ШИГЫРЬЛӘР
Ник әрнетә һаман ул моңнар...
Оныта алмам, мәңге оныта алмам Йөрәгемнең әрнеп сызлавын — Озатканда утлы яу кырына Назлы гөлдәй татар кызларын.
Кызлар китте җырлар җырлый-җырлый. Ак каеннар сыгылып тыңлады.
Япь-яшь кызлар китте ут эченә.— Бөтен авыл сулыгып елады.
Гөлләр кебек гүзәл апам китте Гүләп торган сугыш кырына. Каерылган пар канатлар кебек Толымнары калды кулымда.
Киткән икән, бәгърем, мәңгелеккә.
Ут эчендә гомерен җуярга.
Язган икән салкын толымнарын Кайнар яшьләр белән юарга...
Еллар үтә, сагыш китә, диләр, Ник әрнәтә һаман ул моңнар?
Күз алдымнан китми — пар канаттай. Сыгылып төшкән шушы толымнар...
Күңелләрем сагыштадыр тагын да
Күңелләрем сагыштадыр тагын да: Җаным ялгыз.
улларым юк янымда.
Кая баксам, моң ишетәм.
_ моң күрәм:
Өй түрендә кошлар бала үстерә. Өй түрендә ике кошчык, бичара. Балаларын өйрәтәләр очарга. Җүләркәйләр.
күр. ничек куаналар. Канат яргач очып китә бит алар...