«МИН СӘНГАТЬНЕ ТУЛЫСЫНЧА СӨЯМ...»
әзер инде бәхәссез ки. «Остаха- нә»нсң бүгенге кунагы Розалина Гомәр кызы Шаһиева талантлы шәхес Ә талант иясе ул тар кысаларга гына сыешып яши алмый; ул — тапталган сукмакларны ташлап, башкалар аягы басмаган билгесез киңлекләргә омтыла; ул — эзләнә, корәшә. бәргәләнә, таба һәм югалта, ан- дыйлар өчен торгынлык һәм катып калганлык. чигенү һәм битарафлык гайре табигый нәрсә, башка сыйдырып булдыра алмаслык халәте рухия. Аларнын стихиясе көрәшү һәм яналыкка омтылу' Розалина Шаһиева да нәкъ менә шундый тынгысыз җаннарның берсе булса кирәк
Әйе. татар мохиты аны нечкә зәвекьлы. киң эрудицияле, дөньялыкны экспрсссив- аналитик аңлау сәләтенә ия булган сәнгать белгече буларак белә. Ләкин бу әле гомуми бәяләмә генә, аның күпкырлы талантының бер ягы гына, чөнки ул моннан тыш тарих-чы да. этнограф та. телче дә. рәссам да. лектор да. музей хезмәткәре дә һәм - ни гаҗәп! — шагыйрь дә. тәрҗемәче дә Юк. бу очракта сүз шагыйрь күңелле булу хакында гына бармый, ул чын мәгънәсендә шагыйрь, ягъни үзенчәлекле шигырьләр авторы.
Ирексездән бер сорау туа. бу сыйфат- байлыкларның чишмә башы кайдан килә соң? Җавап эзләп, әйдәгез. Розалина ханымның үзен тынлап карыйк әле
Әтием Гомәр табигате белән нечкә вә киң күңелле, тирән хисле, мәдәниятле, музыкаль җанлы кеше иде. дип искә ала ул. Дәрвишрәк холыклы иде. табигатьне яратып, ваклыклардан өстен булырга ты-рышып яшәде Вакытында ул сәнгать тех-никумын бетергән булган, гобойда оста уй-ный иде. Салих Сәйдәшсв, Фәйзи Бикки- нин. Хөснул Вәлиуллин кебек олуг шәхе-сләр бездә еш кына кунак булалар иде Шигырьләрен укыгач, мәшһүр драматург Галиәсгар Камал аңа «Син шагыйрь. язуыңны ташлама».— дип киңәш биргән Гаҗәеп пейзажлар ясый иде. аеруча Левитанны ярата иле. Табигать баласы иде дисәм дә ялгыш булмас. Казаннан күченеп килеп. Бнкеткә авылында яши башлагач (хәзер ул Зеленодольск районына керә бу-гай), ул берничә ел урман каравылчысы булып торды Кыскасы, мин сәнгать дө-ньясында һәм табигать кочагында уралып үстем, ул балачакта ишеткән халык моң-нары. мине урап алган урман-болын ма-нзаралары күңелемдә хәзер дә якты бер истәлек булып сакланалар.
Ун яшьтә әти мине. Тукай шигырьләре аша. шигырь язарга өйрәтте, ундүрт яшьтә беренче шигырем «Ялкын» журналында ба-сылып чыкты
Хәзер аңлашыла. Гомәр агай чәчкән рухи орлыклар уңдырышлы туфракка эләккән икән Сигезенче класста укыганда. Розалина Һәдия исемле зыялы авыл карчыгы ярдәмендә (димәк, үз теләге белән) гарәп графикасын үзләштерә Соңрак, гаиләләре белән тагын Казанга күченеп килгәч. 80 нче мәктәпне «отлично»га бетерә һәм Казан дәүләт университетының урыс филологиясе бүлегендә укый башлый, фәнни җитәкчесе атаклы профессор Йолдыз Нигъмәтуллина аны шә- рекь дөньясына алып керә (Сүз арасында гына әйтик, ул университетны да «отлично» билгесе белән тәмамлый ) Ташкент. Дүшәм-бе университетларында хәзерлек курслары үтә һәм шул ук вакытта урысча шигырьләр яза. фарсычадан Гомәр Хәйям робагыйла-рын татарчага тәрҗемә итә Менә шулай ул «ике телле» шагыйрь булып китә.
Әйткәнебезчә, күпкырлы шәхес була-рак. Розалина ярты юлда туктап калырга теләми, кайсы гына шәһәрдә булмасын, ни-нди генә милләт вәкилләре белән аралашып яшәмәсен, үзенең фикри офыкларын кннәй-
ОСТАХАНӘ
Х
терта омтыла, музей-китапханәлардән кай-тып керми, горки һәм шәркый халыкларның гореф-гадәтләрен, сәигатен-мәдәннятен өйрәнә
— Мин сәнгатьне тулысынча сөям, ди ул бүген үзенең үткән гомер юлына йомгак ясап Минем җанымда сүз сәнгате дә, рәссм-нокыш сәнгате дә. җыр-музыка да. табигать манзаралары да бергә үрелеп, дус- тату яшиләр
һәм ул бу сүзләрнең хаклыгын иҗаты белән исбатлап яши Музей эшчәнлеге. татар нәкыш-гамәли сәнгатенә, анын этногра-фиясенә һәм сәнгать әһехләренсн иҗатына багышланган күпсанлы мәкалә-язмалары. бу өлкәдә кызыклы фәнни эзләнүләре, ниһаять. татар нәкыш һәм гамәли сәнгатьләрен армый-талмый пропагандалавы моның ачык мисалы. Сәнгать белгече буларак, ул Бакый Урманчедан фатиха алган булса. шигырь өлкәсендә ана Нәкый ага Исәнбәт белән Сибгат ага Хәким зур өметләр баглап хәерле юл теләп яшиләр. Сибгат ага Хәким аңа атап язган бер хатында бодай дн: «Кит син музейдан, син бит шагыйрь», дн ул. Кызганыч, кайбер формаль сәбәпләр арка-сында Розалина нәкыш-гамәли сәнгать дө-ньясына тартылырга мәҗбүр була Ә бит остазларның сүхләрендә хаклык юк булма-ган. Розалина Сүз кодрәтен тоя алган ша-гыйрь ләбаса Журналда урын алган шигы-рьләр шул хакта сөйли түгелме соң?
Ләкин алар гади шигырьләр түгел, алар — сәнгать белгече шигырьләре, бөтен рухы, вөҗүде, җаны белән татар нәкыш сәнгатенә гашыйк һәм анын тугрылыклы хадимәсе булып яшәгән белгеч шигырьләре!..
Наие ГАМБӘР
^SB-
Розалина
Шаһиева
«Татар ретросы»
Булган сыман гашыйк Мәҗнүн Ләйләсенә. Төшенмичә хәтта аның мәгънәсенә. Борынгыга гашыйк була
Матди исәп-хисап тулы фани дөнья: Сагындыра борынгының табигате. Гүзәллеге, нәзакәте, тын хәяты.
Салмак кына алга таба хәрәкәте. Камиллеге, тулылыгы, бәрәкәт с... Кайда алар узган гомер, «иминлекләр». Нәфис күкрәк, куе керпек. җеп-инлекләр? Кайда алар энҗе калфак, кандил алка. Сабыннарың «Гөлҗиһан» вә «Гөлзөләйха»? Асыл кисм, нечкә һөнәр, якты мәҗлес. Калфак чигеп, келәм тукып яктырган көз? Гөлҗамаллар зәвекъ биргән нурлы мохит Сандыкларда дыңгычланган маллар шаһит; Әфсен уку. кич ут ыру. фал ачулар.
Исемнәре Бәдсрхәят. Таңсылулар!
Кайда алар?
...Ул кызларның сөрмәләре, бөрмәләре. Алсу ияк гәпләрендә «төрмәләре». Муенында җепкә тезгән хөрмәләре. Орчык кеби бөтерелеп йөрмәләре. Авылларда этләренең өрмәләре!
Кайда алар?
Ирләренең ат өстендә йөрүләре — Мәхәббәттән өстен булып көлүләре; Туры килсә, гашыйк булып үлүләре, Гармуннарның йөрәкләрне телүләре!
Сукалары, путалары, туталары Сөлгесендә җылкылдаган укалары!.. Агайлары, тугайлары, тургайлары — Такырбае. Бакырбае. Тукайлары!..
Кайда алар!
Сабантуе, көрәш ашы, хөррияте;
Хөр булырга, көр булырга — ил өйрәтте. Мәңге яшәр халкымның бу чын мирасы — тутыкмасы, бирешмәсе,
җиңелмәсе!..
1989—1991
«Бүзләрем маналмадым». Дәрдемәнд.
Ялкын тулы касә суздың. Шәраб, диеп уйладым: Әллә агу, әллә дару — Тоймадым һәм туймадым. Туймадым. Тәмам дуладым, Диңгезләрне иңләдем.
Үтте уклар, үпте утлар — Сизмәдем һәм бизмәдем!.. Бизмәдем... Санга санамый Көннең мәхлүк базарын Пошындым, мәртәбә күреп. Ил зарын, ватан зарын.
У зарын беләм гамьнәрнең,— Язмышыма янадым: Ул калдырган яраларны Гөлләр белән ямадым. . Ямадым... Аштым яңадан Булып күккә тарафдар.
Бул син. йөрәк. Миңа терәк — Илпәрвәр. Ватанпәрвәр.
1981
Тарихи ядкарь белән сөйләшү
КЫЗЫЛ чүлмәк, зифа сыны,— Карап куям шифасынып: Кемнең уе.
кемнең сере? — Әллә җанлы, әллә тере!. Чайкалып киткәндәй тәне: Каплаган пәрдә үткәнен Әллә Хәйям хыялыннан. Әллә Болгар сараеннан.. Менә телгә килгән була. Көяз бер йөз пәйда була, Әйткән була язып ирен:
— Лабе ширин, лабе ширин!1
Ахры ул да нечкә бер зат. Мәхәббәттән чиккән газап! Сөеп-көсп туфрак булган — Инде менә чүлмәк кулда. . Бармакларым белән тоям Җанкае дөрселдәп куя! Авызына куям ирен. Пышылдый тик:
— Лабе ширин!
Мин дә шулай җиргә иңсәм. Оста миннән балчык изсә, коеп куйса гүзәл касә:
— Серем белерсең ләбаса?!.
1983
(«Шәрскь миниатюралары» циклыннан)
Искәндәрнең могҗизалы көзгесендә Күрдем сине.
Гүя нәкъкаш коен куйган буең-сының. Алтын дуга, ак бәкәлле нәзек атың. Урап алган Зәүҗәләрен
кырык хатын.
Калкып чыга, юкка чыга
гик сурәтең. Әллә алдый, әллә назлый тәэссораты?
Китмә, диеп кул орындым, аңламадың Көмешләнеп дулкынланды амальгама. Тупас итеп, шунда сиңа орынмасам. Сүнмәс иде хыялымның корылмасы .. Ярамаган бәя бозу, кабалану Гол куагын буламыни камап алу?
1982
• Лабе ширин баллы ирен.
Бардым кичә җәүһәрчегә Төяп кайгы-хәсрәт йөген. Сөйләп киттеп тезеп-тезеп: — Бу ни маһиранә йөзек Безне болай әсир иткән. Йөрәкләрне утка керткән. Тоташтырган язмышларны, Сагышларны, ялгышларны? Бу газапка бармы чара? - Булды йөрәк парә-парә... Җиңеләйтче күңел йөген — Бу сихернең өзче җебен. Бу божраны, зинһар, бүген Өзеп бир, дим, бөгем-бөгем...
Осга миңа йөзен борды. Бераз гына уйлап торды. Ос гаханә булды фәрман. Зыңгылдады дәрҗән-мәрҗән. Гүзәл чаңнар басылмады — Җавап булды асыл гына: Сәгадәтле булсын хисең.
Бу йөзегең бөек җисем; Аны язмыш үзе койган, Зөбәрҗәтен үзе куйган; Сөю сүзен үзе уйган Йөрәкләрне гелеп буйга. Аның дәрәҗәсе башка. Булмый өзеп, булмый ташлап... Минем сүзем булыр кыска: Сөю ул — остадан оста.
1982
Вәсбир*
Бу дөньяның әләк-ялган тулы Бизмән тәлинкәсе уйнавы, Алтын чылбырлары зыңгылдавы. Салкын каны, бозык уйлавы. Фәхеш көзгеләре, театры. Потлар, сыннар, ялган намазлар. Иман какшый, кыйблам кыйшаямы — Чайкалалар кыргый авазлар...
...Миндә бүген «җен табыны»... Икеләйтелгән дөнья
җыйды як-ягына кунаклар...
Күрәзәлек итәм. утлар кабызам.— Фауст уты дөрли күкрәктә!..
Әй! Сез —
Минем кебек хыялыйлар.
Вәсбир—сабыр бул
Чарасызлар, шашкын шагыйрьләр. Иҗат корбаннары — томалыйлар. Дөнья белмәс дәртле фәкыйрьләр. Изге хакыйкатькә сусаганнар. Өмет өзеп, туктан калганнар. Мәгарәләр корты — «дәрвиш-ханнар». Галимлеккә кальбеи салганнар. Табигатьнең тиле даһилары. Саклаучылар, т әнре-аллалар. Түбәләрдә яткан кыргый җаннар. Моңлы аваз, гүзәл «шәрә тән». Төпсез коедагы кайтавазлар. Изге шаһмаралар. кәрләләр. Бозгын-узгын. азгын җалмавызлар. Аждаһалар, г ы ифрит-бәлаләр Тузып беткән хуҗалары өйнең. Су өннәре, мәче-убырлар. Күктән төшкән галәм куыклары. Җанлы төтен, убыр-кубырлар Шайтан туе. пәри арбалары. Күзле бүкән, кисәү-шамакайлар! — Кайныйк, ташыйк, кубарылыйк әйдә. Җыелыгыз безнең шомлыкка!.
Әйдә, төн куенына, җыеныйк-посыйк. Дер селкетик фани дөньяны. Кайныйк-т ашыйк. сыгып суын эчик. Татыйк мәҗүсилек әйрәнен
...Кара канлы җанлы кәгазьләрен. Халкымның золымнар үткәнен. Тәмуг кисәүләре вәгазьләрен Кол булам, дип тәре үпкәнен Ягыйк!!
Дер селкетеп, әфсен-төфсен. Сыгып алыйк иман сагызын. Нәрсә тамар, алгып гәрәбәме. Була алырлык күңел азыгы?
Цивилизация козгыннары. Салыйк утка Эрсп-агуга... Яңа берәү пәйда булсын өчен. Кирәк булыр бераз агу да...
Шул кайнаудан чыксын яңа сурәт Тылсым алиһәсе карачкы
Йә. рух. бир җавабың, ничек яшик. Ничек түзик нахак, кара эшкә?
Мондый чак га өрәк җавап бирми. Юкка чыга тылсым корбаны...
Коткар мине анам өргән хыял. Бүре-болан. мине каргама!!! Пәйгамбәрләр голы белән киттек. Тәгәрмәчләр төште арбадан.
Менә хәзер: алдыбызда упкын,— Тук явызлар безне алдаган. Бу дөньяны аңлау юлы бетте. Бары сихер калды. Могҗиза...
Без кайнадык шулай... бердәм булды — Ай-кояшы, тәмуг казаны.
Залим белән җаһил, нурлы-белек, Хыянәтче, колы, наданы...
Без—КОЛЛЫКТАН АЗАТ!!!
Безнең алда—әле күрелмәгән яңа юл: Яңа тылсым, кодрәч-инанулар, Гүзәл илаһларга табыну.
Шуңа күрә миндә — «җен табыны!!! Иман эзләп, соңгы талпыну.
Хәзер безгә форсат: пакь яралу, Камил бер токымны бар кылу!
1994