Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШОМЫРТ ЧӘЧӘКЛӘРЕ


Сеңелем Фәүзиянең якты истәлегенә багышлыйм
л көнгә спектакль дә, рәсми очрашулар да билгеләнмәгән иде. Ташкентка иртән иртүк килеп җиткән артистлар, кунакханәгә барып урнашу белән, һәркайсы үз җаен җайларга кереште: кемдер кибетләрдә болганасы, базарларда тулганасы итте, кемдер әллә кайсы заманнарда бу якларга килеп төпләнгән туганнарын, якыннарын, танышларын күрергә геләде. кемдер музей-күргәзмәләргә юнәлде, кемдер мә- шәкач ь-йомыш белән артык борчылмый гына урамнарда «просто» киләп салып йөрергә, чибәр үзбәк кызларына мактау сүзе әйтеп кайтырга булды Әсгатьнең бүлмәдәше, тамашаларда эт булып чинарга, сыер булып мөгрәргә, дуңгыз булып мыркылдарга, тагын әллә нинди хайван вә җанварлар тавышы чыгарырга аеруча маһир булган Шәфи, ягъни, хезмәттәшләре шаяртканча әйтсәк. «Шәп-и-и!», юл буе йокы симертеп килүенә карамастан, караватына түнкәйде дә. хырылдый-хырылдый кабат «нәвем базарына» китте. Әсгатьнең нияте башкада, уйлары еракта иде. Ул ничәмә-ничә көннәр күз карасыдай саклап килгән чәчәкләре белән булашты. Туган нигезендә үскән карт агачтан өзеп алынган шо- мыр г чәчәкләре, берни булмаганча исән-имин, һаман да балкып тора, күз явын алырдай нәфисләр, гүзәлләр иде. Биология укытучысы, димәк, ялгышмаган ул өйрәткән гидропоника дигән хикмәт, чыннан да. чәчәкләрне әле генә өзеп алган сафлыкта саклаган иде.
Әсгать чәчәкләр белән мәш килгән арада ишек шакыдылар. «Әйе!» диюенә, бүлмәгә боргалана-боргалана, һәрвакыт аның белән чытлак- ланын сөйләшүче Гүзәлия килеп керде.
Кызгандың инде шул чәчәкләреңнең бер ботагын, диде ул. мондагы берәр любовницаңа алып килгәнсеңдер әле...
һәм шундук боргалана-боргалана чыгып та китте.
Казанда чагында хатыны да аңа шундый кинаяле сүзләр әйтеп:
Бу шау чәчәк арасында сөяркәң белән рәхәтләнерсең инде.- дигән иде.
Әсгать ул вакытта да. бүген дә дәшми калуны артыграк санады
Тагын бераздан, ишек шакымый-нитми генә, тиктормас Җәмил баш тыгып карады, инде тәмам туйдырып бетергән күптәнге шаяртуын кабатлады:
- Ксанф. суны чөмереп бетер!
Әсгать Бразилия язучысы Фигей ре доның «Кол» әсәре буенча куелган спектакльдә Эзоп ролен уйнарга күптәннән, бик күптәннән хыяллана, хәтта бөтен әсәрне яттан белә иде Режиссерны да «Эзопмны сәхнәләштерергә ул күндерде. Ләкин төп каһарман ролен ана түгел, ә аннан талантлырак саналган, газета-журналларда гел мактал! ан мишәр егетенә бирделәр. Бәлки шулай кирәк булгандыр. Әмма Әсгать күңелендә кинә, рәнҗү калды искә төшкән саен бу хәл эчне тырный, ниндидер көнчелек вакыт- вакыт аек акылны җиңә, кемнәр беләндер сүзгә килергә мәҗбүр итә иде.
Ишек кабач ачылды, башын яртылаш кына тыгын. Җәмил аны татын бер кат мыскыллыйсы ит ю
Ксанф. диңгезне чөмереп бетер!.
Әсгать өстәлдә яткан тәмәке савытын ишеккә томырды гирә-якка пыяла кыйпылчыклары чәчелде. Тавышка уянган Шәфи үпкәләгән тавыш белән.
Йокларга бирегез инде, егетләр, диде дә стенага борылып ятты.
Таксины озак көтәргә туры килмәде Машина тәрәзәсеннән куе мыеклы. кара-кучкыл йөзле ир уртасы кеше башын тыкты да:
Ераккамы? дип сорады
Шастри станциясенә кадәр.
И дустым. Шастрига кадәр генә трамвайда гына да барып була... дип башлаган иде шофер, аннан үзенә генә билгеле катгый карарга килеп: Әйдәгез инде алайса Аннан алырмын пассажирларны, дип өстәде.
Әсгать, шактый зур чүлмәккә утыртылган шомырт чәчәкләрен имгәтмәскә тырышып, арткы рәткә кереп урнашты
Пассажирларны Шастридан алырмын, дип кабатлады шофер Барыбер шул якка. Чырчыкка барасы.
Чырчыкка?.
Әйе. нигә гаҗәпләнәсез?
Миңа да Чырчыкка бит.
«Бет кән баш бет кән, әлләни күн сорамас әле. дип уйлады Әсгать Чәчәкләрем дә исән-сау барып җитәр. Автобусча интегеп, төртелеп- сугылып йөргәнче», дип ныклы карарга килде
Чырчыкка Әйе... дөресрәге. Троицкига чаклы
Шофер ваемсыз гына
Троицкига икән. Троицкига диеп мыгырданды да тизлеген арттыра гөипс Хег Троицкинын зиратына хәтле илтеп куям
«Шаяртуы шундыйдыр инде», дигән уй үтте Әсгать башыннан
Ә миңа нәкъ менә шунда кирәк тә инде Сеңелем минем анда Мөселман зиратында
Шофер җәлт кенә артка карап алды
Кем соң сез? Безнең як кешесенә охшама! ан
Казаннан Татар диде Әсгать, сүзнең ялганып китүенә сөенеп
Ә мин Кырымныкы. дип куйды шофер Кырымда туганмын. _
Бераз гына сүзсез бардылар Икесен ике уй биләгән иде. күрәсең Әсгать Кырым га тарларының язмышы турында азмы-күпме ишеген белә Таксистның кисәк кенә тынып калуын ул үзенчә юрады дус бар дошман бар. дигәндәй, бу хакта сүз куертуны кирәксенми topi айдыр Кешеләр бе гәп бик тиз аралашып китүчән ӘспГгь шулай да озак сүзсез баруны китештермәде.
Менә, сеңелем каберенә чәчәкләр и.ттәм әле Туган нигезебездә үскән шомырт чәчәкләре
— Бездә муел диләр аларны.— дип сүз кыстырды таксист.
Күптәнге шомырт агачы инде ул. Сугышка хәтле үк әти утыртып киткән булган Әле һаман исән — яз саен шау чәчәккә күмелә. Сеңелемә туган туфрактан бер истәлек булсын, дидем...
Шофер дәшмәде.
- И ярата иде инде Фәридә шул шомыртны. Сеңелем Фәридә исемле иде минем Яз җитсә, чәчәкләренә соклана, пешеп җитәр-җитмәс шомыртларына ябыша иде. Сугыштан соңгы авыр еллар Ашарга юк Шул шомыртны ашый-ашый телләре кап-кара була торган иде. Әсгать көлемсерәп көлеп куйды. Ятим үстек биг без. Туганнарыбызның ун баласы арасында ике ятим.
Шофер дәшми-сөйләшми баруны килештермәдеме, әллә үзен биләп алган уйлардан арынырга теләдеме, ничек капылт туктап калган булса, шулай капылт кына телгә килде:
- Мин дә ятим икәнмен бит Менә олыгаеп барганда гына белдем. Кырымның кай җирендә туганымны да, атам-анам кем булуын да...
Ул бер мәлгә тынып калды, Әсгать исә аны бүлдерергә җөрьәт итмәде, шофер исә бераздан дәвам итте:
— Хәтта үземнең чын исемемне дә белмим Безнең халыкның бер кадәресен 1944 елда монда куып китергәннәр. Анысын ишеткәнегез бардыр инде... Чәнечкеле тимер чыбык белән уратылган бер ачык мәйданга кертеп тутырганнар Бөтенесе ач Миңа ул вакыт, күрәсең, ике яшь тә тулмаган булгандыр. Бик елаганмындыр инде. Безнең халыкны кызганып. шул лагерьга үзбәкләр килә торган булганнар. Үзебезнең мөселман халкы бит инде чәнечкеле тимер чыбык аркылы кайсы нан. кайсы нинди дә булса башка төрле ризык ташлый торган булган. Үзбәкләр балаларны ярата бит алар. «Тилмертмәгез сабыйларыгызны, бирегез безгә», диләр икән. Ачтан шешенгән әни мине чәнечкеле тимер чыбык аркылы бер үзбәк кешесенә ыргыткан Мин менә шулай итеп исән калганмын Болай кыенлык күргәнемне хәтерләмим. Иркәләп-назлап кына үстерделәр. Мин аларның бердәнбере идем. «Әти» дип йөргән кешем иртәрәк китте. Ә чын кыйссамны миңа үләр алдыннан елый-елый үзбәк әнкәм сөйләде. Аңарчы ул хакта берни дә белми идем...
Таксист тагын тынып калды -Әсгать аның бу мизгелдә ниләр кичергәнен фәкать тешләрен чытырдатып кысуын, йөзенең кырысланып, уйчанланып калуын алгы көзгедән күреп кенә чамалады. Сораштырырга, төпченергә кирәкми иде. Болай да бу очраклы гына туры килгән юлдашы күңелендә моңсу болытлар йөзәдер, ак бураннар уйныйдыр, ачы җилләр исәдер И язмыш, язмыш— кайларга китереп ташламый ул адәм балаларын! Менә аның да өч иң газиз кешесе өчеСс өч җирдә мәңгелек йортын тапкан. Әтисе кайдадыр Карелия сазлыкларында ятып калган кабере билгесез, әнисе авыл зиратында. Әсгать утырткан каен тамырлары астында Ә бердәнбер сеңелесе. ачысын-төчесен бергә татып, бу шәфкатьсез дөньяда бер-бсрсенә терәк булган соңгы юанычы, соңгы таянычы, соңгы өмете —менә монда, Үзбәкстан җирендә. Ниндидер Бермуд өчпочмагы. . Анда, тегендә, монда Өчпочмак... ул өчпочмакның кайсы почмагында урын табылыр киләчәктә Әсгатькә? Үзе ул аның назыннан, иркәләвеннән мәхрүм калган әнисе янында тынгы табарга хыяллана. Соңгы елларда йөрәге ешрак шаярта башлагач, дусларына, якыннарына әйтеп тә куйды. Әнисе каберенә чардуган куйганда, урын да калдырды, васыятен да тиешенчә язып, пичәтләр суктырды Кем белә бит. Ә Бермуд өчпочмагы дүртпочмакка әйләнсә? Дөнья хәлен белеп булмый.
Машина үз җаена чаба да чаба. Шофер үз уйларына чумган, эндәшми. Кулда туган нигезнең соңгы истәлеге, шомырт чәчәкләре. Тәрәзәдән ниндидер таныш түгел йөзләр чагылып кала. Юл шома, тигез. Ә башта уйлар, уйлар, уйлар Бермуд өчпочмагы... «Ксанф. бөтен суны чөмереп
бетер». Әкәмәт инде бу Җәмил шундый шаяртудан нинди кызык табадыр?
Сеңелесе Фәридәне Әсгать бу Чырчык дигән җиргә үзе алып килгән иде. Ул вакыг монда Зөһрә апалары әнисенен бертуган сеңелесе эшкә уңган, кешеләргә ярдәмчел, нечкә күңелле җизнәләре белән яши. тормышлары җигеш, ачлык-мохтаҗлыкнын ни икәнен белмиләр иде. Гаиләләре дә зур гүгел. һичшиксез. Фәридә артык кашык булмаячак, дип фикер йорт те Әсгать. Ә анда. Чәчәкле авылында, аның бердәнбер газизе ун күгәрчен арасында бер шыксыз чәүкә булып яши Әсгать Казанга укырга китеп баргач. Фәридәнең зар-интизар тулы хатлары килә башлады. Үзе авылда чагында сеңелесен кыерсытырга ирек бирми иде дә бит күрәсең, хәзер рәхәтләнеп чукый торганнардыр. «Абый җаным, бердәнбер таяныр кешем син генә, зинһар коткар, дип башлаган иде ул хатын Әни (Әсгатьтән аермалы буларак. Фәридә үзе тәрбияләнгән гаилә башлыкларын «әти-әни» дип йөртә иде), әрәм гамак, бер сүземне тыңламыйсың, дип юк кына гаеп габып кыйнады Абый, минме инде сүз тыңламыйм? Көннең-көн буе кырда казлар саклыйм лабаса. ашаганым какы да кузгалак, көнгә бер телем ипи эләксә эләгә, эләкмәсә юк анысын да малайлары талап ала»
Ул хат зар вә ялвару тулы иде. Аның ахырын сеңелесе «җавабыңны дус кызым Розалия исеменә яз. югыйсә, тегеләр кулына эләксә, күземне ачырмаслар». - дип тәмамлаган иде
Әсгать, үзе барлы-юклы стипендия хисабына гына көн күрсә дә. сеңелесенең гозерен кире кагарга хакы югын аңлады. Ләкин нишләргә соң? Ташкент якын җир гүгел барып җитәр өчен генә дә әллә никадәр акча кирәк. Ул. әле кавырсыны катмаган булса да. Идел буенда «шалага» дип аталып йөргән ирекле йөкчеләргә кушылып, баржалар бушатты трап гаң чыкканда тез буыннары чымырдап-чымырдап кигә. ипнең нинди авыр икәнен үзе генә белә, эт булып арый, ләкин сер бирми иде. Сеңелесе бит, сеңелесе. бердәнбер газиз кешесе, аны коткарырга кирәк иде! Әсгатьнең бәхетенә, аларның төркемен Тәмте якларына урман кисәргә җибәрделәр булачак Куйбышев сусаклагычын агач-богачлардан арындырырга кирәк иде. Акчасы әллә ни булмаса да. Әсгать икс ай эчендә, ниһаять, юллык мая туплый алды. Бу инде алда ниндидер өмет чаткысы бар дигән бүз иде.
Әсгатьнең күңелсез уйларын бүлеп, таксисг яңадан телгә килде:
Ничә баласы калды соң? Сеңелеңне әйгәм
Әле беренчесен генә кәгәләр иде шул. Бала тудыру йортында үлде Ни хикмәттер инде, таба алмыйча интеккән. Врачлар, ярын алып булмый иде. температурасы, кан басымы югары иде. диләр Үзен саклап калу өчен баласын үтереп алырга туры килде, диләр. Алар белән бәхәсләшеп буламыни! Барыбер саклап кала алмаганнар Шулкадәр көтеп алган сабыеның тумас борып җан бирүенә өзгәләнгәнме, әллә чыннан да сәламәтлеге чамалы булганмы, сеңелемнең миенә кан сауган, диделәр. Их. кайда ег ыласыңны белсәң. Әллә кайларга алып барыр идем мин аны. әллә нинди профессор ларга күрсәтер идем
Ире кайда соң? Хәзер кабат тан өйләнгәндер инде ’
Өйләнде Ике айдан соң ук өйләнде. Чырчыкта яши бугай Күрәсем дә. беләсем дә килми. Җеп өзелгән бит инде
Да-а-а. туган, хәлләр! дип тел шартлатты таксист һәм Чырчык аша салынган күперне узып, тауга күтәрелә башлады
Җимеш агачларына күмелеп утырган бер катлы йортлардан, заманча биек бина гарлан торган озын, тузанлы урам буйлап бара торгач. өегенә ай куелган тимер капка янына килеп тук гады лар Әсгать шомырт чәчәкләрен кулына сак кына алып, машинадан төште. Чүлмәкне юл читенә куйды ла кесәсеннән акча чыгарды. Таксист шундук кул селтәргә кереш ге
Кирәкми, туган, кирәкми. Бер тиен дә кирәкми. Югыйсә рәнҗетәсең мине. Без бит бер язмыш кешеләре Кирәкми Ул бутала- бутала тагын әллә ниләр сөйләде. Ташкентта мине бөтен шоферлар белә.. Кирәк булсам, аларга гына әйт... хәзер эзләп табарлар.. Мурат, диген Норзуллаев, диген Гафу иг . сеңелеңнең каберен дә кереп күрер идем дә, ашыгыч эшем бар...
Ул ничектер бик уңайсыз гына, ләкин нык итеп Әсгатьне кочаклады, аннан:
Боекма, тут ан! Без дөньяда яшибез бит әле. диде дә машинасына утырып гиз генә китеп барды.
Исәнме, Фәридә, исәнме, сеңелкәем минем!—дип пышылдады Әсгать, хәзергә гомер буена уелып калган чардуганны эзләп тапкач — стандарт гимер пирамидадагы сурәттән аны бу мәрхәмәтсез дөньяда берүзен калдырып киткән иң газиз кешесе томырылып, мөлдерәп, ниндидер моңсулык белән күзгә карап тора иде. Исәнме, кадерлем... Исәнме, дим. Чөнки син минем өчен һаман да исән .. Менә тагын синең яныңа килдем. Туган нигезебездән син яраткан шомырт чәчәкләре китердем. Каберең өстендәге слива чәчәкләрен койган, инде җимешләнә башлаган икән. Чардуганың гына менә Буяулары купкан... Ирең сине оныткандыр инде, күрәсең. Югыйсә килеп буяп китәр, чүп үләннәрен утар иде. Ярар, ачуланма син ана... Менә мин килдем бит әле Җае чыккач, тагын килермен. Шул җитмәгәнмени! Без генә бер-беребезне ярты сүздән, бер күз карашыннан аңлый идек бит. Бәлки, син бала чакза яратып йөргән, соңгы сыныг ын синең белән бүлешкән күрше малае аңлый торган булгандыр. Ул да хәзер дөньяда юк инде. Өйләнмәгән көенчә үлеп китте. Сине бик. би-ик сагына иде. Бәлки аның белән бәхетле булган булыр идегез. Үткән эшкә салават инде. Нишлисең бит. Гел-гел генә чиләгенә күрә капкачы булып тормый... Минем тормыш та бик татлыдан түгел. Апаңның үз дөньясы, минем үземнеке. Икебез ике якка караган. Икебезне берләштерердәй уртак җимешебез балабыз юк. Бергә дә, түгел дә... Яшибез шулай. Гениаль артист була алмадым бугай инде- гомер үтеп бара. Югыйсә университетны ташлап, театр училищесына кергәндә әллә ниләр кырырмын шикелле иде. Әнә Җәмил һаман мыскыл итә. Бүген дә:«Ксанф. суны чөмереп безер!»—дин үртәшеп калды. Хәер, син Җәмилне дә. Ксанфны да. Эзопны да, Бразилия язучысы тудырган башка каһарманнарны да белмисеңдер. Мин зарлану өчен генә әйтәм Сиңа зарланмый кемгә зарланыйм соң мин?! Мине син генә аңлый идең бит Ә менә Җәмил аңламый, һаман үртәшә: «Ксанф, суны чөмереп бетер!»...
Беләсеңме, мин юл буе уйлап килдем әле, минем иң кадерле өч кешем өчесе өч җирдә күмелгән икән ләбаса! Ниндидер өчпочмак.. Бермуд өчпочмагы... Анда, тегендә, монда.
Ачуланмасаң, алай-болай була калганда, мин авылга әни янына кайтырмын дим инде.. Хәтерлисеңме, без авылдан чыгып киткәндә, кулыңа бер чәчәк г откан идең. Әни кабере өстеннән өзеп алдым, әниебез истәлеге. дигән идең.
Без, бу биниһая киң дөньяның ике үксез баласы, тузанлы юллан киләчәккә зур өмезләр баглап, станция ягына атладык. Бер-беребез белән сөйләшеп сүзләребез бетмәде, кыен мизгелләрне искә төшереп күзләребез яшьләнде. Әни үлгәч, үткән унбер ел эчендә башыбыздан ниләр генә кичмәде бит! Ачлы-туклы тормыш, ямау өс генә ямау салган кием, иртә яздан кара көзгә кадәр яланаяк йөрү аркасында канап, кадалып, яргаланып, бездәгечә әйтсәк, «чебиләп» беткән аяклар, кыер- сыту-кимсетүләр. җиңгинең үз күгәрченнәрен иркәләгәндә: «Их. безнең дә үз әниебез булса иде», - дип өзгәләнүләр, уфтанулар, йөрәккә кан савулар... Шуның өстенә. берәр гаебебез булса, кул күз эрүләр, кыйнаулар. Бигрәк тә сине рәнҗеттеләр, бигрәк тә син кыен ашадың. Ни әйтсәң дә. мин бит әле малай кеше, синнән дүрт яшькә олырак Хәгереңдәме.
жиш и сине кыйный башлагач, мин арага кергән идем. Кулыннан уклауны гына тартып алдым Ә ул абыйга: «Әсгать мина кул күтәрде, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр менә күрдеңме инде», тип зарланды Абый кызу канлы кеше, төпченеп-нитеп тормады, мине каеш белән ярды Кимсенүдән бәгырем өзгәләнсә дә. мин шат идем ниһаять, гомеремдә беренче тапкыр сине аралап кала алдым Абыйның гөнаһысыпа кермик ул безне үз балалары кебек тигез күрергә, кыер- сыттырмаска. күңелебезне күрергә, жәлләргә тырыша иде. Аның хатыны белән жәнҗәллары да еш кына безнең аркада, безне якларга тырышуы аркасында килеп чьи а иде. Абыйга тел тидермик, гөнаһысыпа кермик Төрле чак булгандыр инде. Ә менә җиңги. Нишләп шул кадәр безгә каныккандыр инде. Ят им калганыбызга без гаеплемени? Бу каһәр төшкән сугыш булмаса, үз әниебезнең көне-төне колхоз эшендә йөреп, сәламәтлеге какшамаса, без дә әти-әниле булып, аларның назлауларын, иркәләүләрен күреп, үзебезне бәхетле кешеләр итеп тояр идек ләбаса.
Без үзара сөйләшә-сөйләшә, тузанлы юлда яланаяк эзләр калдырып, атладык та атладык, мин ертыла башлаган ботинкамны салып янәсе, саклыйм кулларыма тоттым. Як-якта арышлар өлгереп килә, күктә кояш көлә. Без үз-үзебезгә баш. без. ниһаять, азат, без бәхетле идек. Инде безне беркайчан да җәберләмәячәкләр, без шәфкать-мәрхәмәт сорап, кимсенеп кемнәрнеңдер күзенә карамаячак, үз-үзебезне кеше итеп сизәчәк идек Ниһаять, без гарык булып беткән гаилә талашларыннан, ызгыш- сугышлардан котылачак идек.
Мин әледән-әле сиңа күтәрелеп карадым һәм шушы авыр еллар эчендә беренче мәртәбә йөзеңдә елмаю күрдем Без бу җиһанның ике бөртек бәхетсез баласы алдагы көнебезгә бәхет өмет итеп, җитәкләшкән көенә атладык та атладык. Туып-үскән ата-ана нигезе, өй каршында сиңа бер юаныч булып үскән шомырт агачы, әниебезнең изге кабере, су буендагы таллыклар, карга оялары белән чуарланган өянкеләр, ике алымның берендә челтерәп аккан чишмә сулары, салам түбәле каралтылар. һәр ярыг ыннап диярлек фәкыйрьлек өркелеп торган иске йортлар, тормыш авырлыгы аркасында миләре түнеп, акны карадан аермаслык хәлгә килгән, кеше дәрәҗәсенә лаек булмаган ниндидер анлаешсыз. ярым кыргый кануннар белән яшәүче авылдашлар анда, арт га. офыклар аръягында калды..
Синең моңарчы поездны күргәнең юк иде әле. Шуңа күрә сине бәген нәрсә гаҗәпләндерә, бераз гына шүрләтә дә иде бугай. «Абый, бер кая киг.мә. станцияләргә төшеп, утыра алмый калсаң, мин ялгыз нишләрмен». дип туктата идең. Аннан бара-бара кыюлана төштең Без тукталышларда бергәләп төшә башладык. Ә анда, җаның ни тели, шуны саталар Өрмскләнеп торган зур-зур бәрәңгеләр, тозлы кыярлар, күпереп пешкән кабартмалар, авыз суларын китереп торган җиләкләр гагын әллә ниләр Син мөлдерәп күзләремә карый идең дә «Абын, алыйк инде», дип ялвара идең Мин ничек синең теләгеңә каршы килим инде'
Ә теге малай хәзер кайларда йөри икән? Теге, безнең купела барган, җи гү чәчле, юл буе сиңа carыз кебек ябышкан малайны әйтәм Исемен дә оныттым инде хәзер. Сиңа күзе төшкән булгандыр инде гел безгә тагылып йөрде. Чибәр идең шул. сеңелем, тикмәгә генә булмагандыр
Поезд безне киләчәгебезгә, күрәчәгебезгә алын китте. Син юл буе Йокламадың диярлек Вагон тәрәзәсеннән карап, һәрнәрсәгә гаҗәпләнә идең, сокланып гуя алмый идең Без hop тукталышта диярлек төшеп, азык-төлек сатучылар рәтен урый, нәрсә белән рулса да сыйлана идек. Казахстан җирләренә җиткәч кавыныннан-карбызыннан авыз иттек, хәтта икебезгә (х<к*р. өчебезгә бугай ла теге малай да безнең арттан калмый йөрде бит!) бер стакан кымыз да тәмләп карадык Син нишләптер ошатмадың төкереп ташладың
Ташкентка җиткәндә безнең бер тиен дә акчабыз калмаган иде тиярлек. Хәер Хәзер мин сиңа гомерем буе әйтмәгән бер серемне чишәргә
тиешмен. Калган иде акча — бер пәрәмәчлек кенә калган иде. Сине вокзал чатында утыртып. Чырчыкка барасы поездны белешергә киткәч, тоттым мин аны. Нәфесемә хуҗа була алмадым Бик кызыктырды мине шул пәрәмәч. Башта кабын кына карыйм, дигән идем, яртысы сиңа булыр дигән идем. Аннан ничек ашап бетергәнемне сизми дә калганмын. Бүгенге көнгә кадәр үкенәм - нишләп шул пәрәмәчнең яртысын сиңа калдырмадым икән?! Син дә бит ач идең. Өлешеңә кердем, сеңелем, кичер мине шул ахмаклыгым өчен.
Чырчыкка кадәр без «куяннар» булып бардык. Апалар кочак җәеп каршыладылар алар безне көткәннәр иде. Шулай итеп, синең өчен кешечә тормыш башланды. Ә мин, өч көн кунак булгач, жизнәбез биргән акчага сөенә-сөенә Казанга кайтып киттем.
Мин синең өчен инде тыныч идем. Хатларыңнан укыганыңны, эшкә урнашканыңны белдем, кияүгә чыкканыңны ишетеп шатландым. Тик балагыз гына озак көттерде. Көттерде... һәм якты дөнья йөзен күрә алмады. Икегезгә менә бер кабер. Кабер өстене утыртылган слива агачы да әнә нинди булып үскән. Син эшләгән заводта ясалып, сине күмгәндә куелган айлы стандарт пирамидадан һаман моңсу гына елмаеп торасың... Исән чактагы кебек. Сирәк киләсең, дип үпкәлисеңдер дә инде. Нишлим соң —ара ерак бит!
Әсгать, күз яшьләренә буылып озак, бик озак басып торды. Аның өчен вакыт тукталган иде. Баштан кичкәннәр барысы бер мизгелгә тупланып, хатирәләр йомгагын сүттеләр дә сүттеләр. Төшенке күңелдә соңгы елларда оялап алган ялгызлык, өметсезлек, ахырынача үзе дә аңлап җитмәслек котылгысызлык тойгысы аны бу җирдән җибәрми, бөтенесе, бөтенесе хакында менә шушы агачлар, чардуганнар, кабер ташлары арасына поскан өнсез бушлыкка туктаусыз сөйлисе, эчендәге сагышлардан, моң-зарлардан арынасы килә иде. Әсгать Чеховның бер хикәясен ничек тетрәнеп укыганын исенә төшерде. «Тоска» дип атала иде ул. Карт кучерның бердәнбер таянычы, улы Иван үлеп киткән. Кайгысының чиге-чамасы юк. Ул ниндидер юату сүзе көтеп, бушанасы килеп, пассажирларының әле берсенә, әле икенчесенә эндәшеп карый. Ләкин беркемнең дә аңарда гаме юк. Тормыш Иваннан башка да дәвам итә. Ахыр чиктә ул, эштән арып кайткач, моң-зарларын атына сөйләргә мәҗбүр.
«Иван-то помер».— ди ул. атының башын кочаклап. Бу битараф, фани дөньяда кеше хәсрәтен аңласа, шул мәхлүк җан иясе генә аңлыйдыр шикелле аңа. Менә хәзер дә Әсгатьнең хезмәттәшләре Ташкент кибет-ләрендә кирәк-яраклар юнәтеп йөриләрдер, үзбәк кызларына комплиме-нтлар әйтәләрдер. «Шәп-п-и!» йокысыннан торгандыр инде, тәмле генә итеп ашау турында кайгыртадыр... Теге Кырым татарының юлы унды микән? Ә Җәмил, шул арзанлы шаяртуы белән аның теңкәсенә тигән Җәмил, башкаларга: «Ксанф, диңгезне чөмереп бетер!»—дип әйтә алмый бит инде ул. Монда каберстанда чөмерерлек диңгез дә. һәлакәт чоңгылына сөйрәрлек Бермуд өчпочмагы да юк. Монда бушлык, монда тынлык кына. Монда мәгънәсез ыгы-зыгылардан, кирәксез шау-шулардан. көндәлек мәшәкатьләрдән качып, иң якын кешеңнең рухы белән очрашып була, үз-үзең белән сөйләшеп була — сине беркем дә акылдан язганга санамаячак. Монда кануннар бүтән, хакыйкать бүтән. Фәкать монда гына мәңгелек белән күзгә-күз очрашасың.
Әсгать сеңелесенең каберен чүп-чарлардан арындырып, шомырт чәчә-кләре белән шыплап тутырылган шактый зур чүлмәкне ипләп урнаштыргач та. чардуган тимерләренә тотынып озак торды әле. Кояш инде офык аръягына тәгәрәгән иде, салкынча җил исеп куйды. Сизелерлек итеп эңгер төшә башлагач кына кузгаласы итте Әсгать. Истәлеге булсын дидеме, әллә башында башка уй идеме, ул, чәчәкләр бәйләменнән бәләкәй генә бер ботагын сындырып алды да. акрын гына капкага таба юнәлде.
Очсыз-кырыйсыз уйларына чумып, кая барасын да анык кына белмичә. ул ниндидер миңгерәгән кыяфәттә урамнар буйлап атлады Бара- бара Чырчык суы аша салынган күпергә барып җитте Кулында шомырт ботагы иде. Ул күпер култыксасына таянып аска, бөтерелеп-бөгерелеп аккан суга карап тора башлады Ничектер үзеннән-үзе ул яраткан бер шагыйрьнең сүзләре искә төште:
Ага сулар, үтә гомер.
Үтәр дә китәр инде..
Якында гына көлү тавышлары яңгырады Аңа габа чайкала-чайкала ике егет якынлаша иде. Әллә ничек сәер, гайре табигый иде аларның көлүләре. Сөйләшмиләр дә үзләре, әле берсе көлә, ул туктауга, икенчесе көлә башлый. «Наркоманнардыр» . дип кенә уйларга өлгерде Әсгать һәм...
... Иртәгәсен иртүк күпердән узып барган милиционер әле кибеп тә өлгермәгән канлы ганка игътибар итте. Янәшәдә генә изгәләнгән, тапталган шомырт чәчәкләре аунап ята иде Ул күпер култыксасына таянып аска, шашып-шашып аккан суга карады Анда шикле нәрсә күренми иде Милиционер, башын кашып алды да, итек табаны белән канлы тапны ышкый башлады Аннан, изелгән шомырт чәчәкләрен суга ташлады да. берни булмагандай, үз юлы белән китеп барды