ФРОНТ ДӘФТӘРЕННӘН
Кечкенә генә кереш 10 декабрь. 41 ел.
Кон томанлы һәм җылымса. Йөрәктә җыр һәм сагыну
Бу сугыш беренче донья сугышының дәвамы, һәм хәзер)е һәлакәтнең башлыча гаепчесе роит . гәф I әренмнән чүп- 4Х 10,1 1,11 ан кыска I ына я »- xia.iapiii.ni бер өлеше 1994 елны» маенда «Ватаным laiapcian» тә- ти)әсендә басылып чыккан иде инде. (В. I. № 97. 29 ман. 94 ел.) Быел мен.» боек жииүю 5(1 сл тулу унае белән шул ук дәфтәрдән кыска язмаларнын кал- I ан өлешен дә өс i әп ма ■ бут a i ка бирер).» булдым. Ул ятмалар көндәлек рәвешендә я тыла башла) ан иде. Ротада писарь булып утыр) анда аеи-числосыи да күрсәтеп. язып бара алтаймын... Караул хезмәтенә күчкәч, андый мөмкинлек бетте. Кайчан, кайда, ничек туры килсә шулай тына язын бара башла) анмыи. Әйтер) ә кирәк, хәрәкәмә) е армияне» >ади соллажша нин шдер |әф)әр тоту, шуиа к үргән-ише гкәннәрен язып бару бик чиген һәм бнк хәвефле ип иле.
Я).lap кулына юшмәсен дип 1-«ф|әрис дә ннемд.не кыр сумкасын ia гына йөртер) ә туры килә иле. (Сержант >ә- рәжәсен I.H е p.i »вө )яшии бу н ач. минем сумка асын иорерь» хамам бар н н.) у Япаннарым. би.пс.н*. бик чуар кү- pi әннәрем дә. кнчер< әниәрем i.i IH pi ә аралашын бежәннәр. Шуиа күрә мин. капчыкны гәбеннән тотып селекмәс өчен. д<»ф|әр)ә язы.п аинарныц төрлесеннән чүпләп кенә анар) а бул нам. (Алары да шаюын ук җыелды.) Хөрмәтле укучы, әлбәттә, бер хакый-катьне исендә loiapia тиеш: апа тәкъдим Hie.».»)) бу кыска я)малар моннан 50 -53 еллар »лек авыр. ia- таплы. куркыныч фрон) шар)ларында яты. пай и те. Хәзер исә мин шу ларны иске дәфтәрдән ак к.иатыә сүиә-сүт күчереп кенә чыкчым. Аш дия булыр! а тиеш дип уйлыйм мин
Минем белән хезмәт итүче Горбунов сойти без бит биш бертужн армия! ә алыш ан идек Берсе су асты көймәсе белән һәлак булды, икенчесе очучы и тс самолеты белән янды, өченчесе пехотада ү тде Янә ип кече сене теосз i .кпиталвлэ эшли иде. мәжрух немец пычак белән кулына чәнечкән Горбунов моны мина елмайган чырай белән, кычкырып, бүлмәне яшырагын сойди Гүя сүз күпме аракы тчә алу турында бара Аңла кешене! Алда.маса?! 11 декабрь. 41 ел.
Күктә батмаган ай. морҗалардан төтеннәр туры күтәрел.» Ян.» салкынай I.I
Менә өченче кон инде йотлыгып гәзню укыйбыт Япония Америка һ.»м Аш ШЯОС1СНӘ ташланды Әфәнделәр ү тара ки тешә алмадылар берсе сораганны икенчесе бирм.» ге. һәм океан сугышы башланды
Күн ыр бу яна сугышның безнең өчен шактый зур киртә тп туын әйтәләр Ләкин һәркем'диярлек Американын сугышка тартылуына эченнән куана үт җилкәсендә татып карасын әле» диләр. Чыннан да. сугышмыйча гына сугышка катнашу зур оятсызлык булырга тиеш. Халык моны сизә.
12 декабрь, 41 ел.
Көнбатыштан җил исте... Түбәләрдән тамчы тама, кар басыла, өсте бик юка гына шадраланып ката Юллар, сукмаклар каты, тайгак Урман өстендә көзге томан.
Бер генә илнең дә солдаты сугышның ни өчен кирәклеген, ни өчен сугышканын бер вакытта да белмәде һәм белми Кан коюның чын сәбәпләрен халык бер вакытта да аңламый, чөнки бер кемнең дә вакытсыз үләсе килми Халыкны сугыштырган нәрсә — власть, көчләү һәм өндәү, үгетләү белән исертү...
Шекспирны укып маташам, ләкин авырлык белән Ничектер безнең әдәбиятка хас ясалмалык аңарда бар кебек 19 нчы гасырда бер генә бөек язучының да аңа ияреп маташканын хәтерләмим.
«Әй күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы...»
Яшьлекнең ләззәтле сызлану яшьләренә манчылган беренче мәхәббәте хакында язасы килә... бик килә... Ә сугыш?!
16 декабрь, 41 ел.
Бүген ишелеп кар ява Юлларда көрт, йөрүе авыр Өй түбәләренә, агач ботакларына кабартылган мамыктай кар өелә Көн шактый җылынды Гаҗәп, һава көн саен үзгәреп тора.
Соңгы 3 — 4 көн эчендә фронтлардан күңелле хәбәрләр килә башлады. Егетләрдә күтәренке рух. Бу хәбәрләр белән чыккан сүз сиздермәстән һаман сугышның кайчан бетү мәсьәләсенә кайтып кала, һәркем тизрәк бетүен тели, ләкин бик аз кеше генә тиз бетүенә ышана
Гаҗәп, бу тирәләрдә гел урман булса да. кошлар бер дә күренмиләр. Тик ала каргалар гына юл буенда сикерә-сикерә йөриләр. Хәтта чыпчыклар да юк.
18 декабрь.
Нәкъ кичәге һава Бер дә сугыш барлыгын хәтерләтә торган көн түгел.
Бу сугыштан беренче сабак: масаймау һәм чама белмичә мактанмау...
Бу сугышта җиңүенең әһәмияте Үктәбер революциясенең әһәмияте белән бәрабәр булачак Шуңа күрә бу сугыштан җиңеп чыккан халыкнын бик күп хакы булырга тиеш.
20 декабрь.
Кичә кичке 6 дан бүген кичке 6 га кадәр штабта дежур булып тордым. Бу үзенә күрә мәшәкатьле генә бер эш... Көннең нинди икәнен дә юньләп күрми калдым. Ләкин йомшак, матур кебек иде.
Штабка шактый картайган, ләкин чибәрлеген җуймаган бер хатын килде. Аның ире каты авыру икән, шуны күрергә килгән Хатынының бәхете бар. күрәсең, бүген ирен каядыр икенче бер госпитальгә озатырга җыенган вакытта килеп өлгерде Бичара хатын иртәдән алып кичкә кадәр иренең санчастьтан чьи арылганын көтеп, салкын коридорда утырды Мин аңа кухнядан ике котелок белән аш һәм ботка китереп бирдем Рәхмәт әйткәндә тавышы калтырап, күзеннән яшьләре тәгәрәп китте Мин дә аның яныннан тизрәк китәргә ашыктым
Сугыш вакытында үлемнән курку кайчагында салкын суга кереп, чиркану алу шикеллерәк булып тоела (чиркану алганнан сон курку кими дип тә өстисем калган икән). 23 декабрь, 41 ел.
Юеш җил исә. ара-тирә түбәләрдән тамчылар ычкынып очып китә, кар җепшекләнеп басыла, йөргәндә кисәк-кисәк аякка ябыша Нигәдер бик күнел- sj сез...
Ничәмә гасырлар буенча акыл ияләре кешелек, туганлык, гаделлек идеяләрен трибуналардан сөйләделәр, рогдациарда яздылар, шигырь белән җырладылар. киндергә буяу белән яздылар, музыкага салдылар һәм менә каяндыр бер явыз кеше килеп чыкты да. балалар уенчыгын тибеп очырган җиңеллек белән ул \ идеяләрнең һәммәсен таптап, дөньяның астын-өскә китерде
Идея тормыш түгел, аның бер бизәге генә икән ул. Идеяне таптау — ачу килгәндә тоз савытын күтәреп бәрү белән бер икән.
Бу заманда идеяләргә кытлык юк Теләсә нинди хәрәкәтне аклар өчен кешелек базарыннан яраклы идеяне табып була 24 декабрь.
«Ян йөрәк, ян. кан бирелгән сина янарга»
Ә шулай да бу заман бср-ике-өч идеянен монополия заманы Идеяләр монополиясе тудырган бу сугыш та кешелек тарихында моңарчы күрелмәгән ни коточкыч, иң дәһшәтле бер сугыш Ярминкә шикелле идеяләргә баи 19 гасырда мондый сугышның булуы мөмкин түгел иде
Бүген үземә артык уйланмаска, йөрәкне сизмәскә, башкалар кебек солы боткасын тыныч кына ашарга һәм гырылдап йокларга сүз биргән булдым.
27 декабрь.
Бүген буран, суык мәрхәмәтсез буран Җылы учак алдында куырган борчак ашап, әкият тыңлап утырган балачаклар кайда’!
Буран басылды, акрын гына караңгы төшә Тынлык, моңсу тынлык Кешеләр, кайда сезнең бәхетегез'.’
30 декабрь, 41 ел.
Кичәдән бирле безнең полкка бик күп җәрәхәтле һәм өшегән кызылармеецлар киләләр Йөзләрендә аларның һичбер нинди кайт ы да. куаныч та юк кебек
Искәрмә: 1941 елның декабрендә дәфтәргә язылганнардан чүп гәп алынган кыска гына взек гер хәзергә шуның бе юн тамам БУ езст юр фрөнпан шактый, еракта Кафтино лиг әп станция тирәсен.) урнашкан I 53 нчс Sana? По й ның штабы нДа хезмәт иткәндә язылганнар иде күчерелгән ка дәресендә лә минем шу т чактагы уй-кичерешләрем күпмедер дәрәҗәдә чагылса кирәк
Икенче искәрмә 42 елның башыннан ук запас полкта чират кәгеп ятучылар дан хәрәкәттәге бер армия өчен аерым рога гозеп. гиз генә фронтка озат гылар Мин ду шул ротада писарь булып китеп бардым Моннан сон дәфтәргә язганнарның барысы да ротада хезмәт иткәндә кү рг ән-кичерг өннәрдән т ыйбарә т Билг еле аларның да бик аз өлешен генә чүпләп күчерәм 6 г ыйннар, 42 ел.
Бер атна вакыт яшен тизлеге белән үтте дә кипе Запас по тк урнашкан, т.тск заманда алпавыт имсниесе булган өч каглы. зур террасалы, манаралы һәм баи китапханәле йорттан ничек аерылганымны сизми дә калдым Әйтерсен АН Т очырып алып кипе Кыска гына вакыг тчендә икс урыша күчү һәм яты кеше гәр белән очрашу Кызганыч, язарга мөмкинлек юк
Яна ел туган булды Ничек һәм нинди кәеф белән каршы алуымны яза алмый калдым Тик гомеремдә беренче мәртәбә үткән елны кызгандым Киресен чә. артыннан төкереп каласым килде Барыбер гомер үтә инде, әйдә аның мот ьнәсез. газаплы өлеше тизрәк, тизрәк үтә бирсен!
Дөньясын, сугышын оныгын «Анна Каренина»ны укыйм Иптәшләрдән уңайсыз, ләкин тыелырга һич тә әмәл юк
X г ынтгвар. 42 ел.
Эш күп. тәртипсезлек тә җитәрлек Хатлар язарга иле. һич бушап булмый Яңа ттп. яңа кешеләр. үзара галаш
I ОГОЛЬ. Толстой. Чехов. Горькийлар гәнкыйгъ иткән сыйфат тар урыс кеше ләрендә бик нык саклана әле Ул сыйфатлардан ин әшәке һәм көчле тәре тупаслык, масаю һәм унтер Пришибс-свчы тык Күрәссн. яхшы бетон яман сыйфат лар бик озак заманнар бергә килешеп яши алалар
II г ыннвир, 42 ел.
Аз гына эштән бушадым, һәм әрнеп >ч поша бантлады Вак гтиелр тык пие оглашу һәм сүгенүләр белән гасаби ганың кон буена бәргәләнү вакытны үтерә, уйлар һәм дөнья хәлләре белән кызыксыну тар югала Бу кечкен ■ авылда яшәү ташландык утрауда яшәү кебек Бирегә килгәннән бирле бер ютны күргән, бер сводка ишеткән юк Берничә кон әү вә т станциядән кайткан егет тәр безнеке тәр Одессаны. Харьковны. Смолснскийны а.паннар дип с.ш т,. u тәр b.nu га ук күңел ышанып бетмәгән иде. чыннан да япан хәбәр оу тлы шикстте Чөнки бу куанычлы хәбәрне егетләр бик гиз оныттылар
Ә бу комсыз суг ыш йогар әле. йогар' һәр иргә омег ое тән \янт ан ха тыкның башын, таулар ишелгәндәй, янадан-яна һәлакәт ләр белән нсәнгерәтср әле 13 гыйнвар, 42 ел.
Бүген янә алга таба китәбез... Чатнама, тешләргә тия торган суык... Алда нәрсә көтә — белгән юк.
19 гыйнвар.
Менә өченче көн инде дошман самолетлары һаман килеп «күчтәнәчләрен» ташлап, борчып торалар Корбаннар аз гына булса да булгалап тора Чын сугыш та юк. тынычлык та юк. Нервларга ходай чыдамлык бирсен. Тәрәзә яныннан торып китүем булды — бомба шартлавыннан бөтен өлгеләр чәчрәп төштеләр Берничә секунд кузгалмыйча торсам, битем пыяла ватыгы белән тулган булыр иде. 25 гыйнвар.
Кичә һәм бүген җелекләргә үтә торган суык Температура 40 тан түбән... Менә шул «корал» белән без шактый отып калырга тиешбез. Ә корал шулай да ике йөзле...
Немецлардан бушаган авылларда булдым Кисәү исе көчле иде.
Мин торган йорт янына бомба төшеп, бөтен квартираларның бер газа жирен калдырмады Ишелгән стеналар, каерылып ташланган ишек-тәрәзәләр. чәлпәрәмә килгән җиһазлар.. Хәтта мичләрдә бүрек кадәр тишекләр. . Берничә үлгән кеше һәм бик күп авыр яраланучылар Әгәр шул чакта мин өйдә булган булсам?!.
I февраль 42 ел.
һәркемнең уенда бары бер сорау: кайчан бетәр икән? һәркемнең күңелендә борчылып көтү: кайчан ул кон туар икән?. Туасы яз - табигать язы гына түгел ул... һәркем үз язын котә... Табигать язы тумыйча калмаган кебек кешелек язы да тумыйча калмас.
II февраль.
...Тын. кояшлы кон Күк аяз. сыек зәңгәр .. Түбәләрдән беренче тамчылар нурлар чагылдырып ак мамыктай күперенгән кар өстенә тамалар һавада яз сулышы... Йөрәктә озак яшәү, яңа бәхетләргә ирешү омете... Мондый көнне сугыш та каты. үлем дә күп була гадәттә...
17 февраль. Кыскартып күчерәм.
Кичә кич белән безнең ротага пленга төшкән дүрт немец солдатын кизергән- нәр иде. Бүген туларны кухняда күрдем Ашап утыралар Безнекеләр. 7 8 кеше, аларны чорнап алганнар һәм ашауларын зур игътибар белән карап торалар Немецлар бик кызганыч кыяфәттә күренәләр Дүртесе дә бик яшьләр Өсләрендә юка. сәләмә шинель, башларында җәйге пилота, аякларында итек өстеннән кигән иләмсез зур кагалар, һәркайсының чәчләре җиткән, йозләре ак. Кулы мәҗрух күзлеклесе бөтенләй бала кыяфәтендә . Ләкин алар безнекеләргә бик тыныч, бер дә шүрләмичә, ничектер ышанып карыйлар. Безнекеләр дә гадәтләре буенча сүгенмиләр дә, ачу да күрсәтмиләр, сүзсез генә карап торалар Повар исә аларны көчли-кочли күбрәк ашарга кыстый Немецларның берсе баш бармагын авызына куеп, эчәсе килгәнен аңлатты. Бер иптәш котелок белән су китереп бирде Бу күренешнең тәэсире кызык кына иде: гүя бернинди сугыш та. дошманнар да юк кебек Чыннан да бу дүрт немецта аз гына булса да гаебен тою. оялу, вөҗдан газабы дигән нәрсә бар микән?. 23 февраль. 42 ел.
Кичә һәм бүген дошман самолетлары зур активлык күрсәттеләр. Корбаннар һаман булып тора.
Бүген безнең станциягә ташланган бомбадан 6 кеше үлеп. 13 кеше җәрәхәтләнде... Платформа өстендә торган бер тракторны әллә кая кадәр күтәреп ыргыткан.
25 февраль.
Якындагы станцияне дошман самолетлары бик каты бомбага тоттылар Алар 4 мәртәбә безнең баш очыбызга әйләнеп килделәр, һәр килүләрендә дистәләп ыргытылган бомба һәм пулеметтан сиптерү һәркемнең нервлары бик җигелде... Агарынган йөзләр, калтыранган иреннәр Безнең бер ипгәшне җәрәхәтләде. берәү һәлак булды.
...Дәһшәтле кон үткәннән сон. кич белән баракның зур. салкын бер бүл- [мәссндә г авышлы кино кү рсәттеләр. Картина «Концерт-вальс» дип атала иде. Д. Ойстрахны. И Козловскийны тыңладым. Лепсшинскаяны күрдем Балет «Аккош күле» иде. Картина миңа бик ошады. Тормыш нн вафасыз, иң кабахәт дәһшәтләрне дә гөлләр белән бизи белә
Йоглыгын Сенксвнчнып «Без догмата»сын укыйм Ифрат ошый Мәгънәгә, хисләргә бай әсәр 7 март, 42 ел.
Без янә яңа урынла. Бу инде дошманнан бушаган жир Хәзергә тынычлык Хәер, дошман без килгәнче үз эшен ипләп өлгергән инде
Я т аснын беренче коннәре каты суыклар белән башланды
13 март.
Бүген суык, буран Яз килергә ашыкмый Хәер, мондый һавадан зарлану юк. Киресенчә һаман шу ый булып торуын телиләр. Кичә аяз иде һәм дошман самолетлары безне яхшы ук «сыйлый» киттеләр. Бүген станция тирәсендә бик күп
аг гәүдәләре аунап яга Бу мәхлуклар фронтта эшләп хәлсезләнгәч, авыргач ял өчен тылга кайтып баралар иде..
Бушлык... һич нәрсә турында уйлыйсы килми Донья тарихының боек көннәре?.. Ә иртәгә нәрсә буласы белән кызыксынырга ирендерә. Бу хәл күп J кешеләрдә сизелә. Уйлау ничектер авыр йөк булып тоела башлады.
Человеческая душа, точно пчела, которая ищет сладости даже на горьких цветах» (Г Сенкевич "Без догмата»).
15 март. 42 ел.
Кичә һәм бүген үткен пычак шикелле кисә торган жил Бу жил тәнне генә гүгел. йөрәкне дә өшетә кебек.. Кичә дошман самолетлары өч тапкыр килеп, бомбага готып киттеләр. Зарар һәм корбаннар шактый булды.. Безнен бер иптәшнең бары аркасы гына торып калган иде. Башын эзләсәләр дә таба алмадылар.
Бүген бер иптәш үлекләрнең кесәләреннән вак-төяк әйберләрен жыеп алып кайтты. Кешенең кесәсеннән ниләр генә чыкмый өеннән килгән хатлар, тузган бумажник белән акчасы, чүпрәккә төргән сабын кисәге, тәмәке янчыгы, берничә кара сохари, ниндидер каеш кисәкләре, кадаклар, атылган гильзалар.. Нәрсәгә кирәк булгандыр алар бичарага?!
Кич белән сүз һаман сугышның кайчан бетүе гурында булды.
20 март. 42 ел.
Каяндыр шушындый хәбәр таралган: имеш. 22 мартта сугыш бетә икән Кычкырып торган уйдырма булуына карамастан, бу хәбәр күпләрнең теленнән төшми Күрәсең, күңелләренә якын ялганнан аерыласылары килми.
21 март.
Бүген иртәнге ашка дошман самолетлары килеп життеләр. Кызык хәл. каргалар, самолет тавышын ишетүгә көтүләре белән һавага күтәрелеп, кычкыра- кычкыра оча башлыйлар. Бичаралар, үлемнән алар да куркалар .
Үлгән вакытта кешенең уена бөтен үткәне һәм якыннары килә диләр Белмим ничектер . Ләкин туктаусыз үлем куркынычы астында йөргән кеше үткәнен дә оныта, киләчәге турында уйларга да иренә Кеше ничектер үзендә авыр бер бушлык тоя. уйлыйм дисә дә. уйлый алмый Еш кына аның йоклыйсы гына килә...
25 март.
Хәзергә тынычлык. Сугыш, үлем барлыгын акыл гына исендә тота.
31 март.
• Мечтам и годам нет возврата». (Пушкин.)
Кайчан башыма: кешелек дөньясының бөтен фажигасе кешеләрнен кыска г әмерле булуларында түгелме икән дигән жүләр уй килә.
Мин күрәм: сугыш һәркемнең чын табигатенә каршы чиркандыргыч бер нәрсә. Бу. минемчә, бөтен дөнья, бөтен халыклар өчен дә шулай.. Шул ук вакытта бөтен илләрнең халыклары жылап. сыкрап, сугышны нәләтли-нәләтли сугышалар Йә. моңардан да зур фаҗига булырга мөмкинме?!
6 апрель. 42 ел.
Язның сөенече аз. Көн аяз булган саен куркыныч шул хәтле көчлерәк.. Зәңгәр күктән ингән сөенеч, дәрт нурларына төренеп гүя үлем килә Кичә безне иң әшәке рәвештә бомбага тоту булды
Үлемне белмәгән кеше аңардан курыкмый. яки еш очраткан кеше аңарга ничек гер ияләшә Үлем белән очрашуның бик ансат булуын белгән, ләкин ияләнергә өлгермәгән кеше исә аңардан бик курка.
9 апрель.
Бүген сыерчыклар килделәр.
11 апрель.
Оч-дүрт көн тыныч кына торганнан соң бүген безне янә һавадан бик каты «сыйлап» киттеләр.
Аз гына томанлы, жылы. талгын көн иде Бүрәнәләр өстендә ак кәжә аякларын сузып йоклап ята Бер өйдән патефон тавышы ишетелә Тереклек
nn үскән олы бер чәчәк ул Үлем исә ара-тирә кинәт исеп куйган зәһәр жил җил чәчәкнең берәр яфрагын өзеп китсә дә. аны бервакытта да ега-сындыра алмый
13 апрель.
Кояшлы тын иртә Талпынып-талиьшып сыерчыклар сайрыйлар Юка боз астыннан чылтырап елгачыклар ага Җир ашыкмыйча гына тирли, парлана
Сугыш Юк ул' Бу минутта һәркемдә бала йөрәге, ә бала йөрәге хәтәр барын белми, беләсе дә килми
16 апрель.
Бүген мин үлемгә бик якын булдым, бомба миннән бер 15 метрда гына шартлады 24 апрель.
Бүген дошман үзенең бомбасын без торган жиргә төбәп ыргытты Бер бомба атлар сараеның почмагына эләкте Хайваннар кычкырмыйча, сукранмыйча сошы сулышларын алып яталар Бер атның корсагы тишелеп, эченнән карта- эчәкләрс чыгып, асылынып тора иде Ат сарайдан үз аягы белән чыкты Әкрен генә атлап китте, бераз баргач туктап, башын борып, актарытып чыккан эченә карап торды да. ашыкмыйча гына таза ягы белән жиргә ягты Командир килеп, аның маго аена атты һәм агыбыз «шулай кирәк» дигәндәй, тыныч кына жан бирде.
... Ат жигеп торган солдатның башын да. аякларын да таба алмадылар Кесәсеннән күптән түгел генә төшкән фотосы чыкты Хәзер ул миндә Ничек кенә и геп мин аны гаиләсенә җибәрим икән?!
Нигъмәт исемле солдатка Башкорт станда яшәүче сенлссе Шәрифәдән килгән хаттан бер өзек
«Сезки сөекле дөньяда иң якын күргән кадерле абыем сиңа безки туганын Шәрифәдән күңелемнең иң нечкә жир гареннән парланып чыккан яткынлы саф сәламемне җибәреп, алма бакчасында горле матур гөлләргә кунып, тирән уйларга чумып сайраган сандугач-былбыллар санынча сагынып, саргаеп, абыем, синен нурлы йөзләреңне бер күрергә зар-инг и тарлар булып, өзелеп, күп сәламнәремне абыем сиңа бүләк ит ом ...»
Я. Хода! нинди бәгырь өзгеч тирән сагышлар яткан кеше күнслснсн төпкелләрендә! Бу хагны Нигъмәт абый түш кесәсендә догалы бер бөти итеп йөртәчәктер, мөгаен.. Бәлки, әле ана туган иленә исән-сау кайтырга да насыйп булгандыр һәр солдатның ин яшерен бердәнбер теләге шул иде бит!
30 апрель, 42 ел.
Кичә салкын иде Бүген иргә белән кар яуды Җир өсте янә ап-ак булды Көн уртасына таба һава ачылды, кояш чыкгы Кар ашыта-ашыга эреде Җир парлана, һава жылына һәм язның куркынып агарган йөзе дә нурланып елмайган кебек булды...
Кәеф тә бүгенге һава кебек иде Иртәгә бәйрәм дигән уйдан ул иске гадәт буенча куанып та карады, әрнүлс сагышка да бирелде, өметләнеп, гамьсез дә булырга тырышты Ләкин ерактагы хәрәкәтсез зәңгәр офык шикелле һаман да бер ялкау моңсулыкка төренеп кала бирде
Кичке тынлык Ә шулай да «Галиябану» бик матур кой
6 май.
Беренче май көннәре үтеп китте Яз артта калган кебек Кичә көн буена зәһәр, суык жил исте. Бүген исә жир өсте тагын ап-ак кар Әле дә һаман явып тора _
Кайберәүләр 4 5 кон буена баш күгәрмичә тчтеләр Бешен старшина 4 кон
буена кайда кунганын, наганын кайда югалтканын, кем белән сугышканын белмичә йөрде Кансызлык, авызын ачкан саен сүгенү дә алдашу, урлашуны *ш. J мактаулы егет лектән санау менә анын чын йөзе Аның у г «ен*т тек төрен» һәр ү кем бетә ләкин күпләр ана каршы сү > әйтүдән саклана «көчле белән көрәшмә!» янәсе Әмма шул кабахәтне көчле дип тану өчен никадәр түбән һәм куркак булырга кирәк.
Ә менә Чакмаг ыштан бер иптәшне рөхсәтсез 50 грамм аракы алып эчкән өчен 5 сл| а хөкем и г еп. алг ы сы тыкка җибәрде тор Гомуман. бездәг е хаклыкны «аучының сарыгын кем ашаган?» мәсәле белән бик яхшы аңлатып бирергә була
7 май. 42 ел.
Мена икенче кон инде дошман самолетларының һавада күренгәннәре юк. A lap күренмәгәч, күпләргә сугыш та юк булып тоела башлый
Безнең солдатлар арасында каяндыр төрле хәбәрләр дә тарала башлады инде, имеш, немецлар солых сорыйлар икән, май аенда сугыш һичшиксез бетәргә тиеш безнең фронттан солдатларны өйләренә җибәрә дә башлаганнар, имеш Мондый хәбәрләрнең көче шундый зур ки, кешеләр сүзләрен әйткәнче иң элек ирексезләп бөтен битләре белән җәелеп елмаялар Чыннан да, әгәр шуннан сугыш кинәт гуктап куйса, кайберәүләр куанычларыннан акылдан шашырлар иде бугай
Я эсчы бер вакытта ца искренно (татарчасын эзләп торырга вакыт юк) була алмый башына килгән берәр нәрсәне язар! а утыру белән, әйтерсец. ниндидер бер күзгә күренмәс коч каләменең очыннан тотып ала да, язучының чын уйлары белән артык хисаплашмыйча, үзенчә йөртә дә башлый
Кешенең гел байлыгы акыл байлыгыннан артта калып йөрми микән'1 Алай дисәң. Толстой бар. Ленин бар. .
10 ман, 42 ел.
Кичә без торган жирне иң әшәке рәвештә бомбага тоту булды. Бүген инде күпләр үзләренең моннан бер-ике көн элек кенә «сугыш бетә» дип балаларча куануларыннан оялып йөриләр.
Соңгы көннәрдә сугыш үзенең усал чыраен тагы да ачыграк күрсәтә башлады Кай көннәрне һава һөҗүме безне бөтенләй жиргә кадаклап куя.
Бер бомба мин яшеренгән окоптан 2-3 метрда гына төшеп шартлады.. Бәләкәе булгандыр, ахрысы. .
Искәрмә: шушы урында бу «көндәлек» шактый озак вакыт өзелеп тора. (Фронтта бөтенләй дә өзелүе момкин ич!)... Бары дүрт айдан соң гына мин тагын ял алый башлаганмын Фронтта сугышның тыныч торган чагы иде. без дә бөтен жәебезне_Охват дигән зур гына күл буендагы кара урманда, караңгы землянкаларда эшсез ятып үткәрдек.
24 август. 42 ел.
Өч ай ярым вакыт кызу, ләкин сизелмичә аккан су шикелле үтте дә китте Бу вакыт эчендә ниләр булды? Әгәр тыныч яткан күлдәге балыкларның ара- гирә генә чумып куюын хәтерләткән вак-төяк вакытларны бергә җыйсаң. шулар җәйнең бер озын көненә сыеп бетәр иде, мөгаен Калган вакыт исә нәрсә белән тутырыр!а мөмкин булмаган ниндидер бер бушлыктан 1ыйбарәт Әйләнә-тирә* бездәге җанлы табигать тә бездән читтә кебек, без аны ничектер тоймыйча яшибез. Ара-тира тукранның агач чукыган тавышы, яисә берәр тиеннең ботаклар селкетеп бер агачтан икенче агачка сикерүе генә безне кайчагында барган җире-бездән туктап калырга мәжбүр итә. һәм без әйләнәбездәге шушы тере сулышлы, серле табигатькә яңа гына күргәндәй гаҗәпләнеп карыйбыз. Әмма бик тиз янә онытабыз Ни өчен бу болай?..
Бүген беренче мәртәбә айлы кичне күрдем. Тулган ай күл аръягындагы караш ы ai ачлар өстендә түп-түгәрәк зур бер сары тап булып хәрәкәтсез генә тора Анардан нур таралганы һич тә сизелми; әйтерсең сыек зәңгәр күлне түгәрәкләп тишкәннәр дә кәгазь ябыштырып, артына лампа яндырып куйганнар
Кичке табигатьнең хәрәкәтсезлегенә һәм тынлыгына ис китәрлек иде. Әгәр җирдән, судан сизелер-сизелмәс җылылык бөркелеп тормаса. аны тәмам үлгән дип уйларга мөмкин булыр иде Мин юри басмага төшеп, тирә-юньгә бик озак колак салып тордым. Судан булсын, агачлардан булсын ник бер шылт иткән гавыш ишетелсен, ник бер зәгыйфь кенә хәрәкәт барлыгы сизелсен!.. Бу тынлык, бу хәрәкәтсезлек шул кадәр гирән иде ки, хәтта минем сулыш алуым табигатьнең бу боек тик торуын боза кебек тоела иде үземә. .
8 ноябрь, 42 ел.
Бөек Октябрь революциясенең 25 еллыгын үткәрдек Былтыр бу бәйрәмне мин бер авылның кара мунчасында ялгыз каршы алган идем. Инде бер ел үткәнгә һич ышанасы килми Бәйрәмнәрнең килеп китүе гомернең никадәр тиз үткәнен генә күрсәтә. 1917 елны мина сигез яшь иде. хәзер угыз өч яшь.
Кичә бераз аракы һәм само!он эчтем. Ихластан сөйләшергә бер генә дә якын кеше юк...
Кичкә таба ике дошман самолеты килеп, берничә бомба ташлап киттеләр. Безнең яңа начальник башына бомба кыйпылчы! ы тиеп һәлак булды Безгә килүенә бер 15 кенә көн иде Мин аны юньләп күрмичә дә калдым
Кич белән кәеф начар иде һәм әрнетеп эч пошты
Юлбашчының кичә сөйләгән сүзләрен безнең ишеткәнебез юк әле Көтәбез Быел һәркем дошманны шзрэк тар-мар итү. җинү теләге белән яна
Был гыр исә тизрәк сугыш бетсен өчен җиңелүне теләүчеләр дә юк түгел иде 25 ноябрь, 42 ел.
Соңгы хәбәрләр кешеләрнең йөрәкләрен дә, хыялларын да канатландыра Аларда шундый көчле теләк ки. дошман белән эшне, мөмкин булса бер айда, бер атнада, бер көндә бетерерләр иде Чыннан да күпләрдә сугышның бегүе бик гиз булыр дип уйлау көчле Тик аерым кешеләр генә хыялларын йөгәнләбрәк тоталар, вакыйгалар гурында салкын кан. айнык акыл белән уйларга тырышалар. Алданудан сакланалар булса кирәк Шулай да отыштан тхю кешеләрнең теләкләрен бик нык берләштерә .
Сугыштан соң булачак тормыш белән кызыксыну юк дәрәҗәдә аз Ләкин бер кызыклы сөйләшү булды Соңгы хәбәрләр турында сөйләшеп утырганда үзеннән-үзе бер сорау туды бу сугыштан сон янадан сугыш булырмы1’ Тыныч лык дәвере озак дәвам и гәрме?
. Сөйләшүчеләрнен фикере шул иде: тынычлык дәвере шактый озак булыр һәрхәлдә, соңгы ике зур сугыш арасындагы дәвергә караганда да озаграк дәвам итәргә тиеш Ләкин, барыбер иртәме-соңмы яна сугыш тагын да катырак сугыш булачак Әлбәттә, безнең белән калган илләр арасында
«Человек, которому плоть дороже его чести низкий тип» (автор неизвестен )
Бу сүзләрнең мәгънәсен мин аеруча тирән аңлыйм
«Гений никогда не упреждает своего времени, но всегда только угадывает его нс для всех видимое содержание и смысл» (Белинский)
Әгәр мин бөтен уйлаг анымны эй г ей бетерә алмасам. димәк, мин ирекле, хор кеше түгелмен
29 г ыйнвар. 43 ел.
Үткән төнне дошман самолеты станцняга бары бер бомба ташлап китте Ләкин бу бер бомбаның афәте бик зур булды. Дистәгә якын вагон янды Мин вагон аегында янып ягкан кешеләрне күрдем Өч кегис тәмам янып беткәннәр иде Бик кечерәеп калган һәм кеше гәүдәсе икәнен кара кисәүләрнең ни рәвештә ягуыннан гына белергә мөмкин иде Шул кисәүләр уртасында тәрилкәгә салган шикелле, кешенен гчәкләре өелеп яга' Ак-сары эчәкләр күмерләнгән кара кисәүләр уртасында' . Мин моны бер вакыгга да онытмам'
Кешсләрг ә нәрсә кирәген белеп була, ә менә кешег ә нәрсә кирәк?
Безнең гаскәрнең соңгы зур җиңүләре унае белән сугышның язмышы турын да уйлану, хыяллану, сөйләнү тагы да көчәя төште
Мин каршымда удырган иптәшкә сорау бирәм
Әгәр немецлар бер җирдә дә безнең һөҗүмне туктата аямасалар. һәр фронтта аларны чорнап алу. кырын бетерү дәвам итсә, гомумән, немецләрнен безгә каршы фронты туракланып бетсә, немец армиясендә тоташ җимерелү һәм бөтен җирдә дә торг ипсез качу башланмасмы?
Иптәшнең җавабы кыска
- Юк. немец армиясеннән моны көтеп булмый
Мин сорыйм:
Әгәр Германия үзенең көчен союзннклар көче белән чагыштырып карау нәтиҗәсендә безне һәм союзникларны җинә алмаячагын төшенсә, якын киләчәктә капитулировать итмәсме?
Итоги янә бик мәгънәле генә итеп җавап бирә
Германиянең капитулировать итүе җиде кат җир астында әле Алар хәзергә Мәскәүдән 150 километрда гына торалар
Иптәш салкын акыл кешесе, ә мин хыялланырга яратам
Март. 43 ел.
Без Великие Луки шәһәрендә
Ин беренче у й кеше нәрсәг ә ост арак г ө зерг әме. җимерерг әмс Шәһәрдә бер генә исән калган телеграмм баганасы да юк. ичмасам'
Кешелек дөньясының бөтен тарихы буена җыйган акыл һәм рухи оайлыгы адәмнәргә нәрсә бирде’’ Шушы сугышнымы"1
Кеше үз-үзен алдамыйча тора алмый булса кирәк һәм озак та үтмәс, шушы сугышны да законлаштырырга, кешелек дөньясының үсеше өчен кирәкле булган чарасыз бер баскычы итеп күрсәтергә тырышырлар
Менә ике ай буена шәһәрдәге үлекләрне жыеп бетерә алмыйлар. Элек кеше мәче үләксәсе яныннан да чирканмыйча үтә алмый иде Хәзер исә үлгән солдат җимерек шәһәрнең бер чүбе булып ята бирә. Әйләнеп караучы да юк Немец . үләксәләре яныннан көлеп, сүгенеп үтәләр. Кызганыч менә, үзебезнекеләрдаң ' гәүдәләре урам буйларында айлар буена аунап яталар .. Ә без бит алар хакында күпме мактау сүзләре язабыз!
Без урнашкан ватык йорттан 100—150 метрда гына бер олы өем үлекләр яга иде. Шуларны бомба чокырына ташлап, бик юка гына итеп күмделәр. Хәзер шул җиргә көн саен каргалар көтүе төшеп утыра.
23 март, 43 ел.
Кичә дошман снарядыннан ике кешебез җәрәхәтләнде. Бүген аты белән үлекләр ташып йөргәндә кызыл армеец Ефимов мина шартлавыннан һәлак булды Минага арба арткы тәгәрмәче белән менгән булса кирәк. Арбадагы үлекләр кисәкләргә өзгәләнеп һавага очалар. Арба янәшәсендә дилбегә тотып барган Ефимовның битен, ярты башын актарып ташлый Ат исә ничектер исән кала.
Ефимов бик юаш. аз сүзле, әйбәт кеше иде Без аның белән 42 елнын гыйнвар башыннан гел бер частьта булдык Бичара, минем белән очрашкан саен «Исәнме, писарь» дип дәшмичә калмый иде.
27 март.
Безнең союзниклар имеш! Бу «союзниклар» безнең халыкның йөрәгендә хәзер ниләр кайнаганын аз гына белсәләр иде, ичмасам1 һәр үткән көн белән безнең кешеләрдә аларга каршы ихтыярсыз ачу кабара, йөрәкләрендә нәләт үсә Аларның икенче фронт ачып безгә ярдәм итүләренә беркем дә ышанмый, ә сүз белән юатуларына оятсыз алдау дип карый. Чөнки алар тарафыннан сөйләнгән сүзләрнең безнең бер корбан бәясенә дә тормаганын һәркем бик яхшы андый.
Күпләрдән минем:
Англиягә каршы сугышсак, ирекле булып cyt ышырга барыр идем.— днп әйткәннәрен еш ишетергә туры килде.
Сыерчыкның сызгыруы кайчагында пуля сызгыруына охшап куя.
Мин постка йөри торган юлдан 10—15 метрлар читтә алты немец солдатының мәетләре череп ята. Алар әйләнәсендә җирдән беренче яшь үлән баш күгәреп, чыгып килә һавада сабан тургайлары кояшка каршы очып — талпынып сайрашалар
Йә. комрадлар, яз матурмы9 — дип дәшәсе килә. Тәүбә, тәүбә!..
Бүген пасха бәйрәме Кайчандыр кешеләрнең балаларча шатлана торган көне иде. Бу гадәт күптән үтерелде, һәм менә бүген кеше шатланасы урында үзен хәзерге олы бәхетсезлекләрнсн гаепчесе итеп тоя... Уңайсыз, читен, гүя шатлану хакы бөтенләйгә югалган...
Повар безгә ит сумсасы пешереп маташа. Анын бик бәйрәм итәсе килә, кешеләрне бик теләп сыйлыйсы килә, тик алар бүген бәйрәм дип белсеннәр, тойсыннар, куансыннар гына иде. . Кичә ул үзе:
Ну. иртәгә пасха!. Мин барыгызны да сыйларга тиеш.— диде.
Без аның өчен бәйрәмнең мәгънәсе идек Ә без сумсаның пешкәнен түземсезлек белән көтәбез, ләкин арабыздан: «Бүген бәйрәм бит. егетләр!» диюче юк
Мин мунча кереп чыктым Минем тәнем чиста, жиңел. ул яши. тоя. Ә менә мунча юлы өстендә немецләр һаман череп яталар.
Сугышның кагыйдәсе шул инде. Бүген берәүләр йөри, икенчеләр аларның юлы өстендә череп яталар Иртәгә, кем белә, тәннең чисталыгына, җиңеллегенә сокланган кеше аяк астында аунап ятыр. ә башкалар бер дә үлмәстәй булып йөрерләр.
«Я не позволю тащить меня не веревке даже в рай...»
(Г орький — «Чудаки»)
Сүз дә юк, һәйбәт әйтелгән!.. '*•
Искәрмә.
1943 елнын жәен без Великие Луки белән Невск арасындагы авылларда торып үткәрдек Безнең фронтта ҺӘжүм сугышлары да шакгый вакыт тынып торды. Бу, ихтимал. Латвияга бәреп керер алдыннан зур хәзерлек, күп көч туплау
белән бәйләнгән булгандыр... Шул сәбәпле минем кыска гына язмаларымда да сугыш юк диярлек. Ара-тирә ишеткән-күргәннәремне генә язып кхн- галаганмын
Бүгсн_22 июньдә бу тирәдә яшәүче халык печәнгә төште Бер авылдан кайтышлый мин бер төркем печән чабучыларны күрдем 13 кешенең берсе карт, уникесе хатын-кыз Алар торналарча тезелешен, ашыкмыйча гына чабып баралар. Аякларын аерып куеп, бөгелмичә җиңел, иркен чабалар Кайчак туктап, чалгыларын кайрыйлар. Кайракларын кайда тоталардыр күрмәдем Без-нең агайлар ыштан бөрмәләренә яки тула оек балагына тыгып куялар иде
Яланнан бал исе килә
Авылдан кайтышлый бер Җаек татарын очраттым. Алгы сызыктан авырып госпитальгә китеп бара Очрашу кыска гына булса да. шактый сүз сөйләп өлгерде.
— Дүрт тапкыр сугышка кердем, бер генә тапкыр ранен да булмадым, ичмасам, ди... Мин үзем нестроевой, ашказаным аурын. йөрәкнең дә рәте юк. Шуның аркасында мине һаман позициядән артка таба озаталар Ә мин арпа тора алмыйм, эчем поша, йөрәгем ярсый Рапорт бнрәм дә кире алгы позициягә кайгам Менә бишенче тапкыр сугышка керү нияте белән барган идем, бәхстсез- лсккә каршы оборонада яталар икән, чын сугыш юк. тик шунда бер-берсен үчекләп вакыт әрәм итәләр. Көтеп ята горгач янә авырый башладым Ахырда командирга әйттем: мин болай мылтык кочаклап яга алмыйм, разведкага җибәрегез, йә шунда үлеп калам, йә медаль алып чыгам, дидем. Көлә, мәлгунь' Сине, ди. кире артка җибәрәбез, әгәр яңадан терелеп кайтсаң, шул кайтуын өчен генә медаль бирербез, ди Нишлисең, китәргә туры килде Ленинград фронтында бер ай буена ямап кызу сугыш эчендә булдым, күпме халык кырылып бетте. әллә ничә тапкыр пополнение килде алар эреп бетә торды, ә миңа бер нәрсә лә булмады. Тагын авырып чыгарга туры килде. Иптәшләр көләләр: ну. Галиен, өеңә хаЖДан кайткан шикелле кайтасың инде диләр Алар мине бөтенләйгә кайтып китә дип уйлаганнар Чынлап та. миндә сугыштан алып чыккан өч немец сәгате, ике немец итеге бар иде.. Йөри торгач барсын да югалтып бетердем Шулай, парии!- Иллегә җитеп килом инде, ә позициядән башка жирдә үземә тынычлык таба алмыйм
Мин сорыйм
Илеңә кайтасын киләме?
Килмәгән кайда ул! Йөгерә-йөгерә кайтып китәр идем Миңа шул икесенең берсе булсын йә өйгә, йә позициягә*
Карабодай кыры яныннан үттем Ул умарта шикелле гөжләп тора иде Аның һәрбер ак чәчәгендә бал корты утыра
Урманда балтырган көпшәсе табып ашадым Мин башта аны танымадым Тик пәке белән кисеп алып, әрчеп ашый башлагач кына тәменнән таныдым Малай чактан ук үз кулым беләгг өзеп ашаганым юк иде
Сугышның безнең территориядә бетүе дә бик мөмкин Ләкин җиңү союз- никлар тарафыннан булганга күрә. Герман гаскәрләрен безнең жирдән чыгарырлар.
Июнь аенда безнең ротадан шактый халык алгы сызыкка озагы нан иде Хәзер кайберләренең җәрәхәтләнүе яки үлүләре гурында хәбәрләр ки ы башлады Әле күптән түгел генә киткәнгә күрә аларнын тере кыяфәтләре кү г алдында саклана
Фронтларда безнең уңышлар зур булган саен икенче фронтың ачылу ихтималы ераклаша бара Кара реакция Гитлернын безнең тарафтан тар-мар ителүен теләми .булса кирәк
Җәй үтте...
Көн гпакг ый кыскарды Хәзер караш ы төшүдән а гын, як г ыра оаш гаг анчыг а кадәр йокыны гәмам туйдырып була. Иртә-кичләрея суык була башлпяы Кеше әкренләп жирдән, табигатьтән ераклаша
Я паннар бушап калды Ялгыз моңаеп калган жир үзенең яна хуҗасы кышны кәгеп алалмыйча интегер кебек Болыннардан кешеләр инләрсн бетереп күптән киттеләр Тик анда сирәк-мирәк, башларына корган чыбык кадаган кибәннәр генә торып калдылар Килер вакыт, у т кибәннәр әйләнәсендә ура гып бураннар уйнар Хәзер исә ялгыз күбәләк сөйгән чәчәген эзләп, кая кунарга белмичә аптырап очынган була
Иртәләрен жир к-ve салкын ак томанга төренә һәр кон кичегеп чыккан кояш шул томан аша. гүя теләр-телвмәс кенә күтәрелеп маташа Көн уртасында ут юмартланып балкыса да. әвөлгечә табигатькә жан өрә алмый инде Бары анын
жылыкай-йомшак нурлары белән жир өстснә хәлсез ялкаулык, монсу талгынлык кына жәелә. Донья төпсез бер, дәртсез уйга чумган кебек Әйе. җәй үтте.
«Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы» («Хаҗи Морат»тан)
Кеше үзендә зур эшләргә коч һәм сәләт барлыгын сизә. Ләкин ул кечкенә эшләр колы булып яшәргә мәжбүр Чөнки аның заман хорына (күмәк җырга) катнашырга тавышы ярамый Яки аңарда әрсезлек белән ялагайлык җитәрлек булмый Менә шундый кешеләрнең бозылуларын һәм бик бозык булуларын күп күргәнем бар
Илдә иҗтимагый һәм сәяси тормышнын какшавы яки бер эзгә ныклап төшеп җитмәве нәтиҗәсендә бозыклыкның гомуми тос алуы, «халыклашып» китүе бик мөмкин. Шулай ук фаҗигале вакыйгалар чорында (мәсәлән, сугыш вакытында) бозыклыкка каршы көрәш йомшарып, ул афәт корчаңгы чиредәй үзеннән-үзе тарала башлый Билгеле, халыкта тормыштан гомуми ризасызлык үсүе дә аның таралуына бик нык ярдәм итә.
Минем атай карт сөйли торган иде:
— Таң Чулпаны калыкмыйча, таң әтәче кычкырмыйча торып, кеше сәфәргә чыкмый иде. Таң әтәче тавышыннан төнлә йөргән бөтен җен затлары качып бетәләр Бөтен дөнья әтәчләре бер үк вакытларда төн уртасында, таң атканда, көндезге сәгать 12 дә кычкыралар Күктә Алланың бер әтәче бар, алар шуның тавышын ишетеп кычкыралар, имеш. 9 март, 44 ел.
Өч төрле шик безнең кешеләрнең йөрәгендә саклана:
1. Кырык дүртенче елда сугышның бетүенә ышанмау
2. Союзникларның 44 елда икенче фронт ачуларына ышанмау
3. Безнең белән союзниклар арасында чын дуслыкның булуына ышанып бетмәү.
Кем белән генә сөйләшергә туры килмәсен (солдаттан алып офицерга чаклы), шушы өч төрле шикне теге яки бу рәвештә әйтмичә калмыйлар. Матбугат ышандыруларына карамастан халыкта мондый шикләрнең яшәве, кешеләрнең үзләренчә уйларга тырышуларын күрсәтә.
Сугышның тизрәк бетүен геләү һәм сугышны тизрәк бетерергә тырышу өчен безнең халык татыган ике нәрсә Англия һәм Америка халыкларына җитми булса кирәк:
1. Бу сугыш китергән газап, бөлгенлек һәм бу сугыш йоткан корбаннар.
2. Дошманга карата булган ачу-нәфрәт.
Әгәр шушы ике нәрсәне алар безнең халык күргән, хис иткән дәрәҗәдә күрсәләр, хис итсәләр иде. һичшиксез сугышның тизрәк бетүен якынлаштырырлар иде.
Ач бала тук баладай уйнамас.
Тук бала һич нәрсә турында уйламас
(Казакъ мәкале)
«Я ненавижу ложь и насилие во всех видах» (Чехов).
Бөек әдип! Рөхсәт итегез. Сезнең бу сүзләрегезгә бөтен тәнем-жаным белән кушылырга.
Июль, 44 ел.
Безнекеләр Латвиянең түренә үк кереп киттеләр. Латвиягә барып кайткан кешеләр андагы крестьяннарның сигезәр сыеры бар дип сөйлиләр. Аларда колхоз булырмы икән, юкмы икән дип кызыксыналар...
Бүген шуннан кайткан бер мәҗрух сержант белән сөйләштем Немецлар үзләре артык каршылык күрсәтмиләр, бигрәк тә власовчылар һәм латышлар нык каршы торалар, усал сугышалар, дип сөйләде ул Кулга төшкән власовчыларны безнекеләр шунда ук атып үтерәләр икән
Бүген (29 июльдә) кыска гына бер төш күрдем
Бик күп халык поездда китеп барабыз имеш. Бер мәлне вагон тәрәзәсеннән карасам, алда юлның рельслары юк имеш. Ләкин поезд тизлеген һич әкренәйтмичә. рельссыз юл белән китте дә барды Юл бик начар, чокырлы-чакырлы.. Вагоннар авып китәрдәй булып, әле бер якка, әле икенче якка селкенәләр.. Ләкин бу начар юл озын булмады Паровоз Укадан рельсле юлга чыгып, шәп кенә китеп барды, һәм озак та үтмичә без бер станцияга житеп тә туктадык..
Бу төшне торгач, казах солдатларга сөйләдем. Барысы да - яхшы, бик яхшы!- диештеләр һәм төшне тиздән сугыш бетүгә юрадылар. Аннары төшнең чынга чыгуын теләп, кул күтәреп дога да кылдылар
«Заря сияла, на востоке, и золотые ряды облаков, казалось, ожидали солила, как царедворцы ожидают государя. »
и- к - (Пушкин —«Барышня-крестьянка»)
Кешенең бәхете оелән бәхетсезлеге бергә култыклашып, артыннан ияреп йөриләр
1944 ел. Сенгябрытен егерме тутыгы... Айный янә бер кенс калды. Калган бер көн эчендә сугыш бетмәс дип әйтсәк, шаять ялгышмабыз Шулай итеп, бик күпләрнең сентябрь сугышның соңгы ае дип юраулары дөрескә чыта алмады Сугыш октябрьдә дә дәвам итәргә булды
Инде октябрь турында юраулар башланды. Коммунист Акшаловнын төшенә тараганда сугыш 7 октябрьдә бетергә тиеш, янәсе Солдат Байәхмәтов октябрьдә бетүе турында яз көне үк бер төш күреп куйган имеш Күпләр исә төшләр юрап маташмыйча да. фронтлардагы жинүләргә карап, сугышның октябрьдә бетеп куюы да мөмкин диләр. Кайберәүләр октябрь революциясе бәйрәменә кадәр һичшиксез бетәргә тиеш дип баралар (Болар бөек бәйрәмгә һәртөрле Йөкләмәләрне үтәп өйрәнүчеләр.) Скептиклар да юк түгел Алар сугышның кайчан бетәсең тэг аен әйтә алмыйлар, ләкин октябрьдә бетүенә һич тә ышанмыйлар. Мин үзем былтыр ук сугыш 45 елда бетәр дигән идем, әмма октябрьдә бетүенә дә һич каршы түгелмен
Бу язганнар барсы да гади солдатларның уйлары, ә генераллар ничек уйлый торганнардыр ул кадәресе безгә мәгълүм түгел.
Сугыш хикмәтләре
Былгыр. 43 елны, немеггләр Великие Лукины даими рәвештә авыр туптан атып тордылар. Станция янындагы бер складны безнең рота солдатлары саклыйлар иде. Аларнын торган жире тимер юл буендагы җимерек заводның кечкенә бер бинасында иде Төннәрдән бер тонне алар торган шул бинага немецлар җйбәргән снаряд килеп төшә Бу минутта ой тчендә 9 кеше була Шу гарньш җидесе сәкеләрдә йоклап яталар, ә икесе Акшалов белән Хажиниязов өстәл янында карта уйнап утыралар Авыр снаряд өйнең түшәмен гншегг. өрлеген сындырып килеп керә дә цемент идәнне дә ватып, каядыр түбәндә бик яман шартлый Өй эче төтен, тузан белән тула, ишек-тәрәзәләр тупсаларыннан каерыла, идән уртасындагы авыр чуен мич тә ачык ишек тән тышка оча Ләкин ой эчендәге тугыз кешенең берсенә дә берни булмый Үлүче дә. яраланучы .га юк Баш га котлары очып, исәнгерәп калалар Бераздан исләренә килгәч, өйдән чыгып качалар Аннары барсы бергә җыелалар һәммәсе дә исән-саулар! Тик кайберләренен бит-куллары гына вак таш кисәкләре тиеп тырналган була Бу искиткеч хәлдән аптырамаган кеше калмады
Сыңар аягы өзелгән бер солдатны носилкага салып санбатка кигерәләр Кемдер солдатка бер сухари биргән Солдат шуны акрын гына кимереп носилкасында яга икән. Шуны күргән Дурду әйтә
Тамакның никадәр яман нәрсә булуына шул чакта иман китердем, ди
Танаев сөйли
— Кышкы суык төнне бер урман кырыена постка куйдылар Бу урыша безнең часть яңа гына килен туктаган иде Йөри торгач минем аяк тарым арлы, утырып ял игмәкче булдым Тон караңгы, берни күренми мин аягым белән капшанып, берәр агач-бүрәнә кебек нәрсә эзләргә тотындым Ахырда эзләнә торгач, аякларым озынча бер каты нәрсәгә бәрелде бүрәнә бу ка кирәк Ипләп кенә шуның өстенә утырдым, аякларымны суздым, рәхәт ләнеп ял и гәм Шак г ый вакыт узгач, акрын гына тан ага башлады, тирә-юнь дә әзрәк яктырды Бер мәлне у гырган нәрсәмә карасам, ни күрим, астымда гунып каткан немец ята. той' Атаңа нәләт
Танаевны тыңлаган башкалар да моңа ышандылар кышкы карашы төннәрдә туңып каткан мәеткә абынып егылу яки ышыкланып ятулар була икән
20 июньгә каршы төндә немец самолетлары В Луки станциясен бик яман бомбага тоттылар Шул гирәдәрөк булган берәү безгә само тет тар киткәннән сон бер хатынның телеграф баганасына итәге белән эләгеп асы тынып торуын сөйләде. Хагын үлек, ләкин яраланган жире юк бомба шартлавы аны шулай багана очына чөйгән булырга тиеш. ди.
Май башы. 44 ел.
Вакыг-вакыт күңел сәбәпсезгә нечкәреп куя Әле дә менә җиргә ягын, яңа баш күтәргән яшь үләнгә битне ышкыйсы килә
Вакыт-вакыт йөрәк шундый әрнү белән сызлана ки. ирексездән чәчләргә ябышып үкерәсе килә.
1944 ел.
Бүген 5 иче октябрь Октябрьдә сугыш бетмәде. Ноябрьнең бу 5 көнендә дә нәрсә булыр икән дип көтеп карадык, ләкин сугыш исереп тилергән фахишә шикелле кабахәт котыруыннан туктамады. Октябрьдә сугыш бетә, өйләребезгә кайтабыз дип төш күргән солдатлар (мәсәлән. Байәхмәтов) алгы сызыкка китеп бардылар Хәзер инде кешеләр төшне сирәк күрә һәм сакланып юрый башладылар. Бөек бәйрәмгә бетә дип торучылар да тынып калдылар... Хәер, кайберәүләр сугышның 1 майга бетүе турында кыюсыз гына сүз ачкалыйлар... Йөкләмә үтәп өйрәнгән кешеләр сугыш шикелле һичбер кеше ихтыярына буйсынмый торган вакыйганы да хужалык планын үтәү кебек бер эш итеп караудан [котыла алмыйлар.
. Ничек кенә булмасын, ләкин сугышның тизрәк бетүен теләмәгән солдат юк Гитлер никадәр катырак каршы торып маташкан саен, аңа карата булган ачу- нәфрәт шулкадәр көчәя бара Бу хәл һәркемнең сүзеннән сизелеп тора.
1 Фронт дәфтәреннән чүпләп күчергәнем шушының белән тәмамлана. Бер кадәресе хәзергә калып тора... Билгеле, фронт шартларында, кешеләрдән яшере- нә-яшеренә күргән-ишеткәннәрнең йөздән берен дә дәфтәргә теркәп булмады Мәгәр язылган кадәресе дә 50 елдан соң укыр өчен кызыклы булыр дип уйлыйм.
Аеруча бер нәрсәгә укучы игътибар итмичә калмас мөгаен дүрт елдан артык дәвам иткән сугыштан солдатлар тәмам туйды, гарык булды... Бөтен уйлаганнары сугышның тизрәк бетүен теләү иде. Берәүләргә анын беткәнен күрү насыйп булды, бик күпләр исә күрә алмыйча, эче тулы өмет-сагышлары белән сугыш кырында ятып калдылар..
Сугыш кеше табигатенә каршы нәрсә, кеше үләргә теләми, яшәргә тели— мәжбүр ителгәнгә күрә генә ул үлемгә бара. Әмма мәжбүр итүчеләр үзләре күп вакытта исән калалар. Кешелек дөньясының олы бер фажигасе бу..