Вакыйф Нуруллинга 60 яшь
Һәр каләм иясен чын-чынлап язучы, әдип иткән, халыкка
таныткан, ана үз укучыларын табарга булышкан аеруча
уңышлы әсәрләре була. Без Вакыйф Нуруллин, дидекме,
шундук «Шинельсез солдатлар» повесте хәтергә килеп
тошә. Ул үз ижатын алтмышынчы еллар башында хикәяләр
язудан башласа да. тәүге тапкыр әдәби тәнкыйть теленә дә.
укучы күңеленә дә әнә шушы повесте белән килеп керде.
Вакыйф Нуруллин «Шинельсез солдатлар»ында яшүсмер
малайның табигый, самими кичерешләре, гыйбрәтле
язмышы аша сугыш чоры авылының фаҗигале
вакыйгаларын сурәтләде, үзе яхшы белгән тормыш
чынлыгын сәнгать югарылыгына күтәреп тасвирлый алды
Язучының бу алымы соңыннан ижат ителгән «Күпер
чыкканда». «Аккан су юлын табар». «Әгәр син булмасаң».
«һәлакәт». «Ике урам арасы». «Җавап бир. кеше!».
«Сагынырсыз әле» һ. б күз алдында
Ул 1935 елның I маенда Татарстанның Балык Бистәсе әсәрләрендә дә камилләшү рәвешендә дәвам иттерелдс. Әдип әлеге әсәрләрендә бүгенге
авылның катлаулы хәл-әхвәлләрен бәян итте, колхоз җитәкчеләренең истә калырлык
образларын тудырды, шәһәр зыялылары арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне
чагылдырды Гражданнар сугышы чоры герое Нурулла Айсин- ның көрәш юлын тасвирла!
ан «Яшьнәп үткән яшьлек» әсәрендә дә без документаль материалларга таянып ижат
ителгән геройлар белән очрашабыз.
Әдәби тәнкыйть билгеләп үткәнчә. Вакыйф Нуруллиннын документаль нигезле әдәби
әсәр язганда тарихи материалларга таянуы ана. бер яктан, ярдәм итсә, икенче яктан, автор
алдына өстәмә таләпләр дә куя. Әлеге очракта «мате
риал каршылыгын» жиңеп. югары сәнгатьлелеккә ирешү кыенлаша, хыялны тезгенләбрәк,
тормыш чынлыгыннан артык ерак китмичә язарга туры килә. Вакыйф Нуруллин әнә шушы
кыенлыкларны жиңеп. чама хисен югалтмаган хәлдә, чын мәгънәсендә әдәби әсәрләр ижат
итүгә иреште, публицистика белән жан җылымлы лиризмны, документаль төгәллек белән
сәнгатьчә гомумиләштерүне оста итеп үреп бирә алды.
Вакыйф Нуруллиннын әдәбият мәйданына чыгу еллары - һәркайсыбызның районы Югары Әшнәк авылында туган Яшүсмер еллары сугыш гараса тына туры
килгәнлектән, бик иртә тормыш арбасына жигелә.
1957 елда солдат хезмәтен үтәп кайтканнан сон, Казан дәүләт университетының татар
теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1961 елны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан
утлары») журналы редакциясенә хезмәткә килә. Биредә ул башта хатлар бүлегендә әдәби
хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөдире булып 1977 елның июненә кадәр эшли Шуннан ары
Вакыйф Нуруллин 1989 елгача— Татарстан китап нәшриятының баш редакторы.
Вакыйф Нуруллин әле дә җәмгыятебез, милләтебез өчен актив эштә вә иҗатта
ялкынланып яши. Ул РСФСРның һәм Татарстанның атказанган мәдәни- Я1 хезмәткәре
дигән мактаулы исемне йөртә.
Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә кушылып, без — «Казан утлары» журналы
редакциясе коллективы — хезмәттәшебез һәм каләмдәшебезне түгәрәк туган коне белән
ихлас котлыйбыз, ана исәнлек-саулык, яна иҗади сөенечләр телибез.