Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАУЛАРГА КИЛСЕН ИМИНЛЕК

СССР таркалгач, патша таманнарыннан калган Россия үзенец суверенитетын игълан ипе. Бу — империя «шинелен» княрг ә азаплануның бер чагылышы иле. Ләкин халыклар коллыктан, империя бот авыннан туйган инде. Озак та үтмәде, Осетия. Ингушетия, сонрак Чечнә төбәкләрендә канлы бәрелеш кабынды...
Туплар атканда музалар тик тора, диләр. Алай ук түгел икән. Осетиядә хәлләр кискенләшкәч, рус шагыйре Игорь Ляпин шунда баруны үзенен гражданлык бурычы санады. Әлеге шигырьләр — шушы сәяхәт кайтавазы.
Автор турында кыскача белешмә. 1941 елда Урал ятында тутан. 16 китабы нәшер ител- г ән. Ленин комсомолы премиясе лауреа гы. Россия Язучылар союзынын беренче секретаре.
Озын-озак яш ыр
Осетия. Тәүлек буе яңгыр. Кояш, белмим, кая куылган. Урам, вокзал, басу киңлекләре Дымлы сулыш белән юылган.
Икенче кон инде яңгыр шавы, Владикавказ- гогаш томанда. Комендант сәгатенең укларын Кая таба бора кем анда?
Кая барма, күлләвекләр белән Чуарланган аяк аслары
Чын рус кешесе шовинист була алмын, дигән гыйбарә бар. ИГОРЬ ЛЯПИН шигырьләре әнә шул хакта сөйли булса кирәк.
Яңгыр юа солдат язмышларын, БТРлар, ГАИ постларын.
Күк сулары мәчет гөмбәзенә, Кыя-тауларга да тамчылый; Диварларын Югары Советның һәм Югары Судның камчылый.
Корымланган яфракларны түгел. Бу яңгырның һәрбер тамчысы — Канлы хуҗаларның гөнаһсын да Чистартырга тели, ахрысы!
Яңгыр ява — халык йөрәгенә. Тауларга дип килсен иминлек. Ядрә булып эре тамчы бәрә... Әллә җиңдек, әллә җиңелдек?
Яманлыкны юып яңгыр ява.
Илгә яный хәрби албасты.
Ни кызганыч: мондый гөнаһларны Сулар гына юа алмастыр...
Россия гаскәрләренә
Кайгым зур Авыл өстендә Ут-ялкын Кайнар, бөркү...
Гаскәрләр эшемени соң Халкыңны куып йөртү?
Ләкин приказлар тимердән — Танк алга омтыла.
Кемгә дип шулай бәрәләр Ингушларның йортына?
Авыл инде ятим калган.
Көн шаһит бушлыгына.
Кара күмер - кара «һәйкәл» Халыклар дуслыгына.
Яхшылыкка сусау арта.
Авырткан җир — йөрәктер.
Тауда туып үскәннәрнең Холкын аңлау кирәкгер.
Корыч ташкын каршысында Сизәм көчсез икәнне...
Сез. Рәсәй гаскәрләре. Җәзалаучы микәнни?
Ши1 ьрият
Утлар уйный. Төн —күмердәй кара. Бартер, кредит өскә калыккан.
Поэзия дигән гүзәлебез
Арган инде, тәмам ялыккан.
Күреп тора: адәм бозыклыкта.
һәм тантана итә юләрлек.
Ах, сыймый шул, сыймый жанкаена
Мондый вәхшәт, мондый түбәнлек!
Читкә куып сатлык замананы, Эзләп килә күңел аклыгын.
Юксына ул рыцарь егетләрнең
Сөюдәге кырыс сафлыгын.
Дөнья чиста, жиңел. гадел кебек —
Югарыдан, өстән карасаң.
Бәндәләрнең җаны дегетләнде. Кайчан узар мондый гарасат?
Кая китте җирдә матурлыклар, Канат җәя ялган, кыямәт.
Күпме хисләр, күпме хыялларның
Бугазына баскан хыянәт.
Күреп тора: кешелектә әнә
Төс үзгәрә, әхлак җуела.
Аның шигъри яңаклары буйлап
Күз яшьләре бүген коела.
Pauiai НИЗАМИЕВ т