Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ КАЯ БАРАБЫЗ?


шш елгасы Саба. Теләче һәм аннары Питрәч районнары аша уза Туган авылым Олы Мишә шушы елга тирәсенәрәк урнашкан Балачактан ук Мишә елгасына еш төшә идек. Илленче еллар азагы.. Ул чакта әле су тегермәннәренең худта чагы. Кечкенә генә Җәнәй авылын бизәп торган тегермән буасы мөлдерәмә гулы. Безнең ише малайлар өчен диңгез инде бу! Хәтерлим без. жиде-сигез яшьлек малайлар, бервакыт болынта төштек Мишә ярына басып, ирләрнең ике дилбегә буйлы озын җылым белән балык сөзгәнен тамаша кылабыз. Шаккатуыбыздан күзләргә яшь бәреп чыкты: җәтмәдә ат камыты зурлыгындагы тере балык бәргәләнә иде! Канат очлары кызыл, энҗе-энҗе тәңкәләре кояшта ялтырый...
Еллар үтте. Балачак һәм яшьлек эзләрен сагынып, туган ягыма. Мишә буйларына еш кайтам. Инде Мишабезне танырлык түгел күп урында суы. ачуым Килмәгәе, саескан тезеннән генә. Дөньяда кояш барлыгы гөшенә дә кермәгән эрелс-ваклы ташлар кон яктысына калкып чыккан Таллыклы урыннарда суы. шөкер, тирән әле. Боҗра ясап, балыклар уйнап ала. Икенче бер килүемдә мин фаҗигале күренешкә тап булдым болганчык сулы елга өстен күче-күче белән үле балыклар каплап алган Йөз сиксән градуска әйләнеп ятканнар, корсаклары гына агарып күренә .
Ун-унбиш еллар чамасы элек «Икшермә» совхозының Кибәче авылында дуңгызчылык комплексы төзегәннәр иде (Татар авылын душыз үстерүгә мәҗбүр игү милләтебезне күрәләтә мыскыллау, әлбәттә, әмма монысы аерым тема .) Менә шуннан озын колаклы чучкаларның бөтен пычраг ын-нәжесен ай саен диярлек Мишә елгасына ерып кына җибәрәләр икән! Әйләнә-тирәне, тереклекне, чисталыкны саклау турында уйлаучы да юк. әйтерсең, шулай булырга тиеш
Хәлбуки, терлекчелек комплекслары эшендә тирес, сыекча һ. б гөр калдыкларны зыянсыз рәвештә юкка чыгару, чистарткыч җайланмалар булдыру сани- тар-саклык биләмәләрен күздә гогу каралган Юкса калдыкларның парга әйләнүе, күкертле водород һәм аммиакның чамадан тыш күбәеп китүе тирә-юньгә һәм халыкның сәламәтлегенә зыян салачак. Гомумән, терлекчелектә генә түгел, промышленное гы а да төрле-горле калдыклардан санитар төстә арыну хакында кагыйдо-нормативлар җыелмасы бар. Хөкүмәт, фән һәм законнар дәрәҗәсендә Кызганычка күрә, төрле сәбәпләр аркасында, боларнын күбесе үтәлми
Менә шуңа да мин әлеге проблемаларны яхшы белгән шәхескә, белгечкә мөрәҗәгать итәргә булдым Әңгәмәдәшем Казан врачлар белемен камилләштерү институтының (ГИДУВ) медицина-профилактика факульгеты деканы, гомуми гигиена кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор. Татарстан Республикасының әйләнә-тирәне һәм табигый ресурсларны саклау Министрлыгы каршындагы фәнни-техник совет әг ьзасы. Татарстанның атказанган фән нилек лесс Фидаил Фәсхи улга ДАУТОВ Аның хакында кыскача мәгълүмат Татарстанның Кукмара районында тугай. 54 яшьтә, өйләнгән, кызы һәм улы бар
— Фидаил Фәсхиевич! Әйдәгез, бетнең барыбызны га борчыган кайбер мәсьәләләр хакында ачыктан-ачык сөйләшик әле... Су. Жнр һава. Бүгенге көндә
Ю* И7
М
экология менә шушы <оч кит» өстендә тора. Мин сүземне юкка 1ына елгалардан башлап китмәдем. Мина калса, табигатьтә ин нык рәнҗетелгәне сулыклар»
Әйе чишмә, кое. елга-күлләрнең пычрануы, кибә баруы бик хәвефле хәл. Завод-фабрикалар ташландык суларын турыдан-туры елгаларга агызалар. Ә алар үз чира гында шәһәрләрне чиста су белән тәэмин итү корылмаларына барып эләгәләр. Фильтр иләкләре ничек кенә яхшы булмасын, калдыкларның байтагы барыбер «иреккә» чыгып китә. Фәндә, гамәлдә моның нормативлары бар, бил-геле Ләкин эш кайда, ничек куелган бит. Әйтик. АКШга эчәргә яраклы суның составын, сыйфатын тикшергәндә 100 төрле күрсәткеч алына. Бездә исә бу сан 25—30 тирәсендә генә тирбәлә.
— Суны чистартканда, бездә моңарчы хлор кулланыла килде. Бу хәзер дә шулаймы?
Суны хлор белән чистарту иң камил ысуллардан димәс идем Америка галимнәре исбатлаганча, хлорның башка органик матдәләр белән кушылуы нәтиҗәсендә суда концероген матдәләр барлыкка килә. Менә шуңа да алдынгы капиталистик илләрнең күбесендә суны инде күптән озонлаштыру ысулы белән чистарталар. Сүз уңаеннан, мондый ысул безнең илдә бары Мәскәү Кремлендә генә кулланыла Бу яна методның технологиясен тәфсилләп сөйләп тормыйм. Шунысын гына әйтәм. I кубометр суны озонлаштыру өчен 4.6 киловат электр энергиясе кирәк.
— Тагарстаннын кайбер авылларында хәтта ашка-чәнгә дигән суны ла мичкәләп. цистерналап читтән ташыйлар икән, дип ишеткәнем бар...
Лениногорск. Әлмәт. Азнакай һәм башка кайбер төбәкләрне күздә тотсак, хаклык бар бу сүзләрдә. Җир маен суырту нәтиҗәсендә бу якларның туфрагы, басу-кырлары нык бозылды. План, план дия-дия табигатьнең бәгырен җәрәхәтләп бетерделәр, җирнең күкрәгенә тишеп-тишеп керделәр Җирнең исә барлык катламнарында су чыганаклары прессланып яга һәм алар бер-берсенә тоташкан савытлар рәвешендә яши. сулый, хәрәкәтләнә, күчеп йөри Бер-бер җирен гишеп уздыкмы, әлеге гигант «савыт»ньгң башка почмакларында да үзгәрешләр килеп чыгуы ихтимал.
— Башкалабыз Казан уртасындагы Кабап күленең гөрләп торган чагы булган, диләр. Аида хәтта кечкенә пароходлар да йөреп торган... Хәзер ул саекты һәм пычранды. Вахнтов комбинатының сслте-сабын калдыклары. Казан-Оренбур трассасыннан җәен-көзен агын төшкән манлы-мазутлы ерганаклар үз эшен эшли торалар. Әгәр болан дәвам итсә. Кабан күле сакланып калыр микән?
Кабан күленең киләчәге күп нәрсәләрдән тора Анын төбендә 10—15 метр калынлыгында! ы ләм катламы посып ята Күл төбенә Менделеев таблицасындагы нинди генә элементлар төшеп батмагандыр! Анын үле күлгә әверелү куркынычы саклана. Шушы ләм катламнарыннан чистарткан яисә чистартмаган очракта да аны чиста су белән яңаргып. сафландырып алырга һәм т ашландыклар агызмаска кирәк.
— Инде һава темасына күчсәк тә ярыйдыр. Авыл җирендә һаванын чагыштырмача сафрак, чистарак булуы һәркемгә мәгълүм. Шәһәрлә исә янәдән дә шул ук завод-фабрика, ГЭЦ морҗалары төтен чәчә, автомашиналар ташкыны һаваны пычрата. Транспорт тукталышларында хәтта каймакны противогаз киясе килә башлый. Радиация фоны турында әйтеп тә тормыйм инде...
Фән болай аңлата адәм баласы саулыгының 50 проценты безнең нинди тормыш алып баруыбызга бәйле Ягъни йокы. ял. мәхәббәт, ашау-эчү һ. б. Сау.тык-тазалыкның 5— 10 проценты сәламәтлек саклау структуралары эшчән- легенә, 40 50 процент чамасы исә әйләнә- гирәнен торышына бәйле Кеше тәүлеккә уртача 15—23 кубометр һаваны үпкәсе аша үткәрә. Гадиләштереп әйтсәк, бу 15 23 килограммга гин Чагыштыру өчен кеше, сыеклыкны да кертеп, бер тәүлектә 3 килограмм! а кадәр ризык ашый Димәк, һаваны без алты-жиде мәртәбә күбрәк «кулланабыз», анын чисталыгы организм өчен аеруча мөһим Тат ын кайбер тыйбрәгле саннар һава чисгалыт ынын 50 70 процентын автотранспорт боза, калган өлешне промышленность предприятиеләре кертә, фактлар үҗәт нәрсә Ачыкланганча, автомашина 100 км араны узганда бер кеше сл буена сулыйсы һаваны, дөресрәге, кислородны ашый Реактив самолет тоташтан 8 сәгать очканда 25 гектар урман эшкәрткән кислородны йотып бетерә
Ярый әле. су шикелле үк. һаваның да үз-үзен чистарта алу сәләте бар. һава катламының ки арыгы өлешендә иллегә якын зарарлы матдә туплана 25 30 км биеклеккә күтәрелгәч, алар азот, кислород, су парларына әвереләләр һәм жнргә әйләнеп кайталар Безнең бәхеткә күрә, галәмдә әнә шундый гаҗәеп «карантин- капкалары эшләнгән.
— Гигант тезелешләр иле буларак, без һәр төзелешне җирне актарып салудан башладык. Дөрес, чираттагы ахмаклыкны эшләргә — Себер елт адарын кирегә борырга гына өлгермәдек. Җир—барыннан да элек икмәк үстерү. игенчелек мәйданы. Электән ишеткәнем-укы!аным бар: капиталистик илнең байлары гектарына X—10 центнер уцыш чыккан табигый ипине генә ашыйлар икән. Без исә һәрвакыт саннар артыннан кудык, җирне ашламалар белән тут.талык, көчләдек.
Халыкта, ояты үзеңә булсын, диген сүзләр бар. Монын ояты элекке СССРга. хәзер! с Русиягә. ил җитәкчеләренең ялгышларына күләгә булып төшә Җирне промышленность калдыкларына батыру гына җитмәгән, бет инде пееги- цидларны. Я1ЫШ агулы химикатларны туфракка үз кулларыбыз белән чәчәбез Элеккерәк елларны ДДТ халыкта аны «дуст» дип йөрттеләр бик популяр иде. Баксаң, аның зарары туфракта унбиш елдан соң да саклана икән' Иң яманы ул нәсел аша тәэсир игә. зәгыйфь балалар тууга сәбәпче була Заманында. шушы кәсафәгнс истә тотып, академик Мальцев -Без үт халкыбызга каршы химик сугыш алып барабыз», дип юкка тына язмагандыр Пссгнцндларның йөзләп гөрс бар Аларда булган азот кушы тмаларын туфрак эшкәртеп бетерә алмый, нәтиҗәдә, кеше организмы өчен зарарлы булган нитратлар барлыкка килә Татарстан басуларында пеегицидларнытт алтмышлап төре кулланыла иде Хәзер кимеде алар Чөнки зарарын анлау ла көчәйде, аннары хәзер колхозларның акчасы да әлләни юк
АКШ. Германия. Франция. И талия һәм башка күн кенә алдынгы илләр пестицид җитештерүдән инде әллә кайчан баш тарттылар Алар сайлаган юл зарарлы бөҗәкләргә каршы биологик ысуллар белән көрәшү.
— Ьср дә күңелле булмаган картина килен баса бит әле а.на. 5енын-чынын берГО кушын әйткәндә, кешене — т өмосапиенены та «Кызыл кнган»ка теркәп куяр чак җитмәде микән?
Уйланырга нигез бар. Соңгы ике елда Русиядә, шул исәптән Татарстан буенча да демотрафик күрсәткечләр куанычлы түгел халык саны күзгә күренеп
кими Үлүчеләр күп, туучылар аз. Ләкин кешенең акылына, зирәклегенә ышаныйк. ул үз-үзен юкка чыгаруга юл куймас.
— Чернобыль фаҗигасеннән сон тузганак һәм башка тор үләннәр котырып үсеп киткән, дип ишеткәнем бар. Агу ашаган кайбер күселәр дә гәүдәгә зураеп киткән, имеш... Бәлки, адәм баласы да төрледән-төрле тышкы йогынтыларны күтәрергә, ияләшергә сәләтледер?
Кеше дә төрле зарарлы нәрсәләргә күпмедер дәрәҗәдә ияләшә, билгеле. Ләкин бу вакытлы күренеш Тәндәге зарарлы матдәләрне нейтральләштерү процессында организмның кайбер системалары, бигрәк тә сулыш юллары һәм бөерләр нык зарар күрә Акрынлап иммуналь системаның какшавы мөмкин. Соңгы елларда әйтик. «Тасма», авиация һәм мотор төзү заводлары төбәгендә яшәүче балаларның 35 процентында аллергик чир күзәтелә.
— Нишләргә сон, нишли алабыз?
— Кешелек җәмгыяте өчен өлгереп җиткән зур сорау бу
Чит илләр тәҗрибәсенә күз салыйк Франциядә 100 чакрым ара узганда 5 литрдан артыграк бензинны исраф итүче автомобильләр җитештерү тыела. Әйе. тыела —бетте-китте! Япониянең заманча машиналары 1 литр бензин белән 52 чакрым ара уза Шул ук японнар промышленность әйберләрен калдыксыз эшләүнең йомык циклын уйлап таптылар. Гади генә итеп аңлатсак, болай: бер цехның калдыклары шундагы икенче цех өчен чимал булып хез.мәт итә. Соңгы циклларның берсендә калдыкларның да калдыгы пресслана һәм. яндырылып. анда да әле җылылык энер1иясе алуга тотыла. Ә без бөтен нәрсәне тизрәк чүплеккә озатабыз, аларны тәүлекләр-айлар буе яндырып, үзебез сулыйсы һаваны пычратабыз.
— Бездә берни дә эшләнми икән, дигән фикер калмасын укучыда. Экологик тәҗрибә күзлегеннән башкалабыз Казандагы ин күркәм бер-ике мисалны әйтеп китсәгез икән...
— Уңай мисаллар бар. «Оргсинтез» заводы ун ел элек зарарлы матдәләрне тирә-юньгә бик зур радиуста тараткан булса, хәзерге вакытта бу нәрсә нормаль хәлгә китерелде. Шәһәрне әйләнеп уза торган юл салу да эколот ик чисталыкка хезмәт итә. Соңт ы ике-өч елда, шәһәр мэрынын кайгыртучанлыгы белән. Казанда юлларны төзекләндерүгә нык игътибар бирелде һәм зур чыгымнар тотылды.
— Бездә бит кылган хаталарын өчен җавап тоту дигән нәрсә юк. Арал тикле Арал е.пасы кипте—җавап бнруче юк. Елга-басу.тар!а нефгь ага — гаепле кеше табылмый. Чернобыль фаҗигасе у наеннан, ялгышмасам, берәү! ә дә җәза эләкмәде шикелле. Ә бит һәр җинаять үзенең җәзасын алырга тиеш. Табигатьне зарарлаган өчен бездә завод-фабрика хуҗалары пыраф белән бик ансаг котыла, чөнки бу — саклык корылмалары төзүгә кара! анда күпкә ансатрак юл. Предприятие хуҗаларыннан, I адәттә, экологик күрсәткечләрне сорамыйлар ич. Шулай бул! ач, бу хакта ни! ә башы авыртсын ди аның...
Бездә план «чире» көчле булды. Хәтта сырхауханәгә дигән даруларны да үлчәп, дозалап кына бүлеп бирәләр иде Әйтерсең, халык планлы төстә чирләргә һәм дәваланырга тиеш Абсурд бу. Болар һәммәсе һаман да мескенлектән, акчасызлыктан килә. Завод-фабрика директорларының исә штрафка әллә ни исе китми иде. чөнки акчаны үз кесәсеннән чыгарып салмый ич ул. Халыкка каршы экологик зыян эшли дә. шуны халык хисабыннан каплата. Законнан курка белмиләр, чөнки аларның күбесе кәгазьдә бар. гамәлдә юк Экологик зыяны нормативларны узып китә икән, алдынгы чит илләрдә андый предприятиеләрне закон нигезендә бик тиз ябалар Бездә андый тәҗрибә юк. Ябар-туктатыр иден. әлеге дә баягы, акча кирәк, эшсез калучыларны социаль яклау механизмы эшләнмәгән, план өзелә һ б. Технологияне камилләштерми торып, бу проблемаларның берсен дә яхшы якка таба үзгәртеп булмаячак.
— Тшын бер гаеп, мина калса, империяче.! сәясәттә. Башкалар җилкәсендә яшәү —гигант илдәге иксез-чиксез биләмәләрне талау, кысу, сыгу хисабына барды. Камчаткадан Брестка кадәрге киңлекләрдә экологик тәртип һәм чисталык
берничек тә була алмый иде. һәрхәлдә, кечкенә илләрдә тәртип, цивилизация җимешләре бары соклану тудыра. Унбиш бала асрауга кара1анда нке-өч бала тәрбия ләп үстерү күпкә жннелрәк. дип әйтмәкче б\лам һәм бу схема җәмгыять кануннарына да тулысынча туры килә.
— Килешәм. Бу фикердә хаклык зур СССРдагы экологии хәлне тәртиптә тотар өчен акча-финанс юмартлыгы ифрат түбән иде. АКШта исә бу юнәлеш очен милли доходный 30—40 проценты тотыла килде
— Бешен Татарстанда экология мәсьәләләре белән хөкүмәт дәрәҗәсендә шөгыльләнүче көчләр бармы, күпме алар?
— Эшчәнлекләрен тәфсилләп тормыйча, санап кына китик: Татарстан Республикасының әйләнә-тирәне һәм табигый ресурсларны саклау Министрлыгы. Югары Совет каршында! ы әйләнә-тирәне саклау комиссиясе. Татарстан Фәннәр академиясе, санэпидстанция, дәүләт санэпиднадзор комитеты, янарак оешкан экология институты. Казан университетының экология факультет Болар инде зур көч.
— Рәсәйдә ни очен Тур Хейердаллар юк. «Гринпис» командалары да күзгә чалынмый? Әллә Русияне «иртәгесе очен ишәк кайт ырг ан» фәлсәфәсе тәмам чорнап алганмы?
-- Бөтенесе бергә кушылган Иң кыены шул: экологик тазалыкны тиешенчә саклау өчен тиешле акча табылмый, ул каядыр бүтән тармакларга «агып» китә, күрми дә каласың. Фәнни эзләнү һәм ачышлар өчен акча һаман кысыла икән, бу илнең киләчәге мактанырлык түгел, әлбәттә.
— Нитә әле бездә мәктәпләрдә экология фәне укытмаска? Бу — тамыр һәм яфрак төзелешенә караганда күпкә әһәмиятлерәк ич...
Әйе. халыкның игътибарын экология мәсьәләләренә юнәл гү ихтыяжы үзен көннән-кон ныграк сиздерә. Моны балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән үк башларга кирәк. Кечкенәдән белеп, аңлап үссеннәр Бер-бер чәчәк яисә агачны рәнжстү дә гаеп саналсын
Казанның Каравай белән Ор!синтез арасында буш яткан жирләр бар Шәһәр читенә, махсус урынга ташланасы күпме чүп өеме биредә «прописка»!а кергән Автомәктәп тәмамлап, шофер таныклыгы алырга жыенган егетләргә моның экологик. матди һәм мораль зыянын аңлату начар булмас иде югыйсә. Кызганыч. әмма уку программасында мондый «вак-төяк»ләргә вакыт каралмаган Произволе!вода, югары уку йортларында да экология дәресләре керсә, бер дә начар булмас иде Экологик белемнәрне пропагандалау, әйләнә-тирәне саклауда һәркемдә шәхси җаваплылык хисе тәрбияләү кон тәртибенә баскан, күптән өлгереп житкән мәсьәлә.
— Сез чит илләр буенча шактый мисаллар китереп сөйләдегез. Кайсы илләргә сәфәр кылганытыт бар?
— Япония, һиндстан. Төркия, Югославия. Румыниядә булырга туры килде һәр илнең үз дөньясы, үзенчә яшәеше. Әмма алардан өйрәнерлек нәрсәләр күп.
— Галимнәр кешелеккә оч төрле үлем —атом сутышы, әхлак җимерелү һәм экологик фаҗнта куркынычы янын, диләр. Боларнын алдат ы икесе фәндә нык ойрәне.нән. Ә менә экологик куркыныч күп.тәрнен анына барын җитми булса кирәк. Уйлавымча, нц нык борчылырлык хәл —яна туган сабыйлар язмышы, киләчәк буын мәсьәләсе. Кешелеккә алмашка кемнәр, ннн тн потенциаль көч.тәр килә? Беркөн шулай Казан телевидениесеннән чукрак балалар төркемен күрсәттеләр—имәнеп киттем... Без кая барабыз? \кыл ятыннан з.ныфь балалар туа юра. Инде, заманына күрә, «дебиллар мәктәбе» тигән термин парлыкка килде. Сәбәпләре дә мәтьлүм: ра тиання. эколотиянен ту таем горышы-сыифаты. шикле эчемлек һәм ашамлыклар куллану һ. б. зебез әле канчан тына сүккән капиталистлар, ил капкасын каерып ачып җибәргәч, безнең кибет һәм 'рамнарны азык- төлек белән тутырып куйдылар. Русня хәзер тегеләр каршын га ялтыравык кәгазьгә алдаш ан сабый бала хәленләрәк калды шикелле. I ышкы сәү дә әһелләренә баеп
калу кирәк. Ришвәт төртүчеләр булса, алар сертификатка яшел урам ачарга бер дә ■ артыныи тормыйлар, шулай итеп, барлык милләтләрнең тормышын, 1енофондын, менталитетын куркыныч астына куялар. Бу хакта Сез ни уйлыйсыз?
Чынлап та, атом сугышы куркынычы нык кимеде Теләк булганда, жәмгы- ятьнсн әхлагын да яңартып була. Ә менә экологик киеренкелек бүгенге көндә барысыннан да көчлерәк булып чыкты. Гавәм моны әллә ни сизми шикелле, чөнки бу процесслар бик акрын һәм талгын бара Кискен бер хәл килеп чыкса, чаң кагабыз да онытабыз— юрмышнын чираттагы агымнары үзенә бөтереп ала. Чернобыль ярасы ябылды сыман, ләкин төптә аның утлы күмерләре көйри, Зур тема, кереп китәсем килми. Ә менә Череповецтагы хәлләрне искә төшерсәк, монысы безнең темага турыдан-туры кагылышлы. Хәтерлик 40 бала берьюлы диярлек кинәттән пеләш калды! Әлеге уңайдан илдә абруйлы комиссияләр эшләде, һәм алар уртак бер нәтиҗәгә килделәр бу — балалар организмына эләккән зарарлы мәтдәләрнең йогынтысыннан барлыкка килгән чир.
Бу уңайдан шуны әйтергә була: безнең фән кайсыдыр өлкәләрдә көчле, кайсыдыр өлкәләрдә сыек Тирә-юнебезне, без сулаган һаваны, ашаган ризык- ларыбызның сыйфатын өйрәнү көчле димәс идем Төрле ризык ашаганнан соң кеше организмына эләккән зарарлы матдәләр нишли, организмда нинди үз-гәрешләр бара — фәндә әле болар ныклап өйрәнелмәгән. Профилактика чаралары күрер идең, моның өчен исә төгәл мәгълүматлар, фәнни белем белән ныклап кораллану зарур Бер танк төзү өчен киткән чыгымнарны медицина өлкәсенә бүлеп бирсәң, бездә хәлләр тамырдан үзгәрер иде, бәлки.
— Теләсәң-теләмәсәң дә. цивилизациянең гасырлар буе куәт алган тә1 эрмәче күпмедер дәрәҗәдә табигатьнең, кешелекнең үзенә каршы эшли башлады. Хәзерге заманда аерым дәүләтләр, республикалар экология дигән әлеге масштаблы мәсьәләне үзләре, үз көчләре белән i еиә хәл игә алмастыр, MOI аен. Менә шуңа күрә дә, экология проблемаларының кискенлеген истә тотып. Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршында халыкара берәр оешма төзү ихтыяҗы ол1ермәде микән? Белгәнебезчә, Җир шарындагы халыкларның мәдәни-эстетик мирасын саклау йөзеннән, ЮНЕСКО төзелгән иде һәм ул халыкара мәйданда уңышлы гына эшләп килә.
Сөйләшә торгач, бик зур сорауга килеп чыктык без. Ә җавабы шактый гади, бөтенебезгә дә шактый аңлаешлы төсле: табигатьне зарарлау яисә әйләнә- тирәне саклау мәсьәләләре бернинди дәүләт чикләрен, милли аерымлыкларны һәм географик меридианнарны да белми. Үзендә нинди «йөк» йөрткәнне сизми дә торган болытлар, сары яңгырлар теләсә кайсы авыл, шәһәр, мәмләкәт һәм дәүләтләр аша тоткарлыксыз узарга мөмкин. Биредә, чынлап та. халыкара килешү, аңлашу, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре мөһим Хәзергә исә экология буенча төрле кыйтгаларның башкаласында халыкара конгресслар, симпозиумнар үткәрелә тора Минемчә, болар барысы нәкъ менә Сез әйткән идеягә хезмәт итәләр.
— Ниһаять, соңгы сорау. Экология өлкәсендә эшләүче белгечләрнең берсе буларак, әйтегез әле: Сез оптимистмы, пессимистмы?
Экология өлкәсендәге бүгенге кимчелекләр акрынлап, һичшиксез, бетерелер дип уйлыйм. Кеше үзе яшәп яткан әйләнә-тирәлекне, андагы табигый хәзинәләрне күз карасыдай сакларга, дөрес яшәргә өйрәнер, егерме беренче гасырга оптимист булып аяк басар, дип ышанасы килә.
Йомгак. Кем син. Кеше табигатьне җимерүчеме, әллә аны сак.шрга җан аткан фидакарьме? Бүген күп нәрсә үзебездән тора. Тәҗрибәләр оетасы Мичуринның: «Без табигатьтән рәхимлекләр көтә алмыйбыз, аны аннан алу безнең бурыч». дигән сүзләре инде күптән искерде. Без гомер-гоиергә рәхәтлекләрен күп татыган табигать бүген үзе безнең яклауга, мәрхәмәткә мохтаҗ Мәрхәмәт эшләргә исә беркайчан да соң түгел...