ИКЕ ГАШЫЙК ҺӘМ ҖЫР ТЫҢЛАУЧЫ AT
Эссе көн. Инеш буендагы әрекмән яфраклары шәлперәеп төшкәннәр. Елганың ташлы сай җирләрендә челтерәп аккан судан башка бер тавыш та ишетелми. Кошлар тынган, тал-тупыллар акрын искән ялгыз җилкәйгә башларын куйганнар. Вакыт-вакыт йокыларыннан саташып уянган яфраклар гына сискәнеп, лепердәшеп алалар. Кояш һәммә җан иясен эссе табага бастырган. Хәтта Ярмәкәй тавы астындагы амбар-амбар зур ташлар да кызган. Юлдагы комлы балчык аяк табаннарын пешерә.
Күлдәге үрдәк-казлар судан чыкмый, көтүдәге сарык-кәҗә, бозау- сыерлар агач арасындагы күләгәгә елышканнар Берничәсе. Нократ суына кереп сыртка кадәр рәхәт мәлҗереклеккә чумган Көтүченең алабай эте әлсерәп бияләй кадәр телен тышка чыгарып салган. Зур тирәк төбендә дымлы күләгәдә ятса да, үзе эһе-һеһе килеп еш-еш тын ала.
Кайтыр юлга чыгып, күпмедер җир узуга. Канәфинең аты да Iирләп чыкты. Үр менүе авыр булды аңа. Югыйсә йөге дә авыр түгел биш ярка каен утыны Нократтан агып килгән каен-нарагларны алар моннан бер генә көн элек иптәше белән яр буена тартып, ике куллы пычкы белән оч аршынга кисеп куйганнар иде.
Бүген миңа, иртәгә сиңа алып кайтыйк, дигән иде ул ана. ә Талин иңгә-өнгә тиз генә килә торган егет-малай түгел шул. шуның өстенә комсызлыгы да ташып тора.
Башта миңа, аннан сиңа!
Әнә шулай өзмәде дә куймады. Нишләрсең! Ризалашты Канәфи Кичә ана алып кайттылар, ә бүген Талип, ниндидер эш табып, булышырга да бармады:
и Карун тәре! Алдакчы... Үзенә генә булсын!
Йә. нигә җебеп төшәргә ди? Берүзе булса да. төяде ич әнә утынны. Актай да маладчина — үрне эһ тә итмәде, биеп кенә менде. «Әпипә» көенә.
Э
Канәфетдин канәгать рәвештә тезгә кадәр сызганган чалбарыннан каткан саз валчыгын бәреп төшерде, аяк бармакларын уйнаткалап. арасына кысылган ком-балчыктан котылырга теләде '
Юл тау-түбән киткәч, ул утын өстенә менеп кунаклады. Сырт тан әнә авыл һәм аның тирәсе уч төбендәге кебек күренә иле Әнә Нократ жәелеп ята һә.м ашыкмый гына үз көенә ага бирә Юк. моннан караганда ул акмый да сыман. Тик ята җир өстендә Зәңгәргә өртелгән урманнар, сары-яшелгә чумган басу-кырлар. бер болытсыз өрфия күк. болында анда-монда зөбәрҗәттәй яткан күлләр Канәфи күңеленә җанлы манзара булып иңделәр Әйе. ул аларны ике зәңгәр күзе белән күрүдән тыш. җаны белән дә кабул итеп, үзенә - күңел түренә сеңдереп рәсемли иде.
Чиксез хисләнүдән егетнең күзләренә яшь бәрде Ул утын яркаларын яңа туган сарык бәкәйләре урынына сөйде
Сәрби әбигә ток кына бәягә сатам да сезне, акчасына Кагифәгә яулык белән хушбуй алам'
Актай егеттән җыр көтте Менә шулай уңайлы юлга чыгып, бер мизгеллек хис-җанланудан соң. Канәфи өздереп җырлап җибәрә иде Аның тавышы матур, яңгыравыклы, йөрәк түреннән чыккан бәрхет булу өстенә. күпмедер моңлы да һәй. татар булсын да моңсыз булсынмы' һәр чын татар ярты Илһам Шакир ич"
Әйдә. Әпипә, җәтрәк атла, дип дәште ул яра тулы тавыш белән малкайга. Ул Актайга бервакыт та чыбык яисә чыбыркы бе тән сукмады, ә алар һәрвакытта аның арбасында яттылар югыйсә Канәфетдиндә. ат белүенчә, ике төрле тавыш ягымлы һәм усал эндәшү генә бар и те. Таты җыр Монысы инде аның күңеленең күктә чагындагы авазы-аһәтк
Ә бүген Канәфи артык хисле иде Шуңамы җыр сузарга да онытты
Иске мәктәп каршындагы Ярмәкәй тавының текә сыртыннан салынган юлдан төшә бантлагач, ат котырын чабарга уйлады. Тау-түбән җилдереп алу аның чабышкы булып га арбага җигелергә кушкан язмышы белән тартышып алуы өстенә. кайчандыр Сабантуйда ярышларда беренче урынны алуын искә төшерүе иде булса кирәк
Актайның тау-түбән кызулый башлавын сизеп алган Канәфи арт тәгәрмәчләр!ә күсәк кыстырмавын исенә төшерде, әмма хәтер сон иле инде, ат тагы да кызулый төште.
Актай, трр. ты-pp. чукынчык'
Дилбегәне шытырдатып тартуына карамастан, атның күзләре алгы юлны исксз-чиксез дала итеп күрде Әнә көнбатышта кояш баеп бара Аныңчабасы-очасы һәм кояшны туктатасы килде «Тукта. Кояш! Китмә.
Кояш!!»
Актай бәргәләнде
Минем киң күкрәкле, ярсу йөрәкле чабышкы чатым шушы көш ә тукталып каламыни.’ Бу көн анын кабере булачакмы’ Иртәгә бу көн юк бит. Тукта. Кояш! Китмә. Кояш'
Кинәт атның колагына ифрат матур һәм гаҗәп моңлы. тчке сатышлы бер яңа җыр ишетелде:
Кат ифәмнен бәгыремнең.
Күлмәге ефәк түгел.
Күислс ефәк бу тгачтыи.
Башкасы кирәк түгел'
Ат чаба башлаган җиреннән ирекссздән тукталып калды һәм. бик бирелеп, җырга күмелде. . * - -
Капофи де шаккагып калды мо.жнм и .с ... Хк..ш .кр ко.ырын
чаба башласа, һич .уктагаы дим.. Яка жыр «ирендер уем.
А1 ана олбри.1 icie вемн алмалы бу мину па чабышкы үтерелеп. жыр ........................................ .учы а. п ............... к Ника.а.р каш ку.к-ме .л пан.
никатор аны бахбаен. «Әиш1а.«>1 чра.са ы. К ................ |»шен куш к К.,....
фвгә бмлмиан иде Ул .ук.аусы. аны уй .алы. шуна а.ны а.а.ама .ы
Кибеттән бүләкләрен зәңгәр яулык һәм хушбуйны алып очрашуга килүен күзаллады.
Эссе көн. Пешерә дөнья... Эс-се!
2
анәфи Катифә белән кыш көне, үгез җигеп урманга утынга баргач, якынаеп китте. Аңарчы алар, бер авылда торсалар да, күрешкәндә исәнләшүдән башка ым-хәрәкәт кылганнары юк иде. Ә быел кыш..
Ул әле ат җикми иде. аңа үгез бирделәр. Шул киребеткән үгезне ипкә китереп йөргәндә, персидәтел Баттал әйтте. Әйтте генә түгел, әмер бирде:
Хәернисага бер йөк утынга барасың! Ягарга утыны беткән, ди.
Кая барырга? Кайдан алып кайтырга? — дип сорады яңа унҗиде тутырып унсигезгә чыккан егет.
Айдан!—диде Усал Баттал тамак төбендә карлыгып чыккан тавыш белән. - Айга мен дә төяп кайт. Бәлки. Зөһрә кызны да алып кайтырсың, маңка. Шунсыз син өтеккә авылда кызлар карамас. Армиядән дә калдың түгелме?
Усал Баттал махмырдан әче сөйләшә иде.
Армиягә көз китәм мин. Ә утынны айдан алып төшәсе икән, үзең утырып йөргән Карагайны бир.
Хы' Батталның йөзенә комач капладылармыни. — Каратай яныннан читкә тай! Сине беренче салуда ташлап калдыра бит ул. хөрәсән, диде ул теш арасыннан черт итеп төкереп.
Алай димә. Баттал абзый. Ат дигәндә аяк идәндә. Җен-албасты- ны ат дисәгез дә, атланам...
Егет-малайның атка үлүен белепме яисә ике ел элек Сабантуйда ат чабышында Актай белән беренче урынны алуын искә төшерепме. Усал Баттал. гадәтенчә, кинәт кенә йомшарып китте:
Җә. җарар! Әнә, бик батыр булсаң. Актайны тәртә арасына өйрәтергә кирәк. Гел чабышкы булып кына яши алмас, вакыт аңа тәртә арасына...
- Өйрәтсәм, үземәме Баттал абзый?!
Ничек үземәме? Калхуз аты ла ул...
Үзем җигәрменме дим...
— Ә-ә. анысын әйтәсеңме?
Усал Баттал беркавым уйга калды Шулчак алар сөйләшеп торган камытлар өенә завхоз Мансур килеп керле. Ул соңгы сүзләрне ишетеп өлгергән иде инде:
— Үзең өйрәткәч, димәк ки. үзеңә инде, энем!—диде ул, нәфис кулларын аның җилкәсенә салып. Мансур —аның сугышта үлгән әтисенең энесе.
Авылда Усал Баттал завхоз Мансурдан гына шүрли иде. Йөздә унбиш килолы бу Сабантуй батыры көчле-куәтле. олпат булуы өстенә, утны-суны кичкән, сугыш үткән баһадир һәм туры сүзле, гадел кеше иде. Әле күптән түгел генә Мансурның үпкә чиреннән хатыны дөнья куйды. Калды өч бала белән.
Кемгә булсын Актай, үзең җигәрсең.—диде Баттал да. башка сүз таба алмыйча.
Шул шатлыктан көлеп җибәргән Канәфи үгезен җигәргә ашыкты. Озакламый ул да ат җигәчәк! Эх! Ат — ат инде ул!! Ат белән ач булмассың. Әле ул гынамы9 Авыл урамнарын Актай белән җилләп узу —моннан да зур бәхет, горурлык, сөенеч булырмы? Күп кенә иптәшләренең күзе кызачак, ә кызлары сокланып карап калачак. Бәлки, кыз-кыркынның берәрсен печән салынган чанага угыртып ферма тирәсенә, йә күрше 78
К
авылга да утыртып алып барыр. Хәер, алда күз күрер Алдагысын Алла белә ли. '
Шул уйлар белән Канәфи үзенең «Мышлы Мишкаясы белән Хәерниса апалары турына җитүгә, кыегайган җил капка кинәт кенә ачылып, аннан агылып диярлек Катифә килеп чыкты. Үзе шәһәрдәге базар марҗалары кебек кат-кат төренгән, канәфи аны нигәдер бер дә ошатмады. «Кыз-кыркын белән генә йөрисе калган ди урманга. Мона нәрсә, балта тота беләме дә. пычкы тота беләме? Хәерниса апа үзе бара, тигән иде бит Баттал абзый -
Син кая’ диде ул Кагифәгә ачуы килеп Аннан сон аны үргәү- кимсетүөченме «черi!» игеп җиргә төкергән булды Персидәтел Батталча
Урманга, диде кыз кат-кат чорналган, берничә җиреннән сүтелгән мамык шәле аша гына карап.
- Кагын үләргәме?
Утын төяшергә!
Кон суык иде Чатнама салкын. Очып барган хәлсез чыпчыкларның һавада катып үлгәннәре бар Ягалар аннан сон ат тизәге сыман аунап. Ярый әле җиле юк. коры суык. Тик шулай ла мондый көнне яхшы кешеләрнең эте дә оясында утыра
Алар күпмедер бер-берсенә карашып тордылар
Син катып үләргә җыенмыйсың ич әле'1 .тиле Катифә. ниһаять, гаять үртәлгәнен сиздерәсе килмичә.
Мин мин бит ул! Мин ир кеше!!
Әнкәем! Ир кеше габылган. Көлеп үләрсең. Ир лиг энең чир булып чыкмасын
Шунда Катифә гаҗәп матур тавыш белән көлен җибәрде Канәфи колакларын торгызды чыннан да. кыз ифрат матур итеп көлә белә икән ич! Аның әле дөньяда шулкадәр яшәп тә болай игеп көлүчене ишеткәне юк иде. Завхоз Мансур абый да кәефле чакта тәмләп көлә белә анысы Ул тәмләп шул. ә Катифә матурлан Аның көлүе хәйран' Әйтерсең лә. меңнәрчә чәчәкле болын өстендә йөз тавышлы көмеш кыңгырау чыңлый Көлгәндә әнә күзләре үк яшьләнеп китә икән Егетнең колагы бу кө түгә шундук гашыйк булды
Җә. җарар! диде ул Батталча (персидәтел кискен бер карарга килгәндә шул сүзләрне әйтә иде).
Үгездә тынычсызлана башлатан иде
- Утыр! Киттек. диде Канәфи
Мышлы Мишка юлдан ялкау тына атлый Ул гел шулай урманга йоклан бара, авылга чабып кайта Ничауа! Барыр, кайгыр Үлмәс. түзәр... Дөньяга тугач, барысына ла түзәргә кирәк Сине беркем ю чакырып кигермәгән ич тормышка. Килгәч, яшә. түз! Әнисе тел шулай ди Канәфинстт.
Баралар. Нигәдер икесе дә сүзсез. Егет киң җилкәсе белән Катнфәне суыктан. Нократ ягыннан искән аз гына сизелерлек шөпшә җилдән саклый. Тоямы кыз моны ’ Нитә сөйләшми ул? Ә тлә инде үпкә тә теме
Әниең барам дигәч ич урманга? диде Канәфи. сүзсез барут а эче
Канәфи суыктан бөрешә төште Бәлки, ............ ..................... т бөрешкән
дер кем бе тә. Юка. иске киемнәр аша үтеп, куырын-куырып а та суык «Урманга тына керик, урманга тына Куам мин сине суык оабай - дип уйлый егет тчештән тенә. ә үтенеп кына ишәсе ки т., тик нитә тер сөйләшеп китәр өчен бер генә юньле сүз дә таба а тмын Ге.тссэ Хәсән
пошын
Бара иде. баш өянәге бүген анарда
«һәй. миңгерәү! Такыр баш" дип сүкте егет ү тен янында төнья тарыңны оны 11 ырыр тык итен көлә белгән кыз утырганда. анасы хакында сорашалар димени? Ахмак' Аңгыра!? Дивана"
кебек утыра шунда
Их. кайчан жәйгә чыгарбыз! — диде Канәфи сүз булсынга, шуның өстенә үгез i уктан печ итә башлаган иде. Аның Катифәнс (ә ул артка карап утыра) бу эштә шаһит итәсе килмәде. Хәер, белмәгәнме, күрмәгәнме ул моны Читенсенеп торасы түгел!
— Нигә алай дисең? дип сорый кыз.
— Суык ич! Тишек фуфайка, өтек бүрек, ямаулы чалбар белән кыш чыгулары рәхәтме әллә?
— Ә җәй? Тузан, яңгыр яуса пычрак, әле тагы эссе ..
— Әйе шул. эссе. Тик шулай да җәй рәхәт!
Шуннан сон алар гел сөйләшкәләп бардылар.
Мышлы Мишка үз җаена гына атлый бирде. Вакыг-вакыт аның тәне дә калтырап-калтырап ала иде. Ул да туңа. Суык шул, суык.
Урманга җиткәч, өйгә кергәндәй булды. Канәфи дә. Катифә дә. үгез дә кинәт кенә җылынып киттеләр. Ә инде өч төн коры караманы пычкы белән аударып ташлагач. Катифә мамык шәлен чишеп җибәрде Моңарчы урманның матурлыгына таң калып, күзәтеп, хәл алып торган Канәфи Катифәнең сүзләренә сискәнеп борылды:
— Канәфи. әнә куян!
— Кайда, кая?
— Әнә теге биек чыршы арасына кереп югалды.
— һәй! Алдыйсың ич.
— Валлаһи! Көмеш көлү урманны күмде.
Кинәт кызга күз төшергән егет шаккатты: аның алдында урман кызы, урман гүзәле гора ич Әллә шайтан, пәри кызымы бу? Карале, ничек матур икән ич Катифә! Эре бөдрә чәчләр, җылы матур күзләр, аз гына калынрак кечкенә иреннәр, килешле ияк. алма битләр. Йә хода!
Егетнең карашыннан өтслеп-читенсенеп киткән кыз шул ара шәлен чолгап бәйләде. Матурлыкны яшереп куйды.
Утынны сүзсез генә диярлек төяделәр. Кайтыр юлда да артык сөйләшмәделәр, һәм икесе дә бер эш белән мәшгуль иде. Бүген утынга дип урманга баргач. Канәфи дөньяда Катифә дигән кызны ачты, ә Катифә дигән кыз Канәфи дигән егетне очратты. Әнә шулай тормыш океанында һәркем. Колумб кебек, кемнедер үзе өчен ачарга тиеш Нәкъ менә үзе өчен генә...
Кайтыр юлда Мышлы Мишка ашыкты да ашыкты. Аны хәзер алга баруыннан берни дә туктата алмый иде. Алда җылы абзар һәм фураж көтә үгезне. Идел ярыннан төшкәндә Мышлы Мишка кушаяклап ук чаба башлады.
Ни теләсә дә. Канәфи Мишканы вакытында туктата алмады. Үгездән дә кире кем бар дөньяда! Салуда чананы каплауга, черек бау белән бәйләнгән карама утыннары, начар тормыш кебек, тарал ы п-чәчелеп тә китте. Йөктән котылган үгез тизлекне тагы да арттыра төште. Канәфи аның артыннан. Бар. тиз генә куып җитәрсең! Дүрт аяклы сәмәлүтмени!!
Ул аны теге як ярда башланган куе таллыкта гына тотып алды. Ярый әле үгез төшеп калган бер уч печәнне чемченеп ята иде Авылга кадәр чапса, камытлар өе янына буш чана белә кайтып керсә? Атна буе көләчәкләр. Теңкәңә тиячәкләр. Усал Баттал авызыннан: «Маңка! Хөрәсән!! Малакасус!!!» дигән сүзләр пулеметтан сибелгән күк атылып торачак.
Кире килгәндә. Катифә кычкырып елап утыра иде. Канәфинең нигәдер аңа җен ачулары чыкты:
- Нигә күл бакасы кебек сайрап утырасың?
- Сайрамассың! Усал Батталның балтасын югалтсаң, син дә сай-рарсың...
— Эзләп кара, тик утырганга шайтан тоттырган..
Эзләдем, һич таба алмыйм, диде Катифә тиз генә тынычланып.
— Йөк астындадыр..
— Карадым, күренми
- Хәзер. Төягәч чыгар!
Йөкне кабат төягәч тә. Усал Баттал балтасы табылмады Эзләнә торгач, аны яр өстендә күрделәр. Кояшта көзге кебек ялтырап ята балта йөзе.
Үз балтагыз юкмыни? диде Канәфи
— Каян булсын. Былтыр урманга баргач, кара Мәлик югалтып кайтты.
Ә Баттал ничек бирде? Ул бит кешедән алмый, үзенекен бирми. Бер үптергәнгә...
Нәрсә-әә? Канәфи тотлыгып ук калды.
Шулай инде. Баттал абзый урманга барырга балтаңны биреп тор әле, дим. Ә бу шаяра: «Бер үптерсәң, бирәм». ди Шаккаткансың иске чикмәнгә, «мә үп», дидем. Кыз аның үртәлгәненә сөенә иде
Шун-нан??? егетнең тамагы карлыкты
Нәрсә шуннан? «Иске чикмән түгел шул. чиккән яулык син!» дип үбеп ю алды.
Канәфи көнләшүеннән үлә язды
Кай төшеңнән?
— Ничек кай төшеңнән? дип сорады кыз.
Бигеңнең кай төшеннән үпте.
- Битнең битеннән үбәләр инде, дип көлде кыз Шәлен каера төшеп ачты да бит уртасына төртеп күрсәтте
«һәй, 15 яшьлек маңка!» дип уйлады Канәфи эчтән генә Бигиен әллә кайсы төшләреннән үбәргә мөмкин иреннән, күзләрдән, колактан, ияктән...
Канәфег дин абзацның монда тәжрибәсе бар.
Ат «каплаталар» иде
Имән исемле айгыр шәһәрдәй гәүдәсе белән авыл чаклы ГБПШ биягә атланган. Бия чыдый, чөнки табигать шуны сорый, инстинкт шуңа тарга
Ат чаптыручылардан телсез Хәсән «гы-гы-гы!» дип көлә Ат каплату. бия колынлату, мал сую аның өчен иң зур бәйрәмнәрдән. «Гы- гы-гы»да шатлык һәм сөенеч, гүя. айгыр түгел, биягә ул үзе атланган Завхоз Мансур бу эшкә бик житди карый атлар тарту көче, колхозны алар алып бара, димәк ки. алар ишәергә тиеш. Завхоз Мансурны «Днмәк- ки Мансур» дип гә йөртәләр. Чөнки ул «димәк ки»не «димәкки» дип кыстырып сөйләшергә ярата. Ат канлагуны Кара Мәлик алып бара. ул. гадәтенчә, эндәшми, аска карап үз лиен генә эшли. Аның негрныкыдай кара йөзе аегына ни яшеренгән бу турыда эт тә белми Бик астыртын, эчле адәм Кара Мәлик Перси гэге г Баггалның күзләре янган Ул теш арасыннан черт итеп төкерә дә ямьсез иген сүгенә һәм айгырга коч-куәт. дәрт-дәрман биреп тора
Син бит безнең баш пләмәннн! Җә.те тырыш' Яхшылап. Имән, яхшылап, ди. Айгырны котырткан саен. Усал Баттал үзе дә исәрләнә бара Бу турыда майлы йөзе, фәхеш күзләре һәм чалбарының тырпаен торган гонге нык раслый
Ат караучы Шамилә Баттал һәм башка ирләрнең хихылдашып торуына түзөлмады:
Ике аяклы айгырлар! диде до атлар абзарына керен китте Анда Канәфи Актайны кыргычлап яга иде. Шамилә ат ларга печән өләшә башлауга күп гә үтмәде, ишектә Баттал күренде Ул йөгереп тиярлек килде дә Шамиләне нечәне-ние белән күтәреп а гын почмакка кигереп салды.
Нишлисең. Баттал абзый, кеше күрер, диде хатын өзгәләнеп һәм еш-еш сулан Өеңдә хатының була торган
Беркем дә юк монда Ә ха тынны сөймим мин Кочаклау-сөю генә түгел, күрәсем дә килми. Хатыннан бәхетем булмады
Шулай да көпә-көндез?.
81
Бераздан соң коры печән кышкы кар кебек шыгыр-шыгыр килде. Сарай башындагы Каратай пошкырды, ә Канәфинсн кулындагы кыргычы төшеп үк китте. Икенче бер караганда. Баттал Шамиләнең иреннәреннән. бит алмаларыннан, күзләреннән, колакларыннан, иягеннән, муеныннан, тагы әллә кайсы төшләреннән шашып үбеп ята иде. ә Шамилә тыныч кына ыңгыраша. Гүя, Баттал аны ашарга гели, ә Шамилә ашатыйммы-юкмы дип саташулы аптырашта калган...
4
итнең әллә кай төшләрен үбәргә була!—диде Канәфи бик белдекле рәвештә.
Ай, сөйләп торасың тагын. Үпкән кеше диярсең, диде Катифө аны тагы да үрти төшеп.
Үгез артыннан атлап барган җиреннән егет туктап ук калды:
Ә син беләсеңме... беләсеңме Усал Багталның ярты авыл хатын-нарын ниткәнен?
Ниткәнен? дип сорады кыз кисәк кенә һәм берни аңламыйча. Сорауга ук үзе кинәт кызарып куйды. Ул да атлавыннан туктап калган иде.
Битен үпкәнен! — диде Канәфи ачуланып һәм үзе дә нигәдер уңайсызланып. Ул. Мышлы Мишкасы кебек, мыш-мыш һәм еш-еш сулый иде.
Үпмәсә тагы, укасы коелмый ич. Безнең күрше Шамилә апа әйтмешли; «Теге дөньяга киткәч, барысы да юкка чыга» Канәфи анын соңгы сүзләреннән сискәнеп китте:
Ай-Һай. укытучың шәп икән!
Кем-ксм?
Шамилә укытучың.
Укытучымыни ул ат караучы. Ә укытучы бездән биш өй генә ары торучы Мәрьям апа!
Аннан кыз күпмедер торгач, сүзне икенчегә борырга теләпме, әйтеп куйды:
Их. укып булмады шул. Мин дә укытучы булырга хыялланган идем бит.
Укырга иде. диде егет үз алдына мыгырданып. Ул әле һаман сүз башын онытмый иде.
Бик укыр идем дә. әни авырый, энемне укытасы бар...
Канәфи аңа текәлеп карап торды:
Ничә яшь соң сиңа. Катифә?
Ай аллам! Көлеп үләрсең, үз авылындагы кызларның яшен дә белми...
w Мин җиденчене бетергәндә, син өченчедәме, дүртенчедәме идең. Йодрык кадәр генә...
Алдама!—диде Катифә көлемсерәп. Бишенчедә идем, буем бәләкәй иде шул. ә алтынчы-җиденчеләрдә укыганда минем кадәр гә- үдәле-буйлы кыз яисә малай бөтен класста юк иде. Мин бит кинәт кенә үсеп киттем. Шуңа класска да сыя алмадым, андагы малайлар һәм кызлар миңа бала-чага кебек тоела башлады. Укуымны әнә шуңа да ташладым. Ә тууын сугыш чыккан елны тудым. Әти сугышка мине күрми дә киткән.
Минеке күреп киткән иде дә. кайтып кына күрә алмады...;
Безнеке дә. ранин булып кайткач, озак тормады. Шул ук сугыш үтерде аны Ятимнәр без. Канәфи диде кыз моң һәм сагыш тулган күзләрен аңа төбәп.
Ятим булсак та. ким булмыйк. Катифә!
Менә анысы дөрес.
Б
Алар тагы үгез артыннан тигез гена атлап киттеләр Сөйләшәсе сүзләре беткән иде булса кирәк. Бары авыл очына керер алдыннан гына егет кызга эндәште:
— Катифә'
— Әү, Канәфи!
Битеңне Усал Батталга башка үптермә, яме
— Үптерәмме соң! Тотсын!!
Каяндыр хис бәрде. Шуңамы күзләре дымлана төшкән Канәфет- дин бияләен салып Катифәнең кулларын тотты Чөнки нәкъ шул мизгелдә кыз ни сәбәпледер бер бияләен салып кулын ялангачландыр! ан иде.
Кулга кул югынышып авылга кергәнче шулай сүзсез генә атладылар. Иң сәере: икесенең дә куллары туңмады, киресенчә кызыша, җылына төште.
тынны ишек алдына аударуга. Хәерниса аларны тамак ялгар!а чакырды. Өстәлдә бер табак мич бәрәңгесе. берәр олы телеш арыш ипие. Ватык чынаякка тозлы су салынган Кечкенә чынаякта аз гына каз мае да бар Монысы авылда ип күп казлар тотучы Хәернисаның хөрмәтле кунакларга сые.
Әй. урдылар Канәфи белән Катифә шул бәрәңгене! Башта бер- берсеннән оялыбрак торсалар да. тамак үзенекен итте Канәфигә оу бәрәңгеләр итле бәлеш юн дә тәмлерәк тоелды Аннан сон берәр кружка шикәрсез генә чәй эчтеләр.
— Канәфетдин улым, үпкәләштән булмасын, бары-югы шул. диде Хәерниса караватыннан күтәрелеп. Үзем чирлим, терелим генә, алла бирсә, каз шулпасына чакырам әле мин сине. Бәрәңгене лә көч-хәл белән пешердем Пичне ярый әле Кадыйр якты диде ул алты якта дәрес әзерлән утыручы улына ишарәләп Малай алары карап борын iapn.ni куйды
- Алланың рәхмәте яусын! Туйганчы ашадым. Хәерниса апа Ини белән бәрәңгегә тук булгач, ни кирәк тагы?! Яшибез, иншалла* диде Канәфи картларча сүз корыштырып. Дөресе камытлар өендәге И тьяс кар! сүзләре иде бу
Кагифә ярлы өстәл өстеннән үзе дә оялыбрак торса да. Канәфинең шул сүзләреннән соң җаны эреп, күңеле күтәрс теп китте
Кара бу Канәфинс, бик акыллы егет күрен.» Олылар кебек сөйләшә белә Утынны да җиңел кисте пычкыны үзе »мс. үзе тартты төягәндә дә бер ярка да миңа күтәртмәде. Әни. Канәфетдиннең көчен күрсәң! Юан-юан карамаларны берүзе күтәрә дә са та" лиде ул
Бирсен алла' диде әнисе Авыл җирендә! е кешенең i омере буе эш. Көч-куәт бик кирәк. Әтисе Шиһап та бик көчле кеше иле Сугыш
урындык. , л _
Тик шулай да күзгә бәрелеп торган ярлылык tH-лон оу йорттан чисталык. тәртип. күз..» күрен» торган бөрке,., иле An ак
төрем кашагалары. чи,е меплор.тор. чека иш кар ип соле ,..р ңр кктаты палае барысы и onio »мь һәм „уркерылор „ле Почмактигы шүрлек!ә китап-журналлар. гәҗитләр дә күрен.»
Ни генә тимә. Канәфинеп бу ой ,»н чы.асы ки ,м„ иле Кагнфәне» фермага эшкә барасы искә төшкәч, киттеләр тагы үтсэто утырып
У
харап итте үзен... _
Канәфи бу мактаулардан тагы да биеыеп китеп. оатиы түшәмгә тиде. Күзләрен кая гекәргә белми горгач. өйне айкап чыкты Клифәләр- нең йоргы ялангач иде ярты урынны алгач агач сәке, почмакта Хәерниса яткан иске карават, өстәл һәм әтиләре ясап калдырган гупас кына ике
ул көнне кич җитүгә. Канәфи җанын кая куярга белми, читлектәге бүре кебек бәргәләнә башлады. Моңарчы хатын-кызларга артык исе кичмәгән егет күңелендә дәү учак кабынды. Аның тәне кызышты, кулыннан эш төште. Йөрәге, тиктомалдан дөп-дөп килеп, еш-еш тибә башлады Ишегалдына утынга дип чыккан җиреннән бер култык печән күтәреп керде.
Син нишлисең, улым, абзарга дип өйгә керәсең түгелме? диде әнисе аптырый төшеп.
Канәфи печәнен алып кире чыгып китте.
Кич җитте. Кар-көрт күмгән өйләрнең тәрәзәләреннән сары якты бөркелде Абзардагы сыер, сарык, кәҗәләр тәмле генә печән кетердәтте. Көндез өреп тамаклары арган этләр җылырак урынга постылар.
Канәфи түзмәде, бар булган яхшы киемнәрен киеп, йөзен-битен тагы бер мәртәбә юып. Катифәләргә юнәлде. Өйләренә кереп килүгә, хәйран калды: көндез урмандагы ыбыр-чыбыр киенгән Катифә урынына йортта аны бөрчек-бөрчек ак эре борчаклар төшкән зәңгәр күлмәкле, нечкә билле, таза, матур аяклы кыз каршы алды. Аның аяк басулары, йомры балтырлары, матур төртелгән күкрәк алмалары, нечкә биле һәм билдән соң кинәт киңәеп киткән түбән ягы - болар барысы, барысы да Канәфи- не һуштан яздырды Ярый әле ишек яңагына тотынды. аннан соң сәкегә утырды юкса, билләһи, егылып китәчәк иде.
Ә-ә. Капәфетдин. — диде ак чалма ураган Хәерниса, караватыннан борылып.
Хәерниса апа... минем сездә... бияләем калган бугай, диде егет, ялганлавыннан тотлыгып һәм кызарып китеп.
Ана тиз аңлады:
Кызым, карагыз. Утын арасында ятмый микән. Кыш көне бияләйсез кая ..
Катифә киенде. Ул болай да иннек-кершән сөрткәләп клубка әзерләнә иде. Бүген әйбәт фильм булачак, диделәр. Аннан соң кичә — чүпләм, күмәк җыр. әйләнә. Кызның иннек-кершән сөртүе дә киномеханик Толя өчен. Чукынды бит. «Миңа кияүгә чык инде!» дип. Кинога гел бушка гына кертә. Чыкты ди ул кыяр башка! Күзе боз. керфеге—дуңгызныкы Чыкгы ди. әнисе бәреп үтерер. «Урыска чыккан дуңгызга кызыккан! ди иле әбисе. Ә шулай да кинога бушка кертүе әйбәт. Акча кайдан төткәрмәк кирәк ди.
Ишек алдына чыгуга ук. эзләнәсе бияләй онытылды. Хәер, аның Канәфи кулында киткәнен кыз үз күзләре белән күрде ич.
Кино буламы клубта. Канәфи?—дип сорады Катифә.
Ә кичә?
Юк!!
Бәрәч! Ничек юк та юк Берни дә булмыймыни? Ә нигә безнең очка төштең? Мине клубка алмага дип торам, диде кыз аңа төрттереп
Синең яныңа. Катифә!
Нишлисең минем белән9—диде кыз. күзләрен зур ачып
Минем дә сине үбәсем килә диде егет. ифрат 'га дулкынланып Ха-ха-ха!
Кызның көмеш тавышы ишек алдын күмде
Әгәр үптермәсәм?
Бат талга балта өчен үптергәнне, миңа угын алып кайткан өчен дә үптсрмәссенмени?
Ярар алайса' диде кыз тагы көлеп - Бер үпкән — читкә киткән, бер кочкан җилгә очкан. Үп биттән и... өенә титакла!
Юк. мин үзем теләгән җирлән үбәм
Ш
Канәфи карны шыгырдатып аңа якынлашты Катифә лә. әле моңарчы ул бер дә тоймаган ниндидер бер нәрсә буласын күңеле белән сизенеп һәм шуннан куркып, җылы зур күзләрен йомды
Егет, каушап булса да. суырып аның иреннәрен үте. Кыз башта көлде, әмма бу тыенкы көлү иле. Аннан соң бер урында тора алмыйча киез итеге белән туктаусыз җирне таптады. Кар шыгыр-шыгыр килде Көлгәндә авыз ачылган Катифәнен энҗе тешләре егетнең иреннәренә төртелде. Икесе дә үбешергә өйрәнәләр генә иде әле.
— Тыныч кына тора аласыңмы? дип. орышкандай итте егет аны Нигәдер пышылдап кына әйтте.
Ә син сузма! диде Катифә нигәдер кычкырып көлеп.
Хәзер.. Хәзер... Бетерәм... Соңгы тапкыр
Егет тыны кысылган хәлдә тагы аны бик озак кына суырып үпте Шунда кинәт кызның да, тын юлына ут кабып, аяклары хәлсезләнде
— Ка-нә-фи диде ул изрәп
— Ка-ти-фә... диде егет ләззәтләнеп
Алар гагы үбештеләр. Тагы үбештеләр. Тагы үбештеләр. Икесенең дә чынлап, кыз һәм егет булып, беренче тапкыр үбешүләре иде Әле бу яшь, тыйнак, тәҗрибәсез, әмма саф-чиста. эчкерсез һәм кирәкле ноктада тукталып кала торган үбешү иле.
Катифә белән Канәфи бу мизгелдә дөньяда икәү генә калып, лапас тактасының ярыгыннан аларны күктән Ай гына күзәтә иле Ә егет белән кыз бер-берсеннән генә түгел. Айдан да оялалар иле әле
7
уннан китте хәлләр! Сөю мәлләре.
Унбиш яшьлек Кагифә белән унсигез яшьлек Канәфи бер- берсеннән башка бер минут яшәүне дә күз алдына китерми башладылар, чөнки бу вакыт алар өчен сагыну булып үтә башлады Икесен дә тоташ сагыну чолган алды. Рәхәт тә, михнәт тә иде бу сат ыну Бу искиткеч шәп мәхәббәт булып, аларнын икесенә дә табигать тарафыннан ярата белү таланты бирелгән иде. Этәр дә йот баллы мәхәббәт үлчәгеч булса, аларнын сөюе нәкъ менә шу т санны күрсәтер иде. Кешелек гә иң көчле сөю иде бу.
Канәфи. Катифә һәм төнге ай
Шушы өчесе һәр гәпне очрашты соңыннан Дөрес, вакьп -накы i айны югалткан төннәре дә булды Аны юрган-юрган болыт тар кантын нде Әмма уя кайдандыр һәрвакыт килеп чыта да юне буе саф мәхәббәтне саклый Ярымай урак килеш, тулы ай түгәрәк килеш
Алар сөйләшеп-көлешеп. үбешеп-сөешеп һич туя аямадылар Кант фә йөр.ис Канәфшә. Канәфинеке Кагифәгә күчте Катифә Канәфнтә Канәфи Кагифәгә әйләнеп. бер-берсен үзләреннән дә артык күреп яшәделәр. Ләкин бу үзеңне дә ярату иде
8
атифәләргә утын алын кайт унын икенче көнендә үк Канәфи Актайны өйрәтергә булды Төшсә, ни күрсен атны чанага Кара Мәлик җигеп маташа
Егет кантурта чапты. Усал Бат тал анда и ге
Бапал абзый. Латайпы мина вйр.нсрга й< ................. ... ич
Жо. жарар! Шау чама Ма.шк абчан аж ыһаны аа ойрими мае бер-нке кон йөртсен, аннан син
Юк. баштан ук мин үзем!*
Чистый кире җетег спи. ә?
Ш
К
Камытлар өенә таба баручы предсидәтел, гадәтенчә, «черт» итеп җиргә төкереп куйды. «Димәкки» Мансур үз складында иде Канәфи аңа ташланды;
Мансур абый! Кичә үзең ишеттең ич, Актайны мина өйрәтергә диде Баттал абзый.
— Димәкки. син өйрәтәсең, диде тегесе, Багталга коры гына карап.
— Тыкшынма әле. Мансур! дип. черт итеп төкерде персидәтел.
— Алайса болай,— диде Завхоз Мансур,—икәү көрәшәбез: син егасың икән —атны Мәлик өйрәтә, мин ексам — Канәфи...
- Егарсың сине!—диде Баттал көлеп -Әнә Мәлик белән көрәш...
Кара Мәликне чакырдылар. Ул Актайны телсез Хәсән белән җигеп бетереп, лапас баганасына дилбегәсеннән бәйләп куйган иде.
— Мәлик, атны Канәфи өйрәтә! -диде Мансур.
— Персидәтел миңа кушты, мин үзем! дип киреләнде Кара Мәлик күзләрен агартып. Ачуы килгәндә ул күзенең агы белән генә карый.
Урманнан бушка утын ташыйсың килә синең...
— Ә синең ни эшең бар? Ат өйрәткәндә һәркем ташый!
— Димәкки. болай итәбез. Хәзер көрәшәбез. Син ексаң — Актайны үзең өйрәтерсең, мин ексам Канәфи энем...
Кара Мәлик Димәкки Мансурдан ун яшькә кече булып, мәйданнарда бер генә тапкыр сөлге тотмаган иде Ул буйга завхоздан кайтыш булса да. тазалыкка ким түгел. Шуның өстенә. аның куллары Мансурныкы кадәр ике Бер-бер бармагы да көрәк сабы кадәр Димәкки Мансур, гәүдәгә баһадир булса да, куллары хатын-кызныкы кебек кечкенә һәм нәфис. Дөрес, бу куллар кечкенә башланып беләге җилкә төбенә җиткәндә бүрәнә юанлыгы мускуллар белән тәмамлана иде.
Тик шулай да Кара Мәлик күп еллар мәйдан тоткан. Димәкки Мансурдан курыкмады, чөнки данлыклы көрәшче соңгы ике-өч елда мәйданга да чыкмый башлаган иде. Ни генә димә. 40 яшьтә көрәшү җиңел эш түгел. «Кырыкта-шырыкта!»—дип юкка әйтмәсләр.
Бил тотышырга Мансур иске дилбегә алып чыкты Үзе өстендәге кайры тунын салып ташлады. Чикмәнен сала башлаган Кара Мәлик предсидәтелгә эндәште.
— Нишлик, нәчәлник?
— Җә, җарар! Көрәшегез,— диде Усал Баттал. «черт» итеп җиргә төкереп һәм үзе ит чаба торган зур бүкәнгә барып утырды. Аның Кара Мәликкә Димәкки Мансурны ектырасы килә иде. Алайса, көрәшче булуына масаепмы, аның эшенә тыкшынып йөргән була. Гаделлек эзли, янәсе. Әнә минем урында утырып кара син Халыкны тотып кара. Берсе дә колхузда батырып эшләргә йөрми. Күбесе шахтага яисә шәһәргә чыгып таю ягында Ярый әле паспортлары юк. авылы белән Герәмәчп яисә Губаха шахталарына Уралга. Пермь ягына чабарлар иде. Ә колхуз- ны кем алып барырга тиеш'.’ Шахтурлар ипи ашамыймы? Ул ипи шахтада үсми шул. Күмерсез яшәп була, әнә иписез яшәп кара!
Димәкки Мансур белән Кара Мәлик лапасның салам түшәлгән җиренә килеп бастылар. Икесе дә әзмәверләр кебек Берсе ап-ак йөзле, зәңгәр күзле, ә икенчесе кара йөзле, чем-кара күзле. Икесе дә бик матур кешеләр: агы да. карасы да. Кеше ямьсез була димени.
Тотыштылар. Бер биш минут таптанып йөрделәр. Мансур Мәликкә билен бирде, ә тегесе аскарак чүкте Мансурда үз-үзенә ышаныч һәм тәҗрибә, ә Мәликтә шик һәм хәйлә. Көч икесендә дә. Менә Димәкки Мансур тегенең атлаганда адым күчереп, уң аягын күтәрен, сул аягында гына калганын каяндыр сизеп, Кара Мәликне күтәреп тә алды. Әмма черек дилбегә шырт итеп өзелде һәм шуны гына көткән Кара Мәлик, озын Мансурның ике бот арасына кереп, сөзеп суырды һәм центнер да бер пот гәүдәне саламга бәрде.
— Булдымы? диде сөенеченнән мыш-мыш килгән Кара Мәлик.
Булдырдың! дип кычкырды ит бүтәнендә утыручы исрсндәтел Ул риза иде. Баш бармагын күтәрде. Рим гладиаторларын сугыштырган диярсең! _ һ
Юк. булмады! диде Канәфи ачуыннан нишләргә дә белми Хәтта Ьатталча черт итеп төкереп куйды
— Димәкки булмады диде завхоз Мансур тыныч кына
Ничек булмады? дип сорады Кара Мәлик
— Хәрәмләдең. Димәкки!
Харамга кергәнем юк'
Мин сине күгәреп алдым, минем сөлге Кем-ни дилбегә өзелде. Син шуннан фай таланып Димәкки булмады'
Яңадан көрәш! дип кычкырды Канәфи. алар тирәсендә әйлән- гәләп.
Тыкшынма! дип кизәнде аңа Кара Мәлик дилбегә белән
Әһәһә! Куркасынмы? Димәкки диде Канәфи. Мансур абыйсы сүзен дә кыст ырытт.
Көрәш, улым! Үз-үзеңә ышанасың икән, көрәш Көрәш бер генә булмый, диде камытлар өеннән чыккан Ильяс карт Ул монда көн-төн кунып ята. Камыт, ыңгырчак, дилбегә, шлея һәм башка нәрсәләрне гөзәтә. рәткә китерә Алып килгән кешеләрней итекләренә олтан ш салып бирә. Галушка кидерәсе булса, итек ар гына күн тетә Барысы та ашау-эчү хакына. Халык ипи алып киләме, бәрәңге яки суганмы. Ильяс карт барысына да риза Ягимгә ни кирәк тагы Шу тар өегенә. Ильяс картка тәмәке кирәк. Кәгазе кантурдагы иске гәҗит тор. ә тәмәкесе? Булган чагы бар, булмаганы да юк түгел Андый чак га ул мүк төреп булса да тарта. Болар өстснә Ильяс карт авыл философы да Тормыш турында аннан да акыллы итеп сөйләгән кешене Канәфинси ишеткәне дә булмады:
Кешене нинди булырга тиеш иген түгел, ә ничек бар шулай кабул итегез. диде бервакыт Ильяс карт. Юкса бездә «шулай бул болай бул» дип интектерәләр. Бәлки минем алай буласым килмидер, ә? Бәхет үзең булу һәм үзенчә яшәү ул
Әле бу гынамы? Аның сөйләгәннәрен язын барсаң, бер китап бу тыр иде. Күбесе китапка язарга ярамый юрган сүзләр шул У т. 1937 нче елда китеп, ун ел утырып кайткан ич
Аксакал карт әйткәч, яңадан көрәшергә бу тлы.тар
Бу юлы Димәкки Мансур артык азапланмый гына Кара Мәликне аркасына салды.
Тот атыңны, өйрәт үзен димәкки' диде гавхоз Мансур Канәфи- гә. өстендәге салам бөртекләрен каккалап. Бу ат бәхет китерсен, энем. Димәкки. тамагыңны туйдырсын'
Канәфинең Актайның дилбегәсен баг ападан чишеп алып үрәчәле чанага утыруы булды. Кара Мәлик арттан килеп каеш чыоыркы белән атка бер сыдырды Беренче тапкыр каеш еланның ачы атуны сыртында татыган Актай күккә сикерде, аннан ион. күгенә ак-кара күренмичә юләрләнеп чабын кипе Берничә секунд узуга ут Кәнәфине кантур йортының почмагына бәреп башын ярган иде инде Ир тәр йөгереп шунда бардылар.
Аның ярылган маңгаен Шамилә бәйләде атын соңыннан Мансур абый тотып алып килде. Кара Мәлик белән Усал Бат тал каядыр юкка
чыктылар.
— Барыбер үзем өйрәгәм! тиле Канәфи канлы маңгаен тогын
Өйрәтерсең өйрәтерсең димәкки Камыт тар өс яныннан мин моңа оч авыр гына түмрән сатам Онытма атны юрт.. арасын., йөк Ш, ойр.>|.| дип ю; ................................................. аны ы»«и Маиехр .тыво.| >х .нк.......................
1НСКЖП Абый сугышта калмаса. «> «и Vе' ■" “,1е" "'Т'1'"- "к1‘.
башкалар кебек йа шәһоргә укырта кпт.тр илен. в., имкита
- Ә авылда кем калыр, абын'
Авыл җәфаланганны сорый ул. Канәфи энем...
Җиңел тормыш кайда да юктыр инде ул.
Юктыр да. Әнә мин сугышып узган Җаурупа илләрендә авыл җирләрендә бик матур торалар. Анда аларны хутор дип атыйлар Чиста, тәртип, таза тормыш анда. Җиңүдән соң поездда илгә кайтып барыш иде. Бер иптәшем кычкыра: «СССРга кердек! Туган ил...» «Каян беләсең? мәйтәм, чик баганалары юк ич. димәк- ки.» «Әнә безнең чик баганалары,- ди - Әнә безнең без икәнне. СССРны күрсәтүче тамгалар...» дип бу салам түбәле иске йортларга, ауган капкаларга, пычрак юлларга төртеп күрсәтә. Юк. бу — сугыштан гына туган хәерчелек түгел иде. сугыш бит Җаурупа илләреннән дә узды...
Онытма, улым.— диде аның колагына иелеп Ильяс карт.— Дөньяда яшәгән кешеләр өчен матур көннәр барыбер күбрәк. Бары үзең теләгәнчә генә яшәргә кирәк.
9
анәфи атка чат ябышты. Актайны җигеп йөрергә өйрәтү—егет өчен үлем белән бер иде. Тагын... ат бит тамак туйдыра иде. Атың бар—кеше арасында хакың бар!
Баштарак азапланды ул аның белән. Иң беренчесе — атның муенына камыт кидерү авыр булды. Актайның камыт киясе килмәде. Башына салдыңмы-күккә сикерә, котырып бии башлый. Акрынлап өйрәнде тагы. Аннан соң ыңгырчакны бер дә яратмады. Кеше атланып йөргәндә карышмаган иде. ыңгырчак атлангач— сыртын сикертә, арт аяклары белән тибә. Ильяс карт әйтмешли. «Вакыт—дару», ул Актайны да тәртә арасына кертте.
Бүген базар.
Егермеләп авылдан, кемдә нәрсә бар. шуны алып килгәннәр. Әнә Ивановка урыслары тозлы кәбестә, кыяр һәм балык сата. Монда итек кирәкме, читекме, конфет-прәннекме—ни генә юк. Көянтә, чабата. мичкә, кашык, уклау, гөбе сатучылар бер читкә өелгән. Болар— Урманбаш кешеләре. Күпер янында чүлмәк, каз чуманы, чабагаш сатучылар да алар. Бал. каклаган каз. карлыган кагын мәчет тирәсеннән алырга була. Иннек-кершән. ислемай, хушбуй, йөзек, алканы да мәчет яныннан ерак салынмаган кибет каршында саталар. Зират ягына таба китсәң, терлек сәүдәгәрләре җыелган: сарык, кәҗә. сыер, бозаулар...
Канәфи базарның бер очыннан икенче очына кадәр йөреп чыкты. Моның өчен мәчет янындагы күпердән зиратка кадәр барырга кирәк иде. һәркайда халык. Гөрли базар! Кайный базар!
Әнә. авыл сәвите рәисе Усал Баттал Мансур абыйларына кайтып бара. Кайвакыт әйткәләшеп алсалар да. абыйсы Баттал персидәтел белән дус яшәргә тырыша. Болар хәзер «кабып» чыгачаклар.
Егет кабат мәчет янына кайтты. Караңгы йөзле, кара күзле, яң-гыравыклы тавышлы ападан Катифә өчен көмеш алкалар сатып алды. Матур иде алар. Елык-елык килеп торалар. Ә йөзек сатып алырга акча эшләү өчен Канәфи дүрт каз чуманы үргән иде. Базарда ул шуларны сатты.
Базарда Талипны күрде. Аның кулында беләзек иде.
— Кемгә бу?—дип сорады Канәфи.
— Катифәгә...
- Ә?..
Катифә кызыккан иде шушы беләзеккә, менә мин аңа алдым...
Канәфи базардан башын иеп кайтып китте: «Әле картлач Баттал үпкән иде. хәзер Талип аңа беләзек сатып алган...»
К
10
чыктылар.
Катифә. бүген Толя кино алып килде!
Булган! Чыгабыз, кызлар. Үзем сезне бушка алып керәм.
Ә Канәфи?
Канәфи йөргән егетем
Синең арт тан Талип га йөри!
Әй. кызлар, диде Катифә кинәт уйчанланып, йөрү-шаярулар күп булыр, яраткан бер генә.
Кичен Катифәне ике егет көтә иде: Канәфи белән Талип. Иң беренче ана Талип сүз катты:
Катифә, сиңа сүзем бар иде.
Әйт! диде кыз
Кеше барында әйтә торган түгел.
Алар клуб артында үскән карт тирәк аегына киттеләр. Талип кесәсеннән беләзек чыгарды
Менә сиңа бүләк!
Ай нинди маг ур!!
Ал инде...
Юк, юк. Талип. синнән мина бүләк тиеш түгел
Базарда кызыктың ич. шуңа алдым
Ә бүләк артында ни теләк9
Талии аның еле мунчадай |ына чыккан чиоа-гүюл йонлы каран борынын гартчы. 1чеш ........................... ено «Әй оер кочаклап аласы иде үзен »
дип хыялланды.
Дуслар булыйк. Катифә!
Дуслап булыйк, мин риза.
Кыч бе. шунда кдч ире OH.- I.IC КЫЧ lap к по.чепи керен
KHiyio Титан Кан.иЬн янына ки 1 к. кенеш чыгарып .шаре, iapi .."'bep'^.nua. к. ......................................... арышаи .орла .а -чке оер ко к-м.еро, Һ..М
Т,'РГе,^МХ^Л Катнфане буген мин о,агам лпле
КшҢ>шо .укмак бе' .......... сДсааар .а Йо ..та амар гос.,мае и ,е , ,
чайкалып кунды һәм көч-хәл бе юн тс ген эиюнлереп
Үзе ризамыни ’ тип сорый алды
Катифә җаны-тәне белән Канәфине сөйсә дә. кызларга хас мут- лык-шуклык белән егетне котыртырга ярата. Ә инде матурлыгына күпләрнең күзе төшүе, аның эчкә яшеренгән горурлыгын, хәтта нәселләрендә әтисе ягыннан килгән мин-минлеген гел үк шәбәйтеп җибәрә иде. «Менә мин кем!» — дип куя иде ул
Әнә бүген дә. базардан сон мунча керенгәндә. ике иптәш кызы мактау сүзләрен аңа су урынына сиптеләр
Катифә. синең чәчләрең нинди куе һәм матур!
Сез дә чәчсез түгел бит! Пеләшме әллә? диде ул матур (авышы белән мунчаны яңгыратып
Гәүдәң нинди сылу!
Ә ботларым шәпме? дип сорады кыз. якланып
Үзләре төз, юан. шалкан күк!
Билем?
Нечкә, учка сыя!
Нишләрсең. Ходай биргән дигән булды ул үз-үзеннән бик канәгать рәвештә
Теге кинодагы кызга охшагансың син. Катифә'
Эх! Минем дә аныкы кебек киемнәрем, аныкыдай йорт-жирем. байлыгым булсын иде
Син болай матурлыкка аннан ким түгел. Катифә!
Кызлар сукмак буйлап кыр казларыдай тезелешеп кайтыр юлга
Күрдең ич. гирәк гәбендә шул хакта сөйләштек. Бүләк беләзекне дә алды.
Беләзекне, гүя. Канәфи үз кулына кигән дә менә хәзер ул, утлы боҗрага әйләнеп, кулын пешерә. Кинәт ул ниндидер уйга килде дә Талипның җилкәсеннән умырып алды:
— Әйдә киттек!
— Кая?
— Катифә янына!
Ник'’
— Сорыйбыз!
— Нәрсәне?
Кәбестәне...
Ул өстерәп диярлек Талипны клубның текә баскычыннан икенче катка урнашкан тамашачылар залына алып менде. Башын тыгып эчтәге Катифәне чакырды:
Бер минутка гына кил әле?
— Ни булды? диде Катифә.
— Сине беләзеккә сатып алган, имеш, бүген мин озатам, ди. Шул дөресме? — диде Канәфи ярсып.
Катифә аптырау катыш күзләрен Талипка текәде:
— Андый сүз булмады ич!
— Юк. булмады, дип бөрешә төште Талип.
Икенче секундта Канәфи аны баскычтан очырып төшерде дә үзе кинога кереп китте. Әмма киноны унбиш минут та карый алмадылар. Ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән Талип кинодвижокның иң нечкә җиренә бер уч ком салган икән. Урыс егеге Толя аңа бу эше өчен алагаемга берне орды Әле кулында монтировка да бар иде. ярый анын белән кундырмады. Хәер. Талип шул хәлдән соң бер атна клуб тирәсендә йөрмәде. Күз төбенә эленгән «фонарьмны күрсәтәсе килмәгәндер.
11
анәфи белән Катифәнең мәхәббәте үз агымында дәвам итте. Хәзер ул төгәл сәгать механизмын хәтерләтә иде. Элеккеге кебек ашыгу-каударланулар юк. шашып үбүләр, бер көн бербереңне күрмәсәң. сагынып үлә язулар урынына иплелек, җай. ашыкмыйча гына яратышу, көтә белүләр килде.
Кинәт кенә алар беркөнне күктәге айны да югалттылар. Ай беренче көннәр өчен, мәхәббәтнең тәүге мизгелләре өчен генә кирәк икән ләбаса. Әнә шул иң саф. иң яңа минутларны уздырганнан соң. ай аларны ташлап китте. Кая9 Ул хәзер беренче тапкыр кавышкан парларны эзли. Аңа алар белән кызык.
Дөньяга яз килде. Язга ияреп наз килде. Беркөн кичтән авыл малайлары аваз салдылар:
— Дәр-дәр-дәрәрәгә'
Ир гә торып берсекөнгә сөрәнгә
Икенче көнне әче таңнан бер төркем 10-13 яшьлек малайлар алар ишегалдына килеп керделәр:
- Ай. диләр, вай. диләр
Маһруй апаны бай. диләр.
Болар дәрәче малайлар. Әнисе аларга ике чи йомырка, ярма, бер кисәк май һәм тәңкә акча бирде. Малайлар рәхмәт әйтеп чыгып киттеләр. Алардан биш өй генә ары торган Талипның әнисе капкасын бикләп куйган икән, малайларның андыйларга үз җыры бар:
К
- Иске-москы казаки!
Кәзәкинен бавы юк.
Әйбер бирер хәле юк!
Кичтән әнисе суган кабыклары салып күкәйләр кызартты. Кызартты дигәч тә, саргайтты, чөнки суган кабыгында салып пешерелгән йомыркага сары төс иңә.
Ә иртән алардан бала-чага өзелмәде. Маһруй аларнын берәүләренә төш. икенчеләренә печенье яисә прәннек, ә иң якыннарына күкәй бирде Менә өйгә Катифәнең энесе килеп керде. Сугыштан соң туган малай әле бу. Мәхшәрдән исән-сау кайткан солдатның дөньяга җанлы бүләге
Кадыйр керде дә. борынын лышк итеп тартып, ишек яңагына сөялде Иә? диде Маһруй.
Малайдан җавап «лышк!»
- Нигә исәнләшмисең?
Лышк!
— Телең юкмы әллә?
Канәфипсң арага керәсе килә, ни генә .димә. Катифәнең энесе «кай- неш» бит. әмма әнисеннән узып сүз әйтәсе дә килми Кадыйр чыгып китәргә дә белми, басып торырга да әмәле юк
Телең юкмы әллә? дип кабат сорый Маһруй Бар! ди малай.
Булгач, исәнләш!
Исәнмесез һәм сау булыгыз! ди малай чатнагып Кадыйр ишекне ача, әмма Канәфетдинның әнисе аны тотып ала Кулындагы киндер капчыгы-ние белән өстерәп алып килеп өстәл янына утырта
Кая чаптың, син бит безнең яшь кода! ли ул шаяртып Кадыйрга чәй ясый, тәм-том этә:
Башта чәй эч. аннан күкәй җыярга чыгарсың, ди. Малай борынны тартып куя. Канәфи килеп аның җилкәсенә кулын сала;
— Әйдә, бергәләп чәйлик әле. мин дә яна гына тордым
Кадыйр тәлинкәдән коймак ала һәм «Бисмиллаһир рахманнр ра- хим!» дип каба. Моны күргән Маһруйның күңеле күккә оча
Менә рәхмәт! Бисмилласыз бер эш тә ярамый. Кем өйрәтте?
— Әни...
— Исәнләшеп тә йөр кеше белән. Исәнләшү үзе савап ул.
- Ярый, апа!
Кадыйр бер прәннек тә ашый, ә өстәлгә коелган кечкенә-нәни генә валчыкларын учына сыпырып авызына салгач. Маһруйның күңеле бик була. Тагы сорый:
Кайдан болай өйрәндең?
Әни. «Ипинең валчыгын да идәнгә төшермәгез, киялеген курер- сез». ди... . , _ о
Алланың рәхмәте төшсен' Шулай гәүфикьлы бу тын ус Зур кеше бул! —дип күз яшьләрен сергә Маһруй. Кадыйр башта ошамаган иде аңа. хәзер Канәфет диннең әнисе бу малайга мөкиббән кит тс
Кадыйр ашап туйгач. «Аллаһәббар!» дин иге кулы белая битен сыпыра һәм Маһруйга:
- Рәхмәт яусын, апа! диде.
Күңеле бик булган Канәфетдиннен әнисе анын капчыгына берьюлы биш күкәй сала. Малайның авызы колагына җитә.
12
чыктылар. «Чнрмә» дип биш-ун җиткән егетләрнең күкәй, акча
Юта^-Х” "Гкшыф. .......................................................................... ... .}6он оч «с. т.™ бетон
■.ыкш 7Х, Ка..к|ы „.Р очында йерү нк Шуныя «стен., бу очта
Төштән соң егетләр «чирмә»гә яшьлек балаларның түгел, ә
гармунчы Талип бар. ә түбән очта юк. Шуңа ул, әтисенең вараксинын алын, шул якка юнәлде.
Башта Хисмәтләр өенә кереп берәр кружка әче бал кабып алдылар. Монысы тел чишәргә, җыр җырларга, дөньяда үзеңне аз гына булса да иркен, рәхәт, битараф тотар өчен.
Канәфи урам уртасына басып вараксинын сызып җибәрде. И-и-их!
Телгәләнде күңел, җан елады, рух күккә ашты. Ә күктән яңгыр урынына моң яуды. Моң коелды. Булса да булыр икән Канәфидә моң. йә алла! Кати фәнең әнисе яулык очларын яшькә манып елады. Яшьли үлгән иренең кайгысы, авыр тормыш газаплары, вакытсыз килгән, кабергә илтәчәк чир бер минутта яулык очына сыгылдылар.
Каршы өйдә идәннәрдә ауный-ауный Шамилә үкседе. Аның җаны бәргәләнә, күңеле теткәләнә иде. Килеп бер ай торуга ук аны Кара Мәлик өеннән куып чыгарды. Ник? Шамилә таза, матур, эшчән, булдыклы кыз иде ич! Сәбәп бер генә: бар ягы да төзек-камил булган кызның бер җире «тотылган» иде. Аңа Усал Баттал «кулы» тигән булган. Шул сәбәптән аны «кара тәре» куып җибәрде. Ә ничек матур яши башлаганнар иде Мәлик яратып алды ич. ул да аңа сөеп чыкты.
И-и-и-их! Ничек дөньяларны көйләргә? Ничек яхшы һәм матур яшәргә? Ничек яратырга һәм сөелергә?
Апрель кояшы кыздыра.
Урам халык белән тулган.
Тыкрыклардан аккан язгы гөрләвекләр һәм иңкел җирләрдә төшкән «күч суы» үзе үк җәйге инеш кадәр бар иде.
Алларына тәрәзә өленгеләре элгән егетләр урам буйлап җырлап киләләр. Ап-ак өленгеләргә кап-кара саз чәчри. Күнитекләр пычрак ера. Әмма бернигә дә карамастан күңелле! Бәйрәм бүген — ике көн бара торган язгы Сабантуй. Беренче көнне дәрә. дәрә боткасы пешерү, икенче көнне — күкәй җыю.
Кызлар корырак урыннарга басканнар иде. Араларында Катифә дә бар. Катифә — гөлләр арасында аткан чәчәк! һәрхәлдә. Канәфигә шулай тоелды.
Катифәне күрүгә Канәфинең йөрәге сикереп куйды: Катифә матурым! Катифә сандугачым! Катифә карлыгачым! Катифә бердәнберем! Катифә алтыным! Катифә йөрәк парәм! Катифә чибәрем! Катифә гүзәлем! Катифә җаным! Катифә бәгы...
- Тарт әле, Канәфи бәгырем, гармуныңны! диде аңа Шамилә. Ул да кызлар арасына кергән икән. Күзләрендә ут. Битләре ялкын-ялкын.
Әйе. шулай диде: Канәфи. бәгърем! Егет күрде, бу сүзләрдән сон Катифәнең битенә дә ут капты. Көнләшә Шамиләдән, димәк, ярата. Мансур абыйсы әйтмешли, димәкки. ярата!
Кызлар-егетләр тиз генә түгәрәк ясап алдылар да бии башладылар. Эх-ма! Күпмедер биеп алгач, егетләр күкәй җыюны дәвам иттеләр, һәр капка гәбенә туктап җыр суздылар:
Телеграм баганасын
Саныйсым калган икән.
Күз керфекләрем талганчы
Карыйсым калган икән...
13
гетләрдән соң. алар артыннан ук диярлек, урамга исакайлар чыкты. Болары бәйрәм өчен оештырылган бер көнлек театр артистлары. Ике-өч кешедән торган әлеге төркемнең төп максаты кәмит күрсәтү һәм халыкны көлдерү. Аларга да йомырка, акча яисә бер стакан әче бал бирәләр. Әлбәттә, алар турыдан-гуры әйбер
Е
жыю өчен дин чыкмый. Хикмөг оста уйнап, көлдереп халыкмын күне- лен ачуда
«Чирмә» тәмамланып, өенә кайтып баручы Канәфи исакайларны үз 1урларында агучы күч суында мунча ксренеп яткан чакларында күрде Алар очыннан Әлмөхәммәт абзый белән Котдус абзый кул тарындагы мунча себеркесе белән бер-берсен «ләүкәгә салып» чабалар Чиратлашып. Халык егылып көлә. Янда гына ләгәннәре Болар «Мунча» дигән тамаша күрсә юләр икән Яннарында мөгезенә иске бүрек кигән кәжә дә бар. Аны да чабындырган булдылар Берзаман кәжә. икесен дә күч суына сөзеп егып, урам буйлап чапты. Монысына инде халык чыдый алмады күбесе эчләрен тотып тәгәри иде Күзләренә жиләк-җиләк эре яшьләр чыккан Менә бу гамаша! Кәжә хәл итте барысын
Кычкыра халык, көлә, күңеленә яктылык иңә. ак көчләр иңә. ишелеп дәрман керә Канәфи көлүдән яшьле күзләрен сөртеп тора иде янына Талип килеп басты. Үзе лыкма исерек
— Кайда шул кадәр эчтең? диде Канәфн. ана өнәмичәрәк карап
— Бунтка бит малай, бушны ник эчмәскә! Сыйладылар
Буш дип! Балчык та буш әнә, ашап бетереп булмый.
Канәфи, сездә бер-ике сәгать ятып чытыйм әле Өйдәтеләр
Минем әни эчкән кешене яратмый1
— Юк. мин келәтегездә генә
Җә. жарый киттек!
Талип белән кайтып, ул аны келәткә алып кереп яткырды Анда салкынча булса да. бер-ике сәгать кенә йоклаганда түзәрлек иде Талип кәчтүмен салып ана бирде дә үзе иске караваттагы урыша барып ятты
Кәчтүмсн элгәндә Канәфинең кулы анын итәгендәге каты нәрсәгә тиде. Тотып караса күкәй' Бер генә түгел, бөтен итәге кызарт ы. пан күкәйләр белән тулган Иптәшләреннән яшереп җыйган бу моны
И карун тәре! Карун Һарун"
Ул анын якасыннан тартып уятып арт ягына тибеп чыгарырга уйлаган иде дә. бу уеннан шундук кире кайтты, чөнки Катыфи Га типны бер тапкыр баскычтан сугып төшерде ич инде Аннан сон Талиины каша батканчы изсәң дә. белә торган кеше түгел Бүген кыйна, иртәгә йөгереп килен керәчәк Шундый жан ул Талип
Шулар өстенә, Канәфи күңеле белән йомшак кеше иде. адәм баласына кул күтәрү анын өчен дөньяда нн авыр нәрсә Кешегә сукканчы Канәфи үз-үзенә сугарта әзер иде Үз-үзенә суксаң, тәнен авырга, ә җанын юк, кешегә суксаң тәнен авыртмаса да. җаның сызлый
14
атифәнс барлык яклары белән яратты У т кызның ки тептмә1.»п урыннарын да үз күрә иде Егет аны үзенә каршы килсә ь» үпкәле сүзләр әйтсә дә. хәт та сү згә керсәләр дә. соя иде Кажтфи яшь кенә килеш тулысыңча аңлады Катнфә А т таһы тарафыннан анын өчен яратылт ан «Анын ү теме минем ү тем аның янтәкс минем яшәү!» дин уйлады ул беркөн кинәт исәнгерәп Бу уй атта күктән nine Моның шулай икәненә анын иманы камил, күңеле нык иле Бәлки сөю-мәхәббәт тө күктән иңдереләдер!?
Аларның сөюе кышын бөре, ятын яфрак булса, җәйгә чыккач
К
тәмам чәчәк атты
Кыр эшләре тәмамланып, җыеннар башлашам мәйданга алар тет берю йөрделәр Авыл халкы әчеп алар бер-бер гарен тапкан парлар, ике ана өчен якты өмет бу тамак ки тен һәм кияү и теләр
Күрше ав ары М..Й ......а 6ap.au la K..I..4" Sea I ba. ... ... .a о MM SKI ы сорый илс Ю« ү x өчен .ү.е. .. .ыРа в. ...ы е мр һам «өреш. а. чаб лм күрерге хар .«орылар өч... Канәфн
андый вакытта вараксинын да ала. Гармунын сызып җибәрүгә, арбада- гылар җыр башлый:
Сандугачлар җыелганнар.
Без алай җыелмыйбыз Дуска түгел, дошманга да Без кара коелмыйбыз.
Бу вакытта Актай, юыртудан туктап, кинәнеп җыр тыңлап бара.
Менә шулай Канәфи. Катифә һәм җыр тыңлаучы ат җәйне үткәрделәр. Уен-көлеш һәм . эш белән. Урман-болын, басу-кыр һәм җыр белән.
15
л елны Канәфи белән Катифә мәхәббәте ин матур сөю-сөешү булса, авылда иң гүзәл, иң тиз. иң акыллы, иң хисле ат — Актай иде. Җыр тыңлаучы ат. Ат — тамашачы. Аг — хис Әнә бервакыт Карун Талиплар турыннан узып баралар иде. анда патефоннан чит бер һәйбәт көй һәм җыр ишетелде. Ат шып туктады һәм бер мәл, каккан казыктай катып, көйне тыңлады. Тик Канәфинен бу ят көйне тынлап торасы килмәде, чөнки патефон—трофей, немец ягыннан алып кайтыл- ган. Талипның әтисе Карун Һарун сугышта бер яра да алмаса да. бер велосипед, бер тегү машинасы, бер патефон һәм бер., медаль алып кайтты. Әтисе сугыш кырында калган Капәфигә бу патефон тавышын ишетү әҗәл белән бер булды. Гүя. аннан җырламыйлар, ә мыскыл итеп көләләр:
Атаңны үтердек! Атаңны үтердек!! Атаңны үтердек!!!—дип кыр-гыйларча шашып сөенәләр. Көйләре дә. сүзләре дә кисәк-кисәк мылтыктан аткан кебек:
— Шарт! Шарт! Шарт!!!
Яисә эт өргән кебек:
— hay! һау!! һау!!!
Әнә шул бер «шарт!» әтисенең йөрәгенә килеп тигән һәм солдат егылган. Аның әтисен Немец дигән кеше үтергән
Әтисенең ничек үлгәнен быел гына ишетте Канәфи. Гаеттән соң печән өсте башланган иде. Беркөнне печәнгә чыкканда, анын атына Котдус тә утырды. Теге исакай Котдус. Күч суында мунча чабынган артист. Кәҗә аны сөзеп еккан иде.
Иделне кичеп, паромнан чыктылар да киттеләр болын буйлап куышлар янына. Котдус абый, гадәттәгечә, әзрәк «төшергән» иде. Ул шулай инде, «төшермичә» йөри алмый. «Төшермәсә» кәефе юк. күңеле сүрән була.
Син. Канәфетдин энекәш, әтиеңнең ничек үлгәнен белмисең инде. Бәлки белергә дә теләмисендер инде. Мин инде күпме әйтәм дидем инде, һаман суздым инде.
Ничек үлде соң ул? — диде егет, бу соравыннан үзе үк бик куркып. Чөнки үз күзе белән күрмәгәч, әтисе аңа һаман исәндер кебек тоела иде. Менә-менә кайтып керер Бүген булмаса. иртәгә. .
— Без инде штраф батальонында идек...
- Штраф батальонында?
Батальонмы шунда, инде ротамы. Аның батальон дигәне ротадан әзрәк, рота дигәне батальон кадәр инде. Кем белсен инде. Без бит инде штрафниклар.
— Дезертирлармы?
Юк инде!
- Алайса нигә штраф ба гальоны?
- Сугышта инде. Канәфетдин энекәш, нинди генә хәлләр булмый, әнә синең инде әтиең артеллирист булган. Дошман танкларын берүзе 94
У
кырган Ә туп командиры сержант качкан Снаряд ташучы үлгән. Үзе ташый, үзе төзи бу. үзе ата инде Ә инде соңыннан9 Теге сержантка зур орден, моңа кукиш Шуңа бу инде сержантны тотып тукмаклый. Татарны кем якласын инде? Татар үзен-үзе генә якласа инде Карга карганың күзен чукымый Шул сержант өчен моны штраф батальонына китереп тыгал?» Ә танкларны кырган өчен Герой бирерлек була аңа. «Геройга аи. юашка кояш!» ди әнә Зиннәт мөэзин Ул инде дөрес әйтә.
Шуннан?
Шуннан инде башлар китте бетле туннан! Китереп тыктылар безне җәһәннәм авызына Вәт инде котырып яңгыр ява Алда калкулык, аны «Фәлән-фәлән биеклек» кенә диләр инде. Безгә әнә шуны алырга Агака алдыннан спирт бирделәр инде. Ә ашарга песи дә туймаслык. Әллә юк инде, әллә инде юри исерсеннәр дип ашарга бирмәделәр «Эх! ди әтиең. Котдус туган, авылга кайтып бер таба пич бәрәңгесе ашар идем. Иписез генә. Тоз суына манчып». Бәрәңгене ярага да иде инде мәрхүм Ачуын килмәсен инде, аның кушаматы да «Бәрәңге корсак» иде бит
Мин дә яратам бәрәңгене. Котдус абый!
Үтергән дә куйган атаң инде. Кем бәрәңгене яратмасын инде Авыл ашы бәрәңге.
— Әти ничек
Шулай инде. Атака алдыннан кружка белән спирт бирделәр Рәчиядә башкасы булмаганда да спирт, аракы табыла инде Безнең белән тагы авылдан Гайфетдин абый да бар иле. Карт солдат, ундүртенче елда ук инде ярманга каршы сугышкан, гражданнар сугышында булган Ул инде әйгте. еландай телләрен чыгарып әйтте: «Җегетләр. диде, бу шайтан суын аз гына, җылыныр өчен генә кабыгыз. Моны. диде, инде юри бирәләр. Безне инде хәзер, диде, ит урынына тураячаклар Без монда көзге казлар, диде Әйе. көзгә суелачак казлар. гиде Хана! диде. Чамалап кына эчегез, диде Ә әтиең дуамалрак кеше иле Йөрәгендә һаман теге сержантка һәм аны яклаучыларга ачу Үч немец-ларга да. үзебезнекеләргә дә... Андый үч юньлелеккә илтми Күгәрде дә салып куйды бу үзенекен Аннан минем калганны да эчте, ә Гайфетдин абый үзенекен азрак йотты да калганын җиргә түкте. Менә бер заман: «Атакага!» дип акырдылар. Күтәрелә башладык Гайфетдин абый ым кага: «Ашыкмагыз! Аз гына көтегез Ашка пешәрсез», ди Ну инде әтиең ике уйлап тормады, окоптан сикереп чыкты да «һитлерыңнын алласын-мулласын! » ди. Нәрсә инде? Без арттан барабыз Коя ннмес. яңгыр коя. Нимсс пуля коя. Әтиең озак бармады Пулемет аждаһасы башын нәкъ маңгаеннан кисеп атты. Кәбестә кискән күк инде.
Котдус абыйсы тынды, аннан кыенсынып кына
Син инде. Канәфетдин энекәш, ачуланма, диде.
Ә сез ничек котылдыгыз? дип сорады егет
Без инде барабыз барабыз инде Шулчак Гайфетдин абый дәшә, юк. ым кага Миңа кара, янәсе Карыйм инде, ул снаряд чокырына ава Сиздем хәйләсен, мин дә. үлгәнгә сабышын, әлеге чокырга авам инде Чокырның эче тулы су. тирәсендә куаклар үсен утыра Батальон инде шу г көнне юкка чыкты Безне нимескә гураттылир юри гураттылар инде Нимсснең пүләсе кимесен дип турат гылар. Бер ун кеше исән калды микән’’ Сип инде. Канәфетдин энекәш, безгә үпкәләргә мөмкин Нишлисен инде, үзебезне саклап кала алсак га. атаңны саклап кала алмадык шул
16
анәфи. Кагифә һәм җыр тыңлаучы ашын камил берлеккә, өч йөрәкле мәхәббәткә әйләнеп барган көннәрдә, бу гән-жан-рух матурлыгына Усал Баттал үзенең таза һәм тупас борынын тыкты. Гүя кешеләр бер-берсенә зыян салу, комачау игү өчен генә яшиләр
К
Актайның авылда бер чабышкы булуы, җитмәсә аккош кебек ерактан балкып торуы шулай ук ат җене кагылган персидәтел Батталның беркөнне төн йокысын качырды. Иртә белән кантурга төшкәч, ул Канә- фигә әйтте:
— Җә җарар! Актай белән ат чабышында өч ел беренче урынны алдың. Аннан соң башка малай белән дә беренче килде ул. Тәртә арасына да син өйрәттең. Монысына рәхмәт! Хәзер Актайны мин үземә җигә башлыйм Андый атны эшкә җигеп харап изәсе түгел! w
— Мии аңа артык йөк төягәнем юк,— диде Канәфи.— Иомышлыга җигеп тә атны бетерергә була. Әнә син, Bai тал абзый, район юлында исерек килеш йөреп. Каратайны яндырдың ич.
- Нәрсә?- Батталның чәйнек кадәр борыны самавырдай үсте, кызарып чыкты—Син, малакасус. кем белән сөйләшкәнеңне беләсеңме? Маңка хөрәсән!
Усал Баттал чикерткәдәй «че-ерт!» иттереп җирәнеп төкереп җибәрде. Ни хикмәттер, аның бер тамчысы адашып Канәфинең йөзенә чәчрәде Менә моңа егет түзә алмый инде. Канәфи чиста һәм пакь егет, үлсә үләр, әмма дөньяда беркемгә дә йөзенә төкертмәс!
Бирмим мин сиңа Акгайны! —диде ул ярсып
— Ха-ха! Менә мә!! —диде Усал Баттал кукишлап.— Атаң малы мәллә ул?
Усал Баттал. рәис кеше буларак, эшне коры тотты
Җә. җарар! Иртәгә ат җигәргә төшмисең!
Мондый кабәхәтлеккә егетнең җаны суырылды, болай да зур күзләре зур булып ачылды.
— Тиеп кенә кара минем Ак Күбәләккә, өеңә кызыл әтәч җи-бәрәчәкмен!
Бу сүзләрдән Усал Баттал тастымалдай агарынды. Хәтта кызыл борыны күгәреп китте. Аның дөньяда бар курыкканы янгын иде Бигрәк тә үз өендә, каралт ы-курасында уз чыгудан курыкты ул. Ни генә димә, йорты авылда бер, амбар-амбар ашлык, абзар тулы мал-туар, кош- корт. Баттал утызынчы елларның ач председателе түгел, сугышта йөреп Европа күреп кайткан һәм тук-бай яшәргә омтылган рәис иде. Теге күн тужуркалы хәерчеләр заманы узды. Аларның ни: тужурка да наган. Башкасы юк...
Нәрсә сөйлисең?—диде ул кинәт йомшарып. Гомумән, аны Усал Баттал дисәләр дә. чынында ул ике котыпта иде: йомшак һәм каты Баттал күңелендә кешесенә карап кыш була, җәй була, судан бозга яисә боздан суга әйләнә. Әнә шундый сәер адәм иде Усал Баттал.
ктай һаман Сабантуйда ат чабышында беренче килүен хәтерләде: Киттеләр такыр басу буйлап. Колактан җил сызгыра. Карагайга Талип утырган. Актайга — Канәфи. Разгромга- Нуретдин дигән малай Калганнарын ул хәтерләми Акзай белә шушы өч ат кына беренчелек өчен тырышачак.
Актай ук сыман сузылып, борын тишекләрен бәрәңге сыярдай киңәй-теп бара. Ул әле юри генә ярсый. Ул әле чынлап чапмый Ә менә Каратай белән Разгром чабалар, ашкыналар, ашыгалар...
Юл кайтыр якка. Канәфи аны һаман тыя төшә. Юк инде. Тыярсың, бар' Менә Актай кузгала. Гүя, ул җирдән бармый, ә күктән аккош булып оча. Бәлкем әнә теге ак болыт булыптыр Шундый җиңел, җил генә уйный. Җил генә сызгыра.
Башкаларны шактый артка калдырып килде ул. Аны соңыннан мәйдан уртасына алып керделәр, муенына кызыл сөлге салдылар. Яшь кызлар ялына чигелгән кулъяулыклар бәйләделәр. Атаклы гармунчы
А
Кашаф бер читтә «Әпипә»не сибә иде. Беренче тапкыр әнә шунда музыкага исе кичте Актайның һәм ул., шушы көйгә мәйдан уртасында бии башлады. «Әпипә»гә..
Егылып көлле халык Күбесе шаккатты.
Кара. кара, көйне аңлый бит бу!
— Адәм акылы бар икән!!
— Сөбханалла, машалла!!!
Аның муенына тагы бер сөлге салдылар Ялына тагы ике кыз ике кулъяулык такты
Шул көнне «Әпипә» дигән кушамат тагылды инде Актайга. Шулай итеп, исемле генә түгел, кушаматлы ат та ул! Әле ул гынамы9 Әнә быел Катифә аңа «Ак күбәләк» дигән исем дә бирде «Чөнки, диде ул Канә- фигә. аның ак тай икәнлеге болай да билгеле һәм күренеп тора. Без аңа «Күбәләк» исеме бирик Менә шулай итеп, көннәрдән беркөнне җыр яралучы Актай «Әпипә» һәм «Күбәләк»чә булды. Канәфи. Катифә һәм Актай. Канәфи. Катифә һәм Әпипә. Канәфи, Катифә һәм Күбәләк. Канәфи. Катифә һәм җыр тыңлаучы ат.
17
ссе көн. Пешерә дөнья. Эс-се! Шырпы сызсаң да. дөньялары кабынып ки1әр сыман.
Утынны Сәрби әбигә аударып, тиярен алганнан соң. Канәфи Актайны туарып, абзарга кертте. Яшереп куелган җирдән кечкенә чалгысын алды да инеш аръягындагы таллыктан бер кочак яшел сусыл печән чабып, шуны иске капчыкка тутырып. Актае янына кайтып килә иде. инешнең атлар йөздерә торган тирән чоңгыллы урыныннан су анасы килеп чыкты. Егет тораташ катты Билгә кадәр калын чәчләр, йомры җилкә һәм беләкләр, таза ботлар, кин-киң артлар Йә хода! Ни хикмәт бу?
Канәфинсң теле киселде. Менә су анасы көлеп җибәрде Канәфи. карама, чукынчык!
Нәрсә күзеңне тасрайттың, күргәнең юкмы әллә?
_ 2??
Карап каткан!
Су анасы чәчләрен сыга-сыга таллыкка кереп китә Канәфинсң тезләре калтыраса да. аяклары нигәдер таллыкка тартты Су анасы юк иде инде, әллә тагы суга чумганмы? Канәфи. Шүрәле күргән Бы ттыр сымак, беркавым торганнан соң үз-үзенә «Аңа миннән ни кирәк9» тип итдәш- ге. Тукай Шүрәлесен белә иде. әнә абыйсы Димәкки Мансур һәрвакыт аның шигырен кабатлап йөри
И сабыйлар, эшләгез сез. иң мөкатдәс нәрсә тш.
Эш атачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш
Моңа каршы Зиннәт мөәзин:
Рәхмәт. Мансур! Тукаен белгән халык югалмаячак Без бөек болгарлар нәселеннән. Бу һич тә милләтчелек түгел! ди
Дөрес. Канәфи Зиннәт мөәзиннс аңлап ук бетерми Аны шу т милләтчелек өчен 37 дә утыртканнар бугай инде
Канәфи уйларыннан арына «Су анасы кая югалды соң » дип тагы уйлый Аннан акрын гына ат абзарына юнәлә Капчыгындагы печәнен Актай алдына са тып ишек янына килсә, почмактагы сәндерә күк урында ул — су анасы утыра
Су анасы тиз генә Шамиләгә әйләнеп аңа елмая Кил әле. утыр яныма! Бая котымны алдың.
Э
Егет дәшми Аны авыр халәт чолгап алган. Өстенә киенгән булса да, ул Шамиләне һаман анадан тума, шәрә су анасы итеп күз алдына китерә Киемле килеш тә ул аны шәрә күрә, чөнки таллык буендагы теге сурәт һич 1$снә дә күз алдыннан китми, шайтан алгыры!
Йә, нигә боектың?—ди Шамилә аңа терсәге белән төртеп.
Нишлим соң'.’ дип сорый ул Шамиләгә аптырап. Аның бу су анасын ташлап та китәсе килә, шул ук вакытта нидер аны тота, һич җибәрми.
— Туңдым, кочакла! ди су анасы.
Канәфетдин кочаклый. Тунарлыкмы, эссе. Пешеп үләрсең!
— Ныграк, катырак кочакла!
Канәфетдин тагы кочаклый.
Терәл яхшылап! Ник миннән куркасың? Ә хәзер үп!
Канәфетдин теләр-теләмәс кенә үпкәндәй итә. Ә үзе уйлый: «Ник кочаклата ул? Ник үптерә ул?»
Канәфетдин бераздан шакката: аның алдында шәрә Шамилә, су анасы югалды, Шамилә генә калды.
— Йә. кыюрак! Күрсәт егетлегеңне!!
Инстинкт Канәфетдинне шәрә тән өстенә тарта Инстинктка Шамилә дә булыша. Дөресе. Шамилә-инстинкт.
Щамилө аңа елмая һәм шулвакьп Дөньяны яңгыра тын матур итеп көлеп җибәрә кемдер! Канәфи колакларын торгыза: «Катифә! Катифә- матурым!! Кагифәм. бердәнберем!!!»
Ул Шамилә өстеннән төшә.
Син нәрсә!—ди Шамилә. Усал Баттал кебек «черт» итеп төкерен,— Куркасыңмыни, булдыксыз?!
Кирәкми. Шамилә апа, минем...
— Ка 1 ифәң бар!
— Киттем...
Утыз яшьлек таза хатын Шамилә асылынырга җитеп сәке сымак нәрсәдә аунап кала, ә Канәфи. аждаһадан качкан шикелле, өенә чаба.
Кибеттән Катифәгә яулык һәм хушбуй алып кайтып килгәндә, алар- дан ашыгып чыгып килүче Талипны күрә.
— Катифәгәме?—дип төртеп күрсәтә ул Канәфинең кулындагы әй- .берләргә.
• •— Әйе! ди егет горур рәвештә.
— Соңга калдың!
. • Ничек соңга? — Ул «соңга» сүзе егетне тетрәндерә.
— Ишетмәдеңмени, авыл бетереп Катифәне эзлиләр бит. Иделгә батып үлгән, диләр...
- Нишләгән? Ни булган аңа??
Канәфи Талипның кулларын шулкадәр каты кысты, теге «ай» дип кычкырып җибәрде.
Мин сине ишеткәнсеңдер дигән идем, персидәтел Баттал фермада көчләгән ич аны. Ферма янындагы таллыкта...
Канәфс! дингә җир убылды. Кулындагы хушбуе төшеп китеп ташка бәрелде дә чәлпәрәмә килде. Яулыгын җил очыртты. Ефәк, бик җиңел яулык иде ул. Үтә күренмәле. Күкнең зәп-зәңгәр икәнен аның аркылы карасаң, күренә. Әмма Канәфи өчен дөнья караңгыланды. Кояш батты..
ул ук көнне авылда янгын чыкты. Усал Батталның калай т үбәле клуб кадәр йорты бер сулышта янып бетте. Никадәр байлык көлгә әйләнде.
Ярый әле үзе. хатыны, балалары исән калдылар Ярый әле мал- туарын алын чыгарга өлгерделәр Ярый әле янгынчылар утның күрше өйләргә сикерүенә ирек бирмәде Кызыл әтәч канатлы ул! '
Ш
Ярый әле төнлә коеп яңгыр яуды Картлар моңа эчтән генә сөенеп «Алла саклады», диделәр Шуның өстенә. ходайның рәхмәте, җиле дә юк иде Шулар өстенә. Усал Ba i талның иң якындагы күршесе дә, мәчедән курыккан тычкандай, үз өйләрен аныкыннан читтәрәк салганнар иде. Әнә шул да коткарды аларны. Алайса янып бетәселәр иде. Бер елны җитмеш йорт янган авыл бит инде бу.
18
анәфи асылынган!
Бер көн. бер төн эчендә ике яман эштән соң ишетелгән бу хәлне авыл халкы шашып каршы алды:
Катифә өчен!
Усал Батталны кичә утка атасы булган!!
Батталга утны ул салган, диләр
Әмма Канәфи үлмәгән иде Улының юклыгына эче пошкан ана аны эзләп чыкса. Канәфинс печәнлеккә асылынган килеш тапты Аның җир акырып елавына күршеләре гармунчы Кашаф кереп, егетне баудан кисеп төшерде. Рәхмәт тошкере. егет, бу эштә тәҗрибәсез булгангамы. бауныН юанын алган икән. Янәсе, нык булсын! Өзелеп төшәрлек булмасын Ә андый вакытта нечкә һәм сабынлаган кебек шома бау кирәк ич!
Ашыкма, энем! Гармун уйныйсы бар әле,—диде аңа Кашаф абзасы, баудан кисеп төшергәч. Егет аңына гиз килде. Бары муены гына тоташ кысылып һәм кытыкланып торды. Аннан тавышы, телсез Хәсәннеке кебек, гы-гы-гы булмаса да. i ыжылдабрак чыкты Хәер, телсез Хәсән теллеге әйләнде ич. Төнлә каршыларында тәрәзә аркылы ут күргәч, уянып кижән Хәсәннең башта күзләре чәшкә кадәр булып акая да аннан сон ул изрәп яткан хатынын урыныннан куптарып кычкыра:
- Пу-жар! Пу-жар!! Тор! Торр!
Аллаһының бирмешс белән Катифә дә бер дә суга ташланмады. Дөрес, ул күзләре яшьле килеш Идел буенда йөргән, әмма балыкчы Мәгъсүм абзый аны өенә кайтарып җибәргән. Ул өендә, әнисе күзенә күренергә куркып, ике көн печәнлектә кунып яткан икән Хәерниса, тавык күкәйләре белән бергә кызын да эзләп менгәч. Катифәне табып, тавык күкәйләрен бер атнага оныткан Ана-бала кочаклашып елашканнар Аңлашканнар
Шул көннән соң Канәфи белән Катифә арасына боз тавы өелде. Егет аның ягына борылып га карамады Катифә ни чакырса да. килмәде. Актай янына да гөшмәде. Ә инде иртәгә районга алып китәчәкләр дигәч, ул Актаен җигеп, чикләвек куаклары тезелгән тау-кырлардан әйләнеп төшәргә уйлады. Аны ут төртүдә гаепләп төрмәгә ябачаклар иде
ыр юлыннан Актай килә. Эссе көн Кояш һәммә җирне эссе табага бастырган. Сырттан авыл һәм аның тирәсе уч төбендәге кебек күренә Әнә У сал Батталның кара күмергә әйләнгән өе Әнә аларның йорты. Әнә Катифәләрнеке.
Шулчак аның йөрәген озын энә чәнчеп узды Узмады, кадалды да калды Мәңгелеккә «Катифә! Катифә матурым!! Минеке һәм бердәнберем илен Син мина бозык килеш кирәкмисен'"»
Менә егет җырлый башлады. Ал колакларын сагайтты яна көй. яңа моң, яңа аһәң, гомумән, яңа җыр иде бу:
Катифәмнен. бәгыремнең ефәк икән чәчләре Катифәкәй. аерылдык, җанда әрнү яшьләре
К
К
Канәфинең җан әрнеткеч моңлы i авышы хәтта күктәге тургайларга кадәр ишетелә. Алар да бу сагыштан зәңгәр күктә кагып калганнар кебек. Дөньяны тутырып иңрәгән моң Нократны, елга-чишмәләрне агуыннан туктаткандай итә. Искән җил дә бер мизгелгә гашка әйләнә. Тирә-юньне моң. сагыш чолгый. Мәхәббәт моңы. Мәхәббәт сагышы...
Нәрсәдә аның кочс? Кайда сере-сихере? Ник бу моң атны да тыңларга мәҗбүр итә? Атны да ела га.
Хикмәт фаҗигадә. Әгәр ул бәхетле мәхәббәт булып, Канәфи һәм Катифә матур гына кавышсалар, сөю турындагы бу моңлы җыр тумас иде.
Галәмдәй киң басуда егет җырлый, ат тыңлый. Моң күккә оча. йолдызларга таба юл ала...
ртәгесен Канәфине районга алып китәргә милиция килгәч, Катифә аны озатырга булды. Сүз кыска иде. Егет хәтта аңа ныклап карамады да. күзен читкә төбәде.
— Безнең арада берни дә калмады! диде Канәфи.
— Ялгышасың. Канәфи...
— Бетте! Хуш мәңгегә!!
— һич югы бу хатны укы...
Кыз аның уч төбенә кәгазь кисәге төртә дә елый-елый яныннан йөгерә. Егет кәгазьне җиргә ата, соңгы вакытта елап шешенгән Маһруй аны алып алъяпкыч кесәсенә салып куя. Аннан тагы елый башлый...
уннан соңмы?
Канәфине төрмәгә ябалар. Бер елдан артык Катифә ана хатлар салып тора, ләкин егет эреми— җавап бирми. Бер елдан соң аны төрмәдән чыгаралар, чөнки утны кем төрткәнлеге билгеле була. Кара Мәлик! Усал Батгалның Шамиләсен мыскыл итүенә үчлек белән. Моны Кара Мәлик, бик каты эчеп алгач. Батталга үзе әйткән. «Мин төрттем!—дигән. Канәфи юкка төрмәдә чери, дигән.—Тагы Шамиләгә кагылсаң, мин сине үтерәм!» дигән.
Егет котылып кайтуга, әнисе аңа теге вакытта Катифә биргән язулы кәгазьне тоттыра. Ничек бер ел буе саклагандыр. Анда кыска гына җөмлә:
«Канәфи, мин дөрес. Элеккечә чиста, саф кыз. Баттал мине, чыннан да, көчләргә маташты, әмма мин ана бирелмәдем. Киемнәремне ертып бетерсә дә. Кешеләр күзенә күренер! ә оялуым шуннан иде, ул минем битемне-тәнемне тырнап бетерде. Мин элеккечә сине i енә яратам».
Маһруй елады да елады. Ул болай да еларга ярата инде.
— Катифә кайда хәзер? дип сорады Канәфи.
— Әй улым, улым! Агачның җимешен дуңгыз ашар ди. теге кина күрсәтә юрган кыяр башлы урыска кияүгә чыкты ич ул... Тапмыйлар микәнни үзебезнең татардан кина күрсәтүчене?
— Ивановка Толясынамы?
— Әйе. шул Ибануфкадагы Түләгә...
— Кайчан?
— Бүген туйлары...
Катифәләргә кергәндә. Хәерниса карчык яшьле күзләрен сөртә-сөртә өстәл җыештырып йөри иде. Кадыйр энекәш аңа усал гына карап, борынын лышк итеп тартып куйды.
И
Ш
Ә*4 балакаем' Кайларда йөрисен син'.’ Бердәнбер кызымны. Ка-заннардан Мәскәүгә киткән Сөембикә кебек, чит кешеләргә биреп җибәрдем бит Ни никах, ни кияү мунчасы, дигәндәй. Ни туе. ни уе. дигәндәй. Аннан-моннан капкаладылар да кияү дигәннәре:
- Майг. майт. без үзебездә пасбаему. ди. Нәрсә сон ул. Канәфет- дин, «пасбаему?» Майге әни инде...
- Үзебезчә дигән сүз...
Мөселманча, татарча түгел икән, димәк.
Димәкки. шулай. Катифә үз теләге белән чыктымы соң?
Нинди үз теләкләре белән булсын! Сиңа атна саен хат яза. җавап юк. Авылда атын чыгардылар. Баттал себеркесе, дия башладылар. «Ка- нәфине көт».— дим «Бер генә сүз язса да. йөз ел көтәр идем, ул ла йөз чөергәч, мин кемгә генә карыйм соң. әнкәем?» дип елады. Кем каргышлары төшкән балам өстенә? Кыз бирү түгел, каз бирү күк кенә булды Кыз бирмәк. каз бирмәкмени?
Хәерниса баш өянәге белән тагы урынга егылды. Ә Канәфи. кинәт бер карарга килеп, атылып чыгып китте.
Канәфи! Син. бәлки.
Әмма ул Хәернисаны тыңламый иде инде. Йөгереп камытлар өенә төште. Ильяс карт сәкесенә яткан да күзләрен түшәмгә төбәгән. Ак чәч. ак сакал.
Нихәл бабай’ Нишләп ягыш'.’? диде ул анарга.
Рухымны көтеп ятам. Күккә менеп киткән иде. Ни хәбәр белән төшәр, белмим әле.
Авырмыйсыңдыр бит?
Карт кеше авырыр да. Тән чире нәрсә ул, җан авырмасын.
Бабай, миңа киңәш бир!
Әле соң түгел. Катифәне барып алып кайт!! Хатынын биргән халкын биргән.
Шулаймы, бабай?
Шулай икәне көн кебек ачык! Ашык. улым, ашык!! Дирбия чөйдә. Актай утарда, үзең монда. Катифә тегендә
Атны күз ачып йомганчы җикте Канәфи Икенче минутта ул юлга кузгалды
Онытма, улым, дип кычкырып калды ишек төбенә чыккан Ильяс карт. Кояш чыгышы җан өчен, кояш багышы тән өчен
Нәрсә әйтергә теләде ул? Канәфи авыл философын аңлап бетермәде. Аңлар әле алга таба. Барга картның: «Кирәгеңне эзләп табасың Кирәк үзе килми», дигән сүзләре генә колак төбендә. Монысын тиз аңлады ул. Ә тег е сүзләр?
Актай сабантуй чабышындагы кебек очты гына Инде үзен чабышкы булудан туктаган дип уйласа да. монда елдам аякларын исенә төшерде Канәфи аңа сугып карау түгел, дилбегә очы белән дә чиртмәде. Теле белән генә әйтте. Ат аңлады. Кешеләр аңламаганны аңлады.
Ивановкага янгынга баргандай килеп кергәндә, көн кичкә авыша башлаган иде инде. Канәфи картның: «Кояш багышы гән өчен ..» дигәнен тагы бер исенә төшерде. «Тән өчен, гән өчен», дип кабатлады үзе. Ул Толяларның өен белә иде. чөнки берничә мәргәбә кино йөртте Актай белән Аг га белә иде. шуңа туры Толялар өенә чапты.
Толя кайда’’ дип сорады ул эчеп-исереп беткән йорт хуҗаларыннан. Өстәлдә кыяр, кәбестә, дуңгыз салосы
Башта исәнләш, аннары яшь өйләнешүчеләргә бәхет телә син. диде йорг хуҗасы, туп күк түгәрәк газа сары урыс Канәфи аны да белә иде. Ул да Канәфине таный
Миңа Толя кирәк
Ул кәләше белән мунчага китте
Канәфи өстеннән бер чиләк бозлы су койды лармыни! Ул ишекне ябын чыгып киг ге Капкадан чыгып барганда кемдер аңа.
— Канәфи!—дип дәште. Борылып караса Катифә! Ни әйтергә белмәде Канәфи. Телсез Хәсән булды. Хәер. Хәсән хәзер теллегә, ә ул телсезгә әйләнде.
— Канәфи. мин сине көттем!
Кыз аңа сарылды. Канәфи нигәдер аны чын күңелдән кочагына ала алмады. Нидерме, кемдерме тота.
— Сезне мун... мунчада диделәр.
— Мин Толяга «мунча кермим», дидем... Ул исерек. Өч көн инде айныганы юк. Эчә дә йоклый. Өйләнү шатлыгыннан, ди.
— Сез бергә... ни...
— Мин аның белән... булмадым әле. Гел соңыннан дип артка кайтарып килдем. Ул эчсә, йокыны гына белә. Мин һаман сине көттем. Канәфи!
— Катифә!
— Канәфи!
— Мин сине алып китәм!!
— «Күбәләк» белән килдеңме?
— Әйе. «Әпипә» белән.
— Киттек. Канәфи!
— Боларга әйтеп чыгыйк...
— Юк. мин үзем Толяга әйтеп киләм. Мин бит аңа: «Канәфидән башка беркемне дә яратмыйм, әгәр ул кайта икән, мине алам дисә, синнән аерылып китәм».—дидем...
— Рәхмәт. Катифә! Ә нигә кияүгә чыктың соң син?
— Синең миңа ышанмавыңа ачу итеп. Хәзер ышанмый икән, гомер буе ышанмаячак, дидем.
— Кичер, мин гаепле! Яшьлек... Дуамаллык...
Катифә Толяга әйтеп килде. Аптыраган егет күлмәк-ыштаннан гына озата чыккан:
— Бәлки. Катя, сүтелерсең?—ди.
— Юк. Толя, мин — Катифә һәм минем Канәфием бар!
Егет мунчага кереп китә. Бераздан киенеп чыга.
— Китик. Канәфи!—ди Катифә.
Юк. көтик! Нәрсә дияр!
— Өйдәгеләре исерек, сугыша башларлар. Имгәтеп ташламасыннар үзеңне. Урыс эчсә, үгездәй ул. күзенә ак-кара күренми.
— Безнең кебек үк халык! Ким дә. артык та түгел.
— Дөрес, алар да кеше. Әйбәт, ачык, гади кешеләр.
Өелеп өйдән чыктылар. Толяның әтисе күзләрен алартып аларга карады.
— Әй. ристан татар, кәләшне урларга килдеңме?—Үзенең күзләре көлә. Үзе ачулы.
— Ул - минем сөйгәнем.
— Булгандыр. Хәзер безнеке.
— Ул һәрвакыт минеке.
— Әллә ул синең төрмәдән котылуыңны көтеп торырмы?
— Мин чыктым инде.
— Ничек?
— Гаебем табылмагач, чыгардылар.
— Кызың үзе риза булгач, без дә гаепле түгел ич.
— Ә мин берәүне дә гаепләмим.
— Шулай икән, алла хакына үтенәм: бер чәркә күтәр дә. киленебезне калдырып, юлында бул.
Шулвакыт капка төбенә атлар килеп туктады. Канәфи күрде: арбадан абыйсы Димәкки Мансур. Кара Мәлик, иптәше Карун Талип. Усал Баттал һәм тагы әллә кемнәр атларга төялеп килгәннәр. Кадыйр да бар араларында. Ул. килүгә үк. арбадан төшеп, апасына сыенды.
Урыслар калдылар, татарлар киттеләр.
Юлда Мансур абыйсы әйтте:
Ильяс карт кулы бетне. «Барыгыз, берүзе китте Катифә артыннан. ди. Кыйнап ташламасыннар, ди. димәкки Бүген үк туй уздырабыз
үбәләк җил..
Юл буйлап өчәү килә. Канәфи. Катифә һәм Актай җыр тыңлаучы ат.
Теге моңлы көй сузыла. Әмма анда күбрәк шатлык яңгырый:
Күңеле ефәк булгачтын, башкасы кирәк түгел Катифәмнең. бәгыремнең, күлмәге ефәк түгел.
Мансур абыйсы әйткәнчә, туй уздыралар, никах, кияү мунчасын да күрә Канәфи белән Катифә. Хәернисаның баш өянәге бетеп китә. Маһруй елаудан туктый. Канәфи су анасын оныта. Аның урынына сафлыгын аңа саклаган i үзәл кыз фәрештәне күрә ул. Бары бер генә нәрсә ана көенеч кигерә. Ильяс карг камытлар өеннән юкка чыга Эзлиләр-эзлиләр. таба алмыйлар. Менә монысы хик-мә-әг. Әкәмәт бу!
Кая киткән ул карт? Кайсы дөньяларга? «Кояш чытышы җан өчен, кояш батышы тән өчен», дигән иде бит. Тагын: «Кеше ямьсезлсге белән дә матур!» диде. Моны ничек аңларга? Нәрсә әйтергә теләде ул бу сүзләр белән? Канәфи әнә шуны сорарга теләгән иле һәм аннан соң Катифәгә сөйләргә. Башкаларга сөйләргә. Булмады Их' Тагын нидер комачау иг те...
К