Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИЯДӘ ТӨРЕКЛӘР ЯШИ

— иңа Төркиядә өч тапкыр сәяхәт итәргә насыйп булды, шөкер. Берен
чесендә Мәрмәрә (Истанбул шәһәре) университеты профессоры хөр-мәтле Надир Дәүләт бәй (1991) чакырган иде Ул үзе Кытайда туып үскән татар кешесе. Икенчесендә — (1993 елнын жәендә) Татарстан Халык мәгарифе министрлыгы мине татар укытучылары группасына тәрҗемәче сыйфатында юллады. Өченчесендә—1993 елның азагында Төрек дөньясын өйрәнү-тикшсрү Вакыфы (Түрк Дүнйасын Араштырмалары Вакыфынын) җитәкчесе профессор Туран Язган бәйнең махсус чакыруы илә төрекчәмне ныгыту өчен барган идем. Төрек дөньясын тикшерү-өйрәнү Вакыфы —ул төрки халыкларның (шул исәптән татар халкының да) тарихын, сәнгатен, фольклорын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнү, шуларны китап итеп бастыру һәм төрек телен өйрәтү, үзара ярдәмләшү тәшкиләте. Вакыф — фонд, ягъни, иганә, химая, бай шәхесләр яки оешмалардан җыелган акча хисабына яшәүче иҗтимагый тәшкиләттер Вакыф — төрекчә өйрәтер өчен бөтен төрки җөмһүриятләрдән күпләп-күпләп кешеләр чакырып, үз хисабына (юл чыгымнарыннан башка) укыта Бу курсларда төрек теле, тарихы, дин, география укытыла Татарча яхшы белгән кеше ике айлык бу курсларда үзенә шактый күп мәгълүмат вә белем ала. Шулар өстенә Төркиянең бай музейларында, истәлекле тарихи урыннарында сәяхәт итү үзе генә дә бер мәктәп. Бигрәк тә төрек теле, әдәбияты, тарихы һәм Төркиягә кучкән татарлар-ның язмышы белән кызыксынган кешегә бу курсларның ярдәме, әһәмияте бәһа- сез Бу язмам өч тапкыр Төркиягә баруым нәтиҗәсендә тупланган бер сәяхәтнамәдер Язмада төгәл хронология юк, бәгъзеләре хәтердән, кайберләре көнендә язып куелган аерым-аерым истәлекләр, хатирәләр, хикәяләрдән торган юлъяз- мадыр.
өркиягә инде өченче тапкыр китеп барышым Аэропортта гел бер үк күренеш, китүчеләр арасында өч-дүрт төрек бар. калганнары — марҗалар, урыслашкан татар җегетләре. маржалашкан татар кызлары, татарча сөйләшә белми торган татар хатыннары Ирдәүкә хатыннар, хатыншак ирләр Юаннары —артык юан, муенсыз, билсез, тук хатыннар; алар гел тәмәке тарта, артык кычкырып көлә; куе бизәнгәннәр, гадәттә чәчләре сары-җирән төскә манылган, бөтенесе дә дип әйтерлек лафырдык чалбар кигән Арыклары артык арык, арба тәгәрмәчедәй үтә күренмәле Тормышта юан хатыннар арасында да мөлаемнары була бит ют ыйсә; ябыклар арасында да үзенә тартып торырдайлары юк түгел Кайда сон алар? Нигә бик әдәпсез, сөйкемсез халык йөри Төркиягә?
Болары -алыпсатарлар. Мондыйларга Төркиянең мәчетләре дә. музейлары да. табигате дә. төрек теле дә. тарихы да кирәк түгел Болар Йстанбул базарларында! ы товарларны алып кайтып. Татарстанда артык бәягә сатып баерга теләүчеләр. Мин шулай уйлый-уйлый әлеге хатыннарнын кыланышларын күзәтәм.
Арада чакыру буенча кунакка баручылар да. хезмәт вазифалары белән йөрүчеләр дә бар күрәсең Әнә. сигез яшьләрдәге кызы белән бер татар хатыны басып тора. Баласы белән татарча сөйләшми
- Гузеля!- дип дәшкәннән соң ук бу гаиләнең урыслашкан икәне аңлашыла
Төркиягә баргач нинди телдә кунак булырлар икән болар'’ Анасы татарча аңлый булыр, әмма кызы бер кәлимә сүз дә белми
Минем исә «Төрек Дөньясы Араштырмалары Вакыфы»ның җитәкчесе. профессор Туран Язган чакыруы буенча Төркиягә китеп барышым Ике ай дәвамында мин төрек теле «казанында» кайнарга тиешмен. Ике потка якын китап алганмын. Төркиядәге танышларым сораган яисә бүләк өчен алынган китаплар. Минем белән бергә Рөстәм Мингалим. Гәрәй Рәхим. Гамил Афзал. Рәдиф Гаташ. Равил Фәйзулла. Наис Гамбәр. Зөлфәт. Мөдәррис Әгъләм һәм башкаларның китаплары Төркиягә китеп бара. Ә минем уйлар ирексездән узган елларга кайтып төшә, күңелдә хатирәләр яңара г орек телен өйрәнү, «төрекләр белән без кардәш халык, чынлыкта без ’ В ' үзебез дә төрек», дип сөйләнү коммунистлар хакимияте заманасында гаеп санала иде. шуңа күрә төрек әдәбияты, уртак багланышлар, торек тарихы турында язылмый, сөйләнми, төрекчә өйрәнергә теләгән кеше бу эшне яшертен башкарыр! а мәҗбүр иде Шундый дәвердә дә Хәсән aia Сарьян, ачыктан-ачык төрекчә сөйләшкәләп. мәҗлесләрдә төрек җырларын җырлап, безне хәйран ка л- дыргалый торган иде Аның төреккә тартылуын, җае чыккан саен дус-ишләренә төрекчә дәшкәнен кайберәүләр өнәмиләр, хәтта аннан көләләр дә идс Ләкин Хәсән ага үзенең теләген яшерми, чөнки Төркня — Хәсән Сарьянның моңы, сагышы, мәгьнәви кыйбласы иде.
- Без бит төрекләр! ди торган иде мәрхүмкәй. «Төрки» сүзе термин гына бит ул. уйдырма, ясалма сүз. «Төрек» дип әйтергә курыкканнар гына «төрки» ли Без болгар дөрес. Без iaiap дөрес. Әмма без барыбыз да төрекләр Исемне төрекләр саклаган Без саклый алмаганбыз, шул гына Әнә. «башкорт курае» диләр, курайның милләте юк. Татарда ул курай булмаганмы’ Булган Башкорт-ларда курай йолалары сакланган, татарлар саклый алмаган «Төрек» кәлимәсе белән дә эш шулаирак тора. «Төрек» элек-тлектән үк борынгы бабаларыбызнын исеме!
Тел. сүз. этимология турында Хәсән Сарьян сәгатьләр буе сөйли ала иле
Кызганыч ки. бу көннәрне күрә алмады Казаша килгән төрек кардәшләр белән дә. Төркиягә барып га Хәсән Сарьян күңеле булганчы рәхәтләнеп төрекчә сөйләшкән булыр иде. сәяхәт итәр иде, китап арты китаплар язган булыр иде Насыйп кына булмады!
окер. мин бу бәхеткә ирештем Ләкин морадыма җиткәнче дәрьяларда |1’1" бик күп сулар агарга, җиһанда бик күп үзгәрешләр булырга тиеш иде Д 1 1 ,)ЛС Гомумән. Кырым татарларына, Төркиягә тартылуым минем сабый чаклардан ук килә иде Әбием Мәгъсүмә карчык гелон әйтә иде. хәтерлим әле. бешен өйдә, диварда бәген дөнья харитасы эленеп тора иде. әтн-әнисм укытучылар, безнең өйдә глобустыр, ишиклопеднядер кебек әсбаплар күп иде. дүртенче сыйныфта укыган чагымда .ишем мине шул харита янына алып килде дә татарчага охшаш шәһәр атамаларын укый-укыи
Менә. улым. Кытайда. Үремчедә. Кырымда. Төркиядә яшәүче халыклар безнең кардәшләребе г. а лар мөселманнар, әлхәмдүлиллаһ' Боларны сина белмәк кирәк' дип сөйләнгәнен хәтерлим
Әбием телендә «кангмакчы, белергә, зшлөмәкче» сүзләре «кайтмак. белмәк. зшләмәк» булып, кыска яңгырый Бәлки шуңадыр минем беренче
хикәяләремдә.бигрәк тә туры сөйләмнәрдә андый сүзләр шулай әби әйткәнчә языла торганнар иде. Гариф ага Галиевнең. беренче хикәяләремне укып баккач, болай дип әйтеп куйганы әле дә исемдә:
— Каян килгән ул сиңа төрекчә язу?
Бәлки шуңадыр да, мин соңрак кырым-татар гәзитәсен алдырып, кырымча бик тиз өйрәндем, аннары төрекчә өйрәнергә тотындым. Ләкин төрек телен өйрәнер өчен китаплар да. сүзлекләр дә булмау сәбәпле, шулай бервакыт Мәскә- үгә баргач, Төркиянең Бөек Илчелегенә киттем Бу 1977 ел иде булса кирәк Янәсе, илчелеккә кереп, төрек туганнар белән танышып, алардан иске гәзитләр. төрекчә китаплар алып чыгам. Кырык ел яшәп тә дөньяны аңламаган бер мин генә булганмындыр инде ул Кем анда кертә инде, я? Кергән очракта да аннан чыккач ни булачагын сабый да аңлый бит инде, юкса. Ләкин мин керергә өметләнеп барам Илчелек капкасына кереп киткәндә генә. Дядя Степа кебек озын буйлы бер милиционер сырт якамнан эләктереп алды да, паспортымны сорады һәм, кетәклегенә альт кереп, протокол төзи башлады:
— Кая бара идеи? Ни өчен керә идең анда?
Мин. яшермичә, максатымны сөйләп бирдем Ул шундук телефонга ябыш-ты егерме минут эчендә ул инде минем хакта үземнән дә күбрәк белә иде. чөнки телефонның турыдан-туры Казан КГБсы белән тоташканын аңлап алдым. Телефонны куйганнан соң, «Степа» паспортымны сузды да:
- Татарский националист, значит, да! Моннан сон бу йортны биш чакрым әйләнеп уз, козел!—диде.
— Янәшәмдә генә язучылар йорты, ЦДЛ, алайса мин үзебезнең йортка кайдан йөрим?—дим.
Метро ягыннан йөр, морда,—дип бу «иркәләп кенә» мине озатып калды
Хәзер үз китапханәмдә дә төрекчә китаплар байтак. Рәхәтләнеп укы да укы, өйрән дә өйрән!
Йомышым төшкән саен, язучылар йортына таба барганда мин милиционер утыра торган кетәклек янында туктап бераз уйланып торам: бусы да минем сырт якамнан эләктермәсме, дип шүрлим. Вакыт башка, милиционер башка, шөкер
лләр. халыклар арасында «Тимер пәрдә» торган вакытта Төркиягә бару (бигрәк тә әдәбият-сәнгать кешесенә) мөмкин эш түгел иде Барганнары да энә күзе аша үтәргә, миллион кәгазь тутырырга, жиде буын туганнарының биографиясен теркәргә, ата-бабасының соңгы эшләгән урынын һәм каберен күрсәтергә мәҗбүр иде. Шушы кәгазьләрне җыеп тутырганда КГБ кешеләренең мәсхәрәләвенә түзәрлек хәлең, чыгымнарны түләрлек акчаң булса, чык Төркиягә. Төркия белән ике арада хатлар йөрми, килгәннәре дә тупас рәвештә ачылган, тикшерелгән була торган иде
Розалина ханым Шаһиева (шагыйрә, сәнгать белгече) шундый түземле шәхесләрнең берсе булгандыр инде, энә күзеннән уза алды һәм Төркиягә китте Әйләнеп тә кайтты Менә шуннан соң яшь, гүзәл, талантлы кызның мәхшәр көннәре башланды да инде. Аны комсомолдан чыгардылар, эшендә дә ул һәр-вакыт күзгә күренмәс кылыч астында эшләргә мәҗбүр иде. Мең күзәтү астында яшәү аның өчен нормаль хәлгә әверелде. Аның бөтен гаебе гаепсез булуда иде Бер төрек жегете аны бик тә ошаткан, дус иткән икән, алар дустанә сөйләшкәннәр, хат алышырга вәгъдәләшкәннәр икән. КГБ вәкиленнән сорамыйча кыз ике сантиметр читкә атлаган икән. «Җегет белән кыз арасына керергә кемнең нинди хакы бар?» дип уйлаганнардыр инде яшьләр.
Төркия КГБ тарафыннан, шовинистлар, коммунистлар тарафыннан аждаһа оясы итеп шәрехләнә иде. Бу әле хәзер дә шулай. Торкиядән килгән олы-олы малтабарлар, эш адәмнәре Татарстанга килеп-китеп тә берни дә майтара алмыйча кайтып китә торалар. Бер елны (1991 елда булса кирәк) Казанга йөздән артык малтабар, профессор, галим, журналистлар килде. Ләкин аларга игътибар булмады, рәсми даирәләр тарафыннан, дим. Өч автобуска бер тәрҗемәче куелган., анысы да инглизчә генә сөйли Аларны иң беренче Свияжскига, чиркәүләр шәһәренә алып бару планлаштырылтан иде. Аларны ашату-эчертү мәсьәләсе дә яхшылап оештырылмаган иде. Әнә шулай кунакханәләрдәге уңайсызлыкларны, дикъкатьсезлекне күреп, безгә файда итәргә дип килгән төрекләр нәүмиз булып кайтып киттеләр. Мондый очраклар еш кабатланып тора. Мондагы җаваплы кешеләр әллә белмиләр, әллә юри эшлиләр төрекләргә аракы куялар, дуңгыз ите, колбаса китерәләр Чынлыкта кунаклар ач йөри. Берчак бер төрек дустым:
Бизсеннәр төрекләр Татарстаннан, татарларны каргап китсеннәр, өмет-ләре өзелсен, Татарстанга алар юлны онытсын, төрек белән татар туганлаш-масын, дуслашмасын, үзара ярдәмләшмәсен, диярәк юри эшлиләрме шулай?— дип сорады миннән. Ни әйтергә сүз табалмагач. ул янә болай диде
—- Борчылма, Батулла бәй, мәгънәсезлек кенәдер бу Нинди генә провокацияләр булса да, ничек кенә безнең арага чөй кагарга уйласалар да без Татарстанга йөрүдән туктамаячакбыз!
Ялгышмасам, татар журналистлары арасыннан иң беренче булып Төркиягә барып кайткан кеше Хәләф Тардан иде. Бу хәл моннан утыз еллар әүвәл булды. Гәзитәдә актив эшләгәне өчен Хәләфне Төркиягә путевка белән бүләкләделәр. Хәләф Тардан Төркиядән исән-сау әйләнеп кайтты. «Социалистик Татарстан» гәзитендә «Төркиядә күргәннәрем» дигән озын-дәвамлы мәкаләсен дә бастырып чыгарды Актив дими ни диярсең! Дөресен әйтим, ул мәкалә мина ошап бетмәде Мәкалә Торкиянсң хәерчерәк якларын күрсәтергә омтыла кебек тоелды Хәләфне дә гаепләп булмый, башкача язган булса, бөтенләй бастырмаслар иде Бу мәкаләсе өчен Хәләф дусны инде Америкага бушлай юлларлар дисәм. Хәләф кинәт юкка чыкты. Кая китте бу кеше? Нигә мәкаләләре күренми? Белгән юк Егерме елдан артык аның исеме гәзитәләрдә бер дә күренмәде Ниндидер хатасы булган, диделәр. Нинди хата? Берәү дә аңлата алмады ул чакта Сәбәп бик гади икән ләбаса. Мәкаләсендә Хәләф Тардан татар җиреннән киткән. Төркиядә олы дәрәҗәләр яулаган профессорларыбыз зурында бер-ике сүз әйткән Татарстанның Әлмәт авылыннан киткән көтүче Әкъдәс Курат Анкара университеты профессоры дәрәҗәсенә ирешкән, дигән икән Обком секретаре Мирзаһит Вәлнев шушы сүзләрдән кара бомба тапкан янәсе, монда көтүче. Төркиядә профессор. Микроскоп белән дә э ләп тапмаслык шундый «идеологик диверсия, совет властена каршы корткычлыкмны күреп, шуның өчен олы гаеп ташлау сәламәт акыллы кешегә хас нәрсә түгел дә бит Кызганыч, безнең идеологлар әнә шулай коралланганнар инде. Хакыйкатьне сөйләтмәү аларнын төп максаты иде.
Хәләф Тардан хәзер Милли университетта укытучы булып эшли
_ _ азан-Истанбул очкычына кереп утырдым, янәшәмә бер төркем хатын-кыз урнашты. Кайберләренең ара-тирә татар сүзләрен дә катнаштыргалап сөйләшүләренә караганда, болар маржалашкан татар хатыннарыдыр, күбесе утыз биштән югары яшьтә булыр, дип уйлап куйдым Очкыч һавага күтәрелү!ә үк болар алларына бер шешә аракы, дуңгыз ите, бер бәген кара ипи чыгарып куйдылар Стаканнарны тутырып эчтеләр дә. умырып ашый башладылар. Ашап-эчеп туйгач, киерелеп торып тәмәке кабызып җибәрделәр Бераз баргач, барыбызга да ангарга өләшеп чыктылар Янымдагы төрекләр дуңгыз колбасасын ашамадылар, алар бары тик чәй генә эчтеләр
Вы разве не кушаете’ дип әлеге хатыннар ике төрек алдындагы әбәт ашын үрелеп алып ашый да башладылар
Өч мең чакрымга сузылган юл буе радиодан урысча да. башка телләрдә дә җырладылар, ләкин бер генә гатар-төрек җыры да ишетелмәде Стюардесса «татар милләтчеләренең күңеле булсын» дигәндәй, ватык-җимерек татар телендә ике тапкыр игълан ишеттерде
... Истанбулга җиттек. Алдан телеграмма бирергә онытканмын, каршы алучы юк, такси ун доллар сорый «Нишләргә инде?»— дип аптырап торганда яныма бер җегет килде, аның йөзенә багу белән мин:
Сез татар кешесе түгелме? дип сорадым
— Ис, мин татар! —диде әлеге жегет
Хәмзә бәй саф татарча сөйләшә. Аның борынгы бабалары 1890 елда Төркиягә күчеп килгән булганнар икән Хәмзә үз машинасы белән мине кү-рсәтелгән адрес белән ятакханәгә чаклы н.тгеп. китапларымны күтәрешеп, урнашырга ярдәмләшеп йөрде, аннары гына телефонын-адресын биреп китеп барды. Олы рәхмәтемнән һәм «Сөембикә» китабымнан башка мин ана һични бирә алмадым Хәмзә бәй өчен «Сөембикә» китабы иң олы бүләк булды, ахрысы, без Истанбулда аның белән еш-еш очрашып, күрешеп тордык Ду-слашып беттек Ул агачган йорт җиһазлары ясый һәм шул әйберләрне кечкенә генә кибетендә сата да Яхшы яши.
Мине тлекксге мәчет-мәдрәса бинасына урнаштырдылар Дүрт кешегә бер бүлмә )лск бу бүлмәләрдә бер-ике генә кеше яшәгән булырга тиеш һөжрәнен түшәме биек, биш метр чамасы булыр, тәрәзәсе икәү, гомум мәйданы уналты
8.KVWW IO
квадрат метр чамасы. Бу мәдрәсә биш йөз еллар әүвәл төзелгән булган Кайчшь дыр һөҗрәләр утын белән җылытылган, миче бар. хәзер дә утын яп.1п була, ләкин хәзер мәдрәсә пар белән җылытыла икән. Кырым җегетләре белән бергә яшәячәкмен. Алар монда төрек теле өйрәнергә ике айга килгәннәр, бер айлары инде узып та киткән. Кырым татарларының теле төрек теленә бик тә якын, бик иркен аңлашалар. Кырым җегетләрсн бик ошаттым, алар монда гүләйткә түгел, базарга түгел, чын-чынлап укырга килгәннәр, барысы да татар теле укытучыла-ры Хатын-кызлары да яхшы тәэсир калдырды. Араларында әдәпсезләр юк.
Кырым дуслар белән дәрескә йөрү дөрес булмас иде. әйткәнемчә, алар инде ай буе укыганнар, ягъни, программа буенча, алтынчы сыйныфта укыйлар. Бу курслар тизләтелгән рәвештә ике ай эчендә унъеллык программаны узар өчен җайланган. Мин нинди тәртиптә укырмын икән, дип аптырап йөрим әле. Вакыф- ка киттем һәм үземә эш таптым. Вакыфта эшләүче Назан атлы бер яшь ханымга ярдәм итәргә алындым. Ул Татарстан харитасындагы шәһәр, елга атамаларын төрекчәгә тәрҗемә итә һәм киләчәктә Бөтентөрек җөмһүриятләренең хариталарын бергә китап итеп чыгарачаклар икән Мин Назан ханымга Татарстан, Башкортстаннын топонимик атамаларының төрекчә дөрес язылышын күрсәттем.
Өйләдән соң галим Хәлил бәй Ачыккүз чуаш жегете Василий белән икебезне Истанбул университетына үзенең дәресенә алып китте. «Тел — халыкның көзгесе» дигән мәүзугъка дәрес уздырды. Икс йөзләп студент белән рәттән аксакаллы шәкерт — мин дә дәрестә утырам. Студент җегетләр нәкъ Казандагы кебек киенгән, кызлар да шулай ук; ләкин ике кызның бересе яулык бәйләгән Маңгай яулык белән капланган, муен да яулык белән каплаулы; укытучы Хәлил бәй сөйләгәннәрне язып баручылар да бар. язмаганнары күбрәк Хәлил бәй «подсознание» сүзе урынына төрекчә «шүүр алты» тәгъбирен куллана, ягъни моны «зиһен асты» дип аңларга кирәктер. Дәрес минем өчен бик тә кызык иде. Хәлил бәй казакъ, татар, үзбәк, уйгур телләреннән дә мисаллар китерә-китерә сөйли. Ул үз фәненә фанатикларча бирелгән кеше буларак, мавыктыргыч итеп сөйли белә. Дәрес уртасында күршедәге мәчет манараларыннан азан әйтә башладылар; бөтен Истанбул өстендә ике меңгә якын манарадан берьюлы азан әйтәләр. Тирбәлә азан шәһәр өстендә. Ә дәрес дәвам итә. Җегетләрнен берничәсе кесәсеннән утыз өчле тәсбих тартып чыгарып. салмак кына тарта башладылар. Истан- булда урамда да тәсбих тоткан ирләр, картлар, җегетләрне еш очратасың.
Укытучы укучысына «әфәндем» дип эндәшә, студентлар исә укытучысына «һоҗам» ди, ягъни хуҗам, укытучым мәгънәсендә җавап кайтара.
Истанбулга ияләшеп барам. Яңа гәзитәләр укыштыргалыйм. «Хөррият» гәзитәсенең бер санында (4. 11. 1993) Сәлма Түкәл исемле гәзитәченен «Наташа- ларның социаль хезмәте» исемле мәкаләсе басылган. «Наташа» Төркиядә фахн- шә мәгънәсендә кулланыла икән. «Наташа» атамасы шул ук мәгьнәдә татар телендә дә кулланылган, мәшһүр бер пьесада «нашаталар белән маташа» гыйбарәсен кем генә хәтерләмидер. «Фәхишәләрнең социаль хезмәте»н укый башладым. Мәкаләгә исбат буларак төшерелгән рәсемне күреп «Аһ» иттем. Минем белән бер очкычта килгән кызларны тануы бер дә кыен түгел иде. Халык сөйләвенә караганда да, гәзитәләр язуынча да Төркиядә Россиядән, элеккеге социалистик илләрдән килгән наташалар-фахишәләр бихисап икән. Хәзер инде алар Төркиянең әхлагы өчен үзенчә бер куркыныч хасил иткәннәр. Хәтта бу хакта Төркиянең парламентында да көн тәртибенә куеп сөйләшәләр икән. Багыйк, Сәлма Түкәл ханым нәрсәләр яза соң әле?
Рәсемнән дүрт кыз карап тора, алларында стаканнар, бармак араларында сигарет, авызлары ерык, чәчләре сары-аксыл төскә буялган. Чөнки төрек ирләре «сарышын кадын» (блондинкалар) өчен үлеп китә. Бу дүрт кызның кимендә икесе татар анадан тугандыр дип уйлыйм һәм мәкаләне укый башлыйм.
«Төркиягә килгән Болгар. Румын вә Урысның җиңел тормыш эзләүче хатыннары Төркиядәге халыкның җенси ачлыгын канәгатьләндереп, җенси теләк нигезендә ясалган сексуаль җинаятьләрне бик нык киметте.— дип яза Мәрмәрә университетының тыйп (медицина) факультеты психиатры, профессор, доктор Әсәт Огуз Гөктәпә бәй һәм дәва итә: Бөек бер хезмәт күрсәтүче бу хатыннар ирләргә җенси рәхәтлек вә тойгылар татырга ярдәм итте».
Шул ук мәкаләдә Самсун шәһәре Рух Саулыгы хастаханәсенең (Рух сәламәтлеге клиникасының) баш табибы доктор Ниҗат Акйол исә Төркиядә
«наташа- лар» күбәйгән саен җенси кимсенү, җенси-сексуаль нигездә кылынган җинаятьләрнең азаюы хакында болай ди:
«... бу хатыннар физик кылышлары,яшьлекләре, аксыл-сары чәчле булулары, гадилекләре, күндәм булулары белән төрек ирләренең күңелләренә бик хуш килде».
Баксан, урыс фахишәләре Төркиядә бик тә файдалы эш эшләп яталар икән: әллә сон, минәйгәм, биш-алты ел шулай хезмәт иткәннәре өчен ул фахишәләргә Төркия орден-медаль яисә гомерлек пенсия бирергә жыенамы?
Шушындый берничә мәкалә укыганнан сон кәефем кырылды. Озакламый Төркияне җенси авырулар, эчкечелек, аерылышу, балаларны ятим итү кебек, мона кадәр төрек халкына ят булган әхлаксызлык күмеп китмәсме? Төркиядәге әхлакны, гаиләләрне, гомумән Исламны бозу, эчтән шартлату өчен махсус җибәрелгән авыру фахишәләр алар арасында юк. дип кем кистереп әйтә ала-’ Мөселман илләрен куркыту белән, корал белән, нәсел корытыш сугышлар белән алдыра алмагач, фахеш вә аракы белән алдырырга тырышу түгелме икән бу?
үген җомга. Ятакханәдә ашчы булып эшләүче төрек дустым Осман белән Төркиянең иң гүзәл мәчетләреннән саналган Сөләймания жәмигына җомга намазына киттек. Утыз мен кеше сыярлык бу сәнгать әсәрен корган мәшһүр мимар (архитектор) Синаннын (1490 —1588) даһилыгына тан каласың. Исламны белер-белмәс дәһри-атеист булып йөргән мөртәтләр Ислам сәнгатьне тыйган, диеп сөйләнәләр. Ислам сәнгатьне тыйган булса, шушындый шаһәсәрләр кайдан килгән булыр иде, төсләре-буяулары. инженерлык яггенен шедевры-шаһә- сәре булган бу мәчетләрне мөселманнар корган ләбаса Мимар С инан үз гомерендә 400 жәмигъ мәчете корган Берсеннән-берсе гүзәл биналар Синаннын исемен мәңгеләштергән Синаннын кабере Сөләймания мәчете белән янәшәдә, зираты янында гына чишмә агып тора Гүре нур булсын! Урыны жәннәттә булсын1 Амин!
Сөләймания мәчете белән бәйләнгән бер риваять сакланып калган Мәчетне яртылаш коргач, эш тукталып кала. Мимар Синаи:
— Мәрмәр нигез әкренләп тигез утырсын, басылсын' Бераз көтик! Ташлар урнашкач, туфрак басылгач, дәвам итәрбез! ди.
Христианнар:
- Төрекләрнең акчасы беткән, шуңа күрә мәчетне ярты юлда ташлаганнар! дип гайбәт тараталар, һәм: Менә сезгә мәчетегезне җиткезеп бетерергә ярдәм1 дип. имамның вәг азь укый торган урынына бик гүзәл бизәкле, мәрмәр мөнбәр китереп куялар
Бу искиткеч гүзәл мөнбәрне карарга килгән мөселманнар хәйран кала, ләкин мимар Синан гына сөенми дә. бүләк өчен рәхмәт тә әйтми; ул мөнбәргә озаклап карап т ора-тора да
Бу ташны ишегалдына алып чыгып җимерегез, ватып ташлагыз! ди Шулай эшлиләр дә, күп көч сарыф итеп, мәрмәр мөнбәрне алып чыг ып ваталар Баксалар, мөнбәр эченнән хрисгнаннарның поты, сыны килеп чыга Мөнбәр шул килеш имам урынында кыйбла ягында калган булса, мөселманнар потка табынган булырлар иде.
Мәчет гулы халык, урыннар юк Яшьләр дә. мәһабәт картлар да күн Вәгазь озакка сузылмады. Гомумән, мондагы мулла-имамнар озак-озын сөйләп кешеләрне ялыктырмыйлар Намаз беткәч, халык күз ачып йомганчы таралды да бетте Эшкә ашыгалар
Истанбул йөреп, күреп, өйрәнеп бетерә алмаслык олы шәһәр Истанбул музейлар шәһәре Истанбул изге каберләр шәһәре Истанбул кибетләр, база-рлар шәһәре Истанбул тәсбих тоткан ир-жегетләр шәһәре Истанбул ташкын булып агып торг ан машиналар шәһәре Истанбул гауг асыз шәһәр, бер җирдә дә кычкырган, сүгенгән аваз ишетмәссең Истанбул меңләгән мәчетләр, күккә ашкан манаралар шәһәре Истанбул азан шәһәре
Истанбул чүп шәһәре Истанбул төтен шәһәре
әлил бәй белән китап кибетенә киттем Китап кибетләре (гомумән, бөтен X кибетләр дә) кибет кенә түгел, дусларның очрашу урыны да. чәй эчеп, алма, банан ашап сөйләшеп, моиазәрә кылып утырү җире дә һәр китап кибетенә кереп карасаң да га гарт а кагылышлы берәр исем яки ки ran күрәссн Менә бу кибеттә генә дә Рафаэль Мөхәммәтдин чыгарган «Урысча-татарча- терскчә сүзлек» Төрек галиме Эрол Каймакның «Солтанга лиен» исемле китабы Ринат Мөхәммәдинең «Сират күпере» белән рәттән тора Зәки Вәлидинсн «Тарихка кереш» китабын күреп бер рәхәтлек кичердем Китапларның бәяләре
Б
мондыйрак: кечкенә күләмле китаплар бер доллар; олы. калын китаплар, яхшы альбомнар оч йөз мен. биш йоз мең төрек лирасы, ягъни утыз-кырык доллар чамасы тора. Ягъни, бер зур китап бер айлык хезмәт хакына бәрабәр дигән сүз. Башка бөтен төр товарлар, маллар сатыла торган кибетләр кебек үк китап кибетләре дә Истанбулда бик күп. китапларга бай Дөньяның бөтен илләрендә дә син үзеңә кирәкле китапны таба аласың.
ин бүген туйга чакырулы. Бүген дигәнем алтынчы ноябрь көне. 1993 ел Мин генә түгел, туйга кырым татарлары да чакырулы, бергә киттек. «Төрек Дөньясы Арашгырмалары Вакыфы»нда эшләүче Айшә исемле кыз кияүгә чьи а Ике йөз кеше сыярлык зур зал. Өстәлләр, урындыклар, сәхнәчек Салмак кына төрек көе уйныйлар. Халык күп. Яшьләр, кызлар, картлар, карчыклар. имчәк баласыннан алып үсмерләргә кадәр - бар да бар Картлар — аксакаллы. могьтәбәрләр; карчыклар — яулыклы, пөхтәләр Сәхнәчектә — кияү- белән кәләш Айшәбез бик тә чибәр ап-ак күлмәк кигән, билен кызыл тасма белән буган. Кызыл тасма — гыйффәтлелек билгесе икән Кияүнең өстендә кара кәчтүн. ап-ак күлмәк. Бик тә пар килгәннәр. Сөбханналлаһ. Туйбашы, сәхнәгә менеп, яшьләрне котларга килүчеләрнең исемнәрен кычкырып атый Кунаклар килә торалар, котлый торалар, кызга, кияүгә бүләкләр тапшыра торалар. Бүләкләр арасында видеокамера да бар. Бүләккә шулай ук алтын беләзекләр, алтын йөзекләр, балдаклар, алтын чылбырлы муенсалар, алтын сәгатьләр һәм йөз мен лирадан алып биш йөз мең лирага кадәр акча да салдылар Мин төгәл генә санап баралмадым, әмма чамаларга була иде һичшиксез, монда тормыш башлап җибәрү өчен нигез, яки бер машина алырлык, яки зур булмаган бер өй салырлык мал-мөлкәт бар иде.
Котлаулар, җырлаулардан соң кунакларга берәр стакан җимеш суы, бер гатлы-пирожный. бер печенье, бер камыр саламы бирделәр Шуннан башка ашарга, эчәргә берни дә китерелмәде Теләгәннәр сорап ала икән.
Кияү белән кәләш икәүләп кунаклар арасында йөри, тәбрикләүләр кабул итәләр; зал уртасында яшьләр бии. җырлый. Бию күбрәк Җырга да. бию көенә дә бииләр. Балалар рәхәттә - - чабышалар, качышлы уйныйлар, аларга игътибар итүче дә юк Балалар да ачуланырлык тәртип бозмыйлар Өстәлдә ашалмый калган татлы булса, бала өстәл янына килеп, берәрсеннән
— Бу татлыны ашасам булырмы?—дип сорый, әлбәттә, өстәлдәге татлы балага эләгә.
Көндезге сәгать бердә килеп, кичке сәгать бишкәчә шушылай жыр-бию. җимеш суы эчеш булды. Кунаклар тарала башлады. Кияү белән кәләш ишек төбендә һәр киткән кунакны озатып кала. Туйга килү-китү ирекле, кемдер соң гына килеп котлады да кайтып китте, кемдер баштан ахырынача күңел ачты Кемдер башта ук котлады да китеп барды һичбер гауга, тавыш, үпкәләш, ашыгу, бер-береңә ысылдау, балаларга кычкыру, кул күтәреп балага сугу кебек нәрсәләр булмады.
Төркиядә бер атна узды да китте. Ләкин мин әле үземнән канәгать түгелмен. Моңа кадәр бер генә театрда да. бер генә музейда да булганым юк Гаяз Исхакый. Йосыф Акчура кебек бабаларыбызнын каберләрен дә зыярәт итә алганым юк.
станбул чүпчеләре август аенда (алдагы килүемдә үк) эш ташлаганнар иде. әле дә булса эшкә тотынмаганнар. Истанбулда урам чистартучы, ягъни чүпче булып эшләүче кеше аена мен доллар хезмәт хакы ала икән Аларнын эш ташлавына хезмәт хакының мең доллар гына булуы сәбәп булган. Укытучы биш йөз, кайберләре жиде йөз доллар ала. Чүпчеләрнең эш ташлавы нәтиҗәсендә менә ничә айлар инде Истанбул урамнары капчыклар, бозык помидорлар, алма-багган кабыклары белән тулган Чүпчеләр айлык хезмәт хакын мен ике йөз долларга җиткерү өчен баш күтәргәннәр Җәмигъ мәчетләре янында - каберстан; илле йөз кеше җирләнгән бу каберлекләрне дә җыештырмыйлар, карамыйлар икән. Моннан биш йөз еллар чамасы элек куелган матур язулы башташлар. аяк очы ташлары янтайган, ауган, кителгән, ватылган. Кабер араларында— җыештырылмаган чүп, агач, таш кисәкләре Монда боек шәхесләр җирләнгән Кызганыч, изге ташлар кадерсез ята.
И
Шушы чүплекләрне ерып йергандә кылт итеп исемә төште: утен торек телен белүчегә санаучы бер жегетебез Татарстан гәзитәләренен берсендә «әфә-нде» сүзенең асылын төшендерергә азапланган иде Янәсе, бу сүз бик үк затлы мәгънәдә кулланылмый, имеш Төркиядәге чүпчеләргә дә «әфәнде» диләр икән.
Ләкин Төркиядә «әфәнде» сүзе һич тә кимсетүле мәгънәдә кулланылмый Олы дәрәҗәдәге ха гыннарга «ханым-әфәнде» дип дәшү остазы кушканны ү гәг ән- дә шәкертенең «әфәндем», дип боерык көтеп торуы. Татарстаннан килгән кунаклар алдында мәһабәт җегетләрнең, берәр нәрсә кирәкмиме дигәндәй, «әфәндем», дип йомыш үтәргә әзер торуы моңа ачык мисал
Төрекчә укый-яза, сөйләшә белмәгән тюркологлар, үзләрен галим санаган «тел белгечләре» кайдан ала икән шундый мәгънәсез мәгълүматны һәм шундый «галимнәрнең» «әсәрләрен» гәзитәләр тикшереп тә тормыйча ничек халыкка тәкъдим итә икән? дип көрсенергә генә кала.
Истанбул кунакханәләренең берсендә без шагыйрь дустым Разил Вәли белән бер бүлмәдә яшәдек. Бу хәл иң беренче Төркиягә килүемдә булды Күрше бүлмәдә Татарстанның атаклы тюрколог-телчеләрнең берсе урнашкан иде Ир-түк. тәмле йокыбыздан уятып, галимебез ишек шакый
— Җегетләр. торыгыз инде, базар күптән ачылды, сез төрекчә беләсез бит. миңа әйбер алырга булышыгыз әле, миндә долларлар бар ис!
— Без төрекчә белмибез биг. әфәндем!— ди шагыйрь
— Алайса, нишләп сезне төрекләр бик яхшы аңлый, сез дә алар белән рәхәтләнеп сөйләшәсез? — ди галим кеше
Чонки, әфәндем, ди шагыйрь, без татарча беләбез!
Шулай итеп. Төркиядә, гомумән, чит илләрдә йөргәндә үрнәкләр дә. гыйбрәтләр дә шактый булып тора
Үрнәге аларда. гыйбрәте — бездә.
упкапы музеенда мин могҗиза илендәге кебек йөрдем Музей җиһазлары, алтын, әхак, энҗе, фил сөякләре белән бизәлгән тәхетләр, дөнья бәһасе торырдай затлы кылычлар, алмаз ташлары, кыска мылтык, сөңгс-җәя. уклар арасында йөри торгач, мин үземне урта гасырда яши торгагг бер кеше сыман хис итә оршладым. Солтаннарның затлы киемнәре, хатын-кызларның асылташлы калфаклары, чулпылар, борышы китапларны күреп, мин чиксез миннәтдар канәгать булдым.
Төркиягә килеп тә Тупкапыны, Айя-Суфияны, Әхмәт Солтан жәмигын, Сө- ләйманияне күрми киткән кеше «мин Төркиядә булдым» дип әйтергә хаклы түгел кебек
«Төрек Дөньясы Араштырмалары Вакыфы» янында гына өч йөз кетне сыярлык бер мәчет бар. мәһабәт олы мәчетләр янында ул кечкенә генә бер клуб кебек күренә. Баксаң, бу мәчет бик тә борынгы бина икән Янында гына мазарстаны каберлеге дә бар Биредә моннан биш йөз еллар элек вафат булган шәхесләр ята Гүрләре нур булсын!
Бина капкасына «һошкадәм җәмигъ шәрифе 1456 елда Фатих Солтан Мәхмәт Хан сәкбанбашысы» дип язылган Ягъни. Фатих Солтан Мәхмәт Ханның җан сакчысы янычары тарафыннан һошкадәм җирендә корылган мәчет Бу бина Казан падишасы Хәлил Мәхмүт углы хан булып торган елларда салынган икән, дип уйланып тордым мин мәчет янында
Бер ысул белән, нәкъ шушыңа охшаш итеп салынган берничә иске мәчет бар Исганбулда Аларнын барысы да бер чорда төзелгән. Ни гаҗәп, һәрберсенең башында, манара аеның уртасында хач күренә Баксаң, бу мәчетләр Истанбул- ны христианнардан азат иткәч, солтаннар кушуы буенча христиан төзүчеләре тарафыннан корылган икән. Христиан мимарлары хачны уратып ай ясаганнар. Төрекнең моңа исе китми, хәтта бу хачларга игътибар итүче дә юк Мәчет бина гарына ремонт ясаган вакытларда ул хачларны каерып алып та ташламыйлар. Урыслар Казанны җиңгәч, чиркәүләре башына айны сыгып торучы хачлар яса га башлыйлар Ягыш христиан дине Исламнан куәтлерәк, янәсе Бер генә урыс та: нигә изге чиркәвебез өстено ай сурәте эшләп куйдыгыз, дип гауга куптармас.
Шушы һошкадәм мәчетеннән ерак түгел генә Бормалы Мәчет оар. ул 1540 елда. Казанда Сафа Гәрәй хан тәхеттә утырган чакта. Мөхәммәдьяр «Тохфән Мәрдан» китабын язып бетергән елда корылган бина Аның манарасындагы ай
Т
уртасында да тәре бар. Бу хач солтаннар кушуы белән. Ислам билгесе ай эчендә хач, ягъни. Ислам христианнан куәтлерәк, дип күрсәтер өче ясалгандыр, дип фаразлана.
өнге автобуска утырып Измиргә китеп барышым. Измир, төрек дуслар* | ’ ның үзләре әйтүенә караганда. Төркиянең генә түгел, дөньяның иң гүзәл шәһәрләреннән берсе Төркияне аркылы чыгып. Эгей диңгезе ярларына килеп житкәч. таулар арасыннан Измир шәһәре каршыга килеп чыга Йзмир — иң олы портларның берсе, җиләк-жимеш, чәчәк шәһәре, матур комлыклар, ял йортлары шәһәре; яр буйлап кырык чакрымга сузылган бу шәһәрдә кыш булмый.
Мине автобустан Эгей университеты укытучысы, галим Мостафа Өнәр каршы алды Мостафа бәй белән ике ел чамасы элек Финляндиядә танышкан идем. Ул анда яшәүче татар кызына өйләнгән, татарчасы бик яхшы Ринат Мөхәммәдинең «Сират күпере» китабын Төркия төрекчәсенә тәржемә иткән кеше, шулар өстенә ул үзенең шәкертләрен дә татар әдәбияты һәм татар теле белгечләре буларак әзерли. Әйтик, ул шәкерте — яшь кыз Хәдичә Ширинны татарчага өйрәтеп, киләчәктә гыйльми дәрәжә алыр өчен аңа тема да биргән Хәдичә ханым (Төркиядә кияүгә чыкмаган кызларга да «ханым» дип дәшәләр) Такташның тормышын һәм ижатын өйрәнә башлаган. Икенче бер шәкерте Нил ханым Демиржи да татарча яхшы сөйләшә; анысы мин фәкыйрегезнең «Сөембикә» кыйссасын өйрәнеп, Мостафа Өнәр белән берлектә. Төркия төрекчәсенә тәржемә итәргә алынган Минем Измиргә килүем дә нәкъ шушы мөнәсәбәт илә иде.
Мине Эгей университетының галимнәре, укытучылары яши торган кунакханә кебек жиргә зур булмаган матур бер бүлмәгә урнаштырдылар. Бөтен шартлары да бар, аклык, пакьлык, тәмизлек-чисталык күңелгә нур өсти.
Эгей университетының ректор ярдәмчесе Али Риза Каражан бәй белән күрештек. Аның каршы алуына күрә, уйларга була: Батулла исемле татар язучысын монда олыларга исәплиләр икән. .
Измирдә Малхатун Кыз Лисәсендә (Лицеенда)'Татарстаннан килгән унлап кыз бала укып белем ала икәнен алдан ук белә идем Измир белән танышканнан соң, шул кызлар янына кереп хәлләрен белеп чыгыйм, дидем. Мине анда яна танышым — Мәҗит Сүзәр исемле ир-жегет алып барды.
Лисәнең мөдире Угур Өзташ безне бик матур каршы алды. Мондагы гадәт буенча, кунак белән танышып өлгсрер-өлгермәстән үк тәмле, хуш исле чәй китерелә. Сөйләшү һәрвакыт чәй-каһвә яки жимеш суы эчә-эчә була. Минем кайдан килгәнемне белгәч үк, мөдир бәй:
Минем сөекле укытучым, урыны җәннәттә булсын. Рәшит Рәхмәтн Арат иде,—дип сүзгә кереште.
Рәшит Рәхмәти Арат Татарстанның Теләнче Тамак авылында туган. Атаклы галим.
Эгей университетының профессоры Исмаил бәй Ака:
— Минем остазым хөрмәтле вә рәхмәтле Әкъдәс Нигъмәт Курат иде Мин чын тарихны аннан өйрәндем, ул мине һөнәрле, тарихчы итте. Аллаһ аннан разый олсун!- диде.
Курат исемле бу олы тарихчы Әлмәт ягында туган кардәшебез. Алдан әйткәнемчә. Хәләф Тардан аның турында күптән язып чыккан иде. Төркия буйлап сәяхәт иткәнемдә көн саен дип әйтерлек, бик еш кына «мине кеше иткән иде», дип Казаннан киткән олы галимнәрнең исемнәрен яд итүләрен ишетергә туры килде.
Профессор, доктор Җамал бәй Софуоглу.профессор Мәхмәт Шәкәр бәй, Мәҗит Сүзәр бәйләр мине кичен сөтлаш ашарга бер ашханәгә чакырдылар. Кичке Измир буйлап киттек Сөтлаш дигәннәре сөтле кесәл сыман бер татлы ризык иде. Бу аш миңа бик ошады. Кайтканда Мәҗит бәйнең арабасы (машина-сы) ватылды. Ватылган җирдә арабаны калдырып, такси яллап кайтып җиттек.
— Төнлә арабаңны алып китмәсләрме соң'’—дим Мәҗит бәйгә.
— Юк! - ди Мәҗит бәй.— Андый хәл юк монда.
Мәҗит бәй Сүзәр 1883 елда Бөгелмә ягыннан күченеп киткән туганнарыбыз нәселеннән. Мөһаҗирләрнең дүртенче буыны вәкиле Гаҗәеп булдыклы, тугрылыклы. вәгъдәле, ярдәмчел кеше; Мәҗит бәй Измир Төрек Учагының рәисе булып та эшли, үз эше, төп эше автобуслар сәүдәсендә Хисабә ханым белән ике кыз үстерәләр. Мәҗит бәй Измирдәге милләттәшләребезнең җаны кебек. Ул
Татарстаннан килгән һәр кешене каршы ала. кунак итә. яхшылап озата Үз эше муеннан югыйсә, вакыт алтын Төркиядә. әмма Мәҗит бәй. үзенә кыен тык килсә килә, кешене ярдәменнән ташламый торган милләтче җегет Игелекле бу кеше белән танышу өметсез кешене дә өметле итә торгандыр. Мәҗит Сүзәр бәй янында Ирек Гариф. Вафирә Гыйззәт, Тәүфикъ Әйди кебек мәшһүрләребез дә булып киткән
— Татарстаннан килгән зыялыларны күрү минем өчен бәхет! ди Сүзәр бәй -Без дә бит татар халкының бер өлеше. Без Татарстан өчен җана габыз. Шундый шәхесләр килгәч, мин мондагы төрек дусларыма аларны горурланып күрсәгәм. очрашулар оештырам Күрсеннәр, белсеннәр, халкыбыз анда да үл-мәгән. халык әнә нинди шәхесләргә бай. дип әйтәсем килә
Эгей университетының әдәбият факультеты студентлары белән очрашу бара. Мин «Татар халкының тарихы, әдәбияты, сәнгатенә кыскача сәяхәт» исемле дәрес уздырам Моңа кадәр ни сәхнәдән, ни мөнбәрдән торып кү п халык алдында төрекчә сөйләгәнем булмады. Тәвәккәл таш ярган ди. чумдым. Сәгать ярым булды нотыгым, сорауларга җавапларда байтакка сузылды Зал мине, мин залны йөз процент аңлый идек. Икенче көнне бөтен университет өчен шул ук лекциямне кабатларга туры килде. Ногытымнан сон профессорлар, студентлар урап альт озаклап җибәрмичә, котлап, өстәмә сораулар биреп, аеруча игътибарлы булдылар. Бу дәрескә Татарстан кызлары да килгән иде
Кичен тагын кунак Кытайда туып үскән. Измиргә күчеп килгән Мөслих бәй илә аның хатыны Рауза ханымнар өендә утырабыз. Өч бүлмәле матур гына җыйнак өй. Угыллары Әсхәт. сигез яшәр бала, өздереп татарча җырлый. Тукай шигырьләрен сөйли. Рауза ханым татарча, уйгурча, кытайча, төрекчә җырлый Аңа ире Мөслих кушыла. Ул аккордеончы да. Өстәлдә тәмле шулпа, манты, яшелчә, җиләк-җимеш. чәй. Татлы сүзләр, нурлы йөзләр. Мин үземне хыялый, бер татар-төрек дөньясында хис итеп утырам.
Эгей университетындагы уңышлы дәресләремнән соң «Татарстаннан килгән бер язучы» турындаг ы хәбәр Тугызынчы Әйлүл университетына да барып ирешкән. Дөресрәге, илаһият факультеты профессоры Җамал бәй мине үзләренә лекция укырга чакырды. Университет ихатасына аяк басуга дин галимнәре, профессорлар, докторлар урап алды. Лекция өч сәгатькә сузылды Җидс-сигез профессор үзләре язган китапларны истәлекле имзалары белән миңа бүләк иттеләр Хуҗалар бик тә кадерле тагын бер бүләк әзерләгәннәр иде анысы төрекчә язу машинкасы Мин аңа бик тә мохтаҗ идем.
«Безгә кунак килми, килсә китә белми» дигәндәй, мин Измирде өч көн урынына бер атна кунак булдым Китәр вакытым җитте
Мослих бәй белән Мәҗит бәй мине автобуска озата төште. Мин килгәнче Монда яңгыр яумаган икән Кешеләр хәвефтә иде Мин килеп төшүгә Измирдә яңгыр яна башлады. Измиргә бәйрәм килде
— Бәхетле кеше икәнсең син. Батулла ага! ди Мәҗит бәй Син безгә бәхет-яңгыр алып килдең Син шулай безгә ешрак килгәлә.
Мине автобуска менгезгәндә, мондагы гадәт буенча, икс яңакны янакка тигереп, кочаклашып, саубуллаштык. Төрекләр үзләре ике яңактан үбеп күреш.», ике яңактан үбеп саубуллаша Кинәт күңелем тулды Җылап җибәрмәс өчен ике дустымны да каты итеп күкрәгемә кыстым Аларның да күңеле мөлдерәмә иде Сүз юк. сөйләшә башласаң, тавыш калтыраячак Автобуска кереп утырдым, алар кул изәп калды. Караш ы автобус эчендә рәхәтләнеп күз яшьләремә ирек бирдем. Балкышлы Измир буйлап автобус чаба Мин җылыйм
«Нигә җылый бу өч ир? Алтмышка җитеп баручы тагар ягучысы ни өчен җылын Горкиядә? Кытайда туып үскән, кытай коммунист гарының шовинист-лыгына чыдый алмыйча Измир! а күчеп яшәргә мәҗбүр бу .нан ир уртасы Мос-лих бәй ни өчен җылый? 1890 елның урталарында ук чукындырылудан качып килгән Мөһаҗирләрнең дүртенче буыны, утыз сигез яшь тек нр-җегст Мәҗит бәй ни өчен җылый'’ Юкса, икесенең дә бар я!Ы да җигеш Боларны аңлатып бирүе бик тә кыен иде Бу татарның сагышыдыр, ахрысы Бер аша »тск кенә мина бөтенләй таныш булмаган Мәҗитең игелекләрен күрү йомшарттымы күңелемне? Әллә моһажирлеккә китеп, үт ватанын югалткан татар кавемен кызгану идеме бу? Мин фәкыйрь гагар язучысы, нормы җир гс. машиналы, кор яшәүче Мәҗи! белән Төркияы килеп хәлләнгән Мослихнеме кызганам? Белмим, әйтә алмыйм Ләкин минем җылавымнын сәбәбе тирондәрәктер. Мин дә мөһаҗир бит Мин дә ватансыз ягим бит. мин Тагар гуфрагынла эг ггшкәсеггдә яшим бит
Автобуста, очкычтагы кебек, ашаталар икән Юл уртасында тәмле тәгам җыйгач, дога кы глым Ашап туйган саен Мәҗит бәй дога сокыида
— Илаһем, бөтен Төрек җөмһүриятләренә ирек-бәхет китер. Илаһем, татар халкына, милләтебезгә рәхимле бул. Зинһар, коллыктан коткар, ка-рдәшләребезне. Татар халкыннан, мөселманнардан разый бул. Илаһем Мил-ләтебез өчен җанын фида кылганнарның каберенә нур иңдер, урыннарын җәннәттән әйлә!— дип изге теләкләр тели иде. Мин дә аның сүзләрен ка-батладым.
Истанбулда мине Хәмзә бәй каршылады Кадерләп ятакханәгә урнаштырып йөрде.
змирдән кайтып төшүгә үк профессор Туран Язган бәй мине чакыртып Ж/Ш алды. _
— Мина Измирдән хәбәр иттеләр, Батулла бәй. син анда кон-феранслар (лекцияләр) биргәнсең икән,— диде ул якты йөз илә.— Бик яхшы булган Синең нотыкларың турында башка шәһәрләрдә дә ишеткәннәр Әнә. Кайсәри шәһәрендәге Әрҗәес университетына сине лекция укырга чакыралар, барасыңмы?
Кайсәри шәһәренең кай тарафта икәнен мин хариталардан күреп белә идем Ул шәһәргә юл Искешәһәр. Анкара вә башка бик күп җирләр аша бара Ягъни шактый ерак арага сәяхәт көтә мине
— Җибәрсәгез, барам!—дидем.
— Җибәрмиләрмени' - диде Туран бәй - Чакырып торганда бик теләп җи-бәрәчәкбез. Ләкин синең белән сөйләшергә теләвем аның өчен генә түгел әле. Анда. Казанда Альфред Халиковнын «Болгар-татар чыгышлы биш йөз урыс фамилиясе» исемле китабы чыккан икән, шуны тиз генә Төркия төрекчәсенә тәрҗемә итәргә кирәк. Монда галимнәр бик кызыксыналар.
Минем төрекчәдән татарчага тәрҗемә итәргә көчем бар шикелле, ләкин беркайчан да татарчадан яки урысчадан төрекчәгә тәрҗемә иткәнем юк Булдыра алырмын микән соң?
— Булдырырсың! Бу бит әдәби әсәр түгел, коры даталар, исемнәр төрекчә өйрәнергә үзеңә бер тәҗрибә булыр!—дигәч, мин риза булдым.
Бу эшне башкарыр өчен мине аерым бүлмәгә күчерделәр Вакыф бинасында да эш урыны бирделәр; Измирдә бүләк ителгән язу машинкасы да ярап куйды, кичекмәстән эшкә тотындым.
Берничә көн шулай мавыгып эшләдем. Кәеф әйбәт. Чөнки эшем бар һәр көн иртән иртүк торам, намаз укыйм да иртәнге ашка чаклы үз бүлмәмдә, иртәнге чәйдән соң Вакыфта эш бүлмәмдә эшлим, аннан төшке ашка китәм. аннан янә эш бүлмәсенә кайтам, ышанып тапшырганнар икән. Истанбулдан киткәнче бетерергә кирәк.
Алга китеп булса да язам. Казанга кайткач миңа тарихчы дусларымнан берәү әйтте:
— Син анда Халиковнын теге китабын төрекчәгә тәрҗемә иткәнсең икән, аннан әһәмиятлерәк тарихи китапларны тәрҗемә итәргә башыңа килмәдеме-ни?—диде.
— Дустым!—дидем — Бу Вакыф тарафыннан заказ Әгәр дә миңа сайлап тәрҗемә итәргә хокук бирсәләр, әлбәттә, мин ин беренче Һади Атласидан башлаган булыр идем.
__ әхмүт ага Ураллы Икенче бөтендөнья сугышында Алманиядә әсир JV1 калган. Үзе Урал якларыннан икән. Алманиядән ул Төркиягә телкар- дәш. динкардәшләре янына күчеп килгән. Төркиядәге Татар җәмәгать-челегенең иң эшлекле кешеләреннән берсе Мәхмүт агадыр Төркиягә күчеп килгән көннәрне танышу кичәләренең берсендә Гаяз Исхакый да була. Утырыш барганда Исхакый әйтә:
— Җәмәгать, әфлисун ашый-ашый сөйләшсәк һәйбәтрәк булыр иде.- ди
Әфлисун алып кайтыр өчен яшь җегет Мәхмүт Ураллыны җибәрәләр. Мәх-мүт. Төркиягә яңа гына килгән кеше, куп нәрсәләрне белеп бетерми, урамга чыга да очраган беренче кибеттән күп итеп әфлисун алып кайта Алып кайта да юып өстәлгә куя. һәркем берәр әфлисун алып ашый башлый. Әфлисун калканнарының чырае сытыла, кемдер:
— Бә-ә, җәмәгать, бу әфлисун өшегән ич!—ди.
Чыннан да бөтен әфлисуннар да өшегән булып чыга. Әче әфлисуннарны чүплеккә ташлап, чәй эчә башлыйлар. Шулчак Гаяз Исхакый Мәхмүтнең ар-касына кулын куеп:
— Аптырама. Мәхмүт энем! Шулай югалта-югалта табарсың!—ди.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. Төркиядәге татар зыялылары еш кына Гаяз Исхакый өенә җыела торган булалар. Чакырылмастан. искәрмәстән тупланган бу мәҗлесләр бик тә җанлы, бәхәсле уза торган була.
Бервакыт Исхакый әфәнде өенә искәрмәстән кунаклар килеп керә Өйдә ашарга ипи, җыярга җимеш, эчәргә чәй булмый Кунаклардан берәү, әлеге дә баягы Мәхмүт Ураллы:
— Хәзер, Гаяз абый, үзем кибеткә йөгерәм!—ди.
— Утыр1 ди Гаяз Исхакый Үзем йөгерәм.
Шулай дип хуҗа балконына чыгып керә дә кунаклар янына утырып гәп кора, сөйләшә башлый. Бераздан ул янә балконга чыга һәм дә бер кәржин ашамлыклар күтәреп кире керә: кәржиндә алма, әфлисун, ипи. сыр. чәй. шикәр мул була. Баксаң, Гаяз Исхакый бау бәйләп астагы кибеткә кәржин төшергән икән, кибетче аның бу гадәтен белеп бөтенесен гөяп куйган. Исхакый исә тартып алган
Мәхмүт ага Ураллы Исхакый белән еш очраша торган була. Соңгы елларда Исхакый бик бетерешә. Берчак гадәте буенча Гаяз бәй Мәхмүткә
— һәйди, энекәш, бер гүләйт итеп кайтыйк әле!—ди.
Алар Гаяз Исхакыйнын яраткан ресторанына китәләр. Исхакый Мәхмүт өчен бик тәмле игле ризыклар китертә, үзенә сөтлаш сорап ала. Элек ит ризыкларын бик тәмләп ашаган Исхакыйнын сөтлаш китертүенә гаҗәпләнгән Мәхмүт сорап куя
— Хуҗам, бу ни эшең?—ди.
— Ашказаным рөхсәт итми Арыды бугай! ди Исхакый.
Шуннан соң озак та тормыйча Гаяз Исхакый ашказаны авыруыннан вафат була.
_ _ өннәрдән бер көнне Чаллыдан килгән жегетләр белән Вакыфта очраш- К тым. Бу җегетләрнең кайберләре белән без Әлмәттә нефть кранын ябапга яуга барган идек. Батыр жегетләр. Аң кергән жегетләр Мин Вакыфка кергәндә алар ни сәбәпледер бик рәхәтләнеп көләләр иде. Сәбәбе гнул икән «Төрек Дөньясы Араштырмалары Вакыфы»ның җитәкчесе профессор Туран Язган бәйгә Татарстан хөкүмәте мөһере белән урысча телекс килгән икән Вакыфта урысча белгән хезмәткәр юк. инглизчә, алманча, французча, татарча, төрекчә белгәннәр бар. умма урысча белгән кеше юк Америкага Бөтендөнья тюркологлар корылтаена бару турындагы бу телеграмманың Татарстаннан Төр- киягә урысча җибәрелүе баягы көлке чыганагы булган икән
— Көлке түгел бу. жегетләр. фаҗига! дидем мин
Үзен мөстәкыйль дәүләт буларак игълан иткән Татарстан хөкүмәтендә инг-лизчә. төрекчә, татарча белгән кешеләр юкмы'.’
Гомумән. Төркия тирәсендәге төшемлерәк урын булса, татарча белмәгән, төрекчә белмәгән һәм белергә дә теләмәгән, элеккеге ата коммунист, төрекчелеккә теш-т ырнаг ы белән каршы булган, татар язмышы белән аз кызыксынган яки бөтенләй кызыксынмаган кешеләр күбрәк чуала.
он. Ятакханәдә берәү дә йокламый. Сәгать төнге ике Кырым татарлары г ■ ’ иртәгә буласы очрашуга әзерләнәләр. Бииләр, җырлыйлар. Кырым ка- рдәшләрем көлә, шаулый, дулкынлана. Мин эшләп утырам, язам Гажәеп бер мизгел иде бу. Нинди җәзалар күргән, нинди рәнҗешләр күгәргән бу халык. Хайван вагоннарында ватаннарыннан сөрелгән чак га яртысы кырылып, һәлак булган, әле һаман да хокуксыз килеш Кырымда яшәргә тырыша. Гүзәл җырлар җырлыйлар, мои, әче хәсрәт өннәре белән бергә шатлыклы көлү Иртәгә алар Төркиядә яшәүче Кырым татарларының мәҗлесенә барачак Илаһем, бу халыкка ярдәмче бул! Кырым да. Татарстан да. башка дәүләтләр кебек, үзбаш булсын иде!
Бу бәйрәмгә ммн дә чакырулы идем Зур гына локантада (ашханәдә) нкс йөз илле чамасы кеше җыелган Мине бер олы яшьтәге агай белән таныштырдылар Мостафа ага Балуглы 1909 елда Бакчасаранда Кырымда туган 1922 елда
Казанның театр техникумында укыган. Гомәр Девишевларны, Гомәр Исмәгый- ловларны, Кәрим Тинчуринларны бик яхшы белә. Алар аңа остаз булган. Ләкин театр техникумын ташлап, Мостафа ага Казаңда физика-математика белән шөгыльләнә башлый, аның укытучысы Габдулла Шинаси була Мостафа ага 1944 елда сугышка алына, әсир төшә Алманиядән Төркиягә күчеп килә. Ул минем дустым кырым-татар язучысы Шамил ага Әләдин белән бала чакта бер сыйныфта укыган икән.
Кырым-татар драматургы Гомәр Ипчине төрмәдән чыгарганда (бу утыз жиденче еллар) каршы алучылар арасында Мостафа ага да була.
— Батуллаһ бәй, сез беләсезме. Гаспралының хатыны Йосыф Акчураның сеңлесе иде бит?- диде Мостафа ага — Гаспралының оныгы Хәйдәр угланнан туган Энҗе ханым белән таныштырыйм әле сезне...
Язмышлар диң, узмышлар диң. Гаспралының туруны вә Акчураның туруны (оныгының баласы) Энҗе ханым белән табындаш булырмын, дип башыма да китермәгән идем. Энҗе ханым гомере буе мөгаллимә булып эшләгән икән.
— Шамил Әләдиннең ин беренче шигыре Исмәгыйль Гаспралыга ба-гышланган иде Аны комсомолның өлкә комитетына чакыртып алдылар да: «Син нәрсә! Буржуй турында язып ятасың!»—дип бик каты пешергәннәр иде...
Мостафа ага олы яшьтә булса да хәтерле, сөйли дә сөйли, аның артыннан язып өлгереп тә булмый.
Мин Рәхмәти Аратны да бик яхшы беләм, бик тә истидатлы (талантлы) яхшы кеше иде, мәрхүм
Мостафа ага Тукайның «Пар ат»ын, «Теләнче»сен. тагын башка бик күп шигырьләрен яттан ялгышмаенча сөйли. Бөтенебез хәйран-вәйран булдык.
— Тукай бит ул бер Казан татарларыныкы гына түгел!—диде карт.— Тукай бит ул бөтентөрек халкыныкы да...
Мостафа ага әсир төшмәгән булса, монда түр башында утыра алмаган булыр иде, мотлак, йә сөргендә, йә төрмәдә үтерелгән булыр иде.
Кырымнан килгән кардәшләрем, татар теле укытучылары бик матур концерт куйдылар. Җырларын тыңлаганда, хәтта шаян күренешләр уйнаганда да Төркия ватандашлары жылап утырдылар. Бу халык үлемсез! дидем мин, без бетсәк тә болар исән калачак.
— Мостафа ага. Русиядә йә Урта Азиядә туганнарын юкмы?
— Бар иде... Апамның балалары исән иде әле. Хат язган идем дә аларга зыян булды. Шуннан соң арабыз өзелде. Хәзер кайда икәннәрен дә белмим...
Кичә кызганнан-кыза бара Кайтарма уены гөрли, мин дә сикереп торып бии башладым.
Кичә азагында мәгълүм булды: Мостафа ага Балутлының нәселе Кырымның соңгы ханы Шаһин Гәрәйдән килә икән.
— Гомәр Ипчи «Мәдрәсәдән куылган шәкертләр» исемле шигырь язган иде,— дип дәвам итә Мостафа ага.— «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән куылган шәкертләр турында иде ул...
— Димәк. Гомәр Ипчи «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән Тинчуриннар белән бергә куыла?! Димәк, аның рәсеме Исмәгыйль ага Һилал архивында саклана Куылган шәкертләр бергәләп фотога төшәләр ич...
Казанга кайткач, моны тикшерергә кирәк. Кырым әдәбияты өчен дә Казан әдәбияты өчен дә бу кызыклы факт.
Мостафа ага белән озаклап сөйләшеп булмады, мәҗлестә кеше куп. сөй-ләшергә теләүчеләр бихисап.
Мостафа ага аерылышыр алдыннан миңа Гаспралының туруны Энҗе ханым белән бергә Гаспралы сыны янында төшкән рәсемен бүләк итте.
өрек Дөньясы Араштырмалары Вакыфы» бүлмәләрендә Татарстанның ц I ' дәүләт билгеләре байтак. Әйтик. Татарстан байрагы — Канатлы Барс та бар Татарстан харитасы һәр бүлмәдә диярлек Сөембикә манарасы яки Әжем мәчетенең сурәтләре яки Йосыф Акчура рәсеме төшерелгән журналлар... Чит илдә бик еш күзгә чалынгач. Татарстанның байрагы миңа ошый башлады бит әле. Хыялымда мин аны айлы итеп күрәм. Байрагыбыз барыбер айсыз булмас. Көнебез кояшсыз булмас. Хәзерге байракка өч ай куелырга тиеш, минемчә. Иманым камил, эшләр без дигәнчә барса, ул шулай булачак Бай
рагыбызның яшел өлешендә бер ай. кызыл өлешендә бер ай. уртада ак юл өстендә тагын бер ай булганда, безнең байрак төрек халыклары арасындагы иң бай. иң тирән мәгънәле байрак булачак.
аллы жегетләре Рамил Фәрхетдин. Рәфис Әшрәфулла. Ирек Диндар. Батухан ага вә өч хатын-кыз белән берлектә Гаяз Исхакый каберен эзләп киттек. Аның кабере Әдирнә Капы Шәһидлеге зиратында, диделәр Иң беренче Йосыф Акчура каберенә тап булдык. Рәфис безне кабер янына бастырып кинога төшереп алды. Кабер янында уйга чумып торабыз Кабер өстендәге башташ урынына Сөембикә манарасының кечерәйтелгән күчермәсе куелган, ул таштан эшләнгән. Туфракта ике роза гөле үсеп утыра. Кемдер каберне карап тора, күрәсең. Кабер ташына. Сөембикә манарасы нигезенә: «2. 12. 1879 11 03 1935». диеп язылган Кабер саны 10 87. икенче рәт
Яшерен-батырын тү!ел. кабер янындагы дусларым да Йосыф Акчураның кем икәнен өстән-өстән генә беләләрдер. Каян белсеннәр соң? Аның турында сөйләшергә. укырга ярамый иде. укырга теләгәннәр өчен китап юк иде. Ә Төркнядә Йосыф Акчура турында бик күп китаплар басылып чыккан Татар халкының каһарманы Йосыф Акчура Теркиннең дә милли каһарманы Аны онытмыйлар Их. шул китапларның ичмасам берсен генә булса да татарчага тәрҗемә игеп халыкка күрсәтергә иде.
Акчура бабабыз рухына дога кылып. Гаяз Исхакый каберен эзли киттек Сигезебез сигез рәттән китсәк тә. каберне табалмый гаҗиз булдык. Шулчак бер төрек агасы килеп, нәрсә эзләгәнебезне сорады. Җавабыбызны ишеткәч, төрек кардәш:
— Ә-ә. ул безнең Ататөрек кеби кешегез, шулаймы9 Алайса, мин аның каберен беләм! дип туп-туры ул безне Гаяз Исхакый кабере янына алып килде.
Иң башта аның рухына дога кылдык. Чаллы дусларыма мин Исхакый турында бераз сөйләдем Нинди язмыш'
Авыр туфрагың җиңел булсын. Гаяз абый, урының җәннәттә булсын, остаз. Аллаһ синнән разый булсын, каһарманыбыз!
Кабер ташында язу: «Идел-Урал төрекләренең коткарылыш хәрәкәгенен рәһбәре. Тәңре рәхмәте илә М Аяз-Исхакый-Иделле. Казан 1878 Анкара 1954*.
Вакытында Төркиягә китмәгән булсалар Йосыф Акчура. Гаяз Исхакый. Садри Максуди, Зәки Вәлиди. Әкъдәс Курат. Рәхмәти Арат. Баг тал Таймас вә башка каһарманнарыбызнын каберләрен төрмә зиратларыңнан. Тайга. Себер урманнарыннан ззләп таба алган булыр идек микән?
оябрь ае узып бара.
Аллаһ ризык насыйп әйдәсә, ни диярсең соң'.’ Мин янә Измир шәһәрендә Мәҗит Сүзәр бәй. Туран Язган бәйләрнең тырышлыгы аркасында мине Әхмәт Ясәвинең бәйрәменә Измиргө чакырдылар. Чаллы дуслар белән килдек.
«Хуҗа Әхмәт Ясәвинең симпозиумы вә аны искә төшерү программасы» дигән бу тантананы Эгей университеты белән Тугыз Әйлүл университеты оеш-тырган икән Элек килгәндә танышкан дусларым мине кочак җәеп каршы ал-лылар.
Әхмәт Ясәви туксан тугыз мен мөритне тәрбия итте. Ул мөритләр Исламны яклаучы вә таратучы булып озак еллар тырыштылар, дип тантананы ачын җибәрделәр.
Иң беренчеләрдән булып Татарстанның Алабуга шәһәре мөгаллимнәр ин-ституты укытучысы, галимә Әлфинә Сибг атуллинага сүз бирелде Әлфинә ханым «Ясәви хикмәтләренең Татар әдәбиятындагы эзләре» мәүэугына нотык сөйли Татарча сойти, залда укытучыларның барысы да аны бик яхшы аңлап утырганы сизелеп юра. Әлфинә' ханымның бу нотыгы Ясәви иҗаты белгечләрен бик тә кызыксындырды, аны ш ыибар белән тыңладылар һәм бик нык алкышлады зар.
Кинокамера белән коралланган Чаллы жегетләре белән берлектә Измирдән җитмеш чакрымнар чамасы ераклыкта урнашкан татар авылы Гүрсу сәяхәтенә чыктык Автобус юлыннан ике йөз метр ераклыкта гына икән ул авыл Җәяү тагар авылына керәбез Авылг а керүг ә үк иң беренче ун як өйлән мәһабәт г әү доле
Ч
И
бер абзый каршыбызга чыкты. Хәйретдин атлы агай икән. Аның артыннан яулык бөркәнгән олы яшьтәге бер апа да күренде. Алар безне өйгә алып керде Өй эчендәге диварларда — шамаилләр; идәндә — палас, келәм; дога кылып, сүз башладык
Хәйретдин абзыйның әтисе Хәйрулла агай ундүрт яшендә Бөгелмә өязенең Иштирәк авылыннан Төркиягә чыгып китә. Атасы Насыйбулла белән. Төркиядә яшәүче татарлар арасында бик мәгълүм Әфәнде Күпере исемле авылны Насыйбулла карт корган, диләр. Алар монда килгәнчегә кадәр ул тирәдә күпер булмаган. ермакны ерактан әйләнеп йөргәннәр, татарлар килеп шушы урыннан җир алганнар да авыл корганнар һәм ермак аша күпер салганнар Шуннан соң бу авылны да Әфәнде Күпере дип атый башлаганнар. Бу хәл моннан нәкъ йөз ел элек - 1893 елда була. Әнә шул Әфәнде Күпере авылында җир тарайгач. 1954 елда кардәшләребезнең бер өлеше менә шушы Гүрсу авылына килеп утыралар.
Хәйретдин абзый татар халык җырларын бик яхшы хәтерли. Аның әйтүенә караганда, бу авылдагы хәзерге татар яшьләре исә татар җырларын онытып баралар икән.
Хәйретдин абзыйның иң беренче үтенече шул булды:
Миңа татар гармуны кирәк иде!—диде ул.
Иншалла, юл төшсә Хәйретдин абзыйга татар гармуны алып барабыз.
Бөтенебез җомга намазына киттек. Авылның мәчете бик матур. Урамда күркәләр бик күп; саман өйләрнең каршысында җимеш агачлары — зәйтүн, айва үсә. Бер капкадан алты яшьләр чамасындагы бер малай килеп чыкты.
Минем исемем Сәлим Көмеш!—диде ул һәм миңа бер зур гына айва җимеше сузды. Үз гомеремдә күп кенә бүләкләр алганым бар. Әм.ма Төрек җирендә татар сабые кулыннан алган бу җимеш иң кадерле, ин тәэсирле бүләк-ләрнең берсе булгандыр. Ашарга кыймыйча мин аны Казанга ук алып кайтып углым Нурбәккә:
Менә сиңа Төркиядәге дустың Сәлим Көмеш җибәрде!— дидем.
Мәчеттә егермеләп кеше җомга намазы укыдык.
Тагын бабайларның йөзләренә багам һәм хәйран калам: ап-ак куе сакал- мыек; соры-коңгырт күзләр дә очрый... ләкин бу авылдагы яшьләрнең күзләре барысыныкы да зәңгәр, чәчләре кара. Без килгәнне ишетеп, басудагы эшләрен ташлап кайткан кешеләр уртасында торып калдык. Картларның да. яшьләрнең дә куллары зур, эшчән, муртайган, сөялле куллар. Йөзләре нурлы. Фукс сурәт-ләгән горур, мәһабәт-эре сөякле ирләр менә кайда икән! Йөз-йөз илле елда да затлылык югалмаган.
Каһвәханә янында Батухан ага Татарстан байрагы, татар җырлары язылган магнитофон тасмалары өләшә. Шунда Ильяс Кыям исемле бер ир кеше өеннән кечкенә аккордеон алып килде. Бу абзый үзе уйнап, үзе җырлый башлады. Таныш моңнар, таныш сүзләр. Бөгелмә ягыннан моннан йөз ел әүвәл киткән җыр:
Исмәле. җил, туктале, җил.
Өзмә гөлләр чәчәген
Алга килми белеп булмый Башның ни күрәчәген..
Ике бабай калтыравык тавыш белән җырга кушыла. Күңелләр мөлдерәмә тула. Шушы агайларны кочаклап үксеп-үксеп җылыйсы килә Бөгелмәдән. Иш-тирәктән күчеп килгән җыр үлми, һаман яши икән Картлар үлә тора, боларнын күбесенең аталары да Бөгелмәне. Иштирәкне күрмәгән, ә җыр сәламәт, җыр яши. Каһвәханәдә бик озак кына җырлашып, сөйләшеп утырдык. Бөтен авыл картлары. яшьләре, балалары безне күрергә шушы каһвәханәгә килгән иде. Үзенә күрә клуб, очрашу урыны. Бабайлар җырлый, без тыңлыйбыз. Бу бабайларнын берсе атам Мөхлисуллага. икенчесе бабам Кәлимуллага бик тә охшаган иде. Тәмле ашлар белән сыйлап, хөрмәтләп безне олы юлга чыгарып куйдылар.
Аерылышканда мин Сәлим Көмеш дустыма башымдагы кәләпүшемне салып, истәлеккә калдырдым.
станбулда мин Якуп Акчура гаиләсе белән таныштым. Якуп бәй утызлар тирәсендәге ир кеше, хатыны исә үзеннән дә яшьрәк, тугыз яшьләр чамасындагы угыллары бар. Аның исеме Иосиф. Йосыф Акчура булып чыга инде. Мин кызыксынып сорадым:
И
— Сезнең нәсел Йосыф Акчураданмы әллә?—дигәнемә каршы ххжабәй диде ки:
— Юк. атам Йосыф Акчура хөрмәтенә нәсел исемебезне шуннан алган Мин инде углыма Йосыф куштырдым'
Шулаи итеп, бүгенге дөньяда тагын бер Йосыф Акчура яшәп ята икән Якуп та. хатыны да та гарча бик яхшы беләләр. Шунысы үзенчәлекле бер күренеш. Төркиядә яшәүче татар кардәшләребезнен ха тыннары ирләренә караганда татарчаны яхшырак. күпкә яхшы белә, ирләренең сөйләшүе төрек әһәңле татарча. Гүрсу авылы хатыннары да гаҗәеп бер саф телле, үзебезчә сөйләшә иде Мәжит Сүзәрнен хатыны Хисабә ханым да ире белән чагыштырганда татарчаны мөкәммәл белә иде Телне ана кеше саклый икән, тикмәгә генә «Ана теле» димәгәннәрдер инде
Якупның атасы скрипкәче булган Аның язмалары сакланган Тасмадагы җырларын тыңлыйбыз Мәрхүм бик тә моңлы кеше булган икән, үзе уйнап үзе җырлый Мин ул җырларның күчермәсен Казакта да алып кайттым Ерактагы кардәшләребезнен моңын радио-телевидениедән халкыбызга да ишеттерергә исәбем.
үген театр киче. Истанбул шәһәрнең Фатих Ришат Нури исемендәге теат-рга киттем Билет бәясе унбиш мең төрек лирасы Бу иң очсыз бәя. Якынча бер доллар Дүрт йөз кеше сыярлык зал. Фойе чиста. Бәдрәфләре ялтырап тора. Бай буфет Җаның ни тели. Тыныч, якты, жылы театр. Сәхнәсе зур түгел Бүген Төрек драматургы Яшим Дорман белән Елдырым Түркәчнең «Күләгә остасы» исемле уртак пьесасын уйныйлар Артистларның тавышлары кор. әммә уеннары да. пьесалары да миңа ошамады. Татарстанның шәһәр читендәге бер һәвәскәр театр кеби тәэсир калдырды
Мухсин Эртогрул исемендәге драма театрында да булдым Анда Чеховның «Иван дәдәй» исемле пьесасы нигезендә куелган спектакль карадым Ярыйсы тына уйныйлар. Зал тулы иде.
Бу. мин булган театрлар. Бәләдия карамагындагы театрлар, ягъни муниципалитет (шәһәр башкарма комитеты) театрлары икән Бу театрларның репертуарында Чехов. Булгаков һәм Америка. Италия. Франция я тучыларының пьесалары. шулай ук. Төркиянсң Ауропа тарафына карап иҗат итә горганрак драматургларының әсәрләре күбрәк куела Бәләдия театрларының репертуарын карагач, милли темаларга язылган әсәрләрнең азлыты ачыклана. Вакыфнын хезмәткәре, галим вә укытучы бер бәйнең сүзләре искә төшә:
— Безнең Бәләдия ул коммунистлар оясы бит' Театрлары да коммунистлар язган әсәрләрне генә уйный Ул театрларда син миллилек табалмассың!- дигән иде ул.
Биредә мин үзем өчен тагын бер ачыш ясадым Төркиянсң беренче артист-касы туксан җиде яшьлек Бәдия ханым Мүвәххит исән икән әле. Ул 1896 елда туган Безнең Сәхипҗамалыбыз 1892 елда туган һәм Бәдия ханымнан күпкә алда сәхнәтә чыккан. Сәхипҗамал сәхнә йолдызы булганда Бәдия Мүвәххнткә унөч яшь кенә булган.
Гәзитләрдә Мүвәххәт ханым турында мәкалә һәм аның рәсеме бар
Тамашачы убылып йөри торган мәшһүр бер спектакль карыйсым бик тә килгән иде дә билет бәясе 300 (ИМ> лира торганын белгәч, дәртем сүнде Егерме өч доллар.
өркия базарларында Советлар Союзының тали медаленнән алып. Хезмәт г ■ ’ Кызыл Байрагы. Советлар Берлеге Каһарманының алтын йолдызлары.
Ленин орденнары барысы да сатыла. Илле мен лирадан алып йөз мен лирага кадәр Илле мен лирага бер кесә чикләвек тия
удай бервакыт автобуста бер төрек белән иң алт ы утыргычта сөйләшеп ■ 1Г W барабыз Автобусны полис (полиция) туктатты Бар ишекләрдән дә Д 1 1 кулларына кыска автоматлар, алтатарлар тоткан полислар автобуска керә башладылар Күршем, минем аптыраулы карашымны күреп
Б
— Кемлек тикшерәләр!—диде.
«Кемлек» синен кем икәнеңне белгертә торган таныклык икән. Кызганыч, минем кесәмдә кемлек түгел, бер кисәк кәгазь дә юк иде. Паспортым виза өчен Вакыфта калган иде. Яшь полис күршемнең кемлеген тикшерде, аннан соң миңа бакты, мин сүз әйткәләгәнче, яшь полис:
— Аффидәрсиниз!—дип. ягъни «гафу итегез» дип, чигәсенә кулып куеп, мине сәламләде дә китеп барды.
Ул узып киткәч, мин күршемә бер юлы ике сорау бирдем^
— Бу полис ни өчен кемлек тикшерә, ни өчен ул миңа бәйләнмәде?
— Болар террористларны эзли, кораллы кешеләрне тикшерә. Ә сезне ул хаҗи дип белде. Шуңа күрә сезне борчымады,—диде яңа танышым.
— Нәрсә, хаҗиларга кагылырга ярамыймыни?
— Мантыйк бик гади,—диде күршем — Сезнең кыяфәтегез әрмәнигә дә, көртнекенә дә, яһүдинекенә дә охшамаган. Гадәттә, террористлар төрек бул-маганнар арасыннан чыга. Ә сез хаҗдан кайтып килүче мөселманга бик тә бәнзәгәнсез. Хаҗдан кайтып килүче мөселман кешесе гөнаһсызларга террор япмаз!
Чыннан да, аксакаллы булуым аркасында хәтта урамда очраган кешеләр дә иң башта үзләре миңа сәлам биреп китәләр иде
. нкарага китеп барышым. Анкарадан Кайсәри каласына сәяхәтем. Кайсәри шәһәре Әржәес университетының ректоры профессор Мәхмәт Шаһин бәйнең чакыруы буенча мин студентлар һәм профессорлар каршысында лекция укырга тиешмен. Ләкин Анкарада күрешеп сөйләшәсе кешеләрем бар.
Анкарада Миллиятче Хәрәкәт партиясенең бинасында мин Милләт вәкиле, һөнәре буенча мәшһүр табип Сәйди Шаһин бәй белән күрештем. Минем Татар-станнан икәнемне белүгә үк Шаһин бәй сүзне болай башлады:
Минем рәхмәтле укытучым татар кешесе иде. Ул Казанда медицина институтында укыган. 1927 елда Төркиягә килеп урнашкан. Юлы Кытай аша булган 1935 елдан альт вафатына кадәр, ягъни 1975 елга кадәр Анкарада медицина факультетында укытты. Ибраһим Одар Бәй иде аның исеме. Авыр туфрагы җиңел булсын! Ул безгә анатомия укытты. Ибраһим абый монда анатомия дәреслеге язды. Бу көндә дә аның китабы буенча укытабыз универси-тетларда...
Сәйди бәй үзе Кайсәри каласында яши. ул анда танылган врач, эше муеннан булса да. Милләт вәкиле булса да. Миллиятче Хәрәкәт партиясендә дә бик күп эшләр майтара.
Төрек милләтенең башына өч бәла килмештер.—дип сөйли Сәйди Шаһин бәй.— Беренчесе—Чин (Кытай) фәләкате. Бу Эргонокон дастанын язарга мәҗбүр иткән вакыйгалардыр, фажигадыр (Риваятьләр буенча төрекләр бик борынгы заманнарда кытайлар тарафыннан җиңелгәч, тау араларына кереп качарга мәҗбүр булалар Алар анда дүрт йөз ел яши. үрчи, куәтләнә һәм тимер тауны эретеп иреккә чыгалар, дошманнарын җиңәләр) Икенче фәләкатемез — Госман үлдек- тән соңра. - ягъни, Төрек-Ислам мәдәниятенең икенче фаҗигасе— Вена килешүе; 1683 елда Госманлы дәүләте беренче мәртәбә Көнбатыш каршысында—Алман- нарга җиңелде. Шуннан сон бездә торгынлык башланды Бу торгынлык бүген дә дәвам итә. Без ул кара көнңән бу көнебезгәчә туфракларыбызны, культурабызны, кешеләребезне югалта барабыз Дөнья белән мең ел идарә иткән, әмма бүген дөньяда көчле бер урын тота алмаган милләт — без. Моның берничә сәбәбе бар Дәүләтебез белән идарә итүче кадрларыбыз надан, сыйфатсыз, булдыксыз Нигездә, төрек милләте әхлаксыз кешеләр, үз нәфесенең колы булганнар, милли аңы түбән булган идарәчеләр аркасында шушы хәлгә калды һәм дошманнарына каршы куәт күрсәтә алмады. Шуңа күрә, милләт фәнни-техник тәдбир алалмады. (Шаһин бәй монда бары тик Төркия төрекләре турында сөйләми, төрек милләте дигәндә ул бөтен мөселман-төрек халыкларын да күз алдында тота.) Егерменче йөз — Төрек милләте өчен югалтулар гасыры булды. Дөньяның һәр җирендә төрек милләтенә егерменче йөз ел коллык китерде, һәр җирдә башка милләтләр каршысында икенче сортлы ватандаш буларак яши бирә. Ислам өлкәләрендә дә, хәтта Сүриядә, Иракта, Иске Советлар Берлегендә, Балкаңда төрекләр соранучы хәлендә. Төркия төрекләре Алманиягә китеп икенче сыйныф кешеләре буларак яши Бу — төрек халыкларының уңмаган лидерларыннан, аларның булдыксызлыгыннан килә. Миллиятче Хәрәкәт партиясе лидеры Түркәш Арслан бәй ике йөз
илле миллион Төрек милләтен, дөньяда сан ягыннан бишенче тел белән сөйләшкән Төрек милләтенең хокукларын бөтен дөньяга танытмак өчен, культурасын кайтару, яшәү шартларын яхшыртыр өчен илле ел буена көрәшә. Шушы эшләре өчен 1944 елда аны төрмәгә утырталар. Аннан исән-сау чыкканнан соң ул көрәшен тагын да куәтләндерә төште. 1960 елда консерваторлар-киречеләр тәхеткә килгәч, ул янә сөргенгә куылды. Аннары тагын Төркиягә кайтты Ул Төрек милләтен коткару өчен көрәшергә яна көч белән тотынды. Төрек милләтен әхлак, дин, белем, сәясәт, икътисад ягыннан тәрбия итәр өчен Миллиятче Хәрәкәт партиясен корды. Бу партия хөкүмәтебез башында утырганнарга акыл, киңәш бирер өчен яши 1 өрек кадрларының милли аңын арттыру, белемен күтәрү һәм милләтнең эчке дошманнарына каршы көрәшү эшен киң җәелдерелә. 1980 елда тагын фаҗига килде безнең башыбызга. Бу көрәштә каһарман жегетләребезнен биш меңе үтерелде Шул елда Теркәшне янә зинданга яптылар Төрмәдән чыккач та ул һаман юлыннан тайпылмады. Янә МХП лидеры булды. Ләкин эчке дошманнар йокламый. Алар Төркияне эчтән җимерү өчен террор партиясе төзеделәр. Моның өчен дошманнар бик күп көч. байлык сарыф итәләр Алар хөкүмәтебез башына ришвәтче, әхлаксыз, милли аңы түбән булган кешеләрне куярга тырышалар. Шулар кулы белән Төркияне җимерергә омтылалар Шуларга каршы көрәшү өчен МХП һәр төбәктә үзенең бүлекчәләрен корды... Өченче бәла төрек халыклары арасында дуслыкның юклыгы! Әмма инанамын ки, киләчәктә бөтен төрек кавемнәре аңлашыр, дуслашыр, аның өчен ин беренче чиратта, бөтенебез өчен дә уртак имля кабул итәргә кирәк. Инанамын ки. ул шулай булыр. Иншаллаһ, ике меңенче елларда төрек халыкларында милли аң булыр.
МХП нинди акчага яши? Корылтайлар, җыелышлар уздырыр өчен гәзитә бастырыр өчен байтак масрафлар кирәктер бит’’ -дидем
Моңа җавап итеп, Сәйди бәй.
- Химаячылык! — диде, ягъни спонсорлык Миллиятче фикерле кешеләре- безнең булышлыгы белән яшибез.
Төркиянең тышында, ягъни элеккеге Советлар Берлегендәге төрек халыклары арасында да партиягезнең бүлекчәләре бармы?
Бар'
Мин Сәйди бәй белән саубуллашып, Али бәй Татар белән күрешергә киттем Озын буйлы, кара кашлы, кара күзле, мәһабәт яшь ир ул Гаҗәеп үткен телле, кече күңелле шәхес; дин укытучысы Мин аның белән Төркиягә икенче килүемдә танышкан идем Аннан дин дәресләре дә алган идем.
- Али бәй, син үзең дә татармы әллә?— дип сораганга каршы ул:
- Мөхтәмәл, минем тамырларымда татар каны бардыр Ләкин аннәм- бабам (ата-анам) миңа бу турыда сөйләмәделәр Әмма мин «Татар» исемен горур йөртәм.
Без, Татарстаннан килгән сәяхәтчеләр, Али бәйне бик тә ошаттык Ике атна дәвамында ул безнең белән йөрде Кичләрен, иртәләрен дин дәресләрендә безгә вәгазь укыды Автобус эче үзе бер дәресханәгә әверелә иде Али бәй сөйли башласа. Юл юл инде, юл газабы гүр газабы дигәндәй, төрле чаклар бул- галады озын-эссе юлларда Кыен чакларда Али бәй күңелебезне күтәрә торган иде Ул бик күп җырлар белә, аның авызы мәзәкләр чишмәсе Аның дин укытучысы икәнен белмәгән кеше уйлар иде: кара, нинди мәһабәт артист, кара, нинди шәп шаг ыйрь. тияр иде. Аның ярдәмендә ике атна эчендә татар укытучы- лары төрекчә җырларга өйрәнде Аның тырышлыгы белән төрекләр «Ай былбылым». «Күбәләгем». «Кәрия-Зәкәрия» кебек борынгы татар халык җырларын җырлый башлады. Без Али бәй Татардан дин дәресләре генә түгел, әдәбияг дәресләре дә алдык һәм бөтен дөньяга мәгълүм классик зөрек шагыйре Юныс Әмрәнең шигырьләрен җырга салып җырларга өйрәндек
Юныс Әмрәнең теле бүгенге татар теленә бик тә якын. Җиде йөз ел элек мн.» он горек шаг ыйренсн әсәрләрен тәрҗемәсез дә аңлап була Әмрәдән оер мисал Шигырь төрекчә-татарча бирелә, әмма ул тәрҗемәсеннән башка да аң-лашыладыр
Сурдым сары чичән Аннон-бабай нармыдыр’ Чичәк ойдир дәрвиш баба. Аннәм-бабам толрактыр
Сурдым сары чичән Кардошләрии нармыдыр’
Сорадым сары чәчәктән Анан-атан бармыдыр’’ Чәчәк әйтер дәрвиш баба. Анам-атам туфрактыр
Сорадым сары чәчәктән Кар төшләрен бармыдыр’’
Дөрестан дә, без үзебезне үзебез белмибез икән шул.
Сүз иярә сүз чыккач, әйтим: Али бәй Татар дә Миллиятче Хәрәкәт партиясенең әгъзасы.
_ ли Татар мине икенче көнне Анкарадан Кайсәригә китә торган автобуска Лк утыртып җибәрде. Автобус вакытында килде, вакытында китте Вокзалда сабырлык, тынычлык, тәртип Шофер ярдәмчеләре синең йөгеңне йөгереп килеп кулыңнан ала, урнаштыра.
Төркия буйлап сәяхәт йтәм. Төшме соң бу, әллә өнме9 Әллә хыялый бер халәттәме мин? һичбер таныклыксыз-кемлексез (паспортым Истанбулда калган) чыкканмын да киткәнмен, һичкем миңа кырын карамый. Берәү дә миңа тупас сүз әйтми. Минем тарафтан да һичбер кыенсыну, кимсенү үзеңне чит-ят итеп тою юк
Үз илемдә мин ят кеше. Төркиядә мин үз кеше
Бу яклар — игенчелек ягы: кая карама — иген басулары Анкара тышында— озын тупыллар; тупылларны сыкы сарган; бәс каплаган басу-кырлар. Томан Бу — Төркия кышы Автобус эчендә бик тә эссе. Төрек туганнар истирахәт итә. мин тирләп-пешеп барам Күршем, урта яшьләрдәге бер төрек, ул Кайсәри шәһәреннән ерак түгел бер авылда яши, бодай үстерә икән. Ләкин кавын-карбыз, әстерхан чикләвеге (чәвиз дә), жиләк-җимеш тә яхшы уңа икән.
Кырыйлап рәткә салып утыртылган урманнар сине озата бара Юл буйлап — житкезелә башлаган йортлар. Өчәр-бишәр катлы, егерме-утыз фатирлы йортлар. Хөкүмәт йортлары түгел берсе дә. Юл буйлап ялгыз өйләр басу уртасында утыра. Бусы — чәчү-уру вакытларында игенчеләр яши торган кечкенә өйләр, татар авылындагы өйләрдән чәк кенә кечерәк. Анда яшәү өчен бөтен нәрсә бар — телевизоры, суыткычы: коесы, электры, хәтта телефоны да бар. Юл кырында өч-биш катлы җыйнаграк, әмма бик тә матур яхшы йортлар очрый.
Болары! — ди күршем Алманиядә баеп кайтканнарның сатып алган жи- рләре. Алар төзетә торган сайфияләр (дачалар).
Юллар яхшы. Күршем, ни өчендер, алак-ялак карангалап алды да минем колакка иелеп:
— Төркиянең тынычлыгын, тәрәкъкый үсешен тоткарлау чылар-сулчылар, әфәндем. Гаднән Мендерес, Аллаһ аннан разый олсун. Гаднән Мендерес бул- маса, бу яхшы юллар, бу жәмигъ мәчетләре булмас иде... Сулчылар алар — коммунистлар, көртләр, әрмәни чыгышлы төрекләр. Мендересне дә алар үтерде. Алар Төркияне парчаламак истиорлар...
Кем белән генә сөйләшсәң дә шулай әйтәләр:
— Төркияне Төркия иткән өч шәхес бар. Ататөрек. Мендерес. Тургут Өзал,— диләр.
Ататөрек илне чит ил басып алучыларыннан саклап калды Мендерес Төркияне диңле. юллы итте. Өзал Төркияне маллы итте. Чыннан да Гаднән Мендерес хөкүмәте Төркияне тәрәккый юлга бастырды. Ләкин сулчыларга аның бу сәясәте ошамый һәм 1962 елда Төркиядә хөкүмәтне бәреп төшерәләр. Мендерес якыннары белән бергә асып үтерелә.
Чыннан да имам хатип мәктәпләренең күбәюе, ил буйлап мәһабәт яңа мәчетләр кору Гаднән Мендерес идарәсе елларына туры килә.
Барган саен юл кырында, басуларда кар арта бара, бу яклар безнең Зәй якларына охшаш, әйтерсең лә КамАЗ юлы белән үземнең туган авылыма кайтып барам.
— Чана шуасызмы? — дип сорыйм.
— һо-о,—дип көлә төрек кардәш—Заманалар узды китте. Элек шуа идек, хәзер ат чанасы юк. Хәзер юллар шәп, һәр авылга асфальт альт бара, рәхмәтле Гаднән Мендерес хатирәсе: һәм кешедә—араба, һәр өйдә — телефон...
Кайсәри шәһәренә килеп җиттек.
Шәһәр өч мең тугыз йөз метр биеклектәге Әржәес тавының итәгенә урнаш-кан. Монда университет корылган. Җиде факультет бар: тыйп(медицина), икъти- 128
Чичәк әйдир: дәрвиш бабаф. Кардәшләрим япрактыр.
Сурдым сары чичәя Нәдән йүзүн сарыдыр? Чичәк әйдир: дәрвиш баба, Өлүм бизә якындыр
Чәчәк әйтер: дәрвиш баба. Кардәшләрем яфрактыр
Сорадым сары чәчәктән
Нидән йөзең сарыдыр? Чәчәк әйтер дәрвиш баба. Үлем безгә якындыр.
сад (экономика), илаһият (дин), фән-әдәбият. мимарлык (архитекторлык) гүзәл сәнгать, мөһәндислек (инженерлык) факультетлары.
Университет ректоры Мәхмәд Шаһин мине профессорлары белән каршы алды. Үпәренеңбик яхшы кунакханәсенә урнаштырдылар. Шәһәр күрсәтер очен минем хозурыма ике профессор, бер машина бирделәр. Кая кирәк булса, шунда алып баралар. Университетка кергәндә үк минем белән булачак очрашуга чакырып торучы игъланнар күзгә ташлана. Алтынсу хәрефләр белән яхшы кәгазьгә басылган чакыру билетлары таратылган. Очрашуга килә алмас җиреннән килерсең, валлаһи.
Шәһәр белән танышканнан соң чәй мәҗлесенә җыелдык Бирегә ректор Мәхмәд Шаһин бәй белән бергә унлап профессор, тагын берничә хатын-кыз да килгән иде. Чәй эчү үзе бер симпозиумга әверелде. Сөйләшү төнге икегә кадәр сузылды. Сөйләшү арасында ике жегет безгә чәй. каһвә. җимеш сулары ташып тордылар. Әңгәмәбезнең гөп темалары будыр ки: төрекләр (ягъни төрки халык-лар) ни өчен берләшми? Ни өчен үзбәк татарны сөйми9 Ни өчен әзәриләр сезнен берегезне дә яратмый? Ни өчен татар белән башкортнын арасы бозык'1 Нигә сез бөтенегез дә латинга күчмисез9 Ни өчен халык Жириновскийны судка бирми?
Икенче көнне Эржәес тавының манзараларын карап йөргәннән сон очрашу дүрт йөз кешелек университет залында булды. Бу 1993 елның унҗиденче декабре иде. Очрашу алдыннан җомга намазына бардык Ни гаҗәп, һәр лекциям дә дип әйтерлек гел җомга көнгә туры килә. Студентлар, профессорлар барысы да мәчеттә. Мәчет оч-дүрт мең кешене сыйдыра ала икән, сыймаганнары ишегалдына намазлык җәеп намаз укый. Намаздан соң университетта укулар булмый, университет бушап кала, бары тик чит илдән килгән мөселман булмаганнар гына ниверситет тирәсендә чуала
— Җомгадан соң барысы да кайтып китәчәк, кеше аз булмагае дип бор-чыла башладылар мине кунак итүче профессорлар
Аларның борчылуы юкка булды, зал тулды Очрашуны кинога төшерделәр, гәзитәләрдән хәбәрчеләр дә килгән иде. Ике ай эчендә мине дүрт тапкыр Төркия телевидениесеннән күрсәттеләр Бу очрашу да бик җанлы узды кебек Профессура. яшьләр мине уратып алды. Китаплар, төрек байраклары бүләк иттеләр Мактану булса да әйтим инде: бу очрашу аеруча уңышлы булды сыман Такташ. Дәрдемәнд. Тукай шигырьләренең уңышы иде бу.
Профессор Абдулкадыйр бәй мине автобуска утыртып. Анкарага озагын калды. Автобуста мин очрашулардан алган тәэсирләремне кәгазьгә төшерергә тырышам
Мәхмәд бәй Шаһин кызык кеше булып чыкты: ул мәһабәт, озын буйлы, оригиналь фикерли торган шәхес. Икътисад профессоры. Аның ачынып әйткән сүзләре менә хәзер дә зиһенемне бораулап бара
— «Төрекнең төректән башка дусты юк», дигән гыйбарәне мин аңламыйм, дигән иде ул Кабул итә алмыймын мин ул мәкальне Төрекнең төректән башка дошманы юк! Без үзара талашабыз, мал бүлешәбез, бер-беребездән гаеп эзләргә атлыгып торабыз Күп сөйлибез без төрекләр, аз эшлибез Күп мактанабыз без- төрекләр Эшебез чыпчык тезеннән Без гомеребез буе тыштан дошман эзләдек. Эчке дошманыбыз белән, үзебезнең наданлыгыбыз белән, ялкаулыгыбыз белән кайчан сугышырбыз?
Ташлагыз әле сез «бөтен дөнья төреккә дошман» дигән сүзегезне' Без әле үз туганнарыбыз, тышкы төрекләрне дә яхшылап белмибез икән Әнә. Батулла бәй килде, татарларның кем икәнлеген аңлатып бирле, ә ни өчен безнең профессорларыбыз бу эшкә алынмый, монда, үзебездә затар-төрекләре турында китаплар язылмый, ни өчен дәресханәләрдә алар турында фәнни конференция ләр узг арылмый9 Бай әдәбияты бар икән бит тагар төрекләренең без бетмибез Татар, казакъ, кыргыз халыкларының бай тарихы, әдәбиятыннан хәбәре булган профессор бармы арагызда?
Мине сылтау итеп. Шаһин бәй үз профессорларын утлы табага бастырды, ләкин ул сүзләр безгә дә килеп кадала иде Төрек иленең бай тарихын, әдәбиятын татар халкына җиткезер, аңлатыр очен без тат ар язучылары нәрсә эшләдек сон’
. нкарага кайтып төшкәч, мин бик күп очрашуларда, татар гаиләләрендә кунакга бхл.гыхг Сәгыйн \әири Казан жегсте икенче ел инде Кякара ^^университетының дипломатия бүлегендә укый, элеккеге танышым, ул мине
татар гаиләләренә алып йөри Сәгыить бәй Анкарадагы Татар җәмгыятенең җаны кебек бик актив жегет
Без Гали Акышның туганнары янында. Алар: Рәшидә ханым Гыйбадулла, Нажия ханым Акыш, Сәйдә ханым вә Фәридә ханым Агишлар, Ибраһим ага Агышлар Нәсел исемнәре төрлечә язылса да, алар бер тамырдан, канкардәш- ләр. Гали абый үзе генә юк, ул Алманиядә яши
Боларнын да бабалары Рәсәйдән, коммунизмнан орәк-әрвахлардан качкан кебек качкан яки бәхет эзләп үз теләкләре белән ят илләрг ә китәргә мәҗбүр булган. Юлда күргән газап-маҗаралар аларның күбесен имгәткән, күбесен юк иткән, кайсылары совет зинданында вафат иткән. Котыла алганнары Кытайга барып җиткән. Ләкин «коммунизм» дип аталган Иблис-Дәҗҗал аларны Кытайда да куып тоткан: 1945 елда Кытайда торучы татарларның зыялыларын совет гаскәрләре әсир итеп, сөргенгә озата, күбесе шунда һәлак була. Кытайда калганнары Кытай төрмәсендә чери, унар ел Кытай зинданнарында утырып, какшап чыгалар алар. Исән калганнары Япониягә, Австралиягә, Төркиягә, Америкага күчеп китә.
Кытайдан монда, Төркиягә килеп төштек...— дип сөйлиләр апалар.—Тел белмибез Эшебез юк. Төркия хөкүмәте бик нык ярдәм итте безгә. Аллага шөкер. Төрек ватандашларыбызга да рәхмәт укыйбыз. Эш тә табылды, эшләдек, татар эшләп кенә ярый ала бит ул. Шулай итеп, төрек телен дә өйрәндек, берберебезне ярдәмебездән ташламадык. Без—татарлар бик тату, ярдәмчел идек. Шуңа күрә дә исән калдык.
Безнекеләр Ырынбурдан Кытайга 1890 елларда күчеп киткәннәр,—ди Рәшидә ханым.
Сәйдә апа дәвам итә:
Ата-бабам Мари ягыннан киткән Кытай ягына таба Менә хәзер Төрек ватандашы... Без илле елдан артык төрек арасында яшибез. Әмма без телебезне сакладык. Хәер, сез төрекләшүдән курыкмагыз. сез урыслашудан куркыгыз, денсезлектән куркыгыз! /Алладан курыкмаганнардан куркыгыз! — Сәйдә ханым хатирәләр хисендә бераз тын утырды да, ялкынланып, сүзен дәвам итте: — Корбан, фытыр бәйрәмнәрендә без төрле илләрдәге Танышларыбызга котлаулар юллый идек. Ул котлаулар ел саен гел бертөрле сүзләр белән языла иде. «Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! Киләсе бәйрәмне хөр ватаныбыз Идел-Урал җөмһүриятендә каршы алырга язсын!» —Сәйдә ханым тагын тынып калды. Сагыш аша елмайды да әйтте: — Менә, Батулла әфәнде, шулай гел-гел олы өметләр белән яшәде читтәге татарлар... Безне шулай уйларга, шулай өметләнергә Аяз абый Исхакый үрәтте...
Сүзгә Наҗия апа кушыла:
Әти-әни һәрвакыт аңлата иде безгә бала вакытта ук: анда безнең ватаны-быз бар. дия иде... Безнең туфрагыбыз анда. Кытайда чакта Тукайның шигырь-ләрен өйрәндек, динебезне сакладык, татарчабызны оныттырмадылар ата-баба- ларыбыз, урыннары җәннәттә булсын! Гаяз Исхакый кебек бөекләребезнең исемнәрен, әсәрләрен өйрәнеп калдык бала вакыттан ук Әмма бөтен ниятебез, теләгебез шул иде: хөр ватаныбызга кайтырга, милләткә хезмәт итәргә!
Элек Анкарада «Казан» журналы чыга иде.— дидем мин.— Ни өчен ул туктап калды?
«Казан» журналы Әхмәт бәй Мәнгәр үлгәч тә туктады. Ул акча биреп тора иде журналга. Аның химаясендә чыга ала иде ул журнал.
Белеп торыйк, дуслар: Әхмәт Мәнгәр Арча ягының Мәнгәр авылы кешесе. Төркиягә килеп миллионер була. «Мерседес» фирмасы филиаллары аныкы. Күптән түгел генә аның кызы әтисе турында китап чыгарды, ул татар теленә тәржемә ителеп, «Казан утлары» журналында да басылып чыкты
Сездә «Казан» туктаган икән, бездә «Казан» журналы чыга башлады,— дип мин журналның беренче санын апаларга Һәдия иттем.
Сөйләшү мәүзугы Татарстан ягына таба борылды
Сәйдә ханым сөйли:
Казан миндә яхшы тәэсир калдырды. Уйлаганымнан тагын да яхшырак булып чыкты сезнең тормыш. Татар халкы һаман тырыш, эшчән икән.
Татарстанда озак тордыгызмы, Сәйдә апа?
Унбиш көн. Аннан соң Марига киттем. Анда татар авыллары бик күп икән. Әти-әниемнең авылы Гөнәгә бардым. Анда әтиемнең, әниемнең сеңелләре, абыйлары калган булган. Аллаһ миңа насыйп итте шул авылда булырга, шөкер. Мин шуны күрдем: татар авыллары башка халыкларның авылларына караганда өстенрәк: төзегрәк икән. Татар авылларын мин Аурупа авыллары кебек төзек итеп күрдем. Яхшы торалар, ашау-эчү дә бик мулдан’
Моңарчы сүзгә катнашмыйча гына утыручы Ибраһим ага. мине гаепләгән-дәй, кинәт кенә әйтеп салды:
Сез анда «татар» исемен ташлап. «булгар»ны алмак буласыз икән'
Мин акланыр өчен нидер әйтмәкче идем. Ибраһим абый ирек бирмәде огәр дә сез «булгармны алсагыз, татар халкы икенче көнне үк бетәчәк!
Ьу провокация! — диде
Мин аның белән ике куллап риза идем һәм
Ибраһим абый, без болгарлыгыбыздан ваз кичмәенчә «ТАТАР» исемен мәңге йөртәчәкбез' дидем.
Ибраһим ага сикереп торып, ике куллап кулымны кысты да кочаклады Бу сөйләшү арасында Сәйдә ханым мина Гаяз Исхакыйнын «Өйгә таба» романының төрекчәсен бүләк итте
Шулчак апаларның берсе әкрен генә җыр башлады
Чәчәк идек илләрдә лә, Чәчелдек чит илләргә. Тагы да чәчәк булыр идек. Кайтсак туган илләргә
Ничәмә ничә еллар узган булса да уртак мон. уртак сагыш, уртак җырлар сакланган, ләкин чит илдәге кардәшләребез җырлый торган без белмәгән җырлар да байтак. «Бик еракта идек без». Дәрдмәнднен «Кораб»ы. «Сөембикә бәете», тагын башка җырлар Кытайда яшәгән. Финләндиядә яшәүче татарлар арасында билгеле мәшһүр җырлар, әлбәттә, безгә таныш түгел иде. Шөкер, алар да сөргеннән әйләнеп безгә кайттылар.
- Халык үз җырын җырламаса, ул халык югала' диде Фәридә ханым
Рәхәтләнеп, озаклап сөйләштек без апалар белән Сөйләшүләрнең нәтиҗәсе будыр ки: Торкиянең бүгенге көндә горур дәүләт булуында безнен ата-бабалары- бызның да өлеше байтак. Ике яктан да татарлар Теркия өчен файдалы эш башкарган Төрек горурлыгын, аның зиһниятен арттыруда Садри Максудилар. Зәки Вәлидиләр. Йосыф Акчуралар, Рәхмәти Аратлар. Әкъдәс Куратлар. Сәгадәт Чыгтайлар, Надир Дәүләтләр күп коч куйдылар Торкиянен икътисади яктан алга кигүендә дә безнең бабаларыбыз олы хезмәт күрсәткән, алар Төркня туфрагына күпме тир агызган. Төркиянен азатлыгы өчен барган сугышларда күпме татар каны шул туфракка аккан!
Бу ханымнарның, гомумән, кайсы гына татар гаиләсен алма маҗаралы, фаҗигале язмыш Чит җирләрдә, горбәттә йөрүче теләсә кайсы татар гаиләсен алып китап язсаң, ул бөтентатар халкының язмышы булып чагылыр иде
_ _ ичен Анкарадагы «Казан культур вә ярдымлашма дәрнәги»нә (Казан татарларының культура һәм ярдәмләшү оешмасы-тсрнәге) киттек Бу йортны татарлар үз акчаларына сатып алган икән Монда ашханә, бай буфет эшли, җитәкчеләр өчен бүлмә бар Ашау-эчү мул Кардәшләрнең үтенече буенча мин нотык сөйләдем Бик игътибар белән тыңладылар, ләкин нә Татарстан турында, нә татар әдәбияты-сәнгате хакында бер генә сорау да булмады
. нкарадан минем юл Исксшәһәргә иде. бик тә җайлы булды әле. Сәгыйт Хәйри мине Искешәһәрдән командировкага килгән татар кешесе Ихсан ~ Таңатар бәй белән таныштырды. Без Танатар бәй белән икәүләп Ис- кешәһәргә киттек. Ихсан бәй гаҗәеп бер матур холыклы кеше булып чыкты Сабыр, олпат. салмак сүзле: буе метр сиксән биш чамасы бер мәһабәт татар Ул Искешәһәрдө остаханә тота икән, анда суыткычларга вак детальләр ясыйлар, нибарысы гугыз-ун кеше эшли. Ләкин Ихсан бәй үзе цех га эшләми: ул директор; ул эшне җайлаучы, оештыручы, калганнар кара эш башкара Остаханә тотып. Ихсан Таңатар үз гаиләсен муллыкта яшәтә һәм тагын унлап кешегә гаиләсен туйдырырлык акча эшләтә Шуңа күрә, андагы жегетләр Ихсан бәйне хуҗа күреп, аңа олы хормәт белән карыйлар Бу турында мин. әлбәттә. Ис- кешәһәргә баргач, остаханәгә кергәч кенә белдем, хәзергә без Ихсан бәй белән Анкара Искешәһәр автобусында барабыз Ихсан бәй миңа юл буенда күренеп кала торган авыллар турында тәфсилләп сөйли
Хуҗа Насретдин авылы яныннан узабыз Анкарадан Искешәһәргә барганда сул тарафта Хуҗа Насретдинның туган авылы күренеп кала Хуҗа Насретдин
(Төркиядә «Насретдин Хужа» дип сөйлиләр) текә кыялар артына урнашкан Сиври Хисар шәһәрендә яшәгән икән, дигән риваять сакланган Вафаты. имеш, тагын шушы юл белән бераз баргач, Акшәһәрдә булган икән Аның кабере хәзер дә Акшәһәрдә. исән, ди. Ул кабергә кеше бик күп йөри икән. Туган авылында, янәсе, Хужа Насретдин дөньяга килгән йорт һаман да саклана икән Әлбәттә, аны әледән-әле яңартып, төзекләндереп торалар, ди. Насретдин кабере өстенә түгәрәк таш куелган. Ташка «Дөньяның уртасы бу, ышанмасагыз. үлчәп кара-гыз!» диеп язылган.
Юл буе — уңдырышсыз туфрак, көлсу жирләр, ташлар, таулар, кыялар, калкулыклар. Күктә — яз кояшы. Бодайлар шытып маташа.
— Батулла абый! — диде юлдашым.—Алда — Сиври Хисар шәһәре.
«Абый» сүзе Төркиядә «аби» шәкелендә нәкъ без кулланган мәгънәдә бик тә еш әйтелә.
Сиври Хисар шәһәре безнең Саба. Сарман. Актаныш кебегрәк бер шәһәрчек икән. Шушы кечкенә генә шәһәрчектә унбиш манара күккә ашкан Шәһәрчек юл кырыена урнашкан, аркасында — текә, биек кыялар Шәһәргә керәсе юл янында кара таштан эшләнгән һәйкәл. Бу —Хужа Насретдин һәйкәле. Ише! енә атланган, кулына сөңге кебек таяк тоткан Хужа юлчыларны сәламли.
Ихсан бәй Таңатар сөйләвең дәвам итә.
Борын заманда бер яһүди, гаиләсе белән урнашып гомер кичерер өчен тыныч кына, кечкенә генә бер шәһәрчек — авыл эзләп сәфәр чыккан, ди. һәм ул Сиври Хисарга килеп җиткән Яһүди, юл кырына чатырын корып, гаиләсе белән учак тергезеп җибәргән дә. углына әйткән:
— Бар, олан, шәһәрчек базарына, ашарга-эчәргә алып кайт Ишәгебезгә дә берәр нәрсә ал, вакыт уздырырлык берәр әйбер тап инде шунда! — дигән.
Углы базардан карбыз күтәреп кайткан:
— Менә, әти, мин сатучыга син теләгәннәрнең барысын да сөйләгәч, Хужа Насретдин дигән бер агай шушы карбызны биреп жибәрде! дигән олан
Яһүди башын кашып торган-торган да:
— Монда акыллы халык яши икән, китик моннан Ахмаграклар яшәгән жиргә! — дигән.
Углы:
— Ни өчен китәбез, әти!—дигәненә каршы яһүди,— Хужа атлы бу адәм: монда калсагыз, ашарга карбыз, эчәргә дә карбыз булыр, ишәгегезгә кабыгын ашатырсыз, вакыт узгарыр өчен карбызның төшен ашарсыз, дип әйткән бит,— дигән.
Шуңа күрә, бу якларда яһүдиләр бер дә очрамый имеш.
Ихсан бәйнең туган авылы шушыннан ерак түгел икән. Шулчак ул моңлы итеп жыр башлады; аннары жырын бүлеп, бер авыл ятына күрсәтеп:
— Әнә. Батуллаһ бәй, безнең ата-бабаларыбыз шул авылда гомер кичергәннәр инде Әниемнең бабалары Самарадан Казанга күчкән булган. Әтиемнең әтиләре Ырынбур ягыннан иде. Атам Хөсәен болай дип жырлый иде, мәрхүм:
Сары-сары сап-сары, Сары чәчәк саплары; Мин саргаймый, кем саргайсын. Килми сәлам хатлары..
Агыйделне тирән, диләр.
Буйлаганым юк иде;
Бу хәсрәтне күрермен дип Уйлаганым юк иде.
Агыйделнен аръягында Калды каеш дилбегәм. Калмады каеш дилбегәм. Калды туган ил генәм...
Искешәһәргә килеп җиткәнебезне сизми дә калдым.
__ _ ин кунакханәгә урнашырга теләгән идем дә. Ихсан бәй авызымны да
[w/и ачтырмады, үз өенә алып кайтты. Матур йорт, йомшак җиһазлар, затлы келәмнәр, алтын-көмеш кашыклар, әбиле, апалы, балалы —бар ягы да житеш тормыш, нык гаилә.
Икенче көнне мин Ихсан бәй Танатар һәм яңа танышым Сәет Әхмәт Җаек белән бергә татар балалары укый торган Эртогрул Гази лисәсенә киттем. Бу лисәдә Казаннан. Татарстан авылларыннан килгән унжиде үсмер-жегет укый. Сәгать ярым эчендә мин бу жегетләргә Татарстандагы хәлләр һәм татар хал-кының бай тарихы, әдәбияты турында нотык сөйләдем. Лисә заманның ин соны тибындагы уку йорты, ике кешегә бер компьютер, ятакханәләр чиста, жылы. ашау-эчү мул. тәмле; спортзал, мәчет — барысы да бар.
Лисәдән соң Искешәһәрдән ерак түгел генә урнашкан Корыһөек исемле татар авылына киттек. Мине анда алып баручылар Әмин бәй Сакмар белән Әхмәт бәй Җаек иделәр
Томан Йөз метрдан һични күренми Авылга житәрәк татар зираты барлыгын әйттеләр. Бабайлар зиратын зыярәт иттек. Зиратка кергәч үк Әмин бәй Коръән укыды Дога кылдык Җегетләргә сазда зират туфрагын таптау бәлки кызык та түгелдер, әмма мин гын 1ына. ашыкмыйча гына кабер ташларын карап йөрим Иске кабер ташларына һижри белән вафат еллары язылган Мин иң беренче жирләигән мөһаҗирнен каберен эзлим. Ни өчен кирәк миңа ул каберне табу, белмим Бу авыл!а 1895 елда нигез салынган, беренче үлем дә шул еллар тирәсендә булырга тиештер бит инде? Бәлки шул елны ук берәрсе вафат булгандыр? Кабер ташларының төрлесе бар. Иң иске ташлар чыдамсыз булганнар, комташ коелган, ишелгән, язылган язу сакланмаган. Беренче каберләр шулар икәнен чамаларга була. Берничә ел узгач, авыл халкы хәлләнгән булса кирәк, башташлар мәрмәрдән куела башлаган, аларнын язулары да ачык укыла:
«Әминә Сакмар. 1905 елда вафат», «Сәед Сакмар. 1901 елда вафат» «Вәли углы Абдуллаһ, 1901 елда вафат»
Кабер ташларының барысында да дип әйтерлек ялгаш, чокыр ясалган Кошлар су эчсеннәр өчен! дип аңлатты Әхмәт Сәет бәй
Боларның барысы да ватаныбызда туып-үсеп, чит туфракта жирләнгән як-ташларыбыз Үләр өчен, шушында күмелер очен генә туган авылларыннан чьпып киткәннәр икән, мәрхүмкәйләр.
- Менә, бабайлар-әбиләр, йөз елдан соң очраштык сезнең белән! —дидем мин пышылдап кына, һәр кабер янында моңаеп-уйланып озак басып тордым Эчемдә әче сагыш, мәрхүмнәрнең сагышы иде
Авылга кердек Урам уртасында казлар йөри Татар, каз асрамаса. татар булыр идемени? Казларга кара1анда күркәләр күбрәк. Күркәләре сарык хәтле бар. валлаһи Аяк асты пычрак, юеш Мин зарланып алдым. Әмин бәй әйтеп куйды
Булмаса яңгыр, булмый камыр! диде
Асфальт авыл эченә кадәр керюн Гомумән. Төркия авылларына юллар яхшы салынган, авылның һәр өендә телефон, теләсәң кайсы илгә шалтырат Бер ой эченнән мин Казанга, хатыныма шылтыраттым, өч минутта сөйләшеп тә алдым.
Без килгәнне ишетеп, биш-алты карт җыелды. Әкрен генә урам буйлап барабыз. Авыл аксыл юман эчендә. Олы гәүдәле, арык, юаш вә өрми торган бер эт йөри. Татарстан этләре мине күрсәләр өрми калмый торганнар иде Эт күреп тә ыржаеп, ярсып өргәнен ишетмәгәч, әллә ничек сәер булып кипе Ойләр саман кирпечтән салынган. Бер катлы өйләр, ике катлылары да бар Ише) аллары нәкъ бездәге кебек Ләкин каралты-кура. лапас - бөтенесе балчыктан. Мунчалары да балчыктан салынган. Яшьләр аз. Авылда карт-коры гына Авыл уртасында — мәчет, мәктәп. Болары 1908 елда ук корылган Мәчет бик тә матур, манарасы биек: зурлыгы ундүрт метрга ун метр чамасы булыр Эче тулы яхшы келәмнәр, келәмнәрдә бик күп матур тәсбихләр ята, киштәләрдә Коръән-и Кәрим китап-лары тезелешеп тора.
Безне авылның хуҗасы Байхан Баяр исемле урта яшьләрдә!е кеше ияртеп йөри Хуҗасыз ойләр ишелеп бетә язган. Бөтенләй җимерелеп төшкәннәре дә бар Буш ишегалларын. җимерек өйләрне күреп жан сыкрый Бетсен йөз елдан, диеп корма! аннардыр бит бабайлар бу авылны! Өйләрнең олы тәрәзәләре ише-галдына. кечкенә тәрәзәләре урамга карый Урта Азия өйләрен хәтерләтә Әбием Мәг ъсүмә сөйли ropi ан иде зур тәрәзәләрне урам якка кара i ып салу ул революциядән соң 1ына башланган икән Гасыр башында салынган безнең өйләребез дә нәкъ Урга Азия. Төркнянеке кебек булган Мондагы ой эчләре мин бала чагымда үз авылымда күргән мулла-абыстай өенең эче кебек тәбәнәк сәкеләр, дивар тарда шамаилләр. идәндә паласлар, һәр өйдә уртача биш бүлмә, өйне тимер мич белән җылыталар.
Авыл башына жит тек. Кырый өйнең капкасыннан бер абзый чыкты Төп кебек таза, көр тавышлы, шаг холыклы, матур җирән сакал, бераз кәкре туры
борын, зәп-зәнгәр күзләр. Җирән сакаллы бу картнын (бер дә карт дип әйтәсе килми, гайрәтле ир-җегеткә охшаган) исеме Якуб икән. Ата-бабалары Бөгелмә ягының Иске Иштирәк авылыннан теге гасырда ук күченгәннәр. Якуб ага сөй-ләгәннәрдән миңа шунысы мәгълүм булды.
Иске Иштирәк авылында узган гасырда Гыйбадулла атлы бер баһадир яшәгән Ул егерме биш ел солдатта хезмәт итеп кайткан Аның Гөлниса исемле гүзәл кызы булган. Беркөнне мөселманнарны чукындырырга дип авылга урыс гаскәре килә. Шушы Гыйбадулла урыс гаскәрен пыр туздырып куып җибәргән Гаскәр тагын ике тапкыр килгән, икесендә дә Гыйбадулла баһадир аларны чигенергә мәжбүр иткән. Дүртенчесендә урыслар туп белән килеп. Гыйбадулланың өен шартлатканнар. Әнә шул Гыйбадулланың кызы Гөлниса чибәркәй Якупнын анасы булыр. Өйләрен шартлаткач, алар Төркиягә күчеп киткәннәр Гөлнисаның Төркиядә туган утлы Якуп абзый әкрен генә жыр башлады.
Казан илендин чыккачтын.
Бастык кара жирләргәй, шул.
Сагыныштык-саргаештык,
Кайталмадык илләргәй.
Якуп абзый ничә куең бар? —дип сорадым мин коймага эленгән сарык тиреләрен күргәч.
— Бар, бар, Аллага шөкер, дүрт йөздән артык булыр,— ди карт.
Минем арттарак торучы бер абзый минем колакка
— Шыттыра карт, аның көтүендә сигез йөз куй бар, үзем санадым, сигез йөз,—дип пышылдады.
Аның ни әйткәнен ишетмәсә дә Якуп абзый мут елмайды:
— Дүрт йөздән артык, дидем бит инде,—дип кабатлады.
Шулай булып чыга шул, карт алдамый, сигез йөз булса да дүрт йөздән артык була бит
— Аларны нишләтәсез соң, сатасызмы?
— Сатабыз, суеп ашыйбыз, килеп алалар. Монда һәр шәй әйбәт.
— Ничә яшьтә өйләндең, Якуп абзый?
— Унбиштә!
— Димләп өйләндерделәрме, үзең күз тотып йөргән кызга өйләндеңме?
— Юк, юк, әти белән әни: менә шуны алабыз, диделәр, бетте-китте.
— Син риза булдың инде?
— Риза булмасаң, таяк бар анда әти кулында...
— Үкенмисеңме соң?
— Нигә үкенергә? Үкенердәй эш юк.
— Балаларың күп булдымы?
— Балалар бар ягъни, сигез-унлап балам бар бугай шунда..
— Әллә санын да белмисеңме?
— Белмим!—/дип көлә карт.— Аналары белә булыр. Егерме бишләп туруным бар.
— Сөбханалла-машалла!
— Ие, Истанбулда да, Төркиянең һәр ягында минем балаларым, оныкларым, туруннарым бар, Аллага шөкер.
— Иншалла, Татарстанда да булыр.
— Иншалла! Әгәр адәм акылы азат булса, барып кайтырбыз да. Хөррият кирәк иң башта. Хөррият булса, бар да булыр, иншалла!
Якуп абзый аерылышыр алдыннан жыр башлады.
Идел ямьле. Идел ямьле.
Иделнең суы тамле, шул;
Иделдә үскән кызлардыр — Нечкә билле, ак төнле..
— Безнең бабакайларны бу якларга нужа бабай китергән! — диде Якуп ага. йөзендәге мут елмаю юкка чыкты.— Ләкин без монда начар яшәмәдек Татар эшли инде ул, эшли бичара. Эшли дә сугыша. Кеше өчен сугыша. Әнә, бак. Чанаккаләдә. Беренче Бөтендөнья сугышында Төрек ягыннан сугышып безнекеләр күпме үлде? Шушы авылдан гына кырык сигез кеше шәһит китте, авыр туфраклары жиңел булсын, җирләре җәннәттә булсын! Ул гел шулай бит инде, һәр сугышта татар татарны үтерә. Ул сугышта да Алман ягыннан төрек булып татар сугышкан, урыс ягыннан да татар сугышкан, бер-берләрен кырганнар.
Ниһаять, без Кайхан бәй өенә кайттык. Ләззәтле ризыклардан сон дога догадан сон сөйләшү, жыр мәҗлесе башланды.
Җамал абзый җыры:
Әллә бармы байлыкларың.
Торуларың бай кебек.
Йөзең тулган айлар кебек.
Телең сары май кебек
Бусы кыска көйгә булды. Кайхан бәй моңлы тавышы белән озын, бормалы жыр башлады.
Сандугачың буласм ла.
Сайрап талга кунаем;
Айлык түгел, еллык түгел.
Гомерлек яр буласм
Бу көйнең кушымтасы да бар. Кушымтаны бөтен ирләр дә күтәреп ала.
Бер алманый бишкә бүләск. Беребез өчен беребез үләск
Кайхан дәвам итә:
Сандугачлар кунып сайрый
Бакчадагы гөлләргә шул;
И бәгърем, никләр киггсң.
Мин булмаган илләргә.
Барысы да кушыла:
Бер алманый бишкә бүләск.
Беребез өчен беребез үләск.
Кайхан:
Машинага май салалар.
Мин дә салышыр идем.
Җир астында юллар булса.
Барып кавышыр идем
Җамал абзый гармун уйный. Халит баба Ирдән (1926 елгы) белән Кайхан җыры.
Әнкәй мине каргагандыр:
Гомрс читтә узсын, дип.
Кайханның йөзенә багам. Ул минем белән яшьтәш. Калын гәүдәле, зур башлы, чын татар кешесе, эш-басу кешесе, кара-куе керфекләре дымсу, җырла!анда аның йөзе сагышка, моңга чума Аның җырлавын тыңлау авыр да ләззәтле дә иде. Бу йөздә, бу җырда халкыбыз кичергән хәсрәт -кашы да. бабаларыбыз күргән җәфа-золымнар да чагыла. Эчем тулы кайгы, күз яшьләрем булып бу кай| ы тышка чыкты:
Җырламас идем боларны.
Аулым артта каладыр
Кайхан да җылый иде. Ни өчен ул үз авылында, үз өендә, үз җырында җылап утыра? Бәлки ул мин җылаганны күреп җылыйдыр? Бу моңны, бу күз яшьләрен аңлатып булмый Шушы жыр Татарстанда тыңланса, бәлки мин җыламаган да булыр идем, әмма монда, шушы җирлектә, бичара халкыбызның бөтен хәсрәтен туплаган җырны тыңлау вә кардәшләрем кичер:он ачы хәсрәтләрне тою үзәкне өзә
Бу җырларны мин магнитофонга язып алган идем Ул чактагы хисләр онытылгандыр дисәм өйгә кайткач кабат тыңласам, җебеп утырмам дип. Казанда, өйдәгеләргә, танышларыма Кайхан җырларын тыңлаттым Ни 1ажәп, минем тагын күңелем тулды, һәм нн гаҗәбе: тыңлаучыларның барысының да күзләре яшьле иде
1993 елның август аендагы сәфәремдә мин Гайсә бәй Үзкан белән танышкан идем. Гайсә дустым татарча укый, татарча сөйләшә торган галим, ул татарча гына түгел, казакъча, кыргызча, уйгырча да сөйләшә һәм гомумән төрек халыкларының теле, әдәбияты, фольклоры белән тирәннән кызыксынып бара Аныц «Иосыф һәм Бүзоглан», «Габдеррәхим хан дастаны». «Польшада яшәүче татар төрекләре» исемендәге гыйльми хезмәтләре, мәкаләләре, төрек халыкларының авыз иҗаты турындагы язмалары, эзләнүләре, татар халкы өчен дә әһәмиятле булыр иде. дим. Кызганыч ки, без шундый галимнәр турында аз беләбез яки бөтенләй белмибез.
Гайсә бәй бүгенге көндә Хуҗа Насретдин турындагы мәзәкләрне туплап, бер системага салып, күптомлы китап әзерли. Анын кулында «татар Хуҗа Насретдины» турындагы мәзәкләр дә бар. Татар әкиятләре дә галим тарафыннан әтрафлы тикшерелә, өйрәнелә.
Бер Гайсә Үзкан гына түгел, ерак илләрдә яшәүче, һәм татар теле, тарихы, әдәбияты белән шөгыльләнүче галим кардәшләребез байтак, шөкер Шул галимнәр турында мәгълүмат туплауны, аларның хезмәтләрен татарчага тәржемә итүне һәм аларны Татарстан архивларына, китапханәләренә чакыруны бер тәртипкә салырга кирәк. Тиешле оешмалардан заказлар булса, төрекчәдән дә. башка телләрдән дә татарчага тәржемә итәрдәй кешеләр, һичшиксез, табылыр.
Гайсә бәй хатыны Фатыйма ханым Үзкан белән Анкара университетында укытучы булып эшли, икесе дә фән докторлары.
— «Тукай» дигән фән бар. Тукайны аны төрле яклап өйрәнергә, анын шәхси фажигасен дә, иҗтимагый фаҗигасен дә — барысын да киң һәм тирән итеп өйрәнергә кирәк! — дигән иде олуг галимебез Альберт Фәтхи үз вакытында.
Чыннан да Тукай — ул бетмәс-төкәнмәс чишмә Татарстанда да. ватаныбыз чикләреннән тыш та Тукай турында язучылар, анын ижатын һәрьяклап өйрәнүчеләр артканнан арта бара. Әйтик, Финляндиядә, Казагыстанда, Үзбәкстан- да Төркиядә дә Тукай белән кызыксынучылар бар, шуларның берсе — Фатыйма ханым Үзкан. Ул гажәеп бер самими шәхес, татарча укый, татарча сөйләшә, аңлаша һәм Тукайга гашыйк ханымдыр.
Заманасында мин дә Тукайны аз-маз өйрәнгән кеше буларак, Фатыйма ханым белән кичләр буе, дәресләр буе сөйләшеп сүзебез бетмәде. Шунысы кызык. Фатыйма ханымның беркайчан да Татарстанда. Тукай туган-үскән җирләрдә булганы юк. Шагыйрьне туган туфрагына аяк бассаң гына анлап була, дигән тәгъбир бар. Тукай турындагы мәгълүматның да шактый өлеше Фатыйма ханым кулына керә алмаган Әйтик, Ибраһим Нуруллинның «Тукай» китабы белән дә. «Тукай турында замандашлары» җыентыгы белән дә галимгә танышырга туры килмәгән Әмма Фатыйма ханым Тукай турында Төркия китапханәләрендә булган язмаларны һәм Тукайның иҗатын җентекләп өйрәнгән, фәнни мәкаләләр, диссертация язган.
Ул 1959 елда Төркиянең Каре каласында туган. Башлангыч, урта белем алганнан соң, Ататөрек университетын тәмамлаган Аннары әдәбият укытучысы булып эшли башлый. Аннан соң Остазлыкка укыган һәм «Госмания мәйданында Татар диалекты» исемендәге китабын язган Шуннан соң аңа «Остаз» дәрәҗәсе бирелә. 1985 елда ул докторлыкка укый башлый. Ике ел укыганнан сон «Габдулла Тукай шигырьләренең теле, аның тәржемә әсәрләре» исемендә докторлык диссертациясе яклый
Хәзерге көндә Фатыйма ханым Үзкан Тукай турындагы гыйльми эзләнүләрен дәвам итә һәм татар әдәбиятын, татар телен пропагандалау өчен күләмле китап яза.
Без дә. үз чиратыбызда, Фатыйма ханымның Тукай турындагы мәкаләләрен, китапларын Татарстан укучыларына, галимнәренә җиткезә алсак иде. Гомумән, тарихыбыз, телебез, динебез мәгълүм бер дәрәҗәдә уртак булган кеби, без дә Төрек әдәбиятын, тарихын ныклап өйрәнергә, халык арасында, уку йортларында белдерергә тиешбез Моны очрактан очракка түгел, бәлки аерым планнар, программалар аша башкарганда һәйбәтрәк булыр иде Инанамын ки. киләчәктә бу шулай булачак та.
өркиядә Гөнән исемле бер шәһәрчек бар. Бездәге төбәк мәркәзләренең ин кечкенәсеннән дә кечерәк ул. Гөнән авылы дисәк, дөресрәк булыр Таби-гате матур түгел, ач кырлар, урман юк. яшеллек аз. тузан, тнрә-як-
Т
та —сорылык Әмма Гөнән озакламый курорт шәһәренә әвереләчәк Төркиянен ин гүзәл якларыннан Измирдән, Анкарадан, Истанбулдан. чит илләрдән зыялылар, акчалылар Гөнәнгә агыла. Чөнки Гөнәндә шифалы кайнар чишмә чыга
Хуҗалар безне дә шушы Гөнән чишмәсенең буасында коенырга чакырдылар Кайнар чишмә суында йөзүнең, мунчасыннан чыккач, тәмле төрек чәе. салкын әйрән эчүләрнең нинди ләззәтият икәнен язып тормыйм, әмма Гөнәндәге бер очрашу турында бәян итми кала алмыйм
Мунчадан сон безне Гөнән укытучыларының өенә чакырдылар, һәр шәһәрдә «Өгрәтмәннәр еви» (Укытучылар өе) дигән йортлар бар. анда клуб, театр, ресторан, кунакханәләр бар. бу — укытучыларның ял игә, сыена торган үз хужа- ЛЫ1ы
Татарча сөйләткәнебезне ишетеп ул ханым безнең белән үзе танышты. Аның исеме Мөәззәз ханым Демиркул Бабалары узган гасырда мөһажирлеккә китеп, Төркиядә урнашкан татарлар булып чыкты Мөәззәз ханым, сүз иярә сүз чыккач, кыстатып та тормыйча жыр башлады. Аның «Зиләйлүк»не жырлавын тынлап, без хәйран-вәйран булдык. Иөз ел элек моннан киткән «Зиләйлүк» безне әсир итте Көй үзгәрмәгән, хисе моңлырак кебек, сагышлырак сыман Мөәззәз ханым «Зиләйлүк»нс бала чакта әбисеннән өйрәнгән булган
Телләр белмәвебез өчен дә язмыш, бәлки, безне гафу итәр, тарихыбызны белмәвебезне дә кичерер, ихтимал әмма халкыңның җырларын белмәсәң, син кем сон? Бигрәкләр дә чит илләрдә йөргәндә: «татар халкы нинди халык ул'» дип сораганга каршы халкыңның иң борынгы, иң гүзәл җырларының берсен җырлап бирә алмасаң, бичарадан ничара. жир тишегенә кер дә кит Җырның сүзен аңламаганнар да халык жырларыннан ләззәт ала. Халык җыры— ул халыкның йөзе, холкы, узганы, фажигасе, шатлыгы, шуңа күрә тел аңламаганнар да көйне аңлый.
Татар укытучылары белән Торкия буйлап сәяхәт иткәндә, кичә-мәжлесләрдә дә күп кыенлыклардан халкыбызның жырлары. Тукай, Дәрдемәндггсң шигырьләре безне коткаргалады
Вакытыбыз аз булу сәбәпле без кайнар чишмәле Гөнәннән китәргә җыендык Мөәззәз ханым озата чыкканда бик канәгәть йөз белән болай диде
Рәхмәт сезгә, туганнарым! Хөкүмәтебез даирәләрендә минем дустым бар. ул ханым Сөләйман Демирслнен ярдәмчесе булып эшли Ул әйтте «Мөәззәз ханым, горек халыклары арасында иң алдьпгг ылардан һәм иң мәгълүматлылар- дан берсе татар халкы», диде.
Әлбәттә, шундый сүзләрне ишетүе безгә бик тә куаныч иде Ләкин куансам да, мин бу хакта күп уйланган кеше буларак, башкачарак фикердә идем Дөрес, татар халкы гөрле халыклар арасында «остаз» ролен үтәгән, тагар зыялылары күп телләр белгән, татарга беркайчан да тылмач кирәк булмаган, ата-бабалары- быз бик күп кардәш халыкларга олы-олы хезмәтләр күрсәткән Бу чыннан да шулай. Тик кайчакларда бүгенге татар халкы өчен оят булып китә. Хәзерге татарлар, без зыялы саналганнар телләр белмибез Борынгы йолаларыбызны, динебезне белмибез Кирәк чакта халкыбызның мәшһүр шагыйрьләренең шигырьләрен чит ил кунакларына сөйләп бирә алмыйбыз. Хәтта Тукайның «Туган тел»ен җырлаганда да. соңгы юлларын җырлый алмыйбыз Чөнки бел-мибез Чит илдән Казанга килгән татарлар Тукайны тулысы белән җырлый, без Татарстан татарлары авыз күтәреп карап торабыз
Татарлар зыялы булганнар, аларнын культурасы бик югары булган, дип сөйләргә күнегеп беттек инде Болай мактанышу «минем борынгы бабам арыс-лан булган» дип кәпрәюче песи баласын хәтерләт.»
Минем ата-бабам ярлы крәстиян булган Мин хәерче нәселеннән, дип күкрәк сугу никадәр мәгънәсезлек булса, үзең надан килеш ата-баба узган юл белән генә корыга куану да акыллылык галәмәте түгелдер
«Зиләйлүк»не тыңлаганда мин шулар турында уйладым Безнең арадан «Зи- ләйлүквкә кушылучы булмады көен белсәк - сүзен, сүзен белсәк көен белми II ICK
«Зиләйлүк»ләр. «Гөлжамал»лар, «Карурман»нар бездә инде сирәк җырлана, борынгы җырларыбызны Финляндия. Кыгай. Төркиядә яшәүче кардәшләребез күбрәк җырлый
Әйе, алда саналган галимнәребез татар халкының горурлыгы Ә без соң аларнын дәвамчысымы, без соң «аларнын оныклары» дип аталырга лаекмы’’
ез, татар теле укытучылары һәм алар арасында тәрҗемәче хезмәтен үтәүче мин — фәкыйрегез, Төркиянең Балыкәсир төбәгендәге Саваштәпә (Сугыш булган тау түбәсе) мәктәбенең ятакханәсендә ятабыз. Сәяхәттән кайткач- тын, кичләрен, чәй янында жыр-уен мәҗлесләре була. Татарстаннан килгән татар теле укытучыларынын Төркия төбәкләреннән бирегә җыелган төрек укытучылары белән аралашуы гаять кадерле бер хатирә булып күнелгә сенеп калган Төрекләр татар халык җырларын тыңларга тели. Татарлар төрек җырларына сусаган. Бу кичәләр әнә шул сусауны кандыру мәҗлесләре хезмәтен үти иде. Тукай, Дәрдмәнд шигырьләренә җавап итеп, Юныс Әмрә, Яхья Кәмал Бәйатлы әсәрләре яңгырый. Аннан уртак-күмәк җырлар җырлана.
«Татар белән төрек арасында нинди уртак җыр булсын»,—дигәннәргә җавап будыр ки: «Сүнгән йолдызлар» спектаклендәге «Сәрвәржан, мин сине сөям»не без җырлый башлаган идек, бөтен төрек беравыздан җырга кушылды Көй бер, сүзләре генә аермалы иде.
Шушы мәҗлесләрнең берсендә Нихат Дәмир исемле укытучы — төрек җегете. кинәт сикереп торды да, уртага чыгып, үз шигырен сөйли башлады:
Әй, Казан вә Татар!
Сизи бурда гөрмәк җаныма жан катар;
Бән дә сининлә агьларым.
Әгәр дәрсән: бу милләт батар!
Татарчасы:
Әй, Казан вә Татар!
Сезне биредә күрмәк җаныма жан катар;
Мин дә синең белән егьлармын. Әгәр дип әйтсән: бу милләт батар!
Татар халкының батмасына инанган бу жегетнең кинәттән генә шулай ши-гырь чыгаруы кемне генә дулкынландырмагандыр!
Физкультура укытучысы Нихат Дәмир бәй ул кичне шагыйрь булып алды. Нә гүзәл!
Төркиягә чыгар алдыннан булган җыелышта татар теле укытучыларынын: Анда нинди бүләкләр алып барасы соң?—дигән сорауларына арабыздан кемдер: шигырь, җыр һәм күкрәккә кадап йөртә торган Татарстан байрагы, дигән иде.
Ул. мотлак, хаклы иде. Татарстанда эшләнгән һәр нәрсә, матур-тәти ка-шыклар. «КамАЗ» машинасының уенчыгы, өстәлләргә куела торган байрагыбыз, дини тамгалар — барысы да олы истәлек итеп, теләп кабул ителә торган бүләкләр.
Нихат бәйдән соң мәйданга Тургут Чакын исемле укытучы чыкты. Ул әле генә үзенә бүләк ителгән Татарстан байрагын югары күтәреп, әле генә үзе чыгарган шигырен сөйләде:
Атам, конушма өйле сүзнак.
Калмады гөз яшым акажак Түркләр һәм Түрк калаҗак, Далгаланаҗактыр Арышта бу Байрак
Коркмам, чүнкү корку нәдир. билирим.
Әлбәт, өләжәктир бәдәним.
Ама һич өлмәяжәктир өзгүрлүк.
Далгаланаҗактыр Арышта бу Байрак
Әгәр өлүрсәм. сонунда бени Гөмүн нашларым янында, Шәһид оглу. языл ыдыр алнымда, Далгаланаҗактыр Арышта бу Байрак!
Татарчасы түбәндәгечә була:
Атам, алай кырыс сөйләшмә.
Калмады күз яшем агачак
Төрекләр һәрчак Төрек калачак
Җилфердәячәк (Дулкынланачак) Маршта бу Байрак
Б
Курыкмам, чөнки курку нидер, мин беләм. Әлбәттә, үләчәктер бәдәнем, (гәүдәм-тәнем). Әмма һич үлмәячәктер азатлык. Җилфердәячәк Маршта бу Байрак
Әгәр үләр булсам, соңында мине
Күмегез төрбәләр янында.
Шәһит утлы, дип язылгандыр маңгаема.
Җилфердәячәк Маршта бу Байрак1
Нинди гүзәл, хәйран калдыргыч бер мизгел иде бу; дәрт вә гайрәт, хиссиятле кичә иде бу. Без —кунаклар да, хуҗалар да аягүрә басып, Тургут бәйне тыңладык, алкышладык. Бу—Татарстан байрагына мәдхия иде.
арш дигәннән, урынлы булырмы, урынсыз булырмы дигәндәй, шушы төштә кечкенә генә бер фәлсәфә куертып алмакчы булам
Мин булган татар авылларында (әлбәттә Төркиядәге татар авыл-лары турында әйтәм) бер жыр җырлаганнарын ишеттем Бу мина бик тә таныш көй иде Тукайның «Туган тел»ен без шул көйгә җырлыйбыз Ләкин Төркиядәге кардәшләребез аны башка сүзләр белән җырлый һәм көй марш тибында җыр-лана. Күңелем сизә: чыннан да бу—марш. Кардәшләребез бу көйне, бу җырны моннан йөз ел элек алып киткәннәр Димәк, ул көй элек заманнарда марш буларак кулланылган, соңра ул көй Тукай сүзләренә җырлана башлаган, дип фаразларга мөмкинлек бирә
Шуннан соң мин Төрекләрнең мәхтәр маршларын игътибар белән тыңлый башладым: «мәхтәр» сүзенең тәрҗемәсе якынча болайрак булыр хәрби-гаскәри музыкант, мәхтәр маршы гаскәри музыка, мәхтәрләр - хәрби музыкантлар, күрәсең, бу фарсы сүзе. Төркиядә дистәләгән мәхтәр маршлары бар, алар һәр заман уйнала, телевидениедән, радиодан, магнитофон язмаларында алар сатыла Шушы мәхтәр маршларын тыңлаганда тагын башыма бер уй килеп төшә, ничәмә-ничә дәүләте, гаскәре булган татар халкының соң хәрби-гаскәри маршлары булганмы? Булган әлбәттә! Бөтен күрше дәүләтләрнең шундый яу маршлары булганда нишләп әле Болгар дәүләтенең, Алтын Урданың. Казан дә-үләтенең, Кырым дәүләтенең, Нугай дәүләтенең, Себер дәүләтенең, Касыйм дәүләтенең гаскәри маршлары булмасын! Булган! Шушы дәүләтләр белән замандаш яшәгән Бабур падишаһның хәрби оркестры булган, ул оркестр ни уйнаган? Бабурның замандашы Шәйбани хан 1510 елда Казан падишасы Мөхәммәд Әмин ханг а оркестр, җырчылар, рәссамнар юллый. Алар нинди маршлар уйнады икән’’ Татар халкының батыр сугышчылары орышка нинди җыр җырлап, нинди маршка атлап керделәр икән? Әйтик, 1437 елларда Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд Мәскәү 1аскәрснә каршы сугышка кергәндә тәкбир әйтеп бара. Ул тәкбир ниндидер бер марш көендә булганлыгы көн кебек ачык Кайда ул көйләр, кайда ул маршлар’’ Биш йөз елга якын урыс изүе астында яшәгәндә татар халкы маршын гына түгел, гадәтләрен, һөнәрләрен, динен дә онытып бетерә язды Тимер кою. корыч кою эшләре татарларга рөхсәт ителмәгәне кебек, хәрби марш көенә җырлар! а да рөхсәт ителмәгәне аңлашыладыр шәз Булган ул маршлар Ләкин сакланганмы, юкмы? Сакланган ул маршларның кайберләре Сүзләре алмашынган кой калган, сүз өчен җавап бирәсе була, көй сәясәттән ерак тора Мәсәлән, шул ук «Туган тел» көе, минемчә, элек заманнарда гаскәри марш булган Тукай үзенең «Туган телмен 1910 елда язган, аның көе инде 1890 елларда ук татар халкы тарафыннан җырланган Ул борынгыдан килгән марш булырга тиеш «Көзге ачы җилләрдә» җыры гасыр башындагы татар солдатлары тарафыннан чыгарылган көй дип санала Минемчә, ул жыр әллә кайчан, элек заманнарда ук җырланган, бәлки сүзләре генә үзгәргәндер Баксаң, ул бит марш' Гаскәри марш Алыгыз «Герман» көен. Ярылып яткан марш бит ул Финляндиядән кире әйләнеп кайткан «Сөембикә бәетен» карап карыйк «Бәет» дип аны конспирация өчен генә әйткән булырга тиешләр Чөнки ул чип-чиста марш «Сөембикә бәете» миңа калса, озын, моңлы көй булырга тиеш иде кебек, ләкин никадәр генә моңлы итеп җырларга тырышсаң да ул маршка тарта Күрәсең, элеккеге вакытга ул, ягъни, урта гасырларда марш буларак җырланган, ханлык егылгач, ханбикә үтерелгәч, сүзләре үзгәртелеп. «бәет»кә әверелгән «Ай былбы- лым»ны да кайчандыр марш булып та сүзләре заманга яраклаштырылган, дип уйларг а була.
Хәер, әйттем исә кайттым, боларына минем көч житми, галимнәр, музыка белгечләре, музыка тарихчылары тикшерсен, үз сүзләрен әйтсен. Әмма монда уйланырга, эзләнергә җирлек юк түгел!
Мәхтәр маршларының күбесендә татар көйләренә бик тә охшаш мотивлар бар. Урта гасырларда бәлки безнең уртак маршларыбыз да булгандыр?!
езнең белән күрешергә Саваштәпә авылында яшәүче бер ир уртасы төрек килде. Кыяфәтенә караганда, аны һич тә пенсиядәге кеше димәссең. Фәр- һад бәй Куркут гаскәрдә офицер булып хезмәт иткән, хәзер туган авылында яши. Иң сөекле эше -музыка кораллары ясау икән. Ул үзе ясаган Уд коралында уйнады, җырлады. Ул әле үзе композитор да икән Без Фәрһадны тыңлап зәүкый ләззәт алдык. Уд уен коралы безнең думбырага охшаган, ләкин бераз зуррак.
Фәрһад бәй Удта да, сазда да. тагын әллә нинди коралларда да уйный. Барыбыз да моң сихерендә калып, тын гына утырабыз. Башка килә уйлар төрле-төрле. .
Төркиядә Бениямин Аксүнгүр исемле җырчы һәм музыкант бер дустым бар минем. Ул төрки халыкларның музыка коралларын барлаучы, өйрәнүче артист- галим. Шулчак аның әйткән сүзе искә төште
— Татар халкының уен кораллары бер гармун белән бер курай гына түгел, сездә саз да. кылкубыз да. башка кардәш халыкларда нинди уен кораллары булса, сездә дә шулар булган.—дигән иде
Әлбәттә. Бениямин дус хаклы! Булган! Барысы да булган. Шәһәрләре дә. милли киеме дә. уен кораллары да булган, ләкин сакланмаган, сакламаганнар, саклатмаганнар, онытканнар, оныттырганнар.
Нугайларда, Кырым татарларында нинди кием-салым булса, бездә дә шулар булган. Ләкин милли йөзебез дә, билгә тага торган затлы хәнжәр-кылычларыбыз да, уен коралларыбыз да тарих чалуларында төшеп калган. Юкса, каян килер иде Тукай теленә «и мокатдәс моңлы сазым» дигән сүзләр, каян алыр иде икән Исәнбәт «син сазыңны уйнадың» гыйбарәсен? «Йосыф белән Зөләйха», «Хөсрәү вә Ширин» әсәрләрендә генә дә ничә төр музыка коралыбыз искә алына!
Дөрес, милли киемнәребезне генә түгел, уен коралларыбызны гына түгел, милли ашларыбызның да күбесен оныттык Яхшы йолаларыбызны, матур гадәтләребезне дә онытып бетерә яздык. Инде телебезне генә онытасыбыз калды. Анысы да корама, фәкыйрь телгә әйләнеп бара. Күз алдында татар сүзләре үлеп, гамәлдән чыга, алар урынына урыстан кергән сүзләр кала. Кем, кайсы татар «гаилә, өй, хезмәт хакы, дивар» дип сөйли? Тыңлап кара син үзен зыялы санаган татарны да. гади халык сөйләгәнгә дә колак сал:
— Семья, дум, палучка, стена,- дип сөйлиләр ләбаса
Инде теле дә үлсә, карга күтәреп китәр татарны! Кардәш халыкларда посып калган, сакланган гадәт, йола, гыйбарәләребезне, уен коралларыбызны кайтар- масак, хәлкәйләребез мөшкел булачак!
Югалган мирасны кайтару белән кем шөгыльләнергә тиеш соң? Аерым кешеләрме? Хөкүмәтме? Фәннәр академиясеме'’ Тарих һәм әдәбият институтымы? Культура институтымы? Консерваторияме? Кем?
1510 елда үз җырларын башкаручы, саран җырчысы Голәм Шади Мөхәммәд Әмин хан хозурында нинди уен коралларында уйнап җырлады икән?
Җырчы, шагыйрь Акмуллабыз үз җырларын нинди уен коралларында уйнап башкарды икән? Аның курай белән гармун уйнаганы мәгълүмдер. Ләкин саз белән думбырасы да, чыңгырагы да булгандыр бит аның9
Кардәш халыкларда мондый эшләрне хөкүмәт дәрәҗәсендә куя беләләр бит. Башкортстанда курайчыларны махсус уку йортларында системалы рәвештә хәзерлиләр. Казагыстанда милли уен коралларын табып, барлап, оркестрларда мәртәбәле урын бирәләр. Мәсәлән, үзле балчыктан ясалган сыбызгыны казакълар сәхнәгә меңгезде. Төркиядә дә иске йолаларны, киемнәрне, уен коралларын саклау, эзләп табу, кайтару белән әллә ничә вакыф, әллә ничә институт, университетлар, этнографлар эшли. Алардан өйрәнергә, аларда үрнәк алырга кирәк.
Аксүнгүр уйнаганда да. Фәрһад бәй көй сузганда да мин әнә шулар турында уйладым.
Кичә азагында мин Фәрһад бәйгә Туфан Миңнуллин бастырып чыгарган Агыйдел турындагы җырлар китабын бүләк иттем. Фәрһад дус аягүрә басып, китапны үпте дә:
Мин мондагы чок гүзәл сүзләргә көйләр-жырулар язачакмын' — диде.
Иншалла, аның Агыйдел турында язган җырларын Татарстан халкы да ишетер, дип өметләнәбез.
алыкәсир шәһәрендә сискән биш мәчет бар Мәчетләрнең һәрберсе гүзәл сәнгать «көредер. Балыкәсир бер төбәкнең мәркәзе Тобәктә (ягъни район-да) мең тугыз йөз мәчет санала. Бу шәһәрчек Мамадыш хәтле булыр. Биредә мәрмәр эшкәртү заводлары бар. кургаш, цинк кебек кыйммәтле казылма байлыклары чыгарыла. Борынгы мәчетләрне карап йоргәндә яныбызга ир уртасы бер төрек килеп сәлам бирде. Бу кешенең исеме Кадыйр икән Кадыйр бәй шушы шәһәрчектә аптека тота
~ - Мин сезнең турыда гәзитәләрдән укып, телевизордан ишетеп, рәхмәт әйтергә килдем, дип башлады ул сүзен Казанга кайткач, бөтен татар халкына минем олы рәхмәтемне күндерегез, зинһар Минем укытучым татар кешесе иде Садри абзый, ул мине кеше итте. Тагар халкы турында мин укытучыма карап фикерлим. Сез олы халык. Рәхмәт сезгә!
Бу сүзләрне ул урамда, мәчет янында җыелган бик күп туристлар, җирле халык алдында әйтте, сүзләремне бөтен дөнья ишетсен, дигән кебек тоелды миңа
Без, Татарстаннан килгән кешеләр. Кадыйр бәй сүзләреннән бик тә мәмнүн булдык. Кадыйр бәйне кочаклап, ныклап танышып та өлгермәстән аерылыштык та. Автобуска төялеп киткәндә Кадыйр бәй кул болгап, автобуска иярә барды. Без аңа:
— Үзеңә рәхмәт. Кадыйр бәй. милләттәшләребезнең хезмәтләрен онытма! а- ныгыз өчен олуг рәхмәт! - дидек
өркиянең бик күп шәһәрләрендә йөреп, урау юллар белән Истанбулга г И ’ кайтып төштем гәки. шөкер Тәрҗемә итә башлаган китапны тәмам итеп Вакыфка тапшырдым Мин сүземдә тордым Вакыф тарафыннан олы-олы рәхмәтләр ишетеп шатландым.
Эшемне тапшыргач, икенче көнне үк Истанбулдан Казанга кайтып та киттем Вакыф кешеләре мине матурлап, олылап озатып калдылар. Аллаһ алардан разый олсун!
Очкычка кереп утыргач, үземә үзем хисап тота башладым Бу барышым мина ни-нәрсә бирде соң? Кайберәүләр уйлаганча, вакыт әрәм итү генә булдымы әллә? Бу язмамны укыгач, сез үзегез нәтиҗә ясарсыз, ихтимал. Шулай да мин үзем өчен санап карыйм әле.
Беренчедән, мин хәмерсез, сүгенүсез, исерексез дөньяда яшәп карадым Рәхәт! Икенчедән, төрекчәмне шомарттым Әйбәт! Өченчедән, университетларда бөтенесе унбиш сәгать дәрес бирдем Ярыйсы1 «Сөембикә» китабымның тәрҗемә эшләрендә аз булса да катнаштым. Шәп! Дүртенчедән. Альфред Халиковның китабын төрекчәгә аудардым. Гел булмаган ише түгел! Бишенчедән, мин Төрки- ядә төрекләр яшә:өнен һәм аларнын төрекчә сөйләшкәннәрен белеп кайттым. Боек эш! _
Шуңа күрә, мин Төркиядән үкенеч белән түгел, ниндидер бер җиңеллек белән китеп барам