Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАРТ СОЛДАТ УЙЛАРЫ


Ярты гасырдан соң. сугыш кырында билгесез югалган солдат әтиемне төшемдә күрдем. Үзем һәм әнием хакында сөйләп бирдем:
«Әни вафат, оҗмахтадыр... Ә мин исәпмен,
яшәвем тормыш дигән тәмугта», — дидем.
Әтием әйтте: «Син шунда яшәгәнгә, билгесезлектән үзеңә ярдәмгә килдем, синең өчен бик тә хафаланам, син бит минем иң яраткан балам, теләсәң, бергә, син тормыш дигән тәмугта калам, йә — үзеңне яныма, билгесезлеккә алам...»
Җәлилчеләр. үләр алдыннан, үпкәннәр Коръән.
Башларын палач чапканда. Тәңре, бәлки, сискәнеп киткән: эшафотта дип үзен хис иткән.
Уникесеннән дә:
«Без- Иделдән.
без татарлар — бер җан, бер тән». - дигәнне ишеткән.
Шаһит -изге Коръән
Көн-төн исә Вакыт жиле, «ташлар җыяр чак» килде Таш саныйм берәм-берәм, кемлегемне күрәм, беләм Үз аллымда җавап бирәм Ташлар саныйм бармак бөгә-бөгә. күз яшьләре түгә-түгә.
Сугышта башлар санадым, ә яшьләр коелмады
Анда ташлар елады .
Бер сәдака...
Бер сәдака
дүрт солдатка...
Дүртесе дә мөселман, дүртесе дә карләш-туган.
Дүртәүләшеп бер рота дошманга каршы торган.
пулеметтан агып, «кырган».
Дүртесе дә минем полкташ
Баш түрләрендә таш.
Бер сәдака
дүрт солдатка
корбан алар Карпатта
Син дә сәдака бир:
бер сәдака
йоз игелеклелек белән үзенә кире әйләнеп кайта
Җиңү көне
бир сәдака!
Таш солдат турында баллада
С өйли каен, көйли каен батыр егет турында
Чикгә тора таш бер һәйкәл автоматы кулында...
Каен җырын тирә-якка таң җилләре тарата. Таш булса да солдат егет җыр тыңларга ярата. Батыр егет авылдашым, онытылмас полкташым. Таш солдатның күкрәгенә ак каен куя башын...
Яшьлегемне эзләп килдем. Карпат тауларына мендем. Биеклектә калучы яулашларның каберләрен күрдем.
Алар тапкан— яшьлек биеклеген, яшьлек бөеклеген
канлы көрәштә...
Яшьлектән картлыгым көнләшә!
Утырамын күлгә карап яшел чирәм өстендә. Мондый хәлне
күргән идем төшемдә...
Бусы инде өнемдә:
Җиңү көне. Тирә-як тын. Туган җиремә кайттым. Күңелемне юаттым.
Туган җирне бер күрү мең алтын!..
Үлеп тә...
Яши ул күңелемдә, сөйлимен үлүен үзенә: кышкы буранда фронтта аны бер үзем күмгәнне, ул төнне йолдызлар сүнгәнне.
Аны мин күмдем, ул мине күммәде, аны мин күрдем, ул мине күрмәде. Үлеп тә.
үлүен белмәде...
Гел әйтәсең: «Борчылма!» Юк. борчылам Борчыла-борчыла. теләгемә ирешәм аның очына чыгам.
Борчылмый гына яшәү килешми мин-картка.
Бүтән идем яшь чакта
Күптән таныш бер торнаны юксынуым булды, ул кинәIтән кайдандыр килен чыкты да. канатларын жилпи-җилпи.
минем баш өстендә әйләнә башлады Әллә ул үчен исән дин әйтте.
әйләнде, әйләнде дә.
күздән югалды.
Канларга юл алды?..
Инанам, ул тагын килеп чыгачак. Мин аны юксынган шикелле ул да мине юксыначак
Күзләремне бәйләп
Күңел кыйблам белән дөрес юнәлеш табам Нинди генә хәлдә калсам да.
карыйм туган якка табан анда минем үз кояшым, үз әнкәм
Анда минем үз ожмахым.
үз Мәккәм
Күзләремне бәйләп, сорасыннар кыйбла якны
туган якны күрсәтәм.
Гомер итсәм дә ерак га.
күңелем шыткан туган туфракта.