ҖӘЯҮЛЕ КҮБӘЛӘК
Шигырь ялкыны кайчак очраклы бер очкыннан кабынып киткән кебек, шагыйрь җанын аңлау өчен да ул тудырган берәр обратный мәгънәсенә төшенү жнгә икән. I оберт Әхмәтҗанов турында бер-ике кәлимә сүз әйтим дип кулыма каләм алгач га. дөресрәге сүземне нидән башлыйм дип аптырап утырганда, кылт итеп исемә килеп төште: «Җәяүлс күбәләк» "Шигырь китапханәсе» сериясендә басылып чыккан китабына шулай дип исем кушкан иде бит ул!
Җәяүлс күбәләк!
Роберт Әхмәтҗановнып күңел дөньясын, анын иҗади принципларын, рухи •иләнүло- рсн. эстетик карашларын, ахыр чнкта, поэтик идеалларын шушы метафорик образдан ла төгәлрәк әйтеп бирергә момкинме соң? Дөрес, аны күпләр җилбәзәк тектә гаепләргә ашыктылар, әмма бу тыштан караганда гына ■■ төрсс» бәяләмә Асыңа нсә у т бетен жаны. омтылыш-ышанычлары. бөтен вөҗүде белән шагыйрь; өрфия күбә ым й самими сабын җанны нишләтәсең инде аны Ләкин оныт мыйк көндәлек пак.тык-шггрнгалар бәрелешендә баштан ук җиңелергә дучар ителгән шушы күбәләк җанга Җәяүле күбәләккә Табигать үзе үк тулаем сыя ала. чөнки аның жаны шигырьдән тора У т үзе бер шигъри дәүләт'
Ятам ярда. Тыныч дәүләт сыман Баш очымда шау тый тупыллпр.
Баш очымда Идел әкият сөй ли Йөрәгемне юа дулкыннар.
Якты, Тыныч. Иркен Әйтерсең лә Дөньяның бу кыл бер уртасы.
Кочагына ал ла эрет мине.
Җил һәм Кояш Республикасы
Кеше Җәяүлс Күбәләк'
Бу хакта ул үзе бодай ди:
— Эзләнүләр — Иҗатның гомерлек юлдашы. Мин әлеге шигырьләр китабын «Җәяүлс күбәләк» дин исемлә гем. Ни пли сон ул җәяүле күбәләк? Нәрсә хакын гя сойди ул беттә'
Туган җирне, газиз табигатьне кошлар юлыннан карасаң, гагын га якынрак, сагынулар яңа МӘГ1Н1Ә ала: гуг ап җирнең г ади күбәләг е гә боек киңлекләр аша. жи-т- гявыпарны җиңеп, туган гобәкләргә ашкынып, җилфердәп канга икән.
Бервакытны миңа яшел киңлекләр. Идел остеннәи жнлфер-жнлфер очкан күбәләкләрне иллюминатор аша күрергә гуры килде кайтарта оча. канларга канга у т шулай? Беркадәр мистик Җәяүле Күбәләк образы Мәхәббәт. 1ибиг а гькә һәм кеше гәр язмышына баг ташланган шигырьләр гә бетнең хргак юлдашыбыз булса икән!
Шикләнми әйтергә мөмкин Роберт Әхмәт җ.тновнын шигырь горе күпләр өчен к> гдаггг булды Чөнки хл гохгерс буе Матурлык турыны җырлап кил ге Ә Матурлык кеше текнең аерылмас юлдашы инде ул Йә. уйлап карасаң. исәннәрзән күнме тагар шагыйре үзенең иҗатында, Туган як турында < ■Каенстан' Урман башыннан ук күренәсең йөрәгемә хтагур утырган! Әнә синең яңгыр басмаларын, урамнарын минем НогрДам-г гөр 1..11 янган усакпар» .күгәрчен очып туймас көн». орчык җыры», киплек оуй ran очучы пәрәвезләр («шундый көз б\ ШХН.ГЫ11 киңлек бүген, пәрәветыр оча Игрою т») хакында гомумән безне чолгап алган тирәлек. Туган жир һгбнгать хакында Роберт Әхмотҗанов кебек үзенчәлекле игеп, дәртләнеп, очынып талпынып. ихлас күңеллән, күтәренке рух бсл.нт җырлый алды икән.’
Андыйлар бармак белән генә санарлык
Ш
Ул- кубалак, а без жир кешеләре Бнектәнрәк оча шул ул. Бәлки шуна да аны «күреп», зурлыгын бәһалап җиткерә алмыйбыздыр9 Шагыйрьгә бүген 60 түгел. 6 гына яшь тулгандыр кебек Мөгаен, нәкъ менә шушы холык-фигылс. сабыйлыгы өчен дә санлап бетермибездер. Шигырьдә шоңкар булып та. тормышта Җәяүле күбәләк булганы өчен
Шулай дидем дә. «Вокруг света» журналында бер натуралистның (фәнни телдә күбәләкләрне өйрәнүче белгеч башкача аталадыр, бу очракта анысы әһәмиятле түгел) язмасын искә төшердем Моннан күп еллар злек Амазонка бассейнына сирәк очрый торган экзотик күбәләк эзләп (ә ул фәндә бик кыйммәт бәяләнә икән) сәяхәткә чыккан идем, дип яза ул. Баксаң, ул безнең урта полосаларда да очрый икән. Берничә ел элек мин шуңа тап булдым»
Әдәбиятта да шушыңа охшашрак вакыйга-хәлләр була Еш кына «экзотик күбәләкләр» эзләп ерак-чит киң киңлекләргә күз агабыз түгелме без9 Бәлкем бу бер яктан дөрестер дә. офыкларны киңәйтү ягыннан Ләкин икенче яктан, шундый сорау туа үзебезнең җирлектәге сирәк очрый торган күбәләкләрне» вакытында танып алып, «исемле гербарийларга» теркәп куя беләбезме9 Яки фән өчен кыйммәте шәкли булган бер көнлек күбәләкләрне, яза белгәннәре өчен түгел, яши белгәннәре өчен, алтын тартмаларда сакламыйбызмы9 Сораулар күп. әлбәттә
Ә шагыйрь Роберт Әхмәтжанов татар шигъриятенең сәер холыклы Җәяүле Күбәләге- әдәбият киңлекләренә дә бернигә дә карамыйча җилфер-җилфер оча да оча бирә Очсын гына Бәлкем дөнья агышын «иллюминатордан» күзәтеп торучы ■■натуралистларның» берәрсе аның да барлыгын күреп алыр әле Татар акылы төштән соң дигәндәй, тик соңга калмаска иде
Наис ГАМБӘР.
Роберт
Әхмәтҗан
ТӨРЛЕ ЕЛЛАР ДӘФТӘРЕННӘН
Җәяүле күбәләк
Безнең сагыну шундый ашкынабыз җир үзәге булган төбәккә, йөрәгебез болытларга тигәләп!
Ә түбәндә
таулар, урманнар артына чакрымнар аша
җилне җиңеп, җилфер-җилфер килеп, кайта
бер күбәләк!
Кайта! Болытлар арасыннан.
давыл сукмагыннан, каршысына урманнардан сибелә сары яфрак.
сары күбәләкләр күч-күч ятып кала кырда
Ә бу —кайта! — җанлы сары яфрак төсле
җил-җил килеп, калтырап!
Колакларда саубуллашу җыры. Әллә инде кыска җәен эзләп, ашыккан кешедәй, очына-галпына кайта!
Җәйге болыннарның җаны Җәяүле Күбәләк.
Саумы, Кояш!
Таралды инде болытлар, аязды һавалар.
Иделдә зәңгәр дулкыннар ярларга кагалар: «Саумы, кояш, саумы, иргә, исәнме!» диләр.
Иркәли, иркәли җанны ягымлы көйләр.
Күтәрдем ак пәрдәләрне, карыйм ерак, ерак Яшь көннәрем, мәхәббәтем кайтты миңа урап: «Саумы, кояш, саумы, иртә. исәнме!» диләр...
Иркәли, иркәли җанны ягымлы көйләр.
Күзләрем карап туялмый ямь-яшел кырларга. Ак пароход гудоклары чакыра юлларга «Саумы, кояш, саумы, иртә. исәнме!» диләр Иркәли, иркәли җанны ягымлы көнләр.
1964
Авылым
Арышым.
син минем Парижым!
Үрләр аша мина үреләсең, солы кырларыннан карыйсың. Карабодай гулы төклетура, бәбәкләре зенли ясмыкның.
Шул уйларда ничә көзгә кердем, шул хис белән ничә яз чыктым!
Каене I ан!
Урман башыннан ук күренәсең — йөрәгемә матур утырган!
Әнә синең яңгыр басмаларың, урамнарың— минем Нотр-Дам!
Әнә зәңгәр инешең, шатлыгыннан, ташларына чаклы яктырган! Авылым, күтәреп куй хәтер пәрдәләрен,— сагыну җиле иссен үрләрдән... Алып китә мине еллар синнән, суларында кала күләгәм...
Инешеңә иелеп, кояш белән чәчен юа синең талларың Еллар аша күренә: шундый биек күтәрелер икән таңнарың!. Еллар аша күрәм кояшыңның камылларда чәчрәп янганын.
Тау артыннан ишетәм туган якта әрекмәнгә тамчы тамганын!
1966
Карлы тәрәзәләр
I
Тәрәзәмдә кардан ап-ак челтәр, яшел гөлләр кая үрмәләр? Тәрәзәмдә ап-ак т ропиклар, тәрәзәмдә ап-ак хөрмәләр!
А. тойгылар! Җылы дулкын булып, йөрәгемдә кабат терелгән.
Чирек гасыр шушы тәрәзәдән алтын кояш миңа күренгән
Рәсемнәрне карыйм: таныш йөзләр, истәлекләр җанны җилкетә. Мәхәббәтем, якты еллар язы, килерсеңме, йә. кил. мин көтәм!..
Йә, кил инде! Мөлдерәмә күзләр, җиңел чәчең йөзгә кагылсын Күрсәт әле миңа язлар ямен, бокалларда шәфәкъ чагылсын!
Суыта алмас кышлар: синең хакта тирән итеп уйдым хисемне.
Карлы тәрәзәләр... Салкын карга бармак белән яздым исемеңне!
2
Әйтерсең без әле кавышу таңын тау артында көткән ике кош: Арабызда безнең ике яз бар. иң кимендә әле —ике кыш..
Карлы тәрәзәләр гомермени кояш агызыр салкын яшьләрен. Өй гүремдә, икс теләк сыман, икс тирәк торыр яшәреп!
Икебездә безнең ике ут бар, ике сагыну, ләкин бер бәхет. Без мәңгелекмени.’ Тынса йөрәк, икебезгә булсын бер ләхет!
1961
Иделдә җәй
Ятам ярда. Тыныч дәүләт сыман.
Баш очымда шаулый тупыллар. Баш очымда Идел әкият сөйли Йөрәгемне юа дулкыннар!
Якты. Тыныч. Иркен! Әйтерсең лә дөньяның бу кыл бер уртасы.
Кочагына ал да эрет мине, Җил һәм Кояш Республикасы!
Киңлекләрдә жәй патшалык игә, Иделемдә җәйге аккордлар Гомерем җәе. Тугыз баллы кояш җирнең йөзен ничек балкыткан!.
Шырпы сызам, ярда учак ягам, көнгә кушам учак яктысын ә ут бии алтын елан кебек, офыкларга сузыла чаткысы.
Чикерткәләр һәм бөҗәкләр шыла үләннәргә. Дөрли җир угы!..
Кабатланмас мизгел. Гасырның бу бер күз ачып йомган мину гы.
Истәлектән сары һуннар калка.
үрә тора Чыңгыз атлары..
Кояш шаһит! Өзәңгесен тартып.
Ишетелә кешнәп чапканы
Китә бар да учак уты белән, кайта бар да иске урынына.
Кояш карый, тугыз баллы белән. Идел җиле йөзгә борыла.
Учакны мин кыйныйм таяк белән һәм чик куям шунда мин утка! Чалкан төшеп җирнең җилкәсенә, тынычланып йөзәм офыкка.
Мин үземә-үзем тыныч дәүләт: сугыш ачмыйм, утлар гүләтмим, һәр пунктка ашыгып имза куймыйм һәм танымыйм һәрбер дәүләтне!
Җир өстендә тора изге сәгать, күкләр тып-тын. Гадел минутлар! һәм, кыйбласын онытып, офыгында тугарылып ята болытлар...
Әйтерсең лә җирдә тәмуглар юк. кыерсытмый кешене кешеләр: сагыш та юк. кара каргыш та юк. бар кешеләр бер үк төслеләр...
Син дә мине күптән кичергәнсең, онытылган бөтен ваклыклар... Иделдә җәй.
Җирнең яртысында —
Җәй патшалык иткән вакытлар!
1966
Каеннарны үт тә, сугыл миңа. Күңелем әле утсыз йорт сыман. Анда бар да синең җыр шикелле исемеңне көтә, юксына.
Син кер анда. Калдыр бусагада икеләнү тулы уйларны.
Син кер анда. Ут ал күзләремә, уз, тәртипкә китер дөньямны' Анда бар да синең кулны көтә. Үз итеп йөр. Үз ит. тарсынма. Утлар кабыз. Чыгар гөлләреңне коеп яуган яңгыр астына.
Бар да синең якты эзне саклый, син кагылган әйбер—кузгалмый! Ак мендәрдә синең җылың тора, гөлләреңнең төсен көз алмый. Бусагада синең адымнарың, тоткаларда —җиңел кул эзе. Шәүләң йөри. Саклый пыялалар еллар җуймас ике йолдызны!.
Күңелем бер йорг. Калдырып кер. йөртмә икеләнү тулы уйларны.
Син йөр анда, ут ал күзләремә, уз, тәртипкә китер дөньямны!
1966
Көзге бакча
Көзге бакча туен ача. җилләр маэстро!
Кемнең эзен күмә көзләр, кемне кавыштыра ...Әйтерсең лә яфрак түгел, йолдызларга басып, иңне иңгә куеп уза ике фантаст-гашыйк
Күрче, ничек тармакларга энҗеләрен тезгән! Кит мәс идем бер дә көздән, ул китмәсә бездән.
Безгә яфрак асты да - йорт! Менә кышлар гына. Иңнәренә әйләнгәләп сары кошлар куна. Күкрәк тутырып эчелә татлы, рәхәт һава' Ак каенлы юлларына якты бәхет ява Аяк астында тулгана күләгәдәй бер эт. (Кайчандыр ул капка аегыннан калган иде өреп ) Сырпаланып йөри бүген, «коткар, диме, кыштан», һәр кешенең күзенә карый, койрыгын кыскан' Соңгы яфрак I үя кылда эленеп тора йөрәк өзелер дә янып бетәр кара җирлә дөрләп Җилли дөнья, тула тузлар! Җирдә эзләр, эзләр Кемне эзләп елына бер кайтып китәр көзләр'1 Шаулый бакча, яфраклары җирдә бакыр акча Көзләр ки гә-ките, шаулап җир н жала бакча. Кала көйләр, кала аваз кылдай тармакларда, аңа җилләр кагылу җитә моңны каба!ларга!
Яфрак шавы аша килә кем тавышы, әкрен «Белдекме соң без. бәгырем, мәхәббәтнең кадерен1» Тавыш калган әнә шулай тармаклар! а сарылып « исемеңне яздан көзгә кабатлармын сагынып!» Көзге моңнар гизгән чакта шаулап бар дөньяны, сукмаклардан гын-тын гына уза Шагыйрь җаны
1970
Солдатлар
Озатып, вокзаллар каршында маш айдан үптеләр аналар. Тузанлы юллардан үттеләр дөньяны күрмәгән балалар.
Балалар керделәр утларга, балалар сүз бирде тупларга Күпләре, iөренен шинельгә, калдылар еракта йокларга
«Балалар, торьп ыз. балалар.
ашыгыз суына табында!..» Ничә ел тормыйлар бала тар Иделдә һәм Дунай ярында
Уятма, йокласын, син. ана. ай тарны. елларны санап бар Йөрәктә һаман яшь. гел бала кайтмаган соллагтар. солдатлар.
Ана ул йокламый, сабые юрганын ачса да уяна. Аналар йөрәге шикелле. Мәйданда Мәңгелек ут яна.
Аналар йөрәге шикелле ут яна. уйлана, талпына. Аналар хәтере шикелле, җил йөри курганнар артында...
1965
Мәхәббәтсез, утсыз һәм сөюсез үткән көннәр кысыр хыяллар... Салам белән суга язган антлар, китек бәхет - бәллүр-пыяла;
зәңгәр мираж, алт ын пәрәвезләр, чибәр гарип.
җәннәт төрмәсе, татлы сагыз.
канатсыз җир. өмет... Тормыш-туйның чүпрәк бирнәсе...
Ком өстенә салган идеал-сарай, шәрә табын, көләч дивана.
муляж алма, йолдыз күләгәсе...
Үрелеп кара. яле. син аңа!..
Барына да бүген хисап бирәм, гомернең нәкъ исәп вакыты. Сөю китер миңа! Кызыктырмый фиргавеннең алтын табуты!
1985