Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ТӨРКИЛӘРЕ

. кснче Екатерина идарәлеге за.манында. 1773 1774 елларда кабышам И/Ж Пугачев фетнәсенә, мин бары тик аңа төньяк төркиләрнең һәм башка ■*“ җирле халыкларның катнашуы ягыннан гына тукталып үтәчәкмен Н Дубровин исемле урыс авторы, югарыда сүз алып барылган 1755 ел баш күтәрүе турында озаклап сөйләгәннән сон. мондый фикер әйтә: «Урыслар, (файдалы казылмаларга бай башкорт җирләрен басып алуны һәм анда төрле фабрикалар төзүләрен дәвам изәләр иде. Мәсәлән, бакыр һәм тимер учаклары хуҗасы Иван Твердышев, башкорт Юлайның җирләрен үзләштереп, шунда фабрикалар кора. Бу башкорт түрәсе соныннан Пугачевның актив бер көрәштәше була. Җирле халык мондый талауларга соң дәрәҗәдә дошманлык белән карый Әмма ачыктан- ачык каршылык күрсәтә алмаганга, яхшы көннәр һәм унайлы форсат көтәләр иде» Н Фирсов исә. («Пугачев хәрәкәте») исемле хезмәтендә бу фетнәдән бераз вакыт элек Идел буе һәм Урал өлкәсендәге җирле халыкның хәл-торышына карага шул сүзләрне яза: «Идел буенда татарлар, чирмешләр һәм чувашлар бик начар көн күрә иде Моны, аларнын мәшһүр «Катерина комиссиясе»нә барган вәкилләренә биргән теләкләреннән дә аңлап була Алар бу күрсәтмәләрендә хакимият башында торучыларның җәбер һәм золымнарыннан өзгәләнеп зарланалар Җирле игенчеләргә ачыктан-ачык яманлык эшләүчеләр бары тик урыс морзалары гына булмыйча, урыс крестьяннары да алар эзеннән бара иде Урыс крестьяннары җирле халыкның иген кырларын, болыннарын вә урманнарын тартып алалар һәм мондый хаксызлыклардан соң туган шикаятьләр нәтиҗәсез кала иде Мондый талаулар нәтиҗәсендә кайбер «ясаклы» авылларындагы халык бөтенләй җирсез кала һәм ясак түли алмас хәлгә төшә иде Җирле халыкның басу-җирләрен тартып алу, җирле халык арасында гидайлар барлыкка килүенә этәрә иде Болар көн итү өчен авылларын ташлап, ерак җирләргә китәргә мәҗбүр булалар» Табигый ки. мондый хәлләр Идел һәм Урал өлкәсендәге урыс булмаган халыкларның ризасызлыгын китереп чыгара Шул сәбәпле, изелүдән котылуны хәбәр и г кән бу хәрәкәтне алар дәртләнеп яклый Чынлап та. Пугачев пәйда булып, күптән көтелгән «уңайлы форсат» күренүгә, башкортлар Дон атаманының нн беренче ярдәмчесенә әйләнгәнлектән, бөтен башкорт җирен фетнә ялкыны чолгап ала Кайбер тарихчыларның фикеренчә, әгәр башкортлар мондый җитдилек белән катнашмаган булса. Пугачев фетнәсе бу дәрәҗәдә киңәя алмас иде Пу| ачев башкортларга тулы бәйсезлек вәгъдә итә һәм башкорт җирләренә урнашкан барлык урысларны аннан куачагы турында сүз бирә Ялган императорның (Пугачев үзен императрица Икенче Екатеринаның буып үтерелгән ире Петр 111 дип таныта) мондый кызыктыргыч вәгъдәләре белән канатланган башкортлар. изелгәннәрнең уртак эше булган фетнә уңышлы тәмамлансын өчен, бар көчләре белән тырыша. Казанлы төркиләр һәм Казан өлкәсенең урыс булмаган башка халыклары да Пугачев хәрәкәтенә зур теләк белән катнаша 1774 елның җәендә. Пугачев Казанга якынлашкан вакытта. Казан төбәгендәге крестьяннарның да килен кушылуы сәбәпле, аның зурагайганнан зурая барган «гаскәре»* игътибарга лаек санга, ягъни егерме меңгә житә.
Пуг ачсв фетнәсе көннәрендә башкорт баш күтәрүчеләре белән идарә итүчеләр Юлай белән анын улы Салават батыр була. Юлайнын улы атасыннан да артык батырлыклар күрсәтүе белән аерылып тора һәм шөһрәт казана, бу тарихи шәхес турында Р Игнатьев исемле урыс авторының житди тикшеренүеннән алып, биредә бераг тарихи мәгълүматлар бирергә телибез
Салават Юлай углы. Пугачев көрәштәшләре буларак кына түгел, ә Оренбург губернасындагы башкортларның һәм башка мөселманнарның баш күтәрүендә «итәкчелек итүче буларак та XVIII гасырның күренекле шәхесләреннән саналырга тиеш Башкортлар Салаватны шушы көнгә кадәр хәтерләрендә саклыйлар. анын көче, кыюлыгы, каһарманлыгы хакында бик күп хикәяләр һәм җырлар телдән-телгә күчеп йөри. Башкортларның әйтүенә караганда. Салават үзе дә җырлар иҗат иткән һәм башкарган. Пугачев фетнәсе башланганда Салаватка әле егерме яшьләр генә булса да. ул кыюлыгы, елдамлыгы һәм корал кулланудагы осталыгы, көче белән таныла Атасы Юлай 1768 елда Шайтан- Кодәй төбәгенең аксакалы итеп (волость старшинасы) бергавыштан сайлап куела Юлай, тугрылык күрсәткән булып кыланса да. урысларга каршы соң дәрәҗәдә дошманлык хисе йөртә һәм үч алырга сусап, бу хисне улы Салаватка да сеңдерә. Пугачев башкортлар җирендә хәрәкәт иткәндә, урындагы чиновниклар Салаватны бер төркем башкортларга башлык итеп билгеләп, фетнәчеләргә каршы тору өчен Оренбург ягына җибәрә Әмма Салават, пугачевчылар белән очрашкач га. аларта каршы көрәшәсе урында тегеләргә кушылып, гуп-гуры Оренбург янындагы Бирде бистәсенә Пугачевның штабына кнгә. Игнатьевның язуына караганда. Пугачев белән очрашуы вакытында Салават Дон атаманының башкорт җире Һәм башкортлар гурындагы бөтен уй-фикерләрен сорашып белә
Салават шунда ук эшкә керешә. 1774 елның апрель урталарында анын кул астында ике меңнән артык сугышчы була Шуннан соң ул аерым-аерым фетнәче төркемнәрне үз җитәкчелеге астында берләштерә һәм сафтан чыкканнар урынын ягга кешеләр белән тулыландырып тора. Ул берничә мәртәбә мәшһүр генерал Михельсон белән дә бәрелешә Фетнәчеләр Юса кальгасын яулап алганнан сон сон Салават исеме бер ара Пугачев фетнәсе гарихыниан югалып юра
Пугачев кулга алынганнан соң Салаваг башкорт җирендә яңадан пәйда була, анын исеме басып алучыларга дәһшәт бөркүен дәвам итә Ләкин тиздән урыс гаскәрләре Салавагпын отрядларын жинеп. үтен качарга мәҗбүр нтәләр
1775 елда Мәскәүдә Пугачевны, гәүдәсен дүрткә ботарлап, җәзалап үтерәләр. (Хөкем ителгән кешенең ике аягын, ике кулын дүрт атка бәйләп, соңыннан атларны бик кызу куу юлы белән башкарыла ул Мондый җәзалау рәвеше башлыча үтерүчеләргә карата Франциядә. Англиядә. Германиядә. Италиядә һәм Русиядә кулланылган. Мәсәлен, француз короле Дүртенче Гснринс үтерүче Рава- иллаж да бу рәвешле җәзалап үтерелгән ) Шуннан соң Салаваг га тотыла. Казан шәһәрендә ипләүче Яшерен комиссия карамагына җибәрелә Атасы Ю г.тй да тотылып шунда китерелә Ата белән улны бу комиссия бары җиде генә кон тикшерә дә. Мәскәүгә. «Яшерен экспедиция» дип аталган даирә карамагына җибәрә Анда озак кына сорау алулардан соң. тикшерүләрне дәвам HIтерү өчен, болар кире Оренбургка кайтарыла Сорау алулар тәмамлангач, ага белән ул. «мәгълүм булган бөтен җинаятьләре өчен», җинаять эшләнелгән җирләрдә камчы белән суктырылырга iiiern табыла Камчы саны түбәндәге т эрг ип тә бүленә Юлайга Сим ( )сем) таводы бистәсендә 40, Катау-Иван заводы бистәсендә 45. Кагау Тамакта 45, Орловка авылында 45. җәмгысы 175 камчы сузылачак була. Салаватка нсә С им та (Эсем) 25. Юлай авылында 25. Красноуфимскнй- да 25. Көнгердә 25. Юса елт асы ярындагы Йәтдәк авы тын га 25. җәмгысы 125 камчы суты тачак була. Соңгы җәза тау урынында, димәк. Юлай агага Орловка авылында. С алаватка нсә Йәтдәк авылында тәннәренә тамга сугылырга һәм борып канатлары ерылырга тиеш була Шуннан сон кабат Уфага китерелергә, аннары инде гомерлек ишкәкчелек җәзасын ү тәртә Балтыйк диңгезе буендагы
Рогсрвик портына җибәреләчәк булалар Юлай белән улына бу камчы суккысын- да һичбер табиб ярдәме күрсәтелми. 1777 елның сентябрендә хөкемгә тартылган бу ике зат Уфаның өяз кәнсәсенә кайтарылалар Шул вакыт аларнын тәннәренә тамга сугылмаганлыгы һәм борын канатлары да ерылмаган булуы ачыклана. Бу эшләрне башкару нөкләтелгән Третьяков исемле чиновник чакырылып, монын сәбәбе соралгач, ул тамгаларның бетүен, ерыкларның ялгануын тамга тимере белән кисү коралының бик иске булуы белән аңлатыла. Шунда ук тегеләргә яна тамгалар бастыралар һәм борын канатларын яңадан ералар. Третьяков та түрәлектән төшерелә.
Рәсәйнең асылда нимес булган «зыялы» императрицасы Икенче Екатерина хөкемдарлыгының беренче елларында да төньяк мөселман төркиләренең мәчет һәм мәдрәсәләре хокукый халәте һичбер үзгәреш кичерми, ягъни алар элеккедәге кебек, әлегә бернинди дә хокукка ия түгелләр иде. Икенче Екатерина хөкүмәте 1768 елда яманаты чыккан «Яңа чукынучылар конторасы»н яптыра. Ул Анна белән Елизавета патшаларның исламга каршы рәхимсез эзәрлекләү сәясәтеннән ваз кичсә дә. мөселманнарның дини ихтыяҗларына бик артык әһәмият бирми әле. Бу хатын хөкемдарның хөкүмәте мөселманнар белән аңлашу һәм килешү сәясәтен бары тик Пугачев фетнәсеннән сон ун ел чамасы үткәч кенә үткәрә башлый Үткән көннәр тәҗрибәсе һәм вакыйгалары шуны күрсәтә ки. көньяк- көнчыгыш Европа төркиләрен бөтенләе белән урыслаштыру яки христианлаш-тыру мөмкин булмаячак. Шуңа күрә XVIII гасырның ахырларына таба мөселман дөньясына карата битарафлык күрсәтү сәясәтенең файдасызлыгы һәм хәтта зарарлыльпы көн кебек ачык иде Ул заманның катлаулы сәяси-икътисади торышы да бу өлкәдә эшлекле һәм килешүчән политика үткәрергә мәҗбүр итә иде
Үз заманында патша Беренче Петр баш тылмачы Алексей Тәфкилевкә: «Казакъ-кыргыз урдасы далада яшәгән һәм артык нык булмаган бер ил булса да, бөтен Азия өлкәләре һәм илләренең капкасы һәм ачкычы»,— дип. әгәр Тәфкилев бу Урданы Рәсәйгә буйсындыруны үз өстенә алса, бу эшне оештыру өчен ана бер миллион сум акча бирәчәген әйтә. Менә шул «ачкыч» кинәт Рәсәй кулына күчә башлый. Мәсьәлә шуннан гыйбарәт: Кече җөз казакъларының ханы Әбелхәер. Жунгариядән күчкән калмыкларның яу чабып талауларыннан туйганга, урыс патшасы ярдәменә сыенырга мәҗбүр була Ягъни 1730 елда императрица Аннага мөрәҗәгать итеп, үз Урдасын урыс ватандашлыгына кабул итүен үтенә Әмма ул шул вакытта ике шарт куя: 1) Ханлык дәрәҗәсен Әбелхәер токымына багышлау; 2) Хан өчен кара көннәр килсә, Ор елгасы тамагында төзеләчәк калада сыену урыны бирү
Казакъ ханының бу гозере сөенеп кабул ителә һәм аның теләге буенча ханлык дәрәҗәсенең Әбелхәер токымына тапшырылачагына нигез салына Әмма ханнары гарафынан урыс патшасына сатылган Кече җөз казакълары бу яна ватандашлыкны бөтенләй танырга теләмиләр һәм хәтта урысларның көньяк өлкәләргә таба хәрәкәт итүләренә каршы торырга тырышалар Шулай да. алыш- бирешне җайлау, матди файданы тәэмин итү өчен Төркестан белән мөнәсәбәтләрне көйләү XVIII гасырның соңгы яртысында урыс сәясәтенең зур максатларыннан берсе иде Алексей Левшин әлеге хәлләр турында болай ди: «1752 елда, димәк. Елизавета көннәрендә, Рәсәйнең Нургали (Әбелхәер хан утлы) белән мөнәсәбәтләренең максаты, асылда казакъ-кыргыз эшләре булмыйча. Хива. Бо- хара. Ташкент мәмләкәтләренә һәм алар аша Урта Азиянең башка өлкәләренә, хәтта ул заманнарда һәртөрле байлыкларның чыганагы булып саналган һинд- станга кадәр сәүдә кәрваннары җибәрү өчен юл ачу иде һиндстан казакъ далаларыннан никадәр еракта булса да. бу далалар кулга төшү белән ул ерак җирләргә таба беренче адым атланган булачак иде. Менә бу эштә казакъ-кыргыз ханының ярдәме урыслар өчен бик тә кирәк иде».
Икенче Екатерина үткәргән бу сәясәтнең максаты Төркестанга сәүдә кәрваннары оештыру һәм казакъ-кыргыз далаларын яшәрлек бер хәлгә китерү иде Әмма, шулай тырышуларга карамастан, Төркестан иле белән алыш-биреш мөнәсәбәтләре утыз ел буена бик аз гына алга җибәрелә. Монын сәбәбе — казакъ далаларындагы «тынычсызлык». Буйсынмас дала балаларын урыс хакимиятенә корал көче белән баш идерү һәм Оренбургтан Конграт белән Хивага, аннан яңадан Оренбургка китәчәк урыс кәрваннарына юл күрсәтүче вә озатучы булуга мәҗбүр игү бер дә җиңел эш булмый Менә шул сәбәпле Икенче Екатерина хөкүмәте XVIII гасырның 80 елларында казакъ-кыргызлар арасына тынычлык юлы белән керү чараларын эзли башлый.
1784 елда Оренбург крае губернаторлыгына асылы белән Лифлянд шведы барон Иглстром билгеләнә Бу кешенең тәкъдиме буенча. Икенче Екатерина
хөкүмәте 1785 елдан башлап казакъ-кыргыз далалары чигендәге урыс калаларыңда казна хисабына мәчетләр төзергә керешә Шул ук елда Оренбург һәм Троицк шәһәрләрендә мәчетләр ачыла Бу мәчетләрнең ачылу хәбәрен алган патшабыз барон Иглстромга шул ук елның 14 сентябрендә җибәргән фәрманында түбәндәге сүзләрне яза «6 августта язып җибәргән рапортыг ыздан. Троицк һәм Ореноург калаларында төзелгән мәчетләрнең ачылу хәбәрен ишеткәч, һич кенә дә икеләнмичә әйтә алам: мондый гыйбадәтханәләр чикләребез тирәсендә яшәгән күчмә халыкларны да җәлеп итәчәк. Бу хәл исә аларны киләчәктә буйсынмас булудан ваз кичтерер өчен көчле чараларның да иң көчлесе булачак» Екатерина шул ук ярлыки генерал-губернаторга: телгә алынган шәһәрләрдә «Казан мәдрәсәләре шәкелендә та гар мәдрәсәләре» ачарга, мөселман сәүдәгәрләрнең эшенә ярарлык кәрвансарайлар яки сәүдә йортлары төзергә, «мөселман гадәтләре буенча ничек тиеш икәнлеген татарлардан сорашып», мәчет тирәләрендә таш диварлар тотарга киңәш итә. Яңа мәчетләрнең халыкның килү-китүе өчен уңайлы булган җирләргә һәм мөмкин булган кадәр зур. хәтта биш мең кеше сыярлык дәрәҗәдә киң игеп төзелүенә игътибар итәргә боера. Патшабикә казакъ-кыргыз мәдрәсәләре өчен мөгаллимнәрне Казан төркиләреннән китерергә куша Иглст- ром исеменә җибәргән башка бер фәрманында Икенче Екатерина « төрле кыргыз кабиләләренә муллалар җибәрү безнең эшләребез өчен бик файдалы булачак Бу эшкә сез Казан татарларыннан ышанычлы муллаларны җәлеп итегез, аларны кыргызларда безгә карата тугрылык тәрбияләргә өйрәтегез Бу муллаларга, җибәргән вакытта, бераз акча да бирә аласыз һәм безгә хезмәт итүдә өсләренә алган вазифаларын тырышлык һәм тугрылык белән башкарган тәкъдирдә. тагын да күбрәк бүләкләр биреләчәген вәгъдә итегез». ди.
Болардан күренгәнчә, Икенче Екатерина хөкүмәте дин һәм хәреф ганыту дигән булып, мулла һәм мөгаллимнәрне урыс хөкүмәте мәнфәгатенә хезмәт итүче үгет-нәсихәтче һәм сәяси агентлар итеп кулланырга теләгән Бу мулла- мөгаллимнәрнең Екатерина һәм Иглстром тапшырган вазифаларны ни дәрәҗәдә һәм ничек үтәүләрен бслмәсәк тә, шунысы ачык мәгълүм барон Игле гром, казакъ-кыргыз иле белән идарә итү рәвешен тамырдан үзгәртергә карар биреп. Нургали ханны Уфага сөрә. Әбелхәер хан уллары белән Сырым батыр арасында килеп чыккан гаугаларны бөтен көченә күпертә һәм казакь-кыргызларны «акылга утырту» өчен ике-өч мәртәбә урыс гаскәрләрен җибәрә
Болардан тыш. ул замаидаг ы Рәсәйнең көньяк һәм көнбатыш тарафларда да бик мөһим һәм җитди максатлары бар иде Бу вакытка инде Икенче Ека герина Рәсәс Торкия дәүләте белән бер мәртәбә бәрелешкән һәм. Кече Кайнарҗада төзелгән тынычлык гурындат ы килешү буенча. Кырым белән Кубань «бәйсезлег ен» сак лаг ан итенде. Ләкин якын киләчәктә Торкия белән яңадан да бер бәрелеш булачаг ын Р.тсәи хөкүмәте яхшы белә иде. Кырымның сүздәге бәйсезлсге аны Рәсәйгә кушуның бары башы гына иде. Чынлыкта. Кече Кайнарҗа килешүеннән сон. Рәсәй «азат» Кырымның эчке эшләренә оятсыз рәвеш ю тыкшына башлый һәм инде 1783 елда берьяклы карар белән Кырымның Рәсәй императ орлыгына кушы гуын ит ьлан игә
Икенче Екатерина Рәсәе көнбатышта Польша белән дә бик нык әвәрә килә Мәгълүм ки. әби патша хөкүмәте системалы рәвештә Польшага күз кыздыра, бу омтылышында астыртынлыкны һәм хәйләне инкә җигә. Максаты бу мәмләкәтне бүлгәләү ахырына җиткерелсен дә Рәсәй «арыслан пае» эләктерсен
Пугачев фетнәсеннән яхшы сабак алган Икенче Екатерина хөкүмәте, көньякта һәм көнбагышта мондый мөһим омтылышлары булганда, әлбәт тә. дәү тәгнең көнчыгыш өлкәләрендә тынычлык хөкем сөрүен тели иде Императрица Висла һәм Кара диңгез ярларына таба кызу хәрәкәт игкән «җиңү арбасы»ның тәгәрмәчләренә таяк тыгачак берәр вакыйга килеп чыгуын бер дә геләми иде
Менә шул мөһим сәяси һәм икътисади сәбәпләр әби патша хөкүмәтен мөселман төркиләргә карага дин өлкәсендә бераз килешү чәйлеккә барырга мәҗбүр итә Икенче Екатеринаның мөселманнарга карага сәясәте үзеннән алдат ы ике патшабикә (Анна белән Елизавета) сөясәгенә охшамаса да. асылында бу тарихта үз урыны булган халыкның мәнфәгатен кайгырту төнәтешендә түгел иде
Рәсәйнең көньяк-кончы! ышында яшәгән мөселман төркиләрдән Икенче Екатерина хөкүмәтенең ни дәрәҗәдә куркуы, патшабикәнең барон Hi ктрөмта 1787 елның сентябрендә, димәк, икенче төрек-урыс сугышы башлангач язган ярлыкларында ачык күренә Фәрманнарының берсендә ( К) IX) шу л сүзләр дә бар «Ватандашлыгыбызда булган һәм сез идарә игкән өлкәләрдә яшәгән яки шу г төбәкләргә күчеп утырган халыкка карата бик сак мөгамәләдә бутыгыз Сак бутыгыз, а гарга җәбер сатмагыз. басым ясамагыз Ясалган тәкъдирдә. а гарга канун буенча гөрсслекне табарга рөхсәт ителсен!»
Шул ук көн исәбе куелган башка бер фәрманда исә мондый сүзләр дә язылган «Шуны да өстәп әйтергә телибез: бу халык арасында диндәшләре яисә башка берәр начар ниятле кешеләр тарафыннан безнен өчен зарарлы үгетләүләр булмасын! Мона бик игътибар итегез. Зарарлы үгет-нәсихәтне башланганда ук мөмкин кадәр йомшак чаралар белән туктатыгыз». 27 сентябрь даталы башка бер боерыкта. Кавказ губернаторына җибәрелгән бер фәрманның Иглстромга да җибәрләүе искәртелеп, болай диелә: «Мөселман динен тоткан халыкны бик in ътибар белән күзәтү һәм алар арасындагы һәртөрле хәрәкәтләргә карата уяу булу турында Кавказ губернаторына җибәргән фәрманның бер нөсхәсен сезгә дә җибәреп, биредә язылган тәгълимат кушканча хәрәкәт итәргә әмер бирәбез»
Әби па I шаның мөселманнарга карата булган «мәрхәмәте»н тулыландыру өчен, генерал-губернатор барон Иглстромнын урынлы дип табуы буенча, икенче төрек-урыс сугышы тәмам кызган көннәрдә, ягъни 1788 елның 22 сентябрендә «муллаларны һәм башка мөселман дин әһелләрен билгеләү һәм Рәсәйдә яшәгән мөселман рухание вазифасын үтәүчеләр белән идарә итү өчен Уфа шәһәрендә бер дини назарият төзү турында» Иглстром исеменә фәрман җибәрә Шул ук вакытта Рәсәй мөселманнары өчен мөфти билгеләү турында Сенатка боерык бирелә.
Дөрестән дә. 1789 елда Иглстром Уфа шәһәрендә «Оренбург мөселман дини нәзарәте»н оештыра.
Боларны оештырганда Икенче Екатерина, әлбәттә, үз сәяси планнарын күз уңында тоткан. Ул шуннан да ачык күренә мөселманнар өчен ачылган бу дини оешмага башлык сайлауны мөселманнарның үзләренә тапшыру бер якта торып кала Мөфти билгеләгәндә аларның фикере бөтенләй исәпкә алынмый. Хөкүмәт тарафыннан сайланып. Рәсәйнсң сәяси максатларына хезмәт итүче бер мулла мөфти итеп куела. Бу Каргалы авылы мулласының күңел кайтаргыч «хезмәтләр» башкарганлыгы, урыс хәзинәсеннән айлык хезмәт хакы алганлыгы һәм әлеге «хезмәтләре» белән чин. дәрәҗә өмет иткән булуы Екатеринаның Иглстромга язган боерыкларыннан ачык аңлашыла дип уйлыйм Императрица 1785 елның 7 апрелендә язган бер боерыгында болай ди: «Уфа виләятендәге Каргалы (Сәет) авылы ахуны Мөхәммәтҗан Хөсәен углын. хезмәте буенча үзегезгә кулай күргән рәвештә, андагы чик эшләрендә һәм чит өлкәләргә карата хезмәтләрдә кулланыгыз. Үзенә елына 150 сум хезмәт хакы түләгез». 1786 елның 9 августында бирелгән ярлыкта исә болай диелә «Сезнең кул астыгызда чик эшләрендә һәм башка хезмәтләрдә кулланыр өчен тотылган ахун Мөхәммәтҗан Хөсәен уг- лының тырышып хезмәт итүе турындагы Шәһадәтегез буенча, аның хезмәт хакын 300 сум итеп күтәрергә боерабыз» Шул ук елның 2 иче ноябрендә бирелгән боерык буенча, бу ахунның, хезмәт хакына, тагын 200 сум өстәлә һәм үзенә «Оренбур краеның беренче ахуны» исеме бирелә.
Уфада диния нәзарәте ачылгач, менә шул ахун мөселманнарның дини рәисе итеп билгеләнә. Бу кеше мөфти булганнан соң да урыс хөкүмәтенә сәяси агент булып хезмәт иткәндер, күрәсең Казанлы тарихчы Шиһабетдин Мәржани шактый вакыйгаларны заманга һәм булган хәлләргә бәйләп, гадәтенчә ишарәләп кенә искә алып. «Мөстәфадел әхбәр.. »нең беренче бүлегендә, казакъ-кыргыз ханнары турында сөйләгәндә, кайбер казакъларның Мөхәммәтҗан мөфтинең нәсихәтләре нәтиҗәсендә Рәсәй ватандашлыгына керүләрен бер-ике сүз белән генә искә алып китә. Бу мөфтинең 1797 елның августында, димәк, император Беренче Павел көннәрендә. Хобда суы ярларына китеп. Иглстром төзегән план буенча казакъ-кыргыз киңәшмәсе мәҗлесен ачуын һәм «казакъларның тәртип- хәрәкәтләрен күзәтү өчен» бераз вакыт шунда калуын А. Левшин яза.
Игътибарга лаек бер хәлдер ки: Икенче Екатерина хөкүмәте казакъ-кыргыз- лар өчен дала чикләрендә мәчет-мәдрәсәләр ачтырса да. бу мөселманнарны Уфа диния нәзарәте мохитының тышында калдыра. Хәтта соңрак Кече жөз белән Урта жөз казакъларының автономия идарәсе бөтенләй алынганлыктан, Жаек елгасының аргы ягы «тыш» булудан «эч» булуга күчкәч тә. урыс хөкүмәте казакъ-кыргызлар өчен аерым бер дини идарә оештырмый, аларны Оренбур диния нәзарәтенә дә кушмый Чөнки хөкүмәт хисабына мәчет-мәдрәсәләр төзү, дини идарә оештыру—болар бары тик урыс буйсындыруына әлегә эләкмәгән мөселман төркиләрне аулау максатына хезмәт иткән «сәяси чаралар» гына иде XVIII гасыр тәмамланганда инде мондый чаралар!а ихтыяҗ калмаган иде.
Мөселман төркиләр арасына «тынычлык юлы белән үтеп керү» максатын күз алдында тотып, Казанда 1758 елда (димәк, императрица Елизавета заманында) беренче урыс гимназиясе ачыла. Ә 1768 елның 12 маенда, ягъни мәктәпнең ачылуыннан 10 ел үткәч. Икенче Екатерина фәрманы буенча «татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итерлек оста тылмачлар әзерләү өчен» төрки
тел классы булдырыла. Биредә төрки тел укыту эшен озак еллар буе. буыннан- буынга күчеп. Хәлфә угыллары (Хәлфиннәр) башкара Башта бу эшкә Сәет Хәлфин билгеләнә, аннан сон 1758 елда бу вазифа аныц улы Исхак Хәлфингә күчә 1812 елда бу хезмәт Исхакнын улы Ибраһимга тапшырыла. Хәлфиннәр дәрес китаплары да язганнар. 1812 елда Ибраһим Хәлфин Казан университетына да төрки телләр укытучысы итеп билгеләнә һәм 1823 елда университетның Шәрекъ әдәбияты профессоры ярдәмчесе итеп сайлана.
XIX гасырга кергәндә һәм аннан соң
_ _ азанның беренче i и.мназиясендә Шәрекъ телләрен укыту Шәрекъ китапларын басуны да китереп чыгара Моннан тыш. XVIII гасырның ахырларына таба Казан төркиләре хокүмәткә мөрәҗәгать итеп, ислам дине һәм әхлагы буенча әдәбият басу өчен Казанда гарәп хәрефле басмаханәне дә эченә алган бер матбага ачуны сораганнар Шушыларны искә алып, хөкүмәт Петербургтагы Азия матбагасының икс басу машинасыннан торган бер бүлеген Казанга, беренче гимназия идарәсенә җибәрә Шулай итеп. Казанда гарәп хәрефләрендә беренче матбага 1801 елда, димәк, император беренче Александр заманында ачылган Матбугат йорты гимназия идарәсендә булган Ләкин 26 ел эчендә басылган г арәп хәрефле китапларның төре бик аз.
1829 елда Казан университетына күчерелгәч, бу матбага янартыла һәм киңәйтелә 1840 елда немец Людвиг Швец шәхси бер матбугат йорты ача 1843 елда Казан татары Рәхимҗан Сәет углы бер матбага оештыра Ул 1843 - 1862 елларда 30 мәртәбәдән артык «Коръән»не һәм «һәфтияк»не («Коръән»нең җидедән бер өлеше) басып чыгара. Бу шәхси матбугат йортларында гарәп хәрефләре белән бик күп брошюра һәм листовкалар басыла. Боларнын арзанлы кәгазьдә басылган китаплары, университет матбаг асьпгда басылганнарга караганда күпкә арзанрак булганга. фәкыйрь халыкның сатып алуын җиңеләйткән Ул елларда Казанда татарлардан Чукин һәм Я.хья ут тынын ташбасмаханәсс дә була. Анда 1860 елда Тәҗвид һәм 1861 елда Габделхәким Габдерәшит тарафыннан сызылган Европа һәм Азия картасы да басылган
XVIII гасыр ахырларында ислам дине урыс хөкүмәте тарафыннан танылып, диния нәзарәте оештырылса да. болар хөкүмәтнең ислам дине һәм мөселманнар белән булган мөнәсәбәтләрен беркадәр генә юлга сала. Ләкин төрки мөселман өлкәләрендә исламиятне көчәйтү, уку-язуга өйрәтүне киңәйтү, тәртипкә салу барыбер мөмкин булмый Әгәр Уфа диния нәзарәтенә мәктәпләр ачу. дәреслекләр язу хокукы һәм акча бирелгән булса, әлбәттә, әлеге эшләр дә алга киткән булыр иде Хәлбуки, бу дини оешмага мәктәпләр ачу хокукы түгел, хәтта инде яшәп килгән уку йортлары белән идарә игү хокукы да бирелми Аның хокуклары Рәсәй императорлыгы кануннары җыентыгында күрсәтелгән Анда мәктәпләр белән идарә итү дигән нәрсәгә хәтта ишарә дә юк Ә менә Кырым дини идарәсенә мәктәп һәм мәдрәсәләр белән идарә итү хокукы бирелгән Уфа диния нәзарәтенә мәхәллә имамлыгына күрсәтелгән кешеләрне имтихан алып тикшерү хокукы бирелсә дә. югары белемле муллалар хәзерләү һәм халык арасында укый-яза белүчеләрне күбәйтү омтылышына хокукы юк иде. Хәер, нәзарәтнең мондый эшләргә омтылышы булганлыгы да маг ьлүм түгел. Хөкүмәтнең бу эшкә бармак аша каравы аркасында гына яшәп килгән мәктәп-мәлрәсәләр һаман да белемнәре гүбән муллалар кулында кала бирә һәм язма дини китаплар да бик аз була.
Менә шул вакытта Казанда ислам дине китаплары басыла башлый Бура- шов идарәсен юге матбагада басылган «Коръән», «һәфтияк». «Иман шарты» һәм башка китаплар тиз һәм күп игеп тарала Көн үткән саен басма китапларга ихтыяҗ да арта бара Бу хәл басма китапларның еллык исәбеннән ачык күренә Басма китаплар күбәйгәч, муллаларда шактый җанлана төшә, халыкта укый-яза белүчеләр саны ла арга Бу турыда профессор Карл Фукс шул сүзләрне яза «Муллалар «Коръән» өйрәтүне шәһәрләрдә генә түгел иң фәкыйрь авылларда да бик уңышлы җәелдерәләр һәр мулланың диярлек ое мәктәп була, анда гарәп теле өйрәтелә. «Коръән» һәм шәригать кануннары андагыда»
1853 елдан 1859 елга кадәрге 7 ел эчендә Казанда басылган «Коръән», «һәфтияк» һәм «Иман шарты»ның санын күрсәткән мәгълүмат Академия әгъзасы Дорины да хәйран калдырган Чөнки бу вакыт эчендә 82 300 нөсхә «Коръән». 165 900 нөсхә «һәфгняк». һәм 77 500 нөсхә «Иман шарты» басылып таратылган Профессор Карл Фойгет сүзләренә караганда, ул көннәрдә Казанда
басылган ислам дине китаплары Торкестан шәһәрләренә кадәр барып җиткән.
XIX гасырның беренче чирегендә Казан мөселман төркиләренең аң-фикер дәрәҗәсенең күтәрелүенә. Идел буе мөселманнары арасына дини кигапларньщ татытт да ныграк таралуына янә дә бер этәргеч булган дигән фикер бар. Казандагы беренче гимназия матбагасы хакында К Фукс шул сүзләрне яза: «Библия җәмгыятьләренең Рәсәйдәге эшчәнлеге вакытында мин Азия матбагасында аеруча күзгә ташланган хезмәт итүнең шаһите булдым. Ул заманнарда татарлар үз дини китапларын, нәкъ безнең кебек, зур бер тырышлык белән нәшер итәләр иде» Ют арыда берничә тапкыр искә алыш ан священник Е. Малов исә болай дип яза «Ул замандагы хәлләр мөселманнарны китап басуда аеруча җитди һәм тырышып эшләргә этәрә иде Мәгълүм булганча. XIX гасырның беренче ун елында Рәсәйдә Библия җәмгыятьләре оештырыла. Боларнын кайберләре туры- дан-туры мөселманнарга һәм башка диндәгеләргә карата миссионерлык максатларын күз уңында тота иде. Мәсәлән. 1815 елның 18 сентябрендә Әстерханда да бер Библия җәмгыяте оештырылган була Әстерхандагы кебек бер Библия җәмгыяте 1818 елның 2 январендә Казанда да ачыла Менә бу җәмгыятьләр христиан дини китапларын «агартылырга» тиешле халыкларның телләренә тәрҗемә итеп, басып тарата башлый Бу урыс һәм инглиз Библия җәмгыятьләренең эшчәнлеген мөселманнар, әлбәттә, сизмичә калмый. Алар бу жәмгыятьләрнен кемнәргә каршы эш алып баруларын бик яхшы аңлап, бу дошман көчне юк итәргә һәм тегеләргә караганда да күбрәк эшләргә тырыштылар. Азия матбагасында басылып чыккан китаплар мөселманнар тарафыннан гына укылмыйча. христианлыкка күчкән татарлар арасында да җәелеп, аларның йөрәкләрендә элекке диннәренә кире кайту теләген уята иде (Чыгышы белән Дагстандагы Дәрбәпт шәһәреннән булган хаҗи Касыйм Кәзимбәкнең улы Мөхәммәтгали, бик яхшы мәдрәсә белеме алган мирза. Шотландиянен Әстерхандагы Библия җәмгыятендә эшләгән миссионерлар белән аралашып. 1823 елның җәендә христианлыкны кабул иткән һәм Александр исемен алган. Александр Кәзимбәкнең Казан һәм Петербург университетларында төрки һәм фарсы телләре буенча укытучылык итүе, тарихка һәм телгә кагылышлы әсәрләр авторы булуы мәгълүм).
Басма дини китапларның күбәюе һәм ислам мәхәлләләренең яңадан оешуы XIX гасырда, заманында көчләп христианлыкка аударылган төркиләр арасында көчле, яна бер хәрәкәт барлыкка китерә Бу зур бер үҗәтлек белән кире исламга кайту хәрәкәте иде. Христианлыкка аударылган кардәшләреннән аеру максаты белән мөселман төркиләрне башка җирләргә күчерү эше XVIII гасырның ахырларына таба шактый йомшый. Ягъни, бер авылда христиан төркиләрнең саны авыл халкының уннан бер өлешеннән дә артык булмаганга, алар да. мөселман төркиләр дә башка җирләргә күчерелмиләр иде Маловның фикеренчә. ислам дини китаплары күбәйгәч, мөселманнар чукынган кардәшләрен кире мөселманлыкка күчерү уена киләләр һәм XIX гасыр башларында кайбер мулла- абызлар «керәшен» дип аталган христиан төркиләрне исламга тарта башлыйлар. 1908 елда бу эшне күреп алган хөкүмәт «керәшеннәр»не христианлыкта тотып калу максаты белән кайбер омтылышлар ясый. Мәсәлән. Түбән Новгород епискобы Вспьямин заманында муллаларга «керәшеннәр»не котыртырга юл куймау турында хөкүмәтнең бер әмере чыга Түбән Новгород өязендә башланган мөселманлыкка кире кайту хәрәкәте бераз вакыттан соң Казан өлкәсендә дә җәелә. Маловның раславынча, басма ислам китапларының күбәюе мөселманнар арасында исламга тартылу теләген китереп чыгара һәм моның нәтиҗәсендә мөселманлыкка кайту хәрәкәте көннән-көн арта һәм киңәя бара.
Хөкүмәт бу хәрәкәткә каршы бер чара итеп, яңадан исламга кайтырга теләгәннәрне үгетләү өчен төрле җирләргә свяшенниклар җибәрергә боера Бу арада Казан епискобы губернаторларга мөрәҗәгать итеп, үгетче свяшенникларга дәүләт чиновниклары тарафыннан ярдәм күрсәтелүен сорый 1827 елда рухани үгетчеләр «исправникмлар. «дворянский предводитель»ләр һәм жандарм комиссарлары белән берлектә исламга кайту теләге һәм омтылышы булган төркиләрне үгетли башлыйлар, һәр приходта көчләп чиркәүт ә тупланган халыкны бер яктан «рухани аталар» үгетлиләр, икенче яктан, дөньяви агалар яныйлар Ул көннәрдә көчләп чукындырылган мөселманнар соң дәрәҗәдә ныклык белән каршы торалар һәм шуның аркасында күп. авыр михнәтләргә дучар булалар. Дәүләт чинов-никлары да. үгетче свяшенниклар да. үзәктән килгән әмер кушканча, исламга кайту омтылышының җитәкчеләренә бигрәк тә игътибар итәләр, аларны даими күзәтәләр, авылларында булмасалар. башка җирләрдән эзләтәләр, халык белән мөнәсәбәтләрен өзәргә тырышалар, кулга эләккән һәм «җинаяте» исбат ителгән
җитәкчеләрне. «гыйбрәт булсын өчен», -җәзаларга тарталар Моннан тыш. җитәкчеләрне һәм «хаталануларын» дәвам иткәннәрне ныклы һәм озакка сузылган «үгет» астында тоту максаты белән ерак монастырьларга китереп, айлар һәм хәтта еллар буе ябын i оталар.
Көчләп чукындырылганнарның яңадан исламга кайту хәрәкәтләре бөтен XIX гасыр буе искиткеч ныклык белән дәвам итә. Бу гасырның икенче яртысында исламга кайтырга теләгәннәрне үгетләү эшен идарә игүчеләр арасында, татарларга исеме һәм эшләре бик мәгълүм ориенталист профессор Николай Ильминский һәм хезмәтебездә исеме инде берничә тапкыр телгә алынган священник Е. Малов та була. Е. Малов 1866 елның сентябрендә Мамадыш төбәгендәге Елыш авылына «үгетләү» максаты белән үзе китә һәм бер ай шунда торып, бу «үгетләү» эшен күзәтүе турында җентекләп көндәлек яза.
Бу «үгетләү» эшләрендә һәрвакыт бер үк ысул кулланыла. Сонрак заманнардагы «үгетләү» эшчәнлегенә карата «мадам Чечерина» дигән берәү түбәндәге сүзләрне яза: «Кире исламга кайтырга теләгәннәр турында мәхәллә священнигы консисториягә хәбәр бирә Тегесе исә. эшне анализлаганнан соң. шундый бер карар чыгара: 1) Мәхәллә хәле турында жандармерия үзәгенә хәбәр итәргә. Шунда ук үгетләү эшенә керешергә Шулай итеп, жандармерия үзәге бу хәбәрне алыр-алмастан становой пристав, исправник, губернатор ярдәмчесе һәм хәтта губернатор үзе дә бик тиз хәрәкәткә киләләр Шаһитлардан күрсәтмә алына, беркетмә языла һәм һәртөрле җәзалаулар башлана: кайчак болар бөтенесе төрмәгә ябу һәм ерак Себергә сөрү белән тәмамлана. Табигый ки. мондый хәлләрдә карарның икенче өлешен (ягъни үгетләү турындагысын) тормышка ашыру мөмкин булмый»
Менә хөкүмәтнең мондый «көчле» чаралары аркасында яна чукынганнарның бер өлеше XIX гасырда да мөселманлыкларын законлаштыра алмыйлар һәм элекке кебек тыштан православный, тән мөселман булган хәлдә XX гасырга керәләр. Боларның бер өлеше 1905- 1906 елларда кыска гына дәвам иткән хөррият көннәрендә мөселманлыкка кире кайта алалар. 1917 ел революциясеннән соң исә, исламга кайгырта теләп тә кайта алмый калган «керәшен» артык калмаган булса кирәк Аннан сон да исламга күчмәгән һәм үзләрен «керәшен» исеме белән атаган бер төркем татарлар исә яки исламнан бик ераклашкан, христанлыкка исламнан түгел, ә мәҗүсилектән үк күчкән «иске керәшеннәр» булса кирәк. Бүген Татар һәм Башкорт Совет җөмһүриятләрендә .яшәгән бу керәшеннәр үзләрен төркидән аерым бер милли азчылык итеп саныйлар икән Боларның татарларның бер өлеше булып та. үзләрен чукынган мәгънәсенә туры килгән («крещенный» сүзеннән бозып ясалган) «керәшен» исеме белән a ran йөртүләре милләттә диннең никадәр зур роль уйнавын күрсәтә түгелме'’ Бу христианнарның саны 1920 елларда бары тик 200 меңнән генә гыйбарәт иде
Ислам безнең шактый рухи байлыкларыбызны оныттырган һәм юк иткән. Алар арасында мөселманлык өчен зарарсыз, милләт өчен бик кыйммәтле булганнары да бар Казан илендә җаһил муллалар соңгы вакытларг а кадәр төркиләрнең «сабан туе», «җыен» кебек милли халык бәйрәмнәренә каршы төшәләр һәм аларггы дин һәм шәригать исеменә язык саныйлар иде. Шактый милли көйләребез. җырларыбыз һәм башка милли фольклор әсәрләре һәм кайбер гүзәл гореф-гадәтләребез һәм тәҗрибәләребез, милли киемнәребез, надан муллаларның дини карашларына корбан булып киткән. Боларны эзли башласагыз, голсыз, аяк басмаган бер чүлгә төшкән кеше кебек, аптырап калачаксыз Менә бу сәбәпләрдән кайбер өйрәнүчеләр Идел буе татарларының милли үзенчәлекләрен һәм фольклор әсәрләрен мөселман булмаган керәшеннәр арасында эзлиләр
Болардан тыш казанлы тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадсл-әх- бар...»ынын беренче кисәгендә (31 б ): «Керәшен диелгән татарларның теле һәм ирләрнең киеме мөселманнардагы кебек булган хәлдә, хатыннарының киеме мөселман хатыннарының киеменә охшамавы нидән килә икән'.’ Юкса, борынгы заманнарда мөселман горки хатыннарның да кисме шундый ук шәкелдә булып, әкренләп үзгәргән һәм элеккеге шәкел бары тик керәшен хатыннарында калганмы?» дип. шактый кызыксыну уята торган бер мәсьәләгә кагылып үтә. Мин исә мөселман казакь-кырг ызлар арасында ишеткән: «Тггя бирсен1» сүзенең керәшеннәр арасында да кулланылуы турында бер китапта укып гаҗәпләнгән идем Мөселман казакь-кыргызларда бер мәрхүмне искә алын берәр нәрсә ангарга, йә ЭЧӨрге югыналар икән. ашыйсы йә эчәсе ризыкны авызга якынлаштырганда «Тия бирсен!» дип юга кы гу гадәте бар Бу гадәтнең керәшеннәрдә дә булуын мәшһүр миссионер Остроумов «Татарча-русча сүзлек» исемле китабында яза
һәрхәлдә. Идел буе татарлары арасында фольклор әсәрләре, иске гореф- гадәтләр. традициядер һәм тәҗрибәләр буенча тикшерүләр алып барганда, бу христиан төркиләрне дә (керәшеннәрне) истән чыгармаска кирәк.
Югарыда мөмкин булганча җентекләп сүз алып барылган рәхимсез дини басымнар, сәяси эзәрлекләүләр һәм икътисадын талаулар нәтиҗәсендә Казан төркиләренең шактыйлары ата-баба йортын калдырып китәргә мәҗбүр булган. Шулай итеп, алар башкорт өлкәсенә, ар кавеме урманлыкларына. Идел елгасының гүбән агымына. Урал тауларына һәм аръягына. Көнбатыш Ссбергә. казакъ-кыргыз далаларына һәм соңрак Төркестан һәм Җидесу өлкәләренә җәелгәннән җәелә барганнар Казан-йортта урнашкан бу басымнар, изүләр һәм талаулар аркасында бары тик татарлар гына түгел, мөселман түгел чуваш төркиләре дә. фин кавемнәреннән чирмешләр, арлар һәм мордваларнын да бер бүлеге үз нигезләреннән аерылырга мәҗбүр булганнар Башкорг иленә сыенган татарлардан, ар һәм чирмешләрдән ул өлкәдә «типтәр» исемле яңа бер сыйныф барлыкка килә. Бу аларның этник булмаган җыйма исемнәре. Ар (вотяк) өлкәсенә качып киткән казанлыларның бер өлеше көчләп чукындырылудан анда да котыла алмыйлар. Бүген Вятка өлкәсе Глазов урынчылыгында яшәгән һәм ар телендә сөйләшкән «биссрмән» дип йөртелгән кечкенә бер төркем анда көчләп православиегә күчерелгән качак казандылар булырга тиеш дигән фикер бар. Хәтта бисерман сүзенең «басурман» сүзеннән, ә ул сүзнең исә "мөселман» дигәннән үзгәртелгән булуы ачык.
XVI11 гасырда, заманыбыздагы Америкага һәм Австралиягә күчүләр кебек, билгеле бер план белән, хәтта хөкүмәт белән килешенеп күченүләр дә булган Мәсәлән, бүгенге. Оренбург Каргалысына ншез салган Сәет ага Хаялинның 1750 елда Казан өлкәсеннән 200 гаилә күчерүе менә бу төргә карый. Бу 200 гаилә, императрица Елизавета заманында үзләренә киң җирләр бирелү, гаскәр хезмәтенә алынмау, диннәренә кагылмау кебек шартларны хөкүмәткә кабул иттергәннән сон. Оренбург янындагы Сакмар суы ярларына күчәргә риза булалар. Бу татарларны ул җирләргә мондый кулай шартларны кабул итеп күчерүендә хөкүмәтнең дә. әлбәттә, кайбер сәяси һәм икъгисадый максатлары бар иде. Ягъни мәсәлән, хөкүмәт бу казанлыларның анда яхшы колонизатор булачакларын күз алдында тотып, казакъ-кыргыз далалары һәм Төркестан белән алыш-биреш илләрендә файдалы арадашчы булачакларын да өмет игә иде Дөрестән дә. эш хөкүмәт өмет иткәнчә барып чыга Бөек урыс революциясенә кадәр ун мен халкы булган Каргалыга урысларны кабул итмәгәннәр, шуңа күрә анда аптека һәм хастаханә дә ачыла алмаган. Авыл Оренбургның төньягында. Сакмар елгасы ярында шәһәрдән 18 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылның бер ягы Каргалы инешнең ярларына тоташканга, авыл да шул исемдә аталган. Урыс һәм Европа карталарында исә ул Сәет бистәсе дип йөртелә.
Каргалы Мөһаҗирләре турында тарихчы Н. Фирсов шул сүзләрне яза: •Алар монда бу өлкәләр өчен бик кирәк булган тырышлыкны алып килделәр. Рәсәйнен Төркестан белән сәүдә мөнәсәбәтләрендә беренче дәрәҗәдәге оештыручылар булдылар; алар, бик җитди рәвештә алыш-биреш өлкәсендә шөгыльләнү белән бергә, үзләренә бирелгән җирләрне эшкәртүдә дә зур тырышлык күрсәттеләр. Хәтта мамык вә дөге игү тәҗрибәләре дә булды, халкының тырышлыгы аркасында бу яңа татар йорты баеды» 1796 елда Каргалыда булган сәяхәтче Паллас та аны мактап телгә ала һәм халкының бай булуы турында сөйли. Андагы өйләрнең һәрберсенең таги нигезгә корылган булуын, өйләрнең һәммәсендә икешәр яки күбрәк бүлмәләр булуын яза.
Әмма Каргалы Мөһаҗирләренең муллык эчендә яшәүләренә капма-каршы буларак, аларның Идел буендагы төп Казан төбәгендәге кардәшләре хәерчелектә кон итәләр иде Моны Казан өлкәсендә яшәгән халыкның Пугачев фетнәсенә кадәрге аяныч хәлләре ачык күрсәтә. Туган җирләрендә фәкыйрьлек арткан саен, бу төркиләрнең үзәктән чит җирләргә таба агылуы һәм җәелүе дә арга. Пугачев фетнәсе бастырылган вакытларда да бик күп халык төрле җирләргә качып китә. Бу качакларның үз туган илләренә кире әйләнеп кайтулары бик сирәк хәл.
Икенче Екатерина көннәрендә, югарыда да әйтеп үтелгәнчә, казакъ далалары чикләрендәге яңа калаларда мәчетләр төзелеп, казакълар да бу кала-шәһәр- ләргә тартыла башлагач, гаскәри максатларда төзелгән калалар куркынычсыз сәүдә итү җирләренә әйләнгәч, бик күп казанлы бәхет эзләп бу яңа шәһәрләргә күчеп китә. Соңыннан Рәсәй тарафыннан яңадан-яна төркиләр яшәгән өлкәләр басып алынуы, туган җирләрендә кысу-изү астында булган казанлыларга сәүдә һәм үз промышленностен үстерү өчен киң мөмкинлекләр ача иде Менә шундый
мәжбүри һәм ихтыяри мөһаҗирлскләр казанлыларнын КӨНЬЯК-КӨНЧЫГЫШ Европаның һәм гоньяк-көнбатыш Азиянең бөтен киңлекләренә таралуларына китерә Ул җирләрдәге яна шәһәрләрдә сәүдә белән шәт ыльләнг ән казантылардан башка У pa I гау гарыиын аръягында. ка гакъ далаларында. ( сбернен ерак почмакларында Һәм Жндесу өлкәсендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүгә күчкән Катан татарлары да юк түгел иде
Менә бу сәбәпләр аркасында төп Казан йортында төрки халык шактый кими һәм сирәкләнә. Әмма эш бары тик географик таралыш белән генә бетмичә, илиен иҗтимагый эшләре дә какшый, икътисадын көчләре дә кими Югарыда язылганнардан күренгәнчә. XVIII гасырның ахырларында да Идет төбәгендә тәртип урнашмаган иде Урыс чиновниклары белән священник ларының дингә һәм дини оешмаларга рәхимсез һөжүмнәре китереп чыгарган буталчыклыклардан тыш. Мәскәүнең начар идарә итүе нәтижәсендә дә ботен мәмләкәттә хисапсыз талаучылар. разбойниклар барлыкка килә. Боларнын иң күп тупланган жире дә Идел төбәге була. Боларнын талауларыннан халык зар-интизар яши. Бер-бер артлы булып торган һәм. югарыда да әйтелгәнчә. Урта Идел төбәгенә нык бәйләнештәге башкорт фетнәләре һәм ике ел дәвам иткән Пугачев восстаниесе бөтен XVIII гасыр буенча Идел һәм Урал жирләрендәге тынычлыкның астын өскә ки герә
Тәртип булмаган жирдә халыкның тынычлыгын һәм муллыгын кайгыртучы лиләр эшләнә алмавы таоигый. Мәгълүм ки. XVIII гасырда урыс хөкемдарлары әле сугышлар да алып баралар иде бит Бу сугышлар аркасында да халык кырыла, икътисадын эшләр чыгырыннан чыга һәм халык саны кими иде Шуның өсгснә әле мөселманнар «иман ясагын» яки «мөселман булып калу түләвен» дә түләргә тиешләр иде. Халык җирен эшкәртә алмый, авыр ясаклар гүли-гүли. өстәмә хезмәтләр үги-үги тәмам хәерчеләнә. Халык мескенләнә, өметсезләнә. Бердәнбер кәҗәсенең ясак гүләр өчен сатылу ихгималыннан куркып дерелдәгән, тормыш авырлыгы аркасында үз йортыннан бизгән бер халыкның уку-язу турында уйлавы, мәктәп-мәдрәсәләр тотуы, басма китаплар күбәйтүе мөмкин миме? Менә шул кимчелекләр сәбәпле бу халык рухи караңгылыкка тала, озак еллар матди һәм рухи хәерчелек кичерә һәм хәтта үз тарихын да оныта башлый
Шуны да искә алырга кирәк. Идел елгасының Каспий диңгезенә койган урыны һәм Җаск елгасы үзәннәре урыслар кулына күчкәч, төньяк мөселман төркиләре башка ислам өлкәләреннән бөтенләй аерылып калалар Чит тәте мөселманнар белән бәйләнештә юра алмыйлар, алардан дин һә.м гыйлем куәте дә. ярдәм дә ала алмыйлар, а гарга кайгыларын белдерә алмыйлар. Ис гам авторларының яхшы һәм кыйммәтле китаплары бу мәмләкәткә килеп житмн. үткән заманнарда килгәннәре исә урыс вәхшилеге һәм священник лар басымы аегында юк ителә Шул сәбәпле муллаларның кулында яхшы, дөрес дини китаплар да бу гмый My.ii.i ыр г иешле ниш бе гем л пар өчен кирок № гор.<до ю гарәп те ген белмиләр иде һәм аны ул дәвердә, ул мәмләкәттә өйрәнергә мөмкинлек гә юк иде Шул сәбәпле ул дәвер муллалары, башлыча, түбән белемле, тар фикерле иделәр Ләкин аларда иман сау иде. үзләре батыр, нык кешеләр иде Моннан тыш үзләрендә тугры ю г күрсәтү осталыгы булганлыгы да аңлашыла. Кыскасы, ул чорда татарлар урыслар белән уратып алынган хәлдә, линен вә мохигын саклау һәм азаг игү гшеддә бары гикүг көчләре белән генә калган, һәм үз эчләрендә кайнарга хокем ителгәннәр иде Шулай игеп, бу халык бер ялгызы үг иман һәм намус көче белән рәхимсез урыс изүенә, священник-миссионер һөҗүмнәренә каршы ике йог ел буе көрәшү авырлыгын күгәреп кала Шул шәфкатьсез көрәш нәтиҗәсендә халык бөтенләй үк юк оулмаса да. XIX гасырга сон дәрәҗәдә хәлсезләнгән. көчсезләнгән бер хәлдә керә
Will гасырның ахырларына таба урьк хөкүмт пеней мөселман төркиләргә карага сәясәте бераз яхшыра һәм га тарлар ике гасыр дәвам иткән җимергеч һәм каһәрләүче сәясәт төшергән хәлдән котылу чараларын эзли башлыйлар Нәкъ шул вакытларда Идел һәм Урал өлкәсе белән Төрксстан арасында сәүдә кәрваннары да еш йөрер иде.
Оренбург Орск. Трошгк к.гла-шәһәрләренә күчкән һәм хәтта Каганның үзендә дә яшәгән тагарлар. XIX гасырның беренче чирегендә бу Төрксстан белән сәүдә мөнәсәбәт торсны к.гн гы һәм уңышлы ипчән гек күрсәтә гәр Әлсд.ж-әлс Казан өлкәгсин.чг шәкерт горне белем алу өчен Бохарага кигерәләр иде Ул дәвердә Бохар г га чын мәгънәсендә! е гыйлем һәм мәгърифәт хокем сөргән дип рае гый алмыйбг.и Шуның белән бергә, анда бер төркем зур мәдрәсәләр һәм шакгый мо гәррис хә гфә гәр һәм. ү зләре хәерче хәлдә булса ла. бай китапханәләр бар ндс Ул көннәрдә сәяси һәм икътисади хәлләр шундый бер рәвештә иде ки.
казанлы татарлар өчен рухи һәм дини мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүнең тик бер юлы кала Ул да булса — Төркестанга мөрәҗәгать итү юлы иде. Казанлы шәкертләрнең белем алу өчен Бохарага сәяхәтләре XVIII гасырның соңгы яртысы урталарында — Икенче Екатерина дәверендә. Пугачев фетнәсе бастырылганнан соң башланган булырга тиеш. Шулай игеп, бу сәяхәт һәм сәфәрләрнең башлануы өчен бөтен Төркестанның урыслар тарафыннан басып алынуы да. Бохаранын Рәсәйгә кушылуы да кирәк булмаган. (Пугачев фетнәсе 1775 елда бастырылган. Бохара әмирлеге исә 1868 елда Рәсәйнен вассалы булган ) Казанлы шәкертләрнең Бохара өлкәсенә белем эстәр өчен сәфәрләре бөтен XIX гасыр буенча дәвам иткән.
Шулай итеп, XVIII гасырның ахыры —XIX гасырның башы һәм аннан соңгы чорны Казан төркиләре өчен икътисадый һәм мәдәни күтәрелеш дәвере дип билгели алабыз. Чөнки бу дәвердә бик эшлекле сәүдәгәрләр барлыкка килә һәм болар урыс сәүдәгәрләре белән ярыша башлыйлар. Казакъ-кыргыз далалары һәм Төркестан белән булган сәүдә мөнәсәбәтләрендә казан татарлары, тел һәм юл белгәнлектән, гаять мөһим роль уйныйлар XVIII гасырда ук инде Казан шәһәрендә татарларның шактый сабын, шәм һәм тире эшкәртү, кытат дип аталган тукыма һәм саржа туку фабрикалары барлыкка килә Казан тирәсендәге зур авылларда һәм башкорт җирләрендә дә мондый эшханәләр ачыла Шул ук гасырда Казан төркиләре арасында шактый зур байлыкка ия булган капитал хуҗалары күренә башлый. Икенче яктан, Бохарада еллар буе укып белем алган казанлы яшьләр үз мәмләкәтләренә кайталар. Боларнын гыйлем һәм зирәклелек туплаганнары, әлеге бай сәүдәгәрләр арасында ышаныч казанып, шулар ярдәмендә мәдрәсәләр ача вә шәкертләр туплый, анда Бохара ысулы белән дәрес укыта башлыйлар Казан һәм Урал өлкәсендә XIX гасыр буенча мондый мәдрәсәләр күбәйгәннән күбәя Казан. Оренбург. Троицк. Каргалы кебек мөһим шәһәр һәм бистәләрдә берничә зур мәдрәсә ачыла. Кышкар, Мәчкәрә. Сатыш. Эстәрлебаш. Тымытык. Чакмак, Каран. Чәршеле кебек зур авыллардагы мәдрәсәләрнең шөһрәте дә әлеге шәһәр һәм бистә мәдрәсәләренекеннән ким булмый Менә бу хәл Идел һәм Урал өлкәсендә бик алдынгы бер яңалык, хәтта бер төрле фикри күтәрелеш була. Чөнки иске «Шурут әс-Сәлах», «Устуваны». «Фәүзел нәҗат». «Төхвәтел-мөлүк .» һәм башкалардан ары китә алмаган, белемнәре түбән булган муллалар урынына бу чорда инде «Кәлам» (Мөселман дини тәгъ- .тимәтләре) һәм мантыйк укыган, фәлсәфә фәнен өйрәнгән, кайсыбер четерекле мәсьәләләрнең «кылын кырыкка ярган», табигатьтән өстен көчләр турында, рух дөньясы һәм теге дөнья хакында белем белән башларын тутырган, шактый гына назария (теория) һәм фаразиянең әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан йолык- калаган һәм аларны әле бер төрле, әле икенче төрле аңлатырга тырышкан, кыскасы, Бохара «схоластикасы»ның бөтен нечкәлекләре белән миләрен чатнаткан, «тау кебек зур чалмалы, диңгез кебек киң дәгъвалы» дамеллалар күбәя Бохарада белем алганнан соң Казан өлкәсенә кире кайткан кайбер «дамеллалар» (Шиһабетдин Мәрҗани. «Вафиятел-әсляф вә тәхиятел-әхлаф») күп җирләрдә мәдрәсәләр ачып, йөзләрчә яшьләрне озак еллар буе белем туплауга җәлеп итә Шәкертләр үзара гына түгел, Бохарадан килгән укытучылар белән дә сүз көрәштерәләр һәм бәхәсләргә керәләр иде һәртөрле шәрехләрне, аңлатмаларны үзләренчә анализлау, чагыштырулар белән мәшгульләр.
һәм кышкы озын кичләрдә, зәгыйфь шәм яктысында күп итеп китап укыйлар иде. Бер шәһәр яки бистә эчендәге бер мәдрәсәдән икенчесенә генә түгел, башка шәһәр һәм бистәләрдәге мәдрәсәләргә дә төркем-торкем тупланып сүз ярышларына баралар иде
Мондый хәл Болгар ханлыгы дәверендә булганмы? Мөстәкыйль Казан дәверендә бар идеме? Әлбәттә. Ә Казан җимерелгәннән сон. XVII һәм XVIII гасырларда? һич юк Шул хәлдә мондый схоластика өлкәсендә булса да кин белемле хәлфә-укытучыларның күбәюе, хисапсыз санда мәдрәсәләрнең ачылуы һәм бу мәдрәсәләрдә меңнәрчә татар яшьләренең җыелып белем алу белән шшыльләнүе Казан илендә ул көнгә кадәр күрелмәгән бер яңалык, үзгәреш һәм бертөрле фикер күтәрелеше булмыйча ни булсын? Дөресен әйткәндә, бу мәд-рәсәләр тәэсирендә Казан төбәге җәмгыяте танымаслык дәрәҗәдә үзгәрә һәм җанлана: Идел буенда сүнеп барган ислам мәдәнияте шушы мәдрәсәләр йогынтысы астында терелә, халыкта укый-яза белүчеләр күбәя башлый һәм галимнәр сыйныфы, ягъни заманына күрә бер зыялылар катламы барлыкка килә.
Чын дөреслектә. XIX гасырда Казанда урысларның Европа тибындагы университеты булганда татар-төркиләрнең бары тик Бохара үрнәгендәге мәдрәсәләре генә бар иде әле. Урыс студенты Көнбатышның алга киткән фәннәрен өйрәнә.
безнекеләр исә схоластика белән метафизика тирәсендә маташалар иде Бу аерма, әлбәттә, безнен файдага түгел иде Әмма, бер якган. ул чорда бөтен ислам дөньясының диярлек фикер хәяте якынча бер үк дәрәҗәдә булды икенче яктан, хаким милләтнең XIX >асырдагы фикер хәяте белән чагыштыр! анда, безнен бу артталыгыбыз. матди һәм рухи хәерчелектә яшәвебез XVII һәм өлешчә XVIII гасырдагы хәлебез белән чагыштырганда зур бер алга китеш һәм үсеш булып санала ала иде. Моннан тыш. Бохара үрнәгендәге бу мәдрәсәләр дәвере, киләчәктә бәхәс темасы булачак «Ысулы жәдид дәвере» дип аталган яна чор өчен дә бер герле әзерлек булган, һәм бу дәвернең бөтен жәмгыять эшлеклеләрс диярлек (укытучылар, әдипләр, газетачылар һ б ) бу мәдрәсәләрдә белем алган кешеләр арасыннан чыккан.
Бу мәдрәсәләрнең шактый бай үз тарихлары бар һәм бу тарихның күп мәгълүматлары Ш Мәржанинен «Мөстәфадел-әхбар » китабының икенче кисәгендә бирелгән Казый Ризаетдин Фәхретдиннең «Асар» томнары исә Мәржани хезмәтенә кыйммәтле бер өстәмә булып тора Болардан башка мөхәррир һәм мөгаллим Җамал Вәлидинең урысча «Татарларның укымышлылык һәм әдәбият тарихы очерклары» (Петроград. 1923) исемле әсәре белән Газиз Гобәйдулла һәм Гали Рәхимнең бергә язган «Татар әдәбияты тарихы» (Казан. 1923 1927) исемле хезмәтләрендә вә Габдрахман Сәгъдинең дә «Татар әдәбияты тарихы» (Казан. 1926) исемле бер томлык китабында моңа карата мәгълүматлар бар
X
Яна чор
XIX гасырның беренче яртысында, ниһаять, шәһәр һәм бистәләрдә тагар буржуазиясе барлыкка килә, Бохара тибында гына булса да мәдрәсәләр күбәеп, фикер хәяте дә жанлана. Авыл халкы да дини эзәрлекләүләрдән һәм көчле икыисадый һөҗүмнәрдән азат була. Икътисадый тарлык һәм сәяси изү булса да. чынлык)а болар ул замандагы Рәсәйнен дәүләт режимыннан туган һәм бөтен рәсәйлсләр өчен дә уртак булган хәлләр иде
Әмма шул ук вакытта, югарыда да күргәнебезчә, татарлар белем һәм ((тикер туплау максаты белән карашларын Көнбатышка түгел. Кончы! ышка таба борганнар иде Бу хәл ислам традицияләренең бер дәвамы булып тору белән бергә. Идел һәм Урал буе өлкәләренең Көнбатыш дөньясыннан бик ерак га булулары һәм арада бик калын бер «урыс дивары» барлыгына бәй те иде Шул сәбәпле ул дөнья белән бәйләнешкә керү мөмкин тү|ел иде. Көнбатыш гыйлемен һәм фикерләрен гөрки-татарлар бары тик урысларның арадашлы! ы белән генә ала алалар иде. Ләкин, югарыда күрсәтелгән сәбәпләр аркасында, бу төркиләр урыслардан шулкадәр шикләнәләр иде ки. аңардан килгән һәр нәрсәгә шөбһә һәм курку күзе белән карыйлар иде Шуна күрә балаларын урыснын таманча алдынгы мәктәпләренә бирү кая. хәтта, урыс гаиләләре белән аралашудан, шәһәр һәм бистәләрнең урыс мәхәлләләрендә яшәүдән. Европача өс киемнәре һәм баш киемнәре киюдән, өйләрдә яланбаш йөрүдән, ирләре озын чәч һәм мыек Йөртүдән, һәм хәгта урыс телен өйрәнүдән дә бик сакланалар иде Күбесенчә, шәһәрләрдә мөселман төркиләрнең мәхәлләләре аерым булып, мәчетләр һәм мәдрәсәләр дә шунда урнашкан була иде Шул сәбәпле сәүдәгәр белән һөнәрчеләр до урысча бик начар сөйләшә Урыс язуын кайбер яшьләр бары тик «адрес яза алырлык» кына өйрәнә иде. Сәүдәгәрләр күбрәк кәләпүш, калфак, сафьян читекләр, кәвешләр, башмаклар кебек «Азия» товарлары белән алыш-биреш итәләр иде Төркестанда һәм башка ислам өлкәләрендә! е кебек пәрәнжә ябу гадәте булмаса да. хатын-кызларның ирләрдән йөз һәм гел яшерү кебек гадәтләре бар', әмма iiopi-жирләре «хатын-кызлар ягы» «ирләр я> ы» дип бү ленми иде Кыскасы. Казан төбәге мөселман төркиләре. XIX гасырның урталарына кадәр һәм хәгта аннан соң да урыс дөньясы эчендә аерым бер ү тбаш «кончыг ыш кавем» буларак яшәүләрендә дәвам итәләр Бу дәвердә урыслар да хөкүмәт тә моны шул рәвешле кабул игәләр иде Рәсәй хөкүмәте ислам гыйбадәтханәләренә. көнчыгыш тибындагы мәдрәсәләр!ә бик каныкмый башлаган, ана кадәр! е урыс хөкүмәтләре кебек, мөселман төркиләрне иске ысуллар ое юн «агарту» омтылышларын ясамый иде. яна. таманча ысуллар тзләп табу белән дә артык шөгыль- 1Ә1ГМН ә к Xai и. әйтергә кирәк, аларнын бу рәвешле «агарты iy» тарын теләми дә иле Бу хәл Николай Ильминскни кебек миссионер һәм шул ук вакытта сәясәтче вә ориенталнс! телчеләрнең сүзләреннән дә аңлашыла Бохара үрнәген-
дәге Казан мәдрәсәләреннән мөселман төркиләр өчен һичбер файда булмаячагын яхшы аңлаган Ильминский, татарлар караңгылык һәм арпалыкта яшәүләрен дәвам итсеннәр өчен иске мәдрәсәләренә бәйле калулары кулайрак булуын, урысның заманча алдынгы мәктәпләрендә укуның исә. киресенчә, аларның аңнары уянуга, күзләре ачылуга ярдәм итәчәген әйтә, һәм, бу фикерен исбатлау өчен, бер-ике мисал да китерә.
Беренче мисал: Казанда чын Бохара үрнәге булган Күл буе мәдрәсәсендә күп еллар ислам гыйлеме өйрәнеп «икъмали нөсах» иткән Гәрәй Әхмәр углы, югарыда исеме берничә тапкыр телгә алынган миссионер священник Е. Малов белән әңгәмәләре нәтиҗәсендә православиегә күчеп, мөселман-төрки мохиттан аерылган. Икенче мисал: беренчесенә капма-каршы буларак, Рәсәй үзәгендәге Пенза шәһәрендә урыс гимназиясендә укыган Муса Акьегетзадәнең төрки милли хисе уянып, шул сәбәптән ул урыс мәктәбен бетерер-бетермәс үк Казанга, аннан соң Истанбулга күчеп киткән һәм анда төрки дөньяга һәм исламга хезмәт итә башлаган.
Чынлыкта бу мәдрәсәләрдә кешегә тормыш итүдә ярдәм кыла торган гуманитар гыйлемнәрнең эзе дә юк иде. Мәктәп баласының азмы-күпме этник асылын, килеп чыгышын, үз халкының тарихын өйрәнүенә хезмәт итәрдәй һичбер мәгълүмат бирелми иде. һичбер тел. хәтта яхшы бер укытучы булыр өчен зарури булган гарәп теле дә адәм рәтле итеп укытылмый иде Төрки телнең дәрес буларак укытылуы турында сүз дә алып барылмый. Югарыда кайбер уңай яклары да атап үтелгән бу мәдрәсәләрдә, чынлыкта, шәкертләр дөньяда кешегә яшәү теләген хис итеп белемгә омтылу урынына, бернинди максатсыз, бернигә дә исәп тотмыйча, заманасы күптән үткән, урта гасырлардан калган бер төркем кирәксез һәм мәгънәсез нәрсәләр белән башларын тутыра иделәр.
Татарлар ул дәвердә урыс теленә әһәмият бирми, урыс уку йортларына бармый, шуңа күрә араларында заманыңча зыялылар юк дияр дәрәҗәдә аз иде. Урыс гимназиясендә укыганнан соң урыс югары уку йортларында белем альт, хокукчы (юрист), табиб, мөһәндис (инженер) һ. б булып эшләгән берән-сәрән татар белгечләр башлыча борынгы аксөяк токымына караган морзалар сыйныфыннан иделәр. Алар кип төрки катламнан ераклашкан, милләпәшләренең иҗтимагый мәсьәләләре белән әллә ни бәйләнешләре булмаган, күбесенчә урыслар белән аралашып, гаилә эчендә урысча сөйләшкән бер төркем кешеләр иде. Милләттәшләре дә аларны бик өнәп бетермәс, алар белән бәйләнештә тормас иделәр һәм аларга. ничектер, юлдан язган, үз төркеменнән аерылып, чит төркемгә кушылган, адашкан бер мескенгә караган кебек карыйлар иде.
1804 елда, димәк, император Беренче Александр заманында, Казанда урыс университеты ачыла Бу — Рәсәйдә, Мәскәү университетыннан сон, вакыт ягыннан икенче университет иде. Бу хәл ул замандагы урыс хөкүмәтенең Идел-Урал өлкәсенә никадәр әһәмият биргәнлеген күрсәтүе белән дә игътибарга лаек. Урыс чыганакларыннан аңлашылганча, ул вакытларда Казан мәгариф системасы Рә- сәйнең көнчыгыш өлкәләргә булган ихтыяҗына җавап бирерлек, дөресрәге, «мөселманнар белән аңлашу һәм килешү» сәясәте зарурлыгына туры килерлек бер сурәттә оештырылган иде. Казан университеты да бу өлкәләрнең җирле халкы белән бирегә килеп урнашкан чит кавем халкы, ягъни урыслар арасында бер «бәйләүче чара» вазифасын үтәячәк иде.
Университет башта кечерәк күләмдә, югарыда телгә алынган беренче гимназия бинасында ачыла Беренче профессорларның күбесе чит илләрдән, төгәлрәк әйткәндә, алманнар иде. Болар арасында Бартельс. Фукс. X Фраен аерылып торалар «Яңа сәясәт» таләп иткәнгә, 1836 елда Оренбург мөселман яшьләреннән 20 кешенең Казанда табиблык гыйлеменә өйрәтеләчәгенә карар бирелә. Ул вакытларда Казан университетында Шәрекъ телләрен укыту да көчәя. Болардан тыш, университет каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте дә оеша. Аның кайбер әгъзалары Болгар һәм Казан (ханлыкларының) үткәне, борынгы истәлекләре, этнологиясе, этнографиясе белән дә шөгыльләнәләр Бу җәһәттән Н Фирсов. Шпилевский, Березин. Катановларны атарга мөмкин.
XIX гасыр башында ачылган Казан университетының гыйлем, мәдәният һәм фикер үсешендә уйнаган роле, һәрхәлдә, кечкенә булмаган. Университетның медицина, хокук, математика, тарих-филология факультетлары була. Башта биредә бер Шәрекъ телләре курсы да эшли. Әзәрбайҗан төркиләреннән Дәрбәнт шәһәреннән хаҗи Касыйм углы Мөхәммәтгали Кәзимбәк, 1823 елда христианлыкны кабул итеп Александр исемен алганнан соң. Казан университетында төрки һәм фарсы телләрен укыта һәм аның православиягә күчкән ир туганы Габдесат- тар да биредә төрки телләр укытучысы булып эшли. Казанлы Ибраһим Хәлфә
утлы (Хәлфин) исә 1812 елда ук бу университетка төрки телләр укытучысы итеп билгеләш ән була һәм алдагы елда Шәрекъ әдәбияты адъюнктлыгына сайланыла һәм әле генә исеме телгә алынган алман Фраен белән бергә эшли башлый 11 Хәлфин. студентларына бер дәреслек итеп. 1819 елда «Әхвале Чышыз хан вә Аксак Тимер» исемле бер әсәр дә бастыра Моннан тыш XX гасырның башларында бу университетта Себернен сагай төркиләреннән Катанов исемле бер төрки телләр профессоры бар иде ки. дине христиан иде һәм дә урыслашкан иде. тик кыяфәте белән алтайлы иде (Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан Кагано- внын бай китапханәсе Торкия хөкүмәте тарафыннан сатып алынды Шул китап* журналлар Истанбул университеты «Төркият институты» китапханәсенең нигезен тәшкил иттеләр Ул көннәрдә Истанбулда Мәгариф эшләре мөдире булган Наил бәй исемле бер кешенең һәм асылы белән безнең ватандашыбыз булган мәрхүм Гомәр Тереголның бу китапханәне сатып алу йомышы белән Казанга килүләрен хәтерлим.)
XIX гасырның урталарына кадәр университет мохитендәге гыйлем һәм фикер хәрәкәтләре бу өлкәдә Бохара (акыл) юнәлеше белән яшәгән Казан мөселман төркиләре арасына бик үтеп кермәгән. Университетта татар балаларыннан бик аз кеше укыган, аларның да күбесе асылы белән Казанлы түгел иде Казан университеты 100 еллык хәятендә татар-төркиләрдән нибарысы 9— 10 табиб. 3—4 хокукчы һәм телче чыгарган Аларның да мөселман төрки иҗтимагый хәятендә теге яки бу төрле роль уйнаган булулары мәгълүм түгел
Шуның белән бергә, XIX гасырның соңгы яртысында, ягъни университет оештырылып ярты гасыр үткәч, университет мохитендәге гыйльми һәм мәдәни хезмәтләр һәм фикер хәрәкәтләре Болак каналының аръягында! ы «азияви» хәяттә яшәгән Казан төркиләре арасында да жиңелчә генә булса да чагылыш таба. Бу чагылыш нәтиҗәсе буларак. «Болак аръягы» мохитендә тәрбияләнгән. Бохара үрнәгендәге мәдрәсәләрдә белем алган кайбер кешеләр урыс телен өйрәнә. төрле темалар! а караган урысча әсәрләр укый «Болакнның мөселман мәхәлләсе тарафыннан караганда. арты яктагы фикер хәрәкәтләре белән, гыйльми һәм мәдәни хәят белән бәйләнешкә керә башлыйлар Акыл-ан юнәлеше үзгәрүдә моның зур тәэсире була. Мондый кешеләрнең иң танылганы Каюм Насыйри. Шуңа күрә бу язучы һәм фикер иясе хакында бераз мәгълүмат бирү файдалы булачак.
Яңа дәвернең алдынгыларыннан. Казан төркиләренең фикер һәм мәдәни хәятендәге яңа дәвернең алдынгыларыннан берсе һичшиксез, язучы һәм галим Каюм Насыйри
Аңа алдынгы урын казандырган эш язучылы! ы һәм гарихи эзләнү-онрәнү эшчәнлеге була. Урыс гыйлем һәм фикер ияләре мохите белән бәйләнеше нәтиҗәсендә яңача фикерләү, яңача уй йөртү, яңача тормыш итүгә ия. Яна ысуллар кулланды. Казан татарлары телендә календарьлар, әсәрләр язып бастыра башлады. Казан төркичәсендә китап язу әле яп-яңа бер эш иде Мондый эшкә керешү таеп һәм гөнаһ санала иде. Мондый язучының милләттәшләре тарафыннан ниндидер бер хуплау һәм яклау табуы мөмкин түгел иде «Урам |еле»ндә язылган андый әсәрләрне бастыру да гаять тә авыр иде. Шулар! а да карамастан. Каюм Насыйри искиткеч бер коч белән үз төрки телендә әсәрләр яза сонгы сулышына кадәр зур кыюлык һәм түземлек белән юлын дәвам игә., һәм үг акчасына бастыра тора. Укыган, хуп күргән кеше бармы, китаплар сатыламы? Ут болар! а бөтенләй әһәмият бирми, баш күгәрмичә, ял итмичә, эсссне-суыкны белмичә яза да яза Чөнки аны «Аллаһ язар өчен яраткан иде»
Урысчадан гына түгел, гарәпчәдән, госманлы төркичәдән дә әсәрләр тәрҗемә итте. Бу тәрҗемәләрнең кайберләренең халыкны татарча укуга гарту максаI ы белән эшләнүе дә мәг ьлүм һәм Насыйринын оригинальлеге бу гына ла түгел. Ул. . үзен бер вәкиле санаган Казан татарларының бары тик «мөселман» гына булмыйча, бер милләт гә булуына инана Бу милләтнең үт кагыйдәләре, үзенчәлекләре нечкәлекләре булган бер теле бар б> халыкның халык әдәбияты. МИфдәре фольклоры бар Болардан тыш. бу юрки кавемнең lan.iii дәш,яда!ы үзгәрешләрдән, яна фәннәрдәй һәм алдынгы фикерләрдән дә хәбәрдар булуы кирәк һәм. ниһаять, бу кавем тәүләтнен рәсми телен дә өйрәнергә тиеш Янәшәсендә*яшәгән урыс кавемен ы ганып белергә, мәмләкәт хәл иреннән һәм дәүләтнең кануннарыннан хәбәрсез яшәмәскә тиеш Катан төркичәсенең !рам- матикасын яза. дөрес язылыш һәм җөмлә төзелеше кагыйдәләрен билгеләргә тырыш 1 \ I сү I ык юш һәм 6отарны язганда горки тамыр!а нигсиәнсп агама лар уйлан таба зур бер ихтыяр көче белән Казан татарларының фольклор әсәрләрен җыя һәм баегыра. Татарлар өчен урыс теле грамматикасын һәм
сүзлеген төзеп бастыра. Урыс тарихына караган, математика, табигать фәннәре, тарих, география, анатомия, физиология, педагогика, физик тәрбия, ботаника, хәтта аш-су сәнгате буенча да әсәрләр яза.
К Насыйри төрки дөньяның иң күп язган һәм язганнарын бастырып таратуга ирешкән бер шәхесе Басылган әсәрләренең саны гына да кырыктан артык булып (календарьләрен дә кертеп), боларның бит саны дүрт меңгә җитә.
К Насыйри татар теле дигән Казан төркичәсенең мостәкыйль бер тел булуын исбат итеп, әсәрләрен бу телдә язарга тырышса да. госманлы төрек вә чататай китап телләренең тәэсиреннән дә котыла алмаган һәм татар язу теленең гарәп вә фарсы телләре ярдәменә мохтаж булуы белән килешкән..
«Кавагыйде китабәт» исемле әсәрендә до шундый сүзләр яза «Үз телендәге сүзләрне тикшерми торып, башка телдән сүз алу. кирәк сөйләмдә, кирәк язуда ялгыш бер эш санала».
Болардан аңлашылганча. Насыйриның татар теле турындагы фикерен кы- скача гына шул рәвешле әйтергә мөмкин: 1) татарча—чагатай теленең бер тармагы һәм бу телгә бик күп хосуслардан туры килә. 2) Моның белән бертә. үзенә хас кагыйдәләре һәм ысуллары бар. 3) Сүзләргә бик бай булмаганга, гарәп һәм фарсы телләренең ярдәменә мохтаж бер хәлдә. 4) Сайрак урыннары бу телләрдән сүзләр һәм гыйбарәләр алып тутырылган очракта, татар теле башка телләрдән һич тә түбән түгел, хәтта кайбер хосусларда. бигрәк тә фигыльләр өлкәсендә, алар белән чагыштырганда өстенрәк тә. 5) Башка телләрдән бары тик татар теленең үзендә булмаган сүзләр генә алынырга тиеш.
Әмма биредә фикер ялгышлыгы ачык күренә. Беренчедән, татарча дип аталган халык сөйләм теле чагатай теленең бер тармагы була алмас, чөнки чагатай теле сөйләм теле булмыйча, бер ясалма язу теле, ягъни китап теле
Без санаган бүлекләрнең өченчесенә килгәндә, бер тел хакында һичбер шартсыз фәкыйрь-ярлы дип. яисә бай дип хөкем йөртү дөрес түгел. Бер кавемнең теле мәдәнилек дәрәжәсе белән бәйләнгән була Мәдәнилек ягыннан артта калган кавемнең теле дә артта калган һәм ярлы була мәдәнияттә югары күтәрелсә һәм алга китсә, теле дә алга таба үсә һәм байый. Ягьни культура үскән саен яңа төшенчәләр күбәя һәм аларны әйтеп бирү өчен яна сүзләргә ихтыяҗ туа Менә бу яңа сүзләрне чит телләрдән алу. ягьни әзергә-хәзер тору мөмкин булган кебек, аларны үз телеңнең тамырларыннан ясау, яңа сүзләр барлыкка китерү дә мөмкин Беренче юлдан барганда телгә, бигрәк тә язу теленә башка телләрдән сүзләр кереп тула: икенче чарага мөрәҗәгать иткәндә исә тел. бигрәк тә әдәби гел. үз нигезендә ясалган яңа сүзләргә байый... К. Насыйри да үзе язган грамматика. математика һәм география китапларында төрки тамыр сүзләрдән яна атамалар ясау тәҗрибәсенә омтылган. Татар теленә караган ике томлык «Ләһ- җәи татари» әсәрен төзегән. Әмма Насыйриның бу сүзлегендә татар теленнән артык күп материал бирелмәгән Ул Әхмәт Вәфик пашаның «Ләһжәи госмани» үрнәгендә ашыгып язылган бер әсәргә охшаган һәм ул бер татар сөйләме сүзлеге булудан бигрәк, уйлап чыгарылган, эшкәртелгән бер «Казан китап теле сүзлеге» дип атала ала.
К Насыйри. әсәрләрендә татарчаны кулланырга тырышса да, Җамал Вәлиди дә билгеләп үткәнчә, кирәк сүзлек ягыннан, кирәк стиль ягыннан булсын, чагатай һәм госманлы телләре тәэсиреннән котыла алмаган
К Насыйриның сүнмәс көч һә.м какшамас ныклык белән туплаган татар фольклоры материаллары «Кырык бакча», зур күләмле «Фәвакиһелжөләса» әсәрләре белән «Казан календаре» исемендәге елнамәләрендә урнашкан. Болардан фәкать «Фәвакиһелжөләса» да гына да 28 табышмак. 118 җыр. «Сәламнамә». • Чәй бәете». «Уңмаган килен» дип аталган өч бәет һәм 315 мәкаль бар.
К Насыйриның тазар фольклоры өлкәсендә эзләнү-өйрәнүләре. әлбәттә, университет гыйлем һәм фикер мохитында да чагылыш тапмый калмаган Шулай итеп. Насыйри бу хезмәтләре буенча университет янындагы «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте» әгъзалыгына кабул ителгән һәм бу җәмгыять җыентыгында аның туплаган кайбер татар халык әдәбияты үрнәкләре басылган...
1880 елда «Урыс география җәмгыяте» җыентыгының этнография бүлегендә (6 т . 241 270 б.б.) Насыйриның «Казан татарларының халык ышанулары һәм гореф-гадәтләре» исемен йөрткән әһәмиятле бер әсәре дөнья күргән Ул борынгы төркиләрнең табынуларын өйрәнүчеләр өчен мөһим бер материал булып гора.
Югарыда да искә алынганча. Насыйри календарьлар төзү белән шөгыльләнгән 1871 елдан 1897 елга кадәр (өч елны исәпкә алмаганда) «Казан календаре» исеме белән елнамәләр чыгарган Бу елиамәләр. һәр ел кабатланган гадәти календарь мәгълүматларыннан тыш. төрле әдәби, тарихи һәм иҗтимагый
гапрнпяп!* К<> лачлап- альманах яисә журнал рәвешен алган Насыйри бу v’» w.к‘“’бср милли, тарихи риваятьләрне, җырларны да нәшер итүе . -г.пиа-Г," Х - гасырга һәм XIX гасыр башларына караган милли тарих . гЫН бирсп< азмы‘кҮпме тарихка да хезмәт иткән һәр өлкәдә каләм тирә ә оу мөхәррир, кин халык массаларын укуга жәлеп итү һәм дөньяви хәоәрләрне халык арасына жәелдерү юлында да. асылы белән төркняле Әхмәт Мидхәт әфәнде кебек, бик зур хезмәт күрсәткән К Насыйри шул ук заманда бер тароияче-педаюг та булган: үзе шәхсән укытучылык иткән, шактый күләмдә мәктәп дәреслекләре язган.
Шул ук дәвердә каләм тотып, кайбер әдәби һәм тәрҗемә әсәрләр чыгарган ш11?! каибсР<Л ‘<>р дә бар иде. Бу вакытта календарьлар бастырган му лла Шиһап I әхмәтулланы (Рәхмәтуллин). тәрҗемәләр белән шөгыльләнгән Фатих Халидине. 1 абдулла Фәезханны. Габдрахман Ильясины искә алу урынлы булыр Ьолардан I Фәезхан» Татар теленә гыйльми сарыф» (1887) исемле кечкенә бер грамматика һәм Рәсәй төркиләренең иҗтимагый һәм икътисади хәлләренә багышланган «Мухаррикол әфкяр» («Фикерләр этәргече» 1893) исемле бер китап та бастырган. Ильяси исә татарлар арасында беренче тапкыр «Бичара кыз» исемле 4 пәрдәлек бер драма әсәре язган Бу язучының антиподы булган Ф Халиди «Рәдде бичара кыз» исемле бер пьеса бастырган
„ К. Насыйри Казанда урыс гыйлем һәм фикер иясе кешеләре белән аралашып сөйләшүләре нәтиҗәсендә заманының алдыиг ы фикер агымнары белән һәм яна гыйльми ысуллар белән танышлык булдырганда, нәкъ XIX гасыр уртасында (1849 елда) бер мулла Бохарадан Казанга дини ислахчы һәм милли тарихчы сыйфатында кайта һәм бу өлкәгә яна рух. яңа фикерләр китерә Бу мулла Шиһабетдин Мәрҗани Бохарада укыган башка Казанлы муллаларга охшамаган, чөнки ул бу шәһәрнең мәдрәсәләрендә өйрәнелүе гадәткә кергән дәресләрне тынлау һәм саны бик чикләнгән дини тәгълимат вә мантыйк китапларын уку белән генә канәгатьләнмичә, ислам гыйлемен төп чыганаклардан өйрәнү юлын тапкан. Бохара мәдрәсәләрендә укытылмаган һәм андагы мөгаллимнәр тарафыннан онытылган дөньяви фән тармаклары белән да шөгыльләнгән, аеруча тарих гыйлеменә әһәмият биргән. Әмма Мәрҗанинегг дин һәм дин гыйлеме хакындаг ы карашының формалашуына һәм тарих белән шөгыльләнә башлавына Бохарадан соң ике ел Сәморкандта калуы сәбәп була, чөнкн бу шәһәрдә бер дин галиме вә фикерле казый Әбү Сәетнең файдалы дәресләрен алуда дәвам игә һәм аның китапханәсендәге кыйммәтле әсәрләрне төп чыганактан укый Шуның нәтиҗәсендә тарихи һәм дини эзләнүләрнең дөрес юлын вә методологиясен таба
Ш Мәрҗани Бохарага 1838 елның 12 декабрендә барган 1849 елда исә. шактый мөһим кулъязма китаплар һәм букча-букча гыйльми язмалар белән төянеп. Казанга кайткан. Ул кайткан вакытта тагар җәмгыяте шактый сизелерлек үзгәргән була дини мәдрәсәләр барлыкка килгән, шәкертләр күбәйгән, төрле мәсьәләләр белән кызыксына торган, дөнья күргән әсәрләрне укып, а.гарг а теге яки бу шәкелдә бәя бирә алырлык бер катлам туган була Ш Мәрҗани Бохарадан кайтып эшкә тотынган вакытта Казан татарлары мохите XVII һәм өлешчә XVIII гасырдагы кебек караңгылыкта булса, мәдрәсәләр, мөгаллимнәр һәм шәкертләр булмаса. Мәржанинсн гарәпчә язылган әсәрләренә бөтенләй җирлек тә табылмас иде һәм ул китаплар бу мәмләкәттә шул дәрәҗәдә шартлау китереп чыгара алмаслар иде Чөнки аңлаучысы һәм кызыксынучысы табылмаган бер фикер һичбер вакыт шау-шуга, уянуга сәбәп була алмый һәрхәлдә, ул көннәрдә Казан илендә азмы-күпме яңача фикерләү хәрәкәтләре сиземлән.» иде инде Мәрҗани исә кайбер яна дини һәм иҗтимагый фикерләре беләгг шушы хәрәкәткә яна бер юнәлеш биргән һәм ул вакытка кадәр хөкем сөргән ялгыш карашларны төзәткән
Табигыйдер ки. болар бөтенесе мәдрәсә шәкертләре арасында уяну һәм уйланулар!а этәргеч булган Мәрҗанинең гарәпчә язылган дини китапларында! ы фикер хәрәкәтләре менә шушында _
Бохарадан яна фикерләр алып кайткан Мәрҗани Казанда бары тик кайбер Дини фәлсәфәгә кагылышлы бик җитди һәм әһәмиятле әсәрләрен язып кына калмый. 3vp бер тырышлык белән җирле тарих мәсьәләләре белән дә шөг ы ть- ләнә башлый Аның гарәпчә язылган төрки Караханилар династиясенә караган «Горфәтел хәвакыйн ли-гарфәтил хавакыйн» әсәре Казанда 1864 елда басылган Ә 1877 елда исә Болгар белән Казан чоры тарихына караган кечкенә бер төркичә хезмәте туа I ыйлалатез-заман фи тарихи Болгар вә Казан» Бх хезмәте урыс галимнәрен, г» гә игътибарын жәлеп иткән, ул. беркадәр кыскартылып, мәшһүр тел галиме В Раллов тарафыннан урысчага гәржемә ителгән һәм 1877 елда узган
Бөтенрусия археология, тарих вә этнография жәмгыятенсн IV конгрессында укылган Радтовнын бу тәрҗемәсе. татарча топ тексты белән бергә. «IV археология конгрессы хезмәтләремнең I томында басылган.
Мәржанинен төп әһәмиятле тарихи хезмәте «Мөстәфадсл-әхбар фи әх- вали Казан вә Болгар» әсәренеп Казан һәм Урал төркиләрендә милли тарихка ихтирам хисе уятудагы роле һәм тәэсире зур булган Бу сүзебезне бераз аңлата төшик Ике гасыр буе рәхимсез урыс изүенә дучар ителгән һәм урыс вәхшәте аркасында тарихи язма истәлекләрен югалткан татарлар XIX гасыр урталарына таба үткәннәрен оныта башлыйлар. Әмма халык үз телен онытмый. Идел Болгарларына һәм мөстәкыйль Казан ханлыгы чорына карат аи төрле риваятьләрне. хикәятләрне саклый иде. Тик шанлы бәйсезлек чоры һәм бабаларның каһарманлыклары турында тарихи мәгълүматлардан хәтта алдынгы карашлы муллалар да хәбәрдар түгелләр иде. Мәржанинен «Мөстәфадел-әхбар»ынып I кисәге менә шундый бер чорда дөнья күрә. Ул беренче мәртәбә Казанда 1885 елда, икенче тапкыр исә 1897 елда басылган Автор әсәренең бу өлешендә Идел болгарлары һәм мөстәкыйль Казан дәүләте тарихы турында сүз алып бара Урта Азия. Алтын Урда һәм Чыңгыз хан династиясе турында да тарихи мәгьлүматлар бирә (Нәҗип Асым бәй 1914 елда Истанбулда басылган «Төрек тарихы» исемле хезмәтендә, искәрмәдә Мәржанинен Идел болгарларына һәм хазар төркиләренә караган мәгълүматның бөтенесен дә диярлек китапның 65 битен сүзгә-сүз күчереп биргән.) Китапның икенче бүлеге исә казанлыларныц урыс буйсындыруы аегындагы дәверенә караган материалларны эченә алган Хезмәтнең бу өтешендә без танылган имам һәм мөгаллимнәрнең, мәшһүр казанлы шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләрен укыйбыз: XIX гасырда Идел буенда эшләп килгән мәдрәсәләрнең тарихына караган мәгълүматлар табабыз («Мостәфадел-әхбар »нын икенче кисәге авторның үлеменнән сон. 1900 елда басылган). Мәржани бу хезмәтенең I кисәгендә Идел болгарларының төрки ыруына карагайлыкларын тирән белеменә таянып исбат итә, болгарлар белән хазарларның бер үк кавем булуларын раслый. «Бу кыпчак һәм хазарның төрки булуларына асылда шөбхә юк» һәм «бу кыпчак һәм хазарлар хәзерге халык булмаса. алар кебек көчле һәм кыю. күп санлы халык кая китеп беткән соң?» — ди Ягъни тарихчы галим Мәржани бүгенге Идел буе татарларның тарихта кайчак болгар, кайчак кыпчак (коман). кайчак хазар дип йөртелә торган кавемнең дәвамы, дигән фикерне алга сөрә, бу ил халкына «татар» исеме тагылуның, кайбер Төркестан төркиләреңә «үзбәк» исеменең тагылуы кебек мәг ънәсез һәм ниг езсез бер күренеш булуына ишарә ясый
Иске Бохарадан яңа фикерләр китергән тарихчы һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәржани 1889 елның 18 нче апрелендә 72 яшендә Казанда үлә
XI
Яна әдәбият
—. _. дел буенда борынгы заманнарда, әйтик. Идел болгарлары дәверендә, кнн И мәгънәсендә әдәбият (язма әсәрләр) бар идеме? Бу сорауга кистереп «юк»
дип җавап биреп булмый. Тик шулай да бүгенгә кадәр кайбер кабер ташларында бик кыска һәм аргык зур әһәмияте булмаган язмалардан башка. Болгар дәвереннән калган язулы бер әсәр дә табылганы юк.
Мөстәкыйль Казан ханлыгы чорында язма әсәрләр булганлыгына ишарә итүче кайбер нәрсәләр турында хезмәтебезнең Казан ханлыгы чорына багыштан- ган бүлегендә әйтеп үгкән идек Тик бу дәвердән «әдәбият» дип агарлык әһәмиятле язмалар калмаган, ахрысы. Булганнары исә елъязма кисәкләреннән һәм югарыда телгә алынган Сәхибгәрәй хан ярлыгыннан гыйбарәт бугай.
Урыс басып алуыннан соң. XVII XIX гасырларда Идел-Урал төркиләрендә язма әдәби әсәрләр булганмы’ Казан төркиләренең әдәбияты тарихын өйрәнү белән җитди шөгыльләнгән казанлы ике галим (Газиз Гобәнду ллии белән Га ли Рәхим) бу өч гасыр эчендә халыкта киң таралган бер төркем әсәрләрне саныйлар Болар арасында бары өчесе генә азмы-күпме әһәмияткә ия. Бу ике авгорнын «Татар әдәбияты тарихы» исемле әсәрендә. «Иске әдәбият» исеме астында алынып. тиешле дәрәҗәдә анализланган һәм тәнкыйть ителгән бу оч әсәр түбән-дәгеләр: 1) Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихы Болгария»се. 2) Мәшһүр Рәшидетдиннең «Җамнгыт тәварих» әсәреннән файдаланып. Җәлаирлы Кадыйргали би тарафыннан асылы белән татар булган Мәскәү патшасы Борис Годуновка багышлап Касыйм шәһәрендә язылган әсәр. Бу әсәрнең исеме исә хәзер генә искә
алыш ан ике автор тарафыннан да һәм урыс галиме Ьерезинның «Шәрекъ тарихчылары китапханәсе» исемле әсәрендә дә ачыкланмаган 3) Хезмәтебездә Казан ханлыгы турында сүз барганда искә алынган һәм 1819 елда Ибраһим Хәлфин тарафыннан бастырылган «Әхвәле Чыш ызхан вә Аксак Тимер» исемле әсәр
Тарихи характердагы бу өч әсәрнең беренче һәм өченчесенең тарихи кыйммәтләре юк дәрәҗәсендә булса да. боларнын гел тарихы өчен әһәмитле булхлары инкяр ителә алмас
Моннан тыш, XVIII XIX тасырларда Идел буенда кулъязма рәвешендә таралган. XIX гасыр башында Казанда гарәп хәрефләрендә дә басучы бер матбага ачылтач. басылып таратылган дини-мистик эчтәлектә булган берничә китап бар. Боларнын чынлыкта дини караштан да әллә ни зур кыйммәте юк Мондый «әдәби» әсәрләргә караганнан соң. Идел буе татарларында XVIII гасыр ахырларына кадәр фикер үсешенең бик зәгыйфь булуы һәм бу җәһәттән теге яки бу фикер агымының чагылышы дип әйтерлек әдәбиятның да булмавы аңлашыла Күренгәнчә, бу дәвердәге язма әсәрләрнең күбесе (бәлки бөтенеседер до) ярым-ярты «тарихи әдәбият», яки җитдилектән мәхрүм «дини әдәбият» Матур әдәбиятка карата исә бары тик XVIII XIX гасырларда яшәгән кайбер назымчы шагыйрьләрнең генә Шигъри әсәрләрен атый алабыз. Бу әсәрләр турында Г Газиз һәм Г Рәхим хезмәтендә «Борынгы шагыйрьләр» дигән баш аегында сүз алып барыла Бу назымнарның күбесе мәрсия, мәдхия, касыйдә, мөнәжәт шәкелендә булып, араларында кайбер газәлләр, хәтта мәхәббәт шигырьләре дә бар Бөтен бу «борынгы әдәбият» нын чәчмә һәм шиг ьри әсәрләрендә кулланылган гел һич тә оригиналь бер гел булмыйча, чат атай, госманлы төрек китап телләре белән берникадәр Казан төбәге халык сөйләм сүзләре катышкан авыр һәм корама бер тел иде Мондый язу теле XIX гасырның соңгы яртысында ижат иткән III Мәржанн тарафыннан да дәвам иттерелтән Әмма галимнең язмаларында Казан төрки теле чагы тхнын шактый артканлыгы күзгә ташлана. Шул ук вакытта Казан төркиләренең яна әдәбияты һәм ул әдәбиятның яңа теле, һичшиксез. Каюм Насыйридан башланган дисәк, ялгыш булмас Дөрес. Насыйрины ла чат атай һәм госманлы әдәби тс гләрс тәэсиреннән бөтенләй азат дип әйтеп булмый Шулай да. моннан соңгы язу тезенең Казан зорки теленә нигезләнергә тиешлеге турындагы фикерне бөтен җитдилеге белән ул алга сөрә Насыйринмң яңа язу теле хакындагы фикерләрен һәм ул телне барлыкка китерүдәге хезмәте турында югарыда сүз булды Төньяк төркиләренең ике ислахчысының берсе 111 Мәржанн тарихи әсәрләр ижат иткән, икенчесе К Насыйри күбрәк гелг ә баг ышлаш ан әсәрләр язган Аларлан соң Казан өлкәсен* дә әдәби әсәрләр дә барлыкка килә башлый Мәсәлән, әле бу ике ислахчының исәнендә, яг ьни 1885 елла. Пенза урыс г нмназнясендә укыт ан Муса Ак ьег егзадәнск «Хисаметдин менла» исемле, яңа заманны чагылдырган бер әсәре басылып чыга Бу әсәр тел ягыштан яңалык ки гермәсә дә. яна заман хикәяләре стилендә язы туы белән Казан та гар әдәбиятында яна бер юнәлеш ачкан Язучы бу әсәрендә Казан татарлары иҗтимагый тормышыннан алып, әдәбият сәхнәсенә ягы обратлар чыгара Болар шул заманның татар җәмгыятендә хөкем сөргән тәртип гордой рига түгеллекләре хакында сөйлиләр, халыкның аң-бслем дәрәҗәсен кү гәрү һәм иҗтимагый юрмышка беркадәр хөррият рухын җәелдерү теләк төрен бел дерәл әр Бәген бу маҗараларның каһарманы бер яшь укымышлы Әсәр шул зыялының исеме белән аталган.
Акъсгетзадә бу әсәреннән соң башка хикәя һәм роман рәвешендә һичбер әсәр язмаса да. анын эзеннән барып, мәйданга яңа язучылар һәм әдипләр кию Акъегетзадәнен бу әсәре чыгып ике ел үткәч. 1887 елда Заһир Биги исемле бер ав горнын «Гү гол кыз Хәдичә» исемле повесте басылып чыккан Бера г соңрак шу т ук ангорның, темасы Казан тагар эшкуарлары һәм мәдрәсә шәкертенең тормышыннан алынган әсәре «Зур гөнаһ гар» исемле зур хикәясе нәшер изелгән 3 Биги бу әсәрендә дә теге яки бу сәбәп бстән гаеп тәнен, сулган судка йөртелүче кешеләр тормышын ала Бу Каганлы язучының әсәрләрен анализ т.п ш ориенталист Николай Ашмарин болан ли «Мөгаен, бу әдип Эмиль Габорио кебек француз язучыларынын әсәрләре белән таныш булган һәм мондый әсәрләр анык иҗатына бераз тәэсир иткән. ахры»
Заһир Биги 1870 елда туган һәм Казанда Күл буе мәдрәсәсендә укыган Көньяк Русиядә Ростов шәһәрендә имамлык иткәндә. 1902 елда үттән Мәгълүм тип галиме Муса Ярулла Бигинең бертуган абыйсы. Заһир Биишен Гөр- кеегаша сәяхәт язмалары соңыннан, тнесс Муса Биги тарафыннан тулыландырылып. яхшы бер китап игеп. 1908 елла «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исеме белән Казанда бастырылган Бу язучы Акъегетзадәнен теле белән чагыштырып la булмаслык дәрәжәю Казан төбәге сөйләменә якын бер тел белән язган
Акъегетзадә белән 3. Бигидән соң, XX гасырның башларында, хикәяче- язучы булу һәвәсе белән каләмгә тотынган ике яшь егет күзгә чалына Икесенең дә югарыда телгә алынган укытучылар мәктәбендә укып, урысчалары шомарган һәм фикерләре дә киңәйгән була
Болар Садрый Максуди белән Гаяз Исхакый идс. Беренчесе Казан сәүдәгәрләре тормышыннан алып язган «Мәгыйшәт» исемле озын хикәясен укытучылар мәктәбендә укыганда. 1900 елда бастырган (С. Максуди бу мәктәпне 1901 елда тәмамлаган). Автор үзе моның «саф Казан теле белән язылган беренче милли хикәя булуын» әйтә һәм 1914 елда чыккан икенче басманың кереш сүзендә болай дип яза «Мәгыйшәт» реализм стилендә язылган булса да. асылында билгеле бер фикерне җәелдерү һәм укучыларда максат уяту уе белән язылган бер әсәр. Бер яшь язучының милләте арасында җәелдерергә теләгән максатлары нидән гыйбарәт була ала'.’ Моны аерым тукталып язуның кирәге дә юктыр Хикәяне укыган һәркемгә бу ачык аңлашылачак. Хикәянең каһарманы Фатих кече улы Рәшитнең галим, дини, тугрылыклы, барлыклы һәм милли бер кеше булып җитешүен, сүзе-эше һәм малы белән милләткә һәм дингә файдалы булуын тәңредән сорый. 19 яшьлек яшь язучының милләт шәхесләре арасында җәелдерергә теләгән фикерләре менә шуннан гыйбарәт Бу исә «Мәгыйшәт» авторына бүген дә бөек бер идеалдыр» С. Максуди шул хикәясеннән сон башка бер әдәби әсәр дә язмаган
Моңа капма-каршы буларак. «Тәгаллемдә сәгадәт» («Белем алуда бәхет») исемле гаять зәгыйфь бер хикәячек белән иҗат мәйданына килеп кергән егет —С Максудиның мәктәп дусты Гаяз Исхакый Ул дәвамлы һәм уңышлы хикәяләр, драма әсәрләре язучы әдип булып җитешә. Бу язучының беренчесенә караганда реальрәк, төзегрәк булган икенче хикәясе «Кәләпүшче кыз» 1900 елда, димәк, «Мәгыйшәт» белән бер үк вакытта басылган. Аның беренче драма әсәре «Өч хатын белән тормыш» пьесасы да шул ук елны нәшер ителгән. Ә инде «Бай углы» исемле өченче хикәясе 1903 елда басылганнан сон. бу язучының хикәяләре һәм сәхнә әсәрләре бер-бер артлы чыга башлый Инде XX гасырга керсәк, ул вакытларда Исхакый хикәяләр, сәхнә әсәрләре язу белән бергә, югарыда сүз алып барылган «Ысулы җәдит» мәктәпләрендә укытучылык итү һәм бу «Җәдитчелек» хәрәкәтенең җәелүенә үз өлешен кертү белән дә шөгыльләнә Г Исхакый беренче әсәрләрендә саф бер мәгърифәтче һәм сентименталист булса да. урыс реалист язучыларын укый-укый (ул вакытларда әле Исхакый башка чит тел белми иде), үз мәсләген тапкан, ахры, сонгы әсәрләрендә чын реалист язучы булуы күренә Язучы саф татар теле белән яза һәм темаларын да Казан сәүдәгәрләре, мәдрәсә шәкертләре, хәлфәләр һәм авыл кешеләре тормышыннан ала Исхакый асылында мулла улы булганга һәм мәдрәсә тәрбиясе алганга күрә, шәкертләр һәм хәзрәтләр тормышын, йола-тәртипләрне. гореф-гадәтләрне бик яхшы белә иде. Шуңа күрә боларны тасвирлауда аның тиңе юк. Бер мәдрәсә шәкертенең көндәлек дәфтәре рәвешендә язылган «Тормышмы бу?» исемле әсәрендә шәкертләрнең озакка сузылган мәдрәсәдә уку елларының максатсызлыгын. мәгьнәсезлеген һәм заяга үтүен бик оста чаралар белән сурәтли. «Мулла бабай» романында язучы Казан өлкәсендәге мәдрәсәләр тарихын роман рәвешендә яза башлаган булса да. бу эшен төгәлли алмый. Илдәге соңгы көннәрнең баш әйләндер! еч вакыйгалары аны ахырына җиткерүгә киртә була. «Бай углы». «Кәләпүшче кыз» хикәяләрендә. «Теләнче кыз» романында, «Оч хатын белән тормыш» исемле сәхнә әсәрендә язучы Казан байларының әхлаксызлыгын. ярлыларның аяныч язмышын тасвирлый. Соңрак язган драма әсәрләрендә дә. уртага чыгарган образлары аша искергән һәм заманы үткән иҗтимагый корылышларны, яшәеш кануннарына туры килмәгән гадәт һәм әхлакны рәхимсез чыбыркылый.
XX гасырга кергәч, Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә. мәсәлән, Оренбург һәм Уфада, яңа заманга туры китереп хикәяләр иҗат итүче язучылар әдәбият мәйданына киләләр Истанбулда белем алган Фатих Кәриминең «Җиһангир мәхдүм» исемле кечкенә хикәясе 1900 елда дөнья күрә. Уфа Диния нәзарәте әгъзаларыннан булган Ризаэтдин бине Фәхретдиннең «Гафвил бине Абдуллаһ псевдонимы белән язган) «Сәлимә» исемле озын хикәясе 1899 елда басылган. Ф Кәрими беренче хикәясендә, «ысулы җәдит» мәктәпләрен вә янача укыту ысул-ларын яклау һәм иске ысулларны инкяр игү максаты белән булса кирәк, иске авыл мәктәпләрендә (фәләка мәктәпләре) укыту-тәрбия ысулларының яраксызлыгын бер авыл имамының улы Җиһангир исемле малайның шәхесендә ачып сала. Шул рәвешле. Ф. Кәрими сурәтләгән вакыйгалар көлкеле дә. кызганыч та. Ризаэтдин әфәнденен «Сәлимә» хикәясе исә. тәрбия һәм дидактик максаттан чыгып иҗат ителгән бер сәяхәт хикәясе, заманында зур кызыксыну белән укылган әсәрләрнең берсе була.
Ниһаять. 1905 ел революциясе алды Бу вакытларда Казанда матур әдәбият чын үсеш юлына керә Г Исхакыйнын 1903 елда «Бай утлы» хикәясе, шул ук елда «Ике гашыйк - пьесасы. 1904 елда «Ике йөз елдан сон инкыйраз» исемле фантастик повес те. 1903 елда Ризаэтдин әфәнденең «Әсма» исемле икенче озын хикәясе, шул ук елда Ф. Кәриминең «Шәкерт белән студент» исемле хикәясе. 1902 елда I алиәст ар Камалнын «Өч бәдбәхет» исемле 3 пәрдәлек сәхнә әсәре басылып чыгалар Шуның белән бергә, күбесенчә «ысулы кадим»челәр белән «ысулы жадит»челәрнсп ыргышларын тасвир иткән Закир Һадиның да кайбер хикәяләре 1905 ел революциясенә кадәр нәшер ителгән.
XX гасырның беренче елларында Казан татарларында матур әдәбият кына түгел, әдәби иҗатның башка тармаклары да үсә башлый Мәсәлән, әле генә телгә алынган Ризаэтдин әфәнде. Идел буе һәм Урал төбәге төркиләренең тарихына караган материаллар туплап, туларны «Асар» («Эзләр») исеме белән 1900 елда бастыра башлый һәм 1904 елт а кадәр бу кыйммәт ле әсәрнең 8 чыт арылышы дөнья күргән Бу авторның «Мәшһүр хатыннар» исемле күләмле һәм зур әһәмияткә ия әсәре дә 1905 сл революциясе алдыннан басылган булса кирәк
Казан татарларының яна әдәбияты нигездә 1905 ел революциясе тудырган мөмкинлекләр нәтиҗәсендә тиешле дәрәҗәдә үсә һәм кинәя башлый Бу беренче урыс революциясеннән алып 1917 ел революциясенә кадәрге бер дистә ел эчендә Русия төрки сәяси пәшриятс зур кризис кичерде, шуңа да карамастан, киң мәгънәсендәге әдәбият күзгә ташланырлык дәрәҗәдә җанланды һәм алга китте. Мәсәлән, матур әдәбиятны алыйк
XIX гасырның ахырларында каләмгә тотынган Фатих Кәрнми. Гаяз Ис- хакый. Галиәсгар Камал кебек танылган язучылар 1905 ел революциясеннән сон да хикәяләр һәм сәхнә әсәрләре язуларын дәвам иттерәләр Шунын белән бергә, бу чорда Фатих Әмирхан. Галимҗан Ибраһимов. Шәриф Камал. Кәрим Тиңчура. М Гали кебек яшь хикәячеләр Габдулла Тукай. Мәҗит Гафури. Дәр- дсмәнд (Закир Рәми). Нәҗип Думави Сәгый гь Сүнчә.тәи. Гыйффәт туташ. Газиз Укмасый. Шәехзадә Бабич. Нәкый Исәнбәт һ. б кебек яшь шагыйрьләр иҗат мәйданына килә. Биредә бу әдип һәм шагыйрьләрнең әдәби көчләре дәрожәсен үлчәү белән дә, темаларын, тел һәм язу ысулларын анализлау һәм тәнкыйгь итү белән дә шәтыльләнмәячәкбез Бары тик аларныц берничәсе хакында бер-ике сүз әйтү һәм кайбер әсәрләрен санап китү белән генә чикләнәчәкбез.
Мәсәлән. Казан имамнарыннан булган Зариф мулланың улы Фатих Әмирхан 1907 елда Казанда «Әл-ислах» газетасын чыгара башлый Бу ислахатчы (реформачы) тәрәкькый һәм яңалык тарафдары мәдрәсә шәкертләренең алдынгыларыннан булып, бу газетаның юнәлешен билгеләүче дә иде Хикәяләр язуы бу газета бастырган «Гарәфе кич төшемдә» исемле кечкенә бер фантастик әсәре белән башланган иде. Ф Әмирхан ялкынлы милләтче, искергән, таушалган көнчыгыш алымнарының рәхимсез дошманы, көнбатыш мәдәниятенең һәм ул мәдәният тудырган яна ысул һәм системаларның ташыйгы иде. Шуңа күрә «Кадерле минутлар». «Таныштык». «Хәят». «Урталыкта» кебек чәчмә әсәр тәреңдә. «Яшьләр». «Тигезсезләр» кебек пьесаларында яңа һәм алдынгы тормышка сусаган төрки-татар яшьләрен күтәренке пафоста сурәтли. Язучы шул ук вакытта үткен телле сатирик та иде Сатиралар кайбер вакыт сарказмга якыная һәм шунын сәбәпле бик үтемле бер рәвеш ала иде Аның сатира һәм юморлары, күбесенчә, иске фикерле, надан һәм фанатик муллаларга һәм атарны тоткан байларга карата юнәтелгән була иде («Ташмөхәммәт» псевдонимы белән язган сатира әсәрләреннән «Фәтхулла хәзрәт». «Хәзрәт үгетләргә килде - «Габделбасыйр гыйшкы». «Салихҗан кари». «Сәмигулла абзый» исемле әсәрләрен күрсәтә алабыз.) _ . _
Ныклы һәм шул ук вакытта йөгерек бер стильдә иҗат иткән Ф Әмирхан, әйтергә кирәк, яңа Казан әдәби теленең эшләнүендә. баюында һәм төзекләнүендә алдынгы урын тоткан бер әдип
Уфа якларындаты бер авыл имамының у ты булган Галимҗан Иораһимовка килсәк, аның «Бер шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» исемле беренче хикәясе дә 1907 елда «Әл-ислах» газетасында басылган иде Димәк, оу «урам малаен» матбугат дөньясына беренче мәртәбә чыт арт ан кеше Фатих Әмирхан була «Әл-исчах»ның яшь баш мөхәррире, әле ул вакытта ук зирәк акылчылыгы оелән бу яшь егет тәсәләт яралгысы сизеп алтан. ахры Чынлыкта бу яшь егет соңыннан төзек сти и- бе тән бик күн һәм шактый кыйммәт те әсәрләр язтан бер әдип булды Төрки т нар авыл кеше тәренең тормыш итү өчен көрәшен эш һәм хезмәт рәвешләрен иске заманнарга каратан кайбер яшәү девизларын, агалар белән балал тр арасында барган фикер каршылыкларын тасвирлаган оер төркем кеч
кенә хикәяләреннән башка, бу язучының татарча язылган беренче зур роман булган «Яшь йөрәкләр» дип аталган бер хезмәте дә чыкты (1912 ел). Бу язучы Совет дәверендә дә, бигрәк тә эчке сугышларда «аклар»нын җиңелүеннән соң, хикәяләр язуын дәвам иткән, яки элек үк язылып та, басарга мөмкинлек булмаган кайбер әсәрләрен нәшер иттергән. Элек язылып, бу чорда басылган әсәрләреннән «Безнең көннәр» вә «Казакъ кызы» романнарын һәм яңа язылганнардан «Алмачуар». «Кызыл чәчәкләр», «Адәмнәр» исемле хикәяләрен һәм «Яңа кешеләр» дип аталган пьесасын искә ала алабыз. Әмма боларның күбесе, мәшһүр урыс язучысы Максим Горькийның Совет дәверендә язган әсәрләре кебек, әдәби- эстетик әсәрләр булудан бигрәк, хикәя яки роман тышчасына төренгән, фәкать режимны яклау яки режимга ярарга тырышу максатын күздә тоткан «сәяси» әйберләр иде
Шәриф Камал мишәр сөйләшенең үзенчәлекләрен дә эченә алган, үзенә хас бер төрле алдынгы «Стиль белән эшчеләр, бигрәк тә руда учаклары һәм балыкчы промыселлары» эшчеләре тормышыннан алып, берничә хикәя язган иде. Аның бу кыска хикәяләре, әле минем дә язучылар арасында булган вакытларымда, бер «буржуаз» газета булган Оренбургтагы «Вакыт»та даими басыла башлаганнар иде Бу язучы да Совет дәверендә дә язуын дәвам иттерүчеләрнең берсе.
Кәрим Тинчура асылында Казанның «Сәйяр» труппасының дәрәҗәле авторы һәм шул ук вакытта Казандагы «Аң» журналында кечкенә хикәяләр язып, каләм дә тибрәткән кеше. Соңыннан Казан татарлары кече буржуазия, һөнәрче һәм кайбер авыл кешеләре тормышыннан алып гүзәл пьесалар да язган һәм болар Казан сәхнәләрендә яратып тамаша ителгәннәр иде Артист-язучы Совет дәверендә дә ижатын дәвам иттерә, шактый санда пьесалар һәм хикәяләр яза.
1905 ел революциясе белән бергә мәйданга чыккан Казан шагыйрьләренә килсәк, иң тиз кабынган йолдыз, аз вакыт эчендә киң халык массалары арасында шөһрәт казанганы һәм чагыштырмача иң күп шигырь ижат иткәне— Габдулла Тукай иде...
1906 ел революциясе көннәрендә шигърият мәйданына килеп керә, Казан татар шагыйрьләрен күләгәдә калдыра һәм үскәннән-үсә бара. Тик ул көннәрдәге Казан, «Печән базары»ның яңа мохите... шагыйрь тормышына һәм саулыгына бик начар тәэсир итә... «Печән базарымның сасы номерларында яшәве һәм саулыгының тәмам какшавы, әлбәттә, аның китаплар укуына, белемен арттыруына да комачау итми калмыйлар Ул инде бары тик Җаек мәдрәсәсендә өйрәнгән һәм урыс әдәбиятыннан алган кайбер белемнәренә таянып кына ижат итә иде Шуңа күрә шигырь өлкәсендә дә бик югары үрли алмый, уңышлы әсәрләр дә бирә алмый иде Черек үпкәсен туберкулез таякчыклары рәхимсез кимергәндә, ул сәламәтлегенә бөтенләй әһәмият бирми, табипларның киңәшенә колак салмый..
Җаек каласы чорындагы иҗатында Тукай бөтен дөнья мөселманнарын күз алдында тотып, мөселман дөньясы өчен уртак булган кимчелекләргә, артталыкка каршы көрәш алып бара Ә 1907 елдан башлап Тукай миллиятчелек юлында алга хәрәкәт итә. Шигырьләрендә башлыча үзепен туган халкына мөрәҗәгать итә. аның тәрәкъкый итүен, үсүен тели. Әмма Тукай миллиятче булу белән бергә социалистлыкка тартым бер халыкчы-демократ та иде. Ул күпкән корсаклы, калын иңсәле байларны яратмый. Профессор Фуад Күпрүле уйлаганча, «мохтаҗлыкны күп күргәне өчен» түгел, капитал дошманы булганга күрә «алтынлга ләгънәт укын («Алтынга каршы» шиг ыре). Тукай беренче шигырьләрендә «мәчетләрне базар хәленә төшереп, дин белән сәүдә иткән» чалмалыларны фаш итсә. 1908 елда һәм аннан сон язган шигырьләрендә ялгап миллиятчеләргә. байлыкка сатылган яшьләргә каршы рәхимсез көрәш ача («Милләтчеләр». «Яшьләр», «Өзелгән өмет» шигырьләре)
Балачагы ата-аны назы һәм шәфкате күрмичә, гаилә җылысыннан мәхрүм ятимлектә үтсә дә, яшьлегендә дә зур мохтаҗлыклар, кимсетүләр күргән, зәгыйфь һәм авыру булуына да карамастан. Тукай асылында шат күңелле һәм. бер шагыйрь-мөхәррир әйткәнчә, «бала табигатьле» бер кеше иде Астыртын көлү үзенчәлеге белән бергә, зәгыйфь гәүдәсе тирәнлекләрендә изге уйлар һәм бөек кешелек максатлары йөрткән, хисле һәм ватанпәрвәр бер төрки шагыйрь иде. Дөрес, Тукай элегиягә охшаган шигырьләр дә язган, ә.мма боларда да күзгә бәрелерлек өметсезлек, пессимизм сизелми. Күңел төшенкелеге булса да, бу бары тик үзенең шәхси тормышына бәйләнешле булып, милләтнең язмышына һәм киләчәгенә кагылышлы түгел иде.
Шагыйрь үз халкының ижгимагый һәм мәдәни хәяте белән, хәтта аның көндәлек феноменнары белән дә кызыксына. Боларнын күбесе шунда ук йә көлкеле, яисә җитди бер яңа шигырьдә чагылыш таба Профессор Фуад Күпрүле:
«Аны11 шт ырьләреңда баштан ахырга кадәр көрәш, бәхәс, хәрәкәт һәм тормыш бар», -диюе белән һич тә ялгышмый Әмма, «көчле хислелектән һәм ижат фантазиясени мәхрүм Г Тукаевнын шигырьләрендә темалар, һичшиксез, практик файданы | ына күз алдында тоталар Күнелнен самими һәм бер сәбәпсез дулкынлану зары, табигать гүзәллекләре аның әсәрләрендә һич тә урын таба алмаган» дип әйтүе белән ялгыша Шунысы аңлашыла хөрмәтле тәнкыйтьче ул вакытларда, мөгаен. Тукайның соңгы чор шигырьләрен әле күреп өлгермәгән, яисә аларны гиешле дәрәҗәдә нечкәләп өйрәнү форсатын таба алмагандыр. Югыйсә, мәсәлән, шагыйрьнең 1910—1912 елларда язылган һәм шагыйрь Фәтхи Бурнаш тарафыннан «Өзелгән өмет» яки «Соңгы зарлар» исеме астында тупланган эчкерсез лирик шигырьләрендә нинди «гамәли файда» була алсын?.
Күпрүленең «Тукай чын ижат фантазиясеннән һәм көчле хислелектән мәхрүм». — диюенә капма-каршы фикерне әдәбият тарихчысы Г Сәгъди әйтә «Тукайның фантазиясе бай хисе, фикере кебек үк уйнак, җитез: ул гиз сизүчән һәм нечкә хисле шагыйрь» Ике урыс революциясе арасында мәйданга чыккан Казан татар шагыйрьләреннән тагын икесен атау белән матур әдәбият бүлеген тәмамлыйбыз Боларның берсе - Оренбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем алган. 1905 ел революциясенең беренче дәверендә Казанда социалист кыяфәте чыгарып йөрүче Гаяз Исхакый, Фуад Туктарлар төркеменә кушылган. «Тайчылар» арасында хезмәт иткән мөгаллим Сәгыйть Рәми Шигырьләре шул революция бастырылганнан сон, рәхимсез реакция көннәрендә пәйда булалар Бу шагыйрь гаять кискен бер ысул белән язган шигырьләрендә анархист һәм бунтарь булып күренә С. Рәминең бу баш күтәрү, бунтарьлык һәм көрәш чаг ылдырг ан шигырьләре шагыйрьлегенең беренче дәверенә, бәлки дә үзен-үзе түбән күрү тойг ысы кичерүгә дучар ителгән чорга карыйдыр Соңыннан «Ан» журналында чыккан шигырьләрендә исә, ниһаять, бунтарь С Рәми юкка чыга, кабат «Аллаһымга. дингә сыгынган. ягъни, фикеребезчә, асылына кире кайткан йомшак табигатьле С Рәми пәйда була...
Дәрдемәид бу «көннең мәсьәләләре» белән шөгыльләнмәгән һәм шигырьләреннән «гамәли бер файда» көтмәгән, уйларына һәм хыялларына кешелек һәм гомуми фәлсәфи мәгънәләр бирергә тырышкан, романтик, пессимистик вә лирик бер шагыйрь. Ул гомум кешелек тормышының дулкынлы агышын һәм җиһанның бер «билгессзлскмкә таба баруын күреп (күзәтеп) уйга тала һәм бу уйлардан туган тойгыларын тасвирлап шигырьләренә сала Дәрдемәид. мәгънә ягыннан фикерче бер шагыйрь булган кебек, шигырь төзелешендә тиешенчә хәбәрдар, мәгънәләргә туры килә торган сүзләр сайлап алуда оста, аһәңгә, рифмага һәм вәзенгә бик игътибарлы һәм. бәлки, бу яктан караганда Казан төрки шагыйрьләре арасында иң өстен шагыйрьләрнең берседер Иске төрки әдәбияты белән до җитди шөгыльләнгән, Нәваи. Лотфи. Бабыр кебек чагатай шагыйрьләренең җыентыкларын игътибар белән укыган булуы да ачык билгеле Шуна күрә Дәрдемәид шагыйрьләр арасында вн бслемлссс булып саналырга гиеш. Икс революция арасында Казан татарларында нәфис әдәбият кына түгел, башка тармаклары да үсә башлый Тарихи әдәбиятны алсак, бу чорда казый Ризаэтдин бин Фәхретдин гөрки-татар тарихына караган әсәрләрен бастыруын дәвам ию Бу тарихчы «Асар» сериясен дәвам иттерү белән бергә, мәшһүр кеше ториең биографияләрен язып бастыру белән дә шактый шөгыльләнә. Ибис Рөшд. имам Газәлн, Мәгарри. Мөхетдин нбне Гарәби, ибне Гәймня. Көтәбү Ситгә һәм Әхмәг Мидхәт әфәнде. Әхмәт бәй шул исәптәндер Ботарлан башка, бу галим «Шура» журналында «Олуг хәдисләр һәм мәшһүр кешеләр» исемендә әһәмият те язмалар һәм бәйсезлек елларындагы вә урыс басып алуыннан сонгы Идел һәм Уран төбәге төрки горе тарихына караган бик кыйммәтле мәгълүматлар биргән
1913 елда Әхмәг Зәки Вәлидн «Төрек вә татар тарихы»н бастыра Һади Атласинын «Казан ханлыгы». «Сөенбикә». «Себер тарихы» исемле әсәрләре, казый Хәсәнга га Габәшинен «Тарихы кауми гөрки»сс басылып чыгалар О мәктәпләр очеп язылган тарих китапларыннан шуларны күрсәтә алабыз Зәки Вә ти ди Г Багга г Ф һәм К Туйкәләрнсн горки-тагарлар тарихына караган әсәрләре: Харис Фәйзи белән Фатих Кәриминең гомум тарих дәреслекләре. Ф Кәриминең «Ислам тарихы». У Газизнең (Виппердан файдаланып язы пан) диннәр тарихы Нургали Нәдиевнең «Русия тарихы» һ б Казанлы тарихчы Гайнетдин Әхмәр исә. Казан университеты каршындагы Археология җәмгыяте әгъзасы сыйфатында. Казан төркиләре тарихын язу буенча зуп хезмәт куя Бу жәмгыягьнен җыентыгында герле вакыт гарда аның берничә әһәмиятле тарихи һәм зтног Р-гфик әсәре баегала М.кә гәп. Тип гөрләр һәм аларнын асылы» (23 нче том) «Мишәр геле һәм халкы хакында» (19 нчы том). «Казан гатарларынын туй
йоласы» (23 иче том) һ. б. Моннан тыш. аның татарча «Болгар тарихы» һәм ■ Казан тарихы» исемле әсәрләре дә дөнья күрәләр
Югарыда да ишарәт итүебез буенча, кирәк 1905 ел революциясенә кадәр, кирәк бу революция булганнан сон. кайбер Казанлы яшьләр каләмгә тотынган көннәрдә, норма һәм кагыйдәләр кысасына кергән бер яна язу теле булмый. Чагатай язу теле инде искереп һәм онытылып бара. Әйе. еракта булса да. яшәп яткан әдәбияты һәм матбугаты булган госманлы теле бар әле. Кырымда чыгучы «Тәрҗеман» газетасының хуҗасы Исмәгыйль Гаспралы купшы, көяз госманлы телен бик ошатып бетермәсә дә. аның камилләшкән бер шәкелдә, бөтен дөнья төркиләре өчен гомуми бер язу теле буларак кабул ителүен алга сөрә. Чынлыкта, кайбер казанлы мөхәррирләр дә башта кайбер әсәрләрен госманлычарак язарга тырышалар, әмма. Гаспралының бу фикере сәяси, икътисади һәм географик сәбәпләр аркасында Рәсәй төркиләре арасында кабул ителеп һәм кулланышка кереп китә алмый Югарыда да искә алганыбызча. 1905 ел революциясеннән сон төрле төбәкләр арасында тел аерымлыгы барлыкка килә, һәр өлкә үз шивәсендә яза башлый Казан татарлары арасында Каюм Насыйриның гамәлгә куйган принцибы буенча, татарчаның мөстәкыйль бер тел булуы кабул ителгәч, әлбәттә, бу телнең эшләнүе, баетылуы кирәк була. Шуңа күрә ике революция арасында газетачылар, әдип һәм шагыйрьләр татарча төзек һәм бай бер «әдәби тел» барлыкка кигерергә тырышканда, кайсыбер мөгаллим һәм мөхәррирләр бу телнең кагыйдәләрен, ысул һәм теориясен төзү белән, вә башка кайберәүләр исә телнең баюына һәм киңәюенә ярдәм итәчәк халык авыз иҗатын җыю. өйрәнү, анализлау белән, башка бер төркем исә бу тел нигезендә төрле гыйлем өлкәсендә мәктәп-мәдрәсә дәреслекләре язу белән шөгыльләнәләр.
Менә шундый хезмәтләр һәм тырышулар нәтиҗәсендә чынлап та бертөрле • газета теле» барлыкка килгән кебек, «яңа әдәби тел»нең орфография, морфология һәм синтаксис кагыйдәләренә караган хезмәтләр тарих, география, математика, табигать, тәрбия (педагогия) һәм өйрәтү ысулларына (методика) караган аерым дәрес китаплары дөнья күрә. Мондый китаплар язылганда, шөбһәсез. һәртөрле фән атамалары да эшләнә һәм ул вакытларда әле Казан татарлары арасында фән терминнарын төрки тамырлардан эшләү өстенлек алган була.
Фольклор үрнәкләрен җыю эшенең Каюм Насыйридан башланган булуын югарыда күрдек Соңыннан бу эш белән Габделгалләм Фәезхан («Әмсал вә мәкәләт». шагыйрь Г. Тукай, мөгаллим Хуҗа Бәдигый (мәкальләр, табышмаклар). Фазыл Туйкә һәм башкалар шөгыльләнәләр.
Әдәбият тарихы буенча исә ике революция арасындагы ун ел эчендә өстән- өстән генә китап шәкелендә язылган бер генә хезмәт басыла, ул да булса Җамал Вәлидинен «Татар әдәбиятының барышы» исемле 122 битлек кечкенә бер язмасы (Оренбург. 1912 «Вакыт» басмасы).
XIII
XX гасыр башында
XIX гасыр ахырларында төрки культура вә мәгариф өлкәсендә бер агым кебек барлыкка килгән башлангыч мәктәпләр ислахы хәрәкәтенә Казан татарлары да катнаша Ысулы җәдит хәрәкәтенең җитәкчесе кырымлы Исмәгыйль бәй Гаспралы иде Казан төркиләренең бер төркем фикер ияләре тарафыннан да бу эш бик тиз арада үзләштерелә һәм тарала башлый. Әлеге тирәлектә Гаспралы үзенә ныклы таяныч таба Казан татарлары дигәндә, тарихи Казан өлкәсендә яшәгән төрки халык кына аңлашылырга тиеш түгел Инкяр ителмәслек бер чынбарлык ки Казан ханлыгы җимерелгәннән сон. тарихта билгеле булган сәяси, икътисади сәбәпләр аркасында. Казан татарлары бик күп җирләргә тарала Шуна күрә, кайсы җирдә генә яшәсәләр дә. тарихи Казан өлкәсеннән күчкән. Урта Идел татар телендә сөйләшкән һәм Казан гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмыйча яшәткән бөтен төрки-татарлар, безнең фикеребезчә. Казан татарлары була.
Шунысы да мәгълүм ысулы җәдиткә матди ярдәм күрсәткәннәрнең күбесе төп Казан-йортта яшәгән халык арасыннан булмыйча. Казаннан еракларда яшәгән эш кешеләре арасыннан чыккан Чынлыкта. Истаибул халкы кебек үк борынгы йолаларга бик нык бәйле булган һәм соң дәрәҗәдә дәгъвалы Казан халкы бер төркем искелеккә табынучы хаҗи, хафиз һәм муллаларның тәэсире астында ысулы җәдиткә каршы торырга маташсалар да. Казанның университетлы шәһәр булуы сәбәпле һәм һавасында көнбатыш мәдәните җилләре искәнгә, яна фикер
теологлары нәкъ менә монда барлыкка килә. Милли уянуның беренче хәбәрчеләре чуп ан 111 Миржани. К Насыйри. Хөсәен Фәезхан. Ибраһим Хәлфиннәр оу шәһәрдә күтәреләләр. Ысулы жәдңт фикерчеләре дә авазларын Казанда И1НС1 терә башлыйлар Бу авазлар ерак тарафларга яңгырап тарала Яна мәктәпләр очен дәрес китаплары язган Әхмәтһади Максу ди. Шакиржан Таһирилар. шул исәптән. яңа мәктәпләр өчен укытучылар хәзерләгән Г Бару ди. болар белән генә чикләнеп калмыйча, үзгәртеп корылган мәдрәсәсе каршында бер үрнәк башлангыч мәктәп тә ача һәм дәреслекләр язып бастыру белән дә шөгыльләнә”
Нәрсә ул «ысулы җәдит?» Төрки балаларга әлифбаны ул вакытларда көнбатыш өчен инде күшән искер! ән. ә безнең өчен жәдит (ягъни яна) саналган ысул белән укыту дәгъвасыннан башланып киткән бу хәрәкәт, соңыннан төрле елларда урыс һөҗүменә дучар булган һәм патшаларның жәһаләтне яклаган идарәләре астында озак дәверләр гыйлем яктысы күрмичә гомер иткән төркиләрнең мәгариф һәм мәдәният дәгъвасына әверелә
XIX гасыр ахырларына кадәр бу төркиләрнең шәһәрләрендә күп очракта рәтле-башлы башлангыч мәктәп булмаганга, кечкенәләр дә зур шәкертләр укый юрган мәдрәсәләрдә укыйлар Авылларда исә эллекке заманнардан бирле бер мәчет янында бер мәктәпнең булганлыгы чит ил сәяхәтчеләре тарафыннан да раслануына карамастан, соңгы заманнарда «мәптек» диелгән бу башлангыч мәктәпләрдә өйрәтү ысуллары «ысулсызлык» дәрәҗәсендә искергән, бозылган була Бу «гаяк мәктәпләремнең укытучылары исә мәхәллә имамнары була. Мондый мәктәпләр дә бары тик малайлар очен генә ачылып, кыз балалар очен мондый мәктәпләр бөтенләй булмый Аларны мәхәллә имамының хагыны үз оенә җыеп, өзек-төтек кенә укыта торган була. Малайлар мәктәбендә дә күбесенчә уку күнекмәсе бирелеп, язу һөнәренә өйрәтүгә артык зур әһәмият куелмый. Бигрәк гә кыз балаларга язу өйрәтү катгый тыела. Мәктәп дәреслеге диярдәй бернәрсә дә булмый һәм укучылар сыйныфларга да бүленми Дөньяви фәннәр укытылмый. Ә «ысулы җәдит» буенча исә: 1) мәктәп мәдрәсәдән аерылачак иде; 2) башлангыч мәктәпләр өчен махсус укытучылар булачак иде. 3) укытучы «сәдака» түгел, айлык хезмәт хакы алачак иде. 4) уку-язуга өйрәтү элеккеге кебек ысулсыз «иҗекләү» алымы белән түгел, яңа әлифба китапларында күрсәтелгән «ысулы саутия» (аваз методы) яки «ысулы мәддия» (сузык аваз методы) белән башланып, шактый җиңел уку ысулы белән дәвам ителәчәк иде; 6) кыз балалар очен дә аерым башлангыч мәктәпләр булачак һәм аларга да язу өйрәтеләчәк иде. 7) укыту махсус программа буенча барачак, яшь үзенчәлекләренә карап, дәрес китаплары да төрле булачак иде
Болар безгә бүген бик әһәмиятсез һәм бик беркатлы нәрсәләр булып күренә. Әмма моннан 70 80 ел >лек булган хәлләрне күз алдына кигереп, уйлап карасак, бу «әһәмиятсез» һәм «беркатлы» шөгыльләрнең кайчандыр бер дә урынсыз булмыйча, җәмгыять тормышы һәм киләчәгебез өчен гаять мөһим һәм файдалы бер алым булганлыгын аңлау кыен түгел дип саныйм
«Ысулы жәдит» дәт ьвасын үткәрү җиңел булмый Билгели ки. һәрбер нияттә. һәрбер максаг га булган кебек, бу дәгъваның да ике ягы бар иде I) матди ягы. 2) фикер һәм тәрбия ягы Ул заман хөкүмәте яна гор мәктәпләр ачылуга каршы түгел иде. әмма шул ук вакытта аларны рәсми яктан танымый да иле Бары тик аларның барлыгын белә һәм түзеп юра иде Шуңа күрә бу мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтелү турында сүз булуы да мөмкин түгел
Кайбер хосусларда билгеле бер мохтарияткә ия булган һәм ара-тнрә мәгариф эшләре белән дә шөгыльләнгән «Земство» дип аталучы мәхәллә идарәләреннән дә. V I замандагы корылыш (структура) үзенчәлекләре сәбәпле, бу мәктәпләргә матди ярхәм көтелә алмый иде Шуның өстенә хөкүмәт icie яки бу сылтау белән әлеге мәктәпләрне теләсә кайсы вакытта яптыра ала иде Шуңа күр.» «дарга, хөкүмәт каршысында «Киртә генә ясама, башка рәхим-шәфкать өмет И!мим», дип яшәүдән башка чара катмый иде
Бу рәсми кыенлыклардан тыш. мөселманнарның ү» араларында калкып чыккан кайбер искелек тараф тарларының көчле каршы торуы да бар иде Болар, дәүләт очен куркыныч, зарарлы кешеләр, дип я ia ягып. җәдитчеләр өстеннән хокүм.чкә ШИК.1Я11. шү !.»! lox.iiia i.шч.IHMI.UI lap. Шундый яла ягу аркасында Ю! арыда искә алыптан мөдәррис Галимҗан Баруди төньяктагы Вологда өлкәсенә copiciiiә гә сөрелә. Моңа охшаш башка күңел кайтар!ыч вакыйгалар да булмый калмаган Ка ганда у т дәвердә бу каршы көчләр басылыр очен реакцион laieiaiap булмый. шуңа күр.) болар «ысулы жәднт»не юкка чыгару максаты белән. „Әл нусулу ходит.» фи хилафи усуту жәдида» (Ысулы җәдиткә каршы тимер уклар) дигән гарәпчә исем белән aia-iiarr памфлетлар басып тараталар
Димәк, бер яктан, хөкүмәтнең Дамокл кылычыннан саклану чараларын эзләү белән шөгыльләнгәндә, икенче яктан, үз арабыздан кара көчләрнең «тимер очлы укларына» каршы тору авырлыгы да бар иде. Кавказда, бигрәк тә бүген Әзәрбайжан дип йөртелгән Көньяк Кавказда, төркиләр арасында ысулы жәдит мәктәпләренә каршы нинди ялгыш һәм кара уйлар яшәгәнен әзәрбайжан шагыйре. сатира остасы мәшһүр Сабирнын «Дәрси ысулы жәдид» исемле шигыре бик ачык чагылдыра.
Бөтен бу каршылыкларга да карамастан, «ысулы жәдит» хәрәкәте зур тизлек белән жәелә бара. Ягъни 1884 һәм 1905 еллар арасында Бакчасарайдагы үрнәк мәктәптә, төрле өлкәләрдән килеп, сиксәнгә якын укытучы ысулы җәдитне өйрәнә, биш меңләп яңа мәктәп ачыла, искеләре үзгәртеп корыла.
Яңа мәктәпләргә укытучылар әзерләү максаты белән электән яшәп килгән мәдрәсәләрнең бер өлеше заман таләпләреннән чыгып үзгәртелә һәм яңалары да ачыла башлый. Боларның үзгәртеп корылганнары да. яңадан ачылганнары да үзенә күрә бертөрле укытучылар әзерләү мәктәбенә әверелә. Электән яшәп килгән һәм үзгәртелгән мәктәп-мәдрәсәләр — Казанда Г Бару ди идарә иткән «Мөхәммәдия». Оренбургтагы Хөсәеновларның матди ярдәменә яшәгән «Хөсә- ения». Уфа шәһәрендәге «Госмания» мәдрәсәләре, яңа ачылганнардан Уфада зыялы мулла Зыятдин Камалинең «Галия». Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар ачкан Буби авылы мәктәбе бу төр мәктәпләрнең иң әһәмиятләреннән Кавказда мондый мәктәпләр оештырылганда бик күп Төркия педагогларының белем һәм тәҗрибәләреннән файдаланганнар. Төркестанлыларга исә бу хосуста кавказлы- лар белән казанлының ярдәме тигән.
Ысулы жәдит мәктәпләренең ачылуы, киңәюе һәм дәвамлылыгы өчен киң күңеллелек белән матди ярдәм күрсәтеп торучылар: әзәрбайжанлы Хажи Зәйнелгабидин Такый. Шәмси Әсәдулла: казанлылардан — Әхмәт. Гани һәм Мәхмүт Хөсәеновлар. троицкилы Яушевлар. Буби авылыннан Хажи Мөхәммәтҗан әфәнде; себер татары хажи Нигъмәтулла Карамышларның исемнәре хөрмәт һәм рәхмәт белән искә алынырга лаеклы кешеләр.
Беренче урыс революциясе (1905)
_. _ алендарьлар чыгара башлаган көннәрендә (1870—1871 еллар) Каюм На- сыйриның уенда бер газета чыгару фикере дә булуы беренче басылган календарендәге бер игъланнан аңлашыла. Бу игъланда болай диелгән: «Бу календарь 72 нче елда да чыгар, мөгаен, шаять тәңре әҗәлгә мөһләт бирсә (кичектереп торса), моңа охшаш бер татарча газета чыгару ниятебез дә бар Ләкин халык теләрме? Укырга кызыксынып, абунә язылганнар булса, хәзерлекне тәмамлаганнан соң газетаның чыгуы турында халыкка белдерелер иде». Насый- риның газета чыгару уе турында шул игъланнан башка бер мәгълүмат та юк. Бу «эш» бары тик ният булып кына калдымы, әллә бу юлда бер омтылыш булып та. хөкүмәттән рөхсәт алына алмадымы? Билгеле түгел. Ни булса да. XX гасырга кергәндә татарча ни бер газета, ни бер журнал чыгарылсын? Хәлбуки, татарлар арасында фикер һәм мәдәният хәрәкәтләре киңәйгән һәм алга киткән саен, вакытлы матбугат ихтыяҗы үзен бик көчле сиздерә башлый. Икенче яктан, ул вакытларда Казан зыялылары арасында газета һәм журналларда язышачак, кулы каләм тотар кешеләрнең дә күбәюе күзгә ташлана. Мәсәлән. 1903 елда Тифлиста Мөхәммәт ага Шахтантинский тарафыннан чыгарыла башлаган «Шәркый Рус» газетасының гадәттә һәр нөсхәсендә шактый казанлы язучыларның төрле темаларга караган мәкаләләре чыгуы да моны ачык күрсәтә.
Ул вакытларда теге яки бу кешенең татарча газета чыгару омтылышында булуы хакында белмәсәк тә. мондый бер омтылыш була калса урыс хөкүмәтенең «отказ сугачагы», ягъни кире кагачагы ап-ачык иде. Шул сәбәпле кайбер кешеләр газета яисә журнал урынына серияле рисаләләр (брошюралар) бастырып таратырга керешәләр Мәсәлән. 1902—1903 елларда казый Габдерәшит Ибраһим әфәнде тарафыннан Петербургта нәшер ителгән «Миръат» (Көзге) исемендә серияле рисаләләр бу төр «күз буяучы вакытлы матбугат» иде. «Миръат»ның саннары бик еш чыкканга. К. Насыйриның «Календарь»ләренә караганда да күбрәк максатка ярашлы була.
Русиянең Ерак Көнчыгышта. Манчжурия тигезлекләрендә японнарга җиңелүе нәтиҗәсендә. 1905 елда кабынып киткән Беренче урыс революциясе, бөтен Русия императорлыгында шактый зур тетрәү барлыкка китерә һәм шул сәбәпле һәр өлкәдә азмы-күпме үзгәреш-янарышлар беленә башлый Бу революция
табигыи ки. ул вакытта Русиядә яшәгән төркиләрнең һәм. шул исәптән, татарларның тормышында ла шактый эз калдырмый калмаган
Русиядә яшәгән төркиләр өчен 1905 ел революцисенен мөһим һәм уңай нәтижәләреггнән берсе горки телдә вакытлы матбугатмын мәйданга килүенә мөмкинлекләр ачылу иде Югарыда да искә алганыбызча, беренче урыс революциясе кабынган көннәрдә иркен урыс илендә тик бер данә төркичә газета чыга иде. ул да Русиянен бер читендәге Кырымда нәшер ителгән «Тәржемән» иде (Русиядә 1905 ел революциясенә кадәр «Тәрҗеманинан башка төркичә тазеталар да чыккалый иде. әмма болар Бакчасарай газетасы кебек озын гомерле булмыйлар Әле 1875 нчс елда ук. димәк. «Тәрҗеманмнан 8 ел элек Хәсән бәк Зәрбаби Бакыда «Игенче» исемле бер газета чытара башлаган, тик бу газета хөкүмәт тарафыннан тиз янгырылган. 1878 елда Үнсизадә хажи Сәет әфәнде Тиф тиста «Зыяи Кавказия» исемле газета чыгара башлый 1882 елда Үнсизадә Желал әфәнде шулай ук Тифлиста «Кешкул» газетасын нәшер игә. Боларнын икесе дә үзләре чыгудан туктый һәм мөхәррирләре Төркиягә күчеп китә Ют арыда искә алынган «Шәркый Рус» газетасы да 1905 ел революциясенә кадәр генә чыккан һәм ябылган).
Революция кузгалган 1905 елда беренче булып чыга башлаган төрки газета Бакудагы «Хәят» була, аны исемнәре һәм эшләре Төркия төрекләренә дә мәгълүм булган Әхмәт Ага углы белән Гали Хөсәензадә бастыра. Тик ул 16 сентябрьдә үк үзеннән-үзс ябыла. 1905 елда чыга башлаган икенче төрки газета «Нур» була, моны Петербург ахуны Гатаулла Баязит чыгара Беренче саны 15 нчс сентябрьдә дөнья күрә Казан татарчасында чыккан беренче газета булса да. мөхәррире, милли максатлар һәм мәнфәгатьләр ягыннан караганда, ышанычлы кеше булмаганлыктан һәм ул заманда кулы каләм тоткан язучылардан беркемне дә жәлеп игә алмаг айлыктан. эчендә һичбер герле жанлы фикер, җитди сәяси мәгьлүмаглар. файдалы хәбәрләр, яңалыклар нәшер ителмәгәнлектән. бу газета татарлар арасында бөтенләй таяныч таба алмый һәм матбугат тарихында татарча нәшер ителгән беренче милли газета булып саналмый. 1905 елда чыккан өченче төркичә газета «Казан мөхбире», анын беренче саны Казанда II ноябрьдә басылган. Менә моны татарча чыккан беренче милли газета дип санау чынбарлыкка туры килә. (Газетаның иясе адвокат Сәетгәрәй Алкин булса да. төп рух «орүчссе» һәм төп язучысы Йосыф Акчура иде.) 1905 елда чыга башлаган Дүртенче горки газета беренче нөсхәсе Петербургта 24 нчс декабрьдә басылган «Өлфәт» Мәшһүр зыялы вә сәяхәтче Габдерәшит Ибраһимов әфәнде тарафыннан чыгарылган бу басма, катнаш бер телдә язылса да. гагар газетасы булып санала ала. Бу газетадан сон, шул ук 1905 елда, бишенче буларак. Баку да Әхмәт Ага углы тарафыннан «Иршад» исемендә газета чыгарыла башлаган, анын беренче нөсхәсе 30 декабрьдә басылган Күренә ки. русиялеләргә хөррият һәм конституция режимын вәгъдә иткән «17 октябрь манифест»ы игълан кылышан 1905 елда ук биш данә төрки сәяси газета чыга башлый һәм болардан өчесе татар телендә языла («Нур». «Казан мөхбире», «Өлфәт»). Алдагы ел (1906) исә бу өлкәдә иң унышлысы була, чөнки бу ел эчендә төрки телдә төгәл 14 данә сәяси яна газета чыга башлый, боларнын сигезе Казан татарлары телендә языла һәм болардан бишесе Казан шәһәренә туры килә
1907 елда да янадан-яна сәяси газеталар чыгуларын дәвам игә Бу ел эчендә чыга башлаган газеталарның саны унике, болардан җидесе Казан татарлары телендә басыла
Бу газеталарның зур бер өлеше икътисади сәбәпләрдән, берничәсе исә сәяси сәбәпләр аркасында ябыла. 1907 елның ахырларына таба болардан («Тәрже- манины санамыйча) бары 14 данәсе кала Казанда «Йолдыз» «Казан мөхбире» әмма ул вакытларда инде элекке «Казан мөхбире» булмыйча, сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Сәйдәшсв хуҗалык иткән һәм Гали Саенов идарәсендәге рухы сүнек һәм зәгыйфь бер кәгазь кисәге «Бәянелхак». «Әл-ислах». «Әхбәр»; Әстерханда «Ьор- һани гәрәкъкый» һәм «Идел». Оренбургта «Вакыт». Петербургта «Нур». Бакуда «Таза хәят» һәм «Иршад». Кырымда (Карасубазар) «Ваган хадиме». Ташкентта «Түҗәҗар» һәм «Шөһрәт»
Беренче бөтендөнья сугышы башланган вакытта исә элеккеге газеталардан Казанда бары бер «Йолдыз» кала. «Кояш» исә соңыннан. 1912 елда («Йол- дыз»нын зәгыйфь яктысын юкка чыгару өчен булса кирәк) чыга башлаган бер газета Моның нашир 1<»рс зүр сәүдәгәрләр. бертуган Кәрнмовлар булып, җаваплы мөхәррире Зәкәрия Салрсг гин. секретаре һәм баш язучысы таны нан хикәяче Фатих Әмирхан иде Оренбургта да «искеләр»дән бер «Вакыт» кына бар иле Әстерхан га «Идел» газетасы бик авырлык белән генә чыга иде У фада у т вакыт га
бер газета басыла, әмма ул элеккегесе булмыйча. 1913 елда нәшере башланган яна «Тормыш» иде. Бу газетага Уфада шактый шикле һәм караңгы «эшпләр белән 1анылган Вәгыйз Нәүрузи тарафыннан нигез салына, тик соныннан аны сәүдәгәр Гыйбадулла Госманов үз кулына ала һәм баш язучылыкны да зыялы мөгаллим Закир Кадыйрига йөкли Болай да артык ялтырамаган «Нур» күптән сүнгән, «Дума» исә, таратылган I һәм II Думалар белән бергә югалган була Бакыда да иске газеталарның берсе дә калмый Төркестанда да ул вакытларда беренче революция дәвереннән кал!ан һичбер милли газета булмый. Кырымда да XIX гасырның ахырларында ук чыга башлаган «Тәрҗеман» гына яши иде.
Күренә ки. югарыда исемнәре саналган газеталарның бер өлеше йә сәяси, яисә икътисади сәбәпләр аркасында ябылырга мәҗбүр булсалар да. байтагы әле даны чыккан Столыпин хөкүмәтенең «революцияне бастыруы»ннан соң да эшен дәвам итә. Ә бераздан исә ябылганнары урынына төрле шәһәрләрдә янадан-яна газета һәм журналлар барлыкка килә башлый.
Казандылар 1916 елда, сугыш вакытына туры килгәнгә бик үк тантаналы итеп булмаса да. көндәлек матбугат тууының 10 еллыгын билгеләп үтәләр.
Казанны мәскәүлеләр басып алганнан сон һәм кораллы бәрелешләр, сугышлар» тынганнан соң. Идел һәм Урал татарлары сәясәт белән шөгыльләнделәрме соң? Мона мөнәсәбәтле рәвештә бер-ике тарихи вакыйганы искә төшерик.
XVII гасырның башларында, ягъни 1601 елдан 1613 елга кадәр дәвам иткән һәм Русия тарихында «болганчык заман» исемен алган дәвер үтеп киткәннән сон. 1613 елда яңа патша сайлау өчен (Романовлар династиясенең беренчесе булган Михаил Федоровичны тәхеткә утырту) Мәскәүдә җыелган «Земский Собор»га Идел һәм Урал буе татарлары вәкилләре дә катнаша. Болар, шөбһәсез, «аксөякләр вәкилләре булганнардыр. Элеккеге байларның калдыклары булган вә хан, мирза, бәк исемнәрен йөрткән һәм бераз өстенлекләргә дә ия булган бу төркемнең бер өлеше шул «буталчык» көннәрдә хөкүмәт яклы булып, баш күтәрүчеләргә каршы сугышта да катнашканнарына күрә, дәүләткә яңа хөкемдар сайларга тиеш бул! ан зур «корылтай»! а аларның вәкилләрен дә катнаштыру ул замандагы Мәскәү сәясәтенең ихтыяҗы булган Ягъни болар, төрки-татар халкының вәкилләре булудан бигрәк, бер өстен катламның вәкилләре иделәр
XVIII гасырга килсәк, Казан һәм Урал төркиләренең алдынгы кешеләре арасында Русиядән аерылып, мөстәкыйль бер мөселман дәүләте төзү фикере бу гасырда да яңадан җанланып дәвам итә. Казанның алдынгы кешеләре бу максатларына ирешү өчен башкорт баш күтәрүләреннән файдаланырга теләгәннәр. Бу баш күтәрүләргә, югарыда да әйтеп киткәнебезчә, Казан өлкәсеннән качып киткән кайбер кешеләр катнашканнар һәм бу фетнәләрнең максаты белән Кавказ. Кырым. Казакь иле һәм хәтта Төркия кебек төрки өлкәләрне дә кызыксындыруны планлаштырганнар. Русиядән аерылган мөселман төркиләрне берләштереп. зур бер мөселман дәүләте төзергә уйлаганнар Әмма бу баш күтәрүләрнең уңышсызлык белән тәмамлануын беләбез. Менә болар XVIII гасырда җәелгән һәм корал көче белән дә ныгытылган, бөек максатлар куйган мөһим бер сәяси хәрәкәт иде..
Моннан тыш. XVIII гасырның ахырына таба (1767 елда) Мәскәүдә Икенче Екатерина тарафыннан җыелган «Яңа кануннар проектын төзү комиссиясе»нә Казан төркиләреннән 27 кеше сайлана. Боларның күбесе мирзалар һәм «йомыш- лылар» (хөкүмәт хезмәтен башкаручылар) булып, бары тик ике-өчесе генә сәүдәгәр һәм «ясаклы»лардан сайланган. Димәк, бу комиссиядә дә төркиләрдән гади халык түгел, башлыча югары катлау вәкиллек итә. Боларның комиссиягә китергән «наказ»ларында бөтен халык өчен уртак бер теләк булса, ул дин иреге һәм хаҗга барырга рөхсәт алу иде. Моннан башка сәүдә иреге һәм салымнарның, мәҗбүри хезмәтләрнең азайтылуы. гаскәри хезмәтнең җиңеләйтелүе кебек теләкләр дә алга куела. Шулай ук мирзалар тарафыннан «төрки аксөякләрнең» рус дворяннары белән тигез хокукта булу мәсьәләсе дә уртага чыгарыла
Европада югары бер сәясәт дәгъвасы дип йөртелгән миллият мәсьәләсенең иң соңгы чиккә җиткән һәм урыслар арасында да сәяси хәрәкәтләр шактый беленә башлаган XIX гасырда һәм хәтта XX гасырга кергәндә дә, Русия төркиләре (шул исәптән, Казан татарлары) арасында азмы-күпме әһәмияткә ия булган бер сәяси хәрәкәт тә күрмибез Аларның XIX гасырның ахырларында булган хәрәкәтләре дә күбрәк мәдәни, тәрбияви һәм икътисади мәсьәләләрне күтәрү вә яңару хәрәкәтләреннән гыйбарәт иде Чынлыкта, сәяси хәрәкәтләр бары тик 1905 революциясе кабынгач, сәяси газеталар чыга башлаган вакытларда гына беленә башлый.
Югарыда, «икътисади һәм фикри күтәрелеш дәвере» башы астында язган- яарыбыздан да аңлашылганча. Казан татарлары арасында да XVIII гасырның соигы яртысында эшлекле бер иҗтимагый катлам һәм сыйныф пәйдә була, ул сәүдәгәр сыйныфы иде Бу сәүдәгәрләр катламы, югарыда күргәнебезчә. вакыгы- нда Казан өлкәсендә Бохара тибындагы мәдрәсәләр тота, мулла һәм мөдәррисләргә матди ярдәм күрсәтә, соңрак халык арасында җәелгән бер мәдәният һәм мәгариф хәрәкәтеннән гыйбарәт булган «ысулы җәдит» хәрәкәтенә дә маг ди яктан булыша 1905 ел революциясе кабынганнан сон беленә башлаган татар сәяси хәрәкәтенең дә бары тик бу сәүдәгәр сыйныфның матди ярдәме белән генә дәвам итәчәге шөбһәсез иде Чынлап та. Бакуда. Казанда һәм Оренбургта бер төркем сәяси газеталар шул сәүдәгәрләр ярдәменә таянып ачыла һәм кайбер сәяси оешмалар да аларның ярдәме белән оеша Ул көннәрдә Русиядә тагарлар арасында көнбатыштагы мәгънәсендәге буржуазия сыйныфы булмаса да. мөмкин кадәр дөнья үсешеннән хәбәрдар, үз катламы яки сыйныфы мәнфәгатьләрен дөрес аңлаучы һәм үз халкының җәмгыять эшләре белән дә кызыксынучы кешеләр аз түгел иде
Элек бу сәүдәгәрләр янындагы назария гчы (теоретик) һәм фикриятче муллалар. ә соңрак гәрәккыйпәрвәр мөг аллимнәр һәм мөхәррирләр булса. XX гасыр башланганда исә алар урынына күбесенчә урыс һәм заманча Европа мәктәпләрендә белем алган хокукчылар, сәясәтче һәм гәзитчеләр булды (Мондый зыялылар арасында мәшһүр «Тәрҗеман» хуҗасы, кырымлы Исмәгыйль Гасп- ралы. Кавказдан адвокат Галимәрдән Тупчыбаш. казанлылардан адвокатлар Сәетгәрәй Алкин. Йосыф Акчура. Садрый Максуди. мөхәррир Фатих Кәрими. элекке офицерлардан һәм җир хуҗалары алпавытлардан Koi тыкан мирта Тәфкилен. Шаһхәйдәр Сыртланов. Сәлимгәрәй Жантурин. тәрәкькый яклы муллалардан казын Рәшит Ибраһим. Муса Ярулла Биги. Галимҗан Баруди. Габдулла Апанай һ б аерылып чыгалар ) Чөнки инде заман үзгәргән һәм яңа таман таләпләренә җавап бирә алырлык фикер ияләре вә җитәкчеләр кирәк иде Менә шулай игеп, заманның буржуазиясе булырга маташкан юрки сәүдәгәрләр белән аларның акыл ияләре булган зыялылар 1905 елның 29 августында Нижний Новгородта. Ука елгасындагы бер пароход палубасында җыелган корылтайда. «Мөселман мәшруги (конституцияле) халык партиясе» төзергә карар бирәләр һәм шундый карарлар чыгаралар
Ахыры кнюсе санда.