Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бураннар


Кыш бураннар чагы
Бүген тагы
Дворниклар таңнан торганнар. Кала урамнарын көртләр баскан Төне буе шашкан бураннар...
Каладагы буран —буранмыни? Авылдагы буран — бурандыр.
Мин яшәгән йортка салган карны Хәзер кемнәр көри торгандыр ..
Шунда — тудым.
Тордым.
Оя кордым.
Чәчтем-урдым.
Ауса -терәдем.
Бишмәтемне читәннәргә элеп.
Таннар саен карлар көрәдем.
...Ничә еллар мин калада хәзер (Кабул булды хатын теләгән!..): Җәй үтеп —бер чалгы селтәгән юк. Кыш үтеп — юк карлар көрәгән...
Кала урамнарын көртләр баскан — Дворниклар таңнан торганнар. Калаларда буран — буранмыни.’ Авылда ул иң чын бураннар
Авылым да таңнан уянгандыр (Авылда бит һаман йөрәгем .) Затлы шәһәр тунын салып ташлап. Тротуардан карлар көрәдем... Әллә кемнәр кулы белән
Дөнья
Салават
Рәхмәтулла
Әллә ничек ясап куелган.
Мин дигәнчә түгел!
Иртәрәкме?
Соңга калып микән туылган?
һәм булмас та хәзер «мин дигәнчә» Ник кубарга зурдан ерактан." Фатирларда кемнәр яши икән?! Бүлмәм дә юк тулай торактан.
Берчак миңа өч аршын җир җитәр (Нигә ул чак мәрмәр пьедестал?’): Кирәкләрдән кирәкләре бүген Бер утыргыч белән бер өстәл.
УI-шигырьләр язасылар килә (Язганнарны килә ертасы!) Шагыйрьләргә дөнья кайда ла бер. Кайда да бер. утын уртасы!.
Шагыйрь булып, шагыйрь күңелләре Ирешалмый юрган хәл иллә .
«Тик шагыйрьгә каләм бирегез!» дип.
Алман.
Синең концлагерьларда
Тилмергәндер Муса Җәлил дә.
Җаннарымны кыеп-кыеп ута Явызлыклар кылган бар эшләр Йөрәгемне югын.
Каг ыла-сугыла.
Бу дөньядан узып барышлар.
...Әллә кемнәр кулы белән
Дөнья
Әллә ничек ясап куелган:
Иртәрәкме?
Вакытында микән"
Соңга калып микән туылган"
Җырлый-җыр гый узып барыш гарым.
Ярылса да йөрәк, белдермәм
Кояшым һәм аем янар шәмнәр.
Күк гөмбәзем түбәм.
Җир бүлмәм
Кошлар
Канатлы лар биекләрдә. Күкләрдә, болытларда Ти гмерсп карыйм кошларга Тилмергән мину г гарда
Алар кошлар шул! Карамый
Бураннар-карларына.
Теләгән чакта очалар
Теләгән якларына ..
Эх ...
Ярты гына көнгә синең Яныңда булып кына.
Килер идем...
Ниләр итим.
Ниләр соң кылып кына...
«Кошларым.— дип.
Берчә авыр.
Берчә җиңел суладым.
Гомер буе сез- канатлы Дусларым!» — дип уйладым.
һавалар ярып кычкырдым:
«Ичмасам, берегез,- дип.— Ярты гына көнгә миңа Канатлар бирегез!»—дип
«Ярты гына көнгә ...» — дидем.
Мең тапкыр кабатладым... Ярты минутка да кошлар Бирмәде канатларын...
«Язмышлардан узмышлар бар!» диеп Кемнәр (нигә?) башлар бутаган9 — Атлап киләм гомерем юлларыннан: Берәү дә юк—сиңа охшаган.
Язмышлардан узмышлар — юк. булмый: Язган -булган, югы — тимәгән «Табыштырам» гына дигән язмыш «Кавыштырам сезне» димәгән...