Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бөек Иванга ачык хат

« мин ачык хат язам. Батый, сиңа»
Салих Баггал
Мәшһүр шагыйрь Салих Баттал Батыйга язган хатын Аңа Батый якын булса. Менә миңа — син якын.
һәркемнең үз табынганы, һәркемнең үз иманы, һәркемнең үз надишасы. һәркемнең үз Иваны
Бәхәсләшмим, сүз дә юктыр.— Батый — мәшһүр җиһангир. Татарларга мең-мең аймак. Мсң-мең улус җыйган ир.
Төзегән ул Алтын Урда... Без аңа лаекмыни?!
Үзара ызгыш-талашсыз Яшәүче халыкмыни?!
Валлаһидыр! Безнең татар Булса кечкенә түрә.
Чабатасын (күрәмсездер!) Иң башта элә түргә.
һәркайсы кенәз йә морза. Баеса — ала хатын...
Бөек Иванга ачык хатИ ван-патшам!
Сина юллыйм.
Кабул кыл ошбу хатым.
И гали зат!
Мәрхәмәтлем!
Гамәл-уйларың хактыр Йөрәк чәнчи, кул калтырый Язам беренче тапкыр..
Үкенәмен -моңа кадәр Булганмын ласа тинтәк: Әллә күпме такмак яздым. Сине ерткычка тиңләп
Имеш, синең тууың ук Табигатьнең хатасы Имеш, килгәнсең дөньяга. Тотып җәллад бал гасын.
Янәсе, син түгел патша.
Патшалар булмый аңсыз Дәрья-дәрья кан эчсәң дә. Булып калгансың кансыз.
И падишам. кичер мине.
Баш орам синең алда: Юкка рәнҗеткәнмен икән. Барча сүзләрем ялгап
Ничек мине җир күтәрә.
Ничек сукмый каһәрен Ничек бирми түзәсеңдер Җәзаңның иң зәһәрен
«Табалмассыз эзләп мине Җирдән-күк I ән. дисеңме. Мин юк инде. Гүр иясе Булдым күптән ..» дисеңме
Юк. ышанмыйм!
Синссз дөнья
Булыр иде күңелсез
Булдың, барсың, булачаксың.
Син. падишам. үлемсез!
Бар хакимнәр көнләшерлек Синең гадәт ләренә
Бар артистлар көнләшерлек
Синең сәләтләренә
Үләсең дә тереләсең
Без коллар бәхетенә Төрле кыяфәткә кереп Менәсең тәхетеңә
Дөнья белә, вакыт җиткәч. Алдың Петр исемен
Әби патша булдың хәтта. Үзгәрмәде җисемең.
Син — Николай Император! Юк берни көнләшерлек. Сталинның үзе булдың.— Юк сиңа тиңләшерлек!
Син бүген дә тәхетеңдә, Кояш та чыкмас синсез. Булдың, барсың, булачаксың, Син, падишам. үлемсез.
«Ниш.ыр инек. Ленин булмаһа...» Рафаэль Сафин
Нишләр идек, син булмасан. патшам.
Шәмнәребез сүнәр иде җилдә.
Синнән акыл сорамыйча гына.
Яшәр идек үзебезнең илдә.
Казан, Хаҗитархан вә Кырымны Талап китә торган идең кайчак. Син бит бөек! Талау килешмидер. Ясак кирәк түләтергә, ясак!
Син Алланың кашка тәкәсе бит.
Мөгез-сөңгеләрсң гаять үткер.
Сөз Казанны горалмаслык итеп.
Кызлар күптер анда, мөлкәт күптер.
Ни кылансаң да килешә сиңа, И кинәндең Казан каласында: Мөгез-сөңгең белән. Кашка тәкәм.
Чөйдең олысын да, баласын да.
«Калмасын нәселе дә татарның!» —
Җан кыюдан патша арыймыни?!
Татар —уңган, имеш. Урыслардан
Уңганрак булу ярыймыни?!
Нишләп әле татар итек кия.
Ә син. патшам, ыштыр-чабаталы.
Синең гавам ач-ялангач торсын.
Татар, имеш, булсын йортлы-атлы.
Әй. бабамнар, ифрат гаеплессз:
Рөхсәт сорамыйча күршегездән.
Инсафлырак яшәгәнсез ләса.
Бөекләр бит түбән калган сездән.
Кашка тәкә, мөгез-сөңгеләрең Татар җанын, әйдә, үтсен тишеп.
Бөекләрдән өстен булмакчылар Асалмаслык булсын кабат бишек.
Яуыш. Япанчылар кул күтәргән.
Бирелергә түгел. «Илем!» диеп Колшәрифләр Коръән I откан килеш Каршы чыккан «Динем!». «Телем!» диеп.
Иван-патшам. сине мәсхәрәләп.
Явыз, дидем. Тирән ялгышканмын. Мәрхәмәтем! Алдың бары сина Каршы чыккан Яуышларның җанын
Башсызлар бит башсыз кала шулай. Камай морза булып чыкты башлы. Серләреңне. Казан, ачып саллы. Булды шулай дәрәҗәле-ашлы.
Башын игән башлы Камайларның Бәхетләре ташкан баштин ашкан. Телең-динең биреп, раслагансың Юмарт икәнеңне. Иван-патшам
Башкортлар да зерә башлы булган. Сугышмаган үз Казанын яклап Ярты юлдан кайткан, әдәп саклап. Башкорт т үгел татар кебек ахмак
Баш ордылар, патшам: «Ал үзеңә. .» Тотындылар бердәм үтенергә Киләчәктән кемдер аваз салды «Туры килмәгәе үкенергә!»
Үкенмәдең, патшам, үкенүләр Бөекләргә яттыр. Ә син боек' Үкенгәндә башкорт тиз көйләдең. Тете мөгез-сөңгең белән чөеп.
Ә соңыннан аркасыннан сөеп.
«Көчлснен к те гегермән тарта'»
Башкорт та сине тчксрссз соя Канат астында тотканың өчен.
Ясак озата ул сыртлап төяп
Әй. бабамнар, ифрат таепле сез Сут ышкансыз. диеп: «Илем' Иркем'» Боек урыс, ятып сазлыгында. Симертергә тиешмени черки?!
Казан ауды киртә җимерелде. Киңлекләргә хәзер юллар ачык Урыс душасыдай киң киңлекләр Чакырт аннар «Безне басып алчы!»
Ярый әле син булгансың, патшам! Кол булудан мәхрүм калыр идек. Алтын минутларны әрәм итеп. Иренмичә чалма чалыр идек.
Гайрәт өстәр «ярты» урынына Кулга бик еш Коръән алыр идек. Куанышып. Ермакларга түгел. Кол Галигә һәйкәл салыр идек.
Рәхәтләндек кол булганнан бирле: Ата кызны белми, ана-улны.
Баш ватмыйбыз кая барырга дип. Күрсәтәсең безгә уңны-сулны.
Үзең тапкан малны алу — бәхет. Бөгеп билне, сузып хәлсез кулны. Хужа яман типкәләсә генә. Күңелкәе була тугры колның.
Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт, патшам. Кызганмыйсың бездән җәза-җәбер. Ышанасың безгә: үзебездән Казытасың үзебезгә кабер.
Башка сыймый, моңа кадәр ничек Яшәгәнбез икән капмый хәмер. Үзегездән күбрәк чөмерәбез Сезнең милли эчемлекне хәзер.
Рәхмәт, патшам! Синең ярдәм белән Телебезне телдек телсм-телем.
Авылыңнан чыксаң, кирәге юк.— Пүчтәк булып чыкты татар теле.
«Иң бөек тел җирдә урыс теле!» — Күңелләргә шигарь куйдык элеп.
Син көләсең бездән «тилеләр!» дип. Сөенәбез шуңа: «Әйе. тиле!»
Кашка тәкә! Бигрәк мәһабәтсең. Әллә синең сакал җирәнгәме?! Татар кызы тарап кына торды. Сакалыңнан синең җирәнмәде.
Мәшәкатьсез... җайлы. Тормый хәзер. Марҗаларың кебек, ыштан киеп.
Кумый сине тәһарәтсез диеп. Качмый синнән печтермәгән диеп.
Кыз-кыркыннар сиңа чиксез гашыйк. Киленнәрдән ява мең-мең рәхмәт. Бианага-биатага хәзер
Татлы сүзләр оча: «Убыр! Зәхмәт!»
Ире юкта, аулак чакта хәлне Белеп чыга теге шаян Әхмәт Кашка тәкәм! Синен гадәтләрне Ү гәп яшәүләре шундый рәхәт.
Кичер мине, хуҗам! Ахмак сорау Ярып чыкты күңелдәге ярны Әйткән идеи еллар аръягында: «Калмасын нәселе дә татарның!»
Син сүлеңдә торалмадың. бугай. Шуңа җыя алмыйм ушым-иссм Ә без исән' Яулап алдык хәтта «Коллар» дигән бик ки ары исем
Бердәнбер көн сүнде мәллә үчең. Җитмәдеме мөгсз-сөңген көче ’ Ялгышамдыр Җитә көчең бөтен Җан иясен кырып салыр өчен.
Ах. төшендем!
(Бакчы, кол башы да
Уйлый белә икән берни тикле.) Боек патшам, дөрес хәл иткәнсең «Болар барсы да итск-читекле.
Тикмәгә түгел. Уңганнар, димәк Безнең дә булыр читек вә икмәк .» Юкәдән эзләп йөрим чикләвек. Үзебездә икән бөтен хикмәт
Ярый әле кол иткәнсең, пагшам (Тыя алмыйм шатлык яшьләремне). Без байлыктан туеп сикергәндә. Ачка койрык чәнчеп яшәр идең
Тамчы шигем дә юк. булмас иде «Кашка тәкә» дигән мәшһүр агып Башкалар күк җәяү йөри күрмә.
Без бит синең күндәм-чыдам агын
Рәхәт булып китә, гизлек арга. Касыкларга тисә шпорларың Безнең итек сиңа таман булды. Сүгеп аттың керле ыштырларың.
Сиңа түгел. фәкать үзебезгә Багар өчегг тирән баз казыдык Чиксез мәмләкәтең бинасына Салыр өчен тау-тау таш ташыдык.
Ыштыр нәрсә’ Мөгез-сөнгеләрдән Ясап куйдык хәтәр мөгез-көпшә. Ядрә вә туп.. Ракета көпшәсе ( 1111 10.101011 төшкә төгәл төшә
Бар да курка димәк, яраталар Синең көчтән көнләшерлек Атлаш
Җәяү йөри күрмә, Иван-патшам, Атлан безгә, колларына атлан!
« Томаннар күмгән кайтыр ягымны Кыялар текә, чоңгыллар тирән...»
Хәсән Туфан
Имеш-мимеш хәбәр йөри.
Йөри хәбәр бик хәтәр.
Ошбу хакта язу түгел, Уйлау куркыныч хәтта.
Мәрхәмәтлем! Синең алда Гафу үтенәм башта.
Син белмәгән берни дә юк, Яшермә миннән, патшам!
Имеш, каты чирләгәнсең.
Чирең, ди, бөеклектән.
Мәтәлгәч «СССР» дигән
Дәүләти биеклектән.
Ушка килеп, көч-хәл белән
Торып баскач, иң тәүдә:
«Кашка тәкә булмыймын» дип.
Иткәнсең, имеш, тәүбә.
Татарны «кол» исеменнән
Мәхрүм итүче Указ Әзерлисең, диләр. Бәхет Тидеме безгә бик аз?!
Биш гасыр да тулмаган бит. Өйрәнеп беткәч кенә.
Колларыңның холыклары Көйләнеп беткәч кенә.
Дөньяны кабат түнкәреп, «Кеше» булырбыз ничек? Кан-яшьтән торган дәрьяны Ничек чыгарбыз кичеп?
Туры басып йөреп булмас. Без сораудай бөгелгән.
Бар микән ясаучы табиб Операция билгә.
Без — без инде, ә үзең сон, Ә үзең соң нишләрсең.
Ашыйсың килгән чакларда Терсәкнеме тешләрсең?
Туры килмәсме урарга Кабат ыштырларыңны.
Саргаюыбыз ихтимал Сагынып шпорларынмы.
Имеш-мимеш чынга чыкса. Очрашырбыз бик сирәк. Хуҗа колсыз яши алмый. Колга да хуҗа кирәк.
Бусы чәчкә генә икән...
Йөри тагын бер хәбәр.
Йокылардан яздырырлык.- Хәтәр дисәң лә хәтәр.
Ялварамын: i өнаһларым. И Ходам, ярлыкагыл! Патшам!
Мине па!ша итеп.
Булмакчысын икән кол.
Бу соң нәрсә?
Мин син. син мин?
Алышумы «баш на баш»? Ки.мссгмә! Булмады минем Атканым ашына таш.
Беләсең ич. мин дә кидем Олуг ханнар җиләнен. Үптең керсез чабуларын. Эчтән генә җирәнеп
Юк. теләмим! Мин лә бер көн Бөеклек гән чирләрмен «Кашка тәкә» атлы ханны Күптән инде җирләдем..
Киңәшем бар: син үзенә Патша да бул. кол да бул. Бигайбә! Мин дә үземә Хан да булыйм, булыйм кол
Бөек патшам! Уйлан бак та Мин колына хәбәр HI Инәләмен, яза күрмә: «Булачак Хуҗам Фәрит».