы. Коръән сүзен дә яхшы белә, заман китапларын да Үзе һаман сазлыгында чокчына Үзбәктәгечә арыклар ерып бакча башыннан аккан Дымбылат кизләвеннән... су үткәрде, дөге чәчәргә исәбе
Саташкан мәллә?! дип. бот чапканнар иде лә. телне тешләрлек булды Кыяр, помидор, шалкан тына түгел, кавып-карбыз тәгәрәп үсте дә пеште, карлыганны әйткән дә юк Ә бер көзне Гыи п.фан каракүл бүреген маңгаеннан этәреп а тма тешли иде Солтан авылдаш та. бүтәннәр дә сорап килерлек, а тын китәрлек булды Ходайның рәхмәте, саг.тык та бирешер икән' Сабирҗаннын күктән я тварганы кабул булдымы. Гыйльфанның бант күтәрми эшләвеме
Еракларга таралган татар яг зират ларда күме теп кала. Мизти рухны сак тын а нан кайнар йөрәкләр анда ia тырышыр татар югалмас Мал-мөлкәтле булыр, иман гына сау булсын. Сазлыкның иң яманы шул рухсызлык йога
Татар язмышы «мөһажир» дигән бер сүз белән билгеләнә иде — башка җиргә, чит илгә күчүчеләр дип. Дөньялар болгана, бәхетсезлек илдән куса, илгә дә куа икән—агым туган якка борылды - татар язмышына да «качаклар» дигән куркыныч сүз кагылды. Кайта качаклар «Татарстан» дигән кочакка. Бәхет эзләп нинди «Яңа жир»гә китсәң дә. «иске җир»дән — ата-бабаң җиреннән генә табасың икән аны...
Яшьлектән качалармы...
ңгер-меңгер чак иде. Габдулла капка баганасы янына килде дә. тыпырдый башлады, кулларын биленә куеп чүгәләп тә ала.
Ни кыланасың, яшьти?
Биергә өйрәнәм...
Багана каршында биесәң, тизрәк өйрәнәсең икән. Синнән булмый, мин булдырам, дип үртәү, аңардан уздыру микәнни?
— ■Әйдә, син дә...—ди Габдулла, сулышы кабып.
Бер дә андый теләгем юк. Ә ул. тырыша торгач, тәки рәтен китерә. Бүтән иптәшләр дә бии белә, кай арада өйрәнгәннәр? Әйтәм аны. багана тирәсе такырайган, һәркем үзенчә бии «өйрәтүче» баганалар төрле булгандыр Борый Әгъзәмы уртага чыкса, көләсе килә. Бик тә җитди кәперәеп. кулларын картлар сыман артка куя да. борып җибәргән уенчыктай зырылдап әйләнеп тәпәнләп китә! Менә-менә сөртенеп егылыр күк. аумый тиз йөргәнгәдер. Кыяфәте дә мәзәк: елмаеп ерылган иреннәр юкарып кысылган, кызарган тәкәббер борын югары чөелгән! Биюченең аяклары хуҗасы турында сөйлидер. Бар инде, бар Әгъзәмда чытыклык- мактанчыклык. әнә бит. куен дәфтәрендәге исемлекне яшерми дә. сөйгән кызларын исәпләп бара!
— Урамда сөйләшеп торган бер кызны теркәп куя хисапчыбыз! — диләр шунда эләккән кызлар.
Биюдә холык чагыла шул. әнә Габдулла сабыр гына, нәкъ урынында китереп басар, эреләнмәс, вакланмас га пичек бар шулай, ис китәрергә ниятләнмәс.
Мин дә тикшергән булам, ә соң үзем? һәркем үзенчә кыландыра, мин генә баганадай. Тораташ аяклар холкымны күрсәтә: кыюсыз, оялчан. ди Дуслардан читләшә барам бугай, китапларың белән калмагаең... Бер кичне Салих белән Габдулла. Әкрәметдин кереп, китаплардан аерды Юк. сөйләшеп утырырга килмәгән болар:
— Әйдә, киттек!
— Кая?—дигән булам, беләм инде...
— Кызлар янына!
Коелып төштем. Сизенә идем бу көннең бер җитәсен. биергә өйрәнү шуңа репетиция икәнен. Ә минем анда барасым килми. Таныш кызлар үзе. бергә җыелгач тартынам Шаярып, телгә үткенләнеп китәләр. Ни сәбәп тапсам таптым, чыкмадым. Китап кызыгын да алып киттеләр: иртәгә ничек калырмын?
Иртәгә җитте. Укыган китабым белән мавыктырмакчы булдым, тың-ладылар. тик максатлары бер:
Бүген сине дә алып чыгабыз!
Заемга яздырган шикелле кысырыклый болар мәҗбүри кубарып алдылар өстәл артыннан...
Бүген кемнәрдә кызлар җыела? дип белешкәч, киптеләр югароч- ка Тәрәзәдән бик ымсынып карыйлар юк икән. Минем бәхет! Икенчесендә ике әби йон яза.. Киттеләр арттагы урамга. Бер ызбада тәрәзәләр яклыра. Кызлар җыелган Иң соңыннан, болдырга посып калыйммы дигәндә, игътибарлы дуслар җиңнән тартты.
Өйгә кердек, сәке йөзлегенә кызлар тезелешкән, эскәмияләрдә без. Зыр-зыр зәлидә ничек башлары әйләнеп егылмыйлар? Бу мина турникта әйләнү сыман бер сынау Чиратын җиткәч, нишләмәк кирәк, бер буталып чыктым. Кагылгалап-сугылгалап булса да туктый да алдым Эшмени бу! Түгәрәкле уен. «морҗа ябарга» чыгулар. «Җәза» дигәнен малайлар бик геләп үти көтеп кенә торалар Минем өчен генә чын җәза. Пичек инде кем туры килә шуның белән, нәүбәт өчен генә «сандугач сайра тырга»? Караңгы чоланга чыккач, шулай тиештер дип. кармаланып таптым да. колакмы-борынмы ялап кердем шунда. Ишеткәнемчә. йоласын үтим...
Тәмәке тартучылар тәнәфескә кузгалгач, ашыгып мин дә иярдем Керергә дә атлыкмыйм Йолдызлар күзәткән булып тордым да әкрен генә сыздым. Куа чыгучы күренмәде... Әй. рәхәт булып калды шушы котылу! Айлы төн нинди матур менә кайда ул чын аулак Ник шул хәтле егет-кыз җыелырга, сиңа бит берәү генә кирәк Шушы төндә аның белән икәүләп йөрсәң иде! Миңа хыялый дөньям татлырак Мәшәкатьсез дә. монысында мин кыюрак
Төн урталары узган иде. әнкәй тастымал ябып чүлмәктә аш калдырган улы «кызлар яныннан» кайткан төшкә Тиеш иде микән качкынга бәрәңге шулпасы, әмма карын ачкан «төнге смена»дан кайткан ла...
Иртәтәсен дуслар тагын керде
Кая югалдың? Ник иртә киттең?
Бүген ычкынуы читенрәк булыр. Юк. кызытын таба алмадым кичке уеннарның, һаман шул бер зыр-зыр:
Әлләләлем. Зәлидә.
Гөлләләдем.Зәлидә .
Авылда андый исем юк. кайдадыр бардыр, кем икән ул .’ Гел биергә ярата микән? Мине каушаткан исем бүтән Яшерен мәхәббәтем иясен бер-ике тапкыр күреп тә калдым: ул да әйләнә, сөйләшә егетләр белән Әле ярый «җәзага» туры килмәде Кинәнеп бәйрәм иткәннәр арасында ялгыз «багана» мин тартынуым әкияттәге сихерле көч сыман кыршаулап-! тиен тора..
«Кайчан үгәр аулак өйгә йөрүләр. .» дип интегәм «Яшьлек» диләр, үтәр лиләр, үтсен иде әле Мин дә ул җырларны җыям, кыю яшыиләр мәхәббәт маҗараларын сөйли, исемнәрен әйтеп уртаклаша миннән мәңге булмас Яшьлек миңа йөк икән ләбаса, өнәмәгән мәшәкать икән.. «Канчан үтәр...» дигәнрәк уй тумады микән әле аптыраган башымда? Гаҗәп гә түгел, читен хәллән тизрәк котыласы килә Ул- „ г
Безнең яшьлекне сугыш көйдерде Бар кадәресен дә юньлән тоя алмадым, бусына үзем дә таепле. Күңелдәге шигърият юанычы алдагандыр. илһамым мәхәббәтне алыштыргандыр? Әллә аклану эзлимме? Барыбер шигърияткә рәхмәт Яшьлегем гомер фасылыдай үтмәде, чак кына соңрак, әмма озак чәчәк атты ул. Биергә өйрәнү, дусларта иярү дә. күн кызлар җыелу да кирәкми икән Яшьлектән качалармы? Үз йөрәгеңнән качып буламы ул бит хыялын-парын эзли... _
Аулак өйләрдәге бер уен искә төшә «Алдым чыбык, киттем чыгып, бара-бара барын кердем фәләннәргә ...» дип башлыйлар та. яраткан исемне әйтәләр Уенның чыны миндә үзгәрәк булды алдым каләм, яздым шигырь, киттем чытып, бара-бара барын кердем мәхәббәт иленә! Аның стихиясе, иреге, илһамыннан аеры тмаска дип кердем
Ә яшьлегем, җил-җил килен әйләнө-әйләнә биен, миңа тәкәббер елмаеп һәм кызганып карый-карый. еракта калды Зәлидә дигән серле исем яшьлегем икән, менә кем булган ул Зәлидә Шул көйгә бөтерелеп баш әйләнсә, икенче якка борылып, бию бөтерчеген «сүтә тар» иде Гомердә алай булмый язмышка уралган елларга кире кайта
алмыйсын: мин яшьлектән түгел, яшьлек миннән качкан. Әлләләмем. яшьлегем, гөлләләлем. яшьлегем...
Тәртә арасына җигелеп
тлар аз. соңгы чиккә җитеп бетәшкән Колхоз үгезләрен, хуҗалык сыерларын җигәргә фәрман булды. Мөгезлегә ат камыты ярамый, үзгә кирәк. Җигеп караган кеше юк. баш бирәме әле калын муен1 Рыдванга көлтә төяп кайтканда, күпергә җиткәч, су күргән үгез шунда каера. Дилбегәне кулга урап, аяк терәп тарткан таза егет тә тыя алмый — ярдан тупма-туры төшеп тә баскан. Бүселгәнче эчкәч, икенче яктан менеп тә киткән. Көлтәләр коелган, таралганмы -анда йомышы юк. Сыер дуласа аттан яман, диләр, үгездән берсе дә уздыра алмый. Сыер күндәм малкай, аның җелеген суырып савып та хәлен алганнар. Ятсынып тәртә арасыннан чыгып кына аптырата: ат урынына ялгыш бастым, дидер. Ат урынына, һәм дөрес иде. Буш буй йөреп күнеккән үгез моны авторитетына кизәнү дип бәяләде булса кирәк...
Көч та бар икән шайтанда! — дип сөйли үгез җиккән егет, акланган сыман. Авыр төйи башлагач, алар да сабырланды.
— Гайрәтең шиңәр, юашланасың ул җигә башласалар! — дип көлә чая хатыннар, мөгез җитмәстәй җиргәрәк басып. Ә сыер дигәч, үзләре дә тынып кала. Өметең-ышанычың шул инде арбага, сабанга җик... Еланнан яман сугыш аҗдаһасы тылны да канга чыгарып имә. бернинди им дә юк...
һәркем үз сыерын җигеп эшкә йөри. Кәрван тезелеп. Каратун станци-ясенә икмәк илтәбез. Олауларда хатын-кыз. дилбегә тотканнар. Камыт баулары шартлап өзелү, чәкүшкә төшеп көпчәк чыгу, башка мәшәкатьләр үтеп, тимер юлда тукталдык. Капчыкларны өсте ачык вагонга менгезеп бушатасы. Атынып-тирбәлеп торган басмадан хатын-кыз менәме, менә аламы? Күрүгә, кулларын селкә-селкә чигенәләр:
— Гомергә менәсем юк! Башым әйләнә, аягым тотмый... Терәп атсалар да булмый! Наныкаем. берочтан безнекен дә бушатып куй инде! диләр. Мәрьямзифа аптыйлар капчык өстендә утырып төшәргә генә, әлбәттә, без төйисе-бушагасы. Арттан тезелгән бүтән колхоз олаулары да ашыктыра:
— Тизрәк, җәһәтрәк! Көттермәгез!
Капчыкны арба читенә кигерәсең дә. җилкәңә аударып ипләп кенә атлыйсың бер кунаклагач, бара ул җай гына. Тар басмадан вагон өстенә күтәрелү беренче әле... Сер бирдем юк. апалар янында кызлар да бар... Чү. такта авыр йөктән сыгылып-зирбәлеп уйный... Калку-бату җаена атламасаң, ияр күрмәгән җайдактай капчыгын-ниең белән чөя дә ташлый... Уртак агымда — бүтәннәр булдырганны, син дә калышмыйсың. Комбайн бункерыннан барган уңайга олавыңа капчыклар төяү дә булмастай күк иде, булды бит әле.
Сыерлар да тәртә арасына ияләште, колхоз эшеннән кайткач, үз сукасына җигелде. Сугыш барыбызны да җикте. Хатыннар, кызлар бергә сука тартып, бәрәңге утыртабыз. Кулалмаш һәркайсының казылган бакчасы көтә. Бергәләп күңелле. Уен-көлке, бер-береңне үртәү-шаяру. иһаһай да миһаһай! Көлү дә шул. атка охшатып кешнәү дә. Ипле генә бер тол хатын, тәртә арасына кергән дә. мәзәк ясап, аягы белән гайрәтле айгырдай җир тырнап, «кешнәп» җибәрә. Кинаясе бик аңлашыла: атны сагынган, картын сагынган...
Йомшак җылы туфракка яланаяк бата-бата барганда, кызларга кара-штырып алганда, дәрте-җегәре белән безнең яшьлек җигелгән иде. Бүтән-нәрен хәтерләмим, ә менә шомырт кара күзләр бигрәк текәлеп, елмаеп, нидер әйтмәк була, ымсындыра Әйтмәде, күзләр сөйләште... Сүзсез дә
аңладым. ул да төшенде Ул күзләр, туфракта басып торган яланаяклы кыз әле дә керфек какмыйча текәлеп тора Мин карашларымны читкә алдым: кеше алдында шул хәтле ачыктан-ачык «сөйләшергә» ярыймы хәзер аңлап алалар ич
Саламда электр буламы?
өләйман абыйның чибәр, чая кызына өйләнеп куйды бригадирыбыз. Хәсән абыйның болай да ерык авызы яңа бер канәгатьләнү белән җәелергә генә тора. Күз i имәсен, пар килгәннәр: бер-беренә карашып, елмаешып кына йориләр. кеше алдында да тыела алмыйлар. Кавышуны хупламаган кеше юктыр, аулак өйләрдә ахирәтләре бәхетләренә сөенеп:
Әлинур. гөлинур.
Хәсеняеке Бибинур1
дип. такмак әйтеп зәлидә әйләнәләр, чыркылдашалар Кызыгу да юк түгел фронттан исән кайткан шундый егет насыйп булсын әле!
Хәсән абыйның менә шул чуп-чупай айлары чупчуп үбешеп үтәр «баллы» көннәре Нинди эшкә кушса да. иң күңеллеге сезгә, дигәндәй әйтә нәрәтне:
Ну. егетләр, аулак җиргә, кызлар белән бергә төн куна барасыгыз киләме? Оештырам!
Кая икәнне белгәнче үк риза инде егетләр Эше дә җиңел икән Биябашы тегермәненә барып, берничә капчык бодай тарттырып кайтасы. Башта «уфалла»да тартып барасы анысын сүз арасында гына белдерә. Кызларны да шулайрак көйли
Бер. җилләнеп, егетләр белән ял итеп кайгыгыз әле. гел эшләргә димәгән!
Барыбыз бергә җыелгач, гагын да ачыклый төшә. Гәрчә бусы бригадир вазифасы булмаса да. булыша
Егет-кыз парлашын җигелегез, шулай җиңелрәк ул тартып караганым бар! дип каш сикертә. Кызга җиңел булсын дип. егет тарта, егет өшәнмәсен дип кыз да тырыша
Ашыгыч икән уракчыларга иртәгә үк шул оннан икмәк пешертәсе Бодайны елга башындагы ындырдан төяргә, юл өстендә, ике урман арасында ул ярты юлла инде'
Ындырга барып ирешкәнче, җилгәреп тутырганчы кич булды
Төнгә каран, итен белән урманга керәләрме? Ни булмас хәзерге заманда’' Иртәгә кузгалырсыз Җәйге төн чыпчык борыны чаклы гына ул! диде каравылчы бабай Үлчәүче абзый үзенчә куәтләде:
Бодаегызны да. кызларыгызны да алып калырлар, шул булыр
Бу форса I ка сөенде генә егетләр:
Тегермәндә утырганчы, салам эскергендә кунабыз!
Җылы саламны кочак тан йоклыйк әле
Бодай капчыкларын диген
Салам кочакларга ниятләми болар, бодайның да каравылчысы бар «Аулак ындыр» булмакчы бүген Кызларга ла кызык
Уртак зекер т тә кырау төшмәс әле. диләр
Аулак өйләрдән күпме качтым инде монда килеп каптыммы? Урман якын булса да качып булмый. Шомарган малайларга уен гына, минем тәҗрибә юк шу т Тартынам да. Ә сүздә сер бирмим анысы, арттырып та җибәрәмдер
С
Саламны йолкып-суырып алып, эскертка ояладык: кызлар, малайлар рәттән тезеләсе... Кем янына кем туры килер? Сиздерми генә күз төшер- гәләп. ничектер үзеннән-үзе кара күз янына туры килдем.. Күз төнлә күренми дә. сүзе ялтырый:
Җылынып йоклыйсы бар икән әле! дигән була, салам кабарта- кабарга. Мин. мөгаен, якынрак елышырга, кулны каядыр сузарга тиеш-мендер. Бригадир да «егетләр» диде бит. Япан кырда йолдызлар чекерәеп юрган төн иде, салкынча чык сулышы сизелә. Мин күршемә елышам, сикереп горыр да, ачуланып: «Кагылма!» - димәсме? Дими. Салам җы-лыттымы. орыныр-орынмас кыз янында ятумы, кыюсыз гына кагылумы1 Рәхәт бер дулкынлану сиздем, тәнемне кайнар дулкын пешереп, йөрәкне татлы чеметеп узды... И-и яшьлегем, саф саламда баш әйләндергеч кырлар иркенлеген тойдырган төн... Таныш булмаган хисләр уятып, тәнгә электр тогы йөгерткән мизгелләр... Йокладык микән, йоклаганга салыштыкмы? Таңда кузгалдык. Төн үткәнгә мин шат та: шуннан ары нишләр идең... Салам оя җылы була икән ул. Кызлар арасында урман арасы да куркыныч түгел...
Бардык тегермәнгә, тарттырдык бодайны, кызлар җылы оннан боламык пешерде. Кайтыр юлга чыктык. Онга әйләнгәч, бодай әллә җиңелрәк тә? Боламык хисабына түгелдер инде! Хәсән абый әйткәнчә, парлап җигелдек күчәргә. Кайнар кулы кагылып китә кайчакта. Шул кара күзнең инде, ничек килдек, шулай парлашып кайтабыз. Ниләр сөйләштек -- истә калмаган, бик рәхәт юл иде.. Ярый әле авылда тегермән эшләмәгән, ярый әле Хәсән абый шундый нәрәт биргән. Ярый әле электр тогы йөгерткән салам туры килгән, шунда йокладык йокламадык...
Күп еллардан соң кайткач, кырларны әйләндем, алтын саламнарны җилләр туздырган, ындырның эзе дә юк. Бәлкем саламдагы җылы оя да минем күңелдә генә калгандыр? Тик бер нәрсәгә, яшьлектән хәбәр шикелле сөендем, хәзерге кызлар да:
— Әлинур, гөлинур.
Хәсәннеке Бибинур!
-дип такмаклый иде. Зәлидә дә һаман шулай дәртле әйләнә Бәхетле пар күптән инде Сафа абый белән Мәрьям апага кода-кодагый. оныклары сабантуйда көрәшә. Сирәгрәк булса да бәхетле елмая әби-бабай: таныш электр чаткылары сүнмәгән әле!
Салпы якка салам кыстырып...
әсән абый төнлә килеп йокыдан уятты. Башка вакыттагы сыман шаяртып та тормады, борчылган иде. ашыга:
Каршурман ындырында өмә! Безнең бригададан кеше юк... Комиссия килгән! Тиз генә барып кушыл, көлтә төйи кер. сизми дә калырлар...
Көне буе эшләгәнне белә, коткар дип килүе — ничек баш тартасын? Чит ындыр, анда булганым юк. шау-гөр сугу машинасы ишетелер әле дип. зиратлар яныннан үргә күтәрелдем. Таң алды, тып-тын. Кайда ул ындыр? Салам эскертләрс күргәч, эчке җылы керде. Якынаям, җемелдәп ут күренә, тик сәер тынлык борчый. Гаеп табып комиссия туктатканмы? Кайтып киткәннәрме?
Ерак кырда ялгызым, урман якын, шикләнебрәк барам, дилбегәне сүзсез генә кагып алам. Килеп җиткәнче аңлый алмадым ындыр хәлен. Менә атым тукталып калды Карасам, салам өемнәрендә кешеләр йоклап ята. Әкәмәт тә. сәер дә күренеш, көлтә сыман кайсы кайда тәгәрәшкән кинодагы сугыш кырыдай... Инде таң яктыра, ачыграк күрәм:
хатыннар, кызлар, егетләр, бабайлар саламга чумган да. изрәп йоклый Ник берсе башын күтәрсен... Исән-саулар микән, дип шикләнерлек
Учакка күмгән бәрәңге исе килә, уяу сакчы шундадыр, барып белешим. Биш-алты ат бергә килеп, җиргә иелеп солы кетердәтә Арадан узыйм дисәм, көтелмәгән хәл булды.. Кинәт аякларымнан эләктереп өскә тарттылар! Башым җиргә тияр-тимәс асылынып торам «Каравылчы?!» Аптырап өскә карасам атларның югары күтәрелгән башларын күрәм. сискәнеп төрле якка чигенәләр: бергә китереп бәйләнгән тезгеннәргә эләккәнмен. Өркеп башка басмагайлары Атлар акыллы җан иясе, җайлап дәшкәч тынычлап, янә көшелгә иелделәр. Көчкә арындым тышауларыннан. Адәм хуры булырсың Бәла аяк астыннан йөри, диләр шул
Учак янында беркем юк. Көлдән күренеп торган бәрәңгене алып ашадым, атны солыга куштым Үзем дә өмәчеләргә кушылдым рәхәтләнеп саламга сузылдым Эш беткән, көлтә җыелган, сугып саламы да өелгән шәп эшләгәннәр Йокы ястык теләми, бигрәк тә иркен кырлар исе килеп торган, суынып өлгермәгән яңа салам булганда. Өмәдә төрле бригада кешеләре ганып та бетермим. Иртән уянып, атларны кайту ягына бордык эшне бетерешеп кайтам мин дә Хәсән абыйга әйттем
Комиссия булмады ич?
Шулай мени? Ярый алайса, саламда йоклап кайтуын һәйбәт булган әле. Бик ошагач, әнә. Якуб дустын белән салам өяргә йөрерсез Зиратлар башындагы ындырга Үзегез өйгән эскерт башында йокларсыз'
Саламнан саламга.. Оеп торулары ничегрәк микән.’ Булдырып булырмы? Хәсән абый бу эшкә үзе дә кызыккандай сөйли, яралы кулы гына хут бирмидер төсле:
Салам өю чиста эш инде! Өр-яңа. җиз сыман, юк-юк. алтын сыман салам бит! Үзегез дә беләсез, җидене бетергән сабан-тырма артыннан муклашкага абына-сөртенә тузан йогып йөрү түгел инде'
Кызыга калдык, чыннан да. бик җиңел тоела башлады. Уебызны белгәндәй, бригадир дәвам итә:
Әйе. әйе. сәнәккә эл дә чөй генә, яна салам белән теш казып яга бир. Әнә, Ситдыйк Рифкаге йөгерсен әрле-бирле салам тартгырып ул тиктормаска бик таман' Аннары, ул бит әле алтынчыда гына г үтелме соң?
Иң зур дәлиле калгандай, кеше ишетмәсен, дигәндәй, өстәп куя:
Аның әле машинасы да җимерелгәли... Үзегез аунарлык күләгә
булырлык өеп калсагыз ярый
Кыскасы. Якуб белән икәү «чиста, җиңел эш»кә алындык Бригадирның салпы якка нинди саламнар кыстыруын сизмәгәнбез Әйгәм аны читкә Тәүгелде ягына борылыбрак сөйләде ирен читендә булган икән астыртын көлүе..
Салам җиңелме?
f
сксрт куясы урынны билгеләдек, салам тарттыручылар килә дә шунда аударып калдыра. Сәнәк белән тигезләштереп торабыз Дөрес әйтә бриг адир җиңел эш бу. Сугу машинасы кәҗәләнсә дә.
борчылдым юк безгә нәрсә, без әзер, булса өябез
Бер мәлне күч гөбе тулды, инде саламны эскерт янында калдыралар Булдырмастай гүгел моның хәтле өймәгәнгәме, каралтыга чөймәгәнме. ел саен ике-өч олау салам канга торган иде ишегалдына Иләмсез дәү-озын эскерт үсә дә үсә. буйдан-буйга йөреп, караштырып-тараш- тырын алабыт Бсрзаман өстән сузылып алырга Сатира аптыйның тырмавычы җитми башлады Баш очына күтәреп, үрелебрәк өскә ыргытабыз Шул икән иң кәг тә чагы атлар килә тора, а тарга борылырга урын кирәк
Күмеләсез! Кыймылдагыз! дип. ак тешләрен күрсәтеп китә тузанга баткан Ситдыйк Рифкате, атын чая гына юрт гырып. Хәсән абыйның «чиста эшен» җилкәбездә тоябыз: кылчык, башак дигәнен, вакланган салам чәчкә гула, колак-борынны томалый, баштанаяк коендыра... Сыпырырга һич вакыт юк. салам калынлыгы булса да ял итеп аласы иде дә... Салам түгел кыл да сыймый торган чак. җен шикелле бөтереләбез! Инде бригадирны да кыскартып «Хәсән» дип кенә искә алабыз. «җан»сыз гына. Авыз тутырып өстәгәне бүтән сүз.
Сатира аптыебыз гәүдәгә сөбханалла булса да. эскертне тигезләп- ныгытып баштан-башка җитез йөри, безгә дә куәт-дәрман биреп ала. саламга авып китсә, фронттагы иренен өйдә чагын сагынып, шаяртып өлгерә. Кылчыклы эскерттә т үгел, мамык түшәккә чүмып тирбәлер чагы шул...
Хәсән абый салам өюне җир сукалау түгел, дигән иде. Дөрес әйткән Сабанда ичмасам, атларны ял иттергәндә, сөргән җирне адымлап сутый чутларга вакыт була. Капчык ташу дигәне дә салам өюдән җиңелрәк сәнәккә элеп югары чөясе түгел...
Кеше арасында сынатасы да килми. Кайчан сон төш җитәр? Бу хәтле дә кызу, бу хәтле дә озын көн булыр икән Җитте төш. үтте дә. Инде кичкә чаклы түзәсе: әллә сәнәк сабы шыгырдый, әллә бил. әллә икесе бергә'.’.. Күз аллары әлҗе-мөлҗе... Ниһаять, колакларны тондырып, дөньяны дер селкетеп дулаган сугу машинасы дигән шайтан калдырчасы, туктарына үзе дә ышанмагандай, тынып калды Шундый тын икән бу дөнья Шулай җиңел микәнни гәүдә дия алмыйм күтәргән салам авырлыгы аякларга хәтле төшкән. Үтте бу көн. Иртәгә дә түзеп булырмы? Ситдыйк Рифкате атка атланып кайтып китте... Сукага, ерак басуга йөргәндә артлар каезланып бетә, дип зарлана идек, монда төзәлер инде Куллар гына сөялләнеп, канап иткә чыкты . Сукага чыксак, анысы да төзәлер.
«Мамык җиңел ул. йөз потын да күтәрәм!»—дигән, имеш, бер адәм Салам да мамыктай җип-җиңел. килсен — күгәреп карасын, без карап юрыйк, пи әйтерен тыңлап карыйк..
«Җенледер бу!»
_угу машинасында Нурулла абый дисәләр, белеп торасың тын л алырга ирек бирмәячәк! Выжылдап йөгергән, күз иярми әйләнгән каешлар ындырдагы һәр кешегә тоташкан, барысын да куалый. Өстәлгә көлтә биреп торучылар, бавын кисүчеләр, машинистның кул аегына шудыручылар, барабаннан атылып чыккан саламны җәһәт алып торучылар, агылган бөртекне себерке белән әрле-бирле сыпырып кибәктән аеручылар, тагын кемнәрне барысын да әлеге киң каеш кызулый. Ат куучы малайларны, «күзлек» таккан, әйләнчек булгандай килеп сарган атларны сугу барабаны әйләндерә. Көне буе туктамый каһәр уылдый да гүелди, суырып кына тора көлтәне, җелекне суыра! Чәйнәп ташлап, төкерә генә, әз булды дигәндәй ажгырып, гужланып-бирәнләнеп тагын сорый: ачык авызыннан шомарып ялтыраган тимер тешләре ырҗайган... Тау-тау көшел өелә тора. Төшкә кайтмый эшләгәндә шул таудан безгә дә яр>ышар кило ипи тия Чәчкән, үстергән, җыйганнан соң бары шул гына, һәммәсе дәүләткә, фронтка!
Ындыр табагы гот аш бер машинадай гөжелдәп лили икән, аны биетеп торучы, әйдәп-әйдәп куучы- Нурулла абый. Чыдасаң чыда, чыдамасаң юк. Үзе янганын да белмәс. Җенле кешедер бу. билләһи, машинаны ла. безне дә дәртләп кабынырдай кызулап эшләтә. Өлгер генә! Чүмәлә, кибәннәрне олау-олау кабып йоткан ачәрвах пәһлевандай туймас бугаз сугу барабанын көне буе «ашатасы» бар Каешы ыч-
кынын, әзрәк тын алсаң идс. йә барабан тыгылып Чыдар чама бетсә, андый әмәлен дә беләләр көлтәгә сынган сәнәк сабы тыгып җибәрергә була. Бусы инде тәмам бетәшеп, барабан үзенне суырырдай булган соңгы чиктә. Анда да машинистның сизгер күзе күреп, күзлеге тузанланса да кулы госп ала. Аны барысы да үзара тетә генә Көлгәне теткәннән ким түгелдер, һи. хатыннарның тел барабанына эләксәңме!
Дуамал тәре, дулаган бу Торна, бетерә инде! Үзебез машинадан чыккандай, сугылган көлтә булдык бит инде!
Ачу килгәндә кушамат та ычкына. Сөйләшеп эч бушатып та булмый машина шавы басып китә, сүзләр лә барабан аша көлтә белән оча коры тота каты куллы абзый! Шуның өчен зарланалар, һәм яраталар Горурланып, кызыгып мактыйлар, авыл кешесенең югары бәясе шулдыр
Җенледер бу' Җеннәре эшләтәдер! ди. Андый кешеләр бар безнең. төрле эштә күрдем, комбайнчысын, тракторчысын, печән чабучысын да. иләк иләүчесен иген җилгәрүчесен дә Игенче аеруча күтәренке рух белән дәртләнеп алган чак урак өстендә бигрәк гә.
Эттә ул. очучыныкы ише. тузан-кылчыктан саклый торган күзлеген чишеп ала. алъяпкычын сала, ындыр тына Нурулла абый, сабан туе батырыдай, сүзсез генә кайтып бара Кантларында кылчык, тагын да кырысрак итә. Салмаклыгы арыганнан, мина ул олы хезмәтен тоеп атлый сыман. Төрле эшләрдә йөри, ә менә «сабантуе» ындырда. Гайрәт күрсәтер мәйданы шул. үзе лә көтеп аладыр
Нурулла абыйның беркемдә булмаган гадәте бар борын тәмәкесе исни Күрәсең, ындыр тузаныннан төчкереп арыну кирәктер Ә безне тәмәкесез дә төчкертә. Мин дә булдым аның кул астында Аг куарга да йөрдем, көшел көрәдем, көлтә ташыдым, салам тарттырдым, өен тордым. Аның «кубызына» биедем, хәлдән таен егылырдай булгач сукрана идем, хәл алгач соклана идем Барыбыз да шулай эшләсәкме, дәүләт машинасы да шәбрәк әйләнер идс. байлыт ы ла көшелдәй өелер иде. мин-сиңәйтим!
Кече юлның тузаны...
ригадир Бики тауга ындыр табагы кырырга җибәрде Якх5 белән Б янәшә туры килдек Көрәге ялт иткән үткендер, ипледер, очып кына йөри. Минем күгәргән кОрәк у тән тамырына төртелеп туктый. Я куб уйнап кына кәсне юнып-каезлан чыкты да. авы тын ерып юра Шактый тирләргә туры ки тле. сулуым катны Әтисе өйдә шул. таянычы бар аның, күңеле кор Гәүдәгә ипле, очраган саен көчен күрсәтеп ала
Нихәл, малай! дип кулын суза да. үзең сыты тын төшкәнче, бармакларың берегеп ябышканчы кысып тора, бик канәгать бу лып шар-кылдый Гел шулай Ошамый бу гадәте, әйтеп тә карадым этлә оныта әллә үзенә бик ошый, кул сузганда алдан ук көнен куя
Нихәл, малай!
Әтиледер үзен өстен тоя Сөйләшкәндә сизс тми алай, хыяллар тиң безнең, менә анда «кул кысышу» ошый мина, анысында бирешмибез.
Җир сукаларт а караш ылан-караңт ыга бергә йөрибс з У н-омет гәр гел яктыда, шушы саф таңдай сызылып ки тәчәк көтәдер Офык аръягында ул бәхет колхозла бу тмасын беләбез Хезмәт көненә «җиттруд», iәмерең җилгә узар, укымый ла калырсың Иң тур хыя т уку' Кем бу тырбыз итмибез, ничек унны бетерәсе, дибез Югары уку йөрт тары хыял өчен дә ерак әле Урта мәктәп унсигез чакрымда Каибычт.т. институт йөз чакрымда. Казанда ук Анда сузылырга мөмкинлек күренми
Олы ю тлар ерак, олы юл тузанын бәхет.теләр ташый, без кече толда Сабан сөрәбез, тузанына сызып су тый саныйбыз Бусында без
оста, җир сөрүгә караганда остарак. Саннар, сызымнар дәреснең дәвамы Каты әрем сындырып сыза-сыза инде сутый түгел, китәр көннәрне саныйбыз, китәр юлларны сызабыз — сентябрь җитәр. Атларыбыз хәл алгач кузгалабыз, авызда — әрем ачысы, төрәннәр чиелдап-зарланып кайрак җирне кимерә. Басу юллары ел саен яңабаштан сөрелә, югала тора, без сызган теләк-омтылышларга каты кантарлар каплана. Юл тузанындагы хыяллар күмелә килә...
Тагын бер ел үтә, басу юллары янәдән терелә: узар җиренә узган авылдашлар, сөрелгән җир өстеннән юл сызган тәгәрмәч: олы юллар чакырган, дөнья чакырган. Кече юллар, уҗым белән бергә, ужым арасыннан кабат калыккан! Безнең хыяллар да яңара, юллар тынычсызлый, тузан томаныннан яктыга чакыра. Якуб белән мине тормышта үз кыйблаңны табарга омтылу якынайтты.
Рухи омтылышы белән авылга сыймас дәртле малай ул. еракка китәр Якуб. Әтисе дә өйдә, тылы нык. тормышлары җитеш... Кече юллардан агыла яшьләр, әнә Хөсәеновлар. өч туган, өч сәләтле егет тимер юлга елышты. Тимер юлны, армия сыман, дәүләт кайгырта — киендерә, ашата. Әхәт. Харис. Ислам китте, урнашты, авылга кайтып- китеп йөрсәләр дә. читтә төпләнделәр. Җирдәге соңгы тукталышлары да тимер юл эргәсендә... Хыялга җиттеләрме, әллә станциясен үтеп киттеләрме... Ялтырап яткан рельслар арба көпчәгеннән сүтелеп төшкән тимер шиңдәй. Үтелгән юллар, сүтелгән хыяллар... Хыялга җитәргә дә канат кирәк. Канатларга көч кирәк. Көч бирердәй замана кирәк. Күпме хыял, күпме язмыш, күпме сукмакларны юлга чыкканчы ук нужа тузаны басты...
Үткәннәрнең салават күпере
_ _ үк капусы ачылганда теләгән теләк кабул була, ди. Гөлт итеп К кабынган арада ничек өлгермәк кирәк? Аны бит әле күрәсе бар...
Күзләр болай да күктә анысы, зәңгәр төпсезлек тыны белән үзенә тартып тора... Йолдызлары кү-үпме! Яктырып елтырап, өмет-омтылыш уята, чакыра... Ашкына күңел, шикләнә дә... Күккә карадыңмы — хыяллар өермәсе урап ала. җиңел канатларында тирбәтеп киләчәккә алып китә. Чиксез күкләр— киләчәгең сыман...
Бәпкә үләнгә чалкан төшеп каурый болытларны күзәткәндә яткан җиреңне тоймыйсың, онытыласың син дә галәмнең бер җисеме, илаһи көч җирдән аерып-кубарып алган ла. йолдызлар арасыннан очырта...
Очырып йөртерлек җиңел, каурые ныгымаган сабыйлар. . Күрми калдык, ахрысы: күк капусы ачылган да ябылгандыр. Тәрәзә утларын томалагандай, сугыш пәрдәсе каплады аны... Без омтылган күкләр шомлыга әйләнде: немец самолетлары Идел күперенә килгән. Немец безгә күктән үрелеп Казанга җитсә, җирдән Сталинградка җиткән чагы...
Бәхет юрамалары гел күктә икән—салават күпере астыннан чыксаң да бәхетле булырсың, ди. Әй йөгерәбез, күлдәвекләрне чәчрәтә-чәчрәтә ашыгабыз! Менә җитәм. менә җитәм сыман, ә ул чигенә-чигенә ерагая. Тау башында дип менсәң, арырак авыша: булдыра алсаң, җитеп кара, дип ирештерә. Офыклар ерак, анда ук йөгергән юк.. Шунда ул безнен салават күпере, шунда ул бәхет капкасы! Тагын явар яңгыр, калкыр да балкыр салават күпере. Җылы яңгыр астында үсә-үсә йөгерербез әле!
Салават күперенең өстеннән дә. астыннан да бомба төягән самолетлар оча. Болары—безнекеләр, сакларга оча. кара тәрелесе килеп бомбага тотмагае... Киләчәккә, бәхеткә үткәрәсе аллы-гөлле хыял күперен чәлпәрәмә кигермәсме? Күкне кара тәреләр — җаның өшеп китә торган чиркангыч үлем тамгалары капламасмы?
Бәхет көткән күкләрдән бәхетсезлек килде сагаеп карыйбыз. Зәңгәрлеген пәрдә каплый, ачлыктан күз аллары караңгылана. Җиргә төбәлсәң дә томалана, ачлыктан киселгән — миңгерәгән күләгәләр арасында син дә йөрисең, кеше кайгысына, үз хәлеңә дә битарафсын беркем, берничек үзгәртә алмас... Чын дөньямы бу өнме, әллә саташуны төшме? Гәүдәң монда йөри, син аңа гамьсез-ваемсыз гына читтән карыйсың...
«Баш ташлап әллә кайларга китәр идем!»—дип тәмам гаҗизләнгән адәм балагы. Беркем беркая китә алмый Күңеле белән киләчәккә китсә генә. Өметең киләчәк дигән хыялый дөньяда, җисмен генә шунда күчәсе...
Сугыш вакытында безне киләчәккә өмет, ышаныч коткарды. Килгән әҗәл, без күләгәне генә күргән, аңа бит җисмен рухың бергә кирәк. Ә рухыбыз киләчәктә Киләчәккә буе җитми әҗәлнең. Бүгендә генә хакимлек итә ул. Бүгенгә генә хөкемдар Менә шулай котылып калдык сугыш чоры үсмерләре. Үсәр чак иде. хыял канатлары күңелне үстергән, рух карыны ач булмаган!
Ахрысы. Бүгендә эшләп. Киләчәктә яшәдек без. Күпме гомер шулай үткән. Хәзер салават күпере күрсәм, алга Киләчәккә түгел, артка Үткәннәргә борылып карыйм «Сизми дә калдым гомерне: бер капкасыннан кердем, икенчесеннән чыктым...» дигән иде Зиннәт бабам. Киләчәккә җигеп күргән салават күпере шул икенче капкамы? Якынаймый торсын әле үткәнемә китәм. шул исәпкә Бүт сиемне озайтам Әкәмәт бу адәм баласы: омтылган киләчәктән үзе качкан үткәнен юксынып кайта... Үткәннәрем Киләчәгем... Ә Бүгенем? Бүгенемдә рәхәтләнеп. яшәү шатлыгын гойган чагым булдымы, кайсы көннәрем ул?
Шифалы сүз
__ айшә ашый, әнкәй чакрыган ие. сыерыбыз көтүдән күңелсез ------ I кайтты .
Хәзер, наным, хәзер! ди ул, яргылаш әрчегән бәрәңгесен табакка шудыра да. кулын алъяпкычына сөртеп, безгә ашыга.
И бәгырькәем, ни хәлләрең бар. малкаем-матуркаем. дип эндәшә ул керә-керешкә сыерыбыз! а. Тегесе дә зарлангандай мөгри, борылып корсагына карап куя
Моңсу кайтты шул. ди әнкәй, кайгырып. Ә Гайшә ананың йөзендә борчылуның эзе дә юк. ачылып-чәчелсн. дигәндәй, күзләре белән көлен, сүзләре белән елмаеп, бигрәкләр мөлаем итеп, җаннарын эреп китәрлек игеп берөзлексез сөйли ул. Догадыр, аңламамдыр дип. әлләни колак ia салмаган идем. Догасы шул кәефне көйләү, юагу. ярату, тынычландыру сүзләре Саф татарча, үзебезчә ул сүзләр шундый җай- лап-көйләп әйтелә, бәет сыман, шигырь шикелле «Минем кулым гүгел. Гайшә-Фатыйма кулы» дигән җирендә кулына карыйм урак урганда сеңер киселеп бармаклар өскә каерылып калган Бармагы үзенә кәкре дигән, аңа гел менә туры килми, бик ярдәмчел ул Шул бөгелмәс бармаклар белән җай гына, йомшак кына, сөеп-сыйпау дадыр шифасы Тәмле сүзләр белән иркәләп сыерны әйләнеп чьпа Аны ii.niian мин н.шыч- ланам. әнкәйнең хафасы басыла Ә сыер шул арада күзләрен тутырып карый да. койрыгын селкеп, кузгалып кию. ләгәндәге суга үрелә Сүз белән, мөлаем сүзләр догасы белән имләде күршебез! Сүз иясенең җан җылысы, ииелеге бар икән. бака, елан имгәч ю сихәт бирә торган көче бар Ихлас булганга файдасы тигән. җыелыштагы фанер трибунадан орды-бәрде I ашланган агач сүздән нинди җәбәлә булсын!
Гайшә апа димләү такмазасын әнисеннән отып калган, буыннан- буыша шулай күчә килгән дога men ятланган. Үзенең баласы юк, инде
ул им-том сүзләрен белүче юктыр да. Ә үзем соң. язып алган булсам? Ннчәмә буын саклаганны югалтырга хәтерсез-гамьсез бер буын җиш Шөкер әле. халык хәтере өзелмәгән — халык иҗатында калган алар Гарәп телендә безгә җиткән догалардан элегрәк, әби-бабайлар теленде туган, өй тирәсендәге телсез җан ияләре дә ияләшкән телдә ул. Сүзнең ни файдасы булсын дип. көлебрәк караганбыз. Була икән, яхшы сүз җан азыгы, кеше күңелен сүз белән имләүчеләр була. Әдипләр дә шулар рәтенә керә ала. Әлеге әйтемнең «яман сүз баш казыгы» дигән өлеше дә бар. халык тәҗрибәсе күптән сынаган: яман сүз казыкка әверелеп башка төшә...
Гайшә-Фатыйма кулы, дигәннән, шушы Гайшә аптыйны беләм, Фа-тыймасы багучы авылдаш дияр идең дә, анысы борынгы изге җан, шәфкать-миһырбан иясе икәнне Латифа тәтәмнән ишеттем, ул да имләгән саен телгә ала иде. Гайшә аптыйның исеме ничек туры килгән! Миңнулла абый белән алар өлкәнәйгәч кавыштылар. Ул да әкият сөйләүче, күңелләрне көйләүче бит. Ике толны шушы уртаклык бер иткәндер, пар иткәндер. Илаһым. күпме ул милләтемнең сабыр күңелле изге җаннары әбиләр, бабайлар, күрдекме без аларны. төшендекме, бәяләдекме бу дөньяда9
Сыерның моңлы күзләре...
_ _ орбанга пар тояклы терлек чалу фарыз,—дия иде Латифа ------ тәтәй.— Кыямәт көнне атланып сират күперен кичәрсең, ди...
ж Кылдан нечкә, кылычтан үткән ул күперне күз алдына китерүе дә куркыныч:
Атланган сарык ычкынып китсә, ай-һай... Асты тәмуг уты...
- Гөнаһлы адәмнәр егылыр, ди. китап. Корбан чалган саваплы була, алла саклый аны...
Әкиятләр, дини йола, гореф-гадәт минем өчен барысы да бердәй: «ярый» белән «ярамый»пы аерып биргән кагыйдәләр. Кайчан була әле ул ахырзаман, дип тә юана идем эчтән генә — безнең заманда булмас... Дөньялыкта да була икән кыямәт... Сугыш үзе шул түгелме9 Менә-менә өзелермен дигән кылдан нечкә, кылычтан үткен мохтаҗлык елларыннан сыер-сарыклар алып чыкмады мени?
Март — шарт узган, март —юмарт көннәр. Нигез туфрагы ачылып, кипшенә башлаган, тавыклар җылыдан изрәп күзләрен йомган, рәхәткә тиенгән. Сыер да хөҗрәп. кояшны сеңдереп тора. Йа хода, тире дә сөяк ләбаса Ничек җан асрап калган ул салкын кышта... Шул. иртә-кичен өйгә кертеп, туралган саламны бәрәңге кабыклары катнаштырып, көрпә сипкәләп тамак ялгатабыз. Авызыннан узганны җиленнәреннән бозау суырып кала...
Печән, салам ягы такырайды, үйсыз ишеп төшерү кая—учмалап, чамалап кына саласың. Күпме кала, күпмегә җитәр, юл өзегендә бетеп куймагае Кая барырсың да. нәрсәгә алырсың9 Сатып алган—сарымсак. күпмегә җитә. Чеметемләп-йолкыштырып бәбәнәгең канатып җыйган үлән лә. Салам да исәпле: астына җәяргә алдыннан калмый. Кышын әнә. ястык сыман кабартып, селкеп сала идек. Ятып тәгәрәп карыйсың уфылдап ауган сыер малкайның кабыргасын бозлы «алма» авырттырмасын... Көзен, язын аяклары пычрак изә. көне-төне юештә - сизрәгән салам түбә яңгыр тотмый.
Тышта терлек тилмерә, әйдә үзең ач. Сыер, сарыкның күзе гел ишектә, шунда килеп кычкыра бозау, бәтиләрен юксынып, әзрәк сый эләгәсең белеп, кыбырсып көтәләр. Әрсезрәк сарык бәрелеп-сугылып аяк арасыннан үтәргә чамалый... Беләм алар хәлен, бу йортта, бу урамда, бу авылда, бу илдә һәр кешенең, бар мал-туарның ашыйсы килеп тәкате корый, уенда шул гына, шул гына...
Сыер бездән ризык көтә, без сыердан Бозавыма дип. төшерми тартышкан сөтен юмалап-сыйпап сава әнкәй Мунчагы тарттырып бәйләнгән бозау буыла-буыла әнисенә омтыла — авызыннан күбекләр тама. Без дә түземсез, без дә җылы сөт көтәбез Ничә бозау булып чыта инде? Иртә саен усалланып көткәне, һәммәбезне читкә кагып, талап имгәне, чүлмәк күгәреп йөгерткәне налог дигән комсыз, мунчаксыз ачәрвах Ин соңыннан бозауны куша әнкәй, койрыгын чәнчеп ул сөенеп-чапыл- датып, тәмләп суыра инде, төртә-төртә имә. түземсезләнә, ябыгып җиңеләйгән әнкәсен аудармагае.
Сыерның мөлдерәп торган зур. кара күзләре балачагымнан тутырып- гутырып карый. Моң тулыдыр алар Моңлы чаклар шул. ат урынына җиктек, сөтенә кан төшкәнче кудык ничек моңлы булмасын кара күзләр. акыллы күзләр
Сыерны бака, йә елан имсә, җилененнән канлы сөт килә. Сутыш- аждаһа имде, зур авызлы налоглар суырды, кызыл сөт килгәнче талкыды Сугыш чорына атка атланып кердек, сыер алып чыкты Сыер аркасында исән калдык, ачлык-дошманнан сыер коткарды.
Ничек моңлы булмасын ул күзләр хуҗасы хәлен төшенгән лә малкай. аңа да авыр, йөрәгеннән кан сауган, хәсрәт еланы ябышкан еллар Сугыш авырлыгын бихисап җанлы һәм җансыз әгъзалары белән, бар табигать бердәй күтәрде Фронтка җибәргән хатларда, үзебез белән беррәгтән. мал-туар хәлен белдерә идек исәнлек бер-беребезгә бик бәйле иде...
Ачлыктан интегергә мәҗбүр булган, салкында күшеккән, яңгырда* карда җәфа чиккән малкайларны искә төшерәм дә. кызганып күңелем әрнеп куя Алар алдында гаеплебез сыман Бергә нужа күрдек, иза чиктек, ни дисәң дә үзебезгә рәтләнгән тормыш та эләкте Сыер килеп җитә алмады, атлар җитә алмады хәлсезлектән кимсенеп, гаҗиз юлларда дерелдәгән хәлсез аякларында басып калдылар
һиндетанда сыер изге терлек санала Бер бәйрәмлә өйгә кертеп, үз урынында йокла та икән хуҗасы. Васфикамал аптый белән әнисе ике ятимә, мохтаҗлык тинтерәткән ике карчыкның сыерлары өйдә кышлый иде:
Ызбаны җылыта, диләр.. Үз куышына йомылып тереклек иткән картлык хәлен кем белсен иде дә. беркөнне
Сыер идән астына төште, идән җимерелде дип күршегә кергәннәр. ярдәм сораганнар Атпыран та көләсең.
Сыерның моңлы күзләре . Сыер күзенә карап уйлана идем Әл тә аның хәлен җиңеләйтергә теләп, әллә үз хәлемне уртаклашып Хәзер заманалар үзгә, кая ул сыер күзенә карау’ Дөнья куа кешеләр, йөгерә- кабалана. туктан сөйләшкәндә дә күзләре йөгерә бер-берсенә карарга да оныта Үзем дә шулар арасында Әллә күздән моңнар түгелеп беттеме? Тормыш дигән сират күперен дә моңсыз-җансыз кичен булмыйдыр? Ахирәт гүгс т. терек тек. яшәү үзебездән дә корбан сорый, фидакарьлек сорый.
Нужа печән ашата
ер карат анда, үлән ашау авыл баласына яңалык түгел инде Кар китеп аяк асты кипшенүгә бәпкәдән игәре тыкрыкка үзебез борын төртәбез Урамнарда яшел чирәм. бәпкә үлән, кәҗә сакалы, мәчтүрә (мәче борчагы) үсә Җир тәмен әйтеп торган ак түгәрәк «кабартманы» учка җыен:
Кара әле. минем нихәтле! иш, йомылдырасың гына Кәҗә сакалын «ирен яргыч» дибез әрчетәч ирешә тилерәсең, пешкәндәй кабара да чыга Авыз гүз<э икән, аңа берни бу тмый Кырлан какы җыябыз
авыз сулары килеп, әчкелтем-төчкелтем тәмен кыш буе көтәсең. Тугайда киндер орлыгы, шома шепкән! Болын әнисе, урман балтырганы. Балачак— исләр, төсләр, тәмнәрнең салават күпере ул.
Җир тәме, җир җиме. җир име булган чир-сырхаудан саклаган, «яшел бөти»--догадай булган. Тикмәгә димсең. иске авыз, яңа ризык - зеңгелә кач, дип бисмилла урынына әйтәбез. Күзе ачылмаган нарасый анасы күкрәген тапкандай, тәпи басканчы ук. мүкәләгән хәлендә җир күкрәгенә үрелә. Витаминны ишетеп белмәсәк тә. ин кирәклесен суырып- йолкып имгәнбез. Вакыты җиткәч, әнкәң аера беренче нәүмизләнү шулдыр. Дөньяви ашамлыкка күнектерәләр: чүпрәккә төйнәлгән ипи була ул. йә буш имездек. Алар да юкта бармак суырасың. Мәм-мәм кирәк адәм баласына. Җир-Ана күкрәгеннән, сөте-сүтеннән гомергә аерылмый ул.
Бәпкә саклый-саклый алар белән бергәләп чемченәбез, яшел чирә.м- палас безгә, әкияттәге «җәел-җәймә!» шул табында ризыкның җан асрый торганы, үстергәне! Колхоз ташлаганда, дәүләт үгиләгәндә, «ач үлемнең куркусыннан җил җылаганда» да Җир-Ана үз итте, үлән тамырына тотынып калдык — ачлык зилзиләсе йолкып-очырып китә алмады. Нужа печән ашата... Сутлы үлән коткарып калды безне.
Иң авыры—1944 елның язы булды. Бәрәңгене кыланыбрак «икенче икмәк» диләр, ул чакта бердәнбер иде. Игенне кырып-себереп фронтка озатабыз — мыскалы, әчмухасы да калмый. Ә бакча бәрәңгесе череде. Кабакны тамакка ялгап, язга чак ирештек. Тышта кояш, күңелдә болыт, яңа өлгергәнче ничек җан асрарга? һәр нәрсәгә, ашарга ярыймы бу. дип эзләп-эзләнеп карыйсың...
Хәвеф-хафа март иртәсендә уятты, тәҗрибәле «урман анасы» Сафи- ябану аптый безне дә ияртте. Аерым хуҗалык ул. өйдә дә ялгыз, урманда да берүзе. Таянычы юк — үзенә ышанырга өйрәнгән. Урман телен, табигать телен шуңа да яхшы беләдер. Ач үлемнең ачы дәһшәтен егерме беренче ел ачлыгын кичергән, әле генә утыз өченче ел үткән. . Чикләвек бөресе, агач мүге җыеп калырга кирәк, ди. аннары урманга кереп булмас. Кар тирән дә. өсте бозланган — иртәләрен йөрерлек әле. Сулышыңны эчкә тартып, җиңелрәк булырга тырышып сак кына атлыйсың. Җиңеллек болай да бар —бигрәк тә корсак шәрифләре тирәсендә...
Чикләвеккә килгәндәй ярышып, тырышып җыйдык урманның бу «җимешләрен» дә. Кояш җылытып, бот төбеннән чумгалый башлагач, биштәрне бөреп бәйләдек тә. кайтыр якка борылдык. Кеше-кара агыла башлаганчы, тагын килербез, дип сүз куештык өлгереп, эләктереп калырга кирәк...
Март иртәләрен яратам мин: яз әле үзе килеп җитмәгән, ә сөенечләре инде монда: тамчылар шул мизгелләрне саный, кояшлы җил кар өстенә үтә күренмәле якты-шома челтәр үрә. кырга офыктан-офыкка чаклы куанычлы нур түшәлгән. Шушы чакны күреп канатланырга тургай да туган якка ашыга, җәй.мә хәтле җир ачылса, шуның гөмбәзендә биек зәңгәрлектә талпына, әллә җыры белән карны эретә?
Күңелгә көтелмәгән куаныч, бәхет килерен тоеп әсәрләнү. Әллә офыктан иңгән илаһи нурлар, әллә минем күңелдән кырга ташыган.. Әле үзем төшенмәгән, тоя гына башлаган яктылык — туачак җыр канатлары мине дә тургай итеп күтәрәме?
Илһам тургаен бүлеп яңадан шом үрмәли: ничек исән калырга, ничек яна бәрәңгегә барып ирешәсе? Йөрәкнең хәлен алып, тынны ешайтып торган каушау-шөбһә күләгәсе кояшлы кәефкә төшә...
Сафиябану аптый аз сүзле, аска карап үзалдына берәр сүз әйтеп куяр да атлый бирер, үз дигәнен итәр —үҗәтләнеп, җиргә карап гормыш йөген тартыр. Дөньясы белән бәхәсләшкән сыман гел ачулы. Үзенчә яшәргә ирек бирмәгән өчен сөзеп карыйдыр колхоз белән характеры килешмәгән, шуңа күрә аерым... Сугышка да. бу хәленнән котылу көткәндәй. үзенчәрәк карады шикелле. Әйткән сүзеңне, әйтереңне дә сулы-
in ы ин ан беләләр, авылда бигрәк тә сер булмас. Ә сугыш аның шаг елмайган, пиджак өстендә ак якасы көлеп торган дәртле егетен Газизҗанны йолкып алды, кара пичәтле кәгазьгә алыштырды Анда да Гит- лерга түгел. Сталинга ачулы булды карчык Бу хәленә кунеккән идек, анысы безнең эш гүгел. дия идек. Белмәгәнгә күрә каты эрпеле. керпеле күренәдер, әмма шул кабык астында йомшак күңел, миһырбан.ты. ярдәмчел җан. Бәрәңге кабыгын киптереп төйгән соңгы «онын» бирер, ул ла булмаганда, киңәш-табышлары белән булышыр. Читен чакларда әнкәй тәрәзәдән, тау башындагы шул fiopiKa карый
Сафиябану аптыйның уты бар' Киңәшеп төшим әле!
Ут дигәнең кечкенә өлгеле ян тәрәзә төбендә кагынган төнге күбәләк инде, исән-имин икәнен белдерергә җитәрлек кенә. Унлы лампадан кысыла-кысыла кимеде шул утлар җиделе, бишле, өчле, сукыр лампа Чыра ла яндырдык. Өмет чырагы сүнмәде, өметнең чыбыклары киләчәккә тоташкан анда көтә рәхәтләре!
Чикләвек бөресен, булса булсын инде тәмлерәк дип. агач мүге кушып пешергән идек тә сөендермәде. Әче иде. коры иле. тәмсез иде Анда да юатты Сафиябану аптый
Булып горсын әле ул Кар ачылгач, сәрдәгә йөрербез.
Сәрдәсе, урман сүлен имеп ышыкта үскәнгәме, йомшак, сусыл иле. аңа тиз ияләштек, капчыкны баш өстенә күтәреп күп ташыдык Мөгрәп сыер көтә, аңа саласы, калганы казанга, үзенә. Чөгендер яфрагын да кочак-кочак җыйдык, малкай белән уртагыннан ашадык Сугышка хәтле «Яхшы азык калганчы, яман корсак ярылсын», дип тук фикер йөрткәннәр. Без корсакка «шәфкатьле булдык». Ул диетик ашлар белән күпме азык янга калган юкса кибет киштәләре хәзер шулай «сытылып» торыр идеме? Хәер, гел болай тормас заманалар, өметсез шайтан ли. Өмсг бар әле!
Таш әйләнми, баш әйләнә...
ойтс руки перед едой, чистота залог здоровья1» Сары «м калайга матур игеп язылган акыллы киңәшне Кайбычтан алып кайтып, юынгыч өстенә беркеткән идем (Русча сүзне сирәк күргән малайларга мактанган сыман) Сугышка хәтле бездә лозунг. плакатлар һәммәсе татарча иде. «Урамда тәмәке тартмаска' Штраф 5 сум» «Штраф»ы «пожар» дигәндәй, русча үзе. бердәй куркыныч Пожарын күргәләдем. ә менә штраф гүләгән тәмәкечене белмим... _
«Мойте руки перед едой . »ны кат-кат укып ятладык Тик үзебезчә көйләнгән авыз тиз генә бирешми Ленинградтан кайткан Мәсгут тәгә- ри-тәгәри көлә шундый вагып-җимереп бетергәнбез урыс телен Әмер музыкасына еландай буйсынган тасма телләр булышлыгы белән чит ге т әкренләп үз кубызына биеткән
Ә менә безнең авылда, киресенчә, татарлашкан урыс гаил,»се бар тегермәнче Чумкалар Авылдан читтә. үзләренә бер утрау сыман яшиләр Йорт тары тына аерым, үзләре авыл белән бергә Чумканың Семка. Семен икәнен соңрак белдем Әткәй Семен дия иде шул Ишә кулларны салып, җырлашып утыруларын хәтерлим:
Тан а ттганны птундин таныйм
Күктәге аклык беяон;
Сез тус тарны тәбрик итом Бүгенге шатлык бетон’
Әткәйнең яраткан җыры бу. кәефле чакта сызып җибәрә ул аны Шаян сүз. мәзәк төрләп тора табында Тәнәфестә идәнгә утырып, аяк терәшеп
уклау таргышып алалар. Кайчан ничек: көчлерәк, чаярагы аяк өстена бастыра. Дөньяда телләр дә шулай ярышып-тартышып яшиләр...
Тегермән ташлары тукталган еллар килде. Таш әйләнми, ачлыктан баш әйләнә... Колашага салыр бөртеге юк. тегермән бурасыннан пырак онын каз канаты белән сыпырьгп-җыеп алдык. Таш оны кат наш. теш арасында яман чытырдый, чәйнәр хәл юк. әз-мәз әвәләштереп йотсаң гына. Теш арасында чытырдаган еллар. Нишләмәк кирәк, күбрәк алабута тарткач. Чумканың калын кашына кунарлык та он булмаган. Ә иртән юынган саен теге язуга күз төшә: ашар алдыннан юынсак- сәламәт булырсың... Юынган саен ашасаң иде аны. Акыллы кинәш эчне пошыра башлады, каерып аттым ахырда. Мәсгут безнең әкәмәт русчабыздан көлгән иде. без дә төрттерәбез:
— Сугышка кадәр Ленинградта иркә малай булган, ди. Табын янында: ашыйсым килми, кирәкми, дип ялындыра икән. Әти-әнисе курка калган: нечкә тамак өзелеп китә күрмәсен. «Йә. бәпкәчем, тырыш инде, кабып кына җибәрче — бер тәңкә акча сиңа!» — диләр икән...
Бу хәбәр, чыннан да. безгә кайтып ирешкән иде. Ул көннәр хәзер Мәсгутнең үзенә дә әкият сыман. Җирдә кышлаган бәрәңгедән кәтер пешерәбез, исеме: «мәтык» — мә. тык! Мәсгутне кыстаучы да юк. бер сум да юк. әтисе дә юк — блокадада калды. Куллар чиста булу гына җитми, еллар чиста булу да кирәк икән.
Күп сулар акты, тегермәннәр бетте... Семен агайлар Казанга күченгәч. каладашлар булып куйдык. Танышлар очрагач, сорашам: фәлән агай ни хәлдә, төгән бабай исәнме? Балачакның җор тегермәнчесен дә онытмыйм. Вафат, диделәр Семен Марковны. Картлар китә нишләмәк кирәк. Урыны җәннәттә булсын, дидек гадәт буенча. Кайсы җәннәттә — ул бит урыс? Авылдаш-каладаш ачыклады:
— Җаны-тәне белән татарлашкан. Иман китереп, догалар укытып яшәгән. Васыяте мөселманча күмегез, дигән — төшемдә ходай тәгалә шулай иңдерде: ак сакаллы, чалмалы унике карт Коръән укып, күтәреп киттеләр... - дигән.
Семен агайның үз диненнән язуы хатыны өчен фаҗига була. Тетя Татьяна гел урысча сөйләшер иде. татарча аңламый, муенында тәресе елтырый, киенүе, яулык бөркәнүләре дә үзенчә, Коеп куйган марҗа, ә Семенны татардан аерып булмас иде: иман җан-рухны. йөз-кыяфәтне. килеш-килбәтне үзгәртә икән... Ата теле дип тикмәгә әйтелми. Татьяна үз телен, үз динен саклый. Бәгырен әрнеткән нәрсә шул: Шурка. Петька. Валька-Валентина. Таися туган телне белми. Җитмәсә, бусы татарга кияүгә чыгып куйган. Гаҗиз ананың:
О проклятье, лети не знают языка матери! — дип әрнешеп әйтүен бик аңлыйбыз. Нишләмәк кирәк, татар хатыннары күптән инде шулай ачына...
Тәгам җыяр алдыннан кулларын юып. бисмилла әйтеп икмәк алган Семен, олылап икс куллап сындырып канкан. Үзе тегермәннең таныш гөрелтесенә колак салган: келгер дә келтер әйләнә җай гына. Аккан сулар, аккан Чирмешән ташларны әйләндерә-әйләндерә. Семенны да Чумкага әйләндергән...
«Ач үлемнең куркусыннан...»
_ ч.чыктан киселгән кеше ябыгып, сулып-саргаеп соң чиккә җитә дә.
күзгә күренеп «симерә» тулыша башлый. Иң хәтәре шушы инде—шешенү... Менә, капка төбендәге бүрәнәдә ике агай утыра.
Балаг ын күтәреп, аягына бармак белән басып карый да:
— Батып калмый әле.— ди берсе.
Ә минем батып кала шул—ди икенчесе, кичәдән бирле...
Тыныч, гадәти сүз сөрешләре яшәү белән үлем хакында шешенгән тәнгә баскач, күтәрелмәсе эшен харап Кем коткарсын, кая барасын һәркемнең үз хәле хәл. Кеше инде үзе дә битараф, мие түнеп, тынып калган. Баш миенә дә азык житми. ул да ач һава белән туенып тора алмый Күз инде хикмәттә дә. хәтта икмәктә дә түгел өмет өзелгән. Яшәү арбаң тау астына тәгәри, туктар иде әллә, тел өстенә салыр нәрсә ток
Ишетәсең: фәлән кеше тыкрыкта авып калган, җан биргән Котылган. Чаң кагучы, куркыныч хәл диюче юк тыныч фаҗига һәркем үз гаменә баткан Ач карын да базмыйча, өметсез генә, сыкрап-сыктатт. сызлап тора Берөзлексез тоеп йөрисен Бу яздагы сыман өзелгән юк иле. Ә бит көне кояшлы, бәрәңге утырттык, борынлый ла башлаган, көтеп кенә аласы. Бәпкә борынлагандай сөендек: көнгә ничә чыгып карыйм бәбәнәкләрен..
Ач кеше үзенчә күрә, дөньяны икегә бүлгән ул: ашарга яраклыга, ашарга яраксызга . Ат ачка, үләнгә, әйберләргә төбәлгән эзләнүчән күзләр. Ә бит кояш элеккедәй якты, яз кояшы, койма буенда, читән яннарында үләннәр тернәкләнә, һай. кычыткан түгелме соң'.’ Куе яшел яфраклары челтәр-челтәр булып ачылган! Әле кичә генә юк иде Бигрәк тәр матур икән ул яшь кычыткан яфраклары' Чаккан өчен үчләшен. Чапай булып, талчыбык белән селтәнә-кыра идек Сәбәпсез кыйнау-кыерсыгуга рәнҗемәде микән Чәнти бармак чаклы кычытканны өзеп-өзеп учыма җыям әнкәйгә күрсәтим сөенсен! Бер-ике көн көтсәк, калкыбрак. яфраклар язылыбрак китәр иде дә. көтәр чама юк Бу көнгә җитмәүчеләр дә булды Кычытканга тотынып калдык без. күзгә чәчәкләр күренмәде
Тормыш-тереклек әкеренәйсә лә. ачлык дип тукталып калмый иген чәчәсе, бәрәңге утыртасы бар. Карлы-бозлы су ерып сгансалан күгәрен кайткан чәчүлекне хатыннар, инде «уфалламта җигелеп, кырга ташый Бодайны агулан чәчәләр. Шулай да авыл күзеннән күмелгәч, тирә-юньгә каранып әнә ике кирпеч, ерганакка уелган учак бер уч бодай куырып аласың... Ул дымсу бөртекләрнең калайда өргелеп-кабарып килүләре! Ходайның рәхмәте, әллә агуы көчсез, әллә ачлык көчлерәк, әллә куыру коткарган зыяны тимәде Нужа печән дә. агу да ашата ач карыша бар да ризык.
Соң чиккә җителтән шул — стансадан чәчүлек баш өстендә кайтты, авыздан югары кагылмадылар Шул бодайны күгәреп, хәер сорашып узган төркемне күргән иде юл өстендәге авыллар Бусын инде кичерегез орлыкны җиргә җиткерергә дә хәл кирәк бит
Калайлы учакны җитәкчеләр дә күрә, басу күзәтеп әйләнгән вәкилнең дә күзе очлы Күзәтергә, тикшерүне көчәйтергә! Чәчүлек илтүчеләрне озата бар. тубал аскан бабай артыннан ияр кыр озын, куак ү тәнлекләр бар. күздән югалып торган арада нишләмәс ач адәм Орлык ач карынга төшәр дә. җир карынына эләкмәс чәчмәсән. ни урырсың"’ Авы т активы аякка 6acci.ni күз-колак булсын Контрольгә кеше күп кирәк хисапчы буларак мине дә куштылар, «җилгрудины кайчан санасаң да юга тмас
Нишләмәк кирәк, кырыс заман, халыкның котын алган «карар» каргалган карар кансыз: бер уч иген өчен лә төрмә Ә бит үт басуын- дат ы чеметем бөртек җан саклап калырга соңгы чара да Шу т көннәрдән өч вакыйганы искә алсам, үземне дә гаепле сизем
Икс хатын чәчүлек борчак тартын бара, бергә нпләтән Хәтимә апалар, мин ике кулымны селкен барыйммы булышам Чәчүчебез Сафи Дунай Банты турыдан-туры гәүдәсенә утыртылган кыска муенлы абзый Кушаматы матур Дунай буйларына бәйле дип уйлыйм Егет чагында гармунчы булган, үзен лә үртәп җырлаганнар
11 гүдчме. дүломс.
< афи Дунай үлеме’’ Ү W бу тса килсен ан Биетеп китсен әле*
Килмәсә дә ялынмыйбыз Такмагыбыз күп әле!
Дөнья баскач, гармунын онытканнар азмени. Гармун урынында бүген—чормадан алып төшкән борынгы тубал. Елтырап күзгә карап, авызга кермәк булып торган борчакларны шунда агыздык. Бик кабып карыйсы килә дә — ярамый... Аякларын аерыбрак басты да, җир буйлап китте агай. Тигез селтәнеп, бармаклары арасыннан борчак сибеп бара. Бер тубалга үрелә, бер җиргә селтәнә, кайчакта өскәрәк җибәрә... Әйләнеп килеп җитте тубалын тутырырга, еш-еш сулыш ала. тын җитми аңа. ә борын тишекләрендә... борчак, авызга чөйгәндә эләккән. «Ник каптың?» — диимме, авызына кизү торыйммы? Пырхылдамый чак тыелып калдым, «контроль» дәрәҗәсен төшермәс өчен:
Ничегрәк микән чәчүлек? — дигән булып, чеметеп кенә бер-ике борчак алып кабам—белсәләр иде ничек ымсынып торганны...
Икенче хәл карурман буенда булды, бодай чәчкәндә. Чәчүчеләр — арттагы урамнан ике агай. Таза, гайрәтле ирләр иде, бик ябыклар хәзер, хәлсезләр, буш капчыктай шәлберәеп калганнар. Ачлык миңгерәтә, картлык та басадыр. Ә муенда—тубал. Киттеләр җир буйлап. Урман буена җитәрәк. мөселманча тезләнеп... нишлиләрме дисәң, ашык-пошык бодай тутыралар. Состы болар, малай-шалай дип санга сукмаумы, күрми диләрме? Әйтергә дә оялам, әйтми дә булмый орлыкны кире бушаттылар... Хәлләрен аңлыйм, тик нишләмәк кирәк: урман — колак, кыр—күз... Урманнан күзәтергә атка атланып менгәннәрен күреп, танып калдым: болары миңа контроль, урман буе аулак бит... Агайларга әйтеп акланып кына булмый.
. Өченче хәл Марҗа елгасы буенда булды. Егермеләп хатын-кыз көрәк белән җир казый. Хәлсезләр, кая ул кайрактай җирне каерып алырдай көч — чокып-чокып баралар. Үз бакчасында чирек гектар җирне җәйләндереп чыккан инде алар. . Ясмыклы капчык авызын чишкәч дәррәү ябырылдылар. Берәр учтан да күпме кими. Сосып бетерәләр ич. тизрәк чәчәргә кирәк! Тыеп буламы, җиргә ятып, кантарлы туфрактан да чүплиләр. Ач бит барыбыз да, сер бирмәсә дә. һәркем үз хәлен үзе белә...
Идарәдә кисәткәннәр иде: сез чәчтергән җирне тикшерәбез, нинди тишелеш бөртек күпме төшкән, шунда ачыкланыр, дип. Ясмык чүпләүчеләр әллә каян күренеп торадыр, персидәтел килеп чыкмагае җавапны мин тотасы... Бу кишәрлектә сыңар ясмык та чыкмас инде, такыр калыр. Ичмасам, юл буенда ук... Йомыш тапкан булып, соңыннан берничә тапкыр килеп карадым. Башта кара җир күреп кот алынган иде. аннары, ходайның рәхмәте, андый да уңганы булды микән ясмыкның! Әллә бик тырышып «сирәкләү» килештеме? Ә бит алар көрәк белән кырны актармаса. ачы әремнәр генә чаларып, җилфердәп утырыр иде...
Әлеге урынның «Марҗа елгасы» дип аталуы шуннан — язгы ташуда юлаучы хатын баткан икән заманында, соранып йөрүче булса кирәк. Фаҗигале үлем тәртибе буенча — шунда күмелгән. Ачлыктан бетеп, вакытсыз җир астына кергән авылдаш апалар, сеңелләр, балалар күпме зиратта—моннан күренеп кенә тора каеннары... Ач үлемнең куркусын- нан җил елаганга бер дә охшамаган кояшлы, тыныч көн...
Ял чек юлы
ткәй атта юртып үткән имин юллар, тигез еллар безгә җәяүгә J калды —Ялчек тагын да ерагайды. Ике кулны селкеп йөрү^булса бер хәл куллар «уфалла»га береккән — җәплекөч өстери. Иә үзебез суккан кирпеч, йә утын —урманнан инде бер кайткан ул. җелегеңне суырып. Юл хәлен атлы да. җәяүле дә түгел. «уфалла»га җигелгән бала
белә: кайда үр менәсе, кайда тау башын жиргә тигәнче, үпкән авызына килгәнче бөгелеп тартасы. Йөрәк сикереп-сикереп чыгардай булып кага, чигәләрне төя. Тик беркая да китә алмый «уфалламның моторы ул... Кайчан җиргә утырып, аякларны сузып хәл җыярбыз, .тип алга карыйсын. Җәяүлегә янчык та авыр, ә монда бит капчыкка ла сыймый торган йөк.
Тә1 әрмәчләр дегетләп — әйбәтләп майланган, эшкә йөргәндә дегет лагуныннан өлеш чыга Тамак кына коры «Барганда алып барам, кайтканда мина ышанма!» ди икән бәрәнге. Барганда да юк әле: сәрдә, кычыткан, чөгендер яфрагы алып бара, кем әйтмешли «кәҗә пылавы...» Алабута алып кайтырга тиеш «кәгер»е кесәдә
Ризыкка сүз әйтергә ярамый гөнаһ, диләр иде Гайбәте түгел, гадәте алабутасы авыр иде. теш арасында чытырдый, эчне киптерә «Уфалла»ны юлда калдырып, әрем арасына йомран сыман юлдашлар чүмәшкән, кулларында чыбык Ашасаң азык түгел, чыкса н язык түгел, дип. шулай интеккән әйткәндер
Алай да, алабутага рәхмәг әле. иген уймаганда ул у на Хәтәр елны сизенеп чыга, күкрәк киереп үсә. Учында уып. erf’ игеп өреп бак: чем каралыр, чиелдап-елтырап күзенә текәлгән «Әһә. җанкисәгем, мин кирәк булдыммы, ялынычын төштеме, тәкәббер карый идегез», диме, әллә кызганамы.
Шактый гомер үткәч, мәртәбәле банкетларда кара уылдык та алабутаны хәтерләтә иде Беребезнең
Монардан сугыш вакытында да туйган инде' дип шаяртуын кем ничек аңлагандыр. Мондый табында бик хасиятләп төрле үләннәр дә куела, нәзәкәглек белән, чеметеп кенә алган буласын, вегетариан аш дин. диета хакында зыялы сүзләр булып ала. Сәламәтлеккә файда, ашказаны- иа җиңел икән, гомерне озайта Кордашлар*
Без сугыш чорында киселдек шул. гомер кыскаргандыр, дип офтанса, юатам:
Киресенчә кимендә ун ел ашказанын ял иг гердек. Диетада булдык. дим Сыер сыман Безнең гомер шунда озаеп калган!
Бусы Ялчек юлыннан. 1943 гән сиксәненче елларга барып килү Сүзне ялгап тамак ялгап килү булсын Шул киләчәккә омег баглап гарт г ык бит авыр йөкне Ялчек юлыннан шактый йөрелде Берничәсе аера га истә... Җәй рәхәте арбада, кыш рәхәте чанада, диләр дә, без җигелеп тартканда икесе дә бердәй михнәт иде.
Дөньяда күмәч бар микәнни'
_ — үчәребез җиңел, паласка төргән икс күпчек кенә салдык Юл уңса. К кайтканда авыр булыр, дин исәпли әнкәй Андый авырлыкка без шат инде: ничәшәр чиләк бәрәңге бирерләр икән?
Байтирәктә пичәмә йортка җиттек, капкадан уздырмыйлар, чыгып та карамыйлар юк. кирәкми аларга мамык мендәр Көнгә чыккач, капка кагучы күп шул, гүрләр тулган инде Безгә мендәр бик кирәк тә. бәрәңгесе кирәгрәк Йокы ястык теләми, корсак мәми сорый коры сәкедә дә аунар идем әле. ди. Бант аегына бишмәт бөкләп тә ягар идек, бәрәңгесе булса. Чикмәнлссе бигрәк тәмле! Әле ул күз алдында чуваш чикмәне кигән хәлдә тора. Чишендерде безне чишендерүен Әйберен үтсә, шаг инде Әнә, сеңелемә Ленинград күчтәнәче кызыл санда тиен әнкәй ничә гәрәзәгә су зып карады, баш кына чайкый rap I өш у зын. инде омег опәч. бер хатын ялындырып кына, бездән булсын яхшылык дигәндәй. ике күкәйгә алмашып бирде Бусы да яралы, авызга тәгам алмаган идек, ике сандалины кабып йотканны сизми дә ка гдык. кече гелгә дә йокмады. Әллә күкәе бәләкәй иде. әллә ачыккан авыз ашыкгы
Йорттан-йортка йөри торгач, берсендә ишегалдына керттеләр, баздан чыгарган бәрәңге кояшта кибенеп, ялтырап ята... Бусы үзләренә, безгә дигәне лапаста — черек-мерскләрен шунда ташлаганнар. Тырыштык инде. әйбәтрәге чәчүлеккә ярар диебрәк, сайлап тутырдык. Күпереп торган ике мамык мендәр өчен берничә чиләк бәрәңге...
Кабаланып бәрәңге чүпләгәндә өйдән чыккан хуҗаны күрдем. Бригадир йорты дигәннәр иде. үзедер. Ничек сугышка бармады микән — тап-таза кеше? Гаҗәбе ул түгел каерып кына киселгән, мамык мендәр сыман кабарып торган., ап-ак күмәч! Яраббым. күзләрем алдашмыймы, дөньяда күмәч бар микәнни, исән микәнни?! Ак күмәчтән күз алларым караңгыланып китте... Як1ырганда инде бригадир аны кесәсенә шудырган иде кырда карын ачса дип алуыдыр. Миңа шул кайткач сөйләргә генә калды. Теге, әткәй базарда күреп кайткан, бер урыс ашап торганны, дигән мәзәктәй. Бусында чуваш агай...
Күмәче Байтирәктә, безгә «ярлытирәккә» шул мәзәге генә. Бәрәңгенең үзен юксынып та. жәлләп тә җырлыйбыз, ул мескен, күпергә чыгып асылынган, мондый язу калдырган ди: «Иртә дә мин. кич тә мин. учакта мин. пичтә мин. Чыдый алмыйм һич тә мин. асылынам кичтә мин...» Җырлыйбыз дигәч тә, чамалабрак инде, бәрәңге янәшәсенә асып куюлары бар...
Сугыш елларында безне Чувашстан җире коткарды дияргә була, рәхмәт үзләренә. Көлсу туфраклы дип. аларга налог азрак салына, икмәк үзләренә дә кала икән. Ярый әле «тугар тус»лардагы кебек кырып- себереп китмәгәннәр, кая барып егылыр идек?
Буш кайту
_ ендәр-ястык ялындырып үтсә, кирпеч һәрчак кирәктер дип. бу юлы уфаллага кирпеч төяп киттек. Мендәр түгел, шактый саллы. Исән-имин генә барып ирешсен. Күршеләр әнә бакча казый: утыртыр да. безнең чәчүлек һаман Ялчек юлында. Бакчаң сузаеп калса, аяк сузасың хак башында...
Ярты юлны үткәч, утырып тамак ялгадык. Төенчектә «мәтык» коймагы. Кырда җир казып, былтыр калган бәрәңгене эзлисең, крахмалга әйләнгәне дә килеп чыга: кершән кебек ак. кояшта җемелдәп тора. Шуны пешерсәң, үтәли күренә торган, бик тәмле мәтык була. Үзебез дә үтәли күренә торганга әйләнеп бетмәсәк ярый инде...
Ху-уш. барып та ирештек, инде «кызыл малны» урнаштырасы. Ул кирпечләр тук өйләрне безнең утын белән җылытыр, хуҗаларга күпереп торган күмәч, битләре килгән кабартма пешерер!
Хуш. диделәр шул безгә, килү бушка булды кирпеч үтмәде... Кирпечне кире алып кайттык, саны артмаса да кайтыр якка авыррак иде. Әмма сыйфаты әйбәт икән, җиренә җиткереп эшләгәнбез, утыз чакрымнан артык шылтырап әйләнгәндә дә ватылмаган иде. Барысы да бөтен көе кайтты...
Җан биргәнгә — җүн бирә
ан сакларга кайда нәрсә юнәтеп була. белешсп-«иснәнеп» кенә торасың, бар кайгырткан, сөйләшкән — шул. Әнкәй ишеткән, крахмал заводыннан бәрәңге түбе алып була ди. утынга алыш- тыралар икән. Киттек без дә корырак, күркәмрәк утынны чанага салып. Чират иде капкасына —безнең ншеләр тезелешеп көтә. Колхозлар ферма терлекләренә ташый. Безнең нәүбәт җиткәнче, эңгер-меңгер төште. Зур
Җ
икән заводның түп җыела юрган җире. Элеккесе каралыбрак тора, яңалары аграк, ерганак булып агып чыга Бозлы судан үрелеп, сыгып- сыгып аласың да. йомарлап капчыкка. Кул әрнегәнгә түзәсең инде, ашкынып җыйганда кызышып та китә. Су белән, тир белән баштанаяк юешләнеп юлга чыктык: кайта-кайта өстә кипшенер әле киемнәр
Туктап тын алганда күккә карадым — йолдызлы төн икән Көндезге юештә киреләнгән чаналар җырлап чаба. Чананың «уфалла» кебек кушаматы юк шул. Үзебез дә өйгә ашкынган ат сыман .. Сон гына кайтып ирешсәк гә. бәрәңге гүбен пешереп каралык, язгы өзекне ялгарлык иде Иртәгесен дә бар шатлану шуның өчен булды. Тагын барыйк дип сүз куештык. Тик яз өлгеррәк булды, ашыга төште, кар астына су йөгертте, юллар гөбердәп бата иде юл өзелде.
Инде ничәнче хәвефле язда юллар өзелде. Кышлык бәрәңге, кабакның бетеп килгән чагы. Юл өзелгәндә дә өмет өзелмәде: җан биргәнгә юнь бирермен, дигән. Алай да. ходайдан көтеп ятма, үзен казган, дип кисәтә өлкәннәр
Хикмәтле «лорх»
г _ аптадык инде Ялчек юлын. гакырайгын бетердек Сугышка хәтле Я алган әйберләрнең күз төшәрдәен бәрәңгегә алыштырып тордык.
өйнең мамыклары шул якка очты...
Күршеләр бәрәңге утырта. Ник сузасыз, соңарасыз бит дия башладылар. Чәчүлек юк димисең, сер бирмәгән буласың. Кеше-кара күргәнче. иргә-гаңнан чыгып киттек Әткәй кайткан гөшкә. дип саклаган юрганга да чират житте. Бәхет йокламаган икән, ходайның рәхмәтле чувашына туры килдек. Мөлаем хатын иле. бәрәңге пешереп ашатты, берәр стакан сөт тә куйды Ире фронт га. кайткан төшенә зәңгәр сатин тышлы матур юрган булды, дип сөенеп калды.
Кулы җиңел булды ул хатынның. Бу баруыбызда юл уңды, әнкәй әйтмешли, фәрештәнең амин дигән чагына туры килгәндер Юрган хакы ниндидер «лорх» дигән сәер исемле аксыл-сары бәрәңге иде Күргән- белгән сорт түгел, ай-һай. уңармы, бакча тутырып шуны утырттыгыз, дип баш чайкады күргәннәр Бүтән чарабыз юк иде Әмма баш чайкыйсылары көзен икән әле. Бәрәңге гәбен көрәк белән каерып торып таратып җибәрдек илаһым. әллә иллеләп инде, эредер үзләре' Тоташ сап- сары буразнаны күршеләр килеп каралы, кызыктылар, күз тимәсен, дидек Менә әкият! Зәңгәр юрган сал ла. алтын сары бәрәңге җыен ал' Безнең авылга «лорх» бәрәңгесе шулай керде Кызыгып, чәчүлеккә сораучылар булды, шулай таралды ул Тагу булсаң, бөтен авы па бер юрган җигә икән..
Вакытлар узып, район газетасында эшләгәндә, авыл хуҗалыгын «ти-рәнрәк» өйрәнгәч. Зур Совет Энциклопедиясендә Лорх дигән галимгә юлыктым. Теге үрчемле, чыдам бәрәңгене шул галим кигереп чыгарган икән Сурәтенә чын рәхмәт хисе белән карап тордым Зиннәг бабама охшаш кебек күренде Рәхмәт сиңа. Александр Георгиевич, дидем Исән- саумы икән дип. гомер теләп тордым ана. Социалистик Хезмәт Герое. СССР Дәүләт премиясе гауреаг ы. профессор Бәрәңге профессоры' Менә бу галим, ичмасам Юкса, профессорлар арасында да ник бәрәңге ашаганын белмәүчеләр аз мени Ана багышлап шигырь дә бастырдым, үзенә җибәрим микән дидем. Ярар инде, күңелләрдә калган, үзе белмәгән яхшылык, рәхмәт запасы булу да кирәк кешегә.
Икенче өстәмәм кырык елдан соң Ялчек якларына кайтуым турында. Бусы инде Казан аркылы Ике ел рот гәп әдәбият-сәнгать атналыгында булдык, сугыш елларында йөргән авылларны уздык Байтирәкне бик текәлеп карадым, шактый вакыт узган шул таный алмадым Әллә
бүтән авыл идеме? Бәлкем, авылыннан бигрәк, өметләнеп караган тәрә- зә-капкаларны гына күргәнмен ул чакта... Ә таллары, бигрәк якын, безне дә танымыйсынмы, дип моңланалар Кичерегез, талкайлар-тирәккәйләр, тукның күзе хикмәттә, ачның күзе икмәктә, диләр, ул көннәрдә сезгә бик җентекләп карамаганмын шул.
Авыл кешесенең, шәһәрдә җиде ел яшәсә дә, авызыннан сала бәрәңгесе күренер, имеш Яшермим, күренсен әле бәрәңге, «икмәктән олы түгелсең» диләр, бәрәңгедән дә олы түгел без. Ялчек юлыннан кырык елдан соң моңаеп, сагышларымны эчтән тынып узганда шул хакта уйландым. Әткәйнең чуваш «туст»ына багышлап язган шигыремне, «Авани. туе!»—дип. сәхнәләрдән укып йөрдем. Илле ел элек күргән бер мөлаем караш та онытылмый.
Ялчек юлына әле дә тузан кунмый, күршеләр ярдәмләшеп яшиләр. Аман юллардан имин еллар узсын...
«Чукынчык»
ерсидәтелне районнан пешереп-өшкереп кайтарганнар кызуы II безгә дә тиде:
Тирес чыгару аз! Төзәтергә кирәк!
Читават белән хисапчыны, ягъни мине орыша. Тиресне без чыгармыйбыз да. сводка безнең кулдан чыга: мәгълүматны бригадирлардан мин җыям. «Пред»нең кызарынып-бүртенеп эчен бушаткач, сүгенеп куя торган гадәте бар. Әле дә шуны ишеттек:
Чукынчык! — диде. Әллә безгә бусы, әллә район тарафына.
Үзе артында аны шулай атап йөртәләр дә:
— Теге «чукынчык» кайтмадымы әле?
Кайтты да. керми торуың хәерле, кәефе юк — йомышың уңмас...
Сугыштан бронь белән кала килгән, хатын-кызларга җитәкчелек итә торгач өйрәнде микән аларча сукранырга? Ә «бронь» сүзен баштарак «борын» дип белә идем. «Борын» белән калган, дигәч, ни булды микән, сугышка ярамастай күренми бит борын шәрифләре дип баш вагам — кызылрак, дошманга ерактан күренер, дип алмыйлар микән? Анда бит иң әүвәл курок тарта торган бармак кирәк. Ә аның ун бармагы да аллага шөкер, кыска-юантык булса да. бөгелә торгандыр, үзенә таба кәкре дигәннәре комачау түгелдер - безнең борын төбендә уйнаганда, төртеп- төртеп сөйләгәндә гел туры була ул бармак!
Сводка бүген үк төзәтелгән булсын штубенки! диде әле дә Әмер кискен иде. тирес чыгаруны арттырырга кушылды. Нәрәткә килгән бригадирга сүз кушам:
Хәсән абый, бүген ничә олау чыкты?
Дәшми. Өзеп кенә «юк» дигәнче, кисәтеп өлгерәм:
Ишеттең бит «пред» ни дигәнне?
Ишеткән, тик ашыгып төшми. Кичә дә чыкмаган тирес, уена да кереп чыкмаган, бүген дә юк. Аның кайгысымы. Мин белгәнне ул да белә. Чана салулаган юл читләренә, күпер гәпләренә аударыла инде, кәнүшнидән ерак китә алмый — кар сөреп йөрерлекме атлар?
Яз инде. ни... егерме олау.
Көнгә күпме тиешен беләсең. Әле үтәлми калганы күпме!
Түшәмгә карап уйланган була бригадир. Икәүләп тирес «җыя» башлыйбыз:
Хуҗалыклардан юкмы? -- дип, янә бер чыганакка этәрәм.
Ну. тагын фермадан бардыр...
Фәлән-фәлән олау өстәлә Тырыша торгач, үзебез дә җанланабыз, дәрт керә, күзгә күренеп арта бит. цифрлар матурлана! Биш бригадир белән шулай, заемга яздыргандай кыстый торгач, йомры-йомры күңелле
саннар осины. Шикле түм-түгәрәк булмасын дип. берәмлекләр өстибез Әзер сводканы күргәч, рәиснең авызы ерылды:
- Тырышсагыз була икән, чукынчыклар! - дип, кин күңеллеләнеп мактап га куйды, күзләрен миңа текәде Керфек какмыйча, уйсыз-буш бәбәкләрен терәвенә тел ияләшеп булмый. Өстәп язган буш нольләр сыман иде алар.
Куен кесәсендәге вазелин тартмасыннан сабы киселгән пичәтен алды да. зелен чыгарып башта шунда басты Киресенчә төшкән «Ирек» колхозын төкереге белән йотты да. түгәрәк пичәтне кәгазьгә шапылдатып. кыйммәтле цифрлар таралмасын-очмасын дигәндәй, ике кулы белән нык кына, озак кына басып торды Күзләрендә «телеңне тыя бел!» дигән янау очкыннары Башта үз теле буялды ла.
Йомышы төшкәннәргә урамда, кырда, кәнүшнидә булсын пичәтне шулай телендә юешләтеп ала. Ул моны бер горурлык белән башкара: күрәмсез. нинди гади сезнең җитәкчегез, ягъни, мәсәлән, кәгазь корты түгел — прастуй кеше, дигәндәй тантана белән карап тора. Аңлаган кеше аңларлык язмышың шушы пичәттә. Шушы вазелин савытында...
Кош тизәге, көл җыю да шактый аргты ул көннәрдә... Кош тизәге кетәктә, көл -учакта, морҗага ут капмаса. корымы да бар Җил очыр- маса. яңгыр үтмәсә Нәүбәттәге киңәшмәдән персидәтел кәефле кайтты
Мактадылар! Үрнәк итеп куйдылар! Зур үзгәреш тәнкыйтьнең файдасы, диделәр. Кисәтүем бик вакытлы булды!
Капылт кына саннар кабарганны күреп: «Сиздем эшеңне, коярмын тешеңне!» димәгәннәр, юкка шүрләгәнмен. Аларның да хисап бирәсе бар. Казан да кысадыр Казан тулы шундый саннар микәнни, «чукынчыклары» кыса Iоргач? Менә шулай, бик яшьли күз буяуда катнашкан булып чыктым Күптән инде без саннар белән эш итмибез Әмма түшәмгә карап, җир ашлаучылар бетми биз. бу өлкәдә булмаса бүтән тармакта. Исәпкә бар. санга юк үзләре, чукынчык!
Әвен жылысы
геннәрнс җыю шактыйга сузылды. Карлы басуда тырпаешып. И җил-буранга кушылып шыелдаган ябык арышларны чалгы белән чабарга йөрдек Бөртегеннән бигрәк, гектар чуты мәгълүмат өчен кирәк булгандыр. Андагы суык, андагы туңулар җелекләргә үткән иде. Кинәнеп эшли торган булса, җылыныр да идең. Япан кырда, аның да түрендә җил уйнаган үрендә. Ялгыз карамадан башка берни юк. ышыкланыйм дисәң, кая сыенасың’’ Тик торсаң да яман соңгы җылыңны open чыгара җилләр. Авылга ерак, өйләгә дә якын түгел
Шул чак га бик кадерле булып җылы исе һәм гөсе күксел төтен килде Әвен дигәннәр иде. сызылып кына шуннан чыга икән Базына төшкән идек җан рәхәте! Оҗмахка тикмәгә елның иң җылы фасылы сайланмаган. Әвенче карт миченә угын өсти, без рәхәтләнеп җылынабыз, күшеккән куллар әкренләп языла Югарыга карасаң сайгаклар тезелгән чатыр бу. өстендә сары көлтәләр. Ничек очкын чәчрәп ут чыкмый Күтәрелеп җиткәнче сүнә икән Алла сакласын, чытып га өлгерә алмассың. күзем тия күрмәсен, тфү. тфү' Әвенче үз эшен белә, ул тыныч Мин бу җылыны, бу рәхәт исләрне кайчандыр тойганмын төсле Кибәннәр елышып утырган ындырыбыз бар иле бит. Бики тау астында инеш аръягында, күперне чыккач га. Такыр ындыр табагында чабагач тыкыр-датып итен сугалар. Кыш Әвендә кипкән көлтәләр булган икән, шул ис хәтеремдә1 Кибәннәрен эшләр җиңеләйгән чорга кышка калдырган игенче, иң әүвәл яңт ырларга хәтле жыеп-җыештырып куйыйм дигән Кайсылары ничәшөр ел юрган маясы шулай сакланган Үзенә күрә келәт инде ул кибәннәр. Тирәләрендә, яңа яуган кар өстендә, тычкан
эзләре, куян эзләре бар иде... Аерым хужалык чактан шулар хәтеремдә калган икән. _
Япан кырда офыктан-офыкка сыеша алмыйча бәргәләнгән үткен карлы кыш патшалыгында чатыр корып әвен поскан, базы тулы җәй Шул җылы белән без эшне очлап, авылга да кайтып ирештек. Бабайлар тәҗрибәсен әвенне искә төшергәч, көздән үк базын казы ткан, утынның корысын китерткән картларга рәхмәт инде.
Куллар өшер дәрәҗәдә туңгач, сөм тоймый башлагач, иң читене — җылыга кергәч: тәннән салкын киткәндә әрнешеп сызлый Ул мохтаҗ еллардан соң алай ук туңган юк шул. мамыклы җылы чор килде. Ятимлектән әрнегән җанның сызлануы да басыла төпле бугай...
Туңып әрнегән кулыңны тының белән жылытмак булып өргәли идең. Өмет, ышанычың белән елларны җылытмак булып яшәгәнсең. Без эшләгән ул басуларда әвеннең эзе дә калмаган, хәзер инде белүче дә юктыр Ул иң соңгы әвенне мин онытмыйм. Искә алгач та күңелләр җылынып китә... Ялгыз карама ата җилдә әле дә туңып юрадыр...
Зәңгәр күзле Фәтхелислам
ч өдрә таллы Чирмсшән борылышына авылдан аерым утрау булып Б оч йорт сыенган Якублар белән кара-каршы Фәтхелисламнар.
Безнең бәрәңге бакчасы да шунда койрык белән сузылган, эшкә барсак-кайтсак та, бер тирәдә без. Берара Фәтхелислам белән икәү Казаклар чагына бер кишәрлектә җир сөрергә йөрдек. Алланган төшләр уелып беткән, сөяккә-сөяк туры килгәндер, ян белән теркәләсең. Сүзгә бирелеп кенә онытсаң инде. Шушы бергәлеккә күләгә гөшкән бер хәл булды...
Бригадир бу юлы сукага үземә генә әйтте: урман буенда калган җир бар, бетереп кайт, сабан-камыт шунда, диде. Киттем ялгызым гына, җырлап. Берзаман атка атланып Фәтхелислам килде. Кызык булды: аңа да әйткән бригадир, икебезне бер сабанга җибәргән' Икебез дә камытка ябыштык: мин җигем дә. мин җигәм! Башта шаярып, аннан чынлап горып китте тарткалаш! Авылдан шактый ерак без. кайтып йөрисе килми, тагын кайсы басуга куша бит, әрле-бирле көн уза! Фәтхелислам усалланып үзенә тарта, зәңгәр күзләре зәңгәр боз сыман. Дус диген... Камыт аңарда калды, ул җикте атларны. Кайтып киттем, ә күңелдә үпкә.. Шулай да. оныттык моны, кенә кумадык: эш өчен тарткалаштык ла. Малайлык инде, һәркем үзенекен итмәкче.
Малайлыктан чыгып барабыз икән. Фәтхелислам 1927 елгы иде. армиягә алдылар. Инза шәһәрендә снайперлар мәктәбендә укыды, хат алыштык Ашыктырганнар, кай арада өйрәтеп, сугышка керткәннәр диген, үлгән хәбәре дә килеп җитте. Зәңгәр күзле дус монда да өлгеррәк булып чыкты, сугыш камыты аңа эләкте. Теге көнне миннән тартып алмаса, сөрәсе җире, миңа рәнҗүе калыр иде. ярый ла юл биргәнмен дим.
Йортлары яшел тәкәрлектә, кушаматы «Акчарлак» иде. Чирмешен буена кунаклаган өчен шулай куштылар микән? Әллә әтисе ак кашлы, ак керфекле булгангамы? Кушаматы да матур бит. үртәгәч ник ачуы килде микән? Ник үртәдек икән, диген... Акчарлакның күзләре нинди була зәңгәр микән'.’ Сугыш бетә-бстә дип торганда, соңгы пуляларның берсенә барып өлгергән Фәтхелислам. Озаграк укыткан булсалар, тиздән кайтып. камыт өчен тарткалашканны көлеп искә алыр идек, муен булса, камыт табыла икән бу дөньяда, дияр идек Башлар гына сау булсын, дип тә өстәр идек әллә...
Карурман карлы урман
рман юллары. Урман кисәргә -җибәрүләр ел саен бер куркытып ала. Бригада оешып, кыш буена китәсе лә. кыш буена, үзенә дүрт-биш кубометр утын салу гына түгел Быел нәүбәт безгә дә җитте. Фронтка кирәк паровозлар утын ягып йоргән чак. шахталар кәгә. Таләп кискен, гәртип каты: авыл советына задание җиткерелгән кеше тап, фәлән кубометр агач кисеп озагылсын! Өс-башың ничек, кар ерып эшләрлекме, өйлән читтә яшәргә азык-гөлек бармы анысы синен хәсрәт. Тиз генә җыенын, китәргә iиешсең, икеләнеп, зарланып торырга юк. Утызлап хагын-кыз. ир затлары Салих белән без икәү. Ярый әле бергә, җан тынычрак. Таза егет, мәлен-әмәлен белә, урман эшендә батыр. Ни барны төенләп, бәрәңгене җылырак төреп, талчыбыктан үрелгән әрҗәне чана! а салып, икәүләп җигелдек Эңгер-меңгер җиткән иде. буран да кузгалып тора. Әмма район кушкан, андагы буран яманрак, тыгыз-лыйлар;
Бүген үк чыгып киткән булсыннар!
Бурап-бурап юлга буран салган, кар ерып чана өстерибез. Бу якка йөрүче сирәк, чана юлы төшмәгән Бурап көчәйгәннән-көчәеп. күзне ачырмый, җиле кисә. Юлны югалта башладык, адашмагаек. Төн. караңгы. Көч-хәл белән Биябаш авылына ирештек: шунда кунарга, гаңнан кузгалырга булдык. Авыл советы сводка биргән, без инде урман миендә...
һай ул өй җылысының рәхәте, кайнар мичтә җылыткач кулның гатлы-әрнүле җемел-җемел килүләре Түзәсең, бер генә түзмәгән, әрнер дә бегәр, аннары җиңел булыр Әрнүле еллар да шулай бер үгәр Өг ге инде, кисте ачы бураннар. Дәреслектәге шигырь телгә килә
Урамда буран.
Мин өйдә торам.
Тараза аша
Тик авыз ерам
Тәрәзә аша гына ерыла икән, салкын бөрештерсә, өшегән авыз гаслап- җайлап сөйли алмый. Кыш буена китәбез, яг кешеләр арасына, авыр, хәтәр эшкә Җан тыныч гүгел. әмма буран канны кайнарла г ты. мәхәббәтем дигән гатлы серемә бирсләм. Имеш, кигәм. имеш, яратканым кала.
Тал бөреле, тал бөреле.
Тал бөреле була икон.
Жан яраткан, күңел 1 арткан Яр бер гена була икон
Шушы бик таныш җырны, әле генә үз тынымнан г угандай. көндәлегемә ягып куям. Җан яраткан Анысы да хыялда гына Мин киг гем. ул аулак өйдә егетләр белән зәлидә әйләнә, «морҗа ябарга» чыга Көнләшү сыман нәрсә йөрәкне чеметеп ала. Ә сон. әкәмәт, хакың бармы ул үзе дә белми Урамда гүгел буран минем күңелдә Хыялыңның да «тәрәзә аша тик авыз еруы» ихтимал. Ник шу л хәтле «мәми авыз» мин. дигән «кыю» фикер килә үкенү мәшәкатьсез шул
Күңелдә бүтән борчу калка: чьи ып китәр алдыннан г ына авыл советы мине бригадир итеп билгеләде: учетчик, бригадир ярдәмчесе булган, исәп-хисапны беләсең Урман иген кыры гүгел. пичек булыр’ Ярый әле. өйгә кышлык yii.ni әзерләп, ташып калдырдык
Әлеге буранлы көн 1944 елның 18 ноябре дип теркәлгән Берсекөнгә урманда 16 яшем туласы метрикам бу гмагач. килен белмәгәнмен
Урманда бу pan Бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы урманда без: агачлар шәй гәнә башлаганда ки гәбег. карурман бу гып кушы г гач кайтыр юлга. Балга билдә, пычкы иңдә Якты көндә баш кү
тәрми эшләгән, агач еккан, метрлап тураган, ташып өйгән кешеләр кайта Гәүдә ватылган, аяк-куллар җилдә шаулаган агачтай гүләп-зың- лап тора, төптән кискәндәй аварсың төсле. Ничек кенә кайтып егылырга Шушы газапны кабатлар өчен таңда янә ашыгып^кузгаласы. Үз хуҗалыгыңа утын әзерләгәндә чиге бар. берничә көннән бетәчәк Үпкән, авызга капланып, йөрәгең кызып-кызышып. күз алларын томаланганчы җиргә иелеп пычкы тартасың.. Бетмәс-төкәнмәс интегүдән арынып, кайчан бер тураеп агач башына карармын, пар күтәрелгән бүрек белән битемне сыпырып, күкрәк тутырып сулармын? Иге юк. чиге күренми: иртәгә дә, киләсе айга да. кыш буе газап көтә. Урман кисү, таш кисүгә тикмәгә каторжаннар куылмаган. Без шундыйлар рәтеннән алайса...
Менә шул эштә солдаткалар, үсмер кызлар Йортта ир заты барында алар урманга баш тыкмаган, арба-чаиаларда көйле шыгырдап, таза ис аңкытып имән яркалар ишегалдына килеп кергән, күңелле булган. Кай- чакта каралтыда кулдаш булып пычкы тартышсаң да уен гына — ир кулы нык. ипле йөрткән, авырлыкны сиздерми генә үзенә алган. Инде шул пычкылар урманда: еллар буе каралмаган, кулдашың да йолкып-йолкып тарта, син дә аңа салынасың бер-береңне талкыйсың Пычкы тоткалары. балта бушаган, үтмәс тешләре кысылып беткән. Күгәргән балталар. кисүдән бигрәк, сугып сындыргыч тукмактыр Менә шулар белән эшлә, норма тутыр. Күбесе буш кул белән килгән, аптырап тик тора агач белән янәшә. . Ярый «лучковый» дигән пычкы бирделәр — нәзегрәк агачларга «теше үтә»...
Кышкы урманда кар билдән: ерып-йөзеп йөрисен. Агач аударганда төбен таптыйсың, ботаклар тазартканда, буын-буын кискәндә кәүсә буйлары такырлана, әрле-бирле ташып өйгәндә тәмам ындыр табагына әйләнә...
Урман кисү — балта чабу, пычкы тарту гына түгел. Менә, агач төбенә килеп бастың, кай тарафка аварга тиеш ул? Төшәр җире нинди—терәлеп калмасмы? Кай яктан ләке аласы? Әмәлен белгән кеше бер карау белән чамалый. Хатын-кызның урманчылыгы шундый гына—килә дә чаж- чоҗ. каян туры килде, шуннан кисә башлый. Тик гөрселдәп авасы юкә янәшә өрәңгенең карын коеп кочаклый да. аерылырга теләмичә селкенеп- дулкынланып тора.. Кисүчеләр читкә качып, кызыксынып шуны күзәтә, башларында нинди уйдыр Ярдәм кирәк боларга. күсәк кирәк — әкрен генә агачларны каерып шудырасы, җиргә егып саласы — баш очында әҗәл булып тормасын.
Кышның бураны - чеметеп-чәнчеп алган кары була, җебеткән юеш көннәре дә... Ни булса да без урманда, ышыкланыр урын юк. Аяз көнне дә күктән кар ява—агачка балта белән суккан саен өстенә. яка эчләренә тула.
Тәңкә карлар яуганда урман бик матур, матурлыкны без дә күрәбез аны. Өстенә явып, тирләп-пешкән аркаңа сеңеп торса гына җайсызрак. Урман тавышлы, урманда кеше күп. яңа кишәрлек ачып эчкәрәк үтәбез. Йөзләгән хатын-кыз. яшүсмер эшләгән карурманда корбансыз булмады: агач ава. кешеләр ава. . «Агач баскан!» Бу яман хәбәр дәрманны суырып, тез буыннарын дерелдәтеп ала. Бәла - аяк астыннан чыга, диләр, урманда исә бәла күбрәк өстән төшә — фронттагы кебек. Баш очымдагын мин дә күргәләдем...
Моң
1945 ел безгә урманга килде. «Каршыладык» дия алмыйм, бәйрәм итәр чак түгел — гамәлдә юк. Бәйрәме булмаса да. Яна елны ике ай көттек Урман әле дә кочагыннан ычкындырырга ашыкмый. Ниһаять, форсаттан файдаланып, күндәм чаналарны авылга бордык Бераз хәл
алырга исән. Кешеләр дә алмашына алай җиңелгәрәк килә, көч яңара Бусы бригадир! а кагылмый, диделәр, урман юлын, исәбен белгән берәү калырга тиеш
Яңа елның икенче көнендә кайттык. Тәмам тынычланып, учак төтене сеңгән көндәлекне онытканмын. Каләмгә тартылу - шигырьгә иң якын килгән чак иде Ул көнне яхшы хәтерлим. Шау-шулы вакыйгалар истән чыга, ә күңелнең тәэсирле бер халәте гомергә кала. Тойгы-вакыйга буладыр ул!
Ак бураннарга уралып, йомшак сыйпап иркәләвен тоеп дөнья тын калган Кырыслык, авырлыклар кыскан жаның иркенлек тели, бушану көю. Моңлы, сагышлы күңелнең татлы сызлаган чагы Яклаучысыз. Я1им бала өчен гадәти күренештер Яшәүнең олы мәгънәсе, кадере ачылган көнем бу. Шушы ак-саф мохитта мин дә кирәкмен. әйтер сүзем бар. «Моң» дигән шигырем шул көнне язылды 8 гыйнварда Менә ул:
Шул көнне язылган «Исiәлегем туган җиремә» исемлесе дә бар Ерак кигмәсәм дә, туган авылымнан читтә уйлану-юксыну тәэсиредер Булачак аерылуны сизенүме
Тәүге шигырьләрнең очын эзли торгач, юлыктым мин аларга. «төшенке» дип. санга сукмаганмын . Шшырь чишмәм саркып-саркып кына борынлады. Тоя идем, төшенеп кенә җитмәдем шикелле. Хыялымны да. мәхәббәт белән бергә яшерә идем. 1944 елның 22 августында көндәлеккә теркәлгән шундый юллар бар: «Бүгеннән сон шигырьнең язылган чме- лосын куярга кирәк» Моннан алда да нәни-нәни парчалар бар
...Яңадан урманга китәргә җыендык, култык астыннан сүс бауларны үткәреп чанага җигелдек, әле эш бетмәгән. Тик бу юлы минем авыр юлны җиңеләй ген. үзем өчен күк канусы ачылган, канат булган ил- һамым-моңым юлдаш иде .
.. Урман кисүчеләр бригадиры итен колхоз идарәсе, авыл советы һидиятуллии Шәүкәтне җибәргән иде Бу юлы «бер миндә ике мин» Шәүкәт Галиев тә бара Бу хак га перстгдә телләр белми Хәер, тегесе дә. бусы да бушлай йөри Рәсми дөньяда бабам исеме, хыялымдагысы Галиен беренче шигырьләрем белән уйга килгән Бу хак га 1950 елгы ятмам бар Район газетасына керен бер ел эшләгән егет чагым яза (стиле заманынча купшырак булса да. нияте ачык)
«Минем фамилиям Галиев Шигырьләремдә шул Үземә псевдоним эзләп маташмадым, әтием исеме торсын, анын истәлегенә һәйкәл булыр Гаш басмада күрем дә, «син яшисен, әтием», диям. Бу исем белән эндәшкән дә тыныч кала алмыйм Иҗат итеп яшим, минем белән анын исеме яши. истәлеге изге, горурланып кабатлыйм »
Язам оле җырларымны. Укырсыз, калсын монда Әи герсез, булган баланын Башы кайгы һәм моңда
Гаспломагсз елларны.
Еллар гаепле түгел. Нәрсә әйтергә белмәгәч. Әйтә моны тик күңел
Сагынырсыз кайчак мине, һәм укырсыз җырларны Күреп җырла) ы кайт ыны Каһәрләрсез елларны
Искә алып әгәр мине. Укысагыз җырларны. Җырларым аша күрерсез Мин яшәгән елларны
Беләсезме, безнең яклар. Икс урман арасын. Cai ышан чакта телгәли Шул йөрәгем ярасын
Кояш чыкса, күзорсло Елга остсннән томан.
Шунда гына, якын гына Туган ил тора сыман
Белмим ник алай икәнен. Туган ил якын була. Әллә шунда үскәнгәме. Озслеп сагындыра.
Икебезнең исем янәшә торганда гына тулы ул. инде тулаем шуңа күчкәнмен, күнеккәнмен. Ә биз ул - минем икенче гомерем. Беренчесендә - һидиятуллин мин...
Салкын карда кайнар учак
«1945 ел. 21 гыйнвар.
Кара.мае ар урманы Эшкә оардык Менә шунда...»
Көндәлектән.
енә шунда...» дип. серле генә өзеп куйганмын. Болай да оны- «м тылмаслык шул. оялу хәтергә уела. Уңайсыз хәлдә калдым.
кыз каршында сынаттым...
Кышкы урман, чатнап-чатнап учак яна. дәртләнеп кабынып, кәефле үрли. Пычкы чыҗлавы. балга тукылдавы, шаулап-шапылдап агачлар ауганы ишетелеп тора, буранланып-тузгып ботаклардан кар коела Көндәлек эш — моңа күнегелгән. Ә менә учак янында ял сирәк тия. Бигрәк тә өч десятникның бергә килеп тату гына утыруы. Көнлек кубометрларны ачыклагач, мин дә җылыга теркәлеп торам, учак безнен делянкада.
Утка карап уйланырга яратам, күңелне тын хыялларга тарта, үзенчә көйли Ак кар өстендә кызыл учак. Кырыкмыш тай сыман сикерен- гәләп йөргән Гөлчирә-десятник тә килеп утырды. Сырма чалбар кигән, башында бүрек, тиктормас чәчләре бөдрәләнеп-ташып чыккан. Иреннәре утлы күмер, чем-кара күзләрендә чатнап-дөртләп кабынган чая утлар... Бар торышы белән үзе дә тере учак ул. көлмәгән-чыркыл- дамаган чагы юктыр! Учак —читтән матур, якынрак килсәң- пешерә. Гөлчирә-учакка үрелеп кул җылытырга сузылучыны сизеп торабыз — десятник егет. Кыр сумкасы аскан, хәрбиләрчә кырыс кылана. Кылыч борынлы, чытык чырайлы чандыр начальник. Өченче десятнигебез -киң явырлы, шадра керәшен егете. Тач менә чегән инде} Үзе дә шул хакта сөйләп тора:
Чегәннәр килгәч тә үз итте: «Әйдә, безнең белән!» диләр. «Юк. минәйтәм. авылдан китмим!» «Алайса, монда тылмач бул!»
«Нинди тылмач?» — кызык тоелды бу миңа. Өй борынча йөрибез Мин таныштырам:
«Оста багучы, бик рас китерә!» — дим. Чегән хатыны үз телендә мыдырдый. мин «тәрҗемә» итәм. Чегәнчә белүем — кытай, итальян чамасында, ишеткән дә юк иде.. Менә ул. күрше апайның уч сызыкларында алтын балдаклы бармагын йөртә-йөртә үткәнен, киләчәген әйтә.. Йорттан-йоргка. шулай авылны әйләнеп чыктык. Даны таралды, халыкны шаккатырганы — үткән тормышны рас әйтеп бирүе!
«Каян шул хәтле белә диген? Кызың Шатурда торфта икән. ди».
«Ә миңа ФЗУ дагы малаеңнан хат килгән, ди!»
«Кара сарыгың югалып табылган насыйп мал. ди.»
«Зөя төрмәсендәге иреңә сохари илткәнсең, дип тора бит. билләһи әгәр.»
«Ә үзе безнеңчә бер кәлимә сүз белми. Булганын уч төбендәгедән күргәч, буласын да рас китерәдер?»
«Китерә инде» минем ярдәм белән... Әнә биз. кәжүнни йорттан яхшы хәбәр килер, авыл белән шатланырсың, ди. Сугыш бетәсен әйтә. Мондый да дөрес әйткән багучыны күргән юк иде. ди авылдашлар. Кемне мактыйсын белмисез, ачык авызлар, тылмач булганга белә ул. дип бик кычкырасы килә дә — бу хакта авыз ачарга ярамый .. Авылдашларны мин шәп беләм. кулларына карыйсы юк имән кайрысыдай инде!
Табышлы багучылар мине дә буш итмәде Бик кыстаганнар ие дә, ризалашмадым Бүтән авылларны болай ук белмим лә Мина дөресен сөйләрлек булсын, мин бит алдап бер сүз дә әйтмәдем, бераз юаттым гына. Чегәннең чибәр кызына да кызыкмадым үзебезнеке үз инде!
Керәшен чегәне кабак орлыгыдай сары тешләрен күрсәтеп көлеп ала. «әйе бит?» дигәндәй Гөлчирәгә карый, утлы күмерләрне әйләндерә, сызгырынып-көйләп куя
Син, әкәмәт, тәмам чегәнсең икән ләбаса! .тип. бармак янаган итә Гөлчирә-чибәр Җитте аллашу турында сөйләргә, хак дөресенә күчик, «почталы» уйныйбыз!
Минем өч начальник кәгазь-каләм алды. Төп башына утырып, бер- берсенә хат язалар. Мин катнашмыйм, тиеш тә санамыйм, андый уеннарда каушап-югалып калам. Учакка чыбык-чабык өстәштерим Менә безнең десятник-кылыч борын язуын бөкләп, эре генә Гөлчирәгә сузды. Утырган төштән генә кыз торып, үрелеп алырлык игеп Шундый ул. Гөлчирә белән дә начальник булып сөйләшә. Кызыбыз хатын укыды, көлемсерәп куйды да. җавап яза Көтә егет, бармакларын кыр сумкасында биетеп. Яза кыз. үзе елмая, бит алмалары чокыр танып тора каһәрнең. (Мин җырлар җыям: «Чәйләр салып эчәр идем бигең чокырларына » дигәне дә бар ) Язып бетерде дә. учак аркылы үрелеп миңа сузды! Күзләрем ялгышамы, учак төтененнән йотлыга яздым. Мин бит уенда түгел! Аптырап кәгазьгә күз салсам: « яратам» дигән сүз ярылып ята
- Китер монда! дип торып басты жавап көткән түрәм Шуны уйлапмы, утлы күмердәй пешергән хаттан котылырга теләпме, тизрәк тегеңә суздым. . Йолкып та алды, күз төшергәч, йомарлап утка да атты. Иләсләнеп букчасын янга чөеп, кар ерып китеп барды. Аны гына тыңларга тиешләр, мәхәббәт тә нәрәт кәгазенә язган әмердәй үтәлсен, дидер.
Минем хәлем хәл, Гөлчирәдән оят. Пичекләр үкенгәнемне үзем генә беләм. Кызлар хатын чит кулларга тоттыр инде «Җебегән!» дип үземне битәрлим. Ә Гөлчирә шелтәләп сүз әйтмәде, карашы белән дә сиздермәде. Тыңламас чәчләрен төзәткәләп. шаян җыр көйли-көйли участогына йөгерде. Бит алмалары татын да кызарган: әллә учактан, әллә уйнап- көлеп сөйләшкәнгә... Ә бәлкем, барыбызны да үртәп, шаярткандыр.' Минем күзләрдә дә соклану күргәндер, битарафлык түгел..
Керәшен-чсгән моңсуланып калды Ахрысы, дәртләнеп сөйләве Гөлчирә өчен булды. Дүртебез дүрт тарафка кит тек, учак ялгыз калды
Моннан соң да бергә эшләдек. Теге уен турында ләм-мим «почта» ябылды Бер көнне кылыч борын белән чегән тылмачы Гөлчирә турында сөйләшеп алды:
Яшен киметеп күрсәтә аңа унсигез генә түгел!
Егерме үк бардыр инде!
«Карт кыз» икән, тиң түгел, янәсе Йөзем ныграк өлгергән булып чыкты! Чибәр-чаяларга күз төшә, әмма минем бит күңелдә кабынган үз учат ым. яшерен учат ым бар Уйнап та. чынлап та хат та язмыйм, андый кыюлык юк миндә Хыялымны чит тән генә күзәтәм Нәрсәгә өмет тәнәм. пи көтәм? Язмышны сынаган сыман Бәхет өчен көрәшергә кирәк, ди бит китаплар?
Яшьлегемнең кайнар учагы әле ю күңелне җылытып җилфердәп талпына Ялкыннар хат лардан күчкән сөю сүзләредер Килде бер кон. мин дә. ишеткәнемчә, тун алдыннан «үткәнгә бар тык күпер төрне яндырам» дип. кызлар хатларын төн уртасында мичкә яктым Аның хатлары әле дә бар. сабакташ та сак татан мин язганнарны
Яшьлек үкенечләре, сафлык, төнаһсызлыты Ут хат тарны ялкынлы уттан алып яңартып булмый шул Янган ул еллар, янган ул гомерләр, ак кар өстендә кызыл күмерләр текә көйри Күперләр күмер бутса да. утраулар ка ттан хатирәләр көле астында кайнар очкыннар көйри
65
Әйе. Гөлчирәгә инде, «егерме үк бардыр ..» Бардыр, керәшсн-чсгән юраганчадыр, минем күз алдында һаман шундый ул. Авылын да белә идем, безнең Тау ягыннан ул. Тагын бер килеп очрар да сыман иде...
Беренче паспорт
ир сөрдек, чәчтек, урдык, икмәк ташыдык кулдан үтмәгән эш калмагандыр. Әмма хыяллар киләчәккә максатка ашыга, канатлар гына юк Ятимлекне сыңар канат, диләр. Паспорт та канат икән, ансыз район үзәгенә дә оча алмыйсың.
Көтмәгәндә бәхет елмайды, колхоз яшь кадрлар: ферма мөдире, ветфельдшер укытырга тиеш. Уналтыбыз тулган, миңа өч айлык. Салихка алты айлык паспортка рөхсәт булды, идарә шулай хәл иткән. Хәстәренә керештек Кайбычка барып карточкага төшәсе. Салих әйтә, чаңгы белән тиз дә. җайлырак та булыр. Көне кояшлы да. җил каршы өтеп ала Ярый әле юлның яртысы җылы: «урман мукшы ызбасы» дин белеп әй 1 көннәр...
«Кызыл байрак» артелендә карточкага төштек. Жил кискән битләр ничек чыгармы дисәк, андый нечкәлекләр беленми, бармак очы тиклем генә сурәте. Затлырак булсын дип. Бибигайшә ападан шәкерт абый кәчтүнен сорап торган идем, сыңар якасы гына күренә пичәт төшәсе урынны кыеклап ак калдыралар икән. Авылга кайтып, яңадан Подбере- зьега хәзерге район үзәгенә барасы булгач. Кайбычтан шунда киттек. Шактый ара. тик безне инде өмет йөртә. Анда "колхоз квартиры» бар бер абзый белән килешенгән, шунда кереп йокладык. Туу турында таныклык кирәк. ЗАГСтагы марҗа татарча белми, урамга чыгып, гарәпчә таныган бабайны эзләдек. Рус авылы булса да табылды, гозергә карышмый авыл кешесе, үзе дә йомыш белән килгән. Шактый актарды, ахырда тапты. Марҗа таныклык язды. Карасам. «Таукат» диелгән безнең исемнәр ят. аңлаешсыз аларга. Төзәтергә ярамый, ди. Паспорт язучысы хәлгә кермәсә. эшләр харап иде.
Ниһаять, хыял кошыбыз кулда! Маяковский әйткәнчә үк горурланырлык түгел инде — учка куярлык юка кәгазь өф дисәң дә очарга тора. Бөклә дә куен кесәңә сал. шушы синең беренче паспортың, югалтма Чыпчык канатыдай кәгазь таяныч булыр. Габделхак җизнинең кайгыртуы әле бу.
Рус теле, сыер теле һәм латин теле...
уадагы республика колхоз мәктәбенә практикларны теория белән «дагалау» бурычы йөкләнгән Өч айда мин һәр яклап белемгә баеп, ферма мөдире булып кайтырга тиешмен Барлык фәннәр дә рус телендә шунысы котны алды. Сиздермәсен дә. шул хафа эчтән кимереп тора. Күнегәсең икән, бик төпле өйрәтәләр, хәтта хисапчылар төзисе еллык азык балансын да эшлибез. Юк азыкка нинди баланс дип. җан асрарга хуҗалыкларга таратылган сыерларны, күтәрмәгә калган атларны күз алдыма китерәм.
_ Бер военком хәрби әзерлектән керә. Сталинның җиде удары турында бик тәфсилләп сөйли. Истә калган ике вакыйга терлекчелек дәресендә булды Менә күргәзмә әсбап сыер макеты. Өстен ачсаң, эчке әгъзалары үпкә-бавыры. ашказаны, йөрәге һәммәсе җайлашып-ярашып үз урынында, тиешле хәлендә тора. Укытучы шуны зур өстәлгә бушатып буташтыра да. янәдән урнаштырырга куша. Кем ничек сабак үзләштергән? Бер кыз һәммәсен сыйдырып, башлы-мөгезле капкачны япкан иде. «йөрәк» артып калды...
Безнең йөрәккә борчу салганы, иң миңгерәткәне, русчасы өстенә. терминнарны латинча ятларга тиешбез! Рус. латин телләре өстенә тагын... сыер геле дә өстәлде! Искиткеч ачышым шушысында булды. Авыздагы гел дигән нәмәстәкәйне ит кисәге дип бик ялгышканмын. Тел күрсәтеп кызларны үчекләгәндә авызымда нинди катлаулы әгъза тирбәлгәнне белмәгәнмен. Наданлык бәласе! Тикмәгә генә тиктормас түгел — әллә ничә мускуллы икән. Тел өсте, асты, уңъяк, сулъяк мускуллары. . һәркайсын. русчасы белән бергә, латинча әйтергә тиешсең. Хикмәти хода, минем башка сыймаган бу кадәр латин сыер авызына ничек сыя микән?
Сыерның сөте — телендә, дигән халык. Әллә шуны тупма-туры мәгънәдә аңлап, фән әһелләре җентекләбрәк өйрәнергә булдылар микән'.’ Сыер теленнән сөт алу өчен улакка нидер салырга кирәк ләбаса! Эчләре эчкә, тышлары да эчкә ябышкан кабыргасына «инвентаризация» ясарлык хәлдәдер. Бердәнбер ябыкмаган төшләре мөгездер, яхшылабрак карасаң, мөгаен, алары да сыза төшкәндер Мөгезнең дә латинчасы бардыр әле?
Күргәзмә әсбаптан тел схемасын карыйм да. авызларын югары күтәрен мөгрәгән сыерларны ишегәм — түбәдән салам төшмәсме дип ымсынып көтәләр. Төшәсе төшкән шул инде: сыер ялагандай калган
Латинча яглаучы. булачак мөдир теленә дә пидер салырга кирәк бит. Бусы мине бигрәк борчый: «азык балансым» очы-очка чак ялганып, өзеләм-өзелә.м дип юра.
Буранлы юллар, ураулы юллар...
«Бүген Буадан авылга кайтып киттем. Әй буранлы да иде сон Бик ардырды Әллә канлардай әйләнеп кайттым...»
9 март 1945 ел.
Көндәлектән.
әүгелдс кызы да җыена иде. бергәләп кайтырга булдык. Иртән г [ чыксам, күз ачкысыз буран. Күренмәде кызы, тимер юл ягалый
киме микән'.’ Нишләргә? Кайтмый да хәл юк кичәдән бирле тәгам капмадым. Юлны да белмим. Ялчеккә шоссе бара, анысын беләм. Буран күмәрлек түгелдер, юл Kai ысын ничек тә югалтмам, дин. тәвәккәлләдем. Беләм. урау булыр. Чувашстан аша. Ялчеккә җитсәм юл таныш
Атаклы март бураннары: кары сылана, җиле кисә. Аптырагач аркан әйләнеп атлыйм. Биткә сарган карны сыпырып, уч төбем белән җылытам. Атлыйм да атлыйм, узып та киiмиләр, каршы очраучы да юк Буран дип чыкмыйлар. Онытылган, ташланган юлдан барам шикелле. Авыллар да очрамый. Кешесез юл күңелсез, шомлы Дөрес барасыңмы сорашып га булмый.. Берничә адымнан берни күренми Упкынга төшәме бу юл. күккә менәме’ Буран эченнән атлыйм, кайчан, кая җигәрмен бу юлдан беренче үтүем. А п а барамдыр бит.’ Ниһаять, бер авылга кергәч, белением дөрес икән Кереп су да эчмәдем. Эчәсе килми, ә ашарга сораучы мин түгел инде
Бурап да’буран, барам да барам. Көннең кайсы вакыты, төш узгандыр. Як гыда кайтып ирешәсе иле. караш ыга калсаң харап, япан кырда нишләрсең Буран сыртлап са нап, ю i катысыннан язмыйча, чак эләгеп килом. Йомшакка юшсәм. шып туктыйм, як-якка аякны күчереп карыйм, ялгап кит ом Кабаланыр!а. каушарга ярамый юлны язарсың Туктарга да ярамый мәлҗерәп-оеп. мәңгегә йоклавың бар Атла, атла. алга, алга...
Якты көн буе кайттым. Көн озынлыгы унбер сәгать ярым чамасы. Тәмам арып җитүнең ни икәнен караңгы төшкәндә белдем. Ачыгып күз алларым караңгылана дип торам. Тәүгелде урманы Инде аз гына калды. Юлны кишәрлекләп бүләм: әнә теге ат алмасына җитәм дә. туктап хәл алам. Чана салулаган үргә менәм дә. ял итәм. Аяк өсте хәл алам, утырсаң тора алмассың. Үземне әйди-әйди киләм. Кайтып кына җитим, өй җылы, әнкәй бәрәңге пешергән, өлгерим. Сәкегә сузылып ятармын...
Көн буе буран ерып, җил сөзеп атладым, терәлеп ял иткән булмады. Соңгы тәрәшлеләр дигәндә, бурап-буралап өелгән кар тавына җиттем: үзебезнең тыкрык! Инде төн, хәзер тәрәзәдә ут җемелдәр Ишегалдына кердем, болдырга бөгәрләнеп буран ягкан, җил уйный, ә ишек бикле... Хәерчегә җил каршы... Монда утыру да ярамас, тирләп, йончылган көе. туңып үләргә мөмкин... Тау башындагы почмак тәрәзәсендә уты-йол- дызы күренгәч, тынычландым: әнкәй Сафиябану аптый янында!
Мендем ул тауга да. Әнкәй анда. Өй җылы. Сафиябану аптый бәрәңге кабыгы пешерә, парлы-әчкелтем истән таныйм. Киптереп, төеп он итә ул аны. Чүлмәк табакка аш состы. Шундый тәмле булыр икән! Зарыккан карынга кайнар йөгерде. Таудан төшәрлек хәл керде...
Озак кайттым Буадан, кайтып ирешә алмам, карлы-буранлы юлның очы булмастай иде. Бер гомер кайттым сыман, яхшы хуҗа этен дә чыгармас көн иде. Мин чыктым. Ачлык-хуҗа чыгарды, нужа куды. Кемнең кемдә ни гаме бар. кем күргән кая киттең, адаштың ни. югалдың ни каян эзләргә дә белгән кеше юк...
Үз дигәнемә ирештем, туктамадым, үзсезлелек булышты. Үҗәтләнеп басмадан суга үрелгән малайны үземдә таныган чаклар әле дә була— холык-гадәт гомерлек икән... Буранлы юллан атлаган үсмергә инде балам, оныгым кебек кайгыртып, шөбһәләнеп карыйм: адашмагае, хәлсезләнеп егылмагае... Әмма ерак киләчәктән бер телем икмәк тә суза алмыйм, каршысына бара алмыйм бу көннәргә ул үзе килеп җитәргә тиеш. Үзе! Ә җитәрен беләм. киләчәктән күреп торам. Ул чакта исә киләчәккә өметем-ышанычым буранлы юлларга маяк иде!
Бер атнадан Салих та кайтып гөште— бер генә игәрчегә артык иде шул алганы.
1945 ел. 9 май
атар хатынының күзеннән яше чыкса да. авызыннан иңрәү тавышы Ц чыкмый. Йөрәктә кату калса кала, яулык читен тешләп түзә, әрнү өнен эчкә йота.
Йокы аралаш ишеткән хәвефле авазлар гайре табигый иде: үр- сәләнеп-үкереп, нидер әйтеп-әйтеп берсе җылый. икенчесе кушыла... Башымны күтәрсәм, фатир хуҗасы әби урамнан кереп мендәргә капланды, кызы Майсәрә, юата-юата. үзе дә тыела алмый.. Хатын-кыз җылавы бәгырьне өзә. әнкәй үксегәндәге үрнүләр яңара. Ни булган бу йортка, нинди каза килгән? Фаҗига, коточкыч хәлдер. . Пожармы? Үлем-җетем- ме? Йокымнан айнып як-ягыма карыйм тәрәзәдән төшкән кояш күзне чагылдыра. Мине күргәч, әби сулыгып-тотлыгып нидер әйтмәкче:
— Су-гыш... су-гыш...
«Нинди сугыш?!» — дип котым алына...
Сугыш беткән... — дип. тагын ыңгырашып җибәрде.— Безнекеләр кайтмас...
Иренең үлгән хәбәре килде шул, Майсәрә апаның кияве дә һәлак булган. «Сугыш беткәй? Җиңүме?» Өнеммс-төшсмме. килдеме ул көн? Менә беренче минутлары шулай, шатлык белән кайгы катыш. Әткәй... ул да кайтмас... өмет өзелде. Әле фронтта кебек иде. Хатип абый. Сафиулла
абый... Менә шушы кояшлы май көнен күрә алмадылар. Җинү килер дә. сугыш 1ашы йөрәктән кубар, жип-җинел булып китәр сыман иде
Сугыш башлану хәбәре таңда куркыткан иде. бетүе дә сискәндереп уятты. Шул икс арада дүрг елга сузылган караңгы, авыр төне
9 майда көне буе бәрәңге бакчасы казыдык. Мәрхәмәтле, имин кояш астында тирә-күршеләр дә туфрак әйләндерә. Әнкәй дә җылый-жылый жир казыйдыр Мин кайткач, тагын җылар. «Җиңү!» дип берөзлексез шаулый радиолар, урамда шатлык авазлары Бик хәтәр ут капса, халык урамга ташып чыга. Пожар сүнгән шатлык иде бусы Левитан тавышы тәннәрне ЧЫМЫрДатыП күзләргә яшь китерә Шаукымта бирелеп, МИН дә көндәлегемә күтәренке-шапырынулы гәҗит сүзләре тезәм
«9 май. Бүгенге көн минем көндәлектә генә түгел, бәлки бөтен дөнья тарихыңда үзенә бер аерым югарылык, онытылмас булып урнашырга тиеш Чөнки дүрт ел диярлек дәвам иткән бу каты сугышта совет халкы бөек полководец Сталин һәм безнең большевиклар партиясе җитәкчелеге астында җиңеп чыкты
Бу сугышта совет халкы һәм татар халкының батыр уллары, горле милләт халкы, туганнарча кулга-кул тотышып, үзләренең илеи басып кол итәргә теләүче фашист варварларга каршы әле дөньяда һәм сугышлар тарихында булмаган тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп сугыштылар Бу безнең өчен гади сугыш түгел иде. Боек Ватан сугышы иде
Ләкин башкаларын язмыйм, моны һәр газета битләрендә укырсыз Шулай да. их. шатлыклы булды! Уйлап кара әле сугыш туктады Ничә елдан бирле зарыгып көткән көн. ниһаять, килде! Ул күрсәң иле халыкның шатлануын.
Миңа бу сугыш башланганда да. туктат анда да өйдә торырга туры килмәде...
Әйтеп карыйм да. сугыш туктады дип. күңел ышанмый
Белмим, безнең әткәй кайтырмы икән?
Сугыш туктады, ләкин әткәй кайтмаса, миңа ни кызык кала дөньяда...»
«II май. Их. кеше кайтыр, безнең әткәй кайтмаса нишләрмен Их' Бер тыныч җирдә йөрәгемдә булган нинидидер әрнеп торган нәрсәне басар өчен туйганчы җылыйсы иде. Бер эчем бушап китәр иде »
Көндәлектән бу язманы 1991 елның 9 маенда укыйм. Сошысын укыганда күңелем тула. Таяныр, сыеныр иң кадерле кешесен әтисен югалткан 16 яшьлек чагымны кызганып күңел нечкәрә, хәсрәтем яңара Туйганчы елый алмаганмын, бу көнгә дә калган
1945 елның 9 маенда минем беренче гомерем тәмам Әткәй, якын туганнар, авылдашларым кайтырыпа өметем өзелде, бергә яшәгән түгәрәк дөньям тәмам Иҗатым чыганагы буласы икенче гомерем башлаттыр хыялымнан илһамым белән яулыи-яулый үзем ирешермен Бусында да ярдәм кулы сузар дуслар, иҗат остазлары көтә Үзем ирешермен, «үзем» дигән сүземдә сугыш афәтеннән калтан якыннарым. Олы Бакырчының тузгытылган мәчет урынындагы уртак һәйкәлгә взвод.тар сыман саф-саф тезелеп торган уяу хәтерем йөз алтмыш тугыз авылдашым
Җиңү көненең мул кояшлы иртәсеннән татын бер күренеш искә төште Безнең абый исән! Безнең абый кайта' дип сөенеп, сикергәлән йөргән иде күрше кызы Фатыйма Әтисе Га тәветдин. әнисе, куана-куана җир казыйлар чибәр кызлары буй җиткән, уллары кайтыр ике тун көтә. Шул табыннарга булыр бу бәрәңге дә Күршедә әниле-кызлы ике гол кайгырышканда уңайсыз та сыман
Атна үтте микән, егеттән хаг та ки теп төште Җинү көнендә язган! Фатыйма җиң сылтанып өйне җыештырын, юыштырып йөри, тулы бәхете аны татын да матурлаган Дөньясы тигезләр, бәхетле, тәр сөйкем те була, эчтән яктырган күрергә күңелле
Янә атна үтте микән, военкоматтан пакет китерделәр. Бик якында шул алар, хәбәр тиз йөри: күрше егете һәлак булган...
Хатадыр бу. хата... Тугызынчы майда язган хаты килде бит!..
Хафа иде. иң үкенечлесе шушыдыр... Күңел белән инде кайтарып ук җиткергәч, җил капканы ачып, кочагына алдым дигәндә тартып алды сугыш — беткән сугышның кургашы...
Әйтелгән васыять
абай васыятен язып алган әткәй, үзенеке юк. Кырыкны тутыр- Б маган ир ул хакта уйлыймы. Сугыш мәхшәреннән исән чыгармын.
дип өметләнә, хатларында язганы очрашу турында.
Өзелгән гомер, яшәлмәгән еллар, әйтелмәгән сүзләр... Улы. кызының буй җиткәнен күрмәгән, туйларында утырмаган, онык сөенече тоймаган. Исән яшьтәшләрен күрәм — әткәй дә шулай йөрер иде Ни әйтер иде ул миңа, безнең балаларга? Тормышта акыл өйрәтеп кенә торалар мени, дөнья куып йөгерә кеше. Гадәти көнкүреш булыр иде. тигезлек дигән бәхетнең кадерен дә белми йөрер идең...
Әткәй юклык гомер буе сиздерә, әрнү, сагынулар юлдашын язмышың. Менә, үзебез балалар үстерәбез. Тәҗрибә кирәк, бакча үстерү генә түгел лә. күреп үсмәсәң. белеп бетерерлек түгел. Улым уникегә җиткәч тойдым мин моны. Шул яшьтән үзем әтисез, шәхси тәҗрибәм өзелгән... Узды бу каушау, җан таянган ноктаң — рух берлеге бар. әтиең- чә үзеңчә дәвам ит. икеләнмә, диде эчке аваз...
Инде әткәйдән соңгы ярты гасырлык тәҗрибәм булса да. хәзерге улым яшендә мәңгелектә калган әткәй рухы белән яшим. Тормыш- яшәешнең хәтәр сынауларын намус, әхлакның әткәй-әнкәйдән күчкән сыйфатлары, әби-бабадан килгән йола-гадәтләр терәк Ничә яшьтә булсаң да. гомереңнең кайсы фасылында да яраклы, аңында, канында, җаныңда ул. вөҗдан уяулыгында...
Без — әти-әнинең варислары. Алар — элгәрләрен дәвам иткән. Заманнар үзгәрә, ай-һай. баш әйләнгеч гекә борылышлар, тының кысылырдай очышлары һәм упкыннары бар! Әмма җан исән — буыннан-буынга. гасы- рдан-гасырга тамырларда аккан кан яңара килә: киләчәккә иман-васыять бара! Кемнеке аныкы, сынатмыйк. Әткәйнең язылмаган васыятьләрен бергә яшәгән еллардан, тормышыннан күрәм: әйтелгән алар, яшәлгән гомер белән әйтелгән!
«Кайбыч. Кайбыч... Казан сөлгесе»
__ льг Кайбыч та Олы Бакырчым кебек кадерле мина. Хатирәләр күңелне рәхәт җилкендереп, татлы сагынулар кузгата Дөньямның түгәрәк-тигез. имин чагы — балачагымның сугышка чаклы ваемсыз ике елы. әткәйле ике ел. дуслар-иптәшләр. данлы урта мәктәбе. Икенче килүемдә яшьлегемнең сигез елы. китапханәләре, хыялыма юл ачкан район газетасы редакциясе. Рухым сыенган төбәк, сусаган җанга азык булган китап-хәзинәләре.. Җиңү елында илһамым ачылган Кай- бычым ул. мәхәббәтем канатланган дәвер. . Ачлы-туклы чаклар дисәм ил белән лә. бер мин генәме? Киим дисәң кием юк. кимсенеп үтте иң матур чаклар дисәң дә гөнаһ булыр. Хыял-өметкә бай идек, киләчәккә җитәрлек омтылыш, ышаныч бар иде. Кыен чагымда якты йөз күрсәтеп сыендырган, почмак биргән кешеләренә бурычлымын бурычым төшемә дә керә...
Каибычым кадерле төбәгем, истәлекле елларым, хәзер ничек кенә үзгәрсәң дә. күңелемдә яшьлек сурәтеңне саклыйм . Әйе. әйе. минем яшьлегемдә син дә яшь идеи, дәртле идең, электрлы урамнарың балкып. гөрләп тора идең. «Калды ич. калды ич. Казан сөлгесе» дигән ■җырны ничә тыңласам да «Кайбыч. Кайбыч . » дип ишетәм. Шундый ■җитди сүзгә дә мәзәк килеп керүен әйт инде, ә бит танылган артистыбыз. чыннан да, шулай дип җырлаган икән! Ул үзенчә ишеткән, шулай дип белгән... Минем язмышка бигрәк туры килеп юра: «Кайбыч. Кайбыч...» «Казан сөлгесе»нә тоташкан Олы Бакырчымнан. Олы Кайбычымиан ары. соңгы мәхәббәтем Олы Казанымда тәмамланыр юлым
Кайбычка район абруе яңадан кайтты Безнең авыл гына чикләреннән читтә кала, шатлыгым гулы булмады. Кайбычпың элекке даны белән бергә яшьлегем, мәхәббәтле елларым да кайгыр сыман иде Безнең авыл Апаска якынрак шул. йомыш белән йөрергә юл уңай ул якка Миңа Кайбыч якынрак дисәм. Апае үпкәләмәстер беренче мәхәббәт онытылмый...
Тау ягында Дымбылат бар
үвәл заманнарда безнең якларда алпамшалар яшәгән, ди. Бабай- у лар Каенсарга күрсәтә:
Алып бабай чабатасын каккан туфрак ул!
Күз алдына китер: чабатасы нинди дә. үзе нинди! Мактаныр! а була, тик «безнең як» төшенчәсе үзе дә Алыптай зур икән авылын. Тау ягың • татар иле... Каенсар атлы гаулар да бездә генә түгел, гәкорлек- гугайлар да күп. Ә менә Дымбылагтай кизләү беркайда юктыр. Дөнья гизгәннәр дә сокланып юра. кон саен килгәннәр дә күзен а талмый
Сөбханалла, агымын кара!
Күз тимәсен, чиләк төбен төшерерлек!
Ырымын саклап җеп кисәге агызалар, бисмилла игеп суын авыз итәләр. Алып баһадир сусынын басарлык га шул. Би-ик тирән катламнар үтеп чыга, алкын суы шундый салкын. Тешеңне сындырырлык, лиләрме? Сындырмый ул. киресенчә сынмый торган игә. Бала чак га шифа гы суын эчеп үскән картлар да тешләрен балкытып йөри у г гегилөрсн'
Баһадирлык илгә-кошә кылган изге гамәлдә икән: Дымбылат бабай халык күңелендә Алып белән янәшә Кизләүне якты дөньяга чыгаручы бит ул. Бусы инде тач үзебезнеке, йорты да шушы тирәдә бу пан Бу хакта язу калмаган, һәйкәл ташы да юк. Мәрмәр дә туфрак була, чыдам чуерны да тарих мүге баса, вакыт барып да янәдән ком итә. Иң чыдамы хәтер һәйкәле. Колак салыйк әле. ни сөйләшәләр су юлында
Әлхәмделиллаһи шөкер. Дымбылагыбыз бар!
Шифа эзләп Каф i ауларына барасы түгел!
Патшалар өстәленә куярлык!
Шаулама, тиле, аннары безгә тәтемәс1
Дымбылат бабайга рәхмәт!
Үзенә тарта иде. бала чакта кон дә Дымбылат күрергә йөгерә и тем шавын тыңларга, агымын күзәтергә Безгә якын гына ул. Еракка киткәч тә. туганнар, авылдашлар белән беррәгтән киз гәү хәлен сорашам
Ничек анда безнең Дымбылат? һаман шулай агамы?
Шөкер генә, картлар карап-тәрбияләп юра
Кайткач та иң әүвә.т гөп йортым, туган нигеземә, аннары Ды- мбылагка барам Йот горне узып, меню җитсә дә. һаман җегәрле. яшь ул, дәртле Чит тәтеләр кизләүгә дә күчтәнәч алып кайта гаетыма г. сөлге, чүмеч, тустаган. чәшкә-чокырлар тленен, тезелеп гора куышында Сусаган юлчы рәхим итсен Кизләү агымына куйсаң, су тормас
гаҗәпләнмә, чиләккә сыймаган агым сикереп кенә кача, шаярта... Күчтәнәч кайтарыр балалары күп аның. Таралыштыгыз, дип тә үпкәләми, үзе дә гомер буе читкә китә-китә туган туфракта яши бит ул Дымбылат. Кайларда булсак та. чыганак башы күңел кизләвебез Каенсарда. Сирәк кайтасың диләр, минем бит киткәнем дә юк Хикмәтле кизләвем — җәйге челләдә сусынны басса да. сагыну сусавын арттыра гына...
Тау ягында. Олы Бакырчымда Дымбылат бар, дәүләт саклавына алынырга тиешле табигать һәйкәле: кешеләргә хезмәт итеп яши торган һәйкәл Кыйблага карап аккан кизләү изге була, суы шифалы, дигән борынгылар Дымбылат кыйблага карап ага. Туган ягым, кыйблам минем, бар изгелекләр башы синдә, илһамым кизләве синдә...
Чикерткәгә пүлән ташламагыз
. выл таңнан төнгәчә аяк өстендә ал белмәс, ял белмәс, мең төрле мәшәкать дип йөгерер. Аның каравы, төне тын Шылт иткән гавыш юк. Арып-талып. аяксыз калып изрәп йоклый мәхәллә. Күктәге Ай да. уятмагаем дип. туктап калган. Урам-тыкрыкны. гугай-үзәнне тынлык оеткан ишегалды, ызбалар тулы тынлык. Тирән тынлыктан колаклар чыңлый, мин дә йокының мамык түшәгенә сеңәм.. Шул чакта, инде ярыйдыр дигәндәй, базмыйча гына чикерткә тавыш биреп карый. Тора-бара кыюлана, ызбаны чырык-чырык белән тутыра. Матур гына челдере чыра телгән, ярык-яңгыравык булып үрти. Ничек туктатырга бу әрсезне — мич арты сандугачын? Кул астында ни бар шуны тондырам! Тынды дисәм, янә керешә Йокы качты, ачу уянды: тавышка төбәп пүлән ыргытам!
Шулай була торган иде элек. Чикерткәле ызбаларны калдырып калага күчендек. Нужа йөген тартып интеккән авылга сирәк кайтыла — читтән торып сагыну мәшәкатьсез бугай... Бу юлы кайтуыбыз «бик сәбәпле» — Ярхәм җизниләр өй җиткерде, өй туена чакыралар. Казаннан Фарук. Тәскирә. Можгадан Фәрит гаиләләре белән кайтты. Төпчекләре Рәшит башкарып чыккан йортка җыелдык. Бер дә арттырусыз — мәхәллә салган яңа мәчет белән бер. Безнең шәһәрлек, анда үткән кырык ел пакь бусаганың теге ягында калды. Юкә бүрәнәләр юкә балдай ак. мүкләгән сүсе пакь саф татар өе. кем әйтмешли, болындай инде — исе белән дә. зурлыгы белән дә! һәй. үтте бит гомер таш тартмаларда, монда без авылныкы, үз хәл-халәтебезгә кайттык...
Хуш исле өйнең түренә урын җәйделәр. Яңа өйдә күргән төшне хуҗаларга юрыйлар, дип уйлап кына өлгердем, тынып калган өйдә өзелеп сагындырган, җанга якын аваз ишетелде. Соң. җанкисәгем, сайрар чикерткәм, син лабаса бу! Әле мич тә юк. хуҗалар күченмәгән, ә ул—өлгергән! Дөбер-шатыр иске өйне сүткәннәр, бүрәнәләр тәгәрәгән, йомычка очкан, нигез яңарган, ә чикерткә качмаган — ташламаган төп йортны! Әнә ничек сөенеп-сөенеп. өйгә иминлек теләп сайрый ул — көйле өйнең үз көе. Шулкадәр үз икән, кадерле икән, урынлы икән, кирәкле икән! Туган авылымда, туганнарымда яңа өйдә бәхетле идем мин: елмайганымны хәтерлим, шундук йоклап киткәнмен... Төш тә күреп өлгермәдем, чикерткә моңы сабый чагыма кайтарып, авылымның бишек җырыдай, нарасый йокысы белән йоклаткан...
Иртән чикерткә тавышын тансыклап тыңлавым турында сөйләдем.
— Берсен тартмага салып, малайга биргән идем геге кайтуда Шәһәрдә аша гып-эчертеп яшәтмәкче иде дип көрсенде Фәрит.
— Соң. ни булды?
Чыгып качкан.. Югалды. Нәүмизләнле улым...
Үз өен. үз илен юксынгандыр чикерткә. Читтә, читлектә сайрамый — урман исле, бал исле таныш бүрәнәләр кирәк аңа. Таш диварлар тынын
кыскандыр... Үзебез дә адашкан чикерткәләр инде без: гомер буе мүкле бүрәнәне юксынып җырлаучылар
Ярхәм җизни нигезендә Рәшит калды. Умартачылыкка укыса да. абыйлары ягына үрелеп-үрелеп караган чаклары булгандыр Тик ул шәһәргә китмәде. Әти-әнисе шушы нигезлә картайган таш диварларга күчерергә соң инде. Гореф-гадәтебез дә төпчекнең язмышын тәгаенләгән. Тузмасын-таралмасын нигез, морҗасыннан тере төтен күккә үрмәләсен, ага-бабадап суынмый килгән җан җылысын сакласын, бакый йортка күчкәннәр рухы тыныч булсын
Чикерткә күпме яши икән? Миңа калса, безнең балачактан гына түгел, ерак бабайлардан бирле, иске йорттан яңасына күчә-күчә. сайрауларын өзмичә яши алар. Мәшәкатьсез «мал» ни ашый да ни эчә. ничек җан асрый... Әллә җыры белән тукмы, өйнең иминлеге ризыкмы ана. шул яшәтәме рух кошларымы алар? «Төн кошы» дип кимсетмик
Чикерткәгә пүлән ташламагыз...
Чикерткәле нигезләрне ташламагыз!
Чикерткә сайраса бәхс1кә. диләр, йорг-жиргә иминлек теләп сайрый икән ул... Бәхет кошын әкиятләрдән, әллә канлардай эзлибез, баксаң мич артында икән ләбаса! Суынмасын мичләр, уяу морҗалар коймак исем тарагын тәмле төтеннәр изәсен борынгы учакларда бүгенге күмерләр көйрәсен... Тургайларга афәт килә, кырлар җыры кими бара. Өй тургаена серле вә хикмәтле йорт иясе чикерткәнең үзенә дә бәхет телик...
/990 1992
Голицыне — Переде IKUHO Малеевка Займище.