ӘДӘБИЯТ —ӘХЛАК ТОТКАСЫ
еше шәхесен формалаштыруда матур әдәбиятның роле гаять зур. Ул, ан һәм хисләргә
берьюлы тәэсир итеп, әхлак нормаларын һәм эстетик карашларны тәрбияли Нәкъ әнә шул
факторлар кешене кеше итә дә инде.
Кайберәүләр, бүгенге яшьләр китап укырга яратмый, диләр Әйе. андыйлар да бардыр һәм
моңа без өлкәннәр үзебез гаепле. Аяныч хәл бу. Бервакыт атаклы украин педаго!ы В
Сухомлинский. балалар колониясендә булганда, яшүсмерләр белән сөйләшкән һәм берсенең дә бер
генә китап та кулына ал.маган- лыгын белгән Алар хәтта бер генә язучының да исемен атый
алмаганнар...
Балада китапка мәхәббәт кечкенәдән, гаилә шартларында ук тәрбияләнергә тиеш. Мин шуны
хәтерлим: без беренче класста 45 әү идек. Әмма шуның 37 се генә алдагы класска күчте Сәбәбе:
алар 8 бала уку кебек житди хезмәткә әзерләнмәгәннәр, гаиләдә китап-фәлән күрмәгәннәр иде
Укытучыбыз безне гыйнвар уртасында мәктәп китапханәсенә яздырды, китап укуыбызны күзәтеп
барды Әлеге 8 укучы гына китапханәгә йөрмәде, чөнки алар рәтләп укырга да өйрәнмәгән иде шул
әле..
Бүген яшь буында китап сүзенә ихтирам тәрбияләү - мәктәп китапханәләренең топ бурычы
Ә ул китапханәләр фондын баетуда исә «Мәгариф китапханәсе» сериясендә чыккан китаплар зур
урын тота Түбәндә шуларнын берсе — «Көмеш беләзек» (Казан «Мәгариф». 1995) җыентыгына
кергән хикәяләр турында сүз барачак Китапка чагыштырмача яшьрәк буыннан 19 авторның әсәре
тупланган.
Флүс Латыйфиның «Көмеш беләзек» хикәясендәге баш герой Җиһан апа жиде бала үстер!ән.
Фронттан күп яралар алып кайткан ире исә озак яши алмаган Үсеп җиткәч, балалары «бәхетле
илнең» төрле почмакларына бәхет эзләп киткәннәр Хәзер аның янында инкубатордан чыккан
тавыклардан (хәер, тагын бер йорт тавыгы чуар тавык та була әле) башка беркем дә юк Чуар тавык
йомыркаларны алай ук күп салмый. Әмма аның һәр салганы — йортта, ә инкубаторныкылар —
бөтенләй читтә.. Карчык чуар тавыкны «элекке дөньяның истәлеге» итеп саклый. Монда авторның
ишарәсе сизелә: ничек кенә булса да. үз илеңне ташлама .
Җиһан карчык әле аяк өстендә, әмма картлык басуын бик тоя. исән чакта балаларымны га!ын
бер кат күреп калыр идем дип хыяллана. Күрше Хәят аркылы «Сабан туйга кайтыгыз» дип
телеграмма суктыртырга уйлый. Әмма Хәят «Әниегез авыр хәлдә, тиз !енә кайтып җитегез».—
дигән сүзләр яза Чөнки Сабан туена гына берсенең дә кайтмаячагын белә. Ул арада Җиһан апа
сандыгында! ы әйберләрен барлый, бианасы бүләк иткән көмеш беләзекне таба, аны сатарга
ярамаганлыгьпг искә төшерә. Бианасы: «Бу беләзек өч буыннан килгән һәм өч хикмәткә ия. өч
теләкне үти».— дигән аңа.
Күп тә үтми, карчыкның балалары Ташкенттан. Бохарадан. Сверлаудан. Ижаудан, Төмәннән,
Сахалиннан кайтып төшәләр. Нинди жилләр очырткан сон аларны бөтен ил буйлап? Минемчә,
тормыш авырлыгы гына түгел Төп сәбәпләрнең берсе милли үзаңның зәгыйфь булуы. Мәсәлән.
Камчаткада ун меңләп татар яши Нәрсә югалтканнар алар анда? Иң аянычы шул балалары телне,
халык гореф-гадәтләрен оныта, белми һәм башкалар эченә кереп эри. ассимиляцияләшә. Әнә
шулай итеп, халык бетә. Бары тик үзең турында гына уйлау, «озын акча артыннан чабу» милләтне
юкка чыгаручы эгоизм чире гүгел мени?
Ярый әле Хәят җаен тапкан, югыйсә балалары аналарын күрә дә алмаслар иде Карчыкның
соңгы сүзләре шул була: «Мин китәм Соңгы үтенечем... беләзекне саклагыз . нәселебезнең яшәү
көче. . иң өметсез чакта » Марсель Галисв «Сина мин кирәк» дигән хикәясендә тормышны реаль вакыйгалар аркылы Шәмсинең «Каты чикләвек» хикәясе дә дулкынландыра, яшьлек елларын
иск.» төшерә Югыйсә сюжет нәкышы да. эчтәлеге лә әлләни катлаулы түгел, омма >ш
башкада яшьлек, беренче мәхәббәт һәркемнең диярлек юлдашы ич... I/ яшьлек Рәмзиягә
студент Фаязның күзе төшә Тик Рәмтия генә мона салкын карый Урга мәктәптән сон вузга
керә Егеткә мөнәсәбәте һаман үзгәрми ГаОигыи ки. моңа студеигнын кәефе китә, кызнын
йөрәге таштыр, дип уйлый. Шулай да Фаяз. жаен туры китереп. Рәмзияне үзе белән «Ял»
кафесына барырга күндерә Анда кызларның үзләрен «йөгәнсез тоту.тары» Рәмзиягә бер гә
ошамый Өстәвенә, көтмәгәндә Фаяз кызны үбә башлый Моңа жавап игеп. Рәмзия кичәне
ташлап кигә. чөнки колагында әнисенең «Кызым, сереңне берәүгә дә чишмә, бигрәк тә ир-
аттан саклан» дигән сүзләре яңгырап тора Рәмзия карт кыз булып кала Финал бик үкенечле.
Әлбәттә, кызлар горурлыгы, саф тән һәм күңел әйбәт нәрсә, әмма үзара мөнәсәбәтләрдә дә
чама белерг ә кирәк икәнлеге көн кебек ачык сурәтли, «аталарбелән балалар» проблемасын үзенчә яктырта Хә тләр болан башланып китә:
бервакыт Марат Уразовка кызы Сөембикәдән «Миңа 17 яшь. мине каршы ал», дигән телеграмма
килеп төшә Әмма әтисе кызын каршы алмый, яңгыр яуды дип. сылтау таба Бу очракта, әлбәттә,
ага хаклы түгел яңгыр түгел, гаш яуса да. ул кызын каршыларга тиеш иле Әйе. кем әйтмешли, чит
илләрдә йөрсән. үз ярың да ят була икән шул Ь\ инде әхлакка, җаваплылык хисенә, ксшелсклелсккә
бәйләнгән Бүген ата-аналар, тормышларын куркыныч аегына куеп, улларын гзләп. Чечняга
баралар, ил буйлап сибелгән госпитальләрне айкап чыгалар Үз чиратында, атадан кечкенә булып
калганнар, үсеп җиткәч, әтиләренең каберен зыярат игү өчен. Европа илләренә барып житәләр Ә
монда исә ага үз кызының гади генә үтенечен до үтәми Биредә атаның шактый эгоист. ү ген генә
яратучы икәнлеген әйгергә бу га Тик бер сорау туа: кешене эгоизмга нәрсәләр, нинди шартлар
кигерә икән соң'’
Сөембикәгә биш яшь ярым чакта. Марат Уразов хатыны белән аерылыша Уйласаң, моның
өчен гәпле жирлск-сәбәп гә булмый Ир дә хатын ла эгоист лар. бала турында уйлап та карамыйлар
Берсе атаклы рәссам, икенчесе күренекле галим булу г у рында хыяллана, ә гаилә тормышы
теләкләрне үтәүдә комачаулык итәчәк икән Кыз аларга кирәкми, ул болай ла дүрт яшеннән алып
бабасында тәрбияләнә. Ләкин, ага-анасы исән чакта, бала алар тәрбиясендә үсәргә тиеш ич Башка
якларын исәпкә алмаганда да. баланын ага-аналан башка яшәве үзара якынлык хис гарен сүндерә
Ә Уразовларда андый хисләр, ГОМУМӘН. булмаган, ахрысы. Кыз әтисенә: «Мин сине гафу итә
алмыйм, әнине дә вакы тында аңлашмаганыгыз өчен», ди Әмма әсәр оптимистик рухта тәмамлана
Монда ясалмалылык юк. чонки өлкәннәр нинди генә булмасын, бала күнеле
Альберт Сафиннын «Юлда» хикәясе дә тормышчан, ышандырырлык вакын галарга нигезләнеп
ижаг ителгән Шуңа күрә анын тәрбияви мөмкин теге шактый зур Алсу дигән
кыз поезддан Сарылан станциясенә гошәргә тиеш У г тышта буран
котырганны да шәйләми нәрсәдер уйланып бара Әмма күрше»-. генә утырган агай анын кәефен
боза. Дөресен генә әйткәндә, моның өчен сәбәп гә юк Агайныгг сорашуы кызны гезгеннөн
ычкындыра «И вообще, отстаньте ог меня, ради бога» шн жибәрә Әмма ютчы мондый дорфалыкка
горфалык бело»» җавап бирми, башкалар белән сөйләшә Ул сүзчән кеше, табигате шундый
Мено поез г Сары ганга туктый Кечкенә будкадан башка берни гә юк. анын •га ишеген кор»
баскан Ә авыл ерак, гунып үлү ихтималы зур Ләкин кызны агай коткара Үзе башка авы на кайтырга
тиеш булса ла. кыпанып кызны авызына илтеп куя Шхннан сон кышын авыл кешеләре турында
фикере тамыр»ан үзгәрә
Язучы табигать күренешләрен, ачы буранла бу икәүнең никадәр коч куен атлауларын
шулкадәр оста игеп сурәтләгән ки. һәммәсе лә кинодагы кебек кү < алдына килә Ләкин хикәянең
кыйммәте анда гына Түгел, ә <ю гки әхлак м.-сь әлоләрен ка гкх итеп куя алуында, яшьләрдә
әхлакый- ник омты тыш »У гыруда
Гопмыш гаҗәеп каггаулы. ул шаблоннарга, с терсотттларгв буйсынмый һөрнәру-иген ү »
мантыйгы бар Зиннур Хөсниярнең «Кичү» хикәясен укып чыккач күңелгә шундыйрак уйлар килә. (Җәя эчендә генә әйтик: әлеге хикәя В. Распутинның «Магера»
дигән әсәре белән шактый аваздаш...).
Зур Су бик күп авылларны баса. Дулкын зираттагы сөякләрне, кеше башларын яр буена
чыгарып ыргыта... Хикәянең төп мәгънәсе, лейтмотивы: «власть башында «временщиклар»
утырганда гади халыкка көн булмаячак, чөнки ул җитәкчеләргә йөз меңнәрчә гектар уңдырышлы
җирләр дә, зират кебек «вак- төякләр дә» кызганыч түгел.
Бу хикәядә бераз натурализм элементлары да бар. «турыдан ярулар» да күренә (Хуҗаны
сурәтләү моментлары һ. б ). Әмма шома тел белән язылган бу әсәр укучының игътибарын җәлеп
итәчәк.
Нияз Акмалның «Бер кашык дегет» хикәясе миңа — урта мәктәптә һәм вузда укыткан
педагог-психологка ошады, күңел кылларымны тибрәтте. Биредә сүз ата-анасы ташлап киткән
малай турында бара. Аның исеме Наять. Ул ятимлек шулпасын эчә. Наять табигате белән
кызыксынучан малай. Әдәбият дәресләрендә дә Наять «стандарт булмаган» сораулар бирә.
Мәсәлән, ул Павка Корчагинның поп камырына тәмәке сибүен дөрес түгел дип бәяли. Бу хәл
укытучыны гаҗәпләндерә дә. уйланырга да мәҗбүр итә. Китапханәче аркылы ул Наятьнен бик күп
китаплар укуын белә. Кыскасы, укытучы Наятьнен җанын аңлый һәм ана карашын үзгәртә. Ә
зиһенле ятим бала өчен бу инде бик мөһим...
Рашат Низамиевның иҗатын мин соңгы елларда кызыксынып, хәтта куанып күзәтәм. Моның
төп сәбәбе: әдипнең кеше шәхесе формалашу процессына әһәмият бирүе. Белгәнебезчә, һәр бала
сәләт алшартлары белән туа. Шулармы сәләткә әйләндерү өчен, аңа ярдәм итәргә кирәк. Бу исә
конкрет мохиткә. аерым шәхесләргә бәйләнгән. «ЯҺүдләр —талантлы халык» дигәнне күпләр
ишеткәндер. Әмма бит сәләтсез халык, гомумән, булмый. Эш башкада: әлеге алшартларны ничек
сәләткә әверелдерергә? Бу яктан яһүдләрне. чыннан да. мактарга кирәк Алар бервакытта да үз
акылларын хәмер белән агуламыйлар. Бала тәрбияләүгә бик зур әһәмият бирәләр. Сер тик шунда
гына! Ә бездә ничек? II 12 яшьлек малайлар тәмәке көйрәтәләр, хәтта «яшел елан» белән
дуслашудан да тартынмыйлар. сүгенәләр. Икенче төрле әйткәндә, өйдә күргәннәрне тулысы белән
кабатлыйлар.
Табигать тарафыннан кешегә бирелгән иң зур бүләкләрнең берсе кызыксыну. Шунсыз фән
дә. башка өлкәләр дә үсми. Кем әйтмешли. Ньютонның маңг аена алма өзелеп төшмәгән булса, ул
Җирнең тарту көче турындагы законны ачмаган булыр иде. Ул моңа күзәтү аркылы ирешкән.
Рашат Низамиевның «Көнбагыш» хикәясе дә шул темага язылган. Автор: «Алар көтмәгәндә, уй-
ламаганда дуслаштылар».— ди Сүз Кәрим исемле малай һәм көнбагыш турында бара. Ялгыз
көнбагыш бәрәңге белән ярышып үсә. Малай һәммәсен дә күзәтә: әнә көнбагыш яфрак җибәрә, әнә
ул чәчәк ата. Көнбагыш белән сөйләшкәндә малай: «Син кояшка ошагансың», дип хисләнә. «Кәрим
сизенә килде: кояш белән көнбагыш арасында ниндидер уртак, яшерен бәйләнеш бар Чыннан да.
шулай икән—бакчадагы дусты кояш әйләнеше уңаена көнозын талгын гына борыла икән ләбаса».
Моны кем аңлатыр икән: ни өчен башкалар түгел, нәкъ көнбагышлар кояш артыннан «йөриләр?»
Бәлки, киләчәктә бу сорауга Кәрим җавап бирер, бөек ачышны ул ясар. .
Дөньяда юньсезләр, матурлыкны аңламаучылар да бар. Шуларнын берсе «көнбагыш башын
рәхимсез төстә умырып, аны төптән үк өзеп, каерып алган». Бу хәл малайның күңелен бик нык
рәнҗетә. «Кем өзде сине?»—дип өзгәләнә ул. Биредә шуны әйтергә була: хикәя күңелне
дулкынландыра гына түгел, сафландыра да.
«Кече туганнарыбыз» дигән термин-төшенчә күптән кулланылса да. һәркем апа үзенчә
мәгънә бирә. Кече туганнарыбыз безне ашата, киендерә һәм күңелебезне хушландыра.
тынычландыра. Чыпчыкларсыз, песнәкләрсез, хәтта саескансыз. каргасыз дөньяда яшәүнең яме
ким булыр иде. Чыпчыкны гына алыйк — аларга карап, тынычланабыз, тормышның тымызык
кына агуын тоябыз. Өстәвенә, алар бик файдалы да. Бервакыт Мао Цзе-дун дигән тиран күрсәтмәсе
белән. Кытайда бер көн эчендә бәген чыпчыкларны кырып бетерәләр Имеш, чыпчыклар бөртекне
күп чүплиләр Ярый, шулай да булсын, ди. Әмма бер елдан Кытай чит илләрдән бик күп чыпчык
сатып алырга мәҗбүр булды. Шул ачыкланды: чыпчык йөз грамм бөртек ашый икән, бер
килограмм ашлыкны янда калдыра, чөнки бик күп бөҗәкләрне юк итә. Без сандугач,
карлыгачларны күбрәк матур тавышлары өчен яратабыз. Әмма алар да бихисап корткыч
бөҗәкләрне ашыйлар, шулар белән балаларын туйдыралар. Мондый мисалларны бик күп
китерергә булыр иде.
Кеше ку и а ияләштер! ән һәм үзенә дус иткән ин борыш ы җан иясе эт Без этләргә шулкадәр
күнеккәнбез ки аларсыз дөнья көтеп булмас кебек тоела. Этләр кебек хуҗасына бирелгән зат
дөньяда юктыр Бервакыт, матбугатта менә нәрсә язылган иде. хуҗасы үлгәч, эт табут артыннан
баручы кешеләргә ияргән Хужаны ничек җиргә төшереп, күмүләрен карап торган Халык моңа
әһәмият тә бирмәгән. Тиздән барысы да кайтып киткәннәр, л иен зиратта торып калуын сизүче дә
булмат ан Икенче көнне хуҗа хатын этен эзләп чыккан һәм анын ире кабере янында улап-елап
утыруын ку pen гаҗәпләнгән Эт хуҗа хатынның «әйдә кайтыйк» дигән сүзен тыңламаган һәм
зиратта торып калган
Бер немец галиме «этләрдә кеше акылы бар. алар ярымкешеләр». дигән Мөгаен, шулайдыр
Нәбирә Гыйматдинованын «Соңгы очрашу хикәясе дә шуны раслый кебек Авторның бу хикәясе
әхлак проблемаларын яктыртуга үзеннән лаеклы өлеш кертә
Рәфис Гыйззәтуллиннын «Сиртмәле кос» хикәясе исә совет тоталитар системасының
никадәр кансызлык күрсәтүе хакында Ул заманны яшьләр яхшы белергә һәм аның башка
бервакытта да кире кайтмаслыгы өчен чаралар күрергә тиешләр
Әйс. бу җыентыкка кергән әсәрләр һәркайсы үзенчә сабак бирә, яшь укучы күңелен тәрбияли
Уйлый китсәң: әле күптән түгел генә оешып зур һәм изге эш башлап җибәргән «Мәгариф»
нәшрияты менә шушындый тирән эчтәлекле китапларны инде шактый күп бастырып чыгарды би
i Аларнын һәммәсе яшь укучының рухи дөньясында үз урынын тапты. Рәхмәт бу коллективка'