Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИНКЫЙРАЗ КӨЗГЕСЕ


Юаныч
—оңгы дәвердә республикабызда татар тормышы милли яктан шактый җанланып китте. Радио-телевидениебездә татарча тапшырулар берәр сәгать чамасы артты. Яңа театрларыбыз барлыкка килде Мәгариф челтәрендә туган телдә укыту киңәя башлады Җәмәгать транспортында, урамнарда татарча сөйләшүләр ешрак ишетелә. Туган телебез хәтта. Африканың Ботсвана, Бурунди мәмләкәтләре парламентлары шикелле, татар телен дистә еллар буе бар дип тә белмәгән җиргә— республикабыз Югары Советына да үтеп керде — бер-ничә депутатыбыз ана телендә чыгыш ясарга гайрәтләнде.
Милли җәмгыятьләр, хәтта Милли бәйсезлек фиркасе дә барлыкка килде. Ахырда Татарстанның дәүләт бәйсезлеге игълан ителде, анын Төп законы, дәүләтн билгеләре кабул кылынды. татар теле хокукый яктан дәүләт теле дәрәҗәсендә танылды. Күңелебезне күтәргән казанышларны әле тагын да санарга мөмкин Шуларның янә бер сөенечлесе милли матбугатыбыз сафы икеләтә- өчләтә арту иде.
Милли хөррият ачылуга бик озак, бик газаплы чорларны кичеп килгәнлектән. бу казанышларның кадере, әлбәттә, югары Ниһаять, үткәнебезгә борылып карарга, рухи тамырларыбызны барларга, җаныбызга яңа сулыш өрергә форсат таптык У гыз көн уразадан соң көндез су эчү дә бәйрәм саналган шикелле, без бүген фәлән район үзәгендәге балалар бакчасында бер татар төркеме оештырылуга да, фәлән авылда нәни генә мәчет корылып, анда биш-алты карт-корының намазга йори башлавына да биниһая сөенәбез: иншалла. әнә шулай динебез әүвәлге хәленә кайтыр, иншалла. әнә шулай туган телебез тернәкләнер, янәсе! Өметләребез шулкадәр зур ки. без хәзер инде күп нәрсәгә алсу күзлек аша гына карарга күнегеп барабыз, милли хәятебездәге кайбер тискәре күренешләрне, нигезебезне какшата торган дәһшәтле аскы агымнарны абайлап йөрәкне бозмас өчен, күңел юаткыч уңай нәрсәләр хакында гына сөйләшергә тырышабыз. Гәзит- журналларыбызның тиражы кимиме? Басмаларыбызнын саны арту аркасында ул! Яшьләребез һаман туган телендә укымыймы9
Республикабызда атна саен ике-өч мәчет ачыла, алар каршында гарәп хәрефен, төрек телен өйрәтү курслары оештырыла, тиздән шуларнын унай тәэсире татар телен үзләштерүгә дә җәелми калмас Милләтебез мәнфәгатен кайгыртучы берничә галимебез, сәясәтчебез даими чаң кагып тора, алар хәтта митинглар җыеп та шушы хакта сөйли Социализмда булган хәлмени бу9 Юк' Димәк, эш бара...
Менә шулай юанабыз. тынычланабыз, хәтта татарлыгыбыз ныгый барган сыман да тоела. Ни әйтсәң дә. замана болганган чакта шактый нәрсәгә ирешелде ләбаса. Илдә икътисадын күчеш чоры. Рәсәй матди байлык җитештерүдә түбән тәгәри, кайбер төбәкләрдә, гомумән, мәхшәр фәләненче Ватан сугышы бара Ә бездә - тыныч, шәһәрләрдәге шифаханә, кибет, даруханәләрдә татарча эндәшкән өчен сүкмиләр, сукраналар гына Урыс мәктәпләрендә татар теле укытучылары хәзер балаларны дәресләренә ялынып жысп йөрми алар хәзер йә класс белән кереп утыра, йә класс белән өйләренә кайтып китә! Анда укучы татар балалары үзара татарча аралашмый икән, бу аларның менталитетлары, ягъни гадәт-күнекмәләре үзгәрүдән. Ул менталитетны үзгәртү өчен үзенә күрә бер революция ясарга кирәк. Халык исә революцияләрдән гарык, бик ашыкмыйк, җәмәгать, килер бер көн...
Матбугат — барометр
таплар чыгару кими, вакытлы матбугатның тиражы азая Монын табигый сәбәпләре күбебезгә мәгълүм икътисадны үзгәртеп кору, бер системалап икенчегә күчү ансат кына бара алмый Җитештерү кими, тормыш дәрәҗәсе түбәнәя, халыкнын зур өлеше җан саклау кайт ысына баткан Шунлыктан, элекке СССР халыкларының һәммәсе китап, вакытлы матбугат алуны күпкә киметте Әгәр Та1арстанда 1990 елда 40699 данә таралган «Казан утлары» журна лы быел 6978 гә генә калган икән, «табигый» дип тынычланырга да мөмкин Татар телендә яна калын әдәби журналларыбыз да чыга башлавын искә алсак, бигрәк тә!
Әмма мәсьәләнең төбенә төшә башлагач, тынычлану дигән нәрсә үзеннән- үзс юкка чыга. Чөнки яңа калын әдәби журналларыбыз «Аргамак». «Идел». «Мирас» быел республикабызда гыйнвар аенда тулаем 9032 (2149+ 3859 + 3024) данә алдырыла Аларны «Казан утлары» тиражына кушсак. 16010 саны пәйда була. Әмма шушы сан да 1990 елгы «Казан утлары»н гарату күрсәткеченнән 2.5 мәртәбә кимрәк икән
«Казан утлары» Татарстанда иң күп таралган чагында (1990) мең татарга 23.1 данә туры килде Бу санны укымышлырак халыкнын. әйтик, эстоннарның шундыйрак журналы («Лооминг») күрсәткече белән чагыштырсак, аларда мен кешедән 33 әү язылган. Бу дәвердә эстоннар 24. татарлар 7 журнал бастыра иде Быел «Казан углары» Татарстанда мен татарга 3,9 данә туры килә, димәк, аны һәр 67 тагар гаиләсенең берсе генә алдыра. Калган 66 гаилә туган әдәбиятының төп көзгесе белән кызыксынмый икән. Биш ел дәвамында бу журналны алдыру Татарстанда 5.8 мәртәбә кимүен ачыклагач, күңеленә шом оялавы, маңгаена яна җыерчыклар кунуы бер дә гаҗәп булмас
«Казан утлары» таралышы туган әдәбиятыбызга мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә икәнлеген аныклаганлыктан, кайбер районнарда мен тагарга язылу буенча ничә журнал туры килүен дә күрсәтик Кама Тамагында 12.7 Яна Чишмәдә 10.2; Апаста 8.7; Балтачта 7.6; Мөслимдә - 7.2; Сабада 7.1. Актанышта 6.9; Болгарда 6.8. Әлкидә 6.2, Ютазыда 6.1 Сарманда 6.0. Те гәче белән Әгерҗедә 5.9 ар: Кукмара. Мамадыш. Чирмешендә 5.7 шәр. Ми- нзәләдә 5.6; Азнакайда -5,3; Аксубай. Балык Бистәсе. Октябрьда 5.2 шәр. Арчада 5.1
Төп әдәби журналыбызны иң аз укучылар казандылар, монда ул мен i.napi а я и.глх бхенча 1.1 гуры КИЛӘ Хннлры Яр Чл i H I i I ,.'i. Мен ге геев (I. Ч. Түбән Кама (1,5). Зеленодол (1.9). Алабуга (2.2) Бөгелмә (2 4) «мактана» .па Шәһәрләрдә милли әдәби журналга игътибарның бик нык кимүе ан гагы ха гык- нын матди фәкыйрьләнүе турында гына гүге г. ә бәлки аларда гагарнын ми гләг буларак йотыла баруы хакында сөйли Әгәр мәсьәлә тормыш дәрәҗәсенә генә кашып калса. «Казан утлары»на язылу күрсәткече буенча исәпләсәк. Кама Тамагы районы халкының Казанныкыннан уртача 11.5 тапкыр баерак яшәвен белер идек
Шулай игеп без, милли үсешебезгә сөенеп, шатлыктан исереп йөргәндә астыртып агымнар нигезебезне тәмам ишеп, юкка чыгарып яга икән т.гбаса Барометр һава торышын бик төгәл күрсәткән сыман, милли матбугат таралышы да милләтең хәл-әхвәлен шактый дөрес һәм гу гы чагылдыра ана игътибар бирмәү һәм аннан дөрес нәтиҗәләр ясамау үгә үкенечле акылсызлык булыр иде.
әп пүпт татарның өчесе Татарстаннан тышта яшәвен беләбез Мондый Т— шартта ми гиг матбугатыбыз тара тышын республикабыз игендә генә ачык ЛЖ лаү чамадан тыш чикләнгәнлек булыр иде
Без о.т ш га чипә яшәүче милләт төшләребез х.пен начар кү ы глыйбыз Би не re I иар/ган ү «еннән тыштагы татар дөньясыннан аерылып яшәгән таман ап7га к г г гы Радио- re геви гснисбеэгә. матбугатыбызга хәтер ерак-ерак .ардан да шактый хәбәр килә, алар гыгътаучыларыбыэга. тамашачы тарыбызга һәм
К
укучыларыбызга да җиткерелә. Ләкин бу хәбәрләр, нигездә, «фәлән шәһәрдә мондый кичә уздырылды», «фәлән авылда шундый мәчет корылды», кеякты буяуларга манылып таратыла, сирәгрәк очракта гына андагы мәдәният- мәгариф учакларында милли белгечләр, дәреслекләр һәм тулаем татар китабы җигешмәве телгә алына. Бөтен татар милләте ихтыяҗларын кайгыртырга геләгән Милли Мәҗлес эшчәнлеге дә хәзер сүлпәнәйде ул хәтта милләтебезнең бүгенге торышын, минемчә, төгәл анализлап сурәтли дә алмады Сәяси үсешнең мәгълүм бер баскычында Милли Мәҗлеснең үзенә ниндидер дәрәҗәдә көндәш булу ихтималыннан хәвефләнгән республикабыз җитәкчелеге, бердән, үз йогынтысын киңәйтүне, икенчедән, милли хәрәкәтне үзе тарафыннан идарә ителә торган кысага кертүне күздә тотып. Бөтендөнья татар конгрессын җыйды һәм тантанальг-купшы утырышларда анын Башкарма Комитетын да сайлады. Ton максаты Милли Мәҗлесне зәгыйфьләндерү. аны сәяси мәйданнан кысрыклап чыгару гына булганлыктан, шул максатына ирешкәч, безнең тәҗрибәле партократлар Башкарма Комитеты тынычланды һәм., үзенең гадәт и эшенә Татарстан җирлегендәге идарә мәшәкатьләренә кереп чумды.
Ә Татарстаннан тыштагы милләттәшләребез бүген нинди хәлдә — бу аларны артык борчымый. Чөнки мона «рәсми вәкаләтләре юк», күпмилләтле Татарстан халкын гына кайгыртырга хакы булган, милли хисләр куерган шарт га гына бераз «милләтпәрвәр» ролен уйнап, үзенә өстәмә очколар җыеп калуны кайгырткан бәндәгә әллә кайдагы татарлар нәрсәгә ул? Алла сакласын!
Менә шушындый хәлдә Татарстаннан тышта милли матбугат таралышын өйрәнү шактый нәрсәне ачыкларга мөмкинлек бирә. Әйтик, туган әдәбиятыбыз белән кызыксыну кайда ниндирәк күләмдә? Туган телнең сакланышы ни дәрәҗәдә’’ Милли мәгариф челтәре кайларда сакланган, кайсы елларда юкка чыккан’’ Милли ан сүнүен төбәкләп бизмәнләү мөмкинме? Милләтне терелтү һәм саклау эшен кайда, нәрсәдән башларга мөмкин?..
Элекке СССР күләмендә карасак. «Казан утлары» журналы мен татарга 1976 елда 15,0 данә; 1986 да — 9.5; 1990 да - 12.5 һәм быел — 1.7 данә тарала Быел. 1986 ел белән чагыштырганда. «Казан утларьг»н алдыручылар исәбеннән утызлап өлкә-республика бөтенләй төшеп калды, шул өлкә-республикаларда яшәүче милләттәшләребезнең рәсми саны бер миллионга якын, югыйсә! Быел Кыргыз- стандагы 72 мең татар 3 данә (1976 да 767). Украинадагы 91 мен милләттәшебез шулай ук 3 (1976 да —419). Казагыстандагы 328 мең татар 24 данә (1976 да - 4274) журналыбызны алдыра Мең татарга исәпләгәндә, Пенза. Өркет. Әстерхан. Сарытау өлкәләренә 0.3 әр. Чиләбе. Кемерово. Мәскәү. Красноярск өлкәләренә һәм Якутстанга 0.4 әр журнал туры килә. Бу күрсәткеч Свердловск өлкәсендә 0,5, Удмуртстан. Коми республикаларында һәм Омск өлкәсендә — 0,6 шар. Курган өлкәсендә — 0.7. Төмән өлкәсендә 0.9. Ульяновск. Киров өлкәләрендә берәр данә. Бу саннарны 1976 елгы күрсәткечләр белән чагыштырып карау гына да җанны өшетерлек — кимү нәкъ ун мәртәбә дип әйтерлек. Билгеле, бу кимүдә халыкның ярлылануы, почта-экспедиция хезмәтенең журналыбызны мөштәриләргә илтеп тапшыруда җинаятьчел дәрәҗәдә өзеклек китереп чыгаруы да зур роль уйлады Мисалга. Мәскәү өлкәсендәге әбүнәчеләребез (мөштәриләребез). милли хисләре тернәкләнеп. «Казан утларымы 1976 елда — 372. 1986 да — 409. 1990 елда 805 данә алдырырга керешкән иде. Шуннан соң аңлашылмый торган могҗизаи бәлаләр җәелде: әле ана бүтән яздырмаска тырыштылар, әле өстәмә бәяләр куштылар, әле язылучыларга аның 12 саныннан яртысын яки бөтенесен китереп бирмәүне гадәткә керттеләр. Нәтиҗәдә. «Казан утлары»на быел Мәскәү өлкәсендә нибары 74 кеше генә язылды.
1976 ел белән чагыштырганда, быел «Казан утлары» Чиләбе өлкәсендә 18 тапкыр. Удмуртстанда — 23. Свердловск өлкәсендә — 25. Кемерово өлкәсендә 30. Коми республикасында 34 тапкыр кимрәк тарала. Икеләнмичә расларга мөмкин, бу - зур шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребезнең кызу тизлектә йотылуы. тагар мәктәпләрен тәмамлаган буынның картаюы һәм юкка чыга баруына бәйләнгән Ә менә авылда яшәүче милләттәшләребез күп өлкәләрдә, бигрәк тә мәктәпләрендә татар теле-әдәбияты дәресе сакланган якларда бу азаю бермә-бер кимрәк Әйтик. Түбән Новгород өлкәсендә- 4 мәртәбә. Самара ягында — 5, Ульяновск өлкәсендә - 7, Пенза. Сарытау. Киров. Оренбург өлкәләрендә һәм Чувашстанда—8 мәртәбә кимрәк Башлыча шәһәр татарлары күбрәк өлкәләрдән Омск. Курган. Пермь. Красноярск якларында кимү дәрәҗәсе 10-14 мәртәбә арасында
Дистә еллар бу «халыклар дуслыгы. милли культуралар чәчәк аткан» өлкә- реелуоликалардагы татарның язмышы менә шундый мөшкел хәлдә хәзер бүген тулап телендә уку мөмкинлеге томалана барса’ иртәгә аны милли сыйфатларын әм милли анын тәмам югалтып бетерү кәсафәге көтеп тора Бу хакыйкатьне татарның бүтән басмалары таралышы да раслый. Әгәр ул мәгълүматларны «Казан утлары»— 104 мен. «Азат хатын»— 430 мен таралган дәвер күрсәткечләре оелон чагыштырсак, хәлнең аянычлыгы бигрәк тә шик уятмас
Iуган телебездә чыгарыла торган алты журналның «Казан утлары». «Сө- емоикә» («Азат хатын») «Чаян». «Ялкын», «Татарстан» («Татарстан коммунисты»), «Мәгариф» («Совет мәктәбе»)нсн тулаем тиражы (меңнәрдә) үсешенә игътибар итик 1976 елда — 644. 1986 да 634. 1991 дә - 383. 1994 тә 163. 1995 тә 87 мең.
Соңгы вакытта донья күрә башлаган 6 яңа журналның «Аргамак». «Идел». «Казан». «Мирас». «Сабыйга». «Салават күпсре»нсн тулаем тиражы былтыр 52 мең булса, быел 31 мен тәшкил итте Хәтта шушы 12 журналның тиражын бергә кушсак га. ул 1994 елда 215 мен тәшкил итсә, быел 118 меннән артмады Тагын шунысы да аяныч әле кайчан гына «Казан утлары». «Сөембикәмнең һәр өчтән ике данәсе Татарстаннан читтә таралса, хәзер бу өлеш өч мәртәбә чамасы кимеде Яңа басмаларыбыз исә. гомумән, ерактагы милләттәшләребезгә таныш түгел диярлек
Менә шушы хәлләр ачыклангач, безгә инде милли хәрәкәткә тартылган сакаулы гына өлкән яшьтәге затларыбызга ышанып. Татарстан хәбәрләндерү чаралары тараткан ипле, әмма хакыйкатьне гнешенчә ачудан ерак торган мәгълүматларга алданып, пошынмыйча гына яшәү ярамыйдыр, жәмәгать.
Мәгълүматыбыз тулырак булсын өчен. 1976 ел белән чагыштырганда, быел кайсы басманың тиражы ничә мәртәбә кимүен дә карап үтик -Ялкын» -7. «Казан утлары» 8. «Сөембикә» 10. «Татарстан» 17. «Чаян»- 18 мәртәбә кимрәк тарала хәзер. Бары «Мәгариф» журналы гына янадан күтәрелә башлады— аның тиражы хәзер 1976 ел күрсәткеченә якынлашты
Соңгы дәвердә туган телебездә чыгарыла торган республика гәзитләребез саны артуы мәгълүм Ә менә аларнын таралышы ничегрәк соң'' «Ватаным Татарстан». «Мәгърифәг». «Сабантуй», «Тагар иле». «Татарстан хәбәрләре». «Татарстан яшьләре». «Шәһрн Казан», «Юлдаш»нын тулаем тиражы былтыр 438 мең булса, быел бу күрсәткеч 357 меңгә төште. Алар арасында бердәнбер хосусый гәзит булган «Юлдаш» кына тиражын 15 меңгә арттыра алды
Татарстаннан тышта милли магбугатыбыт сафы үсү соңгы елларның аеруча күңелле бер вакыйгасы булды Алар арасында «Өмет» (Ульяновск). «Бердәмлек» (Самара). «Яңарыш» (Төмән). «Туган як» (Түбән Новгород). «Дуслык» (Киров) гәзитләре даими һәм тәртипле чыгулары, эчтәлекләре яхшыру белән укучыларга танылды инде «Омег» (Алмага). «Халык чишмәсе» (Пермь). «Яна вакыт» (Ыры- нбур). «Яңарыш» (Ижау). «Дуслык» (Чиләбе). «Вакыт» (Уфа). «Җидегән» (Уфа). «Алгып Урда» (Чаллы). «Нур» (Чаллы) һәм бүтән гәзитләр лә дөньяга килде Уфада исә былтыр «Тулпар» әдәби журналына нигез салынды Әстерхан. Санкт- Петербург. Мәскәү һәм татын кайбер шәһәрләрдә ми г ли рухлы тагар гәзитләре урыс телендә басылгалап гора Аларнын барлыкка килүе, кайбер олкә-рсспуб- ликаларда туган телебездә радио-телевидсние тапшыру зары башлану да халкыбызның яшәргә омтылышын гәүдәләндерә Ләкин күренеп тора татарны татар игеп саклау һәм үстерү өчен болар гына житмн' Милләтебешен йотылуына Татарстанда беркадәр киртәләр куелды урыслашу күләме һәм тизлеге азайды, әмма тулысыңча туктатылмады Республикабыздан тышта исә бу шг бик зә-гыйфь алып барыла әле моны югарыда китерелгән мәгълүматлар да ап-ачык раслый шикелле.
Матбугат җан азыгы
ку дөньяга карашны киңәйтә, чынбарлыкны танып-белүне тирәнәйтә. фн- Укср йөртүне жанландыра. _
Китап чыгару бермә-бер киметән дәвердә бет вакытлы матбугат белән асруч. .................................. i ытрак дуслашыр! ...............>жбүр ) ! беша «шбиш-сенга» ж,.у
һаплопен 1 ......................... ип>. солсн. илътисадый беле». ........ .... апамдагы буган мл-
гъ!,умл1 бел ............. .. шһсш-бетне баста Ул бетне торге мчытыр торге ммшныр
тажпибасе бегая сугарып, алар тормышыннан пайбраг биреп, епмешеоетне м,и шалерпа оештырырга булыша Вакыт лы матбугат таман сулышын үткенрок
тоярга, замандашларыбыз белән бер сафта атларга ярдәм итә. Шуның өстенә, милли
матбугат — тарихи хәтерне уята, гореф-гадәтләрне, туган телне яшәтә торган кодрәтле чара,
милли рухны дөрләтеп, меңләгән-миллионлаган җаннарның бер тамырдан килгән
уртаклыгын саклый һәм ныгыта торган куәтле көч тә. Аның татар кебек сибелгән-таралган
милләтне берләштереп, цементлап тоту үзенчәлеге бигрәк тә әһәмиятле. Шуңа күрә аны
кайгырту, аның йогынты даирәсен киңәйтү безнең исебездән бер генә минутка да чыкмаска
тиеш
Бу мәкаләдә матбугатыбызның эчтәлеген баету, телен сафландыру һәм тагын шундый
махсус профессиональ мәсьәләләргә, гәрчә алар бик әһәмиятле булса да, тукталып
тормыйбыз. Төп игътибарны милли матбугат таралышы ачкан хәвефле нәрсәләргә юнәлтәсе
килә.
Халкыбызның күпчелек өлеше хәзер шәһәрләрдә яши. Кызганыч ки. тарихи язмышы
аны монда, хәтта Татарстанда да, азчылык хәлендә калдырган. Туган телендәге мәгариф
челтәре имгәтелгәч, ул шәһәрләрдә милли мохитебез тулаем югалды Хәтта мәдәният
учакларында милли рух белән сугарылуд ан мәхрүм ителгәч, шәһәрләргә дулкын-дулкын
килеп урнашкан милләттәшләребез урыс теле, гореф-гадәтләре, культурасы тегермәне аша
узарга мәжбүр булганлыктай, безнең милли иммунитетыбыз тәмам изеп-сытып ташланды.
Бу хәл Татарстаннан тышта аеруча фаҗигале дәрәҗәгә җиткерелде Йотылу тизлеге көчәя
барганда, без хәзер элекке СССРның бөтен тарафларына сибелгән милләттәшләребезне
тарихи ватаннарыннан читтә коткарып калуны хыяллана да алмыйбыз Еракта йотыла барган
төркемнәр исә Татарстандагы милләттәшләренә дә һәлакәтле йогынты ясый Шуңа күрә
безнең алда торган иң зарур бурыч - милләттәшләребезне тарихи ватанга туплау һәм шунда
милли мәгариф челтәрен аякка бастырып, яшь буынны асыл нигезенә, мохитенә кайтару
өчен көрәш җәелдерү. Милләттәшләребезне тарихи ватанында төпләндерү безгә якын
киләчәктә Казанда һәм тагын кайбер бүтән шәһәрләрдә күпчелек тәшкил итәргә дә
булышырга тиеш. Шуннан башка татар теленең һәм милләтенең тарихта сакланып калуына
өметләнү бик читен.
Татарның тарихи ватаны Татарстан белән генә чикләнми. Республикабыз
күршесендәге ата-бабаларыбыз җирендә дә милләттәшләребез хәле җиңел түгеллеген
беләбез. Анда милли мәгариф, мәдәният челтәрен яңарту Рәсәй белән Татарстан арасында
яңа килешүләр төзелгәндә. Рәсәйнең шул максатта бюджет бүлеп бирүе нәтиҗәсендә генә
ышанычлы хәл кылына ала. Бу мәсьәләне тиз һәм уңай хәл итү — икенче әһәмиятле
бурычыбыз.
Өченче әһәмиятле эшебез — Казанны бөтен татар галәме өчен туган телебездә югары
белемле кадрлар әзерли торган үзәккә әйләндерү. Милли рух кайнап торган үзәктә г енә
татарны упкыннан коткарырлык шәхесләр тәрбияләргә мөмкин Социаль шартлау
хәвефеннән өркеп, бөтен көчен һәм сәләтен республикабызда матди тормыш минимумын
кайгыртуга гына биргән һәм башлыча матди җитештерү мәсьәләләре белән генә
шөгыльләнгән Татарстан җитәкчелегенә эшчәнлек юнәлешенә үзгәрешләр кертү хажәт
Тәүлек буе татарча тапшырулар алып бара торган кыска дулкынлы радио, татарча
тапшырулары ун сәгатьтән ким булмаган милли телевидение каналын булдыру ни өчен
һаман хәл ителми? Матди байлык җитештерү күләме буенча Татарстаннан 3—4 мәртәбә
калышкан республикалар моңа күптән ирешкән Татар кешесе, кайда гына яшәмәсен, эфирда
үзе теләгән вакытта туган теле, җыры белән азыклана алырга тиеш Татарстаннан тыштагы
милләттәшләребезнең мәдәни автономиясе республикабыз ярдәменнән тыш тормышка
ашырыла алмый, ансыз милләтнең йотылып бетүенә генә исәп итәргә мөмкин.
1989 елгы жан исәбе алу буенча элекке СССРда 2036 мең алман (немец) яши иде.
Соңгы елларда туларның 500—600 меңе Алманиягә күчеп китте. Хәзер «Азатлык» радиосы
хезмәткәрләре һәм кайбер белгечләр элекке СССР җирләрендә 7 миллион алманның калуы
турында сүз алып бара Чөнки рәсми статистика халыкның милли составын дөрес күрсәтә
алмаган, имеш.
Алманнар саны 3—4 мәртәбә киметеп саналган шартта татар исәбе ничек алынган
икән? Рәсми статистика 1989 елгы милләттәшләребез санын 6646 мең дип күрсәтте Бу һәм
бүтән еллардагы саннарның өлкәләргә бүленешен анализлаганда. татар исәбенең дөрес
алынуына да шөбһә уяна. Фикер йөртергә азык булсын өчен. СССР җан исәбе алу
мәгълүматларына таянып, кайбер өлкәләрдәге татар үсешенә күз салыйк: