Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сиңа да, миңа да
Тәрәзәмнән кап-кара төн карый. Пешалмаган миләш.
Тәрәзәмнән мин дә гөнгә карыйм. Төшалмаган кәләш..
Син дә карыйсың би I тәрәзәңнән. Сиңа да карый төн.
Күрмәмешкә салынып сөйләшәсең Алма белән тик син
Мин дә гәпнең аен гына күрәм. Ул да алма кебек түгәрәк. Салкын айга керен көярмен, дип Уйламаган бу жан-күбәләк.
Якын булгач өздең алманы син. Айны өзалмадың.
Ир булсаң да үксеп еладың биз. Ахры түзалмадың.
Таң а гуга төн дә китеп барды.
Син тешләгән ай да югалды
Күңел кана I ларын сыгып төшкән Әче алма булып уй калды.
Мин дә йоклар идем...
"Таң йокысын йоклыйлар бит аны- (Әбием н>кнх<иеш|.н1)
«Таң йокысын йоклыйлар бит аны»
Иң татлысы иде гаң йокысы
Инде күптән таңда йоклый алмыйм.
Күптән инде, күптән мин таң кошы
Чиктән ашты инде аруларым
Соң сулышта ахры баруларым
Төзәтмәкче булсам халәтемне. Җан өшүдән юктыр дарулары.
Гаҗиз булып, җанга иш эзләдем — Тәрәзәмә килеп ай туктады. Ай нурына тотынып ал тан атты, һәм Кояшны болыт каплап алды.
Керфекләр! ә ятты кургаш болыт. Йокы килә, булмый Кояш булып. Кояш — яна. айны — туңа, диләр — Җанда — Кояш. Ай һәм күпме болыт .
«Таң йокысын йоклыйлар бит аны».— Имин булса әгәр туган җирем, Исән булса әгәр җан ирегем.
Исән булса әгәр Дәүләт-Җирем,— Таң йокысын мин дә йоклар идем...
Ә нигә?
Бу — синеке, бу — минеке,— Аерабыз һаман да. Язмышларны аңлау кая — Канатың каерганда...
Шулай кирәк дип түзәбез. Түзәбез, өзеләбез...
Үткәннәргә күзне йомып. Яңадан «төзеләбез».
«Төзеләбез», өзеләбез...
Шул ук җан җөйле-җөйле Дөньясы шулай рәхимсез. Көйләми безнең көйне.
Ә безнең көй — нинди көй бит! Сыгылып чыга җирдән. .
Менә мин дә аерылдым Гыйффәтем алган ирдән.
Ә безнең көй — шундый көй бит! Сыгылып чыккан җаннан.
Ә балабыз —тамчы-тамчы! — Яралган безнең каннан...
Бу — синеке, бу минеке. Аерып кара аны!
... Баласын яралткан ирдә Кала хатыннар җаны.
Бу —синеке, бу — минеке,— Җаннарны аерабыз.
Өзелсә дә җан. түзәбез Бер мәлгә җансыз да без. Ә нигә?!
Булмый...
Күз яшьләрем ачы. ачы.
Тама алар тамчы-тамчы. Тамчы, тамчы, тамчы, тамчы. Безнең арабызга тамчы!
Тамчы-тамчы яшем булып Минем җаным ката бара. Тирәнәя бара яра. Ераклаша бара ара...
Синнән миңа, миннән сиңа Карап торсаң, ара юк күк. Канап горган яра юк күк Күреп тора бары бер күк Ачы тауны үтеп булмый. Җан 1 ашларын сүтеп булмый... Дәрья кибеп, тау күчсә дә. Үз-үзеңнән китеп булмый