Кол Гали
Үткәннәрдән киләчәккә чаклы Халкы белән болай кем барган'1 И Кол Гали, бөек таманлашым. Казаннарга күчтең Болгардан
Күнме башлар юлда югалмады Милләтеңнең асыл ирләре?! Заманнарга күчтең.
Авыл саен
Кетен алды татар өйләре
Боекларның илдә яшен сөрттең. Телгәләнгән җанны сыйпадың Күктән иңгән дога урынына Ямадылар «Йосыф китабымн.
Китап белән бергә йөри икән Гореф-гадәт, акыл, гел-сөйләм Илгә күчте Йосыф-Зөләйхалар С инең кебек болай кем сөйгән?!
И Кол Гали, бөек замандашым.
Салсалар да безне коега.
Калдырмассың кое гәпләрендә Коткарырсың кебек тоела
Ойдән-өйгә йөреп хәл беләсең Халкы белән болай кем барган'1
Афәтләрне күтәрешер өчен Калыккансың икән чорлардан..
Син һаман яланаяк
Авызың белән кош тотма.
Барасы юлыңа бак: Замана кроссовкадан. Син һаман яланаяк.
Чәчкәннәр.
Кая карама
Пыяла ватыклары
Гомернең шулар өстеннән Йөгерер вакытлары.
Син һаман шулай беркатлы. Кемнәргә ышанасың?
Ничә кат канга тузгыган Халкыңа охшагансың.
Күрә белгәнгә күренә.
Үткәннәр — кара маяк. Кайларга ашкынасыңдыр Син шулай яланаяк?!
Ятып аунарсың микәнни. Чирәмнәр түгел бит ул! — Ярчык-ярчык чәрдәкләнгән Безнең бу гомерлек юл.
Ак бәхет ватыкларыдыр Алдыңа тезелгәне.
Йөрәкнең шулар өстеннән Йөгерер мизгелләре..
Дисбе
Кич утырып дисбе тездең «Мәрьям-ана күз яшемннән1...
...Барсын белеп тора бит ул, Тәңредән кем яшергән: Тама күздән.
Бөтенесен
Булмый икән эчкә йотып!
Аларны да син ул кичтә Тезгәнсеңдер энә тотып....
' Дисбе тезә торган жимеш төшенең «Мәрьям-ана күз яше» икәнлеген әйтә торган иде әнкәй.
Туксан тугыз яшь бөртеге Өтә сыман кулларымны. Челтер-челтер сөйли дисбе Бу дөньяда булганыңны
Челтер-челтер..
Көзге җилләр
Тәрәзәмә яңгыр сылый. Тик син генә беләсеңдер: Заманалар нигә елый9
Туксан тугыз яшь бөртеге Дәверләрнең арасында. Шул дисбене тартасыдыр Җирдә адәм баласына .
Юләрлек
Юләрлекләр биргән миңа ходай. Әллә нинди шигъри юләрлек Ятлан алын аны.
Гомер буе
Дөньяларга чыгын сөйләрлек
Сөйләмәс тә идең.
Язлар саен
Ул барыбер моңлы кош була Җандаг ыны үзеңнән дә алда Урманнарга чыгып кычкыра
Әле көзге җилгә әйләнә ул...
Без күрәсен җирдә кем күрсен1 Сөеклемә әйтәссмне минем Җилләр ничек әйтеп бетерсен ’'
Яглап алып күптән сөйләп йөрим Үзем генә бары сөйләрлек Юләрлекләр биргән миңа ходай. Әллә нинди моңсу юләрлек
Әйләнепләр бер карасаң Еллар бар да тамгалы Тамгалы шул Кая китсен Бәгырьләрдән гамганы9'
Табасың икән аларны. Хәгердән кичерәсең Ни гомерләр аркы гы да Сызасың, киселәсең
Бүтәннәр тамгасы түгел. Барысы да үзсңнеке; Бирсә бирер икән ходай Елларга түземлекне!..
Аягында йөгергәне шунда, Талпыныры, күктә очары. Дәрья төпләрендә айкалыры — Барсына да шушы Җир шары.
Бу дөньяга нигә килгәнеңне Белмисендер... Мин дә белмәдем: Җире-күгс, оҗмах-тәмуглары — Барсына да шушы йөрәгем...
Түр Инеш
Урман түрләреннән агып чыккан... Шуңа исем тапмый тор имеш — Тормыш үзе исем кушкан ана Гади генә итеп: «Түр Инеш»...
Тора-бара «Түреш» булып киткән... Яшел ярга авыл төпләнгән.
Шул ярларга кайтып, Көмеш судан Сабый чагын эзли күп бәндәң.
Табалмыйлар...
Мин дә табалмадым.
Сулар үрли һаман түргәрәк - Хәтерләрнең ерак түренәрәк... Авылдашлар белән бергәләп Барып керәм урман түрләренә. Түр Инештә яфрак тирбәлә: Үз-үзеңне таный алмас булсаң. Ул чакларга кереп йөрмә дә...
Яфрак булып кабат агып киләм. Инеш кала
түрдә, эчкәре. Аның суларында юынганнар Бу тормышта түбән төшмәде.
Бабайлар ук күңел түрләренә Салып куйган: ансыз торылмас... Гомер буйларына агып ягкан Инеше бар күңел корымас! .
Гөлләргә туган идем...
Көзләрен саргаямын да. Язларын яшәрәмен.
Гөлләргә гуган идем дә — Гөл кебек яшәмәдем.
Туганы идем гөлләрнең.
Кырларга чыга идем...
Мин дә тирбәлер идем бит. Мин дә бит чыдар идем.
Ачы язмышлардан узмыш Юк икән узалмадым Аерды юллар, аерды.— Мин гөлләр булалмадым.
Ялгыз саргаям көзләрен. Кышларга ялгыз керәм.
Бик кыен булыр иде шул Гөлләргә минем белән
Үзең дә белмәс хәлеңне И. ничек аңласыннар!
УI ларда йөрисең бит син. Көлләргә каласың бар
Гөлләргә туган идем лә. Тик бергә булалмадым Саргаям ялгызым гына. Кичерсен туганнарым...
Кар да ярый
Белеп явадырмы, белмичәме Иртә таңнан мамык кар ява Күн кирәкми сиңа.
Кар да ярый
Заманалар салган яраңа.
Кар да сихәт безнең ишеләргә.
Карлар булса чыгын аунарлык.
Кардан башка.
Яңгырлардан башка
Кем бар монда сине аңларлык?!
Авылда да явадыр бу карлар Көрт басадыр капка гәпләрен Көри 1әрдер.
Көтми юрганнардыр Капкаларны каплап киткәнен.
Минем генә, пичә еллар инде.
Көрәгем юк. кар лар көрәмим
Ул карлардан башка, ничек игеп Яши алсын минем йөрәгем?!
Бездә генә явадырмы шулай.
Ява микән әллә бар төштә? Кайчагында җанга кар да ярый. Иман кебек якты кар төшә...
Син — дөньяны серле моңга төргән Кошкайларның әллә берсеме? Эндәшергә кыймый карап торам Куркытырмын кебек мин сине.
Куркытырмын...
Очып китәрсең дә.
Гомерлеккә кошсыз калырмын.
Кемгә карармын да.
Җаннарыма
Ул моңнарны каян алырмын?!
Син. мөгаен, кошлар затыннандыр. Үрсәләнә күңел әллә ник.
Телсез калып карап торам сиңа Мин үзем дә кошка әйләнеп...
Алмалар
Алмалар белән сөйләшәм.
Сорыйсы сүзем калган Шунсыз мин алма битләрнең Серләрен аңлый алмам.
Алланып чыгалар икән.
Эндәшсәң алмаларга: Бары алсу җил генә бит. Җил генә араларда.
Җырга әйләнергә тора Исеңә алган саен
Сандугач моңы тамгандыр Бу якта алма саен.
Яшермә алмаларыңны.
Алдала, гомер, алда!
. Таңнарга төшә алсулык Алмалар бардыр алда. Алмалар бардыр алда!..