Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дүнү


Дүнә донья, дүнә денсез донья дуамаллык тулы бер өйгә Әллә кайда жиде бажа улый «Бөраләрләр илек бүрегә. .»
Абыеңны. Йосыф, абайладым (килеп житкән ничә ел аша) әртилендә һәрбер астыртынга канлы күлмәк тегеп өләшә.
Дөньялыкны денгә димләгәндә, хәтта анаң cere каралыр, Сукыр тәкә булып хаклык эзли картлар йортындагы король Лир
Җантаһире белән Җанзөһрәсс әллә ничек бүген ят алар, сыендырган газиз сандыкларын урталай! а кисеп яталар.
Үги кызың, дөнья, оны кайт мас. Айдан иңмәс инде без барда Искитәрлек: әллә Иисусыңмы калак сатып юра базарда?!
Зиннур МАНСУРОВ (1949) шагыйрь. nyo tuiucm. гн.а чкын кипим авторы Татарстанның аткалшган елнгатъ милеклеге Кашнда яши
Мәтрүшкә
Малай чагым. Өйдә шау-шу. Гаҗәп хәбәр — безгә Коръән җибәргәннәр Себердән.
Шушы изге китап белән сабый җанга гомер буе ачылмаслык сер иңгән.
Кардәшемнең соңгы исән ядкаренә аулак кичтә ничә тапкыр тартылдым. «Рәсем»нәрен эзләштереп утырганда, көтелмәгән күренешкә тап булдым.
Сәер табыш, сискәндереп, өнсез итте, уйнак малай әверелде мәэюскә.
...Инде менә ничә еллар истә тора иске Коръән эчендәге... мәтрүшкә!..
Сулар акты. Җилләр исте. Комнар күчте.
Янгын чыгып, гаип булды Коръән дә Мәтрүшкәләр менә тагын миңгерәтте, печән чабып, яшел чатыр корганда.
Яманатлы сөргенченең әманәте,— хәзер инде булмый аны аяп та.
Гаҗизләнәм: кыстырылган мәтрүшкәсе кибеп ятты икән кайсы аятьтә?!
Күзалларга җөрьәт итәм үземчәрәк: «Тынычланып. Тәңребезгә кайт, кеше!..» Коръәндәге нинди битне билгеләгән — «Тәзәккәрү»? «Тәфәккәрү»'? Кайсысы?
Инде хәзер малай чакның шушы сере хәтеремне эзәрлекли һәр төштә. Абзыкаем үзе генә аңлатмасмы, күрешергә насыйп итсә гарешта?!
Ирексездән мордар киткән ырудашым язган булса өч кенә сүз. өч кенә!
Мәтрүшкәнең учымдагы чәчәкләре ява төсле ләүхелмәхфүз2 өстенә...
Пирамида
Классташларым Марсель. Таһир.
Фәрит. Нургаян. Раиф истәлегенә
Сабакташлар, без бит, сөбханалла, шундый дәртле, сылу, төз идек! Хәтерлимсез: мәктәп сәхнәсендә тере пирамида төзедек.
' Коръәннең «Искә алыгыз!». «Уйлагыз!» дип башланган аятьләре
’ Язмыш тактасы
Җилкенешә идек җилеккәчә ноябрьнең җиткәч җидесе Угланнарны бергә укмаштырып, күккә чөйгән нинди җен көче9!
Кайна!кандыр кайнар каныбызны бөек корылышлар шаукымы Йөрәгемнән һаман ерагаймый мәктәп елларының шул көне
Күңелемне ничек күнектерим эзәрлекләп гора авыр моң Мәчетләре әле манарасыз, айсыз чагы иде авылның.
Сихерлә! еч мәктәп сәхнәсендә пирамида булып калыктык (Балавыздай күндәм балаларын йөзгә әвәләүче халык юк...)
Империя кемне имгәтмәгән, гере килеш салып ни: езгә ...Башыгызга менеп басуларым бәгырь-үзәкләрне ник озә1’
Индәшеңнсн иң-иң имәндәен югалтудан тагы ни ачы? Пирамида 1 өзгән пионерлар җир! ә иңгән инде ничәсе
Гамәлләрен комнан әмәлләүче җаһил чорның, имеш, син колы Таралышкан салның терәкләрен йогып торды еллар чоңгылы
Галстуклы «гөнаһ капчыкларымн кар! алымы берәр фиргавен?! «Яшәсен!»ие дәррәү яшьнәткәндә, кызлар өнсез калды беркавым
«Вакбашмларга. баксаң, бакыйлыклар теләгәнбез, узын алланы «Яшәсен!»не әйткән яшьтәшләрем, ничаклы: ыз яши алмалы.
Нурланышып торган ниргәләрнең суырмады язмыш күпмесен?' Ку HI ары пан айлар күтәрелсә, кулайрактыр. бәлки. Күк өчен
Парә-нарә килде пирамида, әллә Җире юлдан янапмы”
Шәригатькә сыймас шәрик.зәрсм. кичердегез тәкъдир язганны.
Ерагаймый мәктәп йөрәгемнән, мине аңа тагы көз дәште.
Үкенечле, ай-яй. үкенечле хәрабәгә тамган күз яше
«Яшәсен!»нәр белән яшеннәргә үрелгәндә сылу, төз идек!
..Сүтеләсе мәктәп сәхнәсендә тере пирамида төзедек...
Төрмә эчендәге читлек
Һадига
Утырабыз икәү өтермәннең түрәсендә ихлас гәп сатып.
Тоткын кызый кереп чыкты шулчак, читлектәге кошны ашатып.
Төрмәбашым сөйли тормыштагы үтә кызык «эшләр» турында. Җаным тыныч түгел: хуҗа булып гомер буе ничек тор монда?!
«Күлмәгеңнән чыгып, өйдәгечә утыр».—ди ул... шушы чит йортта. Озак кына сайрап торды кошчык төрмә эчендәге читлектә.
Аңлый алмый мәхлук, монда яшәп, икеләтә мәхбүс булуын.
Йөрәк дертләп куйды - әллә инде ошамады аңа бу уем.
Өтермәндә озак утырмабыз, без бит кунак кына ич монда.
• Хәтта ирек үзе яши әле ничә катлы читлек эчендә.
Алгысынган рухың алданмасын — чып-чын хөррияте еракта. Читенсенеп. кысан читлегеннән чыга алмый гаярь йөрәк тә...
Сәйрандагы коштай сайраганда, кенәригә карап, ым кагам:
«Әллә монда чынлап җайлы микән сакланырга вәхши дөньядан?!»
Иректәге кошны өркетәләр, ничек кенә аң бул. аң булма. Нигә әле капыл искә төште юлда үтерелгән Акмулла?
Чәчәнебез казна читлегеннән ашыкканмы әллә чыгарга?!
. Утырабыз икәү өтермәндә, уйларыбыз сыймый чик-ярга.
Ишетелеп тора өшеттергеч тимер ишекләрнең чың-шавы
Утырасың хөкем ителмичә менә нинди язмыш сынавы
Күпме черки, кордаш, каның эчте, үтермәдең имеш, жәлләтә.
Синдәй затлар кирәк саксыз булмый хәтта тәмуг белән җәннәт тә...
Зинахурлар тулы зинданыңда өч-дүрт сәгать мин дә у i ырдым Яшергәләп килгән языгыма җәза булсын мин лә мул идем
Тәрәзәгә терәп тарттырылган «тимер кояш» аша төн бага Чыгыйк әле Иблис авы белән челтәрләнеп бегкән дөньяга
Өйдә тагын тимер ишек көтә, инде моннан, ярый, чыктык та. Шундый серле карап калды кошчык төрмә эчендәге читлектә..
«Гаип»тән хобәр бирүче
Кеше кайчак, шамакайдай, китә тәмам онгылып бүре төсле улап тора, өреп куя эт булып
Әллә шулай аваз салгач, җанга тансык көч керә?! Айгыр сыман кешни адәм, ишәк кебек кычкыра
Карурманда кәккүкләнә. гургайлана басуда Аңлыйм, йөрәк авазыннан ерак тора барсы да
Инсан булып аваз салса тургай, кәккүк эт. бүре” Хәер, әнә. тутый кошлар кешеләтә отыры «Дур-рак!..»
Түшәм
Тартылганда галәм түрләренә, башым сиңа ничә бәрелде Айга ашкан үги кызга гына серләр ачар чамам бар иде
Мине чикли белгән а.пын түшәм, (фәрештәмә. бәлки, идән син?!) Ике яктан туфрак кысып горгач, сикереп булмый, нихәл итәсең.
Тарафыңа бер дә төкермә чем күңелемдә тотмыйм кер-кинә
Сырларында серле чиксезлекнен гәпсез упкыннары күренә'
Сабый чакта шундый биек идең, хәзер инде бераз үзгә без.
(Җирнең аегы өскә килгән мәлдә (!) бишек боҗраларын эзләрбез...)
Синме әллә күкнең аскы каты кичә алган вакыт туфанын?
Туган йорттан читтә нәрсә әйтим: җиңел булсын авыр туфрагың...
Диңгездә кызынган авылдашым сөйли
...Абау, әби патшамыни, утырамын ут йотып.
Башындагы эшләпәсе — булыр каз да утыртып.
Ука-чуклы күкрәкчәгә самавырлык су сыяр. Кулга төшкән ганимәттәй булса икән шушы яр!..
Акулалар эләгерлек, сөзсәң, эчке күлмәге. Шайтанымны шелтәләдем: «Шунда туктый күр, яме!»
«Сүгенүем сагындыңмы әллә ничә кат итеп?!» Әфсенләнгән нәфесемне тора һаман котыртып.
...Күзләремне кызыктыра тыел ул ы сый төсле.
Әгъвалаучы оегына бер пот суган сыешлы...
Санау догасы
Малай чакта, йоклап китәр өчен, саный идем йөзгә, меңгәчә Җидегәнгә кадәр җиткәнмендер Фәрештәдән иңгән моң аша.
Йокы белмәс әби. дисбе тартып, саный иде туксан тугызга.. Йоклаганда күкләр якынайды, әфсен укыганмы төн безгә?!
Изге җаның, әбекәй, күчте инде чикләнмәгән саннар ягына.
...Йокы качты. Кулым тисә куркам — никтер һаман дисбең ят миңа
Мәңгелек бусаг асы
Шагыйрьлекләр белән шөгыльләнмик Тукай яшен узын барганда. Тәңребезнең даһи тамгалысы була алмый әле бар җан да.
Пәйгамбәрнең изге бусагасы пычранмасын безнең аркада Тормышында, баксаң, тормыйсындыр Тукай күзендәге акка да
Тартар
Әүлияча әйтүләрдә ишарәле өн ягар Көлешәләр колагыма: «Бер тартарга дөнья тар...»
Искәртүнең аегыргыны булам кайчак гарык та. Кинаяләр кыйнаш 1ыра шәрык белән гареш ә
Кыйтгаларда кайтавазы, җанны талкын моң ага Канагыңны канатсалар, сыярсыңмы дөньяга?!
Болгардагы болыныннан
Илаһ ямь бар әйтүләрдә: «Бер гар-гар-га дөнья гар »>